Электронная библиотека » Набира Гиматдинова » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Набира Гиматдинова


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 24 страниц) [доступный отрывок для чтения: 7 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Сиңа онык чырае күрсәтмәскә иде, әни! Син Фәритне үз ягыңа аудардың! – диде.

Гамбәрдә адәмнең уй-теләген үзгәртерлек нинди кодрәт бар ди?! Туганда ук кан тамырлары буйлап аккан ла оланның теләге, йөрәге белән бергә типкән лә. Исеңдә тот, углан, ул – Заретдин кыйпылчыгы!

…Утар капкасы зеңгелдәде. Озын борынлы кара машина, ярсынган үгездәй, ике фара-күзен акайтып, эчкә узды. Карчык алдына бөкрәя төшеп күзәтте: Фәрит кулындагы кәгазьгә төртә-төртә, сакчы ир-атка нәрсәдер аңлатырга кереште. Холык-фигыле генә үзгә, килеш-килбәте белән ул тач бабасы: Заретдиннеке кебек аның да җилкәсе киң, аяклары кәкре иде. Менә онык та әбисен абайлады. Йөзе яктырды, күзеннән шаян очкыннар чәчрәде:

– Нинди ак гөмбә ул анда, йә? – диде.

– Саумы, төпчегем? – Карчык тормак булып тезләнмәкче иде, Фәрит:

– Чү-чү, Зур әни, ашыкма, – дия-дия, аның янәшәсенә утырды. – Мин дә синең белән һава сулыйм!

– Бәй, син гелән дә һавада, бәбкәчем.

– Синең яныңда ул шифалырак, сулаган саен үсәсең, Зур әни.

– Үсүең җитеп ашкан, бабаң сымак буйлы үзең, төпчегем.

– Җә, Зур әни, аяк талдырып ник килдең инде? Атна саен үзем хәлеңне белешәм юкса.

– Белешәсең, рәхмәт, төпчегем. Эшеңне эшлә син, безгә бик ешлама. Без ризыклы, без җитештә. Синең белән фикерләшәсе иде, төпчегем. Әүвәл мин ятлаткан берәр догаңны укы! Бисмилласыз сүз – буш сүз.

– Хуш, Зур әни. Тыңла. Йә караңгылыкны һәм нурны Яралтучы, йә кояшны һәм айны Яралтучы, йә йомшак күңелле һәм Хәбәр бирүче, йә Бердәнбер Барлыкка китерүче, йә Әмер бирүче, йә һәрнәрсәне чагыштыргысыз Яхшыртучы, йә Сиңа җитәкче булмаган Зат, йә көн белән төнне Алмаштыручы…

Карчык әкрен генә оныгына кушылды:

– Алмаштыручыдан сиңа, йә Аллаһ! Синнән башка Илаһ юк. Безне кайгыдан, борчудан һәм җәһәннәмнән сакла, йа Раббым! Фәрит, болар – Аллаһының гүзәл исемнәре, аларның саны туксан тугыздыр, син кечтеки чагыңда ялкауландың, күңелең гелән урман сәйранында иде.

– Орыш, орыш, Зур әни! Синең тиргәвеңдә дә бер-бер хикмәт бар. Әти мине беренче тапкыр кайтарганда: «Зур әниең җенле, тыңламасаң, кычыткан белән пешекли», – дигән иде, мин ул җеннәрең белән тиз дуслаштым, шулаймы, Зур әни? Кызык кеше идең син… Кайсыбер апа-абыйларны капкаңнан ук битәрләп каршылый идең. Теге мескеннең мескене инде, башы түбәнәйгән, борыны кендегенә тиклем салынган. Зур әни моңа ник каныга, ник жәлләми дисәм, гөнаһлары өчен тетмәсен тетәсең икән…

– Шулай, бәбкәчем. Синең дә телеңә шайтан төкергән, ахры, Фәрит! Артык кыткылдама, ир-атка килешми! – дисә дә, карчык оныгына сөеп бакты. Яраса, ул аны баштанаяк күз нуры белән коендырыр иде. Ни Заретдин, ни Рәшит аның белән болай гәпләшмәде, ата белән угыл аны ким санады.

– Тфү, шайтан төкермәсен инде, Зур әни. Минем бит әле бер хыялым бар: халык йотлыгып укырлык бөек китап язасы иде.

Карчык оныгына текәлде. Шаяртамы, җүнсез? Колагы әрекмән хәтле, каты гына борсаң, шукланмас иде. Эчтән ташкын ургылдымыни, ул «ташый башлады»:

– Соңардыгыз, адәмнәр, соңардыгыз! Илаһи китап язылгандыр, аның исеме – Коръән-Кәримдер!

– Йә, Зур әни, үзең бәләкәй генә, ә үзеңнең тавышың нинди гайрәтле, – дип, Фәрит әбисенең иңеннән сыйпады. – Борчылма, мин бит дөньяви китап турында әйтәм.

– Ахырзаманга табан шайтан гаскәре котырык таратыр: «Яз, синеке дөрес, синеке мактаулы», – дияр. Шуннан азгын күгәрек каләм күп сүз сарыф итәр, вәләкин аларның мәгънәсе сай булыр. Алар Бөек Останың хакыйкый җөмләсен күммәк теләр, гавам боларныкына ышаныр, аларныкы чын, дияр, ә алар ялган кәлимә белән күз генә буяр. Азактан барыбер дә хурлыкка дучар ителер: иҗатлары чүп-чар өеменә әйләнер.

– Мин алдашмам, Зур әни. Язар өчен җим чүплисе юк, менә синең хикмәтләрең генә дә озын-озын хикәят.

«Әй Аллаһым! Ник бу нәсел бөртегем хисләнә? Хис ир-атны хәлсезләтә, юашландыра. Моның күңелен чистарт, Аллаһым!» – дип пышылдаган карчыкны онык тагын да «кытыклап»:

– Гасырлар үткәч тә синең хакта «Айтуганда нинди хикмәт иясе яшәгән икән!» – диярләр, Зур әни.

– Син хикмәтне изгеләрдән эзлә, бәбкәчем. Даут пәйгамбәрнең бармагына чорнаган тимер кадагы эрегән. Зур әниеңә чәнти бармагына урарлык та могҗиза бирмәс Раббым!

– Ул дәвалаган кешеләреңне кая куясың, Зур әни? Алар – исәпсез-хисапсыз; безнең капка төбендә гел су буе чират иде. Хәтерлисеңме?

– Хәтерлим, бәбкәчем. Аллаһ ярдәме белән байтак адәм баласы чиреннән котылды.

– Соңгы вакытта әлеге кәсебеңне ташладың дигән идем, яңадан өшкерәсең бугай, Зур әни? Сиңа кемне китерделәр ул, ә?

– Сиңа монысы каян ишетелде, Фәрит?

– Урманда очрадылар, Зур әни.

– Бәбкәчем! – карчык үзәге өзелеп әйтте: – Алтатарлы шайтан-иблис токымнары киек-җанвар аулар өчен әллә кайсы кыйтгалардан җыела! Ражун барма! Алар – кансыз, алар – миһербансыз. Былтыр берәүсен үтереп, чыбык-чабык белән күмделәр.

– Мин күрәләтә өсләренә бармыйм, Зур әни! Синең кунакларыңны да чикләвек куагы артыннан гына күзәттем. Әгәр дә мәгәр… – Егет йодрыгын йомарлады. Законсыз ау оештырсалар, пәрмә-пәр сугыша идем. Нинди кыз-кыркын синдә? Берәр танышыңмы, Зур әни?

– Кем дә җук миндә, бәбкәчем.

– Шаян син, Зур әни! Машиналарында Җир шары кебек түм-түгәрәк шар иде бугай.

– Сырхаудан көлмиләр, җүнсез малай!

– Көлмим, Зур әни. Синең өчен борчылам. Кеше көе көйләр яшьтә түгел инде син.

– Син дә минем җанымны көйдермә, китап язу уеңнан биз! Чын ир-ат, кулына балта-чүкеч тотып, дәүләт төзи.

– Төзим мин, Зур әни. Син утар капкасыннан ары узмыйсың. Ике чакрым эчкәрәк кер әле, анда агач эшкәртү заводы. Заказлар күп, тиздән безнең продукция чит илләргә таралачак.

– Ходай кушса, Фәрит!

– Әйе, Ходай кушса, Зур әни. Син юкка гына могҗизаларыңны яшерәсең. Әйтик, сукыр Сабирҗан бабай белән Кизләү мәдрәсәсенә кара ат җигеп китәсез дә, ак ат белән кайтасыз. Сөйлә әле, ничек малкайның төсе үзгәрде соң?

– Безнең әкиятләрдән дә куәтлерәк эшебез бар, бәбкәм. – Карчык авырлык белән генә сулады. Тыгыз дымсу һавадан борын тишекләре кысыла иде. – Син өйләнсәң, мин тынычланып китәр идем.

– Кая, Зур әни?

– Үз йортыма…

– Далагамы, Зур әни?

Карчык, урлап тотылгандай кызарып:

– Әстәгъфирулла, – диде. – Ниткән сүз инде бу?

– Бабай әтигә: «Әниең тумышы белән дала ягыннан», – дигән. Дөресме бу, Зур әни? Әллә бабай алдашканмы?

…Урман артка чигенә-чигенә, күз алдына гаҗәеп манзара ачылды. Зәңгәр күлмәкле кыз бала тагын кылганнар белән куыша иде. Тагын, тагын… Әлеге күренешкә җан өреп, офык читенә элгәннәр бугай… Әй ул даладагы киңлек, әй ул даладагы иркенлек!

– Үлмә-ә-әс! Кайт!

– Чакырма, анам, чакырма!

– Зур әни! – Онык оеган кортканың җиңеннән тартты. – Зур әни, йоклыйсың мәллә?

– Әү, бәбкәм! Үз уемнан үзем уелам кайчакта. Син миннән берни сорашма, бәбкәчем. Минеке – үткәндә, тузан белән күмелгән, синеке – бүгенге ап-аяз көн. Өйлән, Фәрит! Миңсылу апаңның бистәдәге таныш катыны оста яучы, ди. Аллаһы боерса, аңа гозеребезне җиткерербез дә, сиңа тиңеңне сайлашырбыз.

Онык туп кебек чирәмгә тәгәрәде. Кулы белән берничә тапкыр һаваны бутагач:

– Их, Зур әни, Зур әни, – диде. – Кемдер куша дип кенә өйләнәләрмени?! Сине дә бабайга ирексезләп бирделәрме соң?

Карчык җиргә таянып торып басты. «Синең бу эшең уңмас, башланмас борын хәерсез тәмамланыр», – дип, күңеле искәртте кана. Ике яктан ике ташкын ургыла… Берсе – аның оныгы, берсе – Ярулла оныгы… И Бөек Аллаһ, и җиһан патшасы! Аларны бергә кушу-кушмау бары тик синең генә кодрәтеңнән килә! Маңгаен ташка ора-ора ялвара кол Гамбәр: каргыштан тетелгән нәсел белән кан катыштырма!

– Бабаң Заретдин белән сөеп кавыштым мин, бәбкәчем, – диде ул, кире беткән оныкка вәгазь укуның мәгънәсе булмавын аңлап. – Кузгалам, яңгырга көйли. Әнәгенәк кырмыскалар иләвенә кача.

– Ат белән илтәм, Зур әни.

– Илтмә, җәйләрен турыдан гына юл якын. Безнең ише карт сөяккә җәяү тәпиләүләре файдалы, буыннарга тоз укмашмый, – дип, кортка тимер капкага юнәлде, аннары, борылып: – Сәмүш абзаң тугарылмасын, аңа якты көн әсәре хәрәм, төн аның дөнҗасы, төн, – дип өстәде.

Онык әбисенең коры-коры гына сөйләшүләренә ияләшкән иде:

– Баш өсте, Зур әни, синең әмер үтәлер, – дип елмайды.

Яшь вакыттагы кебек аякларга «үзйөрешле» галуш кимәгән иде шул, карчык, арык алашамыни, әкрен генә «юыртты». Уй әле, күләгә сыман, үзеннән алда «йөгерде», әле беләк буе озын теле белән хуҗасын «камчылады»: «Син, дим, туганнан бирле әрләштә. Башта дала албастысы Сайрәби белән көч сынаштың. Җиңдең, шөкер. Аннан ары кызыл камунис Заретдин белән көрәштең. Ул сине кяферләр сукмагында адаштыра алмады. Аны җиңдем дип кәпрәймә. Бу җиңүең өчен, ай-һай, кыйбат түләдең. Хәләл ирең белән газиз улыңны үзеңнән биздердең, и горур бикә! Ә Ярулла нәселенә тешең үтмиме, җә? Алар белән салкын гүрләреңә тиклем сугышырсың микән? Орлыклары әл дә корымаган икән, әнә берсе туфрак ертып баш күтәрә. Син аңа нишләп терек суы сибәсең, нишләп, шырпы хәтле генә зәһәр тамызып, тамырын киптермисең икән?

Күк күкрәде, урман эчен яктыртып, яшен яшьнәде. «Кичер, Аллаһым!» – диде карчык, тезенә чүгәләп алды. Юк, аны «күк камчысы» өркетми, аны шайтан калтырата, әнә бит ул, мөртәт, күңелен яман уйлар белән каралтырга тели… Бу четерекле хәлдән ничек чыгарлар, бер Аллаһым? Әйе, Гамбәр кортка ташкынга каршы тау өяр, тау… Ни йөрәгең белән газиз оныгыңның куенына җиз елан баласын елыштырасың ди?! Имансыз нәсел белән туганлашасы түгел! Тик кулыңдагы хәйлә бавын кыскарт: Фәрит сизенмәсен! Сизенсә, эш харап, газизең белән арагыз суыначак. Малай бит үзе сиңа тартылды, кортка. Рәшит әнисен килен белән куандырмады: улының хатынын ул ике тапкыр гына күрде. Тәкәббер бистә кызы ирен яратмагандыр, югыйсә сөяркәсе белән Кырым якларына таймас иде. Берсендә килен кеше Фәритне юллап Айтуганга кайтты. Тимер саплы пычак белән кәҗәгә чөгендер тураган үсмер бала әни дип егылмады, ә хатын «егылды».

– Ай-яй, баламны коллыкка сатканнар! Кара эш эшләтеп үтерәләр!

Малай:

– Әни, мин кол түгел, мин Зур әнидә кунакта, – дигән иде, шәһәр бичәсе дөнья «сасытты»:

– Аһ, син кунактамыни?! Чүплектә тирес корты гына казына, мәнсез! Тапканнар басымчак «кунак»! Баламны авыл мужигына әйләндергәннәр. Уф, өйләре дә шапшак, таракан мыжлыйдыр, зараза ияртер әле балам. Ирнис! – Ул сөяркәсенә кычкырды. – Давай, Фәритне җитәклә! Аңгырайтканнар аны, күзе тоныкланган!

Гамбәр килене белән әрләшмәде. Самавырның суы кайнар иде, аңа күмер өстәп үрләтте, мич куышындагы бер таба коймакны табынга куйды. Муклашка шикәрне ваклады. Ел саен Ташкенттан килеп дәваланган татар хатыны аңа алты данә үзбәк кәсәсе биргән иде. Гамбәр бу бүләкне комодта гына саклап тота, шуларны өстәлгә тезде. Чәй дигәч, ярсыган килен җирәнеп борынын җыерган иде, ире әдәплерәк икән:

– Аштан олы булмыйлар, Садыйка, – диде.

– Тартынмагыз, ни бары белән сыйланыгыз. – Хуҗабикә ачык ишектән генә оныгына эндәште: – Улым, әниең белән син дә чәйләп ал.

Фәрит җавап кайтармагач, ул аптырады. Баксаң, малайдан җилләр искән.

Киленнең сөяркәсе бик сусаган иде бугай, коймак бөкләп чәй шопыра-шопыра:

– Садыйка, игътибар ит, мондагы чисталыкка шаккатарлык, – диде. – Кул сөлгесе ап-ак, эскәтер ап-ак! Идән сап-сары итеп юылган. Син Фәритең зараза ияртер дип куркасың. Бездәге пычракка ни диярсең икән, җанкаем? Кругом тузан, кругом пәрәвез оясы! – диде. – Ялкау син, Садыйка. Алай да кеше хурлыйсың.

– Сайрама, койрыксыз карга! Зато без Кырымда яшибез, тозлы диңгез суында коенабыз. Фу, монда чиста, имеш. Әбиеңә җен-пәриләре булыша. Минем кайнанам кем, әйтимме?

Гамбәргә килененең «ачышы» кызык түгел, чөнки нинди генә кушамат таксалар да, ул үзенең Аллаһ мәхлугы икәнен белә. Фәрит урманга шылган, ул хәзер, оясындагы йомран кебек, кичкә кадәр баш калкытмас, менә монысы килен өчен фаҗига иде. Бабасы Заретдин төсле киреләнсә, ничек үгетләсәң дә, тәртә арасына кермәс.

Фәрит, чынлап та, кич белән генә кайтты. Ярты табак кабыклы бәрәңге ашагач, күзен хәйләкәр кысып:

– Тегеләр кайда, Зур әни? – диде.

– Анаң сине эзләде, бәбкәчем. Кычкыра-кычкыра тамагы карлыкты.

– Ишеттем, Зур әни.

– Ник хәбәр бирмәдең, җүнсез малай?

– Биек агач башында идем шул, Зур әни.

– Алай ярамый, бәбкәчем. Анасын хөрмәтләмәгән бала тәмуг кисәве булыр.

– Аңа ярыймы, Зур әни? Ул мине Кырымга өстери. Анда нәрсә югалттым ди! Миңа әти белән утарда рәхәт иде, анысы да таш калага куа хәзер. Чистый үтерәләр!

Гамбәр ана белән бала арасына чөй какмады. Үсә-үсә Фәрит әнкәсенә карата мөгамәләсен үзгәртер, болай ук нәфрәтләнмәс, диде. Ул, Рәшитне мыскыллап чит ирләр белән типтергән килененә эченнән генә әрнесә дә, гел аны яклады. «Ана – изге зат» дип бик еш кабатлаган сүзләрне, мөгаен, онык күңеленә сеңдергәндер, егет ай саен Кырымга акча сала. Дүртенче ире ташлаган Садыйка бер бәйләм чир белән ялгыз гына яши. Диңгез генә исәнлегеңне арттырса, адәм баласы көн-төн суда чупырдар иде. Берсендә Фәрит: «Әнине утарга чакырыйм микән әллә? Саф һавада тизрәк савыгыр иде», – дигәч, әбисе: «Ул синең әнкәң, тәрбияләрлек рәтең бар, акча эшлисең, түр башына утыртып ашат-эчерт, бәбкәм! – диде. «Оятсыз оялса, каты оялыр», – ди. Килен хатында: «Ни йөзем белән синең яныңа кайтыйм инде? – дигән. – Әбиең мине кичерер микән?» – дигән. Аллаһ гафу кылсын, Аллаһ!

Гаилә тәрбиясе тимәсә дә, сөбханалла, онык тәүфыйклы булды. Кайчакта бала-чага кебек шаяра үзе. Китап яза, янәсе. Әй беркатлы җан! Бәгъзе адәмнәр, бияләй хәтле авызын ерып, «Уйдырма!» дип көлсен дисеңмени? Ак ат белән кара ат кыйссасы чынбарлык иде ул, аның хикмәте юк иде. Остазы Сабирҗан карт яшьлегендә гыйлем эстәгән Кизләү мәдрәсәсен күрергә хыялланды. Күршесе: «Син сукыр бит, бабай», – дигәч: «Күңел күзем исән», – дигән иде. Элегрәк, Гамбәр ни талпынса да, аның гозерен үти алмас, чөнки Заретдин артык «кызыл», сизсә, син мулла-мунтагай белән сәяхәт иткәнсең, дип, бәгырь итен кимерәчәк иде. Соңрак, ире урманына аугач, улы Рәшит исәйгәч, Гамбәр тәвәккәлләде: Сабирҗан остазны Кизләү якларыннан әйләндерергә кирәк! Ире утарда кунасы кичтә ул Зәйнетдиннән ат сорады:

– Хәтерлисеңме, абзый, кызыңны бизгәк чиреннән аралагач, «Гамбәр, мин инде сиңа мәңге бурычлы» дигән идең? Бурычыңны түлә!» – диде.

– Бурыч дип… Истә ансы, Гамбәр сеңел. Ике пот арыш орлыгына ризамы син?

– Калхузда кырым җук, ишегалдына чәчәлмим. Ат бир, Зәйнетдин. Ай яктысында Кизләүгә барып киләм. Зәрә таңда малкайны кире кайтарып тугарырмын.

– Тазалары белән урман ташыйлар, Гамбәр сеңел. Абзарда чирләшкә кара айгыр гына. Мал духтыры, бүген-иртәгә суябыз, хутланасы юк, ди. Әгәр син аны апкитсәң, биш адымнан тәгәрәп үлә. Шуннан перси Алпамша мине агач мылтыктан ата, валлаһи!

– Айгыр үлмәс, Зәйнетдин абзый.

– Юмаларга мачтыр син, Гамбәр. Заретдиннең аты нишләгән ди?

– Заретдин түгел, син миңа бурычлы!

– Түлке иртән исән айгыр кайтарып куй миңа, матри, катын! Ай-яй, синең белән яшәгән ир жәлке, – дип зарланып, ат караучы абзар ишегенә аркылы терәгән тактаны шудырды. Малкай көчкә генә җан асрый, аның кабыргасы калкынып, корсагы эчкә баткан иде.

– Синдә, хайванкаем, Сабирҗан бабай белән нәни улым Рәшитне тартырлык кына көч бар әле, – диде Гамбәр. – Мин җәяү генә атлармын.

Айгыр аны ишеткән төсле өч тапкыр пошкырды. Күрше авылга хәтле юыртты ул, ләкин картның капка төбенә җиткәч, алгы аягына тезләнде. Сукыр Сабирҗан, аны капшап-капшап карагач:

– Яшь икән бахбай, моның эче эчкә ябышкан, ачлыктан ябыккан бу, – диде. – Тугар, кызым. Тугар да безнең сарайга куала. Аранда ак айгыр ирек даулап тибенә, шуны җик, ят сахралар буйласын малкаем, – диде.

Рәхмәт төшкере, каравылчының атасы заманында Сабирҗан шәкерт белән бер төркемдә укыган икән, шуңа күрә ул төн димәде, элгәреге мәдрәсәнең, хәзерге мәктәпнең ишеген ачты, куыклы лампасын кабызды һәм бабайны култыклап бүлмәдән бүлмәгә йөртте. Тик әлеге сәфәр аксакалның ничә еллар «мәдрәсә, мәдрәсә» дип кагынган хыял канатларын утта гына көйдерде.

– Үзгә ис килә, үзгә ис, – диде карт.

– Хәзер мәктәп бит инде монда, бабай, – диде каравылчы.

– Дога исе беткән, оланнар.

– Һи, бабай, доганың исе буламыни?

– Болын чәчәкләреннән дә хушлырак аның исе, улым.

Карт кичергән хисләр Гамбәрнең җанына сарылды. Нәкъ шул вакытта күз алдында мәчет сурәте чайкалды. Ул яна, дөрләп яна иде. Киләчәк – күрәчәк! Ерак димә, син якын, бик-бик якын икән шул.

Сәяхәтнең могҗиза дигән өлеше шуннан гыйбарәт: Сабирҗан остаз аларны арбадан төшермәде, ак ат белән озатты. Ул кара айгырның колхоз милке икәнен уена да китерми иде.

– Бахбаеңны тәрбияләп тернәкләндергәч, кире алмаштырырбыз, бүгенгә сиңа минеке хезмәт итсен, кызым, – диде.

Вәгъдә – иман, Гамбәр елак Зәйнетдинне күрәләтә аттырмас иде, авыл изрәп йоклаганда, ул ак айгырны ферма абзарына илтеп япты. Ә Зәйнетдин өчен ат кадәр ат алмашыну табышмак иде. Ул аптырады:

– Гамбәр сеңел, ничек бер төндә кара айгыр агарды соң? Мин бит персигә син җиккән идең димәдем. Кичтән үз төсендә иде, иртән акка әверелгән, мәйтәм. Синең исемне атасам, җиде буын бабамны кабереннән уята иде.

Сер Сабирҗан остаз белән бәйләнгән, әгәр аның төенен чишсәң, эш харап: картны, ат урлауда гаепләп, хөкемгә тартачаклар, ул чорда хуҗалык рәисе – сәвит ялчысы үтә дә миһербансыз бәндә иде. Хәер, колхоз хуҗасы Алпамша мондый әверелештән бик разый иде. Ул Зәйнетдиннән берни дә төпченмәде: читәннән үргән тарантасына ак айгырны җиккәч, бәләкәй түрәнең каз муены, нечкәреп, тагын да озынайды. Айгыр гына коммунист иптәшнең сүгенүен яратмады: тарантасы-ние белән күпердән очыртып, гаип булды. Сабыр Зәйнетдин бу юлы инде ныклап тузынды:

– Ат кайда, Гамбәр катын?! – диде. – Чын хәлне персигә белгертсәм, үзеңне себерке белән Себергә сөрә!

– Мәйлең, абзый, Себердә сиңа да, миңа да урын җитәр, – дигәч, куркак пыжымлады:

– Җә-җә, Заретдин катыны! Икәү турадык, икәү чәйнәдек дигәндәй… Куркыныч кеше син, сеңел. Абзарга ат кыяфәтендә җен япкансың, ату айгыр табылыр иде. Эзләмәгән әрәмәлек, эзләмәгән болын калмады бит!

Көннәрдән бер көнне без капчыкны тиште. Авыл шаулады, гайбәтчеләр күперткән хәбәр зурая-зурая авызга сыймаганда гына Алпамша үлде. Кан елаткан рәисне халык кызганды микән? Шулай итеп, бәла Гамбәрне читләтеп үтте, югыйсә ат караучы Зәйнетдин белән икесен Себер салкыннары аямас иде…

14

– Әй син, калын катын? Ызбага кер, яшен суга! – Миңсылу, әледән-әле тәрәзәдән башын тыгып, аңа кычкырды. – Саңгырау мәллә син?! Яшен суга, дим!

– Сукмас, мин агач түгел, – диде Гөлҗиһан, ә үзе, бисмилла әйтә-әйтә, култык астын сыпырды. Балачакта әбиләр: «Җен-пәри шунда поса да, яшен ата», – дип өркетәләр иде. – Мин Гамбәр әбине көтәм. Кайда икән ул?

– Әбиең сиңа ни пычагыма? Жалу бирәсеңме? Эшләп талчыктыңмы, мескенкәй. Кәҗә савалмаган имгәк син.

– Яңгыр көчәя, Гамбәр әби чыланыр инде.

– Аның өчен хәсрәтләнмә, Абага. Син Абага бит әле, иеме? Безнең кортка, җан кисәгем, яшен шарын учында шартлаткан бервакыт. Идән юа икән, тәрәзәдән очып кергән ут йомгагы бала бишегенә бәреләм дигәндә генә, җиңги, шалт, шарны эләктергән. Ичмасам, чүт кенә дә кулы пешмәгән!

Гөлҗиһан, белекче карчык белән ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк дигән уйда иде. Әйе, ул – күршесен җәберләгән Ярулла оныгы! Әйе, ул – аны йорт-җиреннән сөргән Сәмигулла кызы! Атасы да, баласы да гүрдә ята. Фани дөньядан бакыйлыкка күчкән әрвахлар белән булашу килешәмени инде, ә? Гөлҗиһан алар түгел, Гөлҗиһан аерым, аның берәүгә дә аяк чалганы яисә хәйлә-мәкер ятьмәсе үргәне юк! Әгәр дәвалыйсың икән, гафу итеп, кичереп дәвала, Гамбәр әби!

Яшен үзенең утлы камчысы белән өч тапкыр күкнең йөзенә сыдырды да, урман өстеннән ташларын дөбердәтеп китеп барды.

Карчык кайтты, аның өс-башы юешләнмәгән, коры иде. Хатын:

– Гамбәр әби, – дип, аңа таба кузгалган гына иде, тегесе күзе белән шундый чәнчеде ки, хатынның гәүдәсе токка эләкте. Болай яндырып-көйдереп көндәшеңә генә карап була иде. Шигеңне тарат, белекче, тарат! Оныгыңа ярты сүәм дә якынаймас Гөлҗиһан! Әмма син аның күңел йозагын җимереп, хатирәләрен сыза алмассың. Чөнки барысы да истә, барысы да…

…Артында «фью, фью» сызгырган «сандугач» – Фәрит иде. Кыз, оялып, кулы белән шәрә ботын каплады. Күлмәге кыска иде шул.

– Нишләп озак күренмәдең? Мин сине сагындым, урман кызы, – диде малай.

Дәрестә сыйныфташлары «яратам» дигән «канатлы хатлар» ны беркайчан да Гөлҗиһанның партасына очырмады, чөнки ул «явыз Сәмигулла чәчбие» иде.

«Сагындым…» Әлеге «дәһшәтле» сүздән баш исәнкерәде.

– Ник агач бозасың, урман кызы?

Бәй, агач кызгана! Моның сагынуы шулхәтле генә микәнни?

– Пошига ашатам…

– Һи, алар үзләре дә шәп кимерә!

– Ул яраланган шул…

– Ничек яраланган? Бүре тешләгәнмени?

Тарих дәресендә укытучы, пионер Павлик Морозовны мактагач, ахырдан:

– Атасын саткан малай сезнең берегезгә дә үрнәк түгел, балалар, сез алай эшләмәгез! – дигән иде.

– Бүре, ахры, бүре. – Гөлҗиһан алдады. Әти аткан димәс лә.

– Кайда ул, урман кызы?

– Безнең… безнең сарайда.

– Кайры ашап кына ярасы төзәлмәс, – диде Фәрит олылар кебек җитди генә. – Әйдә без аны Зур әнигә илтик. Аның кулы шифалы, момент төзәтә.

Сәмигулла өйдә түгел иде, алар артбакча ишегеннән генә хайванны өстерәп чыктылар. Башта поши урыныннан кузгалмады, аягын терәп карышты, үзенең авызыннан күбекләнеп селәгәй акты, ниһаять, ул биреште. Күрәсең, балаларның нияте изге икәнен аңлады. Тел юк та, җан бар шул!

Фәритнең әбисе ишегалдында кер чайкый иде, табылдыкка шаккатмады, ә менә кыз белән малайны янәшә күреп, аның кәефе төште. Әй, Гөлҗиһан да аңгыра инде! Ул үзенең Сәмигулла кызы икәнен онытты бугай! Фәрит аны тәмам саташтырды, ахры. Күзең терәп, атаң рәнҗеткән кеше каршысында басып тор, имеш!

Өйдә исә әтисе әле әнисенә, әле Гөлҗиһанга җикеренде:

– Пошины качыргансыз, әрәмтамаклар! Измәгезне изәм хәзер!

Бу юлы кыз аның әче теленнән гарьләнеп еларга уйламады да: ул бәхетле иде. Гамбәр апа, шешәгә имезлек кигезеп, пошига ниндидер сыеклык эчертте, ярасына кара май сылады һәм Фәриткә:

– Урманга куала, баласын юксына, бахыр, – диде.

Кызык, иректә боек хайван җанланды, озын сыйраклары белән куаклыкка сикерде.

Фәрит сердәшен:

– Иртәгә дә күрен, миңа синнән башка күңелсез, – дип озатты.

Беркөнне атасы, яман сүгенеп, кызының толымыннан каптырды:

– Син анда кемнәр эте белән иснәшәсең, кәнтәй?!

Ул Гөлҗиһанны яклап маташкан хатынына да йодрыгы белән тамызды:

– Гамбәр күсәге белән чуала себеркең!

– Алар бит әле сабый гына, уен уйнап кына йөриләр, – дип якласа да, әнкәсе соңыннан кызны утлы табада биетте:

– Нинди башбаштак син, бала? Пошины син генә бавыннан ычкындыргансың! Мин дә кызганам хайванны, тик бит… атаң белсә үтерә иде! Син Гамбәр апага да кайгы юрыйсың, күргән хәсрәте әзмени аңа? Атаң үчле, аның оныгын урманда сагалап буып ташламасын! Сәмигулланың ерткыч икәне бөтен авылга мәгълүм бит инде! Ант ит, бүтән ул малай белән күрешмим, диген!

– Ант, әни, ант…

Тик Гөлҗиһан антын бозды, әтисе белән әнисе болында печән чапканда, урманга йөгерде.

– Мин сине тоташ дүрт көн көтәм, ник син һаман килмисең, урман кызы? – диде малай һәм, күлмәк изүеннән тыгылып, муенса алды.

– Мә, сиңа бүләк. Кыздырган камыт энәсе белән каштан чикләвеген тишеп, ат кылына тездем. Тагасыңмы, урман кызы?

– Тагам…

– Мәңге сакларсыңмы?

– Саклармын…

– Нигә син моңсу, урман кызы?

– Болай гына… Әниләр мине ерак әбиләргә җибәрә. Әби чирләгән…

Әнисе өйрәткән гөнаһсыз ялган иде бу.

– Кайсы авылга? Әйт. Мин сине эзләп табам! – дип кайнарланган малайны Гөлҗиһан, үзеннән дә ялган өстәп, тиз сүрелдерде:

– Әби кала бүлнисендә аңсыз ята, ди. Миңа көн-төн кизү торасы, ди.

– Кайту белән хәбәр бир, урман кызы, яме?

Беренче егетләр бүләге… Кадерле бүләк… Аны өйдәгеләрдән ерак яшерәсе иде… Муенса «сата»: Фәрит һәр чикләвеккә «Ф+Г» дип нәни генә тамга уйган иде…

«Кайту белән хәбәр бир…» Менә ничәмә елдан соң гына кайтты… Тик озын толымлы чандыр Гөлҗиһан белән симергән шәһәр бичәсе – икесе ике кеше инде. «Исәнме, мин – урман кызы!» – дисә, мөгаен, Фәрит аның кыяфәтеннән имәнер иде.

…Өйдән комган тотып карчык чыкты, яулыгын артка чөеп бәйләде, оегын салып, буй-буй ыштанының балагын бөкләде һәм пыш-пыш укып тәһарәтләнде.

Миңсылу, карчыга төсле, аның һәр адымын күзәтеп, кирәксә-кирәкмәсә дә сүз кыстырып тора иде:

– Җиңги, аягыңа көч килмәсен дисәң, таякка ныграк таян.

– Аксак ничек йөрергә, сукыр ничек күрергә, чулак ничек кул көрәштерергә өйрәтә, – диде кортка, ул баягы кебек ачулы түгел, күзеннән рәхим-шәфкать нуры сирпелә иде. – Яңгырдан соң күл кабаргандыр, син, кем кыз, өч банкы юып киптер!

– Бәй, җиңги, шуның кадәр суалчан ниемә сиңа? – дип гаҗәпләнгән каенсеңлесенә ул җавап биреп вакланмады. – Менә гел шулай! – Миңсылу намазга ашыккан җиңгәсе артыннан үртәлеп калды. – Нәрсәдер сорыйсың икән, йә дәшмәс, йә пырылдар! Син дә, Абага, нәстә көләсең әле?

– Сөлек белән суалчанны бутыйсың ич, апа җаным.

– Син бутамассың, гөлкәем! Иртәгә синең дә күрәселәрең бар әле!

«Иртәгә, иртәгә…» Хатын көннең беренче яртысында үзен әйбәт кенә хис итә, хәле бетми, аяклары да армый, шуңа күрә ул тагын муенсасын караштырмакчы иде. Фәрит белән очрашу өчен сәбәп эзләмәде Гөлҗиһан. Юк, һич юк! Балачактагы оялчан-тыенкы хисләр бүгенге көн белән ялганып дөрләп кабыныр дип өметләнми дә иде.

…Аерылу хәсрәтен иң көчле дару да басалмас иде. Әнисе яңа уку елына базардан чүәкләр сатып алды. Алар матур иде, җир җиләге төсендә иде. Шатланмады кыз. Күтәрмә якалы ак кофта да сөендермәде. Гөлҗиһан урман егетен сагынды. Ә ишек-капкалар бикле… Дөнья ишегалды белән генә чикләнә… Август азагында авыл урамнары ятимләнде: шәһәр балалары, кошлар сыман, туган якларына очты. Фәрит тә киткәндер, бит ул да мәктәп укучысы иде. Язга табан колхоз рәисе, өлкән сыйныф кызларын директор бүлмәсенә җыеп:

– Кем җәйге айларда җәйләүдә сыер сава? – дигәч, Гөлҗиһан исемлеккә беренче язылды. Тик әнисе аның теләгенә каршы иде.

– Син – нәзберек җан, ниушту сыер, кәҗә имчәге дә тарталмыйсың, кызым!

– Мин үзем акча эшлим!

Әй, акчада идемени хикмәт! Ул иреккә тиенәчәк! Иреккә! Җәйләүгә юл урман аша үтә, димәк, Гөлҗиһан көн саен Фәрит белән күрешәчәк.

Әмма… чираттагы җәйнең бер яме дә булмады. Чөнки урман егете әбисенә кунакка кайтмады. Кырымда икән быел, әнисе белән ял итә икән… Әгәр малайны чиратка салсалар, димәк, ул икенче юлы Айтуганга киләчәк.

Кыш үтте, яз җитте. Май ахыры иде, авыл юлларының пычрагын изеп-таптап, ике уазик Гөлҗиһаннарга табан ыргылды. Әтисе мылтык чистарта иде, капкага типкән ят әзмәверләргә көпшәсен төбәп:

– Стуй, ысбулычлар, атам! – диде.

Әзмәверләр артында чөгендер кебек кып-кызыл Мирхәйдәр абзый калыкты:

– Тс-с, Сәмигулла! Чапай заманындагы алтатарың белән Мәскәү кешеләрен көлдермәсәнә, – диде ул. – Бу иптәшләр – сиңа хан сарае салышкан Радий Арсинычның памушниклары.

Атасы кояштай балкыды:

– Драсти, иптәшләр! Мишук динга апкайттыгызмы, тауаришлар? Миңа хуруши мылтык нады била.

Әзмәверләр бер-берсенең колагына пышылдашты.

– Акча димәле син, Сәмигулла. – Мирхәйдәр абзый, күрәсең, дулкынлана – маңгае тирли иде. – Радий Арсиныч кайгыда, ди әле. Синең Гөлҗиһаның чамасындагы кызы абариедә үлгән, ди. Болар ни, энем, – сәвит хуҗасы «телсез» ярдәмчеләргә ымлады, – Гөлҗиһаныңны апкитәбез, диләр. Арсиныч аны мәрхүмә кызына охшата, ди, вәйт! Карышма, Сәмигулла, боларның билендә синең ише генә Чапай мылтыгы түгел, боларныкы – чын тимер, берне гөпелдәтсәләр, башың агач төсле унга чәрдәкләнә.

Бу хәбәрдән әнисе йөрәге белән ауды, әтисе исә попугай кебек:

– Мишук динга нады била, – дип кабатлады.

– Без ашыгабыз, аңгыра мужикка ниятебезне яхшылап төшендерегез, – диде әзмәверләрнең берсе тупас кына.

Мирхәйдәр абзый:

– Кунаккамы, иптәшләр? – дигәч, икенчесе:

– Бөтенләйгә, – диде. – Радий Арсиньевич өченче ел сездә төшергән видеофильмны карагач: «Кыз чая», – дигән иде. Кайгырмагыз, шеф аңардан леди ясаячак.

Әнисе Мирхәйдәр абзыйның изүенә ябышты:

– Мөртәт! Кызымны кемгә сатасың?

Аны көчкә генә куптардылар. Гөлҗиһан ыспай ир-егетләрнең урысча такылдавыннан чамалады: чынлап та, бай карендәше сеңлесен башкалага алдырта… Укыта… Эшкә урнаштыра… Зур дөнья белән таныштыра… Айтуганда мәктәп директорында гына бердәнбер телевизор бар иде. Аның хатыны, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, өч уку алдынгысын атна саен үзенә чакырып, «тартма» сын кабыза, билгеле, андагы сурәтләр тонык, ләкин шәйләнгән хәтлесе дә Гөлҗиһанның хыялын баета, кызның да кинодагы чибәр артист апалар кебек матур киенәсе, тешләрен җемелдәтеп елмаясы һәм зур көзге, йомшак диван-кәнәфиләр белән җиһазланган зиннәтле бүлмәләрдә яшисе килә иде.

Гөлҗиһан тиз җыенды. Киндер букчасына ике күлмәк, оек бөгәрләп тыкты. Гәҗит битенә кат-кат төргән каштан муенсасын төпкә үк яшерде. Машинаның арткы утыргычында юл буе йоклады ул. Чакрымнарның туган җиреннән аерганын да тоймады, бары тик таш йортлар белән чуарланган шәһәргә җиткәч кенә үзенең бөтенләй чит-ят дөньяга эләккәнен аңлады. Алар тышкы диварына арыслан рәсеме чәпәгән йортның өченче катына күтәрелделәр. Тупас әзмәвер кыңгырау төймәсенә баскач, эчтән:

– Кем? – дип сорадылар.

– Без, Радий Арсеньевич кешеләре, – диде тупас. – Объектны кабул итегез!

Ишекне ачкан бөдрә чәчле хатын Гөлҗиһанны кадерле кунагыдай, якты йөз белән каршылады.

Бай туганының ярдәмчеләре сүзне кыска тотты:

– Шефның күрсәтмәләрен төгәл үтәгез, Софья Ивановна!

Башта таш кала тормышы кызны ялыктырды. Монда каядыр ашыгалар да ашыгалар, көн белән көн бер-берсенә охшамый, вакыйга өстенә вакыйга өелә, ә авылда, киресенчә, яшәү арбасының тәгәрмәче җай гына үз көенә келтери иде.

Гөлҗиһан өчен махсус яллаган марҗа Софья Ивановна берьюлы укытучы да, тәрбияче дә һәм… хезмәтче дә иде. Авылда җитмеш төрле вак эш эшләп үскән кыздан ул тузан да сөрттермәде, хәтта ки ваннада юынган Гөлҗиһанның тәнен сөлге белән корытты, йокларга урын җәйде, чәчен тарады.

– Гүзәлем! – Софья Ивановна һәр иртәдә дәфтәреннән көн тәртибен укый иде. – Бүген без әбәткә кадәр үзәк универмагтан сиңа өс киемнәре сайлыйбыз. Төштән соң ике сәгать дәрес. Русчагыз аксый, диктант язабыз. Кичен «Победа» кинотеатрында яңа фильм карыйбыз. Әйдәгез, гүзәлем, меню да төзик. Сез нинди блюдалар яратасыз? Нәрсә пешерим?

– Итле бәрәңге, – дигәч, тәрбияче-хезмәтче, җирәнгәндәй:

– Авыл ашы, что ли? – диде. – Гүзәлем, мин сезне яшелчәдән әзерләнгән ризыклар белән тукландырырмын. Төрле ярмалар файдалы. Свежий балыкка заказ бирермен. Алма, кишер соклары эчәрсез.

Әллә хыял белән чынбарлык игезәкләр микән? Гөлҗиһанның иркен һәм якты бүлмәсендә күн белән тышланган диван-кәнәфи, идәндә нәкъ яшел чирәм – йомшак келәм, телевизор да киң экранлы, аны «түбәсе» нә йодрык белән сугып кабызасы түгел. Ә табында ниләр генә юк! Йөзем, өрек, гомер тәмләмәгән әфлисун…

– Мәктәптә безгә укытучы метро турында сөйли иде, Софья апа.

– Гүзәлем, мин – Софья Ивановна, – диде марҗа.

– …Менә шул, Софья Ивановна, мине җир астында йөрт!

– Миңа син димәгез, гүзәлем, авыл гадәтен ташлагыз, зинһар. Метрода йөртү минем вазифама керми. Сезнең өчен Радий Арсеньевич шәхси машина билгеләде.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации