Текст книги "Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке)"
Автор книги: Набира Гиматдинова
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 6 (всего у книги 24 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]
– Ирексезләмә, углым. Зәйтүнә әбиеңнең ызбасы иркен.
– Әни, авыл сине яратмый! Яраса, Каф тавы артына сөрер иде.
– Мин бер Илаһның гына яратуына мохтаҗ, углым.
– Йортны да кайсыдыр бәдбәхете яндырды!
– Углым, минем өчен хәсрәтләнмә. Үзеңнең савытың тулып ташкан, борчуың артык зур. Анаң белән киңәшсәң бушаныр идең кана.
– Син миңа нинди киңәшче ди инде, әни-и! Сез бит тирестә генә казынган томана һәм надан авыл хатыннары!
– Ник син оныкны ирексезләп таш калага бәйлисең, углым? Сандугачны читлектә ябып сайратмыйлар.
Кызарта-кызарта маңгаен уган (уй яндыра!) Рәшит, сәерсенеп:
– Кем әйтте? – диде. – Мин сиңа бу турыда сөйләмәдем. Уф, әни, кайчакта син бозлы су белән коендырасың. Мәрхүм әти дә синнән өркә иде. Әйе, мин оныгың Казанда төпләнер дигән идем. Хәзер дәүләт белән галстуклы җитәкчеләр идарә итә. Безнең Фәрит алардан киммени? Тырышса, айга менә ала егет!
– Аларның нигезе черек агачтан корылган, углым. Тиздән сынып уала…
– Юкны лыгырдама инде, әни-и! Коммунистлар фиркасе гранит таштан, аны беркем дә ваталмый.
– Үзең алдансаң да, балаңны алдама, углым. Дөнҗаның көе бозылды. Сез адәмнәргә ни дә мәгълүм түгел, яхшы заманнарга өметләнмик тә. Фиркагез бер ялган, ул җимерелеп яңа җәмгыять төзелгән тәкъдирдә анысы да чеп-чи ялган. Җир өсте карак-угрылар, миһербансыз түрәләр, саран байлар, мәхлук хәерчеләр, адәм каны агызган җәлладлар белән мыжлар. Син, углым, бер заманага да яраклашма, яраклашу – мескеннәр, куркаклар сыйфаты. Үзең булып яшә, углым!
– Ярар инде, телең белән чүп түкмә, әни. Җыенасыңмы?
– Җөдәтмә, углым. Ничек авылдан китим? Тамырымны куптарыпмы? Әгәр мине тапкан-баккан анам дисәң, әүвәлге-актыккы гозеремне үтә, мәчетнең өске ягына бүрәнә өстәтеп, түбәсен яптыр. Синдә анлык кына иман әсәре калгандыр, шаять, углым?
– Авыл Советы рәисе Мирхәйдәр Гаделбәков та синнән зарлана, әни. Мәчет дип аның җанын кыйнама инде. Бабайлар, анда йөрмибез, диләр икән.
– Йөрмәсеннәр! – Гамбәрнең йөрәк авазы җиһанны тетрәндерерлек иде. – Ул аягүрә килеш мәчет исемен күтәреп үлсен!!! Аягүрә килеш!
Рәшитнең тамырларында аның да каны ага, димәк, егет ясалма фиркаләрне хуплап күпме генә бәхәсләшсә дә, иманын сатмаган иде. Улы мәчетне төзекләндереп, ишек-тәрәзәсенә аркылы-торкылы такталар кадаклаган иде. Гамбәр фаҗигадән соң беренче тапкыр шул тирәләрне урады. «Иман йорты» ятим иде инде, ятим иде… Хатын аның диварына яңагын тидереп тыенкы гына елады да:
– Мин сине соңгы сулышыма кадәр ташламам, – диде.
Сәмигулла аларның биләмәсендә канат җәйгән, бульдозер белән йорт нигезенең кисәү калдыкларын төрттерә иде, борынын мышкылдатып Гамбәр янына килеп басты һәм, пычрак кулын сузып:
– Күрешикме соң? – диде. – Тучны күрешмисең. Безнең ишеләрдән шакшы дип җирәнәсең, тучны. Гамбәр апа, сезнең урынга ызба салам. Мирхәйдәр, синнән рөхсәт, ди. Без ике күрше тату гына яши идек, менәтерә пожар нишләтте, ә, Гамбәр апа? Тучны чыраңнан ут капты бит, Гамбәр апа! Әле бит халык тәтелди, сиңа үч итеп төрткәннәр, имештер.
– Кемнәр ди?
– Знамы Рәшитнең дошманнары! Урман өчен сугышалар икән.
Нәфрәт хатынның йөрәген сикертте. Әгәр бу бәндә бөҗәк булса, үкчәсе белән сытар иде. Ике аяклы хәшәрәт шул. Аннары, җиңеләм дисәң, хәзер үк һөҗүмгә күч. Җиңәм дисәң – сабыр гына җаен көт…
Ул өченче тапкыр урынга ауды… Билгесез чире тагын куәтләнде. Кул-аяк, баш-муен, күз-колак аныкы түгел, чит-ят кешенеке иде. Бервакыт ул өн белән төш арасында үзенә ике тамчы су кебек охшаган кыз баланы күрде. Кыз далада кылганнар белән куыша иде.
– Үлмә-ә-әс! Кайда син, Үлмәс?!
– Мин монда, анам!
Хатын үзенең тавышыннан үзе куркып уянды. Җан сырхавы аның тәненә дә күчте: ирене чабырды, күз кабагы шеште.
– Адәм заты, синең шифаңа өметләнеп, көн саен капка төбенә өелә, – диде хуҗабикә. – Бер ноктага текәлеп катма, килен, тор!
– Барысын да себерке белән ку, Зәйтүнә әби! Мин аларны күралмыйм! Яшеннән-картыннан җаным бизде.
– Ай Аллам, Коръән белән гамәл кылган абыстай ла син. Акылыңа кил! Турымда иртәдән бирле бер олан елый. Көн дисәң – көн, төн дисәң – төн йокламый, ди анасы. Аллаһ ризалыгы өчен шушы гөнаһсыз сабыйга ярдәм итче, килен.
– Мин духтыр түгел, бүлнискә барсыннар.
– Барганнар инде, барганнар. Елавы басылмый гына, ди.
– Авылда мине тиле диләр. Тилеләр догасының файдасы шултиклем генә, – дип киреләнде Гамбәр.
– Әй килен, әби гыйбрәтле риваять сөйли иде. Тыңлап бак. Үлән-чәчәк суга тилмереп көйгәч, Сөләйман пәйгамбәр халыкны кырга, яңгыр теләргә алып чыга. И хикмәтнең хикмәте, бер кечтек кырмысканың гына догасы кабул була, килен.
Зәйтүнә карчык аны йомшартты.
– Керсен, – диде Гамбәр.
Сабый гөнаһ тузанына буялмаган фәрештә иде. Баласыннан уздырып, анасы яшь койды.
– Апай, оланыгыз сау-сәламәт, тамагы ач, шуңа көйсез, диләр. Сөтем күп минем. Ник акыртасың, дип ирем котыра, кайнана, оныкны җен алмаштырган, мич аралыгына яткызып талчыбык белән суктырыйк, ди.
– Авылыгыз белән тинтәкләр сез! – Белекче нарасыйны сәкегә салды. Сак кына биләүсәсен чиште. Чебеш хәтле генә малай аягын корсагына бөкли-бөкли илерде. Аның кендек ярасы да чиләнгән иде.
– Кич кояш баеганчы килерсең, – диде Гамбәр.
Зәйтүнә карчык исә өзгәләнде:
– И килен, нишләп бордың? Нишләп оланны имләмәдең? Әнкәсен жәлләр идең. Утлар сулый бит, наныем. Мәрхүмә ахирәтем Гөлҗамалның оныгы Сәрбиназ ие ул, үземнекен кайгыртканны яратмассыз дип кенә әйтмәгән ием, килен.
– Әбекәем-бәгърем, әллә син мине бүген генә айдан төшкән дип белдеңме? Ахирәтең әле ике туганың да кана! Әйдә, булыш! Миңа әчеткән колмак чүпрәсе кирәк.
– Хәзер, килен, хәзер.
– Син, камыр изеп, кабартырга кояшка куй. Мин мунча булдырам.
Карчык аңа шикләнеп карап алды.
– Нишләмәктә уең, килен?
– Һәрхәлдә, әпәй пешермибез, Зәйтүнә әби.
– Кабартмамы, килен?
Хатын йорты янганнан бирле тәүге тапкыр елмайды. Димәк, әкрен генә нәфрәт-ачу йотыла… Бары тик рәнҗү генә кимеми.
– Ашау турында уйламыйк әле без, әбекәем.
Пырдымсыз хуҗабикә әледән-әле:
– Ничекләр сабыйны терелтерсең икән, килен? – дигәч, Гамбәр, аның шиген тагын да арттырып:
– Малай чирләми, ул таза-сау, – диде. – Тәне шакшы.
– Әстәгъфирулла! Сәрбиназым зерә уңган минем, көн саен су җылытып коендыра. Белдекле булып кыланасың гына икән, килен! Алдауда икән эшең.
Туктаусыз «без-без» безелдәгән карчык аны алҗыта иде. Гамбәр үз җае белән яшәгән көннәрен сагынды. Йорт-җирсез калулар аңа көтелмәгән кыенлык китерде: ул чит кешенең көенә басарга мәҗбүр иде. Ирек тәмен тоеп, җил белән ярышып үскән дала кызы кемгәдер яраклаша аламы соң?!
Баласын елата-елата яшь хатын килеп кергәндә, камыр чыпырдап әчегән иде. Гамбәр сабыйны, чүпрәгеннән арындырып, аркасына әйләндерде:
– Сеңлем, әүвәле, тәненә күкрәк сөтеңне тамызып, бармак очы белән ышкып кара.
– Әннекәем! – Сәрбиназ чырыйлап кычкырды. – Нәстә бу, белекче апай?!
– Балаңның тиресе астында каты төк. Дуңгыз төге, салсаң-куйсаң – кадый. Шуңа балаң елак, – диде Гамбәр һәм, авызын ачып, шаккатып торган Зәйтүнә карчыкка төбәп. – Миңа дәшмәгез! – диде. Аннары тыныч кына өстәде: – Хәзер мин аны дога укып камыр белән сылыйм. Чүпрәккә чорнагач, син, сеңлем, бер-ике сәгать кулыңда йөртерсең. Иншалла, төкләр кубар. Соңынтын мунчада юындырырбыз, кендеген канлы үлән суы белән киптерербез, – диде.
Икенче көнне туганының хәлен белергә ашыккан карчык сөенче алды:
– Олан төне буе изрәп йоклаган. И килен, үзеңә рәхмәтләр яусын. Кайнанасы да шатланган. Сине ничек бәхилләтик диләр. Абзар тулы мал-туарлары, яшь бәрән чалып бирербез, ди кияү.
Гамбәр:
– Хакым – ярты телем әпәй, шуннан артыгы миңа хәрам. Мин Аллаһ ризалыгы өчен дәваладым, – диде.
– Кодагый, рәхмәтемне үз авызым белән әйтер идем, ди.
– Әйтмәсен! Ул рәхмәттә ихласлык җук! Бәндәгә нинди генә изгелек кылсам да, мине сөймәстер. Чөнки мин үзгә оя кошы…
– Шулайрак шул, килен, – дип уфтанды хуҗабикә. – Өч хатын очрашса, телләрендә – син. Шуңа мәллә күңелең гел күңелсезләр күлмәге кигән, килен?
– Мин бәндәнең яратуына мохтаҗ түгел. Табынган затым – Кодрәт иясенең ачуына юлыктырмасын язмыш!
«Мәчетне саклагы-ы-ыз!» Еллар катламыннан саркыган кайтаваз тынган иде. «Үткәнемдә ник һаман чокынам икән? – диде ул. – Туксан казыгымның берсе дә селкенми, мин аны нык итеп кактым ласа!» Карчык, мытыр-мытыр сөйләнеп, юлын дәвам итте. Соңгы вакытта утарга килүләр сирәгәйде. Яшь чагында тиен кебек өч кенә сикергән ара озыная, ахрысы. Ә гомер чакрымнары кыскарган саен кыскара…
Утар капкасы бикләнмәгән иде. Кортка, йокымсыраган сакчы егетне уятмас өчен, галушын шудырып атламаска тырышты. Аңа атап Рәшит салдырган агач өйдә аны көтәләр, кисәү кебек кап-кара ир-ат, тәрәзәдән күргәндер, ишек төбендә тора иде.
– Нихәл, Сәмүш? Мә, берсәк күчтәнәч. – Гамбәр карчык «кисәү»нең учына конфет сонды. – Суыр, авызың тәмләнер.
– Рәхмәт, Гамбәр апа. Ашау-эчүгә аптыратмый Фәрит. Миңа ризык ташыма.
– Үзем белермен, җәме? Мин сиңа чик сыздым, кат-кат кисәтәм, шуннан узма, Сәмүш!
– Җу-ук, Гамбәр апа, ничә ел биктә бит мин. Төнлә генә чыккалыйм, эшчеләр таралгач кына һава сулыйм. Монда Фәрит төзетә дә төзетә. Җегет уңган, Гамбәр апа. Көн озын, Гамбәр апа. Күңелсез кайчакта. Син минем мәрхүм кызым… – «Кисәү» шыңшымакчы иде, карчык таягы белән селтәнде:
– Шым бул!
– …кызым рухына дога кыласыңмы инде, Гамбәр апа-а?..
Кортка җавап бирмәде. Ызба адәм исеннән пырныган, тынга авыр иде. Ул, иелеп галушын кигәч:
– Онык белән күрешәм, аңа сүзем бар, хуш иттек, Сәмүш, – диде.
12
…Гөлҗиһан төчкерә-төчкерә чуен казандагы тузанлы солыны кәндигә тутырды. Бу аллергиясе бетмәде тагы!
– Өч тапкыр су белән чайкатып түк, – дип баш очында кагынган Миңсылуга йөзен чытты:
– Фу, мондый катнашма укшытмас микән соң? Бәлки, әбигә «эчте» диярсең, апа бәгърем?
– Җитезрәк кыймылда, ташбака! Эчәрсең, нибуч! Газ балуны кечкенә, расхутланмыйк, сад-бакчада кайнат төнәтмәне.
Кирпечтән өеп, учак ягар өчен уентык ясалган һәм өстенә казан утыртылган җәйге мичләрне авыл халкы ызбасын корым-көлдән саклар өчен куллана иде. Гөлҗиһаннарда да бар иде ул. Әтисе шунда поши аягы өтә, аның исе күрше урамнарга хәтле тарала иде. Хайван каргышы аны тиз тотты: үзе дә утта янган әнә…
Миңсылу уентыкка чыбык-чабык тутыргач, шырпы сызды.
– Боламыгыңны куертма, гел бута да бута. Кайнагач бик суытма, җылымса килеш эч. Бу сыеклык бөер хастасыннан ди җиңги. Коссаң, үзеңә үпкәлә. Мин мәлгунь кәҗәне тышаулыйм әле.
Әтисе, утта янган әтисе… Балага җаһил ата да якын. Әгәр ул исән булса, Гөлҗиһан аңардан йөз чөерер иде микән? Бәлки, олыгая-олыгая Сәмигулла ата тәүбә итәр һәм егерме-утыз адымдагы мәчеткә йөрер, намазга басар, бәлки, малга хирыслыгы да бетәр иде. Башкаладагы бай туганнары акча белән бергә аларга хәсрәт тә китереп аударды…
…Күршеләрнең нигезендә көле дә тузгып өлгермәде, әтисе, чүп-чарларны эттереп, яңа йортка урын әзерләргә кереште. Аның мәчеткә эче поша иде. Әлеге мәсьәләдә алар авыл Советы рәисе белән эләгешеп тә алдылар.
– Матри, аңа тимә, – диде Мирхәйдәр абзый.
– Нәстә дисең, блач?
– Бәбәгеңне акайтма, тоз күз! Ни ишетсәң – шул. Мәчет сиңа мишәйтләми, ул агачлар артында ук.
– Вәт сатлык сәвит хуҗасы! Әллә тиле катын өстеңә әфсен укып өрдеме? Кара ничек бытылдый! Ә-ә, син бит әле мәзин нәселе белән туганлашкан адәм! Урындыгыңнан очыртам, ала карга!
– Очсам да, ерак очмам! Баш түбәңә кунып, тавык миеңне чукырмын, кабан дуңгызы! Заретдин катыны – сыйнфый дошман, мин – камунис, нишләп аңардан әфсенләтим ди. Аны биш чакрым урап үтүең хәерле. Кабат кисәтәм, Сәмигулла энем, мәчеткә кагылма! Үз хуты белән чересен шунда. Без, сезнең нәсел сымак, иманын көмешкәгә кушып чөмермәгән, бездә вөҗдан дигән нәстә исән әле. Мона мин төбенә төшеп казынсам, сине «төрмә чыпчыгы» итеп очыртам да! Гамбәр ызбасына син «кызыл әтәч» җибәрмәдең микән?
Атасының мыек очы да селкенмәде. Ул, ишегалдында агач тукмак белән тавыкларга бәрәңге изгән Гөлҗиһанны җилтерәтеп торгызып:
– Мона кызым, блач! Аның белән ант итәм, ул төндә мин урманда идем, – диде.
Икәү якалашсалар да, әтисе белән Мирхәйдәр абзый бер табактан ашады: бай туганның акчасы төлке белән бүрене дә дуслаштырырлык иде. Туган дигәннән, ул үзе авылда гомумән күренмәде. Кара костюмлы, галстуклы әзмәверләр дә төзелеш тирәсендә буталмады, ә менә кабак йоткандай түгәрәк корсаклы абзый еш килә, һәм аны һәрвакыт Мирхәйдәр абзый озатып йөри иде. Әтисе мактанды:
– Сикритар үзе миңа ызба төзешә, – диде. Кайчакта мактану сүгенү белән «бизәлде»: – Арчинычның памушниклары капчык тутырук биргән акча белән капкорсак сикритар командовать итә икән. Бугазлыйм ул этне! Акчага мин хуҗа!
Андый чакта авыл Советы рәисе Сәмигулланы бик тиз «суыта» иде:
– Райунның камунислар башлыгына янасаң, авылдан сөрерләр. Ул – намуслы иптәш. Башта ук синең белән килешмәдекмени, миңгерәү?! Сиңа энәдән-җептән ызбасын, каралты-курасын салабыз. Ат, сыер һәм үзең ише аңгыра сарыклар белән шыплап абзарыңны тутырабыз. Берочтан елга аша күпер җәябез, калхуз фермасының түбәсен ябабыз. Так шту, халыкка да туганыңның игелеге тисен, энем.
Нарат бүрәнәләрне Алташ урманыннан ташыдылар. Ялланган унбиш чуваш ире кара төнгә кадәр эшләде. Атасы барыбер риза түгел иде.
– Пәтичтинный гына төзеттерәләр, хайваннар! Урлыйлар, хайваннар. Акай күз сикритар акчамны җонлады. Арчинычка серне тишсәм, ыштанына кәкәй иттерә, кайтсын гына энекәш.
Осталар йорт-җирне, әкияттәге кебек, күз ачып йомган арада «аякка бастырды». Авыл гөжләде. Иртән берәүнең тешсез авызыннан сызгырган сүзе, гайбәткә чорнала-чорнала, йомгак кадәр зурая иде. «Сәмигулла элгәреге байларның урманда күмелгән алтын-көмешенә юлыккан», имеш. «Сәмигулла бандитлар белән банк талаган да, азактан, барысын да атып үтереп, акчасын урлаган», имеш. И беркатлы халыкның беркатлы әкиятләре! «Ил авызына иләк каплап булмый», – диде әнисе; ул су сипмичә шиңгән гөл сыман көннән-көн сула иде.
Берсендә кызның үтереп теше сызлады. Салкын һавада басылыр дип, алар әнисе белән ишегалдына чыктылар. Күктәге йолдызлардан нур чәчелгән айлы төн иде… Баскычка чүгәләгән аналы-кызлы шымайды: якында гына кемдер үксеп-үксеп елый, әмма нур белән тишкәләнгән кара пәрдә эчендә ул ачык кына күренми иде.
– Ярабби, фәрештә җылый, ахры. Атаң бер гөнаһсыз кешенең нигезен тузгытты бит, – дип сыкранды әнисе.
– Ә-әнә! – Куркуыннан тешенең сызлавын да оныткан кыз анасына елышты. – Ә-әнә, селкенә! Карак, әни, карак! Әтине уятыйк!
Гәүдәсен яртылаш бөгеп, бакча артыннан гына китеп барган шәүләне әнисе таныды:
– Шаулама, Гамбәр апаң бу, кызым. Ярабби, аның сызлануларын миңа күчер! Атаң бигрәк каты бәгырьле, урам яктан юлны япты, арттан гына качып килә, бахырым.
– Ник безнең әти шултиклем комсыз икән, әни?
– Эчендә оялаган шайтаны туймый, кызым.
Төзелеш эшләре төгәлләнгәч, кунак төшерү хәстәре башланды. Район хуҗасы артык вакчыл идеме, әллә, чынлап та, капчыктагы акча күзен кыздырдымы, табак-савыт, урын-җир тикшерелде. Борыны кителгән ямаулы чәйнек, ямьшәйгән калай тәлинкә, каралган алюмин кашык, кыршылган иске кәстрүл, әнисе корама тышлык белән сырган юрган, каз мамыгы тутырып күперткән мендәр, юа-юа искергән шадра сөлге, диварга кадакланган чигүле тукымалар Сәмигулла йортына яраксыз дип табылды. Үзәк кибетеннән алмашка яңаларын китерделәр. Тик нигезгә бәрәкәт кенә кайтмады. Кунак көткән көнне, иртән, морҗа ярылды. Атасы мич остасы Фарукны кыйнап имгәтә иде, Мирхәйдәр абзый үзе менеп «ямады». Барысы да рәтләнгән, барысы да тәртиптә кебек иде. Хуҗага тегәрҗепләре дә төйнәлмәгән (күрше авылның чуваш Микулае текте) күлмәк-чалбар, әнисенә кара итәк белән чуар кофта (муены капланган озын күлмәк совет модасы түгел, янәсе) кигезеп, икесен янәшә капка төбендәге эскәмиягә утырттылар. Кырыйга чәченә ак бант таккан «күбәләк» Гөлҗиһанны бастырдылар. «Примир симия члиннары» тамашага әзер иде. Аю биетәләрмени, урамда Сабан туе хәтле халык җыелды. Район башлыгы аның атасына һаман акыл өйрәтте:
– Үзеңне әдәпле тот, Насыйров! Хөкүмәт кешесе белән «иптәш Радий Арсеньевич» дип сөйләш! Энекәш дип шундук аңа ябышма! Табында авызыңны чапылдатып ашама. Ризыкны кызлар тәлинкәңә салгач кына чәнечкеңне ал!
– Сикритар иптәш, камунислар патшасымы әле син, брат? – Атасы юешләнгән борынын лышкылдатып күлмәк җиңенә сөртте. – Чәнечке телгә кадала минем, анагызны… Агач кашык куегыз миңа. Төкерәм мин сезнең култур-мултурыгызга, анагызны…
Мирхәйдәр абзый аның маңгаена чиртте:
– Иптәш сикритар белән ыспурлашма, дуңгыз!
– Ух, сүгенмәгәч эчкә кату чыкты. – Сәмигулла муенын кыйшайтты да таш сын кебек утырган хатынына тезе белән төртте: – Әй син, куфтылы марҗа! Боларга иреңне яклап нидер әйтер иең хет! Яки, кызым, син? Мәптектә бишкә генә укыйсың, синдә Лилин акылы бар. Ызба, сарай, келәт, мунча, әбрәкәй күпмегә төште икән, чутларсың, кызым. Туганымның акчасын блач күселәре кимерсә, энекәштән, әй, иптәш Арчинычтан арт саннарын каезлатам, тучны!
Ата кеше аек вакытында түрә-мазар янында койрыгын кыса иде. Кыз сизенде: көмешкә лыкынган… Әнә ике бит алмасы кып-кызыл… Исерсә, борыны да сулана…
Көтә-көтә күзләр күгәргәч кенә тал чыбыгыннан үрелгән басу капкасы өстендә тузан болыты күтәрелде. Дүрт машина выжылдап алар урамына керде.
– Киләләр, киләләр!
«Беренче» салынган җилкәсен турайтты, Мирхәйдәр абзый исә өчәр-өчәр оешып тәмәке көйрәткән агай-энене читкә куды:
– Чигенегез, чиген! Мәскәүлеләр крутуй халык, таптатмасын.
Чабыш атлары сыман елкылдаган күгелҗем машиналардан кайсы фотоаппарат, кайсы камера тоткан кунаклар коелды. Мәлҗерәгән атасын култыклап торгыздылар. Ул:
– Иптәш, иптәш энекәш! Чукынмыш, Арчиныч иптәш, – дип, тәтелдәп төркемгә каршы атлаганда сөрлекте. Мирхәйдәр абзыйның беләгенә ябышмаса, маңгае белән җирне «сөзә» иде.
Ак күлмәкле, кара галстуклы озын ир-егет:
– Здрасте? – дип исәнләшкәч: – Кто у нас тут хозяин? – диде.
– Вот он сам! – Авыл хуҗасы әтисен беләгеннән «бушатты» да, уфтанып кына: – Извиняйте, Радий Арсиныч, у хужаена жар путнялся была, уж бульно бальнуй, прастудилися, – диде. Озын буй:
– Я не Радий Арсиньевич, к сожалению. Я его помощник. Шеф не смог приехать в родные места предков, а эти ребята – журналисты, из центральных газет, – дигәч, «беренче» күрешергә дип сузган кулын кире кесәсенә тыкты. Хәер, аңа игътибар итүче дә булмады. Журналистлар: «О, экзотика!» диешеп фотоаппарат чертләтте, камерасын «өч аяк» ка бастырган сакаллы ир җил селкеткән яфрак сыман калтыранган Сәмигуллага сорау биреп маташкан иде, Мирхәйдәр абзый:
– Уж бульно бальнуй хужаин, жар, вот дучкасы гаварит была, – дип, исерекне култыклап күздән үк югалды. Гөлҗиһан урысча әйбәт кенә сукалый иде, каушамады, бер күзле «өч аяк» ка чатнатып үзләренең гаиләсе турында сөйләде. Әтисе – «оста сунарчы», әнисе – «оста тегүче», янәсе. «Радий Арсеньевич нәсел-ыруы белән горурлана ала, без аңа лаек туганнар, без беркайчан да аның йөзен кызартмабыз», янәсе.
Кунаклар әрсез халык икән, хуҗалыкны айкагач, табындагы сый-нигъмәтләрне «урдылар» да, машиналарына төялешеп, Мәскәүләренә сыптырдылар. Бөтенесе дә төштә кебек кенә иде. Әнисе тиз-тиз «марҗа киемнәре» н салып, юа-юа бизәге уңган күлмәген киде, биленә алъяпкыч буды һәм, иркен сулап:
– Раббым, тагын нинди сынаулар белән сынарсың икән? – диде.
Әлеге «уен» да тагын икәү – район хуҗасы белән рәис Мирхәйдәр сыналды. Көрәк белән тау хәтле акча көрәрбез дип хыялланган абзыйлар ярык тагарак янында калган иде. Аларның сарай кырыенда ничек уфырганнарын кыз үз колагы белән ишетте:
– Өметләр акланмады, Гатиятов. Безгә Мәскәү баеннан шымытыр! Адәм көлкесе, бездән дә наив кеше юк! Разве андый очындыклар бер мескен авылга кайта ди?..
– Нишләп кире уйлады икән, Гата Садыйкович?
– Үзеннән белеш, Гатиятов! Ярдәмчесе, көнен-сәгатен күрсәтеп, ике тапкыр телеграмма сукты. Без монда зурдан кубып җыендык. Хуш, өстим дигән акчасын җибәрсен иде.
– Бәрәч, Гата Садыйкович, күпер белән фирмыга сәмән калмадымыни?!
– Тиененә кадәр шушы кара мужикның хуҗалыгы суырды. Үтүт акча, Гатиятов!
– Мин тагы… Авылга файдасы булыр дип тагы…
– Зарары күбрәк булды, Гатиятов. Казанга – обком тирәсенә урнаштырмасмы дигән хыял да пыштик хәзер. Шушы хәерче районда мүкләнербез, ахрысы.
Менә сарайдан, дүртаякланып, ярым айнык әтисе чыкты.
– Акча капчыгы кайда, анагызны, – дип сүгенгән иде, секретарь Мирхәйдәр абзыйга:
– Син бу имгәктән адәм әвәләп чиләнмә, Гатиятов, эттән – эт, беттән бет туа, тфү, – диде һәм, дык иттереп, әтисенең арт чүмеченә типте.
Айтуганны гөрләткән шау-шу тынды. Әкияттәге төсле, өч мәртәбә бармак шартлатып баеган Сәмигулла «примир симия» хуҗасы исемлегеннән тиз сызылды, ул, элеккеге гадәтен куып, киек-җанвар аулады, аты-юлы белән өйдәгеләрне сүкте. Бай туганына да тел чыбыркысы белән «кизәнде»:
– Ысбулыч син, иптәш Радий Арчиныч! Сикритар мине акыртып талады. Син, ысбулыч малай, ник капчыкны минем үземә тоттырмадың? Ике көпшәле мылтык кирәк ие миңа, заразы иптәш Арчиныч. Синең туганлыгыңнан ни файда?!
Кызның тормышында мондый кичерешләр бүтән кабатланмаска тиеш кебек иде. Кабатланды, тик ул әүвәлгесеннән көчлерәк, чөнки олылар уйнап туйгач онытылган уенга охшамаган; монысы йөрәк белән бәйле иде.
Беркөнне урманда хаста әнкәсенә кара бөрлегән чүпләгәндә аның башына имән күркәсе «яуды». Авырттырмады, алар әле йомшак иде.
– Кех-кех, – диде «имән», көлеп. – Кех-кех…
Гөлҗиһан аптырады: агачлар да җанлы микәнни? Һи, яшеллек дәрьясында «йөзеп» үскән кыз мондый әкиятләргә ышанамыни инде!
– Кайсыгыз шаяра анда? – диде ул җитди генә.
– Мин! – диде тавыш һәм тиен төсле аска сикерде. Менә ичмасам бусы чып-чын әкият иде! Аның каршында пәйда булган малай авылныкы түгел; аның киенүләренә хәтле мәзәк: кыска җиңле шакмаклы күлмәген кыска балаклы ыштан бөрмәсенә кыстырган. Мөгаен, ул аның яшьтәшедер, буй озынлыгы икесенең дә бер чама иде.
– Мин – урман егете! – диде малай. – Ә син кем?
– Урман кызы! – Гөлҗиһан да тапкыр иде. – Нишлисең минем биләмәмдә, малай – күгәргән калай?
– Син дә минем аймакта нишлисең, кыз – эрегән тоз?
– Кара бөрлегән җыям!
– Һи, иренең каралса, үзем генә үбәрмен, урман кызы!
– Кит, затсыз! – диде Гөлҗиһан, тырысы белән малайга селтәнеп. – Әнә керпене үп!
Җәйге айларда авыл урамнарында телгән чыра төсле ак чырайлы ябык шәһәр малайлары чабыша, ә көзгә табан алар әби-бабайларының сөт-каймагы белән сыйланып тазарып-матурая иде. Урманда очраган малай – шул арык җаннарның берседер, дип уйлады кыз…
…Зәйтүнә әби үлгәч, әнисе мәет өстенә барган иде:
– Әй Гамбәр ападан оялдым да соң, кызым, – диде ул. – Атаң бигрәк йөзебезне каралтты. Кыз-катынны рәнҗетеп төзелгән ызбаның ни рәхәте дә, ни җылысы…
– Үзеңне табалама инде, әни. Сиңа борчылырга ярамый.
– Мәет җирләгәч, шыр ялгызы күңелсезләнер инде дисәм, Гамбәр апага җәйлеккә оныгын кайтарганнар икән. Миңа кырылмады үзе. Ачылмады да инде, артымнан гына: «Йөрәгеңнең сүрүе нечкәргән», – дип кенә әйтеп калды.
Әнисенең моңсу тавышы кызны боектырмады. Аның гомер сәгате соңгы минутларын санаганын каян белсен ди ул! Үз хәсрәте көчле иде шул. Моннан ары аңа урман егете белән сукмак кисештермәскә кирәк! Кичә башыңа имән күркәсе яудырсалар, бүген таш белән орырлар! Ул малай, һичшиксез, әбисен йорт-җиреннән сөргән адәмнең кызын дошман күрәчәк!
Кыз юлын үзгәртте. Әрсез кара бөрлегән урманның һәр тарафында үсә иде. Әмма тырысына ике бөртек җимеш салып өлгермәде, абага яфрагы астында яши диярсең, алдында хәерсез малай калыкты.
– Әһә, син рөхсәтсез-нисез генә минем байлыгымны урлыйсыңмы?
– Әй, мактанчык! Син кем соң ул хәтле?! – Гөлҗиһан җавап тапса да каушады һәм тырыстагы бөрлегәннәрне берәм-берәм авызына «озатты».
– Мин – хуҗа!
– Һе, кичә генә әле урман егете иде берәү!
– Шул егет хуҗа дип бел!
– Син дә шуны бел: без – тигез, чөнки мин – урман кызы!
Малай шытырдатып абага яфрагы өзде.
– Әйдә, алайса, сиңа таныклык язабыз?
– Абау, нинди таныклык?
– Урман кызы икәнеңне дәлилләгән документ! Йә, исемең ничек?
Исем дигәч, Гөлҗиһан иренен бөрештерде. Мөгаен, Гамбәр апа оныгына дошманнарын исемләп атагандыр.
– Урман кызы, дидем ич!
– Анысы кушамат аның! Чын атың кем? Минеке – Фәрит.
Авылда ул бердәнбер Гөлҗиһан иде. Әкрен генә:
– Оныттым, – диде.
Малай башта көлде, аннары, бармагы белән чигәсен боргычлап:
– Син тегеләйме? – диде. – Акылга сай мәллә?
Мондый мыскыллау уку алдынгысының «мин-минлеге» нә тиде.
– Мин акыллы, мәктәптә гел бишлегә генә укыйм! – дип чәрелдәде кыз. – Исемем дә… Гөлҗиһан әле минем!
Юк, давыл агач-куакларны төбе-тамыры белән йолкып аудармады: малай тыныч, бик тыныч иде.
– Син чукрак мәллә? Мине Гөлҗиһан диләр.
Фәрит абага яфрагын чыбык белән тишкәли-тишкәли:
– Эһе, яздым, – диде. – Син – Гөлҗиһан.
– Әти – Сәмигулла!
Бу исемне өстәгәч, һичшиксез, малайның сырт йоны кабарачак иде. Юк, ул һаман тыныч кына:
– Әтиең – Сәмигулла. Яздым, – диде. – Мә, таныклыгың әзер!
Кыз яфракны дүрткә бөкләп кесәсенә салды. Әгәр бу мизгелдә күктән дөбер-дөбер таш коелса, Гөлҗиһан аларны берәм-берәм яңа танышына тондырып, аның ачуын кузгатыр иде, чөнки «урман егете», асылда, сабыр түгел, малай Гөлҗиһанның нервысында юри уйный иде. Кыз нигә ике арада дошманлык уты үрләтергә тырышты соң, нигә? Моның сәбәбе шул гына: беренче күргән мәлдә үк ул Фәритне үз итте. Үз итү генәме икән әле! Йөрәге әле генә бөредән ачылган зәгыйфь яфрак шикелле леперди иде… Гөлҗиһан гашыйк булды… Мәгәр малай әбисенә үчләшсә, бала күңелендә бөтерелгән хис өермәсе бик тиз басылыр иде. Беркөнне әнисе аңа:
– Кызым, кара бөрлегәннән туйдым, син урманда йөрмәле, өйдә эш күп. Мин сине иркәләбрәк үстердем, ахры, аш-суга өйрәнер идең, – диде. – Хәлем хәл, балам, дөнья көтүләре сиңа калса нишләрсең? Кычкырып ачтан үләсез бит. Атаң ау дия-дия акылдан шаша, аңа ни йорт, ни урман – барыбер…
«Урманда йөрмәле…» Анасының тел төбе аңлашыла, бичара: «Гамбәр оныгына илекмә!» – дип кисәтә иде. Авыл сукырмыни! Күргәннәр…
– Әни!
– Кызым! Мине иртәрәк кабергә озатмыйм дисәң, урманда чуалма!
Хуш, урман егете! Хуш, беренче гөнаһсыз мәхәббәт! Кесәдәге абага яфрагы чиләнеп каралды. Сулышы белән өреп киптерәсе дә, китап битенә кыстырасы иде… Истәлеккә… Сыйныфташ кызлары бәхетле, аларның әтиләрен канечкеч дип хурламыйлар.
Берсендә аучы Сәмигулла ат арбасында поши алып кайтты. Хайванның бот сөяге яраланган иде.
– Хәйләкәр, заразы, оланын ышыклар өчен юри минем каршымда боргалана. Күз алдап шылмакчы иде – шалт моңа утлы ядрә белән! Абзаңнан ычкынырсың, заразы! – дип, тиңсез батырлык эшләгәндәй мактангач, пошины абзарга япты. – Сез, матри, кыз-катын сәләмәсе, моңа күбенгәнче әпәй ашатыгыз! Көзгә симертеп суям. Тәненә ит кундырмасагыз, җиде кат тирегезне туныйм!
Көчләп әсирлеккә төшерелгән тоткын исә ипи телемнәрен иснәп тә карамады.
– И, аңарда бала хәсрәте шу-ул, – диде әнкәсе. – Атаң, дим, җаһил, никләр аны сабыеннан аерган икә-ән!
Кызның күзе яшьләнде, ана поши да Гөлҗиһанга кушылып елый, озын керфекләрендә эре-эре тамчылар җемелди. Киек-җанварларның ни-нәрсә белән тукланганын ишетә иде ул: мәсәлән, поши халкы агач кайрысы кимерә. Урманга берникадәр зарар китерсәләр дә, алар өчен бу иң тәмле, иң сусыл тәгам инде. Кыз, көндез әнисе черем иткәндә, якын урманга йөгерде. Пычак белән элпә кайрысы телгәләп маташканда, кемдер сызгырды:
– Фью, фью!
Аны кош дип уйлаган Гөлҗиһан чаш-чош агач тунавын белде.
– Чур, тоттым!
Кош дигәнең адәм теле белән сөйләшә башлагач, кыз пычак белән әз генә бармагын кисмәде…
13
…Карчык аягын чирәмгә сузды. Ул мондагы тормышка битараф иде. Югыйсә утар – нәсел малы, нәсел байлыгы. Үпкәләде утарга Гамбәр. Аны хәтта җанлы итеп күралмады. Әүвәл бу почмак аның хәләл ирен урлады, аннан соң улы Рәшитне каптырды. Кыскасы, ни мәкерле көндәш тә таркатырга базмаган гаиләне пыран-заран туздырды. Оныгы да, ата-бабасы кебек, утар дип шашына. Тик, Ходайның рәхмәте, монысы ни кырыс Заретдин, ни йомык Рәшит түгел, монысы белән «ботка пешә», «Зур әни» дип өзгәләнгән онык, мөгаен, Аллаһның соңгы бүләге иде. Шөкер, бу бала белән очрашу сәгатьләрен сабыр гына көткән ана морадына иреште. Кояшлы матур иртә иде, Рәшит җил капканы ике кеше сыярлык итеп киң ачып керде:
– Әни, менә сиңа малай, – диде. – Җәйге каникулда Зур әнидә яшим, ди. Онык дип һаман колак итемне ашый идең, тәрбиялә, әйдә!
Малай күптән малай күлмәгенә сыймый, озакламый борын астына мыек төртерлек үсмер иде, Гамбәр аны яратып кочаклады һәм шунда ук гаҗәеп җылылык тойды. Шулай булмый ни, ялварып-ялварып сораган Аллаһ бүләге ләса! Аларның серләренә хәтле килеште.
– Зур әни, миңа шәһәрдә күңелсез, – диде онык. – Минем әти белән утарда торасым килә, ә ул, мәктәпне тәмамлагач, институтта укыйсың, диплом алгач, берәр оешмада тәҗрибә туплыйсың, ди. Син түрә өчен яратылган, ди.
– Әнкәң ни ди соң, бәбкәчем?
– Әни безнең белән яшәми, Зур әни. Ул сөяркәсе дядя Коля белән Кырымга китте.
– Шулаймыни? Ай-яй, әтиеңә авыр икән. Син хәзер аның бердәнбер терәге, бәбкәчем.
– Мин икегезгә дә терәк булам, Зур әни!
Бишектәге бишкә төрләнә, диләр. Гамбәр, билгеле, башта сагайды. Иркә шәһәр гөле бәрәкәтле туфракка күчерсәң дә тамырланмас, диде. И Кодрәтле Зат! Адәм баласының тәне белән җаныннан гайре уй-ниятенә дә син хуҗа. Су, үз эзен табып, таш-кыя аша аккан кебек, колларың да, син «әйе» дисәң, мең киртәне сикереп, үз максатына якыная.
– Әни, Фәритне утардан биздер, – диде Рәшит, саубуллашканда.
– Нишләп, углым?
– Йөз кат тукыдым бит инде, әни! Бүген түрәләр заманы! Мин улымнан урман шүрәлесе ясамыйм!
– И углым, бу дәүләтеңне кем өчен төзедең, алайса?
– Әти мирасы ул. Берәр байга сатармын соңрак.
– Оныкның хуҗасы – Аллаһы Тәгалә, углым.
– Йә, әни, синең белән рәтле сүз сөйләшәм димә, туры таякны бөгеп кенә кәкрәйтәсең. – Рәшит кәһ-кәһ йөткерде.
– Күкрәгеңне тикшерт, үпкәңдә кара тап бар, углым, – дигәч, ир тагын ачуланды:
– Син бозык рентген аппараты кебек, дөрес күрсәтмисең, мин таза-сау, әни!
Газиз бөртеген урман авызына хәтле озатканда, хатын:
– Углым, чирең әле тамырланмаган, баш кына алган, әйдә үзем үлән төнәтмәләре белән имләп дәвалыйм, – дип инәлсә дә, Рәшит кирелеген калкан итте:
– Әни, зинһар, ырым-шырымнарың белән миемә чүкемә!
…Йөзләгән-меңләгән сырхауга догалы шифаңны өләш тә, үз балаңны коткарма! Ана йөрәге ничек әрнемәсен! Рәшите дә җир куенында йоклый… Ә Гамбәр исән… Кайчакта ул үз-үзен битәрли, җитәр, карчык, фанилыктан кисел, ди. Ә гомер бавы нык, гомер бавы никадәр генә тартсаң да өзелми. Югыйсә картлык сиздерә, бик сиздерә… Менә бөкләгән аяклар тәмам каткан, тезен уа-уа йомшарткач кына турайдылар. Онык – эшем кешесе шул, анда Зур әни көтә дими. Мәрхүм әтисенең дәүләтен ишәйтә-ишәйтә ни кылмакчы икән ул? Бүген бастырып сөйләшәсе булыр… Әйе, сөйләшәсе… Рәшит сыман кирелеге белән җанны көйдерми, анысы шөкер. Тик үзенекен дә аска батырмый. Әнәгенәк тәки галстук дигән муенчак такмады, тәки таш калада төпләнмәде, аны шушы урман иле тартты. Рәшит мәрхүм монда да әнисен гаепләгән иде:
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?