Электронная библиотека » Сәмига Сәүбанова » » онлайн чтение - страница 1

Текст книги "Моң"


  • Текст добавлен: 30 апреля 2019, 13:40


Автор книги: Сәмига Сәүбанова


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 12 страниц) [доступный отрывок для чтения: 3 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Сәмига Сәүбанова
Моң

Әйтелмичә калган сер

Рәхимәнең бүген көне көн булмады. Күз карасы ке бек кадерләп үстергән Айнурына әллә нәрсә булды шунда. Көне буена югалып тора һәм кайда йөрүен дә әйтми.

Үсмерлек чорына кергән балаларның кисәк кенә үзгәреп китүен белә ул. Тик кешенеке кештәктә генә булган шул. Үз башыңа төшкәч күрәсең ул баланың чага башлавын.

Әтисенә әйтергәме әллә? Юк, ярамый. Улының тупасланып китүен сизмәгәнгә салышырга кирәк. Урамга тартыла икән, монда үзенең дә гаебе бар, димәк. Әрләп, өйдән күңелен биздермәскә кирәк. Өйгә һәрвакыт сөенеп-шатланып кайтсын ул.

Ундүрт яшенә җиткән, борынына кызлар исе керә башлаган малайны ничек бәйдә тотмак кирәк? Моңарчы бөтен серләрен әтисе белән түгел, әнисе белән генә уртаклашкан Айнурга йә энекәш, йә сеңелкәш булса иде дә соң… Юк шул, юк… Ходай насыйп итмәде. Улына күңелсез булмасын дип, уйнарга күрше балаларын чакырды. Ашатты-эчертте, бергә уйнады. Алары да үсеп җитте һәм берзаман, өй диварларын тарсынып, киңлеккә тартылды. Ә киңлек алар өчен – урам… Нишләп йөргәннәрен күзәтеп бетереп буламыни?

Айнурны итәгендә генә сөеп утырганда, ул алга таба мондый борчулар булырын күз алдына да китермәгән иде. Улын яратып, сөеп үстергәч, гомер буе ул да аңа шулай җавап бирер кебек тоелды. Бары аның өчен яшәде. Балаларның аналарга мөнәсәбәте үскән саен шулай була микән инде?

Кайда һәм кем белән икән хәзер аның Айнуры?

Ул Рөстәмгә шылтыратып карарга булды. Аның белән Айнур – аерылгысыз дуслар бит.

Телефонны Рөстәмнең әнисе алды.

– Мин әле бу, Камилә, – диде Рәхимә. – Айнур сездә түгелме?

– Юк шул.

– Ә Рөстәм?

– Өйдә.

– Айнурның кайда булуын белмиме икән, сора әле.

Камилә телефонны Рөстәмгә бирде.

– Дәрестән соң мин хоккейга йөрим бит, Рәхимә апа.

– Күрмәдеңмени?

Рөстәмнең җавабы кыска булды:

– Күрмәдем…

Вакытында музыкага түгел, хоккейга бирәсе булган да бит… Рөстәм белән бергә йөрерләр иде. Әнә баяны тузан җыеп кына ята… Музыкага һәвәс кешенең күңеле нечкә була, янәсе. Менә хәзер утыр инде җитмәгән терсәкне тешләмәкче булып. Барыбер урамда шар сугып, тырай тибеп йөри башлады…

– Айнурны да үзең белән хоккейга чакырыр идең.

Айнурның берничә тапкыр Рөстәмгә ияреп хоккейга баруын күздә тотып әйтүе иде Рәхимәнең…

– Теләге булса, рәхәтләнеп!

– Ярар, акыллым, рәхмәт! Син Айнурны онытып бетермә. Кергәләп йөр, яме.

– Вакытым юк шул, Рәхимә апа. Хәзер мәктәп чемпионатына әзерләнәбез. Анда җиңүчеләрне шәһәр хоккейчылар командасына яшь алмаш итеп әзерләячәкләр, ди…

Рәхимә урамга чыкты. Көн кичкә авышуга карамастан, кояш үзенең нурларын мул итеп сибә. Ләкин улы өчен борчылган анага җәйге кич кенә түгел, җәйге ачык төсләр дә уңган кебек тоелды. Кояш җанны да, күңелне дә җылытмады.

Кайсы якка барса, улын табар икән? Үзләре яшәгән микрорайонны инде әллә ничә тапкыр әйләнде. Суык вакытта подъездларда җыелып торырга яраткан үсмерләр урамга чыкты хәзер, ләкин Айнур күзгә чалынмады.

Уйланып бара торгач, шактый ерак кителгән, «хрущёвка» дип йөртелгән йортлар ишегалдына ук килеп чыккан.

Яшьләрнең гөлдер-гөлдер килеп сөйләшүләре, хихылдап көлеп алулары ишетелде. Араларында кызлар тавышы да бар. Менә Рәхимә агач күләгәсендәге эскәмиядә берничә үсмер арасында таныш чалымнарны күрде. Айнур! Булмас, нәрсә калган аңа биредә?

– Улым!

Яшьләр аңа игътибар итмәделәр.

Өченче тапкыр «Айнур» дип кабатлагач кына, үсмерләрнең берсе аңа таба борылды.

– Сез кемгә эндәшәсез, апа?

«Апа! Бирермен мин сиңа «апа»ны! Әнисе икәнемне белдерергә ояла башлаган! Шушы хурлыкларны күрәсем бар икән!» – дип уйлады Рәхимә.

Башка вакытта Айнур, әнисен күрү белән, аңа каршы килер иде. Бу юлы алай булмады.

– Әйдә, улым, кайтырга вакыт.

Үсмер як-ягына каранды.

– Сез кемне эзлисез, апа?

– Сине инде, кемне булсын?

Үсмер Рәхимә артыннан читкәрәк китте.

– Мин бер-бер начар эш кылмаганмындыр бит? Югыйсә үзебезнең ишегалдынннан ерак киткәнем дә юк.

Шунда гына Рәхимә аның Айнур түгеллеген аңлап алды. Ул аңына килеп өлгергәнче, подъезддан күбәләк кебек кызчык атылып чыгып сөрән салды:

– Абыем! – Һәм туп-туры үсмернең кочагына атылды.

Рәхимәнең күз аллары караңгыланды, ул чак кына артына аумады.

Охшаса да охшар икән!

Күңеленең ниндидер эчке сиземләве белән ул әле генә яшьләр утырган эскәмиягә утырды. Димәк… Димәк…

Менә ул «Әни!» дигән тавышка сискәнеп башын күтәрде.

– Син нишләп монда утырасың, әни?

– Өйгә кайтуым. Сине күреп туктадым. – «Кайда йөрдең?» дип сорау алуның әлегә урынсыз икәнлеген Рәхимә яхшы аңлаган иде, алар кайтырга чыктылар. Баштагы чуалчык уйлар бераз таралды.

– Кибеттә ноутбук карадым. Бәясе дә тешкә үтми. Әллә алыйкмы? Бер компьютерны икегә дә, өчкә дә бүлеп булмый. Синең үзеңә аерым кирәк.

– Алыйк соң…

Компьютер алуны һәрвакыт кичектереп килгән Рәхимә бу юлы улының фикерен куәтләде генә. Компьютерда шар сугып булса да утырсын, юлдан гына язмасын. Ә бит Ахияр да, Рәхимә дә улларының баянда уйнарга өйрәнүен бик теләгәннәр иде.

– Өйрәнергә авыр булса да укы, улым. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Бер булмаса, бер кирәге чыгар. Мәҗлесләрдә, күзле бүкән булып утырганчы, гармун уйнарсың. Гармунчы егетләрнең дәрәҗәсе зур, – диде әнисе Айнурга. – Әткәң гомер буена гармунда уйнарга кызыкты. Бала чагында өйрәнергә җае чыкмаган. Укуыңны ташласаң, хәтере калыр, – дип тә өстәде.

Әтисенең хәтерен калдырасы килми иде шул. Теләсә-теләмәсә дә, гармунда да, пианинода да уйнарга өйрәнде. Тик артыгын укыта алмадылар. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, музыка көллиятендә уку турында да сүз кузгатып караганнар иде, ләкин егет:

– Өйрән, дидегез, өйрәндем. Башкасын сорамагыз! – дип кырт кисте.

Пианиноны юк бәягә көчкә сатып җибәрделәр. Гармунны калдырдылар. Тик аны да Айнур күзеннән ераграк яшерергә туры килде.

– Яратмаган эшен эшләтеп, тәки үзәгенә үткәнбез икән, – диде әтисе.

– Бала-чага укуның кадерен белми, берзаман үзе үк безгә рәхмәт әйтер әле, – диде Рәхимә.

– Тамак ялына бер потлы гармун күтәреп йөрергә туры килгәне өчен рәхмәт әйтер дисеңме?

– Бөтен әйберне тамакка калдырма инде. Рухи дөнья да кирәк балага!

– Рухи дип кенә булмый шул. Җаны теләмәгәч нишләтәсең аны? Рухи азыкны гармунга гына әйләндермик инде. Аның бүтән төрләре дә бар.

– Күңелең моңга сусамаса, нинди рухи азык ди? Зыялылыкның нигезе татарның моңына килеп тоташа, – дип, сүзен сүз итте Ахияр.

Барыбер Айнурдан моңлы бала ясап булмады. Гармунда да, пианинода да уйнады, ләкин берсен дә җаны теләп эшләмәде. Замана баласы дими, ни дисең! Аларның бала чагы техника заманына туры килде шул. Кая ул таң алдыннан сандугачлар сайравын тыңлау, күбәләкләр лепердәвенә соклану? Балалар бакчасына, мәктәпкә җитәкләп илттеләр, җитәкләп алып кайттылар. Сукмактан чирәм ягына аз гына да тайпылырга ярамаган бала боларны каян белсен? Читкә җибәрсәң – куркыныч, тормышның, урамның яхшы ягына караганда, Иблис законнары йогынтысына эләксә, күңелен берничек тә йомшарта алмассың аннары.

Кая монда моң турында уйлау? Урамда файдасызга вакыт уздырып йөрмәсен, башына тилемсә уйлар кермәсен – хәзерге заманда бала үстерүче ата-ананың уенда шул гына. Ә үзенә кирәк моңны, вакыты җиткәч, тормыш үзе сеңдерә аны. Баланың буш вакыты калмасын. Нәрсә белән булса да кызыксындырырга кирәк. Тукай әйтмешли, «картаеп, буыннар каткач, эш белү уңайсыз ул».

Акыллы гына күренгән балаларның да урамга ияләшкәч юлдан чыгулары турында мисаллар бар. Шуңа күрә, өйдә тагын бер компьютер барлыкка килгәч, Айнурның түбәсе күккә тиде. Берүзенә бер компьютер. Урамны бөтенләй онытты.

Ә менә Рәхимәнең тынычлыгы югалды. Аяклары еш кына теге ишегалдына алып килә аны. Килгән саен, Айнурга охшаган үсмерне, аның сеңлесен күзәтте.

Кем балалары икән алар?

Ирен хыянәттә гаепләргә дә урын юк кебек. Чөнки Ахиярының баласы түгеллеге аңа көн кебек ачык. Иреннән шикләнерлек сәбәп булса, җиңелрәк тә булыр иде әле. Яшьлектә кем җилкенеп алмый да, кемнең генә кавыша алмаган ярлары калмый? Әнә бит Ахияры да:

– Син минем тормышымда бердәнбер хатын-кыз булдың. Синең белән очрашканга хәтле, мин кызларга күтәрелеп карарга да ояла идем. Миңа алар оҗмах фәрештәләре кебек тоелды. Ярый әле Ходай Тәгалә миңа сине бирде, – дип әйтә иде.

Шулай булгач, ник борчылырга инде? Бер-берсенә охшаган кешеләр азмыни? Тиккә генә җирдә яшәүчеләрнең нәсел агачы Адәм белән Һавага килеп тоташмый бит. Кешеләр – бер ата-ана балалары.

Алайса, Рәхимәнең күңелен нинди корт кимерә соң?

* * *

Әллә үсмерлек чоры Айнурга шулай тәэсир итә, әллә компьютер… Моңарчы әтисе ни әйтсә, шуны эшли торган малай соңгы вакытта бик үзгәрде.

Әтисе эштән кайткач, Айнур аның белән сөйләшмәскә тырыша. Сөйләшкәндә дә, араларыннан салкын җил үткән кебек, ниндидер киеренкелек хасил була. Бу хәлне Ахияр да, Рәхимә дә сизде. Вакыты җиткәч җайланыр әле дигәндәй, үзләрен тынычландырырга тырыштылар.

«Бала – үскәндә генә бала, үскәч чага» диюләре шушы үзе микәнни?

Беркөнне Айнур:

– Әни, син әтине артык иркәлисең, ул бит бала түгел, – дип, үпкәләгән кебек әйтә башлагач, Рәхимә тагын да ныграк уйга калды.

– Улым, әтиеңә булган мөнәсәбәтем сиңа иркәләү булып күренергә тиеш түгел. Тик «бала – бәгырь ите» дигәнне дә онытма. Ана йөрәге бала өчен ныграк өзгәләнә. Әтиеңә булган мәхәббәт балага мәхәббәттән бөтенләй үзгә, аларның бер-берсен һич чагыштырып булмый, – диде ул.

– Әгәр дә ул синең мәхәббәтеңә лаек булмаса?

– Тфү, тфү! Авызыңнан җил алсын бу сүзне, улым!

Айнур ул көнне башка авызын ачып бер сүз дә сөйләшмәде. Кичкә таба урамга чыкканда гына:

– Озаграк йөрсәм, борчылып тормагыз, – диде.

Ана күңеле борчылмыймы соң? Ахияр да өйдә юк, ичмасам. Ул: «Эштән соңрак кайтам», – дигән иде. Күршеләргә күңелен бушатыр иде, тик алар төпле киңәш бирә алырмы соң? «Тапкансың кайгырырлык нәрсә?» – дип көләчәкләр генә. Чынлап та, үсмер малай әнисе итәгенә тагылып йөрмәс бит инде. Аның яшендә Рәхимә үзе дә әнисенә тагылып йөрмәде. Матур җәйге көннәрне таң атканчы дуслары белән кич утырган чаклары да аз булмады. Тик элекке авыл белән хәзерге шәһәр урамнары бер түгел шул.

* * *

Айнур да элекке түгел инде хәзер. Көтмәгәндә сәер-сәер сораулар биреп куя. Әнә бит тагын:

– Безнең әти ничә тапкыр өйләнгән? – дип, әнисен шаккатырды.

Сүз уңаеннан гына бирелгән бу сорау Рәхимәнең күңеленә авыр тәэсир итте. Улы да, әнисенең кояштай балкыган йөзе тартышып китүен күреп, сүзне уенга борырга ашыкты:

– Ник, әллә шаярырга да ярамыймы? Хәзерге заманда бер генә хатын йә бер генә ир белән торучылар сирәк бит. Рөстәмнең әтисе дә өч тапкыр өйләнгән, читтәге ике баласына алимент түләгәч, акчалары такы-токы гына. Сәнгать кешеләре арасында да бер генә тапкыр никахланучылар аз.

– Син компьютердан шундый мәгълүматлар гына җыеп утырасыңмы әллә? – Рәхимә үзен кулга алып өлгергән иде.

– Кызык бит. – Хәзер Айнур да сүзне ник башлаганына үкенә иде бугай. Тик барыбер: – Бер ата-ана балалары булмасалар да, җир йөзендә бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган кешеләр дә бар бит, – димичә калмады.

Нәрсә уйлап әйтүе булды икән?

Кечерәк чагында Айнур үзенә сеңелкәш йә энекәш сорап теңкәгә тия иде. Аның теләген тормышка ашырып булмады шул. Бу бала үзе дә шул аңа күктән төшкән бәхет шикелле булды.

Айнур белән бала тудыру бүлегендә ятканда, палатада төрле язмышлы хатыннар белән танышты Рәхимә. Гөлинә әнә бәби табудан өметен бөтенләй өзгән булган. Күкәйлекләреннән шеш тапканнар, әмма Гөлинә барыбер ана булудан өметен өзмәгән. Ире белән бала алырга җыенганнар. Нәкъ шул вакытта ул үзе дә балага узган.

– Аллаһы Тәгалә минем бәби табасы килүемне күреп торган. Бу сабый – аның бүләге, – ди ул, нарасыен күкрәгенә кысып.

– Әгәр дә теге баланы алып өлгергән булсагыз?

– Анысын да сөеп үстергән булыр идек. Безнең дусларыбыз белән шулай булды да. Уллыкка алган сабыйларын: «Ул безгә бәхет алып килде» – дип, тагын да ныграк яраттылар. Хәзер ул бала үзе дә әти инде. Күршедә генә яши.

Рәхимәнең күкрәкләренә сөт төшмәде. Шул чарасызлыктан бүтән әниләрнең артып калган сөте җыелган шешәгә имезлек кидереп, баласын ашатты. Бәбиле булды, ә аны имезү бәхете тимәде.

Ә Айнур әнисенең күкрәк сөте юк дип тормады, әкияттәгедәй ай үсәсен көн үсеп, әти-әнисен бик куандырды. Әни сөте имгән балалардан бер дә ким булып үсмәде.

* * *

Айнур компьютер алдында атна-ун көн утырдымы-юкмы икән, һава суларга дип чыккан җиреннән тагын югалып торды. Хәйран гына вакыт узгач, Рәхимә улын элек йөрергә яраткан парктан да эзләп карады, дусларыннан да сорашты. Ләкин Айнур беркайда да юк иде.

Соң гына кайтып кергән егет әнисен сораулар белән күмде:

– Әтинең туганнары арасында миңа охшаган берәрсе юкмы? – дип сорады Айнур.

– Әсгать абыеңның улы Ризванны сиңа охшаталар…

– Минем яшьләрдәге туганнар арасыннан, дим мин.

Рәхимә берәм-берәм санарга тотынды:

– Хәсән абыеңның малайларын күргәнең бар… Алар барысы да әтиеңә тартым… Рәсүлә апаңныкылар… Рәис абыеңнар… Соң бер-берегезгә охшаш якларыгыз күп инде. Тукта әле, нишләп тик торганда кирәк булды бу сиңа?

– Болай гына.

Икенче көнне Рәхимә улы артыннан күзәтергә булды. Кая барыр, кем белән аралашыр икән?

Айнур, ишегалдына чыккач, як-ягына каранып басып тормастан атлады да китте. Барасы юлын тәгаен белә иде бугай. Рәхимә аны күздән югалтмаска тырышты. Тик бераз баргач, хәле китте.

Күзе күрмәс, колагы ишетмәс булды. Аяклары каядыр алып китте. Егылмаска! Үч иткәндәй, сөялеп торырга коймасы да, утырырга урыны да юк. Әнә, ниһаять, бер утыргыч күренде. Үзенә арты белән утырган, уен белән мавыккан үсмер белән кыз балага игътибар итмичә, шул эскәмиягә сеңде. Аллага шөкер, егылмады.

– Апа! Ни булды сезгә, апа? – Нәни кызчык аңа гаҗәпләнеп карап тора иде. Ул ашалып бетмәгән туңдырмасын аңа сузды. – Мәгез, апа! Еламагыз! Мин еласам, әни миңа һәрвакыт туңдырма ала.

Таныш ишегалдын шунда күреп алды.

Кызчык янында утырган үсмер дә телгә килде:

– Әни! Син ничек монда? Әле яңа гына өйдә калган идең бит, – диде.

Айнурның тавышы Рәхимәне чынбарлыкка кайтарды:

– Ә син? Син ничек монда? – диде.

– Монда минем дустым яши.

– Кем?

– Менә таныштырам. – Аннан ул кызчыкка эндәште: – Бу минем әнием була инде. Исемеңне әйт әле минем әнигә?

– Минем исемем Нәзирә. Ә синең исемең ничек?

– Рәхимә апаң булам мин.

– Ә син кайда яшисең?

– Әнә теге йортлар артында.

– Әйдә, апа, безгә кунакка. Мин сине әнием белән таныштырам.

Рәхимәнең кызчык белән танышасы килә иде. Шулай да:

– Ят кеше белән сөйләшергә ярамавын әниең әйтмимени? – диде.

– Нинди ят кеше ди сез? Дустымның әнисе бит!

– Юк, сеңлем, юк. Барыбер ярамый.

– Ә мин «ярый» дим!

Шул чагында балконнан «Нәзирә!» дигән тавыш ишетелде.

– Минем әни! Әни, хәзер керәм! Әни, әйт әле Айнур абый белән әнисенә, аларга безгә керергә ярый бит!

Балконнан тавыш ишетелде:

– Керсеннәр!

* * *

Өйдә аларны мөлаем йөзле хатын каршы алды. Ул Рәхимә белән күптәнге танышы кебек күреште. Айнурның монда беренче тапкыр гына керүе булмагандыр – түргә үк узды.

– Кызым, үз яшьтәшләре белән уйнауга караганда, абыйсы белән уйнарга ярата. Аңардан аерып та булмый үзен. Тик абыйсы бүген өйдә юк әле. Ә сез… бездән ерак торасызмы?

– Бер шәһәрдә булып чыгабыз инде.

– Әйе шул, әйе… Улыгыз бик күркәм, бик акыллы бала…

Ике ана сөйләшкән арада Айнур белән Нәзирә, үзләренә тагын шөгыль табып, залга чыктылар. Шунда хатын әйтеп куйды:

– Ә бит бу баланың әнисе мин түгел.

– Ничек инде? Кайсы сезнеке түгел?

– Азатны, туу белән, безгә ташлап калдырганнар иде. Балабыз юклыгын белгән кеше эше генә бу. Әнә ул хәзер нинди булып үсте. Бар куанычыбыз – балалар безнең. Сүз уңаеннан сорыйм әле, туганнарыгыз арасында берәр җилбәзәк хатын-кыз юк идеме?

