Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 28 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +
 
Красоты и силы полны,
Хороши Амура волны,
Серебрятся волны,
Серебрятся волны,
Славой Родины горды.
 

Тенор ялгызы:

 
Красива Амура волна,
И вольностью дышит она.
Знает волна –
Стерегут её покой.
 

Артиллерия:

 
Спокойны реки берега,
Шумит золотая тайга…
 

Артиллерия тавышыннан тәрәзәләр зыңгылдады, түшәмнән, ялгышмасам, берничә тапкыр ак яфрак-извёстка очып төште, сәхнәдә теләсә нинди дошманны җиңәрлек көч, куәт патшалык итә иде…

Мин әллә нинди ерак уйларга, тарихка чумдым. Кайчандыр бу җирләрдә аучы, балыкчы кабиләләре яшәгән. Алар йолдызларга, утка, кояшка табынганнар, шаманнарга ышанганнар. Шулай, әле генә тотылган балык, әле генә суелган болан, куян итен ашап, тире киемнәр киеп, шалашларда яшәгәннәр, бәйрәм ясаганнар, җир өчен сугышканнар, кыз биргәннәр, ул өйләндергәннәр. Ләкин уңдырышлы бу җирләргә әледән-әле кытайлар килеп киткәләгән, рус патшалары да гел бу якка сәяхәтчеләр җибәреп торган. Московия дигән зур аппетитлы дәүләт Бөек океанга чыгу турында хыялланган. Бераздан Европага тәрәзә тишкән Петербург тотынган.

…Бичара аучылар, балыкчылар! Сез ташка, балыкка, йолдызга табынып, шаманга ышанып яшәп ятканда, зур дәүләтләрнең баш кешеләре, сезнең җирләрне кулга төшерү өчен, озак еллык планнар корып куйганнар. Ул планнарның берсе дә үтәлми калмаган (ул сиңа Сталин бишьеллыклары түгел, анда гына халыкның күзенә теләгәнчә төтен җибәреп була иде). Ташка, йолдызга, балыкка табынган кешеләрнең беркайчан да ирекле булып калганнары юк, аларны барыбер тере аллага табынучылар буйсындыра.

Шулай, Амур буйларына Бөек Русь килеп җиткән, ул «Бөек» океанга чыгарга кирәк булган. Кешелек тарихында кызык кына баскычлар бар: урман эчендә җиләк-җимеш, гөмбә ашап ярым ялангач яшәгән кабиләләр бервакыт зур елга буена килеп чыкканнар да шунда туктап калганнар. Урманга инде кире кермәгәннәр. Туктап калган җирдә авыл корганнар, җир эшкәртә башлаганнар. Бу инде – цивилизация. Күпмедер вакыттан соң әлеге авыл шәһәргә әйләнгән, шәһәр исә елгага гына риза булмаган, эзләнгән, киңәергә омтылган. Эзләнә торгач, ул диңгезгә килеп чыккан, шуның нәтиҗәсе буларак дәүләт барлыкка килгән. Башкалалы дәүләтнең исә бөтен кайгысы тагы да киңәю, тагы да зуррак җирләр яулап алу булган. Ул, үзенең биләмәләрен киңәйтә-киңәйтә, океанга омтылган. Океанга килеп чыккан дәүләтләр империягә әйләнгәннәр. Күп халыкларны буйсындырып, азатлык-хөрлекне буган империяләр шундук кеше азатлыгы турында фәлсәфә тудырганнар. Башка халыкларны, җирләрне басып алган дәүләтләр иң беренче чиратта бу халыкларга нинди зур бәхет-куаныч китерүләре турында фикер таратканнар, шагыйрьләр бу җирләр турында җырлар тудырганнар.

…Амур буе – безнең балачак тарихы. Без кечкенәдән Япониягә дошман булып үстек. Японнар – начар халык, алар безнең иң зур дошманыбыз. Сталин шуңа күрә Тын океан флотын үстерергә тырышты, үзен авиациянең атасы дип ышандыргач, диңгез флоты белән шөгыльләнә башлады, тральщикны крейсердан аера алгандырмы, юкмы, әмма Тын океан флоты командующие матросларның иң яраткан кешесе адмирал Николай Кузнецов белән уйнады. Аның званиесен бер күтәрде, бер төшерде, тынгылык бирмәде. Хасан күле вакыйгалары шау итеп 1937 елгы эчке фаҗигаләрне күмеп ташлады, оныттырды. Без җырладык:

 
Без көн дә искә алабыз
Хасан күле буйларын;
Үз җирендә тар-мар иттек
Япон самурайларын.
 

Мәктәп дәреслекләре, сәхнәләр япон шпионы белән тулды. Авыл юлларында кысыграк күзле, кечкенә буйлы без танымаган кеше очратсак, ул кеше турында «нимитлинно» авыл советына хәбәр итәргә кушылды. Уку китапларында бер поэма басылды, аны безгә ятлаттылар. Анда япон шпионнарын бер малайның ничек итеп тотып, Ерак Көнчыгыш чигендәге бер заставага китереп тапшыруы турында сүз бара иде. Икенче класс өчен рус телендәге уку китабын хәтерлим. Рәсеме белән. Амур буенда яшәүче бер агай, урманнан сыер җитәкләп кайтканда, шикле ике кешене очрата. Сөйләшеп китәләр. Сыер җитәкләгән агай тегеләрдән сорый:

– Сез әллә «Урожай» колхозына барасызмы?

– Әйе, әйе, – диләр тегеләр, шатланып, – без шул колхозга барып эш сорамакчы идек, – һәм «яналар»: Амур буенда «Урожай» дигән колхоз бөтенләй дә юк икән. Сыерлы агай аларны тоттыра.

1939 елның көзендә авыл сәхнәсендә «Шикле кеше» дигән пьеса куйдык (А. Әхмәт әсәре дип истә калган), анда мин зирәк акыллы Алмас дигән малай ролен уйнадым, тагын бер иптәшем Ким исемле рольне уйнады. Анда Көнчыгыш чигеннән үтеп кергән бер япон шпионы мине бик азаплады, кулны-аякны бәйләп, авызга чүпрәк тутырып, сәхнәдә байтак яткырды, авылда бит барысын да чынлап уйныйлар, үләм дип торам. Япон шпионын тоту теләге шулкадәр көчәйде, безнең авылның камыт аяклы, кысык күзле, тәбәнәк буйлы Җәләли абзыйны йомыш белән барганда күрше авыл малайлары «япон» дип тотып, бер сәгать җибәрмичә азаплаганнар, авыл советы бинасына алып килгәннәр, ул арада флаг күтәреп, барабан кагып, быргы кычкыртып дружина сборын да җыярга өлгергәннәр. Авыл советы бинасы алдында вожатыйга рапорт бирелгән:

– Павлик Морозов исемендәге дружина япон шпионын тотуга багышланган сборга әзер! Рапорт бирелде.

– Рапорт кабул ителде.

Аннан коточкыч барабан тавышы, быргы кычкырту. Шунда авыл советы председателе килеп чыкмаган булса, эш бөтенләй катлауланасы икән. Ул килгәндә, шпионның кулын артка каерып, дружина алдына бастырып, коточкыч формада барабан кагып яталар икән. Авыл советы председателе шунда:

– Нихәлләр, Җәләли абзый, пионерлар белән очрашуга килдеңмени? – дип, тегеңә кул биргән. Сбор таралган, әмма мәктәпкәчә булган араны гел барабан сугып, быргы кычкыртып кайтканнар.

Дөресен әйтим, барабан тавышын мин яратмыйм. Чөнки тарихтан, кинофильмнардан беләм: элек-электән безнең илдә барабан тавышы үлем, тән җәзасы белән бәйле. Мәйданнарда кеше җәзалаганда һәрвакытта да барабан сугып торганнар. Бу, беренчедән, әйләнә-тирәдәге тамашачыларга психик тәэсир өчен кирәк булган: Менә, властька каршы чыкмагыз моннан соң. Икенчедән, үләр алдыннан корбан нәрсә кычкырмас, нинди авазлар бирмәс – барабан тавышы моны күмә. Солдатларны чыбык белән суктырганда да шулай: сыек чыбыклар (шпицрутен) китергәнче, башта барабанчыларны китереп бастырганнар. Генерал фон Каппельнең психик атакасын хәтерләгез: бер генә пуля атмаган көе, Чапаев дивизиясенә каршы иң яхшы полкын юнәлтә ул. Пулемётлар, винтовкалар – тын. Әмма Каппель психик яктан һөҗүм итмәкче була, пулялар аннан соң. Һәм полк тигез кыр өстеннән цепь салып килә, ләкин өметсез үлем тавышы белән килә – җаныңны өшетерлек барабан дөмбердәве. Глинканың «Руслан и Людмила» операсын яхшы белгәндер генерал. Операда да бит, Русланга һөҗүм иткәндә, Черномор шундый тавышлар белән килә. Менә безне дә, пионерларны, шулай тәрбияләделәр: барабан тавышы астында һөҗүмгә, һөҗүмгә. Кулакларга, байларга, троцкийчыларга, муллаларга, укымышлыларга, попларга, бакчачыга, умартачыга, өендә китапханәсе булган кешегә. Яшәсен ярлылык! Яшәсен хәерче кызы! «Ярлы кызы минем сөйгәнем», «ямаулы күлмәген киеп, чабата-ыштырдан минем сөйгәнем бара», әле ул «мылтык алып, кылыч тагып» киң далада дошманнарны кырып сала. Хәерче кызы бәйрәмне дә үзенчә каршылый, бәйрәм диеп ул битенә пудра сөртми, байрак тегәргә утыра.

 
Бәйрәм диеп, мещан кызларыдай,
Ашыга-ашыга күлмәк текмибез.
Безнең бәйрәм башка,
Бәйрәмне без
Пудра ягыныр өчен көтмибез.
 

Дөрес, бәйрәмгә күлмәк тегәргә аның ситсысы да юк, кирәге дә юк, әнә бит иптәш Сталин гади күн итектән, соры шинельдән йөри, сөйләүләренә караганда, урын-җире дә юк, ди, Кремльдә салам матрас түшәгән бер ятагы бар, ди, шинель бөркәнеп, шунда гына йоклый, ди. Яшәсен хәерчелек!

– Сез нишләп йөрисез? – дип сораган икән бер дворян 1918 елда үзенең йортына бәреп кергән кораллы кызылармеецлардан.

– Без байлыкны бетереп, байларны бетереп йөрибез, – дип җавап биргәннәр тегеләр.

– Гаҗәп, – дигән дворян, – 1825 елда патшага каршы Сенат мәйданына чыккан минем бабамның максаты ярлылыкны, хәерчелекне бетерү булган…

– Пионерлар! Ленин-Сталин эше өчен көрәшкә әзер бул!

– Без һәрвакыт әзер!

Барабан, быргы – тәнеңнән каз итләре чыга.

Һәм пионерлар әзер дә. Ленин юк, ә Сталин – аның «турылыклы шәкерт»е. Пионер «турылыклы шәкерт»нең эшенә тотына, ярдәм итә: әтисен тотып НКВД-ОГПУ органнарына бирә, йортларда тентү уздыруда катнаша, аннан комсомолга керә, кулакларга каршы канлы көрәш башлый. Барабан миһербансызлык тәрбияли…

 
Тиздән – көрәш,
Тиздән – атака,
Трат-та-та-та, –
 

ди әнә шагыйрь дә. Их, кайчан килер шундый вакытлар дип уйлый пионер, кайчан гына кеше канын коя башларга! Һәм ул барабанга, быргыга кушылып җырлый:

 
Ленинград – Москва,
Урамнары таш кына.
Яшь йөрәгем капиталны
Бетерергә ашкына.
 

Сүз япон шпионнары турында иде бит. Әйе, шул хәтәр утыз сигезенче елларда Заковский дигән берәүнең «Чит ил разведкаларының безнең илдә алып барган эшләре турында» дигән китабы чыкты (китап исемен якынча хәтерлим). Заковский әйтә, 1904 елгы рус-япон сугышы алдыннан, ди, Ерак Көнчыгыштан алып Петербургка кадәр булган һәрбер тимер юл станциясендә, разъездда берәр япон шпионы эшләгән. Утка май сипкәндәй, шул китап халыкка таралганда гына, тагын бер хәл килеп чыкты. 1937 елда татар язучыларын төрмәләргә тутырып бетергәч, «Яшь ленинчы» һәм «Пионер каләме» редакторы итеп – кеше таба алмагач – уртакул язучы Ләбиб Гыйльми куела. Мишәрләрнең башкаласы Елховой авылында (Әлмәт ягы) туып әти-әнисез үскән, Монголиядә комсомол хезмәтендә булган, Казанга кайткач, «Чын мәхәббәт» дигән повесть язган, Татарстан комсомолының икенче секретаре булган. Кып-кызыл тәрбия алган кеше. Әнә шул кешенең, 1937 ел ахырында булса кирәк, «Кызыл Татарстан»да бер мәкаләсе басыла (безнең өйдә «Кызыл Татарстан» һәм «Правда» укыла иде). Л. Гыйльми анда мондыйрак фикер уздыра: соңгы вакытта НКВД-ОГПУ органнары татар язучылары отрядын халык дошманнарыннан чистарту юнәлешендә бик зур файдалы эш башкардылар, моның өчен аларга зур рәхмәт. Әмма дошманнар бетмәде әле, язучылар арасында алар бар әле…

Берәр атна узуга, «Кызыл Татарстан»да җан тетрәткеч хәбәр: «Кичә НКВД-ОГПУ органнары тарафыннан япон шпионы Ләбиб Гыйльми кулга алынды. Ул Ерак Көнчыгышта вакытта Япония империалистларына хезмәткә күчкән булган» (җөмләләр якынча; ярты гасырдан артык вакыт үткән бит).

…Мин безнең авылларда гына, безне генә шулай тәрбияләделәрме икән дип йөри идем – ялгышканмын. Баксаң-күрсәң, бөтен ил буенча, бөтен бер буынны шулай тәрбияләгәннәр икән.

1950 елның көзендә Лиепая хәрби диңгез базасына барып төшкәч, ант кабул итүгә, безне каравылга (караул) йөртә башладылар. Развод вакытында дежур офицерның, политзанятиедә замполитның сүзләре бер генә иде:

– Дошман йокламый…

Хәрби кием кигәнгә әле бер генә ай. Ул арада бер юләре хәбәр тарата (флотта – «утка»):

– Шпион тотсаң, ун көнгә ял бирәләр икән.

Беттек, харап булдык. Их, бер генә шпион тотып, Октябрь бәйрәменә авылга кайтып, клубларга кереп, ленталарны җилфердәтеп йөрергә! Шаккатсын иде халык, ну да соң рәхәт булыр иде… дип, татлы йокыларга ятасың, постларда торасың – шпион юк. Шпион, чык инде, җаным, кайда син, ник күренмисең? Чык инде, тотыл инде, җанкаем! Авылыма бер кайтып килим инде шушы мәһабәт, затлы киемнәрем белән. Ямаулы күлмәкле, чабаталы авылны бер шаккатырыйм инде, чык инде, җаным, тыңла инде сүземне…

Бу хыял Кострома өлкәсендәге кечерәк кенә бер фәкыйрь авылдан килгән Овсеюк дигән малайны үтәли яндыра иде, китәр алдыннан гына Люба дигән бер сылу белән танышып, аңа инде хәрби формадан төшкән «фотка»сын да салган икән.

– Ну, – дип язган, ди, Люба җавап хатын, – бөтен авыл кызларын үтердең. Көн саен өйгә килеп, шул рәсемне карыйлар. Болай булгач, син минеке инде, җаныкаем, берәүгә дә бирмим, – дигән.

Овсеюк янды, бетте, көлгә калды. Караулга кеше урынына да чыгарга омтылып карады, ләкин бу сиңа көтү чиратына чыгу түгел, тәртип дигән нәрсә бар. Әнә учебный отряд командирының урынбасары икенче ранг капитаны Алейников ничек сөйли (строй алдында):

– Нәрсә ул «тәртип»? Мин сездән сорыйм. Нәрсә ул – «тәртип»? А? А?

Берәү дә белми. Шуннан урынбасар, һәр сүзенә таш авырлыгы биреп, болай ди:

– Тәртип ул – шул: кайчан да кайчан һәр нәрсә үз урынында. Конфуций әйткән: дөньяда һәрбер нәрсә, һәрбер кеше уз урынына куелса гына тәртип булачак.

Овсеюк, бичара, Конфуцийны белми иде.

Ноябрьнең бересе – яңгырлы, бозлы, алама бер төн иде. Отбойдан соң өч минут эчендә авыр йокыга чумдык. Көне буе эшләп, көне буе йөгереп, сөякләр камырга әйләнгән, татлы, куе, яшь таза йокыга талдык. Рәх-хәт… Рәх-әт… Рәх… Рә…

Кинәт электр кыңгыравы:

– Зың-ң-ң! Зыр-р-р-ң-ң-ң!

– Тревога! Тревога! Готовность номер один! Боевая тревога!

Боцман дудкасы үзәгеңә үтеп сызгыра:

– Боевая тревога! Выходи, стройся!

Өч минут дигәндә без инде бер-беребезнең винтовкаларына бәрелеп, сөртенеп стройда торабыз, чалбар-шинель төймәлибез, штык белән кеше муенына, иягенә төртә-төртә, бөкрәеп ботинка шнурын бәйлибез.

– Отомкнуть штыки! Живо! Быстро!

Ул арада командир кесә фонаре белән аяк башларын тикшереп йөри: өч минут эчендә шнурларны бәйләп бетергәннәрме?

Тик флотка ниндидер аңлашылмаучылык белән килеп эләккән төрекмән малае (ул елларда Урта Азия малайларын флотка алмыйлар иде) Кёроглы янына килеп җиткәч кенә, командир туктап калды:

– Бу нәрсә? – диде командир, фонарен теге бәхетсезнең ботинкаларына юнәлтеп. – Мин сездән сорыйм: бу нәрсә? – Командир кычкыра ук башлады. Кёроглының, бичара, аякларында ботинкалары буталган иде, сул аягында – уңныкы…

– Ботинки разные, – диде ул, командирның ут чәчеп торган күзләренә карарга куркып. Кёроглының, бичара, шинель каптырмалары да ике атламга ялгышып, кыеклап эләктерелгән иде.

Ул арада электр кыңгыравы, үзәккә үтеп, тагын зыңгылдый башлады.

– Р-р-равнясь! Һир-ра! Напра… во! Ша-һом-м… Һарш! Рас-два-три. Рас-два-три. Ась-два. Ась, ась… Приготовиться к бегу. Подтянуться! Шкентель55
  Шкентель – тросның, бауның ахыры. Стройның койрыгын жаргон телендә шулай дип йөртәләр.


[Закрыть]
! Подтянуться? Шкентель! Оглохли?

– Бе-һо-о-м! Һа-рш! Подтянуться!

Һәм без Лиепаяның бозлы, сулы асфальты буйлап караңгылыкка таба чабабыз. Безне узып, бер колонна чаба, тагын әллә каян ашыгып, кычкырынып колонналар килеп чыга, кемдер таеп егыла, аның өстенә арттан килгән малайлар өелә, винтовка бәрелгән, затвор чыкылдаган, сүгенгән тавышлар… Офицерларның кычкырынуы. Карале, болар өйләрендә йокламыймыни соң? Каян җыелып беткәннәр?

Шулай сөртенә-егыла чаба торгач, «Плавбаза»ны таныдык. Монда безнең объект, монда саран ут белән яктыртылган будка, грибок, телефон бар иде. Без килеп туктаганда, берничә офицер, бер әйләнәгә җыелып, уртада торган ике кешедән кызу-кызу сорау алалар иде. Мәсьәләгә безне тиз төшендерделәр: постта торган караульный әле генә бер шпион тоткан һәм… комендатурага хәбәр итеп тә өлгергән. База буенча «готовность № 1» игълан ителгән, имеш. Бераздан аңлашыла: база буенча түгел, безнең частька гына икән. Ни өчен безгә генә? Чөнки… чөнки… каравылда Овсеюк икән. Ә, ие, шулай шул, кичтән генә төймәләрен чистартып, чалбарларын үтүкләп мәш килгән иде Овсеюк. Һәм менә хәзер уртага басып аңлатма бирүче дә шул. Ә тегесе – тотылганы кем? Анысы да ачыклана: салмыш баштан соңга калып, акрын гына җырлап кайтып баручы бер латыш икән. Овсеюкның шпион дип тотканы – төн караңгылыгында буталып без саклый торган плавбазага килеп чыккан гадәти бер исерек икән.

– Латышлар да аракы эчәмени, аларда да исерекләр буламыни? – дип, русчаны вата-җимерә сораша Кёроглы.

– Бездән өйрәнделәр, – ди старшина Филонов.

– О-о-т-бой боевой тревоге! Построиться по-ротно! Живо! Р-р-рот-та-а-а! Становись!

– Третья рота! Ста-но-о-вись!

– Вторая рота! Слушай мою команду!

– Ыр-равняйсь! Һир-ра! Шаһом…

Юлда бөтенебез дә тәмле йокыдан бүлдергән ахмак Овсеюкны сүгәбез. Әмма командир сүгенми, бозлы кара төндә җырларга команда бирә:

– Запевай!

Сыек кына тавыш ишетелә:

 
Якорь поднят, вымпел алый
Плещет на флагштоке.
Краснофлотец, крепкий малый
В путь идёт далёкий…
 

– Петь всем!

– Ась! Ась! Ась! Ноһи не слышу! Айт-два-три! Айт-два-три! Шкентель, подтянуться! Запевай!

Сыек тавыш кабат ишетелә. Бу юлы инде без дә кушылабыз. Начар чыга. Бозлы тайгак юлда, кап-караңгы төн уртасында, бөтен малайның Овсеюкны сүгеп, каргап кайткан бер минутында кемдә җыр кайгысы булсын инде? Җырлау өчен бит кәеф кирәк. Ләкин командир кырыс, җыр таләп итә. Без бу җырны сүлпән генә тәмамлыйбыз.

 
Как прощались мы в Кронштадте,
Ветром подыхало.
Ты стояла в белом платье
И платком махала.
 

Колька Филиппов явыз: үзенчә җырлый. Хор белән җырлаганда, командир ишетми бит аны. Һәм ул бөтен бугазына ук түгел, минем колаккарак җырлый:

 
Ты стояла, сено жрала
И хвостом маха-ла-а.
 

Мондый сүлпән җырга командир риза булмый, «Варяг»ны җырлата. Арып-талып, бөтен дөньяны, Овсеюкны җиде кат мат белән сүгеп частька кайтып җиткәндә, ачу белән, дөньяга, командирга үч итеп акырабыз:

 
Врагу не сдаётся наш гордый «Варяг».
Пощады никто не жела-а-ет…
 

Овсеюкны – бичараны – ул көнне кич кыйнадылар. Имгәтеп түгел, кан чыгарып түгел, әмма яхшы төшерделәр. Әле сөйләделәр дә, плавбазада мәсьәлә ачыклангач, командир аны бер читкә чакырып алган да, имеш, болай дигән:

– Дур-рак! …майть!

Строй алдында алай әйтә алмый ул.

Укучы! Әйдә Ерак Көнчыгышка әйләнеп кайтыйк әле. Овсеюк – Овсеюк инде ул, ул минем хәтергә яңадан әйләнеп кайтыр әле, Амурдан кайтканда, – юл озын – минем күңелләргә әллә кемнәр килеп, хәтерне яңартып китәр әле.

Әйдәгез, газәмәтле, сихри, мәһабәт Көнчыгышка! Монда акыл, монда самимилек, монда мәһабәтлек66
  Хәзер мин мактаган ул крайда җинаятьчеләр патшалык итә, ди инде. Кеше үтерүчеләр, хулиганнар. БАМ да без уйлаганча романтикалы түгел, ди.


[Закрыть]
. Мондагы Себер – Ерак Көнчыгыш характеры! Һәр кешедән бер образ тудыр да яз!

Сталин, Ерак Көнчыгышны ныгыту максатында, Амурда өр-яңа бер шәһәр салдырды, комсомоллар төзегәнгә күрә, ул шәһәрне «Комсомольск-на-Амуре» дип атадылар, янәсе, «Ростов-на-Дону» бар, «Петропавловск-на-Камчатке» бар, «Франкфурт-на-Майне» бар, ә нигә комсомол шәһәре булмаска? Ул шәһәрне төзүдә катнашкан комсомоллар бу исемнән бераз кыенсынганнардыр дип уйлыйм, чөнки халык белеп торды: шәһәр салучы төп көч – XX гасырның яңа оешкан колбиләүчелек дәүләте – Сталин дәүләтенең 1928–1932 елларда тупланган коллары иде. Тарихчылар ялганлый: Россия дәүләте үзенең үсешендә колбиләүчелек формациясен булдырмаган көе феодализмга чыкты дип укыттылар безне. Ялган! Бездә 1928 елда колбиләүчелек белән феодализм икесе бер булып тудылар һәм 1956 елга кадәр, Н. С. Хрущёв реформаларына кадәр яшәделәр. Хрущёв коллык, крепостнойлык режимына чик куйды. Без, азат ителгән коллар, аның бу эшен гафу итмәдек. Дөньяда иң хәтәр кеше – азатлык алган кол…

– В исполнении ансамбля русская народная песня… «Плещут холодные волны».

Тагын акрын гына тенор, теге гаубицалар, тагын һөҗүмгә әзерләнеп, күкрәкләренә һава тутырдылар. Тагын тарих – японнар белән бәрелештә һәлак булган, диңгез төбенә киткән дистәләрчә мең матрослар, офицерларның фаҗигасе. Һаман җир өчен көрәшүче куәтле ике дәүләт мәнфәгатьләре, һаман үлем, корбан. Сәхнәдә тарих елый.

 
Плещут холодные волны,
Бьются о берег морской…
Носятся чайки над морем,
Крики их полны тоской…
 

Куәтле бугазлардан залп бирә-бирә, җырны тәмамладылар:

 
Сами взорвали «Корейца»,
Нами потоплен «Варяг»!
 

Һәм диңгез төбендә череп яткан газиз ата-ана балаларының аянычлы тавышы белән җырны теге тенор тәмамлады:

 
Плещут холодные волны…
 

Бу вакытта хор баслары «о-о-о-о» дип, көйгә үкереп, җаннарны өшетте.

Карале, бу диңгез сугышлары темасы безнең инешле авылда да яши иде бит. Шагыйрьләр утызынчы елларда «Ты, моряк, красив сам собою» дигән җырны татарчага тәрҗемә иттеләр.

 
Без һаман – диңгездә,
Көндез дә, кичен дә.
Без һаман, һаман, һаман, һаман-н-н,
Их! Көндез дә, кичен дә.
 

Бу концертларда минем ике апам да катнаша иде, бервакыт колакка ныграк булган Мәхүб карчык, алгы рәттә утыруына карамастан, җырның сүзләрен аңламаган һәм иртәгесен безнең өйгә керде, әнидән сорады:

– Карале, Рабига абыстай, кичә синең кызларың җырлады. Алар гел «һанай-һанай» дип җырладылар, нәстә дигән сүз суң ул?

Авангардчы татар шагыйрьләре кайбер борынгы җырларыбызга да һөҗүм иттеләр, Сталинның флотны ныгытырга чакыруына өлеш кертергә кирәк бит! Беренче корбан «Газизәкәй балдыз» булды. «Кызыл» шагыйрьләр аның кушымтасын болай үзгәрттеләр:

 
Һаваларда – очкыч,
Суларда – йөзгеч,
Кулда – мылтык-кылыч –
Яшә-ә-ә-әсе-е-е-н
Сы Сы Сы Р ты-ы-н-ы-ы-ч…
 

Игътибар иткәнегез бармы? Утызынчы еллардагы сталинчыл фильмнарда («Свинарка и пастух», «Небесный тихоход», «Светлый путь», «Трактористы» һ. б.), вокзал, бәйрәм, демонстрация кебек күренешләр бирелгәндә, халык арасында, һичшиксез, бер диңгезче була – тамашачыларның игътибары шунда гына. Утызынчы елларның җырларында да шулай: бер моряк авылына ялга кайта, һәм бөтен кызлар саташып бетәләр (М. Исаковский, Ә. Ерикәй).

Шулай совет диңгез флотының романтикасы тудырылды. Романтика исә Колымага сөрелгән, атылган, җәберләнгән Дунай, Амур флотилиясе командующийларын, каны коелган дистәләрчә адмиралларның, югары эшелон флот командирларының фаҗигасен күмеп ташлады. «Халыклар атасы» шулай куша, шулай тели иде.

…Дөресен генә әйткәндә, Тын океан флоты утыз җиденче елда канга батырылган иде. Моның тарихы болай: СССР 1933 елда АКШ дәүләте белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыра. 1937 елның җәендә, ике дәүләтнең килешүе нигезендә, Владивостокка АКШ Азия эскадрасының хәрби визиты ясала. 28 июль көнне Алтын Мөгез бухтасына бөтен шәһәр халкы җыела. Зур кунакларны каршы алыр өчен, РККАның диңгез көчләре начальнигы флагы астында I ранг флагманы В. Орлов «Сталин» миноносецында океанга чыга. АКШның адмирал Ярнелл командалыгындагы «Аугуста» крейсеры һәм дүрт миноносец составындагы эскадра рейдта якорь ташлый. Ахырдан шәһәр кешеләре белән очрашулар, кунакларның корабльләренә экскурсияләр, банкетлар була, эчкерсез фикер алышулар һәр ике якта матур истәлекләр калдыра. АКШ эскадрасы Владивостоктан китүгә, НКВД органнары чит илләргә «сатылган» җитәкчелекне шпионлыкта гаепләп кулга ала. Әле күптән түгел генә Көнчыгыштагы хәрби диңгез көчләрен ныгыткан өчен бүләкләр алган, хәрби дәрәҗәләре күтәрелгән югары эшелон диңгез офицерлары юк ителә.

Тын океан шулай тынып кала…

Ансамбльнең концерты ике сәгать чамасы барды. ТОФ ансамбле ЧФга да өлеш чыгарды. Кара итәк, тельняшка өстеннән гюйслы ак форменка, башына йолдызлы берет кигән кыз, хор кырыена басып, яңа аһәңле, заманча бер җыр башлады. Алып баручы матрос крейсер палубасында яңгыраган мегафон тавышы белән белдерде:

– Песня из оперетты «Белая акация». Музыка Исаака Дунаевского… Исполняет солистка ансамбля…

Сәхнәдә көмеш тавыш яңгырады. Зал тулы ирләр, сәхнә тулы ирләр һәм шунда ялгыз кыз. Диңгезче киеменнән. Кызык та, шатлыклы да, үзенчәлекле дә бер халәт. Әйдә, кызый, җырла, хатын-кыз тавышы ишетмәгәнгә ике ай ярым безнең. Исән-сау кайтсакмы? Шинельләрдән, погоннардан котылып, патрульдән курыкмыйча, Казанның Бауман урамыннан бер узсакмы? Һи-и-и… Тик булса иде ирек. Булса иде…

Көмеш тавыш залга агыла:

 
Когда я пою о широком просторе,
О море, зовущем в чужие края,
О ласковом море,
О счастье и горе,
Пою о тебе я, Одесса моя!
 

Зур калибрлы орудиеләр гөрселдәп алды:

 
Одесса! Одесса!
 

Көмеш тавыш:

 
Ты в сердце моём,
Ты всюду со мной,
Одесса, мой город родной!
 

Концерт безне тәмам әсәртте, туган якны сагыну хисен тирәнәйтте. Шуңа күрә, көчле алкышлар бетәр-бетмәс, рота командирларының ыгы-зыгы килүе, строевая часть начальнигының бакыр тамак белән:

– На выход по-ротно! По-ротно! – дип кычкырынуы күңелне рәнҗетте, тагын кәҗүнни тормыш башланды. Дөньяда кырыслыкны җиңә, йомшарта торган бер көч бар, ул – җыр. Төрмәдән кеше ни өчен тагы да явызланып чыга? Чөнки аларны концертларга йөртмиләр. Тере җырчыны алар күрмиләр.

…Имтиханның соңгысын һәм хәрби киемнәрне тапшырып казармага кайткан иртә бик моңсу иде. Амур аръягында да, үзебезнең якта да сопкалар кызыл нурга чумганнар. Нурга гына түгел, моңга да. И агайнеләр! Мин сезне яратып, сезгә ияләшеп өлгергәнмен икән инде. Үзебезнең озын, амбар кенәгәсе хәтле ян кесәләр ябыштырылган (ул елларның модасы) язгы-көзге драп пальтоларны киеп, лыбырдап Амур затонына төштек, тактага төрелгән кызганыч су асты көймәләре белән саубуллаштык. Күңел нечкәргән иде, декабрьнең чалт аяз кояшлы иртәсендә сопка итәкләренә урнашкан аксыл-соры посёлоклар күренә, безнең авылның бәхетсез толлары, сез шунда түгелме? Инде тамагыгыз туйдымы? Хрущёв абзагыз бит әле генә налогларны бетерде, халыкның йөрәк бәгырен суыра торган заемнарны бетерде. Бәхет таптыгызмы сез, безнең авылның тол хатыннары? Туган илегезне сагынып җырлар җырлыйсызмы сез?

Мин сизеп алдым: минем бу төбәк белән аерылышасым килми икән. Ләкин купейный билетлар – бүген кичкә – кесәдә иде инде.

Гастрономга кереп, күчтәнәчкә дип кытай шикәре (нинди аерма инде? Ләкин тартмасына сәнәк-ботаклар белән язылган, тәгаен генә «шикәр» дигән сүз инде ул), мандарин һәм икешәр шешә «Питьевой спирт» алдык. Берсе – Яңа, 1958 елны каршылау өчен, икенчесе – өйгә, кешене шаккатырырга. «Цена 5 р. 75 к. с посудой».

Яңа елны без купеда нәкъ Байкалны узганда каршы алдык. Мин көне буе купеның өске шүрлегендә ятып, тәрәзәдән карап бардым. Ерак Көнчыгыш – кызык, хикмәтле ил. Монда килгәндә игътибар ителмәгән: үзем өчен ике-өч ачыш ясадым. Ерак Көнчыгыш халкы – аз сүзле, эшлекле. Алдашу юк. Станцияләрдә хатын-кыз бер кирпеч ипи белән бер литр сөтне берләштереп пассажирларга сата. Тиенеңә хәтле кайтарып бирәләр. Тагын: полустаноклар, разъезд корылмалары – барысы да югарыда. Андагы дежурныйның бите паровоз тәрәзәсе биеклегенә туры килә. Бу корылмалар свайларга, таш баганаларга утыртылганнар, аслары буш.

Барганда, тагын бер үзенчәлеккә игътибар итмәгәнмен икән. Барасың, барасың, гел сопкалар үзәненнән барасың. Менә бер полустанок янындагы печән кибәне. Бер ала сыер кибәнгә башын тыккан, поезд узганын сизми дә. Уң ягы чем-кара, сул ягы ак. Сирәк очрый торган төс. Барасың, барасың, тыкы-так, тыкы-так. Искә төшә: совет режимыннан риза булмыйча, дәгъва белән берәү Калинин янына кергән. Сөйләгән, дулаган. Калинин, моны тыңлап бетергәч, секретарена әйткән, имеш:

– Бу кеше Владивостокка хәтле ничә шпал барын җәяүләп санап чыксын әле, – дигән. – Кулак җырын җырлый бу, – дигән.

– Тыкы-так, тыкы-так, тыкы-так. – Бер сәгать, сәгать ярым. Бәрәч, тагын шундый бер кибән, тагын шундый бер сыер. Тик монысы инде бөтенләй икенче ягы белән күренә. Бәрәч, без кирегә таба, Хабаровскига таба киткәнбез ич. Нәрсә бу, машинистлар саташканмы әллә? Юк, саташмаганнар, таулар арасында шулай киләп сарып әйләнеп йөрибез икән. Кирегә китсәк тә, алга барабыз икән. Бу сиңа инде безнең социализм түгел, алга карап артка бару түгел. Бу – мәшһүр Көнчыгыш тимер юлы.

Үз гомеремдә күп тапкыр төрле-төрле шартларда Яңа ел каршыларга туры килде: кызлар белән, туганнар белән, юлда, вахтада, вокзалда. Вахтадагысын хәтерлим: ярамый бит, ярамый, анасын корт чаккыры! Ләкин бераз гына тәртип бозмагач, кагыйдәләрне аз гына булса да сикереп узмагач, яшьлекмени ул? Рига егете Николай Филиппов белән бергә (теге, мин гауптвахтага тапшырган дустым) 1953 елның беренче минутын без, дежур офицердан качып… гальюнда (туалетта) каршы алдык. Коляның роба кесәсендә стакан һәм бер «мерзавка» (чирек литр) бар иде.

– Аллага тапшырдык, алды-арты хәерле булсын, Яңа елны туалетта ук каршылаган юк иде әле, – дидем мин, ашыгыч рәвештә печенье чәйнәп.

Колька көлде:

– Әле гел яхшыга булыр, күрерсең, – диде. – Безнең әни гел әйтә: төшеңдә кеше нәҗесенә буялганыңны күрсәң, гел яхшылыкка ул, – ди.

Колька хаклы булып чыкты. Мин моны 1953 елның 5 мартында сиздем, искә алдым. Их, бер-ике ел алдан шулай эшләгән булсак… Ничәмә-ничә мең намуслы адәмнең нахакка каны коелмый каласы икән…

…Күзләр тәрәзәдә иде, проводник әйтте, Байкалны тагын нәкъ егерме минуттан, егерме дүрт сәгать ноль-нольдә узабыз, диде.

Ашыктык. Кружкалар, стаканнар зың-зың килде, колбаса, шпик, ипи турадык, кәеф – гадәттән тыш күтәренке. Безнең татар Яңа ел каршылауның поэтикасын белми, чөнки җиденче гасырдан башлап татар ай календаре белән яшәгән, Корбан һәм Рамазан бәйрәмнәренә (ә алар һәр календарь ел саен 12 көнгә артка чигенәләр) ияләнелгән. Әмма урыс инде! Яңа ел дигәндә инде! Ник бөтен дөньяның асты өскә килми шунда, урыс агай бу мизгелне билгеләми калмый.

Шулай ыгы-зыгы киләбез, ул арада күрше купеда баян тавышы ишетелде, сузып-сузып паровоз кычкыртты, моңланып елады. Әйтерсең лә безне кисәтә иде: «Балалар, аң булыгыз. Ватаныбызда зур үзгәрешләр бара. Элек бу җирләрдә гел чәнечкеле чыбык, гел тоткыннар иде. Яңа заман килде, элеккегә, зинһар, кире кайта күрмәгез… У-у-у-һ! Пи-и-и-и!»

Паровоз ашыкты, вагон тәгәрмәчләре дә элеккеге ритмнан чыкты.

– Тык-тык, тык-тык, тык-тык…

– Байкал! – дип кычкырды проводник, һәм без сәгатьләребезгә күз төшердек: нәкъ ноль-ноль иде. Әллә Байкалны карарга, әллә шешә ачарга – каушап калдык. Рәхәт буталу, рәхәт дулкынлану, рәхәт каушау.

– Яңа ел белән! Яңа бәхет белән! Идриттваю!

– Вася! Иң якын дустым минем!

– Миша! Амур буенча иң якын, иң кадерле иптәшем минем! Ититтиомайть!

– Диңгездәгеләр өчен! Амур өчен!

Стаканнар чың-чың килә, ата – улны, ана кызны белми.

– Егетләр! Бөркетләр!

– Без бөркетләр түгел, арысланнар! Бер яһүд окопта ятканда шулай дигән. «Орлы, вперёд!» – дип, атакага күтәрмәкче икән боларны лейтенант. «Ә без бөркетләр түгел, арысланнар (Львы)», – ди икән бер яһүд… (Көлү: го-го-го!)

– Егетләр! Кемгә эләккән бу бәхет! Байкал күле янында Яңа ел каршылыйбыз!

Шулай ун минутлап шауладык. Аннан күрше купега – баян янына җыелдык, тыгызландык. Анда инде бугаз киереп җырлыйлар иде.

 
Славное море – священный Байкал,
Славный мой парус – кафтан дыроватый.
Эй, баргузин, пошевеливай вал,
Слышатся бури раскаты.
 

…Татар булсам да, мин әйтә алмыйм: татар ничек җырлый? Әмма урысныкын әйтә алам: ул җырлаганда үзенең бөтен тарихын җырлый. Онытылып, дөньясын онытып. Аның өчен көй түгел, сүзләре кыйммәтрәк. Чөнки шул сүзләрдә ул үзенең бөтен тарихын, характерын күрә. Сезнең берәр җыелышта, дәрестә, постта, вахтада вакытта йокыга изрәп, башыгыз сыгылып төшкәне бармы? Әнә нәкъ шул мизгелдә кеше күзенең моңарчы үзе сизмәгән мөмкинлеге ачыла. Кеше үзенең шоп-шома дип йөргән күлмәк яки пиджак җиңендәге материянең гаҗәеп зур сырлардан, күзәнәкләрдән торганын күреп ала. Чирек секунд эчендә. Яшь бала да шулай: бишегендә ятканда торып утыра да үзен каплаган йон юрганнан нәрсәдер эзли, нәрсәнедер алырга тели: безнең күзгә күренми торган бер мамык ул, нечкә бер җеп кисәге ул.

…Амазонканың калын урманнарында «яхе» дигән бер төр лиана үсә. Шуның кечкенә генә сабагын, яфрагын йоткан кеше бик тиз генә икенче дөньяга күчә һәм матди, реаль дөньяга «югарыдан» карый башлый. Аның күзенә күренгән бик бәләкәй кешеләр һәм хайваннар хикмәтле хәрәкәтләр ясап уйныйлар. Яхены кабул иткән кеше үз шәхесен гадәттән тыш бөек итеп сизә, бөтен дөньяны үз хөкеменә ала, ул кешедә икенчел күрү сыйфаты барлыкка килә. Аның күз алмасы шундый сәләткә ия була ки, ул кеше үзеннән бик еракта торган объектларны, күренешләрне кабул итә, күрә. Мондый хәл каталепсия77
  Каталепсия – бөтен тәннең, очлыкларның катып калуы, тәннең кеше ирегенә буйсынмавы.


[Закрыть]
хәлендә булган медиумнарда88
  Медиум – спиритларның әйтүенә караганда, югары рух белән контактка керә алучы кеше.


[Закрыть]
гына очрый (Поиск. – 1990. – № 34).


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации