Электронная библиотека » Роберт Миңнуллин » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Роберт Миңнуллин


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 16 страниц) [доступный отрывок для чтения: 5 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Ак каеннар ак кына…

Ак каеннар кабынган…

Ак каеннар иңнәренә

Ак шәл-яулык ябынган.


Ак каеннар – ак кәләш…

Күзнең явын алып тора:

Тот та бүгеннән ярәш!


Каеннарның көлеше…

Күзләремне чагылдыра

Каеннарның көмеше.


Ак каеннар – актан ак…

Ак каеннар – ак фәрештә,

Ак каеннар – ак талант…


Каеннарның аклары…

Аларның да сирәк була

Шушындый ак чаклары…


Ак каеннар ак кына…

Ак каен кебек пакъландым

Мин үзем дә чак кына.


18.01.10

Мәйданнар бушап калды…

Без дә бер шаулашып алдык.

Башкалар рәтеннән,

Заманадан калышмадык –

Без шулай өйрәтелгән.


Башкалар ниләр кыланса,

Без дә шуны кыландык.

Мөстәкыйльлек алабыз, дип,

Чын күңелдән куандык.


Мәйданнарга чыгып бастык,

Гайрәт чәчтек, ач тордык,

Азатлыкның йозакланган

Капкаларын ачтырдык.


Тик ачылган капкалардан

Кердек тә, кермәдек тә.

Мөстәкыйльлек дигәннәрен

Күрдек тә, күрмәдек тә…


Кайчан гына гөрләп торган

Мәйданнар бушап калды –

Алар Совет чорындагы

Мәйданга охшап калды…


Ә геройлар юкка чыкты,

Алар хәзер кайдадыр?

Кайсы – коры паёктадыр,

Кайберләре – майдадыр…


Геройлар – хәзер башкалар,

Мөшкәдә – байларныкы.

Дилбегә – алар кулында,

Бу дөнья – аларныкы.


Аларны да без баеттык,

Алар да безнекеләр! –

Булсын, юкса, авыр чакта

Коткарыр безне кемнәр?..


Кыскасы, без күпме кирәк,

Шул кадәр пар чыгардык…

Әлеге хәлләребезме? –

Ярый әле, чыдарлык.


Ә шулай да бездәге пар

Чыгып бетмәгән әле.

Мәйданнар буш икән, димәк,

Вакыт җитмәгән әле…


24.01.10

И чишенә хатын-кызлар…

И чишенә хатын-кызлар,

Чишенеп беталмыйлар,

Яп-ялангач калганнарын

Төшенеп җиталмыйлар.


Бөтенләй шәп-шәрә йөри

Аларның кайберләре.

Бөтенләй булмаган кебек,

Кияргә әйберләре.


Экран гына ярар иде,

Гадәткә әйләнә бит,

Тормыштагы гадәти бер

Әдәпкә әйләнә бит…


Ярымшәрә ул хатыннар,

Белмим, ни телиләрдер…

Чишенү-чишендерүнең

Тәмен дә белмиләрдер.


15.01.10

Байрак җилфердәргә тиеш!

Соңгы вакытта матбугатта

Муса Җәлилнең батырлыгына

шик белдергән язмалар күренгәләде.


Без белмәсәк, кемнәр белер

Бу татарның кадерен?

Кем олылар татарымның

Җәлил дигән бәгырен?


Гәрчә булса да батыррак,

Данлырак барыбыздан,

Якларга кирәк Җәлилне

Үз татарларыбыздан.


Җәлилнең тырнагына да

Тормаган әтрәк-әләм

Җәлилгә тел тидермәкче…

Ә Җәлил – безнең әләм!


Ә Җәлил – безнең байрак ул!

Байракка бөек таләп:

Байрак җилфердәргә тиеш

Биектә, биектәрәк!


Җилфердәсен Җәлил рухы

Биектә, күңелләрдә!

Мәңге җилфердәргә тиеш

Байрактай гомерләр дә!


Мондый шагыйрь, мондый батыр

Эләкми ул күпләргә…

Күтәрик Җәлил исемен

Югарыга, күкләргә!


Җыен мескен бәндәләрнең

Буе җитмәслек булсын!

Буе гына түгел, шакшы

Уе җитмәслек булсын!


Татарның кем икәнлеген

Күрсеннәр башкалар да:

Күрсеннәр аны халыклар,

Күрсеннәр патшалар да…


Үз батырыбызны да яклый

Алмасак, без кем инде?

Кем булсын, әйтергә оят…

Кем булсын, мескен инде!


Батырларны якларга да

Батырлык кирәк түгел.

Юкса күкрәк кагучылар

Бездә дә сирәк түгел…


Нәкъ менә Җәлил шикелле

Байрак кирәк татарга! –

Байракка карап өйрәнсен

Татар башын тотарга!..


Ул күрсәтте батырлыгын,

Ул әйтте әйтер сүзен!..

Җәлил безне күп күтәрде,

Күтәрик инде үзен!


Күтәрик! Дөнья алдында

Якты булсын йөзебез.

Беркем дә килеп күтәрмәс,

Күтәрмәсәк үзебез!


23 август, 2009

Актанышта таңнар ата

Актанышта таңнар ата,

Таңнары да таңнары!

Таңнарының алсулары,

Таңнарының аллары!..


Актанышта таңнар ата

Башкалардан иртәрәк.

Уята ул безне назлап,

Уята ул иркәләп…


Таңнар калып карап торам

Актаныш таңнарына.

Актанышта таңнар матур…

Ис китми калганына.


Таң атканда – толым-толым

Агыйделнең таллары.

Әллә кайдан ишетелә

Талдан тамчы тамганы.


Актанышта таңнар якты –

Яктырта Татар Илен.

Мин үзем дә сезнең өчен

Таң булып атар идем.


Таңнар булып атар идем

Сезнең җаннарыгызда.

Булыр идем гомер буе

Сезнең яннарыгызда…


Актанышта таңнар ата,

Аккош кагынган саен.

Шул аккошлар искә төшә,

Сезне сагынган саен.


Моннан соң да санлы булып,

Данлы булып калыгыз!

Чөнки кайчакта миңа да

Эләккәли даныгыз!


Актанышта тагын, тагын

Таңнар атсын әле ул.

Аткан саен, Актанышның

Даны артсын әле ул!


Без кайткач, тагын артачак

Актанышның даннары!

Актанышта таңнар ата…

Калганнарга – аннары.

Чыңгыз Айтматовның Казанга соңгы кайтуы

Татарлыкны булмый яшереп тә,

Татарлыктан булмый арынып.

Яшерергә күпме тырышсаң да,

Татарлык ул ята ярылып…


Үз-үзеңнән кача алмагандай,

Татарлыктан кача алмыйсың.

Тырышсаң да, күпме булышсаң да,

Үз-үзеңне генә алдыйсың…


Кайда гына гомер кичерсәк тә,

Җан тартмаса, безне кан тарта.

Татар каны тарта, кан тартмаса,

Күңел тарта, акыл,

Аң тарта…


Тик акыл ул безгә бик соң керә,

Акыл шул ул иртә өлгерми…

Чыңгыз да бит газиз әнисенең

Татарлыгын озак белдерми.


Кайнар хисләр белән салкын акыл

Тартышкандыр аның җанында, –

Кыргызлыгы белән татарлыгы

Бергә аккангадыр канында.


Олыгайгач кына, Чыңгызның да

Татарлыгы чыга башлады…

Күпкә иреште ул, тик иң соңгы

Теләкләре чынга ашмады…


Әнисенең туган туфрагына

Иде аның соңгы сәфәре…

Бу юлы да кочакларын җәеп

Каршы алды Казан шәһәре.


Ул бик озак итеп басып торды,

Битен куеп татар җиленә.

Бик кайтасы килә иде аның

Әнисенең туган җиренә.


Баш иясе килде туфрагына

Ерак калган бабаларының,

Исбат итәр өчен якынлыгын

Татар белән араларының…


Әнисенең изге нигезенә

Калмаган да иде күп ара –

Әнисенең якты рухы төсле

Якын гына иде Кукмара…


Тик бу юлы соңгы сәфәреннән,

Ни кызганыч, Чыңгыз уңмады.

Бик аз гына калган иде дә бит,

Кайтып җиталмады…

Булмады.


Гомер буе йөрткән изге уе

Аша алмый калды гамәлгә –

Күккә ашты аның милли җаны,

Татар җаны очты галәмгә…


Асылыңа кайту өчен шулай,

Гомер озынлык юл кичелә…

Татар шулай һәрчак соңга кала,

Үз-үзенә һәрчак кичегә.

Пушкин бәйрәме

Шагыйрь Сергей Малышев рухына


Килмәдең син Пушкин бәйрәменә…

Тиеш идең шигырь сөйләргә.

Барыбыз да көттек… Килмәвеңне

Юрадык без әллә ниләргә.


Юкка булмаган шул борчылулар,

Юкка булган безнең көткәннәр:

Пушкин туган көнне сине, Сергей,

Больницага алып киткәннәр.


Без Пушкинга шигырь укыганда,

(Вакытларын каян тапкансың?!)

Йөрәгеңне кысып, үлем белән

Яшәү арасында яткансың…


Дөньядагы гаделсезлекләргә

Ничек түзсен шагыйрь йөрәге?!

Түзәр иде – җәмгыятькә әгәр

Шагыйрьләрнең булса кирәге…


Тик шагыйрьләр алар әле һаман

Әйләндерә шигырь чыгырын…

Пушкин бәйрәмнәре синсез үтә,

Җитми анда синең шигырең.


Укымыйсың инде син шигырьне,

Берчә каушап, берчә тотлыгып.

Синең шулай шигырь укыганны

Тыңламыйлар инде йотлыгып.


Сагындырып искә төшәсең син,

Сагынмасын инде сине кем?!

Пушкин бәйрәмендә шигырь укыйм…

Үземнекен түгел, синекен.


30.10.09

Син булмасаң, мин дә булмас идем…

Син булмасаң, мин дә булмас идем…

Аңлыйм, әни, аңлыйм мин барсын.

Син бит миңа гомер бүләк иттең –

Гомердән дә кыйммәт ни бар соң?


Кушымта:

     Шушы яшемдә дә сиңа, әни,

     Мин һаман да бала шул инде…

     Күпме тырышсам да, сиңа булган

     Бурычларым кала шул инде.


Син булмасаң, мин дә булмас идем…

Ә син, әни, шундый сөйкемле.

Күпме генә рәхмәт укысам да,

Рәхмәтләрем җитмәс шикелле.


Кушымта.


Син булмасаң, мин дә булмас идем…

Ходай шулай кушкан, күрәсең.

Син әле дә яшьләр кебек, әни –

Күзләр генә тия күрмәсен!


Кушымта.

Онытмадым…

Кайттым синең авылыңа –

Синең яшь чакларыңа.

Шул чагыңны чыгып эзлим

Мин урам чатларына…


Хатирәләр уй-хисләрне

Бөтереп ала икән…

Кышлар һаман салкын икән,

Өттереп ала икән.


Безнең яшьлек йолдызлары

Тамчы да үзгәрмәгән.

Төнге күктә алар һаман

Меңләгән, йөзәрләгән…


Без яшь чактагы кышлар да

Нишләптер салкын иде.

Кышлары салкын булса да,

Йөрәкләр – ялкын иде.


Ул чакларда без нишләптер

Салкын дип тормый идек.

Хәзер туңдыра… Ул чакта

Тамчы да туңмый идек.


Кулларда – йон бияләйләр,

Аякта – пима иде…

Безнең бөтен күңел ачу –

Клуб та кино иде.


Шул кинодан да нишләптер

Без чыгып кача идек.

Без төнге йолдыз иленә –

Күкләргә аша идек.


Мич шикелле кайнар иде

Безнең кочакларыбыз.

Ялкынланып яна иде

Сөю учакларыбыз.


Үбешкәнне йолдызлар да

Күреп торгандыр инде.

Үбешә дә белмиләр, дип

Көлеп торгандыр инде.


Үбешкәндә, без айдан да

Яшерә идек йөзне.

Ул үзе дә кача иде,

Оялтмыйм диеп безне.


Безгә бик тә җитә иде

Йолдызларның яктысы.

Шул чакларда булган икән

Сөюнең иң татлысы…


Безне кышкы салкыннарда

Мәхәббәт җылыткандыр.

Ә йолдызлар безне инде

Күптәннән оныткандыр…


Йолдызлар оныткандыр да,

Мин менә онытмадым…

Сөйләсәм, көләрләр иде

Кечкенә оныкларым.


6.01.10

Тукай белән сөйләшү

Ниләр уйлыйсың икән син, Тукай? –

Безнең өчен сызланасыңмы?

Безнең белән горурланасыңмы?

Әллә безне кызганасыңмы?


Ә без һаман – синнән калган татар –

Үзгәрмәгәнбездер тамчы да.

Үзгәрмәбездер дә… Хәзер инде

Ярдәм итмәс синең камчы да!


Үз көнебезне без күрер-күрмәс,

Телебезне дә яклар-якламас.

Без һаман шул үләр-үлмәс милләт,

Без һаман шул йоклар-йокламас…


Мәскәү абзыебыз әле һаман

Якабыздан тоткан ныгытып…

Үзебезнең татар икәнне дә

Җибәрәбез кайчак онытып.


Кыскан саен кычкырырга кирәк!..

Кычкырмыйбыз – тамак карлыккан.

Без дәшмәскә өйрәнгәнбез инде…

Татарлыктандыр ул, тарлыктан.


Йодрыкларыбыз төйнәлсә дә,

Койрыкларыбыз кысылган.

Әйтерсең лә койрык кысарга да

Кемдер тарафыннан кушылган.


Мактанырга булдырабыз! Имеш,

Заманында дөнья тотканбыз.

Тотканбыздыр… Ләкин ни өчендер

Телебезне генә йотканбыз.


Телсез дә бит елап-көлеп була,

Утырып була көйләр көйләшеп.

Телсез татар – ул иң әйбәт татар,

Аның белән була сөйләшеп.


Телсез татар – иң абруйлы татар!

Телсезләрне була тыңлатып.

Без – телсез дә аңлый торган халык…

Нәрсә торам әле аңлатып?!


Безнең хәлләр шушындыйрак инде…

Кайтып керсәң әгәр тегеннән,

Язар идең, Тукай, акылыңнан,

Язар идең туган телеңнән.


Язар идең телдән, киек кошлар

Мәхрүм булган кебек канаттан…

Бу хәлләрне күрсәң, оятыңнан

Үләр идең, Тукай, кабаттан.


Син булса да әйт сүзеңне, Тукай,

Татар теле әле тереме?

Юк, кирәкми, телсезләргә, зинһар,

Әрәм итмә газиз телеңне!..


Ни дисәң дә, без шул татар инде,

Нинди генә хисләр кичермә!..

Кичер безне, Тукай, кичералсаң,

Кичер безне…

Хәер, кичермә!


Синең Дәүләтең бар…

Шагыйрь Мөхәммәт Закиров

Аскын районының Дәүләт авылында туган.


Син үз Дәүләтеңдә туган шагыйрь,

Булса да ул дәүләт кечкенә.

Дәүләт зур да, кечкенә дә була, –

Кимсенмәскә кирәк һич кенә.


Синең авыл рәсми кәгазьләрдә

«Дәүләт» диеп язып куелган.

«Дәүләт» сүзе безгә бик кадерле,

Хәтерләргә ул сүз уелган.


Дәүләтләре булган шагыйрьләргә

Мин яшимен һәрчак көнләшеп.

Ни дисәң дә, алар башкарак шул,

Алар белән булмый тиңләшеп…


Дәүләт дигәннәре бездә дә бар,

Рәсәйнеке ләкин ансы да…

Рәсәйнеке – безнеке, дибез дә…

Шартлы бездә, шартлы барсы да.


Мин еш кына сорыйм: «Син безне дә

Дәүләтле ит, Ходай Тәгаләм!..»

Гәрчә шагыйрь – үзе бер дөнья ул,

Шагыйрь бит ул – үзе бер галәм…


Указга тиң, закон-канунга тиң,

Алтынга тиң аның һәр сүзе.

Әйе, шагыйрь – үзе бер дәүләт ул,

Дәүләтнең дә әле бәйсезе!..


Милләттәге дәүләтчелек хисе

Шагыйрьләрдә башта ярала…

Синең Дәүләтең бар, Мөхәммәт дус,

Син бер генә безнең арада.

Милләт җанындагы азатлык

Әзәрбайҗанның халык шагыйре,

Әзәрбайҗан парламенты депутаты,

«Җәвад хан» фильмының авторы

Сабир Худу оглы Рөстәмханлыга


Азатлыкның юлы – озын, озак…

Ә Җәвад хан – байрак, Җәвад – дан!

Һәрбер әзәринең җанында ул

Әзәрбайҗан ханы – Җәвад хан!

    Азатлыкка таба барган чакта

    Була алмый милләт Җәвадсыз…

    Әгәр Җәвад һәлак булган икән,

    Кала алмый милләт җавапсыз.

Тик Җәвад хан үлми, күккә аша

Һәм әйләнә милләт җанына.

Җәвад ханның рухи батырлыгы

Куш(ы)лып ага милләт канына.

    Әле һаман томырылып чаба

    Җәвад ханның тугры чаптары…

    Иң мөһиме, йөрәгеңдә булсын

    Милләтеңнең азат чаклары.

Әгәр булса, беркая да китми

Милләт җанындагы азатлык!

Ә ул азатлыкның хак бәясе

Мең саваплык һәм мең газаплык…

    Милләт җанындагы азатлык ул

    Ташып чыга берчак – түзалмый.

    Язмышына күнгән милләт кенә

    Богауларын мәңге өзалмый…

Азат Әзәрбайҗан күкләрендә

Көн дә ата әнә гаҗәп таң!..

Һәрбер әзәринең күңелендә

Исән әле, исән Җәвад хан!

    Яши әле бездә ханнар рухы,

    Яши әле җанда Җәвадлар, -

    Булса, Сабир, милли каһарманнар,

    Синең кебек галиҗәнаблар!


3.02.2013

Рәдиф Гаташка
* * *

Минем өчен бик тә якын якташ ул!

Күпләр өчен почти что Такташ ул!

Җитмешеңә җитеп килгән чакта да

Картаюны белми торган Гаташ ул!

* * *

Яшьли сөю диеп шашкан Гаташ ул,

Язгы Идел булыш ташкан Гаташ ул.

Бу дөньяның ыгы-зыгыларыннан

Мәхәббәткә кереп качкан Гаташ ул.

* * *

Мәхәббәттә һич үзгәрмәс Гаташ ул,

Гашыйк булмыйча түзәлмәс Гаташ ул,

Үзгәртергә тырышмагыз сез аны! –

Бу яшьтә инде үзгәрмәс Гаташ ул.

* * *

Сөю җанлы, шигырь җанлы Гаташ ул,

Шигърияттә санлы, данлы Гаташ ул,

Булса да рухы бик бай, үзе ярлы,

Әйе, әйе, сөйгән ярлы ул Гаташ.

* * *

Без күнеккән идек гамәлсезлеккә,

Шигыребездәге газәлсезлеккә…

Бары тик Гаташ тотынгачтын гына

Чик куелды шушы гаделсезлеккә.

* * *

Уй-хисләрен тыймый торган Гаташ ул,

Сөюләрдән туймый торган Гаташ ул.

Газәлләргә сыеп бетте, югыйсә

Кысаларга сыймый торган Гаташ ул!

* * *

Берәр шагыйрь газәл язып маташса,

Мәхәббәттә Мәҗнүн булып саташса,

Әйтәчәкләр: бу газәлең, мелла кем,

Килеп чыккан икән никтер Гаташча.

* * *

Коткаралмый чал чәч тә ак баш кына, -

Хатын-кызга бу күңел, аһ, ашкына.

Бу ни хикмәт? Бу ни тылсым? Сере ни? –

Белсә белер моны тик Гаташ кына.

* * *

Күз өстендәге каш! Гашыйк бер баш!

Ул, әлбәттә инде, Гаташ, Гаташ!

Тик серкәсе бер дә сер күтәрми, -

Сез атмагыз берүк Гаташка таш!

* * *

Чама белеп кенә тәнкыйтьләнде,

Чама белеп кенә данладылар.

Һәм, ниһаять, шушы яшкә җиткәч,

Гаташлыгын аның аңладылар.

* * *

Гаташ мине хурласа да, хупласа да,

Үзен генә оста диеп чутласа да,

Яздым әле шушы робагыйларымны…

Гаташныкы шикелле үк чыкмаса.

Ул безнең Фәридәбез!

Уфада Фәридә апа Кудашеваның

85 яшьлек юбилеенда укылган шигырь


Ул сезнең Фәридәгез бит,

Ул безнең Фәридәбез!

Аны елый-елый-елый

Тыңлыйбыз һәр өйдә без…


Ул сезнең үз апаегыз,

Ул безнең үз апабыз.

Ул – Фәридә Кудашева!

Хет кем диеп атагыз…


Фәридә – Агыйделнеке,

Фәридә – Иделнеке.

Ул – башкорт иленеке дә,

Ул – татар иленеке…


Ул бездән еракта түгел,

Ул һәрчак яныбызда:

Ул безнең күңелебездә,

Ул безнең җаныбызда…


Ул безнең йөрәк парәбез,

Ул безнең күз карабыз,

Ул безнең үз бәгыребез,

Ул безнең үз ярабыз…


Ул безнең үз аһ-зарыбыз,

Ул безнең үз моңыбыз.

Ул бит үз талыбыздагы –

Ул бит үз былбылыбыз…


Ул безнең йөзек кашыбыз,

Ул – иң асыл ташыбыз…

Иелсә дә, аңа гына

Иелә бу башыбыз!


2006

Мактаныйк әле!

Якташым, сенатор Рәлиф Сафинга


Без бит Илеш малайлары:

Агыйделдән дә Сөннән.

Күңелләргә моң Сөннән дә,

Агыйделдән дә сеңгән.


Без гап-гади авыллардан:

Уяндыктан, Шәммәттән.

Безнең яктагы авыллар

Һич ким түгел җәннәттән.


Уфа кебек, тау башында

Безнең авылларыбыз.

Биек безнең уйларыбыз,

Тирән тамырларыбыз!


Туып үстек без биектә –

Бөркетләр арасында.

Бөркет карашлары да бар

Безнең күз карасында.


Малай чакта ук җыр белән

Күңелләр тулы иде.

Хыяллар еракта иде,

Максатлар олы иде!..


Себерләрдә чыныктык без,

Казаннарда кайнадык.

Әллә ничә мәхәббәтлек –

Күңелдәге кайнарлык!


Бездә – бөркет канатлары…

Беркем дә каералмас.

Безне туган җиребездән

Беркем дә аералмас!


Бер уйласаң, Илешнең без

Асылташлары кебек,

Агыйделнең һәм Сөннең без

Йөзек кашлары кебек.


Кояш ук булмасак та, без –

Йолдыз Илеш күгендә…

Безнең кебек егетләрне

Йөртерлек уч төбендә.


Тик кадерне белмәүчеләр

Табылып кына тора.

Безгә дә бит ачы җилләр

Кагылып кына тора…


Безнең җаннар әллә нинди

Җилләргә дә түзәлә.

Шифалы бит ул туган җир –

Яралар тиз төзәлә.


Безнең хисләр туган җирдә

Яңгырасын җыр булып!

Истә калсын бу дәверләр,

Җырлы-моңлы чор булып!


Мактаныйк әле! Кемнәрдер

Шатланмаса шатланмас…

Без үзебез мактанмасак,

Безне беркем мактамас.


15.06.12

Чиратмы әллә безгә?!

Бөтен гомерен Муса Җәлилнең

һәм җәлилчеләрнең батырлыгына багышлаган

әдибебез Рафаэль Мостафин истәлегенә


Бүген ул безнең арада

Булырга тиеш иде,

Бүген ул шушында басып

Торырга тиеш иде…


Ләкин анда да бар аның

Тынычлап ятырлыгы…

Аны Җәлилгә тиңләмим,

Аның үз батырлыгы.


Ул бит бездән күбрәк белде

Җәлилләрнең кемлеген:

Татарның батырлыкларын,

Татарның мөмкинлеген.


Ул Җәлилгә калкан булды,

Хаклыкка терәк булды,

Иң киеренке чакларда

Безгә ул кирәк булды.


Җәлилне, җәлилчеләрне

Ничә кат яклап калды,

Татарны дөнья алдында

Хурлыктан саклап калды…


Җәлилне дә сатлык диеп

Йөрүчеләр табылды,

Җәлилгә өргән шикелле

Аңа да

Өрүчеләр табылды.


Үзе усал булмаса да,

Күрде ул да усаллык,

Бирешмәде, үзендә дә

Булгангадыр мусалык,


Булгангадыр ватандарлык,

Булгангадыр җәлиллек.

Җәлилнең батырлыгына

Язганы мең дәлиллек!


Язганнары – татарыңның

Батырлыгы хакында!

Хәзер инде ул үзе дә

Җәлилчеләр сафында…


Җәлилчеләр юкка гына

Шәһит китмәгәндер бит?

Алар дип түккән күз яше

Әле кипмәгәндер бит?


Җәлилчеләрдәге иман

Бездә бетмәгәндер бит?

Тарихтагы татар чоры

Әле үтмәгәндер бит?


Күрербез бит татарның да

Үз таңын аттырганын!..

Онытмас татар, онытмас

Үзенең батырларын!


Үлемсезлек капкаларын

Тагын кем ача ала?

Җәлилчеләрнең сафына

Тагын кем баса ала?


Муса Җәлил! Җәлилчеләр!

Чиратмы әллә безгә?!.

Анда урын бик күп әле,

Җитәрлек һәммәбезгә…


24.08.2011

Син барыбер татарныкы…

Күренекле әдип Равил Бохараев рухына


Равил Бохараев вафат булган…

Авыр хәбәр килде Лондоннан…

Ә бит нинди бәйрәм ясадың син

Казаныңнан китәр алдыннан!


Син ул көнне кайнар алкышлардан

Әй канатлы идең, канатлы.

Безнең халык, әйе, аера шул

Талантсызлык белән талантны.


Алдан белгән кебек…

Бу тантана

Булмас иде, Ходай кушмаса.

Бәйрәм – синең хушлашуың булган…

Чын шагыйрьләр шулай хушлаша…


Казаныңда гына кайнамадың,

Кайнадың син Җирнең шарында.

Хөрлек сөйгән җаның сыялмады

Бәйсезлекнең кысан-тарында.


Казаныңны һәрчак сагындың син,

Без сагынган кебек авылны.

Чыгып киттең… Тыя алмадың син

Җаныңдагы шигъри давылны.


Синең җаның түзә алмас иде

Чикләүләргә, киртә-чикләргә…

Татарыңны сагынып яшәдең син,

Яшәсәң дә үзең читләрдә.


Син татарның сәер бер баласы,

Син Казанның сәйяр бер улы.

Ходаемның бер колы син, Равил,

Татарымның нечкә бер кылы…


Кол Галиләрне һәм Тукайларны

Бөтен Европага таныттың.

Моңа гына хакы бар, әлбәттә,

Тукайлары булган халыкның.


Син үрнәге булдың Ватаныңа

Һәм халкыңа хезмәт итүнең…

Читкә китүең дә – җаннарыңа

Рухи ирек эзләп китүең…


Хас иде, хас синең күңелеңә

Чыңгызлардан калган күчмәлек.

Синең күчмәлеккә салынгандыр

Тарихи бер тирән эчтәлек.


«Европада – татар шагыйрьләре…»

Гаташ язган шигырь – хәтердә…

Татар шагыйренең хакы бар шул,

Хакы бар шул шулай әйтергә…


Европада – татар шагыйрьләре:

Җәлил, Кәрим, Кутуй, Саттарлар…

Бохарай да – алар арасында…

Кайда юк соң безнең татарлар?..


Европада – Равил Бохараев…

Европада – татар баласы.

Ул кадәр үк ерак түгел икән

Лондон белән Казан арасы…


Син Казанга артык түгел, Равил,

Кайчандыр бер чыгып китсәң дә,

Бабайлар да барып җиталмаган

Кыйтгаларда гомер итсәң дә…


Син барыбер Казанныкы, Равил,

Һәр гамәлең, сүзең – безнеке!

Син барыбер татарныкы, Равил,

Син барыбер үзебезнеке!


Татар базарында бик югары

Синең бәһаң, синең хакларың…

Кемлегеңне бүген аңламаса,

Киләчәктә аңлар татарың.


25.01.2012

Очу дигән бәхет…

Хәрби очучы һәм язучы

Азат ага Магазовка


Кеше җиргә очар өчен туа,

Туганда ук кеше – канатлы!

Әмма Ходай һәркемгә дә бирми

Очу дигән бөек талантны.


Бик күп кеше аңлый алмый китә

Кеше өчен җирнең тарлыгын…

Бик күп кеше белми китеп бара

Иңнәрендә канат барлыгын…


Шуңа күрә очу дигән бәхет

Тими кала бик-бик күпләргә…

Ә син менә гел биектә булдың,

Гомер буе очтың күкләрдә.


Кемдер җирдә тәпи-тәпи йөри,

Ә кемнәрдер оча югары.

Күңелләрне ымсындырып күктә

Сызылып кала һава юллары…


Син биектә күпме юллар сыздың,

Һәм күкләрне күпме буйладың?!.

Син Ходайга һәрчак якын булдың,

Гел югары булды уйларың.


Яуладың син күпме биеклекләр!..

Ләкин Ходай шулай яраткан:

Бик биектә очкан бөркетләр дә

Туган җиргә кайта кабаттан.


Җиңел булмагандыр, бер өйрәнгәч

Чиксезлеккә, чиксез иреккә…

Синең гомер тоташ бер очыш ул,

Омтылыш ул фәкать биеккә!


Биеклеккә бер күнеккән кеше

Күңле белән һәрчак һавада…

Өндә булмаса да, төшләреңдә

Очасыңдыр әле һаман да.


6.01.2014

Бәйрәм бүген!

Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген!

Күңелләр ташып тора,

Күңелләргә сыймый хисләр,

Күкләргә ашып тора!


Бәйрәм кирәк шул кешегә,

Бәйрәмнең ни зыяны?

Ә кунаксыз бәйрәм булмый,

Кунаклар бизи аны.


Бар сый-хөрмәт – кунакларга,

Мәшәкате – хуҗага.

Хуҗалар ни түзә инде

Андый гына нужага.


Киресенчә, кунак сыйлау -

Бәхет-сәгадәт кенә…

Бу – авылдашлар бәйрәме!

Ә мин бер сәбәп кенә.


Ни генә булса да, бәйрәм

Миңа мөнәсәбәтле…

Кунаклар җыелган минем

Туган көнем сәбәпле.


Тик мин сәер бер халәттә:

Хуҗа да мин, кунак та.

Бүген минем шундый көнем:

Көләч тә мин, елак та.


Кичерерсез, бүген миңа

Килешә нишләсәм дә:

Күбрәк сөйләп ташласам да,

Эчсәм дә, эчмәсәм дә…


Үзем кыстыйм, үзем сыйлыйм…

Үземне дә сыйлыйлар.

Әллә инде чын күңелдән,

Әллә инде сыныйлар…


Шигырь һәм җыр тантанасы

Каенлыкта – мәйданда.

Кунакларым мактый-мактый

Күмә мине, әй, данга!


Әллә соң юри мактыйлар,

Әллә инде чынлап та…

Ә мин барыбер ышанам,

Туеп булмый тыңлап та…


Арттырып та җибәрәләр,

Күңеле булсын диптер.

Арттырып җибәрүләре

Үземә охшый никтер…


Бәйрәм бүген! Белгән кебек

Кояш та көлеп чыкты…

Сизгәнсездер, шигырем нәкъ

Тукайча килеп чыкты.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации