Текст книги "Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын"
Автор книги: Тагир Нурмухамметов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 7 (всего у книги 18 страниц)
Мин җиләк пешә башлаган беренче көнне бу кадәр байлыкны күреп хәйран-тамаша булдым, эчем тулганчы ашадым, өйгә дә коштабакны тутырып җыеп кердем. Аннары инде су коенырга төшкәндә, чемчекләп кенә йөрдем, ә кайвакыт, бөтенләй иренеп, яткан җиремнән генә авызымны сузгалап, анда да әле мөлдерәп пешкән җиләкләрне генә тешләрем белән өзгәләп ала идем. Ике кашлак та, бакчаның дәвамы булып, күршеләрнеке шикелле, ике яктан киртәләнеп тә алгач, бик аулак һәм тын бер урын иде бу минем өчен.
Ләкин нинди генә рәхәт җир булмасын, мондый ямьле гүзәл читлекләр дә малай күңелен үзендә саклап тора алмый.
Беркөнне Габделәхәт эшләп кайткан арбасын ишегалдында гына калдырды, атны исә, үзе дә атланып, мине дә атландырып, абзарга илтте.
Мин ат өстенә алга утырган идем. Ул, башын уңга-сулга янтайтып, миңа акаеп карап ала, аягымны тешләргә чамалый, мин аның саен аягымны арткарак яшерәм һәм, куркудан кара ялына чытырдап тотынган кулымны ычкындырып, чак кына егылып китмим. Ә Габделәхәт көлә генә:
– Шәһәр малаен яратмый, ахрысы, – дигән була.
Без кара-турыны ат караучы Әһлиулла абзыйга илтеп бирдек тә, Габделәхәт аның белән берничә сүз алышканнан соң, кире төшеп киттек. Ат абзарыннан түбәнрәк ферма бар иде. Ферма янында, әллә ни зур булмаган бер күлгә якын гына, нык киртә белән уратылып утар кебек бер нәрсә ясалган, алда имән баганага бик зур үгез чылбырлап куелган. Үгез нәрсәдер чәйнәштереп, селәгәйләрен агыза-агыза, кызара төшкән күзләре белән безнең якка карап куйды, аннары койрыгын да болгап алды.
– Миңа сәлам бирә, – дип әйтеп куйды Габделәхәт, кепкасын маңгаена батыра төшеп. Ул туйра киртә аркылы утар эченә сикерде дә, йөгереп китәргә әзер булып, яны белән генә акрын-акрын үгезгә таба атлап китте. Үгез дерт кенә башын селкетеп чылбырларын шалтыратып алды, Габделәхәт сискәнгәндәй итеп артка чигенде. Ләкин ул, тагын үгез ягына кулын сузып, кырын-кырын атлап китте һәм аңа якын ук килеп тамак астыннан кашып куйды.
Көянтәсен җилкәләп барган бер хатын, кинәт кенә туктап калды да, чиләгеннән суын тамыза-тамыза:
– Габди, җүләрләнмә, чык, – диде.
Габделәхәт үгезнең тамак астын кашып алганнан соң, аны борынындагы алкасыннан тотып, багана тирәли әйләндереп чыкты, аяк астына коелган печәннәрне кире улагына салды, аннары гына киртә аша сикереп төште.
– Бу хәтле дә ташбаш булырсың икән, – диде көянтәле хатын.
Өйгә кайтып барганда, Габделәхәт:
– Моннан да зуррак үгезләр бар. Әнә күрше колхозның бугае кибән хәтле булыр, – диде.
Ләкин Габделәхәт үз колхозларының үгезен әллә ни зур димәсә дә, нәкъ шул үгез күпернең аргы башын җимерде инде. Көтү кайткан вакытта ул нәрсәгәдер ачуланган, күпер такталарын тетеп, бер як култыксасын да ватып, фермага таба чабып киткән.
Күпер алдындагы юл да чокырланып калган. Өстәвенә бик каты яңгыр да явып, шаулап аккан яңгыр суларыннан чокыр тирәләре убылып төшкән, күпер башы юлы тәмам эштән чыккан иде.
Бу хәл безнең Шәмәрдәннән иписез буш кул белән кайткан көннәргә туры килеп, колхоз җан башыннан он да бирә дигәч, мин дә кулыма көрәк тотып юл төзәтергә чыккан идем. Миннән нинди файда гына булгандыр инде, белмим, ләкин көчәнә-көчәнә чокырга кызыл балчык атканымны, инде беләкләрем, уч төпләрем авырта башлагач, бер бабайның:
– Бик каушама, наный, – дип, кулымнан көрәгемне алгалап, мине ял иттерүләрен хәтерлим.
Аннары шунысын да хәтерлим, җиңгинең иртә белән пешереп биргән күзикмәге бик тәмле булган иде.
– Менә бит, эшләп ашагач, ризык нинди тәмле була ул, – дип көлеп тә куйган иде әле җиңги.
Авылда кич белән көтүчене, өй борынча ашка алдырып, бик әйбәтләп сыйлый торган гадәт бар икән. Бүген көтүчене син кертсәң, икенче көнне күршең кертә. Шулай урам буенча нәүбәт белән бара да бара. Әгәр кыенсынсаң, көтүчене алдыннан калганчы ашатырга хәлеңнән килмәсә, бер дә борчыласы юк, көтү көтешергә берәр малаеңны чыгар.
Әхтәм абзый поезд сәфәрләреннән атна-ун көнгә бер генә кайта, кайтса да, кесәсе бик калын булмый. Колхоз да Габделәхәтнең бик тырышып эшләгәне өчен капчыклап яудырырга тормый. Бөек Ватан сугышына хәтле, әле имин заманнарда да ул колхоз бик фәкыйрьләрнең берсе иде шикелле. Аның сәбәбе бер генә, бу авылның исән ир-аты йә товар поездларында кондуктор, йә чуен юлда кем дә булса булып эшли. Кыскасы, Габделәхәтләрнең йортлары бер дә хәллеләр рәтеннән йөрми иде кебек. Шулай булгач, чыбыркыңны тот та Бикмулла абыйга ярдәмгә чык, сүз тыңламаган аңгыра сарыкларны, киребеткән мүкләк сыерларны, аяк табаннарың катканчы йөгереп йөри-йөри, тупламга кире кайтар.
Без дә чыктык Габделәхәт белән. Көтүдән аерылган терлекне бергәләшеп куып йөри идек, кизәк һәм кипкән камыш ягып, көлендә бәрәңге күмә идек, ә инде кояш баешында көтүне авылга алып кайтканда мин, бик оста көтүчедәй, Бикмулла абыйның озын чыбыркысын җилкәм аша салындырып, түшемне киерә-киерә кайтам, дөресендә, мин чыбыркыны шартлата да белми идем әле.
Ләкин Бикмулла абыйга чыбыркы шартлатудан бигрәк минем җиңел аякларым кирәк. Мин Габделәхәттән башка, ягъни чираттан тыш та бик кызыксынып көтүгә йөри башлагач, кичләрен ул мине үзләренең өйләренә дә алып кайта иде.
Бикмулла абыйларның өе бармы, юкмы – монысы исемдә юк. Ләкин бәрәңге бакчалары беткән төштә, шомырт агачлары арасында аларның бик зур шалашлары бар, җәйне алар шунда уздыралар иде булса кирәк. Бикмулла абзыйның ишле гаиләсе, көтүдән кайткач, бәрәңге бакчасы аша әнә шул шалашка төшә. Яшь кенә чырайлы булса да, кечкенә генә кара сакал үстереп җибәргән бик озын буйлы Бикмулла абый алдан атлый, аның артыннан хатыны акрын гына атлап төшә, аннары эреле-ваклы балалары тезелеп китә, иң соңыннан мин тагылып төшәм һәм үземне нилектәндер сукмактан сөйрәлеп барган озын чыбыркының очына охшатып куя идем.
Бикмулла абыйның үзе кебек үк буйчан хатыны, иелә-иелә, шалаш янындагы зур гына асылма казанны тергезеп җибәрә. Инде караңгы да төшә. Зәңгәрсу күк йөзендә тонык кына ак төрткеләр булып йолдызлар калкып килә. Ә аш һаман пешми. Ул, күбекләнеп, бокыр-бокыр килеп, бик озак кайнаган кебек, хәтта гомер буе кайнаган кебек тоела, чөнки эчемдә бүреләр улый, минем бик ашыйсым килә иде.
Ниһаять, агач кәндиләргә аш сосыла, кулга агач кашык тоттырыла һәм без, җир өстендә генә аякларыбызны чалыштырып утырган килеш, узыша-узыша умачлы ашны шопырырга тотынабыз. Бикмулла абыйның учак яктысында кызарып күренгән сакалы еш кына минем якка борыла, ялтырашкан кечкенә күзләре дә миңа көлемсерәп кызыксынып карыйлар иде.
Уракка төшү вакыты җитте. Габделәхәт әрҗәле арба белән ындыр табагыннан арыш ташырга кереште. Ул аны күпер аша амбарга ташый иде. Аның белән мин дә утырып йөрим. Арышны амбар каршына китерәбез дә, әрҗә кабыргасындагы калакны ачып җибәреп, арышны шаулатып җиргә коябыз.
Монда аны, кош-корттан саклый-саклый, әйбәтләп киптерәләр, сортлаганнан соң амбарга салып куялар.
Арышны илтүгә караганда, буш әрҗәне шалтыр-шолтыр китереп ат чаптыруы миңа күңеллерәк. Мин инде дилбегә тоткан килеш, сынымны катырып, арбада басып барырга да өйрәндем. Ләкин иң сөенечлесе бу түгел әле. Арыш илткәндә күпер аша чыксак, ындырга кайтышлый без күпер янындагы вак ташлы кизләүдән чыгабыз. Менә су тәгәрмәч бүкәненә хәтле җитә, тәгәрмәчне дә күмә һәм шыбырдап әрҗә төбендәге ярыклардан керә башлый. Әрҗә төбендә әйләнә-әйләнә арыш бөртекләре йөзеп йөри, аякларыбызны салкын су кытыклый. Шуннан без түзмичә өс киемнәребез белән инешкә чумабыз, бер-беребезгә су чәчрәтеп чупырдаша-чупырдаша уйныйбыз.
Атның гамендә дә юк, ул башын иеп су эчә, башын чайкап пошкырына, корсагыннан суга кереп кызган аякларын ял иттерә. Ләкин Габделәхәт, чиләген чишеп алып, атның аркасына, арт савырларына да су коя, куллары белән ышкыштыра һәм менә атның сырты да, янтыклары да бердән ялтырап китә.
Без, инештән чыккач, чалбар балакларыбыздан кына су агызып барабыз әле. Ләкин челлә кояшы бик каты кыздыра. Ындыр табагына җиткәнче, киемнәребез дә, ат та, әрҗә дә кибеп җитә. Ләкин ындыр мөдире безне барыбер сизенә:
– Йөрисез шунда җүләр сугып, – ди, безне орышкандай итә, ләкин Габделәхәт моңа каршы, миңа күз кысып, авызының чите белән генә елмаеп куя.
Менә шулай арыш ташып йөргәндә, кизләүдәге су керүгә ишарәләп, Габделәхәт бер мәртәбә:
– Су коенумыни бу, Бикмулла абыйлар янына җитми инде! – дип тел шартлатып куйды.
Бикмулла абый тирәләре бик ямьле булса да, су коену өчен әллә ни иплелеген сизмәгән идем. Күрмәдем микәнни?
Беркөнне без, атны абзарга илтеп, туры шунда төштек. Хикмәт инешнең Бикмулла абыйлар бакчасы яныннан борылып киткән җирендә икән. Биек кызыл ярдан соң инеш буйлары иңкәя төшә. Бакча турысын узуга инеш киңәйсә дә, анда бик үк калын булмаган субайлар сугылып, киңлеге өч кенә такталык басма сузылган. Басманың култыксалары да бар, анда хатын-кызлар чайкалган керләрен сыгып куялар.
Ләкин без төшеп җиткәнче, алар эшләрен бетереп, керләрен кайтарма башлы көянтәләренә элеп, яр буеннан кузгалганнар иде инде.
Басма инешне икегә: малайлар һәм кызлар коена торган якка бүлә икән. Малайлар ягы чумарлык шактый тирән булып, кызлар ягы, ягъни инешнең борылмалы аулак тирәсе исә сайрак иде – мин моны Бикмулла абыйлар бакчасы ягыннан бер мәртәбә күреп калуымнан әйтәм.
Инешнең төбе сап-сары ком, бары яр буйлары гына кызгылтланып тора һәм бу кызгылтлык, су буеның үләннәре, әремнәре һәм үги ана яфраклары белән чуарланып, әлеге кызыл яр белән барып тоташа.
Кызу көннән соң, бигрәк тә безнең кебек эштән кайткач, су керүе икеләтә-өчләтә рәхәтрәк икән. Шуңа күрә малайлар үрдәкләр кебек бата-чума уйныйлар, чыр-чу киләләр, басманың теге ягында исә аларны да узып, аулакта чыррый-чыррый итеп, кызлар коена. Аларның күңелле авазлары бөтен инеш өстен тутырган иде.
Маэмайлар белән песиләр үзара яратышмасалар да, нигә бер-берсенә тартылалар икән? Әле мин кызларның нәрсәдән төрелгән, нинди зат икәнен белмәсәм дә, әле безнең яшебездәге малайларда ике җенес арасындагы тискәрелек аеруча көчле булса да – күңел күзләре нилектән әнә шул шат авазлар чыңлап торган якка карый икән? Мин әле моны ул вакытта уйламыйм да, белмим дә, ләкин эчемдәге бер өн шунда таба барырга куша.
Габделәхәт җилкәмә орынып ым кагуга, әнә шул өндәүле өн мине аның артыннан өереп алып китте. Без тал арасыннан инешкә күз салдык. Су өстендә, казлар кебек, кызлар йөзеп йөриләр, әле комлы су төбенә басып бер-берсе белән куышалар, әле инешкә кереп өлгермәгән иптәшләренең ялантәпиенә су коеп чыр-р итеп кычкырталар. Су читендә, бу каз көтүен чит-ятлардан саклагандай, бик сылу бер кыз басып тора. Аның колагы бик сак, ярдан тәгәрәп төшкән балчыкларга да әйләнеп карады ул. Хәтта ярдан чак кына менеп үрелеп тә карады, юк, беркем дә юк иде ул якта. Шуннан бу сылу кыз, толымындагы көмеш тәңкәләрне ялтыратып, кире үз урынына басты һәм, уңга-сулга иелгәләп, сыгылмалы матур кулларын кош канатыдай җилпештерде. Мин тал ботакларын акрын гына аера төштем һәм, гадәттә, ирләрнең иң беренче күзе төшә торган өч ноктаны сызып кына карап уздым. Кызның аз гына сипкелле йөзе белән тулыша башлаган, мамык төкле балтырларын кояш миңа хәтле үк күргән инде – алар алсуланып торалар. Ә менә тәненең калган өлеше, бер кат су да кереп чыккангадыр, ахрысы, ак мәрмәр шикелле елык-елык килә иде.
Мин тал ботакларын тагы да аера гына төшкән идем, Габделәхәт:
– Хи-хи! – дип көлеп җибәрде.
Мин, бу хихылдауга аптырап, аерылган ботакларны ябарга да онытканмын.
Гөлүсә безнең якка күзләрен зур ачып карап торды да:
– Аһ! – дип кычкырып җибәрде. Биленнән суга сикереп төште дә: – Оятсыз! Мәлгунь! Брамат! Казан тәресе! – дип, кулын селти-селти, мине тиргәргә кереште. Аннары кылт итеп исенә төшкәндәй кычкырып җибәрде, ике кулын да кушырып учка сыярлык кына алмадай күкрәкләрен каплады, шып итеп суга ташланды.
Безнең тамаша кылырга бүтән вакытыбыз юк иде инде. Су күселәре кебек шыбырдап, таллар арасыннан киемнәребез янына сыпырттык. Кызлар, төлке туздырган каз көтүе шикелле, каңгылдашып калдылар.
Беркөнне мин Габделәхәтнең атын Әһлиулла абзыйга илтеп тапшырдым да туп-туры су буена төштем. Исәбем, инеш аша гына чыгып, биек яр башларыннан карана-карана, өйгә кайту иде.
Йөгереп төшеп басмага керүем булды, басма уртасында иелә-иелә кер чайкап торган яшь кенә кызны күреп тә алдым. Эчем жу итеп китте – бу Гөлүсә иде. Узаргамы басмадан, юкмы? Телеңне тешләп узып китсәң, үзе бер җайсыз, ә инде кире борылсаң, «Котан!» дип атыңны чыгарачаклар. Гөлүсә чайкаган керен, сыгып, култыксага куйды да, икенче керне кулына тоткан хәлендә иелеп, суга карап тора башлады. Чәч толымындагы тәңкәләре зур көмеш тамчыларыдай әле суга чулт итеп төшә, әле күтәрелә, һәм инеш өстендә бәләкәй дулкынлы алкалар барлыкка килә. Ә алкалар уртасыннан, бераз гына уйланып та, бераз гына көлемсерәгән дә булып дерелди-дерелди, бер кыз сурәте карап тора.
Мин, оялып кына: «Исәнмесез!» – дидем дә Гөлүсә яныннан узып киттем. Яр башына менгәч, ихтыярсыздан борылып карадым. Нигә шулай икән ул: якын күргән кешең белән булса да аерылышканнан соң, инде хәтсез генә җир узгач та, нәкъ син әйләнеп караган чагында ул да әйләнеп карый? Мин башымны боруга, Гөлүсә дә миңа күтәрелеп карады һәм сөйкемле генә елмаеп куйды. Миңа кулын күтәреп, бармакларын селкетеп алды. Иреннәре белән янә дә елмаеп куйгач:
– Кичен уенга төшәсезме? – диде.
Мин:
– Эһе! – дип башымны кактым да йөгерә-атлый китеп бардым. Кая ул өстән торып су буйларын карау, агачларга күмелгән авылны күздән үткәрү. Мин, ияк астымнан күземне алмыйча, юл буе үзалдыма елмаеп кайттым.
Урак өсте дигәч тә, нинди кызу эш өстендә дә «кыска тәнәфес» ләр, «озын тәнәфес» ләр булып ала икән. Бер «озын тәнәфес» вакытында, пыскаклап яңгыр явып торган көнне, без лапаста ботак чабып та, өйдә, сәкегә аякларыбызны бөкләп утырып, кәрт сугып та туйдык. Ярый әле кичкә кырын карасу йөзле, ялтыр күзле Харун килеп керде. Җиңгинең: «Күз буа ул, авызыңны ачып торсаң, берәр нәрсәңне селти дә чыга», – дип әйткәне бар. Ләкин Харун, миңа калса, андый малай түгел. Габделәхәтнең тиңе булып, ягъни миннән ике-өч яшькә олы булып, ул да колхозда тырышып эшләп йөри, ат белән иген ташый, андый-мондый кәкре кулга бер дә охшамаган. Ә кызлар белән шаяртуына килсәк, анысы кайсы авыл малае гына шаяртмый икән? Ә җиңги… Бер кулы – майда, берсе балда йөзсә икән әле. Курыкканга – куш, койрыгы белән биш – менә шул гына…
Харун керде дә:
– Әйдәгез аулак өйгә! – диде.
Мин алдарак әйткән идем, әтинең кордашы һәм кәсептәше Шәрип абзый күпер төбендә яши, дигән идем. Аулак өй нәкъ менә шуларның күршесендә икән. Йорт хуҗалары, яңгырлы пыскак көннән файдаланып, күрше авылга кунакка киткәннәр. Болай, яшьләрне җыегыз, дип әйтмәгәннәр әйтүен. Ләкин кызларның да күңелләре кыткылдап тора бит. Апалы-сеңелле кыз туганнарның өлкәне, мин аларның исемнәрен дә белмим, бер егеткә пышылдап кына әйткән, фәлән-фәлән, дигән. Ә ул егет серне икенче берәүгә чишкән. Һәм бу хәбәр менә хәзер әле борын астыбызга төк тә чыкмаган безнең ише малай-шалайга да барып ирешкән иде. Хәер, мыек дигәннән, карасу чырайлы Харунның ирене өстендә дуга сыманрак бер сызык кебек нәрсә бар барын.
Габделәхәт тә: «Әйдә», – дигәч, җиңги мине дә җибәрде.
Безне бала-чагага санап башта кертмәгәннәр иде. Ләкин әлеге апалы-сеңелле кыз туганнарның кечесе караңгыда ягымлы тавышы белән дәшеп безне зур гына өйалдына алып керде. Бу кыз Гөлүсә иде. Өйалды гына булса да, ул ышык, җылы, түшәме дә бар, ә анда, матчага пыяла тукыма лампа эленгән. Киң генә сәке өстендә түшәк-ястыклар, тирә-юне кашагалы чуар чаршау.
Түр якта акрын гына гармун шыңгырдаталар, авыз эченнән генә дигәндәй җырлашалар. Ләкин Гөлүсә апасының кисәтүенә дә карамастан, гармунчының йөрәге түзмәде, ахрысы, ул сыздырып уйнап җибәрде. Һәм кычкырып җырлаган тавыштан түшәмнәр дә күтәрелеп очып китәрләр кебек тоела иде. Кызлар-егетләр биегән чагында да йорт дер селкенде, хәтта безнең матчадан лампа да күләгәләрне як-якка авыштырып чайкалып торды.
Гөлүсә апасының йомышларын үтәштерде, ахрысы, түрге өйгә кереп-чыгып йөрде. Без дә үзебезгә котырындык, әүмәкләштек, төрле юк-бар мәзәкләр сөйләштек. Гөлүсә бармак битенә йоктырып корым алып чыккан. Ул сиздерми генә Харунга икенче мыекны өстәп куйды, без исә ялтыр күзле бу малайдан егыла-егыла көлдек. Ләкин ни генә кылмыйк, безнең колак түрге якта иде, без кызлар белән егетләрнең акрын гына сөйләшүләренә кадәр ишетеп тора идек.
Берзаман авылның аргы очында да гармун уйнаган ишетелде. Гөлүсә:
– Әхәт абыйларда да аулак өй, – диде. – Хәзер апалар чыга, шунда китәләр. Бик узынмагыз, – дип, безне кисәтеп тә куйды ул.
Чынлап та, бераздан түр якта уен-көлке тынды. Тышта кыектан чулт-чулт тамчылар тамганы гына ишетелеп калды. Түбәдә яңгыр шыбырдамый, ул туктаган иде инде.
Түрге өйдән башта егетләр, аннары ап-ак оекбашлар кигән кызлар чыкты. Алар, ишек катындагы ялтыравыклы галошларын киеп, безгә ишарәләп:
– Болар да егетләр бит! – дип шырык-шырык көлешә-көлешә юк булдылар.
Соңыннан Гөлүсәнең апасы, чыгып:
– Котырасы булмагыз, карагыз аны, хәзер үк сәкегә ятып йоклагыз. Соң инде, әнә әтәч кычкыра, – диде. Аннары, Гөлүсәнең колагына гына нәрсәдер әйтеп, юк булды.
Гөлүсә ишек келәсен этәрде дә:
– Менә ишеттегезме, ятыгыз, – дип, лампага үрелде, фитилне төшереп, утны өреп сүндергәннән соң, түр якка кереп китте.
Без йомшак түшәккә чумдык, һәм мин озакламый йоклап та киттем. Берзаман йокы аралаш хихылдаган тавыш ишеттем. Көлү тагын ишетелгән кебек булды. Мин торып утырдым да аңгы-миңге генә башымны чайкарга керештем.
– Нәрсә, әйләнчек булдымы әллә сиңа? – диде Габделәхәт акрын тавыш белән.
Мин, кулымны сузып, уң ягымны капшадым. Урын буш, түшәк суынган иде.
– Харун киттемени?
– Бахбаена су эчерергә китте.
Мин, берни төшенмичә:
– Төнлә белән нинди бахбай, нинди су булсын инде, – дидем.
Габделәхәт тагын хихылдап көлеп куйды. Ләкин аңа кабат аңлатып торуның кирәге юк иде. Түрге яктан пышылдаган тавыш ишетелде:
– Җә инде, Гөлүсә, тилмертмә. Мин сиңа йөзек алып бирермен…
Бераз тынлыктан соң тагын:
– Җә инде, бәгърем, мин сиңа алка алып бирермен…
Мин, Габделәхәт янына шуыша төшеп:
– Харун тавышы түгелме соң ул? Нигә ялына, нәрсә сорый ул? – дидем.
Габделәхәт бу юлы да җавап бирмәде, көлде генә.
Ә түрге өйдә кабат ялварынган тавыш ишетелде:
– Җә инде, Гөлүсә матурым, җаныем, былбылым… Мин сиңа көмеш беләзек алып бирер идем…
Мин Габделәхәтнең кабыргасына төртеп алгач:
– Тавык миен эчтеңме әллә син, шуны да белмисең. Нәрсә сорасын, кендек астын сорый! – диде.
Өстемә кайнар су сиптеләрмени, җыерылып ук килдем мин. Аннары аркамны сап-салкын энәләр кадап узгандай булды. Сөякчел бармакларым үзләреннән-үзләре йомылдылар.
Нәүбәттәге «Җә инде!..» артыннан шап итеп яңакка чалтыраткан тавыш ишетелгәч һәм Харун ишектән атылып чыккач кына йодрыгым язылды. Габделәхәт шаркылдап көлеп җибәрде, дерт-дерт селкенгән эчен тотып ятты. Харун кабаланып килеп түшәккә сузылмакчы иде инде, ләкин кулына лампа тотып Гөлүсә чыкты:
– Харун, хәзер үк кайтып кит! – диде. – Юк, һәммәгез дә китегез, үкчәгезне ялтыратыгыз! – дип, Гөлүсә, табанын шапылдатып, идәнгә тибеп куйды.
Лампаны күтәрә төшкән чагында, мин аның битендә корым тапларын күреп калдым.
Без ашык-пошык киендек тә чыгып тайдык.
Кайткач, кысан өебез дә миңа бик иркен булып, каты сәкебез дә бик йомшак булып тоелды. Инде йоклап киткәч, минем каршымда, борыла-сарыла, аккоштай кул-канатларын акрын гына җилпи-җилпи, бер буйчан кыз биеп торды. Аның ак мәрмәр тәнендә мин эзләп табарга тырышкан бер генә корым табы да юк иде.
Бу нурлы ак сурәт гомерем буена онытылмады. Инде буйга җитеп, әнием белән гаиләләр турында, тормыш турында сөйләшеп киткәндә дә: «Миңа да өйләнми булмастыр инде. Мин дә хәләл җефетле булырмын. Мин аны авылга кайтып алырмын. Без балалар үстерербез һәм аларның әниләре пакь күңелле, ап-ак нур чәчеп торган Гөлүсә булыр…» – дип уйлана идем. Һәм бу уй-хыялларым миңа бик татлы булып тоела иде.
Бакча артыбыздагы чәчәк дөньясы бер дә тоныклана белмәде. Яңгырдан соң ике сырт арасы тагы да яшәреп, күкрәп үсеп китте. Ләкин бу матурлык бүтән кешегә кирәк булган икән. Нәрсә өчен әле диегез? Сыеры өчен.
Ындыр артлатып, карана-карана, башына төсе уңып беткән эшләпә кигән бакырдай кызыл чырайлы, аксыл мыеклы, ләкин ияк-яңакларын бик шомартып кырган бер абзый йөрде. Аннары ул җиңги янына кереп чыкты, берникадәр сөйләшкәннән соң, икәүләшеп яңадан аска төшеп киттеләр. Җиңги, кулларын алъяпкыч астына тыккан килеш, билне күмәрлек булып печән үскән чокырга, битләүләрендәге чуар чәчәкләргә озаклап карап торды.
– Хәймәкәр абзый, тагын ярты капчык он өстә инде, – диде ул.
– Юк, өсти алмыйм. Аны чабып та аласы бар бит әле. Монда кашлакка ат кертүе дә бик авыр. Менә бу киртәңне вакытлыча алып торсам гына инде, – дип, абзый колга киртәгә күрсәтте.
– Хәере белән булсын инде, алайса, – дип уфтанып куйгандай итте җиңги.
– Менә шулай диген, алды-арты хәерле булсын. Малай көтү кайтканда атны кертеп чыгар, – дип борылды да кызыл чырайлы бу кеше бакчалар артыннан гына килгән ягына кире китеп барды.
– Кат-кат килеп йөрәгемә төште инде. Мин әйтәм, Хәймәкәр абзый, кунагым бар. Җиләкләр ашап йөри, күңел ача, дим. Синең кунагыңа җиләк кирәк булса, минем сыерыма хуш исле печән кирәк, ди. Сөте дә тәмле, мае да сап-сары була, ди. Нишлим соң, менә ризалыгымны бирдем. Икенче елга кайтсаң, Алла боерса, бер сабак чәчәгенә дә тидертмим. Кайтырсыңмы соң?
– Эһе, кайтырмын, – дидем мин, җиңгинең боегып калган йөзенә карап. Ике-өч көн эчендә ике сырт арасын пәке белән кыргандай такырайтып калдырдылар. Аллы-гөлле чәчәкләргә күнеккән күземнең шәрә ермакка карыйсы да килмәде. Хәер, монда төшеп йөрергә миңа вакыт та тимәде. Авылга әти кайтты. Алар Әхтәм абый белән бергә кайттылар. Исәпләре, мине дә алып, бергә китеп барырга. Димәк, минем өч көн вакытым калган.
Җиңги мич яныннан бер дә бушамады. Табынга коймагы да, кабартмасы да, мин яраткан күзикмәге дә килде. Казанда ике ботын тырпайтып тавык пеште. Әхтәм абый кай арададыр кибеткә барып килергә дә өлгергән, өстәлгә, җиңги әйтмешли, котырган сыер сөте дә менеп утырды.
Табын бай булгач, Габделәхәт белән безгә дә күңелле. «Нишләп Шәмәрдәннәргә барып йөрдек икән?» – дип мыштым гына көлешәбез, бер-беребезнең җилкәсенә сугып куябыз.
Ул да түгел, әле оялып кына берсенең кызы, әле малае килә башлады. Әти белән безне ашка чакыра киләләр иде. Алар, саный китсәң, унга җитә язган иде бугай. Әти кайсына барырга да белмәде.
– Аштан олы булып булмый инде. Аз-азлап һәммәсенә дә кереп чыгарсыз, – диде җиңги. – Ә син, Әхтәм, ашның ямен бозып йөрмә, өеңдә генә утыр, – диде ул, ныгытып.
Әхтәм абыйның күзләре челт-мелт килә башлаган иде инде. Ул:
– Вәт, понимаешь, абый белән кунакка да җибәрми, – дип, кулларын җәя-җәя зарланырга керешмәкче иде дә, җиңги аны шундук бүлде:
– Җә, җә, шыңшыма. Менә миндә генә кунак булырсың. Мин дә сине, басу капкаларына чыгып, сагынып көтәм бит! – Һәм түм-түгәрәк йөзен балкытып көлеп җибәрде.
Әле тегендә, әле монда мунча чабынып, сөт-катык белән, каклаган каз-үрдәкләр белән сыйлану китте. Барысын да йөреп чыга алдыкмы икән, тәгаенен генә белмим инде. Әмма Шәрип абыйларда озаклап утырганны хәтерлим. Өстәлендә әллә ни нигъмәтләре дә күренмәде. Арыш ипие дә, очлары саргаеп беткән кыяклы суган белән тоз.
Аннары теге елтыр нәмәкәй. Хәер, әти белән Шәрип абый күп эчүчеләрдән түгел. Эчүдән бигрәк алар гәп сугып утырырга яраталар, үзләренең яшь чакларын искә төшерәләр. Шәрип абый, тәмәке төтене эчендә зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп, кыскарак бармаклы күперенке кулын селки-селки сөйли. Алар малай чакта шул ук инеш бозында агач табан астына тимерчыбык сугып шуганнар, таудан карама чана белән кар себертеп очып төшкәннәр. Аннары әти минем бабам Нурмөхәммәт белән бер якка, Шәрип абый исә, икенче остага ияреп, икенче якка тегү тегәргә чыгып киткәннәр. Язмыш аларны, тиң малайларны, бик сирәк очраштырган. Аннары солдат хезмәте, әтинең Герман сугышыннан газ белән агуланып кайтуы. Инде авылның шифалы һавасы, каймаклы катыгы белән тернәкләнеп кенә киткәч, 1921 елда ачлык килү. Әтинең, эшелон башлыгы булып, ерак казах җиренә китеп барулары. Иртеш буендагы Семи каласында янә заводка урнашып, тун тегүләре. Андагы тормыш турында Шәрип абый аеруча дулкынланып сөйли:
– Карале, сыерлар да асрап яттык бит. Каек белән балыкка йөрдек.
– Хәтерлисеңме, камышлар арасына сөкә сала идек, – ди әти дә, җанланып китеп.
– Һи, хәтерләмәскә, – ди Шәрип абый, дымланган зәңгәр күзләрен елтыратып. – Эченә камыр сылап батырып куябыз да икенче көнне, шыбырдатып, икешәр чиләк сазан чыгарабыз. Андагы байлыкны әйтеп тә бетерәсе түгел инде. Ис-акылың китәр. Ә шулай да, кордаш…
Шулай да алар менә туган якка кайтканнар. Күпме еллар үтеп, күпме сулар акканнан соң, менә балачак бишеге – туган авылларында очрашканнар. «Бу шатлык түгелмени?» – ди Шәрип абый, очынып-очынып, әтинең иңбашына кулы белән шапылдата-шапылдата.
Камыр сылап салган сөкә һич күңелемнән китмәде. Мин Габделәхәтне, әйдә, сөкә ясыйк әле, дип аптырата башладым. Габделәхәт минем үтенечемнән көлде генә: «Бездә тотып булмый аның белән», – диде. Әхтәм абый янына килгәч, ул да: «Аның өчен бик зур камышлы күлләр, елгалар кирәк, аннары хәзерге талчыбыкны бөгеп тә булмый. Сөкә үрер өчен, язгы пеше тал кирәк», – диде.
Минем сөмсерем коелып, дәшми йөрдем. Ләкин Әхтәм абый бик кече күңелле иде, үзалдыма бикләнеп йөрүемне күреп:
– Габди, бар әле, Әһлиулла абзыйдан сөзгечен сорап тор. Иртәгә, булмаса, Ашыт суына барып кайтыйк әле, – диде һәм мине бердән шатландырып җибәрде.
Ашыт суы Шәмәрдән юлындагы әлеге болынны сугарып торган, безнекеннән аз гына киңрәк инеш икән. Өсте шундый мөлдерәп тулып тора, акканы сизелми дә. Болын инеш белән тип-тигез, аңа, ватылган көзге кыйпылчыкларыдай, тегеннән дә, моннан да ерынты сулар кереп тора. Ә без килгән якта яшел әрәмәләр, урыны-урыны белән тукмак сыман карабашлар, тарак тешләредәй кыяк үләннәре. Әхтәм абый белән Габделәхәт кырыйлары капчык киндереннән тегелгән, уртасы чокырая барып тегәрҗептән бәйләнгән озын колга саплы ятьмәне сүттеләр дә чапыр-чопыр суга кереп киттеләр. Инеш бик үк тирән түгел. Шулай да су эченнән челән кебек сак кына атлаучы уртача буйлы Әхтәм абыйның иягенә җитә. Ә кайбер вакыт Әхтәм абый күмелеп үк китә, андый вакытта ул сикеренгәләп бер кулы белән суны ишәргә керешә, икенчесе белән ятьмә сабын сөйри. Яр читеннәнрәк барган кыска буйлы Габделәхәт аңардан көлеп куя. Әхтәм абый, аны күреп:
– Нәрсә авызыңны ерасың, сантый. Тарт тизрәк! – ди.
Менә алар, кыякларны җиргә яткырып, ятьмәне сөйрәп чыгаралар. Ятьмә челтәреннән шыбырдап су ага, анда нәрсәләрдер кыймылдыйлар. Бака ефәкләрен, үләннәрне читкә ата-ата, ятьмәне кайтарабыз. Әһә, калын көмеш тәңкәле бер-ике кушбаш сикерә, еландай бер жумба чупырдый. Калганнары ташбашлар.
Мин чиләк күтәреп килгән идем, балыкларны су белән шунда салдым. Алар хәзер чиләк төбендә шыбыр-шыбыр киләләр.
Әхтәм абый белән Габделәхәт тагын кереп киттеләр. Мин чиләк белән яр читеннән аларга ияреп бардым. Әти балыкчыларның киемнәрен күтәреп йөрде.
Икенче мәртәбә чыгарганда, алтын тәңкәле бер табан балыгы да эләкте, чөнки камыш төпләреннән сөзгәннәр иде.
Вак таллы, комлырак җиргә җиткәч, мин Габделәхәтне алыштырдым. Монда агым да көчлерәк, ятьмәне сөйрәве дә ансатрак иде. Шулай да мин, көчәнеп, бер мәртәбә егылып киттем һәм ятьмәдәге балыкны ычкындыра яздым. Әлбәттә, Габделәхәт тагын көлмичә кала алмады.
Ашыга-ашыга ятьмәне сөйрәп чыгарсак, үзе бер кәнди булырлык ташбашлар һәм ике чабак биешә.
– Бу чабаклы җир икән, әйдә тагын бер керик әле, – диде Әхтәм абый.
Анда инеш тарая төшә, улактан аккан чишмә кебек, кысынкы арадан сикерә-сикерә, ары чабып китә һәм шушы бусаганы үткәннән соң, кабат киңәя төшеп тынып кала иде.
Без ятьмәне шунда таба сөзеп киттек. Исәбебез инешнең тар авызына җитәрәк кинәт кенә суны бүлеп алып, комлы ярга чыгу иде. Габделәхәт, безнең ниятебезне абайлап, алга йөгереп китте, тарлама башланып киткән җирдән инешне буып, су чәчрәтә-чәчрәтә, шул тирәдә сикеренергә тотынды, тыз-быз йөренде. Балык көтүе безнең ятьмәгә таба кире кайтты, алдыбызда мыж килергә тотынды. Ләкин Әхтәм абый, алгы якны бүлеп куеп, ятьмәне ярга таба сөйри башлаган иде. Шулвакыт көтелмәгән бер нәрсә булды. Зәңгәр сыртлы көмеш чабаклар ятьмә аша сикерергә тотындылар. Алар шулхәтле күп, выжт-выжт очып кына торалар. Габделәхәт ятьмәне тиз генә сөйрәп чыгарышмаса, балыкның һәммәсе дә китәсе иде. Анда вак балыклар бик күп тулган, ләкин күңел өчен бер генә чабак та күренмәде.
Әхтәм абый: «Кара син аны, ә!» – дип, юл буе үкенеч белән кулын селтәп кайтты. Габделәхәт суы саркып та бетмәгән ятьмәне күтәргән. Әтисе: «Кара син аны, ә!» – дип кулын селтәгән саен, ул авыз эченнән генә көлеп куя иде.
Әтиләр белән бергә походка чыгу миңа бик ошады. Моны Габделәхәт тә сизде.
– Мин сиңа тагын бер балыклы җирне күрсәтермен әле, – дип, кабат мине ышандырып куйды.
Икенче көнне әтиләр бик чистарынып, кырынып-ясанып дигәндәй, бабамның каберен карарга киттеләр. Аларга Габделәхәт белән мин дә иярдем.
Инеш өсләтеп, биек яр башыннан без зиратка бик тиз барып җиттек. Анда күләгә. Каеннар сыгылмалы яшел башларын чайкыйлар. Алар тик торган арада, зират эче бөтенләй тынып кала.
Бабамның кабере каршына килеп, мүк үскән имән бүрәнәле чардуган каршында үзебез беравык тын калып тордык. Аннары әти, ватып-җимереп кенә, яшелләнә төшкән кабер ташындагы язуларны укыды:
– Фәлән угълы Нурмөхәммәт фәлән сәнәдә дөньяга килде. Фәлән сәнәдә вафат. Җөйче…
Әхтәм абый кәләпүшен кыңгыр салыбрак кигән иде, аны турайта төшеп, бер төрле ихласлык белән, күзләрен йомыбрак дога укып алды.
Әти минем диндар түгел. Шулай да ул энесенең, чирәмгә тезләнеп, мыдыр-мыдыр килүен зур илтифат белән тыңлап торды. Әхтәм абый кушучы белән битен сыпырып куйгач, әти дә бер кулы белән генә ияген сыпыргандай итте.
Без зираттан чыктык. Каеннар, шыбыр-шыбыр килеп, саубуллашып калдылар. Алар: «Ярый, бабаларыгызның хәлен белдегез», – дип, гүя безгә дә рәхмәт әйткән кебек булдылар.
Яр өсте зират тирәсеннән аз гына күтәрелә дә авылга кадәр сарылы-яшелле эскәтердәй тип-тигез җәелеп бара. Аяк астындагы үләнне кояш шактый көйдергән инде, ул баскан саен шырт-шырт сынгалый.
Зәңгәр күк йөзе чип-чиста диярлек, бары безнең якта, тау артында, кавырсын болытлар йөзгәли, гүя аларның тауларга килеп җитеп түбәләренә ак ефәк яулыктай бөркеләсе килә. Ак яулык миңа бик кадерле кешемне исемә төшерә. Мин, артыма борылып, инеш өстенә карыйм. Басмада беркем дә юк, бары басма артында бот буе малайлар чыптырдаша. Әтиләр, сөйләшә-сөйләшә, алга киттеләр. Габделәхәт: «Әйдә бернәрсә күрсәтәм», – диде. Ул мине текә яр башына алып килде. Су монда дугайланып сулга борыла да, әле талларга яшеренеп, әле ялтырап чыгып, әллә кайларга агып китә.
Кызыл яр асты төбе күренмәслек кап-кара су. Инешнең яртысыннан гына соргылт яшел төскә керә дә ярга җитәрәк саргаеп китә. Яр читендә әллә нинди үрмәле суүсемнәр суга таралган хатын-кыз чәчләредәй селкенәләр, шуларга карап кына суның челтерәп акканын шәйлисең.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.