Электронная библиотека » Мәҗит Гафури » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 15 сентября 2021, 09:20


Автор книги: Мәҗит Гафури


Жанр: Литература 20 века, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 38 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +
V

Мин, бер өйгә кереп, бер чыгып, әни белән Галимә апаның кайтуларын көтә башладым. Күпме вакыт үткәндер, ләкин аларны көтү минутлары бик озын күренде. Әти бик озак эндәшми карап утырды-утырды да азбарга таба чыгып китте.

Бик күп вакыт үткәннән соң (ул вакытта миңа шулай тоелды), безнең урамда тавышлар ишетелә башлады. Хәзер тавышлар сирәгәйгән, баягы шәплекләрен югалткан иде. Мин, тиз генә чыгып, капка төбенә йөгереп бардым. Мин чыкканда, әни, Галимә апаны җитәкләп, үзебезгә таба кайтып килә, арттан ияреп килгән сирәк кенә кешеләргә әйләнеп, әллә нәрсәләр әйтә, Галимә апа бер сүз дә дәшми, шәле белән йөзен бөтенләй каплап, башын түбән иеп, атлар-атламас кына кайта, авар-аумас килгән кебек күренә, тик әнинең ныклап култыклавы аркасында гына җыгылмый иде. Кара чәүкә кебек халыкның таралуы, аларның ачулары басылып, үз йортларына кайтулары, Галимә апаның алар кулыннан исән калуы минем күңелгә бераз тынычлык бирсә дә, Галимә апаның артык хәлсезләнүе, аның хәзер шулай кайда алып барсалар да, кайда илтеп ташласалар да, хәтта шушы урында ук балта белән чапкаласалар да, аның өчен бер икән төсле килүе – ул тынычлык урынына икенче бертөрле уңайсызлык тудырды.

Әнинең йөз агаруы һәм артык борчылуы бетмәгән кебек күренсә дә, ул үзен нык тота; бүреләр тырнагыннан сарык бәрәнен коткарып калган кеше кебек, үзендә гайрәт һәм җиңелмәүчелек сизә. «Нахак хур иткәннәре өчен үзләренең йөзләре кара булсын!..» дигән сүзне кабатлый иде.

Алар шулай ишегалдына керделәр. Ишегалдына кергәч тә, Галимә апа, әнинең кулыннан тартылып, азбарга таба китәргә тели башлады. Әни, аның китәргә тартылуын күргәч, бик йомшаклык белән:

– Әйдә, балам, әйдә… үзебезгә кер, менә хәзер чәй эчәрбез, һәммәсе дә бетәр, үзләре дә нахак бәла ягуның җәзасын күрми калмаслар әле, – дип җуатырга кереште.

Галимә апа шәле белән ныклап каплаган битен һаман ачмый, һаман китәргә тырыша, һаман йолкына, үзе бизгәк тоткан кеше кебек калтырана башлады.

Әни, тагын йомшак иттереп:

– Юкка борчылма, балам… барысы да бетәр, сабыр итәргә кирәк, син хәзер тыныч бул, әйдә, өйгә керик, – диде.

Аңа каршы Галимә апа:

– Юк, мин үләм! Мин китәм… Мин суга төшәм! – дип, әни кулыннан ычкынырга тырыша башлады.

Аның шул сүзләрен ишеткәч, әни агарып китте һәм, соңгы көчен җыеп:

– Шулай үләләр димени? Юкны сөйләмә, әйдә, балам! – дип, өйгә алып килә башлады.

Мин бу минутта аны соң дәрәҗәдә кызгандым һәм, янына барып:

– Әйдә, Галимә апа, әйдә безгә, – дип әйткәнемне сизми дә калдым. Бу вакытта мин аның сул кулыннан ныклап тоткан идем.

Шул вакытта Галимә апа, шәлен аз гына ачып, әнигә дә, миңа да карап алды. Аның бу каравы, бик тәэсирле булуы белән бергә, өмет белән өметсезлек арасында күренә, гүяки «әле миңа дөньяда торырга ярыймыни? Әле мине адәм санына керткән кеше калганмыни?..» дигән сөальләрне биргән кебек иде. Ул, шул каравыннан соң әллә нәрсәдән шикләнеп, сискәнеп киткән рәвешле, тагын тын туктады, тагын да китәргә теләгән кебек артка чигенде, әни тагын да:

– Ташла инде, Галимә, китәм дигән уеңны, әйдә керик, әнә абзыең да килә, тизрәк керик, – диде.

Галимә апа, соң сүзләрен әйткән рәвештә:

– Юк, мин кермим, ул миңа ачуланыр, куркам… мин оялам… булмый, кермим, китәм!.. – ди башлады.

Бу вакытта әти дә безнең янга килеп җитте. Ул күптән Галимә апаның китәргә тырышканын күреп, сүзләребезне ишетеп торган, күрәсең, килү белән: «Әйдә, кызым Галимә, китмә! Китеп кайда барасың? Без нахак икәнен беләбез, синдә гаеп юк, син гөнаһлы түгел», – дигән сүзләрне әйтеп, аркасыннан какты һәм, мин тоткан кулыннан алып, ишеккә җитәкли башлады. Шуннан соң гына Галимә апа әкрен генә атлап өйгә керде. Ләкин ул бу керүендә, көчләп кияүгә биргәч, җылатып кияү йортына, усал каенана өенә ихтыярсыз барып кергән килен яисә гомерлек төрмәгә ябылган кеше кебек тартынып, соң дәрәҗәдә уңайсызланып керде. Аны әни үзе сәкегә утыртты. Ул һаман да корым белән буялган кара йөзен шәле белән каплаган көенчә тора, битен һичберебезгә күрсәтми, үзе калтырый иде.

Аның шулчаклы оялуын, хәтта безнең өйгә дә иң куркыныч, булмаса, иң ышанычсыз бер урынга кергән кебек авырсынып керүен һәм әле дә куркынып калтыранып утыруын күргәч, ул безнең һәммәбезгә дә бик кызганыч булып күренде.

Галимә апа кичә генә нинди шат иде!.. Кичә төштән соң мин мәдрәсәдән азык алырга дип кайткан вакытта, ул безнең өйгә кергәндә, без чәйгә утырырга тора идек. Шунда ул, безгә керү белән, төрле сүзләр табып, һәммәбезне дә көлдерде. Әнинең эштән бушамаганын күрү белән, үзе чәй ясарга тотынды. Үзе дә чәй эчеп алды. Чәй арасында һәммәбезне җанландырды, бөтен өй эчен матурландырып, нурландырып җибәрде. Бер кичә генә түгел, элек тә ул безнең өйгә керү белән, өй эченә матурлык тула, бездә күңеллелек арта, берсүзсез генә утырган әти белән әни, ул керү белән, сүзгә керешәләр, шулай итеп, аның керүе безнең өйдә җанлылык артуына сәбәп була торган иде.

Үткән җәй печән өстендәге, урак вакытларындагы аның шатлыкларын әйтеп бетерерлек түгел иде. Ул, бер яктан, Фәхри бабайларның үз кызлары булып, шуның өчен яратсалар, минем әти-әни дә аны үз кызлары кебек күрәләр, мин аны бертуган апам кебек кенә түгел, бәлки, аннан да артык күрә идем. Ул шушы ике өй, икенче төрле әйткәндә, шушы ике гаилә арасында иркә дә, аларның кызлары да, матурлык биргән чәчкә дә иде. Ул шулай ике йортның кешеләре тарафыннан якын күрелеп сөелгәнгә күрә, үзләрендә ничек булса, бездә дә шулай иркен кылана, безне дә үзенең гаилә әгъзасы кебек күрә, теләгән чагында безгә дә эшкә килеп, печән җыярга барганда, үзенең матурлап эшләткән җыйнак тырмасын алып килеп арбага сала, аннан соң кырда кирәк булачак әйберләрне салыша, икмәк, әйрәннәрне үзе рәтләп куя, чәй кирәкләрен әни белән бергәләшеп, менә дигән иттереп рәтли иде. Атларны җигеп, иртәнге матурлык эчендә урамнардан киң болыннарга таба чыгып киткәндә, Галимә апаның безнең арбада булуы матурлык өстенә матурлык бирә, чабынлыкка барып җитүләр сизелми дә кала иде…

Аның үткән елгы печән җыеп, кибән куйган вакыттагы шат йөрүләре әле дә күз алдымда тора: ул, чабынлыкка барып җитү белән, һәммә кешедән элек беләген сызганып, кулына тырмасын алып, үзе теләгән җирдән пакусны җыярга кереште. Башкаларыбыз, аның рәтеннән тезелеп, тырмалар белән хуш ис чыгып торган, яңгыр күрмәгән калын пакусны алга тәгәрәтә башладык. Галимә апа печәнне үзе биеклеге булганчы тәгәрәткәч, әтинең: «Галимә кызым, бик ерак китмә, башкаларга авыр булыр, анда җиткезә алмаслар, күтәрәмнәр тигез булсыннар, югыйсә чүмәлә салырга җайсыз булыр», – дип әйткәнен ишеткәч кенә туктады. Шунда да ул тик калмады, ирләргә карап:

– Көчегез җитмәсә, үзем салырмын, күтәрәмнәрне ястык кебек кечкенә итмиләр аны! – дип көлдерде. Ул, кеше ике рәт алып барганчы, өч рәт алып бара. Үзенең шул шатлыгыннанмы, югыйсә үзенең янып торган күңеленең ялкыныннанмы рәхәтләнеп көлә, башкаларның да күңелле булуларына сәбәп була иде.

Хәл җыярга туктап, ирләр күләгә астында бозлы әйрән эчкәндә, Галимә апа үзенең ике иптәш кызы белән әрәмә арасына китте. Мин атларны эчерер өчен шул якка барганда, ул бик матур көй белән җырлый иде, мин аның җырлаганын тыңлап тордым һәм шундый шат кешенең моңланып җырлавына гаҗәпсендем.

Төш вакытында печән җыелып бетте. Чәй эчәргә туктадык. Анда да ул, утырып хәл дә җыймый, бөтен эшне үзе башкарып, безгә чәй эчергән кебек, безнең табыннан аерымрак агач астында утырган үзенең иптәш кызларына да чәй эчерде.

Кибән куйганда, ул күбә (чүмәлә) җибәреп торды, мин ат башында идем. Ул бер яктан күбә җибәрә, икенче яктан минем белән дә уйнап сөйләшә, җырлап та куя, бөтен эшнең күңелле баруына сәбәп була иде. Күбәләр түшәлеп беткәч, кибән тирәсенә җыелдык, шунда Галимә апа, әтинең кулындагы озын кибән сәнәген алып, зур итеп күтәрде. Карап торган кешеләрнең:

– Юк, булдыра алмассың! Кулыңны авырттырып куйма, белмәгән эшкә тотынма! – дип әйтүләренә карамастан, түшәк зурлыгындагы печәнне, ә дигәнче күтәреп, югары ыргытты. Ул, берничә рәт шулай күтәреп югары ыргытканнан соң гына, әти, аның кулыннан сәнәкне алып:

– Җитәр, Галимә, имгәнеп куярсың, рәхмәт көчеңә, – дигәч кенә эштән туктады.

Моннан соң ул кызлар белән, мондагы вак-төяк эш беткәнче дип, җиләк җыярга киттеләр. Алар киткәч, Гыймай абзый:

– Бу Галимә менә дигән җегетләрдән калышмый, кыз булып кына әрәм булган… – дип сүз башлады.

Аңа каршы әти:

– Артык үткер, артык булдыклы инде, һич аны-моны карап тормый, Фәхри абзыйның ярты эшен ул алып бара бит; ул шулай артык үткер булганга, аны күралмаучылар, «ирҗәнкә»[118]118
  Ирҗәнкә (ирдәүкә) – үзен ирләр кебек тотучы хатын-кыз.


[Закрыть]
дип әйтүчеләр дә бар инде. Менә аның шундый булдыклы икәнен күргәч, нәрсә әйтәсең; башкалар аны аңламыйлар, – диде.

– Шулай кирәк ул… Башка хатын-кызлар җебеп төшкәннәр бит, ничек инде шулар кебек булмаганы өчен гаеплисең, – ди Гыймай абзый.

Бүген шулай күңелле үтте. Печәннәр җыелып бетеп, кибән куелды. Әти, кибән өстенә карап:

– Бигрәк тә шәп булды. Ул яңгыр күрмәде, печәненнән хушбуй исе генә чыгып тора, исән-сау торсын инде, – дип сокланып куйды.

Без кайтырга ат җиккәндә, Галимә апалар киләләр иде. Галимә апа, ерактан кибәнгә карап:

– Кибәнегез, Шәйхи суфи чалмасы кебек, бер якка кыеш булып тора, шуны да менә дигән итеп сала белмәгәнсез! – ди, үзе көлә иде.

Әти, чынлап та шикләнгән кебек:

– Галимә, чынлап әйтәсеңме? – дип сорап та куйды.

Башкалар:

– Юк, ул уйнап әйтә, үзе кибән салган булса, Садрый карт кебек бөкрәеп беткән бертөсле кибән эшләп чыгарыр иде әле, – диделәр.

Шуннан сүз китте. Бу сүзләр авылга кайтып кергәнче җитте. Шулай итеп, озын көннең эш белән үткәне дә сизелми калды. Без өйгә кайтып кергәндә, кояш баеп бара иде инде. Галимә апа ул вакытта һаман шат иде. Хәл дә җыймый кайтып, сыерларын савып, безгә ашка килде.

Урак вакытында безнең белән уракка барганда да ул башкаларга тәэсир итә торган иде. Ул җәй дә шат, көз дә шат, кичәгенәк тә шат иде…

Бүген шул шатлыкларның һәммәсе дә беткән, бөтенесенең өстенә кара пәрдә ябылган, Галимә апа үзе дә шуның астында бөтенләйгә югалган кебек булып күренде.

Ул элек, безгә кергәндә, әйтүне дә көтми, чәй янына килеп утыра, үзе чәй ясап җибәрә, аш булганда да шулай, үзләренең өйләренә караганда да бездә иркен хәрәкәт итә торган иде.

Бүген ул безнең өйгә дә төрмәгә кергән кебек авырсынып керде. Үзе, гомерендә беренче рәт очрашкан кешеләр уртасында утырган кебек, башын да калкытмый утырды; шулай аз гына утыргач та селкенә башлады, бераз селкенгәчтән соң үксеп җылап җибәрде.

Аның бу җылавын күргәч, әти белән әни бер-берсенә карашып аптырашып калдылар.

Галимә апа, дога кылгандагы кебек, ике кулын янәшә теркәп, башын шунда салып җылый, йөзен ачмый, бер сүз дә әйтми иде.

Әни аның янына барды, аркасын сөеп:

– Җылама, Галимә, хәзер син үзебезнең өйдә бит, – диде дә сүзен әйтеп бетерә алмады…

Аның артыннан әти, сүз өстәп:

– Балам, борчылма, син безнең дә балабыз кебек бит… – диде дә, күңеле йомшап китеп, җыларга якынлашкан кебек: – Шулай, балам, хәзер өеңдәге кебек бул; мин малларны карап керим, сез чәйгә утыра торыгыз, мин тиздән керермен, – дип чыгып китте. Ул, бер яктан, авыр хәлне күрмәскә теләгәнгә, икенче яктан, Галимә апаның оялуын бетереп, аның иркенләп калуына һәм, бит-башын юып, аны уңайсызлыктан чыгарырга юл эзләү уе белән чыгып киткәнлеге күренеп тора иде.

Әти чыгып киткәч тә, әни, комганга җылы су салып, сабын белән тазны мич арасына куйды һәм, Галимә апага карап:

– Әйдә, Галимә туганым, җуынып ал, мин самавыр куйыйм, борчылма. Синең борчылуың безгә дә бик авыр булыр… – дип, апаның башындагы шәлен үзе ала башлады.

Галимә апа, башта бераз карышкан кебек булса да, бара торгач, әнинең ихтыярына бирелгән кебек булды.

Галимә апа минем монда торуымнан уңайсызланмасын өчен, мин дә, өйдән чыгып, әти янына бардым. Ул миннән: «Җә, Галимә апаң нишли?» – дип сорады. Мин әтигә: «Хәзер юынып калды», – дидем. Башка сүз сөйләшмәдек.

VI

Мин кергәндә, Галимә апа юынып, башына шәл ябынып, чит кеше төслерәк булып, читкә карап утыра, әни чәй урыны хәзерли, үзе һаман да, өзелеп-өзелеп:

– Үзләренең йөзләре кара булсын!.. Шулай бинахак[119]119
  Бинахак – хаксыз.


[Закрыть]
рәнҗеткән өчен, үзләре беркөн хур булсыннар! – дип сөйләнә иде.

Галимә апа, мин кергәч, чит кеше кергән кебек сискәнеп калды һәм, шәленең бер як читен ачып, тиз генә миңа карап алды да кире япты. Бу чакта мин аның тулы йөзен күрә дә алмый калдым.

«Миннән дә уңайсызлана!.. Әйтерсең лә мин аны гаеплим!» – дип, эчемнән генә кайгырып куйдым.

Чәй хәзерләнеп бетте.

Борын булса, Галимә апа башлап үзе чәй янына килеп утырыр, үзе безне чакырыр иде. Ә хәзер, чәй хәзерләнеп бетүгә карамастан, ул чәйгә таба әйләнеп тә карамый, бөтенләй икенче якка карап, уйланып, эчендәге чиксез хәсрәтен кая куярга белми, хәйран калып утыра. Ул бит кичәдән бирле тамагына берәр нәрсә түгел, бер йотым су да капмаган, шуңар карамастан аның кулы ашамлыкларның берсенә дә сузылмый, бу чәй, бу әйберләр аңа агу кебек булып күренәләр…

Әни берничә рәт әйткәч кенә, ул чәй янына күчеп утырды. Анда да яңа төшкән килен, каенаналарыннан оялып, ничек ашъяулыкка кабырган[120]120
  Кабырган – яны белән.


[Закрыть]
, бер як читкә кырын карап утырса, шулай ук утырды. Ашъяулык өстендә нәрсә бар, нәрсә юк икәненә дә күз салмады.

Әни, аны җуату, аның кайгы белән пәрдәләнгән күңелен ачу өчен, төрле сүзләр сөйли, кайгырмаска өнди иде. Ләкин апа бу сүзләргә каршы ләм-мим бер сүз дәшми, тик көрсенеп куя, үзе шәленең бер почмагын һичтуктаусыз төрә дә аны кире сүтә иде. Ул чәйне дә бик көттереп кенә эчте дә ике чынаяк эчү белән каплады. Алдындагы күмәчне дә, тәмләп карар өчен генә капкан кебек, читеннән генә сындырып алып, әз генә ашады. Әнинең хәзер генә аны җуатыр өчен сөйләгән әллә ничаклы сүзләре дә бу чәйдә аның хәсрәтле йөзен, моң һәм хурлык белән капланган йөзләрен ача алмадылар. Ул үзе дә хәзер битен-күзен дөньяга түгел, хәтта безгә дә күрсәтергә уңайсызлана иде. Мин аның күзен күрәсем килүгә карамастан күрә алмадым. Ул, чәй эчеп бетү белән, тагын да мич алдына таба, бая кергәч утырган җиренә барып утырды да тагын да уйга батты.

Мин «Их, аның күңелендәге бөтен хәсрәтен алып ташлап, аны кичәге шат вакытына кайтарасы иде!..» дигән уйга калдым.

Шул вакытта әни ишегалдына чыгып китте. Өйдә миннән башка бер кеше дә калмагач, ул шәлен алып рәтләде дә икегә бөкләп кире ябынды. Шул вакытта ул миңа да карап алды. Бу вакытта мин аның йөзен дә, күзләрен дә бик ачык күреп калдым. Аның йөзе кичәге Галимә апаның йөзенә караганда үзгәргән, күзләре эчкәрәк бату белән бергә, күз кабаклары шешенеп кызара төшкәннәр, озын керфекләре, чык төшкән үлән кебек, түбән төшеп торалар иде. Шулай үзгәрүгә карамастан, ул миңа борынгы вакыттан да матур һәм сөйкемле күренде. Мин аның миңа берәр сүз әйтүен көтә идем. Шул өмид белән аның янынарак та бардым, шул тирәдән әйбер эзләгән кебек булдым. Ләкин ул миңа бер сүз дә әйтмәде, тагын бер рәт күзләрен тутырып карады да тагын шәлен япты…

VII

Бүген мин мәдрәсәгә бөтенләй бармадым. Ул мәдрәсә хәзер миңа бөтен куркыныч һәм ямьсез урыннарга караганда да куркынычрак, ямьсезрәк булып күз алдыма килә иде.

Кичкә каршы әни: «Нигә, балам, мәдрәсәгә бармыйсың?» – дип сораган иде, аңа: «Барасым килми, бүген өйдә торам», – дип кенә җавап бирдем. Әни каршы бер сүз дә әйтмәде. Бу сүзгә әти катнашмады да, шулай итеп, бүген өйдә торырга булдым.

Галимә апа кич булганчы урыныннан кузгалып та карамады. Аның шулчаклы озак бер урында утыруы, соңра бер генә сүз дә сөйләшмәве бик нык кайгырганын, ярты көн эчендә башыннан үткәргән эшләрнең нечкә йөрәгенә артык нык тәэсир иткәнен күрсәтә иде. Ул кичке аш вакытында да, чәй янында утырган кебек читсенеп, кырын карап, оялып кына утырды. Безнең бөтен өй эче кичке күңелсезлек белән бергә Галимә апаның хәсрәте катыш авыр бер тынлыкка баткан иде. Әни белән әти, шушы тирән тынлыкка каршы торып, өйгә бераз гына булса да күңеллелек кертү исәбе белән төрле сүзләр башлап карасалар да, аның калын диварларын җимерерлек дәрәҗәгә китерә алмадылар. Аптыраганнан сөйләгән сүзләре Галимә апага да, үзләренә дә тәэсир калдыра алмады.

Әни белән әти бүген Хәмидә әбинең керүен көткәннәр иде – ул да кермәде. Күрәсең, Фәхри бабай «Аларга аяк басасы булма!» дигәндер. Шулай итеп, шушы вакыйга аркасында үз гомерләрендә бер-берсенә кырын күзләрен салмаган, тәмлерәк ашларыннан да бер-берсен калдырмаган ике туган һәм аларның гаиләләре бүген бер-берсен күрмәделәр. Көненә берничә мәртәбәләр ачылып ябыла торган ике уртадагы кечкенә капка бүген кичтән ябылган көенчә тик торды. Бу эш әти-әнинең кайгысын тагын да арттыра торгандыр дип уйладым.

Әти күп вакытта, мин өйдә чакта, кичләрен берәр китап укырга куша иде, ә үзе тик утырып кына тыңлый, әни исә эш арасында булса да безгә карап тора, кызык җирләрендә көлә торган иде. Бүген ул эш тә булмады. Артык күңел мәшгуль итәрлек эш булмагач, озак та утырмый, һәммәбез дә йокларга яттык.

Мин, үземнең йокы килүгә карамастан, төрле күренешләрне күз алдыма китереп уйлау аркасында йоклый алмадым. Әти белән әни дә шулай иде. Галимә апаның йоклый алу-алмавын белми идем. Без бөтен дөньяны баскан шушы ямьсез караңгылык эчендә тирән тынлыкта ята идек, тик йөрәкләр генә тибә иде. Менә бервакытта шушы тирән тынлыкны тыштан ишетелгән шомлы җыр тавышы бозып җибәрде. Бу тавыш барган саен безгә якынайды, мин, башымны тун астыннан чыгарып, аларның җырларын тыңлый башладым. Тавыш безнең өй турысында. Урам уртасында берничә дистә кеше туктап торалар иде. Мин, боларны күрү белән, куркуымнан калтырап киттем. Бер минут эчендә башымнан әллә нинди ямьсез уйлар үтте. Алар безгә, бигрәк тә Галимә апага, тагын берәр усаллык уйлап килгәннәрдер дип курыктым. Әз генә дә үтмәде, аларның арасыннан берничә кеше берьюлы бер көйгә салып җырлап җибәрделәр. Алар моңарчы мин дә, башкалар да ишетмәгән шушы җырларны җырлыйлар иде:

 
Галимәнең калфагында бөрчек-бөрчек сары бар,
Галимәгә без кирәкми  –  аның сөйгән яры бар…
Кырда йөргән туры атымны танып алам төсеннән,
Галимәнең ике күзе җылый-җылый шешенгән,
Фәхри бабай салган келәт, азбарларына терәп,
Келәт артына Галимә үзе чыккандыр теләп.
Галимәнең шәлендә бар микән соң ак җире,
Галимә янына куна барган түбән очның Закиры.
Тигәнәкләр үскән, диләр, Галимәнең юлына,
Галимәне бәйләгәннәр Закирның уң кулына.
Галимә, битең нигә яптың? Нигә каралар яктың?
Йөзең кара булмас иде  –  Закир белән ник яттың?!
Галимә җиләк җыйган чакта, чулпылары шалтырый,
Җегет белән йөреткәндә, куркуыннан калтырый.
Фәхри картның чапкан җире очырады давылга,
Матур дигән Галимә кыз дан чыгарды авылга.
Безнең авыл – зур авыл, булып тора җил-давыл;
Төнлә җегет янда ятсаң, әнә шулай була ул.
Күлмәкләрем юллы-юллы, нигә ташлыйм юллы дип,
Хәмидә әби җылый икән, кызым харап булды, дип.
Фәхри картның атларын тугаручы без түгел,
Бу җырларны җырласак та, чыгаручы без түгел…
 

Боларның төн уртасында Галимә апаны, шуның белән безне һәм Фәхри бабайларны мыскыл итәр өчен җырлаган җырлары, безнең өйне тирә-яктан сөңгеләр белән чәнчеп, йөрәкләргә без белән кадаганнан ким итмәде. Болар берничә җырны җырлагач та, Галимә апа үксеп җыларга кереште. Әти белән әни башта боларга илтифат итми ятсалар да, бара торгач, бигрәк тә Галимә апа җылый башлагач, урыннарыннан тордылар. Әти тиз генә кызып ачулана торган кеше түгел иде. Бу юлы ул да кызып китте:

– Мин боларның бу эшләренә чыдап торыр хәлем юк!.. Чыгам да берәрсен балта белән чабып үтерәм! – дип, киемнәрен эзли башлады.

Әни хәзер көндезге кебек түгел, бәлки, артык юашланган иде. Ул, бер яктан, Галимә апаны җуата, икенче яктан, әтинең ачуын басарга тырыша, аңа карап:

– Зинһар, дим, чыга күрмә, үзеңне бәреп үтереп ташларлар… Этләр өрерләр-өрерләр дә китәрләр, сабыр ит! – дип ялына иде.

Бу эшкә мин дә урынымда гына ятып чыдый алмадым. Элек, әти янына барып:

– Әти, зинһар, чыкма инде, җырлап беттеләр инде… Китәрләр әле!.. – дигән булдым. Соңрак Галимә апа янына барып, аның кулын тоттым: – Җылама, апа, юкка борчылма, алар киттеләр инде, – дидем.

Бераздан соң урамдагы җегетләр киттеләр, аларның тавышлары безгә ишетелми башлады. Әти дә басыла төште һәм, сәкегә утырып:

– Үзләренең йөзләре кара булсын! Ярый әле киттеләр, югыйсә, үзем үлсәм дә, бер-икесен чәнчелдереп үләр идем! – дип сөйләнә иде.

Галимә апаның да җылавы басыла төште, әни бу юлы, үзенең салкын канлылыгын саклап, «Этләрнең өрүләре бетәр, ил авызын тыгып булмас» дигән кебек сүзләр белән барыбызны җуатты һәм миңа ятарга кушты, шуннан өйдә тавыш-тын бетеп, тагын тын калдык.

Мин бераздан соң күземне йомып йокыга китә башласам да, бер тәүлектән артык моңарчы башка килмәгән эшләрне күреп үткәрү күңелнең тынычлыгын алган, күрәсең, йокларга дип күз йому белән, төрле ямьсез күренешләр берәм-берәм күз алдыннан үтә башладылар. Уяулы-йокылы шундый нәрсәләрне күз алдыннан үткәреп, бик озак яткач кына йоклап киткәнмен. Төшкә дә төрле чобалчык нәрсәләр кереп бетте… Әти белән әни һәм Галимә апа белән мин каядыр китеп барабыз, имеш тә, капыл гына мин ялгыз торып калам, мине бер ямьсез карт куа башлый, минем аякларым атлый алмаганга күрә, теге ямьсез карттан кача алмыйм, ул мине килеп тотам дигәндә, карт бер бәләкәй малайга әйләнә, мин аның белән көрмәкләшә башлыйм; ул, бәләкәй булса да, мине җиңеп җиргә сала, мин тагын торам, ул ара да булмый, безнең урам буйлап Галимә апаны куып киләләр, ул кычкыра-кычкыра безгә таба килә. Безгә килеп җитәр чакта, ул Галимә апа булмый, әллә нинди бер ямьсез карчыкка әйләнә. Мин аннан качам, ул тагын мине куа, ерактан әни карап торса да, ул мине яклау, теге ямьсез карчык кулыннан коткарып алып калу урынына үзе миннән көлә… Мин шул куркынычлар эчендә уянып киттем. Мин уянганда, әни тагын да урыныннан торып, Галимә апа янында утыра, Галимә апа әллә нәрсәләр сөйләп саташа иде. Мин, аның нәрсәләр эшләгәнен күрер өчен, урынымнан торып, алар янына бардым. Бу вакытта әти шүрлектән нәрсәдер эзләнәдер иде, бара торгач, кулына Һәфтияк алып, аны Галимә апаның баш очына китереп куйды. Үзе белгән догаларын әкрен генә укына, тирә-ягына төкерә, башка бер сүз дә әйтми. Бу вакытта Галимә апаның күзләре йомык булып, йоклаган сымак булса да, үзе бер-берсенә һичбер бәйләнеше булмаган сүзләр сөйли, капыл гына дертләп, сискәнеп китә: «Кит-кит!.. Кирәкми, мин бармый калам… Менә син агай, нәрсә әйтәләр бит!.. Әти ачуланды бит, юк, мин үлсәм дә өйгә кермим… Әй Алла… мин нишләдем?.. Минем битләрем агармас инде!.. Закирны үтерәләр бит!.. Шәлемне ачмагыз әле… Тагын киләләр, кайда качыйм икән инде?! Ишекне ваталар бит… Һәй, шул җырларны да җыр дип җырлыйлар… Мин барыбер үләм… Әнә үтерергә киләләр!..» – дип, өзек-өзек саташа. Әни: «Галимә, балам, саташасың, торып утыр, укынып ят, балам. Кичәдән бирле булган эшләрдән куркып калган шул мескен…» – дип, аны уятырга, исенә китерергә тырыша иде.

Галимә апа «Әнә үтерергә киләләр!..» дигән сүзне әйткәч, күзләрен ачып җибәрде һәм, безнең барыбызга да күзләрен тутырып караганнан соң, үзенең бездә булганына ышанмаган кебек булып калды да, калтырап, бик озак безгә карап торды. Әни кайтадан:

– Балам, тынычсыз йокладың, ахры?.. Укынып ят, берни дә булмас, курыкма, син бездә бит, – дип, теге саташуларның төш кенә икәнен белдереп, Галимә апаның исенә төшермәкче булды. Шулай бераз торгач кына, Галимә апа баягы саташуларның төш икәнен белгән, хәзер үзенең куркынычсыз җирдә икәнен аңлаган кебек булып, иркен рәвештә тын алды да әнигә елмаеп карап куйды һәм:

– Курыктым шул, мин саташтыммыни? – дигән сүзләрне генә әйтеп, тик кенә карап ята башлады.

Әни шул торуыннан кире ятмады, ул, тәрәзәгә карап:

– Таң да атып килә, ахры, мин ятмыйм, балам, син ят, йокла, – дип, миңа ятарга кушты. Мин шуннан соң гына ятып йоклап киткәнмен…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 4.4 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации