Электронная библиотека » Тагир Нурмухамметов » » онлайн чтение - страница 18


  • Текст добавлен: 7 июля 2023, 10:40


Автор книги: Тагир Нурмухамметов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 18 (всего у книги 18 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Мөгаен, бу дөрестер, – дип килешкәндәй итте акыллы баш Галим дә. – Шулай да бу хакта китаплар караштырып укырга кирәк булыр әле.

– Бер уңайдан менә моны да укы. Патша Россиясе вакытында да татар зыялылары, ягъни интеллигенциясе шәрык телләрен: гәрапчәне, төрекчәне, фарсычаны, хәтта кытайчаны белү ягыннан да бик алдын булган. Дипломат булу өчен тел белү генә җитмидер инде анысы.

– Дипломат булу өчен баш кирәк, аннары…

– Аннары, – дип ялгап киттем мин, – төлке абзый булу кирәк.

– Әйе, – диде Галим, елмаеп, – дипломатлар алар карт төлкеләр. Өстәвенә бер генә койрыклы түгел, ике койрыклылар.

– Мин әйтеп бетермәдем бит әле. Рус патшалары шәрык илләрендә дипломатлар, илчеләр һәм консуллар итеп курыкмыйча безнең татар әһелләрен билгеләп куя торган булганнар, һәм алар һәркайда Ватаныбызның мәнфәгатьләрен намус белән яклап килгәннәр.

Мин шундый кызу һәм пафос белән әйтеп салдым бу сүзләрне, сөякчел бармак очым белән өстән аска төртеп алуымны сизми дә калдым һәм хәйран гына эсселәнеп киттем. Әүхәди абый түгел, «юрист» Әнәс тә чыкмый инде үземнән югыйсә, шулай да менә кызып киткәнмен бит. Ләкин бер башлагач, капчыкны төбенә хәтле селкеп салырга булдым мин:

– Галим, син Ленинград каналлары, су буйлары турында укымыйча да беләсеңдер инде. Казансу юллары да үз вакытында зур әһәмияткә ия булган, бу хакта кайчандыр укыганым бар иде, – дип ялганладым мин, кызарынып, үзем әлеге дә баягы Әүхәди абый сөйләгәннәрне тезеп китмәкче булдым.

Ләкин Галим бусы күптән билгеле бит инде, телеңне әрәм итмәсәң дә ярый дигәндәй әйтеп куйды:

– Казанның су чатында утыруы, аның аша транспорт корабларының туктаусыз үтеп торуы күптән мәгълүм инде. Шуның өчен корганнар да аны Идел буена безнең бабаларыбыз.

– Юк, мин Идел турында гына түгел, Казанның эчке су юлларын әйтмәкче идем, – дигәч, Галим бердән кызыксына калды.

– Кабанны әйтәсеңме?

– Әйе, аны да. Синең Болакны күргәнең бар бит инде. Аны Казан елгасыннан, ягъни Казанкадан алып Кабан күленә хәтле туп-туры итеп салганнар.

– Каналларны туры итеп казыту борынгы инженерлар өчен дә әллә ни зур мәшәкать булмаган.

– Анысы шулайдыр, тик Болактагы турылыкның бүтән әһәмияте булган әле. Аның аша сәүдә кораблары йөреп торган бит.

– Йөрсә соң, шуннан?

– Шуннан менә шул. Коры еллар да булмый түгел бит. Кайчак җәйләр шундый кызу килгән, каналда үрдәк шупырдарлык кына су калган. Ә корабларын тарттырырга кирәк. Әүвәлге трамвайларны, конкиларны ничек тарттырсалар, яссы төпле корабларны да каналның ике ягыннан ат җигеп тарттыра торган булганнар. Бурлаклар кебек. Галим болай да зур авызлы иде. Блокаданы кичергәннән соң, аның җәен балыгыдай авызы менә хәзер тагы да җәелеп китте.

– Син борчак ярмыйсыңдыр бит? – диде ул, әнә шул мәхәббәтле авызын колагына кадәр ерып. – Каналда су аз булса, корабны атлар белән түгел, трактор белән дә тарттырып булмый. Ник дисәң, көймәнең төбе комга утыра.

– Утырмагае! Әмма син борынгы бабайларыбызның, үзең әйтмешли, карт төлке булуын онытып та җибәрдең! – дип, тантана белән ярып салдым мин. – Канал төбе тип-тигез такта бит. Көзге кебек тигез һәм шома.

Галимнең әлеге сөйкемле авызы шап итеп ябылды, моңа да өстәп ул үзенең капкасы аша гына баш түбәсен кашып куйды.

– Виноват, – дип, бу юлы виноград кебек яшькелт-соры күзләре белән генә елмайды. – Аз гына суы да булса, Ньютон законы буенча, кораблар майлагандай шуып бара инде.

– Нинди кызу елларда да канал төбендәге имән такталарны коргаксытмаганнар, хәтта җир астындагы торбалардан агызганнар.

– Анысы нинди номер тагын?

– Номер түгел, ә рас шулай. Ленин бакчасында булганың бармы? Элек аны Черек күл дип йөртәләр иде. Әле аңа кадәр трамвайга утырып хәтсез генә җир менәсе бар. Кабан һәм Болак белән чагыштырганда, шактый биектә ул. Менә шул күлдә дә су бервакытта да кимеп тормаган. Дөресендә, кимергә ирек куймаганнар. Әле суы нинди диген! Тап-таза чишмә суы. Яшерен арыклар, торбалар аша Казанның һәммә тарафына да, челтер-челтер килеп, әнә шул саф, ару су агып яткан. Болакка да, Кабан күленә дә аккан. Болакның үз тирәләрендә дә чишмәләр күп булган. Кабан суыннан самавыр куеп эчкәннәр. Аның суы һәрдаим алыштырып торылган. Су Казан елгасыннан – Болакка, Болактан Кабанга кертелгән. Ә Кабан күленнән Иделгә агызылган. Һәм менә бу су юллары аша сәүдә суднолары йөреп торган. Казанга товар килгән, каланың үзеннән дә сукносы дисеңме, бүтәне дисеңме, товарлар бик күп җирләргә, бик күп илләргә озатылган.

– Карале, мин сине җомыкый гына дип торам, андый ук түгел икән син, – дип, ихластан сөенеп әйтеп куйды Галим.

Үземне артык белдеклегә санатмас өчен, мин тыйнак кына әйтә куйдым:

– Тик менә шунысы башыма сыймый: Болак төбендәге такталар, субайлар гомерләр су астында, ләм эчендә ятып та ничек чермиләр икән?

– Ә менә мине шушы сорауның нәкъ киресе гаҗәпләндергән иде. Ленинградта әле сугыш башланганчы ук, берничә ел элек, Пётр I үзе төзеткән бик иске йорт бер яккарак авыша башлаган иде. Шуннан инженерлар, ул тарихи йортны саклап калу өчен, тирә-юньнәренә канаулар казыдылар, грунт суларын саркыттылар. Россиянең башкаласы, минем әти әйткәндәй, аның пайтәхете, гел сазлык өстенә салынган бит ул. Башта сазлы ләпеккә карагай агачларыннан субайлар суга торган булганнар, йортларны шулар өстенә салганнар. Әлеге Пётр I йортының субайлары чери башлаган дип уйлап, инженерлар аның нигез асларын, грунтны корытырга, шул юл белән иске памятникны саклап калырга ниятләгәннәр. Шуннан беләсеңме нәрсә килеп чыккан?

Агач әйберсе корыда тазарак саклана дип уйлап, мин:

– Йортны, әлбәттә, саклап калганнардыр, – дидем.

– Йорт таралып китмәгән китүен, тик аны җир уба язган, яртылаш җир эченә сеңгән.

– Алайса, ул тирәләрдә саз бик тирән булгандыр, субайлары баткач, йорт үзе дә иңгәндер.

– Юк, алай түгел, грунт туфрагы кипкәч, субайлар шундук черегән.

– Субайлармы? Суда күпме торып та, корыда ничек чересеннәр икән инде?

– Хикмәт тә шунда шул, кипкән туфракның бактерияләре субайларны кимерә башлаганнар, челтәр кебек ашап бетергәннәр. Субайлар тәмам чергән.

– Ә су эчендә булганда, бактерияләр аларга тимәдеме икән?

– Борыннарын тигезеп карыйлар икән дә тиз генә качалар икән, – дип көлемсерәп куйды Галим. – Чөнки субайларга, саз эченә сугылганчы ук, черүдән саклый торган махсус матдә сеңдерелгән булган. Шул матдә, ягъни антисепсия сеңдерелгән субайлар су эчендә саклана ала, ә корыда саклана алмый. Күрдеңме, борынгы кешеләр ничек белеп эш иткәннәр. Моның хикмәтен төшенмәү аркасында, диңгез буйларындагы нинди зур шәһәрләр дә иңә баралар. Венеция, Капенгаген кебек борынгы сәнгать калалары нәкъ әнә шул сәбәпләр аркасында киләчәктә хәрабәләргә әйләнәчәк икән.

– Алайса, Мокрыйның да башы бетәр микәнни?

– Анысы нинди кала тагын?

– Безнең вокзал тирәләре. Анда берәү үзенең идән астында баз казымакчы булган икән дә, нигез туфрагы убылган да төшкән. Бауга бәйләп таш төшерсәләр, биш-алты метр гел су. Ул урамдагы борынгы йортлар да имән субайлар өстенә салынган.

– Аптырама бер дә, Болак такталары кебек, ул субайлар да черемәячәк.

– Ул Болак хәзер беркемгә кирәкми инде. Анда корабларның мәңге йөзәсе юк.

– Нәрсә, син аны бетереп ташламакчы буласыңмы?

– Мин ул Болакны күмәм дә ташлыйм, сасысы чыкмас, ичмаса, – дигән булдым мин, юка түшемне дугадай киереп.

Галим түшемнән бигрәк алга ук бүселеп чыккан корсагыма җилле генә чиртеп алды да:

– Шуннан синең «Ахиллес» тан ни кала инде? – дип, миңа күзләрен кыса төшеп карап куйды.

– Ахиллестан?

– Син аны белмисеңдер дә әле.

– Борынгы тарихтан үткән идек бугай, нәрсәдер колакка эленеп калган. Ул Римның мәрмәр сараена ут төртә түгелме?

– Нәкъ үзе. Ул тарих битләрендә мәңгелеккә үз исемен калдырмакчы була. Нишлисең бит, мактана ала Ахиллес, исемен тарихка яздырып кала. Тик бу пожардан соңгы кара күмерле, кара төтенле исем.

– Гитлер кебек икән.

– Нәкъ өстенә бастың. Ул да бит Җир шарының җәллады булмакчы, кешелек җәмгыяте тудырган бөтен казанышларны кара күмергә әйләндермәкче.

– Менә бит Болактан кая килеп җиттек без, – дип, мин, ике араны йомшартмакчы булып, Галимгә елмаеп карадым. Ләкин Галимнең йомшарыр исәбе юк иде. Ул һаман әле кырыс тавыш белән сөйләвен дәвам итте:

– Соң, ул Болакны төзегән чагында, безнең күпме-күпме бабаларыбыз башларын салганнар бит. Анда гына түгел. Безнең татарлар Мәскәүнең Кремлен дә, шулай ук Петербургны да салышканнар, аларның күпме генә сөякләре күмелеп калмаган диген анда. Моны берничек тә инкяр итеп булмый, чөнки бу – тарихта билгеле факт. Ә инде Болакның алар тудырган изге истәлек булуын әйтәсе дә юк. Болак үзе генәмени? Аның борынгы Кабан күленә килеп тоташуы, аны сафландырып торуы… Кеше әнә шулар турында симфонияләр яза, ә син ансат кына күмеп ташламакчы буласың. Ә бит күмсәң дә, киләчәктә аны барыбер яңабаштан казып чыгарачаклар. Әнә археологлар ком чүлләре, янартауларның көлләре астында калган шәһәрләрне таба торалар, аларны бөртекләп-бөртекләп туфрактан арындыралар. Әгәр син күмәм дисәң, Болакны да шулай итәчәкләр, аның гүзәллеген кире кайтарачаклар.

– Мин, пожалуй, күммәм аны, – дидем мин, Галимне тынычландырырга тырышып.

– Күммисеңме?

– Күммим.

– Алайса, бир бишне.

– Мә! – дидем мин, кулым белән Галимнең киңчә учына шапылдатып, һәм икебез дә шунда шырык-шырык көлешеп алдык.

Без әле шуннан соң да Болак турында, Кабан турында байтак кына сөйләшеп утырдык. Менә сугыш бетәр. Халкыбыз алган тирән яралар акрын-акрын төзәлер. Яңа шәһәрләр калкып чыгар. Ләкин, яңа шәһәрләр үсә дип, искеләренә кырын карарга иртә әле. Иске, борынгы шәһәрләрнең үз матурлыгы, үз мөлаемлыгы бар. Әнә шул борынгылыкны саклап, аларга яңа корылмалар, яңа бизәкләр өстәсәң, борынгы калалар үзләреннән-үзләре яшәреп китәләр. Ләкин яшьлекне аларга яшьләрдән – безнең ише егет-җилән һәм кыз-кыркыннан башка кем генә өстәр икән? Без, күл буеның малай-шалае, Кабанны матур итеп киендерергә кайчаннан бирле хыялланабыз. Әнә архитектура белән җенләнгән Галим әйтә, Казан, гомумән, шәһәр төзелеше өчен бик кызыклы яруслардан тора, ди. Ягъни текә ярлардан, калкулык һәм таулардан тора икән. Иҗат байлыгы һәм төзү төрлелеге өчен бик күп мөмкинлекләр бар. Кабан тирәсе үзе генә дә борынгы амфитеатрны хәтерләтә. Аңа баскыч-баскыч, арата-арата булып ерактан ук салынып яткан кызыл кирпечле Опера театры, Шамский хастаханәсе һәм Әмәт таулары карап тора. Ә аста сәхнәнең үзе – Кабан күле. Тик бу сәхнә-күлдә нинди тамашалар корып булыр иде икән? Хәзергә анда минем ише арык ботлы малайлар пассажир ташый да бабайлар балык тоткалый. Ул балыклар елдан-ел кими бара. Чөнки сөрсегән, тынчу суда ничек яшәмәк кирәк?

Тырыша торгач, август аена килеп кердек. Тиздән мәктәпкә йөри башлыйбыз. Хәер, өлкәнрәк классларны колхозлардан сентябрь узмый кайтармаслар да әле. Киләсе елда мин дә өлкән класс булам, димәк, мине дә колхозга җибәрерләр. Ичмаса, ярты кило ипиең, бер шешә сөтең була. Карточкаң да янга кала. Әнигә, Шәмсенур апага һәм балаларга такы-токы өстәлә дигән сүз. Галим икенче ел өлкән класс икән инде – ул быел сигезгә керә. Ләкин блокададан көч-хәл белән җанын сөйрәп чыккан малайны ничек колхозга җибәрәсең инде? Аны да, аның сеңлесен дә поликлиникага йөргәләп торырга кушканнар. Галим анда атнасына бер мәртәбә барып кайта, кайчандыр мин йөргән «малокровныйлар» ашханәсенә дә йөри – путёвканы аңа берьюлы ике айга биргәннәр. Ләкин шулай да аңа ит кунганы сизелми әле. Өч-дүрт ел элек аны юантык гәүдәле иткән эре сөякләре хәзер шалтырап тора сымак. Калку яңагындагы бит тиресе менә-менә ертылып китәр кебек. Өстәвенә болай да зур башына аэродром хәтле кепка киеп куйган. Ул аны бер дә салмый.

Бу дәү баш эчендә нәрсәләр генә юк икән? Китап арты китапны суырып кына бара ул. Ләкин аның шөгыле китап кына да түгел икән әле. Ул Җәүдәт Айдаровичның яратып йөргән кызы «Н» апаны эзләп караган, консерваториядә дә булган. Ләкин безгә исеме дә билгеле булмаган «Н» апаны ул берничек тә таба алмаган.

– Ә бит «Кабан» симфониясен дәвам итәргә кирәк иде, – дип, бик җитди генә әйтеп куйды Галим. Аннары янә шуны өстәп әйтте: – Бу музыкада бик кызык әсәр булырга тиеш. Җәүдәт Айдарович, исән чагында, ул симфониянең эчтәлеген миңа сөйләгән иде. Дөресрәге, беренче кисәкне сөйләп күрсәткән иде.

Мин Галимгә, музыканы сөйләп була микәнни дип, сәерсенеп караган идем дә, үземне фаш итмәс өчен, бу хакта сорап тормадым, бары, кызыксынып:

– Нәрсә турында икән соң ул музыка? – дидем.

– Аның беренче кисәге турыдан-туры халык иҗатына бәйләнгән. Үкенечле мәхәббәт турында ул. Зөһрә исемле фәкыйрь кыз үзе кебек үк ярлы, әмма басса бакыр өзәрлек, типсә тимер өзәрлек көчле һәм кыю бер егетне яраткан.

– Зөһрә, дисеңме?

– Әйе, Зөһрә исемле кыз. Нигә аптырадың, бик матур исем ич.

– Шуннан, шуннан?

– Ләкин кызның әти-әнисе фәкыйрьлектән бик җәфа чигеп беткән булалар, кызны ашлы-сулы бер байга бирмәкчеләр. Кыз: «Юк, мин байга чыкмыйм, миңа байлык кирәкми. Идәне – җир, ишеге җил булсын, әмма егете ир булсын», – ди. «Чыкмасаң, без сине каргыйбыз». – «Каргагыз, мин барыбер байга чыкмыйм». Кызга ата-анасының каргышы төшә, ул, туган иленнән аерылып, Айда яшәргә тиеш була…

Әйе, мин бу риваятьне беләм, мин генә түгел, күл буеның юеш борынлы малайларына хәтле аны яттан белә. Әле аны кайберәүләр бизи төшеп тә сөйлиләр. Имеш, Зөһрә-кыз, Кабан күле кипмәсен өчен, Салават күперенә кәз-кәз генә басып, болытлардан су ташый. Әти-әниләре: «Кызым, кайт, кире өйгә кайт!» – дип бик өзгәләнсәләр дә, айлы кичләрдә Айга карап зәгъфран кебек саргаеп бетсәләр дә, кыз кайта алмый, чөнки каргышның көче бик каты. Кыз шунда гына кайта ала: әтисе белән әнисе туфрак булгач кына. Туган илгә кайткач та, әле ул җир йөзенең җисеменә: йә урманга, йә болынга яки елганыңмы, күлнеңме җисеменә әйләнергә тиеш. Анысы үзенең теләге буенча. Зөһрәнең әти-әнисе сагыштан саргаешып гүр иясе булгач, Зөһрә, туган-үскән иленә кайтып, Кабан күленә төшә, аның җисеменә әйләнә. Ләкин аның күл суына әйләнүе бик кызганыч. Аны кабат үз рәвешенә кайтарасы килә. Һәм малайлар, аны үз рәвешенә кайтартып, төрле хыяллар корып бетерәләр иде. Бервакыт немец телен укытучы бик юаш Эльза Августовна дәресендә күрше партадагы Кара Самат үзе кебек кап-кара очлы борынын нилектән түбән төртештереп утырамы икән дисәм, Зөһрәгә багышланган әкиятен укып утыра икән. Шәмәхә кара белән дәфтәр битләренә тары бөртегедәй хәрефләр белән баганалап-баганалап язган. Мин дә укып карагач, күзем шар булды. Шигырь итеп язган чып-чын әкият. Бу әкияттә Зөһрә кыядай олы гәүдәле, кайчандыр яратып йөргән егетеннән дә көчле. Минем кебек үк бик чандыр, ләкин үзенә бик күп кара буяу кушылган Самат аны Гитлерга каршы сугышка җибәрә. Зөһрә үзенең алмаз кылычы белән немец илбасарларын дивизиясе-дивизиясе белән кыра. Ләкин Гитлер бик мәкерле икән, чукынган. Зөһрәне бик усал фельдмаршалы Монтгомеридан яралата (маршалның исемнәренә хәтле каян белгән диген ташбаш Саматны!).

Зөһрәнең сугыш кырында, туган иленнән еракта ятып каласы килми. Ул соңгы тамчы көченә хәтле, сөйрәлеп, Кабан күленә кайтып җитә, аның дулкыннарында тирбәлеп, мәңгелек йокыга тала. Зөһрәнең бу язмышы да үкенечле булуга карамастан, аның тагын Кабан күленә кайтуы мине сөендерде. Зөһрә безнеке, безнең Кабан күлебезнеке. Шулай да аның киләчәге безнең балачак күңелләребезне һаман кытыклап торды. Ә шулай да аның язмышы ничек очланырга тиеш? Өстәвенә бу әкият кызына багышланып музыка да язылган бит. Әле кем язган диген – Җәүдәт Айдаровичның сөйгән кызы, Ленинград консерваториясе студенткасы. Мин, әлбәттә, Галимнән сорамыйча кала алмадым. Мине музыкада гына булса да, Зөһрәнең, һич югы, аның җисеме булган Зөһрә-күлебезнең, киләчәге кызыксындыра иде.

– Галим, музыканың дәвамы юк иде микәнни соң, Зөһрәне арабызда, тормышта күрәсе килә иде бит? – дидем мин.

Галим чәч урынына кепка түбәсен сыпырып куйды, күзләре яшькелт-зәңгәр нур белән тулышып яктырып китте.

– Нишлисең, легенданың законы шундый. Аны төрле рәвешкә кертеп сөйләсәләр дә, финалы аның бер дә үзгәрми: Зөһрә-күл һаман Зөһрә-күл булып кала. Әлеге студенткабыз аның киләчәген язып бетермәгән. Аның үзенең язмышы да Зөһрәнең үзе кебек булмагае: эреп юкка чыкты бит. Ә сөеклесе, Җәүдәт Айдаровичны әйтәм, ул юк инде… – дип, Галим кепкалы зур башын читкә борды, бермәл тынып торды. – Шулай да музыка дәвам ителергә тиеш, аны без иҗат итәргә тиешбез.

– Кит инде, юкны сөйләмә инде.

– Нишләп юк булсын. Зөһрә-күл, ягъни Кабан күле ерак китмәгән бит. Без аны, Зөһрәнең якты истәлеге итеп, тылсымлы музыка кебек иҗат итәргә тиешбез.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации