Текст книги "Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке)"
Автор книги: Набира Гиматдинова
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 8 (всего у книги 24 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]
– Туйдым мин гел машинада селкенеп!
Гөлҗиһан үзенең нинди урын биләгәнен аңлаган иде инде. Ул – кечкенә генә патшабикә, аның кечкенә генә тәхете бар. Кулындагы тылсымлы таягы белән селтәнсә, марҗа хатыны «Боерыгыз, гүзәлем!» диячәк. Софья Ивановна каядыр шылтыратты һәм, «Патшабикәм, кичерегез, теләгегезне кичектереп кенә үтим» дигән сыман, башын иеп:
– Гүзәлем, метрода иртәгә көндез сәяхәт итәрбез, диделәр.
– Абау, безгә рөхсәтсез берни дә эшләргә ярамыймыни?
– Гүзәлем, Мәскәүдә минут саен кеше югала. Ә сез зур абзыйның сеңлесе, әгәр адашсагыз, Радий Арсеньевич ботыбыздан аса.
– Һи, бездә нинди куе урман! Адашмадык әле.
– Гүзәлем, монда ике аяклы бүреләр күп, – диде марҗа. Кайчакта аның Гөлҗиһанны балага санап сөйләшүе саруны кайната иде.
– Мине кайчан туганым абый белән күрештерәсез, Софья Ивановна?
– Чакырганын көтәбез, гүзәлем, чакырганын!
– Бигрәк инде сез! Үзебез барыйк.
– Ярамый, гүзәлем.
Беркөнне иртән кыз, уяныр-уянмас, караватында иркәләнеп ятканда, аш бүлмәсендә тәрбияче-хезмәтче хатын ниндидер ир-ат белән чөкердәшә иде. Алар авызга-авыз куеп сөйләшсә дә, урманда ике чакрымда елан шуышканын да ишеткән сизгер колак, локатор сыман, авазларны бик җиңел «тота» иде.
– Кыргый зат Москвага ияләшәме, Софья?
«Кыргый зат», әлбәттә, Гөлҗиһан иде.
– Ой, шәһәрдә туган диярсең! Мин аны аңгыра сарык бәрәнедер дигән идем, бик акыллы кыз. Уже минем белән командовать итә.
– Мотор нәселе, точно!
«Мотор», мөгаен, туганының кушаматы яисә Матуров фамилиясенең кыскартылган вариантыдыр инде.
– Мотор белән кайчан очраштырасың, Сергей Владимирович? Сеңелкәш дулый.
– Шефның кәефсез чагы. Былтыргы сайлауларда тибелгәч, үзгәрде ул.
– Нәрсә икән, акча әз төртте микән, Сергей Владимирович?
– Һо, аңардагы байлык! Эчәгесе-ние белән илеңне сатып алырлык. Көндәшләре усал иде, җиңделәр. Кызы Наталья да нык сындырды шефны. Бу кыргый мәңге Москва чырае күрмәс иде, Наталья үлмәсә. Шундый хәлләр, Софья Ивановна. Давай, артыгын лыгырдамыйк, без синең белән бәләкәй ялчылар, акчасын яхшы түли Мотор, тузанлы эш түгел. Гуляй, Васька!
Көндәлек режим катлауланган саен катлаулана иде. Марҗа:
– Гүзәлем, балет мәктәбендә биш-алты дәрескә язылдым. Сезгә гәүдәгезне төз тоту буенча күнекмәләр кирәк, – дигәч, Гөлҗиһан киреләнде:
– Мин болай да төз! Мине кино артистлары кебек чытлыкланырга өйрәтегез!
– О боже! – Тәрбияче-хезмәтче, кызу каптымыни, гәҗит белән битен җилләтте. – Как низко! Алар ведь бозык халык! Алар бер-берсенең ире яки хатыны белән йоклый. Радий Арсеньевич сезнең бу теләгегезне бер дә хупламас, гүзәлем.
Ахырдан гына Софья Ивановна күз яше түгеп зарланды: баксаң, аерылган ире артисткалар белән чуалган икән.
– Гүзәлем, син ужасно ябык, это не красиво. Врач-диетолог белән киңәшик әле, – дип, марҗа кызны табибка күрсәтте. Пеләш башлы, юан духтыр өч рецепт язып тоттырды:
– Немедленно шушы даруларны эчерегез! Тазармаса, бөерләре сәлперәеп аска салыначак.
Аппетитны ача торган төймәләрне иртә-кич йотасы икән. Ай дигәндә Гөлҗиһанның йөзе түгәрәкләнде, арык тәненә ит кунды. Нәтиҗәсе дистә еллардан гына ачыкланды. Табигать үзенең иҗатына тыкшынганны яратмый шул: әлеге «чудо» төймәләр гормональ препаратлар булган, һәм алар организмда матдәләр алмашынуын бозган. Киләчәктә кызның тутырган тавыкка әйләнәчәген марҗа белгәндер дә… Хәер, ул ник пошынсын ди! Байның туганы аның кулына вакытлыча уйнарга бирелгән курчак кына иде ләбаса!
Ике айда Гөлҗиһанның урысчасы шактый гына шомарды.
– Акцент сизелми, – диде Софья Ивановна. – Сез банк мәктәбендә укыячаксыз, гүзәлем. Сезне сөендерим әле, иртәгә сез Радий Арсеньевич белән күрешәсез.
– Абый безгә кунакка киләме?
– Юк ла, гүзәлем. Ул сезне кунакханәдә көтә.
Серле туган күптән инде күңелне кытыклый иде. Нинди ул? Сәмигулла әтисе кебек тупасмы? Йөз-кыяфәте белән аңа тартыммы? Карендәшләр ләса.
…Кара машина арка сыман тар гына аралыктан үтеп, таш бинаның ишегалдына керде. Марҗа белән кыз агач култыксалы баскычтан өскә менделәр. Озын коридорның иң түрендә ике ир гәпләшә иде, берсе кулы белән «туктагыз!» дип ишарәләде.
Икенчесе Софья Ивановнаның сумкасын капшады.
– Тәртибе шулай, әнкәсе булса, аны да тентиләр, – диде марҗа хатын.
Авылда кунак-мазар төшерсәләр, хуҗаларның аягы тыз да быз йөгерә: «Әйдүк, җәмәгать, әйдүк, сез безнең тансык кешеләребез», – дип телләре тегермән төсле зыр-зыр әйләнә, алар кергән номерда исә авыр тынлык, җитмәсә, тәрәзәләргә калын пәрдә корылган иде.
Софья Ивановна бусага төбендә аның кулыннан тартты:
– Ашыкмагыз… Исәнмесез, Радий Арсеньевич?!
Гөлҗиһан аптырады: кем белән исәнләшә апаң? Менә дивар буендагы кәнәфидән бер гәүдә калыкты, ул болай да кояш төсе күрмәгән караңгы бүлмәдә кара күзлек кигән иде.
– Тәртипме, Софья? – дигәч, гәүдә кире кәнәфиенә чумды. Әйтерсең ул кыз белән беренче тапкыр гына очрашмый, әйтерсең алар кичә генә бергә чәй эчкән иде.
– Барысы да әйбәт, Радий Арсеньевич. – Марҗа кыска гына «доклад» сөйләде. – Сеңлегез гаҗәеп акыллы, һәрбер нәрсәне тиз үзләштерә. Белемгә омтылышы зур.
Менә монда туган абыйсы, һичшиксез, Гөлҗиһанны кочаклап алачак иде. Юк, кочакламады. Башын артка ташлап:
– Яхшы, – диде. – Исемен Джиган Самуиловна Насровская дип үзгәртегез! Ул Москвада туган. Милләте – яһүдә. Ясно?
– Ясно, Радий Арсеньевич.
– Миңа бер дә ясно түгел. – Аждаһа авызыннан көлтә-көлтә ут бөркелдемени, кызның ирене пеште. – Исемемә тимәгез! Әтинекен дә бозмагыз! Фамилиям Насыйрова, аңа да әллә ниткән койрык такмагыз!
– Ну и характер! – диде туган абый һәм яңгыратып тамак кырды. Уң яктагы диварда идәннән түшәмгә кадәр эленгән картина «аякланды», ул яшерен ишек икән, хуҗа шунда кереп китте…
Софья Ивановна юл буе ухылдады:
– Ой, гүзәлем, үтерәсез, честно! Нигә сез Радий Арсеньевичка каршы дәшәсез? Ул әнә ничек сезнең хакта кайгырта.
– Мин – Сәмигулла кызы Гөлҗиһан Насыйрова. Татар мин, татар, ахмак!
Бүтән әлеге проблеманы кузгатмадылар. «Мин җиңдем», – дигән кыз үзенең җиңелгәнен беренче сентябрьдә генә таныды. Куратор укучыларны исемлек буенча барлаганда:
– Насровская Джиган, – диде. Беркем дә торып басмагач, ул исем-фамилияне тутырып, тагын бер мәртәбә:
– Джиган Самуиловна Насровская, – диде.
– Миндер инде андый кеше. – Гөлҗиһан үзенең яңа роленә күнегергә тиеш иде…
Ике елдан соң мәгърибтән мәшрикъка кадәр сузылган «киң вә широкий» ил таркалды. «Хакимияткә бармагын өздергән демократ килде», – диделәр. Гөлҗиһан-Джиган ушлы иде, җәмгыятьтәге үзгәреш җилләренең кая табан искәнен бик тиз чамалады. Төптәге «хәшәрәтләр» яктыга үрмәләде, бәйдәге «этләр» чылбырын чәйнәде. Марҗа хатын гына аны өлгермәгән яшел җимеш дип саный: һаман өйрәтә, һаман тәрбияли иде. Шул баласытуы нәтиҗәсендә Софья түти «тәпиен» капкынга кыстырды да инде. Алар Радий Арсеньевичның ярдәмчесе Сергей белән әшнәләр иде, күрәсең, илдәге түнтәреш бу икәүне «батырлык» ка рухландырган иде.
– Гүзәлем, безнең сезгә сүзебез бар, – диде Софья Ивановна. – Әйеме, Серёжа? – Кич иде, кыз дәрес әзерли иде. – Сез әти-әниегезне сагынасызмы?
– Сагынсам нишлим? – диде Гөлҗиһан.
Яңгыр алдыннан кояш бик нык кыздырса, «көнне чеметә» диләр иде, аның да йөрәген сагыш чеметте.
– Ай-яй, безнең шеф каты бәгырьле! – дип көлемсерәде Сергей.
– Ужас! – Марҗа да аны җөпләде. – Аңарда туганлык хисе – нуль! Ике ел да дүрт айда Джиган Самуиловна белән өч кенә күреште!
– Мин шефны уговорю, шушы көннәрдә сезне авылыгызга алып барып кайтабыз. – Ярдәмче егет үгезне мөгезеннән эләктерде. – Только баш на баш! Тиздән Радий Арсеньевич сезне чакыртыр, Джиган. Сез диван астына бер төргәк куеп калдырыгыз.
– Нинди «төргәк»?
Марҗа белән егет бер-берсенә караштылар.
– Сюрприз. – Сергей көчәнеп кенә көлде. – Да, сюрприз! Шефның туган көне җитә. Без аны оригиналь рәвештә котламакчы идек.
Гөлҗиһан башындагы шөрепләрен тиз-тиз «борды». Кем бүләкне диван астына ташлый инде, йә? Болар авыл баласы дигәч тә, аңгыра диләр микәнни?
Соңгы дәрестән ул табан ялтыратты. Һәр адымын тикшергән Софья Ивановнада шымчы таланты көчле иде. Туганыңны шартлатырга җыенганда ничек кисәтмисең ди! Каты бәгырьле, имеш! Гөлҗиһан моны үзе дә белә.
Радий Арсеньевич кунакханәдә иде. Бу юлы кызны тентемәделәр. Димәк, ышаныч яуланды. Туган абыйның «яңалык» ка исе китмәде:
– Тынычлан, Джиган, син яшәгән фатирдагы «жучоклар» секунд эчендә миңа жуылдый, – диде. – Хыянәтчеләр! Дошманга сатылганнар! Исеңдә тот, Джиган, бизнес – сугыш кыры, йә көндәшең сине дөмектерә, йә син аны. Таракан урынына сытам кабахәтләрне!
Мөгаен, сыткандыр, фатирда бүтән хезмәтче хатын тузан суырта иде. Бу вакыйгадан соң Гөлҗиһан уйланды. Әйе, Мәскәү аны еш уйландыра иде. Туган абый дигәнең кем икән ул? Ни-нәрсә белән шөгыльләнә икән? Сорасаң, синең эшең түгел, диячәк. «Мин сине ашатам, киендерәм, укытам, сиңа тагын ни кирәк?» диячәк.
Берсендә Арсеньевич яртылаш ачылды. Нибарысы яртылаш! Гөлҗиһан, банк мәктәбен тәмамлап, сәүдә институтында укый иде. Туган абыйсы аны су өстендәге көймә-ресторанга чакыртты. Залда биш тән сакчысыннан гайре (алар да ишек артында!) адәм заты юк иде. Гадәттәгечә, Радий Арсеньевич кара күзлектән иде.
– Сеңлем, сиңа унсигез яшь тула. Туган көнеңә нинди бүләк әзерлик?
Кичке аш шулай башланды.
– Берәр атнага авылга җибәрегез.
– Авылны онытып тор!
– Биш ел оныттым инде, абый.
– Тагын ун ел оныт!
– Паспортымны алыштырганда чын исемемне яздырам.
– Ә син, сеңлем, дядя Радий ни өчен болай эшләде икән дип баш ватмадыңмы? Яһүд булып яшәве җиңелрәк! Аларга туганда ук шома юл түшиләр, шуңа алар беркайчан да безнең шикелле абынып борын канатмый!
Кайнар шулпа буы пыяласын тирләтте, ахрысы, туган абый күзлеген салды. Гөлҗиһан йотлыга язды: Радий Арсеньевичның уң күзе хәрәкәтсез иде. Пыяла! Ясалма!
– Сеңлем, үзәктә Сәүдә йортын аукционга куйдылар. Шуны унсигез яшеңә бүләк итәм.
Бүләктән битәр сыңар күздән тетрәнгән кыз:
– Кемгә, кемгә? – диде.
– Сиңа, Джиган Самуиловна, сиңа, чёрт побери!
– Миңа?! Мин… мин студент бит әле, абый! Кайчан сатарга вакыт табам, ди.
– Сатма! Синең өчен урыс негрлары эшләр. Арендага бирсәң дә, акча ул! Банкта акча яна, ә шәхси милек тора! Конфет фабрикасын да, шәт, сиңа аткарырмын.
Кыз бик күп нәрсәләрне ком кебек сеңдерә, әмма бу тәкъдим – чишелеше мең кат җеп белән төйнәлгән катлаулы мәсьәлә иде. Туган дигәч тә, Гөлҗиһан аңа җиденче ботак кына лабаса! Әллә тау-тау мөлкәтен вакытлыча гына аның исеменә яшерә микән?
Әнә бит икътисад фәне укытучысы, профессор Субаров лекция саен: «Хәсрәт демократлар кода-кодагыйларына, абый-сеңелләренә ярты тиенгә генә завод-фабрикаларны өләшә, илнең байлыгын карак байлар бүлгәли», – дип сызлана.
– Мин тиздән икътисад белгечлеге алам, үзем акча эшлим, – диде Гөлҗиһан. – Сез милегегезне берәр якын карендәшегезгә күчерегез.
Шул сыңар күзгә карамас өчен, кыз чәнечкесе белән тәлинкәсендә казынды. Ул зәңгәр күз океанга охшаган, менә аның төбеннән акула йөзеп чыгар да кабып йотар төсле иде.
– Хезмәт хакы белән генә баесалар иде, Джиган! Син – минем бердәнбер туганым. Безнең нәселне коммунистлар Себердә үк корытмакчы иде дә, бабайлар үзләренә үзләре су сибеп терелткән.
– Ә нишләп, алайса, сез шулар мөнбәренә үрмәләдегез?
– Власть – көчле корал, сеңлем. Әгәр ул акча белән дә ныгытылса, син корыч гигант! Сине беркем дә аударалмый!
– Партия дә үлде, абый.
– Берсе үлә, икенчесе туа, чүп үләне әрсез, тиз үрчи, Джиган.
– Абый, мин сезнең хакта берни дә белмим. Туган, әйе, туган. Сез кем? Гаиләгез кайда?
Селкетсәң, корыч гигант та ава икән. Сыңар күз яшьләнде. Гөлҗиһан мәгънәсез соравы белән аның йөрәк ярасын кузгатты.
– Минме? Мин – татардан яралып, рус кабыгына төренгән ир-ат. Син канәгатьме? Ә гаилә… Гаилә юк. Хатыным белән кызым авариягә эләкте. Син – минем Натальямның күчермәсе. Холкыгызга кадәр бер үк. Ул да акыллы иде. Банк мәктәбеннән соң Сәүдә институтына керер, киләчәктә үзенең бизнесын оештырыр дигән идем. Булмады… Кызымның дәвамын синдә күрәм, Джиган. Давай, өметемне акла, сеңлем!
Менә бит язмыш! Әгәр Наталья үлмәсә, хәерче Сәмигулла кызы Гөлҗиһан «татардан яралып рус кабыгына төренгән» Матуровның ике ятып бер төшенә кермәс иде.
Туган абый кузгалгач, ишек төбендәге сакчылар үрә катты. Берсе артыгы белән ялагай иде, шеф машинага утырганда кулъяулыгы белән җәһәт кенә аның туфлиләрен сөртеп алды. «Бу ялагай бәндә синең белән уртак табактан ашар, уртак түшәктә йоклар» дисәләр, кыз «тәүбә, тәүбә» дияр иде. «Синдәге байлык ташкын кебек агар, ун елда ул ун тапкыр ишәер» дисәләр дә, «җүләр мәллә сез!» дияр иде. Ишәйде бит, ишәйде… Ә авыл нишләде? Ул акча томанына күмелеп ерагайды. Әнисенең үлем хәбәрен аңа ике атнадан соң гына ирештерделәр… Аның каравы Радий Арсеньевич белән аралар җылынды.
– Синең папашаң ышанычлы кешеме? – диде туган абый.
– Әти белән унбиш ел күрешмәдем ич. Йомышыгыз бармы әллә? Мине җибәрмәдегез!
– Приказ үтәргә синнән башка да егетләрем буа буарлык! Син лучше кыяфәтеңне кара, Джиган! Көннән-көн симерәсең, – дип шелтәләде карендәш.
Ярты елдан соң Матуров үзе офиска килде. Ул хәтта сакчыларын да ияртмәгән иде.
– Мин синең белән горурланам, сеңлем, син – талантлы җитәкче. Бизнесың чәчәк ата, – диде. – Только симерүеңнән тукта. Москвада шәп клиникалар до черта, тикшерел. Алар булышмаса, Германиягә оч!
– Радий Арсеньевич, авыл сагындырды…
– О, авыл! – Туган абый озак кына кулындагы күзлеген әйләндерде. – Авылыңа төкер, Джиган. Сездә кыргый халык, көнләшеп йортыгызны яндырганнар. Папашаң да янган. Но тормыш дәвам итә, сеңлем!
– Нинди тормыш! Әти үлгән, әти-и! – Шундый зур фаҗига турында тыныч кына сөйләгән «сыңар күз» Гөлҗиһанны чыгырыннан чыгарды. Кансыз! Җансыз! Чирканчык бәндә!
– Чырылдама! – диде тимер тавыш. – Минем дә кызым кабердә ята! Однако яшәргә кирәк! Сиңа егерме сигез яшь, иртәгә киявең белән таныштырам. Так что, бизән-ясан, Джиган Самуиловна!
15
…Ул биштәрләргә берәр-берәр пыяла савыт салды:
– Аркагызга асыгыз!
– Әй, җиңги, икебез аксак, беребез чатан дигәндәй, әкияттәге сыман, ай барасын көн барырбыз инде, – дип мөкелдәгән Миңсылуга җавап итеп:
– Чатаны синдер дә, аксагы кемдер, – дип, Гамбәр җиңгәсе үзалдына сөйләнеп куйды.
Кыр казлары кебек тезелештеләр. Карчык иң арттан атлады. Ул – «чыбыркы», халык әкрен кыймылдаса, теле белән «суктырачак» иде. Күл ерак, ди каенсеңел. Ялкаулансаң, кашык та авызга ерак. Иншалла, чакрымнар хәлдән тайдырмас. Һәй, яшь чагы булса, боларга ялыныр идемени? Карт тәннең канын ач сөлек тә суырмый икән. Һай, элек уптым илаһи кабалар иде кана! Алдындагы «кыр казы» җанланды:
– Гамбәр әби! Син мине Аллаһ ризалыгы өчен генә сихәтләндерәсеңме?
– Кодрәт иясенең ризалыгына өметләнмәгән гамәл – шайтан гамәле.
– Мин синнән куркам, Гамбәр әби, чын мәгәр! Алай да сорыйм: мәрхүм әтине кичердеңме син?
– Кичерү-кичермәү бер Аллаһ кодрәтендә.
– Беркөнне: «Башта синнән зыян күргән кешедән гафу үтенергә кирәк», – дигән идең, Гамбәр әби. Әгәр мин, әтине ярлыка, дип, сиңа ялварсам, мәрхүмгә карата күңелеңдәге таш эрер идеме?
– Миндә таш җук! – Ул таягы белән хатынның аркасына берне тамызмакчы иде, «әүвәл үзеңне кыйна, Гамбәр!» дигән боерык ишетте. Бу – хакыйкать тавышы иде. И-и, кортка, кортка! Син судан пакь, сөттән акмыни?! Ничәмә-ничә ел ялган белән яшисең! Сине кем шуңардан арындырыр менә?.. Бастыр ачуыңны, бастыр! Ызбаңнан, Аллаһка тапшырылып, дога укып чыктың… Җаныңны бимазалама… Әнә им-томың ничек килешә: Сәмигулла кызы аягын сөйрәми, Ходайның рәхмәте. Чүпрә сыман күпергән гәүдәсе дә шактый шиңде. Синең генә тырышуларың нәтиҗәсе микән, йә? Кемсәне гыйшкы җилкетә, гыйшкы… Җу-ук, аны онык белән кавыштырмас өчен таулар ишелсен, җир убылсын!
Күл кырыенда кизләү бар иде, карчык юлдашларын шунда таба борды:
– Сусадыгыз, эчегез, – диде.
– Абау! Бу бит безнең балачак чишмәсе, – дип, Гөлҗиһан әле карчыкны, әле Миңсылуны кочаклады. – Әби, бәгырькәйләр, без Фәрит белән монда каен яфрагы йөздерә идек. Ул миңа: «Суда синең кебек бер чибәр кыз сурәте чайкала», – дия иде. Әллә нинди матур сүзләр уйлап таба иде Фәрит. Китаплар язса, дөньяга танылыр иде.
«Синең йөрәгеңә язган кадәресе дә җитәр», – дип, моның авызын томалыйсы иде дә… И Аллаһым, тагын ачулана бу кортка! Алай да ул:
– Кизләү шул ук, бәндәләр генә бүтән, – диде.
…Күл өсте нәкъ пыяла, бассаң чатнар кебек иде. Карчык озын ыштан балагын тезенә кадәр күтәрде һәм, бисмилла әйтеп, суга керде:
– Җылы, оланнар. Хәзер сезнең чират, кем кыз, кем… – Гөлҗиһан дигән исемнән тел бизгән иде. – Кем…
– Кем димә, Гамбәр әби, мин – Абага-а! – Хатын кулын өскә сузып күл буен яңгыратып көлде. – Мин – чәчә-ә-әк!
Аның көлүе тагын карчыкның җеннәрен кузгатты. Моның кыланмышына ничек түзәсең ди, Аллаһым! Ул таягы белән аңа кизәнмәкче иде, Гөлҗиһан:
– Бу күл дә миңа таныш, без монда Фәрит белән тәпиләребезне юа идек, – дип, суга кереп басты, ләкин озак очынмады: – Ой, кемдер тешләде! – дип чинап ярга ыргылганда, аның чәлтеренә биш сөлек кадалган иде. Кортка:
– Болар ат сөлеге, имгә яраксыз, – дип, бишесен дә күлгә ыргытты. Чупылт, чупылт… Каенсеңелнең дә табышы сыек, өч сөлекнең икесе «брак» иде. Чупылт, чупылт…
– Хет шул хәшәрәтләрне күлгә кире ташлама инде, җиңги, безнең яңадан каныбызны эчәләр бит алар. – Каенсеңел шыңшымыйча гына бернәрсә дә эшләми иде.
– Яшәсеннәр, кем кыз!
– Атныкымы, адәмнекеме – нинди аерма, бөтенесен дә җый, җиңги.
– Аерма зур: көн – якты, төн – караңгы, югыйсә икесе дә вакыт күчәрендә әйләнә.
– Әй, синең яшең дә туксан, үз туксаның да туксан, җиңги!
Бүген күл юмарт иде: савыт бик тиз тулды. Карчык төбе-тамыры белән канлы үлән йолкыды. Дымлы туфракта алар сусыл, сабагын сындырсаң, кан тибә иде. Беренчесендә сөлек аз эләкте, бу юлысы, иншалла, яшь бикәчнең башыннан аягына хәтле утыртыр… Чыдар, чыдамый ни! Хастаны жәлләсәң – чире отыры аза. Зәхмәтне каз мамыгы белән сыпырма, тырма белән тырна! Чишмә дә, күл дә таныш, ди. Кара син! Агач ботагыннан егылгач, кабыкка яткырып, билен турайткан иде Гамбәр, анысын онытмады микән? Хәтерлидер, моңарда хәтәр хәтер…
Кайтканда ул юлдашларын тагын чишмәгә туктатты. Икегә бүлсәң, юл кыскара иде. Әмма каенсеңел белән Гөлҗиһан барыбер арыды.
– Җиңги, мин хәзер ятакка авам, – диде Миңсылу. – Абага, капканы ач!
– Аума, кем кыз, эшең бетмәде кана. Бакчадагы кисмәктә су җылынгандыр, сәфәрдәшеңне сабынсыз гына коендыр. Сөлек ят ис яратмый.
– Вәт бәби! Юындыр, коендыр… Мин бу калын катынга хезмәткә ялланмаган ла.
– Аннары биштәрдәге канлы үләнне агач кашык белән изәрсең, кем кыз.
– Монысы ниемә тагы?
– Шуңар ярты стакан кайнаган су өстәрсең, кем кыз. Сөлектән соң тәнгә сөртү кирәк.
– Бәй, сөртмәсәң, тиресе бозылып черемәс әле, – дип телләшсә дә, Заретдин сеңлесе ул кушканнарны эшләп куйды.
Сәке тутырып яткан хатын, мең сөлек тешләсә дә, авыртуны тоймас иде. Ара-тирә маңгаен җыерып, нәрсәдер исенә төшереп маташты Сәмигулла кызы. Килгән мәлләрдә ул үзенең чире белән генә мәшгуль, дөньяны су басамы, җир тетриме – битараф иде. Ә хәзер баксаң, әнә ничек хәлләнә, анда да, монда да борын тыга…
– Гамбәр әби…
– Җә, нәстә?
– Әти белән әнинең каберен зиярәт кыласы иде. Дога өйрәтсәң, баш очларында укыр идем.
– Атаң янды…
– Җаны янмаган ла, сөякләрен генә күмгәннәр, Гамбәр әби!
– Каберстанга бармыйча мәрхүмнәр рухына ызбаңда гына укысаң да кабул була.
– Ә нишләп үзең һәр пәнҗешәмбе зират урыйсың, Гамбәр әби?
– Кем әйтте?
– Миңсылу апа шулай ди. Өрәк шикелле, каргалар куркытып йөри, ди.
– Миңсылу үзе өрәк! – диде карчык һәм аягы белән сәке астын «капшады». Каядыр сынык себерке сабы ауный, шуны тәрәзәдән генә ишегалдында туңкаеп бәрәңге әрчегән каенсеңлесенә очырмакчы иде, туенган сөлекләр хатынның тәненнән куба башлады.
– Зиратта сез эзләгән – сезнеке түгел, – дип мыгырдана-мыгырдана, җәймәгә коелган бөҗәкләрне чүпләгәндә кинәт кенә йөрәк чәнечте. Моңарчы сиздерми иде, димәк, хәбәр килә, хәбәр… Ерактан, ерактан… Даладан да кебек… Кайда соң теге кыз бала? Нишләп ул җил белән куышып уйнамый?! Нишләп аны беркем дә чакырмый?
– Үлмә-ә-әс!
– Гамбәр әби, торыйммы? – диде хатын.
– Җук, ят, балакаем. – Карчык аны чәченнән сыйпады. – Миңсылу дим, син, кем кыз, дим. Канлы үлән суы белән Гөлҗиһанның тәнендәге яраларын киптергәч, баллы су эчерт. Кан тамырлары киңәйсен. Раббым, шифасы синнән, тик синнән генә, Раббым. Бәндәңне үзең саулыкка тиендер. Мин мәчет тирәсен караштырганда, шаять, бәрәңге боламыгы да пешәр. – Ишектән кергән каенсеңлесенең дә йомшак кына аркасыннан чәбәкләде ул. – Себерке сабы гына телеңнән тыймас шул, кем кыз.
«Һы, янәсе, мәчет тирәсен караштыра. Сукмак димәсәң хәтере калыр, ерып үтәрлек түгел, агач-куак белән капланган. Йә Кодрәтле Затым! Гомер юлым чытырман да чытырман иде. Мин фәкать синең ярдәмең белән генә тереклек иттем. Сиңа табындым, сиңа сыендым. Туганда ук фәрештәләр өммәтеннән идем, җиргә иңгәч, ике канатым да пычракка буялды… Үч мине каралтты, үч, Кодрәтле Затым!»
…Бер кичне Гамбәрнең тәрәзәсен шакыдылар. Ул узгынчыларга ияләнгән иде инде: йә су сорыйлар, йә, адаштык, диләр. Тик бу төнге кунак авыл кешесе иде. Сәләмәсе җилдә җилфердәгән бакча карачкысы кебек ир өйалды почмагына чүгәләде.
– Туңдым, Гамбәр апай!
– Син бит, Газизҗан? – диде хатын. – Төрмәдә идең бит син. Качтыңмы?
– Ике ай элек үк инде, Гамбәр апай. Айтуганда этем дә белми. Колхозның өч атын урлаган өчен биш елга таш капчыкка яптылар, паразитлар! Күп чәпәделәр, паразитлар. Мине аучы Сәмигулла үзендә яшереп асрый. Өстемдә аның күлмәк-ыштаны. Без Сәмигулла белән төскә-биткә дә охшаш, дөресме, Гамбәр апай? Син дә, бәрәч, элгәреге күршем, дигәнсеңдер, дөресме?
– Төрмәңә кайт, зур бәладән котылырсың, Газизҗан.
– Тү-тү, Гамбәр апай! Миңа монда рәхәтрәк! Күсәге белән кабан дуңгызы ите кимереп, кикереп кенә яшим мин. Ашау – байдан, үлем – Ходайдан. Сәмигулла нәрсәдер болгата түлке. Аның капкасына кеше-фәлән бәрелми, тыныч иде, ну кичә ике урыс килде. Идән астында тыңлап ятам, нәрсәдер таптыралар Сәмигулладан. Сундук та сундук диләр. Үтерәбез, скотина, диләр. Син җиде кат җир астындагы хикмәтләрне күрәсең, ди, Гамбәр апай, карале, нинди сандык икән ул, – ди, – аңа нәмәстә төягәннәр икән?
– Башымны катырма, үзеннән сора, Газизҗан энем.
– Әйтер ди сиңа! Ике көпшәле мылтык сатып алган, тиле сымак, шуның белән сүләшә. Зур акча түләдем сиңа, малай, ди.
«Төрмә чыпчыгы» н Гамбәр куып җибәрде. Язмышлар төялгән арба көн саен аның капка төбендә туктала, көн саен аннан кемдер – чирен, кемдер – аһ-зарын, кемдер – күз яшен, ә кемдер чүп-чарын түгә, аларның барысына да илтифат итсәң, акылдан язарга мөмкин иде. Ә бит Газизҗанның гозере аны сагайтырга тиеш иде. Чөнки шул ук төндә Сәмигулланың йорты янды. Кеше рәнҗеше түшәп корылган нигездә кайчандыр бер ут үрлисе мәгълүм иде. Янгында хуҗа үзе дә кисәүгә әйләнгән, диделәр. Авыл халкы ялгышты: Сәмигулла исән иде. Өч көннән соң Гамбәр ябык мәчеткә барды. Сөрелгән кыр кебек кап-кара җир җанны өшетә иде. Ул сөенмәде. «Илаһым, зинһар, начар уй-теләкләрдән күңелемне чистарт», – диде. Тик бу теләк ихлас түгел, аны үч каралта иде. Мәчет артындагы куерып үскән куаклыкта үлеп-бетеп яткан «кисәү»не Гамбәр башта төрмә качкыны Газизҗан белән бутады. Ир бәндәсен әйтерсең кызган тимер белән өткәннәр, иягенә кадәр битенең тиресе суелган, керфеге-кашы, чәче өтелгән, борын ямьшәеп, ирененә салынган иде.
– Бәладән котылырсың, төрмәңә кайт димәдеммени, и адәм! – дип, үзалдына сөйләнде Гамбәр. «Авыл хуҗасы Мирхәйдәргә әйтәсе булыр, бүлнискә илтсен» дигән уй кызгану хисе белән алышынды: миһербансыз блач егетне төрмәгә озаттырачак! Газизҗан бала гына иде әле, бервакыт Гамбәр аягы таеп сулы чокырга егылгач, малай көчәнә-көчәнә аны тартып чыгарган иде. Энә очы кадәр генә яхшылык эшләсәләр, син аңа тау хәтле изгелек белән җавап бир!
Гамбәр, мәчет ишегенең такталарын каерып, «тере мәет» не эчкә сөйрәде. Монда аулак, кеше йөрми, ә качышлы уйнаган бала-чаганы әби-әниләре: «Заретдиннәрнең иске йортында җен-пәри мыжлый», – дип куркыта иде. Хатын, көн дә килеп, «кисәү»нең йөзенә үлән суы бөркеде, телемләп чи бәрәңге япты. Ниһаять, мәрткә чумган Газизҗан, ыңгырашып, керфексез күзен ачты… Түшәме ишелдемени, Гамбәр ишеккә ташланды. «Тере мәет» Газизҗан түгел, Сәмигулланың үзе иде…
Хатын аңа ләгънәт укымады, юк, укымады, исән калуына гына шаккатты. Кабахәт җанны күкләр дә кабул итмәгән иде.
– Ишет, мин сине таң белән үләт базына ыргытам, – диде ул. – Ишет, мөртәт!
Ләкин иртән Сәмигулланың «су, су» дип инәлүе хәлне үзгәртеп куйды. Үлгәндә кешенең иренен чылатмасаң – гөнаһ. Хатын «кисәү»нең авызына су тамызды, тегесе теле белән ялаган саен ыңгырашты. Имансыз! Киек-җанварларны яраласаң, алар да тән авыртуына түзалмыйча бәргәләнгәндер.
Һай, мөртәтне үләт базына ыргытмады шул Гамбәр. Нәфрәт – иң көчле хис, диләр. Кайда иде соң ул көч, кайда, Аллаһым?!
Менә Сәмигулланың теле дә кыймылдады:
– Күрше апа, мине агулап үтер, җәме?
– Җан алмак – Газраил эше, – диде белекче. – Савыккач, үз ишең Мирхәйдәргә дөресен сүлә. Миндә Газизҗан качып яшәде, зиратта аның кабере, диярсең!
Әле кайчан гына дөньяның сыртына атланып чапкан иблис, хәзер килеп, койрыгы тәбәгә кысылган тычкан кебек чиный.
– Газизҗан идән астында иде, янганмыни? Мине бит, урындыкка бәйләп, ике башкисәр җәзалады, күрше апа.
– Сандык өченме?
– Син каян беләсең, күрше апа?! Эһе, знамы беләсең, калдун бит син. Шушы башкисәр урыслар төртте ызба белән абзар-курага. Тучны блач Мирхәйдәр котыртты аларны! Тагын этләрне өстерәчәк. Лутчы синең кулыңнан үләм, күрше апа! Агула мине! Янә башкисәрләргә эләксәм, турам-турам тураклый тегеләр! Мәскәүдән алар, тучны! Гөлҗиһаным бит анда. Кызым ни хәлдә микән? Арчиныч кабахәт, җир йотсын үзен. А-а-а!
Сәмигулла аңын җуйды. Күз алдында адәм икенче затка әверелде. Канечкеч бәндәдән юаш, мескен ир-ат туды. Соңгысының йөрәген курку камаган иде. Курку! «Тегеләр» эзләп табар да сандык өчен икенче мәртәбә тереләй яндырыр. «Кызым исән микән? Үтермәделәр микән?» Үтермәделәр. Тик синең өчен ул дөньяда юк инде, юаш Сәмигулла! Туган якларына бер кайтыр Гөлҗиһаның, әмма аның да әти диярлек кешесе «исән» булмас… Минем үчем бу, минем үчем!!!
– Синең агуың үзеңдә, – диде хатын. – Чаян кебек, үз тәнеңне чак, Сәмүш. Әйе, моннан ары син – Сәмүш, бәндәм.
Ирнең кутырлап төзәлгән бите мүкләнгән агач кайрысы төсле ямьсез, өстәвенә сул күзе йомылыр-йомылмас калган, әгәр аны клуб сәхнәсенә менгезеп, «Бу кем?» дисәң, авылдашлары танымас иде. Аның сүгенә-сүгенә карлыккан тавышына хәтле нечкәрде. Салам кисәге белән кәҗә сөте суырта-суырта хәлләндергәч, Гамбәр «кисәү»не әкрен генә атлатып утарга алып китте. Атасы белән яшьтән үк бергә яшәгән Рәшит күршесенең төсен-битен хәтерләмәгәндер, хәер, ул аңа күз дә салмады, чөнки ашыга иде.
– Әни, йорт сиңа атап төзелгән, ул синең карамакта, кемне кундырсаң да миңа барыбер, – диде.
Сәмигулла-Сәмүш, мирас төсле, улыннан оныгына күчте. Ызбага «оялаган» авыру агайның чыгышы белән Фәрит тә кызыксынмады. Зур әнисе яшәтә икән яшәсен! Заретдин чылбырындагы ир-ат эре иде, вакланмый иде. Гамбәр дә серен эчендә саклап картайды. Һәй, чамасыз авыр үч йөге иде ул, чамасыз авыр… Җан талкынды, йөрәк ите ашалды, ә кортка барыбер йөген бушатмады…
16
– Саумысыз, каеннар, саумысыз, усаклар? Мин – урман кызы-ы-ы!
Яфраклар лепелт-лепелт шаулашты, гүя алар хатынның сәламен аңа да тапшыралар иде. Бәлки, ул ишетер… Түзә Гөлҗиһан, түзә, ләкин түземлекнең дә бер чиге бар! Карчык тыйган саен эчтән әрнү кузгала. Йә, Фәриттән качты ди. Урман егетеннән танытмады ди. Ә менә балачак хатирәләре җанын айкаганда тиле йөрәк хис өермәсе кузгатса нишләргә? Сакчы Миңсылу арып йокыга түнгәч, Гөлҗиһан урманга тайды. Кортка, гадәттә, мәчет тирәсендә озак юана иде. Ул арада хатын муенсасын эзләр, бәлки… бәлки, аны да очратыр. О, тыелган алмага ымсынсаң, бик тиз җиргә сөрерләр! Гамбәрәттәй, кунагымны җәннәтемдә рәхәт чиктерәм, дип шәбәрә ләбаса! Әмма «җәннәт» тә аяк-кул богаулы иде шул. Хәер, хатын Мәскәүдә дә иреккә туенмады. Акча бөтен ябык ишекләрне ачтырса да, ул аркасын чәнчегән «сыңар күз» нең карашын һәрдаим тоеп яшәде. Хак, байлыкка күмгән туган абыйсына сеңелкәш рәхмәт кенә әйтергә тиеш иде. Аның өчен кайгырта ла! Тик бу кайгырту майлы калҗа кебек үтләтә иде. Томана Сәйфи белән дә ул гына көчләп кавыштырды.
– Син – бизнес леди, сиңа эт сымак тугры ир кирәк, Джиган. – «Сыңар күз» телгә оста иде. – Фас дип өстерү белән дошманыңның ботын умырсын! Өр дисәң өрсен, пос дисәң поссын. Вот так! Мәхәббәтме? Сафсата! Яратасыңмы, җирәнәсеңме – анысы миңа караңгы. Акча – елан; ул хисләнгән хатын-кыз кулыннан тиз шуа. Салкын акыл белән эш йөрт, Джиган. Только бер киңәш: этне бәйдән ычкындырма! Финанс мәсьәләләренә катнаштырма! Только сөяктән генә өзмә, тыгынсын!
Туган абый нотык сөйләгәндә Гөлҗиһан бүлдерми иде. Ярамый! Ләкин бу юлысы ризасыз гына:
– Сезнең Сәйфиегез бигрәк котсыз, – диде.
– Ха-ха! Котсыз икән! Тырнак буяп, чәчен майлап йөргән «зәңгәрләр» ямьлеме? Шундыйлар белән парлашыр идеңме, Джиган? Һо, башсыз кыз! Озын сүзнең кыскасы, иртәгә Сәйфи белән загста язылышасыз! Кич белән туй!
«Кияү егете» н керттеләр. Күлмәк якасы бөгәрләнгән, корсак турысында сәдәфе каптырылмаган, ә чәче, җил тузгыткан сыман, төрле якка тырпайган, егет, чынлап та, тугры эт иде, ул, гәүдәсен кечерәйтеп, күзен яртылаш кысып, хуҗасын сәламләде:
– Ватый мин, Радий Арсиныч. Нәстә боерасыз, сразы үтим!
– Мондарак кил! Таныш, бу – синең хатының, Сәйфи!
– Минем катын?! – Егет, балчык изгән сыман, урынында таптанды. – Көләсез, ватый, Радий Арсиныч. Джиган Самуиловна – асылбикә, ә без – кара мужик.
– Кем сине агартырга җыена, холоп! Буялган килеш тор!
– Хи-хи, Радий Арсиныч, шаяртмыйсың, ахры. Джиган чибәр үзе ни ди соң? – Сәйфи кызга карап ыржайды.
– Сине өзелеп сөям, ди, дуңгыз! Әгәр тагын мыркылдасаң, маңгаеңа ядрә чәпим!
– Гафу, гафу, хуҗам! Сезнең сүз – закон! Кунаклар эсписеген төзикме суң?
– Төзегез! Без өчәү – мин, син, Джиган.
Өч кешелек туй дөнья тарихында булды микән? Туган абый тулы бер ресторан алган иде. Зур концертлар залы монда күченгәнмени, аларга иллеләп җырчы, биюче, цирк артистлары шоу-тамаша күрсәтте. Яшь кәләш:
– Дусларыма нәрсә диярмен инде, Ходаем? Берсен дә чакырмадык, – дигәч, «хуҗа», һәр сүзенә диярлек басым ясап:
– Таныш-белешләр, Джиган! Таныш-белешләр! Дус юк ул, дошман белән көндәшләр генә бар. Син шуларны бәйрәмеңдә биетер идеңме? – диде.
«Нинди бәйрәм?! Сез миңа матәм көне оештырдыгыз!» дип тузыныр гына идең, филгә тибеп, кырмыска җиңәмени!
Күңелсез мәҗлес тәмамлангач, туган абый өстәлгә ачкыч бәйләме ташлады.
– Миннән туй бүләге! Шәһәр читендәге коттедж – сезнеке. Тату гына яшәгез. Кстати, мин берникадәр вакытка югалам әле, яшьләр.
«Югалу» йә атна-ун көнгә, иң күбе берәр айга сузылыр дигән иде Гөлҗиһан, тик ул ялгышты: туганы шуннан бирле гаип. Телефоны да сүнгән…
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?