Электронная библиотека » Рәдиф Гаташ » » онлайн чтение - страница 4


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:40


Автор книги: Рәдиф Гаташ


Жанр: Старинная литература: прочее, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 14 страниц) [доступный отрывок для чтения: 4 страниц]

Шрифт:
- 100% +
«Тигезсез без! Үз-үземнән оялам…»
 
Тигезсез без! Үз-үземнән оялам:
Җырда да мин, ахры, тиңең булалмам! —
 
 
Сиңа ошармы ул? Нидер җитми күк,
Сизәм, сурәтләр ачылып бетми күк.
Төзәтерсең күреп бер көн хатасын:
Бүген мактаганнан ялгыш табарсың!
 
 
…Аксакалга бу шөбһә-шик ятмы соң,
Яшь гүзәлдә күрсә үз илһамчысын?
 
 
Ул – шагыйрә һәм, шиксез, өстен булса?
Гаҗәпмени каршылыклы хис туса?
 
 
…Ләйлә шигырь язганмы? Чүлләр дәшми,
Ул Мәҗнүне газәлләрендә яши.
 
 
Булган бездә, кем, яр-шагыйрәләр дә:
Төркиләрдә тиңсез Надирәләр дә!
 
 
Шулар янында дип синең урының,
Алдан күрүе бу, бәлки, җырымның?! —
 
 
Киләчәгең белгәнгә ул оялган…
Бөек бул, яме?!
 
 
Мин инде булалмам…
 
«Куркытмыймы алда имтиханың, Яр?..»
 
Куркытмыймы алда имтиханың, Яр?
(Очрашуны көттерү ихтималың бар!)
 
 
Тапшырырсың: мин ышанам акылыңа,
Сөйләрсең төрки дәүләтләр хакында.
 
 
Яд итәрсең олуг зат – хәкимнәрне,
Якларсың мәхәббәт колы – ирләрне.
 
 
Кыйммәтле дип алтыннан, сөю хисен
Олыларсың, – гүя пәйгамбәр исмен.
 
 
Мисал итеп халкыбыз сүз сәнгатен,
Мактарсың, беләм, шагыйрьләр өммәтен!
 
 
Ә сөйләсәң шунда син минем хакта? —
Багышлау укып үзеңнең китаптан?
 
 
Шагыйрьлеккә хәлфәң дә дәгъва итсә?
Юри сиңа гел кыен сорау бирсә?
 
 
Бармы чынлап «батыру» ихтималы?
…Без хисләрдә бирдек зур имтиханны!
 
 
Шуңа да уртак горурлык хакына
Бергә җавап тотыйк Ходай каршында!
 
«Күпме хат-хитап бар гүзәл җенескә…»
 
Күпме хат-хитап бар гүзәл җенескә —
Алданмаска өндәп… байлык-нәҗескә:
 
 
Түрә, тәхеткә кызыкмау, алтынга
Табынып, иблискә җан сатмау хакында.
 
 
Нигә күзне сезнең акча кыздыра —
Ефәккә төреп, тән… җанны аздыра?
 
 
Үз итә ник сафлык купшы ялганны?
Бәлки әле, теләп үк алданганы?
 
 
Аһ, хатын-кыз! Язмышыгыз… Хаүвадан,
Гөнаһ-нәфсегез… гади бер алмадан!
 
 
Ә син, тиңсез яр дигәнем, Кыз бала,
Кузгалса рухың, кая ул юл ала?
 
 
Җенесеңнән үзгә, өстен калырга
Көчең бармы бүген, горур шагыйрә?!
 
 
Әллә, мең-мең әбекәңне кабатлап, син
Тән-рух тапталган юлгамы атларсың?!
 
 
Гүзәллек, син байлык колымы һаман? —
Сине йолу әмәлен табыйм каян? —
 
 
Шагыйрьдә иблис кояшы – алтын юк;
Җыр язам – дәшми калырга хакым юк!
 
«Ил табынына ярармы сыем – бу?..»
 
Ил табынына ярармы сыем – бу?
Фәкыйрь, бәлки… Әмма ихлас уем бу!
 
 
Кайсыны, кем, садәләр авыз итәр,
Чын гашыйклар зәүкы – һушына китәр.
 
 
Янганнар җанына булыр сулыш, аш;
Сусын бирер нык сусаганга Гаташ.
 
 
Беләм бәям, чамам мин – чын тураган.
Ашаганга?.. Халкыңа бул яраган!
 
 
Атым – Рәдиф, тәнем зәгыйфь, күңелем саф,
Ахыргача бирсәйде Ходам инсаф!
 
 
Элгәрләрнең өйрәндем мин мирасын,
Аңладым төрки бабамнар колачын.
 
 
Омтылышта – шул мәктәпнең талибе,
Мәхәббәт моңында, кем, чүлләр гарибе! —
 
 
Әйтә алдыммы шуны бу китабымда —
Шагыйрәгә – яшь Ярга хитабымда?
 
 
Аңа хатлар, илгә ләкин – сыем бу,
Әһле гашыйклар! Нәкъ сезгә серем бу!
 
«Һаман язсам – ул Сине сагынганга…»
 
Һаман язсам – ул Сине сагынганга,
Илаһ санап, бер Сиңа табынганга.
Ә очрашкач… Әйткән, ди, шулай Мәҗнүн,
Назлап, яры чәченә кагылганда:
 
 
– Кит, Ләйлә: Ләйләмне уйларга ирек бир!
Мәҗнүндә ташкан җырларга хөрлек бир.
Кит, Ләйлә… тик җанымда кал, уемда:
Очышына рухымның җиңеллек бир, —
Гашыйк җаным гарешкә бер ирешер!
 
 
Янсам мин дә – үз җанымда дәвамы,
Язсам – ядымда Син-җанаш авазы…
Тән Җир булса, Рух – Күк… Күпме арасы?
Мәңгелекне үтепмени барасы?
 
 
– Кит, Ләйләм, Сине уйларга ирек бир,
Мәҗнүнең рухына иркенлек бир!
…Кайт, Ләйлә… Тик җырымда бул, җанымда, —
Хыял газабыннан соң җиңеллек бир.
Шагыйрең җаны Хакка бер ирешер!
 
«Күнегә алмам сәер бу Җиһанга…»
 
Күнегә алмам сәер бу Җиһанга:
Йә, ни генә үзгәрмәс бүген анда?!
 
 
Ай тотыла… планеталар парады,
Нишләр мескен иске бу Җир корабы?
 
 
Кешедә мәңгелек гөнаһ! – сизелә:
Көн саен сугыш, һәлакәт, зилзилә…
 
 
Ачулымы Кояш? Нуры агулы…
Якынаямы – шул дөнья ахыры?
 
 
…Ни уйларга, кадерлем, белмәгәнгә,
Әйттем: – Болар – мин Сине көнләгәнгә.
 
 
Ярамыйдыр нахак сүз пакь җаныңа?
Җәзадыр шул хаксыз елатканыма?!
 
 
Йә җавап бу, Яр, Син горур булганга?
…Бик еш, сизми дә, җанымны кыйганга?
 
 
Гаҗәпмени булса?! Чиксез Җиһан ла!
 

III. Газәлләр диваныннан

 
Безне нык үзгәрткән дөнья,
Башка син уеңда да…
Кабатлыйм: димәк, язмыш шул…
Әбәлки, язмыш түгел?!
 
 
Беләм: мәңге күңелемдә
Көләч сурәтеңяшәр…
Соңлап килсәдәярату,
Ул – бәхет, ялгыш түгел…
 

«Кайда ул ил? Илтә нинди юл? – Туран…»
 
Кайда ул ил? Илтә нинди юл? – Туран…
Баглымы шул илгә исмең, Гөлтуран?
 
 
Төрки ватан, Ана йорт – изге җирнең
Эзен күммәгән бит вакыт – ком, буран?
 
 
Тарих итеп бактым синең Күзләргә, —
Мәңгенең рух язуын кем укыган?
 
 
Чүлләр илен, гөлсәхра, җил хәтерен
Уятсын диптер, Хак сине бар кылган?!
 
 
Синең аша җанкавемнәр эндәшә:
Төркиләр! Сибелгән чәчәк-гөл сыман…
 
 
Чин-дивардан Әдрәнгәчә уйнаклый
Бабайлар даны, тузаны – үз томан!
 
 
Айнымас Иран шөһрәтле Туранның
Горур ярлар калдырган илһамыннан.
 
 
Төрки гөлләр исен онытмас Гаташ:
Милли дөнья исмеңдә үк: Гөл… Туран!
 
Каләмгә газәл
 
Сүзем сиңа, гаүвасым, әй, җитез каләм,
Тагын сине кара «диңгезе» нә салам.
 
 
Сулыш ал да озын итеп, чум төпкәрәк;
Анда бер-бер кыйтга, бәлки, – күндер сәлам.
 
 
Савыт тирән, иркенләп йөз, озаклап йөр,
Нәрсә тапсаң, ләкин уртак булыр, фәлән…
 
 
Гәүһәр эзлә түзем белән, әнкәй сүзе:
«Энә белән кое казу авыр, балам…»
 
 
Мин җибәрдем бу дөньяга, кыен юлга,
Мин җаваплы, һәлак булсаң шунда, каләм!
 
Мәҗнүн-ХХ
 
Моны язды фәкать сезнең фәкыйрегез,
Сезгә мөкиббән ки күптән әсирегез.
 
 
Сезгә тик бер якты булсын юлыгызда
Фәкыйрь җанын факел иткән шагыйрегез.
 
 
Өрегез дә сүндерегез ул факелны:
Билгесезлектән тик мине коткарыгыз.
 
 
Янсын әйдә җир өстендә балкып бары
Һичкем буе җитмәс бәхет утларыгыз.
 
 
…Моны әйтә күптән мәгълүм фәкыйрегез —
Сезне күргәч «теле ачылган» шагыйрегез!
 
1913 елның җәе. Зәйтүнә Тукай каберендә
1
 
Халкың уяна… Сиңа соң
ул каян иңгән йокы?!
Шагыйрь, тор, кабрең янында
кем әнә Коръән укый?!
 
 
Исемен мактаган китабы —
чын Кәлямулла кулда;
Күз салмый аңа – яттан ла
ялкынлы сүрә укый!
 
 
«Васыят» еңне дәфенеңдә
яңгыратты муллалар.
Ул, кушып күк аятьләрен,
кыз хисен бергә – укый!
 
 
…Яд итәр гомере буена:
диварда рәсмең торыр!
Хаҗ юлын багышлар сиңа —
бел, Мәккәләрдә укый!
 
2
 
…Киләчәк әле күрәчәк:
табыныр чын кәгъбә – син,
Бу шуннан хәбәр – күр:
әнкәң яшедәй саф җан укый!
 
 
«Мәхәббәт сакчысы» киткән:
бу – Мәңгелекнең йорты,
Тузан күк гөнаһы юктыр —
керсез пакь иман! – укый!
 
 
Җирдә әллә Гайсәнеме
юган хатыннар өне?!
Татар кызы ул – кабреңә
фәрештәң килгән! – укый!
 
 
Инде, Тукай, нәкъ мамык күк
җиңелдер кабрең ташы?! —
Баш очыңда… әнә ярың —
Зәйтүнәң – Коръән укый!
 
Зәйтүнә Мәүлүдова-Рәсүлевага газәл-хат
 
Зәйтүнә ханым! Сезгә бу,
сезгә, Зәйтүнә ханым.
Гасыр ахырыннан хат барсын —
тагын мәдхия яздым.
 
 
Тукайга сез биргән илһам
чаткысы төште безгә —
Кабындым, сезне яд итеп,
ихластан уйный сазым!
 
 
Гүзәллеккә табынмаган кайчан, йә,
кайсы шагыйрь?
Сезне данларга телемдә энҗе-сүз
әллә аз? дим…
 
 
Байрон, Пушкиннар яр сөйсә —
шул хакта күпме роман!
Сезнең хакта да, ахрысы,
бер матур әсәр лазем?!
 
 
Сөенерме рухыгыз тик —
борчыйсыз димәссез бит?
Мин горур: татарча хисем,
Тукайча газәл яздым!
 
 
Халкым күңелендә бергә сез —
Тукай һәм аның яры…
Моннан да зур милли тәхет
бармы, Зәйтүнә ханым?!
 
Бабичка бер вариация-газәл
 
Тетрәп калды мәгълүмегез – хис колы:
Мандолинда… җанда уйный – Кыз кулы!
 
 
Нурланды бүлмәм, яп-якты өстәлем —
Моңарчы тарау яткан кәгазь тулы.
 
 
Җанланды зәгыйфь сурәт – ут алынды! —
Җәбраилнеңме канаты кагылды?
 
 
Ачыкланды гомер алда: максатка
Гүя кинәттән туры юл табылды!
 
 
Җырлады җан, уй-фикерләрем ташты,
Рәсүлемә вәхи килгәндәй булды!
 
 
Арынды гөнаһ уеннан яшь хисем, —
Гүя җаннан әнкәм догасы узды!
 
 
…Миңлебай, әллә Әхмәтме? Абзыйлар?
«Алиһәм!» дим киндер күлмәкле кызны…
 
«Аңладым, ниһаять! Сез күз бугансыз…»
 
Аңладым, ниһаять! Сез күз бугансыз,
Кара китаптан дәрес укыгансыз!
 
 
Югыйсә акыл җуйдырган сихерне —
Шундый сүзләрне каян Сез алгансыз?!
 
 
Аһ ул җырлар! Чын булмагач наз, уты —
Икейөзлелектән Сез көч тапкансыз!
 
 
Фәрештә канаты белән сыйпагач,
Күз дә йоммый, чын иблискә саткансыз!
 
 
Эссе хис кочагында йоклатып,
Тантана итеп, упкынга аткансыз!
 
 
Ни максат белән дип, юләр, баш ватам:
Тагын бер җанны гөнаһка тарткансыз!
 
 
Каян дисәм чын мәхәббәткә нәфрәт,
Ярата белгән өчен үч алгансыз!
 
 
Шул көе әле үзегез җырда Сез,
Янәсе, сөттән – ак, судан пакь калгансыз!
 
 
Ничек акланырга белми ихлас Хис,
Ник көчле ул шулай Чыннан – ялган сүз?
 
 
…Ә ник үзем башны алып качалмыйм?!
Ник кирәк мин – җибәрмисез һаман сез?!
 
Синең газәл
 
– Болытлар, юлыгыз кая,
Казангамы, әйтегез?
Туган якларыма җиткәч,
сагынганым әйтегез!
 
 
Болытлар, кадерлем нишли,
күрерсез, бәлки, аны?
Һәр хәбәрен көтеп алам, —
табынганым әйтегез!
 
 
Ул рухымны күтәрәчәк,
чын сөюнең сакчысы!
Мин генәме, дуслары күп
монда аның, әйтегез!
 
 
…Тик һаман да шундый калсын,
заман дип үзгәрмәсен:
Ак хыялларда балкытсын
ихлас җанын, әйтегез!
 
 
Шау-шулы металл музыка,
«рок» лардан Моңны яклап,
«Биек тауга менәмсең» дип,
еш җырласын, әйтегез!
 
 
Дөньясы шундый: күп бүген
хиссезләр, эшкуарлар…
Биектә калсын – юлыннан
тайпылмасын, әйтегез!
 
 
…Болытлар, аны, дусымны,
тиз көндә күрерсезме?
Уралда матур ядкяре
сакланасын әйтегез!
 
«Дидең: Ышанам ки, тагын…»
 
Дидең: «Ышанам ки, тагын
синең йөрәк буш түгел.
Гаҗәпмени? Буш икән ул синдә —
димәк, хуш түгел!
 
 
Мөсәл дә раслый икән ич:
күр, Елан елы быел!
Шундый сөюсез, янусыз —
сиңа, дим, тормыш түгел!
 
 
Әйт, шулай бит? Буш түгел бит
йөрәгең, чуар җаның?
Ә икебез бер аңлашу —
ул безгә булмыш түгел!
 
 
Син кайчандыр шашып яндың,
яшь идең, беркатлы, саф…
Аһ, ник гел шундый калмадың,
ә мин – шул яшь кыз түгел?!
 
 
Безне нык үзгәрткән дөнья:
башка син уеңда да…
Кабатлыйм: димәк, язмыш шул…
Ә бәлки, язмыш түгел?!
 
 
Беләм: мәңге күңелемдә
көләч сурәтең яшәр…
Соңлап килсә дә ярату,
ул – бәхет, ялгыш түгел!»
 
 
…Үпкәләргәме Рәдифкә:
хисләр илендә кол ул;
Кайсы гашыйк күңеле – күктә
һәрдаим биһуш түгел?
 
«Ташлармынмы? Җыр ни ди: «Таш ярылсын…»
 
Ташлармынмы? Җыр ни ди: «Таш ярылсын…
Түгел, – ди, – һичкайчан ташлар ярым син!..»
 
 
Миннән күпкә акыллырак әйбәтем,
Түземлерәгем – нәкъ көткән парым – син!
 
 
Куркам: үзең, дим, беркөнне ташласаң,
Кирәксез санасаң мине, җаным, син?!
 
 
Әле без бербөтен: бергә тоташкан,
Мактый Гаташ та җанының яртысын;
 
 
Тәмам юләр түгел, аңлый шагыйрең:
Синсез мин – җирдә нәрсәгә ярыйм соң?!
 
 
«Тау ярылсын, таш ватылсын – ташламам…» —
Газәлдә дә шулай җырла, ярым, син!
 
«Әй, йолдызчы! Сиңа минем…»
 
Әй, йолдызчы! Сиңа минем
бар зур үпкәм. «Ник» димсең?
Пар түгел, имеш, Кучкарга —
миңа – ярның билгесе…
 
 
Йолдызнамәң нигә безгә,
кавышуны кызганса?
Күкләрме безне аңламый,
санламый ялкын-хисне?
 
 
Ялгыша барсы да, беләм!
без күптән ул яр белән
Аерылгысыз – бәйли җирдә
игезәктәй җан көче…
 
 
Моңсу бер уй яр йөзеннән
узды, син юраганга.
Ул вакытлы: аяз көндә
күләгә төшкән төсле.
 
 
…Әй, йолдызчы! Безгә дип син
махсус йолдызнамә яз,
Гашыйклар илендә тиң, дип,
сөя белгән һәр кеше!
 
«Багышладым җанны сезгә…»
 
Багышладым җанны сезгә,
милли гүзәлләр иле!
Табындым, үлмәдем,
ярлар, аядыгызмы мине?
 
 
Туганнан бирле янам ла,
чынлыктан качтым бугай, —
Ә сез хыялыгызга тиң
санадыгызмы мине?
 
 
Утыз елдан артык очам
сезнең кояш тирәли, —
Тиргәлде җырым – сүзләрдән
якладыгызмы мине?
 
 
Күпме җирләр, илләр күрдем —
җуелмый сезнең сурәт,
Бүген дә, яшьлеккә дәшеп,
алдавыгызмы мине?
 
 
Шулай яратканмы әнкәм һәм Раббым —
юк үзгәрү!
Утта янып бетсәм, кабат
яңартырсызмы мине?!
 
 
Яшь йөрәк, ак күңел ярлар —
милләтем йолдызлары!
Аралагыз шиктән бүген
Гаташыгызны – мине!
 
«Синдә, әйт, болан күзле яр, ниләр бар?..»
 
Синдә, әйт, болан күзле яр, ниләр бар?
Карашыңда адашкан кемнәр алар? —
 
 
Читтән көнләшеп күзәтәм: алдану
Бәхтен, дим, аңлый микән соң ул җаннар?
 
 
Үч итепме аларга, син арыслан
Күңлен аулыйсың, булсын дип патша-Яр?
 
 
Син зурлыкка омтылгангамы шулай,
Өмет өзеп, мәй сорый сусаганнар?..
 
 
Сабырын җуйсын Гаташ та, дисеңме? —
Әллә ул гашыйкта инде сабыр бар?
 
 
Аның да, рас – мохтаҗ җаны илһамга:
Пыскып түгел, билләһи, дөрләп янар!
 
 
Синең хакта читтә бүген фал ача:
Бик буталчык тәкъдиреңдә язганнар!
 
 
Бу газәл исеме шуңа да билгесез:
«Болан күзле Сагыш?», «Тәхет көткән яр?!»
 
«Синең күзләр, кем, гасыр ахыры кызы…»
 
Синең күзләр, кем, гасыр ахыры кызы,
Заман ахырыннан кач дипме юл сузды?
 
 
Биектән баккан гүзәлгә табындым, —
Илаһ-көч әллә күктәнме кул сузды?
 
 
Сихри балкыш, күз читендә миңең ни?
Җирне күк белән бәйлидер шул үзе?
 
 
Чайкады бу караш моңда җанымны,
Һич өзелми зәгыйфь кыллар көй сузды.
 
 
Яшәрер, дим, шактый суынган хисләр —
Хәбәрче син: яндырачак нур узды…
 
 
Яттан укыйм гүя мин бу газәлне:
Утлы хәрефен аның синме, кем сызды?
 
 
…Заман ахырында да чын җыр – шул, Гаташ:
Тәхтенә күтәрә алсын буй кызны!
 
«Безнең якта алма диләр…»
 
– Безнең якта алма диләр
бәрәңгегә, – дисеңме?
«Кызыл алмам!» дисәм, инде
кимсетерме бу сине?!
 
 
«Ике алмаң тибрәнәдер күкрәгеңдә»
дисәм мин, —
Бәрәңге хакындамы сүз?!
Күктән җиргә төшимме?
 
 
– «Сад» та үскәне – «буалма» бездә, – дисең…
йә Алла!
«Ике битең «буалма» дай алсу», —
шулай диимме?
 
 
Кайт тизрәк син… Саф мишәрчә
сүзләрең тансык җанга;
«Буалма» ларыңны сакла, урлатма»
дип өстимме?!
 
 
Үпкәләмә, телләреңдә сандугач
сайраган яр! —
Бу юлы Гаташ нык сагына
шул «буалма» сын – Сине!
 
«Бәхеткә, әлбәттә, яшьнең хакы зур!..»
 
Бәхеткә, әлбәттә, яшьнең хакы зур!
Шуңа да бит сөйгәнең артык горур…
 
 
Ул – синең наз табынында яр-кунак,
Ә Гаташ бер сыныкка мохтаҗ торыр…
 
 
Шунда да үзен бәхетсез санамас:
Хистән тәгам җыйган кайчан ач булыр?
 
 
Иркәләсәң яшьне яшерен җирдә, бел:
Чал сакчыгыз янәшә төн уздырыр.
 
 
Уеңда – илаһи дөнья, син шунда…
Шуңа хисеңдә биеклек, якты нур…
 
 
Яшь, бәхетле ярыңны сыйдырмый уй:
Йолдызга ашкан бәхетле рух горур!
 
«Синең бакчаңа кунган мин – нинди Кош?..»
 
Синең бакчаңа кунган мин – нинди Кош? —
Кума ләкин, җырым аңларга тырыш:
 
 
Ил-йортыңнан хәбәр ишетеп килдем,
Күргәнсең, дип, узган төндә шундый төш…
 
 
Былтырдан калган кып-кызыл алмалар
Алмагачта, – шуны коясың, имеш…
 
 
Юраучылар йөри хәзер баш ватып,
Күрәзәләр: булмасмы бер хәтәр эш?
 
 
Сугыш юкмы? Илгә афәт килмәсме? —
Йолдызларда күренмиме үзгәреш?
 
 
Борчылудан дәһшәт тулы күзләрең:
Яшькелт дулкыннарың давыл сизә ич…
 
 
Ни яшермәс Кыз җаны тирән моңда!
Тик үткәнгә, өзеп: «Хуш!» – дию тиеш…
 
 
Бакчаңда, бел: ул сиңа тугры күңлем —
Бәлки, йортың котын саклар изге Кош!
 
«Дуслык урамы» ннан хат көтеп ардык…»
 
«Дуслык урамы» ннан хат көтеп ардык,
Каләм һәм мин Галәмгә сөрән салдык:
 
 
– Гашыйкка нидән салкынлык илеңдә?
Һава, җилендә, мөгаен, усаллык?!
 
 
Сандугач сайрата идем телемдә —
Моң юлына каян киртә-кысанлык?
 
 
Ышанганым минем ялгышмы – исмең
Булды, дип, төрки ярларга кушарлык?
 
 
Канатлар бирдең үзең чын хыялга —
Бар татар тарафларына очарлык.
 
 
Ничә еллар янып, җанда тәҗрибә
Юкмыни бер яшь күңелгә ошарлык?
 
 
Дошман күрмәс бу юлларны урамың —
«Дуслык» исмен аклар ул дип ышаныйк.
 
 
Гаташта ихлас каләм – белсен Галәм:
Сәер теләктән – Нәфестән үч алдык!
 
«Димәк… Сездә – гашыйктан көлү уе!..»
 
Димәк… Сездә – гашыйктан көлү уе!
Ялкыттымы хыялый күңел сые?
 
 
Мыскыллап соң бер мәхәббәт баласын,
Мыскал бәхетегез үлчәүгә сыйдымы?
 
 
Охшатып бер карт мәзәкчегә аны,
Яшь җаныгыз, йә, канәгать булдымы?
 
 
Гашыйк дивана илчесе – җыр кошым
Күңел талыгызга ялгыш кундымы?
 
 
Кыз зәүкына фида ир горурлыгым —
Әйдә, шат балкып йөрегез көн буе!
 
 
Ә Гаташта үзгәрмәгән бер хыял:
Рәсмегезгә лаек төс табу уе.
 
 
Таш белән бәргәнгә дә мин – аш белән:
Шагыйрең, күр, алдыңа газәл куйды!
 
Безнең газәл
 
«Газаплар күрдем – шуңа да матурмын! —
Сөйдем, шуңа – яшәргә җан атуым…» —
 
 
Бу газәлне башлыйм синең шигырьдән, —
Үз хәлемнән эзлим дәвам, ахырын.
 
 
Аңлыйм синең җанны! Мин дә гомремдә
Чынлыкны шулай эзләдем, татыдым…
 
 
Чын сөю – тик газап, сагышлар юлы,
Мин дә ихлас шаштым, яндым, табындым.
 
 
Эзгә төштем – табылды бәхтем, дисәм,
Кабат адаштым… Аһ! иттем тагын мин:
 
 
Соңгысымы сине күргәч тетрәнү?! —
Бу, мөгаен, «бәхетедер» җанымның.
 
 
Ә син, димәк, газап күргәнгә матур?
Сөйгәнгә – яшь? Гел шундый бул, амин! дим.
 
 
Гаташ та яшәүдән туймас. Телә, Яр:
Һич югында, хисемдә яшь калыйм мин!
 
Тагын бер уртак газәл
 
«Кем сез? – мең сүз дәрьясыннан
табар мин көткән – берне?
Белсәгез: аһ, шул сүз миңа
булыр иң-иң кадерле!»
 
 
Кем мин? – ярты гасыр яшәп,
шул сораудан тетрәнгән?
Бу бер яңа йолдызныңмы
йә гөлнеңме зар теле?!
 
 
Бәхетен көткән бер нур-затның
йә бер илаһи моңның
Эндәше, бәлки, җиһанга?
Әллә бер сәнгать төре?
 
 
Үзенә игътибар сорый кем?
Ихтирам, Сөю көтә?
Яна ут, өмет балкышы, —
эзләнә, яши – тере…
 
 
Һәм көткәне аның – минме?
Җавапмы – соравына?
Шул уй өзә җанны, яңа
җыр ишеткәннән бирле.
 
 
Бел, йолдызъяр! Мәңгелектә
бар үз урның, ак нурың, —
Шул нур яктысында табыйм
син көткән сүзне… Берне!
 
«Көн-йөзеңне капласа төн, Болытчәч?..»
 
Көн-йөзеңне капласа төн, Болытчәч?
Ку ул төнне, таралсын ул болыт, дәш!
 
 
Кил, Болытчәч, мин күмелим ул төнгә:
Чыгачакмын таңга, көчле булып, яшь…
 
 
Йә яшерсен чәчең читләр күзеннән:
Хис эчендә без дөньяны оныткач.
 
 
Сал чәчеңнән юл: әйт, безне ни көтә?
Алда ниләр? Күрмим, күзгә тулып яшь.
 
 
Аяз гомерем кичендә гашыйк шәүләм
Чәбәләнсен яшь ятьмәңдә, Болытчәч!
 
«Ник, кабатлап, «Сөбханалла!» димәдем?..»
 
Ник, кабатлап, «Сөбханалла!» димәдем?
Күз тидергәнмен бит – шуны сизмәдем…
 
 
Ярамый шул яндырырлык соклану!
Ут көче бар карашта да – белмәдем…
 
 
Тынычланган күңел, бәлки, һәрдаим
Үзе саклар дип Хак – үзе биргәнен…
 
 
Кара көчләр, көнчел күзләр күп Җирдә,
Күрмәсен шулар гүзәллек сүнгәнен.
 
 
Юк, бу сырхау – түгел кырау (яз ласа!),
Китәр ишетеп ул дога сүзләрен.
 
 
…Мең кабатла, Гаташ, «сөбханалла»ңны —
Чын әдәпкә чакыр гашыйк күзләрең!
 
«Улмы? – Ул… кагылган булыр утка – ут!..»
 
Улмы? – Ул… кагылган булыр утка – ут!
Ике Кучкар калгач бергә тукталып.
 
 
Һәм кабынган нидер шушы мизгелдә, —
Кызу янар ике җанны ут алып…
 
 
Яшь Кучкарга тик чал Кучкар багамы? —
Дөнья үзе карый сөеп, сокланып:
 
 
Нык баса бит җиргә көмеш яшь тояк,
Алтын таҗы куя күккә укталып…
 
 
Ә мин Тәңремә эндәшәм: – Сүндермә!
Ни калыр миннән, бетсә бу ут янып?
 
«Сездә – Нократ күген ябынган төнем!..»
 
Сездә – Нократ күген ябынган төнем!
Авылыгызда – сине сагынган төнем!
 
 
Әллә күңел, әллә күкләр чатнады —
Яңгыр койды – чыланган, туңган төнем!
 
 
Давыл ачты тәрәзләрне, шом керде…
Шигырь түгел, дога укыган төнем!
 
 
Ят иттеме әллә авылыгыз мине? —
Авыр уйлар, сезгә сыенган төнем!
 
 
Йә, ни әйтер авылың, укыгач моны?
Сездә – синсез хыялый булган төнем!
 
«Сезнең үзәннәрдә ул кич адаштым…»
 
Сезнең үзәннәрдә ул кич адаштым.
«Юл күрсәтте кем?» диген – бер адашың.
 
 
Йолдыз атлы, Зөһрә йөзле үзе дә —
Сердәш булды уй, хискә авылдашың.
 
 
Шул яшь йолдыздан гел сине сорашты
Сахра гизеп арган хыялый башым.
 
 
Аннан җанга тынычлык алдым гүя:
Күгегездә яңа йолдызлар ачтым.
 
 
Үзең күреп сөйләштем гүя – рухта
Адашмадым: нурда җаныңа аштым!
 
«Без – Кучкарлар! Исемебездә үк көч бар…»
 
Без – Кучкарлар! Исемебездә үк көч бар.
Язмышка бер үҗәт караш, сүз, үч бар.
 
 
Тәкъдир язган нидер – чыксам шул юлдан,
Һәлакәттән, и Яр, бу җанны коткар!
 
 
Күр, чыгалмас кара төн бу карашың!
Чынлап тамы яшьлектә куркыныч бар?
 
 
Мин канатлы идем; син дә – хыяллы,
Чиксезлектә юлдаш булыйк – очып бар…
 
 
Тик, Көмеш-Су, Гөл, Матурлык илендә
Җирдә бер эз калдырыйк, ике Кучкар?!
 
«Тәнкәен – ак, түшкәен киң ярат» тың…»
 
«Тәнкәен – ак, түшкәен киң ярат» тың, —
Шигырен дә яздырган Син бит, Раббым!
 
 
Буй кыз илһамыннан мәңге исертеп,
Бер ялкын чәчкә мине дә караттың!
 
 
Аны – кайсы имансыз күздән саклап,
Чәчкәйләрен маңгай-биткә тараттың?
 
 
Яшь нәфис тән лаек чын мактау, җырга, —
Күзләргә көч – җитмәсә сүз талантым!
 
 
Бу мизгелдә ник әле җирдә Гаташ?
«Тәүбәгә кил!» дип, Раббым, синме аттың?
 
«Үбүләрдән исереп, Гаташмы әйтте…»
 
Үбүләрдән исереп, Гаташмы әйтте:
– Бу ләззәтнең исеме Мәхәббәтме?
 
 
Ни белән түләнә бәхете? Бәһа ни?
Гомреңне бир дисәләр, бу кыйммәтме?
 
 
Әйләнә баш, гүя Кояшка юлдаш,
Бу мәңгелек омтылыш-хәрәкәтме?
 
 
…Йә, үп тагын, күзем йомык, күрмимен:
Ниләр алда? Бушлыкмы? Һәлакәтме?
 
 
Күзләреңә ышанып, акылым җуйдым:
Матурлыкка ашыйм – үлемгә хәтле!
 
«Ал йөзең ни? Яшь җанныңмы тәрәзе?..»
 
Ал йөзең ни? Яшь җанныңмы тәрәзе?
Бал яккан битең! Татлыдыр кәрәзе!
 
 
Сипкелләрең бал сакчысы – корт күче…
(Айга килгәнме йолдызлар һәммәсе?!)
 
 
Көн йөзле яр, ал битле яр, бал йөзлем!
Гөл иреннәр ишетеп көнләмәсме? —
 
 
Пакь җаныңның тәрәзе булса йөзең,
Иреннәрме – хис, теләкләр чәчкәсе?
 
 
Унсигезгәчә, кәрәзнең яшерен саф
Мөһерен саклаган, рәхмәт, корт әнкәсе!
 
 
Ник бар дөнья әрсез бүген: бал сорый,
Гашыйк Гаташ турында ни әйтәсе?!
 
Гөлбалага хатлар
«Изгеләр, дидем, сез мәдәт бирегез!..»
 
Изгеләр, дидем, сез мәдәт бирегез!
…Ирештеме догам? Ярдәм иттегез:
 
 
Мәйданда – яңа диваным… Нинди ул?
Элгәрләр – тиңсез остазлар, әйтегез?
 
 
Шимальдә шәрекъ гөлләрен үстергән
Бер фәкыйрь мин – газәлдә шәкертегез.
 
 
Төркигә гарәп, фарсыдан юл ачкан
Сез, Сараи, Нәваи – ишетегез!
 
 
Идел-Уралда бу бабта – «Фөзүли»
Дип ат алган Шәмсетдин Зәкиебез…
 
 
Язылды Тычкан елында… Йә, Гаташ:
Бер Ходайга һәм Ярга өметебез!
 
«Күземнең нуры, бел: газәл башладым…»
 
Күземнең нуры, бел: газәл башладым.
(Күңелем гөле, бу – сиңа багышлавым!)
 
 
Хәтердә авылың исеме яңарды:
Юлыккан иде шунда бер яшь җаным…
 
 
Дөрләде җыр канда ул чак – буй кызга
Ялварып, яшь койды Ыкка яшь чагым…
 
 
Соңыннан – ни? – җилме кисте юлымны? —
Килмәдем «кыйналган» җиргә башка мин…
 
 
Күңелнең гөле, күз нурым! Сиңа ник
Яшьлекнең яшерен ярасын ачамын?
 
 
Шул көннәрнең пакь хыял-өметеннән
Яралып, бәлки, алдыма басканың?
 
 
Шул чактагы кебек яну-тетрәүләр:
Бүген дә хис давылыннан шашканмын.
 
 
Яшьлегемә бул син аклау хәбәре —
Гөнаһлымы? – укы соң Гаташ җанын!
 

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации