Электронная библиотека » Набира Гиматдинова » » онлайн чтение - страница 10

Текст книги "Үзем генә беләм…"


  • Текст добавлен: 25 марта 2022, 18:41


Автор книги: Набира Гиматдинова


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 30 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +
7

Көз җитте. Халык бәрәңге алырга кереште. Шундый көннәрнең берсендә Идрис аяктан егарлык сүз әйтте:

– Мин синдә кыш чыгам, китмим, – диде. – Чәпчемә дә, катын сәләмәсе. Чоланың бүрәнәдән эшләнгән, һәйбәт кенә. Үзе җайлы, үзе бәләкәй. Кәҗә Галиуллага ярты бир дә җыйнак кына мич чыгарсын. Кышлыкка сараем салкын, бәрәннәрем өши, диярсең. Күрше-күлән шикләнмәсен өчен, яныма берәр аксак бәрәнеңне ыргытырсың. Икәүләшеп мәэлдәп ятарбыз.

Хатын, ыңгырашып, ике куллап чәченә ябышты:

– Ай Алла гынам!

– Улама, – диде карачкы, – без бер төенгә төйнәлгән. Сине дә төрмә көтә. Кыш кына чыгам. Җир йотсын алдасам, валлаһи. Яз борын төртүгә, җылы якларга шылам, тауларга. Шайтаным да каптырмас анда, кара халык арасында.

Фасылларга бүлде Җәмилә: өч ай көз, өч ай кыш, җәмгысы – алты ай. Алты ай!!! Димәк, Җәббар дип тагын ярты ел саргаясы икән.

– Ай-кояш, җир-сулар белән карган, Идрис.

– Карганам, ае белән дә, суы белән дә, кыш чыгуга таям. Без җилгә сөйли торган малай түгел.

Чоланны бушатып, мич әвәләткәч, тышкы яктан гел бикләп йөрергә кушып, карачкы яңа куышына күченде. Монда өстәл дә, карават та сыя, иң мөһиме – тәрәзәсе юк, дөм караңгы иде. Кергән-чыккан кешеләрнең болдырда ни сөйләшүе дә ап-ачык ишетелә. Адәм теленә сусаган Идрис моңа бик кинәнде.

– Ашау ягын гына кысма, Җәмлә, – диде карачкы. – Гел җылы аш булсын. Ишеттеңме? Җәннәт, билләһи! Бот күтәреп көнозын ят.

Җәмилә аның теге серле капчыкны карават астына шудырганын күргән иде, кырын-кырын гына карап:

– Капчыгыңда нәрсә ул? – диде. – Бир, келәткә куям, тимер-томыр тартмасына.

Идрис, тыгылып, капчыкны барлады.

– Тәки эчең пошты, Җәмлә, тәки сару кайнатасың. Атаң малы анда, вәт шул.

– Казна малы, – дип төзәтте Җәмилә.

– Бар, урамга чыгып разбуй сал, миндә карак, диң. Бугазың ертылганчы кычкыр. Ә-ә, шүрлисеңме? Ту-ту шул, койрыгың бозга каткан. Син хәзер Идрис хатыны гына түгел, әшнәсе дә. Өч ай яшергән өчен тучны башыңнан сыйпамаячаклар, һе, әшнәләр икән, бел инде әлсә, чын хатын, бел. Тик егылма, тотын ишек тупсасына чытырдап. Төрмәдән табан ялтыраткач, без Садыйк белән районга кайттык. Садыйк, мәйтәм, безнең түбә кыйшайды, әйдә, ераккарак күз төбик, ну башта юллык акча әтмәллик, дим. Ул әйтә, монда складта минем баҗа эшли, аңардан әҗәткә сорыйк, ди. Теге ачты, икеләнеп тормады, баҗалар бит. Садыйк шыттыра моңа, амнистиягә эләктек, ди. Өчәү лыкынганчы эчтек. Тотынды бу каравылчы мактанырга. Яшник-яшник алтын саклыйм, ди. Ну шуннан, – Идрис, төкерегенә тыгылып, учына йөткерде. Ә Җәмиләнең чәчләре үрә торган, ул ачык авызын ябарга да оныткан иде. – Ну шуннан инде тимер белән чәкедем, йомдырдым мактанчыкны.

– Ә Садыйкны кем, кем?..

– Ул аңгыра урманда ук шыңшый башлады. Син үтердең, фәлән-фәсмәтән, мин гаепсез, авылга кайтам, алтыннан өлеш чыгар да, ди. Ну, бер йөзек бирдем. Китте бу. Аннары башыма сукты бит. Җәвит итәчәк, йөзекне дә күрсәтәчәк. Артыннан куып җиттем дә каты гына тамыздым. Шулай җаны очты. Күмеп, шактый ара узгач, искә төште бит. Баш буталып, йөзекне алырга онытканмын. Кире барырга ирендем. Шәп күмгән идем, өстенә чыбык-чабык ташлап. Этем дә иснәнеп тапмас дигән идем…

Хатын, иҗекләп:

– Ка-ба-хәт, – диде. Калтыранган куллары белән чолан ишегенә йозак элде. Идриснең шаркылдап көлүе бәгыренең әллә кайсы почмакларына барып кадалды.

Идрисне һаман эзлиләр иде. Авыл, шомланып, яңа хәбәрләр көтте. Садыйк кебек аны да дөмектергәннәр, бу – Алла җәзасы, дип тә, Идрис суга батып үлгән, дип тә сөйләделәр. Шәһәрдән үзен сакларга кияүләрен дәштергән Мөхәммәтшин да: «Теге дөньяда атлар карый ул», – дип өстәгәч, ниһаять, тынычландылар. Ләкин бер генә кеше көне-төне ут йотты: ул Җәмилә иде. Аның бу йорттагы тормышы, тәмуг казаны сыман, дөбер-дөбер кайный иде. Җәббарны күрсә генә хатын җәннәт бакчасына аяк баса, аңардан аерылгач, янә шул кайнар казанга мәтәлә.

Бер кичне ишек шакыдылар. Җәмилә яланөс кенә болдырга йөгереп чыкты. Бусагада Җәббар тора иде. Моңарчы Җәмилә йортына ялгыш та кереп карамаган ир хатынны шунда ук кочагына суырып алды:

– Нишләп йөрисең дип ачуланма. Бүген артык сагындым.

Җәмилә тыпырчынды. Янәшәдә генә карачкы ята иде. Аның хәтта чолан дивары аша сулаган сулышы да ишетелгән кебек тоелды.

– Әйдә, кыргыем, урман әйләнәбез. Киче искиткеч матур.

– Мин арыдым…

– Кулларымда гына күтәреп йөртермен, Җәмлү.

Идрис уяу иде, колакларын торгызып, һәр сүзне тыңлап тора иде, шуны белгертеп, юри нәрсәдер кыштырдатты. Хатын, коты очып, Җәббарны ишегалдына алып чыкты, капка төбенә үк җитәкләп китерде. Әкрен генә:

– Бүтән соңлатып йөрмә инде, Җәббар, – диде. – Йоклаган идем инде…

– Алайса, очрашу урыны билгелик, Җәмлү.

– Көз бит, агач-куаклар яфрак коя, хәзер безне ят күзләрдән яшермәс шул каенлык…

– Ә без яз дип саныйк. Минеке бул, Җәмлү. Хатыным бул. Әйдә кушылыйк.

– Уйлыйм әле, кинәт кенә, син… уйлыйм әле, – диде хатын, буталып. И Ходаем, күрәчәгенә килгәндер Җәббар. Чоланда Идрис ярсынадыр. Хәзер ишекне тибеп ачар да баскычтан йөгереп төшеп Җәббарга ташланыр. Кулында пычак… И Ходаем, кадар инде, туры йөрәгенә кадар. Кеше үтереп өйрәнгән лә ул, кан кою берни түгел ерткычка! Уйлыйм әле, диме? Җүләр, әйтерсең унҗиде яшьлек кыз. Әйтерсең бирнәсен җыймаган. Муенына сарылып, «риза» дип пышылда, Җәмилә. Риза, риза! Чү, ни комачаулый сиңа? Әйе, кадар, туры күкрәгенә… Минеке бул, ди. Бәхетеңнән йөрәгең ярылып, тәгәрәпләр үләрсең. Йә Идрис чолан ишеген җимерә, йә Җәббар китеп кала…

Күрше эте һау-һау өрде.

– Кит инде, Җәббар, – диде хатын. – Мин туңам.

– Тәмле төшләр күр, тыныч йокла, – диде ир.

Аның артыннан капка ябылуга, Җәмилә, аякларын көчкә сөйрәп, өйалдына керде. Курку буыннарга төшеп, хәлсезләткән иде.

– Ни ишетсәң – шул, – диде ул, караңгы чолан ишегенә терәлеп басып. – Шул… Ярсыма да, тибенмә дә.

– Су-ям, – дип, пычак очы белән дивар мүген чукыды Идрис. – Ач!

– Бүрәнә аша гына бүре ку, – диде Җәмилә. – Яшермим, бу ир – минем яраткан кешем Җәббар Сафин.

– Кан исе киләме, Җәмлә? Ки-лә-ә!

– Синнән курыкканнар куш каенга атланган, ди. Әнә китәсе юлларыңны исәплә, – дип гайрәтләнеп, хатын кереп ятты.

Ул арып-талып йокыга чумган гына иде, ишек шыгырдады… Хатын, уянып, диварга елышты.

– Кем ул?

– Мин, әҗәлең, – диде карачкы. – Чинама түлке.

Җәмилә ян тәрәзәгә ташланды. Ләкин Идрис куып җитеп итәгеннән сөйрәп төшерде.

– Сикермә, ботың сынар. – Карачкы аны караватка селтәп атты. – Себерке! Сорау алырга чакыралар дип, ул анда Сафин белән мәтәшә икән… Җә, икесенең берсен сайла: әллә мин сөяркәңне үтерәм, әллә син аңардан баш тартасың. Ирем бар, диң, төрмәдә утырса да ир ул, диң. Шуны эшләсәң, минуты-секунды белән йортыңнан югалам. Кыш та кышламыйм. Миңа сезнең аерым-чаерым калуыгыз гына кирәк.

– Кеше бәхетеннән ник көнләшергә, Ходаем?!

– Син кеше түгел, хайван!

– Үлсәм дә Җәббардан ваз кичмәм!

– Җәббарның мәетеннән, диң, хайван! Үтерәм, дидем бит. Мәрфуга астайларга өч кенә адым. Йоклаганда, муенына пычак кына ышкыйм. Кешене хәзер мин тавыкка да чутламыйм.

– Ерткыч! – диде хатын, үксеп. – Кансыз ерткыч! Мин Җәббарга кияүгә чыкмам. Кит кенә, тизрәк кит кенә.

– Иртәгә кичләтә өеңә чакыр. Өйалдыңда гына серләшегез, миңа ишетелеп торсын, һәр сүзегез, аңыштыңмы? Чолан ишегенә бик салма. Ул якка Сафин бассын. Шартларымны төгәл үтә, иту сөяркәңнең кабырга арасына тыгам пычакны.

– Хәерлегә котыр, и Раббым…

– Җә-җә, җәелмә, Җәмлә. Әҗәлең якын.

«Барып кына сөйлисе дә бит. Һай, куркыта! Ул төрмәләрдә хатын-кыз башың белән ничекләр чыдарсың?!»

– Өйгә чакырмам, юлда очрагач әйтермен.

– Ышандылар ди син аңгырага! Мине сатарга шәп хут уйлыйсың. Беркатлы булма, Җәмлә. Энә артыннан җеп тә иярә: төрмә ишегеннән без бергә керербез.

Хушлашканда әйтәсе сүзләрен көндез Җәмилә кат-кат барлады. Андый сүзләр юк иде. Мәхәббәтең өлгергән чакта гына үз ирегең белән яратудан китеп булмый иде. «Газраил җанымны суырса гына Җәббарны онытырмын», – дип әрнеде хатын. Уйлый-уйлый аның зиһене чуалды, аңы томаланды, кай тарафка гына бакса да, канлы эзләр күрә башлады. Гүя җәллад Идрис Җәббарны үтереп ташлаган да, канга буялган итекләре белән эзләр төшерә-төшерә, аның гәүдәсе тирәсендә әйләнә иде.

– Бүген Сафин авылда юк, – дип алдашты ул, кич белән өенә кайткач.

– Ничава, – диде карачкы. – Арттан кумыйлар, иртәгә килер.

Төштә дә канлы эзләр күрде Җәмилә. «Кая, кач!» дип, юрганын аяк очына тибә-тибә кычкырды. Уянганда да кипшенгән иреннәре: «Кач, кач», – дип пышылдый иде…

Ниһаять, ул салкын акыл белән үз йөрәгенә карар чыгарды: чү, шашма, йөрәк. Дөньяда синең мәхәббәтеңнән дә кадерлерәк нәрсә – минем Җәббарымның гомере бар. Ярату хакына гомер хәтле гомер бирмиләр. Бүген сабыр гына хушлаш, йөрәк, хушлаш. Нишлисең, язмыштыр бу. Без синең белән икәү, бер күкрәктә кысылып, ялгыз гына картаербыз. Капка төпләрендә Җәббарны хәтерләткән алма үлән, ә синдә, йөрәк, мүк үсәр…

– Мин синеке булалмам шул, иптәш Сафин…

Хатын өмет белән ашкынып килгән кешесенә шулай дип хәбәр салганда, йөрәк, бар әгъзаларны калтыратып, табан астына төшеп китте. Бу аңлашуга караганда, мөгаен, үлем көтеп җан тартышуы җиңелрәк иде. Ул Җәббарның ник дип сораганын да көтмәде, ашыга-ашыга тезде, хәлиткеч минутларда ни үзенә, ни аңа мәрхәмәт күрсәтергә ярамый, күңел әз генә йомшарды исә, бар да бетә.

– Шаярдык, җитәр, иптәш Сафин. Оят белергә кирәк. Минем ирем бар. Гомер утырмас төрмәдә, качкан җиреннән табылгач, ике-өч ел өстәрләр дә бер чыгарырлар әле. Әсмасы аны санламый, ирләр белән чуала.

– Җәмлү, син…

– Юк-юк, без егет белән кыз түгел. Ялынма да, ялварма да. Бүтән ялганмаслык итеп кистереп әйтәм: хәләл иремне көтәм.

– Тукта әле, Җәмлү…

– Туктамыйм, иптәш Сафин. Кит… «Китмә! – диде сулкылдаган йөрәк. – Китмә, җаным!» – Мин сине яратмадым да, иптәш Сафин. Шул Идрискә күрә генә очраштыргаладым. Мәйтәм, Идрисне тотсалар, минем хакка срогын әзәйттермәссеңме дип кенә… Үземә файда эзләп инде… Ә болай… әллә бар син, әллә… – «Ялган! – дип өзгәләнде йөрәк. – Ялган!»

– Бу сүзләрең ихласмы, Җәмлү-Җәмилә?!

– Шаяртуларга нокта куйыйк, иптәш Сафин…

…Өйалды ишеге бер ачылып, бер ябылып тупса тимере шыгырдаганга, хатын күзен ачты. Идрис аны сөйрәп кереп караватка яткызып маташа иде.

– Ну, карчык, Сафинның «хуш» дип ишеккә ыргылуы булды, син гөрс итеп идәнгә дә егылдың. Нервларың какшаган, карчык. – Карачкы, авызыннан сасы ис аңкытып, Җәмиләнең йөзенә иелде.

– Кабахәт! – диде хатын һәм бар көченә аның яңагына сугып җибәрде.

Идрис яңагын уа-уа хихылдады:

– Кабахәт белән яшисе сиңа, Җәмлә. Ха-ха-ха!

…Атна буе Җәббар күзгә-башка чалынмады. Җәмилә белә иде: ир тиз генә чигенмәячәк, тагын бер тапкыр киләчәк. Әле йөрәкнең тетелеп-тетелеп янасылары алда иде.

Әйе, Җәббар кибеткә керде. Ул теге кичтәге сүзләрнең ялган икәненә ышанырга тели иде. Читтән генә аңа карап, өметләнеп торды. Ирнең төбәп каравы бәгырьне актара, үләселәр килә иде. Инде бер саубуллашкач, бу газапларны нигә сузарга?.. Тимер түгел лә Җәмилә. Менә ул түзмәс, бөтен кибетне яңгыратып: «Җаным, мин синеке!» – дип кычкырыр. Ул сүзләр йөрәктән ургылып тамак төбенә килеп бәрелде, ул сүзләр тел очында тирбәлә… Ул сүзләр инде күзләрдән дә мөлдерәп таша… Моны яшереп тә, моннан качып та булмый. Аннан нәрсә? Аннан… «И Раббым, ник бирдең соң бу бәхетне? Мине тагын да бәхетсезрәк итәр өченме? Ник бирдең дә ник кире алдың? Хәзерге минутта көйдергән җанымны кая куйыйм? Нинди генә тирән суларга сикереп төшеп сүним, сүрелим?!»

Абау, тагын кан! Җәббар каны… Юк, кирәкми! Кит, җаным, кит! Син әле мәхәббәткә коенырсың. Синдәй асыл ирләр ялгыз яшәмәс.

Яшьле күзләрен күтәреп караганда, Җәббар ишеккә юнәлгән иде. Аны Җәмиләнең әрнүе генә озата барды. Халык таралгач, прилавка астына сыгылып төшеп тын гына елады да елады хатын.

…Озак тормады Җәббар Сафин, авылдан күчеп китте. Җәмиләнең яшәве яшәү түгел, саташулы өн генә иде. Адәм баласына гомер кебек бер генә мәртәбә бирелгән мәхәббәтен югалту аны чиргә сабыштырды. Кайчандыр Идриснең Әсмабикәгә йортка керүләре, ташланган хатынның кичерешләре бу кайгы белән чагыштырганда тузан бөртеге генә иде. Ул, бәлки, акылдан язар иде, ярый эчтә шәм чаткысы хәтле генә өмет пыскыды: карачкы вәгъдәсен үтәп тизрәк биредән тайса, хатын үзе Җәббар янына барачак. Хатаның башы Җәмиләдә, аны Җәмилә генә төзәтәчәк иде.

Көн саен ул Идрискә әлеге дә баягы бер соравын кабатлады: «Кайчан? Кайчан? Кайчан?»

«Ике атнадан», – дип сузды карачкы, ә ике атна узгач, дүрт, диде, биш… Һәм атналар җыела-җыела айларга тулды. Инде Идриснең нияте ап-ачык иде: Җәббарның бүтәнгә өйләнгәнен көтеп юри ята. Ул Җәмиләне ахыргача бәхетсез итәргә уйлый.

«Булмас, – диде хатын, – мин синең бу эшеңә чик куярмын, ерткыч. Бәхетемә тешеңне батырмассың. Җәббарны чакырам, килсен. Дөньясында яратып аерылудан да авыррак нәрсә юк, диярмен. Машинаңа утырт та алып кит, диярмен».

Җәмилә, тәвәккәлләп, Мәрфуга карчыкларга йөгерде. Ишеткән иде, Җәббар фатир әбисенең хәлен белешеп тора, юл уңаенда кереп тә чыга икән.

Мәрфуга карчык турыдан ярды:

– Гыйшык-сүешүләр пәйгамбәрләрдән калган, бәбкәм, ник гаеплим, икегез дә яратыштыгыз, – диде. – Өзелепләр әйтте инде Җәббар улым, бәхетемне сезнең Карасуда калдырам, буш җан белән китәм, дип. Табарсың әле үз тиңеңне, дим, Җәмилә ир хатыны шул инде, өметләнерлек түгел, дим. Йөрәк бер генә бит, икене сыйдырмас, ди. Сөйләшүләренә хәтле ягымлы шуның.

– Әбекәй, тагын килер микән ул?

– Төнәгенәк юл хуты керде әле. Туйга чакырды. Бүген кич никахлары. Баралмамдыр, авырыйм, бәбкәм.

– Кемнең туе, кемнең никахы, әбекәй?!

– Бәрәч, үзенеке, Җәббарныкы. Укытучы кызны ала икән. Теге ни атлы әле? Хәтерем тишек иләк, ни атлы соң?

– Галияме? – диде хатын, әкрен генә упкынга очканын тоеп.

– Ие, Галия шул, – дип раслады карчык. – Синең Җәббарга йомышың бар мәллә, бәбкәм?

Чүт кенә һушыннан язмаган Җәмилә «юк» дип баш чайкады. Инде соң иде… Соң иде… Башта япь-яшь килеш көндәш кайгыларына салып Җәмиләнең тормышын пыран-заран китергән, аннан тере атлар яндырып ил-йортны канлы яшь түктергән, аннан ике гөнаһсыз җанның гомерен өзгән, иң ахырдан бердәнбер кешесеннән аертып аның ак көннәрен карага манчыган качкын-карачкы, ниһаять, җәзасын алырга тиеш иде.

Караңгы иңгәч, хатын сыер-сарыкларын урамга чыгарып җибәрде. Этен бәйдән ычкындырды. Җылы чоланда симереп тазарган Идрис гырлый-гырлый йокы симертә иде, хуҗа ишекне тыштан бикләп, терәү белән ныгытып терәтте. Ни гаҗәп, ул тыныч иде. Өй тирәли әйләнеп, бүрәнәләрне сыйпап-сөеп чыкты. Ялгыз башка, җитмәсә, хатын-кызга, өй өлгертеп керүләр, һай авыр иде. Күр, бүрәнәләре нинди нык, калын. Өч кеше гомеренә җитәрлек. Калын булмый ни, ирләр белән тиң урман кисеште ич. Шәпә Хәлидәсе ире белән кулдаш иде. Тәрәзәләренә кара син! Күрше авыл остасы Солтан тәрәзә йөзлекләрен челтәрләп ясый дигәч, аны эзләп барды. Челтәр тәрәзәле матур йортта яшәргә хыяллана иде бит ул. Ә Солтан оста нәрсә диде? Җәббарның мәхәббәтеннән матураеп бит очлары алсуланган яшь хатынга сокланып карый-карый: «Бушлай ясармын, тик сиңа барып ясармын, үлчәме кирәк, – диде. – Ике авыл арасында йөрүләре кыйбатка төшәр, синдә куныштан булыр», – диде. «Мин чит ирләр кундырмыйм шул», – дип, Җәмилә кире каккан иде. Барыбер ясадылар, Җәббарның дус осталары ясап бирде.

Әйе, өй салу мәшәкатьле иде. Хатын, хатирәләрен яңартып, өй тирәли тагын әйләнде…

Сарайдан бензин алып чыгып, су белән коендыргандай шаулатып бүрәнәләргә сипкәндә генә күздән яшь атылды. Өч чиләк бензинның тамчысын да калдырмыйча елый-елый сибеп бетергәч, кочак-кочак күтәреп, өйнең дүрт ягына да салам ташыды. Ерткычны оясында дөмектерәләр, оясында… Аны качырырга ярамый… Ул – куркыныч, бик куркыныч ерткыч… Әгәр ычкындырсаң, адәмнәр аңардан күпме җик күрәчәк…

…Йортның дөрләп янганын ул каенлыктан карап торды. Үзе, яшенә буылып-буылып, Җәббар белән сөйләште. Әйтерсең ир аны кочагына кысып тыңлап тора иде.

– Син кыргый аландагы теге учакны хәтерлисеңме, Җәббар?! Алан тутырып учак яккан идең… Хәтерлисеңме? Ә бүген минем чират: бүген дөнья тутырып мин өемне ягам… Кәләшең белән яп-якты төндә кавыш син, Җәббар… Мин сиңа йөрәгемдә йөрткән сүземне әйтә алмадым, нигәдер оялдым. Ишетәсеңме, Җәббар, минем дә сөюләрем хак иде! Хак!!!

Хатынның кычкырган тавышыннан төн сискәнеп куйды.

Шәрә каен ботакларына кунган кар бөртекләрен тузгытып кайтаваз сулкылдап җавап бирде:

– …а-а-а…

ЕЛАН
1

Урманга арка терәп яшәделәр. Ишек-тәрәзә ачсаң, өсләренә агач-куак авып төшәр сыман иде. Авыл түгел, карурман иде бу. Шуңа күрә ул яңа җиргә озак ияләшә алмады. Тукран тукылдаса да, куян сикерсә дә, өне алына иде. Аннары яши-яши күнекте: үзен дә җил очыртып китергән орлыктан тишелгән бер агач итеп тоя башлады. Тик менә урман хәшәрәтләре генә вакыт-вакыт йөрәкне калтыратып куя иде. Әнә бүген иртән елан кабыгына басты да чырыйлап кычкырып җибәрде. Бүтән аулак урын тапмаган микәнни, явыз, «киемен» баскыч төбенә үк салган. Еланның алар бусагасында чишенүе хәерлегә түгел инде. Начарга юрыйлар моны, начар хәлләргә. Ишегалдыннан шуышып кына үтсә, сүз дә әйтмәс идең әле. Фәһимәләр йортын бу хәшәрәт затлар артык үз итте шул. Керпе дә үрчетеп карады хатын, тик файдасын күрмәде: «тере энәләр» берәм-берәм югалып беттеләр.

Аның да кушаматы Елан иде. Елан Фәһимә… Әмма иренең авылында аны белмәделәр, чөнки хатын исемен, елан төсле, шәһәрдә үк «салып» калдырган иде. Мәңгегә онытыласы иде ул. Әгәр… һәр көн диярлек төшләренә кереп йөдәткән тиле Хәтимә искә төшереп тормаса, әйе, онытыласы иде.

– Син елан! Син бә-әк зәһәр елан!.. Оланыңны ике кат югалтырсың! – дип чәтелди карчык, ә үзенең теле тешсез авызыннан салынып төшкән, күбекле селәгәе изүенә тама.

«Көн дә аптыратмас иде, әллә миннән хәер өмет итә микән?» дип, иртән үк Вәсимә абыстайга сәдака илтергә ниятләгән иде ул, тукта, елан кабыгын чүплеккә ыргытмыйча бармас, ахры. Каһәр суккыры, алай итсәң дә ярамас шул. Аны бит әле ташларга да кушмыйлар: кояшта киптереп, чокырга күмәргә кирәк, шунда гына йортыңа бәла борын тыкмас, диләр. Юк-бар ырымнарга ышанган надан халыкны әйт инде син, йә! Фәһимәнең ырым-шырымнар белән әвәрә килергә вакыты бар ди монда. Ике якта ике күрше: сезгә миннән күчтәнәч дисең дә вәссәлам! Хәмзәләр таң тишегеннән үк тавык сыман ишегалдында чүпләнә, ә менә көмәнле Рокыя арт чүмечен кояш кыздырганчы йокы симертә.

Фәһимә тиз-тиз генә сәнәк япьләренә елан кабыгын урады да, «күчтәнәч»не арт капкадан гына Рокыялар сараена кертеп ташлады. Ахырдан, баскычка утырып, авызын томалап, озак кына көлде ул. Әй, һич кенә дә аптырамый инде үзе. Башындагы уеның ничек итеп кулына күчкәнен сизми дә. Ай күрде, кояш алды, валлаһи! Хәйлә белән җитезлектә аңа тиңнәр юктыр, мөгаен. Кушаматы да холкына туры килергә тиеш иде бит аның. Ә кызга бинахакка «Елан» исеме тактылар. Астыртын булса бер хәл иде, көтмәгәндә генә чакса бер хәл иде! Киресенчә, яшь чактагы шаярулар бөтен кешенең күз алдында эшләнә иде ич. «Җен тубалы» иде Фәһимә, күңелендә мәтәлчек атынган шаян җен аны котырта башласа, бер җилсез тыныч көндә зилзилә куба иде. Ә зилзилә тынса, аның ниндидер эзе кала иде инде. Күрше карчыгының зур корсаклы кәҗәсен ул кар базына кыш исе иснәсен дип уйнап кына этеп төшергән иде, дүрт аяклы мәхлук туңып үлгән. Укытучының урындыгына да инәне үчегеп куймады кыз, бары тик кызык ясыйм, сыйныфташларны көлдерәм дип кенә тырышты, ә сыйныф көлмәде, чөнки ботына инә кадалган укытучы әллә куркудан, әллә авыртудан аңын җуйды.

Бервакыт Әнисләр капка төбендә кич утыралар иде. Фәһимә, җәй төне салкын, әйдә җылытабыз, дип, турга кайтарып аударган саламга шырпы сызып ташлады. Чүт кенә Әнисләрнең өенә ут капмады.

Тиле Хәтимәгә дә ул уйнап кына каныккан иде. Теге гөнаһсыз шаяруларымны аңладылар бит, монысы өчен дә тотып кыйнамаслар әле дип уйлады. Һай, алдан ук белгән булса соң тиле белән булышуның азагы ничек очланганын! Йөз чакрымнан урап үтәр иде ул аны! Һәм әлеге әшәке кушаматның җиле дә кагылмас иде. Сиксәненче яшен куган Хәтимә «әби» дигәнне яратмый, «нишләп мине карчыкка чутлыйсыз, мин – кыз кеше, кияүгә дә чыкмадым әле» дип турсая, шуңа күрә авылда олысы-кечесе, дивананы жәлләп:

– Нихәл, Хәтимә сеңел?! – дип эндәшә иде.

Бер Фәһимә генә авыл гадәтен санламады, карчык очраса, юри:

– Нихәл, Хәтимә әби, картаеп-муртаеп буламы? – дип, авыз ера иде.

Үртәлүдән карчыкның йөзе кыйшаеп китә дә, ул аксый-туксый кызны куа башлый, ләкин өч-дүрт адым атлауга, аяклары чолганып, җиргә егыла иде. Аның янына килеп баскан Фәһимә:

– Тагын куыш уйныйк әле, әби! Бас инде, әби, аяклан инде, әби! – дип ялварган итенә иде.

Соңгы елларда тиле Хәтимә сөйләшми, кибеттә дә аласы әйберен ымнар белән генә аңлата иде. Аякта килеш телдән язган, диләр иде авылда. Язмаган икән… Беркөнне карчык Фәһимәнең йөрәген сугып канатты. Юк, кул белән сукмады, сүз белән телде. Тиле яр буенда бака яфрагы җыя иде, ә Фәһимәнең кызлар белән су коенып яткан чагы. Эчендәге тиктормас җене кинәт карчыкка бәйләнергә кушты. Су коену рәхәтен дә онытты Фәһимә.

– Кызлар! Әйдәгез, Хәтимә сеңелкәшне йөздерәбез. Ул, судан куркып, аягын да чылатмый, ди.

– Тимәсәнә шул Алла колына, – диеште кызлар, әмма уена кергән әйберне эшләмичә туктамаган «җен тубалы» йөгереп барып арты белән торган карчыкны этеп җибәрде. Тиле мәтәлә-мәтәлә ярдан тәгәрәде. Суда тыпырчынган Хәтимәне кызлар яр кырыена сөйрәп чыгардылар. Фәһимә шарык-шорык көлде, ә карчык, моңарчы тел яшергән карчык, шыңшый-шыңшый юешләнгән күлмәк итәген сыкты.

– Киявем бүләге ие, пычранды инде, – диде. – Саклап кына кия ием дә.

– Елама, Хәтимә сеңел, яңасын тектерерсең, – дип юаткан кызларны ишетмәде тиле, кәкре бармагы белән Фәһимәгә төртте һәм, бер тыннан:

– Син елан! Син бә-әк зәһәр елан! – диде. – Ирсез тапкан оланыңны ике кат югалтырсың! – диде.

Фәһимә катып калды. Елан?! Абау, бигрәк ямьсез исем! Хәтта тәнне чиркандырды. Аңа кушаматның төрлесен тактылар, җилбәзәк, башкисәр, җен тубалы, диделәр, ә ул гарьләнми иде.

Карчыкның кушаматтан да хәтәррәк сүзләр ычкындырганын аннан соң гына аңлады кыз. Сердәшләренең серле итеп бер-берсенә карап алуыннан гына. Авылда, тиле Хәтимә әйткәннәр дөрес килә, дип сөйлиләр иде. Аһ, тәмуг кисәве, ирсез бала табасың, диме? Карт җен! Шушы ялганы белән бөтен дөньяны сасыта бит бу.

Кызларны күр син, ник берсе Фәһимәне якласын, «миңа да бак, миңа да» дип бакылдашып, карчык тирәсендә бөтереләләр. Тиле Хәтимә сөякле кулы белән чалт-чолт аларның учына сукты.

– Синең ирең бай була, тимер атта йөретә. Син мөгаллимәлеккә укырсың. Син зур йортта китаплар яздыртырсың.

Кыз:

– Минекен төзәт, миңа да чынын әйт! – дип, судан очып чыга башлагач, тиле мүкәли-мүкәли ярдан менеп китте.

Менгәч тә борылып кычкырды:

– Син елан! Бә-әк әшәке елан, оланыңны ике кат югалтырсың, – диде.

Әйтерсең учлап-учлап вак чуерташ сиптеләр, су өсте калтырап куйды.

– Сез шуның әкиятенә ышанасызмы?! – Фәһимә, ярсып, кызларга ташланды, типте, этте, төкерде. – Эчтән генә сөенәсезме? Тапмыйм мин ирсез бала! Мин хәлле кешеләр кызы. Менә дигән егетне эләктерәчәкмен! Мәңге ычкындырмаячакмын үземнән! Син, Гатия, бай кияү каптырам дип шатланма, яме? Сиңа машина ди, мә! Сирәк-мирәк кенә ирең тирес ташыган ат арбасына утыргаларсың, мужытса? Син, Мәдинә, укытам дип хыялланма, надан сарык икәнеңне бел!

Беркем дә аңа каршы дәшмәде, этелгәне этелгән, егылганы егылган килеш торды. Тибенә-тибенә дулады «җен тубалы» һәм, ярсуы басылгач, юашланып:

– Тиленең сүзләрен өй борынча чәчмәгез инде, яме, ахирәтләр, – диде.

Кызлар дәррәү «ярар» диде, әмма аларның «ярар»ы Фәһимәгә ярарга тырышу гына иде. Ә кешегә күпме ялагайланырга була. Тел кычытса, аны күпме тыеп була, ниһаять! Дус кыланып, бер табактан ашап йөргән сердәшләренең кайсыдыр теленә ирек бирде шул, авылда «җен тубалы» турында күпертелгән-кабартылган әшәке гайбәт таралды. «Фәһимә көмәнле икән…», «Алданган икән…». Үткән-сүткән күзе белән кызның корсагын капшады. Үсәме, зураямы, янәсе. Ә «елан» аларның өметен акламады, аның буй-сыны һаман зифа, һаман сылу иде… Дөньяда берни дә үзгәрмәде, Фәһимәгә күз аткан егет-җилән генә качып бетте дә, дус саналган кыз-кыркын гына читләште. Җәһәннәмгә олакмагайлары шунда! Ул барыбер шәһәргә укырга китә иде. Әтисе сайлаган институтка иң беренче мичкә-мичкә бал, түшкә-түшкә ит озатылды.

Тик… шәһәргә китсә дә, күрәчәгеннән котыла алмады ул.

Гүрендә йөзтүбән әйләнеп ятсын Хәтимә, шул тиле каркылдаганча булды бит. Аның сүзләре раска чыкты…

…Сәдакасын төреп култык астына кыстырган хатын урамнан узганда күрде: Рокыя бакчада кайнаша.

– Иртүк нишлисең? – диде Фәһимә, гәрчә күршесенең ни эшләгәне күз алдында иде: зур корсагын шәл белән бәйләгән дә, уфыра-уфыра, елан кабыгын түтәл кырыена җәя.

– Кунакчадагы тавыкларны чыгараем да, бераз йоклаем дигәнием, йокларсың, эш ясаган елан, безгә тиресен салган.

– Киптереп мәшәкатьләнмә, тирескә ташла.

– Әй, бәласеннән башаяк. Исән-сау бәбилисем дә бар. Анысы өстенә басмадым басуын. Ходай саклады. Бассаң, тучны нидер була ул, имеш.

«Миннән китте», – дип сөенгән Фәһимәнең күз кабагы тартышып куйды.

– Сезнең авыл түбәсе ырым-шырым белән ябылган. Җыен әкияткә ышанасыз, – диде ул.

– Бу авылда син дә егерме ел яшәдең, Фәймә апа, беләсең булыр: елан кабыгына баскан Мәмдүнәнең малае асылынып үлде, Рәисәнең ире икенче хатынга өйләнде, Җәмил тракторда аягын өздерде. Син кая болай?

– Сәдака илтәм.

– Гадел абзыйның рухына үзең дә укыштыр, Фәймә апа. Әйбәт кеше иде мәрхүм.

«Тиле Хәтимәгә укыттырам» димәс бит инде Фәһимә. Болар аны күргәнме-белгәнме, болар аның каһәренә юлыкканмы? Монысы да акыл өйрәтеп маташа!

– Син дә кара, корсагың муеныңа җиткән, иелмә артык, балаңны кысасың. Үле бала табулары җиңел түгел.

– Ачуымны китереп каркылдама инде, Фәймә апа! Тәүбә, диген! Бала тапкан кешедәй сөйләнәсең. Үзең берәрне тудырып күрсәтсәң икән әле. Әзер бала тоттың ич син кулыңа.

Фәһимә бүтән сүз куертмады. Ни усал хатын да бу Рокыя белән тел ярыштырмас иде. Ул болай да Фәһимәне яратмый, исәнләшүе дә күрше хакын хаклау гына. Мондагылар авылы белән төмсә халык, чит-ятны өнәмиләр. Югыйсә ярты авыл аның укучысы. Ә, юк, барыбер үз итмәделәр… Фәһимәнең иркенләп барып керерлек йорты бер Шакирәләр генә иде. Чөнки Шакирәдә – кыз, Фәһимәдә егет бар. Башта Шакирә, урамда очраган саен, «кодагый» дип елмаеп күрешкәч, Фәһимәнең ачуы килә иде. Аның йөз белән чуалган кызына каенана булам дип атлыгып торалар ди берәүләр! Соңра ул ялгышын аңлады. «Алай кәҗәләнмә әле син, Фәһимә, йөз белән чуалган йөз иргә чыккан дигән сүз түгел бит», – диде.

…Берочтан ул Вәсимә абыстайдан төшен дә юратмакчы иде, ләкин карчык сәдакасына дога кылгач, әлеге уеннан кире кайтты. Ничек авыз күтәреп йөрәгеңдәге әрнүеңне сөйләмәк кирәк. Бу хакта ул үзе генә белергә тиеш. Син дә, тиле Хәтимә, төшләргә кереп йөз кат тәкрарламасаң иде! Югалтты инде, югалтты, сөен! Бер югалтканны икенче мәртәбә югалтмыйлар, аңгыра! Илдарга бәйләнмисеңдер ич, тиле. Ирсез тапкан оланыңны, дисең бит, дивана!

Карчыкны тирги-тирги, ул Шакирәләр урамына борылды. Күңел һаман әрни, тиленең сүзләре һаман колакта чыңлый, болардан сәдака биреп кенә котылып булмый иде.

– И кодагый, озак килмәдең, үзем барырга җыена идем инде, әйдә, уз, уз, – дип, күгәрчендәй гөрләп каршы алды Шакирә һәм төпченергә дә кереште: – Төскә-биткә суырылгансың, авырмыйсыңмы, кодагый? Күзләрең дә бик моңсу, хәсрәтең бар сыман димме?

Үлсә дә, Шакирәгә күңелен ачмас иде Фәһимә. Бүген-иртәгә туганлашырга торсалар да, ул аның серен сыйдырырлык кеше түгел иде.

– Ялгыз башыңа көн итмешләре авыр икән. Гадел үлгәннән бирле дөньяның яме юк. Тамактан ризык үтми, – дигән булды Фәһимә.

– Алайса, бездә чәй эчеп китәрсең, кодагый. Тәмле әйберләрем дә күп. – Шакирә кече якка самавыр куярга ашыкты.

«Кодагый» ул арада өйдәге үзгәрешләрне тамаша кылды. Ай-һай, көне-сәгате белән байый бу Шакирә. Тагын зиннәтле «стенка» кайтарып куйган, тагын яңа тәрәзә пәрдәләре элгән. Кибет директоры шул, акчаны кар көрәгән кебек кенә көри. Халык аңардан зарлана: тауарны өч бәягә арттырып сата, диләр. Зарланса да ала. Алмыйча хәле юк. Чөнки Айбагар авылы урман эчендә утыра. Үзәккә кошлар гына очып барып җитә. Тәҗел кирәк әйберең куакта үсми, Шакирә кибетендә ята. Ә ул җен белән бер: яңгыр дими, буран дими, тракторга утырып, шайтан гына арба тәгәрәтерлек баткак юлдан әйбер ташый. Шуңа күрә хәрәм малга курыкмыйча, терсәктән үк кулын тыга да инде директор. Ике арада кодагыйлык җепләре сузганнан бирле, Фәһимәне дә балда-майда йөздерә әле. Бушка чоланыңа өелгән тартма-тартма кәнфит-перәннек, капчык-капчык он, ярма, тоз эчне тишми. Шакирә кызына өйләнгән малай бетереп уңачак, Алла кушса. Айбагарның көнче күбәләкләре Илдарны кызгана менәтрәк. Йөздән калган кыз тырнагына эләгә, имеш. Йә, кайсыбыз фәрештә соң монда? Яшь чакта күз уйный, каш сикерә инде ул.

Йокы бүлмәсеннән, иснәнә-иснәнә, булачак килен чыкты.

– Ой, Фәймә Саматовна, син икән! Ни хәлләрдә?

– Яхшы гына, Дилә. Фәһимә апа дип кенә әйт әле. Мин хәзер сезне укытмыйм бит.

– Озакламый «әни» диярмен, Фәймә Саматовна.

Фәһимә кырын-кырын гына Диләгә карап алды. Кызы гел киресе, бер дә үзенә охшамаган Шакирәнең. Эш яратмый, эт ялкавы. Ир белән әни җилкәсенә атланып яшәрмен дип өметләнә бугай.

– Илдардан хәбәр бармы, Фәймә Саматовна?

– Хатларын сирәгәйтте. Кайтыр көннәре җитә, күрәмсең.

Кыз, беләкләрен як-якка ташлап, озак кына киерелде:

– Ой, йокы туймаган! Кайтыр көннәре җитә, дисеңме? Институтын тәмамлый, димәк ки. Сайлаган һөнәре бигрәк эчпошыргыч инде. Укытучы, имеш. Акча юк бит ул хәерче мәктәпләрдә.

И кыланмышы! Тишек чиләк икәнен оныткан бу. Тузан бөртеге кунмаган керсез егеткә ярәшкәннәренә рәхмәт укыр урынга, һөнәр тикшерә. Син дә институтта укыр идең, башың эшләми, тутырган тавык! Шакирә кызы булмасаң, сиңа төкерер иде Фәһимә.

«Каенана» эчендәге утын тышка үрләтмәде, «килен»не җөпләгән кыланды:

– Сөйләмә дә, Диләкәем. Бүгенге заманда кеше мәктәп дияме соң? Сәүдә тирәсенәрәк елыша ул. Икегә ала, дүрткә сата.

– Илдарыңа да шуны әйбәтләп аңлат, Фәймә Саматовна. Мәктәпкә баш тыкмасын. Әни аның өчен кибеттә шәп кенә урын саклый.

– Тәүбә! – дигәнен сизмичә дә калды Фәһимә. – Тәүбә, диген, Диләкәем. Дипломлы егет кәнфит-перәннек сатмас ла! Айбагарлылар алдында хурлык! Ми черетеп, биш ел укыды да прилавка артына басты, диярләр. Районда әниеңнең түрә әшнәләре күп, мәктәп директоры итеп билгеләтер.

– Фу, шуны дәрәҗәгә саныйсыңмы, Фәймә Саматовна? Көтүчедән кайсы җире артык дисең мәктәп директорының.

Әнисе, кереп: «Кызым, юын, бергәләшеп чәйләрбез», – димәсә, тәки сүз көрәштереп торачак иде.

Фәһимә өчен табын һәрвакыт олы якта әзерләнә иде. Почмактагы җыелма өстәл зурайтыла, аның өстенә ап-ак ашъяулык җәелә, кече бүлмәдән йөгерә-атлый ризык ташыла, кыскасы, шактый гына мәшәкать куба. Әллә Шакирә, иң кадерле кунагым дип, «Әпипә»гә бии, ярарга гына тырыша. «Үтмәс тауар»ын Илдарга шудырыр өчен башта егетнең әнисен көйләргә кирәк ич. Фәһимә бик аңлап утыра моны, хәйлә мәсьәләсендә ул Шакирәдән бер дә калышмый.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации