Электронная библиотека » Тагир Нурмухамметов » » онлайн чтение - страница 12


  • Текст добавлен: 7 июля 2023, 10:40


Автор книги: Тагир Нурмухамметов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 12 (всего у книги 18 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Мин дә, кирпечләр ташыган булып, бу инженер янында аз-маз кайнашкан идем. Ул миңа чәй ясап биргәч, стакан янына бармак очы хәтле генә шикәр дә куйгач, минем авыз шундук ерылып китте, мин, борынымны тарта-тарта, стаканга башымны иеп, чәй шопырырга керештем.

– Не торопись, обожгёшься, – дип, күз очлары белән генә көлеп алды инженер. Аннары сорады: – Как тебя зовут?

Мин исемемне әйттем.

– А я Иван Павлович, – дип, үзе белән таныштырды ул. – Папа есть?

– Эһе, – дип, мин башымны кагып куйдым. – На войне, – дидем.

– Ещё кто есть?

Мин тезеп киттем:

– Әнием бар, ул мех фабрикасында эшли, апам бар, ул өйдә, балалар карый. Ә балалар өчәү. Берсенә биш яшь – монысы Флүрә инде; берсенә өч яшь, Луиза анысы; иң кечесе бишектә, исеме Фәрит, – дидем мин, ялганлап, нигәдер аның немец исемен искә төшерәсем килмәде.

Иван Павлович:

– Не мало, – дип, башын чайкап торды. Аннары ул кинәт сорап куйды: – А где Якуп? – диде.

– Какой Якуп? – дидем мин, аптырабрак.

Безнең Сафьян башында, кибет ишегалдында, үзе гарип, үзе дивана бер Якуп бар, ул, капка ишеге арасына басып, кыска аякларын селкеткәләп, узган-барганга гел елмаеп кала. Аңа атап бик күп нәзерләр әйтәләр, хәтта имтиханнарга килүче мәктәп кызлары да: «Әгәр экзаменымны бирә алсам, Якуп абзыйга сәдака бирер идем», – дип вәгъдәләр әйтеп узалар иде. Якуп акчаның нәрсә икәнен дә белми, шулай да кесәсенә салып куя, бармак сыртларына кара төк үскән куллары белән битләрен сыпырып куя һәм, әлбәттә, көлемсерәп ала. Аның кесәсендәге сәдака акчалары гел туганнарының янчыгына күчә бара. Алар инде череп баеп беткәннәр, дип сөйлиләр, ә бер энеләре, бездә управдом булып эшләүче Каюм Салахович, имеш, сандык-сандык малын каядыр җиргә күмеп куйган, дип тә сөйлиләр иде. Инженер менә шул Якупны сорады микән?

– Ну какой же Якуп, из вашего двора, конечно, – диде Иван Павлович.

Ул Якупның сугышка тикле безнең йортта яшәвен, хәтта үзенең куен дәфтәреннән карап, төп-төгәл адресына хәтле әйтеп бирде. Әйе, бу Миңнегөл апаларның фатиры иде. Моны ишеткәч, минем аркага әлеге кайнар чәйне койган кебек булдылар, мин, күземне шарайтып, Иван Павловичка карадым.

– Ну спомни?

– Спомним.

Иван Павлович Якуп абыйның сугыш башланырга өч-дүрт ел кала кайдадыр Мәскәү ягында практика узып, үзенең исә аның җитәкчесе булуын әйтте.

– Башкастый парень был, – диде ул, – химия күлендә балык кебек йөзә иде, – дип шаяртып та куйды. Аннары ул китап битләре арасыннан сәер генә бер рәсем алып күрсәтте. Аллы-гөлле утлар дөньясы. Кайберләре тегермән канатлары кебек выжылдап әйләнә, кайберләре, көлтә-көлтә булып, һавага бөркелә. Тагы да гаҗәбе шул: әлеге ут дөньясы арасында кара шәүләләре белән баскычлы-баскычлы һәм йөзеп барган пароходка охшаган безнең су станциясе шәйләнә, хәтта рәсем читендә хәзерге казарманың бер почмагы да танырлык булып күренеп тора иде. Моны, әлбәттә, күл ягыннан, дөресрәге, Болак күпере тирәсеннән төшереп алганнар.

Мин бигрәк шул нәрсәгә шаккаттым: рәсемдәге утлар, төсе төскә аерылып, үзенә бер сихри дөнья булып балкый. Ул вакытта төсле фотография дә юк, күренми иде бит югыйсә. Өстәвенә таныш җир дә булгач, бу рәсем сине ирексездән шатландыра, күңелдәге хисләрне рәхәт кенә итеп ташыта иде. Безнең Казанның Кабан буйлары иде бит бу!

Иван Павлович рәсем артындагы сүзләрне укып күрсәтте: «Салют из Казани! Вот ученик Якуп».

– Мы такие фейерверки с Якупом несколько раз сделали в Подмосковье, – диде Иван Павлович һәм, бәхетле үткән көннәрне искә төшергәндәй, аның сипкелле бите үзалдына нурланып китте. Ләкин мин Якуп абыйның эзсез югалуын әйткәч, аның йөзе боегып калды.

– Жалко, – дип, ул үзалдына гына карап, башын чак-чак кына тирбәтеп куйды. – Отличный пиротехник был. Ну я его постараюсь найти.

Нинди пиротехник икән ул? Каләм белән техниканы кушып фейерверклар ясап була микәнни? Мөгаен, хикмәт монда каләмдәдер. Без дә сугыш елында, каләмгә нечкә чыбыклар чорнап, ул заманның «авторучка» сын ясап кыландырып бетә идек, чорнаулы каләмдә кара тоткарланып тора һәм без, ручкабызны савытка манмыйча, озак кына яза торган идек.

Күрәсең, Якуп абыйның да каләме серле булгандыр, аның белән ул, әүвәлге алхимиклар кебек, ут-ялкынның күп кенә серләрен язгандыр. Әкият тылсымы белән күңелләребезне яктырткан «академик» абыебызның кайчандыр фейерверк остасы булганлыгын да белгәч, мин эчемнән горурланып куйдым. Ләкин ник ул бу хакта безгә бер дә сөйләмәде икән? Әллә сөйләргә өлгерә алмый калды микән?

Салкын кыш айларында чарлакта күршеләребез элек керләр элеп киптерә иде. Чынлыкта керләр бәсләнеп шакраеп ката, ләкин тора-бара алар җилләп йомшара төшә, ләкин барыбер аларны өйгә элеп киптереп бетерергә туры килә иде. Хәзер инде зур керләр уарлык сабыны да юк. Шулай да Шәмсенур апа анда бала искеләрен элгәли, аннары сабын бәрабәренә кеше керен дә уып киптергәли. Аннары чарлакка, хатыны Гыйдел апаны ияртеп, Зәйнулла абый да менгәли, аларның керләре бик күп була, урын-җир җәймәләре, эскәтер һәм одеал ишене элгәндә, алар, үзләренең туфраксаларыннан чыгып, кеше бауларына да элеп куялар иде.

Элек чарлак ачкычы гомер-гомергә бездә торса, хәзер ул Иван Павлович кулына күчте. Дөресендә, ул аны бездә тотса да, беркемгә бирмәскә, ә инде сорый калсалар: «Ачкыч үзенең хуҗасында», – дип әйтергә кушты.

Әле Иван Павлович, мичне салып бетереп, үзенең тар гына караватында ике-өч кичне йокларга өлгергән иде микән? Ул кайдадыр эштә чагында, җирән баш Хәким, кереп, кер эләргә ачкыч сорады. Шәмсенур апа «юк» диде. Хәким, бераздан безгә яңадан кереп: «Әни хәзер үк ачкычны бирергә кушты», – диде. Ул буш кул белән чыгып киткәч, атыла-бәрелә, нечкә иренен күгәргәнче кысып, Гыйзел апа килеп керде. Тавышын бавырыннан чыгаргандай:

– Шәмси, хәзер үк бир ачкычны! – диде.

– Бирер идем дә Иван Павлович калдырмады шул.

– Ни хакы бар аның үз янында йөртергә? Пожар чыкса?

– Әстәгъфирулла диген, Гыйзел апа, чыга күрмәсен. Соң сез нигә үзегезнең коридорыгызда гына элмисез? Аннары иркен сараегыз да бар бит. Ат булмагач, анда да эләргә буладыр инде.

– Общий чарлак булганда, кеше сараенда ни эшең бар синең! – диде Гыйзел апа ачу белән.

– Алайса, үзеннән сорарсың инде, эшем юк, – дип, караңгылана төшкән чырай белән җавап бирде Шәмсенур апа.

Кич белән безгә Зәйнулла абый керде. Шәмсенур апа, рәнҗегән кешедәй, тонык тавыш белән:

– Иван Павлович эштән кайтты, үзеннән менеп сорагыз, минем ачкычта эшем юк, – диде.

Ни булыр икән дип кызыксынып, мин дә аның артыннан чарлак өйгә мендем. Иван Павлович үзенең бәләкәй уенчык мичен ягып җибәргән. Иңенә көлсу шинелен салып, кечкенә өстәлендә нәрсәдер язып-сызгалап утыра иде. Зәйнулла абый, исәнләшеп тә тормастан:

– Вы кто? Ваши документы! – дип кырыс кына дәште аңа.

Иван Павлович, язулы кәгазен алдында торган китап белән каплап, өстәл яныннан кузгалды.

– Здравствуйте, я – квартирант вот этой конорки, – диде һәм көләч йөз белән чакырылмаган кунакка карап торды. Ләкин Зәйнулла абыйның көлеп сөйләшер исәбе юк иде, ул чытык чырае белән тагын үзенең соравын кабатлады. – Ах, вам мои документы нужны? – дип, ул башта чөйгә үзенең шинелен элеп куйды һәм мин шунда беренче мәртәбә аның гимнастёрка петлицасында кызыл якуттай җемелдәгән ике шпалны күреп калдым. – Инженер подполковник Шмаров, – диде ул тыныч кына, үзенең гаскәри кенәгәсен күрсәтеп. – А вы кто?

Зәйнулла абый үзенең кем булуын, кайда эшләвен әйтте.

– Так, чем могу помочь вам? – диде Иван Павлович, кайнап чыккан чәйне өстәленә алып куеп.

– Да ерунда, – дигән булды Зәйнулла абый, елмаерга тырышып, ләкин елмая алмады, йөзе караңгы килеш калды. Ул үзләренең кер уганлыкларын, аларны эләсе булуын әйтте.

– Извините, не могу. Нельзя, – дип, Иван Павлович аяныч белдерде.

– Нельзя? – дип, Зәйнулла абый аңа сораулы күзләре белән карап торды.

– Да, нельзя.

Зәйнулла абый, ярый, алайса, ярамаса дигәндәй, куна хәтле аркасын җыерып куйды да кулы белән ишек тоткасына ябышты.

– Извините, товарищ… – дип, Иван Павлович аз гына тотлыгып торды. – Да, товарищ Сингатуллин. Молодой человек, лет двадцати трёх, Мухаметшин Якуп не в вашем распоряжении там, у вас, – диде ул, баш бармагы белән артка, Пләтән ягына төртеп күрсәтеп.

Зәйнулла абый күзләрен кыса төшеп карап торды да кырыс кына:

– Нет, – диде.

– Ну тогда ещё раз извините, – диде Иван Павлович. – Кстати, я вам дам ключ, – диде. Ләкин чарлактан бернәрсәне алып төшәргә кирәклеген әйтте.

Иван Павлович, өлкәнрәк яшьтә булса да, чарлак ишеген ачып өскә җитез генә менеп тә китте. Аннан ул туза башлаган бер чемоданны алып төшеп, аны сагаеп кына караваты астына тыгып куйды. Ләкин Зәйнулла абый кулына килеп кергән ачкычны шундук хуҗасына кайтарып бирде.

– Раз нельзя, то нельзя, – диде ул теләр-теләмәс кенә.

Моңа каршы Иван Павлович нидер әйтеп шаярткан булды.

Зәйнулла абый ясалма көлү белән көлеп куйды, ачкычын кире хуҗасына кайтарды.

– Весьма сожалею, – диде Иван Павлович, иң башларын сикерткәләп, һәм аның белән хушлашты.

Зәйнулла абый, ишек дагаларын чыкылдатып, баскычтан түбән төшеп китте.

Мин дә ишек бавына тотындым.

– А кто со мной чай пить будет? – диде Иван Павлович.

Мин туктап калдым.

Инженер үзенә дә, миңа да чәй ясады. Ул вакытта карточка белән шикәр урынына бирелә торган кер бәләгедәй коврижкадан пычак белән бер телем кисеп бирде. Мин, шуны вак кына капкалап, күземне йомгалый-йомгалый, чәй чөмердем. Иван Павлович үзе дә, мине ирештереп, чәен шопыр итеп йотып куйды. Без бер-беребезгә карап тордык та кычкырып көлеп җибәрдек.

Минем ач карынга бик яхшы булды әле бу. Юкса Шәмсенур апа үзенең балаларын да, мине дә: «Ятыр корсак ятыр, менә сиңа таң атыр», – дип юатырга ярата. Эчеңә тәмле азык кереп ятудан да рәхәте юк инде. Мин, яхшылыкка яхшылык белән җавап бирергә уйлап, тиз генә стаканнарны чайкадым да, Шәмсенур апа өйрәткәнчә, киндер тастымал белән аларны ышкый-ышкый сөртеп, киштәгә каплап та куйдым. Иван Павлович, минем бу уңганлыгыма башын чайкаттырып: «Молодец», – диде, һәм мин, бу мактау сүзен суытмыйча Шәмсенур апага җиткерергә тырышып, ике-өч сикереп кенә баскычтан төшеп киттем.

Әти сугышка китәр алдыннан кайтарткан утын бик чи булып чыкты. Ачуым да килмәгәе, әллә бөтен Казанка суын эчеп бетерә язганнар. Юан-юан бүрәнәләрне иелеп кисүе бер дә ботка ашау түгел иде шул. Хәер, без аларны Шәмсенур апа белән берьюлы кисәргә уйламадык та. Биш-алты түмәр кисәбез дә, мин аны атна-ун көн буена ярам. Балта тотуның да рәте бар аның. Һәм белер-белмәс күтәреп кизәнсәң, үз башыңа төшүе бар. Мин шулай беренче мәртәбә утын ярырга чыккач, һоп иттереп бер сукмакчы идем, балтам һавада нәрсәгәдер эләккән кебек булды, кулымнан ычкынып китеп баш түбәмә төшә язды. Инде балтам чәчрәп аяк астыма килеп төшкәч, күтәрелеп карасам, бер стенадан икенче стенага бау сузып бәйләгән булганнар. Күрәсең, Шәмсенур апа утын сараенда да кер элеп киптерә торган булгандыр. Ләкин, һәрхәлдә, ул соңгы вакытта кеше керен анда элми, урламагайлары дип курка иде. Киптерүен киптерми, ә бавы менә эленеп тора. Мин балта белән кизәнгәч, ул, җәя кереше кебек, балтамны һавага аттырды.

Утын бүкәненең киселгән бите кышкы кояш кебек. Аның коры үзәге үзалдына аксыл булып, ә тирә-ягы саргылт-соры болыттай бозланып тора. Төз генә суксаң, бер-ике сугуга, бүкән чите келт итеп кителеп китә. Әмма балтаңның йөзен бер үк сызыкка төшерә алмасаң, ул, гөп-гөп иттереп, балтаңны кире кайтара.

Коры агачың булмаса, мичне тергезеп җибәрәм дип уйлама да, чи утының, яшьләрен агызып, чыж-чыж килеп утыра. Шуңа күрә без башта, агачның үзәген ягып, мичне кыздырып җибәрәбез, аннары инде мичкә чиерәк өлеше дә керә башлый, ул, пар чыгара-чыгара, азапланып булса да яна. Шулай да без чи утын агачларын, плитә кырыйларына куеп, бер кат җылытып алабыз. Аннары аларны кичтән мич арасына да куеп калдырабыз, мичнең эченә дә тыккалыйбыз. Тик без берничек тә коры агачларны җиткерә алмыйбыз, безнең чыра теләрлек тә утын агачыбыз калмый. Шуннан инде без мичне берәр сәгатьләп кабыза алмый торабыз. Мондый көннәребез еш кына булгалый. Әмма балалар белән мичне якмый торырга ярамый, юкса аларның гына түгел, минем дә борын астым юешләнә башлый, мин карлыгып сөйләшергә керешәм. Берни эшләр хәл юк, миңа базарга йөгерергә туры килә. Мин, арык иңемә салып, аннан бәйләм-бәйләм утын алып кайткалыйм, әлбәттә, бер уч акча түләп чи утын күтәреп кайтмыйм инде анысы, менә дигән чыралыкларын алып кайтам.

Беркөнне мин үзем генә чарлакка менеп киттем. Иван Павлович килгәннән бирле ул миңа ни өчендер бик серле булып тоелды.

Түбә асты ярым караңгы. Җил сызгырган кәрниз тирәләре генә ни өчендер саргаеп яктырып тора. Туфраксада нәрсәләр генә юк, ертык кәгазьләр, пыяла кыйпылчыклары, кирпеч кисәкләре – барысы да туфрак белән буталган. Бигрәк тә пыяла кисәкләре сине әләкләргә тора, баскан саен, алар ком өстендә шыкырдап куялар, чарлакта шикле кеше йөргәнен белгертәләр. Аның саен мин саграк басарга тырышам. Аннары үземне үзем юатып куям. Зур баржа трюмын хәтерләткән түбә асты бәпкәләре шыгыр-шыгыр килә, кайвакыт корабка куәтле дулкыннар китереп бәргәндәй дерелдәп-калтырап куя. Мондый тавышта кем кемне сизсен соң?! Мин бөтен түбә астын актарып чыксам да, андый-мондый бернәрсә таба алмадым. Чарлак өйнең тәбәнәк стенасына сөялеп куелган иске чемодан да буш иде, ахрысы, мин аны күтәреп карагач, бик җиңел булып чыкты ул. Шулчак тик торганнан күзем калын-калын бәпкә борысларына төште. Кирәгенә дә, кирәкмәгәнгә дә кайчы араларына аркылы өрлекләр куелган, өстәвенә алар як-якка метр ярымышар чыгып торалар. Ай-һай, бай абзый!.. Ныклык өчен сиңа югыйсә ярты метры да җиткән иде бит. Бүтән чакта син ярты тиенең өчен дә ярылырга җитешкәнсеңдер. Ә монда башыңа түбә ишелеп төшәр дип котың чыккан. Безнең, үлсәк, байлыгыбыз кала дип куркырлыгыбыз юк. Менә шулай, бай абзый, авыр заманда син безнең хәлебезгә кер инде.

Мин бу фикерне Шәмсенур апага әйткәч, ул шундук өскә менеп карады. Бай абзыйны экспроприяцияләргә ул да ризалык бирде. Шулай да без, күршеләребез өйдә юк чагындарак, әлеге борысларның үзебезнең түбәгә туры килгәннәрен чамаладык. Безнең җиз самавырыбыздан да юанрак түмәркәләрне капчыкка салып, дүрт мәртәбә утын сараебызга төшеп мендем мин.

Ләкин сап-сары сөяктәй нарат тумраннарының чәерле исе әчкелтем тузан диңгезендә йөзгән корабның каютасына, ягъни чарлак өйгә дә ничектер эләгеп калган. Иван Павлович эштән кайтып, борын яфракларын селкетеп алды да (күрәсең, борын эче кытыкланган булгандыр):

– О, сосновым лесом пахнет, – диде. Аннары ул сугышка хәтле нарат урманы эчендә дачалары булуын, минем кебек улы белән кызы булуын, бөтен гаиләләре белән анда ямьле җәй айларын уздыруларын сөйләде.

Тел очым кычытып торса да, «алар кайда соң хәзер» дип сорамадым мин. Сугыш вакытында андый сорауларны бирү куркыныч, бервакытта да юанычлы җавап ала алмыйсың: кайсының бала-чагасы бомбалар астында көлгә әйләнгән була, кайсының гаилә башы сугыш кырында мәңгегә ятып кала, һәркайда күз яше, һәркайда йөрәк иңрәве иде.

Иван Павловичка тагын да бәхетле-бәхетсез үткәннәрне искә төшермәсен дип, мин икенче көнне үк чарлакка мендем һәм чәер исен аңкытып торган пычкы чүпләрен туфракка тузаны белән бутап бетердем. Шул бай абзый аркасында килеп чыккан бит анысы да.

Бай абзый дигәннән, минем аларга каныгуым моның белән генә чикләнмәде.

Әүвәле мәктәбебез белән хәзер укып йөри торган «Кәҗә мәктәбебез» арасында кәрнизләре һәм тәрәзә йөзлекләре челтәрләнеп эшләнгән ике катлы берничә агач йорт бар иде. Беренчесендә, ягъни хәзерге госпитальгә терәлеп торганында, халык бакырчы дип тә, суык тимерче дип тә атаган бер оста яши. Самавыр утлыгы янса да, чиләк тишелсә дә, төзәтәсе әйберләрен күтәреп аның янына киләләр. Минем дә анда йозакка ачкыч ясатып кайтканым бар. Баскычлардан менеп, караңгырак коридордан узганда, бер кечкенә тәрәзә янына туктап, кино караган кебек буласың: яшел бакчасы, чәчәк түтәлләре белән ишегалды манзарасы ачыла. Аннары бу күрше йорт тагы да матуррак, ул әллә ниләр кыландырып сырлап-нәкышләп ясалган иде.

Мәктәпкә укырга йөргәндә дә, бу ишегалдына еш кына күз салам. Ул бакча рәшәткәсенә хәтле чип-чиста итеп себерелгән, җирдә аунап яткан бернинди артык нәрсә юк. Ә рәшәткә агачтан гына ясалган булса да, чигүле колак мендәрләрен хәтерләтә – ул төрле төсләргә буялган иде.

Беркөнне мин, бу йорт яныннан узышлый, әлеге матур рәшәткәнең ямен җибәреп торган бер өем чүп-чарны күрдем. Ат белән чүплеккә илтеп ташларга хәзерләп куйган булганнар, ахрысы. Чүп-чар өстендә ватылып беткән чынаяк плитәләр дә ялтырап ята иде.

Мин башта, эшләре юк микән дип, ишегалды түренә хәтле үк күз салдым да – эт оясы күренмәде – әлеге чүп өсте янына килдем. Әйе, шул, керәч плитә ватыклары. Мин бер зуррак кисәгенең тузанын бармак битем белән сыпырып куйгач, плитә өстендә ак никельдәй юл җемелдәп китте. «Карале, бу безнең мич стенасыннан сүтеп алынган плитәләр кебек икән», – дип уйлап куйдым мин үзалдыма.

Мин моны оныткан да булыр идем, һәрхәлдә, чүп-чар өеме янында бернинди шик-мазар килмәде минем күңелемә. Ләкин әнинең әллә нигә бер сәдака бирә торган гадәте бар иде. Ул йә берәр нәзер әйтә, йә, гомумән, сугыш мәхшәре китергән кайгылардан сыкранып күңеле нечкәреп китә, минем кулыма сары берлекне тоттыра. Мин Якуп дивана янына китеп барам. Көмеш акчалар булганда, аның яртысы минем кесәдә дә тоткарланып калгалый: авыр замананы беләмени ул Якуп, аңа авыз ерып, ияген сыпырып куярга гына булсын.

Әни миңа:

– Дөньялар бик буталышып китте бит әле. Сугышның очы-кырые күренми. Бу арада ни әтиеңнән хат юк, ә җизнәңнән ике ай инде менә бернинди хәбәр килми. Андый-мондый нәрсә булса, нишләрбез инде бу балалар белән, өелешеп үләргә генә кала, – диде. – Мә менә сәдака илтеп кайт, дип, миңа яшел өчлекне тоттырды.

Тик әнием бу юлы миңа сәдаканы мәзингә илтергә кушты. Монысы яңалык иде. Мин мәзиннең кайда яшәгәнен белмим ич. Сорагач:

– Соң, бакырчы күршесендә яши инде, теге матур рәшәткәле бакча каршында ук, – дип аңлатты әни.

Мин, икенче сменага укырга барганда, мәзиннәргә сугылдым. Әлеге матур рәшәткәле ишегалды, чүп-чар өеме юк инде. Карны, көрәп, бакча эченә ыргытканнан соң да әле, бөтен ишегалдын тигезләп себерке белән себергәннәр. Мин, шушы чиста, ак җиргә сак кына басып, мәзиннәр түренә үттем. Мәзин мәчеттән әле генә кайтып кереп, иркен генә алгы якның миченә учларын терәп җылынып тора, югыйсә өйләре болай да җылы, һавасы бик мамыклы, рәхәт иде. Түр якка керә торган ишек кашагасы өстендә, аннары уң һәм сул якларда да көмеш белән язылган яшел шәмаилләр. Зәңгәр һәм кызыл төстәге бик йомшак юллык түргә хәтле үк җәелгән. Ә ишек катында бизәкләре алтын сулары йөгерешеп күпертеп-күпертеп эшләнгән тагын бер чынаяк мич бар. Анда да, монда да көзгедәй җете ак плитәләр тезелгән. Йөзлекнең кызлар толымын хәтерләткән каймасына хәтле безнеке, чөнки, хәтеремә бик нык сеңеп калганча, анда да бик нечкә ефәк чәч үртәсе шикелле зәңгәр җепләр борылып-сарылып төшкән иде. Ничек соң әле безнең ялтыравыклы стенабыз мәзиннәргә күчә алган?

Карт-кортканың, хәсрәтле әниләренең сәдакага дигән тиеннәрен кертеп йөрүче малай-шалайдан бу йорт өзелми иде, күрәсең. Мәзин башта миңа әллә ни илтифат итмәде. Бары:

– Нигә итегеңне себереп кермәдең, салам себерке шунда бусага янына бастырып куелган бит, – диде.

Мин итекләремә карадым, аяк астым эрегән кардан бераз юешләнгән иде.

Мәзин учларын ышкып куйды да:

– Ни йомыш, малай? – диде.

– Мәзин абзый, әни сәдака бирергә кушкан иде, – дидем мин, һаман әле күземне мичтән алмыйча.

– Үлем-төшем юктыр бит?

– Юк, – дидем мин, зәңгәр чәчүргечле «толым» нарга карап.

– Хәбәрләре юкмыни? – диде мәзин.

– Әтинең дә, җизнинең дә юк.

– Әниең ни атлы, әтиең белән җизнәңнең исемнәре кем? – дип сорашты мәзин.

– Әнием Хәләмгөл, әтием Мирзагалләм, җизнәм Газиз, – дидем мин.

– Мичкә шулай дип язганнармы әллә, нишләп һаман шунда карап торасың?

Мин, кызарынып, мичкә яным белән борылдым һәм яшел өчлекне мәзиннең учына төрттем. Мәзин тиеннәр генә булмавына сөенде, ахрысы, «эһем» дип тамак кырып куйды.

Аннары ул, авыз эченнән генә укынып, битләрен сыпыргалады.

– Аллаһы Тәгалә фәлән-фәләннәргә озын гомер биреп, гаиләләрен кайтып күрергә насыйп итсен, – дип дога кылып, ул янә зур куллары белән битен сыпырып куйды. – Әниеңә «рәхмәт» диген. Гарип-горабаны, Якуп дивананы һәм дә ки мине дә сәдакадан аермасын. Йә, ярый, бар, сабагыңа соңга калма, – диде ул ахырдан.

Мин, тагын балкып торган ак мичкә күз салып алып, ишектән чыгып киттем.

Мәктәбемә барышлый: «Ничек инде Якупка да сәдака бирергә? Үзенә азрак була ич?» – дип уйлап бардым мин үзалдыма.

Ләкин берничә көннән соң, томанлы гына булса да, кайбер нәрсәләр миңа ачыла төште. Бөтен хәбәрләрне алдан белеп торучы Зәйнәп карчык, кичен сөяген дә җылытып алырга, «эвакуирный» яһүд марҗаларын да карарга дип, Ринатларга кергән иде. Фаина Марковна мәктәптән кайтып җитмәгән әле, Раиса Марковна гына карават башына менеп утырып, аннан юан аякларын салындырып утыра, татар хатыннарына, кечкенәрәк коңгырт күзләрен елтыратып, кызыксынып карый, аларның борчак сипкәндәй чөкердәшүенә колак салгалый иде.

Ниса апа өйдәге марҗаларның бик бай булуын, акчалары шытырдап торган иллелек тә йөзлек кенә булуын әйтте. Базардан яңа киез итекләр алып кайтканнар, сатулашып та тормыйча, дүртәр йөз сум түләгәннәр.

– Әмма үзләре саран, фатирга килешенгәннән артык бер тиен дә түләмиләр. Безне сезгә хөкүмәт урташтырды, диләр. Хөкүмәт урнаштырса, аның сугыш елында кесәсе бик калын түгел бит, аның менә миңа бер капчык он китереп биргәне юк бит әле.

– Нинди капчык соң ул, Ниса? – дип, шундук кызыксына калды Зәйнәп карчык.

Ул тимер мичкә бөкрерәк аркасын якынайтып утырган, ә Ниса апа карават башында йон эрләп утыра иде.

– Соң, атта эшләүчеләр кертеп чыкты бит, теге, балаларга ак ботка пешерә торган нәрсә, ярмаланып торганы.

Ниса апа манный ярма дип әйтмәде, Раиса Марковнаны шундук шикләндергән булыр иде.

– Анысы син үзең дә кимен куймыйсың бугай, госпитальдән тегесен-монысын алып чыккалыйсың.

– Калдык-постык кына бит алар. Зуррак нәрсәләре азрак эләгә. Менә, шөкер, күмерен бирәләр әле.

– Анысына, Ниса, мин дә мең шөкер кылам. Хөсәен абзаң утын табыштыра табыштыруын да. Тик, бирсен Хода, сезнең җылы сөягемә үк үтә. Тик, Ниса, каян килгән икән соң аларга теге шытырдавык кәгазьләр?

– Ирем урман хуҗалыгында эшли, хуҗалык өчен сумка тутырып хезмәт хакы алып кайткан ие дә, бомбалар ява башлагач, мәхшәр эчендә китеп бардык, дигән була. Ире үлеп калган, янәсе, ә үзләре качак булып киткәннәр. Аннан инде менә хөкүмәт ярдәме белән фатирларга урнаштырылганнар.

– И-и, Ниса, син алай дисең дә диюен, әмма дә ләкин Якуп байлыгына җитми инде. Мәчет Якупка аена кимендә мең сумлык заёмга яздыртмакчы икән. Син безнең домуправны беләсең бит инде, мәзин янына «киметегез» дип сөйләшергә барган икән. Зур гына сәдаканы тамызып та кайткан. Бу марҗаларның анысы кайчан да булса бер коргаксыр, ә менә Якупның акча чишмәсе бер дә кипмәс.

Бу сүзләрне ишеткәч, мин өнсез кала яздым. Менә бит ничек. Фронтовик семьясына рәтле-башлы мич салдырып бирә алмады. Өебез, кичтән яксаң, җылы, ә иртә белән боз кебек була. Бишектәге Фердинандтан алып миңа хәтле юеш борыннарыбызны лач-лоч суырабыз. Ә Каюм Салахович, заёмны киметү өчен, мәзингә сәдака тамызып йөри. Алайса, ул безнең энҗедәй ак плитәләрне дә мәзингә күптән үк бүләк иткән булган инде.

Әниемнең яшел өчлеге! Ник кенә илтеп бирдем икән?! Савап та савап – менә сиңа җавап!

Мин моны болай гына калдырмаска уйладым. Мәктәпкә барганда-кайтканда, гел аларның ишегалдына күз төшергәләдем.

Безнең чәерле борыс башлары беткән иде инде. Аны шакмак-шакмак ватып салсаң, ул мич эчендә сөремнән чытыр-чытыр килеп яна, үз кызуын чи утын агачларына да күчерә, тегеләре, пар бөркеп булса да, янып китәргә мәҗбүр булалар иде. Инде хәзер чәерле шакмаклар бетте, мичне без бик азапланып кабызабыз. Кайвакыт ут алынып киткәч тә, пыш итеп сүнеп китә иде.

Беркөнне мин мәзиннәр ишегалдында теге аллы-гөлле челтәр рәшәткә төбенә сузып салган бик озын тактаны күреп калдым. Озын да һәм бик калын да иде ул. Ул көнне кичен шәһәрдә тревога булды. Без тревогага күнеккән күнегүен, аны еш кына ясап торалар иде. Ләкин монысы үзгә иде. Колакны ярырлык итеп сиреналар улады, калынлы-нечкәле тавышлар белән завод-фабрикалар кычкыртты. Ул да түгел, гудок авазларына зениткалар тавышы килеп кушылды.

Бу ап-аяз айлы кич иде. Идел ягында шарт-шорт снарядлар ярылганы күренә. Аларның яңгырашы гына булды микән, Кабан өстендә, ягъни безнең баш түбәләребездә дә гөрселдәүләр ишетелә иде. Бераз ашыга төшеп булса да әйтим, ул көннәрдә: «Сугыш безгә дә килеп җиткән икән. Казанны бомбага тотып, астын өскә китергәннәр…» – дип, бөтен тирә-як авылларга, хәтта ерак районнарга да хәбәр таратканнар, халык бик тирән шомлы кайгыга калган иде.

Баш очыбызда чарт-чорт снарядлар шартлаганда, без Нурия белән мәзиннәр ишегалдына кердек. Теге тактаны сөякчел иңбашларыбызга салып, йортыбызга алып кайттык. Безнең бу гөнаһыбызны снаряд шартлаулары эченнән тулы ай гына карап торды. Һәрхәлдә, мәзин үзе бу төнне, башыннан ук кош мамыгы юрганы бөркәнеп, ләһәүләсен укынып яткандыр. Безне, әлбәттә, берәү сизенә язды. Ләкин без, пила белән кискәләп, малны кыл уртага бүлеп урнаштырып бетергән идек инде. Зәйнулла абый баскычтан дөбер-шатыр йөгереп төште дә тиз генә сараен килеп карады. Юк, ишекләре дә каерылмаган, йозагы да урынында иде. Шуннан ул менеп китте. Без дә өебезгә кереп яттык. Ату тавышлары бетте. Минем дә күңелем тынычланды – сәдаканы мин кайтарып алдым.

Тора-бара уйланып куям: сәдака бирүнең чыннан да савабы бар микән әллә? Әлеге төннән соң күп тә үтмәде, әтидән хат килеп төште. Исән-сау, сапёрчылар батальонында хезмәт итә икән. Әти өлкәнрәк булганга, аны мина белән эш иттермиләр, күбрәк землянкалар ясыйлар, полкка мунча да салып биргәннәр, үзләре дә рәхәтләнеп чабынганнар, югыйсә дошманның теге ярдәмчеләре – хәшәрәт бөҗәкләр – бер дә көн күрсәтми башлаганнар.

Сугыш елында бөҗәкләргә каршы икенче фронт ачтылар. Чисталыкны булдыру анысы әле бер хәл, анысы аның сабынга бәйле. Сабын сугыш башларында бөтенләй югалды. Көлдән селте ясап, кер дә удылар, тәнне дә юдылар. Аннан, бәхеткә, дегет кебек сыек сабын чыкты. Шулай да бармак араларында аз гына чи яра күрендеме, шундук сасы май сөрттерәләр, монысы инде үтереп кычыттыра торган корчаңгы зәхмәтенә каршы көрәшү иде.

Ләкин иң явызы, бөтен авыруларның башлангычы бет иде, әлбәттә. Шәмсенур апа балаларны бу хәшәрәтләрдән бик сакларга тырышты. Тегүче гаиләсендә үтүк бар да бит инде. Безнең үтүк әле әти белән генә түгел, җөйче бабам белән дә авылдан авылга йөреп, бик күп хезмәт иткән үтүк иде. Аның ян-якларында тишекләре бар. Мичтән алган күмер анда бервакытта да сүнми, кием өстендә йөртеп бераз селкетеп алган саен, күмер дөр-дөр килеп ялкынланып китә. Менә шундый үтүккә каршы теге фашист ярдәмчеләре чыдый аламы соң, кием бөрмәләреннән үтүкне җитез кораб кебек йөрткән саен, алар шытыр-шытыр килеп яналар. Алар өчен безнең үтүк «Катюша» белән бер иде.

Тик менә башны нишләтергә, башны ут кебек кызган үтүк белән өтеләп булмый бит. Чәчне тарыйбыз таравын да. Тик әле аның юньле тарагын да табып булмый. Элек бер ягы эрерәк, икенче ягы ваграк тешле сөяк тараклар була торган иде. Әллә инде ашарга аз булгач, сөяк тә расходка китеп бетте, алар күренми башлады. Ярый әле агач ярдәмгә килде. Сатуга, әлбәттә, базарга инде, сөяктән дә катырак кызыл агачтан ясалган тараклар чыкты. Башыңа тигездеңме, теге юньсезләрне шытыр-шытыр кырып кына төшерә. Болай кыргычлау шундый рәхәт, авызыңнан сулар килә.

Белмим, чисталык чире Шәмсенур апага каян йоккандыр, ул бер дә безнең шапшак йөрүебезне өнәмәде, моңа безне яшьтән үк өйрәтте. Шүрәленекедәй озын тырнак йөртүчеләрне ул җен урынына күрде. «Их, келәшчә белән төбеннән үк йолкып чыгарырга үзләрен!» – дип хыялланды. Ә инде сугыш елында ул кандала сыткандай кызылга буялган озын тырнакларны, өф-өф итеп кенә торган эшсез иркә бармакларны күрсә, аларны тапар иде.

Шәмсенур апа өчен тән тазалыгы кыйммәт, балаларны да мич янында тирән тагаракта юындырып, аларны ул бик ару тотарга тырыша иде. Инде менә мин үзем дә олыгаеп беттем, шулай да йокларга ятарга дип түшәк читенә менеп тезләнү белән, һавада асылып калган тәпиләремне, ирексездән, табанны табанга ышкыштырып алам. Кайвакыт уйлап куям: туктале, мин ком ерып кергән кеше түгел бит әле, өемдә дә йомшак келәмнәр өстеннән чиста башмаклар белән генә йөримен, нишләп аякларымны ышкып торам соң әле мин? Шунда Шәмсенур апаның вәгазьләре искә килеп төшә, бәләкәй баласына хәтле аякларын бал кортыдай ышкыттырып, түшәккә бер генә чүпне дә менгертмәвен хәтерлим дә, мин дә, елмаеп, табаннарымны бер-берсенә ышкыштырып, тырыша-тырыша тузаннарымны коям. Чисталык дигән нәрсә менә шулай тамырдан килә икән ул.

Ләкин минем сүзем безнең каныбызны эчкән теге фашист ялчылары турында иде бит әле. Мин берүзем генә дә әнием башыннан аларны дистәләп-дистәләп кыра идем.

Тарак очы белән әниемнең чәчен ерып җибәргәч, аучы мылтыгыннан качкан җәнлек кебек, алар чытырманлыкка кереп шылмакчы булалар, ләкин минем елгыр бармак аларны бик тиз куып җитә, һәм мин: «У, дошман!..» – дип, үзләрен тырнагым белән тарак арасына шырт-шырт китереп кысам. Миңа бигрәк энә күзеннән дә кечкенәрәк елтыр серкәләрне аулау ошый, аларны мин тегү машинасы теркелдәткән кебек кенә сытып барам, ләкин, каһәрләр, алары да елан баласы белән бер, тарак очыннан шуып качмакчы булалар, китереп кысыйм дигәндә генә читкә чәчриләр, мин андый чакта, әлбәттә, авызымны йомам, җиңем белән битемне сыпырып-сыпырып куям. Әниемнең чәч юлларындагы ак тиресендә вак-вак кызыл төрткеләр күренгәли, мин аларны тарак очы белән ышкып торган чагында, эштән талып кайткан әнием бәләкәй балалар кебек мышнап йокыга китә.

Мин стенабыздагы пыяла эченә куелган җизни белән Шәмсенур апа рәсеменә еш кына карый башладым. Бу рәсем озынча дүрткел пыяланың аскы өлешенә арттан рам сыман итеп урнаштырылган. Өске өлешендә майлы буяу белән ясалган Кабан күренеше. Еракта Ботан бакчасының зәңгәрсу-яшел таллары тоташ-тоташ учарланып тора. Бире таба иртәнге һава зәңгәрлегеннән яктырып киткән су өсте. Инде үзебезнең яктан килеп тасвирланырга тиешле карт тирәкләребез генә җитешми кебек. Хәер, алар Кабан күленең иртәнге сәгатьләрендә генә булган тымызык күренешне каплап куярлар иде. Ләкин рәсемне йома төшеп очлап куярга кирәк бит. Шуның өчен Гаҗиз җизни әлеге табигать гәүдәләнешенең аскы почмакларына кыяк үләннәре белән берничә камыш сабагын сызгалаган. Әйе, тагын бер детальне онытканмын икән. Төнге дулкыннар өстендә тирбәлеп чыккан акчарлак, әле беренче мәртәбә генә канатларын җилпеп, һавага күтәрелгән дә әлегә карлыккан йокымсыраулы тавышы белән Кабан өстенә аваз сала: «Уяныгыз, җитәр сезгә! Тиздән кояш чыга!»


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации