Электронная библиотека » Роберт Миңнуллин » » онлайн чтение - страница 2


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Роберт Миңнуллин


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 16 страниц) [доступный отрывок для чтения: 5 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Туган җир

Мине тапкан туфрак бит ул,

Мине баккан җир бит ул…

Туган җирен онытмаган

Ир генә чын ир бит ул!


Туган җирен онытучы

Башкалардан ким бит ул, –

Каберенә бер урын да

Тапмаска мөмкин бит ул.


Ә туган җир бик иркен ул,

Туган җир бик киң бит ул.

Иң гүзәл җир, иң газиз җир…

Туган җир – иң-иң бит ул!


Мин агызган кендек каны,

Мин тамызган тир бит ул…

Һәммәбезнең туган җире

Изге җиргә тиң бит ул!


Әнкәм кебек берәү бит ул,

Әткәм кебек бер бит ул…

Мин кайтасы туфрак бит ул,

Мин ятасы җир бит ул!


03.04.05

Әдәп саклап уза гомер

Әдәп саклап уза гомер.

Мин аңладым күптән:

Тәхете дә, бәхете дә

Төшми икән күктән.


Әдәпсезләр һәм әрсезләр

Чыга тора алга.

Чебеннәр шикелле алар –

Җыелалар балга.


Кайчакларда алалмыйсың

Алга килгәнне дә:

Эләктерәләр әрсезләр

Сиңа дигәнне дә.


Туа яңа комсызлары,

Яңа каруннары.

Бар ни дә юк ни аларга

Әхлак кануннары.


Була оятсызланырга,

Була кычкырырга…

Нигә әле эт шикелле

Бәйдән ычкынырга?!


Этешсеннәр, төртешсеннәр…

Андыйларга төкер!

Тамак та тук, өс тә бөтен,

Исән-саубыз, шөкер!..


Ни дисәң дә, шул ук бер сүз,

Шул ук бер зар инде…

Әдәп саклап уза гомер –

Узса узар инде.


22.09.95

Тагын сезне котлыйм инде…

Тагын сезне котлыйм инде,

Тик көлмәгез берүк сез:

Чөнки ел да бер үк җыр бит,

Бер үк котлау, бер үк сүз.


Ел саен әйтелә торган

Шул ук бер теләк инде,

Ел саен бирелә торган

Шул ук бер бүләк инде…


Былбылларны да уздырып,

И сайраган булабыз,

Сүзләрнең иң матурларын

И сайлаган булабыз…


И ярарга тырышабыз,

И булышкан булабыз.

Сез ышанган буласыздыр,

Без тырышкан булабыз.


Сезгә ныклабрак карасаң,

Сез бик гүзәлдер әле.

Сезнең ирләрегез сезгә

Ничек түзәдер әле.


Сезнең җаныгыз матурдыр,

Сезнең хисләр миллидер.

Сез сылудыр, бик нәфистер,

Сез бик нечкә билледер.


Сезгә әле унсигездер,

Сезгә инде илледер…

Безнең татарның кызлары

Илледә дә җилледер.


Сез әле Ләйлә шикелле

Ярата беләсездер.

Күптән сүнгән хисләрне дә

Яңарта беләсездер.


Яратуның әллә нинди

Серләрен беләсездер,

Ул серләрнең әллә нинди

Төрләрен беләсездер…


Кемнең генә кочагында

Ятасыздыр инде сез,

Абага күк төнлә чәчәк

Атасыздыр инде сез.


Мин белмим шул инде сезне,

Яратып карамагач.

Сезгә кем кирәктер инде –

Безләр дә ярамагач…


Мин яраталмам шул инде

Барыгызны берьюлы.

Миңа җитә берегез дә,

Миңа җитә бер җылы.


Без алай ук Мәҗнүн түгел,

Без – гади гашыйк кына.

Без бит Мәҗнүннәр янында

Бер артык кашык кына.


Шулай да матур сүз көтә

Сезнең зур, матур күзләр.

Ярар инде, котлыйм сезне –

Күп бездә матур сүзләр!


