Текст книги "Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын"
Автор книги: Тагир Нурмухамметов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 8 (всего у книги 18 страниц)
– Бик якын килмә, – диде Габделәхәт, – убылып төшүе бар, ә егылып төшсәң, чыктым димә инде.
– Йөзеп тә чыгып булмыймы?
– Йөзсәң дә, упкын ычкындырмый сине, теге як ярга җибәрмичә тотып тора. Аннан менә кара, – дип, Габделәхәт түбәнгә сыер кизәген ыргытты.
Кизәк, киләп сала-сала, су өстенә очып төште, коймак кебек әйләнгәләп торды. Ләкин ул әйләнүдән туктагач та агып китмәде, су аны бер урында тота иде.
– Нишләп, тыныч ич, йөзеп була, – дидем мин, Габделәхәтнең сүзенә бик ышанып җитмичә.
– Юк шул, су үргә дә, түбән таба да җибәрми, бары бире таба гына җибәрә. Тик тырнаклар белән үрмәләп булмый бит. Ярга ябыштың исә коры балчык ишелә төшә, ишелә төшә.
Мин Кызыл ярны күземнән үткәрдем. Чынлап та ул бик текә. Ә үги ана яфраклары белән эт эчәкләренә тотынсаң, алар суырылып чыгачак.
– Йөзәргә оста булсаң да, су өстендә озак тора алмыйсың бит. Аннары менә хәзер карап тор кизәкне. Мин, әллә нәрсә буласына бик ышанмыйча, кизәккә төбәлдем. Менә ул, калкавыч сымак, батып-батып куйгандай булды. Су өсте аз гына иңгәндәй итте дә кизәкне ияртеп аска алып төшеп китте. Бераздан су яңадан калыкты, хәтта мөлдерәп тирә якка чайкалып киткәндәй булды. Колагыма хәтта «ух!» дигән тавыш чалынып калды. Ләкин кизәк чыкмады, ул батты.
– Бер елны болында ике аучы шарт-шорт мылтык атып йөрде. Кала кешеләре иде бугай. Дугайда балык күп дип ишеткәннәр дә монда балык ашарга килгәннәр. Берсе бик зур щүкәгә тигезгән. Йөзеп килеп балыкны сөйрәмәкче икән дә, тик чыга гына алмый икән. Инде щүкәне дә ташлап ике куллап йөзә башлагач кына, су иңеп киткән. Су калыккач та, теге аучы юк икән. Иптәше зар елады шул, үзем күрдем.
– Шаяртма инде, Габделәхәт, – дидем мин.
– Ну шаяртмасаң, алдашасың.
– Китсәнә?.. – дип, башын артка чөеп көлде Габделәхәт.
Ләкин ул кинәт тынып калды, «ш-ш-ш!» дип, бармагын селкеде, аннан суга таба күрсәтте.
Көн үзәге булып, кояшның бик яктырткан чагы иде. Инешнең аргы як өлешендә су төбенә хәтле күренә. Анда корыган чыбык кисәкләредәй нәрсәләрдер кыймылдыйлар. Агымга каршы бик зур энәләр кебек кадалып торгандай итәләр дә, капыл гына көмеш янтыклары белән борылып, хәтта корсаклары белән әйләнеп уйный-уйный, түбән төшеп китәләр. Аннары кабат көтүләре белән өскә менәләр, тагын борыннары белән агымга каршы кадалып торалар һәм, зыр-зыр әйләнеп уйнаклый-уйнаклый, агым уңаена түбән төшәләр.
– Чабак шаяра. Аларның да бик эреләре. Менә хәзер бу ярга таба кара.
Мин ярга каршы түшем белән сузылып яткан идем. Башымны тагы да алгарак чыгарып, инешнең яшькелт-кара өлешенә күз салдым. Кояш су өстенә бер үк нурларын, бер үк алтын тәңкәләрен сипкән булса да, инешнең төбе түгел, алдагы фараз ителгән балыклар да күренми иде.
– Әнә безгә таба ике туйра кискәсе менеп килә, күрәсеңме?
– Юк.
– Соң, менә бит инде килеп җиттеләр. Янтыкларын терәшеп торалар. Әнә икәүләшеп башларын безнең якка боралар.
Мин, чынлап та, икесе тиң безгә таба борылган балыкларны күреп алдым.
– Ай-яй, – дип, башымны селкетеп куйдым.
– Селкенмә, куркытасың, – диде Габделәхәт.
Кара сыртлы бу балыклар теге үрләп уйнаган чабакларны күрмәгән дә кебек кыланалар. Ләкин менә алар аерылдылар. Берсе, үзен су җаена тапшырып, түбән төшә башлады, тик канатларын кыймыл-кыймыл китереп, һаман саен су уртасына таба кереп бара иде. Икенче зуррагы да, өскә күтәрелеп, чабак өере каршына чыкты да соскы көрәк хәтле койрыгы белән суга шап итеп китереп сукты һәм, торпедо кебек, балык көтүенә таба атылды. Чабаклар як-якка сибелделәр. Ләкин аларның берсе түбәндәге балыкның авызына үзе килеп керде, койрык суккан икенчесе исә, чабак көтүенә атылу белән, шарт итеп, бик эресен сыртыннан тешләп алды һәм шул мәлне үк йотып та җибәрде.
Бу гуҗ, карак балыкларга мин хәйран калдым.
– Ата щүкә белән ана щүкә. Парлашып аулыйлар. Ышандыңмы инде, йә?
Мин, ышандым дигәндәй, башымны иеп куйдым.
– Монда бик изге ак балыклар да бар. Ярка-ярка хәтле, ди, бабай. Алары бик тын кичләрдә сирәк кенә күренә, ди. Зират сулыш алганда, упкын төбеннән чыгалар икән. Бу балыкларга бармак та тигезергә ярамый. Алар бөтен дөньядагы балыкларның башлыклары икән. Аларны ашадыңмы, ахырзаман була.
Исең китәр бу Габделәхәткә, бер дөрескә ике ялганны кушып сөйли.
– Нинди ахырзаман?! Син нинди әбиләр сүзен сөйлисең? – дип, сорау арты сорау яудырдым мин.
– Әбиләр сүзен түгел, карт сүзен генә сөйлим мин, – диде Габделәхәт, гамьсез генә көлемсерәп. – Су бер иңеп, бер калка бит әле. Әнә шулай ухылдап зират сулый. Зират астан упкын белән тоташкан. Ак балыклар зиратка күмелгән изгеләрнең җаннары, рухлары икән ул. Аларны ашасаң, димәк, адәм адәмне ашаган булып чыга. Бу ахырзаман алдыннан гына була, ди карт. Шуннан инде бөтен елгалар кибә, урманнар кырыла, дөнья буйлап сәмум җилләре исә.
– Тфү! Сафсата, уйдырма! – дидем мин, урынымнан торып.
Габделәхәт тә сикереп торды. Без кайтырга чыктык. Әлеге әкият турында уйланып шактый җир киткәч, мин артка борылып карадым. Дугайдагы су өсте тынып кына ялтырап ята иде.
«Ну бу Утар бабайлары, минәйтәм. Изге балыкларга тимәскә кушалар инде. Соң без аның чабагын да эләктерә алмыйбыз әле!» Һәм, кулы белән һавадагы чабакларны тотмакчы булган Әхтәм абыйны исемә төшереп, мин ирексездән көлеп җибәрдем.
– Әллә ышанмыйсың? – диде Габделәхәт.
Мин, аның шулхәтле дә алдаусыз булып күренгән күзләренә карап:
– Габделәхәт, Шомбай бит син, – дидем.
– Китсәнә, – диде ул һәм үзе дә, үзенең ялганына түзмичә, хахылдап көлеп җибәрде.
Поезд кыска гына кычкыртып алды да акрын гына Казан тарафына китеп барды.
Безне ат белән Габделәхәт озата килгән иде. Арбага чыгып утырыр алдыннан, җиңги, мине өйалды бусагасында туктатып:
– Улым, гаеп итеп китмә инде. Дөнья булгач, төрле чаклар булгандыр. Әниеңә барысын да сөйләп бетермә, яме? – диде.
Мин:
– Эһе, – дип, башымны кагып куйдым.
Җиңги тагы, терсәгемнән йомшак кына тотып:
– Киләсе елда кайтырсыңмы соң? Алла боерса, кашлактагы җиләккә берсенә дә кул тигертмәм. Һәммәсе синеке булыр, яме? – диде.
– Эһе, – дип, мин җиңгинең моңаеп калган түгәрәк күзләренә карадым. Әллә ничек үземнең дә эчемдә ниндидер җеп өзелеп киткәндәй булды. Мин аның йомры беләгеннән ике кулым белән кыстым да, башымны игән хәлдә, арбага барып утырдым.
Аннары әти белән Әхтәм абый чыктылар. Әхтәм абый үзенең каралып беткән брезент кожанын кигән. Кожанның чабулары канат кебек җәелә төшкән, чөнки кожан астыннан ул җилкә аша асылма сумка белән тимерьюлчылар быргысын киеп куйган. Мин аның фонарен үз кулыма алдым, ләкин һәрвакыттагыча яшел, кызыл, сары пыялаларын ачтырып карыйсым килмәде.
Барыбыз да арбага урнашып беткәч, Габделәхәт тә, үрәчәгә сикереп утырып:
– На! – дип, дилбегәне кагып куйды.
Ат, шундук башын чайкап һәм түшен киерә төшеп, кызу гына алып та китте. Җәйге көннәремне уздырган тәбәнәк өй артта калды. Тәбәнәк өйдән дә тәбәнәгрәк җиңги дә, яулык почмакларын күзенә тигезә-тигезә, артта калды.
Бигрәк тә басу капкасыннан чыкканда, Габделәхәт, ачы итеп сызгырып, атны җилдереп чыкты. Әхтәм абый, аның аркасына төртеп:
– Ут капканмы әллә сиңа? Кудырма шулхәтле! – дигәч кенә, ул, авыз чите белән генә елмаеп, кара-турыны тыя төште. Шуннан ат бик ашыкмыйча, аяклары белән тумырып-тумырып кына атлап китте.
Шулай да Түбән Утарга без тиз килеп җиттек. Аны чыккан чакта, Габделәхәт кара-турыны янә кызуламакчы иде дә, Әхтәм абый тагы аның аркасына төртеп куйды, һәм ат тигез генә атлап китте.
Урамнан үткәндә келт итеп исемә төште: авылга кайткан чагымда бик нечкә иләктән сибәләгәндәй вак яңгыр ява. Үзәнсу җирне ак томан каплап алган. Томаннан да аграк бер ат, башын җиргә төрткәләп, үлән чемчеп йөри иде. Мин иңкүлеккә борылып карадым, ләкин генерал аты анда юк иде инде.
Түбән Утарны чыккач, Мөндеш юлында Габделәхәт атны туктатып торды. Ул үрәчәдән сикереп төште дә юл читенә чыкты, бәләкәй яфракларын лепердәтеп утырган кечкенә генә агачларга елмая-елмая карап торды. Минем тагын исемә төште: Габделәхәтнең мачтырдап торган туфракка кадап киткән казыклары иде бит алар. Ул вакытта алар ямьсез генә тырпаешып калганнар, хәзер исә менә тирә-юньнәренә яшь ботаклар чәчрәткәннәр, нәзек бала яфраклары белән үзләренчә җырлап утыралар. Мин дә эчемнән шатланып елмаеп куйдым.
Габделәхәт белән саубуллашканда, икебезнең арада гына мондый сөйләшү булып алды:
– Җәренгә кайтырсыңмы соң, тагын балык тотып йөрербез, – диде Габделәхәт.
– Оча торган чабакларнымы? – дидем мин, көлеп.
– Оча торганнарын да, очмый торган ак балыкларны да.
– Изге балыкларны тотарга ярамый бит, Габди, – дидем мин аңа, беренче мәртәбә үз итеп дәшеп.
– Тотмасак та, айлы кичтә, килеп, яр башыннан үзләрен карап торырбыз. Алар су кызлары кебек йөзә икән.
– Тагын әкиятме, Габди?
– Әкиятне яратмасаң, болай итәрбез: икәүләп иген ташып йөрербез.
– Күпер янында атлар, арбалар белән бергә су да коенырбызмы?
– Киемнәребезне дә салып тормабыз!
– Габди, Шәмәрдәнгә йөрербезме соң?
– Йөрмичә, аякларыбызны сатып алган ич безнең Егор дәдә, хезмәт көнең күбәя, брат, дигән була да бит. Әле менә син киткәч, көне-төне ат кудырачакмын.
– Аулак өйгә дә вакытың калмасмыни инде, Габди?
Без икебез дә, аулак өйдән ничек кайтуыбызны искә төшереп, шырык-шырык көлә башладык. Ләкин якында гына паровоз сызгыртканы ишетелде, борылмадан, чуен юлны ышыклаучы әрәмәләр артыннан, парларын бөрки-бөрки, паровоз үзе дә күренде. Без, сумкаларыбызны алып, чуен юлга якынрак килдек.
Поезд пышылдап туктаганнан соң, вагонга керәм дигәндә генә, Габделәхәт минем кулыма өчпочмаклап бөкләнгән бер кәгазь тоттырды.
– Нәрсә ул? – дидем мин, вагон бусагасына менеп баскач.
– Каләм каштан сәлам хаты! – дип авызын ерды Габделәхәт.
– Ниткән каләм, ниткән сәлам?! – дидем мин, буталып бетеп.
– Укыгач белерсең! – диде Габделәхәт, кулын болгап, чөнки поезд китеп бара иде инде.
Мин дә кулымны күтәреп саубуллаштым да әтиләр янына эскәмиягә кереп утырдым.
Менә поезд тәгәрмәчләре рельсларны саный, җай гына тәгәрәп бара-бара да, рельс ялгамаларында дәррәү гына тукылдап куя – йокымсырап утырган пассажирлар шундый чакта алга-артка кайшалып алалар. Әти белән Әхтәм абый да башларын деркелдәтеп черем итеп баралар.
Мин тәрәзә артындагы ялангач кырларга, ерактагы авылларга карыйм. Телеграф чыбыклары нота сызыклары булып бер күтәреләләр, бер түбән төшә башлыйлар, вакыт-вакыт аларның сызгырып куйган тавышлары ишетелә.
Поезд мине дә тирбәтә, йокыга оета башлый. Күземне йомдым исә, каршымда ак яулыгын матур ияге астыннан гына чалып куйган зифа буйлы кыз пәйда була.
«Мин сине минем белән күрешеп китәрсең дип уйлаган идем. Ник килмәдең? – ди ул, мәэюс кенә елмаеп.
– Гафу ит, онытып җибәргәнмен.
– Шулай бик тизме?
Мин иңбашларымны гына сикертеп алам.
– Хат язганга ачуланмадыңмы?
– Юк, – дим мин, аңа елмаеп карап.
– Мин аңа, киләсе елга да кайт, дип яздым. Кайтырсыңмы?
– Әйтә алмыйм шул, Гөлүсә.
Кыз, бердән моңаеп, ак яулыклы башын чак кына калкып торган күкрәгенә салындыра.
– Гөлүсә, мин кайтырга тырышырмын, яме?
– Чынлапмы? – дип шундук яктырып китә ул.
– Чынлап, Гөлүсә, чынлап кайтам.
– Мин сине көтәм, кайт, яме?..»
Минем колак төбемдә: «Кайт!.. Кайт!.. Кайт!..» – дигән бик ягымлы тавыш яңгырап тора.
Ләкин киләсе елда Югары Утарга кайтып булмады шул. Җәйнең бик ямьле көннәрендә, таң алдыннан немецларның илебезгә басып керүе турында хәбәр килде. Сугыш унбер яшьлек шәһәр малае белән унике яшьлек авыл кызының әле борынлап кына килә торган мәхәббәтләрен генә түгел – мәхәббәт дияргә ярый иде микән әле аны?! – әйе, әнә шул гыйшык кебек нәрсәне генә түгел, бик күп, бик күп бәхетле кавышуларны өзде, ананы газиз баласыннан, ир-атны туган-үскән илләреннән аерды. Биек күкләрдәге йолдызлар, якты ай һәм кодрәтле кояш үзе сүнгәндәй булдылар. Ватаныбыз өстенә кайгы килде.
Ләкин ерак тылдагы балалар, безнең ише малай-шалайлар әле сугышның беренче көннәрендә кайгының, күз яшенең нәрсә икәнен белмәделәр. Без генә идек микән әле? Өлкәннәрнең дә баштарак исләре бик үк китми иде кебек әле.
– Японнарны әйләндереп салдыкмы? Салдык. Ак финнарның койрыгын бордыкмы? Бордык. Немец ахмак ул. Аркасы кычыткандыр. Кил соң, алайса, ат кыргычы белән кашыйк үзегезне! – дип, кызгылт бөдрә йонлы түшенә сугып йөрде «җизни абый» – Хәкимнең әтисе.
Ат кыргычы дигәннән, бу сүзләр безнең йортта бердәнбер ат тотучы Нурулла абыйга төбәлеп тә әйтелмәгәндер инде югыйсә. Шулай да утын сарайларына аркаларын терәп тәмәке тарта-тарта чүмәшеп утырган ирләр арасыннан ул «җизни абый» га шомланып кына карап куйды. Гомумән, ул эчендәгесен тиз генә тышка чыгарып селки торган кешеләрдән түгел, хатыны Хәят апа шикелле күкерттәй кабынып китми.
Нурулла абый Гражданнар сугышы вакытында Чапаев дивизиясендә хезмәт иткән, ак казакларга каршы көрәшеп йөргән. Бу «чапайчы» ны без һәрвакыт легендар командирның ярдәмчесе Петька итеп күз алдына китерәбез, кулы яраланган Чапаев ашкын сулы Урал елгасына ташлангач, текә яр башындагы казакларны мылтыгы белән ул чүпләп торгандыр дип уйлыйбыз. Тик шунысы бар инде, Петька бик җитез һәм шаян булса, Нурулла абый – аты тирәсендә акрын гына кыймылдап йөрүче бик сабыр һәм уен-көлкегә бер дә исе китми торган кеше. Өстәвенә ул Петька кебек аксыл чәчле дә түгел, җирдәй көлсу-көрән чәчле һәм шулай ук җиргә охшаган соргылт мыеклы. Аның күзләре дә, гүяки гомер буе җиргә карап йөргәне өчендер инде, яшькелт-соры төстә иде.
Менә бу озын буйлы җир кешесе «чапаевчы» да булгач, өстәвенә күн итекләрен шыгырдатып әрле-бирле йөренгән «җизни абый» немецның аркасын кашырга өндәп тә торгач, беренче башлап ул, ягъни Нурулла абый, сугышка китәр дип, балаларча беркатлылыгым белән уйлап куйган идем мин. Ләкин, әйтәм бит, немец турында сүз чыккач, ул бер сүз дә дәшмәде, бары тәмәке төпчегенә, «тфү!» дип, каты гына төкереп куйды да, аны ыргытып бәреп, үзләренең караңгы подвалына төшеп китте. Бүтән ирләр дә, тәмәке төпчекләрен кайсысы бармаклары белән, кайсысы ботинка очлары белән җиргә изә-изә, ни өчендер «җизни абый» га кырын гына карый-карый, таралышып юкка чыктылар.
Шулай итеп, безнең күл буе йортыннан сугышның беренче көненнән үк фронтка озатылучы кеше булмады әле. Шулай да бер хәбәр көне-сәгате белән дигәндәй килеп төште.
Коридорда ишеге безгә карап торган тар һәм караңгы бер фатир бар, хәтерләсәгез, мин анда безгә әкиятләр сөйләүче һәм суга төшкәндәй кинәт югалган Якуп абыйның яшәгәнлеген бер әйтеп киткән идем инде. Менә шул бүлмәдә яшькә миннән чак кына олырак үги малае Абдулла, ике яшьлек кызы Наилә белән, шул бүлмәнең хуҗабикәсе дип әйтик микән инде, битләре ак булса да, ләкин чыраеннан күләгә төшмәгән Миңнегөл апа гомер кичерә. Шуны да әйтергә кирәк, исеме җисеменә туры килеп, аның уң яңагында, чыннан да, миңе бар, ләкин ул кара түгел, ә төерләнеп торган көрәнсу-кызыл иде.
Гәүдәгә эрерәк күренгән Миңнегөл апаның яшькелт күзләрендә ни өчен елмаю әсәре булмаганын малай чакта каян белеп бетерәсең инде – бу хакта мин менә хәзер генә уйлап утырам һәм болай фикер йөртәм: Миңнегөл апаның әтисе, кызгылт чөй сакаллы, саргылт керфекләрен йома төшеп һәрвакыт көлемсерәп караучы бик пөхтә һәм чиста карт, үзенең шулай ук бик ачык чырайлы карчыгы белән әлеге ярым караңгы өйгә Лаеш ягындагы Сары алан авылыннан ашамлыктан тегесен-монысын ташып торсалар да, барыбер Миңнегөл апаның матди ягы мөшкелрәк булгандыр, чөнки әле яшь кызы бишектән дә төшеп бетмәгәнлектән, ул үзе эшләми иде. Аннары ул үз баласы өстенә үги малаен да асрый. Ә Миңнегөл апаның авыр хәлләрен бер дә абайламаган кебек, бүрәнә стенадагы имән кысадан аның шома гына тулы битле, көләч йөзле ире – Дәүли абый карап тора. Дәүли абый хәрби гимнастёркадан, петлицасында икеме, өчме, тәгаенен генә хәтерләмим инде, өчпочмаклы билгеләре ялтырап тора иде.
Дәүли абый гәүдәгә бик таза, нык кына булып, сугыш алдыннан гына Донбасска күмер чабарга китеп барган, юандыргыч хатлары атна саен килеп тора, ә бервакыт почтальон акчасын да китереп биргән, Миңнегөл апа, яза-сыза белмәгәнлектән, ведомостька тамгасын гына салган иде. Тагын шуны хәтерлим: Миңлегөл апа кызыл унлыкларны кулына йомарлагач, аларны кая куярга белмичә аптырап йөргән иде.
Менә хәзер инде стенадан көлемсерәп карап торучы Дәүли абыйдан бик тиз генә хәрби хезмәткә алынды, кичекмәстән көнбатыш чикләребез тарафына китеп баруы турында хәбәр хаты килеп төшкән иде. Миңнегөл апаның күз кабаклары тагы да салынып, аксыл чыраена калын шәүлә яткандай булды, хәтта миңа аның әлеге төерле миңе калтырап куйгандай тоелды. Ләкин ишегалды кешеләре Миңнегөл ападан бигрәк аның үги малае Абдулланы кызгандылар. Туп кебек түгәрәк башлы Абдулла безнең белән гамьсез генә уйнап йөрсә дә, бу хәтле дә үксез итмәсәң соң шул, дип, аңа карап-карап куялар иде.
* * *
Сугыш кайгысының, хәстәрлегенең безнең, ягъни балалар арасына да килеп керүе бүтән яктан да сиздерде. Әле кайчан гына без бергәләп Ботан бакчасы каршындагы күл болынына үлән йолкырга йөргән, Казанны урап тәпи-тәпи сәяхәтебезне кылган вакытта, безгә, әле борын аслары кибеп тә бетмәгән малайларга, бик олы сымакланып җитәкчелек иткән, чынында исә бездән нибары дүрт-биш яшькә генә өлкән булган малайлар кинәт безнең күз алдыбызда үсеп киттеләр. Подвал Кәрименең, урта мәктәпне дә бетермичә, самолёт заводына эшкә керүен ишеткәч, без шаккаттык. Кая инде хәзер аңа безнең белән уйнап йөрергә. Ул хәзер бик сирәк күренә, безнең күзләрне кызыктырган, май таплары белән чуарланган зәңгәр комбинезонын киеп кайткан чакларында ул безгә кулын күтәреп, ягъни сәлам тапшырып елмайган сымак була да шундук подвалларына төшеп югала: аның әле ял итәсе дә, китап-дәфтәрләренә күз саласы да бар, чөнки ул укуын кичке мәктәптә дәвам итәргә хәзерләнә иде. Өлкән малаеның заводка кереп ишле гаиләгә ярдәм итә башлавына бигрәк Хәят апа сөенә: бу аның ишегалдында башына япкан яулыгын җилфердәтә-җилфердәтә җиңел генә атлап йөрүләреннән дә күренә иде. Ләкин бу сөенечләр вакытлы сөенечләр генә иде шул. Нурулла абыйның электр станциясе бүрәнәләрен ташып йөргән кара йонлы атының артиллерия хезмәтенә алыну хәбәрен ишеткәч, без өнсез калдык.
Каракүзне без бөтен ишегалдыбыз белән өзелеп ярата идек. Ул вакыт Казан урамнарында инде тыз-быз җиңел машиналар, полуторкалар, ягъни әрҗәләре зур булмаган йөк машиналары, аннан сирәк-мирәк шактый зур «Зис» лар йөреп торса да, атка бәйләнешле нәрсәләр күп иде. Мәсәлән, ике бистә арасында Ат аланы бар. Безнең яннан гына, яр башыннан, акрын-акрын сөзәгәеп, ат юлы төшеп китә, без аннан, әле бәләкәй чактан ук, курыкмыйча чана шуа идек. Боларына өстәп, бездән чак кына читтәрәк, Әхтәмов урамы башыннан ук, җәелеп сөзәк тау төшә. Бу сөзәк тау күлнең эченә үк кереп китә булса кирәк, чөнки Кабанның бу турысы сай, малайлар коенырга да куркыныч түгел. Төбен бик мактап булмый булуын, ләмлерәк иде. Ләкин монда да су керергә малай-шалайдан бигрәк атларның хакы күбрәк, бу махсус ат коендыра торган урын иде.
Без, әлбәттә, Нурулла абыйның Каракүз белән эштән кайтуын көтеп кенә торабыз. Каракүз тирләп, ә кайвакыт ак күбеккә батып та кайтып керә. Ат көне буе кояш астында йөреп янган була, билгеле. Нурулла абый ат тирәсендә акрын гына әйләнгәләп йөри, аны ашыкмый туара. Без лапас белән ике арада әле дугасын, әле камытын, әле сбруйларын ташып йөрибез, аларны тиз-тиз чөйләргә элеп куябыз. Ат үзе дә безнең аны күлгә алып төшәсебезне белә, шуңа күрә түземсезләнеп башын чайкый. Менә, ниһаять, Нурулла абый тезгенне өлкәнрәгебезгә тапшыра да, без, атны җитәкләп, үзебез дә аның тирәсендә яшь колыннар кебек терт-терт атлап, су буена китеп барабыз.
Каракүз, күл буена төшкәч, сак-сак атлап кына суга керә, борын яфракларын калтыратып суны иснәгәндәй итә, аннары йомшак төкле иреннәрен тигезәр-тигезмәс су чөмереп куя һәм, башын күтәреп, үзенең иптәшләренә – колакларын кайчы кебек селкеткәли-селкеткәли йөзеп йөргән атларга – кыска гына кешнәп сәлам бирә: «Әһә, сез дә кайттыгызмыни эштән, менә шәп булган, бер кат чистарындыгыз!» Шуннан соң гына ул, безнең әйдәкләүгә буйсынып, күлгә керә. Без аны әүвәл суда бер кат әйләндереп йөздерәбез, аннары, корсагын суга тигезер-тигезмәс кенә кире алып чыгып, үзен юарга, кыргычларга керешәбез, сыртына атланып йөздерәбез, үзебез дә, аның әйләнә-тирәсендә чыр-чу килеп, су чәчрәтә-чәчрәтә йөзәбез.
Каракүз артык зур булмаса да, биек торыклы, эчләре җыелып килгән бик җыйнак яшь ат иде. Менә шул атны хәзер сугышка алырга булганнар. Әле нинди хезмәткә диегез. Йөз потлы орудиене тартып йөрү өчен. Аның нечкә билләре, уйнаклап торган бәкәл-сыйраклары әнә шул тимер тавын тартып йөрергә чыдар микән соң?! Циркта гына биеп йөрерлек ат иде бит ул үзе югыйсә!
Каракүз озатыласы көнне без аны соңгы мәртәбә Кабан күлендә коендырып мендек. Әле кибенеп тә бетмәгәнгә, аның сыртлары, арт савырлары кара көзгедәй ялтырап тора иде. Менә аңа җиз тәңкәле йөгәнен, түшенә шулай ук җиздән йолдыз ясап куелган янтау каешларын кигезделәр. Хәят апа Каракүзнең маңгай чәченә дә, ял-койрыкларына да кызыл чуклар такты. Шуннан ат белән саубуллаша башладылар. Иң элек Хәят апа, атны муеныннан кочаклап:
– Бәхил бул, ике күзем, Каракүзем, – дип, аңа сырпаланып торды, аннары атка карамыйча да подвалына төшеп китте.
Ат янына аларның бөтен гаиләсе чыгып тезелгән иде. Башта балаларның иң өлкәне – Кәрим үзенең саргылт яңагын ат яңагына куеп нәрсәдер пышылдап алды. Аннары тулырак гәүдәле Рәшит, алпан-тилпән килеп, атның башын үзенә ия төшеп маңгаеннан үбеп алды. Кечерәкләре Харисның да, Рахипның да атка буйлары җитми иде, алар Каракүзнең түшенә сарылышып тын гына басып тордылар.
Нурулла абый Каракүзне кузгатырга торганда гына, алар, җибәрәсе килмәгәндәй, барысы берьюлы аңа килеп ябырылдылар һәм еларга тотындылар. Без дә, ишегалдының бүтән малайлары да, түзмичә, атның ботларына, янтауларына килеп сарылыштык, Хәят апаның сүзләрен кабатлап:
– Бәхил бу-у-ул! – дип елаштык.
Ат, мескен, башын як-якка боргалап калтыранып куйды, тоякларын алмаш-тилмәш күтәргәләп алса да, безнең аякларыбызга ялгышып кына да басмады.
Сугыш тора-бара безне кырыслыкка өйрәткән, бик күп коелырга тиешле күз яшьләребезне дә без, җиргә тамызмыйча, үз эчебезгә йотып кала идек. Ләкин Каракүзне сугышка озатканда, без бөтен ишегалдыбыз белән үкерешеп елап калдык. Ат була торып Каракүз дә елаган кебек булды. Нурулла абый:
– Әйдә, малкай, кузгалдык, – дигәч, ул башта көчәнә-көчәнә авыр йөк сөйрәгәндәй, борын тишекләрен зурайтып, бот мускулларын кабартып, бөтен гәүдәсе белән тартылып торды, гүяки туган җире аның үзен дә ычкындырмыйча тотып тора иде. Шуннан ул артына каерылып карады, безне, абзарларны күзеннән үткәрде. Аның күзеннән бүтән вакыттагы кебек яшел очкыннар чәчелми иде инде, ул күзләр мөлдерәп яшь белән тулган иде.
Шулай да Каракүз тәвәккәлләде, акрын гына атлап капкадан чыгып китте.
– Хуш, бәхил бул, Каракүз!.. Орудиеләрне армый-талмый тарт, исән-сау әйләнеп кайт!
Без көймәләр алып йөри торган су станциясе яныннан яр буйлап безгә таба сузылып киткән әүвәлге Духовный семинария бинасын казармага әйләндерделәр. Биек-биек тәрәзәле бик зур бу казармага солдатлар бик күп сыйгандыр, күрәсең, алар, күнегүләр ясарга, һәртөрле солдат хезмәтенә өйрәнергә чыккач, кош базары кебек бөтен күл буйларын тутыралар, безнең Сафьян урамына кадәр килеп җитәләр, анда яр читләренә, агач төбе һәм урам читенә яшеренергә, аннары дошманга мылтык төбәргә дә өйрәнәләр иде. Кызылармеецларны япь-яшь кече лейтенантлар өйрәтеп йөри. Алар өр-яңа яшькелт гимнастёрка белән галифе чалбар кигәннәр, хром итекләре кояшта җемелдәп китә, ә портупеялары сап-сары каештан ясалган иде. Алар җир өстенә яткан кызылармеецларга аякларын җәебрәк ятарга, терсәк белән бик каты таянмаска кушалар, терсәкне артык нык терәсәң, мылтыгыгыз калтырый, диләр. Аннары алар, күн итекләре белән каеш портупеяларын шыгырдатып, берәр кызылармеецның баш очына иеләләр дә:
– Дөрес төзәмисең бит, уңгарак, сулгарак, – дип, яки: – Цельнең туры үзенә төзәмә, астынарак төзә, – дип төзәтмәләр кертәләр.
«Бу лейтенантлар ялгыш төзәгәнне каян белә икән?» – дип, мин бер мәртәбә хәйранга калып торганнан соң, кинәт прицелның уң ягына беркетелгән почмаклы көзгене күреп алдым. Командирлар кызылармеецның «дошман» га мылтыкны ничек төзәгәнен әнә шул карасу көзгедән карап белә икән.
Июль башлары җитеп, кояш бик каты кыздыра, гел салкынча күләгәле җиргә кереп кенә торасы килә иде. Әүвәлге байлар ак ишек дип атаган, без исә парадный дип кенә йөрткән, Сафьян ягына караган баскыч төбебез нәкъ әнә шундый хәл ала торган урын иде. Кояш кыйблага борылып, йортыбызның бу ягына кояш төшү белән, анда тымызык җил уйный башлый, өстәвенә ике басмалы гына мәрмәр баскычның үзеннән үк салкын бәреп тора.
Ике яшь лейтенантның ак баскыч төбенә утырып тәмәке тартуларын мин әле дә хәтерлим. Алар, фуражкаларын тезләренә куеп, зәңгәрсу яулыклары белән ара-тирә маңгайларын сөрткәләп:
– Нишләргә инде бу картлар белән? Әйтсәң – сүз, төртсәң – күз, – дип зарланыштылар. – Ә бит бүген-иртәгә фронтка озатулары мөмкин.
– Барып җитәрбезме икән?
– Җитмәсәк кенә!.. Отпускамны да файдаланмый калдым бит. Их, болынга төшеп печән чабасы иде!..
Минем дә елт итеп күз алдымнан Югары Утар болыннары, өянкеле инеш тугайлары узды. Габделәхәт ни җимертеп йөри икән хәзер?
Ләкин яшь лейтенантларның әңгәмәсе мине менә кайсы җәһәттәнрәк сөендерде. Алар Хәкимнең әтисе Зәйнулла абыйның да сүзләрен куәтли бит әле: сугыш бер-ике айда төгәлләнәчәк. Димәк, аяк-куллары чатлы-ботлырак булган Илгизәр белән саргылт чәчле, аксыл керфекле Илдусның әтисе Сәфәргали абый да, чатанлабрак йөргән Ринатның безгә сабый чакта «Ванька-встанька» кәмитләрен күрсәткән Сирай абый да сугышка китми калалар. Бигрәк тә подвалдагы Нурулла абый китми. Ник дигәндә, алар, беренчедән, сугышка атларын бирделәр бит инде. Ул барыбер гаилә башыннан бер җан иясе киткәнгә саналадыр ич инде. Аннары Нурулла абый сугышка алынса, бер Кәрим генә шундый ишле гаиләне ничек туендырып тора алыр? Ә Каракүз, күп тә үтмәс, үзе тартып йөргән озын көпшәле орудиенең немецлар окобына берәр дистә снаряд тондыруын сәерсенеп карап торыр да Казанга кире кайтып китәр. Сбруендагы алтын тәңкәләрен елтыратып, җиз кыңгырауларын чыңлатып, барыннан да битәр матур түшенә икенче йолдызны – орден йолдызны кадап, капкабыздан кайтып керсә, әмма дә кызык булыр иде.
Каракүз дигәннән, бездән ике йорт аша булган тимерче алачыгына бик күп атлар килә башлады. Аларны аякларын дагалатырга алып киләләр иде. Ике-өч тимерче чүкечләре белән чаң-чоң килеп көнозын эшләсәләр дә, атларны дагалап өлгерә алмыйлар, атлар өер-өер булып урамны биләп торалар. Алар уттай көйдергән кояш астында әлсерәшеп торсалар да, көтмәгәндә шарт-шорт тибешеп китәләр, ә кайвакыт бәйләүдә килеш аллары белән сикерә алмаганга күрә, артларын һавага чөешәләр, кыскасы, алар эсседә бик тынычсызланалар иде.
Без, тимерче алачыгына атлар китерелүен беренче мәртәбә ишеткәч, ишегалдындагы малайлар белән дәррәү кубынып, шунда Каракүзне дә күрмәбез микән дигән өмет белән, шатлана-шатлана йөгердек. Ләкин бик җыйнак, сөлектәй матур байталыбызны без тузанга баткан, яллары чуалып беткән атлар арасыннан таба алмадык. Болар ерак районнардан куып китерелгән атлар булып, алар барысы да ямьсез һәм мескен төс-кыяфәттә иделәр, тик аерым баганага авызлыклап бәйләп куелган туры айгыр гына арада үзенең мәгърурлыгы белән аерылып тора, ул дагасыз тоягы белән дә үз алдын тырнап казып бетергән, авызы исә ак күбек кенә иде.
Без, Каракүзне очрата алмавыбыз өчен кайгыртып, кирегә борылмакчы идек инде, тик шулвакыт арада бик чая Хәкимебез, атларга чиләк белән су эчертеп йөрүче, зур гимнастёркасының иңбашлары салынып төшкән өлкән яшьләрдәге бер кызылармеец янына килеп:
– Абзый, атларыгызны коендырып кайтыйкмы? – диде.
Кызылармеец, кулына буш чиләген тоткан килеш, Хәкимгә сәерсенеп кенә карап куйды.
– Кая коендырмакчы буласың, Кабан күле бик тирәндер бит ул. Атның берсе генә батса да – военный трибунал! – диде.
Без шунда ук аны әйләндереп алдык:
– Батмас, абзый, күлнең сай җирләре бар!
– Әйе, бик якында!
– Урам аша гына!
Татар абзые саргылт тырнагы белән колак артын кашыштырып уйлана калды.
– Мәгез әле, фонтаннан чиләккә су агыза торыгыз, мин хәзер чыгам, – дип, тимерчелек ишегалдына кереп китте. Без, өч-дүрт малай, фонтан тоткасына барып ябыштык та, тотканы аслы-өсле күтәреп, чиләккә су агыза башладык. Хәким чиләкне, чайкалдыра-чайкалдыра, капка төбенә китереп утыртты.
Менә кызылармеец, командирын ияртеп, капкадан килеп тә чыкты. Озын буйлы командир, безгә өстән генә карап:
– Шулармы? – диде.
– Әйе! – дидек. – Без! – диештек без.
– Кая, болар ат башыннан да тота белми бит.
– Беләбез! Безнең коендырганыбыз да бар!
– Без үзебез дә Каракүзне эзләп килгән идек.
– Нинди күзне?
– Каракүзне!
– Әллә Казбек атынмы?
– Юк, Нурулла абый атын.
Командир безгә ягымлы гына карап куйды да:
– Менә нәрсә, Ахмеров, айгырны үзең җитәклә, ә боларны малайлар алып барсын, – дип, ул бәйдәге бер төркем атка күрсәтте.
Без шатлыктан «ура!» дип кычкырып җибәрдек.
Без атларны күлгә алып киттек. Алдан айгырны, авызлык чылбырларын шалтыраткалап, Ахмеров абзый җитәкләп бара. Айгыр артыннан йоннары нинди икәнлекләре дә рәтләп беленмәгән дистәгә якын ат башларын салындырып ияреп бара. Иң арттан, дүрт атны тезген бауларыннан тотып, без ашыга-ашыга атлыйбыз. Сөзәк таудан төшеп җитүгә, кояшта пешкән атлар шундук, тояклары белән су чәчрәтә-чәчрәтә, күл эченә кереп киттеләр, сыртлары суга күмелгәч, күзләрен йомгалап оеп кына басып тордылар. Ахмеров абзый атларны аз гына ярга таба чыгартты да, һәрберебезгә чыпта кисәкләрен тоттырып, атларны юдырттыра башлады. Без, узыша-узыша, атларның янтауларын, савырларын ышкырга керештек. Шулай ышкый-ышкый юа идек тә үзләрен, бер кат йөздереп алып, яр буена чыгарып куя идек.
Аларны күргәч, командир:
– Карале, боларны хәзер танып та булмый бит. Булдыргансыз, егетләр, молодцы! – дип, безне мактап куйды.
Без тагын бер өер атны коендырып кайткач, кич җитте. Икенче көнне дә без атларны су керттек. Тик без бернәрсәгә гаҗәпләнмәдек. Бүтән атларны дагалатканнан һәм коендырганнан соң дистәләп-дистәләп озатып җибәрәләр, ә кара яллы туры айгыр гел кала бирә.
– Аның чираты күптән узды бит инде, нишләп аны һаман баганага бәйләп тотасыз? – дигәч, Ахмеров абзый безгә:
– Ул айгыр бит, көтү башы. Бер кешнәп, аякларын җиргә тибеп куйса да, атлар аңардан куркып шундук тыналар, тешләшмиләр, – дип аңлатып бирде.
Ә күлгә төшкәндә, Ахмеров абзый туры айгырны үзеннән бер дә калдырмый иде. Тагын да гаҗәбе шул: Хәким гел шул айгыр тирәсендә кайнаша, Ахмеров абзый аны чыпта белән юган чагында, аны тезгененнән тотып тора. Берничә мәртәбә юудан соң, айгырның тәмам үз төсе кайтты, ул кызгылт хәтфәдәй ялтырый башлады. Шулай да аны йөздереп алалар, әле кем йөздерә диген. Ат кебек үк кызгылт-җирән башлы Хәким. Аны Ахмеров абзый ат сыртына күтәреп утырткач, ул, авызын колагына хәтле ерып, айгырны күлнең түреннән үк йөздереп чыгара иде. Айгыр аңа тәмам ияләшеп җитте булса кирәк.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.