Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:26


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 37 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Сәлам белән Һидиятов…

Колхоз председателе Вәлиулла агай, илле алтынчы елда колхозга радиоузел кайткач, бригадирларга микрофон тоттыра башлаган иде. Әйбәт кенә бригадир Фәхрислам микрофоннан сандугач булып сайрады бервакыт.

– Фәния, синең иртә белән үз-үзеңне зыестырып (Фәхрислам сугыштан сакауланып кайткан иде) бетерми торган гадәтең бар. Суңа күрә көтүселәр синең сыерларыңны вакытында алып сыга алмыйлар.

– Галимзан, син дә йокыны бик яратасың. Кырыкка зиткәс әзерәк уяурак булсаң да мисәйт итмәс иде…

Фәлән-төгән дип Фәхрислам рәхәтләнде. Микрофон тоттырганына сөенеп, председатель дә шатланып утырды. Әйдә, гел председатель генә сөйлисе димәгән. Фәхрисламга ул ияк кагып мактагандай ишарә ясады. Шуның белән дәртләнеп китеп, Фәхрислам исә сүз ахырында бераз гына кыландырып җибәрде.

– Суның белән минем сүзем бетте, сәлам белән Һидиятов, – диде дә микрофонны председательгә тоттырды.

Ачуына буылган председатель, радиочелтәрне өзеп, шунда ук Фәхрисламны эт итеп сүгеп ташлады.

– Вәт җүләр! – диде ул, тыны буылып. – Сиңа микрофон тоттырган мин ахмак! Юләргә намаз укырга кушсаң, маңгаен тишәр, дигәннәр. Колхоз идарәсенең дәрәҗәсен төшереп…

Ләкин Фәхрислам шат иде. Шуннан соң ул, әлбәттә, микрофон күрмәде. Бригаданы микрофонсыз гына җитәкләде. Моңа ул гаҗәпләнмәде дә: чөнки микрофон мәсьәләсендә аларның нәселендә бер вакыйга булган иде инде. 1939 елда беренче тапкыр халык талантларының олимпиадасы булды. Фәхрисламның әтисе Һидиятулла карт скрипка уйный белә иде. Авыл смотрыннан узды, авыл советыннан узды. Районга килде. Район сәхнәсендә «Ончы Фәхри»не уйнап республикага узды. Шул көнне кичен культура бүлеге олимпиадада җиңүчеләрнең район радиочелтәреннән концертын оештырды, Һидиятулла абзыйга башта бик каты инструктаж бирделәр. Менә бу тимер ящикның бу төшендә яшел лампа януга, тыныңны да чыгарасы булма, уйна гына, диделәр, йөткерәсе дә түгел, безгә дә бер сүз дәшәсе түгел һәм башкалар… Тимер ящик янындагы микрофонга бөкрәеп, район кешесе бөтен халыкка белдерде:

– Район олимпиадасында җиңеп чыккан «Маяк» колхозының ат караучысы Һидиятулла абзый…

Һидият абзый боларны ишетмәде. Яшел лампа кабат януга, ул нык кына каушап смычогын сызып җибәрде. Сызды… Һәм скрипканың бер кылы шартлап өзелде. Бер мәлгә бөтен дөнья «зың-ң-ң» итеп көйләп торды. Гадәттән тыш куркып калган Һидиятулла абзый бөтенләй онытылып шунда бер хата эшләде.

– Тфү, – диде ул йөрәк ачысы белән. Аннан бер яман сүз әйтте. Ул сүздән соң җөмләне йомшартты: – Чукынып кына киткере…

Яшел ут сүнде, аның алдыннан микрофонны тартып алдылар, үзе исә өч көннән соң гына кайтты. Ә теге сүзне ул колхозның нәсел айгыры абзарны ватып чыкканда гына әйтә иде.

Шулай, микрофон җаваплы нәрсә.

…Һидиятулла карт Камәр түтинең ире иде. Фәхрислам исә сугыш вакытында хәбәрсез югалып, аннан табылып, Япония чигенә җибәрелеп, шунда яраланып, госпитальдә озак ятып, кырык җиденче елда гына колхозга кайтып бригадирлыкка кергән уллары, Һидиятулланың беренче хатыныннан туган ул иде. Шәйдулла белән Фәхрисламның ана башка, ата бер иде.

Хуш исле каеннар арасында тирән чокыр…

…Тормыш Камәр карчык белән кырыс мөгамәләдә булды. Кырык икенче елның рәхимсез салкын көннәрендә аның Шәйдулладан олырак улы сугыш кырында үлеп калды. Үлем хәбәре килгән көннәрдә бүрәнәләр шартлап ярылган салкын иде. Карчыкның йокысы качты. Әнә шул суыкларда аның улына кемнәр ничек итеп кабер казыдылар икән дигән уй тынгылык бирмәде. Ничектер үлемнең үзе турында түгел, ә шул соңгы мәшәкате турында гына уйлады. Тирән казыдылармы икән? Күмгән чакта ләхет ала белүче мөселман булдымы икән? Җирнең туңы калынмы икән? Ике-өч атна шул турыда гына уйлады, өстәл-өстәл булып кубарылган туң җир, кар белән буталган балчык күз алдына килеп, аның җанын өшетә иде, һәм ул, җылы түшәгендә дер-дер калтырап, кышкы төннәрне керфек какмыйча уздырды.

Пермь ягына урман эшенә киткән халык февраль ахырларына таба кайтасы дигән хәбәр таралды. Камәр карчык та бераз тынычлана төште: ире Һидиятулла кайтып җитсә, әллә өшегән җанга җылылык керер иде дип өметләнде. Март урталарында кояш карый башлап, туңган күңелләргә тормыш җылысы өстәде. Ул арада төркем-төркем булып урманчылар да кайта башлады. Йончыган, ябыккан, колаклары, битләре, бармаклары өшеп кутырлаган. Кешеләрдән сорашып, Камәр карчык иренең соңгы төркем белән кайтырга калганын белде. Ниһаять, авылга соңгы ат та кайтып җитте, Һидиятулла күренмәде, Камәр карчык кайнаган самавырын өстәлгә утыртты да Әптел картка чапты. Ул барып кергәндә, Әптел карт сәкегә менеп аякларын бөкләгән, табак тулы ярмалы бәрәңгене ашыга-ашыга сыптырып утыра иде. Әптелнең яңак сөякләре чыккан, күзләрендә май беткән, сакалы сирәгәеп калган. Камәрне әллә күрде, әллә күрмәде – һаман да йотуын дәвам итте. Эссе бәрәңгене авыз эчендә әвәли-әвәли, үзе сөйли бирде:

– Көн саен кырык, кырык ике градыс суык булды. Ломны тотар хәл юк. Ут ягып җылынып алабыз – норма үтәлми. Ул халык, ул халык, Арча базары диярсең. Кайсы өши, кайсы эченә суык төшеп егыла. Кич кайткач, бәрәңгене пешерәбез дә кычкырып бүләбез. Мине борып куялар да: «Әптел абзый, бусы кемгә? Бусы кемгә?» – дип сорыйлар…

Әптелнең сүзе озын булды, Камәр карчык сабырсызланып сорады:

– Йә, син аларын сөйләргә өлгерерсең, Һидиятулла кайда? Ник бергә кайтмадыгыз? – диде.

Әптел ык-мык итте, сакалын сыпыргалады, үзе яңадан бәрәңгегә тотынды.

– Анда, беләсең килсә, импиратур көн саен кырык та кырык ике. Килгән ләчәнство көн саен үлчәп кенә торды, аларның градыснигы сумкаларында гына…

Камәр карчык түзмәде, сәке каршына ук килеп басты:

– Син нәрсә, әллә үрдәкнекен ашадыңмы? Һидиятулланы күрдеңме, юкмы?

Бераз буталгач, Әптел карт, Һидиятулланың кайдалыгын повар Минҗиһан белер, диде. Камәр тиз генә Минҗиһанны эзләп китте. Ләкин анысы Вятские Поляныда эшкә урнашырга калган икән. Минҗиһан урманга баргач та кулына пычкы, балта тотмаган – чибәрлеге бар, мутлыгы күзгә бәрелеп тора – тиз генә кухняга урнашып алган. Кайтышлый Поляныга урнашуын да шундагы бригадирларның берсе оештырган, имеш. Авыл буенча чабып йөргән Камәргә бер генә кеше дә төгәл җавап бирмәде. Барысы да Минҗиһан белер дип котылдылар. Карчыкның йөрәге, киләчәк хәсрәтне алдан сизеп, шөбһәләнеп сызлый башлады.

…Йөрәгенең ялгышмаганына ике-өч көн үткәч карчык ышанды. Поляны ашханәсенә повар булып урнашкан Минҗиһан авызыннан чыккан хәбәр авылга килеп җитте. Кунгур юлыннан кайтканда, атлары арыгач, бер авылга кереп кунарга булганнар. Өч юл чатында озак уйлап торганнан соң, чанада Минҗиһанны калдырып, Әптел белән Һидиятулла икесе ике авылга фатир сорарга киткәннәр. Бераздан Әптел фатир килешеп кайткан, ә менә Һидиятулла кайтмаган. Икенче көнне кайту юлына чыкканда, каршыларына ат җиккән ике урыс очраган. Чанада кызыл ашъяулык белән каплаган кеше гәүдәсе ята икән. Минҗиһан ашъяулыкны ачып караган һәм Һидиятулланы таныган.

– Кырда маяк төбенә утырып катып үлгән, – дигәннәр тегеләр. – Менә врач килмичә күмәргә кушмадылар.

Шулай итеп, Камәр карчыкның йортыннан тагын бер кеше салкын кышта туфрак астына керде. Карчык күз яшен кешегә күрсәтмәде, күңеле таш булып катты. Тик кичләрен юрганын ябынган вакытта гына:

– Ярабби Ходаем, салкын кышларда җир астына кертмә, – дип әйтергә гадәтләнде.

Еллар узды, иренә һәм сугышта үлгән малаена булган йөрәк җылысын Камәр карчык акрынлап төпчек кызына күчерде. Аның өчен хәзер дөньяда бер генә кеше бар иде: ул да булса – кызы Саимә. Дөрес, бу бала элек-электән кадерле иде. Таза вакытында Камәр ике малай тапты – үзе һаман кыз көтте. Гомерләр үтте, кыз күренмәде. Бары тик олыгайгач кына, Камәрнең хыялы тормышка ашты. Күрше-күлән, туган-тумача алдында бераз оялып йөрсә йөрде, әмма бишенче дистәне ваклагач, бер кыз бала дөньяга китерде. Бу бик көтелгән бала булганлыктан, аны кешегә күрсәтмәде. Почмак якта, бишектә генә асрады. Күз тимәсен өчен битләренә кызыл буяу сөртте, башлыгына миләш агачыннан бер шакмак тегеп куйды. Җен кагылмасын өчен ишек өстенә артыш ботаклары кыстырды. Саимә шулай кадерле булып үсте.

Кызы буй җитеп фермада сыер саварга кергән елны Камәр карчык бөкрәеп, ике кулын биленә салып йөри башлады. Аның тыны кысыла иде һәм гомер буе кара эшне сытып әйләндереп йөргән Камәрне бу хәл бик җәберсетте. Нигәдер тыны кысылуын кешегә белдертергә оялды. Таудан менгәндә тыны беткәнне кеше сизмәсен өчен, киртәгә таянып берәр әрекмән өзеп караган була йә кулын каш өстенә куеп су буена таба карап тора иде. Янәсе, нәрсәдер эзли, тын бетүдән туктау түгел. Дөрес, үлем турында уйларга әле иртә иде, шулай да:

– Ярабби Ходаем, салкын кышларда җир астына керүдән үзең сакла, – дип ешрак әйтә башлады.

Саимә эшкә бик каты куллы булып чыкты. Камәр карчыкның тормышы яңадан үз эргәсенә керде. Кызы иртәнге савудан кайтканчы, көн саен таба ашы пешерү-не үзенә гадәт итеп алды. Юмартлыгы белән күрше-тирәдә дан тоткан Камәрнең морҗасыннан һәр көн майлы таба исе катыш төтен күтәрелә иде. Бердәнбер сердәше булып калган Саимәне ул кыстый-кыстый ашата, чынаягын каплагач та берне кыстап эчертә. Коймак-кабартманы мул итеп майларга ярата. Әгәр арпа коймагы пешерсә:

– Әйдә, майлап аша, арпа чыкны ярата ул, – дип кыстый.

Саимә эшләргә таза булган кебек, ашауга да таза иде. Кызарып-янып өстәл яныннан торып киткәндә әнисенә рәхмәт әйтә, әнисе исә тагын кыстый:

– Аша, аша, кызым, ашаган кешедә өмет бар, – ди.

– Рәхмәт, әни, бер кабар җирем калмады, бик тәмле булган, – дип елмая Саимә.

Карчыкның күзләре нурланып китә. Ул халыкча сүз уйнатып сөйләшергә ярата:

– Сыер койрыгын тыкса тәмле була ул, кызым, – ди. Җиләк вакытында Камәр карчык берүзе урманга әллә нинди ерак урыннарга китә, бер дә шикләнмичә ялгызы гына йөри, көндезге чәйгә дип сыер фермасындагы кызына җиләк чыгара. Алып кайткан җиләген күрше-тирәгә, өйдә яшь бала карап яткан карчык-корыга өләшә. Кешедә дә ул өендәге кебек хис итә. Күршеләре аш ашап утырган вакыт булганда, ул стенадагы ыстырмадан – кашык, чәй вакыты булса: «Кая, тәм-томыңны китер, әйдә», – дип, чынаяк ала килә. Моны берәү дә гаеп итми. Бары тик Камәр булганга гына гаеп итми.

Сыер савучыларның дәрәҗәсе бик күтәрелеп киткәч, Камәр карчыкның тормышы тагы да ямьләнде. Саимә иң алдынгы савучы булып исәпләнде, ел саен күргәзмәләрдән зур-зур бүләкләр алып кайтып, йортны тутырды. Авылда беренче булып электр самавыры Камәр карчыкның өстәленә менде. Мәскәү күргәзмәсендә Саимәгә күче белән фарфор чынаяклар бүләк иттеләр. Камәрнең морҗасыннан хуш исле сыек төтен көн дә күтәрелде. Саимә йортны баетты да баетты. Инде кияүгә чыгу яшенә килеп җитсә дә, бу турыда ана белән кыз нигәдер бер дә сөйләшмәделәр. Саимә шәһәргә барган җиреннән әтисенең һәм сугышта үлгән абыйсының карточкаларын зурайтырга бирде, Һидиятулла картның утызынчы елларда ук урман эшенә барган җирдә документка дип төшкән бармак бите кадәр генә, саргайган, таушалган карточкасы бар иде. Шәһәр фотографы шул тонык рәсемнән могҗиза ясады: зур рам эчендә ап-ак күлмәккә кара галстук таккан, яхшы пинжәк кигән тап-таза яшь бер кеше Камәр карчыкның өстәлендәге электрлы самавырына карап тора иде. Һидиятулланың үлгәненә күп гомерләр үткәнлектән, Камәр үзе дә, рамдагы бу кешенең фотограф могҗизасы икәнлеген уйлап тормастан, аңа Һидиятулла дип карап яши бирде. Теге оста фотограф карчыкның сугышта үлгән улын да шулай бизәде. Аның фронтта вакытта чәчсез, кайгылы кыяфәттә төшкән бармак башы кадәр саргылт рәсеменнән кокардалы фуражка, йолдызлы погоннар таккан әллә ниткән карчыга борынлы егет килеп чыкты. Камәр карчык монысына да минем улым дип ышанды. Ике рам стенага менеп урнашкач, гаилә бөтенәеп китте. Ул арада Саимәне район советына депутатлыкка сайлап куйдылар. Камәр карчыкның шатлыгына чик булмады. Аның өчен бәхетле көннәр башланды.

Дөрес, депутатлык карчык өчен генә шатлык булды. Саимә өчен аның иң авыр мәшәкате әле сайланганчы ук башланды. Иң башта аңа «доверенный» дигән бер кеше беркеттеләр. Бу кеше башлангычта Саимәне дүрт ел буе укыткан илле-илле биш яшендәге укытучы абзый иде. Әнә шул «доверенный», кучерлы атка утыртып, аны авылдан авылга йөртте. Иң беренче авылда очрашу бик кыен булды. Клуб бизәлгән, халык бәйрәмчә киенгән, зал шыгрым иде. Кул чабулар, биография сөйләүләрдән соң Саимәнең үзенә сүз бирделәр…

Нәрсә дип сөйләсен соң ул?

Иптәшләр, рәхмәт сезгә, бик зурладыгыз, мин үзем турында андый ук зур фикердә түгел идем, дипме? Минем сыерларны яратып каравым һәм күп сөт савып алуым һич тә моның өчен түгел иде, дипме? Нәрсә әйтсен соң ул? Мин бер дә сөйли белмим, мине болай газапламагыз, мин эшли генә беләм, дипме?

Камәр карчык, стена сәгатенә карый-карый, бу минутта токмач җәйде. Җыелыш инде бетеп килер вакытлар иде.

Саимә исә, трибуна артына чыгып баскан килеш, бу вакытта тик тора бирде. Үзенең сөйли алмавыннан ул кып-кызыл булып янган, читкәрәк карап тора иде. Алар «доверенный» белән бергә сөйләделәр…

Аннан соңгы җыелышларда Саимә язганнан укып сөйли торган булды.

Камәр карчык исә бу мәшәкатьләрне белми, ул гел шат иде.

Дөнья дигәнең тәгәрмәч кебек әйләнә дә тора. Тигез генә тәгәрәгән җиреннән бервакыт Камәр карчыкның тормышы тагын сикәлтәле юлга барып керде. Бу менә ничек булды: район советы сессиясеннән Саимәне урман артындагы колхозның бригадиры Хөснулла мотоциклы белән авылга кайтарып куйды. Капка төбендә Саимә белән саубуллашты да тыр-пыр килеп урман юлына чыгып чапты. Саимә көләч йөз белән капкадан керде, әмма койма ярыгыннан барысын да күреп торган карчыкның шул минутта йөрәге чәнчеп алды. «Бу кеше зрәгә йөрми» дип уйлады карчык. Бер-ике көннән капка төбендә тагын мотоцикл туктады. Аннан тагын. Ләкин ана да, кыз да бу турыда телгә алып сөйләшмәделәр. Ә бер айдан соң Саимә, ферма мөдире Гыйльмуш һәм урман арты колхозы бригадиры Хөснулла Камәр карчыкның өенә бергә килеп керделәр. Хөснулла комбинезон кесәсеннән конфет чыгарып өстәлгә таратты, ә ферма мөдире Гыйльмуш Камәр карчыктан ике стакан сорап алды. Шуннан әллә ниләр булды, әллә ниләр булды… Камәр карчык боларны төштә күргән кебек кенә тоеп йөрде. Октябрьнең коры салкын иртәсендә ишегалдына ялтыравыклы җиңел ак машина килеп кергәне дә, өч-дүрт кызмача егетнең зур сандыкны йөк машинасына мендергәннәрен дә Камәр карчык төштә күргән сыман гына тойды.

Йорт мәет чыккандай бушап калды.

Камәр карчык түшәгенә менеп ятты һәм:

– Ярабби Ходаем, салкын кышларда җир астына керүдән үзең сакла, – диде.

Өч көн буе карчыкның морҗасыннан төтен чыкмады. Ә дүртенче көнне бер төенчек кипкән җиләк, каклар алып, карчык урман артындагы авылга чыгып китте. Кияү белән кыз, карчыкны алып килергә дип, ат җигеп яталар иде, бөкрәйгән, төенчек аскан әниләре капкадан килеп керүгә каушап калдылар.

Ялгызлык төрлечә була. Карт кыз ялгызлыгы була, ул әле үзенең эшен, үзенең пөхтә итеп җыештырган урын-җирен иптәш, юлдаш итә. Өч көн саен кер юып, бөтен әйберен ап-ак итеп саклау белән ул үзенең йөрәген баса. Тол калган карт ир ялгызлыгы була: йә ул лапасында балта эшенә тотына, кызларының, улларының балаларына агач карават ясап юана, йә сакал-мыек үстерә, атнасына ике-өч тапкыр көзге каршында шуларны рәтләп юана. Аргы як урамдагы тол хатын Гаделбануга сүз салып карасам, карт дип әйтмәсме икән дигән авыр, ләкин татлы уй белән аның каны җылынып-җылынып ала.

Ә карчыклар ялгызлыгы? Яман! Ят та үл!

Көзге пычраклар башланганда карчык ялгыз калды. Фәхрислам да, килен дә үзләренә чакырып карадылар, карчыкның исә нигезен ташлыйсы килмәде. Көзге кичләрдә, урам аркылы чыгып булмаслык пычракта, кунарга керергә күрше карчыгын чакырып карады – урам уртасыннан ике карчыкның берсе ерып чыгарлык түгел иде. Җитмәсә, күрше карчыгының озын кунычлы бутые да юк икән, Камәр карчык аңа бер кичне Саимәдән калган бутыйны ыргытты. Бутыйның берсе исә урамны аркылы чыга алмады, машина эзенә пычракка барып төште. Кыскасы, пычраклар бетмичә кунарга иптәш кертү турында уйларга да ярамый иде.

Бервакыт туңдырды. Урамда йөрерлек булды. Коры һава карчыкның бераз гына кәефен күтәрсә дә, йортка ямь өстәмәде. Карчык өеннән чыга да китә. Бара, бара Фәхрисламнарга таба. Бара торгач, кинәт кенә туктый да басып тик тора. Аннан кире борылып кайта. Урамның икенче башына таба барып карый. Кемнәргә, нинди йомыш белән бара ул? Моны берәү дә белми. Хәтта карчык үзе дә. Аның тузган, томан баскан миеннән әллә кайчан булып үткән вакыйгалар уза.

Зур сулы, болынлы авылдан урман буендагы бу авылга ул уналтынчы елның кышында килен булып төшкән иде. Әнисе аңа бик игелекле бер ана каз биреп җибәрде. Ел саен уникедән дә ким бәбкә үстерми иде. Яз җитү белән, уңган каз яңа нигездә унөч йомырка басып утыра башлады. Май уртасында тупырдашып унбер бәбкә чыкты. Әле иренә һәм үги Фәхрисламга ияләнеп бетмәгән яшь килен казны әллә ничек кенә иптәш, сердәш итеп тойды. Бер нигездән бит алар… Ә беркөнне каз оясы белән югалды. Ярты көн эзләделәр. Бәбкәләрен ияртеп, унике чакрым ераклыкта калган туган авылына таба юлга чыккан икән, бичара… Сукмакка тезелгәннәр дә төп нигезгә кайтып баралар…

Берничә көн урамда киләп сарып йөргәч, Камәр карчык та үзенең бердәнбере Саимәсенә таба юл алды. Һәм барып җитте. Шул ук көнне кайтып та җитте. Шуның белән тормыш ямьләнеп, көз кыскарып китте. Урман аркылы карчык үзе генә белгән изге, кадерле сукмак салынды…

Камәр карчык салган сукмакны кышкы бураннар күмде. Яз җитүгә карчык, баласын югалткан ана бүредәй, тагын урман сукмагын таптый башлады. Көнаралаш морҗадан хуш исле төтен чыга иде. Көнаралаш Камәр карчык, бөкрәеп, төенчеген асып, урман юлына чыгып китә иде. Моны кияү дә, кызы да, кодагый да тыя алмыйлар, тыярга да уңайсызланалар иде. Ә беркөнне Саимә әнисен озата килгән җирдән нигәдер авыз суын корытып чөгендер пәрәмәчен телгә алды. Карчык моңа бик нык игътибар бирде. Кайткан көнендә үк узган елдан калган чөгендерен эзләп тапты, төне буе аны пешерде. Район Сабан туе көне иде, урамнан шау-гөр итеп машиналар узып торды, карчык капкасыннан башын да тыгып карамады. Пәрәмәчне бүген үк илтеп җиткерергә уйлады ул. Мич янында матавыкланганда үзе берөзлексез теләк теләде:

– Бәхете-тәүфигы белән дөньяга килсен, хәерле эшләр булсын, – дип сөенде.

Камәр карчык пәрәмәчне никадәр тиз илтеп җиткерсә, туачак бала шулкадәр таза, сәламәт булыр дип уйлап рәхәт чикте. Алла сакласын, юк кына бер әйберне вакытында авыз итми калсаң, битендә, маңгаенда миң белән тууы бар.

Җәйге озын көн кичкә авышып, кешеләр Сабантуйдан кайта башлаган сәгатьләрдә карчык, төенчеген күтәреп, җитен басуы арасыннан гына урманга таба чыгып китте. Аның адымы башка вакыттагыга караганда кызурак иде.

…Камәр карчык җәйге җылы кичтә урман эчендә аңгыраеп адашып йөргәндә, Саимә белән Хөснулла колхоз болынында алдынгылар өчен әзерләнгән аш мәҗлесендә утыралар иде. Хөснулла чирәмгә кырын ятып Саимә белән парлап гармунга җырлый. Бер төркем ферма кызлары район кунаклары белән бииләр, паласлар тулы ризык, эчемлек. Туклык, күңел көрлеге, шатлыктан башка әйтерсең лә дөньяда бүтән берни дә юк иде.

Хәер, бу минутта Камәр карчык та рәхәт, бәхетле минутлар кичерә иде…

…Куе карачкыл-яшел яфраклы урман кинәт кенә яктырып куйды: чәчәкле кечкенә генә алан икән. Бөҗәкләр гөж килә, алан эченә бал исе тулган. Эссе дә түгел – рәхәт кенә бер һава икән. Аланга килеп чыгуга, Камәр карчыкның бил авыртуы бетте, ул турайды. Атлаулары җиңеләеп китте. Бу чәчәкләрне таптамыйча гына узарга иде. Ул саклык белән генә атламакчы булды, әмма аяклар җирдән үзләре үк ычкындылар. Камәр карчыкны чәчәкле үләннән бер карыш өскә күтәрделәр, һәм ул, сандугач тәпие дигән чәчәкләргә кәвешләре белән кагылыр-кагылмас кына, аланны кичә башлады. Рәхәт, бик рәхәт иде. Нәкъ шул вакытта аланның теге ягындагы чикләвек куагы төбеннән аңа таба бер бөтерчек тәгәри башлады. Күзләрен ачыбрак караса, бу – бер бала икән. Үзе ике яшьләр чамасында гына икән, олыларча кара чалбар, җиңнәрен сызганып чытыр ак күлмәк, кара кәләпүш кигән, аксыл чырайлы, озын керфекле мөлаем бер малай икән, исеме Зиннәт, ә үзе Саимә малае икән. Малай алсу аңкавын күрсәтеп елмайды да, нәкъ Камәр карчык төсле үк, чәчәкләргә кагылыр-кагылмас кына аның каршысына оча башлады, һәм алар очраштылар. Малай карчыкның ябык, коргаксыган күкрәгенә сыенды һәм җиргә, чәчәкләргә басмаган көе генә дәү әнисе аны чөгендер пәрәмәче белән сыйлый башлады, ә сабый елмайды гына, бер сүз дә дәшмәде. Камәр карчык рәхәтлектән кинәт кенә бушап калды – дөньяда ул эшләргә тиешле эшнең иң әһәмиятлесе инде үтәлгән иде, һәм ул, шуны сизеп, аякларын бөкләп, чәчәкле алан уртасына утырды. Сабый да, елмая-елмая, аның алдына сеңде. Малайның башыннан, кәләпүшеннән хуш ис – гөнаһсыз адәм баласы һәм каз бәбкәсе исе килә иде…

Сабантуйның икенче көнендә иртән җылы яңгыр явып узды. Ялт итеп кояш чыкты. Бөҗәкләр, кош-корт гөж килде. Җир йөзе бал исе, серкәгә утырган арыш исе белән тулды. Җәйге тымызык көндә тополь яфраклары, моң гына кыштырдап, койма буйларына яшькелт яктылык тараталар иде. Ул көнне зираттагы хуш исле каеннар арасында тирән бер чокыр казылды. Чәчәкләр, чирәм өстенә өелгән кызыл балчыкны июнь кояшы җылытты да җылытты.

Камәр карчыкның теләге үтәлде: ул җәйнең иң җылы, иң матур вакытында җир куенына керде.

Ә зираттагы каеннар, берни дә булмагандай, купшы яфракларын кыштырдатып серләшә бирделәр…

Камәр карчыкның өй тәрәзәләренә тактаны аның үги улы бригадир Фәхрислам какты. Шәйдуллага телеграмманы әнисен җирләгәч кенә суктылар: ул еракта, Батумидан ары, чик буе гаскәрендә сверхсрочный хезмәттә иде. Мәетне өйдә озак тоту килешми…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации