Электронная библиотека » Роберт Миңнуллин » » онлайн чтение - страница 3


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Роберт Миңнуллин


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 16 страниц) [доступный отрывок для чтения: 5 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Гөнаһ…

Батып беттек гөнаһларга:

Тездән, билдән, муеннан!

Безнең бу гөнаһларыбыз

Узды бугай уеннан.


Гөнаһка баткан халкымны

Куям кайчак жәлләп тә.

Болай булса, озакламый

Татар калмас җәннәткә.

«Көз…»
* * *

Көз.

Кирәк булса,

Көзге яфрак итеп өз…


Көз.

Көзгегә бак:

Сары яфрак төсле йөз…


Көз.

Карый миңа

Бигрәк моңсу ике күз…


Көз.

Сары каен

Барыбер зифа һәм төз…


Көз.

Күңелләрдә –

Көздән калган сары эз…

«Сүзләрең көмеш булса да…»
* * *

Сүзләрең көмеш булса да,

Дәшмәвең – мең алтын…

Шулай диеп өйрәттеләр

Безнең татар халкын.


Кирәктә дә дәшмәдек без,

Уйлап алдын-артын…

Күпме генә дәшмәсәк тә

Булалмадык алтын.


23.12.09

Менә шундый эшләр…

Мин дә алтмышка җиткәнмен…

Ышанып та булмый.

Соң нишлисең, алтмыш яшь ул

Юкка гына тулмый.


Алтмыш яшьне алдап булмый,

Алтмыш яшь ул белә.

Иртә дә, соң да килми ул –

Вакытында килә.


Әгәр алтмыш тулган икән,

Димәк, шулай кирәк!

Безгә шул ук кояш кирәк,

Безгә шул ай кирәк!


Алтмыш яшем узды-китте

Алты ел шикелле:

Минем узган гомерләрем

Татлы җыр шикелле.


Тәгәри тормыш арбасы,

Тора-бара нишләр?!

Мин дә алтмышка җиткәнмен…

Менә шундый эшләр!


01.08.08

Сөн буйлары, Ык буйлары

Сөн буйлары, Ык буйлары –

Иң газиз төбәкләрем.

Шул якларда мине көтеп

Тирбәлә тирәкләрем.


Кушымта:

Гомер буе тоеп яшим

Аларның кирәкләрен…

Туган якларыма булсын

Иң изге теләкләрем!


Кушымта.


Сөн буйлары, Ык буйлары –

Пешкәндер җиләкләре.

Чишмәгә төшәдер кызлар,

Уйнатып чиләкләрен…


Кушымта.


Сөн буйлары, Ык буйлары –

Таяныч-терәкләрем.

Туган якларым, дип тибә

Минем дә йөрәкләрем.


Кушымта.

Бәйрәм көнне шигырь укымыйлар

2008 ел, 30 август


Бәйрәм көнне шигырь укымыйлар,

Бәйрәм көнне күңел ачалар.

Бәйрәм көнне табын әзерлиләр

Һәм, әлбәттә, казан асалар.


Бәйрәм көнне шигырь укымыйлар,

Рәхәтләнеп шашлык ашыйлар.

Күрәсезме, сәүдә нокталары

Шешә-шешә «шатлык» ташыйлар.


Ә сез монда шигырь тыңламакчы,

Шигырь белән кем соң санлаша?

Тирә-якта әнә күңел ачу,

Тирә-якта күпме тамаша!


Татарларның күңлен ачар өчен,

Макаревич килгән Казанга.

Төп мәйданда алар җырлаячак,

Кушылыптыр безнең азанга…


Бәйрәм көнне шигырь укымыйлар,

Кемдә бүген шигырь кайгысы?

Бу бәйрәмдә дус-ишләрең белән

Сыра эчүдер – иң җайлысы…


Бөтен кеше бүген бәйрәм итә,

Ә без монда шигырь укыйбыз.

Күңелләрдә, юк, сүнмәгән әле,

Юк, сүнмәгән шигырь утыбыз!


Ә шагыйрьләр тыңлаучыдан күбрәк:

Еларлык та монда, көләрлек.

Шигырь уку – акыллылык түгел,

Шигырь уку бит ул – юләрлек.


Бәйрәм көнне шигырь укымыйлар –

Мин бик озак уйлап утырдым…

Шигыремне, дуслар, бу бәйрәмгә

Сез килгәнгә генә укыдым.


30.08.08

Мулланур Вахитовка – һәйкәлгә һәм революционерга

Казандагы Мулланур Вахитов һәйкәлен

башка урынга күчерергә җыеналар.

(Газета хәбәрләреннән)

Һәйкәлеңне алып атмакчылар,

Ераккарак халык күзеннән.

Алып атмакчылар, ул халыкның

Сорамыйча гына үзеннән…


Сиңа тагын кул күтәрмәкчеләр…

Кем хак түгелдер дә, кем хактыр?!

Сине бер кат аттылар бит инде,

Саттылар бит инде бер тапкыр.


Кабереңә чәчәк салыр идем,

Юк ичмасам синең каберең…

Кирәгең дә хәзер калмадымы?

Калмадымы тагын кадерең?


Һәйкәлеңне, димәк, үзеңне дә

Тарих чүплегенә ташлыйкмы?

Һәйкәлләрнең әллә калганын да

Шул чүплеккә илтеп ташлыйкмы?


Ул чагында бездән ниләр калыр,

Кемнәр калыр безнең милләттән?

Тарих безне тәк тә кыерсыткан,

Тарих безне тәк тә имгәткән…


Милләт өчен син бик кирәк идең,

Терәк идең безгә – татарга.

Сине менә алып атмакчылар…

Бу татарны кем дип атарга?!


Дәүләтчелек диеп, милләт диеп,

Татар каны күпме түгелгән…

Алып атсалар да һәйкәлеңне,

Алып аталмаслар күңелдән.


Егерме дүрт яшьлек һәйкәлеңә

Карап торам менә уйланып:

Милләтебез өчен горурланып,

Милләтебез өчен оялып…


14.12.09

Ике тамчы каен яше

Үскәндә дә үстем бит мин

Каеннар кочагында.

Каеннар да минем кебек

Яшь иде ул чагында.


Малай чагым калды инде

Каен араларында,

Минем дә әрнүләрем бар

Каен яраларында…


Картайган инде каеннар,

Олыгайдым үзем дә.

Ике тамчы каен яше –

Минем ике күземдә.


Таралдылар да беттеләр…

Таралды да бетте шагыйрь дуслар:

Кем Израильдә, кем Лондонда…

Ирекле чор килде – хәзер беркем

Җавап тотмый беркем алдында.


Кайсылары яши Төркиядә,

Кайсылары яши АКШта…

Шулкадәрле ерак очалмыйдыр

Кыр казы да, хәтта аккош та.


Юк, Җир шары бик бәләкәй калды,

Җирнең чите тора күренеп:

Бик тырышып әгәр карап торсаң,

Карап торсаң әгәр үрелеп.


Йә, кем ташлап китә инде читкә

Чәчәк аткан туган илеңне?

Үз-үземә кайчак сорау бирәм:

Ә син ташлый алыр идеңме?


Барысы да хәзер бай яшиләр,

Барысы да бездән ераклар.

Эчтән генә уйлыйм: җир читенә

Китеп бардылар бит, дураклар.


Туган җирдән торган җир яхшыдыр,

Кайда да бер кояштыр инде…

Тик рәхәттән китмиләрдер инде, –

Аптырагач, туйгачтыр инде.


Үземнең дә төрле чаклар була,

Туйган чаклар була иленнән,

Юк, иленнән түгел, мескенлектән, –

Мескенлектән башлар иелгән.


Сорыйм кайчак: бу башымны, Ходай,

Берәр җиргә олактыр әле!..

Белмим, кемнәр акыллырактыр да,

Белмим, кемнәр дурактыр әле?!


14.12.09

Янгантауның баскычлары

Янгантаудан карап торам:

Юрүзән – инеш кенә.

Һаман ага икән әле

Шул инеш килеш кенә.


Янгантауның баскычлары

Сыгылмалы, бормалы;

Ә Юрүзән нечкә билле –

Карап кына тормалы!


Юрүзәнгә гашыйк булган

Көннәрем дә бар иде:

Яннарына төшкәнем дә,

Менгәнем дә бар иде.


Ә чынында, Юрүзән ул

Салкын сулы, мул сулы.

Сагынганбыз – әллә шуңа

Ул да, мин дә моңсумы?


Юрүзәнгә төшеп барам:

Хәлем көтәрлек түгел.

Баскычлары бигрәк биек –

Төшеп җитәрлек түгел.


Төшеп җитәрлек түгел шул,

Төшсәң, менәрлек түгел.

Хәер, менмәслек тә түгел:

Менсәң, үләрлек түгел.


Әгәр менмәсәм, калырмын

Мин Юрүзән янында.

Үз янында калдырасы

Килә бугай аның да…


Янгантауның баскычлары

Безнең өчен чүп кенә.

Төшәбез дә, менәбез дә…

Хәл алыйк та чүт кенә.


Янгантауның баскычлары

Бер мең дә биш – санадым.

Үзем төштем, үзем мендем,

Үзем санап карадым.

Калмады кадерләре…

Ул чак шигырь онытылган булыр,

Җирдә беткән булыр шагыйрьләр.

Салават Әбүзәров, башкорт шагыйре

Шигъриятнең алтын чоры

Тын гына үтеп бара,

Шигырьләр арта барса да,

Шагыйрьләр бетеп бара.


Булганнарының да әнә

Калмады кадерләре, –

Булсалар да алар илнең,

Милләтнең бәгырьләре.


Калмады шул кадерләре,

Калмады кирәкләре…

Шуңа күрә күпләренең

Түзмәде йөрәкләре.


Кем аракы белән басты

Йөрәгенең янганын:

Күрмәс өчен бу дөньяның

Фәхешлеген, ялганын…


Кемнәрдер эчеп үлде дә,

Булмаганга кадере.

Кемдер хәбәрсез югалды:

Ни эзе, ни кабере.


Кемнәрдер шигырь язуны

Бөтенләй дә ташлады,

Чөнки язмаган килеш тә

Әйбәт яши башлады.


Кемдер яза: язганнары –

Ташка үлчим язмалар.

Язма, дип булмый аларга,

Шуңа күрә язалар…

Төшермәдекме үзебез

Шигъриятнең кыйммәтен?

Кадерсез шагыйрьләре без

Кадерсез бер милләтнең…


Сөеклебез Шигърияткә

Тагын ни яный инде?!

Татарның соңгы шагыйре

Булмасам ярый инде.


10.10.09

Күңелләрдә…

Бу татарда акыл төштән соң шул,

Килә безгә акыл соң гына:


Азатлыкны шаулап, яулап алдык,

Кайтарабыз кире шым гына.


Тын гына да, шым гына да түгел,

Кайтарабыз астыртын гына.


Күңелләрдә хәзер берни дә юк,

Күңелләрдә хәзер – шом гына.


Элеккегә кайтып барышыбыз,

Сиздермичә генә, тын гына.


Күңелләрдә ачы моң гына шул…

Күңел сыкрый акыртын гына.


2009

Казан капкалары ачык

Казанымның капкалары

Ачып-ачып куелган.

Ул капкалар алтыннан да,

Көмештән дә коелган…


Казанымны заманында

Бер кат алдылар инде.

Бер кат утта яндырдылар,

Суга салдылар инде.


Бәреп керделәр илемә

Казан капкаларыннан…

Күп гасырларны кичеп без

Чыктык кап-караңгыдан.


Дөнья безне суккалады,

Сукты да каккалады.

Ә хәзер киереп ачылган

Казанның капкалары.


Казан капкалары ачык

Күңеле ачыкларга,

Ачык кунакларыбызга,

Дусларга, гашыйкларга.


Ачык безнең күңелебез,

Якты безнең йөзебез.

Казан капкалары ачык –

Ачып куйдык үзебез!


2009

«Туган ил белән хушлашу»

Огинскийлар утары…

Унтугызынчы гасыр…

Шул гасырга алып китә

Күңелне моңлы фасыл.

    Чиркәү. Буа. Иске күпер.

    Юкәләр аллеясы.

    Шушында гынадыр кебек

    Бу утарның иясе.

Кайда да – аның моңнары,

Кайда да – аның эзе…

Чү, әнә таныш полонез –

Уйныймы әллә үзе?

    Бу җирләрне ташлап китсәң,

    Моңлы көй туадыр шул.

    Мондый моң гасырлар аша

    Җаннарга туладыр шул…

Иске буа.

Бер пар аккош.

Яннарында, карачы –

Агарып та өлгермәгән

Соры аккош баласы.

    Акрын гына йөзә алар,

    Ничә гасыр шул инде?..

    Сагыш тулы көй агыла,

    Көе асыл шул инде…

Күңелләрне айкый бу көз…

Нинди фасылдыр инде?!

Туган илгә сусаган җан

Кайчан басылыр инде?!

    Авыр шул ул ташлап китү,

    Күз яшьләрен тамдырып,

    Яшьле күзләрне талдырып,

    Туган илне калдырып…

Ярый ла, илең соңыннан

Исемеңне яд итсә…

Туган җир якын була шул,

Туган илең ят итсә.


2009, Беларусь

Мин гениаль шагыйрь бугай…

Мин гениаль шагыйрь бугай…

Башта – бөек фикерләр.

Укучыны ул фикерләр

Бер укуда сихерләр.


Башка әллә ниләр килә,

Һич кенә дә арттырмыйм.

Үземнең генийлыгыма

Мин үзем дә аптырыйм.


Әгәр дә ул фикерләрне

Язалсам шигырь итеп,

Мине исәпләр идегез

Гениаль шагыйрь итеп…


Тик ни хикмәт, үз-үземне

Аңламыйм, төшеналмыйм –

Шул гениаль фикерләрне

Кәгазьгә төшералмыйм.


Шуңа күрә торыйк әле

Аз гына сабыр итеп…

Языйм инде мин аларны

Гениаль шигырь итеп.


2009

Фәнис Яруллин

Бик күкрәк какмыйк әле без

«Без барсыннан өстен!» дип.

Фәнис Яруллин янында

Без күбебез мескен бит.


Без тап-таза, тик булдыксыз…

Күрергә соң ни чара?

Фәнис Яруллин янында

Күбебез ник бичара?..


Зарланабыз, зар елыйбыз…

Чыңлап тора колаклар.

Фәнис Яруллин янында

Без, әлбәттә, елаклар.


Без нигәдер ялкау халык…

Язмаса, бетә шагыйрь.

Фәнис Яруллин янында

Күбебез – мөтәшагыйрь.


Бездә дә бар ул егетлек,

Бездә дә бар ул иман…

Зар еламыйк, ә оялыйк

Без Фәнис Яруллиннан!


2009

Тәгәри гомер йомгагы…

Тәгәри гомер йомгагы –

И сүтәбез, и сүтәбез…

Гомер юлыннан икәүләп

И үтәбез, и үтәбез…


Бу тормышта күрдек инде

Ачысын да, төчесен дә…

Күрдек кайгы-шатлыкларның

Олысын да, кечесен дә…


Без, бәхетсез булмасак та,

Гел бәхетле булалмадык,

Гел бәхетле булалмауның

Сәбәпләрен соң аңладык.


Алай дисәң, безгә дигән

Бәхет ниндидер инде ул?

Бәхетнең нинди икәнен

Беркем белмидер инде ул…


Әйткәләшкән, үпкәләшкән

Чаклар да булгандыр инде,

Килешмәгән, җитешмәгән

Яклар да булгандыр инде…


Кайчагында җиңел генә

Авыр сүз дә әйтелгәндер,

Кайчагында безнең нечкә

Күңелләр дә кителгәндер…


Тик үткәнгә өстәмәләр,

Төзәтмәләр булмый кертеп.

Үткәнне хәтта хәтердән

Булмый сызып,

Булмый сөртеп…


Кеше төсле дөнья көттек:

Булдыралган чаклы инде…

Тормыш булгач, бар да булды.

Син дә, мин дә хаклы инде.


Ниләр генә булганда да,

Акыл хисен җуймадык без,

Сөю хисен тыймадык без,

Яратышып туймадык без…


Ишетсәк тә күпме нахак,

Әйткән һәрбер сүзебез хак.

Хак алдында үзебез пакь,

Ил алдында йөзебез ак…


Хак Тәгалә үзе шаһит! –

Бар да аның күз алдында…

Инде менә торабыз без

Икебез дә көз алдында.


Көзебезгә кереп барыш,

Атлап кына карыш-карыш…

Гомеребез көзләренең

Ни икәнен белеп барыш…


10.10.09


Сөю Юлы

1

Кайда син, минем сөюем?

Сиңа юллар бар микән?

Ул юллар бик озын микән,

Ул юллар бик тар микән?


Сөю – бәхет юлы микән?

Сөю – наз юлы микән?

Сөю юлы әллә инде

Киек Каз Юлы микән?


Киек Казлар Юлы микән,

Ул сөю тулы микән?

Сөю безне буйсындыра –

Без Сөю колы микән?


Ничек адашмаска икән

Ул сөю юлларында?

Ул сөюгә барыр җырчы

Мәхәббәт җырларында.


Аның җыры кемнең генә

Үзәген өзәр икән?

Җырчының үзенең җаны

Ничекләр түзәр икән?


Сөю табыла икән ул,

Җанга кагыла икән.

Сөю хисе көтмәгәндә,

Кинәт кабына икән!


Шул сөюнең утларында

Мәңге янасы икән!

Җандагы төзәлмәс яра –

Шуның ярасы икән!


Монда барсы да буталган:

Ләззәте, газабы да.

Булмыйдыр Сөю Юлының

Башы да, азагы да…


2

Үпкән-кочкан – җилгә очкан…

Халык сүзе хак икән.

Сөю сүзе татлы икән,

Сөю төсе ак икән.


Тоттым дигәч, очып китә,

Тоттым дигәч, кача ул.

Бер җиргә төшә егылып,

Бер күкләргә аша ул!


Күңелеңә кереп сайрый,

Үксеп елый кайчакта.

Бер карыйсың – еракта ул,

Бер карыйсың – кочакта.


Сөю кошы – Ходай кошы,

Тормый күзгә күренеп,

Тормый шул күзгә күренеп,

Тотып булмый үрелеп.


Сөю кошы тик тормый шул,

Сөю кошы тоттырмый.

Сөю кошы – җилбәзәк кош,

Тоттырса да күп тормый.


Сөю кошы – серле бер кош,

Түгел тылсым гына да…

Күренә дә югала ул,

Безне ымсындыра да.


Сөю кошы алдый, көлә

Яшеннән һәм картыннан.

Сөю кошы, алдаса да,

Ияртә үз артыннан.


Күпме гашыйклар ярларын

Кысып кочмаган әле.

Үпкән-кочкан – җилгә очкан…

Бер дә очмаган әле!


Безгә дигән менә дигән

Кызлар бетмәгән әле!

Үбәрбез дә, кочарбыз да:

Вакыт үтмәгән әле!


3

Сөю ул төш кенә кебек,

Сөю – әкият кенә.

Сөю – хыял кошы гына,

Сөю – ак ният кенә.


Кайчакта чын мәхәббәт тә

Бер төшкә әверелә, –

Алып китә Ләйлә белән

Мәҗнүннәр дәверенә.


Мәхәббәт ул бар да кебек,

Ул үзе юк та кебек.

Кайчагында аптырыйсың:

Барсы да юкка кебек.


Мәхәббәт ул эреп бетә,

Яңа яуган кар кебек.

Күз алдында юкка чыга

Томан кебек, пар кебек…


Ул бит бер тукталыш кына

Бөек Сөю юлында.

Чын мәхәббәт килми калмый!

Тик ул Ходай кулында.


Сөю, сөю…

Сөю бит ул –

Төш белән өн арасы.

Сөю, сөю…

Сөю бит ул –

Көн белән төн арасы,


Алдыбызда – көн яктысы,

Алда – төннең карасы.

Шул Сөю юлыннан безгә

Барасы да барасы.


Сөю, әлбәттә, киләчәк…

Яшь кыз булып көләчәк.

Һәм япь-яшь егетләрнең ул

Кочагына керәчәк.


Яшь егет булып киләчәк,

Мәхәббәткә күмәчәк!

Киләчәк Сөю, киләчәк,

Әгәр бик нык теләсәк!


4

Алсу алмалар сибелгән

Сез барасы юлларга.

Сезнең Сөю юлларыгыз

Сузылсын күп елларга!


Сезнең сөю юлларыгыз

Мәхәббәткә күмелгән.

Алма булып сезнең сөю

Хисләрегез түгелгән.


Юлыгыздагы алманы

Җыеп алыгыз инде,

Яратудан башыгызны

Җуеп калыгыз инде…


Мәхәббәт алмаларыгыз

Төшмәсен кулыгыздан,

Кызарсын әле алмалар

Сезнең җан җылыгыздан.


Сезгә дигән мәхәббәт ул

Алдадыр, алда әле!

Хыял безнең күңелне дә

Ничә кат алдалады.


Сөю уты күңелләрне

Яндырып алгалады.

Сөю уты булып янды

Мәхәббәт алмалары…


Кәрзин тулы сөюегез,

Кәрзин тулы алмагыз.

Алма төсле кызлар бит сез! –

Мәхәббәтсез калмагыз!


Яздырмасын сезне Ходай

Алдагы юлыгыздан.

Тайпылмагыз мәхәббәтле,

Алмалы юлыгыздан!


5

Озын-озак юллар уздым

Мин мәхәббәт артыннан!

Мең кат утка кердем дә мин,

Мең кат чыктым ялкыннан.


Упкыннарга да очтым мин,

Галәмгә дә аштым мин.

Кочагымны давылларга,

Күкрәүләргә ачтым мин.


Юлым авыр булган саен,

Хисләр кабына тора,

Сөю хисе – сөю кошы

Канат кагына тора.


Сезнең күңелегезгә ул

Җыр булып куна тора.

Җыр булып куна тора ул,

Моң булып тула тора!


Ул моңнарым кире кайта

Сезнең сөюләр булып.

Яшимен мин менә шулай

Бер гашыйк-юләр булып!


Нишлисең, чынлап яратсаң,

Сөю җүләрләндерә,

Сөю чибәрләндерә дә,

Сөю егәрләндерә…


Гомернең юлы бер генә,

Ул – Сөю юлы икән,

Сөю юлы җырлы икән,

Моң белән тулы икән!


Сөюдән мең еладым мин,

Сөюдән мең җырладым…

Сезгә дигән моңнарым бу,

Сезгә дигән җырларым!


Сөю юлы дәвам итә!

Иксез-чиксез юлдыр ул…

Безне үзенә иярткән

Илаһи көч – улдыр, ул…


Шатлыкларга, аклыкларга,

Газапларга мулдыр ул…

Ни булса да, безнең Язмыш,

Безнең Сөю шулдыр ул…


Сөю юлы – караңгы да,

Якты да юл икән ул.

Сөю юлы – газаплы да,

Татлы да юл икән ул!


Сөю хисе – йөрәкләргә

Кадалган ук икән ул.

Егет юлы – Сөю юлы…

Башка юл юк икән ул!


2010

Таш-Чишмәнең салкын суын эчтем

Ике тапкыр Советлар Союзы Герое

Муса Гәрәевнең туган авылында

салкын сулы чишмә бар.


Таш-Чишмәнең салкын суын эчтем –

Авыл кешеләре эчкән су.

Гади суга бер дә охшамаган

Муса Гәрәй эчеп үскән су…


Таш-Чишмәнең салкын суын эчтем –

Исем китте аның тәменә.

Исем китте аның шифасына, -

Гайрәт иңде бөтен тәнемә.


Таш-Чишмәнең салкын суы белән

Юып алган идем йөземне,

Мин кинәттән генә япь-яшь итеп,

Егет итеп тойдым үземне.


Озак-озак итеп карап тордым

Таш-Чишмәнең агып ятканын:

Сез күрсәгез иде Таш-Чишмәнең

Челтер-челтер килеп акканын.


Таш-Чишмәнең салкын суын эчтем –

Сусынымны гына басмады.

Тагын килеп эчми булмас инде –

Күңел әле күккә ашмады.

Син ханбикә, ә мин – хан

Син минем ханым-солтаным,

Син бит минем ханбикәм.

Син ханбикә булгач, мин дә

Әллә инде хан микән?


Кушымта:

    Бу бит безнең икебезнең

    Мәхәббәт ханлыгыбыз.

    Сөю хисе белән тулы

    Мәхәббәт сандыгыбыз!


    Сөю тулы сандыгыбыз –

    Безнең бар байлыгыбыз.

    Сез дә, дуслар, безнең кебек,

    Сөюгә бай булыгыз!


Бу дөньяда безнең кебек

Парлар тагын бар микән?

Син минем ханбикәм икән,

Мин дә сиңа хан, иркәм!


Кушымта.


Әллә инде бездә генә

Шундый гашыйк җан микән?

Син чынлап ханбикә икән,

Мин, чынлап та, хан икән!


Кушымта.

Бездә…

Кеше үзенең бөек икәнлеген

Каян белер иде, үлмәсә…

Ә. Атнабай

Талантларны яратмыйлар…

Сәбәбе бар, димәк ки.

Талантлылар болай да аз, –

Алары да кирәкми.


Талантлар талантсызларга

Комачаулый язарга.

Талантлылар бик күп булмый, –

Бирелә ул азларга.


Бездә бик талантлы булу

Тыйнаксызлык санала.

Бездә күбрәк уртакуллар

Санлана һәм данлана!..


Бездә бит бар да бертигез,

Бар да «шәп», бар да «оста»!

Исәндә син талант түгел,

Ә үлгәч, пожалуйста!


Бездә үлгәннәр почётта…

Юк аның юлы башка:

Бик яраттырасың килсә,

Үләргә кирәк башта!


2009

Кебек…

Мин барсын да аңлыйм кебек…

Аңламыймын да кебек.

Мин сезне бер дә алдамыйм…

Алдалыймын да кебек.


Сугыш яралары үткән…

Үзе үтмәгән кебек.

Илдә сугыш беткән кебек…

Үзе бетмәгән кебек.


Солдат улларыбыз үлә…

Үлмәгәннәр дә кебек.

Шуны бар да белеп тора…

Белмәгәннәр дә кебек.


Болар бар да дәрес безгә…

Дәрес тә түгел кебек.

Мин дөресен язам кебек…

Дөрес тә түгел кебек.


Дәүләтебез бар да кебек…

Нигәдер юк та кебек.

Эшләребез хутта кебек…

Без ач та, тук та кебек.


Телебезнең хәле яман…

Яман да түгел кебек.

Гәзит, экран тулы ялган…

Ялган да түгел кебек.


Бу илдә бер тәртип тә юк…

Чүт-чүт тәртип тә кебек.

Бу шигырем – тәнкыйть түгел…

Чүт-чүт тәнкыйть тә кебек.

Без шагыйрьләр милләтеннән

Удмуртиянең халык язучысы

Вячеслав Ар-Сергига


Синең белән без татарча

Сөйләшәбез. Күңелле!

Татарчаң әллә ни түгел, –

Син дә татар түгелме?


Хәер, нигә аптырарга? –

Син дә бераз төркисең.

Ә син мине, ни өчендер,

Удмурт диеп үртисең.


Татарның исемендә үк

ТАТАР да бар, АР да бар.

Алай дисәң, татарларның

Каннарында бар да бар…


Тик без ныграк аңлашабыз

Шагыйрьләрнең телендә.

Тиз аңлыйбыз ни ятканын

Шагыйрьнең тел төбендә.


Шагыйрь дөньясын булмыйдыр

Ни буйлап та, ни иңләп…

Шагыйрьләрнең – үз телләре,

Алар үзе бер милләт.


Шагыйрьләрне булмыйдыр ул

Беркем белән дә тиңләп.

Без шагыйрьләр милләтеннән,

Без, димәк, бөек милләт!


Без икебез – бер милләт…


2009

Сандугачлар сайраганда…

Сандугачлар сайраганда,

Кем шигырь яза инде?

Югыйсә шундый матур таң,

Югыйсә яз да инде!..


Сандугачларның телләрен

Ничек кенә аңларга?

Нигә өзгәләнә алар,

Нинди моң ул аларда?


Сандугачлар безнең иңгә

Килеп кунмас шул инде.

Сандугачны да уздырып

Язып булмас шул инде…


Сандугачлар сайраганда

Акылдан яза-яза,

Шагыйрьләр шигырь язалмый,

Шагыйрьләр телдән яза.


2009

Бар бит ул!

Бар бит ул Мәҗнүн шикелле

Ярата белүчеләр:

Мәхәббәт өчен берсүзсез

Утларга керүчеләр!


Утларда янган чакта да

Ярата алучылар,

Мәхәббәт утында янып,

Тарихта калучылар!


Мәҗнүндәй тагын берәрсе

Бар микән, дип сорагыз…

Әйтсәм әйтим: андый Мәҗнүн –

Үзебез, дип торабыз.


2009

Әгәр Наҗар үзе исән булса…

Равил Дәүләтовка


Шагыйрьләрне Ходай тудырадыр,

Һәйкәлләрне куя калганнар.

Шагыйрьлеккә лаек –

Шагыйрьләргә

Һәйкәлләрне куя алганнар…


Менә мин дә Дүртөйледә йөрим,

Наҗар урамыннан килешем:

Ап-ак мәрмәр Шагыйрь каршы ала –

Читтә торсын алтын-көмешең.


Казанымда сагнып яшәгәнче,

Яшьләремне монда тамдырыйм…

(Ярар, нинди хисләр кичергәнне

Башка шигырьләргә калдырыйм).


Дуслар идегез сез – була икән

Түрә белән шагыйрь дуслыгы.

Булмагандыр рәсми дуслык кына,

Булгандыр ул күңел хушлыгы…


Түрәлек ул килә-китә торган,

Ә шагыйрьлек кала. Беләсең.

Якташларың синең үзеңә дә

Шагыйрь гомерләре теләсен!


Шагыйрьләр дә бик тиз онытыла,

Синең шикеллеләр булмаса,

Әгәр шагыйрь үз якташларыннан,

Укучыларыннан уңмаса…


Түрәләрнең без төрлесен күрдек…

Ышан минем әйткән сүземә:

Түрәлегең китәр, игелегең

Һәйкәл булып калыр үзеңә.


Рәхмәт хисе белән киләм сиңа:

Кеше өчен рәхәт әйтергә.

Наҗар абый үзе юк бит инде

Сиңа килеп рәхмәт әйтергә.


Әгәр Наҗар үзе исән булса…

Уйлап-уйлап менә торам да:

Кирәк булмас иде һәйкәле дә,

Кирәк булмас иде урам да.


20.09.09

Безнең вакыт булмады

Илебезне иле белән

Кычкыртып таладылар,

Әй кыланып күрсәттеләр,

Әй талап карадылар!


Атышса атышты алар,

Үлешсә үлештеләр, –

Рәсәйнең бөтен байлыгын

Туйганчы бүлештеләр.


Юк, бүлешеп туймадылар,

Һаман урлыйлар әле,

Оялып тормыйлар әле,

Яман урлыйлар әле!..


Кемдер эләктереп калды,

Кемдер алды каерып…

Хәзер инде тордың ни дә,

Тормадың ни кайгырып.


Безгә берни тәтемәде,

Безгә берни тимәде:

Үзебез сорый белмәдек,

Беркем дә, мә, димәде.


Безнең вакыт та булмады,

Без каләм очлап калдык.

Кемдер көрәп кенә алды,

Без исә учлап калдык.


2009

Сәясәт

Мәскәү безне кыса, дибез.

Кыстырткачтын, кыса ул.

Өстәвенә, кыскан чакта

Кычкырмаска куша ул.


Без, әлбәттә, кычкырмыйбыз,

Без пышылдыйбыз гына.

Ник шунда чукынышмыйлар, -

Без кысылмыйбыз гына.


Без инде йөрергә мәҗбүр

Койрыкны кысып кына.

Мәскәүләр ул югарыда –

Яталар кушып кына.


Күпме җибәрсәң дә җитмәс

Мәскәү убырларына.

Риза булып кына шулай

Йөрсәк бар булганына,


Әгәр дә тыңлап яшәсәк,

Без бөтен кушканны да,

Салдырып алырлар әле

Күттәге ыштанны да.


Күпме генә кысылсак та

Киерелгән безнең түш…

Кысу – Мәскәүләрнең эше,

Ә кыстыртмау – безнең эш!


2009


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации