Электронная библиотека » Тагир Нурмухамметов » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 7 июля 2023, 10:40


Автор книги: Тагир Нурмухамметов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 18 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– «Волга», «Волга», ты слышишь меня?

– Говорит «Кабан». Тьфу, чорт, связь прервана!..

Безнең дә өмет җепләребез өзелә. Без, Сирай абыйны таба алмыйча, күл буйлатып кайтып китәбез. Шулай да, казарма яныннан узышлый, аның тимер рәшәткәсенә маңгайларыбызны терәп, ишегалларын күзәтәбез әле. Ачы җилләр тәмам үзәккә үткәч кенә, борыннарыбызны лышык-лышык тарта-тарта, өйгә кайтып китәбез.

Шулай итеп, тешләре сынып беткән таракка охшап, безнең йортыбыз үксезләнеп калды. Таза ир-аттан Зәйнулла абый да яшь егетләрдән, дөресрәге, ирләрне килештерергә тырышкан үсмерләрдән әлеге монтёр Тәлгать белән подвал Кәриме генә калды. Хәер, Нуриянең абыйсы Гадыйль дә, аксыл керфекле Илдусның абыйсы Илгизәр дә аларны куып җитеп киләләр, ләкин бу ир халкына унҗиде дә тулмаган, ә сеңлесе белән бер буйда булган шактый тулы гәүдәле Гадыйль исә кулына паспорт та алмаган иде әле.

Башта аларга, аннан безгә дә чират җитәр микәнни? Мин, сугышка китүче малайлар арасында үземне дә күз алдыма китереп, бераз моңаеп калдым. Ничек инде бу көчсез кулларым белән мин мылтык яки автомат тотармын? Юк, болай һич ярамый, бераз авыр эшләр эшләштерергә, кулны ныгыта төшәргә кирәк. Әнә Фәһтиләрнең, подвал Рәшитенең куллары нинди зураеп килә. Анысы безгә унҗиде дә тулыр тулуын, ә инде унҗиде тулгач, фронтка үзең теләп китәргә була. Тик менә Ринатны гына алмаслар, чөнки аның бер аягы аксый. Мин аңа китәр алдыннан әйтеп калдырырмын:

– Син инде минем әнине онытып бетермә, диярмен. Ә-ә, әйе. Зәйнулла абый безгә утын сарае каршында парад та ясап алыр әле. Дөресрәге, без, аркаларыбызны сарайга сөяп, җиргә чүгәләп утырырбыз, ә кайберләребез, зәңгәр төтеннәр бөркетеп, тәмәке дә тартыр. Без су буенда коелган коры яфракларны төреп көйрәтеп тә карадык инде, тик мин төтенгә буылып йөткерергә тотындым, күземнән яшьләр атылып чыкты. Әйе, без әнә шулай, олыларча җиргә чүмәшеп, Зәйнулла абыйның саубуллашу нотыгын тыңларбыз.

– Гитлер ул җүләр. Безгә аркасын кашыттырырга килгән. Кил әйдә, кил, без менә шушы баһадир егетләребез белән синең аркаңны бик тиз кыргычлап җибәрербез!

Зәйнулла абый җирән йөнтәс күкрәген киереп, безнең алда итекләрен шыгыр-шыгыр китереп йөренеп алыр, безгә, фронтка китүчеләргә, хәерле юл теләр. Тик менә шапшак Гадыйль генә аңа кырынрак карый түгелме?

Мин, уйларымнан арынып, кинәт кенә үземә, ягъни унбер яшемә кайтып төшәм. Шулай да Гадыйль дә, кара чәчле буйчан Нурия дә күз алдымнан китми. Алар күзләрен тутырып карап торалар. Ә йөзләрендә үтә күренмәле сыек кына күләгә. Бу күләгәне аларның чыраеннан бервакытта да китмәс диләр, чөнки аларның әтиләре, нахак бәла тагылып, бик еракка, Воркута якларына озатылган һәм шунда зәңгеләдән үлеп калган.

Мәрьям апа үзләренә кайгы китерүче, ирен нахактан кулга алдыручы кешене сиземләсә дә, бу хакта күршеләргә ләм-мим бер сүз ычкындырмый икән. Ләкин безгә кичләрен яшел чирәмлектә әкиятләр сөйләүче «академигыбыз» Якуп абый көн йөзеннән югалгач, күрше-күлән шундук шомлы бер фикергә килде: итәгеңне җыеп йөрергә, Зәйнуллалар алдында артык сүз сөйләмәскә кирәк икән. Бу искәртү безгә, балаларга да барып җиткәч, без кинәт кенә йомылып калдык, «җизни абый, җизни абый!» дип, Зәйнулла абый тирәсендә бөтерелеп йөрүләр бетте. Хәтта аның малае Хәким белән уйнарга да курка башладык.

Безнең балачагыбызга туры килгән сугыш алды еллары илебезнең чәчәк аткан, һаман саен биеклеккә үрли барган еллары булса да, әнә шул гүзәл чәчәкләр өстенә шифалы сулар бөркү урынына зәһәр агулар сибүче эчке дошманнарыбыз да юк түгел иде. Без шахта вакыйгалары турындагы кинодан, аның дәвамы «Бөек гражданин» исемле кинокартинадан халык дошманнарының сурәтләрен бик яхшы күрдек. Алар, идән астына, җир астына поскан тычканнар кебек, безнең арага да бик оста яшеренгәннәр иде. Ләкин алар оста булган кебек, безнең НКВД да бик оста шул, аларны «җизни абый» ише кешеләр ярдәмендә, колакларыннан тартып, поскан җирләреннән суырып чыгарып кына тора. Әмма дә дошманны ничек аерасың? Аның да һәрбер адәм баласыдай мөгезе юк бит. Ләкин Зәйнулла абый шикелле агайларның күзләре шундый очлы булгандыр, ахрысы, алар гади күзгә күренмәгән «мөгез» ләрне дә шәйли торган булганнар, күрәсең, һәм тиешле урыннарга: «Бу кеше мөгезле», – дип барып әйткәннәрдер. Тик шул ук Зәйнулла абыйның ялгышуы мөмкин түгелмени? Ә андыйларның ялгышуына кемнең генә дучар буласы килә? Шуңа күрә дошманы да, дошман түгеле дә итәкне җыя төшә иде.

Хәтерлисезме икән, Нурулла абый үзенең аты Каракүзне армия хезмәтенә озатканда, ишегалды малайлары һәммәбез дә үкерешеп елап калган идек. Бу хәлгә өлкәннәр арасыннан да йөрәге сыкранмаучылар булдымы икән? Әйе, берәү бар иде бугай шул. Без күз яшебезне җиңнәребез белән сөртеп басып торганда, Нурулла абый исә Каракүзне җитәкләп капкадан чыгып барганда, өске катның ишегалды ягына караган тәрәзәсеннән теге җеп ыргытып агач сындыру әмәлен уйлап тапкан Генаның әнисе – сап-сары марҗа – ырылдауга охшаган бер тавыш белән:

– У-у, кулаки!.. – дип мыгырданып калган иде.

Мин үзем дә ул вакыт Каракүзне кызганып мышык-мышык елап калган идем, әлеге сары марҗаның сүзенә игътибар да итмәдем. Сары марҗа, шул Генаның әнисе инде, Хәят апа белән һич тыныша алмады. Хәят апа бер көтү баласы белән көне буе мәш килә, абзардагы кәҗәсен дә онытмый, шул тирәдә гел тулганып йөри. Геналарның утын сарайлары бик бәләкәй иде, шунлыктан микән, Хәят апаларның бик иркен амбар һәм абзарларыннан ул бервакыт утын куярга дип урын даулап йөргән иде. Әмма Хәят апа аны үзенең биләмәсенә якын да китермәде, белер-белмәс урыс теле белән сары марҗаның тетмәсен тетте, шуннан алар ничектер бер-берсенең чәчен йолкып сугышып та киттеләр. Марҗа каравыл кычкырды: «У-у, кулачка!» – дип ыжгырынды. Бу чәкешү шуның белән бетте, йортыбызның җыелышын җыеп, «Совет семьясының тынычлыгын бозган өчен, совет гражданкасын ярамаган сүз белән хурлаган өчен» икесенә дә унар сумнан штраф салырга булдылар.

Ун сум ул вакытта шактый зур акча иде. Хәят апа аны түләгәнме, түләсә тутырып түләде микән – моны мин һич белмим. Әмма ләкин Генаның әнисенә килгәндә, штрафны түләмәгәндер дип уйлыйм. Мин моны шуннан чыгып әйтәм. Икенче көнне үк Гена янына йомыш белән кергәндә, кылый управдом да аларның түрге ягында утыра. Аның кәефе бик килгән, чөнки өстәлдә инде бушап бетә язган аракы шешәсе дә бар. Кабымлыкка арыш ипиеннән гайре кильки балыгы да куелган, аның башлары һәм койрыклары папирос төпчекләре белән бергә әвәләнеп ята. Түрге якның ишегеннән, кара мунчадагы кебек, тәмәке төтене йөзеп чыга. Мин хәтта шуны да күреп калдым: управдом сары чәчле марҗаның иңенә кулын китереп салгач, тегесе:

– Что ты, нельзя… – дип, ялт кына безгә борылып карады.

Управдом да, ташбака башын кыймылдаткан кебек, безгә таба борылды – аның күзләренә дә гүя тәмәке төтене сеңгән, алар су кушылган шәмәхә кара төсендә иделәр.

Ләкин без штраф салуның сәбәбе турында онытмыйк. Генаның әнисе ни өчен Хәят апаларны «кулак» дип атый? Без инде өченче классны бетергән, дүртенчедә укырга тиешбез. «Халык дошманнары» белән тиң булырлык бу куркыныч сүзне аз-маз таныйбыз. Шулай да, җаен туры китереп, бу хакта мин ничектер әниемнән сорап куйдым.

Әнием инде ликбезларны күптән бетергән, русча да укый-яза белә башлаган. Иң мөһим политграмотаны ул ачы тормыштан татып белгән. Шуңа күрә ул миңа кулакның кем икәнен бик тиз төшендереп бирде. Җире күп булган, бүтәннәр, ягъни батраклар көче белән аңардан файда күреп яткан адәм икән ул. Кулаклар теше-тырнаклары белән колхозга каршы. Алар нихәтле колхоз җитәкчеләренең башына җиткән инде, хәтта колхозга керүчеләрнең дә каннарын койганнар.

Минем өстемә кайнар су койгандай булды. Ничек инде Нурулла абый белән Хәят апа шундый кулаклар була алсын?! Өстәвенә Нурулла абый чапайчы бит, ул Гражданнар сугышы вакытында акларны кырып йөргән. Мин тагын үземнең шикләремне әниемә белдердем.

– Улым, син җирнең нәрсә икәнен белмисең әле, ул нинди яхшы, изге кешеләрне дә боза, комагай итә, – диде әнием. – Нурулла абыең үзе үтә бетәшкән кулак булмаса да, аның әтисе чын кулак булган. Шуңа күрә халык аларны авылда калдырмаган, аларны куып җибәргән. Тик мин Нурулла абыеңның кулак булуына үзем дә ышанып бетә алмыйм. Кем белә, бәлкем, ул череп баеп беткән ата-бабасы белән араны үзе өзгәндер, авыл халкының аларга булган нәфрәтеннән үзе качып киткәндер. Тик, улым, алар хәзер әйбәт кешеләр инде, тормышны бурлаклар кебек сөйрәп баралар.

Әниемнең бу чагыштыруы миңа бик ошады. Минем тарих китабыннан микән, Идел буеның сулы комнарына ныгытып баса-баса, зур баржаны сөйрәп баручы бурлакларны күргәнем бар. Хәзер инде минем күз алдымда ул бурлаклар Хәят апа һәм Нурулла абый белән алышынды. Алар да авыр тормыш дип аталган баржаны көчәнә-көчәнә сөйрәп баралар.

Безнең белән бергә уйнап йөргән Рәшит, алайса, кулак баласы түгел бит. Аюдай алпан-тилпән килеп мыш-мыш йөрүче, каш астыннан карарга яратучы ярыйсы гына каты куллы малай ул үзе – без моны үзебез дә сынап караганыбыз булды. Ул әйләнгәләгәнче, җиңел йодрыкларыбыз белән аның ипи шүрлегенә менеп төшкәләгәнебез бар, ничек кенә булмасын, һәрхәлдә, ул – гади, әйбәт малай, Хәким кебек үк астыртын һәм алдакчы малай түгел. Шуңа күрә дә әниемнән аның теге куркыныч сүз белән тамгаланмаган малай икәнлеген белгәч, мин күңелемнән бик сөендем. Ләкин әни миңа тагын бер нәрсәне әйтеп ташлады.

– Мин үзем кулакларны гомеремдә онытасым юк, улым, – диде һәм ни өчендер күлмәген салды, лиф төймәсен ычкындырды.

Ул моңарчы беребез дә белмәгән, бәлки, әле әтием дә шәйләмәгән җәрәхәт эзен күрсәтте. Әнинең култык астына җитәрәк, өске кабыргалары арасында, кечкенә-кечкенә ике чокыр бар, алар аның аз гына ахак сарысы йөгергән тыгыз ак тәнендә алсуланып беленеп торалар иде.

Аларга мин ике бармак битемне дә тигезеп:

– Егылган идеңмени, әни? – дидем.

– Егылуын соңыннан егылдым. Хуҗам ике җәпле агач сәнәк белән китереп кадагач, шундук җиргә капландым.

– Нәрсә өчен, әнием?

Әни кыскача гына болай аңлатты. Ул хәлле генә бер авыл агаенда, бөтен өй эшләрен эшләп, аларның ике сыерын да сава торган булган. Бик сөтле сыерлар икән, бер сауганда һәркайсы бик зур чиләк белән сөт бирә икән. Өстәвенә әле әни өйлә вакытында да тугайга барып сыерларны сава һәм көянтә-көянтә сөт ташый икән. Әни савып тора, хуҗа сөтне сепараттан аерттырып, маен да, каймагын да Мамадышка илтеп сатып тора, кесәсен калынайта, әнигә хәтта абзар-кура тирәсендә генә йөреп торырга резин кәвеш тә алып бирми икән. Мычтырдаган тирескә басып йөри-йөри, аяк тиреләрем уелып чыга иде, ди әнием.

Шуннан әнием эңгер-меңгер чагында сыерны савып бетерәм дигәндә генә, тегесе, аягы белән тибеп, чиләкне аударып җибәргән. Хуҗа лапас тирәсендә нәрсәдер җыештырып йөри. Әнинең абзардан буш чиләк тотып елап чыгуын күргәч, бер генә сүз кычкырган:

– Нәмәрсә карадың?! – Һәм лапаска сөялеп торган салам сәнәге белән әнигә китереп тә кадаган.

Әнием «аһ!» дип авып киткәч тә, аңа күз дә салмыйча, өйгә кереп киткән. Аны кул арбасы белән әтисе, ягъни минем Фәйзулла бабам алып киткән.

– Шуннан нәрсә булды? – дидем мин, әниемә күзләремне тутырып карап.

– Шуннан мин ике атна түшәктә яттым. Ярый әле сәнәк очы кабыргамны сындырмаган, тиюен тигән, тик кабыргам өстеннән шуып киткән.

– Хуҗагызны нишләттеләр?

– Нишләтсеннәр, ул вакытта авыл башында кулак койрыклары утыра иде, бик тиз йомдылар. Аннары хуҗа бабаңа бер капчык тарткан бодай оны китереп бирде. Их, әрәм иттем кызыңны, бик уңган кыз иде Хәләмгөл, дип, кул аркасы белән күзен сөртеп торды.

– Нишлисең инде, безнең язмыш шундый. Аш атканга, таш атып тормыйм инде, кызым, – диде әти.

– Шуннан соң нәрсә булды?

– Шуннан соң безгә тегүче төште. Әти, күңелемне күреп, миңа бишмәт тектерде. Тик миңа аны Ушмада киеп йөрергә язмады. Кырку бүрек кигән ябык кына егет синең әтиең иде. Ул мине, әле яңа гына тегеп биргән бишмәтен кигезеп, еракка, үзенең туган якларына алып китте…

Мин әниемне икеләтә кызганып, аның соңгы язмышы өчен дә, сәнәктән калган эзләр өчен дә, балаларча садәлек белән бик нык уфтанып, аны әтинеке шикелле шундый ук ябык кулларым белән кочаклап алдым.

Без әнә шулай бер-беребезгә сарылып, җилгә башларын игән таллардай чайкалышып тордык.

– Тик, улым, барыбер кешеләрдән шикләнү начар гадәт ул. Хәят апалар, минемчә, кулак түгел инде ул хәзер.

– Кулак түгел, батраклар, иеме? – дип, беркатлылык белән көлеп җибәрдем мин.

– Ие, – дип, әнием дә елмайды.

Мин моннан соң да әле күпмедер вакыт уйланып йөрдем. Әйе, минем әнием бик кече күңелле, ул бүтәннәргә бер дә начарлык теләми. Ул үзенең тәнендә кулакларның яман истәлекләрен саклап йөрсә дә, ягъни аның канында ул вакыттагы дошманнарына нәфрәт хисе сакланса да, ул үзенең шул ук кан белән сугарулы йөрәгеннән өзелеп төшкән улын аларга, бигрәк тә аларның нәсел очлары балаларына, бүтән күз белән карарга өнди. Белмим, мин бу фикер белән килешә алырмын микән?! Әллә кешенең бөтен барлыгы, аның кем икәнлеге аның үткәненә бәйләнмәгәнме, киресенчә, хәзерге килешенә, аның хәзерге минутта үз-үзен тотышына, ничек сулавына, ничек яшәвенә бәйле микән? Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Ягъни агачы начар булса, җимеше дә шундый. Алайса, ничек инде Мичурин шул ук агачтан ялгап та, ясалма серкәләндерү юлы белән дә менә дигән матур алмалар китереп чыгара алган?

* * *

Инде байтак гомерләр үткәч, Казан артында Идел белән янәшә үземнең дә бакчамны булдыргач, минем дә алмагач ботакларын яңартып караганым булган иде. Бик әче алма бирә торган, ләкин тамырлары белән җиргә бик нык берегеп, җил-давылга да исе китмәүче кыргый диярлек бер агачым бар иде. Менә шуңа мин бик затлы алма сортын ялгадым. Әлбәттә, минем әле осталыгым да чамалы, аннары гасырга бер-ике генә була торган котып салкыннары да бакчаларны көйдереп узды һәм янә дә яңа ботаклар чыкканчы көтәргә һәм туктаусыз аларга яңа сорт чыбыкларны ялгап торырга туры килде. Ләкин барыбер морадыма ирештем мин. Почмакта посып утырган күрексез генә агачымда, гүяки шаярышкандай, татлыдан татлы алсу битле алмаларым тирбәлеп утыра башладылар. Алар, шулай елмаешып, мине дә үзләре белән уйнарга чакыралар кебек иде. Әйе, мең михнәтнең бер рәхәте менә шушы буладыр инде ул.

Инде мин күңелем белән балачакларыбызга кайтып болай уйлап куям: ул чакта да бит минем әнием кебек үк сөекле илем, бакчачы шикелле үк, балаларны, кемнеке икәненә дә карамастан, матур алмалар сымак үстерергә теләгән. Билгеле, аның әле яшь бакчачы буларак тәҗрибәсе дә җитеп бетмәгәндер, кайчакларны исә ул астыртын киңәшчеләргә ышанып, ялгышып та куйгалагандыр. Шуңа күрә дә мин Мәрьям апалар гаиләсен зур ботагы корып сынган алмагачка охшатам, бу алмагачтан, моңсу гына булып, кызарып җитмәгән ике алма карап тора. Аларның берсе – унөч яшьлек Гадыйль, икенчесе – унике яшьлек карасу йөзле, кара чәчле буйчан Нурия.

Бик якты аяз көнне чәчәкле болын өстеннән кинәт кенә соры болытлар йөзеп узганын күргәнегез бармы сезнең? Зәңгәр күк йөзеннән көләч кояш карый, ә җир өстеннән һаман саен яшәрә барган болытларның кара шәүләләре шуыша. Безнең дә нурлы күңелләребездән вакыт-вакыт сыек кына булса да күләгәләр шуышып узгалый иде.

Безгә инде сугыш алды елларында ук, ак кәгазь җитмәү сәбәпле, ниндидер кызгылт кылчыклар ябышкан сары кәгазьләргә дә, хәтта газеталарга да язып карарга туры килде. Ә инде дәфтәрләргә яза башлау безнең өчен зур бәхет иде. Аннары язу гынамыни, дәфтәрләрнең тышына карап тапкырлау җәдвәлләрен дә өйрәндек без. Минем хисап буенча хәлләрем кысылып, ни буласын көтеп торабыз. Корабль, шартлап, диңгез суларын актарып, күккә оча. Бу безнең дә фашистларга каршы нәфрәтебезнең шартлавы.

Ул елларда никадәр үксез испан балалары Советлар Союзына озатылды. Аларның бер төркеме Казанга да килеп төшкән иде һәм газеталарда бик күп аналарның испан кызлары белән малайларын тәрбиягә алулары турында язганнар, рәсемнәрен дә урнаштырганнар иде. Ул балалар арасында фашист кораблен шартлаткан әлеге кыю малай да бардыр кебек тоела иде безгә.

Ул елларда бик модалы саналган баш киеме «испанка» ны мин дә әниемнән тектереп алдым, аны бик горурланып киеп йөрдем.

Бишне фәлән саннарга тапкырлаганда яки унны фәләннәргә тапкырлаганда бик ансат, аларны мин яттан сиптерәм генә. Ә менә тапкырлауга җиткәч, минем күз алларым томанланып китә, башым түнгәндәй була, һәм мин кайсысында илле дүрт, кайсысында илле алты килеп чыкканын әйтә алмый торам, гомумән, бу саннарны мәктәптә генә түгел, гомерем буенча бутап килдем. Һәм мине дәфтәр тышлыгындагы таблица да коткара алмады, мин аны күрдем исә, шундук гайрәтем чигә, үзалдыма үртәлә үк башлый идем. Ә менә юллы-юллы язу дәфтәре тышындагы бер рәсем безне тылсымлап үзенә ябыштырып куйгандай итә иде. Бу Пушкинның «У лукоморья дуб зелёный…» дигән мәгълүм шигыренә ясалган рәсем иде.

«Лукоморье» ның нәрсә икәнен урыс теле укытучысы аңлатмый булмагандыр инде, ләкин ул нишләптер анык булып башка кереп калмаган, күрәсең, урысчаны да без су урынына эчә алмаганбыздыр. Әмма мәче башлы ябалак белән төрле киекләр оялаган, мең еллык калын кәүсәсенә алтын чылбыр белән әлеге «кот учёный» дигән Мырауҗан бәйләп куелган сихри яшел имәнне ул вакытта безнең хыялларыбыздан һичкем тартып ала алмас иде. Аның шыбыр-шыбыр килгән һәр яфрагы сихерле сымак, ә чылбырланган мәчесе төпсез хәйлә капчыгы булып тоела иде безгә. Әлбәттә, әйткәнемчә, һәрвакыт үзенә тартып торды.

Көннәрдән бер көнне нәкъ менә тылсымлы җырларын җырлап утырган шушы ямь-яшел имәнне үзенең шыксыз кискен җилләре белән ботарлап ташларга итенгәндәй, безнең балалар арасыннан әшәке бер хәбәр җилеп узды. Ул вакытта инде фашистлар итеге, бөтен Европаны таптап узып, безнең чикләребезгә якынаеп килә. Дус бар, дошман бар дигәндәй, моңа революциядән соң да тараканнар кебек ярык-тишеккә яшеренеп калучылар бик куанышалар икән, дигән сүзләр йөри. Әнә шул мәет җаннар, төнге ярканатлар кебек, безнең изге имәнебезгә дә ябырылышканнар, аны фашист билгеләре белән тутырганнар, имеш. Бу хәбәр малайларны бердән өшетеп җибәрде, без йөзләребез белән әнә шул рәсем төшерелгән дәфтәрләргә капландык, ләкин анда кәкре койрыклы тәреләрне күрмәдек. Аннары колактан колакка шундый сүз китте: имеш, алар бик вак итеп ясалган, болай гына күреп булмый. Ярый булмаса, без зурайткыч пыялаларын да таптык һәм имәндәге һәрбер яфрак астын актаргандай итеп, бик җентекләп карадык: юк кәкре койрыклар. Шуннан тагын чыш-пышлар таралды: һәрбер дәфтәрдә түгел икән ул, кайбер дәфтәр тышларында гына икән. Ә ул «кайбер» дәфтәрләрне каян табасың? Эзләсәк тә таба алмадык. Тапсак та, фашист свастикасы безнең олуг рус шагыйрен, аның һәрбер милләт баласын матур хыяллар белән баеткан сихри әкиятләрен пычрата алыр иде микән? Юк, без илебезнең күпмилләтле балалары белән берләшеп, тышкы һәм эчке дошманнарның да шакшы кулын әлеге яшел имәннән барыбер алып ташлар идек.

Бераз алга китеп булса да әйтим, «чапайчы» Нурулла абый, сугыш елының беренче салкын кышы керүгә, фронттан аягын чәрдәкләтеп кайтты. Госпитальдән аның аяк сөякләрен мөмкин кадәр оештырырга тырышып каннар гына салганнар һәм: «Син сугышны тәмамладың инде», – дип, аны өенә озатканнар.

Сугыш башланган елларны яралыларның дәрәҗәсе бик югары иде. Без, караңгыдан торып, бик озын чиратның койрыгына гына басабыз һәм учыбызны аз гына капларлык ипи кисәген икенче сменага укырга вакыт җиткәндә генә алып кайта алабыз. Ә ранен абзый, костылен култыклап, ишек катына ук килә дә чиратсыз кереп китә. Ләкин алар да көннән-көн күбәя бара. Аларны башта биш кеше аша, аннары ун кеше аша кертә башладылар.

– Нигә кертәсез, без дә кеше бит, – дип, халык тавыш-гауга күтәрә башласа, абзыең:

– Кто на фронте мешками кровь проливал?! – дип, һавага костылен генә күтәрә һәм кат-кат сәләмәгә төренгән хатын-кыз да, карты-яше дә телен шундук тешли.

Нурулла абый подвалыннан озак кына чыга алмый ятты, инде аягын сөйрәп булса да йөри башлагач та, кибет-мазарга чыкмады. Хәят апа аны үтереп орыша, яралы булуның бөтен мәнфәгатен күрергә өнди, ләкин Нурулла абый минем әтием шикелле үк ифрат та юаш, тавыш-тынсыз кеше, ул караңгы һәм авыр подвал тормышында Хәят апага булыша алмаудан бик гаҗиз иде. Хәят апа тегеләй-болай итеп тә ирен кузгата алмагач:

– Син дә… илеңне күтәреп, ир булып йөрисең! – дип, аның горурлыгына да тиеп карый, бары шунда гына Нурулла абый борын астыннан мыгырданып куйгандай итә. Тегесе: – Авыз эченнән ботка пешермә әле, нәрсә дисең? Ул алты баланы нигә булдырдың соң, тамакларын да туйдыра алмагач?! – ди, артык бәйләнә башлагач.

Нурулла абый түзми:

– Соң, алар да синең ярдәмең, Ходайның рәхмәте белән генә бит, – ди.

Хәят апа, «тфү!» дип, аның аяк астына төкереп куя. Шулай да аның кысынкарак күзләре ялтырап китә.

Тегеләй дә, болай да булмагач, Хәят апа дилбегәне үз кулына алды, ул үзе «чапайчы» га әйләнде. Хәят апа райсполком бусагасын таптаудан һич туктамады, «Мин Кызыл гаскәр өчен уллар үстерәм!» дип өстәмә льготалар алды. Мохтаҗлык якадан алып җилтерәткән нинди авыр заманда да подвал һавасыннан сырхаулый башлаган бердәнбер кызын, әйтүләренә караганда, май белән каймакта гына йөздерә торган больницага урнаштырды. Һәр яңалыкны барыннан да алда ишетә торган Зәйнәп апа, безнең коридордагы карчык: «Карале бу Хәятне, бу тиклем дә шайтан камчысы булыр икән!» – дип, үзенең ботына сугып торды. Аннары: «Ай-һай, май белән каймакта йөздерерләр микән?» – дип икеләнеп куйды. Һәрхәлдә, ул совет властеның балаларны онытып бетермәвенә бик гаҗәпләнде.

Безнең тәрәзәләребез каршында бер иркен генә урын бар. Монда мин үзем бәләкәй чакта бакча сыман бер нәрсә булуын хәтерлим. Анда аскы катта яшәүчеләр чәчәкләр дә үстерә иде бугай әле. Ә бала-чага кереп аларны вакытсыз өзмәсен өчен, бу участокны матур гына рәшәткә белән киртәләп тә алганнар иде. Тора-бара ул рәшәткә юкка чыкты, чәчәкләр күренми башлады, анда сөяктәй каты кәүсәле берничә американ өрәңгесе генә утырып калды. Зәйнулла абыйның бу әрсез өрәңгеләр турында: «Аларның яфраклары бик зәһәр исле, сәламәтлеккә зыянлы», – дип, берничә мәртәбә сөйләгәне бар. Менә ул хәзер йортыбызны бу зәһәр истән арындырды, өрәңгеләрне төпләп ташлады. Тик ул аларның бер ботагын да үзенә алмады, монысы безгә дә аңлашылмады. Без аларны, бик каты булсалар да, ишегалды малайлары белән бик тиз ботарлап бетердек, бер-ике атнага башыбыздан утын кайгысы китте.

Түбәләргә кыраулар төшеп, җир туңа барган бер вакытта, күрше йорт ихатасы белән үзебезнең капка стенасы почмагында карап торышка тәбәнәк кенә булган, әмма бик иркен эчле, берничә араталы сарай барлыкка килде. Зәйнулла абый үзенең җирән башлы, битенә калай тутыгыдай вак сипкелләр сибелгән малае белән анда баз да казыдылар кебек, чөнки чиләкләп туфрак ташыйлар, аны сарай тышына, чәерле такталар төбенә ташлыйлар, аяклары белән басып-басып тигезлиләр иде. Юк инде, монысына яңгыр бер дә үтмәс.

Бу сарайның караңгы эче безне бик кызыксындыра иде, ләкин Сибгатовлар безнең ише юеш борыннарны анда якын да җибәрмәделәр. Ә инде утынлыклар өстендә йөгереп уйнап йөргән чакларыбызда ялгыш аларның түбәсенә алып керүебезне күрсәләр: «Төшегез, каһәр суккырлары, хәзер аягыңны сындырам!» – дип кычкыралар иде. Әлбәттә, без аягыбызны сындыруларын теләмибез, тиз генә җиргә сикереп төшә идек.

Ләкин барыбер аларның үзләренең ялынычы төште безгә. Ничектер көтмәс җирдән ишегалдыбызның әнә шул серле почмагында бер күк ат барлыкка килгән иде. Капкан азыгын рәтләп чәйни дә алмаган, үткен сыртлы карт кына бер алаша. Күрше-күләнгә аны болай дип аңлатканнар: «Микоян» да мастер булып эшләүче Гыйзел апа – Хәкимнең әнисе – андагы ниндидер профсоюз оешмасының да җитәкче кебек бер кешесе икән. Анда эшчеләргә утын ташулар бик кыенлашкан. Үзара акча җыйганнар да, профсоюзның да, фабриканың да өстәмә ярдәме белән менә ат алганнар. Әлбәттә инде, Гыйзел апаларның фабрика халкына яхшылыгы тигән – алар атын үзләре тотарга булганнар. Чынлап та, әле Зәйнулла абыйның, әле күптән үк инде ат җене тигән Хәкимнең бу алашаны җигеп чыгып китүләрен без күреп калгалый идек. Алар үзләрен дә рәнҗетмәгәннәрдер инде анысы, чөнки арба белән тегесе-монысы да кайткалый һәм караңгы сарай эченә, ягъни ярым абзар, ярым келәт эченә кереп китә. Ләкин ат белән бергә җигелеп эшләп йөрү бәрәңге ашап утыру түгел ул – әле аны да табасы бар! Сугыш башланып киткән җәйлектә, дагалатырга китерелгән атларны тузан өермәләре уйнатып күлгә су коендырырга йөргән Хәкимнең алашага булган мәхәббәте бик тиз сүнде, ул, теге-бу сәбәпләрне табып, билен ямщик билбавы белән буып чыгып китүләрдән баш тарта башлады. Зәйнулла абый аңа, чыбыркы белән кизәнеп, бер-икене сыдырып та караган иде бугай. Ләкин барыбер ул җирән малаен тыңлата алмады. Шуннан ямщик билбавы буйга тартылып үсеп килгән Фәһтигә күчте. Ни дисәң дә, ул Зәйнулла абыйның каенесе бит. Өстәвенә аның кулы да ятып тора иде.

Ләкин Фәһтигә дә озаклап ат тотып йөрергә туры килмәде. Иң кызганычы шул иде: Зәйнулла абыйга, кылда эленеп торгандай гына, бер өметебез бар, без генә түгел, бүтән күршеләребез дә: шул алашасы белән утыннарыбызны алып кайтып бирмәс микән дип уйлашып куйган идек. Тик менә алаша ике алгы аягы белән дә базга төшеп киткән шул.

Хәким, аз гына йөк күтәрердәй малайларны җыеп, ярым караңгы сарайга алып кергәндә, ат дүрт аягына да басмакчы булып тыпырчына, күтәрелергә итенә, тик ул алгы аякларын, кешеләр велосипедта йөргәндәге кебек, буш һавада гына хәрәкәтләндерә, ә түше баз авызы кырына суелып та килә иде инде. Зәйнулла абый: «Акрын, танавыңны фәлән итим, базны ишәсең бит!» – дип, аның маңгаена сугып куйды. Ат башын чайкап алды, тәне буйлап вак дулкыннар тәгәрәп китте. Зәйнулла абый дилбегәне дүрткә кушландырып атның алгы янбашлары астыннан чалыштырып алгач, бер ягына Хәким белән үзе чыгып, икенче якка Фәһти белән Рәшитне һәм мине куеп, «Әйдә, һоп!» дип, атка да, безгә дә боерык бирде. Без дилбегә каешларын көчәнә-көчәнә өскә тарттык. Атның башы да, алгы саннары да шактый гына авыр икән, беләкләрне терсәктән суырып чыгара язды. Без тарттык, ләкин ат бу юлы үзе кузгалмады. Зәйнулла абый, «У-у, имгәк!» дип, тагын кизәнеп куйды. Ат бу юлы башын чайкамады, ләкин күзеннән борчактай бер-ике яшь тамчысы тәгәрәп китте. Мин шунда атның салпы колакларыннан сыйпап, ялыннан кагыштырып куйдым. Берникадәр ат та, Зәйнулла абый да тынычланып торгач, без яңадан дилбегә каешына тотындык. Ат, борын тишекләрен киереп сулый-сулый, муенын алга таба сузды. Кабыргалары тимерче күрегедәй калкынып киттеләр, ә арткы ботлары киерелеп кабарып чыкты. Шуннан ул түше белән алга таба шуышты, ләкин, хәле беткән идеме, тезләнгән килеш кенә торды. Зәйнулла абый аны әйдәкләгәч кенә, ул, тыпырчынып, аягына басты.

Җил ишекне кагып ача төшкәч, сарай эче аз гына яктырып китте, атның сыдырылган түшләре, аяк астындагы тирес, такта, утын һәм сарайның түрге бүлемендә капчык-капчык кәбестә, кишер белән бәрәңге, тагын әллә нәрсәләр, тагын әллә нәрсәләр күренеп калды. Малайларның кирәкмәгән җиргә борыннарын тыгарга торуларын күреп, безне шундук, рәхмәт әйткән булып, аркаларыбыздан кагыштырып чыгардылар. Без үзебез дә чыгабыз, чыгабыз анысы, тик баш һаман әлеге капчыкларга таба борыла иде шул.

* * *

Сугышның беренче елында кыш бик салкын килде. Малайлар күл буе тирәкләре төбеннән мәче башлы ябалак табып менделәр. Колак мамыклары да, каурый-йоннары да кабара төшкән бу ап-ак ябалакның күзләре йомык булса да, ул аңлы кебек тоела, гүяки ул йоклап китеп, төшләнеп кенә агач башыннан егылып төшкән. Аны йортыбызның шактый җылы саналган Ниса апалар фатирына алып кергәч тә, ул үзенең мәңгелек йокысыннан уяна алмады.

Нинди калын тирәкләр дә шарт-шорт килә, ә өебезнең бүрәнәләре һәрдаим чытырт-чытырт итеп җырлап тора иде ул елны. Сугыш елы законы буенча, һәр кеше ике кеше өчен диярлек эшләргә тиеш булганлыктан, әти өйдә сирәгрәк күренә башлады, ул икмәк кибетләрендә эшләвен дәвам итә иде. Моның бер ягы безнең өчен бик уңай: ипигә әле сугыш башларында безгә чират торырга туры килми, ул хәзер инде карточкага гына бирелә торган ипине, үзебезгә генә түгел, күршеләребез Ниса апага, инде ире хакында үле хәбәре килгән Миңлегөл апаларга да алып кайтып биргәли иде. Бервакыт укытучыбыз Хәдичә апа, зәмһәрир суыкта да кызгылт юка пәлтә киеп, башына иске шәл урап йөргән карасу йөзле, шулай ук кара шома чәчле фәкыйрьрәк бер хатын, менә шул үтенеп сорагач та, әти аңа ике-өч мәртәбә ипи алып кайтып минем аша тапшыртты. Берсендә калган акчаны дөрес кайтарып бирмәгән идек бугай. Хәдичә апа әтигә бер кәгазь кисәгенә бик тәфсилләп гозерен язып, алардан фәлән тиен сдачаны кайтарып бирүен үтенгән иде. Бу язуын укыгач, әтинең эчкә баткан яңаклары кызарып китте, гадәттә бик салкын, гамьсез булып күренгән зәңгәрсу күзләре дә ялтырашып, җанланып киттеләр. Ул, бик гаҗәпкә калып: «Карале, ә», – дип башын чайкап торды. Мин аның чыраеннан укытучыбызны артык вакчыллыкта гаепләргә җыенганлыгын аңладым. Чөнки сугыш вакытында тиен түгел, тәңкәләре дә акчага саналмый, унлыклар, йөзлекләр генә патшалык итә иде ул елларда. Әлбәттә, Хәдичә апага сдачаны ярты тиененә хәтле кайтарып бирдек.

Хәдичә апа сугыш дип тормады, балаларга бик кырыс таләпләр куйды. Ләкин ул кырыслыктан бигрәк үзенең ягымлы сүзләре белән безнең күңелләрне җылыта белә иде.

– Безнең йортыбызда яшь кенә ике егет яши, сездән аз гына дәүләр. Икесе дә хәрби заводта эшли. Бер үк ата балалары югыйсә. Әмма дә берсе тузгак чәчле, шалама киемле һәм бик шапшак. Заводтан, майланып бетеп, җен кебек кайтып керә. Абыйсы да аның шикелле үк станокта эшли, ләкин ул душта юынмыйча кайтмый. Өсте ыспай, чәче матур итеп таралган, гомумән, көләч кояш кебек ул…

Хәдичә апабыз безне менә шуның кебек чиста булырга, көр күңелле булырга чакыра, көн саен кулларыбызны, тырнакларыбызны тикшерә, кызларны исә, чәчләрен шома итеп тарап, толымлап үреп килмәсәләр:

– Сез нәрсә, бакча карачкысымы әллә?! – дип, бөтен класс алдында оялта иде.

Хәдичә апага сүз уңаеннан гына тукталуым, мин әти хакында сөйли идем бит.

Буш вакытларында әти дә хәзер кул кушырып ятмый. Ул кинәт кенә аю кебек үзенең кышкы тирән йокысыннан уянгандай булды. Сугыш елын кичергән кешеләр хәтерлидер, аларның өстеннән модалы пәлтәләр төште, алар тиз арада базарга чыгарып сатылды. Ләкин яланөс йөреп булмый бит. Шуннан сугыш елы кешеләре үзләренең арык тәннәрен сырмага төрә башладылар. Әти дә телогрейка тегәргә кереште. Әле ул заманда, сугыш елы була торып та, мамыгын табыштырырга була иде, тик менә тышлыкны каян табарга? Заказчиклар яңа материядән бик сирәк тектерәләр, күбрәк ала-кола итеп манылган бүз алып киләләр, һич югы, иске-москыны табыштырып китерәләр. Әти менә шуларны игә китереп, йә аларга йомшак тән җылысы – душогрейка, йә сырма фуфайкалар тегеп бирә иде.

Өебезнең яме китте. Безнең фатир, әүвәл әйткәнемчә, ишегалды ягының түрге почмагына, Кабан җилләре үтә алмаслык ышыкка урнашкан булса да, аның күзгә күренгән ике җитешсез ягы бар. Аның идән ярыклары, Шәмсенур апаның Флүрәсе белән Луизасы дөньяларын онытып саксызрак йөгерешсәләр, шунда кысылып аякларын сындырырлык. Аннары шушы ук беренче җитешсезлеккә керә торган икенче ягы да бар: аскы катның түшәме, ягъни безнең идән асты, бик калын бетон булса кирәк, ул җәен дә, кышын да – бервакытта да җылынмый. Идән астыннан, апам әйтмешли, гүр суыклары килеп тора. Без идәнне иске капчыктыр, киездер ише нәрсәләр белән катнаштырсак та, барыбер ул ярыклардан туктаусыз салкын өрә.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации