Текст книги "Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери"
Автор книги: Сарьян Хәсән
Жанр: Литература 20 века, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 2 (всего у книги 27 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]
Өч-дүрт көн ара белән кайткан абыйлар киткәндә бергә киттеләр. Алар киткәч – бишебез бергә өй тулып яшәгәннән соң – өй эче көзге басудай бушап, идән сайгакларына кадәр боегып-тынып калды. Аларга да, баскан саен шыгырдатып басар өчен, өчәү генә түгел, биш ир бала кирәк икән!..
Ямансу булса да, күңелсезләнмәдек: күрәләтә үлемгә түгел (үлеменнән дә исән чыктылар!), ә тыныч вакытның солдат хезмәтенә киттеләр. Дөрес, халык теленә ниндидер «Корея» сүзе керде. Ләкин Кореямы, бүтәнме, ул инде Гитлер түгел. Гитлер юк – бетте. Абыйлар да быел булмаса яренгә кайтыр.
Әни аларны озатканда, икесенең дә аркасыннан сөеп– сыйпап:
– Улларымның киткәннәренә дә, калганнарына да Локман Хәким[11]11
Борынгы галим. Мең ел яшәгән, имеш.
[Закрыть] гомерләре бирсен, минем карт сөякләремне җыеп-тәрбияләп сез күмәргә язсын, йа Рабби Ходаем!.. – дип, теләкләр теләп калды.
Абыйлар да безгә теләк-киңәшнең катысын әйтеп киттеләр: егыла-тора булса да, өчебезгә дә укырга куштылар. Зур абый җөпләп тора, Мирза абый ипләп кенә сөйләп тора:
– Үзегез беләсез инде, апайлар, әткәй үлеп, без укый алмый калдык. Раббани абыйның – дүрт, минем җиде класс. Безнең уку ак өстендә караны аерырлык кына. Сез дә шулай калырсызмыни? Җиде класс белем хәзер сабан сөрергә генә ярый. Ике кулыгызга ничек тә бер һөнәр кирәк. Гомер буена колхоз эшендә чиләнерлек булмасын…
Сугышка хәтле колхоз эшен төбенә төшеп эшләгән абыйлардан мондый сүз ишетү миңа бик сәер тоелды. Дөрес булган хәлдә дә, бу сүзне алар әйтмәскә тиеш иде. Безнең халык көн димәде, төн димәде, колхоз эшен сугыш вакытында да ялмап кына эшләп барды, үзенә тимәсә тимәде, мәгәр фронтка бирде – ил алдында безнең йөз ак иде. Тик соңга таба гына, көчле йөрәккә көчсез дәрт төшкәндәй, буш хезмәт көнен тирги башладылар. Ара-тирә корткалар, җыелып: «Заман ахырына таба бәндәләре ел саен җиңеллек көтәр – ел саен авырлык килгән…» – дип, бөтен авырлыкны ахырзаманга юрыйлар иде.
Аларча, ике меңенче елны дөнья бетәргә тиеш, чөнки Мөхәммәд пәйгамбәр, үлгәндә телдән калгач, «Дөнья кайчан бетә?» дигән сорауга ике бармагын гына күрсәтә алган. Сәхабәләре[12]12
Мөхәммәд пәйгамбәрнең якыннары, иярченнәре.
[Закрыть] моны башта дөнья ике елдан бетә икән дип аңлаганнар. Ләкин дөнья ике елдан соң да, ике йөз елдан соң да бетмәгән; инде бу – Мөхәммәд пәйгамбәрнең ике бармак күрсәтүе – ике меңенче ел булырга тиеш икән…
Тик моңа карчыклардан башка беркем дә ышанмый. Киресенчә: «Менә Гитлер җиңсә, ахырзаман буласые. Инде Гитлер капут – без җиңдек! Яңа заманның башы гына әле бу!» – дип сөйлиләр.
Аягыбыз җирдән аерылмаса йөгенмәбез. Сугышка кадәр бер хезмәт көненә уникешәр кило бүлеп күрсәтте бит колхоз – тагы шул көн килмәсенмени?
Мин, инде унҗидегә чыккан кеше, шулай уйлыйм. Тик нигә Мирза абый колхоз эшенә шулай тел тигерде дә, Раббани абый каршы сүз әйтмәде? Мин әйтә алмыйм – ярамый: олыларга каршы әйтү була. Без шулай тәрбияләнгән. Аннары абыйлар сүзендә дөреслек тә бар – укырга кирәк. Зур укыган кеше ул чакны берничә авылга бер генә иде. Сугыш вакытында уку кайгысы булмады, – кая инде ул каядыр китеп уку! – хәтта көрәк тотарлык балаларын күршедәге мәктәпкә йөртү дә аналары өчен авыр йөккә әйләнде. Алтынчы, җиденче класслар болай да сентябрь – октябрьдә укымадылар, майда инде тазарак малайлар сабанга чыга иде. Шулай укылды.
– Менә шул, апайлар, – диде Мирза абый ахырда. – Сүз боткасы кәҗәгә азык. Кыскасы, укырга сөйләштек…
– Ишеттегезме? – диде Раббани абый да.
Без өчебез бергә тиз генә баш кактык. Ләкин Мирза абый аның белән генә чикләнмәде:
– Бәлки, апай, быел ук син дәрт итәрсең, ә? – дип, күзен батырып Хәвадискә карады. – Син – иң олысы. Анда бит яшьне дә карыйлар. Соңлап куймагаең.
– Белмим шул. Бер дә уйлаган эш түгел бит әле ул… – дип, Хәвадис абый уйга калды.
– Сиңа аны уйлап торасы да юк. Тот та музыкаңа кит. Анда, сине дә алмагач, кемне алсыннар? Музыкантлар сугышта да бик рәхәт йөрделәр…
Чынлап та, абыйлар китеп күңел утырыр-утырмастан, Хәвадис абый уку белән җенләнә башлады. Көн тудымы, баруы биш, кайтуы биш чакрым Илләргә чаба. Җидееллык мәктәп шунда. Үзтиң укытучы кызлар белән шаяра-көлә яңадан сабак өйрәнергә кереште. Безнең өйдә әнинең Коръәненнән башка бөтен китап юк, булган хәтлесе йә тышсыз, йә эчсез; кайсын бозау чәйнәгән; ләкин Хәвадис абый әллә кай арада әллә күпме китап табып, өстәл өстен күмеп ташлады. Аның зиһене дә үткен иде. Имтихан бирергә дигән фәннәрне ике айда ятлап та чыкты. Гаризалары июльдә үк киткән, медицина справкасына туберкулёз чире язылмаган иде.
Шөйлә, дәрт итеп, август аенда Уфа музыка училищесына кереп кайтты.
Без аның юлына, ипи карточкалары алганчы-ниткәнче дип, торырына ризык юнәтә башладык. Инде ныклап уракка төшкәнбез. Инде эссе буына тыннар каплана-каплана, туйганчы, мичтән яңа чыккан яшь арыш икмәге ашадык. Без энем белән бергә – абыйлардан мирас булып калган лобогрейкада. Иртән чык кибү белән эшкә тотынабыз да, көн кызуында атларны ял иттереп, кояш баеганчы эшлибез. Күз бәйләнгәндә генә кайтырга чыгабыз. Ләкин без турыдан кайтмыйбыз: басу капкасы төбендә көн саен диярлек ревкомиссия кешеләре тикшереп тора – капшалмаган җирең калмый – ашлык урламаганнармы, янәсе. Шуңа без Әүлиякул саклавы аша урау юлдан китәбез. Башта, әлбәттә, җиденче басудагы ындыр табагына сугылабыз. Анда хәзер әвендәге көшел өеме белән Шәмсетдин бабайдан гайре кеше юк. Ул карттан олысы-кечесе курка, көшел саклап ул торганда, бер чакрымнан гына сәлам биреп китәләр иде. Башкаларга кыямәт-дәһшәт күрсәткән шул Шәмсетдин бабай безне якын итә (сәнәк явында әти аны үлемнән йолып калган булган), без янына килеп туктау белән:
– Тиз-тиз генә булыгыз да чыжым буена сызыгыз! Әйт– кәнегез булсын – Хәвадискә сохарилык кына. Ут алды да су алды – мин күрмәдем, – дип, күзе булса да, күрмәс өчен каравыл өенә кереп китә иде.
Без аттан сикереп төшәбез дә катыктан бушаган алюмин бидонын көшелгә бер генә батырып алабыз. Аннары Шәмсетдин бабай әйткән чыжым буена – җилсез көнне дә чыбыклары чыжлап утырган телеграм баганалары буена сызабыз. Калдау җиргә чыгу белән, Әүлиякул башындагы Саклау читеннән – чокыр эчләп кенә үзебезнең ындыр артына кайтып төшәбез. Атларны кешәнләп яланга җибәрәбез. Шулай юнәттек абыйга сохарилык.
Безне беркем дә күрмәде, тотмады… дип уйлаган идек тә – Тимершәех абый күреп торган икән. Хәвадис абый белән икәүләп, юлга дип, бер ун кило аванс сорап баргач:
– Менә исем өчен генә биш кило бирәм. Шуны Шәмсетдин агай көшеленнән атна буе ташып куйганнарыгызга өстәрсез. И башы да, аягы да шул булсын!.. Әгәр елның– елына колхоз эшенә ябышып ятып эшләмәгән булсагыз, йә әгәр дә Хәвадис укырга китәргә булмаса, сезнең юл өстенә дә ревкомиссия чыккан булыр иде. Аңлашылдымы?.. – диде.
Шуннан соң без Шәмсетдин бабай көшеленә әйләнеп тә карамадык.
Августның егерме бишләрендә Хәвадис абыйны, капчыгына ике мич сохари, ике шешә сарымай, бер түгәрәк ипи салып, пристаньга илттек. «Советский полярник» дигән, үзе дә, тавышы да бик матур бер пароход бар иде, шуңа утырып китте. Түбәбез күкләргә тиеп озатып җибәрдек шулай. Әни, гадәтенчә, безгә дә ишеттереп, теләген теләп калды:
– Раббәнә әтинә фид-дүнья хәсәнәти, биргән көнеңә, иткән рәхимеңә шөкер, Ходаем-Тәңрем! Инде үзең биргән чирне үзең алып, исән-сау гына укып кайткан сәгатьләрен күрергә язсыные. Амин!..
Тик әнинең теләге кабул булмады. Сентябрьдә Хәвадис абыйның, үзе торган квартир хуҗаларының мәзәкләрен сөйләп, уйнап-көлеп язган ике хаты килгән иде, октябрь азагына таба бик көттереп тагы бер хаты килде. Монысында уен-көлке юк. «Хәлем бик шәптән түгел. Пароход туктаганчы берәрегез килеп китә алмассызмы?.. Телеграмма суксагыз, ничек тә пристаньга төшәргә тырышырмын… Әзрәк шалкан пешереп алып килегез, бик тә шуны салкын көе ипи белән ашыйсым килә…» дигән.
– Балакаем!.. – дип, әни тавышсыз гына еларга кереште, күз төбендәге җыерчыкларына яшь тулды.
Без бөтен авыл белән колхоз эшенең якасына ябышканбыз: иген юеш, иген яна – мине дә, Әдрәнне дә Тимершәех абый җибәрмәде. Уфага әни барырга булды. Гомеренә беренче тапкыр шәһәргә барырга җыенуы.
– Каршыларга төшә алмаса, ничекләр эзләп табарсың икән инде абыкайны? Ичмасам, әзрәк урысча да белмисең… – дип, Әдрән уфтанып алды.
Әйтерсең лә без барсак, без русча беләбез!
– Борчылмагыз, балалар, – диде әни. – Мөфти хәзрәтләре яшәгән калада үз мөселманыбыз да җитәрлектер әле. Уфа тулы татар дип сөйләгәние бит Хәвадисем бүлнистән кайткач. Исән генә булсын – табармын.
Көзге байлыкта ике катлы тәти пароходларга да баржа тага башладылар. Әни утырган «Жан Жорес» ның да бер ягына иләмсез бер баржа такканнар иде. Аны Кушнаренкода гына ташлап киткән. Шулай итеп Уфага ике тәүлек урынына дүрт тәүлек барганнар.
Инде пароходларның шулай озак йөрисен санаганда да, әни Октябрь бәйрәменә кайтып җитәргә тиеш иде. Ләкин бәйрәме дә узып китте, безнеке ише вак елгалар туңып, Агыйдел өстенә зим чыкты. Хәбәрсезлектән ни уйларга да белмичә аптырауга төштек. Сыерыбызга хәтле, капка ачылган саен, башын борып, әнине көтә; саварга дип кергән Вәҗиһә апаны күз кырыена да китерми иде, үзебез сауган булып, җиленен тарта-суза интегеп беттек.
Китүенә ике атна дигәндә, көчкә Дербышка затонына төшүче иң соңгы пароход белән кайтып җитте әни. Йончыган, битләренә дә, кулларына да ямьсез ак йөгергән иде.
Хәвадис абый каршылый алмаган. Әни, Уфага барып төшкәч, трамвайга да утырырга шикләнеп, «шултикле кеше эченә ничек тыгылып кермәк кирәк!» дип, татарга охшаган бер кешегә конверттагы адресны күрсәтә-күрсәтә, җәяү генә киткән.
– Бер урам белән генә туп-туры бардым да бардым. Укыган җирләрен бик ерак дип әйткәннәрие – аша китсә биш чакрым булыр. Час арасында барып җиттем. Анда да җайлы туры килде: бик сылу бер татар кызы абыегыз торган фатирга ук илтеп куйды…
Көзге яңгыр, пычраклар башлану белән, Хәвадис абыйның чире кузгалган. Әни барып кергәндә, салкын да тидереп, бөтенләй аяктан егылып яткан ук булган икән. Астында – сохаридан бушаган киндер капчык, аның өстенә фуфайка җәйгән, ди, квартир хуҗалары өстенә бер одеял япканнар, ди. Моны күргәч, әни:
– Замат чигеп, ристан төсле, кеше ишек төпләрендә аунап яткансың икән, балакаем!.. – дип, елап ук җибәргән.
Бу хәлендә ташлап китә алмыйча, дүрт-биш көнен абый янында үткәргән. Ләкин абыйның хәле җиңеләймәгән. Ахырда, квартир хуҗалары врач чакыртып, больницага салганнар. Әни соңгы пароходка чак эләккән.
– Ходаем! Ул шәһәрләрендә ничек яшиләрдер?.. Урамнары күп. Өй буеннан йөри торган юллары да Актанышныкы төсле такта гына түгел – таш!.. Ул кеше, ул кеше!.. Базар көнмени!.. Ул фатирлары котсыз, үзе салкын. Өемдә булсам, тимер мичләремә ягып җибәрерием диеп, салкын фатирларында туңып яттым. Ходай авылымнан аермасын… – дип, җаны өшеп кайткан иде әнинең.
Ул кышны Хәвадис абый Уфа тубдиспансерында үткәрде.
Шулай итеп, укуга дип аткан беренче угыбыз ташка тиде.
4Ул кышны без өйдә дә зур зыян күрдек. Сыерыбыз бозау салды. Инде картаюы да җиткән иде. Карт мал барыбер кеше булмый инде ул дип, бер ай ашаттык та декабрьнең башы белән суйдык. Якшәмбе саен әни базарга бәләкәй чана тартып ит сатарга бара. Ләкин ит үтми – өч атна рәттән барып яртысы да сатылмады. Тик Яңа ел алды якшәмбесендә генә (декабрьнең егерме тугызы иде) буш чанасын җилтерәтеп, куанып кайтып керде әни.
– Кайгың сатып шатлык ал, дип әйткәннәр борынгылар. Менә бит, кырык тәңкәдән кулга да тигермәделәр! Егерме еллык ачлык килгәнмени! «Апа, тагы юкмы» да «тагы юкмы» дип, бүлнис марҗалары теңкәмне корытты», – дип, әни ул көнге базарны сөйләп бетерә алмады.
Ә январь башында акча алмашынды. Акча төште, ә базарда бәяләр төшмәде.
Җитмәсә, кинәт җылытып җибәрде. Көнбатыш тарафтан, язгы көндәй яшәреп, болыт килеп чыкты да, күк күкрәп, ләйсәндәй яңгыр ява башлады. Ике көн буена сеңеп яуды яңгыр. Дөньяга су-сөл калкып, юллар билдән измәгә әйләнде. Әбиләр моны да заман ахырына китереп бәйләделәр: «Тәкый гаҗәб хәлләри вар»[13]13
Тагы да гаҗәп хәлләре бар. Көйләп язылган «Ахырзаман» китабындагы һәр куплет шушы сүзләр белән тәмамлана.
[Закрыть] – дип, ил өстенә афәт килүен юрый башладылар. Илгә түгел, безнең өйгә килде афәт.
Ярты сыер сатып, тегеңә-моңа тоткалаганнан кимеп калган мең ярым акчаны, үзем авыл советына барып, йөз илле сумга алмаштырып кайттым. Гел кызыл унлык биргәннәр иде. Базар йөреп ит сатканда һәр тиенен кат-кат санап тоткан әни бу акчаларны санамады да; бер-берсенә ябышып торган өр-яңа унбиш унлыкны бер акчадай берьюлы учына куйды да күзен текәп тик катты. Чоланда җебеп сүле аккан, суытып җибәрү белән кәкрәеп каткан ит ята; әни кулында – күз каргамаслык кына акча – зурларның тәти кәгазе. Суяр алдыннан сыер безгә, күзен тутырып, берәм-берәм мөлдерәп карап чыккан иде, шуның яшьләре хәзер әни күзеннән тамды…
– Бар да бер Ходайдан, – диде әни ахыр. – Алга килгәнне күз күрми калмас.
Кырык җиденче елга шулай кердек. Колхозның да хәлләре әйбәт түгел. Иң зур афәт үтте – дошманны җиргә салып, күкрәгенә бастык. Инде тыныч дөньяга, ләкин чабата белән оегы да юк өйләргә кайтасы солдатлар кайтып бетте диярлек. Базарда ирләр күренеп күбәйде, әмма безнең авылның фронтка киткән йөз алтмыш кешесеннән кайтканы унбишкә дә тулмады. Колхозны бер-ике ел эчендә аякка бастырырбыз дип авыз да ачасы юк иде. Өстәвенә сугыш елларында эшне аркылы куйсаң да сөйрәп тарткан кызлар, ирсез калган япь-яшь хатыннар, ирләр кайтмагач, читкә чыгып китү ягын карый башладылар. Күбесенең телендә «Средни Азия» иде.
Безнең Хәвадис абыйга да больницада бездәгечә салкын кышы, начар көзе булмаган җылы якта яшәп карарга киңәш иткәннәр. Уфадан шул өмет белән дәртләнеп кайтты. Үзен бик тә савыктырасы килгәнгә, без аның өметен сүндермәдек; киресенчә, өчебез өч яктан куәтләп, билгесез авыр юлга җибәрергә булдык. Терелсен генә! Сыердан язсак та, безнең әле өч баш сарык, өчесенә биш саулык бәрәне бар иде.
«Кирәкле ташның авыры юк, Аллага тапшырдык», – диде әни.
Ике сарыкны аяклы килеш алты йөзгә сатып, бер тиенен тотмыйча, Хәвадис абыйга куйдык. Сөйләүләренә караганда, бу акча, юлына гына түгел, баргач бераз тотарына да җитәргә тиеш иде. Базар саен безгә адрес әйтә башладылар: тегенең дә әллә кеме, моның да әллә кеме җылы якта яши икән. Абый һәркайсының адресын язып алды, ниһаять, паспорты-ние әзер булу белән, басу өсләрендә шашып тургайлар сайраган бер көнне, уйнап-көлеп кенә, читкә чыгып китте.
Утыртып җибәрүе генә җиңел. Авыры соңыннан башлана икән. Уфадан ничек утырып китәр?.. Уфасы ярый әле аның – менә Кинилдә нишләр? Анда халык мәхшәр дип сөйлиләр. Баш төртер җай да таба алмыйча, шул Кинилләрдә каңгырып ятар микән? Ә аннан соң?.. Чит, чит диләр дә диюен, читнең дә бит аның бер кырые бардыр: кая барып җитәр дә кем аяк асларына егылыр? Куллар биреп торгызучы булырмы? Быел кышны болай да үз сәкебез җылысыннан аерылып, больницаның салкын койкаларында үткәреп кайтты, инде кайчан күрешә алырбыз?..
Шулай көн саен әрнүле кызгану белән Хәвадис абыйны сагынып сөйли идек.
Өч атна дигәндә генә хаты килде. Ут йотып йөргән йөрәкләргә сарымай булып ягылды абый язган сүзләр, Уфада поезд көтеп икене генә кунган. Ә Кинилдә үзебезнең Актаныш кешесе белән танышып, ниндидер юллар белән билетны бик тиз алганнар. Ул кеше Төркмәнстанның Керки дигән районында укыта икән. «Төркмән һавасы үпкә өчен самай каймак инде ул!» – дип, Хәвадис абыйны үзе белән ияртеп алып киткән.
«Тирә-якта – кайнар сулыш өреп торган ком чүле. Урамда да аяк йөзеннән ком ярып йөриләр. Өстенә йомырка куйсаң, момент пешеп чыга… Их, үзебезнең юеш Агыйдел комнары өстеннән су буйлап кына йөгереп бер үтәсе иде!.. Йөгереп кенә кайтыр җирләр түгел шул…» дип язган абый. Ахырда җыры да бар:
Күгәрчен оя кормасын,
Бала да чыгармасын.
Ризык читтә булса булсын,
Туфрак читтә язмасын.
Кан чирендә карты, сугышта өч улы үлгән Чибәр әби дигәнем дә бездә иде, югалып барган зиһене белән, бездән чыгып киткәч, күрше-күкерткә: «Күгәрченнәргә оя корырга да кушмаган инде ул, бала да чыгарырга кушмаган…» – дип сөйләп йөргән.
Моннан соңгы хатларында да Хәвадис абый гел сагынуны гына язды. Ниләр генә сагынмый иде ул! Үз илебезнең карлыгач канатыдай кара җирләрен, Агыйделнең сөт өстедәй куе томаннарын, яшь мәтрүшкә, яшь карагат исле болыннарын; игеннәрнең буынга сикергән, баш кыскан, сөт тутырган, серкә очырган чакларын; беренче кабат исенә исереп арыш уып ашаган – тел өстенә салып җибәрү белән, тук, төчкелтем тәме каннарга йөгергән минутларны; авылыбызның такта түбәле өйләрен, бәрәңге бакчаларын, шул бакчаларда гына үсә торган, карлыгандай кара «карга күзләре» н; буы да тын юлларын киңәйтеп җибәргән яшь бәрәңгесен; үзебезнең буа буйларын; тагын әллә ниләрен сагынып, җирсеп ятуларын яза иде…
«Монда төн буе тач бишектәге бала елаган тавыш белән чүл бүреләре улап чыга. Күземне йомарга да куркып, әллә нинди исәпләргә төшеп ятам-ятам да, үзебезнең туфрак тартуга чыдый алмыйча, әллә мин дә, шул бүреләр кебек, чүл уртасына чыгып, илергәнче улыйм микән? дип уйлый башлыйм…» дигән. «Болай булгач терелә алмый инде ул анда, балакаем, – дип куйды әни. – Әйтәм җирле, авыруын бер дә язмый…»
Мәүлет аенда әбиләр безгә җыелып, татарчага охшаган да, охшамаган да бер тел белән мөнәҗәт әйтәләр иде. Әни хәзер шуны мондый көннәрдә дә әйтә торган булып китте. Кичләрен тәрәзә катына килеп утырыр иде дә авыз эченнән генә көйли башлар иде:
…Тугыз ай күтәреп йөрдем,
Тугач та ак сөтем бирдем;
Ки анага бала татлый,
Идарди зекер илән ихлас…
Хат алгач, берсендә түзмәде: «Канаты юк, койрыгы юк бер кош төсле, чит җирләрдә борлыгып ятмасын анда. Үз кояшым үземә – куып җибәрмәдек, кайтсын. Юлына дисә, актык сарыкны булса да сатып җибәрербез», – диде.
Сарыкны сатарга туры килмәде. Хәвадис абыйны теге игелекле Актаныш кешесе үзе укыткан мәктәпкә завхозмы-кемме итеп урнаштырган икән; шунда эшләгән акчасына йөземдер, күрәгәдер ише күчтәнәчләр алып, хәбәрсез генә кайтып төште абый. Тазарасы урынга ямьсез кара төс кунып ябыккан иде. «Эссе. Һич бир тәгам йиә алмадым», – дип, төркмәнчәләп әйткән булды.
Карап әйләнмәгән җире калмагандыр Хәвадис абыйның!..
Җирсеп сагынуын шулай баскач, өйдә нишләп ятыйм мин дип, кызлар белән бергә салам өяргә йөри башлады. Басулар ямьләнеп ките, ул эшкә чыккач. Клубтагы кичәләрне әйтәсе дә түгел. Ул юкта, «сыер агачка менгән көй» гә[14]14
Гармунны белер-беленмәс кенә уйнаучыга әйтелә.
[Закрыть] биеп китә алмыйча, аякларын сөйрәп, ышкып кына баскан яшьләр, борып җибәргәндәй, котырып бии башладылар.
Тик озак бии алмадылар.
Октябрь бәйрәме чорында халык, гадәттәгечә, көндез басуда иген сугып, кичен кунак үткәрде. Инде ничә ел авылдагы бер табын да Хәвадис абыйдан башка узмый иде. Шулай атна буена бәйрәм иткәннән соң, бетеп аяктан егылды. Бигрәк тә озынга киткән көзге көннәр ярамады.
Салкын. Юеш. Ноябрьнең соңгы сибәләк яңгырлары өзлексез мал йөреп карайткан уҗым өсләрен юа иде.
– Бу яңгыр җиргә түгел, минем үпкәмә генә явадыр инде!.. – дип, сөзәк тау битендәге шул уҗымнарга тәрәзәдән карап ятар иде.
Больницага бер дә барасы килмичә, бер атна чамасы ятты да беркөн әйтте:
– Булмаса, илтеп куегыз инде мине… – диде.
Ат алып, Әдрән үзебезнең больницага илтеп куйды. Аннан инде, самолёт йөри башлау белән, Уфага җибәрделәр.
Кышның туксан, язның алтмыш көнен ул тагы шулай тубдиспансерда үткәрәчәк иде.
5Кырык сигезенче елның март аенда миңа унсигез яшь тулды.
Кырык сигезнең март аенда солдаттан Раббани абый кайтты.
Авылны иңләп, карга бураннары уйнап йөргән чак иде. Койма, лапас буйларына көренделәп салган көрт түбәләмәләре төтенли. Көрәр кешесе булмаган өйләр, күзен генә калдырып битен бәйләгән бала төсле, тәрәзәләренең өске өлгесенә чаклы кар эчендә утыра иде. Без көн саен, йә Әдрән, йә мин барып, Чибәр әбине өеннән казып дөньяга чыгарабыз.
– Гомере бар кешегә ямьле җәйләре дә килер әле… – ди ул.
Безнең бер кат тәрәзәләрнең аскы өлешенә эчтән такта сугылып, җылылык өчен ике арага кибәк салынган; өске өлешләре көн йомшарганлыктан эри, ә ут алгач, яз сулышын сизгән төсле, яшәреп китә иде. Шундый кичләрнең берсендә капка төбендә кемдер «Трр!..» дип ат туктатты. Башта Әдрән, аннары мин сәкегә менеп, икебез ике тәрәзәгә капландык. Күз бәйләнгән чак булса да күрдек: колакчын бүрек, бөрмәле тун, ак киез итек кигән бер кеше туп-туры үз өенә кайткандай, ат тотып, безнең капкадан кереп килә, чанада толып кигән тагы берәү утыра иде.
Гел бертөрле көннәрне кызыксыз гомер кичергән авыл халкы өчен капкаңны ачып йортыңа бер ят кеше керү үзе бер яңалык, хәтта шатлык иде.
Без, кемнәр булыр бу дип, атылып дигәндәй каршыларга чыктык. Ат инде күтәрмә төбенә килеп туктаган, чанадагы толыплы кеше дә төшеп, култык таякларын җайлап тора иде. Йөзен күрмәсәк тә, гәүдәсеннән таныдык:
– Раббани абый!..
Раббани абый тураеп безнең якка борылды:
– Апайлар, сезме?..
Без күтәрмә башыннан туры аның янына сикердек.
– Ипләбрәк, ипләбрәк… Аягыма бик кагылмагыз… – диде ул.
– Аягыңа ни булды соң, абыкай?
– Этләрем белсен!.. Мин түгел, врачлар да белеп бетермәде, – дип, инде үзе безне кочаклап алды, култык таяклары икесе ике якка авып китте.
Шул рәвешле, муеныбыздан нык итеп кочкан килеш, бер аягы белән генә сикерә-атлый, безнең белән бергә баскычтан менә башлады. Ул арада өйдән, каушап-кабаланып, әни дә килеп чыкты. Ул безне кече як тәрәзәсеннән карап-күреп торган, чыга-чыгышка:
– Хәвадис, әллә синме, улым? – дип куркынып сорады.
– Юк. Мин әле бу. Исәнме, инәй? – диде Раббани абый.
Әни туктап, сүз әйткән җирендә катып калды. Ул исенә килгәнче, Раббани абый Әдрәннең иңбашыннан сул кулын алды да әнине йомшак кына итеп йомшак толыбына кысты. Әни:
– Исән кайттыңмы, балакаем? Исәннәр кайттыңмы? Әллә аяккайларың имгәндеме?.. – дип, тулган күңеле, йомшак теле белән такмаклап китте.
– Сорамагыз әле шул йөрмәгән аякны… – дип, абый көлеп кенә җавап бирде.
– Ай Алла! Нишләп болай тышта торабыз соң әле? Әйдәгез, өйгә керик. Кая, ямчың ния керми? – диде әни.
– Хәзер, әбекәй, хәзер, – диде абыйны китергән егет.
– Әйдә, энем. Атыңны апайлар үзләре чыгып урнаштырыр, – диде аңа абый.
Ямчы егет, карда яткан култык таякларын иелеп алып, безнең янга күтәрмәгә менде. Без бер көтү суык ияртеп өйгә кердек. Абыйның өстеннән толыбын, шинелен салдыргач, әни сәке йөзлегенә дога кылырга утырды. Амин тоткач, абыйны китергән егеткә сүз катты:
– Кайсы авылныкы соң үзең, улым? Кемнәрнең игелекле баласы?..
– Идел эченнән[15]15
Агыйделнең су баса торган болынлы түбән ягын халык «Идел эче» дип, ә таулы биек ягын «Кыр ягы» дип йөртә.
[Закрыть] мин, әбекәй. Кырым-Сарайныкы, Җәнҗегет, Нугай якларын ишеткәнең бардыр, шулардан ерак түгел, – диде ямчы егет.
– Ай, бик ераклардан ям чапкансың икән! Ничекләр адашмадыгыз мондый буранда?
– Без Агыйдел өсләп кенә элдерттек, әбекәй.
– Рәхмәт, балам… Юлга чыккан бәндәләреңне юлдан яздырма, догаи хәерләр бир, – дип, әни битен сыйпап алды.
Аннары бик кадерле кеше килгәндә генә яндыра торган унлы лампаны кабызып җибәрде, ә сукыр лампаны бәләкәй якка чыгарды. Аннары мондый көннәрне киштәгә тартып куелган киҗеле чаршауны төшереп куйды. Без – Әдрән, ямчы егет – өчәүләп ат янына чыктык. Аны лапаска кертеп тугарып, бәсләнгән тирләрен сөртеп, печәнгә куштык та дилбегәсен-камытын өйгә алып кердек. Әни, кулына чыра агачы тоткан килеш, Раббани абый белән сөйләшеп тора иде, без керү белән, чит кеше алдында сүзне туктаттылар. Әни мине ымлап кына чаршау эченә[16]16
Өйнең чаршау белән бүлеп алынган кече ягы.
[Закрыть] чакырып алды да пышылдап кына әйтте:
– Бар, улым, бер киенгән көе Шәрифулла абзыйларыңа барып кайт. Болай гына ярамас бит: китерә килгән егете дә бар. Туңганнар-өшегәннәрдер. Көтәргә диярсең. Онгайдан Тимершәех абыйларыңа да сугылып чык, вакыты булса килеп утырсын…
Мин башта Тимершәех абыйларга сугылдым. Өендә юк, идарәдә иде.
– Ярар, апай, нәрәттән соң әбизәтелнә барырмын, – диде.
Аннары мин, кире кайтышлый, Шәрифулла абзыйларга кердем. Кызлары да, үзләре дә өйдә иде. Абый кайту хәбәрен әйткәч, «Китчәле!» дип сораштыра башладылар. Иң олы кызлары Рәҗимә апаның тук, алсу йөзеннән нур уйнап үтте. Аннары Шәрифулла абзый минем йомышны үтәде: мышный-мышный мич башына менеп, аннан бер чирек бал агызып алып төште.
– Урындагы кешеләр өчен генә дип куйган мичкәдән алдым. Сата торганы түгел бу, менә күрерсез… – дип сөйләнә-сөйләнә, чирекне тастымалга урап, култык астыма кыстырды. – Раббанигә әйт: иртәгә үз вакыты белән безгә килсен. Ыштубы да килми калмасын. Яме? Шәрифулла абзый шулай дип әйтеп әйтте, диген. Мужыт, бүген үзем дә барып чыгармын әле, – дип, мине өйалды ишегенә кадәр озата чыкты.
Чыннан да, күңеле түзмәгән: Тимершәех абый килеп, табынны башлап кына торганда, тагы бер чирек бал кочаклап, үзе дә килеп керде.
Раббани абый сөйләгәннәрдән без шуны аңладык: гөл кебек кенә хезмәт итеп яткан җиреннән сулкылдап кына сул аягы сызлый башлаган. Көндез язылып китә икән дә иртәнгә тагы оешып ката икән. Подъём булганчы уянып, ике куллап уа-уа гына бераз кеше рәтенә кертә икән. Гомерендә бер чирнең ни икәнен белгән кеше түгел, үтәр әле дип кул гына селтәгән. Тик, көннәр үтсә дә, авыруы үтмәгән. Ә беркөнне подъёмга сикереп торган җиреннән алты потлы гәүдәсе белән гөрселдәп идәнгә ауган. Ике ай буе башта лазарет, аннан госпитальдә яткан, әмма тиз генә аякка басарлык түгел икән. Шулай да оча төбеннән бераз җибәреп, аяк очын гына тидереп баса башлагач, җиде елның дүртесен сугышта үткәргән ветеран буларак, срогы бетәр-бетмәстән демобилизацияләгәннәр. Теләсә, бүгеннән үк госпитальгә китә, теләмәсә, өйдә ятып та дәвалана ала икән. Күбрәк массаж, күбрәк хәрәкәт, иллә мәгәр иң файдалысы – эссе мунча, дигәннәр. Түзә алган хәтле каен миллеге белән сыйпап-сыйпап чабынырга кушканнар.
– Менә дәвасы шул аның – гел җылы, – дип, Раббани абый сүзен тәмам итте.
– Шулай шул, апай: чирне аны килгәндә генә сизмисең, киткәндә ул китә алмый интегә, – диде Тимершәех абый. Аннары һич уенсыз Шәрифулла абзыйга әйтте: – Ишеттегезме инде, Бал абзый?.. Иртәгәдән алып Раббанине үзегезнең бер мунчадан да калдырмыйсың…
– Бәй, кем каршы аңа? Әйтелгән – эшләнер, – диде Шәрифулла абзый.
Әни – кече якта. Абый сөйләгәндә генә мич буена килеп, чаршау читеннән карап торды. Стаканнар кыймылдый башлап, табын бал җаена агылып киткәч, тагын үз урынына китеп утырды.
Кышын без дөньядан киселеп яшибез. Иң якын станция Камбарка булып, анысы да безгә җитмеш чакрым кире якта иде. Шуннан абый, авыл саен диярлек ат яллап, өч көн кайткан. Инде шактый юнәя башлаган аягы, чана суыгы тиеп, тагын асылынып калган иде. Ятканда да үзенә аеры нәрсә шикелле күтәреп кенә салдык. Ай-яй авыр икән җансыз аяк!
– Бер дә булмаса, Чибәр әбиеңнән имнәтеп карар– быз, – диде әни. – Зиһене йомшарса да, имгә таза әле ул…
– Раббани улыма ни булган?.. Мөшкәш булган, һау– һау-һау!.. – дип, абый яткан җиреннән йомшак кына көлеп алды. – Шулай бит әле, инәй?
Әни бер үпкәсез:
– Анысы аның бала име, – диде.
– Мирзадан хат бармы? Ниләр яза? – диде абый. Ул аны бая да сораган иде инде.
– Синнән хат алмавына бик аптырап язган бер хаты килгән иде, шуннан юк әле, – дидем мин.
– Госпитальдән госпитальгә күчеп өзелдек шул…
– Аның хезмәте кайчанрак бетәр икән соң, улым? – дип сорады әни дә.
– Озакламас инде. Безнең действительный срогы икебезнеке бер булырга тиеш.
– Кайтып та бер дә авылда торыр шикелле язмый әле ул, – дидем мин.
– Ә кайтып ни бар? Офицер башы белән малай-шалайлар янында серәеп сабан сөреп йөрерме? Мин инде мәҗбүри кайттым. Менә аягым төзәлсен әле…
Әни ятмаган иде әле, чаршауны күтәреп куеп, сәкене икегә бүлгән сандыкның теге ягында утыра иде. Озак тынлыктан соң:
– Шулай берәм-берәм таралып бетәрсез микәнни инде? – дип көрсенеп куйды.
Абый инде йоклап бара иде булса кирәк:
– Соң, инәй, бер ояда биш ир бала өелеп ятып булмас бит инде, – дип, авыз тутырып иснәп алды.
– Йә, балалар, йоклагыз инде, – дип, әни утны сүндерде.
Иртәнгә буран басылган, көн аязып, суытып җибәргән иде. Әчкелтем исле җылы өйдән салкынга чыккач, башлар әйләнеп китте. Без ямчы егетне, иртән тагы бары белән тәрбияләп, әйбәтләп кенә озатып җибәрдек.
Әдрән бер киенеп чыккан җиреннән Чибәр әбинең ишегалдын көрәргә китте. Кыш буена урамга ишеп салган кар өстеннән барганга күрә, безнең энекәш өйләрдән дә биек төсле булып күренә иде.
Раббани абый:
– Төпчек тә бик үскән!.. – дип куйды.
– Инде ике ел Сабан туе булды, үз ишеннән беркемгә бил бирмәде, – дидем мин.
Без ишегалдына кердек. Абый, таягына асылынып, бер урында әйләнә-әйләнә, дөньябызны күздән кичерде. Әтидән калган өй дә, абыйлар үзләре тергезеп киткән каралты-кура да, сипләп торуга карамастан, искереп килә; кар да күмгәч, әле бөтенләй җиргә иңгән сыман иде. Раббани абый, сузып кына, «да-а…» дип, кара төк баскан яңагын сыйпап торды. Бу аның сагынуы идеме, әллә бизеп, ятсыну авазы идеме, – белмәдем.
Аннары ул әкрен генә өйгә кереп китте, мин кар көрәргә калдым. Көнне болай ачып җибәргәч, атна эчендә генә буран булмас, – энем белән икебез дә өйдә чакны ишегалларын гөл итеп куярга кирәк иде. Ул арада Әдрән дә Чибәр әбиләрдән кайтып җитте. Без, басылып тыгызланган карны шикәр төсле шакмаклап кисә-кисә, энем бер яктан, мин икенче яктан эшкә тотындык – өсләребезгә көрәк җиленнән борак оныдай кар сара башлады.
Ишегалдын бетереп, урам якка күчәргә торганда, өйдән Раббани абый килеп чыкты. Чиста итеп кырынган, шинель төймәләрен самавырдай ялтыратып җибәргән, иңбашлары тартып-киереп тора, шинеле җөйдән-җөйгә шытырдап кына сүтелеп китәр сыман иде.
– Әйдә, Сирин апай, мине Бал абзыйларга илтеп куй әле, – диде ул миңа. – Мондый карда бу гәүдәне култык таягы гына тота алмас.
Без Шәрифулла абзыйларга киттек. Юл әле тапталмаган – биш-алты ат печәнчеләр генә үткән. Мин аягым белән катыны капшый-капшый алдан барам, минем арттан ипләп кенә абый килә. Әледән-әле таягы батып кала да – мин тартып чыгарам.
Икебезгә дә рәхәт, күңелле. Ишегалды, капка төпләрен көрәп яткан апалар, бабайлар безне күреп, кул сузып күрешергә киләләр. «Бик исәнбез әле» дип кенә үтеп китеп булмый, бераз сөйләшеп торабыз.
Икәү генә калган бер арада, җаен китереп, Раббани абый Шәрифулла абзыйның кызларын сораштырып алды.
– Түп-түгәрәк битле кара чутыр бер кызлары бар иде, анысы да үскәндер инде?
– Үсте!.. Минем куенда!.. – дидем мин.
Телем әйтте дә качты – кызаруы миңа калды: салкын биткә җылы кан бәрүен тойдым. Абый башын чөеп көлеп җибәрде:
– Тиленеке тишек – тотылдың бит, апай!..
– Мин бит ни…
– Ярый, ярый. Киленне күреп кайтырбыз. Ә зурлары кем куенында соң?
– Кем куенында булсын! Рәҗимә апа инде карт – егерме икедә! Ә Тәрҗимә буйлы егетләр бөтен базарында юк. Әле көз генә бер егет аңа, шаяртып, «Миңа кияүгә чык әле, баскычым да бар» дип әйткән икән дә, Тәрҗимә аны базар эчендә, «Аяк астында бик чуалып йөрсәң, маңка!..» дип, өреп кенә очырган. Күргәннәр сөйләде. Булмас димә! Артыңнан килсә, ат киләме әллә дип, артыңа әйләнеп карыйсың…
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?