Электронная библиотека » Мәҗит Гафури » » онлайн чтение - страница 12


  • Текст добавлен: 15 сентября 2021, 09:20


Автор книги: Мәҗит Гафури


Жанр: Литература 20 века, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 12 (всего у книги 38 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]

Шрифт:
- 100% +
X

Мин өйгә кайтып кергәндә, безнең өйдә түбән очның Гыйльми әби белән әни Галимә апаның янында утыралар, Галимә апа, борынгыча шәлен ябынып, бер сүз дә эндәшми, читкә карап тик тора иде.

Миннән элек болар нәрсә сөйләшкәннәрдер, белмим, тик мин кайтканда сүз һаман Галимә апа хакында бара, аның авыруын бетерү – имләү турысында Гыйльми карчык төрле әмәлләр өйрәтә иде. Шулай итмәгәндә, авыруның көчәюен, аның кешелектән чыгуын, берсеннән-берсе куркыныч сүзләр белән куркытып, Галимә апаның да, әнинең дә йөрәген ала, акылдан язу, җенләнүләрнең берсен дә калдырмый, йөрәк ярыла торган төрле вакыйгаларны күз алдына китерә иде. Аның сөйләгән сүзләрен, мисалга китергән куркыныч вакыйгаларын ишеткәндә, әнинең йөзе агарып китә, Галимә апа калтырана, янында гына убыр янып торган һәм шуннан сакланырга тиеш булган кебек, шәленә төренә, почмакка сыена бара иде.

Им-том иткәнче тыныч торсын дип, шүрлектә торган иске Коръәнне алып, Галимә апаның баш очына таба китереп куйдылар. Галимә апа бу эшләргә карышмый һәм каршы бер сүз дә әйтми торса да, йөзендә боларның һәммәсенә ачу билгесе, риза түгеллек галәмәте күренеп тора, Гыйльми карчыкка куркыныч бер нәрсәгә караган кебек карый иде.

Гыйльми карчык авыруны дарулау, аның сырхавына шифа бирерлек киңәшләр бирү кебек иң «ашыгыч чаралар» сөйләп бетергәннән соң, шул ук авыру алдында өч көннән бирле аның хакында авыл арасында йөргән сүзләрне тезә башлады. Галимә апа өчен ишетүе бик күңелсез һәм авыр булган бу сүзләрнең аның алдында кабатлануы, йөрәгенә бик начар тәэсир итүе билгеле булуга карамастан, сүзләрне сузганнан-сузды. Әни дә, аңа кушылып, кушылмаган урыннарында бик ихлас тыңлап, бу хакта сүзнең озаюына сәбәп булды.

Гыйльми карчык, бер яктан, безнең өй кешеләренең күңелләрен табар өчен, сүзләрен боргалап сөйләсә, икенче яктан, бу хактагы сүзләрне тагын да арттырып, өй эченә күңелсезлек һәм куркыныч бирергә тырыша, бер дә кирәкмәгәнгә, Галимә апа белән Закирның тотылу рәвешләрен, кемнәр тотканын кабатлый, бу турыдагы сүзләрне төрле кешеләр авызыннан мең төрле иттереп күчерә, шул сүзләр аркылы им-том итәргә үзенә юл ача иде.

Шул вакытта Хәмидә әби кереп, вакыйганың, бу хактагы сүзләрнең артуына өстәмә булып китте. Ул Фәхри бабай чыгып киткән арада гына монда кергәнен, үзенең нәрсә эшләргә дә белми аптырап йөргәнен, өч-дүрт көннән бирле өйләрендә ямь һәм матур тормыш югалганын күз яшьләрен агызып зарланырга кереште. Хәмидә әбинең ике ут эчендә, чыга алмаслык кайгы уртасында икәнен белгән Гыйльми карчык, бу эшкә тагын зур төс биреп, иркен рәвештә сөйләргә кереште; әле генә әнигә сөйләгән сүзләрен Хәмидә әбигә дә башыннан ахырына чаклы кайтадан сөйләп чыкты.

Боларның сүзләрен ишетеп утырган Галимә апа, ни эшләргә дә белмәгән кебек, башын бер түбән төшерә, бер боларга карап ала, бер йөзен чыта, читкә карап, ике күзен бер ноктага тегеп, шундагы бер нәрсәгә артык гаҗәпсенгән төсле шаккатып тик тора иде. Шуңа карамастан, аның йөрәге тибүнең чамасын белмәстән, болар үз сүзләрен алып баралар, шулай итеп, Галимә апаның өстенә кайгы чүпләрен өя генә бирәләр, аны үзе ерып чыга алмаслык сазга батыралар иде. Галимә апа нәкъ үрмәкүч авына чорналган чебен кебек кысылып бераз торды да, капыл гына урыныннан торып, ишеккә таба бара башлады. Аның урыныннан кузгалуы да, бик тизлек белән чыга башлавы да гадәттәгечә түгел, бәлки, күзгә күренерлек рәвештә зур үзгәреш аркасында икәнлеге күренеп тора иде. Әни, тиз генә урыныннан торып, аны барып тотты һәм:

– Галимә, кая барасың? – дип сораганын сизми дә калды.

Галимә апа, әнигә дә, башкаларга да күзләрен тутырып караганнан соң:

– Мин китәм, «китәм» дигәч китәм!.. – дип тартына башлады.

Хәзер аның бу кыланышыннан Гыйльми карчык та, Хәмидә әби дә үзгәреп киттеләр һәм, сүзләрен ташлап, Галимә апа тирәсенә җыелдылар да:

– Балам, китмә, китәргә ярамый, китеп кайда барасың? – дип, төрле яктан чорнап алдылар.

Ләкин Галимә апа, боларның сүзләрен бер дә ишетмәгән кеше кебек, ишеккә таба тартына һәм «китәм» дигән сүзне кабатлый иде. Бу эштән Хәмидә әби дә аптырашка калды һәм җылау катыш тавыш белән:

– Балам харап булды!.. Балам, китмә, утыр, бернәрсә дә булмас. Әйдә, урыныңа ят, – дигән сүзләр белән кулыннан тотып, сәкегә таба тарта башлады.

Әни белән Хәмидә әби икәүләп тартуга карамастан, Галимә апа һаман ишеккә таба бара, чыгып китәргә ашыга иде. Аның бу эше алдында боларның һәммәсе дә аптырашка калдылар, Гыйльми карчык әллә нәрсәләр укырга кереште, тирә-ягына төкеренде.

Мин, тиз генә йөгереп чыгып, әти янына бардым һәм:

– Әти, Галимә апа әллә нишли, кер әле! – дип әйтү белән, әти йөгереп өйгә керде.

Галимә апа һаман тартыша һәм:

– Мин китәм!.. Мин тормыйм!.. Нигә мине җибәрмисез?.. – дигән сүзләрне әйтә, тизрәк боларның кулларыннан ычкынырга тырыша иде.

Әти, керү белән:

– Балам, кайда барасың? Тышка чыгасың киләме? Әйдә, утыр әле, – дигән сүзләр белән ипләп кенә кулыннан тотты, шуннан соң гына Галимә апа бераз басылган кебек әтигә карады һәм, баягы каршылыкларын бетереп, үзе аз гына тынычланган кебек булып, болар алдында буйсынганлык күрсәтте. Шуннан соң гына ике яктан тоткан кул астында үзенең урынына китерелеп утыртылгач, шәлен ябынып, алдына карап утырды.

Галимә апаның шушы кузгалышыннан соң хәзер һәркем тынган, беркем дә сүз әйтми яки әйтә алмый тик тора, һәркемнең күзендә тирән кайгы белән бергә бу эш алдында гаҗизлек галәмәте күренә, тик Гыйльми карчыкның гына бу эш өчен тыштан кайгырып, эчтән шатланганлыгы сизелә иде. Бераз торгачтан гына, Хәмидә әби, үзенең күңеленә мөһим бер уй төшкән кебек:

– Гыйльми әби, син Галимәне бераз өшкереп китәр идең, – дип сүз башлады.

Аның бу сүзенә әни дә кушылган кебек булды. Ләкин әтинең йөзендә боларның һәммәсенә дә ризасызлык һәм ачу туган кебек булды да, үзе бер сүз дә әйтми, тирән уйга батты.

Гыйльми әби шул сүзне генә көткән кебек ачылып китте:

– Шулай кирәк шул, әллә кайчан өшкертергә кирәк иде, берәр нәрсәдән зәхмәт кагылгандыр, курыккандыр, – дип, авыру янына барып, догалар укырга, авызын чапылдатып, Галимә апаның өстенә өрергә керешкән генә иде, Галимә апа, аңа карап:

– Кит моннан, кит, дим!.. Мин авырмыйм, ай убырлы карчык, нинди ямьсез, кит, кит!.. – дип, ике кулы белән яныннан куарга кереште.

Гыйльми карчык шуңа да карамастан догасын өзми алып барырга теләгән иде, Галимә апада артык каршылык күргәч, артка чигенде һәм авызыннан:

– Дога укыганны җеннәре яраттырмый, шуңа күрә каршы тора, – дигән сүзләрне ычкындырып ташлады.

Аның бу сүзе әтигә яшен кебек нык тәэсир итте булса кирәк, әти, урыныннан торып:

– Син монда нәрсә сөйләп утырасың, убырлы карчык, бар, чык! – дип, Гыйльми карчыкны куа башлады.

Чиксез уңайсызлыкта калган Гыйльми карчык, нәрсә эшләргә белми, урыныннан торып, читкәрәк барып утыру белән:

– Ай-яй, болар кем булганнар!.. Убырлы карчык, имеш, үзләре кем булганнар!.. Минем кызларым да, улларым да болай хурлыкка калып, акылдан язып ятканнары юк! – дигән сүзләрне әйтә башлаган иде, әти, урыныннан торып:

– Тиз чыгып кит моннан, күземә күренмә, шайтан, сихер тубалы! – дигән сүзләрне әйтеп, чынлап куарга кереште.

Тик шуннан соң гына карчык, йомшап:

– Хәзер чыгам, чыгам… Харап булган икән. Догадан, өшкертүдән качалар! – дип чыга башлады.

Әти, ачуын баса алмый:

– Кит, күземә күренмә!.. Өшкертсәк тә, синең кебек сихер тубалыннан өшкертмәбез, догаң да, им-томың да үзеңә булсын! – дип, артыннан кычкырды.

Гыйльми карчык:

– Бик эре сөйләшмә, догадан, диннән көлмә! Ходай үзегезгә күрсәтәсен күрсәтеп тора бит әле, Галимәгез дөньяга сыймый, «мин, мин, мин кем» дип йөри иде дә… – дип чыгып китте.

Әти, аның бу сүзләреннән соң тагын да кызып:

– Шул җәһәннәм карчыгын нигә монда кертеп йөртәсез? Алар бит нәсел-нәсәптән сихерчеләр, – дип, өйдә калганнарга да ачуланды.

Бу авыр күренешнең һәм чиксез авыр сүзләрнең иң авыры Галимә апаның йөрәгенә кадалуы, аның нечкә җанын кайтадан урыныннан кузгатуы мәгълүм иде. Шул сүзләрдән соң ул бигрәк тә борчылу сиздерде, көндәгегә караганда да артык кәефсезлек күрсәтте. Үткән көн һәм бүген иртән үзе хакында сүз бармаганда, сирәкләп булса да сөйләшә, ачылып китмәсә дә, бигүк читенлек күрсәтми, тик йокы вакытында гына тынычсызлана, саташа иде. Бүген уяу вакытында да борчылган кебек була башлады. Ул тик торганда сискәнеп китә, уфлый, бик озак уйланып тик тора, бер нәрсәгә күзе төшсә, тиз генә күзен алмый, бик озак карап тора, шулай итеп, бөтен хәрәкәтендә гайре табигыйлек[123]123
  Гайре табигыйлек – табигыйсезлек, гадәти булмаганлык.


[Закрыть]
күрсәтә иде. Галимә апа бүген кичке ашны да рәтләп ашамады, чәйне дә бер генә чынаяк, әни көчләгәнгә, мәҗбүри рәвештәрәк эчкән кебек кенә эчте.

Аның шундый начарга таба үзгәргәнен күргән әти белән әни дә күңелсезлекләрен арттырдылар, хәтта үзара гына сөйләшеп, иртәгә Фәхри бабай белән Хәмидә әбине чакырып киңәш итәргә һәм Коръән чыгартып өшкертергә, булмый икән, кайдагыдыр бер ишанга алып барып каратырга, ничек тә бу эшнең чарасын күрүне ашыктырырга карар бирделәр.

Төнен Галимә апаның йокы тынычсызлыгы үткән төнгә караганда да артык булды. Ул мин күргәндә генә берничә рәт саташып, әллә нинди бер-берсенә бәйләнешсез сүзләр әйтеп, берничә рәт торып утырды. Югалткан бер нәрсәне эзләгән кебек булып, тирә-якларын кармап, нәрсәдер эзләргә кереште.

Бу төндә аның, куркынып:

– Тагын киләләр инде!..

– Алар бит бик күпләр!..

– Хәзрәт бабай килә, мин качам!.. – дип әйткән сүзләре белән, капыл гына шатланган сымак, бик өзелеп:

– Килә, килә, күрмәсәләр ярар иде!..

– Әй җаным, килдеңмени, ә? Ничек килдең?.. Күрәләр бит!..

– Туй итәрбез әле…

– Туй инде бу, туй… Әнә бит кодалар килгәннәр… Үзе кайчан килер икән?..

– Качма, качма, берни дә булмас… – дигән җөмләләре хәтеремдә калган.

Ул күп вакытта җә бик курыккан, җә бераз шатланган кебек сүзләр әйтә, һәм аның куркуы да, шатлыгы да бик тиз алмашына, шул алмашынуларның арасында искә килгән кебегрәк уйлап, тирә-ягына каранып, авыз эченнән нәрсәдер укыган кебек укынып, әнинең «Ят, балам, ят!» дигән сүзеннән соң теләр-теләмәс кенә ята иде.

XI

Соңгы ике көн эчендә Галимә апа уяу вакытында җиңеләеп китте. Ул, башын түбән иеп, бик нык исәпләгән кебек утыра да, соңра шатланган сымак булып, кирәк-кирәкмәс сүзләр әйтә, аның бу сүзләре кешене көлдерерлек булмаса да, үзе шуңа балаларчарак итеп көлә, ләкин аның бу шатлануы һәм көлүләре борынгы шатлануларына, борынгы вакыттагы көлүләренә охшамый иде. Шуның өчен булса кирәк, әни дә, әти дә аның бу җиңеләюенә, сау кешеләрчәрәк утыруына шатланмыйлар, бәлки шикләнеп, куркынып карый башладылар. Чынлап та, аның кыланышлары борынгы кебек табигый түгел, көлүе, шатлануы да урынсыз күренә иде. Шуның белән бергә, моннан ике генә көн элек, җә кичәге кебек артык ятсынып, оялып тормый. Ул үзен бик иркен, хәтта кирәгеннән артык иркен тота башлады. Аның киче көндезенә охшамый; ул төн булса саташа, саташканда да күбрәк үзен бик рәхәттә йөргән, матур нәрсәләр күргән кеше кебек сүзләр әйтә. Кыскасы, аның уяу вакыты да, йокы вакыты да сәламәт кешеләрчә түгел, бәлки акылга таманчарак кешеләрчә була башлады. Аның бу рәвешле үзгәрүе, эшнең начарга таба баруы әтиләрне тагын да тирән уйга калдырды. Әти берничә рәт Фәхри бабайларга кереп чыкты. Анда сүз ничек баргандыр – анысын белмим. Ләкин Фәхри бабай белән Хәмидә әбинең икәүләп безгә керүләреннән хәзер Фәхри бабайның да ачуы куркуга алмашуын, бу эш хакында икенче төрле уйга төшүен аңладым. Бүген Фәхри бабай ачулы түгел, бәлки бик басынкы, юаш булып керде. Галимә апа, аны күрү белән, шәлен ябынып, читкә карап утырса да, элекке кебек курыкмый, артык оялмый да, хәтта сирәкләп карап куя, тик дәшми генә иде. Моның киресенчә, хәзер Фәхри бабай, нәрсәдәндер үзе ояла төшкән кебек уңайсызлык күрсәтеп, әйтергә сүз тапмый, Галимә апага карап торды да тирән сулады, соңра, аннан күзен алып:

– Хода тәкъдиредер, үзебезгә алып керик, Коръән чыгарып өшкертергә кирәк, – диде.

Аның шул сүзеннән соң Хәмидә әби артык йомшап, күзләреннән яшьләре агып төште һәм, Галимә апаның янына ук барып:

– Балам, үзебезгә кайт, без әтиең белән сине алырга кердек, әйдә, балам, әйдә, – дип, аркасыннан какты.

Аның бу сүзләренә каршы Галимә апа күзләрен тутырып карады да, бераз сүзсез торганнан соң:

– Әй лә, кайтмыйм, әти ачулана, ул бит мине кыйнар, мине куар… Ул бит, мине балам түгел, ди… Юк, кайтмыйм… – диде.

Хәмидә әби, тагын аркасын кагып, бик йомшаклык белән:

– Балам, әнә әтиең үзе керде, ул үзе сине чакыра. Әйдә, балакаем, үзебездә әйбәт булыр, – ди һәм апаны яшь балаларны иркәләгән кебек иркәли.

Фәхри бабай, Галимә апаның сүзләрен ишеткәч, артык йомшап китте, ул сүзләрен дә әйтә алмый торган кебек кысылды, тик бик көчәнеп кенә:

– Балам, үзем әйтәм, кайт, балам… Син минем балам, хәзер мин сиңа ачуланмыйм, ялгыш кына ачуланганмын, әйдә, балам, әйдә! – дигән сүзләрне чак-чак әйтте дә, үзе, икенче якка карап, күзләрендәге яшен сөртте.

Галимә апа аның бу сүзләрен, Фәхри бабайга таба әйләнеп, йөзен бер дә яшерми, сабыйларчарак тыңлады, ләкин үзе никтер бер сүз дә әйтми елмаеп тик торды.

Фәхри бабайның сүзләреннән соң әти дә, әни дә сүз башладылар.

Әти:

– Галимә балам, кайтасыңмы, монда торасың киләме? Әнә әтиең үзе кергән бит, ул сине чакыра, ул инде хәзер ачуланмый, – диде.

Әни:

– Нигә ачулансын ди, ачуланмый, аталарның ачулары була да бетә ул… Аннан соң тагын борынгыча булалар, – ди.

Хәмидә әби:

– Балам, беребез дә ачуланмыйбыз, әйдә, кайтыйк, кайгырма инде, хәзер сине бик яратабыз, әйдә, әйдә, – ди.

Шундый сүзләрдән соң Галимә апа, үзендә бер дә ихтыяр юк кебек, капыл гына урыныннан тора башлады һәм бик җиңел рәвештә:

– Әйдә, алай булса кайтам… Миңа ачуланмыйсыз бит, ә? Аннан мине алып китмәсләр бит?.. – дип, сорау күзе белән карады, соңра шунда ук үзгәреп, кайтадан урынына утырды да: – Юк ла, кайтмыйм, анда мине алып китәрләр… Әти кыйнар… Әй Алла, йөзем карайды шул!.. (Әнигә карап.) Бетәр микән, ә? Көзгегә дә караганым юк бит әле… Кайда, көзге бирегез әле… Сабын да юк, ичмасам… Сабынны Нәгыймә алып киткән шул (күрше кызын әйтә), аларның йөзләре ак бит… (Тагын сорау күзе белән карап.) Әллә кайтыйм микән? Ачуланмаслар микән?.. – диде.

Аның шундый икеләнгәнен һәм сүзләренең буталчык, бер-берсенә бәйләнешсез булганын күргәчтән соң, Фәхри бабай бигрәк тә уңайсызланып китте. Хәмидә әби артык йомшаклык белән:

– Юк, балам, беркем дә алып китмәс, йөзең кара түгел, ап-ак, – ди.

Әни, аңа өстәп:

– Сабын да бар, һәммәсе дә бар, синең дә йөзең ак, – диде.

Фәхри бабай, Галимә апаның янына ук килеп:

– Кайт, балам, без сиңа ачуланмыйбыз, моннан соң бер дә ачуланмабыз, мин сиңа яңа исле сабыннар алып кайтырмын, – диде.

Әти тик тора иде. Тагын сүз бетте.

Галимә апа, уйланып торганнан соң, күңеленә зур шатлык килгән төстәрәк:

– Кайтыйм әле… Әни, минем чиккән яулыкларым бармы әле, ә? Шулар бик кирәк иде, – дип, әнисенә карады.

Хәмидә әби:

– Бар, балам, бар, һәммәсе дә сандыгыңда торалар. Тастымалларың, чаршавың – барысы да шунда, әйдә, кайтыйк, балам! – диде.

– Бар икән әле! Әле миңа теге мәхәббәтсез сантый[124]124
  Сантый – акылга җиңел.


[Закрыть]
Нәгыймә «Аларның барысын да алып киттеләр…» дигән иде. Менә алдакчы нәрсә! – ди, үзе һаман урынында утыра.

Хәмидә әби:

– Кем алып китсен, балам, беркем дә алып китмәде. Кай җирең авырта, балам? – дип сорауга каршы:

– Юк, бер җирем дә авыртмый, тик менә йөрәгем әллә нишли, йөрәгем кага… башым авырта; юк, ул да авыртмый торгандыр… Кешеләрдән куркам, алар йөзгә кара ягалар… мыскыл итәләр… җырлыйлар… – диде дә туктады.

Хәмидә әби белән әни икәүләп:

– Әйдә, Галимә, тор, үзебезгә кайтыйк, анда барысы да бар, башка кешеләр юк, әйдә, – диделәр.

Галимә апа торды һәм, боларга карап:

– Әйдә, әйдә! – дип, шәлен алды һәм әни белән Хәмидә әби арасында ишеккә таба китте.

Фәхри бабай, алдына карап:

– Әй бала, әй бала!.. – диде дә башка бер сүз дә әйтә алмады.

Алар шулай әкрен генә чыгып киттеләр. Алардан соң безнең өй эчен авыр тынлык басты. Яңа гына мәет чыккан өйгә охшап, бер яктан, бушлык сизелде, бер яктан, авыр кайгы эчендә калдык. Әти, тирән көрсенеп:

– «Шәригать, шәригать» дип һәлак иттеләр мескен баланы! – диде.

Аның ике кеше ара чыгып китүен күргәч, минем күзләремнән Галимә апаны кызганудан чыккан кайнар күз яшьләре ага иде… Әтинең «шәригать, шәригать» дигән сүзләре бик куркыныч булып колак төбемдә яңгырап киттеләр. «Шәригать кешеләрне гакылдан яздыра, харап итә торган нәрсә икән!» – дип уйладым.

– Шәригать шул икән! – дидем.

XII

Галимә апа үзләренең өйләренә кайту белән генә безнең өйдә барыбер борынгы кебек матур гына тыныч тормыш башланып китә алмады. Минут саен, сәгать саен борчылып торулар бетсә дә, көненә әллә ничә рәт шул хакта төрле сүзләр ишетергә һәм әти белән әнигә еш-еш кына Фәхри бабайларга кереп йөрергә, бу күңелсезлекне алар белән уртаклашып торырга туры килә иде.

Галимә апа белән Закир «тотылып», йөзләренә кара ягылып, урамнарда йөртелгәннән соң, Галимә апаның безгә кайтуы һәм минем әти белән әнинең чын күңелләре белән яклаулары аркасында, безнең өй халкына төрле сүзләр ишетергә туры килде. Мондый «кара йөз» не өйгә кертеп яклаган өчен, башта безгә борынгы вакытта кереп-чыгып йөрүчеләр дә керми башлаганнар иде. Ләкин өч-дүрт көн үткәчтен, безгә килүчеләр була башлады. Бара торгач, бу керүчеләрнең саннары борынгы вакытка караганда да арта төште. Бу керүчеләр, безнең өй эчендәге кайгы-хәсрәтләрне чын күңелләре белән уртаклашудан бигрәк, «Мондый авыр хәсрәт эчендә ничек торалар икән?.. Үзләре нәрсә уйлыйлар икән? Кара йөзле Галимәләре ничек адәм күзенә күренер икән?..» дигән сымак, эчке бер сер белән керәләр, шуның өстенә авыл арасындагы төрле гайбәтләрне безнең өйгә китереп түгәләр иде. Соңра, авырлык вакытында һәркемдә була торган йомшаклыктан файдаланып калу уе белән килгән кешеләр булып, аларның һәрберсе бездә кунак була, шулар өчен безнең өйдә көненә берничә рәт чәй кайный торган иде.

Шушы килүчеләр аркылы без Закирның һәм аның ата-аналарының ни рәвештә торганнарын белеп алдык. Бу килүчеләр Закир хакында төрлечә сөйлиләр.

Бу күп имеш хәбәрләрне җыйганда шулай булып чыга иде: Закирның ата-анасы улларының бу рәвешле хурлык күрүенә, аның йөзенә кара ягылып, урамда йөртелүенә, бер яктан, гарьләнсәләр дә, икенче яктан: «Җегет кешегә гаеп түгел, ул чакыргач барыр, алар кызларын тыярга кирәк иде», – дип, «гаеп» нең зурысын Фәхри бабайлар өстенә һәм Галимә апага аударалар икән.

Закир үзе урамда йөртелгән көнне өйләренә кайтып кунган да, иртән кешеләр тормас борын ук, каядыр чыгып киткән. Аның чыгып китүе хакында төрлечә сөйлиләр, аның китүенә төрлечә мәгънә бирәләр.

Кайберәүләр:

– Закир, адәм күзенә күренергә оялганлыгыннан, әллә кайсы якка эшкә чыгып киткән икән, ул инде тиз генә кайтмаска булган. Шулхәтле зур хурлыкка ничек чыдарга кирәк соң?.. Шулай, китүе растыр[125]125
  Растыр – дөрестер.


[Закрыть]
. Ул тиз генә кайтмас инде, – диләр.

Кайберәүләр:

– Закир теге көнне бик нык кыйналып имгәнгән, башындагы яраларны төзәтер өчен, калага духтырга киткән, ул тиз генә төзәлерлек түгел икән, – дип әйтсәләр, кайсыбер кешеләр тагын да арттырып җибәрәләр:

– Юк, бер дә алай түгел, ул үзләрен тотып кыйнаган кешеләр өстеннән дә һәм шәригать буенча хөкем итеп, йөзләренә каралар ягып йөрттергән кешеләр өстеннән дә судка бирергә киткән, имеш!.. Кыз белән җегетне болай тотып кыйнау һәм йөзләренә каралар ягып, урамда мәсхәрә иттереп йөртү закунга сыймый, имеш… Бу эшләре өчен, аларны тотып кыйнаган кешеләр дә, урамда йөрттергән ахун хәзрәт тә бик зур виноват булалар, имеш!.. – дип сөйлиләр.

Халык аның духтырга китүенә генә артык гаҗәпсенми, тик үзе шундый зур эш эшләп тә, ахун хәзрәт һәм башкалар өстеннән судка бирергә китүенә хәйран калалар.

Гүяки ул киткән чакта:

– Мин аларның башларын төрмәдә черетермен!.. Монда шәригать хөкеме йөри торган җир түгел, монда закун бар… Закунда кыз белән йөргән кешене дә, кызны да кыйнарга һәм мәсхәрә иттереп йөртергә юл юк… Алар үзләре капкынга эләктеләр! – дип, бик зур сүзләр сөйләп киткән була.

Аның бу сүзләрен ата-аналары барган бер кешегә сөйлиләр дә үзләре:

– Безнең Закир аларны шулай гына калдырмас, ике аякларын бер кунычка тыгар!.. Хәзер алар безне хур итсәләр, без аларның хурлык күрүләрен карап торырбыз, – диләр икән.

Безнең өйдә һәрвакытта шул хакта төрле сүзләр китте. Безгә килгән кешеләрнең һәрберсе, шул хакта бик озак сөйләгәннән соң, үзләренең фикерләрен дә кушалар. Боларның кайберәүләре, аларның шушы сүзләрен хаклы тапкан кебек булып:

– Дөресе шулай шул, нигә аларны алай тотып кыйнарга да, нигә урамнарда йөртеп, шулай хур итәргә?.. Бу эш бер дә акылга туры килми инде… Яшь чакта андый эшләр була инде ул… Башта ук эшне шулай гына бетерергә кирәк иде, – диләр.

Кайберәүләре, бөтенләй каршы төшеп:

– Юк, алай түгел ул. Шәригать кушкан эшне эшләгән өчен, хәзрәт бабайга бер сүз дә әйтеп булмый. Ул җегет юкка гына йөри, барыбер бер эш тә чыкмас. Закун белән дин бер-берсеннән әллә кая китмиләр алар. Закун да бер дә начар эш эшләргә кушмый торгандыр инде. Хәзрәтне алай судка бирергә кирәкмәс иде, – дип, үзләренең хәзрәт һәм Галимә апа белән Закирны кыйнаучылар ягында икәнлекләрен белдерәләр.

Минем әти белән әни, әлбәттә, бу соңгыларга каршы төшәләр:

– Беребез дә сөттән ак, судан пакь түгелбез бит… Сөйләшеп торган өчен, шулай кешеләрне хур итәргә кирәк микәнни? – дип, Закирның бу эш артыннан йөрүен бик хаклы табалар.

Шулай итеп, безнең өй эчендә һәр көн шулар хакында сүз бара, һәр көн Галимә апа белән Закир турысында әллә ничаклы сүзләр сөйләнә. Ләкин бу сүзләрнең хәзер Галимә апа өчен һич файдасы юк икәнен һичбер исләренә дә китермиләр иде…

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
  • 4.4 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации