Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 11


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:26


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 11 (всего у книги 37 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Бер ямьсезгә бер матур

Шәйдулла сверхсрочный хезмәткә нибары ике генә елга калган иде. Әнисе үлгәндә үзенең өйдә булмавына ул бик үкенде. Срок тутырып бөтенләй кайтыр вакыт та килеп җитә иде югыйсә.

Солдатлар сверхсрочникны яратмыйлар. Рядовойлар арасында аның исеме – «макаронник», флотта – «сундук». Шәйдулла бу исемнән бик гарьләнә иде. Сүз тыңлап кына калды бит ул. Аны хезмәт хакы да, льготалар да кызыктырмады. Демобилизация алдыннан мәсьәлә шулай куелды ки, әйтерсең лә Шәйдулла кайтып китсә, хуҗалык взводы бөтенләй таралачак иде. Һәм Шәйдулла калды. Әнисе үлгән көннәрдә яман төшләр күреп саташты, онытылган, томан артында калган әтисен күрде: әнисен җитәкләгән дә, ындыр артындагы ат абзарларына таба китеп баралар. Төшкә ышанган кеше өчен яман бу!

Җитмәсә, шул көннәрдә генә Шәйдулла отделениесендәге бер солдат бәхетсезлеккә очрады. Коля Шмагин дигән Ютазы егете. Армиягә алынырга бер атна кала гына өйләнгән булган. Килүгә хәсрәткә батты. Ант кабул итеп, каравылга йөри башлагач, постын ташлап качты. Аны тимер юл вокзалыннан патрульләр тотып комендатурага китерделәр. Часть командиры катнашында беренче тапкыр сорау алганда, Шмагин башын түбән иде һәм бер генә җөмлә әйтте:

– Хатынымны сагындым. Бер генә көн өйдә торып килмәкче идем, – диде.

Туган ягын Шмагин кадәр сагынучы булырмы икән! Бервакыт кызыл почмакта утырганда, Шмагин Казан радиостанциясен тотты. Күп эзләп, күп борып. Нәкъ ял концерты вакытында. Татарча концерт. Ләкин ул концерт Шмагинга татарча булып түгел, ә туган як, туган йорт музыкасы булып ишетелде. Сөләйман Йосыпов «Умырзая»ны җырлый иде. Ерак Төркия чигендәге погранзаставаның таулар арасындагы казармасында Ютазы егете Коля Шмагинның шул чакта күзен яшь алды. Сагыну, ярату яшьләре.

Аның хатыны – татар кызы. Шәһәрдән. Кызның әнисе – надан гына бистә апасы – бердәнбер баласын, еласа-нитсә, кечкенәдән үк куркыта торган булган:

– Елама, урыс алып китәр…

Унтугыз яшендә кызны, чыннан да, рус егете – Коля алып киткән. Бераздан кызның әнисе сөйләп йөргән:

– Кешесе әйбәт булсын. Татарның да кеме юк. Әнә безнең Фаизәттинең кияве татар иде әле. Ниләр генә күрсәтмәде.

Теге вакытта командование Шмагинны трибуналга бирмәде. Унбиш тәүлек гауптвахтада утырып чыкканнан соң Шмагин йомылды.

Шәйдулла квартирга күчмәгән, солдатлар белән бергә казармада яши иде. Шмагинның караваты аннан ерак түгел. Соңгы вакытта болай да йокысы качкан Шәйдулла төннәрен Шмагинның уфылдап әйләнгәләп ятканын сизә иде. Ә бер төнне әнисе хакында әллә ниткән чуалчык төш күреп уянып китсә – ике катлы караватлар арасында елаган тавыш ишетелде. Шмагин икән. Шәйдулла урыныннан торды, яшь солдатның янына килде. Шмагин мендәргә капланып яткан да тыела алмыйча елый, аның таза, куәтле гәүдәсенең дерелдәвеннән караватлар селкенә иде. Шәйдулла каушап калды. Солдатның аркасына кулын куйды.

– Йә, нәрсә син, туганкай? – дип чак әйтә алды.

Солдат юеш мендәрдән башын күтәрде.

– Тотмыйлар, тотмыйлар аны минем кулда, иптәш сержант, – дип, нәрсәдер яшь аралаш сөйләнде. – Менә әйткән иде диярсең. Барыбер Жора сугып алачак аны. Аларның элек-электән танышлыклары бар. Әйткән иде диярсең…

Солдат яңадан дерелдәп елый башлады. Аннан бераз тынычлангандай итте. Торып күлмәген киде, аскы катка төшеп иптәшенең аяк очына утырды. Егерме дүрт солдатлык казарма бүлмәсендә төн уртасында төрлесе төрле тавыш чыгарып – ыңгырашып, саташып көлеп, әйләнгәләп, борын сызгыртып, җиңелчә гырлап егерме ике яшь тән йоклый, кайсы татлы, кайсы газаплы төшләр күреп төн кичерә иде.

Шмагин, беренче мәртәбә ачылып китеп, Шәйдуллага эч серен сөйләде. Жора – тимер юл техникумын бетереп чыккан чибәр егет, футболчы икән. Венера белән алар электән таныш булганнар. Ләкин Венера аның үз-үзенә бик нык ышанганын, җиңүчән кыяфәтен, борын күтәреп йөрүен яратмаган. Ул арада бию кичәләренең берсендә Венера белән Шмагин танышкан. Шмагин буйга да кечерәк, белеме дә ремесленныйдан узмаган. Шулай да ике айга сузылган танышлык мәхәббәт булып бөреләнгән, һәм Коляның военкомат кушуы буенча чәчен кырдырып алдырган көнне аларның туе булган. Фельдшер-акушерлык мәктәбенең өченче курсындагы Венера шулай итеп Колялар өенә килен-солдатка булып килгән. Өйдә алар ике хатын – Коляның әнисе, тол солдатка белән яшәп калганнар. Хәрби эшелон киткәндә, Коляны озатучылар арасында Жора да күренгән. Ул барысына караганда да аек булган һәм аның күзләре берничә мәртәбә яман елтырап куйган. Хәрби эшелоннан «утырырга» дип команда биргәндә дә Коля аның салкын карашын тотып алган. Шул караш аңа тынгылык бирми икән…

Казарма тормышы синең йокысыз төннәрең белән исәпләшеп тора алмый. Иртән гадәти тормыш башлана: физзарядка, иртәнге чәй, дәресләр. Солдат өчен иң күңелле вакыт – көндезге аш алды. Бу вакытта почта килә. Хатны кадерләп кенә кесәңә саласың, ашханәдә аны әле укымыйсың. Ул синең тәнеңә туган як җылысын бәреп тора. Төшке аштан соң ял сәгатендә хат уку моменты – солдатның иң изге, иң кадерле минутлары… Солдат тормышының бөтен авырлыгы әнә шул минутта юкка чыга да бетә. Шмагинга ул көнне посылка кәгазе килгән иде. Аның түбәсе күккә тиде. Төштән соң аңа бер сәгатьлек увольнительный бирделәр. Почта бүлегеннән кайткач, Шмагин кичкә кадәр кая басканын белмичә йөрде. Кеше саен сигарет, шоколад өләште.

– Венера салган!

– Венера җибәргән шоколад! – дип сөйләнде.

Солдатта сабый бала шатлыгы иде. Аңа карап Шәйдулла да шатланды.

Кичкә почта исә ике телеграмма китерде. Аларның берсе Шәйдуллага, икенчесе Коляга иде. Шәйдулла эченнән бу хәлгә инде әзер иде. Фәхрислам абыйсының артык кайгырмыйча гына, ләкин олы кешеләрчә ихтирам һәм төгәллек белән әнисен җирләгәнен ул телеграмма текстыннан аңлады…

Коля телеграммасын берәүгә дә күрсәтмәде.

Төне буе Шмагин йоклый алмый. Иртән подъём уйныйлар, гимнастикага тезеләләр. Стройга соңга калып кына килеп баскан Шмагин кинәт кенә кычкырып көлә башлый. Гаҗәпләнеп борылып карыйлар.

Төш вакытында ул инде хәрби госпитальнең тәрәзәсе тимер рәшәткәле палатада иде. Гимнастёркасын салдырып, госпиталь халатын киерткәндә, военврач аның күкрәк кесәсеннән телеграмма бланкысын алып укый: «Венера соңгы вакытта Жора белән очраша. Сиңа яхшылык теләүче».

…Икееллык договор срогы тулгач, Шәйдулла бернинди кыстауларга бирешмичә кайтырга булды. Соңгы документлар, билетларны кесәсенә салгач, ул күчтәнәч алып Коля Шмагин янына барды. Госпитальдә авырулар белән очрашу сәгате инде тәмамланган иде. Ул Коля белән бакча яктан тәрәзә аркылы гына сөйләште.

– Сез дә китәсезмени инде, иптәш сержант?! – дип, ялварулы караш белән Коля аңа текәлде. Ул ябыккан куллары белән тимер рәшәткәгә тотынган, ачык форточка турысына битен терәгән иде. – Сез дә киткәч, миңа бик күңелсез булыр бит…

Шәйдулла үзенең тавышын көрәйтергә маташты.

– Ярый, туганкай, ярый, болай булгач. Менә командованиедә шундый сүз булган: бер атнадан сине чыгаралар. Тазарып беткән бит инде синең нервлар. Аннан сине өйгә җибәрәләр. Бераз ял итеп килерсең. Үзем ишеттем.

Коля дерелдәп китте.

– Бөтенләйгә комиссовать итмиләрдер бит?! Минем хезмәтемне кеше белән бергә тәмамлап кайтасым килә.

– Юк, нигә алай булсын. Мин ишеттем, сиңа нибары ун көн ял бирәләр икән. Ә теге мәсьәлә ачыкланган: Венераның иптәш кызларыннан берәү үч итеп эшләгән аны. Анда бөтен Ютазы шаулаган: телеграмма суккан кызны комсомолдан куганнар, газетада аның турында усал мәкалә чыккан.

Коляның күзләрендә яшь күренде.

– Мин аның шулай буласын белгән идем, иптәш сержант. Мин шулайдыр дип уйлаган идем…

– Ә Венераң сине кунакка көтә. Анда, командир өстәлендә, сиңа бер пачка хат. Үзеңне көтәләр. Йә, тизерәк чык. Бөтенләй кайткач, безнең районга килегез. Теләсәгез – бөтенләй күчеп. Адресым сиңа билгеле. Анда, авылда, минем берүземә бер йорт. Йә, Коля дускай, хуш!

– Рәхмәт, иптәш сержант! Мәңге онытмам сезнең бу яхшылыгыгызны.

Батуми – Мәскәү поезды китәргә ике сәгать кенә вакыт калган икән.

…Сержант Шәйдулла туры Фәхрислам абыйларына кайтып төште. Кич иде, кырыс октябрь киче иде. Чәй эчкәч, ай яктысында зиратка барып килделәр. Зират коймасы буенда такта чардуган эчендә зур кабер Камәр карчыкка мәңгегә бирелгән, череми-тузмый торган соңгы йорт иде.

– Рәхмәт, абый, – диде Шәйдулла, чардуганга сөялеп. – Әнине олылагансың.

Фәхрислам аз сүзле, нык куллы хуҗа иде, артык тәфсилләп тормады.

– Кабер өстенә сардуган кору саваплы эс, – диде ул. – Кесе арасында минем афтаритны күтәрә торган эс ул. – Аннан кинәт кенә сүзне борды: – Инде өйлән, – диде ул. – Зәмзәмбикә сине көтә. Өеңнең тәрәзәсенә суккан тактаны иртәгә асыйк. Берсекөнгә Зәмзәмбикәне алып кайтыйк…

Шәйдулла Зәмзәмбикә белән ялга кайткан чакта танышкан иде. Фермада хисапчы кыз. Таза тәнле, көр тавышлы. Тормышны эһ тә димичә алып барачак. Тик санга сугып бетермәде бугай, Шәйдулланың өч хатына бер хат белән генә җавап биреп торды… Әтисе Галләмгали агай шундый – һавалы кеше.

Икенче көнне клубта Шәйдулла бөтен кеше алдында Зәмзәмбикә янына барып күреште. Кино беткәннән соң, түгәрәк уен башланган иде. Зәмзәмбикә белән алар клубтан бергә кайтып киттеләр. Сүз ябышмады, сержант Шәйдулла үзенең нык, дәү кулларын кызның җилкәсенә куйды да туры ярып әйтте:

– Яшьтәшләр өйләнеп беткән. Мин ялгыз калганмын. Минем хатын булырга ризамы? Абый белән җиңги иртәгә тана суялар. Иртәгә кичкә алар йортына төшәргә ризамы? Берсекөнгә үзебезнең йортны ачып керәбез.

Зәмзәмбикә бик борнай булып чыкты. Баш та тартмады, өзеп кенә ризалык та бирмәде. Шәйдулла тирләде. Берөзлексез аякларын алыштырды. Солдат вакытта ул җиккән карт ат шулай аяк алыштыра иде.

– Иртәгә кич мин клубта булам, шуннан шома гына итеп урлый алсаң инде, – дип көлде. – Әти-әнинең авылга бирергә исәпләре юк. Кизилдагы апалар янына озатасылары килә. Үземнең дә күңел ике арада…

Икенче көнне кич Фәхрисламнар өендә мул итеп ит пешерелгән, тутырма тутырылган, шкаф астына дүрт ярты алып куелган иде. Шәйдулла белән Фәхрислам, йорттагыларга чоланда ут кабызырга кушып, клубка киттеләр. Клубның ишегеннән пар бәрә, яшьләрнең октябрь бәйрәме алдыннан була торган күтәренке күңеле урамнан ук сизелә иде.

Барып керделәр. Кара-каршы бию икән. Шәйдулла түр як стена кырыенда утырган, пичәт булып бизәнгән Зәмзәмбикәне күреп алды. Зәмзәмбикәнең башында күпереп торган мамык шәл, өстендә әлегә Вятские Поляны марҗалары гына кия торган кара плюш жакет, аягында ялтыравыклы бутый иде. Фәхрислам да җаваплы эш алдыннан гадәт буенча «Прибой» чыгарып авызына капты. Зәмзәмбикә дә боларны күрде. Шулчак кемдер аны уртага чакырды. Зәмзәмбикә бии башлады. Монда вакыт чикләнмәгән, һәркем үзе теләгән кадәр бии, теләгән кешесен каршысына чакыра иде. Шәйдулла каешын рәтләде, яшел түбәле фуражкасын турылады. Авыл клубында аның беркайчан да әле биегәне юк иде. Менә хәзер ничек тә башкарып чыгарга туры киләчәк. Әйдә, ярар, тизерәк чакырсын гына. Бүген – җаваплы көн, беренче һәм соңгы тапкыр биеп алудан дөнья җимерелмәс…

Зәмзәмбикә исә Шәйдулланы түгел, Шәйдулла танымаган яшь, ыспай бер егетне чакырды. Кунак егет-мазардыр. Биергә оста икән. Чүгә-чүгә дә бармак шартлатып та, Зәмзәмбикәнең бармак очын тотып әйләндерә-әйләндерә дә биеде. Шәйдулла каешын артыграк кысканлыгын тойды. Колаклар янды. Зәмзәмбикә исә теге яшь егет белән биеде дә биеде. Аның инде шәлләре шуып төшкән, битеннән-башыннан пар бәрә. Гармунчы да саташа башлаган иде инде.

…Шәйдулла белән Фәхрислам бер-берсен сүзсез аңладылар. Тышта коры һава, чалт иткән аяз төн иде. Аяк асты каткак, юлда хәтта тузан да бар иде. Ике туган сөйләшмичә генә авыл читенә таба атладылар. Клубның ачык ишегеннән җыр ишетелеп калды:

 
Аягыңдагы бәтинкәң
Шыгырыммы, хроммы?
Бөтен дөньяны балкыта,
Бар да синең нурыңмы?
 

Бию туктаган, түгәрәк уен башланган икән.

Колхоз идарәсе урнашкан күрше авылда клуб мөдире булып Сөембикә эшли иде. Фәхрислам белән очрашкан саен, шаярып:

– Йә, энекәшең кайчан кайта, мине кайчан энекәшеңә димлисең инде? – дип, челтерәп көлеп сөйләшә иде.

Сөембикә бөтен тирә-якка билгеле матур кыз иде. Җырга, биюгә оста. Агитбригада белән йөри. Нәселен-нәсәбен белгән кеше юк, ерактан килгән, диләр. Шәйдулла исә чибәрләрдән түгел. Тупас гәүдәле, текә куе чәчле, битендә җирән сипкелләр, эре тешләр. Сүз аз. Уен-көлке дә юк. Ләкин Фәхрислам абзыйсы гел сөйли иде бит:

– Сыерсык сайраганда, – ди иде ул, – болай сайрый икән: бер матурга бер ямьсез, бер ямьсезгә бер матур, дип көннәр буе агас басында утыра икән. Утыра торгас сатасып китеп «бер матурга бер матур» дип тә ыскындыра икән. – Ләкин ни Фәхрисламның, ни аның хатынының әлегә сыерчык саташканны ишеткәннәре юк икән әле…

Авыл читендәге зират коймасына сөялеп, ике туган озак кына басып тордылар. Берсе дә сүз катмады. Ак кәүсәле каеннар ай нурында салкын нур чагылдыралар. Ул нурлар яңа тактадан зур итеп эшләнгән чардуганны тагы да зурайтып күрсәтәләр сыман иде. Камәр карчык та дәшмәде.

Ә берничә көннән соң ике туган зур йомыш, зур сөйләшү белән идарә урнашкан авылдагы клубка киттеләр…

«Алдым-бирдем» алдыннан

Кукуруз чәчә башлаганга ике ел тулганда, колхоз председателе Вәли абзый авырый башлады. Йөрәге тузган икән…

Вәли абзый шәп, үз кеше иде. Колхозга озак еллар җитәкчелек итте. Машина бирмәкче булганнар иде, межрайбазаның тузган газигын тәкъдим итеп карадылар – алмады, гомер-гомергә атка утырып, ә пычрак вакытта атланып йөрде. Сугыш вакытында эчкәләде. Кичләрен, эш беткәч, үз өендә, шыпырт кына. Сугыштан соңгы елларда да бөтен кайгысын, борчуын шуның белән басарга тырышты. Алган кисәтүләре, шелтәләре шактый, яңасын бирү өчен элеккесен ала баралар иде. Ләкин районда да, халык арасында да аңа ихтирам зур иде. Шелтә, кисәтүләр йә рөхсәтсез чәчү мәйданын үзгәрткәнгә, йә вакытында чәчүне төгәлләмәгәнгә була иде. Гомере буе семья, бала-чагасын кайгыртмады. Балаларына ничә яшь, ничәнчедә укыйлар, нәрсә ашый, нәрсә эчәләр – Вәлиулла абзый андый мәшәкатьләрдән азат иде. Кызы Наҗия белән улы Марат шулай, әтисез балалар кебек үстеләр, аларны караучы ата колхозныкы, җәмәгатьнеке иде.

Вәлиулла абзыйның сәер генә гадәтләре булгалый иде. Бервакыт, процент люцернасын бүләсе көнне, иртән идарә янына ирләр җыелды. Кичтән колхозның печәнен җыю төгәлләнгән, акча да өләшенгән, кибет артындагы тавык үләнендә өчәр-өчәр булып кыскача гына утырып та алганнар иде. Бүген – бәйрәм сыман көн, тракторлар, автомашиналар идарә янына җыелган, процент печәнен өйләргә ташыйсы көн иде. Тик әле кайсы бригадага кайсы басудан бирү мәсьәләсе ачыкланмаган, моңа Вәли абзыйның соңгы сүзе кирәк иде. Ә ул килмәде. Үз гомерендә беренче мәртәбә иртән идарәгә килмәде. Нәкъ ике сәгать көттеләр – башка көнне ул иртәнге биштә монда була иде. Сигезенче китте. Инде таралышабыз дип торганда гына, койма буйлап хәлсез генә атлап килгән председательне күреп туктап калдылар. Теләр-теләмәс кенә сәлам бирделәр.

– Әйдәгез, керегез әле минем янга, – диде Вәли абзый, аларга күтәрелеп карамыйча гына. – Керегез әле, сүз бар.

– Без күп бит, – диделәр аңа, – майлы-тузанлы кием белән нәрсә калган анда, сүзеңне монда гына әйт.

– Юк, керегез, ирләр генә керсен әле, – диде председатель, һаман күтәрелеп карамыйча гына. – Кәнсәләр идәнен юучы табылыр. Керегез.

Җыелышып керделәр. Вәли абзыйның күз кабаклары шешенгән иде.

– Менә сез мине сүктегез инде бүген, – дип сүз башлады ул, түбән караган килеш. – Сез мине гафу итегез инде, культурно гына әйткәндә. Ни өчен соңладым? Кичтән эчкән идем. Печән эшен тәмамлау уңае белән. Иртән тора алмадым. Менә күпме кешене көттердем, күпме эшкә зарар салдым. Менә шуннан карагыз да белегез инде: эчкән кеше кадәр зарарлы җәнлек юк бу дөньяда. Менә сезгә гыйбрәт: йә, нинди председатель инде үз колхозчыларын шулай көттерә? Юньле кеше эшеме бу? Менә бер механизатор, эчеп, шулай иртән көттерсә, председатель белән бригадирның хәле ничек булганын аңлагыз инде.

Ирләр күтәрелеп карарга кыенсынып тордылар.

…Райондагы оешмалардан Вәли абзый бигрәк тә авыл хуҗалыгы идарәсе белән килешә алмады. Шелтәләрнең күбесе әнә шул идарә белән мөнәсәбәтләрнең киеренке булуыннан килә иде.

Соңгы ике елда ул берничә мәртәбә каты-каты «янды». Сыерлар белән дә, үзенең үҗәтлеге белән дә «янды».

Сыерларга ашатырга азык аз ел иде, язга бик ябыгып чыктылар. Авыл хуҗалыгы идарәсенең бөтен бәйләнгәне сөт алуның түбән булуына иде. Май ае җитте, сыерлар урманга керде. Сөт саву да нормага җиткән сыман иде. Ләкин районга кайсыдыр жалоба җибәргән: Вәли абзыйның, имеш, исәпкә алынмаган биш-алты баш сыеры бар, уртача савым шуларныкын кушкач кына күтәрелеп китә икән. Районнан ревизия килде. Урман буендагы утарга төш вакытында гына машина белән килеп туктадылар да сыерларның урманнан чыкканын көтәргә булдылар. Вәли абзый эшнең төбен тиз аңлады. Ревкомиссия членнары белән улаклар, флягаларны карап йөргән арада, Саимәнең җиңеннән тартты һәм, өч бармагын күрсәтеп, урман якка карап күз кысты. Саимәне ай күрде, кояш алды. Ярты сәгать үтәр-үтмәстә, агачлар арасында колхоз көтүе күренде, әле яз башы гына иде, каудан55
  Каудан – кар астыннан чыккан, узган елдан чабылмый калган үлән (Казан арты сөйләше).


[Закрыть]
ашап сусаган сыерлар улаклар янына ашыктылар. Ревкомиссия эшкә тотынды. Улак янында санау мөмкин булмагач, сыерларны утарга яптылар. Яптылар да кире чыгара башладылар. Комиссия шул чакта санады. Районга бирелгән мәгълүматта йөз дә утыз бер баш иде, утардан да нәкъ йөз дә утыз бер баш чыкты. Вәли абзый, йөзенә нахакка кимсетелгән кыяфәт чыгарып, читкә китеп барды. Барысы да көйле иде. Саимә дә, йөзенә елмаю чыгарып, флягалар юып йөри иде. Нәкъ шул вакытта урман эченнән үкерә-үкерә зур гына бер куа66
  Куа – кызгылт-чия төс (Казан арты сөйләше).


[Закрыть]
сыер килеп чыкты. Мөгезендә ярты метрлар чамасы калдырып өзелгән бау кисәге бар иде. Нигә мине көндезге чәйдән мәхрүм итәсез дигән сыман мөгрәп, су янына атлады. Вәли абзый шул вакытта сабый баладай кызарды. Алтмышка якынлашып килгән башың белән алдакчы исемен күтәр әле син… Тегеләренең бавы нык булып чыкты, куе куаклыклар арасында комиссия членнары күпме генә йөрсәләр дә, сыер очратмадылар, комиссия әгъзаларының берсе кулын бүрәнкәләп сыер булып кычкырып та карады. Вәли абзыйга бавын өзгән бер сыер аркасында районда шелтә эләкте. Озак та үтмичә, ул сыерларның баш санын кәгазьдәгегә турылады: җәй яхшы килә иде, сусыл үләнле аланнарда йөргән сыерларның сөте көннән-көн арта бара иде. Бу вакыйга шулай да зур сабак булды.

Язгы чәчүнең торышы буенча район башкарма комитеты колхоз председательләренең киңәшмәсен җыйды. Иртә культураларны чәчүнең барышы турында сүз чыккач, авыл хуҗалыгы идарәсе мөдире тагын Вәли абзыйга бәйләнде.

– Җәмәгать, – диде Вәли абзый. – Юк, теләсәгез нәрсә эшләтегез. Унбишенче майга мин бетерә алмыйм. Иң уңай килгәндә дә унҗиде-унсигезләренә генә бетәчәк. Ялганлар хәлем юк. Авызым бер тапкыр пеште…

Идарә начальнигы аны нәкъ өч мәртәбә бастырды. Башка председательләр инде, унбишенче майга бетерәбез, дип вәгъдә биреп котылганнар иде. Вәли абзыйдан дүртенче тапкыр вәгъдә сорадылар.

– Юк, – дип киреләнде картлач, – булмагач булмый. Партия мине ялганларга өйрәтмәде. Ялган миңа килешми дә. Мин инде сөт саву нормасын арттыру өчен бер ялган кыстырып караган идем – миңа килешми ул, әйеме. Анысы да сез бик кыскач кына, сез бик сүккәч кенә. Хәзер җаным тыныч, иткә тапшырдым мин ул сыерларны. Ә монысына кыстамагыз да, әйтмәгез дә. Әйтеп торам – мөмкинчелегем юк. Ике тракторым тик тора, запчастьны мин үзем ясый алмыйм. Ике елдан бирле атларны бетерергә күпме көч куйдыгыз, ә менә запчасть ягын хәл итмәгәнсез. Әйтә килдем – атларны акрынлап кысрыкларбыз, машиналар арткан хисапка, дидем. Тыңламадыгыз.

Киңәшмә бетте, Вәли абзыйны алып калдылар.

– Хәзер бюрога алып китәм мин сине, анда әйтерсең сүзеңне, – дип өркетте идарә начальнигы.

– Теләсә кайда әйтәм: унбишенә бетерә алмыйм, – диде Вәли абзый.

Идарә начальнигы ачы итеп сүгенде.

– Синең, – диде, – башың эшлиме, юкмы? Әллә картая торгач, бер-ике шаригы күгәргәнме? Синнән кем сорый аны, бетерә аласыңмы дип? Без аны үзебез дә беләбез…

– Соң, белгәч, ник кысасыз?

Идарә мөдире тагын сүгенде:

– Картайгансың, ә акыл җыймагансың. Безгә кеше алдында синең сүзең генә кирәк иде. Ә син саботаж ясыйсың. Өлгерә алмыйм, имеш. Аны кем белми?

Сүз, беткәнче, әнә шулай ямьсез барды.

Кукуруз чәчкән вакытта кырга шул ук идарә начальнигы килеп туктады. Вәли абзый төзү материаллары юлларга межрайбазага киткән иде. Идарә начальнигы моңа ышанмады: ничек инде ул председатель кеше кукуруз чәчкәндә кырда түгел? Юлда очрашып, кыскача гына сөйләшкән арада, Вәли абзыйга «антикукурузник» дигән исем тагылды.

Җәй җитте, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, колхозга Фәхрислам улы Ленар кайтып төште.

Сабантуйга кадәр «алдым-бирдем» җыелышы булачак, Ленар председатель итеп сайланачак, колхоз тагы да эреләнәчәк, ике йөк машинасы, председательгә газик биреләчәк дигән хәбәрләр таралды…

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации