Текст книги "Сайланма әсәрләр / Избранное"
Автор книги: Мәҗит Гафури
Жанр: Литература 20 века, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 8 (всего у книги 38 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
Мин, кулыма шеш чыгу сәбәпле, бу иптәшләр белән эшкә китә алмый, мәдрәсәдә калдым. Көн озын, ашарга аз, иптәшләр юк. Шуның өчен бу көннәрне үткәрү авыр һәм күңелсез иде. Монда миннән башка Якуп карый дигән бер сукыр белән гомеренә шушы мәдрәсәдә яткан Нури карт дигән карт бар иде. Өченче кыш мәдрәсә ишегалдын тазартып, җәй көннәре хәзрәтнең вак-төяк эшләрен эшләүче бик тупас берәү мәдрәсәдә кунып йөри. Дүртенче – мин. Кыш көнендә һичбер мөнәсәбәте булмаган без шушы дүрт кеше дуслашып киттек. Безнең дуслашуны ныгыта торган нәрсә минем аларга хикәяләр укудан башланып китте. Мин боларга иң элек «Мең дә бер кичә» хикәяләрен укыдым. Бик күңелле булган, тыңлаган саен тыңласыны китерә торган бу хикәяләрне укыйм. Алар мине иртән чәй эчерәләр. Аш пешергән көнне көндезге ашны үзләре белән бергә ашаталар. Беренче, икенче томнарны өч төн эчендә укып чыктым. Инде «Мең дә бер кичә»нең ике генә томы калды. «Әгәр дә мин бу ике томны да укып чыксам, бу кешеләрнең миңа ихтыяҗлары калмый, шуннан соң алар мине ашатудан тукталачаклар…» дигән уйга төшеп, мин укуымны әкренләтә төштем. Хикәянең иң кызыклы җиренә җиткәч кенә, юк-бар сылтау белән укудан туктала торган була башладым. Шулай мин назлана төшкәндә, алар миңа: «Укы әле… иң кызыклы җиргә җиткәч туктыйсың», – дип ялыналар. Ләкин мин аларны ялындыруны еш эшләмим. Ике ара бозылып, аларның мине чәй эчерүдән мәхрүм итүләреннән куркам.
Чәй эчкәндә, әле генә укыган хикәядәге каһарманнар, матур кызлар, андагы чиксез матур булган тормышлар хакында сүз китә. Минем тыңлаучыларымның, өчәвесе дә матур кызлар һәм аларның сөйгән егетләре белән очрашып «пуся алышу» ларын сөйләгән чакта, авызларыннан сулар ага. Үзара бәхәсләшеп китәләр. Бигрәк тә сукыр Якуп карый сөйләшә башласа, аның ак салган ике күзе хәрәкәткә килеп, зураеп, тәгәрәп йөргән кебек булып күренәләр. Сүз сөйләргә комачаулык итәр төсле булып күренгән калын һәм салынып торган ирене чәпелди башлый, авызыннан төкерекләре чәчелә. Тумыштан сукыр булган, анасыннан башка хатын-кыз кочагы күрмәгән, гомеренә өйләнү бәхетенә ирешмәгән бу кеше хикәянең хатын-кызларын сөйләгән җирләрендә кулларын уарга керешә. «Шундый матур кызлар белән бер генә атна торсаң иде!» дигән сүзне ычкындыруын сизми дә кала.
– Якуп агай, синең бит күзләрең күрми. Аларның матурлыкларын кайдан беләсең? – дибез.
Ул, мескен, уйлап башын күтәрә. Күгәрчен йомыркасы чаклы булган күз алмалары да түшәмгә күтәрелгән кебек булалар. Шуннан соң ул:
– Их, белмисез! Аларның матурлыклары тавышларыннан ук билгеле бит… Алар яныннан үтеп киткәндә дә хуш исләре бәрелеп китә… Шулай булгач, патша кызларының тагын да башкачарак булулары мәгълүм инде, – ди. Ул үзе дә Нури картка сөаль биреп, өйләнгән вакытларын сораша.
Нури карт, җиңелчә бер көлү белән көлеп, үзенең үткән бәхетләрен сөйләп китә, кияү булып кергән көннәрендәге рәхәтлекләрен сөйли.
Якуп карый һич туктаусыз:
– Йә, шуннан соң? Йә, сөйлә инде, тагын нәрсә булды? – дип сорый. Нури карттан бөтен эшнең вагы-төягенә чаклы сөйләтмәкче була.
Нури бабай:
– Аръягын әйтмә инде… – дип сүзен кисә, шул сүзенә, үзенең хатыны үлгәнен, шуннан соң өйләнергә теләми, монда килеп, ишан хәзрәткә мөрит булуын әйтеп, сүзен бетерә.
Мәдрәсәнең ишегалдын себерүче – әле утыз-утыз биш яшьләрендә. Ул моңарчы өйләнмәгән. Ул озын сөйләп тормый. Боларның сүзләрен тыңлап тора-тора да:
– Билләһи, бераз акча җыям да авылга кайтып өйләнәм. Болай йөреп гомер җилгә генә үтә… – дип куя.
Тегеләр, моның өйләнергә мөмкинлеге барлыгын уйлап, аның бәхетенә кызыгалар.
Шундый тәмле сүзләр, матур хыяллар белән безнең чәй сәгатьләргә сузыла. Самавыр сүнә. Теге дворник самавырны яңартып җибәрә.
Якуп карый – иркен торучы кеше. Ул, куй мае салдырып, йодрык зурлыгында гына вак күмәчләр пешертеп ала да, чәй эчкәндә, шуларны бәләкәй капчык белән алып килеп, үзенең тезе янына куеп, берәмләп алып ашый. Миңа тик берне генә бирә. Бер чирек кадак та булыр-булмас бу күмәчне мин шунда ук ашап бетерәм дә карыйның авызына карап утырам. Күңел кызыга. Алар шулай бик кызулап патша кызлары турында сөйләшкәндә, капчыкның башын әкрен генә үземә таба тартып алып, берәр күмәч алганнан соң, кире урынына куям. Нури карт белән дворник бер-берсенә күз кысалар һәм:
– Ул патша кызлары, Якуп карый кебек, куй маена пешерелгән бодай күмәче генә ашап торганнардыр инде… – дип көләләр.
Якуп карый, аларның сүзләрен чынга алып:
– Әй наданнар?! Әллә сез аларны үзегез кебек кара корсак дип беләсезме! Алар оҗмах җимешләре кебек җимешләр, оҗмах нигъмәтләре кебек нигъмәтләр генә ашап үсәләр… – дип шелтәләп куя.
Минем хәйлә күпкә бармады. Берничә рәт аның күмәчен эләктергәннән соң, тегеләрнең «күмәч» сүзен күп тәкрарлаулары һәм «Мәҗит, синең майга пешкән бодай күмәчен туйганчы ашаганың бармы?» дип сораулары сәбәпле, Якуп карый минем хәйләне сизеп, капчыкның авызын тезе астына кыстырып утыра башлады. Ләкин ул, минем шаянлыкны белгәнгә, күмәчен алганга һич рәнҗеш күрсәтмәү өстенә, кайчакта миңа бирә торган өлешне арттырып бирә башлады.
Мин аларга ай ярым чамасы эчендә «Мең дә бер кичә»дән башка «Сәет Баттал газый», «Тарихы Табари» (6–7 том), «Каһарман Катыйль», «Салсал», «Хәзрәти Гали батыр» вә башка бик күп китаплар укып чыктым. Безнең бу ай ярым гомер, чынлап та, бик күңелле үтте. Гәрчә безнең беребезнең дә ул китапларда язылган бәхетләргә ирешү ихтималларыбыз булмаса да, без бу ай ярым гомерне шул бәхетләргә ирешкән кебек рәхәт үткәрдек.
Ишан хәзрәткә казахлар саба-саба кымыз китерәләр. Ул кымыз ишан өендә генә бетми, артып кала. Шул артык кымызны ул мәдрәсәгә җибәрә. Шунда без кымыз мәҗлесе ясап җибәрәбез. Җәй көне тору өчен генә килгән, икенче мәдрәсәдә ятучылар да кымыз мәҗлесенә киләләр. Монда көйләп мөнәҗәт уку да, «Ашказар», «Тәфтиләү» көйләрен җырлау да ярый. Бу көн безнең тормыш бәйрәмгә әйләнә…
Тамак хакына хикәя укып эш чыкмый. Болай торганда, кышка бер тиен акчасыз, киемсез керергә кирәк… Кайдан эш табарга?
Шулай аптырашта торганда, кемдер миңа: «Бер байның заимкасындагы эшчеләргә аш пешереп тору өчен кашевар кирәк, барасыңмы?» – ди. Мин, күктән көткәнен җирдән тапкан кеше кебек, шунда ук теге байның исемен, кайда торганын сорашып, эзләп киттем. «Шакирҗан Учаров…» Бу исемне бик нык хәтергә алдым. Болар шәһәрнең уртасындарак бер катлы гына йортта торалар икән. Капка төбендә утырып, бик озак көтәргә туры килде. Бик озак көткәннән соң гына, кап-кара мыеклы, кызыл йөзле, уртача буйлы, башына каракүл бүрек кигән һәм яхшы гына арбага уртача гына ат җиккән берәү кайтып, капкадан кереп китте. Мин аның артыннан кердем. Ул, миннән эшли алып-алмавым һәм башкалар турында бик жентекләп сорашканнан соң, печән чабучыларга аш-су пешереп тору өчен, мине айга биш сумга яллады. Мин, байның эшкә алмый, кире кайтарып җибәрүеннән шикләнеп, аның биргән хакына риза булып, иртәгә иртүк килергә вәгъдә биреп кайттым.
Минем китүем Якуп карый өчен бераз күңелсезлек бирсә дә, үзем өчен күңелле иде. Шәһәрдә тору мине ялкыткан, киң яланнар, яшел сахралар бик сагындырган иде.
Иртәгесен байның йортына барып, аның заимкасында башлык булып торучысы белән заимкага киттек.
Заимка Троицкидан кырык-илле чакрымнар чамасында икән. Анда торучы күп түгел. Тик шул мин утырып барган кешенең гаиләсе, аннан башка дүрт буйдак егет һәм бер каравылчы гына. Без барганда, теге егетләр печән чабарга китәр өчен хәзерлек күрәләр иде. Менә мин шул егетләргә аш пешереп, чәй кайнатып торырга тиеш идем.
1922
Кара йөзләр
(Иске тормышның миллион корбаннарыннан берсе)
IБу эш моннан утыз еллар элек иде.
Без, яшь шәкертләр, ястү намазыннан алдарак чыгып, мәдрәсәгә кайттык. Ястүдән соң хәзрәт дәрескә керәчәк булганга күрә, без тора торган мәдрәсә җыештырылган, иң түрдәге тәрәзә янындагы тәбәнәк өстәлгә шакмаклы ашъяулык ябылып, өстәлнең уң ягына берничә мендәр өелеп куелган иде.
Без кайтып, бераз гына утыргач та, Гали хәлфә кайтып, хәзрәтнең килеп җитүен белдерер өчен безгә ишарә кылу белән, без һәммәбез дә утырып, тып-тын калдык. Без, гүяки бик тырышып укыган кебек, китапларыбызга күзләребезне салып, эчтән генә укырга керешкән булдык.
Шул арада ишек ачылды. Сафи хәзрәт бик акрын гына керә башлады. Без шунда ук һәммәбез дә, аягүрә басып, кулларыбызны күкрәкләребезгә куеп, баскан урыннарыбызда таш багана кебек катып калдык. Һичберебезнең бер генә дә гаебе булмауга карамастан, безнең йөрәкләребез дөп-дөп тибә башлады.
Хәзрәт, керү белән, упшый бер сәлам бирде. Гади шәкертләр бер вершок та узмаска тиешле булган идәндәге аркылы агачтан бер аршындай узып туктау белән, куштан шәкертләрнең берсе аның озын таягын, кадерләп, кулыннан алып китте. Икенче берсе аның пималарын[97]97
Пималарын – киез итекләрен.
[Закрыть] салдырып, аерым бер урынга куйды. Гали хәлфә хәзрәтнең өстендәге кызыл төлке тамак тунын салдырып, аерым бер хөрмәт белән үзенең бүлмәсенә алып кереп китте.
Шуннан соң хәзрәт, үзенә хәзерләгән мендәрләр өстенә утырып, һичкемгә бер сүз әйтми, кесәсеннән күзлеген алып, лампага каршы куеп караганнан соң, кулъяулыгы белән күзлегенең пыялаларын сөртеп киде дә тирә-яктагы шәкертләргә карап алды. Без, әле һаман бер сүз әйтми, хәзрәтнең сүз әйткәнен көтә идек. Ул, шулай шәкертләргә күз йөртеп алгач, мәдрәсәнең тәртибен карап алган кебек булгач:
– Бүген нинди дәрес? – дип сорады. Аның бу сүзен күптәннән бирле көтеп торган шәкертләрнең берничәсе бердән:
– Бүген, тәкъсир[98]98
Тәкъсир – остаз яки мөдәррискә олылап эндәшү сүзе.
[Закрыть], «Гакаид», – диделәр.
Ул арада «Гакаид» укучылар, хәзрәткә каршы, аннан бер сажин чамасы ераграк түгәрәкләнеп, тезелеп утырганнар, һәммәсе дә алларына китапларын салып, дәрес тыңларга хәзерләнгәннәр иде инде. Хәзрәт, шәкертләрнең җавабын алгач, өстәлдәге китапларның берсен алды һәм, бераз көттергәннән соң, бик мәһабәт тавыш белән:
– Һади, син гыйбарә[99]99
Гыйбарә – өзек.
[Закрыть] укы!.. – дип әмер бирде.
Хәзрәтнең шул сүзен ишетү белән, теге шәкертләрнең һәммәсе дә, кулларын тезләренә аркылы куеп, башларын түбән иеп, китапларына күз салдылар. Һади без белмәгән зур китаптан бик санап кына нәрсәләрдер укып китте.
Бераз укыгач та, хәзрәт Һадига туктарга кушты. Ул туктады. Хәзрәт үзе дә бераз уйланды да, тамагын кырып, Һадиның иң элек әйткән сүзеннән эләктереп сөйләп китте. Дәрес тыңлаучы шәкертләр һәммәсе дә, шаккатып, хәзрәтнең авызыннан чыккан сүзләрнең берсен дә калдырмый тыңларга керештеләр.
Хәзрәт ачылганнан-ачылды, кызганнан-кызды. Зуррак хәлфәләрдән дә һәм аның алдындагы дәресен алып утыручылардан да сүзгә катнашучылар чыкты.
Без, вак шәкертләр, хәзрәт чаклы хәзрәт алдында сүз сөйләргә, бәхәс кылырга батырчылык иткән хәлфәләргә һәм аның алдындагы теге шәкертләргә хәйран калып, шаккатып утыра идек. Бигрәк тә Күгәрчен Сәлим дигән, болай карап торуга кечкенәрәк булган шәкертнең кыюлыгына һәм сүзгә бирешмәвенә соклана идек.
Мәдрәсә эчендә хәзрәт һәм үзара бәхәсләшкән шәкертләрнең тавышларыннан башка бер тавыш та юк иде. Без, утырган урыннарыбыздан да кузгалырга куркып, соң дәрәҗәдә тынычлык саклый һәм аларның бәхәсләшүләрен тыңлый идек.
IIХәзрәтнең дәресе шулай иң кызу җиренә җиткән чакта гына, мәдрәсәнең ишеге ачылып, әллә кемнәр бик нык тавышланып, эчкә керә башладылар. Гадәттә, мондый бер-берсенә бәйләнешсез сүзләр һәм ашыгып-кычкырып сөйләүләр ут чыккан вакытта гына булганга күрә, без куркышып киттек. «Мәдрәсәнең түбәсенә ут капкан микән әллә?..» дигән уйга төштек.
Боларның тавышларыннан безнең кебек вак шәкертләр түгел, зур шәкертләр дә, хәтта хәзрәт үзе дә сискәнеп киткән кебек булды, һәм алар да, сүзләрен туктатып, ишеккә таба карарга мәҗбүр булдылар.
Шулай бик тавышланып һәм дә бик ашыгып, биш-алты моштым[100]100
Ул вакытта авылның укый-яза белмәгән кешеләрен «моштым» дип йөртәләр иде. – М. Гафури искәр.
[Закрыть] керделәр дә, бер урынга басып тора алмый, бер артка, бер алга каранып, тышта башланган сүзләрнең ахырын монда бетерергә уйлаган кебек, нәрсәдер сөйләргә керештеләр. Боларның торышларыннан, бер урынга басып тора алмауларыннан нинди дә булса бик куркыныч һәм бик сирәк була торган бер эшнең булуы алдан ук мәгълүм булып тора иде. Әгәр дә мулла бабай монда булмаган, әллә ничә мәдрәсәнең иң зур шәкертләре монда дәрескә җыелмаган булса, без тагын да курка төшәр идек.
Хәзрәт күзлеген маңгаена күтәреп куйды да, ишеккә табан карап, ачулырак бер тавыш белән:
– Ни бар? Нәрсә булды?.. Төн белән ут чыккан кебек нәрсәгә шаулашып йөрисез?.. – дип сорашырга кереште.
Ишектән шаулашып кергән кешеләр, хәзрәтнең сорауларына җавап бирәсе урында, аңар да җавап бирергә ашыкмый, хәтта аннан да кирәгрәк бер эш бар кебек, артларына карап: «Сез аларны җибәрми шунда тотып торыгыз әле, хәзрәт нәрсә кушар, кулдан ычкындырмагыз!..» – дип кычкырып куйдылар.
Хәзрәтнең соравына да карамый, аларның шулай тавышланулары безне тагын да хәйран калдырды. Без берәр карак тоттылар микән, әллә башка куркыныч бер эш булды микән… дигән уйга калдык. Бөтен кешенең күзендә ашыгычлык һәм бу куркыныч эшнең нәтиҗәсен тизрәк белү теләге туган кебек булды.
Тегеләрнең җавап бирмәүләрен күргән хәзрәт тагын да мәһабәтрәк тавыш белән:
– Җә, нәрсә бар? Болай карап җавап бирегез… – дип кычкырып җибәрде.
Шул чакта тышкы яктан «Юк-юк!.. Хәзер тиз генә ычкына алмаслар инде!» дигән тавышлар ишетелде.
Бердән, эчкә кергән кешеләрнең соң дәрәҗәдә җитди кыланулары, шуның өстенә кайберәүләрнең кулында күсәкләр булуы, икенчедән, тыштан ачулы һәм куркынычлы тавышлар ишетелүе ни дә булса берәр мөһим эшнең барлыгын күрсәтеп тора иде. Шуның өстенә тыштан тагын да «Чү-чү!.. Кирәкми, сабыр итегез!» дигән тавышлар арасыннан бик нечкә һәм әрнеп җылаган тавыш ишетелеп калды.
Ике-өч минут эчендә генә булган бу ашыгыч һәм куркыныч күренеш, күңелләргә куркыныч салып, бик ямьсез нәрсәләрне күз алдына китерде.
Кергән кешеләр һаман да тынычланып, үзләренең сүзләрен сөйләр бер хәлгә килә алмыйлар, баскан урыннарында тыныч кына бер җиргә генә басып тора алмыйлар иде.
Хәзрәт өченче мәртәбә тагын да ачулырак рәвештә:
– Җә, нәрсә бар? Нигә берегез дә сөйләмисез, кыямәт куптымы әллә?! – дип җикерде. Бу юлы хәзрәтнең йөзенә ачу галәмәте[101]101
Галәмәте – билгесе.
[Закрыть] бик нык чыккан иде.
Ниһаять, ишектән кергән кешеләрнең берсе, башка иптәшләреннән алгарак килеп, өзек һәм калтыравыклырак тавыш белән:
– Хәзрәт, эш зур!.. Бозыклар аяк астында яталар икән!.. Шуларны тотып, сездән шәригать[102]102
Шәригать – дини закон, бу урында «хөкем» мәгънәсендә.
[Закрыть] сорарга килдек, – диде һәм, сүзен тәмам итүдән гаҗиз калган кеше кебек калтыранып, алай-болай селкенеп, иптәшләренә карады, бик озак йөгереп арыган кеше кебек, өзек-өзек тын ала башлады… Чынлап та, хәзер бу кешенең күзләре аларган, йөзе агарган, үзе соң дәрәҗәдә куркыныч бер кыяфәткә кергән иде.
Без, әле һаман эшнең нәрсәдә икәнен, нинди вакыйга булганын белмәгәнгә күрә, аптырый гына бара идек.
Хәзрәтнең сабыры төгәнде, ул, урыныннан кузгала төшеп:
– Җә, нинди бозыклар?.. Нәрсә?.. Берәр кешенең әйбере югалганмы?.. Тизрәк әйтегез! – диде.
Бая сөйләгән кеше янына тагын берсе килеп кушылды, алар икәүсе бердән:
– Менә Шакир малае Закир белән… – дип сөйли башлаганнар иде, хәзрәт, аларга карап:
– Алай икәүләп сөйләмәгез, арагыздан берегез генә сөйләсен! – дигәч, Габдерахман бабай алгарак чыкты. Ул, сүзнең иң кирәкле җиреннән башларга теләгән кебек, бераз уйлап торып, ашыгыч эшнең нәтиҗәсен белергә теләгән кешеләрне бераз көттергәннән соң, болай дип сөйләргә кереште:
– Хәзрәт, сөйләргә дә авыр инде… Әнә теге Шакир малае Закир белән Фәхри кызын тотканнар… Гайфулла белән Сәлим, «авыл картлары да шаһит булсыннар дип, әле генә безне алып чыктылар. Ястү намазыннан кайтып, яңа гына чәйгә утырган идем. Менә шулай, эш харап, хәзрәт! Үзең шәригать кушканны эшлә! – диде. Шушы җиргә җиткәч, Габдерахман бабайның да тыны бетте. Бу да, үзенең бу зур эшне аңлата алуына шөбһәләнгән кебек, тирә-ягындагы кешеләргә карады.
Зур куркынычның төбе ачылды. Зур вакыйганың сере беленде…
Ахун хәзрәт, Габдерахман бабайның сүзләрен сабырсызлык белән тыңлап беткәннән соң, урыныннан кузгала төште. Аның йөзенә тагын да җитдият һәм ачу галәмәтләре чыкты…
Шәкертләр урыннарыннан кузгалып, башларын күтәреп, алгарак чыгарга тырышып карый башладылар. Кайбер зуррак шәкертләрнең йөзләренә кызыллык чыкты… Бу вакыйга, бу куркынычлы эш миңа яшен кебек килеп бәрелде.
«Фәхри кызы!.. Ул бит безнең күрше һәм әтинең бертуган абзасы Фәхри бабайның кызы Галимә апа… Ул бит минем үз апамнан да артык яратып йөргән апам!.. Ул ничек болай булды икән?.. Ул, мескен, хәзер бу хурлыкка ничек чыдый икән?.. Теге тышта нечкә тавыш белән әрнеп җылаган кеше Галимә апа икән… Ул нечкә тавыш Галимә апаның тавышы икән!.. Хәзер Фәхри бабайлар үзләре ничек чыдап торалар икән?..» дигән күңелсез һәм ямьсез уйлар бер минут эчендә баштан кичеп өлгерде. Мин бу эшкә һәм Галимә апаның шушы күзләре ут кебек янып, кулларына күсәкләр тотып торган усалларга тоткын булуына бер мәгънә дә бирә алмадым. Башым түбән бөгелеп төште, күз алларым караңгыланды, бөтен шәкертләр тик миңа гына караган кебек тоелдылар.
Хәзер дәрес кайгысы бетте, алдагы китаплар онытылдылар, бөтен шәкертләр һәм бу эш артыннан йөрүчеләр, хәзрәт авызына карап, аның бу мөһим эш хакында, адәм гаҗиз калырлык вакыйга турысында нәрсә әйтәчәген көтә башладылар.
Хәзрәт тә эшнең соң дәрәҗәдә мөһим икәнен белдерер рәвештә тамагын кырды һәм, бераз уйлап торганнан соң:
– Кемнәр күргән?.. Шаһитлар бармы?.. Мондый эшләрне исбат итәр өчен, шәригать каршында дүрт шаһит кирәк, – диде.
Безнең колаклар үрә торды, эшнең зурлыгы тагын да арткан кебек булып китте. Хәзрәтнең бу сөаленә каршы кемнәр генә чыгып җавап бирә алыр икән дигән уйга төшелде. Хәзрәтнең сүзе бетү белән, теге кешеләрнең араларыннан берничә кеше берьюлы:
– Бар, бар! Шаһитлар әзер! – дип кычкырып җибәрделәр.
Хәзрәт тагын да җитдиләнә төште һәм «Алар кайда соң? Аларны монда алып килегез!» дигән әмерне бирде.
Эш шул җиргә җиткәч, мәдрәсәдәге бөтен шәкертләр бу «бәхетсезләр» нең йөзләрен күрергә ашкынган сымак булдылар, һәммәсе дә йөзләрен ишеккә таба бордылар.
Мин Галимә апамны бүген генә күргән идем. Ул бүген иртән нинди шат иде. Хәзер ул мин күргәннән соң бөтенләй үзгәргәндер, башка төскә кереп киткәндер кебек булып күз алдыма килде.
Хәзрәтнең «Алып килегез!» дигән сүзен ишетү белән, берничә кеше берьюлы:
– Кайда, аларны монда китерегез! – дип кычкырып җибәрделәр.
Шул сүзне ишетү белән, Сәйфулла малае, ишекне ачып:
– Аларны монда кертегез! – дип кычкырды.
Шундый зур «вакыйга» га һәм караңгы төндә шулчаклы шау-шуга сәбәп булган кешеләрнең шушы минутта мәдрәсәгә керүләре бөтен шәкертләрне дулкынландырды, алар, теге зур гөнаһлы кешеләрне якыннанрак күрү өчен, алгарак, күрергә уңайрак җиргә җылыша башладылар. Ләкин хәзрәтнең ачу белән «Урыннарыгыздан кузгалмагыз!» дигән сүзе аларны урыннарында тик торырга мәҗбүр итте.
Ишек ачылды. Ишеккә якын торган кешеләр икегә аерылып юл бирделәр. Бу вакытта йөрәкләрнең кагулары ешайды, тамырларның тибүе көчәйде.
Менә бервакыт Закир абыйны ике җегет ике кулыннан кысып тотып алып керделәр һәм алгарак китереп бастырдылар. Аны күрү күңелгә бик авыр тәэсир бирде: аның бишмәте җыртылган, бүреге җәнчелгән, сул як битеннән кан агып төшкән һәм уң күзенең өсте күгәреп, кара янып чыккан, шулай итеп, таный алмаслык бер хәлгә килгән иде… Ул, монда китереп бастыру белән, оялган сымак башын түбән төшерде. Бөтен шәкертләр, аңа карап, гыйбрәт алган кебек авыр сулап, уфлап куйдылар.
Аның артыннан Галимә апаны алып керделәр. Аның кулларыннан кысып тотучылар булмаса да, качмасын дигән кебек, тирә-ягын әйләндереп алганнар иде. Ул үзенең йөзен шәле белән бик нык бөркәү сәбәпле, йөзе күренми, шуның белән бергә, җылавы һаман бетмәгәнгә, йөрәк ярсуы басылмаганга күрә, очкылык тоткан кебек, өзек-өзек тавышлар чыгара. Үзе калтырап, селкенеп-селкенеп куя иде.
Аның шулчаклы ирләр арасында кыз башы белән ялгыз калуы, шулчаклы кызганыч һәм хурлыкта торуы бөтен халыкка икенче төрле тәэсир итте, һәммә шәкертләр аның калтыранган гәүдәсенә карадылар, һәрберсе битен күрергә теләү арзусы[103]103
Арзусы – теләге.
[Закрыть] күрсәттеләр.
Мин, аның керүен күргәч тә, Галимә апа икәнен белдем. Ул, үзенең сары чәчкәләр төшкән шәлен ябынып, көн дә кия торган вак кына кызыл бөрчекле аклы күлмәген, аның өстеннән бу ел гына тектергән бишмәтен кигән иде. Ул, монда кергәч, сыгылып төшкән талчыбыгы кебек, тагын да бөгелә төште. Гаять тә уңайсыз бер хәлдә бер почмаккарак сыенды. Берничә ерткыч песи уртасына читлектән егылып төшкән кечкенә сандугач нинди авыр бер хәлдә булса, ничек калтыранса, Галимә апа да шулай калтырана, нечкә йөрәгенең тибүләре бөтен гәүдәсен калтырата иде. Аның шул хәлдә торуы миңа кызганыч та, моңлы да, матур да булып күренде. Шушы минутта аның күзенә карыйсым, матур күзләрен күрәсем килде. Аны чолгап алган бу ерткычларны шунда ук куып чыгарып, Галимә апаны алар кулыннан коткарып аласы, аны үз иркенә җибәрү арзусы туды.
Күзләре ут кебек янган Сәйфулла малае, билен яшел билбау белән буып, бияләйләрен шунда кыстырган Гәрәй, аның янында бик зур эш күрсәткән кеше кебек тыпырчынып торган Гайфулла, бүреген кырын киеп, озын шарфын муеныннан уратып, очларын билбавына китереп кыстырган Сәлим һәм башкалар минем күзгә бик ямьсез һәм ерткыч җанварлар кебек булып күренделәр.
Мин элек Габдерахман бабайны бик ярата идем. Аның кайчакта безгә килеп сөйләшеп утырулары күңелгә килешле күренә, ак чалма киеп намазга йөрүләре бик матур булып күңелгә якын сизелә, аның турында мин: «Бу бик яхшы кешедер инде, җәннәткә керә торган кешеләрнең берсе инде бу…» – дип уйлый идем. Бүген мин аны да яратмадым, ул минем күземә юк артыннан йөргән, башкаларны юк өчен рәнҗетә торган усал, ямьсез бер карт булып күренде.
Озын Ибрайны мин электән дә яратмый торган идем, бүген ул бигрәк ерткыч, бигрәк ямьсез булып күренә иде.
Шул ук минутта Галимә апаның атасы Фәхри бабай белән әнкәсе Хәмидә әби күз алдыма килделәр. «Алар бу эшкә ничек түзәрләр, ничек чыдап тора алырлар икән?..» – дип уйлап алдым.
Фәхри бабай бик кызу кеше: ул үзенең улларын юк кына нәрсә өчен дә таяк белән кыйный, кырык ел бергә торган карчыгы аның ачуыннан курка, Хәмидә әби комганга җылы су салып куймаган өчен дә аның авыр сүзләрен ишетә… Шулай булгач, бу эш өчен Галимә апаны ни эшләтәчәк? Ялгыз Галимә апаны түгел, аның өчен Хәмидә әбине дә нинди авыр сүзләр белән тиргәячәк бит, дидем.
Хәзрәт, бу гөнаһлыларга бик ачу белән күз йөртеп алганнан соң, сүз башлап:
– Җә, кемнәр күргән? Кемнәр шаһит булып, үзләренең гуаһлыкларын[104]104
Гуаһлыкларын – таныклык бирүче шаһитлыкларын.
[Закрыть] бирәләр? Шулар алгарак чыксыннар әле! – диде.
Хәзрәтнең бу сүзләрен ишетү белән, Гайнулла белән Сәлим, алгарак чыгып, кулларын намаздагыча алларына кушырып:
– Башлап без күрдек, хәзрәт, аннан соң Сәйфулла белән Гәрәй күрделәр… Шуннан соң башкалар да килделәр инде, – дип җавап бирделәр.
Боларның бу сүзләреннән соң Сәйфулла белән Гәрәй дә алга чыктылар һәм, үзләреннән сораганны көткән кебек, кулларын кушырып, хәзрәткә каршы бастылар.
– Сез дә күрдегезме? Кайда күрдегез? – диде хәзрәт.
Сәйфулла белән Гәрәй берьюлы:
– Күрдек, күрдек, хәзрәт! Бер-берсенә якын ук утыралар иде, – диделәр.
Шунда Гайфулла, урыныннан кузгала төшеп:
– Кочаклашып торалар иде, диң, – дип өстәп куйды.
Хәзрәт боларга каршы:
– Юк, алай якын утыру гына җитми, шәригать каршында зани белән заниянең[105]105
Зани белән заниянең – бозык ир белән бозык хатынның.
[Закрыть]… эшләрен дүрт кеше бердән күргән булырга тиеш, бу бик авыр мәсьәлә, – диде.
Сәлим чыдап тора алмады:
– Хәзрәт, күрдек инде, алар сез әйткәнчә торалар иде, тик болар килгәндә утыралар иде, – дип, сүзен саташтырып, йомгакның очын югалткан кебек сөйләп куйды.
Калганнары да, сүзләрен борып:
– Анысы шулай инде, хәзрәт, без аларны күрдек, – диделәр.
Шул вакытта Закир абый курыккан рәвештә, әкрен генә бер тавыш белән:
– Юк, хәзрәт, нахак әйтәләр, без сөйләшеп кенә утыра идек. Болар шул вакытта үчлек белән… – дип сүз башлаган иде, теге кешеләр бердән:
– Тик тор син, кара йөз! Монда килеп оялмый сүз сөйләгән буласың тагын! – дип шаулаша, котырыша башладылар.
Әгәр дә хәзрәт, урыныннан торып, «Сабыр итегез, шаулашмагыз! Шәригать хөкемен көтегез» дип тынычландырмаса, Закир абыйны шунда ук бәргәләп, кыйнап ташлаячаклар иде. Шул вакытта Галимә апа бик әрнеткеч, үзәк өзгеч тавыш белән:
– И Ходаем, нахак бәла ябалар!.. Безнең һичбер гөнаһыбыз юк… – дип җылап җибәрде.
Тик аның сүзләрен һәм әрнеп җылавын:
– Юк икән!.. Башка нәрсә кирәк иде!
– Шәригатьтә шулай утырырга ярый икән!..
– Күрәсең, кызларга шулай кирәктер!..
– Менә шәригать нәрсә әйтер бит!.. – дигән тавышлар каплады.
Галимә апа белән Закир абыйның үзләрен аклар өчен әйткән сүзләре халыкның ачуларын гына кабартты. Хәзрәт, тагын урыныннан торып, халыкны тынычлыкка өндәде һәм үзе нәрсәдер сөйләргә генә керешкән иде, мәдрәсә ишеге ачылып:
– Кайда ул кара йөзләр?! – дип акырган тавышка аның сүзе бүленеп калды.
Бөтен халык, сискәнеп, ишектән кергән кешегә карадылар. «Кайда ул кара йөзләр?!» дип акырып керүче кеше Галимә апаның атасы Фәхри бабай иде. Мин аның коточкыч куркыныч күзләрен, агарган йөзен, соң дәрәҗәдә ачуланып әйткән сүзләрен күреп, утырган урыныма сеңеп, әллә кайда батып киткән кебек булып калдым.
Галимә апа, Фәхри бабайның (атасының) сүзләрен ишетү белән, мичкә таба сырыкты, калтырана башлады.
Фәхри бабай, шулай ачуланып керү белән, бөтен халыкны ашардай булып, тирә-ягына карап алды, күзләрен Галимә апага терәп берәр минут чамасы карап торды да, соңра, капыл гына Галимә апага таба омтылып:
– Син, кара йөз, карт көнемдә ак сакалыма оят китердең, бөтен галәм алдында рисвай иттең! – дип, кулындагы таягы белән Галимә апаның аркасына бирә башлады.
Мондагы халык аның бу эшен сизми дә калган кебек булдылар. Гүя болар һәммәсе дә: «Ата булгач, шулай итәргә хаклы инде, Фәхри карт шәригать буенча шулай кыйнарга тиеш шул», – дип, бераз кыйнаганчы карап тордылар.
Шул чакта, искиткеч ачы тавыш белән үксеп җылаган Галимә апаны күреп, мин дә җылый башладым. Хәзрәт, урыныннан кузгалып:
– Тотыгыз, кыйнатмагыз, әле хөкем бетмәгән… – дип кычкырды.
Аның бу сүзеннән соң Габдерахман бабай Фәхри бабайның кулындагы таягын тотты. Гали хәлфә, урыныннан сикереп торып, тиз генә Фәхри бабайның биленнән кочаклап алып, бер як читкә тарта башлады.
Закир абзый, Галимә апаның шулчаклы җәзалануын күргәч, чыдый алмый кызып китеп, шулай таба бара башлаган иде, аны берничә җегет тотып алдылар һәм үзен чак-чак бәргәләп ташламадылар.
Фәхри бабай, берничә кеше арага төшүгә карамастан, һаман Галимә апага таба тартыла, аны кыйнамакчы була иде, ләкин аны җибәрмәделәр.
Бу вакытта Галимә апаның ярсып җылавы, аның үзәкләргә үтә торган тавышы берничә минутка бөтен халыкны тын калдырды. Тик эчтәге зур вакыйганы күрергә теләп, тышкы яктан мәдрәсәнең тәрәзәләренә тыгылган чиксез башларның тәрәзәгә бәрелүләре генә ишетелеп тора иде. Чөнки шул аз гына вакыт эчендә бу хәбәр авылның бик күп халкы арасына таралып өлгергән, алар, төн йокыларын калдырып, авылда бик сирәк яки беренче мәртәбә булган бу мөһим һәм куркыныч эшнең асылын үз күзләре белән күреп [кайтырга килгәннәр], уйнашчылар хакында шәригатьнең хөкем һәм җәзасын белеп китәргә җыелган йөзләрчә күзләр эшнең соңы ничек булып бетәчәген көтәләр иде…
Фәхри бабайны бер як читкәрәк алып киттеләр. Ул, берничә кешенең каравылы астында торуына карамастан, үзен тоткан кешеләрнең кулларыннан ычкынып, сарык өстенә атылган бүре кебек, Галимә апага һөҗүм итеп, аны өзгәләп ташларга торган кебек тора иде.
Мәсьәләнең барган саен тирәнгә әйләнүе, барган саен куркыныч төс алуы йөрәкләрне тагын да ныклырак кактыра башлады. Бу авыр фаҗиганең, бу авыр күренешнең очына чыгу мәгәр хәзрәтнең генә кулыннан килә торган бер эш кебек булып, һәркем аның йөзенә карады.
Фәхри бабай һаман тыпырчына, һаман калтырана, үзе, соң дәрәҗәдә ачу белән ярсып, бер халыкка, бер Галимә апага карый иде.
Ниһаять, хәзрәт тагын сүзгә башлады һәм бик җитди рәвештә:
– Фәхри, син сабыр ит. Бу зур эш булса да, дөньяда булмый торган бер эш түгел, шуның өчен бу хакта шәригать хөкеме бар. Мондый эшне бик нык тикшерергә кирәк. Китапта «сабырлык – Алладан, ашыгу – шайтаннан», – дигәннән соң, шаһитларга карап: – Сез дөрес әйтегез, әгәр дә ялган сөйләсәгез, кязиб[106]106
Кязиб – ялган.
[Закрыть] өчен үзегезгә хәд лязим булып килә[107]107
Хәд лязим булып килә – җәзалау тиешле.
[Закрыть]. Сез дошманлык белән сөйләмисезме?.. Шәригать бик нечкә ул, мондый зур эшләрдә, ягъни гөнаһе кәбаирләрдә[108]108
Гөнаһе кәбаирләрдә – зур гөнаһларда.
[Закрыть] бик тикшереп хөкем итәргә куша… – дип, бик озын сөйләп алып китте.
Хәзрәтнең шушы сүзләреннән соң теге гуаһларның берничәсе шиккә калган сымак булдылар. Калган берничәсе бу юлы:
– Хәзрәт, без күргәнне әйтәбез, без аларны өйләреннән алып чыгып, монда килмәдек инде. Бая әйткәнчә, келәт белән койма арасында бергә торалар иде… Шуны үз күзебез белән күрдек… – диделәр.
Шул вакытта хәлфәләр арасыннан берәү чыгып:
– Хәзрәт, без дарелхәребтә[109]109
Дарелхәребтә – сугыш мәйданында, монда «изге урын» мәгънәсендә.
[Закрыть] торабыз, монда хәд фарыз түгел[110]110
Хәд фарыз түгел – җәзалау тиеш түгел.
[Закрыть], – дип сөйләп алып китте. Аның сүзенә икенче хәлфәләр кушылып киттеләр. Күгәрчен Сәлим дә катнашып китте, ул башкалар сүзе өстенә гуаһларның бертөрле генә сөйләмәүләрен, бинаән галәйһи[111]111
Бинаән галәйһи – шуның өчен.
[Закрыть] кыз белән җегетнең зина кылулары исбат кылынмавын да әйтеп китте.
Мин мәсьәлә болайга киткәч сөенеп киттем. Бигрәк тә Күгәрчен Сәлим матур һәм яхшы булып күренде. Кечкенә гәүдәсе белән аның бу чаклы батырчылык итүенә, курыкмавына хәйран калдым. Галимә апаны аклап, гөнаһсыз итеп чыгарырлар дигән уйга төштем.
Сүз байтакка тартылды, бәхәс киткән саен кызды. Зина итүчеләр яшь булсалар – аларны йөзәр камчы сугу, карт булсалар – таш белән атып үтерүләр берсе дә калмады.
Шәригатьнең нечкә хөкемнәре, китап сүзләре сөйләнә башлагач, теге халыклар да бераз басыла төшкән кебек булдылар. Хәзер Фәхри бабай да бераз тынычланган кебек булып, алга таба тартылмый, калтыранмый башлады.
Шул вакытта теге кешеләр арасыннан бер җегет чыгып:
– Юк, хәзрәт, алар сөйләшеп кенә утыралар иде. Эш болар әйткәнчә түгел, – диде.
Ләкин аның бу сүзләре җыелган халыкның йөрәкләренә без белән чәнечкән кебек булды. Шунда ук теге Сәйфулла, Гайфулла, Сәлим һәм Гәрәйләр, аларга кушылып башкалар да:
– Сезнеңчә, шулай нәмәхрәм[112]112
Нәмәхрәм – шәригать буенча тыелган нәрсә.
[Закрыть] белән аулакта, төнлә утырырга ярый?! Бу ни дигән сүз? – дип, зык куптарып, кызышып, теге җегетнең өстенә һөҗүм итә башладылар. Теге җегет шәкертләр арасына кереп тыгылды. Хәлфәләр, уртага төшеп, теге ут кебек кызган халыкны чак бастылар…
Хәзрәт тә, урыныннан кузгалып:
– Сез кызасыз да китәсез, эшнең асылын сорашып бетәргә ирек бирмисез! – дип ачуланып, хәлфәләргә карап: – Мин дарелхәребтә хәд сугуның[113]113
Хәд сугуның – чыбык белән суктыру җәзасының.
[Закрыть] дөрес түгел икәнен беләм. Безнең бу җирдә шәригать хөкемнәрен йөртеп тә булмый. Ләкин бозыклыкка каршы тору өчен, мондый эшләрне җәзасыз калдырып та булмый, шәригать хөкемен йөртү безнең бурычыбыз, моның өчен фәтва китапларында сарих[114]114
Сарих – ачык.
[Закрыть] дәлилләр бар. Мәсәлән, сезнең берегез халык арасында начарлыкны күрсә, шуны кулы белән үзгәртсен, әгәр кулы белән үзгәртергә көче җитмәсә, ул эшнең ярамаганлыгын теле белән сөйләсен, әгәр аңар да көче җитмәсә, күңеле белән ул эшкә каршы торып, риза түгел икәнен белдерсен, ләкин бу дәрәҗәдә калган кешенең иманы зәгыйфь дигән хәдис[115]115
Хәдис – пәйгамбәр сүзе.
[Закрыть] бар, – дип сөйләде.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?