– Бала калдырырдаймы? Аллам сакласын!

– Айнур белән Азатым бер-берсенә шулхәтле охшаган булганга әйтүем… Фотолар күрсәтимме?

Хатын альбомнан фоторәсемнәр күрсәтә башлады.

– Охшаганнар. Бик охшаганнар. Ә бу кыз үзегезнекеме?

– Әйе, Аллаһы Тәгалә теләсә бирә икән. Улыбызга сеңел дә булды. Алар шундый татулар… Ә Айнур… Ул сезнең үз улыгызмы?

– Әлбәттә!

Чәй янында бер-берсе белән ныграк таныштылар. Хатынның исеме Фәридә икән. Ире белән бик яратышып өйләнешүләрен, озак кына балалары булмавын һәм кайчан да булса булырына өметләре калмавын, шуның аркасында гаиләләре таркала язуын ачынып сөйләде. Шулвакыт Азат барлыкка килгән. Ул бу гаиләгә бәхет һәм иминлек китергән. Өстәп, Аллаһы Тәгалә үзләренә дә бала биргән. Тик ире генә озак куана алмаган – авариядә гомере өзелгән…

Рәхимәләр китәргә кузгалганда, хуҗа хатын кабат килергә кушты.

Ишегалдына чыккач, Рәхимәнең күзе әле яңа гына үзе утырган эскәмиягә төште. Анда зәвык белән киенгән ниндидер бер ханым утыра иде. Аның йөзе күренми, башы аска иелгән. Менә ханым башын күтәрде. Рәхимә имәнеп китте. Таныш, бик тә таныш кебек тоелды бу хатын аңа. Һәм ул, бәладән баш-аяк дигәндәй, бөтенләй бүтән якка атлады. Улы Айнурның:

– Әни, кая барасың? – дип эндәшүеннән генә айныды.

* * *

Төркемдә Хәйриядән дә чибәр кыз юк иде. Шуңа аның үзен өстен тотуын, бераз гына һавалы булуын табигый хәл итеп кабул иттеләр. Гаиләдә бердәнбер бала булуы белән дә, фикер сөрешенең үзенчәлекле булуы белән дә аерылып тора иде. Сөйләгән сүзен ышандырырлык итеп дәлилли ала. Аны тыңласаң, нәкъ ул сөйләгәнчә булырына ышанып бетәсең. Тәнкыйтьли икән, димәк, белеп һәм дөрес тәнкыйтьли.

Хәйриягә хәтта имтиханнар тапшыру да берни тормый. Көннәр буена башын күтәрмичә укыган яшьтәшләренә ул көлеп кенә карады. Дәресләрен калдырмады, баш күтәрмичә китап өстендә утырмаса да, имтиханнарын гел «биш»кә бирде.

Әйе, кызның һәр җирдә, һәр урында абруе зур булды. Институтта гына түгел, дәүләт аппаратына абруйлы кунаклар килгәндә дә аларны ипи-тоз белән каршы алучыларның берсе ул булды.

Төрле референдумнарда студентлар исеменнән чыгыш ясарга туры килсә, Хәйриягә таяндылар. Кыз беркайчан да йөзгә кызыллык китермәде. Ләкин тормыш-яшәеш гел син дигәнчә генә бармый. Хәйрия беренче каршылык килеп тууга ук югалып калды.

Хәер, гадәти киртә генә идеме соң ул?

Көннәрдән бер көнне Хәйрия гашыйк булды. Егетнең дә ниндиенә әле! Үзе бай, үзе чибәр, үзе дәрәҗәле. Иптәшләре кызга кызыгып та, көнләшеп тә карады. Тик озак та үтмәде, көн саен чәчәк ташыган егетнең шәһәрдә кешеләр юкка чыгуга катнашы булган җинаятьче төркемдә йөрүе беленде… һәм Җаббар юкка чыкты.

Хәйрия исә егетнең куркыныч җинаятьче булуына ышанмады. «Ачыкларлар, тиздән иреккә чыгарырлар» дип, аны көтте. Җитмәсә, балага узган булып чыкты.

Ә хәлләр тагын да яманрак икән бит. Җаббар яшь, сәламәт кызларны алдап кулга төшергән, аларны үзе белән яшәргә мәҗбүр иткән, ә бала тугач, аны чит илдәге баласыз гаиләләргә сатып акча эшләмәкче булган, имеш. Шуның өстенә «егет сабыйларның органнарын сатуны да оештырган» дигән сүзләр дә йөрде.

Хәйрия карынындагы бала да сатылган булып чыга түгелме, болай булгач… Кыз куркып калды.

Хисләренең аяк астына салып тапталуына гына түзәр дә иде, тик менә карынында яралган җанның әтисе җинаятьче булу башка сыймый. Шуның өстенә тумаган баланың йөрәге, бөере һәм башка әгъзалары да сатылган булса? Бала тудыргандагы кендек канына хәтле дәвага тотыла икән, дип ишеткәне дә дөрес булуы бар. Сабыйларның кәүсә күзәнәкләре исә бөтенләй терелергә өмет өзгән кешеләрне аякка бастыра икән… Дус кызы Рәхимәгә дә киңәш сорап бара алмый. Ул аның кайчандыр Ахияр белән шаярып алганын әле дә онытмый булса кирәк. Ә менә хәзер ул дус кызына кызыгып карады. Ахиярының кесәсендә җилләр уйнаса да…

Чарасызлыктан Хәйрия Казансуга сикермәкче булды. Салкын җилле көн иде. Әче җил, бәгырьләрне өшетеп, дулкыннарны ярга бәрә. Күз алдына үзе белән бергә сабыеның куырылып килүен китереп, тәннәре чемердәде аның. Машина астына ташланса ансатрак булмасмы? Һәм ул машиналар йөри торган юл кырыена килде. Ләкин үзенә бәрелердәй булып үткән машиналар астына ташланырга да йөрәге җитмәде Хәйриянең. Әйле-шәйле торганда, бер машина килеп туктады. Ахияр иде бу…

* * *

Аларның бәхетенә беркем дә комачауламас кебек иде. Ахияр, укуын тәмамлап, диплом алган, Түбән Камадагы автомобиль заводында эшли, бәләкәй генә булса да бүлмәсе бар. Рәхимәнең дә диплом алыр көннәре якынлаша. Ул да, чемоданнарын тутырып, ире янына китәр һәм аннан да бәхетле кеше булмас.

Тырыша торгач, барысы да булды: белеме дә, сөйгән яры да, фатиры да. Чибәрләрнең чибәре Хәйриягә эләкмәде шул бу бәхет. Ахиярны үзенә каратмакчы булган иде дә, араларын боза алмады.

Диплом алган көнне, чемоданнарын тутырырга җыенганда гына, тулай торак бүлмәсе ишеген шакыдылар. «Ахияр!» – дип уйлады ул.

Ул сөенә-сөенә ишекне ачты. Тик коридорда ире урынына милиционерны күргәч аптырап китте.

– Ахияр! Әллә аның белән бер-бер хәл булдымы? – дип курыкты ул.

– Сез Латыйпова Рәхимә буласызмы?

– Әйе.

– Киенегез.

– Нигә?

– Урында ачыкларбыз.

Рәхимәнең йөрәге өзелеп төшкәндәй булды. Аннан-моннан гына киенде дә милиционер артыннан чыкты…

Менә алар шифаханәгә килеп туктадылар. Хатынның күзенә «Бала табу йорты» дигән язу чагылды.

Хокук сакчысы баш врач бүлмәсенең ишеген шакыды. Кергәч:

– Менә, качкынны кабул итеп алыгыз, – диде.

– Мин беркая да качмадым.

– Чемоданнарын тутырып тора иде.

– Мин бүген диплом алдым. Ирем янына китәргә әзерләндем.

– Ирем дә бар, ди бит әле, оятсыз!

– Әй-яй-яй, Латыйпова! Алай ярыймыни инде? Бала кирәкмәгәч, башта ук әйтәләр аны! Андый балаларга беләсезме күпме чират!

– Нинди бала? – Рәхимә сүзнең ни турыда барганын аңламаудан гаҗиз иде. – Минем бернинди дә балам юк.

– Паспортыгызны да алып тормагансыз. Кирәк түгелмени?

– Паспортым да үзем белән. Менә карагыз.

Рәхимәнең паспорты югалган иде шул. Яңасын юнәтте. Димәк, аның паспортын урлаганнар.

Баш табиб кызның паспортын җентекләп карады.

– Чынлап та шулай… Сәер… Берни аңламыйм… – диде һәм телефоннан кемнедер чакырды.

– Гайния Исламовна! Керегез әле… Аңлашылмаучылык бар, – диде.

Гайния Исламовна дигәне дә аптырап кулларын җәйде.

– Юк, бу ул хатын түгел, – диде. – Исем-фамилиясе туры килә килүен…

Бераз вакыт интектергәч, Рәхимәгә хәлне аңлатып бирделәр. Аның паспорты белән бер хатын бәби тапкан һәм икенче көнне үк баласын да, паспортны да калдырып качкан.

Менә бит ничек килеп чыга: Ходай баланы тилмереп көткәнгә бирми… Ә Рәхимәгә бик тә кирәк бала… Өйләнешүләренә ике ел булды бит инде. Балага һаман да уза алмый… Югыйсә икесе дә сау-сәламәт.

– Сез безне гафу итегез… Сезгә китәргә мөмкин… – дигән сүзләр аны чынбарлыкка кайтарды.

– Кая китәргә мөмкин? – диде ул, аптырап.

– Балага документлар тутырырга кирәк булыр, – дип дәвам итте табиб. – Ичмасам, алмыйм дип кулын да куймаган. Кысыр гаиләләр сәламәт балаларны алырга чират торалар. Бу баланы да алырлар, ятим калмас.

Рәхимәнең башында уй өлгереп килә иде инде.

– Миңа да карарга ярыймы? – диде ул. – Мине әнисе дип яздырган икән…

– Идея бит бу! – Табибның йөзе яктырып китте. – Баладан баш тартам дип кул куйсагыз? Ул бит формально сезнеке… Юк анасын эзләп торганчы… Ник аптырап калдыгыз? Сез бит аңа яхшылык кына эшлисез. Язмышын җиңеләйтәсез генә. Ә болай кем ташлап калдырганын да белмибез. Хәер, карап торырга әнисе дә бик күркәм кебек иде диләр… Баласын ташлап калдырыр дип, берсенең дә башына кереп карамаган…

Сабый дөньяда бер гаме дә булмаганча йоклап ята иде. Аңа карагач, Рәхимәнең йөрәге сулкылдап куйды. Кулына алып, күкрәгенә кысты.

Ходай Тәгалә аларга күктән көткәнне җирдән бирде түгелме соң? Хәзер үк Ахияр белән сөйләшергә, киңәшергә… Аңа хәлне аңлатырга… Һәм Рәхимә, бер карарга килеп:

– Мин андый кәгазьгә кул куя алмыйм, – диде.

– Куймыйсыгызны беләбез лә… Аптыраганнан гына әйтүебез…

– Мин аны үземә алам. Кемдер минем балам булсын өчен шулхәтле тырышкан икән, ничек аңардан баш тарта алыйм?

Аны бала белән бер палатага урнаштырдылар. «Ахиярга кайткач әйтермен», – дип уйлады ул.

Рәхимәнең бәби тудыру йортында булуына гаҗәпләнердәй кеше якын-тирәдә калмаган иде. Кайсы кая таралган, курсташлары алдында ничек итеп үзенең бәбиле булуын аңлатып торуның хаҗәте калмады. Хәер, кемдә кемнең ни эше бар? Рәхимә – ир хатыны, шулай булгач, бәби табуы да табигый хәл. Иң якын танышлары, дуслары гына:

– Ай-һай, бигрәк серле сез! Шундый вакыйганы ничек яшереп тота алдыгыз? – диделәр.

Рәхимә аларга хәлне аңлатып торуны кирәк тапмады. Ә менә Ахияр ничек кабул итәр бу хәбәрне? Ул шуның өчен борчылды. «Минем белән киңәш итмәдең» димәсме? «Нинди нәселдән булуын белмәгән бала кирәк түгел» дисә! Ул чагында Рәхимә нишләр? Ишекне үк ябып чыгып китсә?

Рәхимә үзенең тормышын Ахиярдан башка күз алдына китерә алмаса да, сабыйны да калдырып китә алмады.

* * *

Ахияр көнендә үк кайтып җитте. Килеп керү белән, ул Рәхимәне кочаклап үпте һәм бәбине сакланып кына кулына алды.

– Төшемдә зур корабка утырып йөргәнемне күргән идем. Менә ни өчен булган икән! Рәхмәт сиңа, Рәхимәм, асыл кошым!

Рәхимә хәлне аңлатырга теләп авызын ачкан иде, Ахияр аның иреннәренә үрелде.

– Мин шундый бәхетле! Моннан да зур бәхетнең булуы мөмкин түгел! – диде. – Кайсыбызга охшаган икән, кая, карыйм әле үзен!

Аныңча, сабый икесенә дә охшаган булып чыкты. Әллә чынлап та шулай инде? Әнисенең күкрәгендә сөт булмавы да аны гаҗәпләндермәде.

– Ничава. Ачка үтермәбез.

Ничек кенә тырышмасын, Ахиярга дөресен әйтә алмады. Әйтергә дип авызын ачуы була, ире сүзне бөтенләй бүтән якка борып җибәрә иде.

Шул рәвешле Айнур аларның тормышына сер булып килеп керде. Хәйрияне күрүгә, Рәхимәнең күз алдыннан әнә шул вакыйгалар үтте.

* * *

Ахияр Хәйриягә үзен аклардай сәбәп тә тапкан иде. Чөнки Рәхимәнең бик тә бала сөясе килә. Ул аңа рәхмәтле генә булыр. Соңыннан барысын да аңлатырлар.

Хәйрия Рәхимә паспорты белән хатын-кызлар консультациясенә исәпкә басты. Тик Рәхимәне алдан хәзерли алмыйча калдылар, сабый, әллә табиблар, әллә Хәйрия үзе ялгышты, вакытыннан алда туды.

Ә инде берничә көннән диплом алырга килгәч, үзенең кисәк кенә ябыгып китүе белән кызыксынучыларга:

– Әнием авырды, шуңа бик нык борчылдым, көне-төне баш очында саклап утырдым, – дип аңлатты.

Кыз тормышын яңадан башларга, бүтән мондый хата ясамаска уйлады. Тик көтмәгәндә Җаббарның кабат аны эзләп табуы гына бөтен планнарын чәлпәрәмә китерде. Баланың үле тууын әйтте. Җаббар ышанды да, ышанмады да кебек.

Ә үзенең юкка чыгып торуын исә егет чит илдә командировкада булуы белән аңлатты. Мондый китеп-югалып торулар алга таба да булачак, дип өстәп куйды.

Хәйрия аны бүлдермичә генә, һәр сүзенә нык ышанган кебек булып тыңлады.

Ә бит үзен җинаятьче дип уйламассың да. Тыштан караганда йомшак кебек тоелган егетнең карашы тора-бара үзгәреп китүе кызның тынычлыгын алды. Төн уртасында шикле кешеләрнең шылтыратуы, атналар буена югалып торулар да өстәлде.

– Нишлисең, эшем шундый. Аягың шакылдамаса, авызың чәпелдәмәс, аның каравы, безнең синең белән бал-майда йөзәр көннәребез алда әле, – дип кабатларга яратты.

Мул тормыш вәгъдә итсә дә, Хәйрия йөрәгендәге садә хисләр тапланган, хәзер Җаббарга карата булган мөнәсәбәте бер җилбәзәк кыз мөнәсәбәте түгел инде. Авызы бер пешкәннән соң, суык чәйне дә өреп кабарга өйрәнгән иде ул. Ләкин ташлап китә дә алмый үзен. Чөнки Җаббар:

– Син минеке генә! – дип кабатлап үзәгенә үтә. Моны әйткәндә, сүзләреннән котып салкыннары сизелеп куя…

Зур-зур гаепләр ташланып та, Җаббар ни өчен иректә йөри – һич аңлашылмый. Аннан качып та котыла алмый. Дөнья читеннән эзләп табачак…

Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, ул кабат балага узды. Хәйрия котылу юлларын эзләп карады. Нәкъ менә шул көннәрдә җинаятьчел юлда йөргән Җаббарны атып үтерделәр. Хәйрия тынычланды, куркыныч, авыр йөктән арынды һәм балага да гомер бирергә теләде.

Менә ул караңгы бер төндә кабат ир бала тапты…

Ә иртә белән бөтен йортта шау-шу: Фәридәләрнең өенә яңа туган бала калдырып киткәннәр. Ишек төбендә дә түгел. Ышанганнары ышанды, ышанмаганнары – юк. Күктән төшкән бу сабыйга аеруча сөенгәне Фәридә булды…

Шушы хәлләрдән соң күп еллар үтте. Хәйрия дә зур дәрәҗәгә иреште. Тормыш итәргә башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган иргә кияүгә чыкты. Иренең балалар яратуын белсә дә, бүтән бала табарга йөрәге җитмәде.

Ә ташлап киткән балалары өчен үзәге өзелсә дә, ул аларны күрмәскә үзендә көч тапты. Әниләре белән дә очрашырга сәбәп эзләмәде.

Тик соңгы вакытта ниндидер бер көч аны йә Азат, йә Айнур яшәгән ишегалдына алып килә иде. Рәхимә аны шулай очратты…

* * *

Хәйрияне тану белән, Рәхимә уйга калды. Ни кирәк аңа бу ишегалдында? Нигә ул Рәхимәне күргәч сискәнеп китте? Рәхәтләнеп сөйләшергә җай чыкты ич. Ни дисәң дә, курсташлар, бергә укыдылар. Бер бүлмәдә дә яшәп алдылар, бер савыттан ашаган чаклары да аз булмады. Уртак серләре дә бар иде кебек. Хәйриянең Ахияр белән мавыгып алуы, үзе үк егетне «браковать» итүе дә сер түгел иде. Аңа бай егетләр кирәк, Ахиярның исә «бәһале кыз» тәэмин итәргә кесәсе сай. Тик араның бөтенләй өзелүенә бу гына сәбәп була алмый. Аерылышканда бер-берсенең адресын да белешмәделәр, бүтән аралашмадылар да. Соңыннан да моңа ихтыяҗ сизелмәде. Ул аның тормышында бернинди эз калдырмыйча юкка чыкты. Вакыт-вакыт Хәйриянең тормышы үзе теләгәнчә мактанырлык килеп чыкмавы турында хәбәрләр килеп ишетелсә дә, кыз барыбер үз урынын тапты бугай. Дөньясы җитеш, яшь чагындагы җилбәзәклегенең эзе дә калмаган, зур урында эшли, диләр. Тик баласы гына юк икән.

Ул артына борылып карады. Кире килеп, аның белән исәнләшергә, сөйләшергә теләде. Тик эскәмия инде буш иде…

– Улым, бүтән бу ишегалдына килеп йөрмә, яме? – диде ул Айнурга.

Айнур исә «ә» дә, «җә» дә димәде.

Менә хәзер улы белән Азатның бер-берсенә очраклы гына охшамаган булуын бөтен йөрәге белән аңлады ул. Әлеге балаларны дөньяга тудырган анага карата нәфрәт хисе дә тумады аңарда. Киресенчә, мең-мең рәхмәтле генә булды.

– Ә миңа Азат белән дус булырга ярыймы? – диде Айнур бераздан.

Сүзнең кем турында булуын бик яхшы аңлады Рәхимә.

– Ярар, ник ярамасын? – дигән булды ул. – Сеңлесен бик кайгырта. Начар малай түгелдер.

Ә үзе бөтенләй башка нәрсә турында уйлап куйды: укулар башлангач, буш вакыты калмаслык итеп шөгыль табарга булыр, аннан соң башка мәшәкатьләр, бүтән дуслар килеп чыгар. Айнур ул ишегалдын онытыр. Озакламый үзләре көткән ипотека йортына күчәргә дә рөхсәт итәрләр, аралары ерагаер.

Ике атнадан соң Айнур авылга әбисе янына кайтып китте. Рәхимә җиңел сулап куйды. Ә озакламый алар шәһәрнең яңа төзелгән районындагы яңа фатирга күченделәр. Бәла үзәгенә әверелә язган йорт ишегалды еракта калды.

Айнур да әнисен тиз генә борчымады. Шахмат клубына язылды, өйдә дә компьютерда шахмат уйнарга өйрәнде. Дуслары барлыкка килде…

Алар арасында элеккеге дусты Азат та бар иде.

Кирәк бит, шәһәрнең ике башында яшәүче үсмер тагын бергә! Күрәчәгең булса, качып котылырмын димә икән.

Икенче көнне Рәхимә улының кулына журнал тоттырды.

– Сиңа хәзер малайлар кебек йөрү килешми. Җиткән егет булгансың инде. Кайсы причёска үзеңә килешер кебек?

Айнур әнисенең хәйләсен сизмәде. Икәүләп үзенә килешердәй причёска сайладылар һәм чәчен кистереп тә кайттылар. Азрак кына киенү рәвешен дә үзгәрттеләр. Шулай да егетләр арасындагы охшашлык барыбер сакланды. Балаларның әлеге охшашлыгын Рәхимә ничек тә аңлата алмады. Уйлана торгач, ул бер нәтиҗәгә килде. Бала анасы аларның икесен дә яхшы белгән. Алар белән аралашкан, борчулары белән таныш булган. Сабыйларын бер дә бүтән җирдә түгел, ә тилмереп бала көткән гаиләләрдә калдырган. Дус кызларның кайсысы бу адымга барды икән?


Страницы книги >> 1 2 3 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации