Текст книги "Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын"
Автор книги: Тагир Нурмухамметов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 6 (всего у книги 18 страниц)
Габделәхәт:
– Кая, бераз дуга бөгеп алыйк әле, – дип, сәкегә бөгәрләнеп яткач, мин өй артына бакчага чыктым.
Читән тирәләре ямь-яшел чирәм. Яз башыннан ук дым сеңдереп яткан тиресле бакча туфрагыннан үтә күренмәле пар күтәрелә, шул парга ияреп өскә үрлисе килгәндәй, бәрәңге тишелеп чыккан, ә кайберләренең сабакларында кучкыл-яшел яфраклары да шактый күп иде инде. Бакча шулай ике читән арасыннан сузылып түбәнгә төшә бара һәм кинәт кенә аркылы яткан тәбәнәк кенә түбә сыртына килеп терәлә. Ул яшел сырт зәңгәр һавада бер түбәнәеп, бер калкып тирбәлә сымак. Мин бакча уртасындагы сукмактан туп-туры шунда таба йөгереп киттем. Яшел сырт болай гына якын булып күренгән икән, аңа җиткәнче эчемә кату чыга язды. Мин йөгереп тә килдем, сандалларым белән шуа-шуа яшел үләнле сыртка менеп тә киттем. Менсәм, ул янә түбәнәеп аска төшә. Ул да түгел, хәтфә дулкын сымак, кинәт өскә ыргыла. Бу үзенә күрә кечкенә бер үзәнлек булып, анда нинди генә үләннәр, нинди генә чәчәкләр юк иде. Җиләкләр дә күзләрен ача башлаганнар, алар монда бөтен җирне сырып алганнар иде. Мин, аларны таптамаска тырышып, тагын бер яшел дулкын өстенә мендем дә түбәнгә карадым. Аста, акрын гына сөзәкләнеп, үзәнсу җир ята. Үзәннең яссы төбеннән, боргаланып, дүрт-биш адым киңлегендә инеш ага.
Каршыдагы таулар өстеннән караган кояш ул тәңгәлгә гүя алтын суы йөгерткән. Ярый әле инешнең бирге ягында, уңга табарак, акка аз гына яшел тамызгандай, шома кәүсәле зифа тупыллар тезелеп киткән һәм алар арасыннан карасаң, әлеге алтын су өсте күзне бик чагылдырмый. Инеш тора-бара әнә шул буйчан тупылларга күмелә һәм ашкынып таллы күпер тирәсенә килеп чыгадыр, ахрысы.
Тау башындагы әрәмәләр ягыннан күке кычкырганы ишетелде һәм минем ялтыраулы тәңкәләр шаярышкан сай инеш суында пычтыр-пычтыр килеп коенасым килеп китте. «Габделәхәт белән бергә төшәрбез әле», – дип уйлап алдым да мин киредән йортка кайттым. Мин кайтканда, Габделәхәт сап утырткан ниндидер кәкре яссы тимерне игәү белән кайрап тора иде. Тимер бераз күгәргән, кайрагач, йөзе агарды, ялтырап китте.
– Менә аягыңны чаба күрмә, – дип, бу саплы тимерне Габделәхәт миңа тоттырды.
Мин, нишлим икән моның белән дип, тимергә карап тордым. Көрәк дисәң көрәк түгел, аны сындырган сымак кәкрәйтеп куйганнар. Өстәвенә ул очлы түгел, ә линейка кебек тигез йөзле.
– Китмән бу, – диде Габделәхәт, – эшли белмәсәң, «кит моннан» ди, эшли белсәң, балчыкны «китәм, китәм, китеп төшерәм» ди. – Һәм ул, бакчага чыгып, «китеп» тә күрсәтте, бәрәңге төбен өйде.
Мин шунда бакчаның өйгә таба сыенган бер почмагында бәрәңге сабакларының шактый күтәрелгән булуына игътибар иттем. Хәер, җылы, рәхәт туфракта бүтәннәре дә калкынып үрли башлаганнар иде инде.
– Яле, син өеп күрсәт хәзер, – диде Габделәхәт.
Мин китмәнне сабыннан ике куллап тоттым да, туфракны киткәләп, тиз-тиз эшли башладым.
– Әһә, болай булгач, бу почмакны бүген үк бетерәсең, – диде Габделәхәт, елмаеп.
Мактап та җибәргәч, мин китмәнне җәһәтрәк йөртә башладым һәм ничектер, ялгышып, сандалиемның башына китереп тә суктым.
– Ашыккан ашка пешкән, алай кабаланма. Аннары аягыңны ике якка аера төшеп бас. Менә шулай, – дип, аякларын аера төшеп басты Габеләхәт. – Кая, салып ташла әле бу киемнәреңне, каз кияве.
Мин чалбарымны да, җете ак күлмәгемне дә миләш күләгәсендәге читәнгә элеп куйдым, «участогыма» килдем.
– Каеш чабатаңны салмыйсыңмыни?
Мин анысын да салдым һәм авылда беренче мәртәбә ялантәпием белән җиргә бастым.
Габделәхәт, сандалиема карап:
– Борыны кителә язды бит моның, – диде. – Ничава, мин сиңа чабата ясап бирермен, шуның белән Казанга кайтып китәрсең.
Мин нечкә сыйракларыма чабата киндерәсен урап өйгә кайтып керүемне, чабаталарны күргәч, әниемнең кулларын ботына чабып куюын күз алдыма китереп көлеп куйдым.
– Мин бер җиргә барып кайтыйм әле, – дип, Габделәхәт кояш ашый башлаган чәчен учына төкереп сыпырып куйды да, кепкасын кыңгыррак салып, бакчадан чыкты. «Килештерә бит бу», – дип эчемнән генә уйлап алдым.
Кояш минем шыр сөяк булган очлы иңбашларымны көйдерә. Табаннарым уттай кызган туфракта пешә башлады инде. Бигрәк тә китмән тоткан учларым яна. Кулымны ачып карасам, кып-кызыл булган. Билемне бөгеп, керт-керт туфрак өям, ләкин эшем бик үрчеми, буразналар артмый. Һаман саен туктап ял итәсем килә. Учым ярый әле, Кабан күлендә бераз ишкәк тотканга ул чаклы авыртмый. Ә менә билнең талуына чыдап булмый. Тураеп басыйм дисәң, турая алмыйсың, инде турайгач, бөгелә алмыйсың. Ләкин өймичә ярамый шул. Һәм мин, билемне акрын-акрын бөгеп, тагын туфракны кыштырдатырга тотынам. Бер-ике төпне ялгыш чабып та ташладым инде. Аларны нишләтергә белмичә, кире үз урыннарына кадап куйдым. Кояш башымны көйдерә. Эссе сукмасын тагын. Мин эссе сугуның нәрсә икәнен беләм: төне буе йокламыйча кызышып ятканым бар. Шуңа күрә мин, читән янына барып, кепкамны кидем. Менә кайда икән ул рәхәт җир. Аяк табаннарыма хәтле салкынча үлән өстендә рәхәт кенә кытыкланып китте. Тирләгән битемнән йомшак канаты белән җил сыпырып куйды. Читән төбенә сузылып ятасым килде. Тик менә бәрәңге төбен өясем бар бит, шуңа күрә күләгәдән чыгарга туры килә.
Мин тагын туфрак өяргә керештем. Әле кечкенә почмакның яртысы да бетмәгән. Зәңгәр күкне иңләп, ак җилкәнле болытлар йөзә. Алар кояшны каплаган арада, җир өстеннән сыек шәүләләр шуып уза. Ләкин кояш усал шул, ак болытларны үзе яныннан куып җибәрергә тырыша, чөнки ул ниндидер шәһәр малаена гашыйк булган, аның ябык җилкәләрен, ялангач балтырларын утлы энәләре белән чәкештерә. Менә су коенырмын да кызык итәрмен әле үзеңне. Карап торырсың аннары күзеңне тозландырып. Мин башымны кояшка күтәрдем. Кояш миңа наянланып көлгәндәй булды.
Ә тау өстендәге күгелҗем әрәмәлек тибрәнепме тибрәнә. Тибрәнмәгәе, әллә нишләсен. Тик менә аннан күке кычкырганы ишетелеп тора. Рәхәт аңа күкегә ярау урманда. Бүтәннәрне дә рәхәт гомер кичерергә, йомшак җилле су буйларына чакыра. Белми монда кешенең эше бик тыгыз икәнен. Ярты участок бетте бетүен дә. Әле тагын бик күп буразналар тезәсе бар шул. Мин өелгән бәрәңге төпләрен карыйм. Буразналар тигезле-тигезсез килеп чыккан, бер турысы түбән, бер турысы биек. Һи, бәрәңгеләр үзләре дә бертигез үсмәгән бит. Мин гаеплемени аларның шулай үсүенә? Аркам белән нәрсәдер сизенгәндәй булдым. Әйләнеп карасам, җиңги басып тора.
– Кая, арыгансыңдыр инде, әнә читән төбенә утырып тор.
Минем китмәнне бирәсем килмәде. Шулай да җиңги, күбәләк канатларыдай бала итәкле күлмәк һәм алъяпкыч чабуларын кыстырып, китмән сабына тотынды һәм уелып торган туфракны бәрәңге төпләренә өя дә башлады. Ул башта урыныннан кузгалмыйча бер-ике адым җирне өя дә аннары, бәрәңге рәтен атлап чыгып, каршы якны өяргә керешә. Буразна биек, аралары исә бик тирән килеп чыга. Менә шулай кыштырдата торгач, өч-дүрт буразнаны китмәнләп тә ыргытты. Аннары, йомры аркасын турайтып, тирләп чыккан маңгаен сыпырып куйды, сары чәчләре яулык турысында сыланып калды.
– Билне бетерә шул. Эшләми эшләгәч, синең билең өзелергә җитешкәндер инде? – дип, җиңги миңа елмаеп куйды.
– Юк, – дигән булдым мин, башымны чайкап, ә үземнең китмәнгә һич тә барып тотынасым килмәде.
Җиңги терсәкләрен, паровоз пешкәкләредәй җәһәт-җәһәт кенә селкетеп, тагын өч буразна тезеп чыкты.
– Габделәхәт кайтсын да, калганын бергә өярсез, – диде. Ләкин анда эш күп калмаган иде. Өстәвенә шундук Габделәхәт кайтып кереп бакчага чыкты.
Ул буразналарга карап торды да:
– Барысын да үзе өйдеме? – диде.
– Үзе өйми кем өйсен инде тагын. Йортыбызда ике ир кеше була торып, бәрәңге өямме соң, Аллам сакласын, – диде җиңги, шат елмаеп.
Габделәхәт минем яныма килде дә беләгемне тотып карады.
– Күрче, футбол тубы кебек кабарган! Мәктәп апаңа ничек сөйлисез әле сез?
Габделәхәт, кулларын як-якка селтәп атлагандай, гүяки класс каршына чыккандай булды, башын югары тотып, күзләрен борын сыртына мөмкин кадәр якын китерергә тырышып:
– Арысландай көчле мин! Бер сызуда йөз шырпыны ут итәм, бер сугуда мең чебенне юк итәм! – диде һәм үзенең шамакайлыгына чыдый алмыйча пырх итеп көлеп җибәрде.
– Ертык тишектән көлә, иеме, улым, – дип, җиңги юка аркамнан сөеп куйды. – Үзең дә әллә кем түгел әле, – диде ул Габделәхәткә. Бу, әлбәттә, дөрес түгел.
Габделәхәт буйга минем чамарак булса да, әнисе кебек бик йомры, таза. Атлаганда да, ул, олы кешеләр кебек, як-якка авып-түнеп атлый. Аннары аның аяклары камыт аяк ук булмаса да, атларны биленнән кочып алырлык. Минем кинофильмнарда күреп, кино геройлары авызыннан ишеткәнем бар: кәкре аяклы кешеләр бик оста кавалерист була икән. Шунда мин үземнең төп-төз, ләкин чырадай нечкә аякларыма карап алдым.
Габделәхәт:
– Нәрсә, тагын чаптыңмы әллә? – дип, ялантәпиемә күз төшереп алды.
– Юк, чапмадым, – дип, башымны селкеп куйдым мин.
Без, өйгә кереп, салкын сөт чөмердек. Кичәге, үтеңне сытарлык әче ипи, салкын сөт тә кабып ашагач, гаҗәп тәмле булды.
Аннары без бакча артындагы инешкә төшеп киттек. Габделәхәт кулына иләк кебек бер нәрсә тоткан иде. Тик иләк түгәрәк була. Бу исә дүрткел әрҗә сыман һәм иләктән ике-өч мәртәбә зуррак та.
Габделәхәт бакча артына, чалбар балакларын җилфердәтә-җилфердәтә, кызыл үкчәләрен ялтыратып, бик каты йөгереп төшеп китте. Төште дә миңа борылып карап торды. Гадәттә, без Кабан күле тауларыннан чаңгы шуганда, шулай түбәннән торып, кулны да изәп, бәләкәй малайларны таудан шуарга дәртләндерә идек.
Мин дә аны-моны уйламый йөгереп төшеп киттем. Бер дә егылмыйча выжылдап кына төшкән идем. Ләкин төшеп җиткәч кенә, бер түмгәккә сөртенеп егылдым да дымсу үлән өстеннән түшем белән шуып киттем. Габделәхәт мине күтәреп торгызды:
– Авыртмадымы? – диде, ләкин үзе авыз эченнән генә көлеп куйды.
– Юк, авыртмады. Монда чирәм бик йомшак икән, – дидем мин, корсагыма карап. Майкам яшел үлән сутына буялган иде.
Ара-тирә сап-сары эре борчаклар сибелгәндәй күренгән йомшак казаяк үләне өстендә эзләребезне калдырып, инеш буендагы сукмакка хәтле йөгердек без. Аннары, бер борылмада буа сыманрак җәйрәп яткан җиргә туктап, тиз генә өстебезне чишендек. Габделәхәт:
– Кояш күреп калмасын! – дип, шундук көзгедәй су өстен челпәрәмә китерде, тамчылар чәчрәтеп, инеш уртасына керде.
Аннары Габделәхәт, аякларын өскә күтәреп, «бульт!» итеп башы белән төпкә чумды һәм юкка чыкты. Мин: «Бер, ике, өч…» – дип саный башладым. Кабан күлендә беребез чумганнан соң, икенчебез шулай акрын гына саный торган идек. Беребез дә егерме-утыздан узмадык. Бары Хәким генә бер мәртәбә кырыкка, ә бер мәртәбә иллегә җитте. Мин исә: «Илле тугыз, алтмыш…» – дип, бу чикне дә узып киттем. Инде сиксәнгә җиткәч, борчыла башладым. Яр буйлатып тыз-быз йөренергә тотындым. Йөзгә җиткәндә генә, бөтенләй читтә шырык-шырык көлгән тавыш ишетелде. Борылып карасам, куе кыяклар артыннан, башын гына чыгарып, Габделәхәт көлеп тора. Мин шатлыгымнан яр читендәге кәзле балчыкны, сындырып алып, Габделәхәткә тондырдым, ярый әле ул алдан гына башын иеп калды, юкса тигән булыр иде.
Без рәхәтләнеп су кергәннән соң, авылга табарак күчеп, челтәрле әрҗә белән балык сөзәргә керештек. Габделәхәт әрҗәне инешнең тирәнрәк ягына – яр читенә терәп үк куя да, мин, аякларым белән пычтыр-пычтыр су чәчрәтеп, каршы яктан йөгереп киләм. Габделәхәт әрҗә-иләкне шундук күтәреп ала. Су шыбырдап агып төшә. Әрҗә эчендә унлап ташбаш сикерә. Аларның иң эресе дә бер сөямнән узмый, ләкин алары бик хәйләкәр, иләккә сирәк керә. Ә менә ваклары, төртке-төртке тәңкәләре белән сәдәп кебек җемелдәп, үрле-кырлы бии башлый, әлбәттә, без аларны суга кире җибәрәбез, алар шатланышып шундук таш асларына качалар.
Вакыт-вакыт мыеклы эт балыклары эләгә. Болары карасу яшелрәк балык булып, шулай ук бер сөям чамасындарак. Ләкин үзләрен кулыңа алдың исә, шундук елан кебек боргаланып суга сикерәләр, учыңа лайла сылап калдыралар. Бу балыклар бигрәк тә тупыллар тезелеп утырган күләгәлектә күп булып чыкты. Әрҗәне куйган саен, ун-унбишләп эләкте.
Мин дә тотып карадым. Әрҗә минем өчен авыр булса да, әрҗә төбендә елык-елык килеп балыклар сикерешүе күңелле иде.
– Син шашкан кебек чапма, менә минем шикелле ипләп кенә атла, – дип өйрәтте Габделәхәт. – Тик бер аягыңны атлаганда, икенчесен эт тешләрлек булмасын шулай да, җитезрәк бул.
Габделәхәт, тегү машинкасының сосасы кебек уңга-сулга сугылып, балык көтүен миңа таба куды. Һәм мин бермәлне иләкне күтәргәндә, вак балыклар арасында өч чабак та ялтырап китте. Габделәхәт шундук әрҗәне түше белән капласа да, барыбер берсе, иң эресе, суга сикереп өлгерде.
– Ну мут та инде бу чабак! – дип, чын күңеленнән сөенеп әйтте Габделәхәт. Хәйләгә һәм җитезлеккә ул үзе дә бик маһир иде. – Мәми авыз булсаң, койрыгын да тоттырмый!
Без чалгы пычаклар белән озак кына балык чистартып утырдык. Эчләрен ыргыткан берсен тавыклар чүпли барды. Әрсезрәкләре, күз ачып йомган арада, ике балыкны чукып алып бер читкә качтылар. Икенчеләре дә карак тавыклар артыннан чабып киттеләр. Һәм алар тәмле калҗаны талаша-талаша ашап бетерделәр. Габделәхәт:
– У-у-у, мин сезне, йомырка салмасагыз! – дип, аларга чалгы пычагы белән янаган булды, ләкин үзенең күзләре, тавыкларның өлгерлегенә сокланудан, көзге ялтыравыгыдай ялтырап китте.
Җиңги безгә кичен балык шулпасы пешереп бирде. Ул шундый тәмле булды, мин телемне йота яздым. Кичен Габделәхәт мине уенга алып барды. Күпер янында тальян гармун уйный, үзенең көмеш чыңнарын су буена, авылның түбән һәм югары очларына, караңгы тыкрыкларга чәчә иде.
Кызлар-егетләр, кара-каршы җыр әйтешеп, әйлән-бәйлән уйнадылар, бөтерелеп биеделәр. Аннары мин бөтенләй белмәгән кызыклы бер уен башланды. Кулларын югарыда кавыштырып, пар-пар басалар да, егет белән кызны, гармун көенә аяк очлары белән генә атлатып, кул күтәрүле әнә шул рәт эченнән уздыралар. Нигәдер кайбер парларны су буена «күгәрчен сөтен имезергә» җибәрәләр. Мин дөньяда күгәрчен сөтенең булуын да белмим һәм моңа бик аптырыйм. Безнең Казанда, Насыйри урамы чатында, күгәрченче Мәннән абый бар. Һәр көнне иртә белән мин аның һавага көрән таплы ак күгәрченнәр очыруын күрәм. Менә хәзер мин: «Казанга кайткач, күгәрчен сөтен сорармын әле үзеннән», – дип эчемнән генә уйлап алдым.
Ләкин яшь-җилкенчәкнең минем танышмый торуымда эше юк, парлашып алалар да, шатлана-куана су буйлатып китеп, караңгылык эченә кереп югалалар.
Күпернең бирге башында, култыксага таянып, минем шикелле өч-дүрт малай басып тора. Алар каршында, шулай ук күпер култыксасына Габделәхәт ишеләр сөялешкәннәр, араларында Казаннан бергә кайткан ике малай да бар. Болар һәммәсе дә, җиткән егетләргә охшарга тырышып, тәмәке тарталар. Бигрәк Габделәхәт бик эре булып кылана. Кесәсеннән теге манаралар сурәте төшерелгән папирос кабын чыгарды да, әйдә сыйланыгыз дигән кебек, малайларга таба сузды, ә үзе башындагы кепкасын төшәргә җитештереп кыңгыр салган, икенче кулы белән бөеренә таянган иде. Ләкин малайлар аны сырып алып кулларын папироска таба сузгач:
– «Гөлҗиһан» сабыны белән кулларыгызны юдыгызмы? Юмаган булсагыз, барыгыз әнә юып килегез, – диде ул һәм шундук папирос кабын кесәсенә тыгып куйды.
Күпер алдында, юл читендәге зелпе агачына минеке шикеллерәк юка аркаларын терәп, өч-дүрт яшүсмер кыз басып тора иде. Габделәхәтнең малайларны папирос белән ымсындырып калдыруы аларга ошады:
– Менә хур итте үзегезне, йөрисез шунда егет булып! – дип, шырык-шырык көлешеп алдылар алар.
Габделәхәт үзенә бер төркем булып басып торган, ак яулыкларын ияк астыннан гына чалыштырып, яланаякларына кайсы чүәк, кайсы галош кына элгән бу кыз-кыркын янына килде дә, икенче кесәсеннән түгәрәк калай тартма чыгарып, тегеләрнең учларына нидер коеп чыкты. Аннары кире урынына кайтып, күпер култыксасына менеп утырды да, башын артка ташлаштырып, авызыннан төтен алкаларын очыргалады.
– Габделәхәт җаныем! – дип сайрап куйды әлеге ак яулыклы кошчыкларның берсе. – «Гөлҗиһан» сабыны каян килсен ул тишек кесәле хәчтерүшләргә!
– Кем, безме хәчтерүш! – дип, әлеге малайларның берсе кызлар каршына очып килеп тә җитте. – Әйдәле, бер җир тырмаштырып килик әле, Сәвия!
– Аллам сакласын, синең белән биимме соң. Шәмәрдәннән бер перәнник тә алып кайтып бирә белмисең бит!
– Алып кайтам, алып кайтам, Сәвия җан кисәгем, Казаннан алып кайтып бирәм! – диде Харун.
– Алдый, Сәвия, алдый! Аннан әйбер алганчы, тавыктан сөт саварсың! – диде икенче яңгыравык тавышлысы.
– Әллә, Гөлүсә, миннән алданганың бар? Мин үзем болай бер дә хәтерләмим!
– Кит әле моннан, синнән алдатып тораммы соң! – дип, Гөлүсә малайны җилкәсеннән этеп җибәрде.
– Хи-хи-хи! – дип көлде Харун. – Җә, ярар, үпкәләштән булмасын. – Әйдә, бер генә әйләнеп киләбез!
– Эһем! – диде Гөлүсә. – Әнә Сәвия барсын.
– Бармый гына торсын әле! – диде тулы тәнлерәк Сәвия. – Менә Габделәхәт чакырса икән мине!
Күпер култыксасында утырган Габделәхәтнең бердән авызы ерылып китте. Ул, минем якка карап, күзен кысып куйды.
Бу малайларның һәм яшь кызларның берсе дә әле уенга катнашмый, алар бер-берсен чакырып шаярткан гына булалар. Әмма Габделәхәт аларның йомшак кулларына килеп тотынса, аларның берсе дә, тартынып тормыйча, аңа ияреп уенга кереп китәчәкләр иде. Ләкин Габделәхәтнең аягында чабата гына, ул бүген дә моннан абзарга менеп, кайсыдыр иптәше өчен атларны урман буена алып китәргә тиеш иде. Аннары кызлар да буй алдырып, чәчәкле күлмәк-алъяпкычлар киеп, уенга катышырга җитешмәгәннәр. Берсе хәтта чыклы үләндә яланаяк басып тора иде.
Гармун матур гына чыңлый. Аңа кушылып җырлаган көйгә, егет белән кыз кавышкан куллар астыннан җай гына атлап чыгалар. Аларны ни өчен аерым җырлатканнарын, аерым биеткәннәрен мин белмим. Ләкин кем әйтер иде икән бу уенның мәгънәсен минем дә беләсем килми иде дип. Күпердәге малайлардан да, зелпе төбендәге кызлардан да бер читтәрәк баскан шәһәр малаеның да күңеле уенга катнашып китәргә җилкенеп тора иде. Әмма Габделәхәт, зелпе янындагы Гөлүсә янына килеп, аның колагына нидер пышылдаганнан соң, Гөлүсә чүәге белән кәс-кәс атлап миңа якыная башлагач, алай гына да түгел, каршыма басып, йомшак кайнар куллары белән минем кичке су буе һавасында туңарга өлгергән кулларымнан тотып:
– Әйдә, Таһир, уенга керәбез, – дип, бик ягымлы итеп дәшкәч, минем өннәрем алына язды, мин куркуымнан башта шыпан-шыпан артка чигендем, аннары өебезгә таба йөгереп үк киттем.
Түбәндә, күпер янында, гармун чыңнары, җыр авазлары ишетелеп калды. Бу тавышларга мине чалбар балагымны каптырырга теләгән бер сантый көчекнең ләң-ләң өрүе килеп кушылды. Аннары һәммәсе тынды. Мин өйгә кереп сукыр лампаны тиз генә сүндердем дә, чишенеп, сәкегә яттым.
Мин Габделәхәткә бик үпкәләдем. Ник җибәрде инде Гөлүсәне минем яныма?
Ләкин, атларны тыпырдаттырып, караңгы өебез турысыннан сызгырып узгач, ягъни Габделәхәтнең «Хәерле кич!» дигән сәламен ишеткәч, мин тынычландым. Әлеге йомшак кулның җылысы барлык тәнемә дә таралып, мин эреп кенә йоклап киттем.
Мин үз «участогым» дагы бәрәңгене икенче көнне генә өеп бетердем. Габделәхәт төштән соң, ат һәм арбага салып, агач сука алып кайтты. Шул сука белән үзләренең бакчасын гына түгел, күрше карчык бакчасын да сыздырып чыкты. Мин шуңа гаҗәпләндем: Габделәхәт рәт арасындагы туфракны туп-туры ердырып бара, сука артыннан тигез дулкыннар ясалып кала. Аннары аты да цирк атыдай бик акыллы, бәрәңге сабагы өстенә ялгышып кына да басмый, аларны сындырмый иде.
Әле Габделәхәт эшен бетергәннән соң, мин бер аның тирән буразналарына, бер үземнең тигезле-тигезсез һәм тәбәнәк өемнәремә карап куйдым. Өстәвенә Габделәхәт мин кичә китмән белән чапкан, хәзер исә шәлперәеп яткан сабакларны алып читәнгә таба атты. Ләкин моның өчен ул миңа сүз әйтмәде:
– Ничава, син шәһәр малае бит, өйрәнерсең әле әкренләп, – дип, иңбашыма кулы белән чәпелдәтеп кенә алды. Габделәхәт йортка тәмам хуҗа булып алган. Әхтәм абыйның көннәре товар поезды белән ерак сәяхәтләрдә үтә. Кайтса да йортка әллә ни булышлык күрсәтми, ахрысы, кибет тирәсендә күбрәк чуала. Аннан күзләре челт-мелт килеп кайта. Ул җиңгигә нәрсәдер аңлатырга тырышып карый, тегесе аңа кулын гына селки. Шуннан Әхтәм абый, идәндәге тәбәнәк бүкәнгә утырып, кулларын җәя-җәя:
– Вот, понимаешь, аңламый, – дип, үз-үзе белән сөйләшергә керешә иде.
Чиләкләп явып киткән яңгырдан соң, бер иртәне мин үземнең бәрәңгеләремне яңадан өеп чыктым, һәм алар саргылт, ак һәм алсу-шәмәхә чәчәк атып җибәрделәр. Моңа җиңги үзенчәрәк шатланды:
– Менә берәр атнадан яңа бәрәңге пешерә башларбыз, искесе бетеп тә килә инде, – диде ул.
Дөресендә, җиңги миңа гына шулай әйтә, аларның үз бәрәңгеләре беткән. Ул күрше карчыгы Табибәдән чиләк белән берничә мәртәбә борынлап беткән бәрәңге алып чыккан. Берсендә Табибә әби, кунак малаена дип, шомырт кагы да биреп чыгарган, без Габделәхәт белән кызудан әлсерәп кайтканнан соң, шул какны салып, бик тәмләп чәй дә эчкән идек.
Җиңги, Әхтәм абыйдан зарланып:
– Йоклаган чагында кесәсеннән алып куймасаң, ипилек тә калдырмый, аракыга түгеп бетерә, – диде. Һәм мондый чагында аның көләч йөзе сүрелеп киткәндәй була иде.
Тиздән җиңги миңа иртә белән ике урынына бер генә йомырка куя башлады. Кәҗәнең ак мае да бик тансыкка әйләнде. Сөт кичләрен эләгә эләгүен, ләкин әүвәлге кебек чүмечләп түгел инде, чокырлап кына. Аларның ипи салырга оннары да юк иде бугай. Менә шундый кысылган көннәрнең берендә җиңги:
– Габди, бүген бик соң ятмагыз, иртәгә көтү кузгалганчы ук Шәмәрдәнгә китәрсез, – диде.
Һәм менә без өчәүләп, ике малай, бер кыз, Шәмәрдәнгә китеп барабыз. Казлар әле бәбкәләрен ияртеп капка асларыннан чыгып кына киләләр. Карчыклар һәм киленнәр, капка төбеннән торып, күпер ягына карап-карап куялар.
Анда бүген куе булып томан төшкән, бары өянкеләр генә аксыл томан өстеннән күзгә чалынып киткәлиләр. Шулай да ул яктан курай тавышы ишетелгәли.
Бәэлдәгән, мөгрәгән тавышлары, кулларына чыбык тотып көтүгә терлек озатучы хатыннарның үзара сөйләшеп алулары, бик иренеп кенә һавага күтәрелгән зәңгәр төтен җепләре – һәммәсе артта калды.
Габделәхәтнең дә, минем дә аркамда биштәрле капчыклар, ә Гөлүсәнең кулында төенчек. Мин Габделәхәт яныннан атларга тырышам, йә аның артыннан, йә аның алдыннан барам. Ләкин Габделәхәт, мине сизгән кебек, юри кызу-кызу атлап китә дә йә мине Гөлүсә алдыннан, йә аның артыннан барырга мәҗбүр итә. Шуннан мин, Гөлүсәгә тагылып барасым килмичә, бөтенләй артка калам. Аннары, юл йөреп өйрәнмәгәнгә, болай да мин юлдашларымнан калыша төшеп атлый идем.
Кояш чыкты да болын өстенә биниһая күп энҗеләр чәчкәндәй булды. Ул энҗеләр шулхәтле күзне чагылдырып ялтырыйлар, гүяки аларның үзләре бәләкәй генә бер кояш иде. Бу нур дөньясы мине ялыктыра башлады, мин, иңкүлекләрдә яткан күксел томан җәймәләренә карап, күземне еш кына ял иттереп ала идем.
Юл борылып, әллә кайлардан ураган чагында, без туры сукмактан гына узабыз. Ләкин ул сукмак рәтләп беленми дә, аны йомшак болын үләне каплап алган. Габделәхәтнең чык ерып барган чабаталары әнә шул куе үлән эчендә лаштыр-лоштыр килә. Юеш үләннәрне чыжылдатып бара торгач, минем сандалиларым да башта чиләнде, аннары лычма су булды. Ә инде челтер-челтер килеп, үләннәрне иркәләп-сыйпап аккан чишмәләргә җиткәндә, аяк асты гел суга әйләнә һәм минем аякларым сандалилар эчендә чупыр-чупыр итеп куйгалый иде.
Ниһаять, алдыбызда әрәмәләр күренде. Анда тәбәнәк яшь каеннар да, ботакларын як-якка таратып җәелеп үскән өянкеләр дә үтә күренмәле зәңгәр яулык бөркәнгәндәй булып шәйләнә иде. Ләкин безнең киңлеге өч-дүрт адымнан артмаган бәләкәй инешне чыгасы бар иде әле. Габделәхәт, атлап барган уңаена, бу сай инеш аркылы чаптыр-чоптыр килеп чыгып та китте. Ә менә юл буе яланаяк килгән Гөлүсә туктап калды һәм бер түмгәк өстенә басып мине көтеп алды.
– Габделәхәт, син күрәсеңме безнең Утарны? – диде ул, килгән ягыбызга борылып карап. – Әнә теге ялгыз карама бармы, шуннан уң кулдарак төтеннәр төтәсләп тора. Шул инде безнең Утар, – диде Гөлүсә, Габделәхәттән бигрәк авылны миңа күрсәтәсе килеп, һәм аны тагы да ачыграк күрәсе килепме, үләнле түмгәгендә аяк очына басып-басып куйды.
Инешне чыккач, Габделәхәт чабаталарын салып аякчуларын бора-бора сыкты да коры үлән өстенә җәеп куеп аркасы белән җиргә ятып торды. Мин дә сандали эчендәге суны кагып, эчен үлән белән сөртеп алдым, носкины сыкканнан соң кабат киеп куйдым. Гөлүсә дә, төенчеген чишеп, иелә-иелә һәм иелгән чагында нәзек чәч толымы очындагы кечкенә көмеш тәңкәләрне чыңлата-чыңлата, әлеге алсу үкчәле ак аякларына коры чүәкләрен киде.
Габделәхәт тә чабата киндерәләрен балтырына урап бәйләп бетергәннән соң, без, инешнең сөзәк ярыннан күтәрелеп, әрәмәлеккә кереп киттек. Монда юл коры, хәтта ат тояклары таптаган, тәгәрмәчләр уеп узган эзләр дә күренә иде. Без тора-бара урманның үзенә килеп кердек. Ә инде берникадәр юл үткәннән соң, алда поезд тавышлары ишетелде. Без тагы да кызулап киттек һәм ярты сәгатьтән станциягә килеп җиттек. Кояш урман өстенә үк күтәрелеп, станция мәйданын, ике-өч тармаклы чуен юлларны бик тырышып кыздыра башлаганда, киоск сымаграк бәләкәй бер кибетне ачтылар, ипи сата башладылар. Халык, әлбәттә, кибет тирәсендә бик күп иде. Мин чиратка басканнан соң, әллә кем әттәйләргә барып килим дип, Гөлүсә дә югалып торды, Габделәхәт тә үз йомышы белән чуен юлы буена чыкты. Яшерен-батырын түгел, аның капчыгында бер-ике йомарлам кәҗә мае, аннан ике-өч дистә пешкән йомырка да бар. Аларны ул үткән-сүткән поездларның пассажирларына озатырга киткән иде.
Чират акрын гына алга барды. Ипигә кеше күп, кеше башыннан өчме, дүртме генә буханка ипи бирәләр, шуңа күрә кибет янына килеп җиткәнче, без, алмаш-тилмәш китеп, станция тирәләрен әйләнеп йөрдек. Габделәхәтнең май, йомырка ише нәрсәләрне озатуда моңарчы ук тәҗрибәсе бар иде булса кирәк, аларны бик тиз майтарды ул, бик зур эш башкаргандай кесәсенә сугып алды, анда кәгазь кыштырдау белән бергә көмешләр дә чыңлап куйды.
Менә ипи алырга безгә нәүбәт җитте. Гөлүсәнең әллә кем әттәе килеп чыгып, ул карчык белән алар ике кешелек ипи алдылар. Безгә дә дүртәр бөтен ипи эләкте. Бик зур кирпечле кап-кара арыш ипиләребезне төенчекләребезгә, капчыкларыбызга урнаштырып, без кире якка поезд белән генә кайттык. Мөлдештә төшеп калып, авылга бик тиз кайтып җитеп була иде.
Ләкин миңа барганда да, кайтканда да әлеге юеш болын аша үтүләре ошый иде. Барлык табигать гүзәллеге арасыннан бигрәк тә күңелне сөендергәне безне чабаталарыбыз, сандалиларыбыз белән кичәге иң соңгы инеш алдындагы яшел үләнле түмгәк иде. Мин һәр очракта да Гөлүсәнең, шул түмгәккә менеп аяк очына баса-баса, ягымлы тавышы белән, «Әнә безнең Утар!» дип, яшелле-зәңгәрле офык чикләренә карап торуын тели идем.
Без Габделәхәт белән, бер мәртәбә кул арбасына, бер мәртәбә ат җиккән арбага төяп, урманнан корыган ботак алып кайттык. Хәзер мин, өй артына чыккалап, ул ботакларны балта белән чабам, лапас астына кертеп өям. Ләкин беренче мәртәбә балта тотканда, маңгаемны тишә яздым. Җирдә яткан утын кискәсенә ботакны аркылыга салып балта белән китереп суккан идем, ботак шарт итеп сынды да сынган очы белән маңгаема шап итеп берне сылады. «Әл-лә-лә!» – дип, маңгаемны озак кына ышкып тордым. Мине ишек катыннан җиңги күзәткән булган икән.
– Күзеңне дә чыгаруың бар алай, – дип, яныма килеп ничек чабарга икәнен күрсәтте. – Башагыңның бер башын түмәркәдән чыгарыбрак чапканда, икенче башына аягың белән басып тор. Алай иткәндә ботак селкенми. Инде түмәркә өстендәге ботагыңа бер-ике мәртәбә чап та балта түтәсе белән буш очына китереп сук. Тик сукканда, башыңны читкәрәк алып сук.
Мин җиңги әйткәнчә эшләп карадым һәм сынган ботакларны бүтән бер дә маңгаема тигезмәдем.
Ботакны, бүкәнгә яткырып, бер яки ике сугып та өзеп чыгарырга була. Ләкин монда да ботакны бер кулың белән тотып торырга, икенчесе белән чабарга кирәк шул. Моны Габделәхәт кенә эшли ала, ул балтасы белән китереп чапкан саен, ботаклары читкә очып-очып китә. Минем исә балтаны күтәреп бер кул белән генә чабарга көчем юк әле.
Ярый, ашыгасым юк, үземчә чапсам да бик җиткән. Иртәнге саф һавада шулай аз-маз селкенеп алгач та, кул мускулларым тартынып киткәндәй, бил турыларым оегандай була. Ләкин бу вакытлы хәл. Берникадәр утын хәзерләгәннән соң, буыннарны шытыр-шытыр китереп киерелеп тә җибәрсәң, гәүдәң бөтенләй җиңеләя. Габделәхәт хәзер колхоз эшенә йөри. Ягур аны үзен үк ат урынына җикмиме икән әле, чөнки кайбер көннәрне Габделәхәт караңгы төшкәч кенә кайтып керә. Арыш ипие белән бәрәңгене аннан-моннан ашый да, бер чокыр сөт эчеп, печәнлеккә менеп ята. Мин дә хәзер тезмәгә калын итеп җәелгән йомшак печән өстенә менеп ятам. Печәннең хуш исе борынны кытыклый. Янымда гына Габделәхәт мышный. Колакка миләш яфракларының лепердәп куйганнары ишетелеп китә. Менә бервакыт түбән очта әтәч кычкырып куя, бирге очтагылар аңа җавап кайтаралар. Мин шуларның җырын тыңлый-тыңлый йоклап китәм һәм иртә белән янәшә түшәкнең буш булуын күреп гаҗәпләнәм. Ничек шулай миңа сиздерми генә эшкә китеп бара ала икән Габделәхәт?
Шулай ук балыкны да мин берьялгызым гына тота башладым. Челтәрле әрҗәне агымсуда аумаслык итеп яр читенә терәп куям да каршы яктан балыкларны шуңа куып китерәм. Балыкларның бик үткеннәре кыл челтәргә борыннары белән килеп бәрелүгә, шундук читкә чәчриләр, ә миңгерәүләрен мин тиз генә күтәреп алам. Кем әйтмешли, ярый ул безгә – каткан тезгә. Йомырка белән мич алдында куырып җибәрсәң, бармакларыңны ялый-ялый ашыйсың. Шуны да әйтим: йомырка хәзер балык куырырга һәм балтырган ашына туглап салырга гына китә, ә табынга куелмый. Мин хәзер кайбер нәрсәләрне төшенәм инде һәм моның өчен җиңгигә бер дә үпкәләмим.
Инештән су коенып менгәндә, бакча артыбыздагы кашлакта түшем белән ятып торырга да яратам мин. Алар икәү. Аларның тәбәнәгрәк беренче дулкыны бакчаны чыккач та. Шуннан тигез төпле сай ермак аша текәрәк булып икенче дулкын күтәрелеп китә һәм бөкре сырты белән калкыныбрак торганнан соң сөзгәләнә бара, инешебез ялтырап яткан иңкү үзәнгә килеп тоташа.
Әлеге кашлакларның кайсын телисең, шунысын сайлап аласың. Кояшта оеп ятасың килсә, тәбәнәк дулкынга сузылып ят, ә инде җилдә җилфердисең килсә, калкурагына менеп ят: анда каршы яктагы чишмәле таулар итәгеннән, яшел үзән уртасыннан борыла-сарыла узган көмеш сулы инеш ягыннан, салкынча җил менә һәм әлеге биегрәк сыртны сыпырып уза, һәм бу җил тәнне рәхәт кенә кытыклый торган иде. Ә ике кашлак арасы үзе бер җәннәт иде. Билдән күмелерлек печәнлек җир иде бу. Нинди генә чәчәкләр, үләннәр юк иде монда. Бер караганда кызгылтырак борынлы сары маэмай танавына да охшаган марҗа башмаклары, киртләч читле алсу канәферләр, үзенә бер төркем булып җыелган көмештәй әби чәчләре ярмаланып торган көрән мәтрүшкәләр, ә түбәнгә төшкән саен, күләгәле үлән арасында башларын оялчан игән элпә таҗлы кыңгырау чәчәкләре. Ләкин барыннан бигрәк исемне китәргәне кашлак битләрен сарып алган җир җиләкләре иде. Аларның һәрберсе чыпчык башы хәтле булып, үзләрен үзләре күтәрә алмыйча йә бүтән үлән сабакларына сөялгәннәр яки җиргә үк иелеп төшкәннәр.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.