Текст книги "Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын"
Автор книги: Тагир Нурмухамметов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 15 (всего у книги 18 страниц)
Димәк ки, сугышта газап күргән, җан биреп яткан кешеләрнең иңрәүләре белән бергә белорус хатынының да әлеге аһ итүе эфирга чыга. Ул үзе көл булса да, аның соңгы сулышы, йөрәгенең соңгы авазы һавага эленеп кала. Аның аһ иткән тавышы хәзер үк инде минем колагымнан китми, төннәр буе мине саташтыра, мине, яшь малайны, газап чиктерә. Алайса, аның һәм бүтәннәрнең авазларына да кушылып, минем тавышым да Җир шары әйләнәсендә яңгырап китсен һәм гамьсез, тук тормышлы киләчәккә гарасат булып ишетелсен:
– Нигә безгә шушы хәтле газаплар?!
– Нигә безгә ачлык?!
– Нигә безгә сугыш?!
Очыгыз сез, минем тавышларым, Кабан өстеннән, Казан өстеннән, чиксез галәмгә газап булып, газаплы азан булып. Очыгыз, очыгыз!..
Әлбәттә, әлеге хәлләргә бәйләнешле булып, минем бөтен яз шатлыкларым бозылды. Мин инде ашханәгә дә йөри алмадым. Ринат берүзе генә йөреп, берүзе генә кайта иде. Без анысы путёвканы әрәм итмәдек, аны бөтен ярым ипигә алыштырдык. Инде карлар эреп бетеп, яр буе тирәкләре үзләренең ботакларына мең-мең кызыл алкалар асып куйган, сагызлы бөреләрен ачып, бәләкәй-бәләкәй яшькелт-сары яфрак чыгара башлаганнар. Күл өстендә батып бетмәгән зәңгәр челтәрле бозларга кунып, акчарлаклар төркеме утыра. Алар тиздән бөтен Кабан өстен иңләп очып йөри башларлар, безне дә, күл буе малайларын да, үзләре янына, су өстенә чакырырлар.
Сугышның икенче җәендә нәрсә көтәр икән безне? Тагы да шулай теш-тырнак белән тырмашып яшәргә калырмы? Зәйнәп карчык әйтмешли, Ходай, берүк шәфкатеңне сала күр без сабыйларга.
Бер үк көймәне ике кеше ишсә, аны тигез генә йөздереп алып баруы бик кыен, көймә борыны әле бер, әле икенче якка каера, ул елан кебек боргаланып бара. Ә инде туры юлдан читләштеңме, сугыш елының минутына хәтле бик кадерле вакытын суга салдың дигән сүз. Шуннан көймәбезгә утырган пассажирларыбыз безне тирги башлыйлар:
– Шушы балаларга утырмам дип ничә мәртәбә ант иткән идем инде…
– И маңка, танавыңны башта Кабан суы белән юасың бар иде әнә… Эшкә соңга калдырмассыңмы икән әле…
– Соңга калдырса, военный трибунал аңа…
Әлбәттә, безнең бакчага атылган бу ташларны без, тешебезне кысып, эчебезгә җыя барабыз һәм мыштым гына ишә бирәбез. Ләкин Ринат миннән чак кына көчлерәк булса кирәк, аннары ул минем кебек кабаланмый, тигез ишә. Мин ашыга төшәм, арыйм, күкрәгем кысылып, ирексездән туктап калам. Көймәгә шул гына кирәк тә, ул бөтерчек кебек әйләнә башлый. Хәрби трибунал белән янаган кеше түзми, безне мазутлы бик зур кулы белән ишкәк эскәмиясеннән кош мамыгыдай гына очырып җибәрә, ләкин шунда көймәбез чайкалып, берәр хатын-кыз пассажирыбыз чырыйлап куя: су өстендә бик шаярырга ярамый шул, артыңны кысып кына утыр, без анысы ничек булса да көймәне икенче ярга алып чыгып җиткерербез.
Инде хәзер Хәрби трибунал көймәне тегеләй-болай боргаландыра: көч бар, ә ишү осталыгы юк. Ул, ишкәк калагын Кабан төбенә хәтле төшерә язып, каера-каера ишә ишүен, яртысына хәтле баткан ишкәген күтәргән саен, үзеннән яртышар пот су шыбырдап коела, ишкәкләрне болай кошлар кебек канат кактыру да ярамый шул, ишкәк очлары белән суны, кадерлем, Кабаным дигәндәй, үптереп кенә алырга кирәк. Ә Хәрби трибунал әнә тупас, көче бар, акылы юк. Иш әйдә, ишүеңне бел, алайса, без әле, мыштым гына булса да, күптән аръякка чыгып җитәр идек инде, ә хәзер менә Хәрби трибунал өчен минутларыңны санап утыр.
Көймә борыны, ниһаять, юеш ярга килеп терәлә, пассажирлар, мыр-мыр килеп, безгә акча түлиләр дә ашыга-йөгерә китеп баралар. Ә комбинезонлы Хәрби трибунал ком белән нихәтле ышкып юып та мазут карасы бетмәгән көрәктәй кулын кесәсенә тыгып та тормый, сүгенә-сүгенә китеп тә бара. Түләмәсәң соң, түләмә. Коега төкермә, суын эчәрсең, диләр бит әле. Без шулпа борыннарның да кирәге чыгар, эшкә ашыгам дип, ярга йөгереп төшәрсең дә, ә без сине, кара пәри, танымаганга салышып, яр читеннән китеп барырбыз, чөнки безнең бүтән пассажирларны эшкә соңга калдырырга хакыбыз юк. Шуңа күрә әбиеңә сәлам әйт, бабаң утырмага килсен…
Без анысы, малайлар, болай гына әтәчләнгән булабыз инде. Акча түләмәүчеләргә ачуыбыз килсә дә, шундук кайтып төшәбез, чөнки атта да, тәртәдә дә гаеп булганын беләбез.
Менә хәзер шәһәр транспортының ниндие генә юк: кызу йөри торган трамвайлары, троллейбуслары, эшкә йөрер өчен, бераз кыйммәтрәк булса да, таксилары, әмма алар белән чагыштырганда шактый арзан автобуслары. Имеш, тиздән шәһәрнең бер башыннан икенче башына сикереп йөри торган аэробуслары да булачак. Алары чикерткә-самолёт булырмы, әллә чикерткә-вертолёт булырмы – шәһәребезнең әһелләре дә, инженер-конструкторларыбыз да ул аэробусларның исемнәрен генә таба алмыйлар, ди, имеш.
Ә без яшь вакытта ничек иде?! Автобус безнең өчен бик сирәк, меңгә бер генә кереп утыра торган кунак өе иде. Шалтыр-шолтыр трамвайлар һәм, әлбәттә, инде «унберенче трамвай» дип атап йөртелгән тәпиләребез яшәсен иде. Сугыш башлангач ул тәпи-трамвайның кадере бигрәк артты. Дөресендә, трамвайга утырып булмый иде. Ул Каравайга баручы-кайтучы, Яңа бистәдәге меховой һәм меховой булмаган завод-фабрикаларга йөрүче эшчеләр, – күбесе җилсенгән, чәче-башы тузынган хатын-кыз, – корт кебек үрмәләгән сарылы-кызыллы мескен трамвайларны төрле яктан сырып алалар иде. Ул ишек басмаларында, җәй булса, тәрәзә кырларында асылынып баралар, трамвайның түбәләренә кадәр менәләр…
Кабан күле бик озын, аның Болак күпереннән Ботан бакчасы янындагы бәләкәй күпергә хәтле яр буйлатып йөри калсаң, өч-дүрт чакрым бар. Ә Кабан уртасыннан гына кистереп чыксаң, эш кешесе өчен бик җайлы. Көймәгә бер ун минут эчендә утырып чыгасың да, калган ягын җәяү элдертәсең. Көймә Кабан халкы өчен бик әйбәт транспорт иде.
Әле сугышка хәтле үк Кабан аша кичү эшләп килде. Баркас көймә утызлап кешене утырта да әрле-бирле йөри.
Баркас үзе дә бик зур, төбе өске кырыена хәтле сумалаланган булып, бик авыр да иде, ахрысы. Аның ишкәкләрен безнең ише малайлар кузгата да алмаслык шыксыз, озын һәм калыннар. Каекчы Зиннәт абзый, борын асты белән беленмәслек тә ияген төк баскан каратуткыллы кеше, бу ишкәкләрне ишкәндә, бәләкәй гәүдәсе белән гел калкынып тора, хәтта артын эскәмиядән кузгатып, басып диярлек ишә. Ишкәк калакларын ул суга батырмый да кебек, суны чәп итеп үптереп кенә ала. Билгеле, баркасның тизлеге әкәм-төкәмнекеннән артмый. Ләкин Зиннәт абзыйның акрын йөргән көймәдә дә, сабырлары төкәнгән пассажирларда да эше юк, чөнки аның, гомумән, ашкыныр җире юк. Язмыш аны Урта Азия якларыннан безнең якларга китереп ыргыткан. Ул, урам буенча чүпрәктер, сөяктер җыеп, яр буйларында, күпер асларында ташландык хәлдә гомер кичерә һәм менә, җәй айлары җиткәч, перевозда ишкәк ишә. Адәм түгел, җен дә риза булмаслык бу эшкә аны тормыштагы әнә шул чарасызлыгы, фәкыйрьлеге мәҗбүр итә иде булса кирәк.
Басмачылар турында кино карый-карый башлары-күзләре әйләнеп беткән без малайларга бу кеше үзе дә зур кара күзләре, төк баскан карасу йөзе һәм өстендәге сырган бишмәте белән басмачы булып күренә. Тик тулы бер картина өчен чалма гына җитми. Аның урынына ул каешланып беткән кара түбәтәй киеп йөри. Инде зуррак гәүдәсе дә, моның өстенә усаллыгы да булса, ике тамчы су кебек үзен басмачыдан аера да алмас идең. Ләкин аңарда тегесе дә, монысы да юк шул. Ул балалардан да курыккан бик мәхлук бер җан иде.
Сугыш башланганнан соң да әле Зиннәт абзый, ишкәк сапларын үзенә тарткан саен арты белән эскәмиядә биештергәләп, зур баркаста пассажирлар ташыды, ләкин бу вакыт бер тиенлекләр белән шаяртулар күптән инде безнең гамәлдән чыккан. Безнең гамь хәзер тамак кайгырту, без, күл буе малайлары, ярты кило, ә уңышка тиенгән көннәрдә – бер кило бәрәңге өчен иртәнге салкыннан кичке эңгергә хәтле көймәләребез белән кеше ташыдык.
Баштарак, әле сугыш алды елларында, кичүдә бары казна баркасын гына йөртергә тырышып караганнар иде. Частникларны милиция дә куркыткалады, аягына ялтыравыклы күн итек, башы белән өстенә яшел фуражка һәм френч кигән райкомхоз кешесе дә кугалап торды. Ләкин көймә хуҗалары райкомхоз кешесе белән бик тиз уртак тел табалар, касса будкасына кереп чыгалар. Кергәндә комхоз кешесенең ап-ак булган чырае чыкканда инде гөл кебек алсуланып китә, инде ул безгә дә, хәлебезгә кереп, көләч йөз белән карый башлый. Ләкин һәрвакытта да будкага керелми шул. Моның бәласе бигрәк малайлар өстенә төшә. Зурлар алар, аска каратылган учларын чүт кенә йома төшеп, берәр кәгазьлекне төртәләр дә – шуның белән эшләре бетте. Ә малайларның төртерлек нәрсәләре булса, кача-поса кеше утыртып ишкәк ишеп тә йөрмәсләр иде. Шуннан комхоз хуҗасы йә аларның ишкәкләрен, алып, әллә кая күл эченә үк ыргыта, яки будкага бикләп куеп бирмичә тилмертә. Сугышның беренче елларында да әле бу кеше безне шактый бимазалап йөрде. Аннан әллә ул безне онытты, әллә үзе сугышка китеп барды. Без иркен сулап җибәрдек. Инде безнең бердәнбер көндәшебез, Зиннәт абзыйдан башка, өлкән ишкәкчеләр генә иде. Зиннәт абзыйның баркасы анысы бер дә тик тормады. Аның зур көймәсе җилле көннәрдә дә куркынычсыз, аннары аның билет бәһасе дә арзанрак. Без кеше башыннан егерме биш-утыз тиен алабыз, тыгызрак чакта илле тиен дә алгалыйбыз. Әмма өлкән ишкәкчеләр илле тиеннән дә кимгә йөртмәделәр, ә кичләрен, көймәләр кайтып киткәч, пассажирлар аларга берәр сумны да кызганмыйлар иде.
Безнең үз көймәбез юк. Без Ринат белән әүвәле «Спартак» ягына кереп киткән тыкрыктагы бер марҗаның көймәсен алып торгалый идек. Эшләгән акча уртак булыр дип килешенсә дә, юеш кесә төбебездә, ичмаса, бер-ике кәгазь йомарламын гына булса да калдырырга тырышабыз. Ләкин марҗа, бу ниятебезне алдан ук сизенгән кебек:
– Йә-йә, чыгарып бетерегез, – дип, безгә сынап кына карап ала һәм без, оялып кына, күгәрчен тәпиләредәй кызарган кулларыбыз белән соңгы берәрлекләрне дә кесәбездән чыгарып бирә идек.
Акчаны иң күп эшләүче Насыйри урамы башындагы Сафа абый булды. Сугышта бер аягын калдырган Сафа абый үзенең зәңгәр төстәге шлюпкасында кимендә җиде-сигез кешене алып чыга, ә безнең бер пар ишкәкле сай каегыбызга көч-хәл белән өч-дүрт кеше сыя. Өстәвенә без бик тиз алҗысак, Сафа абый ул бер дә аруны белми, мускулларын футбол тубыдай киереп ишепме-ишә. Ашарга да аңа йә хатыны, йә ишле балаларыннан үзе кебек бер кара чутыры алып төшә һәм Сафа абый, көймәдән чыкмыйча гына, яңакларын кабарта-кабарта, котелоктан бәрәңге яки аш ашый. Ашап беткәч, ул, костылен сак өчен бастырып куеп, көймә төбендә черем итеп ала һәм тагын кичкә кадәр, бөтен көчен җигеп, кеше ташый.
Әлбәттә, болай җан тырмашу аның бот тирәсеннән үк өзелгән аягына китереп суга, ул өйдә берәр атна ыңгырашып ята. Мондый көннәрдә аның көймәсендә Ринат эшләп тора. Ринатның да аягы чатанрак булгангамы, аларның серләре килешә, алар бер-берсен якын күрәләр, аннары Сафа абый минем дустымны күл буеның бик акыллы малае итеп саный, аны олылар кебек хөрмәт итә иде. Ринат шлюпкада эшләп йөргән көннәрдә, мин «башка чыга» идем. Без икебез дә акрынлап ялгыз-ялгыз гына кеше ташырга өйрәнеп киттек. Хәзер инде безнең беләкләр тагы да тала төшә, гел иелеп ишкәнлектән, бигрәк тә бил авырта, көймә төбендәге аркылы тактага терәгән аякларыбызга да көч килә, кайвакыт җиргә чыкканнан соң да билебезне турайта алмыйча һәм атлап китә алмыйча тора идек. Бигрәк тә җилле көннәр безне бетерә, дулкыннар көймәне читкә кага. Көймә борыны белән койрыкның туктаусыз сикергәләп торуы, дулкыннарның чайпалып та, чәчрәп тә өскә су коеп торуы – тамырларыбызның бөртегенә хәтле үтеп кергән киеренкелек икеләтә-өчләтә хәлебезне ала һәм без, Кабан буена тәгәрәгән дулкыннарга ияреп китмәс өчен, нинди салкын җилләрдә дә аркаларыбыз тирләп-пешеп чыгарга мәҗбүр була торган идек.
Ләкин мөгез туа чыкмый, тора чыга дигән кебек, без дә дулкыннарны җиңәргә өйрәндек.
Бервакыт, күк йөзен кара болытлар каплап, күк өстендә ак күбекле дулкыннар сикерешкән көнне, төньяк җиле Зиннәт абзыйның баркасын, бөтенләй юлдан саптырып, әллә кайларга алып китте. Ишкәккә таза гына ирләр утырган булса да, җил зур баркасны, җилкән урынына кудыртып, Пләтән мунчасы артына җиткерә язды. Пассажирлар ярга төшкәч, Зиннәт абзый баркасын малайлар ярдәме белән чак-чак кына басмага китереп җиткерә алды. Инде пассажирларны бүтән ташырга ярамаганлыгы көн кебек ачык иде. Ләкин минем әле каегымны аргы яктагы марҗага тапшырасым да бар, теләсәм-теләмәсәм дә, Кабан аша чыгарга туры килә. Тәвәккәлләп кузгалырга торганда гына, тау башыннан озын толымлы бер кыз кычкырып куйды:
– Энем, тукта!
Һәм ул зәңгәр күлмәк итәкләрен җилфердәтеп төшеп тә җитте. Аның артыннан милиция лейтенанты да төште. Карасам, теге артист абый. Болайга киткәч, мин бик гайрәтләнеп ишкәккә ябыштым, башта су читләтеп җилгә каршы бардым, аннары түргә керә башладым. Лейтенант абый, кая, үзем утырып карыйм әле, кулга да күнекмә кирәк дип, аягына да баскан иде инде, мин аңа шундук кире утырырга куштым: «Көймәне капландырасыз бит», – дип кычкырдым үзенә. Шуннан ул, зәңгәр күлмәкле кызга елыша төшеп, койрыкта тыныч кына утырып барды.
Җил көймә борынын һаман бордырмакчы була, дулкыннары белән көймәнең үз кабыргасына китереп-китереп ора, шуннан көймә янтаеп куя, бер мизгелдә чак кына су да чумырып алды һәм зәңгәр күлмәкле, зәңгәр күзле матур кыз шулвакыт куркуыннан кычкырып та җибәрде, чытырдап милиция абыйга ябышты, ә тегесе тигез тешләрен күрсәтеп көлеп куйды.
Мин көймәне җилгә һәм дулкыннарга каршы куярга тырышып арып беттем. Ләкин кискен җил көймәне һаман бордырырга, үзенә буйсындырып, Вахитов комбинаты ягына агызып китәргә чамалый. Менә ул көймә борынын шул якка бордыра да бугай инде. Мин, уң ишкәкне куеп, ике кулым белән дә сул ишкәккә ябыштым, ашыга-ашыга ишәргә керештем һәм көймәне әүвәлге хәленә кайтардым. Инде хәзер ике ишкәкне дә ишәргә ярый, ләкин җил кабат көймә борынын бордырмагае дип куркам, ике кулымны да ишкәк сабыннан ычкындырмый торам. Шулчак миңа бик кызык хәл ачылды: әнә шулай сыңар ишкәк белән ишкәндә дә көймә җитез генә алга бара, чөнки икенче ишкәк вазифасын җил үти, ул үзенең көче белән көймәне алга этәрә. Нәтиҗәдә мин бер ишкәккә ике кул көчемне дә биреп каерып-каерып ишә ала идем. Шулай итеп, мин нинди давыллы көннәрдә дә көймәне бер ишкәк белән генә алып чыгарга өйрәндем. Җил кыйбла яктан иссә, уң ишкәкне ишәм, төньяктан иссә, сулын эшкә җигә торган идем.
Мин лейтенант белән зәңгәр күлмәкле кызны аргы якка исән-сау алып чыктым. Лейтенант абый миңа яшел өчлекне тоттырмакчы иде дә, мин алмадым.
– Соң, син штраф та түләгән идең бит, бик бай түгелсең, – дип тә карады ул, ләкин мин башымны селкегәч, акчасын яңадан кесәсенә тыгып куйды. Шуннан ул миңа баштан-аяк карап алып: – Болай үзең юка гына бит, ничек ишә аласың син? – дип көлеп куйды.
Мин үзем дә хәзерге көнгә кадәр: «Чыра кебек кенә малайлар ничек көймә йөртә алдык икәнбез? – дип, үзалдыма сорау бирүдән туктаганым юк. – Әллә, мин әйтәм, безнең арык беләкләребез эчендә пружина кебек тарттыра торган корыч җепләр бар иде микән?» – дип, тора-тора гаҗәпләнеп куям.
Лейтенантны минем бүтән көймә белән алып чыкканым булмады, ә менә зәңгәр күзле, озын толымлы зифа кыз безгә ияләшеп киткән кебек булды. Миңа аның уйчан күз карашларыннан бигрәк ягымлы тавышы бик якын бер танышымны хәтерләтә кебек. Тукта әле, моннан биш-алты ел элек, әле мин бәләкәйрәк чакта, аргы якта нәкъ шуның кебек бер чибәр кыз баткан иде түгелме соң?! Яр буендагы хәтфә чирәм өстенә кешеләр аны чыгарып куйганнан соң да, ул гел менә әле яңа гына йоклап киткән тере кеше кебек ята, гәүдәсенә сыланган зәңгәр күлмәге аның тулышкан күкрәкләрен тагы да калкурак итеп күрсәтә иде. Тукта, мин нәрсә юк-барны уйлыйм соң, ул чибәр булса да, үлгән иде бит инде, ә бу исә дөньяда яшәүче, өстәвенә безгә килеп йөрүен ешайткан кыз.
Пассажирлар нинди ишле көнне дә күл өсте тыныч торган вакытлар була. Баш түбәсендә кояш та кыздырып торса, изрәтә башлый, һәм без, күл эченә кереп, яшел су чәчәкләре булмаган карарак җирләрдә коенып ала торган идек.
Ял көнендә иде бугай, Сорочий базарга чыгасы кешеләр бетеп, әле кайтасылары да күренмәгән бер сәгатьтә, мин, көймәмне күлнең түренә алып кереп, су коенырга җыендым. Арыганнарым да бетеп китәр. Чөнки Яңа бистәнең, Аккош асты тирәләренең аркаларына капчыклар, кечкенә сандыклар аскан, чүпрәкче һәм вак-төяк сатучы бөкре һәм кәкре янтыклы картларын иртә сәгатьтән үк ташый-ташый да җан чыккан иде. Шунда минем көймәгә өч-дүрт егет белән яшүсмерләр кереп утырды да, үземнән рөхсәт тә сорамыйча, көймәне бер читкә алып китә башладылар. Кызгылт-карасу йөзле, кысыграк күзле малайны мин белә идем, ул осводның моторлы көймәсе тирәсендә еш кына чуала, иптәш малайлары белән кичүдә чират торучыларның кесәләрен чистарткалый, бер мәртәбә үзен тотып кыйнаганнар да иде. Алар бигрәк якшәмбе көннәрдә, Зиннәт абзыйның көймәсенә кеше күп чагында, су буенда кайнашалар. Кысык күзнең кесәгә керүдә үз ысулы бар. Ул хатын-кыз алдына чиратка баскандай итә. Үзе песием генә булып алга карап тора, ә яссы кечкенә кулы артындагы хатынның пәлтә каплавычы астына шуып кына кереп китә. Менә берзаман теге хатын билет алам дип кесәсенә кулын тыкса, портмонеттан җилләр искән, ул, башын ташка бәрердәй булып, ачы тавыш белән кычкырырга тотына. Ләкин ах-вах итеп кенә акчаны кайтарып булмый шул.
Хәзер кысык күз белән кулларына татуировкалар ясатып бетергән бу иптәш малайлары каян килеп чыкканнардыр? Берсенең, арада иң өлкәненең, борын яфрагында аксыл җөе дә бар – лезвие эзе булырга тиеш. Элек лезвиене малайлар «писке» дип йөртәләр, писке кесә каракларының, төрле жуликларның халыкны куркыта торган бик куркыныч коралы иде. Андый-мондый телеңне тыя белмәсәң, «менә!» дип кенә әйтәләр иде алар, кулларындагы яулык эченнән пискеләрен ялтыратып. Чынлап та, битләренә лезвие сызылган кешеләр турында без еш кына ишеткәләп тора идек.
Ләкин башына уңып беткән зур гына кепка кигән әлеге иң өлкән дигәннең борынына ни өчен писке бизәген төшергәннәр соң әле? Күрәсең, караклар да бер-берсе белән гел генә килешеп тормый торгандыр – аксыл җөй шуның нәтиҗәсе булгандыр.
Җөйле борын көймәне «Спартак» комбинаты янынарак күчерергә кушты, анда аулаграк иде. Менә ул шунда җитәрәк, шешәдәге аракысын голт-голт итеп бер-ике йотты да калганнарын иптәшләренә бирде. Шешәне, кулдан-кулга күчеп йөргәннән соң, суга ыргыттылар. Аннары кысык күз миңа ишкәккә утырырга, көймәне бер тирәдә йөртеп торырга кушты. Мин акрын гына ишкәлим, ә тегеләр акча бүләргә керештеләр. Җөйле борын акчаны, елт-елт кына уен картасын тараткан кебек, һәркемнең тезенә салып бара. Ләкин аның җитез бармаклары зәңгәр бишлек белән кызыл унлыкларны еш кына үз тезенә куйгалый, ә тегеләргә күбрәк яшел өчлекләр белән сары берлекләрне салгалый.
Көймә «Спартак» ярына да якынлашкан иде. Шулчак су астындагы субайгамы бәрелеп, көймә чак кына чайкалып куйды. Көймә төбенә Җөйле борынның берничә кәгазь акчасы коелып төшкәч, ул:
– Ну, ты! – дип ысылдап, миңа кулы белән кизәнеп куйды.
Мин, куркып, башымны идем. Ләкин Җөйле борын миңа сукмады, бары ут көйрәгән күзләре белән усал гына карап алды.
Ниһаять, без үзебезнең ярга кире кайттык. Җөйле борын миңа да бер бишлекне биргән, ләкин шундук миңа бармак сыртларына хәтле татуировкалы йодрыгын төйнәп күрсәтте. Телеңне тик кенә тот дигән сүз иде бу.
Яр буена чыгып җиткәч, аяк астыннан гына дигәндәй, каршыбызга фирәзә төсле бик матур зәңгәр күлмәк кигән, шома чәч толымнарын җыйнак кына күкрәкләре өстеннән, билдән уздырып төшергән теге таныш кыз килеп чыкты. Аның ак йөзе, кояшта алсуланып, тагы да матурая төшкән иде.
Көймәдәге малайлар ярга сикерделәр. Тик Җөйле борын гына тоткарланып калды. Зәңгәр күлмәкле кыз аның яныннан, аккош кебек кенә узып, койрыкка кереп утырды, ләкин ул башын һәм гәүдәсен шултикле төз һәм горур тоткан, Җөйле борынга әйләнеп тә карамый, менә-менә ялангач кулларын салмак кына җилпеп, һавага очып менеп китәр кебек иде.
Җөйле борын, көймәдән чыгып барган җиреннән аңа борылып:
– Девушка, покатаемся что ли? – дип, аңа урысчалап дәште.
Шунда гына кыз, күзләреннән зәңгәр нур сирпегәндәй, аңа елмаеп карап алды.
– Менә башта ялгызым гына коенып килим әле, аннан карап карарбыз, – диде.
Без тиз генә үзебезнең тирәкләр каршына күл эченә кереп киттек. Кояш әйбәт кенә кыздыра, ишкәк саплары учны пешереп алыр кебек иде. Мондый көнне битеңне чылатып аласың да, су салкыныннан күзләреңне песи кебек йомып торасың, ә инде бөтен гәүдәң белән суга сикерсәң, дөньяда шуннан да рәхәт нәрсә юктыр кебек.
Әлеге озын толымлы кыз ялт кына зәңгәр күлмәген салып атты, коену костюмыннан гына калды. Аның әфлисун төсендәге ефәк җептән тукылган костюмы тәнен кысып тартып тора, шуңа күрәдер кызның билен өзелеп чыгарга җитешкәндәй бик нечкә итеп, күкрәкләрен исә калкуландыра төшеп күрсәтә иде. Кыз, суга чумар алдыннан, тәнен языштырып алды, челән кебек, сыңар аяк очына гына басып, икенче аягын туп-туры һавага күтәреп, ак беләкле куллары белән кочаклап торды, аннан икенче аягын һавага чөеп, шулай ук аңа беләкләре белән сарылып, тын гына басып торды. Шуннан ул, балериналар кебек, ике аяк очына басты да, учларын бер-берсенә кушырып, суга чумды. Ник бер тавыш чыгарсын. Әйтерсең җәядән суга ук аттылар.
Кыз суда озак тормады. Аның майлагандай шома чәченә су да сеңәргә өлгермәде бугай. Ә менә әфлисун костюмы чылангач, Кабанның текә яр буйларында сикерешеп уйнаган кәҗә бәрәннәренең беленер-беленмәс мөгезләре кебек, ике күкрәк очы каралып калды. Әнә шул төртелеп торган күкрәкләр белән кыйгачланып төшкән нәфис бил турыларына тирәкләр артыннан берәү ашардай булып карап тора иде…
Кичкә таба минем яныма әлеге таныш апа белән вакытлыча милициядә эшләүче артист абый килде. Лейтенант абый минем көймәдә акча бүлешкән егет кисәкләре турында бик төпченеп сорашты. Ул малайларны лейтенант белә булып чыкты, аларның карточкаларына хәтле чыгарып күрсәтте. Тик менә кепкасын күтәреп торгандай кара кыл чәчле, күперенкерәк мыеклы теге кешегә ул бик гаҗәпләнде, бу кешенең карточкасы аның кесәсендә юк иде. Шулай да лейтенант абый, тегенең борынындагы тамгасын да колагына киртеп, бик уйчан йөз белән китеп барды. Икенче килүендә ул миңа кесәсеннән Җөйле борынның карточкасын чыгарып бирде. Нәкъ үзе, тик күперенке мыегы гына юк. Димәк, ул, үзен танымасыннар өчен, мыек үстереп җибәргән. Лейтенант абый аның бик куркыныч җинаятьче булуын әйтте. Аларның шайкасын тотышуда ярдәм итүемне үтенде.
– Ә ничек? – дигәч, ул:
– Матур апаң әйткәнне үтәсәң, шул җиткән сиңа, – диде. – Ярыймы? – дип өстәп куйды.
Мин:
– Эһе, – дип башымны идем.
Матур апа, минем көймәм белән күл эченә кереп, еш кына су коенгалады. Ләкин теге акча бүлешүчеләр күренмиләр дә күренмиләр. Тик икенчеме, өченчеме ял көнендә генә алар күл буена килеп чыктылар.
Көймәмә кереп утырып, аны борыныннан төртеп эткәндә генә, Җөйле борын кемгәдер дәшеп куйды:
– А, красотка, поехали с нами?!
Артыма әйләнеп карасам, чәч толымының очын бөтергәләп, көлемсерәгәндәй итеп, зифа буйлы матур апа басып тора. Ул янә үзенең фирәзәдәй зәңгәр күлмәген киеп алган иде.
– Ну что же, поехали, – диде ул һәм, кыю гына атлап, ишкәккә кереп утырды, шундук ишә дә башлады. Ләкин ул ишкәккә юри генә утырган икән. Аз гына ишкәч тә: – Ай, кулларым, – дип, нәфис кул чукларын селеккәләп алды.
– Пацан! – дип, Җөйле борын миңа усал гына кычкырып куйды.
Мин матур апа урынына утырганда, ул минем колагыма: «Элекке урынга алып бар», – дип пышылдап куйды.
Күл эченнән караганда «Спартак» ның уң ягында яр читенә уелып кергән бер ерынты бар. Бу ерынты тирән сулы култыкны хәтерләтә һәм комбинатның коймасы да аның бер читенә килеп терәлгәнгә, монда бервакытта да кешеләр күренми, бәләкәй генә болынлык кебек үзе ямь-яшел чирәмле, үзе аулак, тын почмак иде бу. Мин көймәне әнә шунда, ботаклары суга хәтле салынып төшкән бердәнбер өянке янына китереп терәдем дә чылбырлап бәйләп куйдым. Җөйле борын, бу эшне хуплагандай, миңа күзен кысты. Шуннан чибәр апа, кәз-кәз атлап кына, бер үк вакытта иңнәрен дә уйнаткалап, әлеге яшел келәмгә узды, матур муенын борып, койма ягына да күз төшереп алды – Җөйле борын моны да күрми калмады:
– Шикләнмә, красоточка, анда, койма артында, чүп-чар өеменнән башка берни юк, – диде.
Чынлап та, су буеның шушы яшел кишәрлегеннән башка «Спартак» ның бөтен яр өстендә производство калдыклары өелеп ята. Менә шуның өчен дә әлеге хәтфә җир кисәге биредә күзне рәхәтләндереп, бертөрле ямь биреп тора иде.
Малайларның икесе дә инде кояшта гырылдыйлар. Минем артта яшел өянке җилбердәп куйгалый, аның чуклары су өстенә үк салынып төшкәннәр, ул чуклар арасында алтын тәңкәләр бер сүнеп, бер янып шаяралар. Ә алдымда Җөйле борын белән матур апа куыш-куыш уйный. Мин дә, түшем белән җиргә сузылып ятып, тешләрем белән үлән сабагын чәйнәштерәм, аннары электр станциясе ягына төкергәлим.
Менә Җөйле борын, кулларын капка канатларыдай җәеп, ышанычлы адымнар белән кызга таба атлап китте. Аны беләгеннән эләктереп алам дигәндә генә, тегесе, канатын үзенә җыйган күгәрчен кебек, бер читкә тайпылды. Җөйле борын моңа көлеп кенә куйды. Ләкин тора-бара кызның тоттырмыйча, үз артыннан ияртеп йөрүенә аның ачуы кабара башлады.
– Слушай, мин сиңа падишаһ түгел, кара аны, – дип янап куйды.
– Кем соң син? – дип шаяртты кыз, читкә тайпылып.
Матур апа күзләрен наян елтыратып, сөякләре беленгән иңбашларын сикертеп торган арада, Җөйле борын олы гәүдәсе белән кинәт алга омтылды да аны эләктереп тә алды. Ул чәбәләнгән кызның башын бер кулы белән артка каерып, авызын аның иреннәренә якынайтты. Бозау кебек аны озак кына имеп торганнан соң, чап иткән тавыш ишетелде.
Матур апа җирдәге тыны беткән балык кебек еш-еш сулап торды да:
– Буып үтерәсең бит, бүре! Җибәр! – дип кычкырды.
– Ха-ха-ха! Инде бүре булдыммыни? Әйт дөресен, ничә шаһның хәремендә булдың? – диде Җөйле борын, аның гәүдәсен капшаштырып.
– Булса соң, синең ни эшең бар? Әмма барыбер синең җарияң булмам мин, булмам! – дип ычкынырга тырышты матур апа, бәрелә-сугыла.
– Булырсың, җанкисәгем, булырсың! – дип, Җөйле борын аның кайсыдыр җирен кыскан иде, матур апа:
– Ой! – дип ыңгырашып куйды. – Сдаюсь… – дип, кулларын һәм башын салындырды.
– Вот так… – диде Җөйле борын тантана белән кызны кочагыннан бушатып, дәү кулларын яңадан аның арык иңнәренә куйды, авызын алсу иреннәренә якынайтты.
– Кирәкми… – диде матур апа, башын хәлсез генә чайкап куеп.
Җөйле борынның бармак сыртларына кадәр төк үскән дәү кулы аның билен кармалый башлагач, – каян көч килгәндер үзенә! – матур апа аны кинәттән этеп җибәрде, Жөйле борын, чирәмдә аягы таеп, чактан гына егылмый калды. Мизгел эчендә ул күн итеге кунычыннан елтыравык бер нәрсә тартып чыгарды. «Пычак!» – дип эсселе-суыклы булып киттем мин һәм, ни өчендер бармакларым белән үлән төпләренә чытырдап ябыша-ябыша, алга таба мүкәләдем.
Кыз, аркасы белән һаваны эткәндәй, артка чигенде-чигенде дә коймага килеп терәлде. Җөйле борынның баягы чапылдатып үбүеннән дә, тәнен калтыраткан дәртеннән дә хәзер берни калмаган иде. Аның зур йодрыгында пычак сабы уалып китәрдәй булып кысыла гына бара иде кебек.
Матур апа бөтенләй бөрешеп калды, ләкин көтмәгәндә ул йөзләре-күзләре белән берьюлы балкып китте, энҗе тешләрен күрсәтеп, уйнак кына көлеп куйды.
Әлбәттә, Җөйле борын моңа котырынды гына, ул, пычаклы кулын артка ташлап, түшен киерә-киерә, аңа таба килде. Инде килеп җиттем дигәндә генә, театр теле белән әйткәндә, күз ачып йомганчы декорация алмашынды. Матур апа аркасы белән коймага сөялгән турыда койма такталары секунд эчендә аерылып ачылдылар да, ике яктан берьюлы ике милиционер атылып чыктылар. Аларның берсе, атылып чыккач та, самбо ысулы белән Җөйле борынның пычагын кулыннан сугып төшерде. Һәм милиционерлар шундук аның өстенә ябырылдылар. Ләкин Җөйле борын аларны үзенең кунадай аркасыннан җилтерәтеп кенә төшерде һәм:
– Пацан, лодку! – дип, ачы тавыш белән кычкырып, күн итекләрен ларт-лорт сикертеп, миңа таба йөгереп килә башлады.
Мин нишләргә белми аптырап торган арада, ул йөгереп тә килде, йодрыгы белән миңа берне кундырды да. Мин башымны тотып көймә янына килдем дә чылбырны чишә алмагандай маташтым.
– Тизрәк кыймылда, тиз, тиз! – дип акырды Җөйле борын һәм, минем юри маташуымны күргәч, эчемә китереп типте.
Шул чакта безнең артта:
– Осторожно! – дигән тавыш ишетелде.
Мин кулына пистолет тоткан таныш йөзне күреп калдым да, – теге артист абый иде ул, – җиргә капланып төштем. Дөресендә, аргы якның яр башындагы бик озын казарма бинасы, янә дә уң кулдарак Мәрҗани мәчете асты өскә килделәр дә Кабан күле әлеге яшел өянкесе белән күк йөзенә атылып менгәндәй булды. Шуннан мин нәрсә булганын белмим. Бары йокымсырагандай тирбәнеп кенә тордым.
Кызык, бу ничек булды соң әле? Кабан күле өскә сикереп менгән иде бит әле. Ничек соң аңардан суы коелып төшми?
Әһә, коела башлады бугай. Баш түбәсендәге күлдән шыбыр-шыбыр тамчылар коела. Мәзәк тә инде. Беләсезме кая коела ул? Аяк астында төпсез зәңгәрлек. Шул зәңгәрлекнең дә иң-иң төпкелендә зур кояш ялтырый. Әнә шул кояшка Кабан күле яңгыр яудыра. Теге яңгыр тамчылары бик гаҗәп җемелдиләр. Алар, астагы кояшка тоташып, түбәннән үк, неон утлары уйнагандай, баш өстендәге күлгә йөгерешәләр. Тик ни өчен бер сүнә, бер кабыналар алар? Аңлашылды, кемдер минем эчемә, күкрәк астынарак типкән иде бугай. Әнә шул җирем бик каты авырта иде.
Бераздан мин күзләремне ачканда, матур апа:
– Уяндыңмы, пацан? – диде, шаяртып.
– Уяндым, җария апа, – дидем мин дә, шаярткан булып, һәм аның тезләренә яткан җиремнән торып ук утырдым, янәшә эскәмиягә күчтем.
Ул арада су станциясенең басмасына ике көймә килеп туктады. Аның берсеннән басмага ике карак малай белән киң аркалы бер абыйны төшерделәр. Калын гәүдәле ул абыйны мин төсмерләсәм дә, аның тәгаен кем булуын абайлый алмадым. Бары көймәбез туктап, үзебез басмага аяк атлагач кына, аның борынындагы җөен күреп алдым.
– Мыегы белән чәчен кыркыдылар, – дип аңлатты матур апа, башын Җөйле борын ягына кагып.
– Артистмыни, парик кигән, мыек үстергән, имеш.
– Нишләп, без дә артист ич, комедия уйнадык, – диде матур апа, ак тешләрен күрсәтеп көлемсерәгәндәй итте.
Мин Җөйле борынны якыннанрак карадым. Аның мыек ябыштырган калын ирен өсләре кызарыбрак тора, күрәсең, мыегын җилеме белән чытырдатып тартып алганнар, кызгылт-сары чәчләре сыек, маңгай өсләре пеләшләнә үк башлаган.
– Бу күп аулаган, ахры, кәнизәкләрне, – дип көлеп куйды милиционерларның берсе, бик яшь чырайлысы.
– Аның «җариясе» дә бит күп «шаһ»ларның башына җиткән, – дип, лейтенант абый горурлык хисе белән матур апага карап куйды.
Тау башында җыен караклар, шикле малайлар «кара козгын» дип йөрткән кызыл билле машина көтеп тора иде. Җөйле борынны да сәләмә киемле малайлары белән шунда алып менеп киттеләр.
Җөйле борын машинага керер алдыннан, тешләрен кысып, йодрыкларын төйнәп, матур апага усал гына карап куйды. Матур апа моңа каршы, керфекләрен түбән сирпегән килеш, болай да төз гәүдәсен тагы да төзәйтеп, бәйсез бер кыяфәт белән җавап бирде. Гүя ул: «Тарттыр, тарттыр, урының шунда», – дип әйтә иде кебек.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.