Электронная библиотека » Набира Гиматдинова » » онлайн чтение - страница 9

Текст книги "Үзем генә беләм…"


  • Текст добавлен: 25 марта 2022, 18:41


Автор книги: Набира Гиматдинова


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 30 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Җәмилә киеренкелектән керпе сыман бөгәрләнгән иде, ләкин Җәббарның иркәләвенә тимер дә түзмәс, эреп агар иде. Аның да җаны уянды, каткан тәне язылып, тамырларыннан кайнар кан йөгерде. Гүя мәхәббәтенең үлгән күзәнәкләре терелде, үбә-үбә йомшарган иреннәре ут булып кызышты.

– Сөюләрем хак минем, Җәмлү-Җәмилә, шикләнмә, – диде ир.

Хатын суырылып кочактан чыкты. Кара төннең төсе үзгәреп аксылланган сыман иде. Аяк астындагы җир каядыр шуышты, баш әйләнде, ул да мәхәббәттән иләсләнгән иде. И Аллам, бу бәхетнең гомере озын микән? Аны бит өендә карачкы сагалый. Юк-юк! Бүген Идрисне искә төшермәвең хәерле. Бу төн Җәббар белән икесе өчен генә яратылган. Ирнең муенына сарылып, кара бөдрә чәчләреннән сыйпап: «Минем дә сөюләрем хак», – диясе иде. Тик нәрсәдер тота, җибәрми…

– Учакны тергезикме, Җәббар?

– Ялкынны минем күкрәктән алыйк, Җәмлү. Артык яндырдың. Әллә бөтен кайнарлыгыңны миңа күчердеңме?

– Җәббар…

– Әү, кыргый боланым?

– Син боларны кемгә сөйләвеңне аңлыйсыңмы соң? Мин бит Идрис хатыны.

– Үзең шулай саныйсыңмы?

– Юк, санамыйм.

– Бу хакта бүтән кузгатмыйк. Син минеке, Җәмлү-Җәмилә. Кыргыемны кулга гына ияләштерәсе кала.

Урман аланында уздырган төннән соң, Җәмилә үзен чын хатын-кыз итеп тойды. Җанын төреп торган кабык салып ташланды. Бу мәхәббәт шундый кадерле ки, аңа йөрәк каны белән генә түләргә кирәк иде. Ул җиргә басмады – очты, ашамады-эчмәде – һава белән тукланды, гүя канатлы фәрештә иде. Күңел үсмәгәнгә күрә шкафта киелмичә яткан күлмәкләр дөньяга чыкты, гел җыеп, каптырып куйган чәч дулкынланып иңнәргә сибелде, кершән-иннек көзге янына барып кунаклады, кыскасы, ул яши башлады.

Хатындагы сәер үзгәрешләрне күреп теш кенә шыгырдаткан Идрис теге көннәрдәге кебек ыжгырып аңа ташланмый иде инде. Базда сөрси-сөрси аның эченә курку оялаган, ул курку җенси теләктән көчлерәк иде.

– Авылда ни хәлләр бар? – диде карачкы, Сабантуйдан соң атна-ун көн узгач.

– Сабантуйлар гөрләде, Арыслан малае көрәшеп тәкә алды, – диде Җәмилә, абзар ишегенә сөялгән җиреннән генә җавап биреп. Абзарда Идрис белән сугышканнан бирле ул ерактан гына торып аралаша иде.

Идрис котырып китте:

– Чуртымамы миңа Сабантуй белән печмәгән тәкә!

– Ул Сабантуйның матурлыгын күрсәң иде…

– Син уен-көлке яратмый идең, ахмак! Нәстә, җырладыңмы, биедеңме?

– Урманда йөрдек…

«Сиңамы соң ул төндәге бәхет?! Сиңамы тагы…»

– Кабыргаларыңны шүрәлеләрдән кытыклаткансыңдыр, ахмак! Бик хихахайлыйсың бу көннәрдә. Миңа ул Сабантуең пычагыма кирәкме? Авыл хәлләрен сөйлә, дим. Складны кемнәр баскан?

– Ике аяклы җеннәр. Кысыр хәсрәт белән янма әле. Кайчан таясың йортымнан, шуны әйт. Күпме чыдарга сиңа?

– Кая китим, ә? Атаң башынамы?

– Хет җир читенә олак.

– Олактырмый тор, яме. Сикереп чыгармын да ботыңнан тотып стенага чәпәрмен. Эшең дә бетәр, мисез тавык.

Хатын сүз көрәштермәде.

– Синнән барысын да көтәргә була, ерткыч, – диде.

…Идрис, Мөхәммәтшинга үчегеп, атлар ябылган абзарга ут төртте.

Рәис аны колхоздан куарга дигән карар чыгарттырган иде. Лаякыл исерек ир, кәнсәләр турысына басып, йодрыгы белән һава яра-яра:

– Сиңа, прид тәре, Әсма тәтемәде шул. Мин җанашыңны түшәк итеп астыма җәеп йоклыйм! – дип әтәчләнгәннең икенче көнендә үк Мөхәммәтшин идарә җыйды…

Яратмады Әсмабикә трай типкән сөяркәсен, буран куптарды.

– Син эшсез хөрәсәнне мин туйдырмам, Мөхәммәтшинның аягына егылып гафу үтен. Сыерга бер уч печән юк, тавык-чебеш ачтан тәгәрәп үлә. Урының төшемле иде, арба төбенә ни салсаң да кайта иде. Иту Җәмиләгә җилдер, – диде.

Ә рәис, ирләрчә аңлашырга дип аулакта очрашкач, икенче шарт куйды:

– Атларыңны бирәм, малай актыгы, Әсмадан кит, торма. Мин аны синнән алданрак әптәрләгән идем, минем хак зуррак, – диде.

Идрис күркә сыман кабарды.

– Син әптәрләгәннәр мич башында арка җылыта! Әсма – минем хатын. Эштиең суынса да, күзең комсыз икән, – диде.

Мөхәммәтшин гарьләнде, бик гарьләнде.

– Мин Әсманы, – диде, – ике капчык бодай биреп… кибәндә, – диде, – туйганчы аунатырмын, – диде, – белерсең…

Ул соңгы сүзен түгәрәкләргә өлгермәде, Идрис кушаяклап аның эченә китереп типте.

Ә төнлә лыкынганчы Садыйкны эчертеп, ат абзарларына ут төртте. Ферма авылдан шактый ерак иде. Йокыдан уянып янгын сүндерергә йөгергән халык җил очырган кайнар көл тузаны белән кисәү өемнәренә генә җитеште. Беррәттән яңа гына салынган кымыз заводын да ут ялмаган иде…

– Ерткыч! – дип кабатлады хатын, ачуына буылып. – Ул чакта Мөхәммәтшин белән икәү генә чәкәләшергә иде. Нигә гөнаһсыз хайваннарны яндырырга!

– Мөхәммәтшинны бит шуннан соң мәтәлдергәннәр, тирес түгүчегә калдырганнар, – дип хихылдады карачкы.

– Шул атларның кешнәве төшеңә дә кереп җәфаламыймы, миһербансыз? Ходай синең үзеңә дә шундый газаплы үлем бирсен!

– Авылыгыз белән өтәргә иде әле, тавыклар, әз булды, әз. – Ир чыкыр-чыкыр баздагы бәрәңгене изде.

«Нигә аны яшереп асрыйм әле? Никахлы ир, имеш. Ник Җәббарга сөйләп кулга алдырмыйм, – дип инәлде хатын. – Үзем дә буялганга күрәме? «Сөюләрем хак» диде Җәббар, бар җылысын, бар назын миңа бирде. Ә мин аңа ни белән түләдем?! Ярабби, ни белән?..»

Сабантуйдан соң күрешкәннәре юк иде. Икесе дә теге төннең учагында җылынып татлы хатирәләр белән яши иде. Беркөнне Җәббар кибеткә сугылды. Кеше күп иде. Ир аңа кәгазь кисәге сузды. Анда «Кояш баегач әрәмәлеккә кил» дип язылган иде.

Әрәмәлеккә килгәндә үк әллә нигә шомланды Җәмилә. Чөнки Җәббарның сөю тулы күзләрендә борчылу да шәйләнде.

– Син, Җәмлү, тыныч бул, – дип башлады ир. – Чистай төрмәсеннән хәбәр алдык. Идрис белән Садыйк качканнар.

Хатын, чайкалып, песи талына ябышты. Әйтерсең Идрис турында беренче мәртәбә ишетә, әйтерсең базда аның ире түгел, куян посып утыра иде.

– Курыкма, аның сиңа зыяны тимәс, – диде Сафин. – Ул, кайтса да, Әсмасына кайтыр. Мин капитанга хәлне аңлаттым. Иртәгедән төнлеккә Садыйк хатынына да, Әсма йортына да яшерен сак куячаклар.

«Яшерен сак? Бер файдасызгамы? Әнә Җәмиләгә килсеннәр дә ауласыннар. Эзлисе-нитәсе, казынасы-актарынасы юк, урыны билгеле – абзардагы базда ята. Көн-төн йомшак мендәр-түшәк түшәлгән урында йоклый, ашарга биргәндә генә күзен ача. Кәефе кырылса, эт кебек тешләрен ыржайтып ырылдый. Янаганда пычак ялтырата».

Килсеннәр, килсеннәр. Идрис белән бергә Җәмиләнең дә кулына кыршау кигезерләр. Ул карышмас, туп-туры ябулы машинага табан атлар, чөнки аның акланырлык көче калмас, ул тере мәеткә әйләнер. Җәббарны югалту үлемгә тиң булыр.

– Ай Алла гынам, Аллам! – Кара уйларга чорналган хатын ахылдап Җәббарга сыенды.

– Хафаланма, акыллым, – дип, чәченнән сыйпады ир. – Сине беркем дә рәнҗетмәс. Мин барында Идрис капкаңа ялгыш та орынмас.

– Сакла мине, – диде Җәмилә, пышылдап. Нәрсәдән, кемнән сакларга куша иде ул, үзе дә аңламады.

Җәббар аны каты итеп кочагына кысты:

– Үлгәнче саклармын, кыргыем…

6

Хатын карачкыны баздан чакырып чыгарды да:

– Сине эзләп авылга милисә төште, – диде.

Идрис җәлт кенә кесәсендәге пычагын капшады. Йөзе агарды, күзләре урын тапмыйча әрле-бирле тәгәрәште.

– Зөлфия белән Әсмабикәгә сак куйдылар.

– Ә? Кемнәргә? Әсмага, Зөлфиягә.

– Фу, котны очырдың. Тик сакласыннар, тү-түт аларга Идрис. Ул симез кәнтәй кем белән типтерә соң?

– Синең ишләр бетмәгән, табадыр.

– Сагынадыр әле кәнтәй. Сез бит көндәшләр, сөйләшәсезме соң?

– Булмаган иргә нинди көндәш ди.

– Ха-ха! Ирең бар синең. Ул – мин. Хәзер без бер арбага утырып, бер җыр җырлап барабыз.

– Идрис, – диде Җәмилә, тавышын йомшартып. Аның шушы имансыз белән җайлап кына сөйләшеп карыйсы килә иде. Бәлки, аңлар дигән өмет уянган иде күңелдә. – Сиңа хәзер көнчыгышка юл тоттың ни дә, көнбатышка юл тоттың ни, нәрсә югалтасы ди. Мин фәкать авылда гына гомер чигәсе кеше. Төрмәдә срогыңны тутырып авылга кайтсаң, авылдашлар синнән йөз чөергән тәкъдирдә дә әле этләнеп туган җиреңдә картаер идең. Белмим инде, Әсма кабул итәр иде микән? Сагынганга охшамый ул. Син төрмәдән качып соңгы мөмкинлектән дә колак кактың: тотылган очракта тагын ел өстәячәкләр. Кит син минем йорттан! Караңгы чокырыңа мине дә өстерәмә. Минем бүтән барыр җирем юк. Телисеңме, акча бирәм. Бурычка җыеп бирәм, ахырдан түләрмен, үлгәнче түләрлек булса да түләрмен. Сора, күпме акча кирәк? Күтәрә алган хәтле күтәрерсең. Киемнәремне дә сатармын, терлек-туарымны да. Шушы өйнең ялангач диварлары гына калса, шөкрана кылырмын. Сорыйм, үтенәм, Идрис, кеше бул!

– Коры тактага басып сайрыйсың, Җәмлә? – Карачкы хәйләкәр генә елмайды.

– Ничек «коры тактага»? – диде хатын.

– Аңгыра! Тәки ирләр холкын белмисең. Алар, кочакка кереп сорасаң, бөтен теләгеңне дә үти. Әүвәл йоклыйк, дим, аннан күз күрер. Җә, кил. Нишләп кырынаясың? Борының тартмый, ә? Җә-җә, масайма. Сиңа кем кармак салсын, мүкләк, бөҗәк! Әсмага бәхет ишелер, милисә дә яшь… таза ирләр… Әсмага ишелер бәхет… – Карачкы, үзалдына мыгырданып, базына сикерде.

Төш ягында муенына Җәмиләнең муенсаларын рәт-рәт асып, елмаеп-балкып Әсмабикә кибеткә килде.

– Мин әбәткә яптым инде, – диде Җәмилә.

– Ашыкма, Җәмлә. Без дә буй үстереп йөрмибез, эш кешеләре.

– Син эшләмисең бугай, Әсмабикә.

– Кәнсәләрдә идән себерәм, астакаем. Атнага ике тапкыр. Мөхәммәтшин прид чакта яшәү күңелле иде, бүген аңардан ни аласың: тирес түгүче генә бит ул. Син яңалыкларны ишеттеңме әле? Идрис төрмәдән качкан! Йортымны милисә сырып алды, казык саен бер погонлы ир. Төн бит, астакаем, теге озын колак Шакир белән боткага май салырга гына җыена иек, ишек дөбердәтәләр. Каушаудан озын колагым ике аягын да бер балакка тыккан. Ул чалбарын кисен дип ишек ачмый торам. Озак маташкач, Идрисне качыра дип уйлаганнардыр, ишекне вата башладылар. Шакир шыр җибәрде, хатын милисә чакырткан, дип. Ачсам, астакаем, ун әзмәвер. Мәйтәм, чиратка тезелегез, берәм-берәм генә кертәм, биш минуты – мең тәңкә. Апа, ди берсе, синең белән шаярмыйбыз, төрмәгә япсак, мең тәңкәне үзеңнән каерырбыз, хәзер качкынны күрсәт, ди.

– Кибетне биклим, Әсма, әйдә чык, – дип кузгалган Җәмиләне Әсмабикә тау күкрәге белән өстәлгә таба кысрыклады.

– Йортыңа ут капмаган әле, тыңлап бетер, Җәмлә. Икесе шундук Шакирның кулына ябышты. Идрис дип, мөгаен. Утырыр сиңа төрмәдән сыпырткан Идрисең шулай җәймәсен җәеп. Шакир җиң очына күз яшьләрен сөртә-сөртә елый, мин Идрис түгел, мин Озын колак куян малае, ди. Ярый Сафин барые, таныды, җибәрделәр елак тәрене. Бәбәген сидергән ир ирмени ул, астакаем. И тотынды милисә мине талкырга. Фәлән дә төгән син, Хәйруллина Әсмабикә ханым, ди, үзләре гөнаһсыз диярсең. Фәләнегезне чәйнәмәгез әле, дидем. Идрис кайттымы, диләр. Без сиңа сак бастырабыз, диләр. Бастырыгыз, дим. Өчесе калды, теге ни белән, Җәббар белән. Ул иргә тәки тамга суктым. Күзем багыпмы-бага шуңар. Бүген төнлә салкынайта, ди. Сафинны өйгә чакырам әле, җылынып чык, диярмен. Бир бер җылыткычны.

– Аракы бетте, Әсмабикә. Куеныңда гына җылытырсың.

– Куенга елыштырганчы, ир затын кыздырырга кирәк шул, астакаем. Яшергән запасың бардыр, мужыт, Җәмлә? Бир инде. Без синең белән туганнар, икебез дә Идрис хатыны.

– Алай бик эчертәсең килсә, күрше авыл кибетенә чап.

– Чабармын да, астакаем. Сафин өчен аяк жәл түгел.

Җәмиләдә көнчелек уянмады. Ул Әсманың өмете кабарган куык кына икәнен белә иде. Җәббар аныкы, бары тик аныкы гына! Шул мәһабәт ирнең үзеңнеке генә булуын уйласаң, йөрәк бәхетеннән шашып туктый яза иде. Бәлки, Җәббарның мәхәббәте айлар-еллар сынавына түзмичә сүнәр. Ә Җәмилә үлгәнче аны яратыр, бу асыл кешене кабатлаучы ир бүтән табылмас.

Тыкрык башында каенсеңел көтә иде.

– Килен апа, алар абыйны сорый, чакыр әле абыйны.

– Кемнәр? – диде хатын, аптырап.

– Милисәләр. Мин әйттем, хәзер эзләп киләм, дидем.

Җәмилә, бөкрене җилкәсеннән тотып, селкергә кереште:

– Абыең төрмәдә, төрмәдә! Алар синнән кайтмадымы дип төпченәләрдер. Юк, күренмәде, диң.

– Күрдем ләса мин аны! – Каенсеңел челт-мелт күзләрен йомгалады.

– Кайда күрдең?!

– Төшемдә. Синең яңа капкаңа бик ясый иде. Милисәгә дә әйттем. Берсе шаркылдап көлде дә, бар алайса, чакыр, диде.

– Төштә күргәннәр төштә кала, аны өн белән бутамыйлар. Минем капкага нишләп бик ясасын абыең. Төрмәдә иде, мөгаен, качкандыр, милисәнең шуңа тикшерүедер.

– Атлары зерә кешнәгән ие. Атлары бит янганда су сораган аңардан, пешәбез, су эчер, дигән. Абый аларга су эчерергә дип качкандыр. Милисәгә дә шулай диярмен, килен апа.

Җүләр каенсеңел өенә чапты, ә Җәмилә чүт артына утырмады. Зәмзәмиянең төше рас иде: бик – ул киртә. Димәк, Идрис хатынның алдагы көннәренә киртә корачак, димәк, карачкыдан тиз генә котылу юк…

«Идрис белән Садыйк качкан» дигән хәбәр авылга тиз таралды. Халыкның телендә атлар янган мәхшәр төн дә качкыннар гына иде. Иң дулкынланганы Мөхәммәтшин иде.

Ул, Җәмиләне урамда туктатып:

– Син, сеңел, чамалыйсыңмы аның ник качканын? – диде һәм соравына үзе үк җавап бирде: – Мине үтерергә, сеңел. Ну нияте барып чыкмас, шәһәрдәге өч кияүгә дә телеграмма суктым, ял алыгыз, дидем. Ул чебешнең муенын борып ыргытачак кияү балакайлар.

Тиздән авылны икенче хәбәр тетрәндерде. Урманда Садыйкның үле гәүдәсен таптылар. Аны үтереп чокырга күмгәннәр иде. Идрис моны ишеткәч, читлектәге кош кебек бәргәләнде. Әле базга төште, әле өскә атылып чыкты, әле йодрыгы белән башына төйде. Ул танырлык түгел иде.

– Кесәсендә әйбер-мазар булганмы? – дип үкерде карачкы.

– Нинди әйбер? – диде Җәмилә.

– Монда кия торган, монда, – диде Идрис, бармакларын селеккәләп. – Алтын йөзек! Зөлфиягә бүләк дип тәки шуңа ябышты, тәре бугаз.

– Садыйкны кем үтерде? – Хатын пышылдап кына сорады, чөнки тын алуы авырлаша, ул курка-курка сизенгән нәрсәсенә якынлаша иде. – Синме? Район складын да сез бастыгызмы? Каравылчыны да сез үтердегезме?!

– Сүзеңнең тозын чамала, хайван! Кем бассын, кем үтерсен!

– Алайса, Садыйк йөзекне каян алды?

– Җирдән тапты. Сорашма, чык абзардан. Ату түндерәм!

– Кем Садыйкны үтерде?!

– Чык, диләр! Яшәүдән туйдың мәллә?! Син лутчы тыңланып йөр: кеше ни сөйли. Тукта әле, тукта. – Карачкы китмәскә ишарәләде: – Милисә Сафин кибетеңә керсә сөйләндер шуны. Нәстә аптырап күзләреңне шарландырдың? Милисә Сафинны беләсеңдер бит, аңгыра, безнең авыл сакчысын. Ну вот, сөйләндер. Алтын дип ычкындырса, сразы өйгә элдерт.

– Шуннан нәрсә?

– Шуннан? Без синең белән яңа план корабыз.

Җәмиләнең ахыргача ачыклап бетерәсе килә иде.

– Нәрсәдер тапканнар бугай, – диде ул, хәйләләп.

Ләкин ир бу хәйләгә капмады.

– Миңа «бугай» түгел, «әйе» кирәк! – дип, бүртенгәнче ысылдады.

Садыйкны җирләгәннән соң, милиция сагы алынды. «Идрис җылы якка качкан икән» дип сөйләде халык. Әгәр Җәббар булмаса, Җәмилә күптән акылдан язар иде. Ирнең мәхәббәте тамчы да сүрелмәде, киресенчә, көчәя генә бара иде. Кайчакта аңардагы ашкыну, дәрт, сагыну хатынны куркыта да, чөнки бер-берсен артык яраткан кешеләр кавыша алмый. Гайбәтчеләр ике исемне кушып әллә ни авыз чайкамады: шундый акыллы, шундый мәһабәт ирнең Идрис ташлаган чандыр Җәмиләгә гыйшык тотуына кем ышансын ди! Эссе җәй көнендә ишеп-ишеп кар яву белән бер иде бу. Чибәр-чибәр кызлар милиционер Сафинны уйлап уфтанды, хатын сукыр да, чукрак та түгел, күрә-ишетә иде. Әүвәлрәк ул көзге алдына басып кимсенә-кимсенә буй-сынын, йөз-кыяфәтен тикшерә иде. Йә, кай төше искитәрлек инде? Алтын йөгертелмәгән гап-гади савыт кебек гап-гади Җәмилә… Әмма тора-бара хатынның үз-үзен кимсетүләре кимеде, ул: «Мин авылыбызның иң чибәр заты», – дип нәтиҗә ясады, чөнки Җәббар аны ярата иде.

– Сине әнкәй карчык белән таныштырам, – диде беркөнне ир. – Күңелен юат әле шуның. Соңгы арада бик боекты.

– Әнкәң белән? Уңайсыз бит, Җәббар. Без ни-нәрсә сөйләшербез икән?

– Апа да кунакка кайткан иде. Сүз табылыр.

Җәмилә каушады. Авыл җирендә кыз белән егетнең кунакка йөрешү гадәте юк иде. Тик нишлисең, яраткан кешесенә каршы килергә базмый шул. Әгәр чакырса, җир читенә дә китәргә риза. Ул, күчтәнәч әзерли-әзерли, Җәббарлар йортындагы карчыкны күз алдына китерергә тырышты. Усалмы, ягымлымы? Нинди икән? Хәер, нинди генә булса да, ул Җәббарның әнисе иде.

Кичкырын капка төбенә Җәббар килеп туктады. Шунда ук күршеләрнең урам яктагы тәрәзә пәрдәсе кыймылдады. «Мине жәллиләр, – дип елмайды Җәмилә. – Бичара күршекәйне районга сорау алырга ташыйлар дип уйлыйлар. Ә мин Җәббарның әнисен күрергә җыендым».

Урман аша чыкканда, ир машинасын сүндерде.

– Тыңла әле, Җәмлү. Саташкан сандугач сайрый.

– Кошлар саташамыни, Җәббар?

– Җәй узып бара бит. Минем сыман соң гына гашыйк булгандыр ул.

– Чыпчык баласынамы?

– Берәр кыргыйга. Тегесе аның яратуын күрмидер, качадыр.

– Аларга җәй башында ук очрашасы калган, Җәббар. Соң шул, соң… Көннәр көзгә авышкан.

Ир аның кемгә ишарәләвен аңлады. Әйе, алар икесе дә саташкан сандугачлар иде.

– Бүтән алай әйтмә, Җәмлү. Бер киләсе бәхет кайчан күренсә дә барыбер түгелмени?!

– Юк, Җәббар, соңлаганы үкенечле була.

– Сөрт күзеңне, кыргый кызый, – дип, ир аның яшьле күзләреннән үпте. – Кунакка барганда еламыйлар, көләләр, елмаялар.

– Нигә син укытучы түгел, Җәббар? Балаларны бик тиз авызыңа каратыр идең.

– Милициядә эшләү гөнаһмы? Ә болай мин һөнәрен алмаштырган укытучы. Дипломны әнкәйнең сандыгына салдым да машинага утырдым.

– Гомереңне жәлләмичә…

– Авыл милиционерына ни куркыныч бар. Бөтенесе дә уч төбендә.

– Ходай сакласын, – диде хатын, шомланып. Ниндидер бер мизгелдә Идрис пычагын Җәббарның баш очында уйнатты сыман. «Уч төбендә түгел, баз төбендә ята ул хәтәр, Җәмилә яшергән хәтәр! Син моны белмисең әле, Җәббар».

Аларны өлкәнрәк яшьтәге бер хатын капка ачып кертте.

– Бу минем апа инде, Фәйрүзә исемле, – диде Җәббар.

Әмма Фәйрүзә танышырга бик ашкынмый иде бугай, коры гына:

– Исәнмесез! – диде дә энесенә боерды: – Гайфулла абзыйларга сугыл, сине дәштерде. Тизрәк бул.

– Апа, син, алайса, кунакны өйгә чакыр. Әнкәй кайда?

– Намаз укый.

– Мин хәзер чыгам, Җәмилә, яме?

– Аллам, бигрәк өзгәләнәсең, энем. Кунагыңны тотып ашамаслар, – дип чәпчегән Фәйрүзә Җәмиләне өйгә алып кереп «кунак итә» башлады: бер-бер артлы сорауларын яудырды: – Сине кем дип белик инде?

– Җәмлү мин, – диде хатын, бармакларын угалап. Аңа җавап биреп утырулары уңайсыз иде.

– Ничек «Җәмлү»?

– Җәббар шулай яратып эндәшә миңа.

– Яратып?! – Фәйрүзә шаккатты. – Яратып, дисеңме? Син кем соң? Исемеңне әйтмим, гомумән, нинди кеше син?

Беркатлылыгы белән Җәмилә зур ялгыш эшләп ташлады. Күңелне алай ук ачмаска иде… Бит инәләрен тырпайткан бу хатын алдан ук аны өнәмәвен сиздереп куйган иде. Апасы да тупас кылангач, әнисе нишләр икән? Өеннән үк куып чыгарыр, мөгаен.

– Мин кибеттә эшлим, Фәйрүзә апа. Карасу авылы кызы. Без Җәббар белән…

– Сез нәрсә «Җәббар белән»? – дип, сүзне авызда ук йомдырды Фәйрүзә. – Йә, әйтеп бетер!

– Без… без – дуслар, – диде Җәмилә.

– Алдашма! Җәббар бүтәнчә сайрый әнә. Ул сине дус кына күрми шул, адәм ыстырамы. Аның бит менә дигән асыл кызы бар, быел институт тәмамлап кайтты, мәктәптә укытачак.

Хатынның башы түбән иелде.

– Мин белмәдем, – диде ул, авыр сулап. – Ә Җәббар сөйләмәде.

– Мин аларны өйләндермичә калага китмим, туй ясаттырам. Барыбер Галияне йортыбызга килен итеп төшерттерәм. Әнкәйгә Галия кебек сабыр килен кирәк. Сукыр безнең әнкәй!

Фәйрүзә төкереген чәчә-чәчә ярсыганда, урта ишек ачылды һәм капшана-капшана бәләкәй генә гәүдәле, ак яулыклы карчык бусагадан атлап чыкты.

– Нигә шаулыйсың, кызым? – диде ул, әкрен генә сөйләнеп. – Кычкырма, кунак колакка каты түгелдер ләса?

– Әнкәй, Җәббар үзенең теге ние белән, апкиләм дигән кешесе белән…

– Ярар, кызым, самавырың кайнаганмы? Кунак чәй эчәме? Ипле сөйләш, бәндә баласының күңелен рәнҗетмә.

– Әнкәй! – диде Фәйрүзә, чәчрәп торып. – Синең улыңның акыл шөрепләре коелган, Галиясен онытып, башкаларга күз атмакчы. Әнә бер оятсызы күзен тондырып килгән дә инде.

Җәббарның әнисе Җәмиләгә якынлашты, ул якынлашкан саен, Җәмилә кечерәеп урындыгына сеңә бара иде. Менә карчык кулын сузды, менә чәчтән сыйпады, менә бармакларын маңгайдан, биттән, ияктән йөгертеп узды…

– Мәрхүмә Наиләмә тарткан… Югалткан кызыма. И балакаем! – Карчык ябык күкрәгенә Җәмиләнең башын кысты. – И алтын тәңкәм! Бирсен Ходай тиң гумерләр, тиң бәхетләр. Җәббарым яр итеп начар кыз-хатын сайламас.

– Ул аны Наиләгә охшатып кына якын күрә, әнкәй! – дип, аяк тибә-тибә даулашты Фәйрүзә. – Куып җибәр, әнкәй! Алар тиң түгел, безнең Җәббар укыган, акыллы, башлы, ә бу… бу бер кибет күсесе. Галиянең кискән тырнагына да тормый. Җәббар вакыт уздырыр өчен генә йөри, аның күңеле Галиядә! Күрешсеннәр әле, күрешмәгәнгә генә бер-берсеннән суынган алар.

Буран тузгытып дулаган кызны карчык гүя ишетмәде, һаман Җәмиләгә карап сөйләде. Аның тиеп-кагылып алган бармакларыннан тамган наз-җылы Җәббар мәхәббәте булып йөрәккә күчә иде.

– Үзем сорадым, күрсәт, апкил, дидем. Көйдермә анаңны, миңа оныклар кирәк, дидем.

– Әүвәл сиңа килен тәрбиясе кирәк, әнкәй! Без ерак, без шәһәрдә, елына ике-өч кенә кайтабыз, – дип, һаман үзенекен сукалады Җәббарның апасы.

Бу юлысы карчык аны ишетте, ипләп кенә:

– Син тик тор, кызым. Үз малаеңа килен сайлаганда нотык тотарсың, – диде.

Шул чакта Җәббар кайтып керде.

– Нихәл, әнкәй?! Сез ничек монда?

– Без, улым, Ходайга шөкер, чүкердәшәбез тутый кошлардай, – диде карчык. – Рәхмәт, балам, сүзеңдә тордың, апкилдең.

Барысы да җайланып-көйләнеп өлгергән, хәтта Фәйрүзә дә энесе белән килешкән кебек иде, ләкин моңарчы билгесезлектә яшәгән Галия Җәмиләнең йөрәген тырнап төшерде. Ничә еллар буе кайда йөргән ул кыз? Ник элегрәк үзенең дөньяда барлыгын сиздермәгән? Хәзер йөрәкне канатып Җәббарны тартып алырга җыенамы? Җан сөйгәнеңне бәгыреңнән куптарып ятларга биреп кара! И Ходаем, булмас, Җәббарны югалтуларга түзеп булмас! Әле күрешмәгәннәр, ди Фәйрүзә. Ә күрешсәләр? Һәм мәхәббәтләре чишмә сыман төптән ургылса?

Юл буе Җәмиләнең йөрәк мае сызды. Җәббар аның Фәйрүзә белән ниләр хакында гәпләшүен белми иде. Хатынның сагышка батуын үзенчә юрап:

– Әнкәй ошамады, ахры, Җәмлү, – диде. – Бик күңелсезләндең.

– Тәүбә диң, Җәббар! Синең әниең изге карчык.

– Наилә үлгәч, елый-елый бөтенләй сукырайды. Болай да күзләре начар иде.

– Мин Наиләне бик тә хәтерләтәммени?

– Беренче тапкыр авылыгызда күргәч, чүт кенә «Наилә» дип эндәшмәдем. Син кәнсәләр турысыннан узып бара идең.

«Наиләгә охшатып кына якын күрә», – диде апасы, димәк, дөрес, димәк, хак…

– Нәрсә, Җәмлү? Нигә тагын елыйсың? Ни булды сиңа?

– Авылга бергә кермик, каенлыкта төшереп калдыр да… – Хатын төнге караңгылык аша Җәббарның күзенә карады. – Бүтән очрашмыйк. Килмә, йөрмә, оныт!

Ир кисәк кенә тормозга басты, ул Җәмиләне кинәт кенә үзгәрткән сәбәпләрне аңларга теләде. Әмма өлгермәде, хатын машинадан тышка сикерде. Шунда ук аны караңгылык та йотты.

Җанның әрнүенә чама юк иде. Җәббарның яраткан кызы Галия икән ләбаса! Ул, бала хәсрәтеннән сукырайган әнкәсен юатыр өчен, Наиләгә охшаган хатын белән никахлашырга да әзер икән. Кыз алам дип кенә кәпрәеп өйләнгән Идрис Җәмиләне бер көйдергән иде бит инде, кирәкми, син дә көйдермә, Җәббар, кирәкми, җаным!

…Ишегалдында сагалаган качкын аны беләгеннән эләктереп абзарга таба сөйрәде.

– Себерке! Өстерәлчек! Кайда төн ката чабасың? Турыңда кичтән машина тавышы иде, кем ул?

– Сафин, – диде хатын, яшермәде. Хәзер, бөтенесе дә чәлпәрәмә килгәч, сер саклау артык иде.

– Кем-кем? – Карачкы, ялгыш ишетәмдер дип, кабатлап сорады.

– Җәббар Сафин иде ул кеше.

– Әллә мине…

– Җәвит итмәдем, җибәр, – диде Җәмилә, кулын тарткалап. – Нигә ояңнан баш калкытасың әле? Тыныңны кысып кына ят. Ирек тансыкладыңмы? Әле эзләүдән туктамадылар.

– Син Сафин белән уйнашмыйсыңдыр бит?

– Әйе, уйныйм.

– Ул бәйләнәме?

– Үз кайгыңны кайгырт, тиздән үкчәңә басмагайлары.

– Алтын турында сүз юкмы? Садыйкның кесәсе тишек булды микән? Шунда тыкты бит, дуңгыз.

Җәмилә аны тыңламады. Янып-көеп хәсрәтләнгәндә, Идрис күзгә күренми иде.

Иртәгәсен ул кибетен ачмады, һәм «авырыйм» сылтавы белән атна-ун көн өендә бикләнеп яшәде. Тик Җәббар онытылмады… Төшкә кереп җәфалады… Күз алдына килеп интектерде… Сагышка күмде…

Соңра хатын кибеткә китте. Үлчәү артына баскан гына иде, ишектә Җәббар күренде. Җәмилә күзләрен яшерде, ирне күрмәмешкә салышты: башын күтәрмичә генә әйбер сатты, акча санады. Ярый әле кибеттә кеше өзелеп тормый, югыйсә икәүдән-икәү генә калу газап булачак иде. Җәббар, аулак вакыт тимәсен белеп, язу язып үлчәү кырыена куйды. «Каенлыкта көтәм» диелгән иде анда. «Бармыйм, – диде хатын. – Ходай бәхетеңне бирмәсә, эзләп-эзләп тә табалмассың», – диде. Әмма көн йөзен кичкә таба борган саен, йөрәк ярсып-ярсып тибә иде. Яраткан кешесен күрәсе килә, бик-бик килә, хушлашырга әле иртәрәк, иртәрәк… тик бер мизгелдә Галия исемле билгесез кыз чыга да авырттырып йөрәккә баса, күз аллары караңгылана, баш әйләнә.

«Барам, бармыйм» дип икеләнеп, ярдан ярга сикереп, күңел үз урынына утырды: кибеткә озын гына буйлы кыз ияртеп Фәйрүзә керде.

– Боларның кибете безнекеннән баерак, иеме, Галия? – диде Җәббарның апасы, киштәләргә күз сала-сала.

Хатынның өстенә бозлы су койдылармыни, туңып калтырана башлады. «Галия?!» Хәйләкәр Фәйрүзә кояш кебек балкыды. Үлеп-бетеп шкаф кырыена сөялгән Җәмиләнең бәгыренә кадап-кадап юри тыкылдады:

– Җәббарларга ашыгабыз. Аны кич кенә тотып була. Берсекөнгә китәм, киткәнче килеп күрим, дим. Менә, Галия җаным, өйләнешкәч шушы кибеткә йөрерсең инде. Җәббар үз авылына күчәргә уйламаса. Безнең әнкәйнең анасы Карасудан иде, әнкәйгә һич тә ят түгел бу авыл. Бәрәч, Җәмилә, авырмыйсыңдыр ич?! Иреннәрең көл төсендә.

– Юк, мин сау-сәламәт, – диде хатын, үз-үзенә ачуы килеп. Тәмам изрәде инде, җебеде! – Сезгә нәрсә үлчим?

– Төн озын, чәй эчәрбез, иеме, Галия? Җәббар кәнфит яратмаса да, үлчәтик әле.

– Үзем алам, Фәйрүзә апа. Мин алган кәнфит белән Җәббар чәй эчми калмас. – Әлегә кадәр читтән генә күзәтеп-тикшереп торган Галия очып кына үлчәү янына килде. – Әнә тегесен, сары кәгазьлесен бир! – диде.

– Анысы катырак, менә монысы йомшак, – диде Җәмилә.

– Җәббар катырагын ярата, мин бит аның холкын чамалыйм, ун ел йөрибез, – дип көлде Галия.

Фәйрүзә дә усал төрттерде:

– Бер-берсен сөешкән кешеләргә унар елга сузмаска шул, кайбер әрсезләр ара бутый башлыйлар, – диде.

Җәмиләдә дә мин-минлек уянды. Ул да сынап карарга уйлады: менә Җәббарга ике кәләш. Берсе – кул тимәгән япь-яшь кыз, икенчесе – ир хатыны. Кайсын сайлар ул? Әгәр сөюләре хак булса, ул кәнфит белән чәй эчеп утырмас, очрашуга килер. Әгәр… Ярар, җитте, йөрәк! Сулкылдама, зинһар! Үзем теләп алган газап түгел лә.

Чакырылмаган кунаклар китеп шактый вакыт узгач, хатын каенлыкка ашыкты. «Юкка өметләнәм, килмәс ул, Галиясен күргәч, дөньясын онытыр», – дип шикләнгән Җәмилә ялгышты: анда, ай нурына күмелеп, Җәббар көтә иде…

– Кыргыем, – диде ир, сөенеп. – Кыргыем минем! Килмәссең дип борчыла башлаган идем.

– Синең дә кунакларың бар бугай.

– Апа инде, күрше кызы белән киләп сарып йөриләр.

– Тиз кайт, диделәрме?

– Алар ни әйтмәс, сине сагынуымны сизмиләр. Кунак теләсә нишләсен, төн безнеке, Җәмлү-Җәмилә. Нигә качып интектерәсең инде, ә? Нигә, дим? Теге кичтә ни булды, ә? – Җәббар һуштан яздырып үбәргә тотынды. – Ирләр йөрәге таш дисеңме әллә?

Җәббарның кочагына сеңгән хатын аһылдап куйды: шушы кешене ничек яратканын, ничек теләгәнен ул үзе генә белә иде.

– Кайчан минеке буласың? – диде ирнең тилереп үпкән иреннәре.

– Мин синеке, – дип пышылдады хатын.

– Җаның минеке, – диде ир, – тәнең – юк… Җан-тән берләшкәндә генә чын мәхәббәт ярала…

– Ашыктырма, – диде хатын.

– Ашыктырмыйм, – диде ир. – Башта ияләш әле, кыргыем.

– Ә Галия кем, Җәббар?

– Галия? Ә-ә, күрше кызы ул.

– Син аны да кысып-кысып кочаклый идеңме?

– Кем әйтә? Мөгаен, Фәйрүзә апа шыттырадыр әле. Ул кызны миңа димләмәкчедер.

– Чибәр кыз, әйеме?

– Чибәрләр буа буарлык, ә яраткан, күз төшкән куенга гына салырлык. Чыкма кочагымнан, төн салкынча, туңарсың. Өстеңдә дә юка.

– Күрерләр… Гайбәт таралыр.

– Без урлашмыйбыз бит, җаным.

– Җәббар… Бәхет нәрсә ул?

– Син, кыргыем.

– Мин?! Гап-гади Җәмиләме?

– Син гади түгел, син – серле сандык. Йөрәгеңә ачкыч яратуы, ай-һай, авыр. Мең тапкыр борыр өчен мең ачкыч кирәк.

– Ачкычларны бутасаң нишләрсең, Җәббар?

– Бәхетсез булырмын, Җәмлү-Җәмилә.

…Иртәгәсен Җәббарның кунаклары түләүсез кәмит уйнады.

Галия, кара күзләреннән зәһәр чәчеп:

– Мин барыбер Җәббарны сиңа бирмим, аның белән төннәр уздырып хурлыкка калма, – диде һәм сумкасындагы кәнфитләрне кибет өстәленә сибеп җибәрде. – Мә, үзең аша!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации