Электронная библиотека » Тагир Нурмухамметов » » онлайн чтение - страница 9


  • Текст добавлен: 7 июля 2023, 10:40


Автор книги: Тагир Нурмухамметов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 18 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Менә шулай атларны матур гына коендырып йөргәндә, нәкъ әнә шул ташбаш Хәким бөтен эшне бозды.

Бер мәртәбә командир, капка төбенә чыгып:

– Ахмеров, отставить пока атларны коендырырга. Тимерчеләр арыдылар, ярдәмгә кер, – диде.

Ахмеров абзый көйдергеч кояш астында башларын салындырып торган атларга кызганып кына карап куйды.

– Жалкы бит, иптәш командир, – диде. – Әллә малайлар үзләре генә алып барсынмы?

– Үзләре генә булдыра алырмы?

– Алырбыз! – дип кычкырып җибәрдек без.

– Булдырырлар, – дип, безнең яктан төште Ахмеров абзый.

– Смотри, башың белән җавап бирерсең.

– Есть баш белән җавап бирергә, иптәш командир!

Ул баганадан айгырны чишеп алды да тезген бавын Хәкимгә тоттырды, һәм без атларны, тып та тып атлаттырып, күлгә таба киттек. Ләкин Хәким айгырны җитәкләп бару белән генә ризамыни:

– Егетләр! Мин атланам! – диде ул.

Без, бердән өшеп китеп:

– Кирәкми! Атланма! – диештек. Ләкин үзебезнең парадныйга барып җитүгә, Хәким атны баскыч төбенәрәк китерде дә шул баскыч өстеннән җиңел генә ат сыртына менеп атланды. Су эчендә күндәм генә булган ат әүвәл башын борып малайга усал гына карап куйды, бер урында тыпырдап биеп алды, ләкин Хәким йөгәннең икенче ягын тартып, атның башын шундук тигезләде. Ат янә баскан җиреннән кубып китмичә тыпырдап алды һәм кинәт артын калкытып куйды, Хәким ат өстеннән очып төшә язды. Шуннан ат берзаман биеп торган җиреннән капыл гына артына чүгә төште дә, башын чайкый-чайкый, алгы аякларын һавага чөйде. Хәким аның кара ялларына чытырдап ябышты, ә сипкелләре балтырларына ук чыккан ак аяклары белән ул айгырның янтауларыннан кыскан иде. Юк, бу юлы да егылмады ул. Шуннан ат сикерә-сикерә алга томырылды. Бүтән атлар да, үз артларында тузан өермәләрен уйнатып, айгыр артыннан чабып киттеләр. Алда кешеләр кычкырган, этләр өргән тавышлар ишетелеп калды. Янә дә тагын ат ялына түнегә төшеп чаптырып барган Хәкимнең ялкындай сары башы чагылгалап китте.

Без дә иңрәшеп, ә кайберләребез елашып алга йөгердек.

Ә инде күлдән атлар да, үзебез дә суынып кайтканда, командирга тәртипсезлегебез турындагы хәбәр килеп тә җиткән, һәрвакыт безнең яннан узып йөрүче бер мәчет карты, башын калтырата-калтырата:

– Рәзве можно маңка малайларга ышанырга, прәме мине бәреп ега яздылар, – дип, командирга зарланып тора иде.

Командир:

– Извините, папаша, – дип гафу үтенде. Аннары, ат багучы абзыйга җитди күзләре белән карап: – Ахмеров, на двое суток в гауптвахту! – диде.

– Есть на двое суток в гауптвахту, иптәш командир, – дип честь бирде Ахмеров абзый. Аннары, аяк астына караган килеш, саргылт тырнагы белән колак артын кашыштырып алды.

– А пока исполняй свои обязанности.

– Есть исполнять итәргә!

Командир капкадан кереп киткәч, Ахмеров абзый, безгә борылып:

– Кайсыгыз?! – дип, кыска гына сорап куйды.

Без җавап бирмәдек, башларыбызны түбән идек. Хәким исә, артына карангалап, шыпан-шыпан гына китте дә аннары, бер генә дә борылып карамыйча, йортыбызга таба элдертте.

Икенче көнне без малай-шалайны атлар янына якын да җибәрмәделәр, аларны су коендырырга яшьрәк кызылармеецлар йөртте. Ахмеров абзый гауптвахтага утыртылган иде булса кирәк. Командир үзен орышканда салынкы иңсәләренең тагын да түбәнрәк салынып төшүләрен исемә төшереп, Ахмеров абзыйны күңелемнән бик кызганып куйдым мин.

Ә берничә көннән Сафьян урамында тояк янган исләр бетте, колакны тондырып чүкеч суккан тавышлар да тынып калды, бары әллә нигә бер тимерче алачыгы эчендә тимер чыңлаулары гына яңгырый һәм ул авазлар ни өчендер минем колагыма моңсу булып ишетелә иде.

Ләкин атна-ун көн үтәр-үтмәстә, безнең Кабан буйлары тагын бер мәртәбә шаулап алды.

Безне, су станциясендә ара-тирә чуалышкан малайларны, Андрей дәдә җыеп алды.

– Бик ашыгыч эш бар бит әле, оланнар, – диде ул. – Көймәләрне зуррак ярык булганнарыннан аерып алырга, су кергән булса түгәргә, «Перевоз» каршына, яр буена чыгарып куярга. Моны, оланнар, бик тиз эшләргә кирәк, хәзер үк.

Кояш кичкә таба авышып бара, безнең тирәкләр очыннан төшкән күләгәләр, киртләч тауларны хәтерләтеп, Кабан уртасына ук сузылып кергәннәр. Без дистәгә якын көймәне нәкъ йортыбыз каршына илткәндә, анда ике кызылармеец, штыклы мылтыкларын иңнәренә асып, су читендә арлы-бирле йөренәләр иде. Алар без китергән көймәләрне ярга чыгарыштылар.

Без су станциясенә йөгереп тагын дистәдән артык көймәне китереп куйгач та, Андрей дәдә:

– Нишләргә инде, азрак бит әле. Кырык көймә табарга кушканнар иде, ә монда утыз тирәсе генә, – диде.

– Балыкчыларныкын да өстәргә кирәк, – диештек без.

– Шулай дисезме?.. – дип, Андрей дәдә фуражкасын салып беравык уйланып торды. – Менә болай инде алай булгач, оланнар, – диде ул. – Иртәрәк уяна алмассызмы икән? Кем уяна ала, шул таң алдыннан, сәгать өчкә менә монда су буена төшсен иде. Кысташ юк, добровольно! Ә мин балыкчыларны йөреп чыгыйм.

Һәм Андрей дәдә, моторын тырылдатып, Ерак Кабан ягына китеп барды.

Шулкадәр көймәләрнең ни өчен кирәклеген Андрей дәдә әйтмәсә дә, без моны штыклы солдатларга карап сизенә идек: казарма өчен кирәк бу! Тик алар, тыныч, имин чактагы кебек, гармун уйнап җырлый-җырлый йөрмәсләр бит инде!

Кыскасы, без бу кичне түшәккә иртәрәк ятарга, тизрәк йоклап китәргә тырыштык. Дустым Ринатларның кыңгыраулы түгәрәк сәгатьләре бар иде, кайчан шалтырар икән дип, аларның бик зур сандыгы өстендә озак кына борсаланып ята торгач йоклап киткәнбез.

Берзаман, «тырт! тыртыт!» итеп, пулемёт ата башлады. Бу, әлбәттә, «Чапаев» киносындагы Аньканың пулемёты. Аның бер ягында – мин, икенче ягында Ринат ята. Анька, пулемёт көпшәсеннән ут бөркетеп, аклар өстенә пулялар очыра, ә без Ринат белән аңа патрон тасмасын җайлап биреп торабыз. Пулемёт, тырылдый-тырылдый, тасманы суыра гына, без аны тартмасыннан көчкә генә чыгарып өлгерәбез. Тукта, нишләп туктап калды әле бу пулемёт? Нишләп атмый әле Анька? Кара мундир кигән котырган аклар, күтәрелеп, өенә ябырылып килә башладылар бит инде.

Һәм шунда без Ринат белән икебез дә сикереп торабыз. Пулемёт та, Анька да, Андрей дәдә дә юк. Бары Ринатларның күл ягына караган ачык тәрәзәсеннән мыдыр-мыдыр сөйләшкән тавышлар гына ишетелгәли.

Без сикереп тә тордык, ачык тәрәзәгә йөгереп тә килдек. Көймәләрне суга төшергәннәр, аларга кызылармеецлар кереп утырган иде инде.

Без су буена йөгереп төшкәндә, алар кузгалырга торалар иде. Ниндидер бер зур командир белән Андрей дәдә кызылармеецларга соңгы боерыкларны биреп йөриләр.

– Иң мөһиме, як-якка кузгалгалап, көймәне чайкамаска, – диде Андрей дәдә акрын тавыш белән. Моны ул яр буеннан атлап берничә мәртәбә кабатлады, чөнки көймәләр күп, иллеләп бар иде.

– Көймәне чайкамаска!.. Ишкәндә ипләп ишәргә!.. Менә малайлар әйткәләр!..

Тик малайлар бер дистәдән чак кына артык, җитмәсә, «пулемёт атып» без дә соңга кала язган идек.

Безне өч-дүрт көймә саен бүлеп утырттылар. Андрей дәдә:

– Оланнар, сез көймә холкын беләсез, әйткәләгез! – дип, соңгы фатихасын биргәч, без бердәм кузгалып киттек.

Задание кызылармеецларны аргы якка исән-сау алып чыгу икән. Кычкырып сөйләшмәскә, теге якта посынган дошманга сиздермәскә!

Безнең сул тарафта мәхшәр диярсең. Ишкәкләр чупырдый, тигез ишмәгәнлектән көймә борыннары әле бер, әле икенче якка борылгалый. Ә без әҗәл тагарагы дип йөрткән тигез төпле балыкчы көймәләре исә гел бер урында бөтерелә. Дүрт пар ишкәкле зур гына көймә Суконный ягына бөтенләй арты белән карап тора, чөнки ул, бүтәннәре китереп кысканлыктан, борыла алмый азаплана иде. Шуннан безнең малайларның тычкан чыелдаган сымак фәрманнары ишетелә башлады. Алар да безнең кебек читкә чыгарга өндәделәр, көймәләрне тарата төшәргә куштылар. Чынлап та, көймәләр, читкә тайпылышып, әлеге кыямәт боҗрасыннан берәм-берәм чыга башладылар, хәтта дүрт пар ишкәклесе дә, соңга калып булса да, борынын аргы якка бордырып куя алды. Хәзер инде дошман ягына кичекмичә чыгу ишкәкчеләр сәләтенә бәйле. Бу җәһәттән көймәбезнең хәле шәп түгел. Көймә төбендәге су кимеп килсә дә, Георгадзе тигез генә ишеп бара алмый. Өстәвенә ишкәкләрнең озын тоткалылары туры килгән. Мондый ишкәкләр белән бик сак итәргә, йодрыкларны чиратлап куеп, ягъни уңын үзеңә якынрак, ә сулын үзеңнән чак кына ераграк тотып ишәргә кирәк. Ә Георгадзе йодрыкларын бертигез куеп ишмәкче була, һәм ул олы-олы йөнтәс йодрыклар зур келәшчә белән китереп кыскандай кысылып кына торалар. Грузиядә бер дә ишкәк ишмиләр микәнни соң? Хәер, таулар арасында, ашкын елгаларда көймә йөрми булыр.

Ниһаять, Георгадзе бер мәртәбә йодрыкларын каты гына китереп кыстыргач, авыртуга чыдый алмыйча, ике кулын да селкеп торды, көймә бөтенләй туктап калды. Шуннан мин аңа ишкәкләрне ничек тотарга икәнен күрсәттем, бик ашыкмаска, ләкин туктамыйча тигез-тигез алдырып ишәргә куштым. Георгадзе бераздан, эше җайлангач, ак тешләрен күрсәтеп елмаеп куйды. Ләкин без бик артка калдык. Командир безгә:

– Георгадзе, подтянись! – дип кисәтү дә ясады.

Георгадзе тагын тигез ак тешләрен күрсәтеп елмаеп куйды. Дөресендә, аның хәле бер дә елмаерлык түгел, ул бая йодрыкларын сыдырып, хәтта канатып та бетергән. Ул аларның берсен бик зур кулъяулыгы белән ураган булса да, барыбер аның аша кан саркып чыга һәм Георгадзе кулын суга тыгып-тыгып ала иде.

– Кая, үзем, – дигәч, берни әйтмәде тагын, минем урынга утырып елмаеп кына куйды.

Мин суны, каерып, салмак кына ишәргә керештем. Каушамыйча, тигез генә ишәргә тырышам. Көймә кыенлык белән генә алга бара. Дүрт пар ишкәкле көймә, тәртипсез боҗра эченнән чыгу өчен бик зур әйләнеч ясаган булса да, ул инде хәзер кургашындай соры су өстен борыны белән хәнҗәр кебек кисеп бара. Мин ирексездән көнләшеп куйдым, чөнки аның койрыгына Ринат утырган. Ул урысчага оста, китапларны бик күп укый, кызылармеецларга ничек ишәргә кирәк икәнен тиз генә төшендереп биргән иде. Мин исә, урысчаны ватып-сындырып дигәндәй, телсез кешеләр шикелле күбрәк ишарәм белән аңлатып биргәч тә, Георгадзе елмаеп утыра бирде, йодрыкларын суеп бетерде, шунлыктан менә хәзер үземә көчәнергә туры килә. Хәрби десант ул, койрыкка кош мамыгыдай кызларны утыртып, су өстеннән шуып йөрү генә түгел икән. Минем инде өч өлкән кешене, пулемёт белән мылтыкларны сөйри-сөйри муен тамырларым бүртеп чыкты, ә битемнән тир тамчылары тәгәрәп-тәгәрәп төшә. Шулай да мин кабаланмыйча, тигез-тигез ишәргә керешәм. Курейчик, минем ишкәкне бик батырмыйча чупыр-чупыр гына итеп баруыма күз салгалап, су түгүен белә. Су шактый кимеде, көймә күтәрелеп, җиңеләеп киткәндәй булды, ләкин хәлем бик мөшкел шул. Аягымны нык-нык терәп, һәрбер тамырымны киереп талпына-талпына ишәргә теләсәм дә, юк, булмый, кулларымның тәмам егәре бетте, хәтта суны мең азап белән каерсам да, ишкәк калагын су агымыннан чыгара алмыйча гаҗиз булып утыра идем. Бәхетемә каршы, Курейчик моны сизде:

– Ну-ка, малыш, – дип, калай банканы миңа тоттырып, үзе ишкәккә утырды.

Шуннан без, ниһаять, лейтенант белән Ахмеров абзыйлар утырган көймәне дә куып җиттек. Лейтенант, ишкәкчебезнең як-якта әйләнмәле уймаклар калдырып ишүенә соклануын белдергәндәй:

– Молодец, Курейчик, так держать! – диде һәм шул мактавы белән безгә тагы да көч өстәде. Менә инде десант Кабан уртасына җитте, кайбер каеклар, көтүдән алгарак чыккан җитез юртаклар кебек, талпынып-талпынып алга баралар, ләкин аларның берсе дә Ринатлар көймәсен куып җитә алмый иде. Ләкин бермәлне аргы ярның яр башында калкып утырган Освод йорты чарлагыннан, бөтен Кабан өстен яңгыратып, пулемёт ут сиптерә башлагач, әлеге дүрт пар ишкәкле көймә дә сөртенеп куйгандай булды, яны белән борыла башлады. Пулялар баш очыбыздан корт күчедәй очкан шикелле булды, һәм мин куркуымнан кинәт кенә иелеп көймәне чайкалдырып, аңа тагын «су эчертә» яздым.

Курейчик:

– Малыш, не бойся, это учебные, – диде һәм ишүен белде.

Ул да түгел, яр буеннан бүрек хәтле ялкыннар бөркетеп, дөмбер-дөмбер нәрсәдер аттылар һәм десант алдында гына тау-тау су фонтаннарын күтәрделәр. Минем йөрәгем ярылырга җитте, бөрешеп килеп, көймәнең төбенә үк постым. Бүтән көймәләрдә дә малайларның куркышып кычкырганнары колакка чалынып калды. Көймәләр яр буе кыясына килеп төртелгәндәй туктап калдылар. Ләкин әле аннан, әле моннан командалар ишетелде:

– Наступать! Наступать!..

– По противнику огонь!..

Көймәләрдән залп белән мылтык ата башладылар, берничә җирдән кул пулемёты сиптерергә кереште.

Ринатларның көймәсе, ниһаять, тураеп, очлы борыны белән «Спартак» комбинатының сул канатындагы тыкрыкка таба йөзеп китте. Каршы уттан бераз читләшеп, алар бик дөрес эшләделәр, әлбәттә. Алардан күрмәкче, тагын безнең берничә зур көймәбез, уңгарак күчеп, тиз генә яр читенә якыная башладылар – андагы малайлар да бик зирәк булып чыкты: алар турыдан аткан пулемёт утыннан да качтылар, «дошманны» читтәнрәк килеп камап алырга да уйладылар.

Шулай әйбәт кенә барганда, инде ярга чыгып җиттек дигәндә, дистәгә якын көймә шып туктап калды. Безнеке исә җай гына килгән шәпкә каплана язды.

Инде яр буенда «ура!» тавышлары яңгырый, шарт-шорт мылтык атканнары ишетелә, безнең гаскәр «дошманны» штурмлый. Ул арада Ахмеров абзый белән лейтенант килеп җиттеләр. Лейтенант кыска гына боерык бирде:

– Ахмеров, немедленно его на берег! – диде.

Шулай да Ахмеров абзый башта кызыл хачлы сумкасыннан бер бәләкәй шешә чыгарып бөкесен ачты да аны яшь кызылармеецка иснәтеп алды, кызылармеец, дөресендә безнең подвал Кәриме кебек үк какча гәүдәле япь-яшь малай, борынын җыерып, каты гына төчкереп җибәрде. Ахмеров абзый:

– Болай булгач, гөлкәем, Берлинга барып җитәсең әле син, – дип, аның җилкәсеннән кагып куйды.

Яшь егетнең башына батмый калган юеш пилоткасын кигезгәннән соң, аны лейтенантның коры көймәсенә күчерделәр. Лейтенант су өстендә чупырдаган Георгадзега:

– Что ты лежишь, быстро встать! – дип команда бирде.

Георгадзе аягына басып атлап китмәкче була, шундук таеп егыла, ләкин мылтыгын бер дә кулыннан ычкындырмый.

Лейтенант:

– Ползком, ползком! – дигәч, ул, су өстеннән мүкәли-мүкәли, көймәбезнең койрыгына килеп җитте:

– Ух! – дип, көймә эченә авып төште, шуннан, ак тешләрен күрсәтеп: – Ну и Кабан! – дип көлемсерәгәндәй итте.

– Монысы чәчәкләре генә әле, сугышка баргач булыр җиләкләре, – диде лейтенант, һәм алар, ни өчендер бу тирәне урап узып, ашыга-ашыга яр читенә таба киттеләр.

Шунда гына башыма барып җитте, бу тирәдә, «дошман», мөгаен, су асты киртәләре коргандыр, ягъни басма-мазар батырып куйгандыр, әле берне генә дә түгел, берничә басманы батыргандыр, чөнки ун-унбиш метр читтәрәк тагын безнең кебек азапланучы кызылармеецлар күренә иде. Ә бер балыкчы көймәсе йөзеп барган уңайга басмаларның өстенә үк шуып кереп киткән. Кызылармеецлар никадәр генә көчәнеп этмәсеннәр, аны урыныннан кузгата алмыйлар. Күрәсең, ул якорьга яки берәр тимергә кадалган булгандыр.

Яр буенда «ура!» тавышлары көчәя төште. Күп тә үтмәде, усал эт телен селкеткәндәй ут сиптергән пулемёт авызын да тыгылдырдылар, пулемётчының кулын күтәртеп, яр буена алып төштеләр. Анда көймәләребез алдында су өермәләре күтәрткән миномётчы да бар. Ике «әсир» нең икесе дә дошманга шундый охшатылганнар, хәтта башларына мөгезле каска, аякларына чиләк сыман киң һәм кыска кунычлы итекләр дә кигәннәр иде. Тәмам яктырды. Кояш чыгып, Кабанның яртысына, безнең йортыбыз ягындагы яр башларына укалы нурларын сипте. Ләкин күләгәле бу яклар әле караңгырак иде. Шулай да суга батырыла төшкән басманың такталары беленә башлады инде. Менә күксел томан да таралып, су өсте көзгедәй яктырып китте.

Калын толымнардай дулкыннар тәгәрәтеп, безгә таба катер килә. Анда, койрык тотып, Андрей дәдә утыра, ә уртага күкрәгенә бинокль асып, башына шулай ук пилотка кигән бер майор баскан иде. Майор, ярга чыгып, лейтенантларга боерыкларын биргәч, кызылармеецлар шундук кире көймәләренә утырдылар. Яр буенда Освод водолазчысы күренде, аңа да басмаларны кире урыннарына утыртырга фәрман бирелгән иде бугай.

Майор, малайларны көймәләрдән җыеп алгач, безне су станциясенә илтеп куйды. Андрей дәдә, безне Кабанга каратып тезгәннән соң:

– Рәхмәт сезгә, оланнар, сынатмадыгыз, – диде.

Ә майорның сүзләре безгә аеруча тантаналы булып тоелды:

– Сез үзегезне чын лоцманнар һәм боцманнар итеп күрсәттегез. Килер шундый көн, сез бүгенге кызылармеецларга чын алмаш булып үсеп җитәрсез. Кабан күле сезне ерак киңлекләргә алып чыгар. Сез, диңгез корабларында йөзеп, Ватаныбызны дошманнан күз карасыдай сакларсыз. Ә бүгенге десантны аргы якка төшерүдә катнашуыгыз өчен, безгә ярдәм итүегез өчен, сезгә кызылармеецлар исеменнән рәхмәт белдерәм, – диде майор.

Без, әлбәттә, ул вакытта: «Ватанга хезмәт итәбез!» – дип җавап та бирә белмәдек. Кая инде, хәтта тигез саф булып басып та тора алмыйбыз. Кайсыбызның корсагы бүлтәеп чыккан, кайсыбыз кыбырсыкланып селкенеп тора, кайсыбыз исә күкрәгенә бинокль аскан, портупеясына сап-сары кобуралы пистолеты асылган майорга сокланып карап тора иде. Әллә күңелләребез дулкынланып киткәнгә, әллә рәхимле кояш та безгә карап торгангамы, күз почмакларыбызда сөенечле яшь тамчылары да ялтырап киткәләде. Майор тормышыбызда, киләсе уку елыбызда безгә уңыш теләгәннән соң:

– Ә хәзер барыгыз, кайтып йоклагыз. Сез бик арыдыгыз, шулай бит? – диде.

Без:

– Юк! Арымадык! – дигән булсак та, аякларыбызны көчкә генә сөйри-сөйри, станция баскычыннан яр башына менеп киттек.

Без менеп җиткәнче, майор безнең артыбыздан карап торды, аннары, астан кулын изәп, безгә соңгы сәламен җибәрде, көлемсерәп куйды. Аннары ул, борылып, Андрей дәдә белән кызу-кызу сөйләшә башлады. Без өйләребезгә таралдык.

Мин су төпләренә төшә-төшә чынлап та арып беткән идем, җеп өзәрлек тә хәлем калмаган иде. Ә подвал Рәшите, көтүдән арып кайтып килүче үгездәй башын салындырып, мышный-мышный атлады.

Ринат исә:

– Безнең көймәбез алдында мина шартлагач, осколкасы аягыма тиде, – дигән булып, чатанлап, аягын тагы да аксаттыра төшеп кайтты.

Өебезгә кайтып җиткәч, икебез дә Кабанга әйләнеп карадык. Кызылармеецларны төягән көймәләр, казлар кебек тезелешеп, су станциясенә кайтып киләләр, монда үзебезнең дә өлешебез булуына эчебездән бик нык горурланып, өйләребезгә кереп киттек.

Икенче атнада кызылармеецларның зур колоннасы, оркестр уйный-уйный, вокзалга төшеп китте. Без дә аларны озата бардык. Колонна алдыннан майор атлый. Арада безнең Сафьян урамында хәрби занятиеләр уздыручы яшь лейтенантлар да чалынып калды. Ә Ахмеров абзый, безне танып алып:

– Сау булыгыз, оланнар! Исән әйләнеп кайтсак, тагын атлар коендырырбыз әле! – дип кычкырды.

Без дә:

– Фашистларны җиңеп кайтыгыз! – дип, изге теләкләр тели-тели, кул болгап калдык.

Безнең йортта сугышка алынучылар арта тора. Аты Каракүздән соң сугышка безнең чапаевчыбыз Нурулла абый китеп барды. Ул да түгел, Илдус белән Илгизәрнең әтисе Сәфәргали абзый да, Ринатның әтисе Сирай абый да армия сафына алынды. Инде көз якынлашып килә, укыр вакытлар җитә, ә ишегалдындагы ир-ат һаман саен кими бара.

Сугыш хәсрәте акрын гына безнең йортыбызны били. Ләкин сугышның беренче айларында әле без кытлык дигән нәрсәләрне ул кадәр сизмәдек. Күрәсең, без үзебезнең балалыгыбыз белән һаман әле тыныч-имин чактагыча ваемсыз гына яши биргәнбез. Ә инде безнең уеннар арасына казарма күренешләре, Кабан күлендәге һәм урамнардагы хәрби өйрәнүләр дә килеп кергәч, бу безнең өчен гаҗәп кызык булып тоелды.

Казанга эвакуацияләнүчеләр килә башлады. Ринатлар фатиры шактый иркен иде, аларга бик нечкә сынлы, очлы борынлы кызы белән зур битле, тулы гәүдәле яһүд марҗасы Раиса Марковнаны урнаштырдылар. Раиса Марковна соңга таба безнең әниләребезгә үзләренең «җәннәт бакчасы» – Гомель шәһәре турында сөйли торган булса да, үзләре алар Ленинградтан килгәннәр иде бугай. Озакламый аның сеңлесе Фаина Марковнаны да шул ук фатирга сыйдырдылар. Раиса Марковнаның бәләкәй күзләре безгә, ниндидер серне белергә теләгәндәй, бик кызыксынып карый, вакыт-вакыт күңелле генә очкынланып китә. Ләкин ул барыннан бигрәк үзенең таркау чырае белән, гәүдәсен кая куярга белмәгәндәй, һәрвакыт диярлек үзенең почмагында утырып торулары белән хәтердә калган. Ә менә Фаина Марковна, киресенчә, Ринатларның биек тәрәзә катына килеп баса да, кулларын күкрәгенә кушырып, зур күзләрен Кабанга төби. Аның чем-кара чәчләре дулкын-дулкын булып муенына ишелеп төшкән, ефәк чәч үргече белән билләп куелып, ике кыска толымга аерылган. Юкарак борын сыртының чак кына бөкрәеп торуы бөркетнекенә охшаган сымак. Ләкин аның горур карашы саргылт чыраен йомшарта төшкән. Бу саргылт төс яки аның немец самолётлары астында ерак юл килеп бик каты аруыннан, яки бәләкәй кызы белән вакытлыча аерылып торуыннан булырга тиеш. Немец Гомельне бомбага тотканда, аның Полина исемле кызы балалар составы белән Урал ягына китеп барган, ә ул үзе ни сәбәптәндер тоткарлана төшкән. Ана белән бала тиздән кавышырга тиеш булса да, Фаина Марковнаның карашы шулай да бик моңсу булып тоела, аның зур күзләрен кайчагында яшь пәрдәсе каплап ала торган иде. Бу яһүд марҗаларының Полина исемле иң кече сеңелләре дә бар, анысы Нариман урамындагы элекке байлардан калган бик һәйбәт йортның түрге өлешендә яши. Анысының чәче дә бөдрә түгел, борыны да аерылып тормый, бик төз, матур гына. Гомумән, ул уртадан чәч юлын салган бик ачык чырайлы урыс хатынына охшап тора. Аның ирен махсус самолётларда очып йөрүче бик зур хәрби начальник дип сөйлиләр. Менә бу өч хатын-кыз туганнарның бер тирәгә урнашуына да аның ярдәме тигән икән.

Йортыбызның парадный ягында торучы Шәүкәтләргә дә Мәскәүдән бер гаилә килеп урнашты. Безнең арада озынлыгы белән аерылып торган Шәүкәт куш иренле иде, шуңа күрә малайлар аңа җиңел кулдан «Губа» кушаматын такканнар иде. Аның әтисе дә баһадир гәүдәле, кызыл чырайлы бер мишәр агае булып, яшьлегендә ул Караганда якларында күмер чапкан. Аны да повестка белән армиягә чакыртып караганнар иде. Ләкин Җиһангир агайны өенә бик тиз кайтардылар, ул шахтада эшләгән чагында ук йөрәк чире алган булган. Менә шушы мишәрләр өенә дә эвакуацияләнүчеләрне китереп керткәннәр иде.

Әтине 1941 елда сугышка алмадылар әле. Аның бердәнбер броне бүтән ир-ат кебек таза булмавы иде, ахрысы. Аның болай күренеп торган авыруы да юк, ләкин Беренче бөтендөнья сугышында Герман җибәргән зәһәр газ аның сәламәтлеген суырган, аның кул-бит тиреләре үк беленер-беленмәс саргаеп тора, зәңгәр кан тамырлары киндерә кебек бүртенгән, әле бишенче дистә белән генә барса да, тешләре какшаган, яртысы диярлек төшеп беткән, шунлыктан яңаклары батып тора, өстәвенә ул борынын сызгыртып йокларга да ярата, кыскасы, әнием аны өнәп бетерми, төрлечә сүккәли иде.

Хәер, әтинең көндез дә йоклаштыруы сәбәпсез генә булмаган, күрәсең, ул соңгы елларда икмәк кибетләрендә төнге каравылда торды. Кибеттә каравылларлык икмәге дә юк анысы, идәннәрендә тычканнар гына йөгерешеп йөри. Ләкин йокының иң тәмле чакларында, төн авышканнан соң, барыбер ат беләнме, машина беләнме ипи китерәләр, әти аны зур үлчәүләргә салдыртып кабул итеп ала, ә иртә белән сатучылар килгәч, аны аларга тапшыра, шуннан соң гына без кайтып китә торган идек. Без дип шуңа әйтәм, төн кунарга әти мине дә алып баргалый, ипи килгәннән соң, җиде төн урталарында мине уятырга кызганалар да, мин үзем дә уяналмыйм, ипине үлчәүдән алып киштәләргә тезәргә булышам һәм инде, эш беткәч, җылы ипи белән күмәч исенә исереп, яңадан йоклап китәм. Күзләремне йодрыгым белән уганнан соң керфекләремне койдыра торган йокылы-уяулы төннәр, мәңге сөртелмәгән лампочкадан азапланып кына төшкән тымызык ут яктысы, ә инде иртә белән сәрхуш кешедәй селкенгәләп кайтулар ул вакытта минем дә юлдашларым булдылар.

Күрәсең, әни боларны төшенеп тә бетмәгәндер һәм әтинең көндезләрен дә тәмләп йоклавына аның гаять ачуы килә иде.

Әти анысы гел йоклап кына тормады. Алда берничә мәртәбә искәртүемчә, ул тегүче иде бит. Бәлкем, төнге каравыл эшен сайлап алуы да әнә шул «Зингер» ын текелдәтеп кәсеп итештерү өчен кирәк булгандыр. Ул чалбардыр, костюмдыр, пәлтәдер – барысын да тегә, тик яңасын тегәргә бик сирәк китерәләр, күбрәк иске пәлтәләрне әйләндертәләр, моның исә мәшәкате бик зур: сүтәсе, тузанын кагасы-чистартасы һәм өлгеләп үтүклисе бар. Аннан инде тегәргә һәм һәр тегелгән өлешен яңадан үтүкләргә кирәк. Әнә шулай кием әйләндерү атналар буена сузыла ул, аның каравы әйләндерелгән пәлтә заказчы өстендә койгандай утырып тора, яңага бер дә биргесез иде.

Әти мине бик кадерли, матур киемнәр тегә, уенчыктай ботинкалар алып бирә, мине, үзенең бердәнбер калган йөрәк парәсен, сөя-иркәли иде. Ә әниемнең назы, мине сөюе бервакытта да бетми. Ананың балага булган мәхәббәте чиксез ул. Күп сөйләшергә яратмаган, эченә йомылып яшәгән әтием исә бу яктан бик саран. Ләкин мин әтине хәзер аңлыйм инде, моның өчен аны гаепли дә алмыйм. Тумыштан ук килгән холкыннан, килеш-кыяфәтеннән һәм бигрәк тә физик җитешсезлекләреннән тыш, аның борчылып яшәргә бүтән сәбәпләре дә булгандыр дип уйлыйм.

Кечкенә чакта кешеләр арасында килеп чыккан низаг сәбәпләрен аңлап бетерә алмыйсың. Ә инде әни белән әтинең бер-берен күралмый яшәве баланы бөтенләй аптырашта калдыра. Ни генә димә, әти дә миңа бик якын кеше бит инде, чит-ят адәм түгел. Әнине инде әйтәсе дә юк, ул минем өчен бик газиз. Ничек инде менә үзем яраткан шундый якын кешеләрем бер-берсе белән тату гына яши алмыйлар, бер-берсен кадерләмиләр – бу минем һич кенә дә башыма сыя алмый иде. Инде менә хәзер үзем олыгайгач, балачагым күптән инде томанлы еллар эчендә күмелеп калгач та, мин әти белән әнинең сугышыр дәрәҗәгә җитүләрен уңайсызланып кына, хәтта сыкранып кына исемә төшерәм.

Безнең йортыбыз каршында, Ат тавыннан бераз сулгарак, яр башына бүрәнә аяклы сузма эскәмия утыртылган иде. Аннан түбәнрәк, перевозга алып төшүче баскыч читендә, бер каен агачы да үсеп чыкканга микән, аны безнең тирәдә кызлар эскәмиясе дип атыйлар. Бу бер яктан сәер, ләкин янәшәдә генә су читләтеп бик биек тирәк егетләренең тезелеп киткәнен искә алсак, әлеге ялгыз каенның шәрә ак тәнен оялчан гына басып торган бер чибәркәйгә охшавына, аңа карап эскәмияне дә кызлар эскәмиясе дип әйтүләренә бер дә гаҗәпләнәсе түгел. Инде монысына да ышанып җитмәсәләр, икенче дәлил дә бар: безнең күршебездә генә сары төстәге таш йорт ишегалдында эшче яшьләрнең тулай торагы урнашкан. Андагы кызлар кичләрен яр башында әйләнгәләп йөриләр дә, шушы эскәмиягә килеп, кайсысы бөдрә чәчтәй чукларын кичке җилгә селкеткәләгән каен агачына, кайсысы сер һәм моң тулы Кабан өстенә күзләрен төбәп, башларын акрын гына як-якка чайкаттырып, авыз эченнән генә диярлек җырлыйлар.

Менә әлеге кызлар эскәмиясенә, командировкадан кайткан чакларында, Сирай абый да чыккалый. Ләкин ул чыкканда, кызларның ямансулаулары бетә, Сирай абый аларга берәр мәзәк сөйли һәм кызлар, дәррәү көлешеп, үзләренең көмеш чыңнарын күл өстеннән еракка ук тәгәрәтеп җибәргәндәй булалар. Ләкин кызларның күңелле авазы, Сирай абыйның исә казлар арасындагы ата каздай каңгылдап куюлары бер кешегә ошап бетми. Әле кичке эңгернең төшеп кенә килүенә дә карамастан, йортыбызның күл ягындагы тәрәзәдән икенче бер төштәрәк тавыш ишетелә:

– Сирай, баланы уятасың, тора салып кычкырма!..

Яки:

– Кызлар, куып кертегез әле шул абыегызны, баласы җылый!..

Ләкин кызлар тынып торалар да, Сирай абый нәрсәдер әйткәч, тагын күл өстен яңгыратып көлеп җибәрәләр. Кайвакыт Ниса апа эскәмия янына Ринатны чыгара. Ул:

– Әти, әти, – дип, фәлән-фәсмәтән дип, чатанлый-чатанлый аның тирәсендә тулгана, ә үзе башын тәрәзәгә борып карап куя, анда исә: «Шулай-шулай, улым», – дигән төсле, Ринатны хуплап, Ниса апа кулын кагыштырып ала.

Шуны да искәртү кирәктер, бу вакытта Ниса апаларның икенче балалары да үсеп килә. Радий исемле кече малайлары инде бишектән төшсә дә, тәпи басмаган әле, әмма үрмәләп йөреп тә өйдәге бөтен нәрсәне кырыштыра торган бик тере малай иде.

Ниса апа тәрәзәдән сөрән салгалап та кызларны тыя алмаса, бигрәк тә Сирай абыйны туктата алмаса, үзе Радийны күтәреп эскәмиягә чыга. Ул:

– Ягез әле, кызлар, тыгызлана төшегез, – дип, арага кереп утыра да ни өчендер кинәт кенә елый башлаган Радийны, әллә чеметеп куя инде, тез өстендә тыпырдатып яки куенында селкеткәләп юатырга керешә һәм күзләрен челт-челт йомгалый. Кызларны сыпырып алгандай була, алар, пырх-пырх көлешеп, тулай торакларына таба сызалар.

Минем әни кызлар эскәмиясенә бик сирәк чыга. Ул анда, тын калып, берүзе генә утырырга ярата. Ләкин әрсез Сирай абый барында ялгызың гына ял итеп утырып буламыни?! Ләкин Сирай абый әни чыккан көннәрне мәзәк сөйләп хихылдамый, ул ни өчендер чыш-пыш килә. Һәм эскәмиягә килгән чагында да мәче кебек сак кына атлап килә, үзенчә сиздермәскә тырышып, эскәмиягә мыштым гына утыргач, әни аны танып алганнан соң дерт кенә селкенеп куя һәм шундук кузгалып китә. Бөтен йөрәгемнең теләгәненә юш килеп, әниемнең өйгә таба менеп китүен күреп торсам да, барыбер ул миңа су буенда басып калгандай тоела. Кай тарафкадыр атлап киткән Сирай абыйның тонган күзенә ул чалынмый, әлбәттә, аны мин генә күңел күзем белән күрәм…

Көзгә таба Сирай абыйны да армиягә алдылар. Аларны башта шул ук күл буе казармасында элемтәче булырга өйрәттеләр. Кызылармеецлар су буендагы бакчада окоплар казыйлар да шунда ышыкланып, яшел, кызыл лампочкалары янып торган аппаратларын каршыларына куеп, «Волга» белән «Кабан» исеменнән сөйләшергә тотыналар:

– «Волга», ишетәсеңме, бу мин – «Кабан» һәм башкалар…

Идел ягыннан пароход авазлары бик сирәк ишетелә башлады. Анда хәзер давыллы җилләр дулкыннар күтәрәдер, пароходлар кышкы өйләренә – затоннарга кайтадыр. Аларның кайберләренә, бигрәк тә буксирларга, корыч киемнәр кигезә башладылар, палубаларына орудиеләр куйдылар һәм алар, бердән авыраеп, түбәнгә, Әстерхан якларына төшеп киттеләр.

– «Волга», «Волга», ишетәсеңме, бу мин – «Кабан»…

Алар әле шинель дә кимәгәннәр, туңып күшегеп беткәннәр, тәннәрен аз гына булса да җылытырга өметләнеп җиргә сыенганнар. Ләкин окоптан да чыгарга туры килә. Алар аркаларына чиләктән дә зуррак кәтүкләр асып, күл буйлатып йөгерәләр, артларыннан телефон чыбыклары сузылып кала. Бу чыбыклар, чыгасы ерак юлларны искә төшереп, күл буйларында да, мәчет урамы Насыйрида да сузылып яталар. Көзге юка пәлтәләрен кигән ике малай да, борыннарын мышкылдатып, шул чыбыклар буенча ашыга-кабалана атлыйлар. Аларның берсе алгарак узып китә дә аксый төшеп атлаган икенчесен көтеп тора. Әнә шул чыбык сузучы яки аларны җыючы кызылармеецлар күренү белән:

– Вы не видали Невлюдова, такого высокого, а волосы чёрные? – дип сорап куялар.

Ләкин кызылармеецларның малайлар белән сөйләшеп торырга вакытлары юк. Ә кайберләре җилдә пәлтә чабулары җилфердәгән, ә кайвакыт кепкалары да очып киткән малайларны кызганып сөйләшеп куйсалар да, сүзләре кыска була:

– Невлюдова? Кто он, татарин или русский?

– Да, татар.

– Татар? Нет, не видели…

Шуннан бу ике малай, Насыйри якларыннан урап, яңадан күл буе бакчасына килеп чыгалар. Анда яшелле-кызыллы күзләрен кыскалаган аппаратлар эчендә дә җил сызгырган кебек була. Кызылармеецларның тавышларына хәтле туңгандай булып тоела.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации