Текст книги "Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын"
Автор книги: Тагир Нурмухамметов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 11 (всего у книги 18 страниц)
Фатирларыбызның икенче җитешсез ягы – өебезнең яртысын диярлек биләгән тау хәтле урыс миче. Элек бу мичтә бай кунаклары өчен берьюлы дистәгә якын бәлешен, гөбәдиясен пешергәннәрдер һәм аларның йөзен китерер өчен утынын да кызганмаганнардыр. Хәзер исә ул байлар юк, карга ояларыдай тузгытылганнан соң, берән-сәрән калган булсалар да, без бәндәләрдәй суган суын суырып яшиләрдер. Ләкин дәү мичебезнең анда эше юк, ул үзенең чуен авызы белән ашарына сорый – аңа утынны һич җиткерә алмыйбыз. Ә сугыш башлангач, мәгълүм булганча, утын икенче ипигә әйләнде, аны да үзенең карточкасы – ордер белән генә бирә башладылар. Шунысын да әйтим: ордерга алына торган утын безнең мичнең кече теленә дә йокмас иде. Ә өстәмә рәвештә сатып алырга әти белән әнинең кесәсе кушмый.
Тыныч чакта ук әле управдомыбыз Каюм Салахович безгә «советский голландка» салып бирергә вәгъдә иткән иде. Дөрес, ул мичебезнең коридор ягына караган стенасыннан көзгедәй ап-ак чынаяк плитәләрне кубарып алганда вәгъдә иткән иде. Менә хәзер шул «голландка» ны салдырса, бик әйбәт булыр иде дә бит.
Әти дә, әни дә бу хакта, чиратлашып, Каюм Салахович янына кереп карадылар, беркөнне мин дә әтигә ияреп кергән идем. Ләкин Каюм Салахович томандай чак кына ак төшкән кылый күзләренең керфекләрен дә селкетмәде: «Юк, булмый!» – диде.
Ләкин минем әни шулай ук тешләгән җирдән өзми калмый иде. Ул мехкомбинатның мәшһүр директоры Комиссаренкога өй шартларының аянычлы хәле турында шикаять язды, аның ярдәм итүен үтенде. Тиздән безгә, Каюм Салаховичны да ияртеп, бик олы чырайлы, шәле астыннан ак чәчләре дә күренеп торган бер хатын-кыз депутат килде. Депутат, Шәмсенур апаның өч бала белән иза чигүен дә күргәч, бик хәйран калды. «Каюм Салахович, алар фронтовик балалары бит…» – дип, управдомга төксе генә карап куйды, аннары блокнотына нәрсәдер язгалады. Шуннан депутат апа фронтның тылдан башка берни эшли алмавын искә төшерде, әниемнең мехкомбинатта мактаулы эшче булуын әйтте.
– Нишлим соң, иптәш депутат, мич салырга кешем юк бит!.. – диде Каюм Салахович, зарланып. Аннан болай диде: – Бу мичне бөтенләй сүтеп ташларга ярамый, ул астагы фатирларның, хәтта подвалның да морҗасына тоташкан. Сүттең исә, ул морҗалар да ишелеп төшәчәк.
– Ә син морҗаны иштермә, аңа кагылмый гына сүт, – диде депутат. Аннары, управдомга төбәлеп калып: – Ничә көннән килеп карыйм соң, бер атна җитәме? – диде, тавышын йомшарта төшеп.
– Туктагыз әле, мин вәгъдә бирмәдем бит, – диде Каюм Салахович, үрсәләнеп.
– Менә нәрсә, Каюм Салахович, производство эшләреннән тыш, җәмәгать мәшәкатьләребез дә муеннан икәнлеген үзең дә беләсең. Шулай булса да, менә шушы арада төн уртасында булса да, синең сугыш елы вазифаларың турында отчётыңны тыңларбыз, ахрысы. Ә инде бу мичне җиренә җиткермәсәң, турыдан-туры саботаж булып саналачак.
Каюм Салахович дәшми генә өебездән чыгып китте. Депутат апа да ишек тоткасына ябышты. Аннан, туктап калып, ишек катына озата килгән Шәмсенур апага дәшеп:
– Хат киләме соң? – дип, кыска гына сорап куйды.
Шәмсенур апа, сырган күкрәкчә өстеннән иске шәлен дә ябынганга, болай да мескен кыяфәтле булып күренә иде. Инде депутат әлеге сорауны да биргәч, ул кинәт боегып калгандай булды: Газиз җизнидән менә ике айга якын инде хат килми иде. Олы чырайлы депутат апа аның хәлен шундук аңлады.
– Килер әле, килер, – дип, аның иңбашыннан кагыштырып, юаткандай итте. – Сеңлем, кызыңның олысы аякка баскан инде, ә кечесен балалар бакчасына урнаштырырга кирәк, бер тамакка кимрәк булыр. Иртәгә үк ронога заявление язып кил, – диде депутат.
Шәмсенур апаның нишләптер, рәхмәт тә әйтә алмыйча, күңеле катып калган иде, ул башын гына иеп куйды.
Аның каравы миңа каяндыр кыюлык килеп:
– Рәхмәт сезгә, – дидем мин.
Депутат апа миңа елмаеп куйды.
– Иһи, сезнең зур егетегез дә бар икән инде. Син соң мич сүтәргә булышырсыңмы? – диде.
– Эһе, – дидем мин. – Тик минем көчем аз, мин малокровный, – дидем мин, табиблар миңа әйткән сүзне исемә төшереп.
– Малокровный? – дип кайтарып сорады депутат, минем йөземә җентекләп карап. Минем аксыл чыраемнан беркемнең дә биһуш булганы юк иде әле. Депутат та: – Кишер ашарга кирәк, – дип кенә куйды. Аннары: – Ярый, сәламәт булыгыз, – дип, өебездән чыгып китте.
Икенче көнне иртүк безгә ни ир затына, ни хатын-кызга охшамаган бер кеше керде, үзе хатыннарныкы кебек озын чәчле, шәл дә бөркәнгән, ә үзенең тавышы ир-атныкы кебек. Ул чүмәләдәй мичебезгә карады да:
– Әйберләрегезне бераз каплаштырып куегыз, сүтә башлыйбыз, – диде. – Җизни, су кирәк булыр. Ә син, малайка, кирпечләрне ташыштырырсың, – дип, миңа да дәшеп куйды.
Шәмсенур апа балалар белән Ниса апаларга күчеп торды, әле ул вакытта аларга эвакуацияләнүчеләр килмәгән, өйләре якты да, җылы да, чөнки Ниса апаның үзенең дә Ринаттан башка тагы бер кечкенә малае бар, аны туңдырырга ярамый. Шунлыктан алар мәчет гөмбәзедәй түгәрәгрәк түбәле зур гына чуен мичләренә ташкүмерне аз-азлап өстәп кенә торалар. Вак күмер беленер-беленмәс зәңгәр ялкыннар чыгарып, кызыл камырдай оешып янса да, җылыны күп бирә, бераз мактанчыграк Ниса апа күршеләре алдында, бигрәк тә арада әнием дә булса:
– Безнең өебез май кебек, – дип, ни өчендер башын калтыратыбрак куя иде.
Бу май кебек өйдә минем үземнең дә фатирчы булып торасым, кичләрен Ринат белән киң сәндерәләрендә котырынасым килсә дә, миңа язмады шул, мин, әниемнең кушуы буенча, каршыдагы күршебез Миңнегөл апаның бик шыгырдый торган караңгы һәм бик күпкә таррак сәндерәләрендә төн үткәрергә тиеш булдым.
Мин мич сүткәндә һәм салганда кул арасына керергә вәгъдә биргән булсам да, бу эш малай-шалайның кулыннан килердәй генә түгел икән. Мин, чиләккә ике-өч кирпеч салып, аларны фатирыбызның бер стенасы артындагы тупикка, ягъни чарлакка менеп киткән баскыч төбендәге идәнгә ташып торсам да, анысы да мине бик тиз арытты. Шуннан мин шул ук баскыч идәнендә иске кирпечләрне зур чыра пычагы белән кырып кына тора башладым. Аннары мич салучы апа-абый балчык белән ком кертергә кушкач, ишегалдыннан ярты чиләкләп шуларны алып менгәләдем. Инде җир туңган, балчык та оешып каткан иде. Миңа аны балта белән чапкаларга туры килә, кайвакыт, эңгер-меңгердә балчык чапкалаган чакта, балта йөзеннән очкыннар чәчрәп-чәчрәп китә иде. Караңгы төшүгә, миңа эштән туктарга сылтау да була, хәер, ансыз да минем беләкләрем талып бетә, Миңнегөл апаларның сәндерәсенә көчкә генә үрмәләп менәм. Әнием җылы су белән юынырга кушса да, кайбер көнне моңа да иренәм һәм, борын тишекләренә утырган тузан белән сөремнең әчкелтем исләрен исни-исни, шыгырдавык сәндерәдә йокыга талам.
Ә әти белән мичче җиде төн уртасына хәтле кайнашалар. Әти мин ташыган балчыкны изеп тора, мин чистарткан кирпечләрне, суга манчып, миччегә суза. Мичче ашыкмыйча гына, мич яңакларына барысын тигез куеп, тигезлеген тикшерә-тикшерә, «советский голландка» сала. Голландка, ике таба сыярлык кына миче булып, кием шкафы киңлегендәге туры морҗадан гыйбарәт. Ләкин ул үзе әллә ни зур булмаса да, аның төтен юллыклары күп, төтен белән ялкын әнә шул ишле юллардан йөреп, мичнең бөтен әйләнә-тирәсен дә җылытырга тиеш. Бигрәк тә шунысы мөһим: аңа утын күп китми икән.
Ләкин безнең апа-абыебыз «советский голландка» ны бик булдыра алмады, күрәсең, ягып карагач, аңардан төтен бөркелеп чыкты. Ул, мичнең башын яңадан ачып, аның хикмәтле юлларын актаргалап карады. Яңадан япты. Барыбер төтен чыгудан туктамады. Аптырагач, мичче, йорт түбәсенә менеп, бау очына бер кирпеч бәйләп торба буенча төшереп карады, тыгылган җирен сизмәде. Кирпеч подвал морҗасына хәтле үк төшкән иде. Әле ул вакытта Рәшитләр подвалда яшиләр иде. Әнисе Хәят апа шундук безгә йөгереп менеп:
– Нишләп безнең мич авызыннан сөрем белән көл тузаны бөркелеп чыга, общий морҗаны иштегезме әллә? – диде ул, әсәрләнеп.
Мичче аңа хәлне аңлатып бирде, синнән башка да эч поша, йөрмә әле монда, диде.
Каюм Салахович та кереп шактый гына баш кашып торгач, алар әлеге шкаф-мичкә терәп плитә генә салып торырга булдылар. Хәзергә ярап торыр, җәйгә чыккач, төпченеп тикшерербез, «голландка» ны яңадан салырбыз, диделәр. Плитә чынлап та әйбәт килеп чыкты. Ул бер кеше сыярлык кына сәкедән биегрәк булып, мичендә теләсәң берәр таба әйбер дә пешерергә мөмкин – оның белән итең, маең гына булсын. Аннары мичнең түбәсе, ягъни чуен плитә, бик тәбәнәк булганлыктан, ул кайвакыт бик каты кыза, кичке караңгыда Кабан аръягындагы иртәнге шәфәкъ кебек алсуланып тора. Бу мичебез янына тирән тагаракны куеп, Шәмсенур апаның бишектәге кече малае Фердинандны, минем туганнан туган энемне, коендырырга да әйбәт булып чыкты. Тик, Шәмсенур апа әйтмешли, насыйп булып, утыны гына табылсын да, Ходай кушып, исән генә яшәргә язсын. Бигрәк тиз генә сугыш бетсен дә, Газизебез исән-сау әйләнеп кайтсын. Ул шофёр бит. Утынга бер дә мохтаҗ булмабыз, боерса.
Тик әлегә фронт ягыннан безне куандырырлык әллә ни ишетелми. Безгә мич чыгарылган вакытта сәндерәләрендә мин кунып йөргән күршебез Миңнегөл апаның ире Дәүли абый турында «Донбасс өчен барган каты сугышларда батырларча һәлак булды» дигән үле хәбәре килгән иде инде. Болай да үзалдына йотылып йөргән Миңнегөл апаның чырае бу хәбәрдән соң тагы да караңгыланып калды. Ә аның битендәге төкле миңе тик торганнан да тартышып, кинәт-кинәт селкенеп киткәли кебек иде. Бары Вахитов комбинатына эшкә кергәннән соң гына, ул ачылып киткәндәй булды, күрше-күлән белән сөйләшеп йөри башлады.
Дөресендә, Миңнегөл апаның холкы авыррак булса да, аягы бик җиңел икән. Аның артыннан ук Ниса апа да безнең әүвәлге мәктәп бинасына госпитальгә эшкә керде. Ринат әтисенә бу хакта: «Радийны яслегә урнаштырдык. Әни хәзер госпитальдә санитар. Көн саен диярлек үзенең канлы халатын да, врачларныкын да өйгә алып чыгып юа. Койкадагы раненнарны ашата…» – дип язды.
Сирай абый үзенең улы белән гел язышып тора, хаты саен аңардан: «Әниең нишләп бер дә үзе язмый, гел синнән яздыра?» – дип сорый. Ә бервакыт ул минем әниемә дә үзләренең гаилә хәлләрен сорашып кош теледәй генә хат язган. Әни аны Ниса апага күрсәтте:
– Үзең җавап бирәсеңме, мин биримме? – диде.
Ниса апа:
– Сиңа язган ич, син җавап бир, – дип, төксе генә әйтеп бирде дә керфекләрен челт-челт каккалый башлады.
– Алай итмә инде, күрше, – диде әни сабыр гына. Тыштан сабыр күренсә дә, тик эченнән ул газап кичерә. Моны мин генә сизәм: әниемнең кашлары чак кына дулкынланып, каш арасындагы аркылы сызыгы тирәнәеп-тирәнәеп китә иде. – Шулай да ул фронтта бит безнең өчен сугыша…
– Минем өчен түгел! – диде Ниса апа, тавышын күтәрә төшеп. Ул кисәк кенә әйтте бу сүзләрен, кече улы Радий хәтта сискәнеп китеп елап та җибәрде, йөгереп килеп, әнисенең итәгенә асылынды. – Минем өчен түгел, менә балалары өчен, аннан… – дип, тагы нәрсәдер өстәмәкче иде, тик әни шундук сүзеннән бүлде:
– Тсс! Балалар алдында артык сүз сөйләргә ярамый, – диде. – Ярый, алайса, үзем язармын, – дип, берни дә булмагандай, башын горур тотып, акрын гына атлап чыгып китте.
Әлбәттә, Сирай абыйга ул хат язмады. Аны, тынычлана төшкәч, берничә көннән соң, төркичә хәрефләр белән Ниса апа үзе язды. Ниләр язганы Ринатка да, миңа да мәгълүм булмады. Без бу хатны, чиратлап тота-тота, Тукай урамындагы почтага Ринат белән бергә илттек. Ниса апа, күрәсең, хатка бөтен хисләрен дә тутырып бетерә алмаган, кайбер нәрсәләрне оныткалаган булса кирәк, чөнки хатның тышына да ул кәкре койрыклы хәрефләр белән өсти төшеп язган, ә соңыннан без укый торган алфавит белән: «Йөз сум акчаңны алдык, рәхмәт», – дигән. Гомумән, бу әйбәт хат иде булса кирәк, шуңа күрә без аны, тизрәк барып җитсен дип, почтага йөгерә-атлый илттек. Ләкин бу хат хуҗасына барып җитә алган иде микән. Мөгаен, җитмәгәндер. Ике-өч көн дә узмады, почтальон Сирай абый хакында «без вести пропал» дигән бер язу калдырып китте. Бу ни дигән сүз? Кеше хәтле кеше була торып, ничек инде ул хәбәрсез югалырга мөмкин? Берәр диңгезгә китеп, минага эләгеп шартласалар икән әле. Ләкин Сирай абый корабта хезмәт итми бит, ул пехотада, элемтәдә. Нинди кыен хәлдә дә, ул чыбыклы телефоннан булмаса, рация буенча үзебезнекеләргә хәбәр бирергә тиеш. Юк, монда ниндидер бер ялгышлык бар.
Почтальон язуны китергәндә, Ниса апа эштә иде. Билгеле, Ринат, язуны тотып, тагы да аксыйрак төшеп, госпитальгә кереп китте. Озак кына торганнан соң, ул әнисе белән кайтып керде. Инде аларга коридор буенча уң як күршеләре Зәйнәп карчык, аннары түбәннән подвалның Хәят апа кереп җиткән. Алар: «И-и, Сирай ул дөньяңны дер итеп тота торган кеше. Бер ни булмас, берни булмас, Алла боерса. Менә күр дә тор, исән хәбәре килеп төшәр әле», – дип, Ниса апаны шундук тынычландырырга керештеләр. Ниса апа, челт-челт йомылган дымлы керфекләрен ак яулыгының почмагы белән сөртә-сөртә, акрын гына тезеп китте:
– Солдатлар да шулай ди шул. Бер ранен хохол әйтә: «О, ул Харьковщинада булгач, анда партизанщина бик күп, ди. Мөгаен, окружениедән чыгып, партизаннар отрядына кушылып киткәндер», – ди. Госпиталь начальнигы да, үзе янына чакыртып: «Невлюдова, борчылмагыз, синең җәмәгатең исән булырга тиеш, – ди. – Хәбәрсез югалулар сугышта була торган нәрсә ул, – ди. Югалып торалар да берзаман килеп чыгалар, – ди. Сабыр итәргә кушты. – Инде дә бер-ике ай эчендә хәбәре килмәсә, военкомат аша кабат сорашып карарбыз», – ди.
Шулай да Зәйнәп апа, Ринатлардан чыгып барганда: «Алланың ачы каһәре суксын иде бу фашист дигән мәлгуньнәрне!» – дип, кипшергән юка иреннәрен кыймылдаткалап куйды. Хәят апа да йөзе кара дошманга бәддогаларын яудырды. «Берүк ятим калдырма сабыйларны», – диде.
Әни, кичке сменадан кайтып, әлеге хәбәрне ишеткәч, ничектер сызланып, кулын сул як күкрәге өстенә куеп торды. Аның йөзе агарынып ук киткән иде.
– Нәрсә булды соң әле миңа, ике-өч көннән бирле йөрәгем чәнчи, – дип зарланып алды ул. – Ай, өшедем, – дип, мичнең калай капкачын ачты да, аның каршына аркасын куеп, ярым йомык күзләре белән, чайкала-чайкала, оеп кына утырды.
Мин, идәнгә чүгеп, әниемне кочып алдым да башымны аның салкын тезләренә куеп тынсыз калдым.
– Мөгаен, ул үлгәндер… – дип, акрын гына әйтеп куйды әнием, чайкала-чайкала. – Мескен Ниса, ике бала белән.
– Юк, ул партизан булып киткән, – дидем мин, ашыга-ашыга. Һәм ишеткәннәремне, Сирай абый хәбәрен яхшыга юрауларын түкми-чәчми сөйләп бирдем.
– Берүк шулай була күрсен, улым, – диде әни, башымнан сыйпый-сыйпый.
Өй эче караңгы. Тышта әле кар төшмәгән булса да, күк йөзе аксыл булып күренә, тәрәзәдән зәңгәрсу яктылык саркылып керә, ә кайвакыт туңган тәрәзә пыяласында әллә нинди нурлы сызыкчалар ялтырап киткәли. Ай юк, ай Кабан ягында булырга тиеш. Бәлкем, ул бик ерактагы, күк төпкелендәге берәр йолдызның безнең ике-өч ялгаулы фәкыйрь тәрәзәбездә ялтырап-ялтырап китүедер? Әллә, әллә… Яз җиткәч, бәләкәй көзге кыйпылчыгын кояшка тотып, сап-сары нурлы тапларны йортларның күләгә ягындагы тәрәзәләргә төшергәлибез бит. Шуның кебек ерак фронтлардагы нурлар да безнең тәрәзәләребезгә килеп кунгалыйдыр. Тик бу шаян йөгерек нурлар түгел. Бу – безнең сугыш кырларында үлеп яткан солдатларның соңгы күз нурлары.
Шунда кылт итеп Сирай абыйның тылсымлы күз карашы исемә килеп төшә. Ул безгә яшьтән үк төрле фокуслар ясап килгәнгә, аның күзләре безне гипнозлыйлар кебек тоела иде. Чынлап та, ул күзгә-күз караш уенында Ринат белән мине генә түгел, үзенең якташы Газиз җизнине дә, якын дусты Каюм абыйны да һәм бүтән өлкән абыйларны да җиңеп чыга, сиңа керфек тә какмый туп-туры карап тора. Син моңа чыдамыйсың, күзең яшьләнә башлый, ниһаять, күз пәрдәңне ябасың да, үзеңне җиңелгәнгә санап, аңа ике кулыңны да күтәрәсең.
Бу нәкъ партизанга кирәкле үткен күз инде югыйсә. Әгәр киресенчәрәк килеп чыкса? Окоп өстендәге җирдә, менә хәзерге кичке сәгатьтә, ачык калган җансыз күзләре белән күккә карап ятса? Тәрәзәбездәге беленер-беленмәс нурлар пыялалана башлаган ул күзләрнең соңгы балкышы булса?..
Минем аркамнан тараканнар йөгереп киткәндәй була, шунда калтыранып аягөсте басам да, кулым белән кармалангандай, дөресрәге, җемелдәвек сызыкчаларны күземнән капларга тырышып, тәрәзә янына киләм. Анда баядан бирле, эчне пошырып, су тамып тора иде. Тәрәзә төбенең баш-башындагы тулы шешәләрне чүпрәкләре белән бергә лаканга алып китәм, суын түгеп, чүпрәкләрен сыгып, яңадан үзләрен элеп куям. Тиз генә чишенәм дә салкынча юрган астына кереп ятам. Тиздән әнием дә яныма килеп ята. Ул мине кочагына алып җылытмакчы була, тик тиз генә җылына алмыйм әле мин.
Баскыч ягындагы киң тимер караватта ике кызы белән, бөгәрләнеп, Шәмсенур апа ята. Алар өстендә, матчага пружина белән элгән бишектә, бәләкәй энебез мышнап йоклый, ул, вакыт-вакыт төшләнеп, авызын чапылдаткалый. Өйдә тирән тынлык. Бары ара-тирә сандык почмагын тычкан кетердәткәне генә ишетелеп киткәли, анда әнинең соңгы азык запаслары – ашка дигән ярмалары бар иде. Мин сандык төбендәге бер тишекне фанера кисәге белән кагып та куйган идем, күрәсең, тычкан яңа тишек тишә башлагандыр. Кулымны юрган астыннан чыгарып, йодрыгым белән карават рәшәткәсенә сугып куйдым, ул зың-ң-ң итте. «Качты!» – диде әнием дә һәм мине үзенә табарак тартты. Кабан ягыннан, тонык кына булып, дулкыннар һәм яфраксыз шәрә тирәкләр шаулаганы ишетелеп тора иде. Мин шул гөжелдәгән авазларга колак сала-сала йокыга киттем.
Иртәгесе көннән әнинең иртәнге сменасы башлана. Ул, караңгыдан ук торып, эшкә китеп барган. Акча һәм язу калдырган. Мин кәгазьгә шәмәхә карандаш белән язган сүзләрне укыдым: «Улым, ничек тә бәрәңге алып кайтырга тырыш инде».
Мәктәптән чыгуга, Тукай урамы башындагы колхоз базарына киттем. Базарда, тегендә бер төркем, монда бер төркем булып, кишеренә, кәбестәсенә чират торалар. Бәрәңгене берничә җирдә генә саталар. Анысына бөтенләй баш тыккысыз халык. Шулай да бер чиратка килеп бастым. Бастым басуын, тик бәрәңгесе җитмәс, ахрысы, диләр. Минем өстә сугышка хәтле үк әле әти карасу-зәңгәр сукнодан тегеп биргән җиңел пәлтә; аның җиң очлары күптән инде сизри башлаган, ә бер терсәгендә ямау да бар иде инде. Колагымны каплап ук бетермәсә дә, мин шул пәлтәнең якасын күтәргән килеш бөрешебрәк басып торам, аягымны аякка суккалыйм – ботинка табаннары өшегән җир өстендә шак-шок килә. Һич тә җылынмагач, кепкамны батырыбрак кидем, ичмаса, козырёгы борынымны каплап торсын.
– Юк, җитмәс, ахрысы, бу, иртәгә иртүк чыгарбыз, – дип, берничә карт-коры, таякларына таяна-таяна, деркелдәп кайтып киттеләр.
Шулай калтырашып торганда, халык берзаман дулкынланып китте. Күрше буп-буш лавкага тәлинкәле үлчәү китереп куйдылар. Ул да түгел, атлы арба белән, тәгәрмәчләрен туң җир өстендә дыңгырдатып, ике-өч капчык бәрәңге китереп аудардылар. Халык аны-моны абайлаганчы, өч-дүрт кеше шул үлчәүгә килеп басты. Кепка козырёгы астыннан авызымны ачып карап алганнан соң, мин дә шунда атылдым. Шундук артыма ике дистәгә якын кеше килеп тезелде. Бер-берсенең артына ябышканнар, ычкынмаска тырышалар. Ләкин минем кулларым чираттан өзелеп китте, шуннан мине сыпырып кына чыгардылар да этенә-төртенә алга ыргылдылар. Тик бер юка гына хатын мине кулы белән элеп кенә алды:
– Не обижать ребёнка! – дип, бөтен базарга кычкыра язып, мине үзенең алдына китереп тә кыстырды.
Һәм менә мин хәзер, бәхетемә елмаеп, кечкенә сумка белән авыр йөгемне күтәреп кайтып барам. Үзем, теге марҗаны исемә төшергәләп: «Вот бит, ә!» – дип куям. Болай җае да чыккач, мин бәрәңгене күбрәк алдым, артыгын кесәләремә тутырдым, хәтта кесә ертыгыннан чабуым эченә дә төшкәләделәр. Шуңа күрә мин җилән итәкләре җилгә кабарган поп кебек акрын гына кайтып барам. Инде хәзер эчемә җылы керде, кепканы күтәребрәк кидем. Әмма борын паровоз кебек пошкыра. Шуннан мин, сумкамны җиргә куеп торып, бер сеңгерүдә борынымны бушатам. Борын юешем очып китеп җиргә төшүгә, шундук көмеш акчадай бозланып катып кала.
Иртәдән үк Кабан өстеннән төньяк җиле исеп, анда кара дулкыннар сикеренә, җил уңаена актарылып-актарылып, ап-ак пар болытлары ага иде. Кабан салкын давылларга тиз генә бирешми, шәһәр белән Яңа бистә арасындагы сазлыклар әле ул вакытта тар гына булган Казанка елгасы каткач кына ойый башлый. Без инде Ак ком асты урамы очындагы тиреслектән тимераякларыбыз белән шак та шок күлгә төшеп, аның саргылт бозында инде тимераякта шуа-шуа туеп бетәбез, ә Кабанның исендә дә юк, буларын чыгарып кайнап ята. Бу яктан ул Иделдән генә калыша, анда да әле бераз гына алданрак, ягъни ноябрь урталарында гына боз белән каплана. Ә хәзер әле октябрь азаклары гына. Шулай да ниндидер сизгерлек, уй-теләк мине күлгә таба тарта. Мин, өйгә кайтышлый, башта Насыйри урамына, аннары казарма белән хәзер укый торган мәктәбебез арасындагы караңгы һәм шыксыз тыкрыктан күл буена килеп чыгам. Әйтәм бит каткандыр дип! Мин, күзләремә ышанмыйча, якынрак килеп карыйм. Һи, көзгедәй тигез боз өстендә малайлар, умарта күчедәй, күптән инде бөтерелешеп йөриләр. Мин, аларны тамаша кыла-кыла, янтыгым беләнрәк яр башыннан өемә кайтып барам. Инде кайтып җиткәч тә, өйгә борылып карамыйм. Күзем гел Кабанда. Шунда мине бер карчык, туктатып:
– Балам, нишләп бәрәңгене коеп кайтасың? – дип, кайтып килгән юлыма күрсәтте. Шулчак эчем жу итеп китте.
Карасам, сумкам да яртыга гына калган, кесәмдәгеләре, чабуыма коелып, үз чиратында андагы ертыклардан күп кенә бәрәңге юлга төшеп калган. Мин аларны җыеп алсам да, барыбер бәрәңгемнең яртысын диярлек югалткан идем. Миңа баскычыбыздан менүләре җиңел булса да, бу югалтуның гарьлеге бик авыр булды, чөнки бәрәңге, бик тансык һәм кадерле азыкка әйләнеп китүе белән бергә, көннән-көн кыйммәтләнеп бара иде.
Беренче кар төште. Аның җиргә ята алмыйча, тузан белән аралашып, юлдан һәм Кабан өсләреннән себерелеп йөрүе үзе үк йөрәккә шом сала. Ичмаса, күбрәк яуса, көне дә җылына төшәр, өйдә артык салкын да булмас иде. Безнең кичекмәстән утын китертәсебез бар. Ә болай ни арба, ни чана көнендә бер генә олаучыны да күндереп булмый, күнгәннәре дә китерер өчен ике генә түгел, өч бәя сорыйлар иде.
Ниһаять, бер тузгытып алганнан соң, җиргә юка гына җәймә булып кар ятты. Әти, бер олаучы белән килешеп, Бишбалта дамбасындагы складка үзе генә бармакчы иде, ләкин әни аның хәлен бик яхшы белә. Иртә белән үк подвалга төшеп:
– Зинһар, Хәят апа, ярдәм итә күр, булышырга бар әле, – дигәч, Хәят апа күнде тагын.
Әнинең сүзен күршеләребез һәрвакыт тыңлыйлар, аларның аңа тегесен-монысын тегеп бирер өчен өзлексез йомышлары төшеп тора иде.
Әтиләр иртәнге кояшта китеп барганда, чана табаны астында кар шыгырдый, һавада вак кына бөртекләр җемелдәшә, алар уйнап, бөтерелгәләп йөриләр иде.
Ә менә кичкә таба көн кинәт кенә үзгәрде. Буран ыжгырта башлады. Инде иртә белән эшкә киткән әни дә өйгә кайтып җитте, ә әтиләр юк та юк. Әни, аптырагач, подвалга йөгереп төште. Иң олы балалары Кәрим заводта эштә иде. Өйдә хуҗа булып Рәшит калган, ул бер көтү баланы тыя да алмый, тегеләре артык узына башлагач, каты йодрыгы белән үзләрен телгәли башлый, алар шундук шыңшырга тотыналар иде.
Әни:
– Ничек инде бу көнгә хәтле кайтмаска кирәк? Әллә Хәят апа кайттымы, берәр җиргә киттеме? – дигәч, капыл гына шомлана калып:
– Юу-ук, кайтмады, әниебез адашкан инде, алайса, өшеп үлгән!.. – дип, авызларын җәешеп үкерешергә тотындылар.
Без, колакларыбызны кысып, тиз генә чыгып киттек.
Тышта буран дулый, ә подвалда тегеләр акыра…
Ниһаять, капка арасында ат башы селкенгәндәй булды, чана табаны сызгырып куйды, ул да түгел, ишегалдына утын тавы килеп керде. Утыны алай ук артык өелмәгән икән, өскә әти менеп утырган булган. Ул сакланып кына төште дә, аз гына бер аягына аксаттырып, берни дәшмичә, өйгә менеп китте. Хәят апа да, берни дәшмичә, подвалына чумды. Анда елашкан тавышлар шундук тынды.
Олаучы атын йортыбызның түрге башыннан бордыра төште дә – безнең сараебыз шунда иде – үрәчәгә бәйләгән бауны чишеп җибәреп, бик калын авыр бүрәнәләрне утынлык ишегенә таба дөбер-шатыр тәгәрәтеп төшерде. Һәм шулай ук, телен йоткандай, сүзсез генә арткы капкадан атын җитәкләп чыгып китте. Мин тиз генә бардым да, капканы ябып, аркылы бастырык башларын тимер колакларына тыгып килдем.
Буран тынган кебек булды. Ләкин Хәят апаның бураны икенче көнгә калган иде.
Иртәгесен утын складында ни кылулары, өйгә ни өчен соңгарып кайтулары – һәммәсе дә мәгълүм булды. Склад дигәннән, аны безгә дә берзаман күрергә туры килгән, без Гена белән аның салларыннан балык тотарга барган идек. Төп казанлылар хәтерлиләрдер, Усиягә беренче трамвай белән төшеп йөри торган Бишбалта дамбасының сул ягында халык үзенә бер авыл булып утыра, анда бер-бер артлы үзләренең бакчалары белән йортлар тезелеп киткән. Дамбаның уң ягы исә дуенлы болынлык, анда борыла-сарыла Казан елгасы ага, ул, Иван Грозныйның Казанны бик кыенлык белән генә кулга төшерү хөрмәтенә салган гаскәри чатыр сымак һәйкәле яныннан узып, Иделгә килеп кушыла. Менә шушы болганчык сулы елганың кызгылт көл төсле комлыкларында утын складлары җәелеп ята. Без әнә шунда балыкка барган идек.
Гена мине бик болытлы сүрән көнне салларга төшәргә ничек күндерә алгандыр, хәзер белмим дә инде. Төрле бау һәм җеп җене кагылган малайның, зур шүре сүтеп җыйгандай, кармаклары тезелеп киткән үтә күренмәле кыл аркасында булмады микән. Миңа да берсен биреп торам дигәч, күрәсең, мин кызыга калганмындыр. Без салларның тайгак бүрәнәләреннән йөри-йөри күшегеп беттек, үзебез күм-күк булсак та, гел суда пычтырдаган кулларыбыз күгәрчен тәпиләредәй кызарган. Туктаусыз яңгыр сибәли, елга өсте күбекләнеп беткән. Мондый көнне балык эләкми дә эләкми. Өстәвенә, таеп егылып, үзебез дә балыкка җим булуыбыз мөмкин. Шуннан без, бик алҗып беткәннән соң, кармакларыбызны җыйнаштырып, суга туенып кара көйгән утын әрдәнәләре эченә кердек тә хыялыбыздагы уха урынына Гена алып килгән «Кысла муены» дигән кетердәп торган конфетны суктык кына. Урысның «балык булмаса, кысла да ярый» дигән мәкале миңа ул көнне бик ошап калды.
Әйе, ул чакта утын әрдәнәләре бөтен яр буен каплап тора иде. Ләкин әтиләр төшкәндә, аларга беркем дә әзерләп куймаган шул. Киресенчә, ярты башы суга кереп торган бүрәнәләрне үзләренә сөйрәп чыгарырга, өстәвенә әле, боз чаба-чаба, көч-хәл белән генә йолкып алырга туры килгән. Инде дә, хәерчегә җил каршы дигәндәй, аяк астыннан бер-бер артлы бәласе чыгып торган. Әтинең аягын авырттыруы бер хәл әле, аны чанага утын өстенә менгереп утыртканнар. Ләкин ул, чыланган аяклары өшемәсен өчен аларны ышкыштырып кайтканда, аркылы пиланы төшереп калдырган. Моны чана яныннан җәяүләп теркелдәгән Хәят апа да абайламаган. Пила ул елларда утынның үзеннән дә кадерлерәк булганга, кире әйләнеп бөтен дамбаны актарсалар да, нәрсә генә таба аласың котырган буран эченнән? Менә шулай буш кул белән кайтып кергәннәр.
Пила Хәят апаларныкы иде. Әти бик борчылды. Авырттырган аягын да онытты ул. Чатанлый-чатанлый, базарны бер әйләнеп кайтты, тагын икенче мәртәбә әйләнде, ниһаять, барлы-юклы акчасын тотып, зыңгылдап торган корыч пила алып кайтты. Ләкин Хәят апа якын да килми:
– Минекенең бер теше дә сынмаган, ә моның ике теше юк, – дип, ул шундук аны бракка чыгарды.
– Соң, аның корычы каты бит, шуңа күрә сынган, – дип өзелеп әйтсә дә, әти аны бу пилага бер дә күндерә алмады.
– Каты булса, ничек кайрарбыз без аны? Нәкъ үзебезнеке төслене алып кайт! – дип, өзми-куймый тузынуында булды Хәят апа.
Әни, ничектер әти ягыннан төшеп, күрәсең, ул да аны кызгангандыр инде, үзенең тегүче икәнен Хәят апаның исенә төшергәч, дөнья бит бу, мин дә кирәк булырмын әле бер, дигәч, Хәят апа:
– Күлмәкләреңне башыңа капла. Әйттем – кистем, миңа үземнеке ишене табып бирегез – менә шул! – диде.
Әти нишләргә белмичә, тәмам гаҗиз булды. Ниһаять, Хәят апа бераз ташлама ясады.
– Ярый, күрше хакы – Алла хакы. Менә болай килешик. Пила бәһасен түлисез, өстәвенә бер кирпеч ипи, – диде.
Бу сүзне ишеткәч, әти, бичара, телсез калды. Бу безнең өчен дә аяз көнне яшен сугу белән бер иде. Хәят апа бик нечкә хәрәкәт итә, ул әтине ипи кибетендә эшләгәч тә, ничек тә табыштырыр дип уйлый. Ләкин мин үзем беләм: кайчакларын икешәр, өчәр йөз грамм өстәлеп кайткаласа да, карточкадан тыш, беркайчан да бер бөтен икмәкнең өебезгә кайтканы юк. Әтинең кибеттә эшләвенең бөтен игелеге безне чират торып җәфаландырмавыннан гыйбарәт иде.
Болай булгач, нишләргә инде? Бу бөтен гаиләбез белән, Шәмсенур апаның үзебез ашаганда да гел авызыбызга карап торган берсеннән-берсе бәләкәй балалары белән кимендә бер тәүлек ач калу дигән сүз бит. Әйе, Хәят апа бик каты китереп сукты безгә. Әти аңа сораганын алып кайтып бирде. Ләкин моның өчен ул, бер дә йокламыйча диярлек, көне-төне фуфайкалар сырырга, тегесен-монысын тегәргә тиеш булды. Чөнки ипинең бәясен, өч йөз сумны, ничек тә чыгарырга кирәк иде. Безнең «Зингер» ыбыз, зыр-зыр итеп әйләнә-әйләнә, тиеннәрне санады. Бу тавыш гел безнең колак төбебездә торды. Аннан кинәт кенә тынып калды. Әти аны теләсә дә зырылдата алмас иде. Чөнки кыш уртасында аны армиягә алдылар. Гаскәри форма эчендә, бигрәк тә шинеле эчендә, үзе дә шылтырап йөрерлек, яңагы яңакка ябышкан әтине, беренче Герман сугышында мылтык та тотып караганы бар икән дип, теплушка вагонга төяп, туп-туры фронтка алып киттеләр.
Шулай итеп, безнең ишегалды тагын бер ир кешедән мәхрүм калды. Ә безнең гаиләбез тагы да үксезләнә төшкән кебек булды. Дөрес, әти кайчандыр өебезнең өч чатын берүзе тотып торгандыр, әниебезгә аның бер чаты гына туры килгәндер. Ләкин мин үземне белә башлаганда ук, хәтта бала күңелем белән сизүем буенча ук, дилбегә әни кулына күчкән. Шунлыктан әти бу яктан бер дә хафаланмый китеп барды кебек. Ләкин шулай да, өйнең бер генә чатын тотып торуы да авыр сугыш елларында бик кирәк иде дә бит, тик нишләмәк кирәк, сугыш бөтен халык, бөтен ил өстенә төшкән кайгы бит. Инде бер генә теләктә булырга кирәк: әти совет гаскәре белән берлектә ил-ватаныбызның дүрт чатын да тотышсын иде дә, явыз дошманны җимереп, исән-сау әйләнеп кайтсын иде.
Киеренке тыл тормышыбызда яңалыклар арта торды. Чарлак өйгә ут кебек сары чәчле, сипкелле бер инженер төпләнеп алды. Шәмсенур апаларга, иш янына куш дигәндәй, инде үзебез дә фронтовик семьясы булгач, җәйгә чыгу белән безгә мичебезне бик әйбәтләп салып бирерләр дип уйлаган идек, шунлыктан үзебезнең баскыч коридорыбыздагы кирпечләрне без чыгарып атмаган идек. Аларның өеме, идәнне баса төшеп, безнең стенага терәлеп тора, яртышар кисәкләре аунап ята, шунда ук почмакта комы да, балчыгы да бар, алар барысы да кеше кулы тимичә ята бирәләр.
Инде инженер абый чарлак өйгә урнашкач, ул ат чанасы белән тагын бернихәтле кирпеч китертте, тик болары кып-кызыл, яңалар иде. Ул чарлак өйнең ишеге янындарак мич салды, чарлакка чыга торган кечкенә ишекнең сул канатын тишеп, шул тишек аша калай торба үткәреп, мичнең төтен юлын морҗаларның иң якындагысына китереп тоташтырды. Калай торбаларны әллә ниткән ак кәгазьләргә төреп бетерде. Инде мичкә ягып та җибәргәч, плитәсендә келтер-келтер чәйнек тә кайный башлагач, моңарчы бер кеше дә яшәмәгән чарлак өйгә торак төсе кереп китте.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.