Электронная библиотека » Сәмига Сәүбанова » » онлайн чтение - страница 3

Текст книги "Моң"


  • Текст добавлен: 30 апреля 2019, 13:40


Автор книги: Сәмига Сәүбанова


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 12 страниц) [доступный отрывок для чтения: 3 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Мин сине барыбер гафу итә алмыйм, – диде Рәхимә. – Моны аңлар өчен, миңа вакыт кирәк…

– Мин сорамыйм да. Ләкин бу турыда балаларга белдермәгез, зинһар. Мин аларны яратам! Бик яратам! Аларны уйламаган бер генә минутым да булмады. Аллаһы Тәгалә ничек газапланганымны белә. Кабатлап әйтәм: дөреслек беленмәсен, чөнки сез аларга нинди куркыныч янавын күз алдына да китерә алмыйсыз. Әтиләре Җаббарның бурычын балалардан таләп итүләре бар. Ә ул бурыч – үзләре… Аның башына да тиккә җитмәделәр. Бурычын алга таба туасы балалар белән түләүдән баш тарткан өчен үтерделәр. Аларның барысының да эзенә һаман төшеп бетә алмыйлар… Ә мин зур тормыш юлына чыгарга ярдәм итүче җитеш тормышлы хатын гына булып калыйм…

Хәйриягә бик авыр иде. Табиблар, аның газапларын киметергә теләп, авыртуын баса торган уколлар кадарга теләсәләр дә, ул каршы килде…

* * *

Тәмам терелеп чыккач, Айнур белән Азат Хәйриянең каберенә килеп чәчәк куйдылар.

Яшьлек үлемне сөйми, аңа тормышның күңелсез яклары ят. Бирегә килергә аларга беркем дә кушмады. Тик бу кабер белән үзләре арасында ниндидер сер барын алар йөрәкләре белән сизенәләр иде.

Ә берничә көннән Айнур Азатка шылтыратты.

– Минем шундый зур шатлыгым бар. Нинди икәнен белә аласыңмы? – диде ул.

– Әллә тагын, чемпионатка барасыңдыр?

– Юк ла! Беләсеңме, минем дә сеңлем бар хәзер.

– Кит әле? Каян?

– Балалар йортыннан. Хәйрия Хәеровна анда гел барып йөргәнгә, бер бала аңа бик ияләшкән булган. «Әни» дип йөрткән. Ул булмагач, һич тә юата алмаганнар үзен. Барыбыз бергәләп киңәштек тә үзебезгә алып кайттык. «Бер ятим бала булса да кимесен, Хәйриянең дә җаны тыныч булыр», – ди әни. Ул миңа кайткан көнне үк «абыем» диде. Әти белән әни хәзер сөенечләреннән кая басканнарын да белмиләр, – диде Айнур, шатлыгы белән уртаклашып.

2002

Чит балалар юк!

Кичәге сөйләшүдән соң профессор Камалов һаман да бер ачык карарга килә алмый иде. Менә чираттагы процедураларны үткәреп кабинетына юнәлгәндә, аны бер ир туктатты.

– Сезнең белән сөйләшәсе иде. Мине оныткансыздыр да инде? – диде.

Онытамы соң! Үзенең һәр пациентын бик әйбәт хәтерли ул. Чөнки уңышлары да, уңышсызлыклары да алар белән уртак бит аның.

– Кызыгыз үскәндер инде? – диде ул.

– Үсә, бик матур, бик акыллы булып үсә. Сезгә рәхмәт әйтеп бетерә алмыйбыз.

– Мин сезнең өчен бик шат!

– Кызым гел әнисенә охшаган.

– Хәтерем ялгышмаса, сез Мусин бит әле. Исемегез… Илгизәр…

– Әйе.

Профессор, ординатурага кереп, өстәл артындагы кәнәфигә утырды һәм Илгизәргә урын күрсәтте.

– Гозерегезне тыңлыйм. Берәр борчуыгыз бармы әллә? – диде.

Ир башта кызарынды, сүзне нәрсәдән башларга белмичә торды, аннары:

– Борчу дип… Борчу түгел… Мәшәкать дисәк, дөресрәк булыр. Бер бала гына аз. Кызым үзенә энекәш йә сеңелкәш сорый, – диде.

– Бала уенчык түгел. Сабый сораган һәр уенчыкны да биреп булмый. Үсә төшкәч, самолёт сорар.

– Безнең үзебезгә дә бер генә бала аз. Бер бала бала түгел.

– Бу баланы бик кыенлык белән булдырдык ич. Ярый әле бала сау-сәламәт туды. Өр-яңадан шуны кабатлыйсыгыз киләме?

– Әйе, минем тагын бер тапкыр әти буласым килә! Кызганычка каршы, баланы ирләр тапмый. Үзем тапкан булыр идем.

– Хатыныгыз белән киңәштегезме? Аның теләгеннән башка берни дә эшләп булмавын аңлыйсыздыр…

– Ул риза.

– Ләкин мин бу очракта суррогат әни турында сүз алып барам.

– Ничек инде суррогат әни? Беренчесен үзе тапты бит.

– Бик авырлык белән. Бала тапканнан соң ныгып җитүенә шигем зур. Аның гомерен куркыныч астына куясыгыз киләмени?

– Безгә тагын бер бала кирәк! Суррогат әнинең башына ни килмәс! Баланы бирмим, дисә? Безнең тормышны бозарга теләсә? Соңыннан акча сорап интектерсә?

– Хәзер, андый хәл булмасын өчен, алдан ук бөтенесен күздә тотып килешү төзелә, һәм юрист тарафыннан рәсмиләштерелә. Ул карында чагында ук сезнеке исәпләнәчәк. Суррогат булырга теләгән кешегә сезнең бала түгел, акча кирәк.

– Бу турыда уйламадык әле без. Хатыным үзе табарга теләгән иде.

– Хатыныгыз белән тагын бер кат ныклап уйлагыз. Бәлки, әнисе баш тарткан бала гына алырсыз. Андый балалар күп хәзер. Бер сабыйны ятимлектән коткарырсыз.

– Безгә чит бала кирәк түгел.

– Бездә чит балалар юк. Без барыбыз да бер ата-анадан туып таралганбыз.

– Хатынымның кеше баласы үстерәсе килми. Кем килеп чыгуы билгесез бит аның.

– Баланың кеше булуы тәрбиядән тора. Без аларның киләчәген бүгеннән үк үзебез ясыйбыз.

Сөйләшү шушы урында бүленде. Профессор, тагын бер тапкыр ныклап уйларга киңәш итеп, Мусин белән саубуллашты.

Килерләрме? Әллә кире уйларлармы? Көнен билгеләгәч тә кире уйлаучы парлар аз түгел. Бу эш теләк кенә түгел, тәвәккәллек тә сорый. Ахыргы нәтиҗәсенең уңышлы булырына йөз процент ук ышандырып булмый. Әле балага табигый юл белән узып тапкан очракта да булырга мөмкин ул. Килгән очракта, үзләренә ярардай донорны табып булырмы? Тапкан очракта да, әллә нинди көтелмәгән хәлләр булырга мөмкин бит.

Профессорның күз алдыннан егерме еллар элек булып узган бер вакыйга чагылып үтте.

Пробиркада яралгы барлыкка китерү буенча үткәрелгән тикшеренүләрдән соң аны гамәлгә кертү башланган чак иде. Әле генә бу ир утырган урында бик матур пар утырды. Алар дистә елдан артык бергә яшәсәләр дә, хатыны балага уза алмаган. Ничәмә-ничә тапкыр тикшерү үткәннәр, медицина күзлегеннән караганда, икесе дә сәламәт. Ләкин ир белән хатын сөенерлек вакыйга булмаган.

– Көтегез. Барысы да Ходай кулында, – диюдән кала башкача тынычландыра алмады ул чагында доктор Камалов. – Егерме елдан соң да балага узу очраклары бар.

– Ул чагында, беләсезме, миңа ничә яшь була? Пенсиягә чыгам! Яшьтәшләрем оныкларын сөячәкләр, ә мин? Юк, минем йә булыр, йә булмаска ышанып гомеремне үткәрәсем килми. Миңа бала кирәк! Хәзер кирәк! – Хатын, иренә карап: – Шулай бит, Айвар? – дип тә куйды.

Иренең ни уйлавын йөзенә генә карап белеп булмый иде. Ул хатынының сүзен җөпләп баш какты.

– Үземнән булмаса, донорныкы да ярый, – диде.

– Аллаһының табигый булмаган юл белән бала тудыруга каршы булуын беләсезме?

– Ә Мәрьям ана нишләп дөньяга табигый рәвештә килмәгән?

Камалов инде бу сорауга җавап бирә алмады.

– Без язмышыбызны, Аллаһыга сыенып, сезнең кулга тапшырырга булдык. Ходай безне ярлыкамый калмас.

Профессор проблеманы хәл итү алдыннан була торган очрашу көнен билгеләде.

– Без сезнең икегезгә дә, билгеле бер карарга килгәнче, медицина тикшерүе үткәрергә тиешбез, – диде ул. – Аңарчы берни дә ышандыра алмыйм. Аннан соң хатыныгызга гормоннар терапиясе үтәргә туры килер. Сезнең бер-берегезгә туры килү-килмәвегезне ачыклыйсы бар…

Үз балалары булмаган гаиләләр соңгы елларда шактый килә әлеге үзәккә. Төрлесенең язмышы төрлечә хәл ителә. Кайчандыр Әскияровлар да, балалы булу теләге белән, шушы үзәккә килгәннәр иде бит…

Менә Камалов янына, анализ нәтиҗәләрен алып, ярдәмчесе Илшат керде.

– Йә, нинди нәтиҗә белән куандырасың, – диде Камалов егеткә, кәгазьгә карамыйча.

– Әскиярованың күзәнәкләре иренекен кабул итми, – диде Илшат. – Тыныч кына торган күзәнәкләр аныкы белән очрашканда ярсына башлый хәтта.

– Кызык… Базадагы бүтән донорның күзәнәкләре белән кушып карарга кирәк.

– Анысын да эшләдек.

– Кабул итмиләрме?

– Кабул итмиләр!

– Ә ирнекен шулай иттегезме?

– Берничә донорныкы белән кушып карадык. Барысы да кабул итте.

– Алайса, алар бер-берсенә туры килмиләр булып чыга?

– Шулай кебек.

– Авыр очрак… Ярый, тәҗрибәне дәвам итегез…

Әйе, тормышта ир белән хатынның яратышмыйча гомер итү очраклары җитәрлек. Тик бу аларга барыбер бер түгел, берничә бала табып үстерергә дә комачауламый. Әмма бер-берсенең күзенә генә карап торган, бер-берсеннән башка яши алмаган бу парның нәсел калдырырга яраксыз булуын ничек аңлатырга? Югыйсә бөтен яктан сәламәт үзләре, бәйләнерлек берни дә юк. Хикмәт нидә?

Бәлки, ирнең күзәнәкләрен бүтән хатын-кызныкы белән күчереп утыртыргадыр?

Ул аларның һәркайсы белән аерым-аерым сөйләшергә булды.

– Сез бөтен яктан да сәламәт, – диде ул иргә. – Хатыныгыз да сәламәт. Тик нигәдер аның күзәнәкләре бер генә донорныкын да кабул итми. Сезнекенә, гадирәк итеп әйтсәк, теше-тырнагы белән каршы. Риза булсагыз, без бүтән донор белән сезнең күзәнәкләрдән алынган яралгыны хатыныгызга күчереп утырта алабыз.

– Юк, бу мөмкин түгел.

– Сез сәламәт, чибәр. Акыл ягыннан да хилафлыгыгыз юк. Сездән менә дигән бала туар иде.

– Әйе, мин сәламәт. Ләкин без – каргалган нәсел. Ә андый нәсел балалары гарип тууы мөмкин.

– Хәзерге медицина көчле. Ул аны бала туганчы ук белә ала.

– Юк, юк. Мин хатынымны андый сынау алдында калдырасым килми. Шулхәтле көч куеп яралгыны үстер, аннан күчереп утырт, берничә ай буе карында йөрт һәм бердәнбер көнне «Гафу итегез, сезнең балагыз туарга лаек түгел, аны юк итәргә кирәк» дияргәме? Табыгыз аңа донор. Теләсә кемнән булсын. Бары тик таза бала гына булсын. Кемнекен булса да кабул итәр бит аның күзәнәкләре? Бөтен ирләргә рәнҗеше булырына мин ышанмыйм! Тик бала аныкы булсын!

– Нинди рәнҗеше булырга мөмкин соң аның ирләргә?

– Яратмый ул ирләрне! Бөтенләй яратмый! Ә бала сөясе килә!

– Тынычланыгыз… Аналык инстинктын җуймаган икән, уңай нәтиҗә булуы мөмкин хәл.

Димәк, бу чибәр хатын, кияүгә чыкканчы, ниндидер зур фаҗига кичергән. Кайсы аны шулхәтле рәнҗеткән, ни өчен? Тән җәрәхәтләре юк, җан җәрәхәте күзгә күренми. Алар аңардан ярдәм көтә. Язмышка буйсынмаумы, әллә аның ихтыярына каршы килүме бу? Шундый матур парлар да бала сөюдән мәхрүм икән, бүтәннәр нишләргә тиеш?

Хатын белән сөйләшкәннән соң, аның бу фикере ныгыды.

– Әйе, мин ирләрне яратмыйм, – диде ул. – Шуңа күрә дә гадәти булмаган ысул белән бала табарга булдым. Сәбәбен беркемгә дә, хәтта сезгә дә әйтә алмыйм.

– Сезнең күңелегездә бик каты рәнҗү ята. Сез аңардан арынмыйча торып, бер генә табиб та проблемагызны хәл итә алмас.

– Нишләргә соң миңа?

– Кайсы динне тотуыгызга карап, мәчеткә йә чиркәүгә барып, Аллаһы Тәгаләдән үзегезне ярлыкавын сорагыз.

– Мине ярлыкавын сорау нигә кирәк? Мин үзем җәза күрүче бит.

– Күңелдә гомер буена таш йөртү – зур гөнаһ… Аннан соң үзегезне рәнҗетүчене гафу итәргә, ә сезгә кылган хаталарыгыз өчен тәүбә итәргә кирәк.

– Ул җинаятьче булса дамы?

– Әйе. Сез үткән көн белән яшисез. Адәм баласы алга карап яшәргә тиеш. Явызлыкка, бәлки, үзегез җирлек биргәнсездер? Алай да була. Сезгә үзегезне дә гафу итәргә кирәк. Әмма бүгенге халәттә нинди генә кыйбатлы процедура үтсәгез дә, барысы да юкка гына булачак.

– Минем моңа хәтле дин йортына бөтенләй дә аяк басканым юк.

– Ә сез кереп карагыз!

* * *

Һәр җомга саен бу хатынны мәчеткә нәрсә китерә, күңелен нинди шайтан кимерә? Сәдакасына дога укытканда, аның әйтер сүзе дә барлыгын күреп тора бит хәзрәт югыйсә. Тик күңелен ачарга әзер түгелме, әллә ышанып бетмиме? Хәзрәт белә, күңелдәге сызлавык бервакытны тишелеп чыгачак.

Шулай булып чыкты да.

– Хәзрәт, мин нишләргә дә белмим, – диде хатын. – Аллаһы Тәгаләгә нәрсә дип мөрәҗәгать итәргә? Үземне кичерүен, әллә үземнең кичерүемне сораргамы ул бөек көчтән?

– Иң башта үзеңне ярлыкавын сорасаң, дөрес булыр. Аннан соң гына бүтәннәр өчен ярлыкау сорый аласың, балам.

– Мин авыр гөнаһ та эшләмәдем шикелле. Кешенекен урламадым, зина кылмадым, кеше үтермәдем.

– Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чиксез… Ул олы гөнаһны да кичерә ала, кечкенәсе өчен дә җәза бирергә мөмкин.

– Мин сорыйм… Тик ул минем ялваруымны ишетми… Мин булдыра алмыйм! Мин гафу итә алмыйм!

– Аңлавымча, син ир-ат тарафыннан рәнҗетелгәнсең…

– Алай дип әйтеп кенә булса иде…

– Гаепне ир-аттан түгел, үзеңнән дә эзләргә кирәк түгел микән?

– Үземнән?..

– Әйе, үзеңнән. Сез, хатын-кызлар, бу кыяфәтегез белән ир-ат күңелендәге шайтанны котыртасыз. Урамда булса да, ичмасам, гаурәтләрегезне яшеребрәк йөрегез! Гөнаһсыз адәм баласы юк. Олы гөнаһтан сакланырга кирәк. Белеп һәм белми эшләгән гөнаһларыгыздан тәүбә итәргә кирәк…

* * *

Әкренләп Хөмәйрәнең җанын авырттырып басып торган таш җиңеләя башлады. Хәзрәт гафу итә белергә өнди. Үзеңә карата шундый җинаять кылган кешене ничек соң гафу итәргә? Кешегә дә сөйләп булмый, ичмасам!

Сабый бала үзеннән ике-өч яшькә өлкән кешенең һәр әйткән сүзенә ышана, ул ягымлырак сүз әйтеп, кая алып барса, шунда иярә. Хөмәйрәгә кечкенәдән үз абыйлары белән уйнап үскән Нәсих исемле малай да якын, аның белән уйнавы бик кызык иде. Ул мавыктыра торган әллә нинди уеннар таба белә, әнисе берәр җиргә китәсе булса, аңарга ышанып та калдыра иде. Шулай булмыйча, абыйсы белән дус малайдан кем шикләнсен инде? Хәер, аның абыйсы да Нәсихтән берничә яшькә кечерәк иде. Ул да әкренләп үз яшьтәшләре белән уйнауны артыграк күрә башлады. Ә күрше абыйсы, кызны башка балалар кыерсытмасын өчен, гел күзәтчелек итә, үзенә туңдырма алса, аңа да ала иде. Шул сәбәпле кыз аны үз абыйсыннан да ныграк яратты.

Дөрес, Нәсих вакыт-вакыт Хөмәйрәгә артыгы белән игътибарлы, аның бит очыннан үбү белән генә канәгатьләнмичә, муеннарына да үрелә иде. Тик бу кызны сагайтмый, абый гына ич ул. Өстәвенә дуслар!

– Минем сине яратуым икебезнең уртак сере булып калсын, яме. Югыйсә усал аждаһа, миннән көнләшеп, үзеңне урлап алып китәр дә зинданына ябып куяр, – дип тә әйтә иде Нәсих кызга.

Явыз аждаһадан бик курка шул Хөмәйрә. Әти-әнисеннән, дусларыннан аерылып, зинданда кайсы баланың яшисе килсен?..

Балалыктан китә барган саен, кыз әкренләп барысын да аңлый башлады. Күрше малае белән гөнаһсыз тоелган яратышу уеннарының да гөнаһлы булуына төшенде… һәм көннәрдән бер көнне аның белән аралашуын туктатты. Күңелен бала күңеленә хас булмаган бөтенләй башка борчу алды:

– Бала булса, әти-әнием ни әйтер?

Сабыйларның дөньяга аваз салуы алай гына булмавын аңласа да, курку, җирәнү хисеннән тиз генә арына алмады.

Әти-әниләре зуррак фатир алып, бүтән микрорайонга күчкәч, Хөмәйрә җиңел сулап куйды. Ләкин тормышын агулап торучы хатирәләр һаман саен күңелен тынычсызлап торды…

Менә ул кияүгә чыкты. Яр итеп сайлаган кешесе Нәсихнең туганнан туган энесе иде. Бөтен барлыгы белән хатын вазифасын үтәргә тырышса да, Хөмәйрә булдыра алмады. Ике арадагы якынлык рәхәтлек бирмәде аңа. Шуңа күрә бу нәселдән бала табу турында уйлый да алмады.

Барысын да яхшылап уйлагач, Хөмәйрә көннәрдән бер көнне Айварга аерылышырга тәкъдим итте. Ир бөтенләй югалып калды.

– Акылыңдамы син? – диде ул.

– Акылымда мин! Болай яшәве авыр. Бу хәлдә мин сиңа ник кирәк? Башка хатынга өйлән, балалар үстер! Тик мин синнән балага уза алмыйм! Тәнем дә, җаным да сине чит итә! Бала турында сүз дә булырга мөмкин түгел, шулай булгач!

Айвар белә, ул бу сүзләрне гаҗизлектән әйтә. Әгәр дә балага уза калса, хәл бөтенләй бүтән төс алыр иде. Карынындагы бала тумас борын ук яраттырыр, тугач, җанын да кызганмас иде. Тик моңа хатынының җаны да, тәне дә каршы килә. Бу хәлдән чыга алмаудан гаҗиз иде ул. Ниһаять, бер карарга килеп:

– Болай яшәп булмый, – диде ул. – Миннән табасың килми икән, бүтән донордан тап. Хәзер күп кенә гаиләләр шул ысул белән бала алып кайта бит. Андый гаиләләр бездә дә аз түгел.

Ике дә уйлап тормастан, Хөмәйрә ире белән килешеп баш какты.

«Тигез гаилә» дип аталган медицина үзәгенә алар шулай килеп эләктеләр.

* * *

Медицина үзәгендә алып барылган процедуралар да аларны куандырырлык нәтиҗә бирмәде. Әйтерсең хатынның тән күзәнәкләре бөтен ирләргә дә каршылык күрсәтеп, артык якынаймас өчен чик куйган иде.

Камалов үткәргән тәҗрибәләрдә мондый хәлнең булганы юк иде әле. Шул сәбәпле табигатьнең бу феномены алдында үзләренең көчсезлеген танып, Әскияровлар гаиләсенә бүтән юллар эзләргә кирәген әйтергә әзерләнгәндә генә, бер пробиркада үзгәреш бар кебек тоелды. Игътибар беләнрәк карагач, пробирканы аерып куярга булдылар. Менә сөенеч, ханым бу донорның күзәнәкләрен кабул иткән, һәм яңа тормыш барлыкка килгән иде.

– Донорның кем, нинди милләттән булуын һәм нинди генетик сыйфатларга ия булуын ачыкла, – диде Камалов ассистенты Булатка.

Егет, тиз генә компьютердан тиешле информацияне табып карагач, нәрсә әйтергә белмичә аптырап торды.

– Нәрсә, берәр негрмы әллә? – дип шаяртты профессор.

– Бу бит…

– Йә, тизрәк әйт инде.

– Донор – мин…

– Котлыйм! Димәк, тиздән әти булачаксың!

– Мин аның иренең һәм үземнең канга генетик анализ ясап карадым. Каннарыбызның кан кардәшләрнеке кебек булуын күрсәтте анализ.

– Гаҗәпләнерлек берни дә юк. Без барыбыз да бер ата-ана балалары.

– Тик мондый охшашлык…

– Син мондый анализларны бер генә ясамыйсың инде. Бөтен донорлар арасыннан үзеңнең кан-кардәшләреңне эзләвеңне туктатырга вакыт. Африкадан килгән негрның да каны синеке белән тәңгәл килүе бик мөмкин. Өйләнгәч, бер генә бала белән кала күрмә. Балаларың синең кебек кан аша туган эзләп интекмәсен. Бердәнбер бала булуыңнан килә бу.

Студентларның тәҗрибә өчен үз биоматериалларын файдалану очраклары булса да, Булат өчен бу көтелмәгән хәл булды.

– Шулай да бу бик сәер…

– Синең биоматериал ничек килеп керде соң әле алар арасына?

– Мин болай гына, сынар өчен генә…

– Ишкәнсең икән ишәк сыңарын… Ярар, уңышсыз тәҗрибәнең уңай ягы да бар. Хатын бөтенләй үк кысыр да түгел. Хәзер аларга сайларга кала. Йә ирнең, йә хатынның яралгысын кабул итүне үзләренә хәл итәргә кирәк булачак… Тәҗрибә уңышлы чыкса, син – биологик әти. Син моңа әзерме?

Егет, әлбәттә, моңа әзер түгел иде. Тик «юк» дип әйтә алмады…

* * *

Яңа җан менә шулай барлыкка килде, һәм тиешле булган берничә айдан соң тупырдап торган ир бала дөньяга аваз салды. Аңа Искәндәр дип исем куштылар.

Айвар аны яратты. Урамда уйнап йөргән малайларга карап, алар күңелле сорауларга җавап эзләделәр:

– Безнең улыбыз да шундый тиктормас булыр микән?

– Улыбыз кайчан тәпи йөреп китәр икән?

– Үскәч кем булыр икән?

Хөмәйрә һәр җомга саен, Аллаһыга рәхмәт әйтеп, мәчеткә сәдака кертте.

– Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте чиксез, – диде хәзрәт, хатынны танып. – Димәк, Тәңре сине ишеткән һәм ярлыкаган.

– Мин хәзер улыма, үзем кичергәннәрне кичерергә сәбәп булмасын өчен, барысын да эшләячәкмен, – диде хатын. – Сезгә бер соравым бар… Мин иремнең нәселен каргаган идем. Нәселе рәхәт күрмәсен, дигән идем. Ул каргышны кире кайтарып булыр микән?

– Барысы да Аллаһ кулында. Тәүбә итеп, син Аллаһы Тәгаләгә сыен. Ялваруыңны ишетми калмас. – Хәзрәт бөтенесен дә белми иде. – Кешеләрне һәм үзеңне гафу итә белергә һәм алга таба хаталанудан сакланырга, ташка каршы таш белән түгел, аш белән җавап кайтарырга кирәк. Шул чагында Алла каршында да, халык алдында да йөзең ак булыр, куйган максатыңа да ирешерсең. Үч алу уе белән яшәү халыкларны да юк итә…

Нәсих Айварның туганнан туган абыйсы булса да, Хөмәйрә балалык дустының үзләре яшәгән йортка килеп йөрүен теләми иде һәм бу турыда ирен дә кисәтеп куйды. Шулай да Айвар абыйсы белән күрешкәли иде, тик бу турыда хатынына әйтмәде. Ә көннәрдән бер көнне Нәсих үзе Хөмәйрәне очратты. Ул аның бала белән чыкканын күреп, каршына килде. Хатын, аны күреп, таш кебек катып калды. Авыз ачып сүз әйтә алмады.

– Сөйләшик, – диде ир.

– Минем синең белән сөйләшер сүзем юк кебек.

Сөйләшү өчен уңайлырак урын эзләп, Нәсих як-ягына күз ташлады һәм:

– Бакча эчендә утыргычлар бар, шунда керик әле, – диде.

Хөмәйрә сүзсез генә аңа иярде. Ир сөйләшүне бик җитди башлап җибәрде:

– Нигә дип каргадың мине, Хөмәйрә? – диде ул.

– Ник икәнен оныттыңмыни?

– Без бит балалар гына идек! Нәрсә эшләгәнемне аңларлык идеммени?

– Әти-әнигә әйтергә ярамаганын белә идең бит!

– Җүләр булганмын. Зинһар, гафу ит! Сиңа зыян килерлек берни эшләмәдем бит!

– Ә мин үземә гел җирәнеп карадым, әле дә арынып җитә алганым юк.

– Мин дә зур җәза белән гомер итәм. Укыдым, дәрәҗәләргә ия булдым, ә гаиләдә бәхетем юк.

– Нишләп булмасын? Өйләнгәнсең, балаларың да бар.

– Җаным авырта минем. Бер генә тынычлыгым да юк. Ут эчендә яшим кебек. Синең каргышың тыныч яшәтми мине, ахры? Кигән киемемнең – рәхәтлеген, җылысын, ризыкның – тәмен, тормышның ямен сизмим. Тыштан караганда, барысы да бар югыйсә.

– Миннән түгел, Аллаһы Тәгаләдән гафу сора. Үзем дә, шуны сорап, аңа ялварам.

– Чынмы?

– Миңа да бу йөк белән яшәү җиңел түгел… – Бераз сүзсез торганнан соң: – Әйтер сүзең шул идеме? – диде Хөмәйрә.

– Әйе.

– Ярый, алайса, хушлашыйк.

– Хуш. Тыңлаганың өчен рәхмәт!

– Әйтмәсәң дә ярый.

– Балага күз салыйм әле? Рөхсәт бирәсеңме?

– Менә анысы кирәк түгел. Мине караганың да җиткән.

– Минем улыма ун яшь. Синең каргышың аңа да төшмәсә ярар иде дә…

– Белгән булсам, каргамас идем. Ул бит уртак төшә. Кабул булган каргышның яртысы миндә бит инде. Мин дә ничек яшәргә белмим. Ә яшәргә кирәк.

Көтмәгәндә Нәсихнең күзләре яшьләнде.

– Нинди шайтан котыртканын үзем дә аңламыйм! Олылар булып тәмәке тартып карадым, әти булып уйнадым. Нигә миңа күз-колак булмаган берсе дә?!

– Синең кебек акыллы баланы күзәтергә башларына килмәгәндер. – Хөмәйрә башка төрле юатырлык сүзләр тапмады. – Син рәхәтләнеп укып, яшәп ятканда, беләсеңме минем нинди хисләр белән яшәгәнемне? Мин бит бала булыр, әниләр ирсез бала тапкач ни әйтер, кеше күзенә ничек күренермен, дип ут йотып яшәдем. Сорашыр кешем дә юк иде. Инде оныта башлаган идем, нигә килдең? Күрәсеңме, мин хәтта елый да алмыйм, яшем катты, син миндәге хатын-кыз булу шатлыгын үтердең! Күрә алмыйм мин сине! Ничек телисең, шулай яшә! – Хөмәйрә учы белән йөзен каплады, ирексездән күз яше атылып чыкты. Ул үзенең гөнаһсыз бала чагын хәтерләде, шул бәхетле елларны сагыну хисе үзәген өзеп үтте, һәм араларына кара елан булып кергән уен булмаса, каршында басып торучы ирнең күкрәгенә сыенып, үзен юаттырган да булыр иде. Ләкин тыелып калды.

– Миңа яшәве җиңел идемени? – диде ир. – Усал ниятем юк иде. Шулай тиештер дип уйлаганнан гына. Син хәтерлисең микән, мәктәптә фототүгәрәк эшли иде. Түгәрәкнең җитәкчесе безне беркөнне өенә чакырды. Аңарда мәктәп дәреслегенә бөтенләй охшамаган китап-журналлар, фоторәсемнәр, фильмнар күрдек без…

– Сез шуларны карадыгызмы?

– Карадык инде. Начар нәрсә икәне башка да кереп карамады. Шуның өстенә ул безгә вак-төяккә акча бирде. Исерткеч эчемлекләрне, тәмәкене дә беренче тапкыр анда авыз иттек. Олылар булып уйнавы күңелле иде. Аннан соң безне төрлечә рәсемгә төшерергә күндерде. Башта киенгән килеш, аннан соң ярым шәрә хәлдә. Хатын-кызлар белән ирләр арасындагы аерма һәм мөнәсәбәтне дә ул аңлатты.

– Һәм син…

– Әйе, синең белән өлкәннәр уены уйнап маташтым. Тик ул чакта моның ярамый торган булуын белми идем әле. Мин бары тик, без шулай гомер буе яшәрбез, син минем кәләшем булырга тиеш, дип кенә уйладым…

Әйе, балаларны аздыручы бер маньяк турында Хөмәйрә ишеткән иде шул. Җәзасыннан битәр, тавышы күп булды. Ул укытучыны, балалар белән эшләү хокукыннан мәхрүм итеп, мәктәптән куганнар кебек иде. Күп кенә кызларны өенә дә чакыргалаган икән ул…

Хөмәйрәгә җиңел булып китте. Нәсих тә аздыручы түгел, ә корбан гына икән бит. Бәла аларга кагыла язып кына киткән, ә шаукымы ни гомер дәвам итә! Әгәр дә кагылган булса?..

Сүзне тәмамларга вакыт җитүен белдереп, сабый уянды. Очрашуның әнисе өчен бик тә әһәмиятле булуын аңлаган сыман, елап борчымады. Шул мизгелдә Хөмәйрә үзенә сүз бирде: баласын үсеп җиткәнче күз уңыннан ычкындырмас, ул бик бәхетле булыр!

Бу очрашудан соң күп тә үтмәде, хатын үзенең авырга узганын белде. Тугыз ай үткәч, хатын тупырдап торган игез бала дөньяга тудырды. Аларның бәхет капкасы ачылды.

* * *

Тау белән тау очрашмаса да, кеше белән кеше очраша икән.

Төпчек кызы Ләйләне аквапаркка алып барырга күптән вәгъдә бирсә дә, Булатның теге яки бу эше чыгып, шактый вакыт үтте. Ниһаять, ул көн килде. Көне буена суда төрле аттракционнарда катнашачагын күз алдына китереп, анда барып җиткәнче, Ләйлә күтәренке кәеф белән йөрде.

– Әти, андагы ташбаканы өйгә алып кайтырга ярыймы? – диде ул.

– Юк, кызым, ул су ташбакасы, ул суда гына яши.

– Ә без зур аквариум алырбыз.

– Ул аквариум безнең өйгә сыймый шул.

– Алайса, бәләкәй ташбака алыйк.

– Бәләкәй ташбакалар бик ялкау, балалар белән уйный белмиләр. Аннан соң алар йокларга ярата. Кыш буе уянмыйлар.

– Алайса, бәләкәй генә песи баласы алырбыз.

Кыз нәрсә генә сораса да, ахырда сүз һәрвакыт песи баласына кайтып кала иде. Бик алыр иде песи баласын, тик Ләйләдә аллергия шул. Урамдагы песиләр белән уйнап йөреп, әллә ничә тапкыр тимрәү алып кайтты ул. Үзең табиб була торып, үз өеңдә шуннан котыла алма инде…

Дүрт сәгатькә билгеләнгән вакыт үтеп тә китте. Кайтыр алдыннан алар кафега керделәр. Шунда Булатның күзе янәшәдәге өстәл янында утырган бер парга төште. Дөресрәге, аларның кызларына. Ләйлә белән бер тирәдәрәк булган бу бала, ике тамчы судай, аңа охшаган иде.

«Күземә генә күренмиме икән?» дип, Булат текәлеп-текәлеп карады. Ләкин бу чынбарлык иде, күзләре ялгышмады.

Студент чакта тәҗрибәләр өчен ничә тапкыр биоматериал тапшырган булса да, кайдадыр дөньяга килүенә үзе сәбәп булган балалары булу ихтималын белсә дә, алар белән очрашуга ир әзер түгел, ул моны хәтта башына да кертеп карамый иде. Димәк…

Беренче шок үткәч, кызыксынып, әлеге парны күзәтә башлады. Юк, үзе белән очрашкан кешеләр түгел. Алай булгач, ник алар да аңарга борыла-борыла карыйлар соң? Алар да бер үз балаларына, бер Ләйләгә карыйлар. Йөзләрендә – чиксез аптырау һәм каушау катыш сөенү.

Өлкәннәр шулай аптырашып карап торганда, ике кыз, уртак тел табып, балалар өчен махсус куелган туплар өстендә сикерә дә башладылар. Менә каяндыр фотограф килеп чыкты һәм балаларны фотога төшерә башлады.

– Игезәк туганнарның балалары да игезәкләр кебек охшаш була шул, – диде ул. – Бергәләп төшәргә теләмисезме?

Шул чагында гына Булат әлеге ирнең үзенә охшаганын абайлап алды.

– Әйе шул. Ә сез ничек уйлыйсыз? – диде ул аңа.

Менә алар фотограф кушканча басып фотога төштеләр.

– Бу хәтле бер-беребезгә охшаган булгач, бәлки, адресларны да алышырбыз, – диде ир. – Таныш булыйк, Илдар булам.

– Ә мин – Булат.

– Бер-беребезгә ни өчен охшаган булуыбызның сере булмый калмас, – диде Илдар. – Сез үзегез кайсы яктан? Туганнарыгыз бармы?

Охшаш булулары Илдарны Булаттан да ныграк кызыксындырды. Аның кем булып эшләвенә караганда, туган елы, әти-әнисе, яшәү урыны турында сораштырды.

– Бу безнең беренче очрашу булса да, соңгысы булмас дип уйлыйм, – диде ул. – Әнә, балалар да бер-берсен ничек якын итте. Без барыбыз да Адәм белән Һава балалары бит. Кем белә, бәлки, якынрактыр да.

Булат бу очрашу турында өендә сөйләгәч, рәсемнәрне дә игътибар белән карагач, хатыны иренең башына да килмәгән сүзне әйтте:

– Әллә сине әниең үзе тапмаган, балалыкка алды микән? – диде.

– Син нәрсә? Бу була торган хәл түгел. Серне барыбер ачарлар иде.

– Белми калуың да мөмкин. Нишләп соң синең бүтән туганың юк? – Иренең аптырап калганын күргәч: – Гафу ит, мин шаярттым гына, – диде.

Чынлап та, нишләп соң алар бер-берләренә охшаганнар? Кайда күргәне булды соң ул бу ирне?

…Аңа тугыз яшьләр булгандыр.

Кич белән урам малайлары, җыелышып, авыл башындагы Зәңгәр күл буендарак урнашкан тавык фермасы янында качышлы уйныйлар иде. Уен белән мавыккан булсалар да, олы юлдан бу якка таба килүче мотоциклны алар ерактан ук күреп алдылар.

– Милиция! – диде ферма каравылчысы Галиморза абзый. – Качыгыз!

Артыграк шаярып ташласалар, ул аларны милиция белән куркыта иде. Бу юлы да нәкъ шулай итте. Малайлар төрлесе төрле якка качып бетте. Ә мотоцикл, алар качкан җирне үтеп, авылга керде.

Мотоциклда утырган кешенең милиционер түгеллеген күргәч, малайлар яшеренгән җирләреннән чыгып, уеннарын дәвам иттеләр. Алар уен белән шулхәтле мавыктылар, мотоциклчының, авыл эченнән чыгып кире олы юлга таба юнәлгәндә, үз яннарына тукталуын да сизмәделәр.

Мотоциклда утырган абый матае янына җыелган малайларга конфет таратты, кайберләренең чәченнән сыйпады. Аның күзе Булатка тукталды.

– Исемең ничек?

– Булат.

– Кем улы син? – диде.

– Әти белән әнинеке.

– Әти-әниең кем?

Аның өчен Галиморза абзый җавап бирде:

– Безнең фельдшерыбыз Зәйтүнә улы ул. Әтисе Азат исемле. Анысы безнең механик…

– Кемгә охшаган бу бала?

– Тач әтисе инде, кемгә булсын?

– Тәрбиягә алган балалар юк, дисез инде авылыгызда?

– Үзебез бирергә әзер әле. Яңарак кына биш бала ятим калды. Әти-әниләре авариягә эләкте. Балалар йортына илтерләр микән, туганнары карар микән, аптырыйбыз инде. Сез кемне эзлисез?

– Улымны югалттым мин, аны эзлим.

– Алла ярдәм бирсен сезгә.

– Амин.

Аларның ни турында сөйләшкәннәрен матай белән мавыккан малайлар да, Булат та тыңлап тормады.

Мотоцикл тагын, тузан туздырып, олы юлга кузгалды. Кузгалгач та артына борылып-борылып карады әле теге ир. Булат та, ул күздән югалганчы, нишләптер аның артыннан бик озак йөгереп барды…

Илдар аңа әнә шул мотоциклчы абыйның йөзен хәтерләтте…

Юк, ул булмас! Исән булса да, ул абый инде бабайдыр. Тукта, нишләп исенә төште соң әле ул? Хәер, ул абыйның борыла-борыла караганы элек тә еш кына аның төшенә керә иде бит. Тик аның йөзен генә ачык күрми иде. Менә хәзер йөзе дә ачыкланды.

* * *

Соңгы вакытта Зәйтүнә төшендә күктә очып йөргәнен күрә башлады. Әйтерсең аңа канатлар үскән, ә ул канатларны фәрештәләр бүләк иткән, имеш. Зәйтүнәнең җиргә дә төшәсе килә, ләкин фәрештәләр сабыр итәргә куша.

– Безнең сиңа тагын канатлар бирәсебез бар әле, бераз гына сабыр ит, – диләр, имеш.

– Ул хәтле канатлар белән нишләрмен соң? – ди аларга Зәйтүнә.

Бүген дә шул төшне күреп уянды ул. Бер төшне ничәнче кат ничек юрарга да белмичә, Зәйтүнәнең көне буена күңеле алгысыды. Күзен тәрәзәдән алмады, кемдер килер кебек тоелды. Килер кешесе дә юк кебек. Улы Булат белән дә көн саен телефоннан сөйләшеп тора, кайтам димәгән иде. Күршесе Әхәт тә күренми әле.

Ялгыз ир-атның өенә керергә яхшысынмаса да, ишегалдына күз салды. Тавык-чебешләренең алдында җим дә, су да бар, димәк, барысы да яхшы. Дөньялар диген инде, әй, өй тутырып бала үстер дә, картайган көнеңдә ялгыз яшә инде. Дөрес, карт зарланмый, өе эчендә дә тәртип. Тик барыбер йортта хатын-кыз кулы җитмәгәне сизелеп тора. Ә менә Зәйтүнә йортына ир-ат кулы тиюе бик кирәк. Булат һәрвакыт күз-колак булып торса да, бер йортта яшәү белән аерым көн күрү бик нык аерыла шул. Олыгайган көнендә ялгыз яшәр өчен үстермәгән иде лә ул Булатны. Тик заманалар үзгәреп китте шул. Ул укып бетергән елны шифаханәне капиталь ремонт дигән булып ябып куйдылар. Табиблар эшсез калды. Шырпы кадалса да, район үзәгенә йөгерергә туры килә башлады. Булатны исә ординатурада калдырдылар. Әнисен яннарына күчәргә үгетләсә дә, ятып чирләмәгәндә, үз-үзеңне йөрткәндә, ничек итеп гомер иткән нигезеңнән кузгаласың? Калдырып чыгып китеп тә булмый йорт-җирне. Бу дөньяны Булат өчен дә төзеделәр бит. Шыгырдап торган имән бүрәнәләрдән салынган йорт әле тагын йөз елга чыдарлык. Зур гаилә булып, шау-гөр килеп яшәргә иде…

Зәйтүнәнең үзеннән торса, бу өйдә дә шау-гөр килеп балалар үсәр, берсе булмаса, берсе яннарында калган булыр иде. Юк шул, насыйп булмады.

Гомере дә көткәннән озынрак булды. Югыйсә ул бу яшькә җитәрмен дип уйламаган да иде. Кияүгә чыгып, бала үстерә алачагы ике ятып бер төшенә дә кермәде. Чөнки табиблар әнисенә:

– Кызыгызны яшәтәсегез килсә, аңа авыр эш эшләтмәгез, – дигәннәр иде.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации