Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 12


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:26


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 12 (всего у книги 37 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Җиз тәлинкәләр ни сөйли?

Вәли абзыйны ялга, әлбәттә, зур почёт белән озаттылар. Колхоз эреләндерелеп, машиналар кайткач, «квадрат оялы» кукурузлар, яңача утыртылган бәрәңге басулары турында җитәкче сүз әйтергә аның инде хәленнән килми иде. Райкомга өч-дүрт гариза язды. Анда Ленар кайтканны көтәргә куштылар.

«Алдым-бирдем» җыелышына райкомның беренче секретаре үзе килде. Вәли абзыйга үз кулы белән районның почёт грамотасын, Ессентукига путёвка тапшырды. Вәли абзыйның аксыл мыек очларына әллә каян килеп берәр бөртек хрусталь тамчылар кунды. Кул чаптылар, мактадылар.

Бераздан Ленарны, бөтен тәртибен китереп, председатель итеп сайлап та куйдылар. Егеткә егерме алты яшь иде, армияне узган, югары белеме бар, өр-яңа кара костюм, ап-ак күлмәккә кап-кара галстук таккан, шома чәчле иде.

Җыелыш бетте, Вәли абзый райком секретарен үзенә чәйгә чакырган иде, гадәттәгечә, арага Галләмгали агай керде.

– Ничек инде миңа чәйгә алып кермичә олы кунакны җибәрәсең? – дип килеп күреште ул. – Үзең дә рәхим итәсең – икегезне дә алып китәм, – диде.

Вәли абзый каршы килмәде, чөнки колхозга килгән олы кешеләрне, гадәттә, Галләмгали агайга фатир төшерәләр иде.

Райком секретаре исә яңарак кеше, бу колхозда алай иркенләп беренче тукталуы иде.

Яңа председатель белән саубуллашып, ул ике карт уртасына басты да мәктәп бакчасына терәп салынган шифер түбәле таза йортка таба юнәлде.

Галләмгали агай зур канәгатьләнү белән урыс капканың келәсенә басты: өр-яңа, әле сыткый сагызы да кипмәгән саргылт капка, борынга яңа такта, скипидар исе бәреп, шыңгырдап ачылды.

– Малай комбайнда, – диде Галләмгали агай, аягын баскыч төбендәге комбайн резинына ышкып. – Рәхим итегез, өйдә карчык белән икәү генә. Малайның труддин шәп килә, акчаны мул ала.

Хуҗалык таза иде. Чоланда сепаратор, мотоцикл шиннары. Өйдә нарат бүрәнә исе, тәрәзәләрдә капрон челтәрләр, шау чәчәккә күмелгән яран гөлләре. Зур телен салмак кына селкеп утырган зур сәгать. Түрдә радиоалгыч, аның өстендә китаплар.

Өстәлгә тәлинкә белән кайнар бәрәңге пәрәмәче килде. Мич алдындамы, керосинка өстендәме май чыжылдаганы ишетелә иде.

Галләмгали агай шкафтан өч данә чәй чокыры алып өстәлгә куйды. Мич башы тирәсендә нәрсәнедер чупыр-чупыр болгатып, авыш-тәвеш китереп бераз матавыклангач, графин тотып өстәл янына килеп утырды. Күбекләнеп торган хуш исле саргылт эчемлекне чәй чокырларына салып чыкты. Күбекләр чымырдап сүнә башлады.

Хуҗа кеше зур канәгатьлек хисе белән кулына чокырын алды.

– Әйдә, секретарь энем, Вәлиулла кордаш, тотыгыз, – диде. – Бу яман нәрсә түгел. Бу – тәнгә сихәт бирә торган, юкә балыннан. Узган ел табыш зур булды. Җәй ипле килде. Өстәмә түләүгә генә унике пот бал алдым. Ун баш үзем дә тотам. Йә, рәхим итегез…

Секретарь бераз югалыбрак калды. Вәли агай исә, ярты чокырын авыз итеп, пәрәмәчкә үрелде. Чокырын бушатып куйган Галләмгали агай секретарьның тез башына төртте:

– Эчеп җибәр, энем, сездә юк ул, – диде.

Секретарь тагы да уңайсызланды.

– Ну, что сез, абзый, район үзәгендә ник булмасын? Жигулёвский, Мартовский дисеңме, Московский дисеңме. Эссе көннәрне эштән кайткач, берәр кружка сыра эчүгә мин дә каршы түгел.

Галләмгали абзый бирешмәде:

– Юк, секретарь энем, син мине аңламадың, сездә барын бар ул, әмма бит аның сездә стаканы бер тәңкә. Ә мин моны бөтенләй бушка эчерәм, сыйлыйм.

Секретарь елмаеп куйды.

Вәли абзый пәрәмәч ашавын дәвам итте. Чөнки Галләмгалинең холык-фигылен белә иде: бөтен нәселләрендә мактанчыклык, һавалану бар.

Секретарьны кыен хәлдән чыгарыр өчен, Вәли абзый сүзгә кереште:

– Безнең Галләмгалинең сөйләшү манеры шулай, – диде ул. – Аның ата-бабасыннан килә ул. Менә, әйтик, мәсәлән, Галләмгали хәзер пан булып яши. Үзе колхозның кортчысы, малае иң алдынгы комбайнёр, киленнәре укытучы. Ә мин беләм: моның ата-анасы, мәрхүмнәр, унберенче елгы ачлыкта, үләр дәрәҗәгә җиткәч, миргә чыктылар.

«Безгә хәер эстәргә Алла ирек биргән, патша билет биргән», – диде дә әтисе муенына капчык асты.

Ызначит, сөйлиләр иде ул вакытта: берәүләргә кергәч, моның анасы мәрхүмә сүз башлый икән:

– Хәер сәдакадан рәхим итсәгез лә, җиребезне боз сукты, балаларыбыз ач, үзебезнең ипи күрмәгәнебезгә ярты ел, – фәлән-төгән дип сорана икән. Ә әтисе дәшми. Капчыгын аскан да тик тора. Шулай берәү, чоланда он иләп ятканда, тегеләрнең үзара сөйләшеп чыгып барганын тыңлап торган. Моның әтисе хатынын – Галләмгалинең әнисен сүгә икән. Үзеңне ваксытасың, бераз эрерәк тотарга кирәк, дип сүгә, ди. Ә менә малае ничек яши хәзер сәвит власте аркасында?

Барысы да көлештеләр.

Галләмгали агай исә тагы да кыюланып китте. Тәлинкә белән кортлы майны77
  Кортлы май – киптергән кызыл эремчекне бал, май белән кайнатып ясалган ризык (Казан арты сөйләше).


[Закрыть]
кунакларга таба этәрде.

– Ашагыз, сездә юк ул, эчегезгә чыр керер, – диде…

…Район, өлкә кунагын өйгә төшерү – катлаулы эш.

Арада төрлесе була. Бер ишесе була – һич тә председатель-фәләнгә чәйгә керми. Андый кешеләрне, гадәттә, менә шулай Галләмгали кебек кешегә җибәрәсең. Икенче берсе һичсүзсез председательгә китә. Моны ничек кунак итәргә? Ярты куяргамы өстәлгә, юкмы? Төрлесе була. Берсенә ярты куясың, ә ул тота да, югарыга кайткач, «мнение» тудыра: председатель эчүче кеше икән, ди. Алай да авызы пешкәләде Вәли абзыйның. Киресе дә була. Колхозның зур җыелышы иде. Республикадан килгән бер өлкән кунак катнашты. Районның иң зур җитәкчеләреннән дүрт-биш кеше озата йөрделәр үзен. Менә шул кеше җыелыш башланганчы ук Вәли абзыйга әйтә куйды:

– Бәрәңгең бармы? – диде. – Идән астында бәрәңгең бармы? Кара ипиең бармы? Обедка, – диде, – сиңа керәм. Боларны квартирга төшер дә ашау-эчү ягын оештыр. Кабыклы бәрәңге ашыйсым килә, – диде.

И йөгерде Вәли абзый җыелыш алдыннан, и йөгерде. Хатынына яңалифчә бер кәгазь язып җибәрде: «Бибиәсма, зур кунак безгә керәм, диде. Син инде тәҗел генә баскычларны юып ал, бозауны өйдән чыгар. Абзарны тәки ремонтлатып булмады бит көздән. Бәрәңгенең әмерханын гына сайлап пешер, тәгәрмәчле итеп тура. Тозны тастымалга төреп чүкеч белән төй. Ваграк булыр. Ипине үзем турармын. Үзең бик күренмә. Катмәл генә кирәк булсаң, мин тамак кырырмын. Вәлиулла».

Күрешеп, авылдан киткәндә, зур кунак Вәли абзыйның сүзенә каршы шаяртып алды.

– Тагын килегез, – дигән иде Вәли абзый. – Колхозыбыз ныгыды. Бодай белән балдан доходыбыз зур. Колхозчы бөтенләй үзгәрде хәзер, үзегез күрдегез.

– Йә, бик мактанма, – диде зур кунак, Вәли абзыйга ул елмаеп кулын бирде. – Председателенә караганда, бер дә әллә кем булырлыгы юк колхозның. Абзары җимерек, өегездә бозау тотасыз икән – боҗрасын күрдем. Ашавың да бик әллә кем түгел. Бәрәңге ничек дип әйткән әле? «Алып баруын барам, кайтырга миңа ышанмагыз», – дип әйткән, ди, бит…

Вәли абзый шунда бөтен булганы белән каушады. Уңайсызланды. Соңгы вакытта начальство бик үзгәрде. Сыйфаты үзгәрде. Каян гына, кем генә килмәсен – авылдан, түбәннән күтәрелгән кешеләр. Ул сиңа яшь вакытында үгез җигеп җир сөргән булыр, үзе – өлкә комитеты секретаре. Ул сиңа сугыш вакытында черек бәрәңге күмәче ашаган булыр, хәзер – министр йә райком секретаре. Бөтенесен аңлыйлар. Бөтенесен күреп торалар.

Их, казан тутырып ит пешерәсе дә сандык артындагы «Столичная»ны чыгарып утыртасы булган олы кунакка… Грамыт белән генә түгел шул, белем дә кирәк.

…Вәли абзый көзен Ессентукига бара алмады. Председательлектән азат ителгәч, авырды да авырды, үзенә урын тапмады. Электәгечә иртәнге сәгать дүрттә урыныннан сикереп тора иде. Тора да урамга чыга. Ләкин урам өчен ул кирәк түгел икән. Анда инде Вәли абзыйдан башка да эш бара. Яңа председатель дә иртә тора. Пыр туздырып бишекле мотоциклында узып китә. Комбинезон астыннан булса да, галстугын күрсәтеп йөри, шайтан малай. Кабинет ясатты. «Москвич» кайтартты…

Вәли абзый шулай капка төбендә басып тора-тора да йортка керә. Каз-үрдәкне чыгара, ишегалдын себерә, җимерелеп бара торган абзары янына килә. Колхозның терлек абзарларын рәткә салып бетерми торып үзенекенә тотынуны уңай күрмәгән иде шул. Ленардан материал сорап карыйсы булыр. Малай җәйге ялын монда уздырса, бәлки, ремонтлап та куярга мөмкинлек булыр.

Ләкин каз-үрдәк куып Вәли абзый озак йөри алмады. Җәй урталарына таба ул йөрәгенең бөтенләй хәлсезләнгәнен сизде, йөрәк, ватык тегермән шикелле, кинәт кенә дулап ала да яңадан рәткә керә. Ләкин әнә шул бер-ике секундлык дулавында Вәли абзыйны ул тәмам хәлдән тайдыра.

Урынга яткач кына, Вәли абзый аңлады: чабыштан килгән атны менә ни өчен мәйдан уртасына керткәнче әле бераз әйләнә-тирәдә чаптырып аягын суыталар икән! Йөгерештән килгән малайларны да шулай куып җибәрәләр бит! Барыгыз, бар, бераз йөгерегез, диләр. Ә Вәли абзыйны алай куучы булмады. Ул бөтен көченә чабып барган җиреннән туктады. Кинәт туктауны йөрәк күтәрә алмады. Чабып барган арбалы атны кинәт туктатсаң шулай, камыты алга килеп, атның бугазын кыса. Вәли абзыйның йөрәге дә шулай купты да алгамы – кая күчеп, тынын буа башлады. Һәм аңа «хәзергә ятып кына торырга» дигән режим куйдылар.

Вәли абзый исә озак ятып тормады. Шәһәрдәге бердәнбер улына телеграмма суктырды да үзе үлемгә әзерләнде. Һәм нәкъ шул малай кайтканны гына көтте. Урынга яткач, Вәли абзый үзенең бөтен гомерен чигереп башыннан уздырды. Сугыш вакытын кат-кат исенә төшерде. Сугыштан ул иртә кайтты, нибары бер пуля, узгынчы пуля аның балтыр итен умырып узган иде. Яра тиз төзәлде, ул арада бронь белән аны колхозга беркетеп тә куйдылар. Колхоз милкенә карата каты куллы булды Вәли абзый. Басудан рөхсәтсез билчән күтәреп кайткан кешене дә ачуланды, чара күрде. Кешегә карата гына түгел, үз семьясына да бу мәсьәләдә кырыс булды. Бервакыт баш түбәсенә арыш башагы катыш эт эчәгесе, күкчәчәк күтәреп урак җиреннән кайтып килгән үз хатыны Бибиәсманы күпме кеше барында эт итеп сүкте.

– Оятсыз син, мәгънәсез син, надан син, – дип тәмам сүтелде. – Синең ирең, – диде, – бүгенгесе көнне үз яныңда, синдә дөнья алып бару кайгысы юк, ә син колхоз милкен талыйсың. Ә солдаткалар нишләргә тиеш болай булгач! Алар, күрәсеңме, тормыш алып бару өчен ничек җыкланалар.

Башаклы печәнне ул ат абзарына илтеп ташлатты. Бибиәсманың печән күтәреп урамнан барганын бөтен авыл карап калды. Хәзер менә Вәли карт шуларны күз алдына китерә. Артык кыланылмадымы икән? Рәнҗемәдеме икән Бибиәсма? Юктыр, менә ул, гомер иткән картына эчәргә дип, сөт җылытып йөри, аның авыруына, чын күңелдән булса кирәк, хәсрәт чигә, бүлмә тактасының теге ягында ул мышык-мышык елап та ала, Вәли карт моны ишетеп ята, дәшми…

…Вәлиулла абзыйны саклап, карават башында Марат нибары ике көн утырды. Гомердән, яшәүдән өмет киселгән иде. Хәл белергә килүче кеше күп булды. Марат аларны чоланда каршы алды, бик күбесен шуннан озатты. Авыл могтәбәр бер кешесен мәңгелек юлга озатырга әзерләнә иде. Арада төрлесе булды. Ибруш малае Миңнулла – хатыны белән бозылышып, дилбегәсе койрык астына кереп йөргән көннәр иде – җиңел баштан өйгә үк килеп керде. Чоланда туктатып булмады. Карават янына килеп утырды да авыр хәлдәге Вәлиулла абзыйны сөйләштерде, җиңел башлы кешегә күпме кирәк – елап та җибәрде.

– Синнән башка ничек яшәрбез, Вәлиулла абый? Бу колхозны кемнәр алып барыр? – дип, кулъяулыгы белән битен-күзен сөртте, идәнгә кесәсеннән отвёрткасы төшеп тәгәрәде.

Вәлиулла абзый сөйләшерлек дәрәҗәдән узган иде, хәлсез кыяфәттә елмайды.

– Барыр, олан, барыр…

– Син безнең даһи кешебез идең бит! Синнән башка ничек яшәрбез?

Исерек кеше бер елый башламасын… Елаган саен исерә, исергән саен катырак елый ул. Марат, ишекле-түрле марш атлап йөргән җиреннән туктап, Миңнулланы култык астыннан күтәрде дә чоланга этеп чыгарды. Чоланга чыгаргач, тегесе күз яшьләрен сөртте. Фәлсәфәгә кереште:

– Син, Марат абый, әтиеңнең бәясен белеп бетермисең төсле… Син аңа җитәрлек игътибар бирмисең бугай. Бу беләсеңме кем? Син армиядә вакытта, беләсеңме, колхозны ничек аякка бастырды? Син аны кадерләмисең бугай… Бу кеше, беләсеңме…

Исерек белән тапма да, бүлешмә дә.

Марат аны култыклап капкага озатты.

– Рәхмәт, энекәш, җылы сүзеңә, безнең әти турында шулай уйлавыңа, – диде.

Вәлиулла абзыйга исә бу вакытта беркемнең дә җылы сүзе кирәк түгел иде инде.

…Кеше күмгәндә матәм маршы уйнасалар, сез нәрсә турында уйлыйсыз? Моны бик башлы композитор уйлап тапкан! Юан-юан торбалар авыр, салмак көй чыгаралар. Тыңлагыз әле: кеше узган тормыш юлын сөйли бу тавыш. Әнә шунда кинәт кенә нечкә тавышлы торбалар чыелдый башлый. Адәм баласының үз гомерендә күргән кайгы-хәсрәт, борчулары ул. Ләкин шул вакытта кинәт кенә «Чың! Чың!» итеп җиз тәлинкәләргә бәреп алалар. Шул тавышка әйләнә-тирәдәге бөтен кеше сискәнеп куя. Карт-коры агарып китә. Чөнки теге җиз тәлинкәләр иң башлап аңа дәшәләр, болай диләр: «Әй сез, кешеләр! Дөньяга беркем дә мәңгегә килмәгән, һәркемнең ахыры менә шул! Сезне дә менә шушы көтә. Гомер юлыгызны ничек узасыз? Сез җиргә яхшылык чәчтегезме? Сез бит шуның өчен дөньяга килгән идегез! Чың-чың!»

Районнан җибәрелгән оркестр авыл халкын әнә шулай тетрәтте. Җиз тәлинкә тавышына өянке башындагы кошлар, сискәнеп, зиратка таба очтылар. Ләкин тәлинкәләр чыңлавы зиратка якынлаша гына барды. Вәли абзыйны соңгы юлга озатырга килгән халык зиратның аланлы, буш почмагына сыймады. Речьләр сөйләделәр.

Кеше күмгәндә тагын бер нәрсәгә игътибар итегез: үлгән кешене гел мактыйлар гына. Бу – халыкның күркәм гадәте. Ләкин мактап сөйләүчеләр арасында кайберләре сиңа шундый караш ташлыйлар ки, әйтерсең исән калуыңа син гаепле. Син башыңны иеп, оялып торасың. Менә бит, дисең, нинди һәйбәт кеше үлеп киткән, ә мин аның белән чагыштырганда нинди начар кеше. Мине, исән калганым өчен, гафу итегез.

Юк, кабер өстендә речь сөйләүчеләр исәннәргә карамаска тиеш. Аның карашы бары тик табутка гына юнәлгән булырга тиеш… Кабер янында Ленар әнә шулай кыенсынып басып торды.

Җиз тәлинкәгә бәрүче район Культура йорты егете соңгы тапкыр тереклек дөньясын кисәтте дә тәлинкәләрен барабан өстенә куйды, борчылып сәгатенә карады. Зиратка шактый озак киленде, ә тәлинкәгә бәрүче егетнең төш вакытына ябылганчы кибеткә кереп чыгасы бар иде. Тормыш бу…

Вак малайлар өчен бу көн кызык булды, ни әйтсәң дә, колхозның әлегә үз оркестры юк иде.

Иптәш Һидиятуллин

Ленар эшли башлауга, колхоз идарәсендә зур үзгәрешләр булды.

Башта ул үзенә кабинет эшләтте. Кара дерматин белән ишекләрен тышлатты. Стена телефонын өстәл телефонына алмаштыртты. Кабинетта газета, журнал төпләмнәре күренде. Искечә эш итү аркасында иң беренче чиратта Галләмгали агайның авызы пеште. Умарта кортларына кышкы нормалар язылган кәгазь тотып, кул куйдырырга гына дип, ул кабинетка килеп кергән иде.

– Кая, энекәш, шушыңа тамгаңны гына салсаң, булгахтер районга киткәнче, расход кенәгәсенә яздырып куярга иде исәп, – дип, Галләмгали агай күн бүреген өстәлдәге газета төпләменә куйды.

Ленар китап укып утыра иде. Китабын бер читкә алды да күтәрелеп карады. Галләмгали агай, йөнтәс кашлары астыннан елмайган килеш, авызын ачып, кәгазен сузып тора иде, Ленар гадәттән тыш салкын кан белән аңа ишекне күрсәтте:

– Хәзергә чыгып торыгыз. Аннан ишекне шакып рөхсәт сорарсыз, мин рөхсәт итсәм – керерсез. Аннан соң әйтеп куям: мин сезгә энекәш түгел. Миңа Ленар Фәхрисламович дип дәшәрсез. Ә хәзергә чыгып торыгыз…

Галләмгали агайның ачылган авызы ябыла алмыйча калган иде, шул килеш ул газета өстендәге бүреген онытып чыгып китте. Аның гаҗәпләнүенә чик-чама юк иде. Чыкканда ул кат-кат әйләнгәләп кабинетны карады: председатель янына ул үзе генә кергән иде. Ни өчен председатель күп кеше бар сыман сөйләште? «Чыгыгыз, торыгыз», имеш. Берүзе иде бит Галләмгали агай… Әллә исерекме бу җүнсез, ә? Исереккә шулай бер кеше әллә ничә булып күренә дип сөйлиләр. Алай дисәң, бу малайны авызына да алмый дип әйтәләр.

Ул көнне төштән соң дерматин ишекнең ике ягына көмеш язулы ике кара пыяла беркетелде. Берсенә «Председатель Л.Һидиятуллин» дип, икенчесенә кабул итү сәгатьләре язылган иде. Кабул итү сәгатьләре болай икән: колхоз эшенә кагылышлы мәсьәләләр буенча һәр көнне иртән алтыдан сигезгә кадәр; шәхси мәсьәләләр буенча шимбә көн икедән кичке алтыга кадәр.

Колхозда, шулай итеп, «Иптәш Һидиятуллин» дигән шәхес барлыкка килде.

Иптәш Һидиятуллинның ничек өйләнүе – үзе бер хикәя.

Ул Свердловск тирәсендә стройбатта хезмәт итте. Стройбаттан егетләр шактый таза кайталар. Бер мең дә ике мең. Ленар да акча туплады. Солдат тормышында иң күңелле минутлар нинди? Кызлардан килгән хатны уку. Кызлар хаты булмаса, солдат тормышыннан да күңелсез бернәрсә булмас иде. Ленар, мәсәлән, бер кыз белән «заочно» танышты. Күрше авыл егете адресын биргән иде. Ничәмә-ничә төрле карточкаларын җибәрде солдат, ул сиңа, гимнастёрканы чишеп, күкрәктән матрос тельняшкасын күрсәтеп төшү дисеңме, ул сиңа иптәше белән бер-беренә тәмәкегә ут биргәндә төшү дисеңме – берсе дә калмады – барысын да әлеге кызга җибәреп торды. Тегесе матур итеп хатлар язды, әмма безнең авылда фотограф юк дигән сылтау тапты, рәсемен җибәрмәде. Мәхәббәт кызды. Сүзләр куерды. Кыз – егетне, егет кызны сагыныштылар. Бу хатлар икееллык кырыс солдат тормышын җылытып тордылар. Ниһаять, сентябрьнең кояшлы, җылы бер иртәсендә Ленар авылына кайтып төште. Егет, чыннан да, калын кайткан иде: өр-яңа «М-72» маркалы мотоцикл. Күн пальто. Баян. Җылы эчле яхшы хром перчаткалар. Фотоаппарат. Иң зурысы – урта мәктәп тәмамлаганга аттестат. Менә егет дисәң – егет. Сигез класс белән китте, баргач бульдозерга утырган, кичләрен мәктәпкә йөргән. Аракы эчмәгән. Биш-алты грамотасы гына бар. Яхшы күрсәткечләр өчен…

Иртәнге чәйдән соң ул мотоциклына утырып күрше авылга китте…

Аның исеме – Әминә.

Юаш, эшчән кыз. Кечкенәдән оялчан, кыюсыз булды. Мәктәптә вакытта тырышып укыды.

Әминәнең әнисе – гомер буе хатын-кыз авыруы белән җәфаланып саргайган, ыңгырашып йөри торган хатын. Әминә егетләр белән чуалган кыз түгел. Яшьтән бөтен белгәне эш булды. Егетләрнең күз явын алырлык чибәрлеге дә юк. Әмма эчтән бай. Әгәр шушы авыру әнисен карыйсы булмаса, Әминә, һичшиксез, берәр институтны тәмамлар, газета-журнал тирәсендә шагыйрә булып йөрер иде. Чөнки аның күңеленнән гел моң ташый, моң агыла иде… Тугыз класстан ары укый да алмады, авылдан чыгып китә дә алмады.

Ата җылысын күрмәде. Әтисе сугышка кадәр шәһәрдә милиционер булып эшли иде, тегенди-мондый гозер төшсә, авыл халкы гел шуның янына барды – әтисе барысына да ярдәм итте. Әмма ата кеше йортта салкын булды. Дөрес, гел кайтып йөрде, Әминәгә җылы башлыклар, бәйләгән ыштаннар, кытай уенчыклары алып кайта иде, колхоз базарында кәгазь-резиннан ясалган уенчыклар сатучы чын кытай бар дип сөйли иде. Ата кеше Әминәне яратты бугай. Ләкин өйдә салкынлык хөкем сөрде һәм күрше ирләре белән сөйләшеп утырганда, әтисенең бер сүзен Әминә хәтерләп калды.

– Чакырып кунагың килмәсә, авырып хатының үлмәсә – шуннан да яманы юк, – диде бервакыт ата.

Үзен соңыннан шәһәрдәге бер таза, чибәр тол хатынга йортка кергән, диделәр, һәм ул шуннан соң авылга кайтып мәшәкатьләнмәде. Бераздан үзенең дә авырый башлаганын әйттеләр. Әминә ул вакытта инде җиткән кыз иде.

…Ул Ленар кайтасын көтте. Кайткан көнен сизде. Чөнки төш күрде. Фермага барышы, имеш. Болын уртасыннан киң җилкәле, хәрби фуражкалы бер егет атлый. Көләч елмаеп каршыга килде. Әминәнең ике кулыннан тотты.

– Йә, – диде, – мине танымыйсыңмыни? Мин бит синең киявең.

Үзе Ленар икән, үзенең исеме алай түгел икән… Ул көнне Әминә егетне көтте.

Фермадан көндезге чәйгә кайткан вакыты иде, урамда ят мотоцикл тавышы ишетелде. Кызның йөрәге урыныннан купты, самавыр борынын ачкан килеш тотып подноска кайнар су агызды, урыныннан кузгалганда, эскәтерне эләктереп, әнисенең чәен түкте. Саргайган йөзле, ачулы хатын явыз ыңгырашты:

– Чисти ташың кызды, җүнсез! – диде. – Юньлегә генә булсын…

Капка төбендә зәңгәр галифе чалбарыннан тузан каккалап, терсәккә кадәр күн перчатка кигән чибәр старшина тора, яңа мотоциклдан буяу, резин, бензин исе таралган иде.

Старшина өйгә кермәде. Әминә дә көндезгене ашамаган көе фермага китте. Юлда, мотоциклны болын уртасында калдырып, алар сөйләшеп бардылар. Бераздан кире килделәр. Бөтен авыл, бөтен ферма күзәтеп торды: Әминәнең солдаты кайткан. Алып китәрме? Авыру әнисен ташлап китәргә йөрәге җитәрме? Берәр елга сабыр итик диярләрме? Нәрсә булыр икән?

Ләкин юкка баш ваттылар. Әминә сизде: егет аны ошатмады. Сүз суына төште. Егет кыен хәлдә иде. Ул хәзер ялган сөйләргә тиеш иде. Ә үзе кыяфәте буенча чиста күңелле егеткә охшаган. Берничә көннән тагын килергә вәгъдә итеп, егет мотоциклның педаленә басты. Яшел тугай кинәт кенә чытырдаган мотор тавышына сискәнеп китте. Су буендагы камышлыклардан кошлар күтәрелде. Тугай уртасында Әминә ялгызы басып калды. Бераздан тугайның теге ягында, тау битендәге соры юлда, тузан күтәрелде. Камыллы басу уртасыннан сузылган аксыл юлдагы бу тузан Ленарны да, аның мотоциклын да күмгән иде. Әминә шул тузанга озак карап торды. Ленар бүтән килмәячәк иде…

Бераздан Ленар укырга, авыл хуҗалыгы институтына китеп барды. Ул көзне Әминәнең дә әнисе гүр иясе булды. Ялгыз йортка кышлык утын әзерлисе, ялгыз яшисе бар иде. Нәсел-нәсәп җыелышып киңәштеләр. Хатыны үлгән кырык биш яшьләр чамасындагы берәү Сахалиннан кайтып төште. Башында тупый бүрек, өстендә бобрик пальто иде. Имеш, чыбык очы буенча Әминәгә җизни икән. Аны шуңа димләмәкче булдылар. Әминә паспорт алырга рөхсәт сорап идарәгә барды. Аңа хәзер барыбер иде.

Тупый бүрекле, никах укытып, авыл советында язылышкач, аны еракка алып китте. Китәсе көнне генә йорт-җирне, абзар-кураны саттылар. Акчасын тупый бүрекле үзенең кара ялтыравыгы тузган, китап зурлыгындагы бумажнигына санап салды да куен кесәсенә тыкты. Ә бер айдан авылга хәбәр килде: тупый бүрек яман кеше икән, элекке хатынын да газаплап үтергән икән, хатын-кызны санга сукмый икән. Әминәне ул балаларын карар өчен генә алган икән, йорт акчасын тотып бетергәннәр, Әминәне эшкә урнаштырмый, дөньяга чыгармый, ишегалдындагы сиксән яшьлек карттан да көнләшә, каршы сүз әйтсә кыйный икән…

Ярдәмчесез кыз ерак Сахалинда кая барсын?

Ярты еллар чамасы узгач, авылдагы туган-тумачаның берсенә Әминәдән хат килде. Хат кулдан-кулга йөрде, укыдылар да еладылар, укыдылар да еладылар.

…Әминәне, әлбәттә, алып кайттылар. Туганнары үз яннарына сыйдырдылар. Бераздан ул фермага йөри башлады. Колхоз аңа йорт салып бирергә булды.

Тик Ленар гына боларны белмәде. Ул инде бу вакытта авыл хуҗалыгы институтының дүртенче курсында, тулай торакта студсовет председателе иде.

Ленарның өйләнүе дә кызык. Кайтты, сайлап куйдылар. Председатель буларак китте объектларны карарга. Юл өсте иде – балалар бакчасына керде. Бакчада балалар белән чәчәк арасында йөргән бер кызга барып эндәште. Бакча мөдире икән. Таныштылар. Авыл кызы. Читтән торып институт тәмамлаган. Егерме биш яшьтә. Ленар егерме алтыда. Ни кирәк тагы? Кызның исеме – Разия. Дөньяны, тормышны белә. Конкрет уйлый.

Икенче керүендә Ленар аның белән озак кына сөйләшеп утырды.

Шул сөйләшүдә Ленар өчен төп мәсьәлә инде хәл ителде. Озак та үтмәде, туй мәҗлесе ясалды. Ленар үзенә шыгырдап торган нарат бүрәнәләрдән йорт салдырды, әтисен иске нигездә калдырып башка чыкты.

Республика газетасыннан яңа председательнең эш стилен өйрәнеп матбугатта яктырту максаты белән бер хәбәрче килгән иде. Унбиш ел буе газетада эшләгән тәҗрибәле журналист, бер кәлимә сүз яза алмыйча, колхоздан китеп барды. Югыйсә ике көн буе председательнең һәр адымында аның белән бергә йөргән иде. Беренче көнне үк журналист берни дә яза алмаячагын белде.

…Ленар белән алар кырда йөрделәр. «Москвич» җиңел генә тирбәлеп арыш басуыннан чаба. Бераздан елга буена килеп чыктылар. Председатель машина эчендәге сумкадан Япониядә эшләнгән плавкиен алып киде.

– Кеше юк бит, – диде журналист, – нәрсәгә мәшәкатьләнәсез?

– Ну, что син, – диде Һидиятуллин, – авыл мужигы шикелле, суга ыштансыз керергәме?

Алар йөзделәр. Яр буена чыгып сигарет кабыздылар. Председатель машина артына кереп ыштанын сыгып яткан шофёр Хәйбригә команда бирде:

– Яле, Мәскәүне тот. Шушы вакытта транспорт морякларының соравы буенча концерт тапшыралар.

Хәйбри кабина ишеген ачып радиоалгычны кабызды. Су буена йомшак мелодия таралды.

– Иртәгә уракка төшәм мин, – диде Һидиятуллин, – унсигез комбайн белән. Җитмеш ике сәгатьтә арыш урагын хәл итәргә тиешмен. Ә «Тангейзер»ны яратам, дөресен әйтим. Вагнерга шушы операсы өчен генә дә һәйкәл куярга ярый.

Журналист «Тангейзер»ның нәрсә икәнен белми иде, уңайсызланып, ашыга-ашыга ботинкаларын шнурлады.

– Ә гомумән, – дип дәвам итте Һидиятуллин, – Григ кадәр нечкә художникны белмим мин. Син аның бер биюен генә тыңлап кара…

Машина янында чирәмгә утырдылар, Һидиятуллин – әңгәмә өчен искиткеч яхшы кеше.

– Менә без авылда ятабыз инде, шайтан алгыры. Җәй көне үзеңнең эчке дөньяң турында уйларга вакыт калмый…

Бераздан ул Рубенс картиналары турында сөйләп китте. Аннан Стамбулдагы Айя-София мәчетенең салыну тарихын сөйләде.

Тирбәлеп арыш арасыннан кайтканда, бозау җитәкләгән ике карчыкны узып киттеләр, Һидиятуллин шофёр Хәйбринең уң җилкәсенә кагылды. Машина йомшак кына төртелеп тукталды да алга таба бер тирбәнеп алды. Һидиятуллин, машинадан чыгып, карчыклар янына китте.

– Сез нәрсә, колхоз җирендә бозау ашатасызмы?

Журналист Һидиятуллинның тавышын танымады.

– Оятсыз син, кортка! Ни битең белән син бозавыңны көтүгә кумыйча межада йөртәсең? Синең оятың бармы?

Карчыклар дер-дер килделәр. Председатель кызды.

– Кара син аларны, ә? Вөҗдансыз сез! Картаеп беткән башыгыз белән. Сезгә кәфен турында уйларга кирәк, бессовестныйлар! Ә сез монда колхоз җиренең межасында бозау симертәсез…

Кайтканда Һидиятуллин Кафка әсәрләре турында сөйләде. Әмма Кафка турында аның теле генә сөйләде бугай. Карчыклар белән очрашу аның миендә әллә нинди авыр эз калдырды. Әллә артыграк кыланып җибәрдеме ул? Ике карчыкны тотып ачулану зур егетлекме? Батырлыкмы ул? Йә, күз алдыңа китер: синең үз әниең әнә теге каршы басудан шулай бозау җитәкләп кайта, ди. Кемдер берәү аны әнә шулай ямьсез сүз белән сүгә, каһәрли, ди. Син шуңа ризамы? Ләкин бу картинаны Ленар күз алдына китерә алмый. Алмый – вәссәлам. Чөнки аның бозау җитәкләп йөрерлек ак чәчле, инде бөкрәя башлаган әнисе юк. Әйе, юк… Шуңадыр, ахрысы, авыр уйлардан ул үзен арындырды, тагын фән, әдәбият турында сөйләргә кереште. Поляк профессоры зоолог Фильдингның соңгы хезмәте турында сөйләгәндә, машина авылга килеп керде. Авыл кырыендагы зәңгәр тимер рәшәткәле бакча эчендә нарат бүрәнәле шәп йорт күренде. Машина шул койма буена туктады, Һидиятуллинның үз хуҗалыгы икән. Рәшәткә буенда бер көтү каз кунаклаган иде, Һидиятуллин аларны куып ду-чат килде. Аннан бакча рәшәткәсеннән үрмәләп урамга чыккан гөл сабагын сүтеп, бакча эченә төшереп җибәрде.

– Бер сәгатьтән монда бул, – диде ул Хәйбригә, – без тамак ялгап чыгыйк. Бүген кич телевизордан «Айсревю»не бирергә тиешләр. Мин болай ошаттым, беркөнне Спорт сараена барып караган идек…

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации