Текст книги "Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын"
Автор книги: Тагир Нурмухамметов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 16 (всего у книги 18 страниц)
– Зөһрә, син малайны озатасыңмы соң, – дип, йомшак кына дәште лейтенант погонлы артист абый.
Матур апа миңа сынап кына карап алды да:
– Ул үзе дә озая, шулай бит, гөлкәем, – дип, сөйкемле генә елмайды.
– Эһе, – дидем мин, башымны кагып, һәм казарма турысыннан үзебезгә табан йөгереп тә киттем.
Мин, көч-хәлгә генә кайтып җитеп, сандык өстенә аудым. Шәмсенур апа тиз генә баш астына мендәр китереп салды, үземә одеял китереп япты. «Ну бу ләгыйньне! Балаларны ипидән дә аерды бит!» – дип, ул Гитлерны нәләтләп алды.
Шәмсенур апа мине, тамак ягын кайгыртып, көймә белән кеше ташып йөрим, шунда миңа, әле буыннары ныгып өлгермәгән япь-яшь малайга, көч килгәндер дип уйлый иде.
Ул да түгел, яныма Шәмсенур апаның тәпи йөри башлаган төпчеге – Фердинанд, килеп, үзенең сабыйларча йомшак кулын маңгаема куйды:
– Бү-бү! – диде.
Аның кулы миңа башымны көйдереп алырдай кайнар булып тоелды.
Шәмсенур апа:
– Абыең бү-бү итә, борчыма аны, – дип әйтеп караса да, ул үзенең бәләкәй кулын маңгаемнан алмады.
Мин исә, аның кайнарлыгын тойган хәлемдә, ярым саташулы йокыга оедым.
Мин йокымнан уянганда, битемнән берәү йомшак кына чәбәкләп, миңа карап тора. Артист абый! Тик нигә ул милиция формасыннан түгел, ә хәрби офицер формасыннан?
– Менә сиңа рәхмәт әйтергә кердем, саубуллашырга. Фронтка китәм, – диде ул, күзләрен нурландырып.
– Нигә китәсез?.. – дидем мин инәлүле тавыш белән, янәсе, китмәскә дә була бит.
– Кулым төзәлеп бетте диярлек. – Ул, моны исбатлагандай, беләге белән өстәл кырына сугып куйды һәм, авыртуын киметергә теләпме, тешен кысты. – Сөяге яңгырый әле. Ничава! Фронтка җиткәнче бетә ул.
Аннан артист абый минем кәефемне сорашты. Минем, чыннан да, кәеф начардан түгел, бары хәлем генә юк иде.
– Теге мөртәт сиңа бик каты типте, ахрысы?
Мин иңбашларымны сикертеп көлемсерәп кенә куйдым.
– Үзен дә бик коры тоттылар, – дип, артист абый кулы белән һаваны кисеп куйды.
– Кем соң ул, зур жуликмыни?
– Жулик кынамы, җан кыючы!
Һәм артист абый әлеге бандитны өч айдан артык эзәрлекләп йөрүен сөйләп бирде.
Ниса апа, Сирай абыйның язмышы ачыклангач, җилкәсеннән гомер буе басып торган авыр таш төшкәндәй, бердән калкынып китте. Билгеле, баштарак ул, Сирай абыйның хәбәрсез югалуына ышанып та җитмәгәндәй, сыек болыт артындагы ай кебек яктырыр-яктырмас кына йөргән иде. Ләкин хәзер инде менә, «без вести пропал» дигәннәре җиренә җиткереп тәгаенләнгәч, аның инде шактый гына җыерчыкланып өлгергән йөзеннән әлеге сыек шәүлә эреп юкка чыкты, йөзе яктырып китте.
Чынлап та, гел эштә иелеп йөргән билен дә, хәсрәткә күмелеп салынган башын да турайтып, түшен шактый гына киереп йөри башлады Ниса апа. Ул күзләрен челт-челт кыскаласа да, хәзер инде бу кем тарафыннан булса да рәнҗетелгәнгә түгел. Гүяки ул хәзер карасу-көрән күзләренә тулышып килгән эчке бер шатлыгын, үзенең ачыктан-ачык бәйсез карашын, тиктормас керфекләре белән сирпеттереп, бүтәннәр белән дә уртаклашырга тели иде. Мин аның иренү белмәс җан икәнлеген алда бер-ике мәртәбә искә алган идем инде. Ул госпитальдә санитар-техничка буларак төрле-төрле вазифаларны үти: операция вакытында ампутацияләнүче аяк-кулларны тотып тора һәм бу мәлне, бүтән санитаркалар кебек, йөзләрен бер генә дә бозмый, чирканмый. Хирурглар аны мондый батырлыгы өчен мактыйлар, һәрвакыт үзләренә Невлюдованы сорыйлар. Ләкин Невлюдованың, ягъни Ниса апаның, бу эше кырыктан бере генә. Ул озын төннәр буе палатада дежур була: яралыларның асларын кайгырта. Ниса апа авыруларны сабыйларны баккандай бага, һәм тегеләре аңа, ни дә булса әйтерлек телләре булмаса да, күзләреннән сытылып чыккан кысыр яшьләре белән чиксез рәхмәт белдерәләр. Инде дә Ниса апа төн уртасының тымызык яктысында, швабрасын сулы чиләктә сыга-сыга һәм болында печән чапкан ирләр кебек селтәнә-селтәнә, озын коридорларның идәннәрен юарга керешә. Моннан соң да әле кырык эш, теге-бу йомыш белән кырык җиргә чабу. Төн арты төн, көн арты көн шулай. Әмма Ниса апа, хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, үзенә тиясен ала да белгән, күрәсең. Ул артык дежур торган көннәрен җыя килеп, әле дә булса авылларга йөри, алыш-биреш итә, чанага бурлак кебек җигелеп, өшетмәс өчен иске юрганга төрештереп, капчык-капчык бәрәңгесен дә, шәһәр базары белән чагыштырганда шактый арзанга төшереп онын да, хәтта итенә кадәр алып кайта. Мин аларның ашауга аптыраганнарын белмим. Йөргәнгә йөрем ияргән кебек, госпитальдән дә кайбер тәгамнәр ияреп чыккалый иде.
Ринат белән без бергә-бергә мәктәпкә йөрибез, дәресләрдән соң, кичләрен, истәлеккә дип, Сирай абый калдырып киткән үткен келәшчә һәм кул эскәнҗәсе белән тимер-томырлардан әллә нәрсәләр ясап бетерәбез. Берзаман коридор аркылы нечкә генә бакыр чыбык үткәреп, Ринат үзләренең фатирыннан, мин исә үзебезнең өйдән торып «рация» аша кыштыр-кыштыр сөйләштек, «дошман» ның көчле ут нокталарын, гаскәрләрнең кая тупланган булуларын Мәскәүдәге «ставка» га хәтле тапшырып яттык. Ә агач табаннар урынына күгәреп беткән иске тимераяклар кагылган чаналарыбыз белән бозлавык шәһәрендә тау шуу безгә әйтеп бетергесез җан рәхәте бирә, без, түшебез белән чанага яткан килеш, Кабанның уртасына хәтле үк җилдереп төшә торган идек.
Ә кичләрен кайвакыт көл эчендә кетердәп кызарган бәрәңге дә тиеп куя, аны Ниса апа идәннең уртасына ук диярлек куелган зур гына чуен мич төбендә тәгәрәтеп пешерә торган иде.
Карточкадан өзелеп, эчебез эчкә ябышкан көннәрнең берсендә Ринат безгә сай кәстрүл белән «винегрет» күтәреп кергән иде. Винегрет дигәч тә, әчкелтем кәбестәсе, кыяры, бәрәңгесе, янә дә бүтән яшелчәсе булган винегрет дип уйлый күрмәгез тагын. Винегретның башка сорты бу – анда дөгеле өйрә дә, көнбагыш маенда кыздырган бәрәңгесе дә, сөтле токмач та, хәтта алсу кесәле дә салынган җыелма ботка иде бу. Ләкин салкын килеш ашап булмый бит инде. Анысы боткабыз бик куе, мин дә, сеңелләрем белән бөтен өебезне бер итеп йөргән камыт аяклы Фердинанд та, Шәмсенур апа үзе дә кашык белән эшкә керешсәк, аны шундук әйләндереп саласы идек. Ашагач-ашагач, ул инде тамакка ягылып калырлык та булсын, капкан саен борында тәмле исе дә эленеп торсын һәм, иң мөһиме, вәт ашадык ичмаса дип әйтер өчен, корсакны да күптерсен. Әле искә алган камыт аяклы Фердинандның эче ашатмасаң да бүлтәеп йөри йөрүен, кәрлә буржуй диярсең үзен. Шәмсенур апа, аптекадан балык мае алып кайтып, аңа әҗәл даруыдай тамызып кына эчергәли һәм майны без тоз күзләрдән яшереп тота. Шулай итеп, Шәмсенур апа аның җаен бик тиз тапты, су кайнатты да аны кушып сыегайтты. Шулпалы-боткалы, өстәвенә өченче «блюдосы» – кесәле дә үзендә булган әлеге кунак сыен тиешле урынына озаткач, безнең эчебез, чынлап та, кечкенә-кечкенә кулларыбыз белән тотарлык булды, без ашаудан бик канәгать калдык, кашыкларыбызны ялаганнан соң, «хор ансамблебез» белән кикереп тә алдык шикелле әле. Ниса апага, бигрәк тә үзләре ашап бетерә алмыйча авызларыннан өзеп калдырган яралы абыйларга исәнлек теләдек, рәхмәт әйттек.
Госпитальнең игелеген без дә әнә шулай берничә мәртәбә күрдек. Ләкин һәр юлында да әнием, эштән арып ач кайткан хәлендә дә, үз өлешенә авызын да тидерми иде. Шунысы кызык: Ниса апа ахырдан, безнең аппетитыбызга исе киткәндәй булып, һәммәгез дә ашадыгызмы соң, дип, энәсеннән җебенә кадәр тикшерә. Әнигә чират җиткәч, юк, ул госпиталь азыгын ашамый дигәнне ишеткәч, керфекләрен әүвәлгечә үк каккалап бердән дулкынланып китә, ни өчендер авызын кыса төшеп башын чайкап ала. Ә бер кичне ул сүз уңаеннан Шәмсенур апага: «Ашар, тамак табакка батыра ул», – дип әйтеп куйды. Юк, минем әниемне белми әле ул Ниса апа, кирелеккә килгәндә, кайвакыт әнием мине дә уздыра ул. Шулай да Шәмсенур апа әлеге сүзгә каршы: «Син инде, Ниса апа, кашыгың белән каптырганда, сабы белән алай төртеп куйма», – диде. «Юк-юк, төртәмме соң, төртмим», – дигән булды Ниса апа.
Шәмсенур апа ике уйлап тормый ул. Күзеңә карап әйтә дә сала. Аннары аның авыз йомып торырлыгы да юк. Ниса апа, кичләрен юарга дип, госпитальдән өем-өем керләр алып чыкканда, аларны үзе генә юып өлгертә алмый, аңа Шәмсенур апа да булыша.
Тир исе сеңгән, еш кына канга да буялган карават җәймәләрен, эчке күлмәк-ыштан белән соры халатларны алар бергәләп юалар, күлдә бергә чайкап менәләр, ә юылган керләрне ишегалдында яисә чарлакта күбесенчә Шәмсенур апа үзе элеп киптерә, әтинең зур чуен үтүге белән үтүкли. Шуңа күрә аның Ниса апага: «Ашаганны кире костырып чыгарма», – дип әйтергә тулы хакы бар.
Шулай да Ниса апа астыртын гына көлемсери. Ул азык мәсьәләсендә минем әниемнән өстен булуына ачыктан-ачык сөенә иде, күрәсең.
Кечкенәләрнең зурлар мөнәсәбәтенә тыкшынырга хакы бармы икән. Мөгаен, юктыр. Ләкин тормыш шундый нәрсә икән ул, үлчәү тәлинкәләре тигез генә булмый, йә герле ягы, йә әйбер куелган ягы баса төшә дә, бу тигезсезлекне балалар да күреп ала. Мин дә ул вакытта болайрак фикер йөрттем. Ниса апа, үзе әйтмешли, бүлешәсе «уртак маллар» ы дөньяда юк бит инде хәзер. Нигә инде аның шәүләсен мәңгеләштерергә? Нигә инде, шул нәрсәне белә торып, томанлырак экранга проекцион аппарат аша усал-усал силуэтларны гелән-гелән төшергәләп, күңелләрне ямьсезләп торырга, әниемнең бәгыренә төшәргә? Аннары «уртак мал» ны бүлешә алмаулары дөрес тә түгел бит әле ул. Аны Ниса апа үзеннән, дөресендә, көнчелегеннән уйлап чыгарган. Мәрхүм Сирай абыйның кайчандыр бик мут булуында, хатын-кызларны утлы күзләре белән сөзеп йөрүендә һәм шул уңайдан әниемә дә кул тидерергә тырышып йөрүендә әниемнең ни гаебе бар? Әлбәттә, минем әнием Ниса ападан мөлаемрак та, хислерәк тә. Барыннан да бигрәк үзенең тырышлыгы аркасында, үзе эшләгән фабриканың йөзек кашы булган, аның сурәтен, борынгы итальян картиналарындагы чибәр хатын-кызлардан бер дә кимен куйдырмыйча, газеталарда бастырып чыгарганнар. Җилсез әнә безнең тирәкләрнең дә яфраклары селкенми. Булыр шул, күрсәтерләр шул минем әниемнең якты чыраен дөньяга да. Янә дә килеп, ни эше бар Ниса апаның аңарда?!
Ләкин ашаганны аш итмичә, таш итә башлагач, бу хәлгә Шәмсенур апа да түзмәде, беркөн «винегрет» ботканы кашыгы белән авызына китергәч, капмыйча туктап калды. Аннары, аңардан күреп булса кирәк, мин дә, ботканы ашау гына түгел, кашыкка да орынмадым. Әлбәттә, безнең «бойкот» ны Ниса апа белгәндер, чөнки яшел тышлы сай мискине Ринат кертеп һәм алып чыгып йөри иде бит. Әмма дә балаларның рәхмәте аңа зур булды, алар безнең кебек аш талымлап тормады. Бигрәк тә безнең бәләкәй «буржуебыз» аштан туя белми. Болай да зур корсагын, апалары белән кычкырыша-елаша ботканың күп өлешен салып куйганнан соң да, ничек кенә күтәреп йөргәндер. Үзе дә, боткадан соң пух-пух килеп, ян-якка янтайгалап йөри иде шул.
Ниса апаның әнигә «сабак» бирүе бу әле безнең өчен яңалык түгел. Менә дустым Ринатның да аның кубызына биеп алуы мине бераз рәнҗетте. Безнең ул чак кием-салым һәммәсе дә иске, яки өлкәннәрдән калган күлмәк, пинжәк ише нәрсә. Аңа кырыкмаса кырык ямау ябыштырыла, өстәвенә үз ише дә булмый, шуңа күрә син кайвакыт цирк клоунына охшап китәсең. Җәнлекләр ябагасын койган кебек, безнең дә киемнәребез алышынып торган бервакытта, яз җитәрәк, Ринат безгә төнбоек төсендәге сап-сары майка киеп керде. Энәдән-җептән чыккан өр-яңа майка. Дускайның аз гына туткыл йөгергән көлсурак тәнендә бу майка аерата җемелдәп тора иде.
Ул кичне әни дә өйдә булды, котлы булсын, өстеңдә тузсын, өстәүле булсын, дип, Ринатны яңа майкасы белән тәбрикләде. Ләкин безнең өебез артык җылы булмаса да, коридор авыздан парлар чыгарырлык ярыйсы гына салкын иде.
– Суык тидерә күрмә тагын, – дип кисәтте Ринатны.
Ринат моңа каршы, борынын чак кына күтәрә төшеп:
– Тимәс, мин чыныккан бит, – дигән булды һәм көлеп тә куйды.
Сугышка хәтле яңа кием киеп кергән чакларымда, күршеләребезнең, бигрәк тә Мәрьям апаның үземне аркамнан яки башымнан сөя-сөя котлауларын хәтерләдем. Бер тиенме, ике тиенме бирсәләр, түбәм күккә тия торган иде. Хәзер дә мин иске комодыбызның өске тартмасын ачтым да, – ул минем тартма иде, – аннан бер тиенлекне алып, башаклы герб араларына кунган яшел күгәрченгә карап торганнан соң, Ринатның кулына тоттырдым. Бу шатлык символы иде, һәм Ринат, бик зирәк малай, моны аңлады, иске бер тиенлекне учына салып, сикергәләп (дөресендә, бер аягына аксаштырып) чыгып китте.
Зирәген зирәк, ләкин бер нәрсәне аңлау кирәк. Нигә әле аңа без «фәкыйрь» ләр янына төнбоек чәчәге булып керергә, болай да боек күңелләребезне боектырырга кирәк иде? Монысы инде дуслык түгел, астыртын дошманлык. Әнисенең янә дә көнчелек өянәге кузгалганмы?
Менә шулай туа икән якын күршеләрнең дә бер-берсенә кырын караулары.
Әлбәттә, Ниса апаның «өстенлек» не күрсәтергә тырышуларыннан соңгысы булды бу. Ләкин газеталар сыман бик төчеләнеп әйткәндә, ике күрше арасында дуслык кояшы елмаер алдыннан безнең тарафтан да үчегү кебегрәк бер нәрсә булып алган иде.
Иш – ишен, җил тишеген таба дигәндәй, Ниса апаның квартирантлары, ягъни өйдәшләре дә хәлле генә яһүд марҗалары иде. Софья Марковна безнең мәктәбебездәге укытучылык эшен бик тиз ташлады, шуннан соң мин аның нинди хезмәткә кергәнен белә дә алмаган булыр идем анысы һәм төпченмәс тә идем – кирәге шулкадәр генә. Ләкин хөкүмәт авыр сугыш көннәрендә дә бәләкәй балаларны өстәмә тукландыру өчен махсус ашханәләр ачкан, без «сугыш малае» Фердинандка шуларның берсеннән, мәче баласы теленә ягылырлык кына булса да, аш-су алып кайткалый идек. Бер барышымда, башымны күтәреп карасам, балаларга, күршебез Зәйнәп карчык теле белән әйткәндә, Ходай күчтәнәчен бүлеп җибәреп торучы әнә шул Софья Марковна икән. Ул мине танып алды да боткага бал кашыгы белән бер күз урынына ике күз салды. Рәхмәт төшсен яхшы күңелле яһүдәгә. Менә шулай, бигрәк тә салкын кыш айларында туңмаслык җылы урында эшләмәктә иде кара бөдрә чәчле чибәр апаең.
Ә Раиса Марковнаны алай мөлаем ук дип әйтеп булмый. Сугышның әле беренче елында ук Ниса апаларга фатир төшкән чакларында җилкәләренең берсе-берсе Каф тавы хәтле булыр иде. Ләкин сугыш хәсрәте аны да суыра төште, күрәсең, ул инде хәзер үзенең карават башында кибәндәй кабарып утырмый, гәүдәгә шактый җыйнакланды. Аннары ул да хәзер, сугыш елы законнары буенча, Сафьянның әүвәлге тимерчелек мастерскоенда эшли башлаган, кадими заманнардан калган борынгы станокта калайдан солдат төймәләре суктырып тора иде. Ул әле дә гәүдәгә шактый булып, аның эчендәге серләрне циркның иң оста фокусчысы да белеп бетермәстер кебек тоела иде миңа. Үзе кыскан булып маташса да, артык күздән сакланса да, аның иркен яшәгәнлеге күренеп тора иде. Раиса апа күршеләргә анысы бер дә зыянлы түгел, карашлары бик рәхимле, хәтта чагыштырмача кечерәк булган яшькелт-соры күзләре майланып ялтырап та киткәли. Өстәрәк мин аның юкка да ышанучы беркатлы татар хатыннарына ничек-ничек үз балаларын бөдрә башлы итәргә киңәш бирүләрен, дөресендә, мин моның бик яшертен серләрен беләм дип, аларны ымсындырып кына калуын бер кат искә алып киткән идем инде. Раиса Марковна киңәш бирергә оста ул. Балага манный боткасын тегеләй пешермә, болай пешер, ди. Ә менә карабодай боткасын парда пешерсәң яхшы була икән. Үзалдына уалып торырлык, коры итеп тә пешерергә була. Ашаганда сөт тә капкалап куйсаң, телеңне йотасың. Шәмсенур апа бик мөкиббән китеп, чынлап торып тыңлый. Тик аның йөзе бизгәктән әрем суы капкандай чытыла бара. Ни өчен икәнлеген үзегез дә беләсез инде.
Безнең аста гына Фәһтиләрнең яшәве билгеле инде сезгә. Керәшен кызы Аня белән булган вакыйгадан соң, ягъни үзендә ирлек көчен тоеп алганнан соң, ул мәктәптә ми черетеп укып торуның кирәген тапмады. Насыйридагы базага эшкә кереп, ат белән директорны йөртә башлады. Ир булдым дигәч тә, әле малайлыкны ташлап бетермәде ул, төрле этлеккә дә урын калдырды, өстәвенә шуларның берсенә мине дә аудара алды.
Кыскасы, безнең йортка, Ниса апа фатирына, ревизия килергә тиешлеге турында чыш-пыш таралды. Фәһти бу хакта, мөгаен, үзләренең җизнәләре Зәйнулла абый аша ишетеп калгандыр, аның бу эшкә читләтеп-читләтеп булса да кагылышы бар иде кебек. Ләкин болыты бар, яңгыры юк дигәндәй, хәбәр яшен тизлеге белән таралса да, усал ревизорлар үзләре күренмәде, аның каравы Ниса һәм Рәйсә апаларның тәмам йөрәген ала язды. Алар ашыга-ашыга тегене-моны яшерергә керешкәннәр. Бу хакта мин үзем соңрак кына ишеттем һәм, әлбәттә, тамашачы булып катнаша алмадым. Ләкин Фәһти-разведчик кайбер нәрсәләрне күзәткәләгән булса кирәк.
Язгы җылы көннәр якынаеп, Ниса апа зур чуен мичләрен ярым караңгы коридорыбызга чыгарып куйган, ул аларның ишек турысында кышкы суыклар киләсен көтеп утырып тора иде. Ләкин ул әлеге тамаша булыр алдыннан Ниса апаларның ишек турысыннан ераккарак күчереп куелган, «нейтраль» зонага урнаштырылган иде. Ни өчен икәнлеген Фәһти шундук сизеп алган.
Раиса Марковналар да, Ниса апа үзе дә, тыз-быз килешеп, яшерердәй нәрсәләрен урнаштырып бетергәннән соң, давыл артыннан яңгыр көтелгән кебек, коридорыбыз тынып калды. Ревизия көткән бикәләребез үзләре дә, бәладән баш-аяк дигәндәй, ояларына качкан йомраннар шикелле, юкка чыктылар. Менә шунда Фәһти, мине чакырып чыгарып, разведка нәтиҗәләрен әйтеп бирде: тегендә – теге, монда бу әйбер яшерелгән, диде. Кеше әйберендә синең ни эшең бар, дип, мин аны оялтмакчы булып караган идем дә, ул шундук авызымны каплады:
– Карга туярлык та итең юк бит, сөяк сарае! – диде. – Берәр кашык ак май кабып җибәрсәң, эчеңне тишәр мәллә! Эчем жу итеп китте.
– Ак май? Кайда?!
– Каен башында!
Соңгы вакытта әниемнең вагон бушатырга чираты килеп җиткән иде. Бу чиратны фабриканың һәр эшчесе бик кадерле нәрсәне көтеп алгандай көтеп ала. Хикмәт шунда: вагоннардан сарык, ә кайвакытта, бәхеткә туры килсә, казах якларыннан кайткан куй тиреләрен дә бушаталар. Тиреләргә, бозылмасын өчен, тоз сибелгән була. Алар, тозланып, тәмам чиләнеп бетәләр. Арык хатыннар, брезент бияләй киеп эшләсәләр дә, тозлы су барыбер кулларга үтеп керә, кул тиресен кер содасы кебек ашый башлый. Һәм, онытылып, тирләгән маңгаеңнан тозлы кулың белән сөртеп алсаң, маңгаең шундый да әчетеп китә, үрле-кырлы сикерерлек буласың. Минем әнә шулай маңгайлары яки тоз ачысы сеңгән куллары белән бергә җаннары да әрнешкән хатыннарның һәм япь-яшь кызларның үкерешеп елап торганнарын үз күзем белән күргәнем бар.
Ә шулай да әнием тире бушатырга гел талпынып тора иде, чөнки вагон бушатучылар рәтләп туналмаган сарык тиреләреннән май кырып алалар. Әни, вагон бушатырга чыкканда, берәр коштабак куй мае алып кайта торган иде. Ләкин бу ярмаланып торган кершәндәй ак май түгел. Үзен берәр көн суда тотканнан соң да әчесе бетми. Әни аны бәләкәй кәстрүлгә салып эретә, кайнатып тора. Шуннан ул, ашау маеннан бигрәк, яшькелт-зәңгәр төсле сыек солидолга охшап кала. Әлбәттә, тамак төбенә ачуташ тәмен хәтертләткәндәй бер тәм утырып кала калуын. Булуын гына булсын. Майның андый гына әчесенә бер дә исебез китми.
Сугыш башлангач, нинди генә майны татып карамадык без. Башта карточкага әз гына әрем тәме килә торган җитен маен биргәннәр иде. Җитен маеның бер усал ягы бар, аны савытка салып кыздырганда, ул чытыр-чытыр килеп күзгә күренмәслек тамчыларын аттыра һәм, искәрми калсаң, ташый да башлый. Хәер, ташымаса да, май парларына үзеннән-үзе ут эленеп китә һәм майны ялкын урап ала. Мондый чакта аны тиз генә уттан чыгарып, ялкынны йә өреп, йә савыт өстенә кәстрүл капкачын каплап сүндерергә кирәк.
Иң әйбәте көнбагыш мае, әлбәттә. Ашка, юа яки чөгендер яфрагы шулпасына үзен берничә чеметем бөтнек белән кыздырып та салсаң, шундый да хуш исле була ашың, ашаганда берүк телең йотылмыйча исән-сау кала күрсен.
Бервакыт мамык мае чыкты. Күршеләр мактасалар да, мин аның әллә ни тәмен тапмадым. Монысының да үзенә күрә бер кызык ягы бар, ул салкында туң май кебек ойый, ката башлый. Кайвакыт үзен эретә алмыйча байтак азапланасың, гел менә мамыклана да тора.
Ипиләрне заводларда нефть мае белән дә пешерәләр икән дигән хәбәрләр дә чыккан иде. Хәер, тышы кетердәп торса да, эче чи камыр булган ипинең нинди май белән пешерелгәнен тоеп калып та булмый, бер-ике кабуга, кадерле ипи кыерчыгының валчыгы да калмый.
Ә шулай да Фәһтинең коткысына бөтен өй эчебез белән бирелдек без. Әлеге чуен мичтән чытырдавык кәгазьгә төрелгән ике кирпеч зурлыгындагы атланмайны күтәреп кердек. Ачып җибәрсәк, аллы-гөлле язгы печән вакытында гына була торган сап-сары атланмай. Әле кашыкларыбызны тидермәс борын, барыбызның да күзләре ялтырап китте. Фәһтинең күзләре исә түбәдә морҗалар арасында мыраулап йөргән ата мәченеке кебек иде. Хәер, минеке дә май ашаучы песинекеннән бер дә ким булмагандыр. Безнең ише ач-әрвахлар отряды әлеге ике кирпеч майны да, – майны коры килеш кенә ашарга авыр дип сөйләсәләр дә, – шундук сыпырткан булырлар иде. Ләкин һәрвакыттагыча яхшы күңелле Шәмсенур апа зур пычак белән майны урталай кисте дә, бер өлешен үз кәгазенә төреп, миңа тоттырды:
– Бар, яшергән җирләренә чыгарып куегыз, – диде. – Кешене алай ук рәнҗетергә ярамый. Йә каргышлары төшәр. Аларның да тамагы бар бит.
Каргыш ди. Хәләл маллары булса икән әле. Чынлап та, кайсысының гына мае булды икән ул? Кемнеке генә булмасын, хәрәм ризык иде ул, һәм без, башыбызга кайгы килмәгәе дип, атналар буе хәсрәт чигеп йөрдек, моннан соң кешенең энә очы хәтле генә нәрсәсенә дә тимәскә ант иттек.
Тагын шунысы: ревизия дигәне ялган тревога гына булып чыкты, бернинди тикшерүче-фәлән килмәде, бары Зәйнулла абзый гына, юка иреннәрен кыскан килеш, тегендә-монда карангалап йөрде. Көчле киекләр күләгәсендә һәрвакыт вак җәнлекләр дә туенып, хәтта мин кем дип бик кукраешып та йөри икән. Фәһтинең дә авыз ерылган, ул, билен кызыл чүпрәк белән буып, ломовой извозчикларга охшарга тырышып, түшне бик киереп йөри, җил иссә дә егылырга торган миңа:
– Менә шулай, яши белергә кирәк, энекәш! – дигән булып, җилкәмә сугып-сугып куя иде.
Бу вакыйгадан соң Ниса апалар белән безнең арада сизелерлек әллә ни булмады булуын. Ринат та, аның әнисе дә бары йомыла төштеләр, безгә керүдән тыелып тордылар. Без дә үз нәүбәтебездә алай әрсезләнмәдек, кереп күршеләребезне борчып йөрмәдек.
Тик күпмедер вакыттан соң, бөтенләй көтмәгән җирдән дип әйтерлек, безнең әниебезгә «Хезмәттәге батырлык өчен» медале бирделәр. Әни, үзе теккән бик килешле куе зәңгәр костюмын киеп, Казан Кремленә китте һәм аннан күкрәгенә якуттай урак-чүкеч рәсеме төшерелгән көмеш медаль тагып кайтты. Бу көмеш медальгә ияреп, аның кызыл таныклыгы һәм шулай ук кызыл тышлы акча кенәгәсе дә кайткан иде. Шуннан мин медаль акчасын ай саен үзем почтага барып ала торган булдым. Акчасы күп булмаса да, безнең исәпсез күп тишек-тошыкларның, ичмасам, берсен генә булса да капларга ярап тора иде.
Медаль безне генә түгел, күршеләребезне дә шатландырды, алар, бүләкләнү хәбәрен ишеткәч, безгә кереп, Зәйнәп карчык әйтмешли, урак белән чүкеч төшерелгән «тимер тәңкә»не тотып-тотып карадылар, медале артыннан ордены өстәлсен, күп кенә акчасы да йогып кайтсын, дип, изге теләкләр теләделәр. Орден дигәннән, минем әни кыска гомеренең ахырына хәтле хөкүмәтнең зур бүләген алачагына ышанып йөрде. Меховойда эшли башлавына егерме биш ел тулачагына менә өч кенә ел, менә ике генә ел, ниһаять, менә бер генә ел калды дип эчке тантана белән җигелеп эшләде. «Менә күрерсез, Динмөхәммәтев агай миңа Ленин орденын да тагып җибәрер», – дип, сабыйлар кебек сөенеп сөйләнә иде.
Ә хәзергә авыр сугыш елында бүләк алулар башына да килмәгән әниемә медале дә бик килешеп торды. Ул аны, тегендә-монда барганда, ситсы күлмәгенең изүе янына гына булса да тагып йөрергә ярата иде.
Ләкин әлеге урак-чүкечле тәңкәне бик үк өнәп бетермәгән кеше дә булды. Әнием медаль тагып кайткан көнне үк Ниса апа үкси-үкси елаган икән, имеш, дип сөйләгәннәр иде. Янәсе, ул да бит фронт өчен көчен ким куймый, нигә болай итеп кешеләрне аералар икән?
Мин бу хакта ишеткәч, учымда озак кына тотып торган урак-чүкечле медальне Ниса апаларга кертеп бирерлек булдым. Мөгаен, әни дә Ниса апаны кызганган булыр иде, бүләкне аңа кертеп биргәнем өчен мине орышып тормас иде. Чынлап та, ул да яралылар өчен госпитальдә җан атып йөри бит. Шулай да… Әйе, шулай да шик корты сыман бер бөҗәк минем күңелемне кимергәндәй итеп куя. Бүләккә кайсысының соң күбрәк хакы бар? Әниемнең тормышы, уч төбемдәге кебек, ап-ачык күз алдымда. Әле мех комбинатында алны-ялны белми эшләвен санамаганда да, гаилә башы – әтисез калган, ягъни минем бабам үлеп китеп, ятим калган кыз туганнарын ачтан үтермәс өчен, үзенең яшен зурайтып – олы итеп күрсәтеп, чуен юлларда эшләп йөргән. Япь-яшь чандыр кызчыкның менә шушы фидакярлеге өчен генә дә, әгәр хөкүмәт кешесе булсам, мин әниемне медаль белән бүләкләр идем. Ә Ниса апа? Нигә инде аңа минем кадерле әниемнең хәләл медален күпсенеп торырга иде? Теләсәләр дә, бөтен кешегә, бөтен халыкка бүләк биреп бетерә алмаслар иде. Туктале, әгәр мин үзем дә шундый хәлдә калсам? Ватаныма гомерем буе хезмәт итә торып та, бүләкне, миңа бирмичә, бүтән берәүгә бирсәләр, мин бу тигезсезлекне ничек кичерер идем икән? Һәрхәлдә, горурлыгымны саклап калыр идем. Әле һәртөрле санламаулар, бүтән берәүләрне төкерек чәчә-чәчә мактап күккә чөюләр, сиңа исә өстән генә караулар булса да, үзлегеңне, эчке горурлыгыңны саклап калырга кирәк. Кешенең дәрәҗәсенә, малына кызыкмау, бернинди бизәкләргә карамыйча тыныч кына эшләп йөрү – бу үзе генә дә тиңдәшсез батырлык.
Җәй узып баргандарак, Сафьян урамының бирге очында без малай-шалай өчен көтелмәгән бер яңалык булып алды – Ленинградтан, эвакуацияләнеп, бакыр баш Хәкимнәрнең туганнары Галимнәр килеп төште. Алар, фин сугышы вакытында Казанга кайтып, күршедәге Раиса Марковналар йортында ярым подваллы квартирада бер яшәп киткәннәр иде инде. Зәйнулла абый шул күрше йортка кереп сөйләшеп йөргәннән соң, Галим әнисе Гөлшат апа һәм сеңлесе Галимә белән янә шул кечкенә ике тәрәзәле җир өстеннән аз гына чыгып торган караңгы өйдә яши башладылар.
Малай чакта үзеңнең үскәнеңне әллә ни тоймыйсың да. Ләкин байтак вакытлар узып, таныш иптәшең белән очрашкач, ул сиңа ничектер сәерсенеп карап тора. Галим дә, беренче мәртәбә урамга чыккач, үзенең сәер карашы белән һәрберебезне сөзеп чыкты. Арада буйга иң кечкенәсе мин идем. Шулай була торып та, ул, миңа төбәлеп караганнан соң:
– Үскәнсең син, чебеш диярлегең калмаган, – дип елмайды. – Бигрәк кулларың озынайган кебек.
Мин тамырлары бүртеп торган кулларыма карадым, чынлап та, алар тезләремә төшеп җитә язганнар иде.
– Хәер, аякларың да озын икән, челән кебек.
Мин тагын аякларыма күз салдым: бик ябык булганга гына алар Галимнең күзләренә башта кыскарак булып күренгәндер инде. Юкса ничек инде ул куллар аяктан озынрак була алсын икән?
Ләкин нәкъ шул шигемне раслагандай, Хәким һәрвакыттагыча кылтаеп әйтеп куйды:
– Көймә белән кеше ташый ул. Ишкәк ишкән саен, кулы берәр сантиметрга тартыла бара.
– Ә менә сезне, – диде Галим, кабартмадай көпшәк тәнле Хәким белән юантык гәүдәле Рәшитнең икесенә берьюлы дәшеп, – сезне Ленинградта күрсәләрме, айдан төшкәннәрме икән әллә дип, үзегезне әйләндереп-әйләндереп карарлар иде.
Рәшит анысы сөяккә генә эрерәк иде. Ә менә Хәкимгә әнисе мастер булып эшләгән «Микоян» чүпрәсе килешә, ахрысы, кондитер фабрикасыннан акмаса да тамып торганын без бөтен ишегалдыбыз белән белеп тора идек. Аннары Зәйнулла абзый үзе дә ишегалдының үз почмакларын, каралты-кураларын тәмам подсобный хозяйствога әйләндергән иде.
– Нәрсә, Ленинградта һаман да өрәкләр күпмени әле? – дип хихылдап алды Хәким.
Галим кайчандыр безгә ак кәфеннәргә төренгән өрәкләр турында, аларның сикерешеп, икенче, хәтта өченче каттагы өйләргә кереп кеше талап йөрүләре турында сөйләгән иде. Әлбәттә, бу ярым ялган, ярым дөрес әкият иде, милиция тарафыннан алар үз вакытында ук фаш ителгән – монысын да Галим әйткән иде. Ләкин шулай да бакыр баш Хәким, әнә шул өрәкләргә кинаяләгән булып, авызын ерып алган иде. Галим аңа туган тиешле булса да, Хәкимнең кыланмышын ул ошатып бетермәде.
– Минем әни әйтә: ашаган белми, тураган белә, ди. Менә сезнең классыгызда ничә бала уку елын тәмамлый алды?
Бу юлы инде мин үзем көлеп куйдым. Хәким нәрсәдән көлүемне шундук сизде, кояш ашаган юка иңбашыма әчеттереп сугып куйды:
– Кая борыныңны тыгасың, челән, – диде.
Хәким көзге имтиханга калган иде, ләкин ул аңа төкереп тә бирми, дәреслекләрне кулына тотып та караганы юк иде.
– Безнең класста егерме тугыз бала укыды, егерме тугызы да җиденчегә күчте, – дип, күзен дә йоммыйча ялганлады ул.
– Ә менә безнең классның утыз биш укучысыннан бары ундүрте генә күчә алды.
– Калганнары второгодниклар булдымы?
– Ничек булсын, үлеп беттеләр.
Минем чәч арамда бер бөҗәк кыймылдап куйган кебек булды да шунда кинәт бозлы суга төшеп киткәндәй хис иттем мин үземне.
– Әле ул ундүртенең кайсы яралы, кайсы авыру. Исәннәре бик аз.
– Ачлыктан шулай кырылдылармы?
– Ачлыктан, снарядтан, бомбадан.
Мин Галимгә карап куйдым. Элек ул Рәшит кебек үк түгәрәк битле, калын гәүдәле иде. Хәзер ул бермә-бер диярлек кысылган, ә битенең бик нечкә саргылт тиресен калку яңагы тишеп чыгарга җитешкән. Ләкин аның башы зур иде. Һәм көн бик җылы булуга карамастан, ул нигәдер башыннан кепкасын бер дә салмый иде. Эссе сукмасын өчендер, күрәсең.
Галим Хәкимнәрнең якын туганы булса да, нигәдер ул аның белән бик аралашмады. Киресенчә, ул күбрәк безнең тирәдә кайнаша. Мәсәлән, күлгә төшеп минем көймәдә йөргәләде, ишкәккә утыргалады. Ләкин ул рәтләп ишә белми, бутала, көймә бер урында әйләнеп тора, бу пассажирларга бер дә ошамый, алар безне орыша башлыйлар: «Без бит пикникка чыкмаган, эшкә ашыгабыз! Сугыш кына бетсен, йөрербез, Аллаһы бирсә, күл өстендә гармунда да сыздыртырбыз…»
Чынлап та, күл өсте тынып калды хәзер. Бар иде бит гармун чыңнарыннан, моңлы җырлардан яңгырап торган чагы Кабан күленең. Шулай да мин бер-ике мәртәбә ишеттем җырлаганнарын. Әүвәле яшь-җилкенчәк күл өстенә сәйранга чыкканда, «китмәдең йөрәгемнән» дип ниндидер Гөлмәрфуга турындагы, аннары янә Зөләйха исемле кыз турында җырлыйлар иде. Минем үземә нишләптер Зөләйхасы ошый иде. Күрәсең, талир тәңкәләрен чылтыратып йөргән зифа буйлы бик матур кыз турында булгандыр бу җыр. Бигрәк тә менә бу сүзләр күңелне рәхәт кенә кытыклап ала иде:
Аклы-чуклы ал тасмаңны
Тагып җибәр тәңкәңә…
Шул егетне яратам, дип,
Әйт, Зөләйха, әнкәңә.
Егет-җилән булмасак та, безнең тиңнәрдәге үк бер кызчыкның эченнән генә булса да исемнәребезне кабатлап йөрүе һәм инде аның матур битенә шул мизгелне гөлт итеп ут кабынуы мөмкин түгелмени. Их, беләсе иде ул кызчыкның кем икәнен.
Аннары Зөләйха миңа риваять итеп сөйләп киленгән, Кабан күленең җисеменә әйләнгән Зөһрә-кызның сеңлеседер кебек тоела. Зөһрә хәлендә калмас өчен, аның, ягъни Зөләйханың, әти-әнисенә алдан ук кисәтеп куюын, тәгаен шуны гына яратам дип әйтүен телидер әлеге җырдагы егет.
Инде бер кичне, яр буйлары дымыгып, бар тирә-юнь тынып калган сәгатьтә, колагыма кинәт кенә бер яңа көй килеп керде. Ул каяндыр «Кызыл Шәрекъ» заводы каршындагы яр буйлары ягыннан ишетелә кебек иде. Чылбырны кулыма алып, көймәмне илтеп куярга дип китәргә торган җиремнән кинәт туктап калдым, җырның сүзләренә колак салдым.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.