Электронная библиотека » Тагир Нурмухамметов » » онлайн чтение - страница 17


  • Текст добавлен: 7 июля 2023, 10:40


Автор книги: Тагир Нурмухамметов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 17 (всего у книги 18 страниц)

Шрифт:
- 100% +
 
Өй артында шомыртым…
 

Нәкъ җырның көенә кушылып, яр буенда салмак дулкыннар тирбәлә, алар минем яланаяк тубыкларыма килеп бәрелгән саен, җырның көмеш авазлары белән бергә күңелемнең түрендә үк яңгырап ишетелгән кебек булалар.

 
Өй артында шомыртым шул…
 

Кылт итеп, утардагы Әхтәм абыйлар өе янындагы шомырт агачы белән миләш агачы исемә килеп төшә. Алар да бит бер-берсе белән кичләрен, башларын башка сөягәндәй, гел менә серләшеп утыралар иде.

Шулай ук яралы абыйларның да алабута арасыннан күл өстенә карый-карый җырлап утырганнарын тыңларга ярата идем мин. Аларның ирләрчә авыз эченнән генә көйләгән тавышы үзалдына моңлы һәм бик сагышлы булып ишетелә иде:

 
Их ты, Галя, Галя молодая…
Обманули Галю, повели с собой…
 

Ни өчен «обманули»? Кая алып киттеләр аны һәм кемнәр алып киткән? Мәкерле дошман түгелдер бит?

Кичләрен без Ринатларда радио аша да төрледән-төрле сугыш җырларын тыңлый идек. «Тёмная ночь» дигәне, чынлап та, безнең күз алдыбызга шомлы сугыш төнен китереп бастыра, колакларыбызга пулялар чыелдашканына хәтле ишетелгән кебек була иде. «Голубой платок» исемле җыр яшь йөрәкләрнең мәхәббәте һәм аерылышу мотивлары белән татар җырларына да бик якын тоелгандай булды. Мин бу хакта Галимгә әйткәч, ул минем белән килеште. Моны раслап, минем күңелемне күрү өчен, «Идел бит ул, киң бит ул, без аерылган төн бит ул» дип җырлап та куйгандай итте. Ләкин ул үзенең барыннан да бигрәк оркестрны яратуын әйтте. Ленинградта чагында, әле сугыш башланган көннәрдә дә, мәктәпләрендәге музыка түгәрәгенә йөрүен искә алды:

– Безнең җитәкчебез Җәүдәт Айдарович исемле яшь кенә бер егет иде. Гәүдәсенә, чыраена карап торсаң, яшүсмер малайдан аерырлык та түгел, – дигәч, без башта Ринат белән бер-беребезгә карап алдык, аннары, чынын сөйлиме икән бу дигәндәй, туры Галимнең күзләренә карадык.

– Ышанмыйсызмы әллә? – диде Галим һәм аның виноградка охшаган бераз тоныграк соры күзләре кояш нурлары белән ялтырап киткәндәй булдылар.

– Татар булып чыга түгелме соң?

– Булса соң, татарлар Ленинградта гына түгел, Ленинград күршесендәге Финляндиядә дә бик күп алар.

Монысы инде безне бөтенләй гаҗәпләндерде.

– Соң, алар да хәзер безгә каршы сугышамы?

– Гитлер аларга бик ышанып бетми дип сөйлиләр. Шулай да кайбер бай малайларының офицер булып хезмәт итүләре мөмкин.

Без бу хәлгә башларыбызны чайкап куйдык. Үз милләтебездәге кешеләрнең үзебезнең өстебезгә үк корал белән, дәһшәт белән килүен бер дә теләми идек без. Күрәсең, бу сугыш дигәннәре бик катлаулы нәрсә булырга тиеш. Дошман милләте белән кем генә булмасын, ул безнең төп байлыгыбыз булган ирегебезне яулап алырга омтыладыр, безне кол итәргә уйлыйдыр. Юк инде, анысы барып чыкмас, господалар.

Безнең сүзебез Җәүдәт Айдаровичта өзелеп калган иде. Галим янә аның хакында сөйләп китте:

– Ул сугышка хәтле, унике яшендә үк әле, Ташкент каласында хәрби оркестрда уйнаган, барабанчы булган. Утыз алтынчы елда Ленинградның опера һәм балет театрына эшкә алынган. Анда да оркестрга барабанчы итеп алына. Барабанчы дигәч тә, ансат кына булмый бу эш. Җәүдәт Айдаровичны бик нечкә иләктән үткәрәләр, анда ул бөтен СССР буенча үткәрелгән конкурста беренче булып җиңеп чыккач кына алына. Музыканы ярату гына түгел, үзенең биш бармагы кебек белгән ул. Бервакыт түгәрәккә йөрүче укучылар алдында бер тамаша ясап күрсәтте ул. Күзен шарф белән бәйләде. Без аны нишли икән дип торабыз. Күзен бәйләде дә бары бер кыллы мандолинада уйнап җибәрде. Урыс, украин көйләрен, казах һәм үзбәк үләңнәрен чирттерә генә. Соңыннан татарча «Каз канаты» н уйнады. Бары бер кылда бит, Паганини кебек.

– Анысы кем тагын? – дип сорап куйдык без.

– Паганинины белмисезмени? – Галимнең күз карашында шелтә чагылып киткәндәй булды. – Паганини турында бик кызык итеп Җәүдәт Айдарович сөйләгән иде. Ул скрипкада уйнаучыларның да иң остасы булган. Берзаман аны күралмаучы, аңардан көнләшүче дошманнары концерт алдыннан гына аның скрипка кылларын өзеп куялар. Халык алдына сәхнәгә чыгып, смычок белән сызып караса, бары бер генә кылы исән. Ләкин Паганини, берни сиздермичә, кара чәчләрен туздыра-туздыра, шундый да сыздырып уйный скрипкасында, көндәшләре нәфрәттән ярылырга җитешә, халык исә, бу концерты өчен рәхмәт әйтеп, скрипка остасын аягүрә басып алкышлый. Мин Паганини турындагы китапны тревога булгач та, подвалыбызга төшмичә укып яттым. Әни эштә, сеңлем Галимә больницада. Ул сиреналар улый, тирә-якта бомбалар ярыла. Гүя мин аларның берсен дә ишетмим. Колагымда нибары Паганининың скрипка авазы. Укырга кирәк андый китапларны.

Галим кабат безгә шелтәләгән сыманрак карап куйды.

– Аннары китап ашыйсы килгәнне дә оныттыра. Без ач яшәдек. Көненә йөз грамм, аннары илле грамм гына ипи бирә башладылар. Невадан су алып менеп эчәргә дә хәлебез юк иде. Шулай да мин, акрын гына атлап, библиотекага барам, китапны көчкә генә күтәреп өйгә алып кайтам. Караватка ятам да укыйм. Мин китапта язылган геройлар, вакыйгалар белән генә яшәдем кебек. Кайвакыт китаптан аерылып айнып китәм дә, әле мин исәнмени дип, үземә үзем гаҗәпләнәм. Әти үлде. Безнең өчен үлде. Заводта безгә дополнительный паёк бирәләр дип, карточкага алган ипи кисәкләрен сеңлем белән миңа ашатты. Ике-өч көнгә бер кайтып йөри бу. Танырлык та түгел, борыны белән күзләре генә калган. Аннары инде кайтмады. Заводтан туры зиратка алып киттеләр. Сеңлем белән мин генә күреп калдык, завод проходноена чакыртканнар иде. Әнием тагын эштә булып калды. Менә шулай, китапларны укырга кирәк аларны, – дип, ул әлеге кичне үзенең сүзен җөпләп куйды.

Ринат болай да китап мәсьәләсендә миннән алдарак тора. Ләкин ул да күп укымый. Галимнең Ленинградтагы тормышлары турында сөйләгәннән соң, без икебез дә, мөгаен, китап белән бик якыннан дуслашырга кирәк дип, эчебездән ант итеп куйганбыздыр.

Әйе, ачлык Галимнәрне тәмам кискәләгән. Иске мех тиреләрен, каеш кебек нәрсәләрне пешереп ашап бетергәннәр. Ә җилем алар өчен бик тәмле сый булган. Ләкин аны да табуы бик кыен. Шуннан алар өстәлдер, урындыктыр кебек нәрсәләрне сүтеп, аларны ябыштырган агач җилемнәрен кырып ала башлаганнар. Шушы хәтле нужалардан соң Галимнең сеңлесе әле дә урамда күренми, хәлгә килә алмый урында ята икән.

Ләкин Галимнең сөйләгәннәре безгә бик үк тулы түгелдер кебек тоела. Мәсәлән, ул Җәүдәт Айдарович турында сөйли башлап, аны очлап бетермәгән кебек иде. Бу хакта кыеклатып та, турыдан да үзен кымтырыклап карагач, ул безгә, яр башыннан урын алышкач, аръяктагы тәрәзәләрнең шәфәкъ нурлары сүнеп барган бер вакытта, тагын Җәүдәт Айдарович турындагы хикәясен сөйләп китте.

– Мин үзем музыкант булырга әллә ни омтылмадым. Музыканы тыңларга бик яратам, тик музыка коралларының кайсын сайларга да белмим. Тик нигәдер гармун чыңнары миңа якынрак тоела. Әтинең яшь вакытта уйнап йөргән тальянкасы бар иде. Күрәсең, мин бәләкәй чагымда колагыма шуның авазлары чалынып калган булгандыр. Әмма мин дә, Галимә дә болай да искергән әнә шул гармунны идәндә әвәләп йөрүдән башканы белмәдек шул. Бераз үсә төшкәч, әле әтинең үпкәләп әйткән сүзләрен дә хәтерлим: «Булган әйбернең кадерен белмисез, өйрәнмисез. Мин бу гармун өчен ике айлык зарплатамны түләдем. Ә сез?» Ничек инде күңелең тартмагач өйрәнәсең? – дип, чүт кенә тын алып торды Галим.

Ул күлнең аргы ягына карап торды. Яр буендагы йортларның тәрәзәләрендә инде кичке кояш яктысы сүнгән. Ләкин Шамский хастаханәсе белән Әми тавындагы өйләрнең тәрәзәләре кызыл ялкын эчендә көйри, ә алардан да югарырак мамыктай җиңел кавырсын болытлар гүя чия суына манчылган һәм аларның шәүләләре Кабан өстендә дә шәмәхә-кызыл тәңкәләр булып ялтырыйлар иде.

– Сезнең бу мәчетегез Ленинградның Адмиралтействосын хәтерләтә. Ул да үзенең озын шпиле белән суга йөзтүбән кадалып тора.

Бүген Галим әллә ничек таркаурак күренә. Аның дулкынлануы йөзенә үк чыккан. Сүзендә дә эзлеклелек юк сыман. Җәүдәт Айдарович турында сөйләргә булып та, үзе турында, гармун турында, гармунга бәйләп әтисе турында тезепме тезә. Гаеп итәрлек тә түгел шул, онытылмаслык кадерле хатирәләр. Әти турындагысын гына да ничек күңелдән алып ташламак кирәк. Их, бу әтиләр…

Шулай да Ленинград малаен Җәүдәт Айдаровичка кайтарыйм дип, аңа дәшәргә торганда гына, ул үзе аңа кайтып төште:

– Әйе, мин тальянкада уйнарга өйрәнә алмадым. Уйныйм дип телләренә баса башласам, бармакларым әллә кайларга кереп адашалар. Бу турыда Җәүдәт Айдаровичка әйттем. Ул болай аңлатты: «Синең йөрәгең бармакларың аша музыка белән тоташа алмый икән шул әле. Димәк, синең музыкага талантың юк». Яшермичә, туп-туры шулай әйтте. Аннары минем бигрәк нәрсә яратуымны сорашты. Мин әйттем: «Йортларны, урамнарны, бакчаларны, аларның нечкәләп бәйләгән челтәр сыман чуен рәшәткәләрен карап йөрергә яратам. Аннары мин Неваның һәм Балтыйк диңгезенең гранит ярларын, каналларны һәм Ленинградның төрледән-төрле күперләрен тамаша итеп йөрергә яратам», – дидем мин. «Шуларның берәрсен үзең дә ясап карганың юкмы?» – дип сорап куйды Җәүдәт Айдарович. «Бар, – мин әйтәм. – Пластилиннан Адмиралтейство бинасын ясадым. Тик, – мин әйтәм, – шпиль очындагы, ягъни бик озын манара очындагы», – дип аңлатты Галим һәм үзе нигәдер әйләнеп Мәрьям апаларның балконына күз салып алды, – әйе, шпиль очындагы фәрештәне зуррак ясаганмын. Ул җимерелеп төште. «Юк, җимерелмәгән, һавадан җиргә очып төшкән ул, – дип, эчен тотып көлде Җәүдәт Айдарович. – Колагыңа инженерлык серләрен әйтәсе килгән аның, – диде. Аннары өстәп сорап куйды: – Тагын нәрсәләр ясаганың бар?» – «Тагын, – мин әйтәм, – Пётр патша сараендагы фонтанны ясадым». – «Фонтан ясадыңмы? Пластилиннанмы? Ә суын ничек аттырдың?» – «Бик ансат. Аптекадан нечка генә резин көпшә сатып алдым да аны балчык бизәкләр белән капладым. Ә көпшәне астан балаларга клизма ясый торган мячик белән тоташтырдым. Мячикны кысам да өскә су аттырам. Вак кына су тамчылары һавадан коелып-коелып төшәләр». – «Мячик белән? Фонтан?! – дип, Җәүдәт Айдарович кабат кычкырып-кычкырып көлде. – Туктале, әллә син архитектор булмакчы буласыңмы? Соң син, алайса, вакытыңны үткәрмә, яшь архитекторлар түгәрәгенә йөгер!» Минем, әлбәттә, бер дә Җәүдәт Айдаровичтан аерыласым килмәгән иде. Ул бөтен коралларда да әйбәт уйный, флейтада да, скрипкада да, аккордеонда да. Үзе әйтмешли, аның йөрәге бармаклары аша да, иреннәре аша да музыка белән тоташа ала. Шуңа күрә дә мин аны һич төшенә алмадым. Нигә, мин әйтәм, бу кеше оркестрда барабан гына суга икән, дим? Күрәсең, мин барабанның нәрсә икәнен белеп бетермәгәнмен әле.

Галим сөйләвеннән туктап торды. Инде һавадагы бөдрә болытларның алсу шәүләләре су өстендә беленер-беленмәс кенә чагыла иде. Яр башына күлнең дымсу салкыны менә башлады. Галим артка шуыша төшкән кепкасын козырёгыннан батырыбрак киде. Шунда мин аңарга кыяр-кыймас кына сорау бирдем:

– Музыка түгәрәген ташладыңмы соң?

– Юк, ташламадым, йөрдем. Музыканың серләре, композиторларның тормышлары турында аерым сәгатьләр була иде. Ә Җәүдәт Айдарович төрле мәзәкләр кушып, кызык итеп сөйли белә иде. Мин ул сәгатьләрне бер дә калдырмадым. Түгәрәктән соң без өйгә бергә кайта идек. Без Мойка тирәсендә яшәдек, бер урам аша гына. Урам чатында аерылышкан саен, ул гәүдәсенә караганда зурлыгы белән аерылып торган нык кулы белән минем кечкенә кулымны кыса, һәм мин шунда аның бармагындагы балдагының көмеш салкынын тоеп калам. Әллә ни зиннәтле балдак түгел түгелен. Шулай да аңа гарәп хәрефләре белән нәрсәдер язылган иде. Чатлыкта аерылышкан саен, кул кысышканда, әлеге язуны анык итеп күрергә ымсынып кала идем. Янәсе, язуын күреп калам да әтидән кайтып сорыйм. Әти ул вакытта исән иде әле. Ул искечә яза да, укый да белә иде. Ләкин һич язуын күземә элеп кала алмадым. Әти әйтте, гарәп хәрефләре бик катлаулы икән шул. Тик шул катлаулы алфавитны да надан дип исәпләнгән безнең татар халкы күңеленә ничек бикләп кала алгандыр?! Югыйсә Ленин Идел буе татарларын бик яраткан бит, үзенең статистикага кагылышлы бер мәкаләсендә әле патша Россиясендә яшәгән татар халкын грамоталылык ягыннан алгы урынга куйган. Мәрхүм әтием сугышка хәтле бу хакта бик горурланып сөйли иде.

Бер шулай, саубуллашкан чагында, Җәүдәт Айдаровичның көмеш балдагына кызыксынып карап куйгач, ул миңа: «Син тәгаен бу балдакның серен беләсең килә инде, шулаймы?» – диде. Мин, нәрсә әйтергә дә белмичә, иңнәремне сикертеп куйдым һәм бераз кызарынып та киттем сыман, чөнки ике битем дә бердән кайнарланды. «Тик син кечкенәрәк бит әле андый нәрсәләрне белергә». – «Әни әйтә, син минем буем булгансың инде», – ди. «Алайса, үскән инде син, шулаймы? Ә үскән малайлар телләрен тыя беләләр, шулай бит?» – «Шулай», – дидем мин, сөенеп. «Мин бер Казан кызы белән вәгъдәләшкән идем. Вәгъдә билгесе итеп менә балдакларны алмаштык. Ул минем хыялымда гына булган Ленинград консерваториясенә укырга кергән. Без Нева ярында аның белән ничәмә-ничә ак төннәрне уздырдык, Ленинград күренешләре белән сокландык. Ләкин ул һәрвакыт Казанны, ниндидер бик тылсымлы Кабан күлен сагынып сөйләде, шуның турында симфония язарга әзерләнде. Ул инде аны яза да башлаган иде, без аны пианинода уйнап та карадык. Беренче кисәген оркестрга да салдык, дөресендә, аңа үзем ярдәм иттем, чөнки минем теориям аксаса да, музыканы тамашачыга җиткерү тәҗрибәм ярыйсы гына. Ләкин «Кабан» симфониясе өзелеп калды, ә минем яраткан кызым эзсез югалды. Аңардан бары бер хат кисәге генә калды. «Синең тормышыңны бозасым килми. Минем аркада харап булуыңны теләмим», – дигән ул үзенең хатында». – «Туктагыз әле, нәрсә булган соң? Нишләп алай бик кинәт?» – дип аптырап карадым мин Җәүдәт Айдаровичка. «Тормышта юллар тигез генә түгел, анда текә борылышлар да бар икән шул, – диде Җәүдәт Айдарович, уфтанып. – Әле фин сугышына кадәр үк бездә көпә-көндез бик әйбәт кешеләр югала башлады бит. Күбесенчә җитәкче кешеләр. Тышкы дошманнар да, эчке дошманнар да йоклап ятмаганнар, алар, совет властен какшатырга теләп, әйбәт кешеләргә дә яла ягып, кулга алдырганнар. Минем сөйгән кызымның, – мин аның исемен әйтмим, анысы сиңа кирәк тә түгел, – әйе, аның әтисен дә, ниндидер сәбәп табып, ирегеннән мәхрүм иткәннәр, өстәвенә аның турында консерваториягә «Фәлән-фәлән студентка «халык дошманы» кызы» дип язып та җибәргәннәр. Консерватория җитәкчелеге «сын за отца не отвечает» дип, Сталин сүзләрен әйтеп, тәмам тәшвишкә төшкән студентканы тынычландырып та караганнар, укуын дәвам итәргә кушканнар. Ләкин бездә куштаннар азмыни, кайбер бәндәләр: «Чибәркәй, сез анда нинди Кабан турында симфония язып ятасыз? Кемгә кирәге бар аның?» – дип бәйләнергә сылтау эзли башлаганнар. Шуннан менә аңардан әлеге хат кына калды. Аннары кинәт кенә сугыш башланып китте. Мин, аны эзләп, Казанга бара алмый калдым. Ләкин барыбер барачакмын, тәгаен эзләп табачакмын мин аны. Кабанның, серле күлнең симфониясе язылып бетәргә тиеш. Тиеш! – дип, Җәүдәт Айдарович барабан суккандагыдай кулын селтәп куйды.

Сугыш тиз генә бетмәде. Картларны, балаларны, авыруларны корабльләр белән эвакуацияләүләр һаман дәвам итте. Ләкин Ленинградны дошман коры җирдән дә, диңгездән дә бик нык чолгап алган, корабльләрнең байтагын ул мина белән, торпедо һәм бомба белән җимерде, пассажирларның олысы-кечесе суга баттылар. Ә самолётлар камаудагы халыкны эвакуацияләп өлгерә алмый иде. Менә шулай Ленинградта һаман кала килдек, безгә чират җитүенә өметләнми дә идек. Сабакларыбызны ташламасак та, музыка түгәрәгенә йөрүчеләр күзгә күренеп кимеде. Түгәрәк, бәлки, яшәгән дә булыр иде әле, ләкин Җәүдәт Айдаровичны шәһәребезнең хәрби оркестрына алдылар. Без аның белән бик сирәк күрешә башладык. Аннары ул радиокомитет оркестрында эшли башлады. Барыбер анда да казарма тәртибе икән. Радиокомитетның түбәсендә дежур торалар, түбәгә төшкән яндыргыч бомбаларны тимер кыскычлар белән урамга ыргыталар, ә андагы сугышчы каравылчылар аларны йә су, йә ком белән сүндерәләр. Дошманның һава һөҗүме кире кайтарылу белән, репетицияләр башлана, аннары инде музыка безнең илебезгә генә түгел, ерак Америкаларга кадәр эфирга тапшырыла. Робентроп: «Шанлы немец армиясе корыч келәшчә белән Ленинградны бугазлап алды, революция бишеге дөмегә!» – дип юкка-барга да ышанучы бәндәләрнең күзенә кибәк тутыра, ә радиокомитетның симфония оркестры: «Юк, Ленинград яши, Ленинград көрәшә!» – дип, үзенең музыкасын бөтен дөньяга тарата.

Ләкин авыр көрәш бу. Ачлык халыкны чалгы белән кыргандай кыра.

Күрсәгез иде сез андагы хәлләрне, – дип, Галим, күзен кыса төшеп, үзалдына карап куйды, аның иреннәре калтырап китте. – Кешеләр атлап барган җирләреннән авып китәләр. Аларны кузгатам димә инде, файдасыз. Мәетләр әле тегендә, әле монда аунап ята, аларны күмәргә каберчеләр җитешми. Каберчеләр үзләре дә, көрәкләрен тоткан килеш, үзләре казыган чокырга үзләре ятып үләләр. Менә шундый мәхшәр көннәрнең берсендә мин Җәүдәт Айдаровичны очраттым. Ышанмассыз да, унөч яшьлек кызларның да иң арыгы кебек: хәрби гимнастёркасын буган каешы билен өзеп чыгарга җитешкән. Ә көмеш балдагына марля кисәге ураган: «Төшеп аптыратты бит, шуа да чыга, шуа да чыга. Беркөнне төшереп югалта яздым. Менә арканлап куйдым әле үзен», – дигән булып, Җәүдәт Айдарович көлемсерәгәндәй итте.

Аны соңгы күрүем бик аянычлы булды. Ул очрашу исемә төшсә, хәзер дә менә әллә нишләп китәм. Мин, Ленинград парклары, аларның буалары турында язылган китапны пәлтә изүенә кыстырып, библиотекадан кайтып килә идем. Март ахырлары булса да, Балтыйк диңгезе ягыннан җил исеп тора, тротуарлардан җәяүле буран йөгерә. Мин, күтәргән якама ышыкланып, кулларымны кесәгә тыгып кайтып барам. Юл кырыенда бер карчык ауган да авызы ачык килеш калган. Аның тешсез аңкауларында җил, сызгыра-сызгыра, үзенең әҗәл көен көйли. Бераз атласам, тагын берәү бөгәрләнеп яткан, монысы җилгә аркасын куйган, ягъни үзен үзе ачы җилдән сакламакчы булган. Ләкин монда әле урамның ышыграк җире, анда җилнең балалары гына исә. Җилнең аталары чатлыкта котыра. Монда җил генә түгел, давыл оясы. Мин бу чатлыктан әле сугышка хәтле үк курка идем. Аны үткәндә, җил тынганны көтеп торам яки, баш киемемне батырып киеп, җилгә каршы сөрлегә төшеп узып китәм. Хәзер исә җаннары эленеп кенә торган мескен ленинградлыларның яртысы диярлек шунда мәңгегә тоткарланып кала иде. Мин китапханәдән кайтып барганда да нәкъ шулай килеп чыкты, чатлыкта дүрт-биш кеше чәчелеп ята иде. Ләкин, бәхетемә каршы, чатлыкны борылып узган чагымда, җил туктап калды, буран үзенең кар ярмаларын соңгы мәртәбә тәгәрәтеп җибәрде дә үзенең дә хәле беткәндәй, тынды. Мин мәетләргә нихәтле генә карамаска тырышсам да, башым ирексездән аларга таба борылды. Бу ни хәл, араларында шинельле кызылармеец та бар түгелме соң, аякларын да, кулларын да миңа табарак сузып яткан. Ленинградны саклаучы гаскәриләр дә шәһәргә килгәлиләр, алар гаиләләре янына яисә йомыш белән төрле оешмаларга кайтып-китеп йөриләр һәм, әлбәттә инде, хәзинәдә бар азыклары белән уртаклашалар. Күрәсең, бу гаскәри дә үзенең барлы-юклы паёгын ачларга биргәндер. Аның янында берничә ир-ат белән җиңел гәүдәле яшь кенә бер кыз ята. Ул, үзен җил очыртып алып китүдән курыккан булса кирәк, боты кигән ир кешенең аягына чытырдап ябышкан. Язгы-көзге пәлтәсенең кыскарак җиңе эченнән зәп-зәңгәр кан тамырлары катып калган нәзек беләге күренеп тора иде. Стена чатынарак елышкан гаскәригә тагын күзем төште дә аның кар күмеп китә язган шинель чабуларына, кар бөртекләре кунып калган керфекләренә карап тордым. Аның күзләре, ярым ачык булып, тонык кына җемелдиләр сыман иде. Әллә йомшак җилдән керфекләре селкенеп китте инде, ике-өч кар бөртеге битенә коелып төште. Озак карап торсаң, мәетнең дә керфекләре дерелдәп китә икән, имеш, дип ишеткәнем бар иде. Әнә бит тагын керфек очлары тибрәнеп куйган кебек булдылар. Чү! Ә нигә әле бармаклары селкенгәндәй иттеләр? Юк, миңа гына шулай тоелган икән. Мин кузгалып киттем. Чатны борылыйм дигәндә генә, тагын гаскәригә әйләнеп карадым. Чырае чак кына таныш та кебек бит әле. Шул чагында шинеленең алтын төймәсе өстендә аның җитү тырнаклары кабат биешеп алгандай булдылар. Чынлап та, кыймылдый шул бармаклары. Чәчләрем үрә торды, арка буыннарым буйлап боз салкыны йөгерде. Мин, телсез калып, гаскәринең бармакларына төбәлеп калдым. Аның сөякчел бармаклары билгеле бер такт белән селкенәләр, хәтта өстәлгә барабан каккандай итәләр иде. Шунда гаскәринең икенче кулына карасам, карала төшкән марля бәйләүле көмеш балдак. «Әни!» – дип кычкыруымны сизми дә калдым. Ачы итеп кычкырдым да чаттан икенче генә булган өебезгә йөгердем.

Йөгердем дию дөрес тә булмас. Үзем алга ашкынам, үзем еш-еш сулап туктап торам. Тез буыннарым шундый йомшарды, җибәрмиләр генә бит. Ярый әле җил юк иде, мин дә әлеге мәетләр санын арттырган булыр идем. Күкрәгемә ялкын сулый-сулый кайтып керүгә: «Әни! Җәүдәт Айдарович! Чатлыкта!» – дип, ишек катындагы караватыма аудым. Мин ике көн буе һушсыз ятканмын. Әни күршеләребез белән чыгып Җәүдәт Айдаровичны алып кергәннәр, кайнар су эчерткәннәр. Акрынлап аяк-кулларына, тәненә җылы керә барган, әле күзләрен ачып карагач та, онытылып, җылыга оеп байтак яткан, аннары инде үз аягы белән күршесендәге өенә кайтып киткән. Шушы вакыйгадан соң мин аны бер дә күрә алмадым.

Көймә хуҗасы, аргы якның өлкән яшьтәге марҗа, мине эшсез дә калдыргалый: акчаны азрак бирдең исә, икенче көнне санап тоттыра – акчаны көрәп алу өчен, көймәне минем ише бүтән бер әтрәк-әләме алып китә. Өстәвенә марҗа: «Менә акылга утырдыңмы инде, – ди, тарамаган чәчен шытыр-шытыр кашып. – Көймә бит ул кататься итеп йөрү өчен генә түгел. Әнә Сафа абыеңнар үгез кебек эшли… Ярый, бер-ике көн ял ит, аннары тагын килерсең», – дигән була.

Әнә шундый бер-ике көнлек «яллар» булгалап тора. Андый көнне төрле йомышка йөрүләр, бигрәк тә базарга барып кайтулар минеке. Он сатучылар бигрәк азынды. Әле баштарак шактый мул стакан белән саталар иде. Аннан уртача стаканга күчтеләр. Инде менә хәзер аракы эчә торган кырлы рюмкадан аз гына зуррак стакан белән саталар. Авызыңны ачып торсаң, анысы белән дә әле әнә шул ачык авызыңны казык башына элеп куялар: йә, кулларын ут уйнатып, ун стакан урынына тугызны гына салалар, яки, стакан төбендә калдыра барып, онны киметеп бирәләр. Ул мөртәт алыпсатарларның бүтән ялганнары да бар, үзләре зуррак стакан белән саткан булалар, ә стакан төбенә карасаң, камыр ябыштырылган була. Хәер, стакан төпләрен бик күрсәтеп тормыйлар алар сиңа, бик иснәнә башласаң: «Жулик!» – дип кычкырып куып кына җибәрәләр.

Базарда йөрү күңелле, тегене-моны алып ашамасаң да, күзеңне туйдырып йөрисең. Мин күбрәк Тукай урамы очындагы колхоз базарына йөрдем. Сорочийга бик сирәк чыккалый идем. Әмма күрше йортта торучы Гөлҗиһан апа үзе дә, аның малайлары да Сорочийдан кайтып кермәде. Аларны «Кабартма» дип йөртә идек без. Чөнки алар, кабартма пешереп, Сорочийга чыгарып саталар иде.

Гөлҗиһан апа үзе беркайда да эшләмәде. Ире кибет мөдиреме, әллә сатучы гына идеме – сугышка китүгә, үле хәбәре килде. Ә дүрт баланы ничек туйдырмак кирәк? Менә ул, күпләп он сатып алып, аны эш итәргә керешкән.

Кабартма Рифкате – безнең класста, ә кечесе Фуат түбәнрәк класста укыйлар. Кара бәздән тегелгән юка гына сырма фуфайкалары һәрвакыт ялтырап тора. Әле ул фуфайкаларның ялтыравыклары тоныграк чагында, класс җитәкчесе Агрипина Никитична, кысыграк күзләре белән Рифкатьне әйләндереп карый-карый:

– Нишләп соң бу телогрейкаңның арты чиста, алды каеш кебек каткан? Чүпрәк белән ышкып чистартып булмыймыни соң аны? – дип, малайны оялтып карады.

Шуннан, Гөлҗиһан апа җитәкчебезгә бер-ике кабартма төреп җибәргәннән соң, ул һәммәсен дә аңлады, Рифкатькә бәйләнмәс булды. Рифкатьнең дә, энесенең дә фуфайка түшләре һәм алгы чабулары һәрвакыт кояштай ялтырап торды.

Кабартма Рифкатьләрне искә алуым Сорочий дигәннән генә иде. Гөлҗиһан апаның әнә шул ялтыр малайларын күрсәм, өстәвенә, яннарына басып, күземне чак кына йома төшеп, телогрейкаларына кулларын сөртә-сөртә сеңдереп бетергән май исләрен дә иснәп торсам, мин шундук аргы як базарны күз алдына китерәм. Аннары мин үзем дә ара-тирә Сорочийга сәгать маклерларын карарга чыккалыйм. Алар немецның трофей сәгатьләрен бик оста тондыралар. Бигрәк тә Хәкимнеке ише кызгылт чәчле, чикләвектәй матур гына коңгырт күзле, алсу таза чырайлы бер сатучы хәтеремдә калган. Ул кул сәгатен учына салып тотып тора. Сәгать алырга теләгән егет кисәге яки берәр агай килеп туктаса, ул үзенең озын буе белән аска елмаеп карый, бер уңайдан алтын тешен дә күрсәтеп ала, агай яки егет белән йомшак кына сөйләшә. Шуннан бу алтын тешлене өч-дүрт кеше чолгап ала. Арадан берсе сәгатьне кулында тотып карап тора да: «Их, акчам җитми, төш инде бераз», – дип, озын буйлыга ялварып дәшә. «Юк, алай ук төшмим. Килде-китте генә сәгать түгел бу, швейцарский», – ди сәгать хуҗасы. «Төш әйдә, фәлән сумга үзем алам! Мә менә кырып-себереп бирәм бөтен акчамны!» – диләр тирә-юньдәгеләр. Озын буйлы тагын елмая: «Шаярма, советский түгел ул. Менә актык бәя фәлән тәңкә! Шуннан бер тиен дә төшмим!» Сәгатькә күзләрен кыздырып торган әлеге егет кисәге яки агай сәгатьне кулына алып колагына куеп карый да: «Үзем алам, мә акчаны, санап ал!» – ди. Озын буйлы сүрәнләнеп китә: «Нужа кушмаса икән шул, сатасы да түгел идем». – Акчаны, санап та тормыйча, кесәсенә тыгып куя. – Ярый, хәерен күр».

Ә бераздан егет кисәге яки агаебыз әле генә сәгать алган җиргә йөгереп килә, аның яңаклары калтырый: «Кая ул бәдбәхет! – дип, сүзләрен эченнән кысып чыгара. – Алдаган, сволочь!» Әмма көләч егеттән күптән җилләр искән була.

Бу алтын тешле, кызыл чырайлы чибәр кеше, – шуны да әйтергә кирәк, ул бик матур киенә иде, – әле сугыштан соң да байтак еллар дәвамында «швейцарский» сәгатьләрне мәми авызларга тондырып йөрде. Чынында исә алар, немецның гади штамповкасы булып, колакка куеп караган чагында җитез генә текелдиләр, ә инде сәгатеңне кулыңа тотып бер-ике адым читкә киттең исә шундук туктап калалар. Алар немецның кыска гомерле уенчык сәгатьләре генә иде шул.

Мин Галимгә сәгать аферистлары турында кызык итеп сөйләгәч, аның җен ачулары куба:

– Ничек шуларны военный трибунал белән тотып атмыйлар?! – дип бузарынып килә иде ул.

Без була торып, әле без, әле паспорт та алмаган сары авызлы малайлар, базарда облава ясасалар, дер калтырап тора идек, бердәнбер документыбыз булган «Ученический билет» ны кесәбездән чыгарып, аңа Ходай Тәгаләнең барлык-барлык афәтләрдән коткарырлык фәрманы сымак бөтен өметләребезне баглап карый идек. Ә алтын тешле ыспай егетләр облава ятьмәсенә эләкмиләр, эләксәләр дә, чая балыклар сымак аңардан бик тиз ычкыналар иде. Галим дөрес әйтә иде шул, аларны атарга кирәк иде, дип. Бер уңайдан ул мине дә орышып куя. «Ниең калган ул базарда, юкны бушка тутырып йөрмәсәң!» Ул үзе бер минут вакытын да бушка үткәрми. Үз йортлары белән яшәгәнлектән, йә ишегалдын себерә, йә суга йөгерә, яки әнисе өчен райисполкомга бара – эвакуацияләнүчеләргә тиешле хәстәрлекләрне күрә. Һич югы, аның кулында бик калын китап була.

Мин үзем китапларны бик аз укыйм, дөресендә, чүлмәкчедән күрмәкче дип, соңгы вакытта гына Галимгә ияреп укыштыра башладым. Хәзер сөйләргә җыенуым исә барлы-юклы ул китаплардан чыгып та түгел, ә тарих укытучыбыз сөйләгәннәрдән чыгып кына иде. Безнең сугышта яраланып кайткан бер укытучыбыз – Әүхәди абый бар. Сыек кына саргылт бөдрә чәчле. Алсурак маңгай өсләре, бигрәк тә ян-як тирәләре пеләшләнеп ялтырый башлаганнар. Әмма аның очлаеп төшкән яңаклары өшегән кешенеке шикелле тимгелрәк иде. Әүхәди абыйның маңгае текәрәк булгангамы, күз чокырлары зур да, тирән дә сыман. Әнә шул тирәнлектә ябалакныкы кебек зур күзләр. Бу түгәрәк соры күзләр – Әүхәди абыйның күңел тәрәзәләре алар. Ул үзенең әнә шул күңел тәрәзәләре белән балаларга һәрвакыт дустанә карый һәм сине, хәзерләнгәнсеңме, юкмы дәрескә, үтәли күрә.

Әүхәди абыйның портретыннан азаккарак төшеп калган янә бер үзлеге бар икән – бу аның икеме, өчме бармагын өздереп кайткан кулы. Дәресләрне бик тәмләп, кирәкле урыннарга басым ясый-ясый сөйләгәндә, Әүхәди абый әнә шул күрсәткеч таягыдай кулы белән, траектория сызыгы сызгандай, һаваны өстән үк урап килеп, аска таба төртеп куя. Без Әүхәди абыйның сөйләү рәвешләрен бик ярата идек, ә инде арабызда ком гарәбедәй каратутлы, бөдрә чәчле классташыбыз Әнәс Сафиуллинның, дипломат дип, һич югы, юрист булыр дип өмет иткән бик чибәр малаебызның, теле телгә йокмыйча сабакны бик вәземләп сөйләгән чагында, кирәкле урынга тагы да катырак басым ясау өчен, күрсәткеч бармагы белән өстән аска төртеп куюын да күрсәк, без бу тамашага һәммәбез дә аһ итә идек, Әүхәди абый үзе дә, Әнәснең матур сөйләвенә хозурланып, рәхәт кенә кеткелдәп куя иде.

Тарихтан нәрсә генә сөйләнмәгән, нәрсә генә үтелмәгәндер, күптән инде җилгә очкан. Ә менә Әүхәди абыйның, соңыннан кайсыдыр педучилищега киткән укытучыбызның, килеш-кыяфәте һәм дәрестән тыш сөйләгәннәре әле дә булса истә.

Әүхәди абый Хасан күле сугышлары гөрләгән вакытта ук Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән. Армия хезмәтеннән соң да анда, Сахалинда кебек, эшкә калган. Һәрхәлдә, ул безнең ил белән японнар арасындагы сөйләшүләр буенча, җир өстенә чыгып торган күмерне казышуда катнашкан. Японнарның максаты бөтен казылма байлыкларны сыгып алу икән. Ә безнең максат бүтән: Сахалин кайчан да булса бөтенләе белән безнеке булачак, шуңа күрә ни өчен әле байлыкны, бигрәк тә ташкүмерне, японнарга кырып-себереп бирергә. Өстәвенә безнең ил чикләрен һәрдаим бимазалап торган, безнең эшче куллар белән чыгарылган күмерне ягып, безгә каршы корал коеп яткан японнаргамы?! Шунлыктан, япон вәкилләре контроль ясарга килгән чакларында, Әүхәди абыеңнарың бик тырышып күмер чапкан булалар икән, имеш, ә инде японнар китеп бару белән, кәйләләрен ташлап, түшәмгә төкереп яталар. Булачак дошманга каршы хәйлә дә кирәк. Менә шундый дипломатия дәресләрен бирә иде безгә Әүхәди абый.

Әлбәттә, Әүхәди абый турында мин Галимгә авыз ачып бер сүз әйтмәдем, ләкин, укытучыбызның безгә биргән сабакларыннан чыгып, аның үзенең кылын да тарткалап карадым.

– Пётр патша заманында нинди зур шәһәрләр булган, беләсеңме? – дидем мин.

– Россиядәме?

– Әйе, Россиядә.

– Мәскәү, Петербург инде. Башкаланы элек Санкт-Петербург дип тә йөрткәннәр.

– Анысы шулайдыр, алар да зур шәһәрләр булгандыр. Әмма халкы, эшчеләр саны ягыннан да бик зур шәһәр булган әле.

Галим, булыр микән дигәндәй, иңбашларын сикертеп куйды. Шунда мин Әүхәди абый сөйләгәннәрне чатырдатып әйтеп бирдем.

– Пётр патша, Казанга үзе килеп, Кабанның аръягында тула, ягъни сукно суга торган фабрика салдыра. Аннары шул ук Пётр патша Бишбалтада хәрби кораблар ясата башлый.

– Бу – тарихта билгеле нәрсәләр. Чөнки Идел буенча корабын да, сукносын да озатырга бик җайлы булган.

– Тик тарихта билгеле нәрсәләр сиңа бик үк билгеле булмаган бит әле. Сукно фабрикасында да, Адмиралтействода да эшләр өчен бөтен Идел буеннан рус, чирмеш, чуваш һәм меңәрләп-меңәрләп татар крестьяннары да көчләп куып китерелгән. Тора-бара Казан үзенең халкы белән дә, тоткан урыны, әһәмияте белән дә Россиянең бөтен шәһәрләрен узып киткән.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации