Текст книги "Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын"
Автор книги: Тагир Нурмухамметов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 5 (всего у книги 18 страниц)
Без, әле мәктәпкә кергәнче, Румия белән дә уйнаштыра идек. Ләкин ишегалдыбызның очлы күзле малайлары безне «яшь килен» белән «яшь кияү» дип ирештерә башладылар, шуннан мин «килен» белән уйнаудан туктадым, аның абыйсы Рәис белән дуслашып киттем. Үзем кебек үк басынкы Ринатны да ияртеп кергәләп, бер дә ызгышмыйча, татулык белән, җай белән генә кузна һәм бүтән уеннарны уйный торган идек. Теге әрекмән колак ау эте түгел иде микән, чылбырда чагында йөрәгемне ярырлык бик усал булып күренсә дә, Рәис үзен ычкындырып җибәргәч, безне исенә дә кертеп карамый, кызыл телен салындырып, башын калтырата-калтырата, ишегалды буйлап тегендә-монда сугылып йөри, кай ара, туктап, тәпие белән төртенә-төртенә кашынып ала. Аның ау эте икәнлеген Рәисләр өендә стенага элеп куелган ике көпшәле мылтык та күрсәтеп тора иде. Коры стенага гына да эленмәгән, бик матур келәм өстенә эленгән ул, мылтык астына бүтән ау дирбияләре дә асып куелган иде.
Бу мылтыкны ничек кенә тотып карарга теләмим, ләкин аңа якын да килә алмыйм, чөнки Рәиснең карчыгадай үткен күзле әнисе мине бер дә карашыннан ычкындырмый иде. Шулай да бервакыт аның өйдә юк чагы туры килде. Без Рәис белән ул мылтыкны, чакмаларын чыкылдатып, атып карадык. Бу турыда үзебезнең ишегалды малайларына чыгып сөйләгәч, көнчелектән ярылырга җитештеләр алар.
Тәрбияле Рәиснең минем күземә бик сәер булып күренгән яклары да бар иде. Малай чакта түбәләр өстеннән дә йөгерәсең, тегесенә-монысына да барып ябышасың. Тәнеңдә сыдырылган, күгәреп чыккан җирләр күп була. Дөресендә, аларга игътибар да итмисең. Ә менә Рәис: «Юк, ярамый, аларны бәйләп куярга кирәк», – ди. Беркөнне үзе белән уйнаганда кулыма шырпы керде. Мин аны тырнагым белән тартып чыгармакчы идем дә, Рәис: «Кара бу тырнак астындагы керне, микроблар эләгә бит!» – диде һәм тиз генә энә табып китерде. Аның белән дә әле болай гына актармады. Хәтерләмим инде, әллә шырпы утында, әллә спиртовка ялкынында тотыпмы икән, башта энә очын кыздырып алды, микробларны үтерде. Аннан соң гына кулымнан шырпыны энә белән актарып чыгарды, йод белән сөртте, хәтта марля белән бәйләп куйды. Мин шул чакта, әниемнең сүзләрен искә төшереп: «Менә бит ул дөрес тәрбияләнгәч ничек була!» – дип уйлап куйдым.
Өлкәннәрнең, бигрәк тә хатын-кызның үзара сөйләшүеннән, «дөрес тәрбияләнүче» тагын бер малай турында ишеттем мин. Тик башта аны да әнисе дөрес тәрбияләмәгән. Күзеннән ычкындырган чагы булды микән, әллә бүтән илтифатсызлыгы аркасындамы, аның бездән өч-дүрт яшькә кечерәк малае тәрәзәдән егылып төшкән. Алар йокымнан уянган саен миңа һава торышын күрсәтә торган, иртәнге кояштан сап-сары булып яктырган йортта яшиләр. Бу йортның бакчачы Каюм карт ихатасы аша безгә караган стенасында уртача зурлыктагы берничә тәрәзәсе бар. Әлеге Рәшат исемле малай әнә шул тәрәзәләрнең берсеннән егылып төшеп маңгаен ярган. Бу хәбәр безнең тирәдә яшен тизлеге белән таралды, моңа өстәлеп Рәшатның әтисе аның әнисен судка биргән, суд, тәрбияли белмәгән әнине баладан аеруны кирәк тапкан, дигән сүзләр дә ишетелде. Һәрхәлдә, карасу йөзле, чем-кара чәчләре каш өстендәге ярасы беленер-беленмәс булып төзәлеп җиткәндә, алар, әбисе һәм әтисе белән өчәүләшеп, Каюм карт йортының уң канатында, өске катта яши башлаганнар иде. Әлбәттә, Рәшат яшь буенча тиңебез булмаганлыктан, үсә төшкәч кенә безнең белән аралаша башлады, анда да Гайшә апа аны «урам малайлары» белән артык уйнатмый, аңа һәрвакыт күз-колак булмакта иде. Бик инсафлы, акыллы Рәшат кай ягы белән безгә «тәрбияле» булып күренде соң? Җете ак күлмәк кигән Рәшат, кара бөдрә чәчле башын кыңгырайтып, колагы белән иңсәсе арасына кыстырып скрипка уйный. Янына музыка укытучысы килгән чагында, аны урамга түгел, ишегалдына да чыгармыйлар иде.
Безнең әле ул вакытта радио да юк, музыканың нәрсә икәнен чынлап торып белмибез дә. Тупас колакларыбызга да әле ул бик чалынмый. Безнең колакларыбызга «Спартак» комбинатының куерак, «Микоян» фабрикасының исә ачырак гудок тавышы ишетелә. Аннары Идел ягыннан пароход авазлары сөзелеп килә. Әни бу авазларны бик ярата. Әни белән Мамадыш ягына авылга кайткан чагында, безнең пароходка утырып Соколкага хәтле менгәнебез бар. Пароход, күрәсең, аның яшьлеген искә төшерә. Әти, беренче хатыны үлгәннән соң, әнә шул Мамадыш якларында тегү тегеп йөргәндә, әниемне туган авылыннан бик яшьли аерып алып киткән бит. Шуңа күрә әнием пароход авазларын бик моңаеп тыңлый. Язлар җитеп, Идел бозлары агып китеп беренче пароходлар төшү белән, ул әледән-әле тыңланып кала, әллә кайдан өн кебек агып килгән пароход тавышын ишетүгә, зәңгәр күзләре бердән тулышып китә. Мин дә бу күзләргә карый-карый, әниемнең итәгенә ябышкан килеш, ерактагы авазларны колак салып тыңлый торган идем.
Менә хәзер минем таныш авазларыма скрипка тавышы да кушылды. Ул кайвакыт кояш нурына коенган, кошлар сайравы белән тулы бакча эченнән агылып килә, гүяки анда скрипкачы кошлар белән ярыша, шулай ярыша-ярыша композитор булырга өйрәнә. Ләкин минем кулымны йодлар сөртә-сөртә бәйләп чыгарган Рәис, мин уйлаганча, табиб булмады, ә саннар дөньясын машинада исәпләү буенча зур белгеч, математика фәннәре докторы булып китте. Рәшат та композиторлыкны сайламады. Ул скрипкада, аккордеон һәм пионинода бик зур зәвык белән уйнаса да, хәзерге вакытта махсус институтта инженер булып эшли. Музыка Рәшатның гомерлек юлдашы булып калды һәм бүгенге көннәрне дә ул, хезмәтеннән арып кайткан вакытларында, пианиносы каршында ял итеп утырадыр, клавишалардан таралган серле аһәңнәр аңа иртәге көн өчен көч тә, ләззәт тә бирәдер дип уйлыйм.
Ләкин минем икенче уем да бар. Шулай инде анысы, балачак уеннарының күңелдә гомерлеккә уелып калырлык истәлекләре, җитезлеккә өйрәткән, намуслы булырга өндәгән хасиятләре ялтырап күренеп ятса да, билгеле, аларның тискәре яклары да булгандыр. Бу – артык мавыгып китү, вакытны санга санамау. Ә инде бөтенләй үк күзәтүчесез калганда, юлдан язу да. Менә шулардан сакланганнар да «дөрес тәрбия итүчеләр». Алар вакытны бер дә бушка сарыф иттермәгәннәр. Икенче яктан, һәрбер гаилә моны эшли дә алмый бит. Ярый ла Рәиснең дә, Рәшатның да – берсенең дөрес тәрбияләүче әбисе, икенчесенең әнисе булган һәм алар бөтен гомерләрен балаларына багышлаганнар. Гомер буена фәкыйрьлек ияреп килгәндә, педагогика турында әлифне таяктан аерырлык та мәгълүматың булмаганда кая инде ул дөрес тәрбия итү турында уйлау. Җитмәсә, үзең көне-төне эштә, ә балаң урамда.
* * *
Инде байтак еллар үткәч, бүгенге көннәрнең берсендә, мин шәһәр чите поездында әүвәлге күршебез Хәмит абыйны очраттым – дачадан кайтып барышы икән. Сөйләшә торгач, икенче хатыныннан да ике баласы булып, әнә шул кызларының да үсеп җитүен белдем. Хәмит абый, өйгә дә, күршеләренә дә бакчадан кәрзин-кәрзин җиләк-җимеш ташуын әйтеп, гаиләсенең бакча эшендә бик үк булышмавыннан зарланып алды.
– Хәер, вакытлары да юк инде, – диде. – Бер кызы, аспирантураны бетереп, диссертация яклаган, хәзер шулай ук бик галим кешегә кияүгә чыккан. Икенче кызы да диссертация якларга җыена.
– Ә үзең, Хәмит абый, пенсиядәдер инде?
– Пенсия алсам да эшлим әле. Аяк киемен төзәтү ханәсендә тишек ботинкалар, итекләр кабул итәм, квитанцияләр язып торам, – дип елмая Хәмит абый.
Мин бу хәлгә гаҗәпләндем. Ул элек сугышта да зур начальник – интендант булып йөргәнгә, шактый гына хәрби пенсия ала. Өстәвенә менә квитанция язып тора.
– Эшсез тора алмыйм бит, аннары расходына да ярап куя. Ә кызларга ярдәм итми булмый, – дип, акланган сымак елмаеп куйды Хәмит абый.
Мин, Рәшатның яшьтән үк мәдәнияткә бик зәвыклы булуын искә төшереп:
– Кызларыгыз да аңа охшаганмы соң? – дип сорадым.
– У-у, кызлар аны да уздырды. Әнисе белән өйдә гел инглизчә генә сөйләшәләр. Су урынына эчәләр инде менә, урысчадан да болайрак. Безнең нәселдә бала тәрбиясенә электән үк игътибар ифрат көчле иде…
Әйе, Хәмит абыйларда «дөрес тәрбияләү» хәзер дә дәвам итә иде. Кызганыч, мондый тәрбияләр безгә тимәде. Без үз ишегалдыбызда, үз казаныбызда үзебез кайнап үстек. Шулай да тормыш, шул исәптән яраткан Кабан күлебез дә безне күп нәрсәгә өйрәтте. Адәм баласы дөньяда бер аягы белән суга баса, икенче аягы белән җиргә басып тора. Кабан күле буйлап көймәләрдә сәяхәт итә торгач, безнең күзләр ерак офыкларга ук карый башлады.
Иң элек әле без үзебездән өлкәнрәк малайлар Кәрим белән Илгизәр җитәкчелегендә шәһәр тирәсенә йөрергә чыккаладык. Ботан бакчасы яныннан чуен юл буйлап китүебезне, озын туннель эчендә тоткарланып калуыбызны хәтерлим. Туннельның як-ягында шакмак-шакмак оялары – «хөҗрә»ләре бар иде. Поезд үткән чагында чуен юлы эшчеләренең шунда кереп басып торулары, гомумән, саклык йөзеннән ясалганнар иде бугай алар. Без дә ул ояларда басып карарга булдык, Казан ягына кайтучы пассажир поездын көтеп алдык. Поезд, килеп, вагон утларын яндырып, тиз генә узып китте, сөремле дымсу җилләре битебезгә кагылгач, без үзебездә бертөрле рәхәтлек сиздек. Ләкин туннельдан чыгып килгән чагыбызда, безне кулына фонарь тоткан бер эшче күрде һәм тозлап-борычлап орышты. «Чуен юлдан йөрергә ярамый. Карагыз аны, тагын күрсәм, ыштаныгызны салдырып кычыткан белән суктырырмын!» – диде. Без шыпан-шыпан китү ягын карасак та, бераздан туктап көлешергә тотындык. «Каян алсын ул кычытканны!» – дибез, фәлән-фәсмәтән.
Без паркка таба борылдык та, исәпсез-хисапсыз күп яшел түбәләрнең берсенә утырып, кильки белән арыш ипиләребезне ашадык, шешәләребездән су эчтек. Аннары паркның итәгенә – Казан елгасы буена төшеп, урап бардык-бардык та, Кремльгә җитәрәк хәрабә калдыклары, субайлары әле дә калкып торган иске тегермәннең шарламалы буасында су коендык.
Әти-әнидән башка икенче сәфәрем минем шактый еракка булды.
Әтинең товар поездында эшләүче, сирәк кара чәчле, чепи күзле бер энесе Әхтәм абый бар иде. Ул кайдадыр Арча артындагы Шәмәрдәнме, Мөндешме станциясендә утырып, шулай ук кайдадыр Казан артында, үзе әйтмешли, мең тармакка бүленгән Юдино исемле станциягә эшкә бара.
Эшкә барган чагында да, Юдинодан кайткан чагында да, ул безнең күл буендагы өйгә сугыла.
Әхтәм абый бездә кунарга калса, кичләрен лампа яктысында үзенең яшьлегендә басмачыларга каршы көрәшеп йөрүен сөйли. Аның басмачыларга каршы сугышкан чагындагы нинди дә булса батырлыгы исемдә калмаган. Ә менә аты үлеп, иптәшләреннән аерылып калганнан соң, ул, чүлдәге бер кире ишәккә атланып, үз отрядын куа киткән. Ишәк бара да туктый, Әхтәм абый аның янтыгына йодрыгы белән төртеп куя, ишәк бара да янә туктый, һәм Әхтәм абый яңадан аңа төртеп куя. Шулай төртә-төртә Әхтәм абыйның кулы калмаган. Итеге белән төртер иде, озын аягы җирдән үк сөйрәлеп бара, аягын берничек тә кәкрәйтеп төртә алмый. Аптырагач, Әхтәм абый бу ялкау малның арт санына пәке сабы белән кадап-кадап алган һәм ишәк адымын кызулый төшкән. Әнә шулай итеп Әхтәм абый барыбер үз отрядын куып җиткән.
Әхтәм абыйның, берәр кышлак тирәсендә мылтык атыша башлауга, мамык капчыклары артына яшеренеп ятулары турында да сөйләгәне бар. Мин әле бәләкәйрәк чагында шәрык туфрагында мамык үскәнлеген дә белмим, атлы кызылармеецлар үзләре белән мамык капчыкларын да күтәреп йөриләр иде микән әллә, дип уйлап куя идем. Аннары мамык капчыклары артына яшеренү һич башыма сыймый. Әхтәм абый бу истәлеген сөйләгән саен сорау бирәм:
– Ни өчен мамык капчыклары артына яшеренәсез?
Ул исә:
– Менә ни өчен: комлы җирдә окоп казысаң да ишелеп төшә. Ә мамык капчыклары үзләре безгә әзер окоп. Аннары мамык пуляны җибәрми, – дип җавап кайтара иде.
Монысы минем өчен тагын табышмак һәм мин тагын сорау бирәм:
– Мамык бик йомшак бит, нигә пуляны җибәрми? – дим.
Әхтәм абый:
– Чөнки пуля мамык эчендә чолганып кала, – дип, күзләрен челт-мелт китереп җавап бирә.
Һәм мин тагын аптырыйм: пуля ни өчен чолганырга тиеш? Турыдан гына тишеп үтсә ярамыймыни?..
Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Әхтәм абыйның малае Габделәхәт тә авыл белән Казан арасын чуен юл белән кырдырып йөри һәм еш кына безгә кереп чыга иде. Ул – сыек саргылт чәчле, авызы да, коңгырт күзләре дә һәрвакыт көлеп торган бик хәйләкәр малай. Өсте ямаудан бушамаган бу туганнан туган абыемның җор күңелле булуы минем әнигә дә ошый. Югын бар итеп, аның тамагын туйдыра, әтинең искерәк киемнәрен дә биргәли. Өс киеме зуррак булып, җиң очлары җилфердәп торса да, аның каравы авыз ерык, күңел көр.
Габделәхәт колхоз базарына бөтнек сатарга йөри, кузаклы кызыл борыч та алып килгәли иде бугай. Әни, бөтнек сибеп, шулпа ашарга ярата, әти исә ашына башы чеметеп өзелгән кызыл кузак сала.
Әлбәттә, Габделәхәт моны белә, әтине дә, әнине дә күчтәнәчле итә. Минем исә бу күчтәнәчләргә исем китми. Мин вак тәңкәләрдәй өреләре йөзеп йөргән томатлы дөге өйрәсен яратам. Инде аңа энә очыдай гына туралган укроп та салынса, ул ашны ашап туймый идем.
Бер килүендә Габделәхәт мине авылга кайтырга кыстады. Мин әнинең күзенә карадым. Аның берьялгызымны гына җибәрер исәбе юк иде бугай. Ләкин Габделәхәт һаман кысуында булды:
– Нәрсә ятасың монда Казанда, какланып? Тиздән карга күтәреп китә бит инде үзеңне!
Мин кинаяне аңладым. Кызарынып булса да, астан гына аңа күз салдым. Саргылт маңгай чәчен уңгарак сыпырып куйган, тәне шактый йомры күренә. Буйга миннән аз гына калкурак булса кирәк.
Әни:
– Сезнең ул утарыгызда ашарга бармы соң? – дип сак кына сорап куйды.
– Булмый ни! Йомырка да, бәрәңге дә бар. Аннан балык куырырга була. – Һәм Габделәхәт, елмаеп, миңа карап куйды. Аның соңгы сүзләре мине екты да салды. Кайсы малайның балык чирттерәсе килмәсен инде?!
Мин әнинең кулына чытырдап ябыштым.
– Менә әтиең белән сөйләшеп карыйм әле…
Болай булгач булды инде. Әти юаш ул, аны Габделәхәт белән күндерүе берни тормый. Һәм шулай килеп чыкты да. Без, унөч яшьлек ике малай, аркага биштәр асып, вокзалга таба китеп бардык.
Ул елны яз бик соңлады, инде май кергәч тә көннәр җылынып китә алмыйча, салынкы болытлардан караңгыланып торды. Без башта Насыйри урамындагы бер йортка сугылдык. Анда Габделәхәтнең ике авылдаш малае куна кергән икән. Менә дүрт малай, кузгалып китеп, янә бер капка төбенә тукталдык. Малайлар, кереп, астан гына сатучыдан папирос алып чыктылар. Габделәхәт, авызыннан зәңгәр төтен бөркеп, миңа күз кысып куйды: күр безне, янәсе.
Төтен ялларын җил уңаена сузган Казгрэс морҗалары, ялтырап яткан куш көзгеле Кабан күле, аның ярындагы бөдрә Ботан бакчасы, аннары без кайчандыр утырып ял иткән хәтфә түбәләр дә еракта калды. Без, теркелдәп, Арчага таба барабыз.
Дөресендә, мин утырып барам. Миңа әниемнең гозерләп әйтүе буенча билет алынган. Ә Габделәхәтләр йә вагон басмасында җилләнәләр, йә, ревизорлардан качып, поездның бер башыннан икенче башына йөгереп йөриләр, берәр станциядә сикереп төшәләр дә тотынып арткы вагоннарга күчәләр. Мин – шәһәр малае, миңа алай эшләргә ярамый. Ә менә Арчадан соң, Габделәхәтләр төркеменә кушылып, салкын һава агымы белән дуслашып барырга туры килде, чөнки шәһәр чите поезды Арчага хәтле генә бара. Мин Югары Утарга шактый кайтып йөрдем. Арчадан соң без пассажир поезды, хәтта товар поезды белән дә юлны дәвам иттерәбез. Хәер, Мөндеш станциясе әллә ни ерак та түгел, без анда бик тиз барып җитә идек.
Инде су ерып язгы юлдан атлап барабыз. Монда Габделәхәт миңа бер әкәмәт күрсәтмәкче. Кызгылт кабыклы ниндидер казык таякларны җыеп килде дә, юл читенә чыгып, тигез аралар белән аларны, очлары аз гына күренерлек итеп, юеш үзле туфракка батырып калдырды. «Менә Казанга кире кайтканда бу урыннарны карап узарга онытма, яме?» – диде ул, елмаеп.
Инде алга китеп булса да әйтим, Габделәхәтнең гомере туган авылыннан еракта, бик вакытсыз өзелде. Юл буендагы таллар һәм зелпе агачлары, аны көтеп ала алмыйча сагынып саргаеп та беткән булганнардыр. Аларны Габделәхәт әнә шулай, юеш туфракка батырып, шыттырып чыгарган иде бит.
Юлда игътибарымны җәлеп иткән нәрсә тагын шул булды: Түбән Утарны чыккан чакта эскәтердәй ак томан җәелгән иңкүлектә ап-ак ат, башын иеп, чирәм чемченеп йөри иде. Мин ул атны бүтән җәйләрен дә күргәләдем. Хәзер исә Габделәхәт, ат ягына борылгалап куюымны сизеп:
– Генерал аты, – диде.
Нәрсә калды икән генералга мондый юеш май аенда шушындый кечкенә бер авылга кайтып йөрмәсә? Өстәвенә атына утырып кайткандыр бит инде ул?
– Җәй саен кунакка кайтып китә, аның монда карт әнисе бар, – диде Габделәхәт.
Туган туфракның һәркемгә дә бик кадерле икәнлеген мин белми идем әле ул вакытта.
Ниһаять, без Югары Утарга килеп кергәндә, болытлар арасыннан кояш ялтырап чыкты, кая карама өянкеләре учарланып торган авыл өстенә җылы нурларын сипте. Гомумән, мин кайткач кына, бәхетемәдер, күрәсең, көннәр бердән ямьләнеп, җылынып китте. Мин моны шуннан да хәтерлим: йорт саен тәрәзә каршында шомыртлар, ә өй артында миләшләр үсеп утыра. Һәм менә өй алдындагы шомыртлар ак шәлләрен ябындылар да куйдылар. Аларның яфраклары да күренми диярлек, тоташ чәчәк кенә иде. Аларның әчкелтемрәк исеннән минем хәтта башым әйләнә иде.
Рәхмәт сиңа, күк йөзендәге кояш дустым! Рәхмәт сиңа ерак шәһәрдән килгән бер малайны назлап иркәләвең өчен!
Ләкин зәңгәр күк гөмбәзендә бер кояш булса, өй эчендә тагын бер кояш бар иде, бу – Габделәхәтнең әнисе, миңа җиңги тиешле кеше. Менә кемнең баласы икән мәңге көләч йөзле Габделәхәт. Гәүдәгә дә малае белән бериш – уртачадан да тәбәнәгрәк. Алъяпкыч астыннан бик сирәк чыгарган кул-беләкләре дә, җилкәләре дә йоп-йомры. Йөзе генә түгел, зур соры күзләре дә түм-түгәрәк. Ак яулыгы астыннан күренеп торган чәчләре дә нур кебек сап-сары булганга, мин аның үзен дә кояшка охшаттым.
Ул «шәһәр малаен» өстендәге җеп бөртегенә кадәр карап чыкты, чынмы икән бу, курчак кына түгел микән дигәндәй, арык иңбашымнан тотып карады, башымнан сыпырып куйды. Нурлы күзләре белән миңа әнә шулай төбәлеп, әтинең, әнинең хәлен белеште, шәһәрдәге тормышны бәйнә-бәйнә сорашты. Мин ипигә, керосинга чират дигәч:
– Һи, безнең утынга аптыраган юк, урман әнә генә. Ипигә дә ерак түгел, Шәмәрдән сигез чакрым гына, – дип, ни өчендер сынаган сымаграк көлемсерәү белән миңа карап куйды. Аннары без борыныннан суы тамып торган самавырдан чәй эчтек. Шәһәр күчтәнәчләре янына җиңги ике пешкән йомырка да куйды. Аларны миңа табарак этеп куйганнан соң, ул ни өчендер Габделәхәткә күз кырые белән генә карап алды, тегесе шундук елмаеп җибәрде.
Чәйдән соң без Габделәхәт белән ишегалдына чыктык. Ишегалды диярлеге дә юк, бик кечкенә. Өй артында ук лапас. Бер ягына утын өеп куелган, икенче ягында эт оясыннан зуррак абзар сыман нәрсә, анда чери башлаган печән ваклары, «кәҗә борчаклары» аунап ята. Лапаска тышкы яктан терәп чытыр өеп куелган, шунда ук бүкән өстендә балта ялтырап ята. Мин тиз генә аңа барып ябыштым, бер ботакны бүкәнгә аркылы салып, аңа балта белән суктым. Ләкин шунда да балтамны ботакка тигезә алмадым. Бүкәнгә батып кергән балтамны суырып чыгара алмый азапландым. Аннары мин әле яшькелт-сары чәчәкләре ярмаланып торган миләшкә карап тордым. Миләшкә үрмәлисем килеп китте. Ләкин өстемдә үтүкләнгән шәһәр чалбары, җете ак күлмәк, ә аягымда шытырдап торган көрән күнле яңа сандалилар иде. Миләшкә үкенеч белән карап торудан узмадым.
Аннары без, урамга чыгып, түбән очтагы күпергә таба төшеп киттек. Яулыкларын артка салындырып бәйләгән, толымнарына көмеш чулпылар таккан, уенчыктай җиңел чабаталар кигән авыл апайлары, җил-җил генә атлап, исәнләшеп узалар. Тик алар, исәнләшкәндә, ни өчендер учлары белән авызларын каплыйлар иде. Аннары безгә саргая башлаган тула эшләпәле, чаларган сакал-мыеклы бер карт очрады:
– Әссәламегаләйкү-ү-үм! – дип күреште, бер кулы белән авызын сыпырып алгач, таягына таянып, безгә карап торды.
Габделәхәт тә:
– Вәгаләйкемәссәлам! – дип сәлам тапшырганнан соң, аңа көләч күзләре белән төбәлеп калды.
– Кунак кайттымыни? – диде карт. – Кем малае соң?
– Мирзагалләмнеке.
– Кайсы Галләм әле ул, Нурмөхәммәтнеке түгелдер бит?
– Шул Нурмөхәммәтнең оныгы була инде.
– Алай икән, – дип, карт тагын кулы белән авыз кырыйларын сыпырып алды. – Малайны әйтәм, койган да куйган әтисе икән. Чандыр нәмәстә.
– Менә тазартырга алып кайттым бит, – диде Габделәхәт, авызын ерып.
– Сау бул, Әхмәт абзый, мин кунакка су буйларын күрсәтеп меним әле.
– Барыгыз, бар, хәерле юл сезгә, – дип, изге теләкләр теләп калды карт. Инде без китеп баргач та, башын борып, безнең якка карап алды.
– Шәрип абзыйның әтисе бу. Шәрип абзыйны беләсеңдер син.
Мин:
– Эһе, – дип башымны кагып куйдым.
Шәрип абзый да, әти кебек, яшьтән үк авыл арасында тегү тегеп йөргән. Ачлык елларында алар бергәләшеп Семигә киткәннәр, анда ниндидер заводта хәрби туннар теккәннәр. Минем әти сүзгә саранрак иде. Әмма Шәрип абзый Казанга килгәндә безгә дә кереп кунак була, теге шайтан төкереген берәр йомрыны җибәргәннән соң, күгелҗем күзләрен мөлдерәтеп, Семидәге романтикалы тормышларын бик тәмләп сөйләргә керешә иде. Ләкин туган җир Шәрип абзыйны да авылына тарткан, ул да Югары Утарга кайтып үзенең кәсебенә керешкән. Ләкин мин аны авылда күрүемне хәтерләмим. Әллә хәзер дә тирә-якта тегеп йөри иде микән?
Күпергә таба кызу гына төшеп барганда, Габделәхәт капыл гына туктады да:
– Агач авыз, нигә син олы кешеләр белән исәнләшмисең? – диде. – Бу сиңа Казан түгел бит. Авылда һәркем белән дә исәнләшергә кирәк.
Миңа кайнар су сипкәндәй булдылар, битем пешеп чыкты.
– Җә, җә, үпкәләмә, – диде Габделәхәт һәм риясыз гына елмаеп куйды.
Инешнең бирге ягы ап-ак булып сөзәкләнеп тора, анда кая карама вак таш сибелгән иде. Инеш бу тирәдә сай булып, акрын гына чылтырап ага. Күпер тирәсе кызыл балчык булып, аның сайгакларына да кызыл ләпек сыланып каткан. Күпернең уң тарафында әлегә тонып өлгермәгән инеш суы ага. Ул тирәдә, сары йомгаклы бибиләрен су эченә чакырып, казлар каңгылдаша, үрдәкләр чупырдаша иде. Инеш әнә шул якта борыла-сырыла югала. Шунда ук түбә җирдәрәк зират агачлары җилфердәшә.
Габделәхәт, минем карашымның кая юнәлгәнен күреп:
– Безнең бабай йоклый анда, – диде.
– Нинди бабай? – дип саксызрак әйтеп куйгач, ул:
– Менә аңгыра бәрән, Нурмөхәммәт бабай инде, – диде. Ләкин ачуы бик тиз кайтып төште. Минем кызаруымны күргәч, тагын, елмаеп: – Менә зиратка менербез дә бабайга атап догалар укып төшәрбез, – диде. – Син әгузе-бисмилла әйтә беләсеңме соң?
– Юк, – дип, башымны чайкадым мин.
– И урман сарыгы! – диде Габделәхәт һәм, шундук йомшарып: – Җә, җә, үпкәләмә, шаяртам гына, – диде.
Инде мин күземне сул якка бордым. Анда югары оч урамы башлана, кабыргалары ак-кызыл ташлар белән сызгаланган яшел таулар күренә, инеш шуларның итәгеннән йөгереп килә иде булса кирәк. Кем белә, аның тамыры да шул тау араларыннан башланып китәдер, иң элек чишмә булып агып чыгадыр.
Кояш кызарып таулар артына төшеп барганда, бәэлдәшеп-мөгрәшеп көтү кайтты. Җиңги ачып куйган җилкапкадан зур гына җиленле кара кәҗә узып кермәкче иде, ләкин мине күреп туктап калды, башын борып, коңгырт күзләре белән миңа сәерсенеп карап торды, аннары кулларын алъяпкыч астына тыккан җиңгигә күтәрелеп карады.
– Кала кунагы, әйдә уз, – диде җиңги.
Кәҗә узды да, урак мөгезләрен иеп, сулы улакка кереп китте, янә, башын күтәреп, сакалыннан сулар тамыза-тамыза, миңа карап алды. Шуннан соң ул тынычланды кебек, әллә кем түгел әле, шундый ук ике аяклы, өрсәң егылырга торган адәми зат дигәндәй, миңа бер дә игътибар итмәде.
Лапаста чыжлатып кәҗә сауган тавыш ишетелеп торды. Бераздан җиңги миңа чүмечкә салып җылы сөт китереп бирде. Мин, ике куллап тотып, чүмечне авызыма тигезгәч:
– Илаһи, бу балага саулык бир, – диде. – Кәҗә генә булса да, ким-хур итмәс әле, Алла боерса, – дип, авыз эченнән әллә нәрсәләр әйтеп бетерде.
Мин күбекле сөтне уртлап йотып җибәрдем. Тын алдым да тагын эчтем. Әллә нинди ят ис килсә дә, авызымны чүмечтән алмадым, чөнки җиңги карап тора иде.
– Ашыкма, ял итә-итә эч, – диде җиңги.
Әни миңа: «Кәҗә сөте бик файдалы, эчәргә тырыш», – дип кат-кат әйтеп җибәргән иде. Менә мин хәзер, авыз кырыйларын күбекләр белән кытыклатып, тырыша-тырыша эчмәктәмен. Ләкин минем гомеремдә дә чүмеч хәтле чүмеч белән сөт эчкәнем юк, ә минем өмет бер стаканнан узганы юк, анда да йомшак слойка белән ашый идем. Шуңа күрә мин эчә-эчә бик арыдым, бетергәч, «Уф!» дип куйдым.
Җиңги дә кеткелдәп көлеп алды:
– Менә шулай! Көн саен җылы сөт эчкәч, тазарып китәрсең, Алла боерса! – диде.
Мин эчемне тотып карадым, хәзер үк тазара башладым бугай инде, дип уйлап куйдым. Эчем минем шактый бүселеп, күбеп чыккан иде.
Аннары казанда быгырдап бәрәңге пеште, өстәлдә самавыр сызгырып утырды. Мин бер-ике бәрәңге генә ашадым, бүтән тамагымнан үтмәде. Ә Габделәхәт, эре тоз бөртекләрен сибә-сибә, аларны бәрәңгесе белән бергә шытырдатып бүсте генә.
Ул да түгел, тәрәзә пыяласын зең-зең итеп кагып алдылар. Җиңгинең чыгып кем беләндер үтенечле тавыш белән сүз алышканы ишетелде:
– Ягур, кунагыбыз бар бит, бер-ике генә көн су буенда йөрсеннәр инде.
– Әлисә, үзең чык, – диде Егор дигәне.
– Ни йөзең белән әйтәсең, хатыннар ат көтәмени?
– Әлисә, малаең чыксын. Кабат китертмә! – Һәм Егорның тавышы тынып калды.
– Киресенә багынган керәшен тәресе! – дип тиргәнә-тиргәнә керде җиңги.
Габделәхәт, әнисе ягына башы белән ишарәләп, күрдеңме, бездә хатыннар да ничек сүгенә белә дигәндәй, миңа елмаеп куйды.
– Улым, бригадир, ат көтәргә, ди бит. Нишлисең соң?
– Нишлим, ат та көтәргә булгач, ат булып кешним, – диде Габделәхәт, һәм алар икесе дә көлеп җибәрделәр.
– Кунагыбызның үзенә генә күңелсез булмасмы соң?
– Булмас, әнә сәкегә ятар да йоклар. Казанда бу вакытта чырылдап яталар инде, әйеме? – дип, Габделәхәт, сукыр лампа яктысында күзен ялтыратып, миңа төбәлде.
Зәңгәрләнеп кич төшкән булса да, иртә иде әле, Казанда малайлар чар-чор килеп уйнап йөрергә тиеш иде. Шуңа күрә мин: «Юк, әле түгел», – дигәндәй, башымны селкеп куйдым.
– Соң син әниең белән кочаклашып йокламыйсыңмыни әле бу вакытта? Әниең куенында рәхәттер бит? – диде Габделәхәт, чабатасын кия-кия.
– Мин йокы чүлмәге түгел! Мин сандык өстендә йоклыйм, әни белән йокламыйм! – дип кызу-кызу әйтеп салдым мин.
– Ха-ха-ха! Синең дә телең бармыни әле?! Кая, озын микән, күрсәт! – диде авызы колагына җиткән Габделәхәт.
Җиңги йодрыгы белән аның башына сукмакчы иде, ләкин Габделәхәт суктырмады, елт кына башын читкә тайпылдырды һәм тагын көлеп куйды.
– Җүри котырта ул сине, тыңлама шуны, – диде җиңги.
Габделәхәт ишек катындагы чөйдән йөгәнне алып, иңенә салды, сабына чыбыркысын чорнап, кулына тотты.
– Әйдә барасыңмы минем белән? – диде.
– Барам! – дип әйтеп ташлавымны сизми калдым.
– Ни дип котыртасың баланы, ә?! – диде җиңги ачулы тавыш белән. – Бу кием белән куналый чыгалармыни? Аннары ат өстендә утыра да белми бит әле ул. Егылып имгәнсә тагын!
– Бер егылса, бүтән егылмас. Әнә минем кечерәйгән бишмәт белән чалбарны кияргә була.
– Юк-юк, бүген чыкмый! – дип кырт кисте җиңги.
Габделәхәт авызын кыскан килеш кенә елмаеп чыгып китте. Мин дә аның артыннан чыктым.
– Киләсе атнада алып чыгармын әле. Без атнасына бер мәртәбә көтәбез, – диде Габделәхәт, мине тынычландырасы килгәндәй. – Кызлар янына барасың килмиме соң? Әйдә уенга илтәм үзеңне.
Мин:
– Кит әле! – дигәч, тагын көлде.
– Урман авызы тар була, кызлар авызы бал була. Син баллыны яратасың бит, пирожныйлар гына ашыйсың. Их, бер суырып үпсәң! – дип, Габделәхәт миңа йөгәне белән җиңелчә генә сугып куйды. – Ярый, ничек диләр әле сезнең шәһәрдә? Тыныч йокы, диләрме? Тыныч йокы сиңа, татлы төш, – диде дә Габделәхәт, сызгыра-сызгыра, күпергә таба төшеп китте.
Мин, мич артында чикерткә чырылдаганын тыңлап, сәке өстендә озак кына боргаланып яттым. Ләкин поездда селкенеп килүләр, аннары йөрми йөреп никадәр юл үтүләр ардырды. Бервакыт кайдадыр еракта әтәч кычкырганын ишеттем дә мин йокы күленә чумдым.
Менә керфекләрем аша сөзелеп кенә күземә кояш нурлары кергәндәй булды. Бу саргылт нурлар, озынчарак бер дүрткел тигезлеккә җыелып, балкып тора башладылар. Бу, әлбәттә, безнең утын сарайлары, Каюм картның бакчасы артындагы һава торышын күрсәтүче минем якты экраным булырга тиеш. Ләкин ни өчен ерак түгел әтәчләр кычкыра, тавыклар кытаклый соң әле? Аннары нигә өебездә чебен безелдәп йөри? Әни өйдә бер чебен дә тотмый, ишекне дә, тәрәзәләрне дә ачып бик каты җилләтә, тастымал белән куып чыгара. Мин дә, таяк башына кагылган иске чүәк төбе белән стенага суккалап, чебеннәрне мәтәлдереп төшерә идем.
Әй, каныкты бит бер әрсезе. Әле борынга килеп куна, әле колак төбендә безелди, әле йонлач тәпиләре белән ияк асларымны, муенымны кытыклап ала. Мин рәхәт кенә йокымсырап ятам, күз кабакларымнан кояш үпсә дә, күзләремне ачасым килми. Шуңа күрә теге чебенне кулым белән генә куып җибәрәм. Ләкин ул тагын очып килеп куна, колагыма тәпие белән тибә. Шунда мин, аның әрсезлегенә чыдамыйча, уянып китәм. Уянсам, Габделәхәт, кояш кебек елмаеп, үлән сабагы белән битемне кытыклап тора.
– Вәт йокы чүлмәге! Аерыласы килмимени әниең куеныннан? Әниеңне төшеңдә күрдеңме соң? Юкмыни? Их, сагынып беткәндер инде үзеңне, – дип ирештерде ул. Гаҗәп, мин аңа ачуланмый идем инде. Үзем дә көлемсерәп, аяк-кулларымны суза-суза киерелеп куйдым. – У-у, ялкау бәлеше, тор әйдә тизрәк, – дип, Габделәхәт мине сәкедән сөйри башлады.
Мин тиз генә сикереп тордым да шак итеп башымны түшәмгә бәрдем. «Әллә-лә!» – дип, баш түбәмне учым белән ышкып алдым. Мин шунда гына игътибар иттем: өй эче зур түгел, мич янында була торган кече як та юк. Ә түшәм дигәне бөтенләй тәбәнәк иде.
Җиңги, елмая-елмая, мич алдында кабартма пешерә. Аның үз битләре дә кызарып пешкән кабартма кебек булганнар иде.
Мин тышка чыгып комган белән битемне юдым. Башта учымда һич су тормады.
– Булмас, Мәскәүдән умывальник кайтартырмын, ахры, – дип көлде Габделәхәт һәм комган белән ничек юынырга икәнен күрсәтте. Инде дә булдыра алмагач, комганнан үзе су салып торды.
Өстәл өстендә күңелле генә итеп самавыр сайрый иде инде. Тәлинкәгә кабартма өеп куелган, коштабакта акмай. Аннары янә ике күкәй. Мин аның берсен Габделәхәткә этәрсәм дә, ул кабат аны минем каршыма куйды:
– Әйдә, чебештән әтәч булып кайт та Казан тавыклары янында тибенеп йөрерсең, – диде, түгәрәк күзләре белән көлемсерәп.
«Минем кушаматны беләме икән әллә?» – дип, аңа сынап кына карап алдым мин. Юк, ул аны-моны белдермәде. Шуннан соң мин, тынычланып, башымны өстәлгә иеп, чынаяк тәлинкәсенә ясаган сөтле чәйне эчәргә керештем.
Габделәхәт:
– Бозау чиләктән сөт эчә, – дигәч, мин дә борынымнан куыклар чыгарып көлеп җибәрдем.
Җиңги, алъяпкыч чабуын күтәреп, эчке ягы белән борынымны сөртеп куйды:
– Тыңлама шул сантыйны, тамагыңа ныгытып аша. Әле көне буе йөгерәсең булыр, – диде.
Шулай уен-көлкедән туктамыйча, без иякләребезне биеткәләдек. Үзалдына агарып торган кәҗә маеннан бертөрле ят тәм килсә дә, кайнар кабартма белән үтә икән. Йомырка да терәлеп тормады, кәҗә мае белән шуып кына үтте:
– Сөбханалла, – дип куйды җиңги.
Минем кечкенә эчем тагын бүлтәеп чыкты.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.