Электронная библиотека » Сарьян Хәсән » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 15 сентября 2021, 09:20


Автор книги: Сарьян Хәсән


Жанр: Литература 20 века, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 27 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +
21

Мин Уфага бөтенләй бушап, тилерер дәрәҗәгә җиткән сагыш белән барып төштем. Ни авылда, ни монда күкрәгемә тулыр шатлык калмаган төсле иде. Юлда үткән бер төн, бер көн, тагы бер төн буена кайта-кайта уйланып, күңелем инде язмыш белән килешкәндәй булды. Миңа, бәлки, чыннан да, Хәвадис абый әйткәнчә, өйләнәм дип ашыкмаска кирәктер? Аның бу соңгы киңәше миңа васыять түгелмени? Мин әле яшь бит – егерме ике генә яшьтә. Минем әле укыйсым бар. Минем әле өр-яңа кайгылы әнием бар. Үземнән олыга, җитмәсә, балалыга өйләнеп, кайгы өстенә кайгы өстәмәмме?.. Любовь Васильевна хаклы – ун яшь аермасын кая куясың!..

Ләкин кабат, пристаньнан туры техникумга менеп, Любовь Васильевнаны күрү белән, уйларымның һәммәсе, уйсу җиргә таңда төшкән томан шикелле, күз алдында юкка чыкты да бетте. Әгәр шунда ул, минем кулымнан алып, «Мин риза!» дисә – димәсен дә, ым гына как– сын – шул минутта мин аның аягы астында туфрак булырга әзер идем.

Шулай да мин өйләнешү сүзен бүтән кузгатмадым.

Май ае бик тыгыз килде. Мин инде апрельдән үк егетләремне техникум, училищелар күләмендә үткәреләчәк ярышка хәзерли башлаган идем. Минем эш муеннан, шуңа өйдә дә күренеп кенә киттем. Техникумга кайтып керү белән, эшкә дә тотындым. Без һәр көн дәрестән соң кичке сәгать сигез-тугызга чаклы тренировка үткәрә идек.

Безнең техникум егетләре спорт ягыннан, мин килгәнче, физкультура техникумыннан кала, шәһәрдә икенче урында булган, – ә физкультура техникумы ярышларда вузлар белән тиңләшә иде, – димәк, миңа шул урынны саклап калу гына түгел, тагын да алга җибәрергә кирәк иде. Мин разрядчылар санын да күбәйтергә тиеш идем. Элекке укытучыга рәхмәт: миңа яхшы малайлар калдырган, алар белән эшләп була иде. Ләкин мин яңаларны да өстәргә тиеш – юкса нинди укытучы булам ди мин!..

Аннары минем үземә дә быел мастерлык нормасын үтәргә кирәк. Шунлыктан, әгәр егетләремнең җиде кат тирен чыгарсам, үземнеке ун кат чыга иде.

Ләкин нинди генә снарядка килеп кагылсам да – боҗрамы ул, перекладинамы – җан көчемне туплый алмыйм: исемә Хәвадис абый килеп төшә. Шундый минутлар– да – ялгышу йә ычкынып китү мөмкин булган иң авыр хәрәкәтләрдә мин Любовь Васильевнаны уйларга итеп карыйм, – тик аның мәхәббәте дә миңа көч бирми, – һәр икесе ихтыярымны әрнүле хыял дәрьясына сала иде.

Мин ябыктым, суырылдым… Ахырда мин үземнең бернинди җаваплы ярышка да катнаша алмаячагыма төшендем. Ярый әле малайларым сынатмады – баштан ук дәвамлы, каты хәзерлек үзенекен итте: ярышта минем егетләрнең җидесе – өченче, бишесе икенче разряд алды. Безнең секция өчен бу җиңү иде.

Июнь аенда инде спорт секциясенең дә эше бетеп, техникумда имтиханнар башланды. Ә минем алга – мастерлыкка әзерләнү түгел – киләчәгемне кайсы юлдан алып китү кайгысы килеп басты. Укытучылар гына түгел, укучылар арасында да Любовь Васидьевна белән безнең турыда ямьсез сүзләр таралып, безнең арага инде әллә кемнәр килеп кысылган иде. Любовь Васильевна уйчан моңсулык белән йөри башлады, гүяки ул кайчан да булса бер тукталачак мәхәббәтебезне бүгеннән үк күңелендә күмә башлаган иде.

Бөтенесен Клавдия Михайловна әби хәл итте.

– Серёженька, – дип башлады ул беркөн, – үзең беләсең, без сине бик яраттык. Мин дә сине үз улым төсле күрдем. Ни әйтер идем дә бит – әгәр кызым сиңа тиң булып, сиңа кияүгә чыкса!..

– Ул миңа чыкмый… – дидем мин.

– Аңлыйм хәлләреңне, бик аңлыйм. Син дә кызымның хәлен аңла. Берәү булса, Ходай үзе биргән дип, киләчәген уйлап тормас – синдәй егетне бәйләп кенә алыр иде. Ләкин минем кызым алай түгел. Ул мәхәббәттән уңмады. Аңа Ходай чибәрлек биргән, холык биргән, тик ир белән тигез мәхәббәт кенә бирмәгән… Син миңа ачуланма, Серёжа… Эшләр болайга борылып киткәч, әллә ниләр булып беткәнче, синең бездән чыгып китүең хәерле булыр иде. Моннан ары инде без өчебез бер өйдә болай яши алмаячакбыз… Син гафу ит мине…

Әле март аенда гына мин, сөю-сөелүдән башканы белмәгәндә, «үзем укытырмын, ә укуымны читтән торып кына дәвам иттерермен» дип ныгытып куйган идем. Бу вариант инде тормышка ашмаячак – мин хәзер Любовь Васильевналарда гына түгел, техникумында да кала алмаячак идем… Ник әле мин өйләнешү турында сүз кузгаттым – үз агымы белән генә тик агачак иде түгелме соң?..

Июнь уртасында мин эшемнән расчёт алдым.

Расчёт алганның икенче көнендә Раббани абыйдан хат килеп төште. Абый рус хәрефләре белән татарча яза белми – аның барлы-юклы дүрт классы латин белән иде. Үз гомерендә хаттан гайре нәрсә язмаганлыктан, кулы каләмгә күнекмәгән, – чатан-ботан хәрефләр белән ул үзләренең сал агызып төшәчәкләрен, егермеләрендә Уфага җитеп, Затон күпере янында туктап китәчәкләрен язган иде. «Вакыт табып төш» дигән.

Затон күпере Уфаның Нижгород дигән бистәсендә иде. Мин авылга кайтуны кичектереп, сал төшүен көтеп тора башладым. Сал пароход түгел, аның иртәрәк тә килеп җитүе бар дип, бер-ике көн алдан Нижгородтан әйләнеп мендем. Егермесендә инде, тугыздан ук Затон күпере буена төшеп, ике-өч сәгать көтеп торганнан соң, Клавдия Михайловна әби генә утырган җәйге караңгы өйгә кайтып керәсем килмичә, Агыйделнең комлы яры буйлап бистә артыннан әкрен генә елга үренә менеп киттем.

Агыйдел Уфаны боҗра ясап әйләнеп үтә. Мин шул боҗра буйлап барам да барам. Битләрем, муеннарымнан дымлы су җиле туктаусыз сыйпап-ягылып бара. Күзем гел алда. Ләкин сал күренми, каршымда – сузылып киткән су да билгесез ярлар гына. Мин үзем дә язмышымның билгесез яры буйлап бара идем шикелле.

Тимер юл зонасын да үттем. Инде сул ягымнан кыя– дай текә, болыттай биек Уфа тавы башланды. Уенты җирләрендә сыерчык оясы кебек өйләр сибелешеп утыра. Биредә инде ком түгел, – таш, сукмак. Инде миңа кешеләр дә очрый башлады.

Ә төш җиткәндә, Иске Уфа белән ике арада торган кечкенә пристань янына килеп туктадым. Күзем хәзер бөтенләй Агыйдел үрендә түгел, Иске Уфада иде. Димәк, мин Затон күпереннән алып Сутула күперенә кадәр ярты шәһәр әйләнгәнмен. Шул күперне, шуның теге ягындагы агач чиркәүне, күпердән менеп киткән Горький урамын күргәч, яңа ялкын белән эчемнән сагыш, юксыну уты бәреп чыкты. Яңа ел төне үткән «бүлмәбез» дә, Хәвадис абый яткан тубдиспансер да шунда иде бит!..

Мин Иске Уфа өстеннән күземне көчкә аерып алдым.

Шунда мин, «Чегәнский» борылмасыннан җай гына агып, сал килеп чыкканын күрдем. Борын көсмәненә дүрт кеше берьюлы тотынган – йөри-йөри ишеп, борынны агым җаена каералар иде. Менә салның урта бер җиренә ясалган бәләкәй генә өе, аннан соң инде койрыгы да килеп чыкты. Койрык көсмәнендә бер генә кеше иде. Шунда исемә йөрәк януына бик туры килгән бер җыр килеп төште:

Салларга салып башымны, агыплар китәр идем…

Бу җырны безнең базарда күрше авылның Хыялый апа җырлый торган иде. Баласыз да, ирсез дә иде ул. Баласы булмаган. Шуңадыр ирен дә бала урынына күреп, бик яраткан дип сөйлиләр иде. Ә соңыннан, ире дә сугышта үлеп, хыялый булып калган. Без берни аңламыйча, кызык итеп тыңлар идек шуның җырын…

Шул Хыялый апаның хәлен яңа гына аңладым: «Салларга салып башымны, агыплар китәр идем…»

Ә нигә китмәскә!..

Ул арада сал да якынаеп бетте. Мин пристань палубасына йөгереп мендем. Инде катер понтон күперне ике якка аерып куйган иде. Сал нәкъ шуңа турылап, мин басып торган пристань турыннан үтә башлады. Бу турыда Агыйдел бик каты ага – салдагылар бөтен көчләрен көсмәнгә салдылар, юкса сайга килеп утыруы мөмкин иде. Койрык көсмәнен берүзе тоткан иң таза кеше Раббани абый иде. Мин:

– Раббани абый!.. Раббани абый!.. – дип кычкырып карадым.

Бөтен күзләре күпер аерылмасында булганлыктан, сал өстендәгеләр минем тавышны ишетмәде.

Мин пристаньнан чыктым да чуерташлы ком өстеннән түбәнгә йөгердем. Күпер төбеннән алып су буена машина тыгылган иде. Шуларны ерып дигәндәй, түбән якка үттем. Ачык җирдә туктап, инде салның минем турыга килеп җитүен көтеп тора башладым. Абыйларга катер да ярдәм итә: салның бу якка бүселеп, күперне алып китәрдәй булып килгән «корсак» өлешен теге якка этәрә иде.

Ахырда сал исән-аман гына күпер аерылмасын үтте. Моннан соң инде Агыйдел Дим тамагына хәтле туп-туры ага иде. Салдагылар да, көсмәннәрен ныгытып куеп, хәл җыярга туктадылар. Раббани абый кесәсеннән янчыгын алып, тәмәкесен төрә башлады. Мин кулымны болгый-болгый абыйга кычкырдым:

– Раббани абый!..

Тавышны ишетү белән, барысы берьюлы миңа карадылар. Абый, шундук танып:

– Сирин!.. Әү, апай!.. – дип, кул болгады.

Сал шундый якын ага иде – мин абыйның елмаюына кадәр күргәндәй булдым.

Аннары ул иптәшләре белән сөйләшеп торды да:

– Хәзер яныңа чыгам!.. – дип кычкырып, салдагы өйгә кереп китте.

Аннан өстен алмаштырып чыкты. Аннары бер иптәше белән койрыктагы көймәгә утырдылар. Минут эчендә дигәндәй, көймә ярга җитеп, абый сикереп тә төште, иптәшенә:

– Мине затонда көтегез! – диде. Мине корычтай кочагына алып: – Нишләп әле син монда? Әллә безне көтеп тордыңмы? – дип сораштырып китте.

– Мин инде өченче көн көтәм.

– Менәгаеш![25]25
  «Менә, агай, эш!» дигәннән үзгәргән.


[Закрыть]
Мин сиңа егермесендә дип язган шикелле идем бит?

– Егермеләрендә дигәнсең шул. Расписание белән акмагансыздыр ла?

– Почти што расписание белән. Салчыбыз бик оста туры килде. Егермесендә Уфада булабыз, диде, и точно – бүген егермесе! Бүген ял итеп, төн кунып китәбез, Каридел бик котыру елга икән – чистый эт булдык. Азыгы да бетте. Әйдә, хәзер үк базарга менеп, башта бәрәңгедер-нидер алыйк. Тәки-тәк синең янга чыгасы булгач, иптәшләрем миңа шул эшне кушты, – дип, Раббани абый кулындагы капчыгын күрсәтте.

– Мин дә синең белән китәм, – дидем мин.

– Соң, бергә йөрербез инде. Кайда нәрсә – күрсәтерсең…

– Юк, мин авылга дим, Раббани абый. Сезнең белән салга утырып кайтам димен.

– Ничек?..

Абый су җиленә караеп янган йөзен миңа текәде.

– Мин быел Казанга укырга китәргә уйлыйм, – дидем мин.

– Нимени, апай: монда рәт чыкмадымыни?.. Әллә эшли алмадыңмы?.. Мин бит сине, техникум чаклы техникумда укыта дип, иптәшләремә дә мактанып сөйләгәнием…

– Сөйләсәң ни! Аңардан ни зыян? Мин бит тагы да югарырак укуга китәм… Мирза абый белән киңәшелгән инде бу.

– Шулаймы?..

– Мин инде расчёт алган. Синнән хат килмәсә, инде өйдә була идем – сине генә көтеп тордым.

– Бәй, ярар, алайса. Мирза белән дә киңәшкәч. Әйдә, бергә-бергә күңеллерәк булыр, – дип, абый шундук килеште дә. – Тик, апай, син минем иптәшләргә, «эштән чыктым» дип ычкындырма инде. Сорасалар да, шунда эшлим дип әйт…

22

Без, Сугуда күпере янына барып, такси тоттык. Шәһәргә менеп, абый – базардан ит, бәрәңге, кибеттән аракы, ипи, чәй-шикәр алды. Әйбәтләп төреп капчыгына тутыргач, минем квартирга киттек. Әйберләрем җыелган иде инде. Шуларны да таксига чыгарып салгач, абыйның үзен генә утыртып җибәрдем дә кире өйгә кердем: Клавдия Михайловна әби белән әйбәтләп хушлашырга кирәк иде.

– Бу йортның нигезе начардыр инде: барысы да бездән китә генә. Берсе дә таш булып төшми… – диде ул. Әллә нинди авыр күңел белән әйтте.

– Хушыгыз, Клавдия Михайловна. Сезгә бик рәхмәт. Начарлыгым булса, гаепләмәгез…

– Любаны күрми китәсеңмени инде?

– Хәзер анда барам.

Тик Любовь Васильевна белән иркенләп хушлаша алмадым. Эшенең бик тыгыз вакыты иде. Директор аңардан, үзе әйтеп торып, нидер бастыра иде. Любовь Васильевна гафу үтенеп, бер генә минутка мине озата чыкты. Сал белән бүген ук китәчәгемне әйткәч:

– Йа Хода! Сал белән! Бүген үк!.. – дип, тыны беткәндәй булды.

– Сезгә булган мәхәббәтемне Агыйдел буйларына сөйләп, кайгымны чәчеп кайтырмын, ичмаса… – дидем мин.

– Йә, хуш, кадерлем – сөеп туймаган мәхәббәтем… – дип пышылдап, Любовь Васильевна миңа кулын бирде. Дымлы күзен миннән бик озак аера алмый торды…

Трамвай «кольцо» сына барып җиткәч, ике кулымның да буш икәнлегенә гаҗәпләнеп тордым. Нишләп болай соң әле бу? Өйгә күчтәнәч-мазар алып кайтырга кирәктер ләбаса!.. Тик нәрсә алырга? Башым эшли башлап, иң әүвәл бер ларёктан сетка сатып алдым. Кондитер кибетенә кереп, конфет үлчәттем. Прәннеген дә үлчәтә башлаган идем – сал белән кайтачагым исемә төште: атна буена катып бетәчәк бит… Аннары мин, барысына да кул селтәп, аракы кибетенә киттем. Үземә түгел – абыйларны уйладым: юл бик озын, эшләре авыр… Салда каян табарсың? Кесә яклары да ничектер әле…

Мин сәгать бишләр тирәсендә генә сал туктаган җиргә барып җиттем. Агыйделнең бу өлеше, пароход йөрмәгәнлектән, нейтраль бер зона сыманрак иде. Шул сәбәпле салны да читкә чыгармыйча, урта бер җиргә туктатканнар. Раббани абый берүзе аш пешереп утыра, иптәшләре Нижгород кибетләренә чыгып киткән иде. Әкрен генә кайнап торган ит шулпасы исе борыныма ярып килеп кергәч кенә мин үземнең иртәдән бирле ашамаудан киселеп ачыкканлыгымны сиздем. Аруны әйтәсе дә түгел – көн буе җәяү йөреп, янбашларыма хәтле менгән иде.

Киткәннәр дә кайтып, барысы бергә җыелып беткәндә, аш та пешеп өлгерде. Сал өстенә салынган өй дигәнем берсенең яңа мунча бурасы икән, – табынны шунда әзерләделәр. Казаны белән аш кергәнче, өстәл өстенә аракы менеп утырган иде инде. Раббани абый бер кулы белән шешәнең ас ягыннан тотып, икенче кулының учы белән гөпелдәтеп төбенә сукты. Бөке яртылаш кына чыгып туктады.

– Менә бит, Раббани чама белән генә суга. Ә син чамасын белмисең. Синеке атылып түшәмгә оча да, күпме аракы түгелә, – дип, бер салчы икенчесен шаяртып алды.

Алар – биш кеше. Шәһәргә чыкканда һәммәсе кырынган, җилгә киселеп, кояшта янган чиста йөзләреннән кырыс тазалык бәреп тора иде. Раббани абый тагы бер шешәне ачып бүлде. Боларга ялланган төп салчыдан башкасы икешәр йөз граммны эһ тә дими эчеп куйдылар да итле ашны каерып ашарга да тотындылар. Рюмкалап эчүне «пычрану» дип кенә саный торган ирләр иде болар.

Раббани абый миңа да салып куйган иде. Аларга кызыгып, мин дә, эчемдәге дөрләп янган утны басмасмы дип, стаканны иренемә терәдем.

Берсе ашавыннан туктап, көлеп, миңа карады:

– Энең агу эчә диярсең!..

– Бүлдермә, – диде аңа Раббани абый.

– Агу да инде! – дип, икенчесе каршы төште. – Агу булмый ни булсын?.. Чын агу!..

– Сиңа агу инде ул! Ике йөз граммнан да исерәсең, – дип көлде беренчесе. – Авыллар ерак булса да, киләсе ел Октябрь бәйрәменә кунакка чакырам әле үзеңне. Расхутың да юк: ике йөз грамм аракы белән бер пачка «Беломорканал» куйсам – җиткән. Төн буе сал кебек чайкалып тик йөрисең… Аннары, бәйрәм ашы кара-каршы дип, Яңа елга син мине кунакка чакырасың. И отыласың! Һа-һа-һа!..

Яңа ел дию белән, йөрәгем тагы яна башлады. Юкка әйтәләр икән, аракы йөрәк януын баса дип!.. Киресенчә, ач карынга эчкән аракы башыма китеп, ныграк янарга тотынды. Ник эчтем дә, ник «Яңа ел» диделәр?.. Янымда Любовь Васильевна йөргәндә минем һәр минутым тулы бәхет булган икән. Хәзер ул бәхет әллә кайда – кош очып җитмәс җирләрдә калган төсле тоела башлады. Юкса Уфасы да әнә генә бит – йөгереп кенә менәсе!.. Тик ул якка таба инде юл юк. Юлларны бүген кисеп төштем…

– Син нишләп, апай, бу дөньяда бер гамең дә юк кеше кебек утырасың әле болай? Үзең ачыктым дидең, үзең капмыйсың да, – дип, Раббани абый мине сискәндереп бу дөньяга кайтарды.

Үзләре һаман, эчмәгән дә шикелле, рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар иде.

– Хәзер ашыйм, хәзер… – дидем мин.

Ә күз алдымда һаман, үрелеп кенә тотардай якын булып, Любовь Васильевна тора. Күземнән китсен, югалсын иде, ичмаса…

– Әйдә, булмаса, миңа да сал тагы бер йөзне! – дидем мин.

Шулкадәр дә ачык сурәтләр йөргән зиһенемне томалар өчен, миңа бу йөз грамм җиткән иде инде. Шунысын эчкәч, зиһенем бөтенләй җәйге төн карасына әйләнеп юкка чыккан – мин салчыларны көлдереп, утырган җирдән йоклап ауганмын…

Мин кычкырып сөйләшкән тавышларга уянып киттем. Ләкин кайда мин?.. Аста ни кыймылдый?.. Ни шуыша?.. Һич төшенми ята бирдем. Колагыма су чапылдавы килеп кергәч кенә исемә төште – салда бит мин!.. Сикереп торып, тышка атылып чыктым.

Раббани абыйлар инде, бар көчләрен куеп, ике көсмәнне дә агым үзәгенә таба җайлап ишәләр иде.

Эчми эчкән кеше – минем башым авырта, эчем яна. Мин сал читенә ятып су эчтем. Тик Агыйделнең салкын суларына сикереп төшсәм дә, эчем тулы сагыш уты сүнәр-сүрелер төсле түгел иде. Шунда Уфа тавыннан кояш килеп чыгып, су өстен яктыртып җибәрде; суда чагылган йөзем кырыкка сынып, вак дулкыннар белән чапылдап, сал читенә килеп кагыла иде. Мин торып, сал борынына киттем.

– Тордыңмы, апай? – диде Раббани абый.

– Кая, миңа нинди эш бар? – дидем мин.

– Бар, иренмәсәң, чәй куеп җибәр. Күперне ябар вакытлары җитте, безне генә көтеп торалар. Тизрәк чыгып калырга кирәк.

Мин кире өй янына киттем. Утынны күп әзерләгән– нәр – су җитмәс урынга кисеп-өеп куйганнар иде. Каен кайрысын чыра итеп, ут тергезеп җибәрдем. Казан астындагы учак йөрәгем шикелле дөрләп кабынып китте.

Сал әкрен генә аккан саен, Уфа да әкрен генә артка чигә башлады. Сәгать уннарда инде без крекинг заводы турысында идек.

Ниһаять, Уфа һаман өзелмичә килгән тау өстендә – кояшка якын бер җирдә балкып күздән югалды.

Эчемдә Уфа тавы чаклы сагыш кына торып калды.

Кыя тау кинәт бетеп, Агыйдел сулга борылды. Ерактан ук кычкыртып, каршыбызга пароход килеп чыкты. Без, Агыйдел буенда үскән малайлар, пароходларны тавышларыннан ук таный идек. Агыйделдә йөзгән пароходларның иң матуры – «Советский полярник», – дулкыны белән салга бәреп, безнең яннан чапкан аттай ашкынып узып китте. Артыннан кызыгып карап калдым: ул бер сәгать ярымнан Уфада булачак!.. Их, тагылыплар гына китәсе иде кире!..

23

Салчыларга читтән карап торганда гына, ямь эчендә рәхәтләнеп баралар төсле икән. Ә чынында исә сал агызу кул битләрен генә түгел, арка-күкрәкләрне дә чиләндерә икән. Мин яшьтән үк иң авыр эш эшләп үскән. Беләк көче кирәк булган бер эш тә миңа ят түгел – җиңем һәрвакыт сызганулы иде. Бу эшкә дә шундук җигелеп киттем – абыйлар белән бер тиң көсмәнгә тотындым.

Туры гына аккан җирләрдә без, алты метрлы бүрәнә көсмән сабын оясына бәйләп куеп, үз җае белән генә барабыз. Яр өстенә басып безне тамаша иткән малайлар безгә кызыгып карап калалар иде. Беләм, чөнки үзебез дә шулай идек. Ләкин Агыйделнең туры җирләре бик аз. Ул бөгә-бөгә сузган дилбегә төсле – элмәк ясый да элмәк ясый. Туры кисеп чыкканда бер чакрым араны ун чакрым әйләнеп килә иде. Шулай итмәсә, Агыйдел буламыни ул!..

Дуга сыман түгәрәк кенә әйләнми ул. Әнә, ерактан караганда, кыелып кына төшкән биек ярга төртелгән дә, шунда бетеп, яр астына коеп югалган кебек. Барып җиткәч кенә күрәсең – ул, кинәт терсәктәй сынып, йә уңга, йә сулга кереп китә. Андый борылмаларда без – дүртебез – борын, икебез койрык көсмәненә барып тотынабыз.

Менә шундый чакларда чиләнә дә инде салчының күкрәге! Чөнки көсмән ул ишкәк түгел, аны җиңел генә селтәп салып булмый…

Пароходлар белән юл сабышканда да шулай. Дөрес, без фарватерның үзәгеннән бармаска тырышабыз. Ләкин сал ул синең тырышуыңа гына бик буйсынып бетми: агымына, җиленә карап, як-якка сугыла. Шул сәбәпле пароходлар да безгә юлны йә уңнан, йә сулдан сабып китәләр иде.

Абыйларга узаманның[26]26
  Узаман – татар теленен кайбер сөйләшләрендә генә калган төрки сүз. «Әйдәп баручы» дигәнне анлата. Бу урында: сал башлыгы.


[Закрыть]
яхшысы туры килгән. Аны Каридел белән Агыйделнең һәр борылмасын белә дип сөйләде абый. Шулайдыр: мин моңа үзем дә ышандым. Ул эчми, трубка гына тарта. Безнекеләргә дә ял алдыннан ике йөз граммнан артыгын эчәргә кушмый иде. Шуңа без төннәрен дә курыкмыйча ага идек.

Торуы читен булса да, минем үземә төнге вахта күбрәк ошый: көндезгедән дә уяу булып, көсмән саен берәү торасың. Борын белән койрыкта – икесе ике башта – тагы ян-якта, дулкын уйнавына тирбәлә-тирбәлә, дүрт фонарь яна.


Миңа ни өчендер, без узганда, су өстендәге маяклар алардан көнләшеп каладыр төсле тоела иде.

Минем өстә – солдаттан киеп кайткан гимнастёрка белән галифе чалбар. Ә төннәрен мин иңемә шинельне салам: җәйге төндә су салкыны бик сиздерә иде. Ярый әле, безнең бәхеткә, көннәр аяз тора. Мин йолдызларның кара су өстенә сибелгән шәүләләренә карап уйланып китәм. Ләкин минем уйлар, ике очтагы ике фонарь шикелле, ике ноктада гына бик озак туктап тора ала. Берсе – Хәвадис абый, икенчесе Любовь Васильевна иде. Хәвадис абый инде – кабер читләрен тырнап еласаң да – кире кайтачак түгел. Любовь Васильевна белән безнең мәхәббәт тә шулай – кире кайтмаячак. Ул мәхәббәттән мин менә шушы сал агымы белән әкрен генә, беләкләрне сызлаткан авырлык белән аерыла барам… ерагая барам…

Мин башка уйлар да уйларга итеп карыйм. Тик бернәрсә дә чыкмый: башка уйга күчтеңме, бар булган уем, әлеге йолдызлар кебек, суга сибелә дә бетә… Аннары тагы җыелып кайталар, һәм, үзем дә сизмәстән, йә Хәвадис абый, йә Любовь Васильевна булып, сагыш белән күңелемне биләп алалар иде. Мин чыдый алмыйча көсмәнгә тотынам. Күкрәкне бер авырттырып көсмән сабына баскач кына, бар нәрсә онытыла: ярга бәрелмәү, баржа-мазарга төртелмәү уе гына торып кала иде.

Кулларымның атна эчендә кабарып тишелүе, күкрәк, калак сөякләренең рәхәт сызлавы үлем кайгысын басмаса да, мәхәббәт сагышын ярыйсы ук басты, дәвалады. Ул җәйне күгендә дә, сайлап куйгандай, гел эре йолдызлар гына яна иде. Шуларның чәчрәп Агыйдел төбенә төшүләрен, шунда чумып уйнауларын мин инде элекке гамьсез уй белән түгел, инде дөнья күргән бер кеше булып күзәтәм. Үземне дә, су коенган шул йолдызлар шикелле, сафлангандай хис итә башлый идем.

Ә кайвакыт миңа кулларым гына түгел, хисләрем дә тупаслангандай тоела… Юк, мин барыбер Любовь Васильевнаны сөеп ялгышмаганмын. Ул сөю барыбер гайбәт сүзе кебек пычрак түгел, ул әнә теге иң зур йолдыздай зур да, чиста да булган. Без аерылыштык, ләкин мәхәббәтем әни әйткән «тәҗәллә бер нурдай» сүнми калды. Әнә башка йолдызлар белән беррәттән ул да яна…

Узаман Гыйлаҗ агай никадәр оста булса да, безнең бу озын юлыбыз бер бәласез генә бетмәде. Лачынтауны үткәч, бик ямьсез давыл кубып, сал астыннан илле тонна чылбыр сөйрәлеп баруга карамастан, төнлә безне сайга утыртты. Җил исеп давыллый башлаганда, без барыбыз да уяу идек инде. Кабаланмый-нитми, тирән җирдә калган койрыкка тиз генә якорь салып, барыбыз бергә борынга күчтек. Тик, күкрәк итләре суелганчы ишсәк тә, сал безгә буйсынмады. Без давылга җиңелдек. Ахырда ничә кат бүрәнә аша аяк астыбызда нык җирне тойгач, хәлдән таеп көсмән төбенә аудык.

Әгәр давыл артыннан, гадәттәгечә, коеп яңгыр яуган булса, су күтәрелеп, без дә җиңел котылган булыр идек. Ләкин төн буе Агыйдел өстендә гарасат кына уйнады. Ярый әле вакытында якорь салып өлгергәнбез, юкса койрык уйнап фарватерга килүе бар иде.

Инде төн үткәреп, көндез буксир көтүдән башка чара калмады.

Иртән күрдек: каршы якның сөзәк тау битендә зур бер авыл тора иде. Мәҗбүри тукталыштан файдаланып, ике агай азык-төлек хәстәре белән авылга чыгып керергә җыена башлады. Юлга дигән акчаларының соңгысын Бөре шәһәрендә тотып, инде төбенә төшкәннәр иде. Кырып-себереп, кайсысы ун, кайсысы егерме сум биргәч, ике агайның берсе:

– Боларга ни генә алырбыз икән соң, егетләр? Ашарга алсаң, эчәргә калмас, эчәргә алсаң – ашарга!.. – дип, чыраен чытты.

Узаман Гыйлаҗ агай белән Раббани абый яңа гына, бөтен сал буйлап йөреп, күпме өлеше сайга утырганын тикшереп килгәннәр иде. Уйга батып трубкасын төеп торган Гыйлаҗ агай ипле генә каршы төште:

– Аракы дип нәфсегезне котыртмасагыз иде, егетләр. Бу комда әле күпме утырасыбызны бер Ходай гына белә… Салның ярты гәүдәсе сайда! Әле күпме ком өячәк…

– Шулай озак ятарбыз микәнни?! – дип, бүтәннәр дә пошаманга төште.

– Алай ук баш имәгез әле, егетләр! – диде Гыйлаҗ агай.

– Сал исән, трослар өзелмәгән, катеры гына булсын… Инде Бөредән пароход чыккан булырга тиеш, озакламый килеп тә җитәр. Әйтербез: Казансаудан[27]27
  Пристань исеме. «Казанцева» нын татарча әйтелеше.


[Закрыть]
булмаса, Дүртөйледән катер җибәртер… Тик шулай да эчү белән ыргытасы шешәгә акча әрәм итмик – күпме көтәсене белеп булмый: суда без…

Ул сөйләгәндә мин авыл ягыннан өч ирнең, салмак кына атлап, яр буена төшүен карап тордым. Берсенең кулбашында ишкәк иде. Алар бәйләп куелган биш-алты көймәнең берсен чиштеләр дә туп-туры безгә таба ишеп килә башладылар. Инде аларны безнең бүтәннәр дә күреп алды.

– Кемнәр булыр болар?..

Гыйлаҗ агай бер дә исе китмичә, ләкин аз гына мыскыл белән:

– Бүрәнә сорарга килә болар, – диде. – Менә сезгә акча! Тик, карагыз, егетләр, мин бу эшкә тыгылмыйм. Минем эш – салны тиешле урынына илтеп җиткерү. И тросларын, чылбырларын үлчәп, кире кайтарып тапшыру… – дип, койрык ягына ук китте.

– Сату турында сүз дә башлыйсы булмагыз, – дип, Раббани абый иптәшләрен кисәтеп куйды.

Чыннан да, өлкән яшьләрдәге өч агай, көймәләреннән салга сикереп чыгып, безнең янга килү белән:

– Сатлык агачыгыз юкмы, егетләр? – дип, туры эшкә күчтеләр.

– Юк. Сатлык юк, – диде Раббани абый. Салда материаль җаваплы кеше ул иде.

– Бәлки, табылыр… Сезгә нәрсә инде ул бер-ике кушма бүрәнә?.. Аның болай да бу давылда таралып китүе мөмкин түгелмени?..

– Юк дидем бит мин сезгә! – диде Раббани абый.

– Акчасыннан тормыйбыз: бүрәнәсенә карап биш тәңкәдән ун тәңкәгә кадәр… Катерын да үзебез яллап китерер иек…

Раббани абый олы гәүдәсе белән аларга борылды:

– Әллә сез татарча әйткәнне аңламыйсызмы? Әллә сезгә русчалап та әйтү кирәкме?.. Юк дигәч, юк!..

Шулай дигәч, авыл агайлары, бик аптырап, көймәләренә борылып киттеләр. Шулай да берсе, бераз баргач, артына әйләнеп:

– Кире уйласагыз, без әнә теге амбарлар тирәсендә булырбыз, – дип кычкырды.

Бу авыр сөйләшүдән барыбызның да баш июле иде. Шунда авылга ризык алырга чыгарга җыенган агайларның берсе:

– Әллә чынлап та бер-ике кушманы җибәрәбезме соң, Раббани? – дип, абыйга күтәрелеп карады. – Тегеләр әйтмешли, ул бүрәнәләрнең, сүтелеп, агып китүләре дә бар иде бит?

Абый сабыр гына әйтте:

– Анысы дөрес. И бер-ике кушмадан сал да кимемәс иде. Шулай да дәүләт милкенә кул тигермик инде, егетләр. Матур түгел… Менә инде яренгә, Алла бирсә, үзебезгә алып кайтканда сорасалар, анда теләсә кем үзенең өйлек бүрәнәсен дә сата ала…

– Ярый, аракысы чурт с ним, ә буксирга нинди акча түләрбез? – дип, әлеге агай тагы сүз катты.

Юк, аның да бүрәнә сатасы килеп тормый, сораучысы булган өчен генә кутыры кызган иде.

– Анысы да бар икән әле… – дип, икенче салчы да чигәсен кашып торды.

– Борчылмагыз, агайлар: акчасын үзем бирермен, буксиры гына килсен, – дидем мин. Шундук «өй» гә кереп, йөз сум акча алып чыктым. – Ә монысы аракыга! Менә биш шешәгә җитсен өчен алты сумын да өстим.

– Сиринебез яшәсен!.. – дип, ике агай капчык тотып авылга китте. Мин аларны көймә белән чыгарып куйдым.

Ике сәгать тә үтмәде, капчыкларына ипидер, бәрәңгедер салып, күтәренеп кайтып та җиттеләр. Суеп ук алып кайткан ике тавыгы да бар иде. Шундук казан асып җибәрдек.

Ә кичкә Дүртөйледән катер килеп, салны көчкә фарватерга тартып төшерде.

…Тагын ике тәүлектән соң кичкә каршы гына салны үзебезнең Тоба яры астына китереп төрттердек. Иртә белән каршыбызга ат чаптырып, без кайтуны белеп киткәннәр иде, шуңа күрә безне көтеп торалар иде инде.

Салны кымшанмаслык итеп ярга бәйләп кую белән, сал өстендә чын туй башланып китте: казаны белән аш, әрҗәсе белән аракы килеп, төн буе бәйрәм иттеләр.

Ә таң аткач, өр-яңадан авыр эш башланды. Инде миңа эш җене кагылган иде – мин дә сал чыгарырга ялландым.

Трактор җитмәү сәбәпле, эш озакка китте. Унбиш көн дигәндә, көчкә эшне бетереп, расчёт алдык.

Раббани абыйлар, һәркем үз авылына таралышып, бер атна ял иттеләр дә, кабат җыелышып, киләсе язга кадәр кабат урман кисәргә менеп киттеләр.

Абый китәсе көнне иртәдән үк шактый кызган иде. Шәрифулла абзыйларда утырган җиреннән капыл:

– Әйдә, апай, Хәвадис янына менеп төшик инде, рәнҗеп ятмасын, – дип, мине зиратка алып менеп китте.

Кибеткә кереп, ике шешә «Перцовка» алды.

Бездән соң зиратка керүче дә булмаган. Раббани абый борып киткән бармак юанлык тимерчыбыкны Мирза абый ике бармагы белән генә сүтеп ташлады да, без эчкә кердек.

Хәвадис абыйның баш очына утырткан өянке киткән, аяк очындагысы кибеп корыган иде. Раббани абый, күзеннән яшь ага-ага, ямь-яшел үлән шытып чыккан кабер өстен сыйпап-сөеп торды. Аннары, әти кабере өстеннән тәлгәш-тәлгәш җиләк өзеп (тирә-як тулы җиләк иде!), Хәвадис абыйның күкрәк турысына куйды.

– Монысы сиңа… – диде ул.

Аннары без зираттан чыктык. Раббани абый койма буена сөялеп утырды да бер шешәне ачты. Зират эченнән үзенә дә җиләк өзгән иде, – ярамаса да, шуны каба-каба, «Перцовка» эчә башлады.

Инде икенче шешәгә тотынгач:

– Монысын эчмә! Кичкә китәсең бар. Әйдә, кайтып бераз ял ит, – дип, кулыннан алдым.

Абый инде нык исергән иде. Торып, зиратка борылды:

– Ягез, туганнар, гаепләп калмагыз, исән яшәгез… Минем дә сезнең яннан китәсем килми… – дип, хушлаша башлады.

– Ни сөйләвең бу, абый! Зират бит бу!.. – дип, көчкә алып киттем. Ләкин авылга кергәндә, ул турайган иде инде.

Абый да киткәч күңелсез булып калды. Өйдә ямь юк. Өйдә генә түгел, авылының үзендә дә яме беткән иде. Биш колхозны бергә кушып, бер колхоз ясаганнар. Идарә беткән. Басуында безне башак җыйдыртмаган күрше колхоз председателе – председатель, ә башкалары, шул җөмләдән Тимершәех абый да бригадир булып калган иде. Яшьтәш кызлар, яшьтәш егетләрнең күбесе Туймазыдыр, Әлмәттер ягына нефтькә чыгып киткән. Өстәвенә эшкә ярарлык бар кешене суырып алган печән өсте җиткән иде.

Шәрифулла абзыйлар өендә дә элекке ямь юк: Җәзиләдән соң апасы Рәҗимә дә Актанышка кияүгә чыккан. Алар булмагач, өйләре буп-буш иде.

Әллә бөтенләй авылдан бизүем идеме соң бу?..

Шулай берничә көн җанымны кая куярга да белми йөргәннән соң, бер иртәдә үз-үземә әйттем:

– Юк, туган, болай ярамый! Кайда спорт дисциплинаң? Кабыгын салган елан шикелле, формаңны чишеп аттың түгелме син? Болай дәвам итсә, укырга да керә алмассың. Җитте, имтиханнарыңа әзерлән!.. – дидем.

Шуннан соң мин хәтта, бик сагынсам да, тагын эшкә уралып китүдән куркып, болынына да бармадым. Китәр алдыннан гына бер әйләнеп кайтырмын әле дип, имтиханга әзерләнергә керештем.

Миңа комачаулаучы юк. Җиңги ике баласы белән болында. Әни дә, шул балаларны карыйм дип, болында ята, өйгә кайтып кына китә иде. Мин көн саен иртән үзебезнең Саклау буеннан биш чакрым йөгереп кайтам да китапка утырам. Җәйге озын көн авышып, инде нуры сүнгән кояш Актаныш ягына турылап төшә башлагач кына, мин укудан туктап Агыйдел буена китәм. Су кереп, өйгә йокларга гына кайта идем.

Бер ай эчеңдә мин, спортчылар теле белән әйткәндә, формага кердем. Хәзер мин тәнемнең һәр күзәнәген уйнатып-сизеп, эшкә җигә ала идем.

Һәм июль ахырында, үземне имтиханга шактый әзер санап, педагогия институтына керер өчен, Казанга карый юл тоттым.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации