Текст книги "Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын"
Автор книги: Тагир Нурмухамметов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 14 (всего у книги 18 страниц)
Әле папиросларны сата башлаган беренче көннәрдә Хөсәен абзый аның берсен алып тартып карады да:
– Юк, төрек тәмәкесенә җитми инде, – дип мактап торды.
Янәсе, төрек тәмәкесе шундый тәмле, аның хушбуй исенә камыш аяклы бик чибәр бистә кызлары да үзеңә ияреп китәрлек булган. Хөсәен абзыйның анысы кәкре аякларга исе китмәгән, тартылган кылдай зифа буйлы Зәйнәпне эләктергән. Шулай да ул яшь чагында уенчыктай тартманы, алтын путалы папиросны чирткәләгән булган һәм аның хуш исле зәңгәр төтенен айдай йөзле, битләрендә бәләкәй ясмык кадәрле генә миңнәре, ягъни, үзе әйтмешли, фәрештә мөһере булган татар кызларына бөркеп, еш кына аларның башларын әйләндергәләгәндер, ахрысы. Хәзер исә Хөсәен абзый, минем папиросны суыргач, аның сасы төтененә буылып, күзеннән яшь агыза-агыза йөткеренеп тора иде. Шуннан ул:
– Хәрәкәттә – бәрәкәт, – дип, үзенең көмеш тиеннәре белән бергә миңа фатихасын да бирде.
Без, малай-шалайлар, бу папиросны күпләп алабыз (йөзәр данә була торган иде) һәм үзебезгә бераз файда калдырып, берәмләп сата идек. Алтыга алып бишкә сат, атың булсын сәүдәгәр дигәндәй, әллә ни файдага тиенмәгән көннәр дә булгалый. Эш шунда: базарда күмәртәләп сатучы «эре» сәүдәгәрләр безне алдаштыралар, әйтик, пачкага йөз данә урынына кимрәк салалар, шул сәбәпле безгә папиросны кыйммәткәрәк сатарга туры килә – монысы озаккарак сузыла, чөнки заводка баручы яки кайтучы эшчеләр теләмичәрәк алалар. Шулай да папиросны сатып бетерми калган көннәр юк. Әле тәмәке төрергә кәгазе дә кытлык булган заманда папирос тәмәкечеләр өчен үзе бер теш сындырып кергән бәхет иде.
Папирос сәүдәсендә икенче төрле алдану да була. Тәмәкене тыгызлап төймәгәнгә, ул папирос көпшәсеннән бик тиз коелып бетә, шуннан коелганны, чеметеп-чеметеп тотып, юка кәгазь төргәкчегенә үзеңә тутырырга туры килә. Әлбәттә, папирос изелгәли, ертылгалый, өстәвенә, кулы өзек яралыларның буш җиң очларыдай, тулып та җитми, монысы тагын зыянга. Бу зыянны булдырмас өчен, без папирос көпшәсен төйгән яфрак белән тулыландыра төшәбез, ә бу хәрәмләү бер дә яхшылыкка китерми иде.
Бик җылы бер кичне, кояш Кабан өстен алсуландырып батып барган сәгатьтә, инде папирос кабымда папиросларым бетеп барганда, минем каршыма каяндыр диңгезче формасы кигән бик көяз бер егет килеп чыкты.
– Здорово, парень! Торгуем, значится? – дип, тозлы җилләр ашаган карасурак йөзен тутырып елмайды да ул, тырнак очлары белән эләктереп, тартмамнан бер папиросны суырып та чыгарды. – Когда пацаном был и я в Одессе торговал, – дип, наян гына итеп күз дә кысып куйды.
Торгуем шул дигәндәй, мин дә көлемсерәп баш кагып куйдым аңа. Нинди җилләр китереп ташлаган соң әле бу диңгезчене монда? Аның көләч йөзе дә, диңгез дулкыннарын хәтерләтеп киң җилкәсенә салынып төшкән ефәк тасмаларындагы алтын якорьлары да мине сихерләгәндәй итте, мин, күземне ала алмыйча, аның буй-сынына карап тордым.
Ләкин соклануым озакка сузылмады. Диңгезченең карчыга канатыдай як-якка чәчрәгән кашлары дулкынланып китте. Ул, иренен чапылдаткан шикелле, папиросны сынап кына суыргалап торды да, тешләрен кысып:
– Жульничаем, значит? – диде.
Минем бөтен эчем өшеп китте. Морякның алтын белән язган ефәк тасмалары да, җиз перәшкәләре дә күз алдымнан юкка чыкты. Мин, шыларга теләп, акрын-акрын артка чигенә башладым. Ләкин ул үзенең якорьдай кулы белән мине шундук каптырып алды.
– Без анда корабларыбыз белән диңгез упкыннарында батабыз, елгалап кан түгәбез, ә син монда алдашып сату итеп ятасыңмы? – диде ул, үкереп, һәм болай да яфрак кебек калтыранып торган җиремнән яңагыма китереп сукты.
Үзем бер якка, папиросларым икенче якка очып барып төштеләр. Мин, иелеп, шыңшый-шыңшый, аларны җыярга керештем. Диңгезче артына карана-карана китеп барды. Гарьлегемнән мин нишләргә белмәдем. Күз яшемә буылып, морякның чайкалган гәүдәсенә карап тордым. Ни хакы бар аның мине кыйнарга? Малайларга көче җитәмени? Алай көчең бик ташып торгач, немец белән сугыш, бар әнә!
Мин, күземне, борынымны ертык җиңем белән сөртә-сөртә, бөтен битемне чылатып бетердем. Монда ничек тамак туйдырырга белмичә йөрисең, ә ул!.. Алай кулың озын булса, мин сине!..
Хәзер менә минем яңагым кызган үтүк бастыргандай пешеп чыккан, хәтта бер якка кыйшайган да кебек тоела, бөтен тәнем калтырана, күземнән исә туктаусыз яшь ага иде. Мин, үкенечемнән нишләргә белмичә, кулыма таш алдым һәм, нык кына кизәнеп, диңгезчегә тондырдым. Таш аның башына килеп төште. Ләкин ул диңгезченең баш түбәсенә тимәде булса кирәк, аның фырт кына эленеп торган бескозырка читенә төшкән иде, ахрысы. Бескозырка, кара койрыклы җәнлектәй, җиргә сикерде дә дерк-дерк тәгәрәп китте. Диңгезче әйләнеп карады да, тиз генә бескозыркасын күтәреп алып, миңа таба йөгереп килә башлады. Мин, үзебезнең чатны борылып, ишегалдына кереп качтым. Аннан, баскыч басмаларын сикереп узып, чарлакка менеп киттем. Бу инде сиңа кораб түгел, син анда мине таба алмыйсың. Кулыңны артык сузайтсаң, менә шулай килеп чыга ул. Син белмисең әле Казан малайларын. Күрсәтербез без сиңа Одессаңны!
Диңгезче ишегалдында ах-ух килеп йөрде дә аннары капкадан башын чайкап чыгып китте. Миңа ул тузанлы чарлак тәрәзәсе аша көлгән сымак та булып тоелган иде. Көл, көл, тик безнең тылыбызны да бел. Ә сугыштан соң Одессада, бәлкем, очрашырбыз да әле. Хуш, хәерле юл!
Мин иртәгесен калган папиросларымны кабы-ние белән йомарладым да, чуен капкачны ачып, мич эченә ыргыттым. Котылдым урам буенча папирос сатып йөрү мәшәкатеннән. Шуны да әйтергә кирәк: аның бөтен файдасы көненә биш-алты бәрәңгелек кенә иде. Инде хәзер көне буе эчең чурлап торганда каян табарга ул бәрәңгеләрне?
Берара мин Шәмсенур апага ярдәм итәргә керештем. Газиз абый яңадан фронтка китеп баргач, ул, эченнән йомылып калып, дәшмичә генә йөрде-йөрде дә әниемә:
– Юк, болай булмый, эшкә керермен, ахры, – диде.
Ләкин аның балалары бик яшь иде шул. Олысына – шар күзле Флүрәгә дә нибары алты яшь кенә. Ярый инде, анысы, ичмаса, кечесен – Фердинандны тирбәткәли. Уртанчысы Луизаны балалар бакчасына киендереп кертә, кичен алып чыга. Ләкин барыбер алар һәммәсе дә, сары авызларын ачып җим көтеп торган кош балаларыдай, минут саен ашарга сорыйлар. Карточкага бирелә торган өчәр йөз грамм ипине алар көн уртасына ук ялтыратып куялар, аннары көн яртысын, ашарга сорап, мыж-мыж елап үткәрәләр. Шәмсенур апа кулга катырак, аларга:
– Бу авыр заманда нигә тудыгыз сез, үз башыгызга булгырлары! – дип сыптырып та җибәргәли иде.
Шуннан Шәмсенур апа кешеләрнең вак-төяк йомышларын үти башлады, аларга керләр уды. Ул күршебез Ниса апаларда яшәүче Фаина Марковна белән Раиса Марковналарның керләрен бик агартып уа, хәтта үтүкләп тә бирә иде. Ләкин бу яһүд марҗаларының запаслары кимүгә таба бара иде, ахрысы. Мәктәпкә бик чиста, матур гына киенеп йөргән горур кыяфәтле Фаина Марковна, укытучылык эшен ташлап, Киров урамы башындагы ашханәгә күчте. Үзенең карават очында күзләрен елтыратып чүмәлә кебек утырып тора торган Раиса Марковна да Сафьяндагы тимерчелеккә эшкә керде. Бу тимерчелекне хәзер хәрби уңайга корганнар. Раиса Марковна шунда гади генә станокта төймәләр штамповать итеп тора иде. Ул бракка чыгарылган кайбер төймәләрне өйгә дә алып чыга, «Сез тегүче бит, кирәк булыр» дип, учы белән безгә дә бирә. Мин, тишекләре кыеграк тишелгән, читләрен рәтләп йолып бетермәгән ул төймәләргә карап: «Дагасы булды, атын гына табасы калды», – дип, эчемнән генә көлеп куя идем.
Киеме дә, үзе дә май белән тимер тузанына буялып беткән менә шул Раиса Марковна да керләрен хәзер үзе юа башлады. Ләкин бу марҗалар Шәмсенур апаны тынычландырдылар, сиңа эш табабыз, безнең сеңлебез бар бит әле, диделәр. Аларның иң кечесе Полина Марковна, алда да әйтеп киткәнемчә, гаять чибәр хатын иде. Ул чәчләрен, кыл уртадан чәч юлы калдырып, шома итеп тарый, толымнарын авыр чылбырдай башы артына өеп куя. Аның ак маңгае белән юка төз борыны бүтән хатын-кызлардан әллә ни матурлык белән аерылып тормасалар да, аныкы ише күзләрне минем беркемдә дә күргәнем юк иде әле. Ул пешеп җиткән зур слива сыман күзләре белән кешегә тутырып карый, алардан хәтта күз почмакларына, иртәнге шәфәкъ вакытындагыча, беленер-беленмәс алсу шәүләләр төшеп тора иде кебек. Полина Марковна гәүдәгә бик кечкенә булмаса да, кызлар кебек җиңел сөякле. Гомумән, ул тәне чак кына тулышып киткән буйчан кызларга охшый, үзенең кызы бар дип уйламассың да. Полина Марковна Ниса апаларга туганнары янына килгәндә, кайвакыт кызын да алып килә. Бервакыт исә, алар югында, хәтта Ниса апа үзе дә госпитальдә чагында, негрлар кебек бөдрә башлы, елтыр күзле кызын безнең карамакка өйдә калдырып киткән иде. Без, котырынып уйнап, аулак өй ясадык. Кызый безне биергә өйрәтмәкче булып омтылып карады, әллә ниткән чит сүзләрне әйткәләде. Яһүдчәсе белән немецчасы өстенә (яһүдиләр немец телен үз теле кебек үк беләләр) әнисе аны инглизчә белән французчага да өйрәтә икән. Ул безнең урыс телен начар белүебезгә дә бик гаҗәпләнде. Мәсәлән, ул нәрсәдер әйткәннән соң, мин аңламый калып, аңардан:
– Чего, чего? – дип кайтарып сорагач, ул эчен тотып тыела алмый көлде.
– «Чего, чего», – дип, мине мыскыллап торды, аннары, миңа төшендереп: – «Чего» дип язылса да, алай сөйләргә ярамый, «чево» дип әйтергә кирәк, – дип, сүзне берничә мәртәбә кабатлап әйтте.
Менә без Шәмсенур апа белән, көнлекче булып, шуларга Нариман урамына йөргәләдек. Апамның балтырында кан тамырлары бүртеп, вакыт-вакыт ул бик сызлана, күлгә кер чайкарга төшкәч, таудан чанага төялгән керне үзе генә алып менә алмый, ярдәмгә мине дә чакыргалый иде. Мин керне арттан этә-этә тау менгәннән соң да Шәмсенур апаны Полина Марковналарга хәтле үк озатып куям. Полина Марковна кызы белән аллы-артлы итеп салынган үз йортлы кешеләрнең ишегалдына караган өлешендә яши. Өйләре җылы, Шәмсенур апа әйтмешли, бик мамыклы. Тәрәзә төпләрендә чүлмәкле гөлләр утыра, стенага айлы шәрык төнендә көмештәй мәчет манаралары ялтырап торган келәм эленгән. Ә никельле карават башындагы киштәләрдә бик күп китаплар, төрле-төрле сүзлекләр тезелеп тора иде.
Бу өйдә мин берничә мәртәбә булдым. Берсендә, кер чайкап кайтканнан соң, бауга элеп, чәй эчәргә керербез дип уйлап торганда гына, Полина Марковна:
– Кабан суы чистамы соң ул, кер чайкарга ярыймы? – дип шикләнебрәк торды.
– Хатын-кыз гомер-гомергә шунда чайкый инде, – диде Шәмсенур апа моңа каршы.
Ләкин яз килеп, Кабанга таба гөрләвекләр чылтырашып агып төшәләр иде инде, күл суының яр буйларында чынлап та болгана башлавы мөмкин иде. Шуңа күрә Шәмсенур апа артык карулашып тормады. Мин берничә мәртәбә чиләкләр белән колонка суын алып килдем дә ул синькалаган керләрне тиз генә кабат чайкаштырып чыктым.
Ләкин бу көнне минем юлым бик уңмады. Полина Марковна берничә бәрәңге һәм селёдка башлары белән койрыкларын гына салып аш пешергән, табынга берәр телем ипи дә куйган иде. Шәмсенур апаның моңа кәефе кырылып, дәшмичә генә үзалдына карап утырды да, аннары дөресен әйтеп бирде.
– Мин бит авыр эш эшлим, бу шулпаны эчеп мин бит өемә дә кайтып җитә алмыйм, – диде.
Шуннан Полина Марковна тамып төшәргә торган зур слива күзләре белән Шәмсенур апага карап алды да:
– Гафу ит инде, бүгенгә шушы гына, – диде.
Шулай да ул, калын гына кисеп, ипиләребез өстенә майлы казылык куйды. Монысына инде минем ашамас борын ук авызымнан сулар килде.
Мин анысы ашын да бик тиз ялтыраттым. Шәмсенур апа гына теләр-теләмәс ашады.
Ә инде киенешеп өйгә җыенганда, Полина Марковна аның кулына кәгазь кап белән өч-дүрт кило булырлык арыш сохарие тоттырды.
– Бик яңа түгел инде, искерә төшкән бераз, – диде ул, гаепле кеше сымак.
Шәмсенур апага монысы ошады, әлбәттә, ул Полина Марковнага бик зур рәхмәт әйтте.
Сохари, чынлап та, җылы өйдә озак кына эшсез яткан булса кирәк. Аны өйгә алып кайтып ачып җибәрүгә, кәгазь каптан вак чебеннәр очып чыкты. Ләкин кызган мичкә аны бер кат тыгып алганнан соң, ул безгә шыкыр-шыкыр кимереп йөрергә бер атнага җитте. Шәмсенур апа бераз өлешен малайга дип яшереп тә куйган иде бугай. Ул аның бәләкәй кисәкләрен, үзе өйдә югында бишектәге Фердинандка имезлек ясап бирер өчен, миңа калдырып киткәли. Мин сохарины чәйни башлауга, яныма сеңелләрем Луиза белән Флүрә йөгереп киләләр, мин чәйнәгәнне йотардай булып карап торалар. Әлбәттә, бу ике пар күз алдында мин, тамчысын да йотмаска тырышып, сохарины чәйнәп торам, ләкин аның тәмле сүле ничектер, селәгәйләрем белән кушылып, үзеннән-үзе тамак төбемә китә, һәм мин, барысын да йотып бетерүдән куркып, тиз генә сохари камырын телем белән марляга этеп чыгарам да аны бишектәге энекәш авызына каптырып куям.
Шулай итеп, ире бик зур начальник булган, аерым самолётта гына очып йөргән Полина Марковнадан безгә, апам әйтмешли, акмаса да, гел-гел тамып тора иде.
Бервакыт Шәмсенур апа аңа керләрен уып, үтүкләп биргән өчен без көтмәгән җирдән затлы кунак сыена тап булдык. Полина Марковна чоланнан шактый зур кәстрүл күтәреп керде дә:
– Менә холодец, җирәнмәсәгез алып китәрсез, – диде.
Полина Марковна, суынмыйча парланып ятмасын өчен, селкенчәк шулпасы салынган кәстрүл капкачын чак кына ачык калдырган булган икән. Селкенчәккә тычкан төшеп, бер кырыен ашап чыккан икән. Әлбәттә, кәстрүлне өйгә күтәреп алып кайттык. Әле сугышка хәтле үк әни: «Тычкан кимергән ипине ашасаң, тешең таза була», – дип әйтә торган иде.
Шәмсенур апа тычкан ашаган җирләрен кашык белән чиләккә алып ташлады да безгә сай тәлинкәләргә бүлеп бирде. Без, күзләребезне йомгалый-йомгалый, иякләребезне биетергә керештек. Бу сыйлануның ахыры шул булды: барыбызга караганда да селкенчәкне күбрәк умырган шар күзле Флүрә ике көн буе чиләккә йөгерде. Затлы кунак ашы аның эченә тигән иде.
Болай эчкә тиюләр анысы һаман-һаман булып тормый, киресенчә, күп вакыт эчең ашамаганнан чурлап йөри. Карточкага билгеләнгән азык-төлекне без һичкайчан ала алмадык. Шикәр урынына азрак баллатылган камыр кебек рулет яки оешып каткан пыяла конфет бирәләр. Ярма бик сирәк очракта гына эләккәли. Итне мин онытылганда бер генә, анда да ике йөз, өч йөз грамм чамасында гына базардан алып кайткалыйм. Ит урынына карточкага кайвакыт йомырка порошогы бирәләр. Аны бигрәк тә соңыннан кайберәүләр ташбака йомыркасы икән ул дип мыскыллап искә алсалар да, табага туглап салгач, телне йотарлык сап-сары тәбә була торган иде ул.
Балаларга да өчәр йөз грамм гына бирелеп килгән ипи бердәнбер диярлек ризык булганлыктан, ашарга, әлбәттә, җитми. Ә күп вакыт аны берәр атна алдан ашап куялар. Шулай алгы көннәргә бурычка кереп ашап киләсең-киләсең дә, яңа ай өчен яңа карточка алганчы, атна буена суган суы суырасың.
Тәрәзәләргә язгы кояш карап, өйләр җылына башлады. Инде Мәрьям апалар бездә төн кунмыйча үзләрендә йоклап йөри башлагач, беркөнне мин аларга кердем. Өй эче якты, матур иде. Ләкин нигә бик тын соң әле, беркемнең авазы ишетелми? Караваттагы урын-җир селкенеп куйгач, мин куркуымнан сискәнеп киттем. Карават янына килеп юрганны ачып карасам, Гөлнурия белән аның абыйсы Газыйм яталар. Нишләптер аларның йодрык хәтле күз кабаклары да, ярым йомык күз карашлары да, барысыннан бигрәк маңгай һәм кулларының күмәч кебек күбенгән булулары мине сискәндерде. Газыйм тел дә тибрәтә алмаслык булып селкенми ята. Гөлнурия дә керфекләрен чак-чак сирпеп ала, ул, битеннән бер-ике тамчы яшен тәгәрәтеп:
– Әни эштән кайтмады, – дип, көчкә әйтеп куйды.
Мәрьям апа да тегү тегә, ул, кайсыдыр фабрикадан заказлар алып кайтып, өйдә солдат фуфайкалары сыра, ә кайвакыт заказларын фабрикага илтә киткән җиреннән анда тоткарланып та кала иде. Менә кичтән китеп, бүген дә ул өйгә кайтып кермәгән икән әле. Балалары ачлыктан шешенә башлаган. Иң куркынычы шул: ачтан шешенү буранда өшү белән бер икән ул. Кеше йокы исереклегеннән, акрынлап-акрынлап, бу дөньядан китеп бара. Һәм бернинди газапсыз, тәмле төш күргәндәй генә китә икән. Һәм менә Гөлнурия белән Газыйм да шундый хәл эчендә изрәшеп яталар иде. Газыйм, анысы ярый инде, элек тә гәүдәгә тулырак, эрерәк сөякле малай. Ул хәзер тагы да тазара төшкән малай кебек ята. Ә менә чем-кара чәчле, нечкә сынлы Гөлнурия, юан агач кебек күбенеп, бөтенләй куркыныч төскә кергән. Аның бу кыяфәтен күргәч, эчем жу итеп китте. Мин, шундук йөгереп чыгып, Шәмсенур апаны алып кердем. Ул:
– Ай, харап буласыз бит, торыгыз тизрәк, ичмаса, утырып кына торыгыз, – дип, карават тирәсендә кайнашырга кереште, миңа тизрәк плитәбездән җылы су алып керергә кушты.
Мин тиз генә чәйнектән кружкага җылы су коеп алып кердем. Шәмсенур апа аның яртысын башта Газыймга, аннары калганын Гөлнуриягә эчертте. Шуннан аларның икесенең дә күзләре зур итеп ачылып киттеләр. Шәмсенур апа кулы белән Газыймны, әле маңгаена, әле кулларына кагылып, йомшак кына сыйпарга тотынды. Миңа да Гөлнурияне әнә шулай сыйпарга кушты. Бу ни хикмәттер, минем бармакларым аның туп кебек кабарган маңгаена һәм кул сыртларына батып-батып кергәндәй булды. Тиздән Мәрьям апа кайтып керде, ул икеме-өчме стакан он алып кайткан иде. Шәмсенур апа боламык болгата калды, ә мин өйгә балаларны карарга чыгып киттем.
Тиздән, шешләре кайткач, Газыйм хәрби заводка эшкә керде. Шулай мин ундүрт яшьлек бу малай белән бик сирәк күрешә торган булдым.
* * *
Без үзебез ачтан шешенмәдек шешенүен. Инде күл буеннан китеп бүтән җирдә яши башлаганга да күпме гомерләр узды. Ләкин күл буеның беренче чәчкәсе – вак киртләч яфраклы, йомшак төкле кычытканның изге ядкяре хөрмәтенә мин аны хәзер дә үземнең бакчамда үстерәм. Бүтәннәр гөлләр, розалар үстергәндә, алар әйтмешли, бик кыргый хәл бу, әлбәттә. Ләкин әнә шул бүтәннәр кебек миңа авыр сугыш елында туйганчы бәрәңге дә ашарга туры килмәде, сөт тә эчәргә туры килмәде, шуңа күрә саба җилләреннән кисея пәрдәләр җилбердәп торган шау чәчәкле язгы ямьле көннәрдә минем өстәлемдә бер сабак яшел кычыткан утырып торса, сез моңа бер дә гаҗәпләнмәссез дип уйлыйм.
Икенче рәхмәтемне мин юа дигән болын үсемлегенә әйтер идем. Аны шәһәр читендәге болыннардан без капчыклап ташый идек. Токмач урынына кисеп ашын пешерсәң, бер генә бәрәңге дә турасаң, өстәвенә ике генә тамчы үсемлек мае да йөздереп җибәрсәң, син инде үзеңне җәннәтнең җимеш бакчасында хис итәсең.
Шулай да безне иртә җәйдән тугайта торган чөгендер яфракларына һәм балтырганга да дан булсын! Алар да безне ачлыктан коткарып калды. Саный китсәң, хәзер исәпсез-хисапсыз таблеткалар белән дә карыныбызга керә алмаган никадәр витамин үләннәр ашаганбыз икән без. Рәхмәт сиңа, табигать, әнә шул сихәтле үләннәрең белән безне коткарып калуың өчен!
Зәңгәр күктә кояшын ялтыратып, урамнардан гөрләвекләрен йөгертеп, сугыш елының беренче язы килде. Яз белән бергә безнең якларга сыерчыклар кайтты. Алар, агач башларына, баганадан баганага сузылган чыбыкларга утырышып, каурыйларын төзәтәләр, әкәмәт тавышлар белән сызгырыналар.
Безнең ишегалдында бер генә сыерчык оясы бар. Башта минем ул ояны капкадан кергәч тә сул якта коймага елышып үсеп утырган усак башына ясыйсым килгән иде. Ояны ясап, үзен кызылга да буяп агачка эләргә йөргәндә генә, бер күңелсез хәл килеп чыкты. Йортның бу чатында аста Клавдия исемле урта яшьләрдәге бер марҗа яши иде. Ул өйдән атылып чыкты да мине агачка үрмәләп менеп барган җиремнән сөйрәп төшерде:
– Хулиган, агачымны сындырмакчы буласыңмы, юк, сындыртмыйм! – дип, чар-чор кычкырып, мине чәчемнән йолкырга кереште.
Сындырмыйм, оя гына элеп төшәм, дисәм дә, якын да җибәрмәде. Имеш, үлгән иреннән бердәнбер истәлек булып шушы усак агачы калган. Бүтән вакытта малайлар аңа менеп уйнап йөргәндә дә берни әйтмәгән Клавдия апа бу юлы нигә шулай тузынгандыр, белмим. Ләкин өске катның тәрәзәсеннән авыз ерып торган Хәкимне һәм аның янына баскан кысык иренле Зәйнулла абыйны күргәч, мин хәлне абайлап алдым. Алар үзләренең өенә кеше кереп йөргәнне яратмыйлар, ишекләре гел эчтән бикле була. Инде мин менә агач башына менсәм, аларның зур тәрәзәле өйләрен уч төбендәге кебек тамаша кыла алган булыр идем бит. Алар моның хәстәрен алдан ук күргәннәр иде, ахрысы, Клавдия апаны фәлән-фәлән дип искәртеп куйганнар. Мин усак яныннан киткәндә, Хәким, тәрәзәдән баш бармагын борынына терәп, калган бармакларын селкеткәли-селкеткәли, мине үчекләп калды.
Мин сыерчык оясын колга белән үзебезнең тәрәзәләр каршына, ягъни бер катлы утын сарайлары түбәсе артына кадаклап куйдым.
Ояның кызылга буялганын әйткән идем инде. Ләкин үземнең беркатлылыгым белән мин аның эченә мамык та салып калдырган идем. Янәсе, җылырак булсын, сыерчык балалары туңмасын. Бу исә Хәкимнең мине котыртуына тагын бер сәбәп булды. «Ахмак, син ясаган ояга оялыймы соң алар!» – диде ул, миннән көлеп. Чынлап та, сыерчыклар мин салып калдырган мамыкны томшыклары белән ташый-ташый арып һәм гайрәтләре чигеп бетте, ахрысы, анда төпләнгәннәре күренмәде. Аннары, шул мамык сәләмәләреннән бер дә ким булмаган карларны тузгытып, каты гына буран да давыллап алган иде, бүтән җирләрдә дә сыерчыкларның хәрәкәте сизелмәде. Ләкин беркөнне каршыбыздагы бакча аша гөлт итеп кабынган «экран» га, ягъни күрше йорт стенасында кояш балкуына күзем чагылып уянып китсәм, колак төбемдә генә бер кош сызгырган кебек булды. Тәрәзәгә йөгереп килсәм, кызыл ояның түбәсендә, канатларын кагыштырып, талпына-талпына сыерчык сайрый. Мин шунда куанычымнан үзем дә баш бармагымны борыныма терәп, бүтән бармакларымны селкеткәләп куйдым. Әлбәттә, сыерчыкларга түгел, ә Хәкимгә юллаган идем мин үземнең бу сәламемне. Шуны да әйтим: аларның тәрәзәләренә ботак очлары белән орынып торган усакка сыерчыклар түгел, чыпчыклар да кунмый торганнар иде.
Әлеге хәлләргә ике-өч ел узган. Сыерчык оясының кызыл буявы күптән инде уңган, үзе ул алгарак чүлегә төшкән. Шулай да бу кыек ояга да шул буын сыерчыклар, ихтимал, аларның балаларыдыр, килеп оялаган. Алар очынып-очынып җырлыйлар, көтмәгәндә күрше бакчага уктай атылып төшәләр, яисә, томшыклары белән тотып, вак-вак кош каурыйлары, аксыл ябага йоннар күтәреп кайталар. Ни өчендер болар миңа минем әүвәлге җылы мамыкларым кебек тоелалар. Мөгаен, алар ул мамык тотамнарын җилгә очырмаганнар, кирәк булыр әле дип яшереп кенә куйган булганнардыр, инде менә хәзер шуларны ташып, бала чыгару өчен, ояларын тагы да ышыграк һәм җылырак итеп коралардыр.
Инде салкын кышны да чыккач, язгы ишегалды күренеше күзне сөендерә. Ләкин күңеллелеге бигрәк Кабан буенда сизелә бит. Тау битләрендә кар киртләч-киртләч каралып сыза, кими бара. Гөрләвекләр, шаулый-шаулый, түбән агып төшәләр дә яр белән күл бозы арасында болганчык елга сыман җыела баралар, ишәя баралар. Ерак Ботан бакчасының бөдрә өянкеләре һәм «Кызыл шәрекъ» артындагы кара таллар өстендә, шулай ук безнең йортыбыз каршындагы карт тирәкләр очында болыттай бөтерелешеп кара каргалар очалар, үзләренә бик дәү, йонлач черкас бүрекләредәй оялар ясыйлар. Бу кошлар да, сугыш дип тормыйлар, бала чыгарырга җыеналар, үзләренең хакын хаклап дөнья бетереп кычкыралар иде.
Ат юлы Әхтәм урамы башыннан берничә дулкын ясап сөзәгәеп төшә дә, Кабан өстеннән кыйгач кына сузылып, «Спартак» комбинаты артындагы тыкрыкка барып тоташа. Хәзер инде юл өзелгән, анда ат та, кеше-кара да күренми. Бары чана юлында эрегән кар астыннан чыккан ат тизәкләре генә чуарланып күзгә чалынгалый, аннары юл кырыйларына, янә дә ярга якынрак җирләргә аударылган салам һәм тирес өемнәре зур сары таплар булып шәйләнәләр. Ул өемнәр өстенә ала каргалар килеп кунгалыйлар, бер-берсе белән тиргәшә-тиргәшә, анда нәрсәдер актарыналар.
Сафьяннан чыгып йортыбызны урап узган юлның читендә ике аягы белән басып торучы, кояшта һәм җилдә күптән инде яргаланып беткән зур гына багана бар иде. Бу баганага, югарырак, «Тирес түгәргә ярамый. Түгүчеләр штрафка тартыла» дип язылган бер күгәргән калай кадаклап куйганнар иде. Бу калайны без малайлар белән кар атып кышын да очыртып төшерергә чамалап караган идек, ләкин йомшак кар йомарламнары аны җиңә алмады. Инде менә хәзер шуңа күзем төшкәч: «Һа, тирес түгәргә ярамый, имеш, бер дә сорап тормаганнар әнә, бөтен Кабан өстен чуарлап бетергәннәр», – дип, эчемнән көлеп алдым да, юеш кар йомарламнарын атып, калайны очыртып та төшердем. Берәр нәрсәгә ярар әле дип, калайны өемә үк алып кереп куйдым.
Ләкин бер сәгать тә узмагандыр, аны участковый милиционер алып чыгып китте. Ул, минем белән бик кырыс сөйләшеп, безгә утыз сум штраф та язды. Бу зур акча түгел иде түгелен, ләкин аны, әни сүзе белән әйтсәк, аркаң тозланганчы эшләп аласы бар бит әле. Моннан алда да бер гөнаһым булганга (мин госпиталь ишегалдыннан күмер чәлгәли идем, бер алып чыкканында үземне тотып алганнар иде, ләкин битемне яшь белән чылатып, өстәвенә күмер карасын сылап та куйганга, мине кызгандылар, бары телдән генә кисәттеләр), бу юлы әни дә мине орышты: «Биткә кызыллык китерер өчен үстерәммени мин сине?» – диде. Шуннан минем үземнең дә битләрем генә түгел, колакларым да, кызарышып, ут кебек яндылар.
Күгәргән калайны милиционер белән Зәйнулла абый кире баганага кагып куйдылар. Әни исә штрафны почтага барып түләгәннән соң, квитанция язуын мин үзем милиция бүлегенә илтеп бирдем. Тәмәке төтене белән тулган бүлмәдә мин элекке таныш артистны күрдем. Хәтерегездәдер, безгә кереп, Газиз җизнинең матур киемнәрен киеп театрга барып кайткан иде. Нәкъ шуның үзен күрдем. Аның пуля чәрдәкләгән кулы әле һаман тиешенчә ялганып, төзәлеп җитмәгән икән. Төзәлгән диярлек инде үзе, тик терсәктән бик бөгеп булмый, нерв җепләре ялганып җитмәгән икән. «Нишләп соң әле син болай тәртип бозарга булдың. Алайса, без сине штрафной батальонга җибәрергә күп алмабыз», – дип көлеп куйды тәмәке төтене эченнән артист абый. Аннары: «Их, балалар белән сугышып йөрмәсәләр инде. Кем әләкләде соң үзеңне?» – дип, чын йөрәктән әрнеп әйтеп куйды ул. Мин бары иңнәремне генә сикертеп алдым. «Менә бер банданың эзенә генә төшим, җибәрмәсәләр дә, барыбер фронтка качып китәм!» – дип куйды ул балалар сыман. Ул ниндидер банданы телгә алгач, минем колакларым сикереп торгандай булды. Артист абый үзалдына уйланып торды да:
– Апаңа сәлам әйт, яме! Ә үзең акыллы гына йөр, – дип, аркамнан йомшак кына кагып, мине ишектән чыгарып җибәрде.
«Акыллы бул!» Ничек акыллы булып үсәргә кирәк икән соң бу малайларга? Югыйсә яз килү шатлыгыннан гына кышкы тузаннарны бер кагынып алган идем. Саллы гына итеп кар йомарлап, күгәргән калайга тондырган идем. Ә каргалар барыбер шаулашалар. Ә сыерчыклар талпына-талпына барыбер сайрыйлар. Ә кояш барыбер зәңгәр күктән елмаеп карый. Менә тиздән күл өсте боздан арчылыр. Һәм беренче акчарлак, Кабан өстенә «кыйң!» итеп аваз салып, тәү мәртәбә канатын кагар.
Бик еракта, окопларда туплар гөрселдәсә дә, безнең монда нәни йөрәкләребездә яз шатлыгы тибә иде. Ләкин сугыш сөреме безнең күңелләргә дә ягылмый калмады.
Поликлиникада врачлар комиссиясен узганнан соң, безнең класстан Ринат белән икебезгә өстәмә туклану өчен путёвка бирделәр. Бу путёвка безгә әүвәлге Пионер урамы белән Киров урамы чатындагы ашханәдә көненә берәр мәртәбәдән ай буена ашау хокукы бирә иде. Юка гына бер телем ипи белән кәбестә шулпасын минут эчендә шопырып бетерәбез. Сода белән икеләтә-өчләтә күпертелгән «ташбака йомыркасы» омлетын ике генә кабабыз яки өлеш тәлинкәсе төбендә кара тәңкәләр сымак йөзеп йөргән ясмыкларын эчеп кенә җибәрәбез. Шуннан өченчегә җимеше күренмәгән компот яки сыек кына кесәл бирәләр. Болар урынына кайчак бармак битедәй генә ике шакмак шоколад та эләккәли. Монысы безнең өчен зур бәхет. Аны без, базар аша кайтышлый, биш сумга шундук алыштырабыз. Аның урынына авызга керүгә эреп китә торган «себер пилмәне» яки чынаяк төбедәй генә кабартма сатып алабыз. Һич югы, авыл марҗаларыннан тозлаган кыяр шикелле әче-төчегә алыштырабыз.
Без, ашханәгә барганда, еш кына сугыш якларыннан килгән бер качак белорус хатынын очратабыз, ул хатын гелән-гелән үз-үзе белән сөйләшеп йөри торган иде. Немецлар аны партизанлыкта гаепләп, отрядларының кайда икәнлекләрен әйттерергә тырышып караганнар, йортларына ут төртеп, башта бәләкәй кызын, аннары малаен ут эченә ташлаганнар. Шуннан ул ярым үз акылында, ярым саташып йөри башлаган, санитар вагоныннан төшеп калып, Казанда яши башлаган. Аны Арча кырындагы юләрләр йортында дәвалап та караганнар, ләкин тыныч кына йөргән җиреннән «ычкынып» китә һәм үз-үзе белән сөйләшә башлый икән. Бер мәртәбә аны «балаларын эзләргә» төшкән җиреннән Кабан буеннан алып менгәннәр. «Минем Грицько белән Галинаны немецлар әнә шунда яшергәннәр», – дип, бәке янында чишенә үк башлаган булган. Синең балаларың анда түгел, өйдә дип, күршеләре үзен җитәкләп фатирына алып кайтып куйганнар.
Безнең подвал Хәяте әйтә (хәер, хәзер алар подвалдан менеп кухняда яшиләр инде): «Ни рәхәт күрә инде ул дөньяда? – ди. – Батып үлсә, шунда хәсрәттән котылган булыр иде, нигә алып менгәннәрдер инде үзен?» – ди. Моңа каршы Зәйнәп карчык болай дигән, имеш: «Алай әйтмә, Хәят, син генә бер көтү бала табып ятарга димәгән бит. Акылына килер, әйбәтләнеп китәр. Тагын кияүгә чыгар, балалар үстерә башлар…»
Белорус хатынының балалар өчен кызык ягы да бар, без ипигә чират торганда, ул кайвакыт үзенең «кыз чагындагы» кызыл белән нәкышләп бизәлгән ак итеген киеп чыга. Хатын, итек балтырындагы кош сурәтенә күрсәтеп, без малай-шалайга: «Бәхет кошы ул. Менә сугыш кына бетсен. Без аның белән кире Белоруссиягә кайтабыз», – дип әйтә. Шуннан аны, костыль белән юл ярып, чират башына кереп урнашкан ярсу яралылар да кибеткә чиратсыз кертеп җибәрә торганнар иде.
Ләкин бу белорус хатынына үзенең «бәхет кошы» белән туган җиренә кайтырга язмады. Аны танк таптады. Танкист гаеплеме монда, әллә хатын үзе барып кергәнме, моны без Ринат белән күрмәдек.
Пионер урамы белән Киров урамы чатындагы ашханәдән ашап кына чыккан идек, урамнан ремонтка кайтарылган дүрт-биш танк узып бара, чатлыктагы халык, туктап, аларның кызу гына узганын көтеп тора. Шунда нәкъ безнең алда гына аһ иткән тавыш ишетелде. Хатын-кыз гәүдәсенең яртысы шундук юкка чыгып, бары аяклары гына селкенеп тора башлады. Гүяки ап-ак киез итектәге «бәхет кошы» һавага талпынып та очып китә алмагач, канатлары каерылып җиргә килеп төшкән һәм мәңгелеккә тынып калган иде.
Бүтән хатын-кызлар да, чыр кычкырып, кайсы кулы, кайсы беләге белән күзләрен каплаганнар, шундук, халык төркемен ерып, постовой милиционер килеп җиткән һәм, ашыга-кабалана, узучы бер машинага утырып, танклар колоннасын куа киткән иде.
Мин юл буе укшып кайттым, бөтен ашаганымны косып бетердем. Нәрсә генә эшләмим, күз алдында белорус хатынының ярты гәүдәсе. Атна буена шулай изелгән гәүдәне күз алдымнан куып җибәрә алмыйча газапландым.
Минем кайчандыр мәктәптә өлкән классларга исәпләнгән бер лекциянең бер читен генә тыңлап караганым бар. Табигый инде, әле бәләкәйрәк яшьтә булганга, мин лектор сөйләгән ГЭСлар, фән өлкәсендә киләчәктә булырга тиешле бүтән казанышлар турында бик үк төшенеп бетә алмадым. Ләкин артка шома итеп тарап куйган кыска кара чәчле, карасу йөзле шадра лекторның (соңыннан ул безнең физика укытучыбыз булды) бик илһамланып сөйләгән бер сүзе минем хәтеремә сеңеп калды. Аның әйтүенчә, табигатьтә бернинди аваз да югалмый, моннан ничәмә меңнәр ел элек хайваннар ни дип кычкырса яки адәм баласы ни әйтсә, шулар, тавыш дулкыннарына әйләнеп, галәм буенча очып йөриләр. Килер бер вакыт, куәтле җиһазлар ярдәмендә кешеләр сәяхәт итеп йөргән ул тавыш дулкыннарын кире кайтарып алырлар, һәм адәм баласының һәрбер авазы үзеннән соң яшәгәннәргә дә мәгълүм булыр.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.