Текст книги "Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын"
Автор книги: Тагир Нурмухамметов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 13 (всего у книги 18 страниц)
Әйе, җизнәм Шәмсенур апа белән яшьлектә күл ярлары буйлап таң атканчы йөргәннәрдер, алар бергәләп кояшны да каршы алганнардыр. Киләчәккә нихәтле бәхет, нихәтле өмет булган бу кояшта. Хәзер бу кояш сүнде микәнни инде? Юк, нишләптер минем моңа ышанасы килми.
Җизни, хәзерге тел белән әйткәндә, үзешчән рәсем сәнгатенә «галстукны билгә буып» түгел (ни дисәң дә, Һади Такташ якташы бит!), ә, үзе әйтмешли, юкә бау бәйләп килгән. Аның әтисе Шәмгун бабай аны, әлеге юкә бавыннан эләктереп алып, ыштанын салдырып: «Мин сине йорттан качып китәр өчен үстердемме?! – дип, бик һәйбәтләп ярган. – Әйдә җир сөрүеңне бел!» – дип, авылына алып кайтып киткән.
Мин Шәмгун бабайның болай итүенә ышанам. Инде Газиз абый, Шәмсенур апама өйләнеп, беренче балалары булгач та, аның әллә кайсы Рузаевка якларыннан безгә Казанга килеп чыгуын, берәр атна кунак булуын хәтерлим. Аның чаларган кыска чәче белән йөзен озынчарак итеп күрсәткән түгәрәк сакалы да әллә нәрсә түгел, картларныкыча гадәти. Әмма билдән бөрмәле тун кигән гәүдәсе бик зур, Шәмгун бабай, баскан чагында, безнең түшәмебезгә җитә яза. Шуны да әйтим, кемгә нәрсә дигәндәй, минем – тегүче төпчегенең – күзе аның ике яклап тезелеп киткән тун төймәләренә төшкән. Алар мин күргән төймәләргә һич тә охшамаган, борчак зурлыгында булып, кыяк очлары йомылыбрак торган ниндидер чәчәкне хәтерләтеп, көмештән коелганнар иде.
Әйе, баһадир гәүдәле бу карт та Газиз абыйны шәһәргә омтылуыннан туктатып кала алмаган. Инде хәзер, малаеның якты хыялларына кайчандыр аркылы төшкәне өчен, Шәмгун бабайның чыраенда, аның зур күзләрендә үкенечле бер шәүлә чагыла һәм ул бик аз сөйләшә иде.
Инде Газиз җизнинең биографиясен тутыру йөзеннән шуны да искәртим: ул да әтисеннән әллә ни калышмаган, яшь егет чагында, Мәскәүдә йортлар төзеп йөргәндә, ялгыш дүртенче каттан (хәзергенең бишенче-алтынчы катыннан) егылып төшкәч тә, бүтәннәр: «Аһ, харап булды бу егет!» – дип уйлагач та, ул аякка баскан, димәк, ул дөбердәтеп яшәр өчен туган булган.
Минем юраганым юш килде. Беркөнне мәктәптән кайтсам, җыелышкан күршеләребез уртасында, ике тезенә дә ике кызын кочып, Газиз җизни утыра. Аның алсу йөзе дә, Шәмгун бабайныкы кебек үк зур коңгырт күзләре дә шатлык белән өртелгән. Мин дә җизни кочагына килеп сыенгач, аның чырае тагы да балкып киткән кебек булды. Әни, җизни белән күрешеп калып, төнге сменага эшкә киткән иде, шуңа күрә ул минем хәлне генә сорашты: «Ничек укыйсың?» – диде.
Шәмсенур апа:
– Ничек укысыннар инде. Кара савытларында каралары ката. Мәктәпләре утынсыз калган, – диде.
Газиз җизни, башын чайкап, көрсенеп куйды. Ә Шәмсенур апа мине, балаларны караша, утын ярып кертә, чират торып ипи алып кайта, дип мактап алды. Шуннан җизни, күңелләремне бердән нечкәртеп, мине башымнан сыйпап куйды. Юк, ирләр кулы да ифрат йомшак, ифрат назлы була икән ул, бик сагындыргач.
Кич белән, мин мәктәптән кайтып кергәндә, Газиз абыйлар әле бронь бирелүе аркасында сугышка китми калган монтёр Тәлгать, аның әнисе Фатыйма апа (Зәйнәп карчыкның кызы) күрше хатыннары белән чәйләп утыралар иде. Урамнан тагын, эштән кайтышыдыр, күрәсең, бияләй кигән кулларын кага-кага, Зәйнулла абый килеп керде. Газиз абый белән шаулашып-гөрләшеп күрештеләр. Җизни, Зәйнулла абыйның утын сарайлары алдында сугышка менә-менә китәргә торган ишегалды ирләре каршында үзенең итекләрен шыгырдатып йөри-йөри сөйләгән сүзләрен искә төшереп:
– Гитлернең аркасын ат кыргычы белән бик кашып булмый бит әле, – дип көлеп куйды. – Әлегә ул безнең җилкәләрне яман каты каезлый, – диде дә, үзенең башыннан үткәннәрне яңадан кичергәндәй, өстәлгә карап уйланып торды. – Йә, ярый, үзегез ни хәлдә яшәп ятасыз, Зәйнулла абый?
– Минем хәлне беләсең инде – тоткыннар, Газиз.
– Зәйнулла абый, безнең теге «академик» Якуп та Пләтәндә диләр, дөресме шул? Күргәнең юкмы үзең?
– Күрмичә, цехта мастер булып эшли. Анда да бит фронт производствосы.
– Һич башыма сыймый, ул бит химия өлкәсендә профессор булырлык кеше, ничек инде ул анда эләгә ала?
– Химиясе белән генә маташса икән. Нәрсәгә кирәк иде аңа ниндидер Галимҗаннар, Ибраһимовлар белән халыкны бутап йөрергә?
– Күрше, ялгышлык бит бу. Менә мин дә аның китап укыганнарын тыңлаганым бар. Инде мине дә шунда утыртып куярсыңмыни? Үзеңнең милләтеңне артык яраткан өченме, үзеңнең культураңны бөек итеп күрсәтә килгән өченме? Аннан кемгә ни зыян? Югыйсә бит без хәзер үз йортыбыз белән бергә үзебезнең сөекле ватаныбыз өчен дә сугышып йөрибез.
– Ат аунаган җирдә төк кала. Сыйнфый көрәштә, ата – улын, улы ата-ананы танымаган елларда ялгышлар булуы да бик мөмкин.
– Соң, ялгышлык булган икән, төзәтергә кирәк.
– Юк, хәзергә аларны чыгарып булмый. Безгә хәзергә фронттагы дошман да бик җиткән.
– Ялгышны төзәтергә иртә дисең инде, ә?
– Туктале, син фронттан шуны төзәтер өчен кайтмагансыңдыр бит?
Зәйнулла абый өстәлгә күз атып алды. Анда солдатның концентрат боткасыннан, май белән кыздырган бәрәңге һәм үзебезнең җиз самавыр чәеннән гайре әллә ни күренми, хәер, тагын Газиз абый яшел капчыгында алып кайткан бер кирпеч ипидән һәркемгә өлешләп кенә кисеп куйган кыерчыклар бар иде. Янә дә үзебезнең сырлап-бизәкләп эшләнгән бәләкәй генә зәңгәрсу вазага, ватып, шикәр кисәкләре салып куелган – анысы да солдат күчтәнәче иде.
– Ул хакта сөйләшмик әле, Газиз, – диде Зәйнулла, баягы әңгәмәгә нокта куясы килеп. – Мин әле тәрәзәгезнең утын күреп кергән идем. Маскировкагызны яба төшегез.
Шуннан ул чыкты да, озак тоткарланмыйча, яңадан керде. Өстәлгә ярты кирпеч бодай күмәче белән бер шешә «Московский» аракы куйды.
Шәмсенур апа аның бу күчтәнәчләрен өнәп бетермәде. Ул бервакытта да «сәдака» алырга яратмый, хәзер дә менә авызын турсайтып, ни әйтергә дә белми торды. Ләкин Газиз абый аңа күз кысты: биргәннең битенә бакма, янәсе.
Әни бераз гына суык алган бәрәңгене салкын суга салып киткән иде. Мин аның кабыгын әрчеп, тәлинкәдән зуррак эмаль табакка шакмак-шакмак турап салдым да кызу плитәгә куйдым. Без Шәмсенур апалар белән бергә тупланып яшәсәк тә, ашау-эчү аерым иде.
Шулай да минем күз өстәлгә төшкәли. Бәрәңгене табада Шәмсенур апа гына тәмле итеп кыздыра белә. Аннары анда әти-әни Семипалатинскидан ук алып кайткан матур зәңгәр вазабызда шикәр кисәкләре аптыратып ята. Сугыш башланганнан бирле авызга шикәр капканым юк. Без Ринат белән, татлы дигәч, аптекадан глицерин алып кайтып яртышар балкашык кабып карадык. Тәмле күк тоелгач, әһә, шикәрдән кайгы китә дип шатланышкан да идек. Ләкин глицериннан бик тиз туйдык, аның ачысы тамакка утыра башлады.
Зурлар белән беррәттән табынга утыртмауларына үпкәләгән кебек булдым. Дәшми генә плитәдә бәрәңге пешерәм. Өстәл янына килергә сәбәп тә чыккач, мин юри маскировканы рәтләргә керештем. Хәтта тәрәзә төбенә менеп басып, үрелә-үрелә, иске одеялны яхшылабрак корырга маташтым. Ләкин артык тырышып җибәрдем, ахрысы, шешәгә су җыйдыра торган юеш чүпрәк аягымны тайдырды да, мин дөп итеп идәнгә килеп төштем. Егылган чагымда иягем белән эскәмия аркасына бәрелеп, телемнең бер читен тешләп алдым, гарьлегемнән кычкырып еларга җитештем. Ләкин тешләнгән телем белән елап та булмас иде, яшькә чыланган күзләремне мине күтәреп торгызган Газиз абыйга күрсәтүдән оялып, мич янына киттем. Бер-ике бөртек тоз алып каптым, ул әчеттерсә дә, шунда ук канны туктатты. Ләкин Газиз абый сөйләгәннәрне тыңлый-тыңлый үпкәләүләрем дә, авырткан телем дә онытылды.
Газиз абый күп кенә машина йөртүчеләр белән Брянск урманнарында дошман камалышына эләккән булган. Алар, үзләренең частьларына кушылып, яралы армеецларны төяп чигенгәндә, әнә шул мәхшәр эчендә калганнар. Карышуның бернинди файдасы булмаган, немецлар кыр чирүе кебек ябырылып килгәннәр, яралыларны машиналары белән бергә яндырганнар, үлеп җитмәгәннәренә автоматтан пуля яудырганнар.
Газиз абый берничә иптәше белән коры яр читендә чатырдай тамырларын җәеп үсеп утырган зур гына нарат төбе астына кереп качып калган, аннан төн уртасында гына чыгып, агачларга, куакларга ышыклана-ышыклана, ниһаять, камалыштан чыга алган. Алар үзебезнекеләр ягына, карт кешеләрдәй сакал-мыек үстереп, ачлыктан егылырга җитешеп кайтып кергәннәр. Әле башта үзләрен, немец агентлары дип, сак астында да тоткан булганнар. Аннан инде, тикшерә торгач, үзебезнекеләр икәнлекләренә ышанганнар. Нинди таза Газиз абый да эче-эчкә ябышып сөяк белән тире генә булып калганлыктан, аны кыр госпиталендә атна-ун көн дәвалаганнан соң, ял итәргә дип, өч атнага отпускага җибәргәннәр. Әле барырга-кайтырга нихәтле көн китә. Ялга атнадан аз гына артык вакыт кала икән.
– Кем белә, бәлки, отпускамның өч көне генә калыр иде, – дип, Газиз абый коңгырт күзләре белән көлемсерәп куйды. – Станциягә килсәм, исең-акылың китәр. Халык болыт кебек. Яше-карты качаклар, яралы армеецлар, санитарлар, эвакуацияләнүче заводларның эшчеләре, тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр. Поезд составлары аз, ә көнчыгышка китәргә теләүчеләр исәпсез-хисапсыз күп. Ә гаскәриләрдән беренче чиратта раненныйларны утырталар. Бүтәннәрне исә ике рәт тезелгән патруль җибәрми.
– Ничек, алайса, исән генә кайтып керә алдың, Газиз? – дип түземсезләнеп сорап куйды Фатыйма апа.
– Ходай гөнаһымны кичерә күрсен инде, Фатыйма апа, – дип, картларга әйтеп куйды Газиз абый. – Нишләргә инде дип аптырагач, мин патруль янына килеп бераз карап тордым да җиргә капчык кебек аудым да киттем. Аяк-кулларымны як-якка атып ята бирәм, ә үзем, башымны бер якка борып, авыз читемнән күбек чыгарам. «Припадка!» – дип, шундук патруль армеецларының берсе итек кунычыннан алюмин кашык чыгарып, авызыма китереп каптырды. Мин кашык сабын бераз чәйнәдем дә тынычланып калдым. Аннары акрын гына аягыма торып бастым. Мине патрульләр, култыклап алып үзләре вагонга китереп утырттылар.
Бу хәлне күз алдыма китереп, мин дә: «Ну, җизни, мишәр дисәң мишәр!» – дип, үзалдыма көлеп куйдым.
– Намусыңа бер дә көч килмәсен, Газиз, балалар хакына Ходай ярлыкар сине, – диде Фатыйма апа.
– Шуларны күрим дип, ашыга-ашыга кайттым инде менә.
Госпитальдән чыгып, бераз бизәнгәләнеп, Ниса апа да кергән иде.
– Газиз, ичмаса, син дә күрә алмадыңмы Сирайны? – дип сорап куйды.
– Бомба, снаряд астында фронт юлларын күпме генә узмадым, якташымны бер дә күрә алмадым, Ниса апа, – дип уңайсызланып кына җавап бирде Газиз абый. – Ә менә Каюмның хәбәрен ишеттем. Харьков тирәсендә дошман кулына эләккән ул.
– Бер төптән үскән куш имәннәр кебек идегез бит, берүк Ходай сакласын инде, – дип, күзләрен яулык чите белән сөртеп куйды Фатыйма апа.
Зәйнулла абый салкыннан да кайтып кергәч, аракыдан изри башлаган иде:
– Кайсы Каюм ул, нигә дошман кулына төшкән? Үзе төшкәнме? – дип әйтеп куйды.
Газиз абый, сөйлимме икән, юкмы икән дип, безнең якка карап алды. Безгә Ринат та кергән иде. Мин бәрәңге ашый-ашый, ә ул кулына китап тоткан булып, кече якта Газиз абыйның хикәяләрен бирелеп тыңлап утыра идек.
– Әйдә сөйлә, рөхсәт, – дип мыгырданып куйды Зәйнулла абый. Үзенә күрә бер фәрманчы итеп хис кыла иде, ахры, ул үзен.
Шуннан Газиз абый сөйләп китте. Җизни сөйләгәннәрдән чыгып та, үземнең ишетә белүем буенча да, Каюм абый Казанда бер атаклы шофёр, машиналарның «йөрәк серләрен» белүче бик оста механик иде. Ул үзенең хыялына ирешә алмый калды, автомобиль институтына кереп укырга өлгермәде. Инде армиягә алынгач, ул фронтта кара «эмка» га бик зур генералны утыртып йөргән. Каюм абыйның машинаны бик җитез йөртә белүе аркасында, сугыш афәтләреннән ничәмә мәртәбә котылып калганнар, ләкин барыбер беркөнне дошман засадасына эләккәннәр алар. Каюм абый, засаданы бәреп узып, машинаны җилдереп алып киткән. Машина кызу йөри, тик пуля аннан да кызурак оча. Алар кара «эмка» ны иләк иткәннәр, генералны яралаганнар. Әмма машина чабуын дәвам иткән, инде урманга якынаеп килә икән. Шунда гитлерчылар, машинада зур начальник бар дип чамалап, өч-дүрт мотоцикл белән куа киткәннәр. Билгеле инде, мотоцикллар тизрәк йөри, артларында тузан өермәләре күтәреп, «эмка» ны куып җитә башлаганнар. Шулай да Каюм абыйлар урманга җитеп ике-өч минут узгач кына, немецлар аларны куып җитәргә тиеш булганнар. Каюм абый урман ешлыгына килеп тә кергән, генералны сөйрәп чыгарып, чытырманлыкта яшереп тә куйган, ә үзе, яңадан машинага утырып, урман юлы белән ары китеп барган. Ерак китә алмаган, әлбәттә. Алга мотоциклның берничәсе чыгып, аны чолгап та алганнар. Машина багына ут төртеп, үзен кыйнап киткәннәр. Ләкин юлда немецларның исенә төшә: машинада командир-фәлән булырга тиеш иде бит, ә ул юк. Шуннан кире борылып актарынып эзләп карыйлар, тик таба алмыйлар генералны.
Шуннан, Каюм абыйны җәзалап, әйттерергә тырышулар башлана. Ләкин сорау алучы бернинди максатка ирешә алмый. Каюм абый генерал хакында да, штаб серләре турында да ләм-мим бер сүз әйтми. Башта аның тырнак астына утта кыздырган энәләр тыгалар. Аннары: «Һа, син татар түгел, татарлар синең кебек матур була алмыйлар. Алар кысык күзле, калку яңаклы, кәкре аяклы, шакшы кара тәнле», – дип, Каюм абыйны төрлечә мыскыл итәләр. Аның мәрмәрдәй ак ияк астына һәм матур битенә зажигалка уты тоталар. Ә камыштай озын бармакларын…
Әйе, Каюм абыйның, кем әйтмешли, көмеш тырнаклы камыш бармакларын мин әле дә хәтерлим. Гомер буе кара май эченнән чыкмаган куллар иде бит ул. «Кул аксөякләр өчен генә кадерле. Мин – эшче!» – дип, үз-үзен алдалап кергә һәм мазутка бервакытта да катып йөрмәде ул. Мин Каюм абыйның кулларын соңгы мәртәбә сугыш башланып аның әнисе саубуллашырга килгәч күрдем. Гәүдәгә инде юантыклана башлаган, күзләре дә бик әйбәт күрмәгән карчыкның максаты, үз сүзе белән әйткәндә, бәхилләшеп калу иде. «Нинди бәхилләшү ул, әнкәй, без сугыштан соң да дөбердәтеп яшибез әле! – дип, Каюм абый аны, балалар кебек алдына утыртып, тезләре белән тирбәтә-тирбәтә сөйде. – Газизем син минем, йөрәк маем!» – дип, ирләрнеке ише бик олы, ләкин кызларныкы кебек озын чуклы нәфис куллары белән ул әнисенең чәчләре өстеннән акчарлактай очыртып, туктаусыз сыйпап торды.
Каюм абый хәрби серне әйтмәгән өчен, гитлерчы катыйльләр аның бармакларын берәм-берәм чапканнар, соңыннан үзен дә атып үтергәннәр.
Газиз абыйның бу хикәясен хатын-кызлар тыелып кына елый-елый, яшькә чыланган бит-күзләрен яулык очлары белән сөртә-сөртә тыңладылар. Аракыдан теле бәйләнеп калган Зәйнулла абый:
– Ә… ә… генерал котылганмы? – дип сорап куйды.
– Генерал котылган анысы. Котылмаса, Каюм хәбәре безгә килеп тә ирешә алмас иде, эзсез югалыр иде. Монда да Каюмның зирәклеге коткарган генералны. Урман эченә килеп керү белән чытыр астына яшергәч, пилоткасына «Ищите генерала!» дип язу кыстырып, аны агач ботагына элеп куйган. Аннары үзе, тиз генә эз яшереп, машинасы белән урман түренә кереп киткән. Ботакта ни дә булса булыр дип немецларның уена да килмәгән. Ә менә партизаннар күреп алганнар. Генералны табып, радио аша Олы җиргә хәбәр итеп, самолёт белән Мәскәүгә озатып җибәргәннәр.
– Алайса, исән инде ул генерал?
– Хәзерге язмышын белмим, аңарда өч көн чытыр астында ятып, гангрена башланган икән. Әмма генерал әйткән, исән булсам, Каюмга сугыштан соң үз исәбемнән һәйкәл куйдырачакмын, дигән.
– Эһе-һе… һәйкәл… – дип мыгырданып алды Зәйнулла абый. – Койдыралар әнә анда һәйкәлне, – дип, усал гына елмаеп куйды.
Газиз абыйның бер атнасы бик тиз узып китте. Аның бөтен эше шул булды: военкоматтагы сухопродукты, ягъни бер кирпеч ипи белән тары концентратлары алып кайтты. Тагын сугышка хәтле эшләгән «Светоч» фабрикасына баргач, аңа, фронтовик гаиләсенә дип, падкодан ясалган пыяла конфет биреп җибәргәннәр. Мин, бу конфетны суыра-суыра, Газиз абый белән утын кистем. Конфет тәмле иде дә, тик аны суырып бетергәч кенә тәмсез нәрсә килеп чыкты. Мин пиланы начаррак тарттым, ахрысы. Хәер, бар булган көчемне салган идем инде анысы – югын каян аласың. Газиз абый:
– Иркенрәк йөртергә кирәк, сөйрәлмичә, – дип, кырт итеп, пиланы үз ягына тарткан иде, мин «әллә-лә» дип кулымны селеккәләргә керештем.
Кулым утын салып кисә торган «кәҗә» мөгезе белән пила тоткасы арасына кысылган, хәтта бияләй аша да бармагымның тиресе суелып чыккан һәм бик каты әчетә башлаган иде. Мин аның шул тирәсен авызыма каптым да канын суырып җиргә төкердем, аннан җыерылган тиресен бармак битем белән җәя төшеп бераз басып тордым.
Газиз абый:
– Ранен булдыңмыни, – дип көлде. Аннан башлаган түмәркәне үзе генә кисеп бетерде.
Мин бармагым өчен ачынсам да, аркылы пила белән ялгыз гына утын кисүне беренче мәртәбә күрүем иде әле. Газиз абый юан нарат бүрәнә аркылы корыч пиланы зың-зың йөртеп торды, пила тешләре астыннан җиргә тары бөртекләредәй сап-сары агач ярмалары коелып торды. Аннары Газиз абый, ухылдый-ухылдый, утын ярды. Ул балта белән нарат кискәсенә ике генә суга, нинди ботаклы булсалар да, яркалар чәчрәп кенә китәләр иде.
Газиз абый, тәмәке төреп, тын алганда:
– Ничек, авыртамы соң? – дип сорап куйды.
– Ничава, ямавы өстендә, – дип елмайгандай иттем мин. – Каюм абыйның аның ише генә булмаган әнә…
– Да, жалко Каюм. Әйбәт егет иде…
Мин, бармагым сулкылдап куйган саен, Каюм абыйны искә төшердем. Йоклаганда да аны уйлап яттым. Шулай да генерал ничек итеп ясатыр иде икән аның һәйкәлен? Ләкин мин менә болай булса яхшы булыр иде дип фараз иттем үземчә. Каюм абый карт әнисен кочагына алып тезендә тирбәтеп утыра. Аның матур нәфис кулы, Кабан өстендәге акчарлак канат каккандай, һавада туктап калган. Газиз әни-карчыкны юата торган, аны иркәли-назлый торган бик йомшак кул бу. Каты күңелен нечкәртергә исәпләгән артык төче күренеш булмас микән бу? Булсын. Каюм абый үзе дә бик хисчән, артык дәрәҗәдә оялчан кеше иде ул. Ул бервакытта да шапырынмады, үзенең илен дә, әнисен дә бик олы эчке мәхәббәте белән яратты. Нәкъ әнә шулай сөя белгән хисле кешеләрдә генә гайрәтле йөрәкләр тибә, аларның тамырларында гына батырлар каны ага…
Газиз абый безне сөендерде дә, көендерде дә. Тагын бер кат военкоматтан юлга дип сухопродукты алып, аның да яртысын өйдә калдырып, ул фашистны кыйнарга, Каюм өчен дә үч алырга дип, яшел капчыгын җилкәсенә асып китеп барды. Безнең дә тынгысыз, тамак кайгыртулы тыл тормышы янә дәвам итте.
Инде Фатыйма апаның да бронь белән сакланып килгән Тәлгатен сугышка алдылар. Белмим, аны озату кичәсе булдымы икән, әллә сугыш елы яшьләренең хәсрәт тузаннарын бер кагып алулары булдымы, тәгаен генә истә калмаган, әмма Тәлгатьнең бабасы Хөсәен абзыйларда вечер ясап, гөр килеп утырдылар. Мин ул авыр елларда армиягә алынучыларны хәзерге кебек мәҗлесләр ясап акырыша-бакырыша озатуларны, үзләрен, чиркәү чаңын суккандай, бөтен дөньяга танытуларын хәтерләмим. Кеше тылда да үзен фронттагыча хис итә, станок янында ике-өч кеше урынына эшли. Өстәвенә аның ризыгы үзен аякта көч-хәл белән тотарлык кына. Мин авылда тумаганмын, шәһәр малае. Авылның нәрсә икәнен күргәләсәм дә, мәсәлән, «күтәрәмгә калу» дигән сүзнең мәгънәсен бик соңлап кына аңладым һәм атныңмы, сыерныңмы шундый хәлгә төшә алуына шаккаттым. Егылып китеп бөтенләйгә аяк сузмасын дип үзеңне бәйләп куйсыннар әле. Хәрби заводларда эшләүче ир-ат белән хатын-кыз да ул авыр чорда нәкъ менә шулай күтәрәмгә калган. Аерма бары шунда гына: аңа әле шул хәлендә дошманны дөмектерер өчен пуля коясы, танк һәм самолёт ясыйсы бар. Аңа инде менә шушындый шартта повестка килсә, ул шатлана гына, военкоматка кат-кат гариза язуларның нәтиҗәсе генә була бу. Һәм ул, туган-тумачасы белән саубуллаша да, риза-бәхиллекне алып, тавыш-тынсыз фронтка китеп бара. Кая анда эчке мәҗлесләре ясау. Тик дөнья тигезсез шул. Сугыш вакытында таралган «Кому – война, кому – файда», «Кемгә – бәйрәм, кемгә – әйрән» дигән әйтемнәр дә шул тигезсезлек хакында сөйли иде. Дөресендә, бәйрәм ясаучылар, файда күрүчеләр бик аз булып, халыкның аларга карата булган нәфрәте дошманны каһәрләве белән бер үк иде. Ничек кенә гамәл кылмыйк, Хөсәен абзый үзе каравылга киткәч, аларның өйләреннән вакыт-вакыт җырлашкан, вакыт-вакыт көлешкән авазлар ишетелгәләп торды.
Утын кытлыгын истә тотып, аны уртакка ягып, безнең өебездә ул чакта күршеләребез дә йоклый. Мәрьям апаларның квартиры Кабан күленә караган балконлы, бик зур дүрт-биш тәрәзәле, барыннан бигрәк биек түшәмле һәм искиткеч саф һавалы булса да, инде шул җил генә уйнап тора, шакраеп катарлык салкын. Бу квартирны җылытырга олау-олау утының да җитмәс иде. Шунлыктан ул көннәрдә алар да, бүтән күрше-күлән дә безнең «артельгә кергән», барыбыз бергә туплашып, арканы аркага терәп йоклый идек. Әмма ир затыннан берүзем генә булып, калганнары хатын-кыз булганга, тиз генә йоклап китмим. Алар пышын-пышын гына сөйләшеп яталар, ә инде бердәнбер ир кешенең, ягъни минем йокы күленә чумуыма ышангач, иркенләп тә китәләр, минем юри генә мышнап ятуымны, куянныкы кебек аек колак белән ятуымны белмиләр дә бит югыйсә, бичаралар. Инде алар Хөсәен абзыйлардагы кичә хакында фикер йөртеп, моны оятсызлык дип хөкемнәрен дә чыгарганнар, тик шул ук вакытта, хатын-кыз табигатенә хас булганча, миһербанлык та күрсәткәннәр, анда катнашучыларның кайберләрен кызганып та өлгергәннәр: нишлисең инде, соңгы тәңкәләрен түләп, каткан күңелләрен бер эретеп алалар инде үзләренчә. Их, кая китте ул хәзерге кебек ашау кайгысы да булмаган рәхәт, тыныч көннәр, ул вакытлардагы кызыл туйлар. Утырган булалар инде шунда меҗ-меҗ килеп. Хәер, бер тамаклары уза инде.
Аннары мәҗлес чыңнары тынып калгандай була. Хатыннар эштәге хәлләрне сөйлиләр, кайтыр өчен бигрәк тә төнге сменаның куркыныч булуын искә алалар. Минем әни дә, йөрәге сикереп төшәрлек булып, өйгә йөгерә-йөгерә кайтып керә бит. Ә беркөнне аның бөтенләй коты алынган иде. Әхтәм урамы чатыннан безнең якка борылса, ниндидер бер ир актыгы көтеп тора икән. Ул вакытларда өс киемен чишендерүләр бик гади күренеш. Болай да тәнеңне ничек капларга белми йөрисең, ә сине кычкыртып талыйлар, шуңа күрә төнге сменалардан чыгучылар якын-тирәдә яшәгән дус-ишләрендә кунып та калгалыйлар иде. Тик әни менә кайтырга уйлаган һәм әнә бәхетсезлеккә юлыга язган. Тик ул үзенең җиңел аяклары белән чабып китеп кенә котыла алган.
Хатыннарның төнге әңгәмәләре вакытында минем колакка тиешле сүзләр дә, тиешсезләре дә кергәли. Нинди хатын-кыз, бер тупламга җыелгач, әйтик, җенси мәсьәләгә кагылмыйча кала инде. Һәм шулай ук нинди ир-ат, җае чыкканда, аларның бу сүзләренә колак салмый түзә ала икән? Менә мин дә йоклаган булып аларны тыңлап ятам.
– Соң, «Чатки» бакчасында булган ул хәл. Чибәр генә кыз белән чибәр генә егет. Хискә бирелгәннәр дә… теге ни… бергә кавышып калганнар. Һич аерыла алмыйлар. Куркудан килеп чыга икән ул. Иртә белән дворник җир себерергә чыкса, болар селкенә дә алмыйлар, кавышканнар. Тегеләр хурлыктан нишләргә белмиләр, мескеннәр. Шуннан дворник «скорый помощь» чакырткан.
– Алла сакласын, нинди яхшы кеше балаларыдыр бит югыйсә.
Бервакыт әлеге кыз белән егет нишләптер бер-берсеннән аерыла алмаган маэмайлар рәвешенә кереп, мин әнә шулай ярым саташулы хәлдә йокыга китәм. Кешеләр фонтаннан бозлы су агызып, чиләк белән алар өстенә китереп коялар, ә тегеләр чиныйлар, як-якка атылышалар, әмма берни эшли алмыйлар. Ләкин, күпмедер вакыт узганнан соң, әлеге чинау кыз кешенең шыңшуы белән, аның иңрәве белән алышына. Мин шулчак уянып китәм. Ләкин нигә соң әле идән дә дөбердәгән кебек, дыңгырдап кирпеч тә кузгалган кебек? Бераздан тавышлары да бетә, бары хатын-кызның хәлсезләнеп елавы гына ишетелә.
– Харап итә бит, дөмеккере, харап итә. Нишлибез, чыгыйк мәллә?..
– Кирпеч белән баш түбәңә суктырыргамы?
– Соң, бетә бит инде кыз.
– Бетсә, килмәсен иде.
– Соң, алай түгел инде…
– Беләсезме, кызлар, бу управдом тавышы бит.
– Билләһи, шул, аһ, кылый тәре… Бетерде, бетерде инде…
– Туктагыз әле, малай тавышы бит бу…
– Юк, теге кылый Каюм… әнә ич, тамагы да карлыккан.
Шулай да минем колагыма түбән катның Фәһти тавышы чалынып киткән кебек була, һәм мин яткан җиремнән сикереп торам, баскыч ягы стенасына килеп йодрыгым белән берничә мәртәбә сугып куям. Шуннан мин ишеккә ташланам. Ләкин ишек келәсен ача алмый азапланам. Мине шулчак кемдер кочаклап ала:
– Беркая чыкмыйсың, – ди әнием.
Инде хатыннар һәммәсе дә торып басканнар иде. Май салып яндыра торган бәрәңге шәменә ут элдергәч, без, бер-ике хатын-кыз һәм мин, баскыч артындагы бәла – коридорга чыктык. Менә чытырдап янган бәрәңге шәме яктысында бөтен һәм сынык кирпечләр, аннан ялтырап боз таплары чагылып китте. Тагы да түрдәрәк, таптала төшкән балчык өеме өстендә, аякларын як-якка җәеп, шыңшый-шыңшый бер кыз ята. Аның юка пәлтәсе белән күлмәк итәкләре кайтарылган, ә ыштаны ертылган да кебек иде бугай.
Кыз бәрәңге шәме яктысына күзен йомгалап башын стена ягына борды һәм тыелып кына елап җибәрде. Әни, килеп, аның итәк-чабуларын каплады. Аннары аны күтәреп торгыздылар, өстен кактылар. Әни аңа:
– Әйдә, үскәнем, керче, – дигәч, ул, сулыга-сулыга, башын чайкады. Аннан, җиргә беренче мәртәбә тәпи баскан бала кебек кыюсыз гына атлап куйды да, акрын-акрын баскычка таба китте. Бераздан аның, капшана-капшана, баскычтан төшеп җиткәне, аннары түбәндәге ишекнең ачылып ябылганы ишетелеп калды.
– Бичара, авызыннан аракы исе бөркелә, тәмам исерткәннәр икән үзен дә, – диде хатыннарның берсе, өйгә кергәч.
– Күл буеның Марья кызы бит бу, Аня, – дип пышылдап кына әйтеп куйды кайсысыдыр.
– Теге чибәр генә керәшен кызымы?
– Соң, шул инде.
– Башына җиткәннәр икән мескеннең.
– Йә, ярый, йоклыйк, үзе гаепле, эчмәсен иде, – диештеләр хатыннар.
Иртәгесен мин урамда Фәһтине очратып, әйтәсе сүземә үзем дә ышанып җитмичә:
– Синең тавышыңны таныдылар бит, хатыннар үзеңне милициягә җиткерәбез диделәр. Аня да сине күрсәткән икән, – дигән булдым.
Фәһти бердән, каушап:
– Кит аннан… Барып әйткән микәнни? – диде.
– Башына җиткәнсең бит, ничек әйтмәсен инде? Моның өчен унбиш ел, диләр хатыннар.
– Кылый котыртты бит, ул башлады, ә мин икенчегә генә.
– Ну, алайса, бераз киметерләр, ун ел гына булыр, – дидем мин, Фәһтинең чытык чыраена карап.
Билен кызыл билбау белән буган Фәһти, шактый озын буен бөгә төшеп, Насыйридагы базасына таба китеп барды.
Ул, мәктәпне ташлап, база директорын атта утыртып йөрергә эшкә кергән иде. Әле унбишләр тирәсендә генә булса да, азык карточкаларының игелекләрен бары үзе генә күргәне өчендер, бәлки, ул егетләр кебек тартылып киткән. Фәһти әле яңа гына ат тота башласа да, үзен инде бик оста ямщиклардай хис итә, кайчак дилбегәне аягүрә тотып, кошёвка чапканы, кар өермәләрен туздырта-туздырта элдертә, өстәвенә атка ачы итеп сызгырып ук җибәрә иде.
Безнең теңкәгә тиеп беткән малай иде ул. Әнисе, төнге сменадан кайтып ишек шакырга керешсә, йокыбызның бүленүен көт тә тор, алар безнең аста гына, беренче катта яшиләр. Бичара Гадения апа никадәр ишек шакып та ачтыра алмый. Чөнки улы бик каты йоклый. Шуннан ул ишектән стенага күчә, берәр таш алып стенаны кыйнарга керешә. Юк, исенә дә алмыйча, йокы күлендә изрәп ята бирә малае. Иң яманы шул: тәрәзә капкачына гына күчмәсеннәр иде, анысы даң-доң китереп чаң сугу белән бер иде. Әле чаңның да ниндие – тау куышыннан ишетелгәндәй тонык тавышлысы, суккан саен озак итеп яңгырап торганы.
Фәһтинең бу кырын эшен беркем белмәде бит, аны тавышыннан мин генә танып калдым һәм үзен «пушкага тотып», тишек авызның серен шундук белдем. Әлбәттә, Фәһти мине әләкче булыр дип уена кертеп тә карамады. Мин үзем дә нишләргә икән соң дип шикләнеп калдым. Бер яктан, Фәһтинең әлеге эше – турыдан-туры җинаять. Икенче яктан, мин әле ул вакытта җенси мәсьәләләрдә борыныма рәтләп ис тә кереп җитмәгән, дөресендә, әле шаһит та булып җитешмәгән унбер яшьлек малай гына идем. Һәрхәлдә, икеләнеп аптырап йөрүемнең сәбәбе бергә уйнап үскән малайны ирегеннән мәхрүм иттерәсе килмәү дә булгандыр. Әйе, мин үземнең яшьлегем, ни эшләргә дә белмәгән тәҗрибәсезлегем белән ике ут арасында калган идем. Ләкин мин бу утларның ялкынында янып көяргә өлгермәдем, Аня эзсез югалды – аны авылга китеп барган, дигәннәр иде. Фәһтинең шуннан соң, мине күргән саен, авызы чабата хәтле ерыла торган булды, ул базаның бер кулы, бер аягы булмаган директорын атта өермәдәй выжылдатып йөрде, ә ачы итеп сызгырган тавышы Насыйридагы күл буйларына хәтле ишетелә иде.
* * *
Кесәдә, җир астыннан табып булса да, артык көмешне булдыру безгә, малайларга, бик кирәк иде. Моның өчен нәрсәләр генә уйлап чыгармадык без. Берзаман малайлар арасында узгынчыларның аяк киемнәрен чистарту «модага» керде. Ринат та, мин дә тактадан кечерәк бер әрҗә ясадык, узгынчыларның аягын куярга җайлырак булсын өчен, әрҗә өстенә табанга охшатып күтәрмә кагып куйдык. Әрҗә эчендә щёткаларыбыз, вакса һәм бәрхет кисәкләребез дә әзер иде инде. Йөкләребезне каешларыннан җилкәгә асып урамга чыгып китәр алдыннан гына безне Хөсәен абзый туктатты. Эшнең башы итеп ул үзенең күн итекләрен чистартырга кушты. Без Ринат белән әрҗәләребез каршына тезләндек тә: «Кайсыбыздан чистарттырыр икән?» – дип, Хөсәен абзыйга текәлеп калдык. Ул үзенең кырык дүртенче размерлы зур аягы белән Ринат әрҗәсенә китереп басты. Дустым башта щёткасы белән тиблетның тузаннарын койдырды, аннан вакса сылаштырды, ике кулын да җәһәт-җәһәт йөртеп, тиблетны көзгедәй чистартып та куйды. Инде ул әрҗәсе өстенә аякның икенче сыңарын куярга кушты. Ләкин Хөсәен абзый, калын мыегы астыннан көлемсерәп алып, икенче тиблетны минем әрҗәгә куйды. Мин, юри генә шулай итәдер дип, аңа карап тордым. Ул тагын көлемсерәде дә:
– Әйдә, бисмиллаңны әйт тә башла, – диде.
Минем бисмиллалап торырга вакытым булмады. Ринатны ничек узыйм икән дип, тиз генә уйлап алдым да башта Хөсәен абзыйның чалбар балагын кагыштыргалаган иттем, аннары аны кремга буялмасын өчен кайтарып куйдым, шуннан инде калганын нәкъ Ринат шикелле, кулым кулга йокмыйча эшләп ташладым. Миңа мактау сүзе күбрәк эләксә дә, Хөсәен абзый икебезгә дә унар тиен көмеш бирде – безнең шундук авызларыбыз ерылып китте.
Шуннан урамда щёткаларыбыз белән әрҗәләребез өстендә барабан кага-кага узгынчыларны дәшүләребез, белер-белмәс урысчабыз белән: «Чистим, блестим, лакируем!..» – дип кычкыруларыбыз ешаеп китте. Милиционерлар безнең әрсезлекне тыя төшәләр иде төшүен. Ләкин без монда да җаен табабыз, аларның итекләрен бушка чистартабыз, һәм алар нур уйнаган итекләренә карап елмая-елмая китеп баралар иде. Әлбәттә, безнең бу шөгылебез озакка бармады, без аяк киеме чистартуның кайбер серләрен белеп бетерми идек. Мәсәлән, бүтән шома малайлар кебек, халык күбрәк булган җирләргә, әйтик, Арча кырындагы ял паркына хәтле без менеп йөри алмадык һәм безнең компаниябез, Хөсәен абзый әйтмешли, банкротка чыкты, шартлады. Шартламагае! Шулай да без хезмәтнең бер төрен татып калдык.
Хөсәен абзый фатиха биргән эшмәкәрлек моның белән генә чикләнмәде. Сугышның беренче елында мин урамда папирос сатарга керештем. Папирос «самодельный» дип атала, ягъни кешеләр тәмәкене үзләре төйгән, үзләре ясаган папирос иде ул. Тәмәкесе дә нинди диген әле – самосад. Андый тәмәкене аяксыз яки кулсыз инвалидлар базарда саталар иде.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.