Тик дан җырлыйм бүген фәкать

Күзләрегезгә генә,

Мин дан җырлыйм алма кебек

Йөзләрегезгә генә,


Иреннәрегезгә генә,

Кулларыгызга гына…

Иң тәмле сүзне әйтермен

Колагыгызга гына.


05.03.05

Каһарман якташым Даян ага Мурзинга

Минем кебек Сөн буенда

Уйнап үскән Мурзин Даян…

Хәзер аның кем икәнен

Белеп була әллә каян!


Легендар «кара генерал»

Баян улы – Мурзин Даян!

Халкым, авыр чакларыңда,

Даян Мурзиннарга таян!


Батырлыклар, тапкырлыклар

Килгәндер ул каян аңа?

Сезгә, сезнең батырлыкка

Мин дан җырлыйм, Даян ага!


Сезнең белән горурланам,

Сезне мактыйм, сезне зурлыйм!

Барыбыз да сезнең кебек

Булалмыйбыз, Даян Мурзин.


Сезнең төсле була алсак,

Без шул башка булыр идек.

Күптән инде без бәхеттән

Күккә ашкан булыр идек.


Дәүләтле бер халык булып

Йөрер идек хәзер менә!..

Тик батырлар күп булмый шул –

Даян Мурзин да бер генә!


Без дә – егет асыллары,

Без дә төшеп калмаганбыз:

Халкыбызны кулыбыздан

Килгән кадәр данлаганбыз!


Ә шулай да, Даян ага,

Каһарманлык – синдә генә!..

Юкса син дә минем төсле

Үскәнсең бит Сөндә генә.


8.07.05

Синең белән очрашкачтын…

Балачак дустым Альберт Тимергазиевка


Дөньялар кызык икән ул –

Таралдык та беттек.

Гомер дигән озын юлның

Уртасын да үттек…


Кырык сигезләр авылда

Икәү генә идек.

Шуңа да без бәябезне

Бик тә белә идек.


Шәммәттән дә шәп егетләр

Бар бит алар, бар бит.

Шул егетләрнең икесе -

Роберт белән Альберт!


Ә Зиннур, Фәһим, Мөдәллиф

Бездән зуррак иде.

Шулар белән сугыштык бит –

Без дә дурак инде.


Ә Фән, Фәнил, Айрат, Тәбрик

Бала-чага иде.

Алар безнең артыбыздан

Калмый чаба иде…


Ул чакларда безгә әле

Ун яшь тулган микән?

Әткәйләр дә без үскәндә

Яп-яшь булган икән..


Әнкәйләрне әйткән дә юк…

Әй чибәрләр иде!

Шуны да белмәгәнбез бит…

Әй җүләрләр инде.


Шул чакларны уйлыймын да

Елыйсылар килә,

Шәммәтнең бер эте булып

Улыйсылар килә.


Кемнәр бар да, кемнәр юк шул…

Өлкән буын – без дә.

Сызлаштыра буыннар да,

Начар күрә күз дә.


Күзгә хәзер йокы керми,

Сезне күрәм төштә.

Тик төшләр дә өзелә шул

Иң кызыклы төштә.


Безнең балачагыбыз да

Шул төш кебек кенә.

Китәсе килә кайчак шул

Төшкә кереп кенә…


Сирәк инде очрашу да,

Хәлләр белешү дә…

Төш шикелле генә булды

Безнең күрешү дә.


01.08.04


Җыр аның җаны иде

Композитор Фасил Әхмәтовны

сагынган минутларда


Ул матур күңелле иде,

Ул моңлы Фасил иде.

Ул җырдан гыйбарәт иде,

Ул моңнан хасил иде…


Татарның моңы иде ул,

Дөньяның яме иде.

Җыр аның җегәре иде,

Җыр аның гаме иде.


Җыр аның бәгыре иде,

Җыр аның җаны иде.

Иң матур чагы – җанында

Җыр туган чагы иде.


Моң дәрьясында калды ул,

Моң дигән утта янды.

Таякка түгел, халкының

Күңеленә таянды.


Таянды татар җырына,

Татарның моңнарына.

Кагылды ул күңелләрнең

Иң нәзек кылларына…


Инде менә искә төшә

Йә моңлы, йә җор булып,

Һаман да җанда яңгырый

Онытылмас җыр булып.


Җырлары әй затлы иде,

Үзе дә асыл иде…

Башкача мөмкин дә түгел,

Чөнки ул Фасил иде.


23.11.05

Татарстаныбыз!

Татарстаныбыз – дастаныбыз…

Татарстаныбыз – даныбыз!

Татарстаныбыз – әле яңа

Атып кына килгән таңыбыз!


Татар диеп, Татар Иле диеп,

Коелгандыр күпме каныбыз.

Түгелгәндер күпме күз яшебез,

Күпме әрнегәндер җаныбыз…


Газиз Ватанымның, татарымның

Үткәннәре үзәк өзмәле.

Бүгенгесе әле ярый торган,

Бүгенгесе әле түзмәле…


Ниләр көтә безнең Татар Илен,

Ниләр көтә Татар Дөньясын?

Карыйдыр да кемдер өмет белән,

Укымакчы була кем ясин…


Безне һаман исәплиләр әле

Беркатлыга яки исәргә:

Кемдер безне илдән яздырмакчы,

Кемдер тели телне кисәргә.


Кемдер бармак яный, динегездән

Яздырам дип безне куркыта.

Илле халык кына телле була,

Телле халык кына ил тота.


Ә кемнәрдер анда киләчәккә

Китеп бармакчылар татарсыз…

Ә без татар түгел Татарстансыз,

Без милләт тә түгел Ватансыз.


Яшәсен һәм чәчәк атсын дисәк

Татарстан дигән илебез,

Ныклы булсын безнең иңнәребез

Һәм буылган булсын билебез!


Татарстаныбыз булса гына

Татар булыр – шуны белегез!

Шул чагында гына исән татар,

Шул чагында гына тере без.


Татарлар да бер уяныр әле,

Бер туйдырыр әле йокысын.

Килер буын ләгнәт укымасын,

Алар безгә рәхмәт укысын!

Татарларны күккә күтәрдең син…

Татарстан Республикасының

Беренче Президенты Минтимер

Шәрип улы Шәймиевкә


Без патшалар күреп үскәнмени?!.

Хан, солтан ни безгә, патша ни…

Без өйрәнеп беткән идек инде:

Урыс ни дә безгә, башка ни…


Бер халык та ләкин була алмый

Ходай Тәгаләнең кашкасы.

Һәр кешенең була үз Алласы,

Һәр халыкның була патшасы…


Син дә менә туган халкыбызның

Президенты булдың, илбашы.

Ни күрсә дә халкы белән күрә,

Иле белән күрә ир башы…


Ә татарга кайчан җиңел булган? –

Заманалар һаман болгавыр.

Шул болгавыр чорда дәүләт тоту

Бигрәкләр дә авыр, мең авыр.


Башың белән җавап бирәсең бит

Милләт өчен, дәүләт өчен дә…

Иң авыры һәм иң катлаулысы –

Дәүләт тоту дәүләт эчендә.


Үз халкыңа синең игелекләр

Тау кадәрле!.. Күбрәк булмаса?!.

Ул эшләрне эшли алмас идең

Күкрәгеңдә кодрәт булмаса.


Син һәрвакыт халык белән булдың,

Тора белдең әйткән сүзеңдә.

Татарларны күккә күтәрдең син,

Күтәрелдең бергә үзең дә.


Ә зәңгәр күк очсыз-кырыйсыз ул,

Биек әле күге татарның…

Иң мөһиме, татарларга син бит

Татарлыгын кире кайтардың.


Син күтәрдең татар катламнарын,

Син киңәйттең татар чикләрен…

Хак бәяне сиңа тарих бирер…

Бозмасалар тарих битләрен.


Моннан соң да булалырмы татар

Милләтләрнең данлы, санлысы?!.

Син сүзеңне әйттең! Татарларның

Үзләреннән тора анысы.


3.06.2012


Себер шигырьләре

«Себер белән куркытмагыз!»

«Мәскәү-Барнаул» поезды…

Себергә китеп барам.

Сөргенгә түгел, Себерне

Күрергә китеп барам.


«Себердә ни калган?» – дисез…

Ни калсын… татарларым.

Сез беләсезме Себердә

Миллион татар барын?..


Мин беләм, шул татарларны

Күрергә диеп барам.

Юк, болай гына бармыйм мин,

Ә янып-көеп барам…


Себерләргә китеп барам,

Төмәнгә җитеп барам.

Күңелнең иң киеренке

Кылларын чиртеп барам.


Поездның тәрәзәсеннән

Барсын да күреп барам.

Күреп барам, белеп барам…

Себергә кереп барам.


Кая кереп барганымны

Бик яхшы белеп барам.

Үткәннәрне уйлый-уйлый,

Бәгырьне телеп барам…


Бу юлдан үткән Туфаннар,

Ристаннар, каторжаннар,

Зимагурлар… алар кебек

Меңләгән татарҗаннар…


Күпме татар киткән монда

Үз теләкләре белән, –

Мәңгелеккә бәхилләшеп

Үз төбәкләре белән.


Ризык эзләп, бәхет эзләп

Киткән алар Себергә:

Бөтенләйгә – гомерлеккә

Шунда гомер сөрергә…


«Омские да безнеке,

Томски да безнеке.

Себер белән куркытмагыз,

Себер – үзебезнеке!» –


Диеп җырлаган татарлар

Узган чакта шул юлны…

Мин Себергә кереп барам,

Җырлый-җырлый шул җырны.


1.10.09

Нигә җиңелдең, Күчем?

Татарның соңгы ханы син,

Себернең соңгы даны!

Синең белән бергә аткан

Ханлыкның соңгы таңы…


Булган килеш батырлыгың,

Була торып та көчең,

Себерне ник сакламадың,

Нигә җиңелдең, Күчем?


Җиңелмәсәң, безнең язмыш

Болай да булмас иде…

Алай дисәң, бер уңмаган –

Мәңге дә уңмас иде.


Бу сиңа үпкәләү түгел,

Бу – бары сорау гына,

Сине уйлаган чагында,

Бу – авыр сулау гына.


Бу соравым сиңа түгел,

Тарихка – бу соравым.

Бар ханнар да узалмый шул

Тарихның бар сынавын.


Син безнең хәтердә генә,

Син күңелдә, йөрәктә…

Җиңелгәннәргә һәйкәл юк,

Ә ханнарга бигрәк тә.


Һәйкәл юк яулаганына,

Юк чигенгәненә дә,

Юк ханның җиңгәненә дә,

Юк җиңелгәненә дә…


Исән әле синең халкың,

Исән әле ханлыгың.

Менә мин дә килеп күрдем

Ханлыгыңның калдыгын.


Җирең дә бар, халкың да бар…

Юк аның ханы гына.

Хансыз татар – сансыз татар,

Юк аның саны гына.


Буласы булган – күңелдә

Юк бер үпкәм, юк үчем…

Шулай да сорыйсы килә:

Никләр җиңелдең, Күчем?!


Иң соңгы Себер ханы син,

Иң соңгы татар ханы!..

Уйный әле, кайный әле

Себердә татар каны.


29.09.09

Син бит Себер татары!

Казанда яшәүче Себер шагыйре

Шәүкәт Гаделшага


Мин Себердә йөрим, Шәүкәт,

Синең туган илеңдә.

Себереңне бик күрәсем

Килгән иде минем дә…


Монда Себер киңлекләре

Еракларга тарала.

Шигырьләрең искә төшә,

Кая гына карама!


Син Казанда, мин Себердә:

Йөримен Себер буйлап.

Йөрим менә сәйран кылып,

Себердә сине уйлап.


Син бөтен булмышың белән

Себернеке, билгеле.

Син Себернең бер баласы,

Син Себернең бер гөле.


Гөл күчереп утыртканны

Яратмый шул – сула шул.

Сулмаса да саргая шул,

Саргая да сына шул…


Моның шулай икәнлеген

Беләм, Шәүкәт, үземнән.

Нишлисең, яшәлгән инде,

Күнегелгән, түзелгән…


Себергә караганда да

Безнең Казан кырысрак.

Тиз сындыра ул, булмасаң

Башкалардан корычрак…


Ә син Казанда ятасың,

Себереңне сагынып…

Бер дә кайтасың килмиме,

Кошлар кебек кагынып?!


Чыннан да, сагынасыңмы?

Себер һаман тартамы?

Ятма әле, понимаешь,

Син бит Себер татары!


Юкса Казанныкы булып

Беткәнсең бит син бигрәк.

Синсез монда Себер ятим –

Кайт илеңә, сибиряк!


4.10.09


Себернең легендар рәссамы
Минсәлим Тимергазиевка

Син – тылсымчы, син – ырымчы,

Син, әлбәттә, шаман да.

Болар, әлбәттә, бик сәер

Яңгырый бу заманда.


Себернең бөтен серләрен

Син генә беләсеңдер,

Башкалар күрмәгәнне дә

Син генә күрәсеңдер…


Үз илеңдер – бөек галәм,

Үз өеңдер – тайга да.

Табигатькә син үз кеше:

Югалмассың кайда да!


Син мамонтлар белән генә

Эш итәсең, күрәсең.

Син аларны терелтәсең,

Аларга җан өрәсең.


Син үзең дә мамонт кебек –

Син бит бер генә данә.

Сиңа авызларын ачып

Карап торалар әнә.


Сине күрер өчен генә

Килә олы-кечесе.

Син татар гына да түгел,

Син – чын себер кешесе.


Синең шушы талантың да –

Борыннан калган талант.

Музееңда син үзең дә –

Борынгы экспонат.


Син – бер генә шундый татар.

Белмим, сиңа кем тиңдер?

Андый кеше, булганда да,

Тик Әхсән Фәсхетдиндер…


Берүзеңә – бер дөнья бит,

Берүзеңә – бер Себер!..

Себердә ияләр күптер,

Син шуларның берседер…


Себердәге Баш Сихерче,

Себернең Баш Иясе…

Сиңа килдем – талантыңа

Килде бер баш иясе.

Татар белән Себер тулган…

Шундый да сабыр үзләре,

Себернеке – йөзләре.

Бераз гына ят шикелле

Сөйләшкәндә сүзләре.


Башта сәер тоелса да,

Аңлашыла барсы да.

Әйтерсең лә авылдашлар

Басып тора каршыда.


Халык монда балык тота,

Ауга да бара алар.

Алар – акыл ияләре,

Беркатлы бала алар…


Алар – Себер табигатьле

Табигать балалары.

Табигать – табынганнары,

Табигать – аллалары…


Татарлар монда заманча

Һәм аз гына борынгы…

«Хәлләрегез ничек?» – диеп

Сорасаң да урынлы.


Аларда да җитәрлектер

Дөньяның нужалары…

Себер татарлары алар –

Себернең хуҗалары.


Татар кайда да татар ул,

Татарсыз Себер дә юк:

Татарсыз җирне, гомумән,

Ишеткәнем бер дә юк.


Кая барма, үзебезнең

Татарлар калкып чыга.

Болай гына чыкмый алар,

Яктырып, балкып чыга…


Бу түгәрәк дөнья гына

Татар өчен тар бит ул.

Татар белән Себер тулган…

Шуңа да татар бит ул!


4.10.09


Себер ханлыгында йөрим…

Көз. Без Тубыл каласында

Дамир Исхаков белән

Тарих ядкәрләрен карап

Йөрибез берәм-берәм…


Тарих белән бүгенге көн

Буталып беткән монда.

Татарның тарихи рухы

Сизелми күптән монда…


Ә Исхаков барсын белә:

Тормый ул тартынып та,

Белә кирәкмәгәнен дә,

Җибәрә арттырып та…


Әйтерсең лә йөрибез без

Күчем хан заманында.

Себер җире күпне күргән:

Яхшысын-яманын да…


Күз алдына килеп баса

Татарның ханлыклары,

Шул ханлыкларда яшәгән

Сугышчан халыклары…


Яшереп булмый тарихны

Халыктан… Беләм, беләм.

Тубылны карап йөрибез

Дамир Исхаков белән.


Безнең ниләр сөйләшкәнне,

Безнең ниләр белгәнне,

Уйлаганны кайберәүләр

Белсә әгәр бермәлне,


Дамир белән икебезнең

Башыбыз бетәр иде.

Без Себергә килмәсәк тә,

Баш себер китәр иде…


Чын тарих барыбер бар ул,

Күпме маташтырсаң да,

Халыкны, ахмакка санап,

Күпме саташтырсаң да…


Чын тарих калкып чыга ул,

Чистарып чор көленнән…

Яшермәскә генә кирәк

Тарихны бер-береңнән.


Ничек кенә яшерсәң дә,

Тубыл ул – татарныкы.

Ничек яшереп булсын ди

Себердә татарлыкны?!


Себер ханлыгында йөрим,

Бер болыт юк күгемдә…

Кайта алмый интегәм мин

Борынгыдан бүгенгә.


Тын да алмый тыңлап барам

Мин галимнең дәресен:

Дамир Исхаков арттырмый,

Сөйли бугай дөресен…


5.10.09

Җуелмас…

2009 елның 26 сентябрендә

Төмән өлкәсенең Яркәү районы

Күртуган авылында

Бөек Ватан сугышыннан

кайтмый калганнар истәлегенә

һәйкәл ачылды.


Күпме ир-егетләребез

Кайтмаган яу кырыннан…

Авылда һәйкәл ачалар –

Шундый гадәт борыннан.

    Һәлак булган авылдашлар…

    Исемнәре – алтыннан.

    Бу – кадер-хөрмәт билгесе

    Шушы авыл халкыннан.

Шулчак баш очыннан гына

Торналар очып узды:

Әйтерсең ветераннарның

Иңеннән кочып узды.

    Алар кайтмый калганнарның

    Җаннары булды бугай.

    Шуңа аларның тавышы

    Бигрәкләр моңлы бугай…

Искә алып кайтмый калган

Ирләрен һәм улларын,

Тол әбиләр торналарга

Изәп калды кулларын.

    Ә аларның исемнәре

    Ташка уеп куелган:

    Ул исемнәр, хәтер булып,

    Шул ташларга уелган.

Шушындый һәйкәлләр әле

Берәү генә куелмас…

Таш уалса да, батырлар

Хәтерләрдән җуелмас!

    Ә бит күпме яшь гомерләр

    Калган көл-күмерләргә…

    Гамзатовның «Торналар»ы

    Яңгырый күңелләрдә.


5.10.09

Гап-гади бер очрашу

Себердән кайтып барам мин.

Бер купеда – берүзем.

Өстә радио мыгырдый –

Аңлый алмыйм бер сүзен.


Төенчекләр төйнәп кайтам,

Китаплар төяп кайтам.

Җырларыбыз сагындырган:

Шуларны көйләп кайтам…


Бары Чернушкида гына

Тагын берәү утырды.

Килеп кергәч тә, өстәлне

Ризык белән тутырды.


Сорады әдәпле генә

Минем исәнлегемне.

Ачылып китте, белгәчтен

Татар икәнлегемне.


Чыңгыз атлы чып-чын татар

Булып чыкты үзе дә.

Нәкъ татарныкы шикелле

Балкып китте йөзе дә.


Бер купеда – ике татар…

Шулай да килешәбез.

Бер-беребезгә урысча

Сораулар бирешәбез.


Чыңгыз – Төрекмәнстаннан.

Ул шунда туган икән.

Шул якларга әтиләре

Күченгән булган икән.


Әнисе – Аскыннан икән,

Әтисе – Актаныштан.

Ташауызга килеп чыгып,

Алар шунда танышкан.


Алар олыгайган инде:

Гомерләр үтеп тора.

Бик кайтырлар иде дә бит,

Монда кем көтеп тора?!


Бер апасы – Чабаксарда,

Берсе – Пермь ягында.

Хәл белергә кайткан – алар

Әле исән чагында.


Бер китабым калган икән…

Куеп бирдем кулларны.

Китабыма язып бирдем

Түбәндәге юлларны:


«Кайда гына яшәсәң дә,

Төшермә базарыңны!

Онытма татарлыгыңны,

Онытма Казаныңны!»


Тәрҗемә итеп укыдым…

Күңеле булды бугай.

Күзләре яшьләнде аның –

Күңеле тулды бугай.


«Әниемә алып кайтып

Күрсәтәм әле!» – диде.

Аның зәп-зәңгәр күзләре

Нигәдер моңсу иде…


Мин Казанда төшеп калдым,

Чыңгыз китте Канашка…

Гап-гади бер очрашу бу…

Иң беренче карашка.


5.10.09

Бауман урамы, 19…

Бауман урамы, 19…

Җанга кереп уелган.

Ул бер генә минутка да

Китми минем уемнан.


Әле кичә генә кебек,

Күз алдында барсы да:

Монда гәзит-журнал чыга,

Монда китап басыла…


Ә мәшһүр Тукай клубы?

Язучылар берлеге?..

Ул чактагы милли рух,

Күңелләрнең хөрлеге!


Гөрләп, дөрләп тора иде

Рухыбызның учагы!

Барыбызны да сыйдырды

Аның кайнар кочагы.


Безнең яшьлек шунда узды,

Иҗат шунда чыныкты…

Хәзер менә җимерәбез,

Сылтау итеп сыныкны.


Анда Җәлил, Кәрим йөргән

Эзләр сөртелгән инде.

Исәнбәтләр күтәрелгән

Баскыч сүтелгән инде,


Аннан Туфан, Хәким кебек

Күтәрелмәс беркем дә…

Олы бер Матбугат йорты

Юкка чыкты бер көндә.


Мәшһүр Тукай клубы да

Ташландык һәм җимерек…

Бетәбезме җимерелеп,

Калабызмы җиңелеп?


Ала белмибез тарихтан

Ни сабак без, ни дәрес…

Шигырь укымаслар инде

Анда Зөлфәт, Мөдәррис.


Мин анда күрмәм шул инде

Фәннур дустым Сафинны,

Йә Харрас Әюпов белән

Эдуард Мостафинны…


Бауман урамы, 19…

И Матбугат йортыбыз,

Син бит – милли җаныбызны

Яктырткан бер утыбыз!..


Тик безнеке түгел инде,

Син инде – ятларныкы,

Син кызылларныкы түгел,

Син инде – акларныкы…


Татарның хәтерен синнән

Чыгарып түгәчәкләр…

Мондый көн дә килер икән?!

Бар икән күрәчәкләр…


Син хәзер өрәк шикелле,

Син хәзер буп-буш инде…

И изге Матбугат йорты,

Бәхил бул, йә хуш инде…


Бу юлы да милләтемне

Җаһилләр җиңеп чыкты…

Мәдхия язмакчы идем,

Мәрсия килеп чыкты.


6.10.09

Шифаханә тәрәзәсеннән карап торам…

Дөнья якты,

Дөнья татлы –

Тышта ак кар

Явар-яумас…


Тышта аклык,

Тышта сафлык –

Йөрәк кенәм

Янар-янмас…


Монда моңсу,

Бик ямансу –

Күз яшьләрем

Тамар-таммас…


Юк бер хәлем,

Шундый мәлем –

Торам менә

Авар-аумас…


11.12.09

«Сөн ярлары челтәр-челтәр…»
* * *

Сөн ярлары челтәр-челтәр…

Карлыгачлар-керәшәләр

Әллә шатлык теләшәләр,

Әллә шатлык өләшәләр…


Керәшәләр талпыналар,

Алар күккә тартылалар:

Ук шикелле атылалар,

Гүя таган атыналар…


Иңемдәге канатларның

Кагынганын сизеп торам…

Алар артыннан очмыйча,

Үзем дә чак түзеп торам!

«Миннән дә булмаган…»
* * *

Миннән дә булмаган,

Миннән дә уңмаган

Кешеләр дә бар, дип,

Үземне юатам…


Миннән дә булганрак,

Миннән дә уңганрак

Кешеләр дә бар, дип,

Үземне оялтам…

«Таркатылды…»
* * *

Таркатылды

барлык тармак, –

Кемнәр салды

безгә кармак?


Булабыздыр

кая бармак? –

Булмый белеп,

булмый аңлап…


Һәммәбездә –

кәкре бармак.

Бармакларда –

алтын балдак.


Яшибез бит

илне талап!

Яшибез бит

илне алдап!


Торабыз бит

барсын аңлап!

Полный кошмар,

полный бардак!


26.10.05

Без идек ул, без идек…

Кларага


Без бит мондый түгел идек –

Бөтенләй башка идек.

Хәтерлисеңдер: сөюдән

Без күккә ашкан идек!


Шаккатмалы булмасак та,

Чибәрләр, яшьләр идек.

Хәзер шундый чаклар булса,

Без әллә нишләр идек…


Бар иде, җаным, бар иде

Ләйлә-Мәҗнүн чагыбыз.

Мәҗнүннеке, Ләйләнеке

Әле дә бу җаныбыз!


Ул чаклар кайтмас шул инде –

Сагынсак кына инде,

Һич югында, сагынганга

Салынсак кына инде…


Сагындыра… Мәхәббәттән

Без уңдык микәнни ул?

Ул чибәр кыз, чибәр егет

Без булдык микәнни ул?..


Әйе, әйе, Ләйлә-Мәҗнүн –

Без идек ул, без идек.

Ә бит нинди асыл идек,

Зифа идек, төз идек!


Бер-беребезгә иң матур

Сүзләр пышылдый идек.

Юк, без бер дә үзгәрмәдек,

Без нәкъ шушындый идек.


Ис китми кеше сүзенә,

Хет кемгә санасыннар…

Алар башта безнең кебек

Яратып карасыннар!


2005

Шагыйрь Роберт Әхмәтҗанның
туган авылында укылган шигырь

Синсез генә, синнән башка гына

Кайттык, адаш, Балык Бистәсенә…

Нинди шагыйрь идең!

Тора идең

Шагыйрьләрнең син бит дистәсенә!


Ышанасы килми гомерләрнең

Синсез генә агып барышына.

Синсез генә кайттык, синсез генә

Татар шигыренең Арышына. –


Күрергә дип туган нигезеңне,

Күрергә дип шагыйрь тугайларын…

Флейтада уйный монда җилләр,

Клоротур шул – синең тургайларың.


Монда яшьләр матурлардан-матур,

Һәм батыррак любой батырдан…

Синең өчен Арыш – Париж иде,

Урамнарың исә – Нотр-Дам.


Синең Арышың да, юк, калышмый

Париждан бер генә карыш та.

Йортлар гына бик үк биек түгел,

Халык кына азрак Арышта…


Идел-Йортта бар да имин кебек,

Агып ята Кама бүген дә.

Ялгыз торна сагынадыр сине

Авылыңның Баллы күлендә.


Син үзең дә – мәңге җыр илендә,

Шигърияттә очып барышың.

Исән әле сине шагыйрь иткән,

Син җырлаган Иске Арышың.


Көтә әле сине тупылларың,

Исән әле күксел Мирәтең.

Яши әле, адаш, якташларың,

Исән әле, шөкер, милләтең.


Татар шигыренең тургае син,

Очасыңдыр күктә кагынып.

Син кайдадыр шушында гынадыр,

Көтәсеңдер язны, сагынып.


Син, мөгаен, бик тә биектәдер,

Син, ахрысы, күктә, алыста…

Үзең күренмисең… Ә җырларың

Яңгырый бүген Иске Арышта.


18.12.2008


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации