Электронная библиотека » Тамара Ганиева » » онлайн чтение - страница 2


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:21


Автор книги: Тамара Ганиева


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 8 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]

Шрифт:
- 100% +
ФИЛОСОФ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ
 
– Яшәү шундый гади:
Яраклашкан
Җан асрауга, нәсел озайтуга.
Дөнья әзер түгел синекедәй
Чик-чамасыз ихлас яратуга.
 
 
Үз коесы аңа океан әле,
Үз кальгасы калып капылт-кара. –
Ул бер мәлгә дертләр дә онытыр,
Җаның җиһаннарга атылганда.
 
 
Килдең исә нык яраткан җиргә,
Китәчәксең кире кайтмас өчен.
Бүтән биеклеккә күчкәч кенә
Бәһаләнер шатлык, көенечең.
 
 
– Күңелкәем хәзер үк шөһрәт сорый,
Бу ваклыктан ничек котылырга?
– Яшәү үкенече –
Тоташ Галәм
Кендегемә минем тоташкан, дип
Отылуда.
 
БАЛАМ
 
Карыныма сыйган газиз балам,
Куенга да инде сыймас буең.
Әмма кендек киселгәннән бирле,
Урталайга ярылдым бит инде,
Син дип газаплана зиһен-уем.
 
 
Ана күңеле гел балада икән…
Син далада чакта,
Мин – сагавыл66
  Сагавыл (башк.) – саклап торучы.


[Закрыть]
.
Хәтердә йә колын кебек чагың,
Көрәшкәннәр,
Куертканда агым…
Бер чалт аяз көнем,
Бермәл давыл.
 
 
Буем белән күтәргәнем кебек,
Уем белән күтәрәмен, балам.
Горурланам яки бөгелеп төшәм,
Түбәм күктә йә ишелә түшәм,
Син – өметем,
Сулкылдаган ярам.
 
 
Иман, тәүфыйк, мәхәббәт бир, Раббым,
Барчабызны мәхрүм итмә гамьнән.
Басып торам упкын читләрендә,
Карлы яңгыр һәм салават күпере
Җан түремдә, күңел эчләремдә.
Яклау көтәм Җирдән,
Күк-Галәмнән.
 
МИНЕМ КЫЙБЛАМ
 
Җиде ыру – җиде ак тамырым.
Җитмеш җиде үлеп терелгән.
Ятим калам диеп курыкканда,
Ныклы өмет алам күзеңнән.
Биш тарафым: көньяк, көнчыгышым,
Төньяк, көнбатышым, җиһаным.
Биш бармагым кебек биш дәрманым –
Дәрт, кодрәтләр алып торганым.
Өч таган77
  Таган – «өчаяк» мәгънәсендә.


[Закрыть]
да кебек өч туганым,
Мин дүртенче – кисәү булыймчы.
Янган чакта, көлгән, елаганда
Өзелеп сезгә бәхет юрыймчы.
Берәү генә, бер-бер бөртек кенә
Газизләрдән газиз кыз балам.
Шул җидәүдән, биштән, өч, берәүдән
Сабырлык, уй, гайрәт, моң алам.
 
РЕСТОРАНДА
 
Бәйрәм икән, бәйрәм!
Официант!
Иң затлысын китер тәгамнең.
«Массандра»мы?
Ал-кызылы булсын,
Каны кызсын арган адәмнең.
 
 
Бәйрәм икән, бәйрәм!
Диңгез шавын
Утырыйк ла тыңлап, их… яме?
Гел тартынып яшәп, һай, туйдырды,
Бу дөньясы ике киләме?!
 
 
Бәйрәм икән, бәйрәм!
Музыкантлар!
«Вена вальсы»н килә тыңлыйсым.
Бездә көйләр бигрәк моң-сагышлы,
Уйнау белән килә елыйсым.
 
 
Официант!
Боз сал шәрабыма,
Исерүдә бит ул эш тормый.
Күңеллелек өчен
Эчүләрне
Табигатем минем хушсынмый.
 
 
Бәйрәм икән, бәйрәм!
Күзен кысты,
Теге ак чабакны куырыгыз.
Таң сызыла…
Тиздән ерак-ерак
Алып китәр һава юлыбыз.
 
 
Официант!
Чәйлек бар әле ул,
Кызсын әйдә күзең:
Нинди бай.
Без шулай ул, шөкер,
Баш җилкәдә,
Җыйган ризык шуңа бал да май.
 
 
Ашаган да эчкән авызлардан
Салынып тормый,
Анысы шулай да…
Бу җәйләргә һич рәнҗемәм бугай,
Әле көтә өйдә сабан-тургай,
Печәнлекләр көтә тугайда.
 
«Өебезгә сыенып кына үскән…»
 
Өебезгә сыенып кына үскән
Үземнән дә олы муелның88
  Муел (башк.) – шомырт.


[Закрыть]

Чәчкә атуын күптән күргәнем юк,
Кайту кирәк, дидем,
Тыелдым.
 
 
Янындагы сирин,
Бер тамыры –
Әнкәй каберендә,
Ә берсе
Уфадагы минем алачыкның
Күзләп үсә нәни өлгесен.
 
 
Әсир итә чит-ят манзаралар,
Ачып бетмәс сер бу дөньялар.
Яшел күлдә ак төнбоек ише
Чәчкә ата магнолияләр.
 
 
«Исәнмесез, авылдашлар!» – диеп,
Туган якка кайтсам берзаман,
Син, гидай, кем соң ул,
Танымыйбыз,
Дисәләр дә булыр бик таман.
 
 
Җир түгәрәк,
Юлның актыгы юк,
Байый бара минем гомерем.
Баш очыма берәү чәчәр берчак
Туган якның күксел сиринен.
 
 
Чәчкә булып атар күзем күргән
Сулар,
Дала,
Үзән,
Кыялар…
Әлегә мине таң калдыра сәфәр,
Кипарислар,
Күз кыздыра магнолияләр.
 
«Хөрмәтлеләр белән мәйдан тотам…»
 
Хөрмәтлеләр белән мәйдан тотам,
Ат шәп минем,
Атка ышанам.
Үзем ишкән йөгән, ияр-кашлы,
Көмеш дага айга охшаган.
 
 
Хуҗасына тартып тиктомалдан
Каерылса юлдан бер ары,
Сызгырмагыз,
Җиңүләрдән болай
Әйди безне җилү комары.
 
 
Җилеп үтик
Һәм күрсәтик әле
Осталыкка булган хакымны.
…Тышауларын алмый гына җилеп,
Сөрлектердем бәйге атымны.
 
ШАГЫЙРЬ БАШЫМНЫ САТАМ
 
Суындым инде мәйданнан,
Җанымда дау басылды.
Хәзер чыгам да базарга
Сатам шагыйрь башымны.
 
 
Сәүдәгәрләр җанга үтә:
– Коры баш кемгә кирәк?
Кул юа торган кул кыйммәт
Һәм арка – күндәм терәк.
 
 
Элекке дус сынап-сынап,
Текәп карый башыма.
– Яраса ал,
Бик булмаса,
Эләрсең түр башына.
 
 
Кул селти дә ары китә:
– Акылың алтын икән,
Әйтерсең түргә эләргә
Синнән затлырак беткән.
 
 
Хакимдарлар йөзен сыта,
Дөмбәсләп карый арттан,
Өмет өзеп:
– Рәт чыкмас ул
Иелми торган баштан.
 
 
Теле дә озын күренә,
Һавалы икән, шайтан.
Базарның ямен җибәрә,
Юкмыни шуңа аркан?..
Күңелем гарьләнеп үкси,
Бот чабып көлә базар.
Кайда алып олагыйм соң,
Әй башым, үтмәс товар.
 
МИН – СЕЗ
 
Яшәү даирәм җирдән биектәрәк,
Күктән түбән күңел киңлеге.
Күк белән Җир, бәндә араларын
Тоташтыра минем минлегем.
 
 
Күңел киңлегенең кануннары,
Бик ихтимал, сезгә ят булыр.
Таләп итмәгезче матди су да,
Ут-ялкын да. Мин бер чаткыдыр.
 
 
Бер чаткыдыр. Фани-бакыйлыкка
Өмет кенә өрер кодрәттә.
Адәмимен. Сезгә тиешлесен
Карап үрчетәмен үзәктә.
 
 
Үзәгемдә карап үрчетәм дә
Үзегезне сезгә кайтарам.
Чаткы гына якты килеп кунып,
Җаныгызны булса айкаган,
 
 
Зиһенегез Җир – Күк арасыннан
Бер уч яклау, жәлләү эзләсә,
Мин – сезнеке. Димәк, моннан ары
Минем илем – сезнең биләмә.
 
«Кош туплауларына кул болгадым…»
 
Кош туплауларына кул болгадым,
Уй уйладым:
Әгәр шул кошлар
Очып үтсә безнең морҗа аша,
Яхшырачак минем тормышлар.
 
 
Үрелеп бактым йолдыз тупламына,
Исләремә төште бергә чак.
Өем-өем иләк йолдыз кебек,
Сөмбел алып килдең бер кочак.
 
 
Карап тордым кургаш болытларга,
Күп утларга салды бу дөнья.
Офык читен ай сыпырып ачса,
Иңнәр язылгандай тоела.
 
 
Серләремне салдым агымсуга,
Арынырга хәсрәт-кайгыдан.
Югалтканнар кире кайтмый икән,
Аптыраудан көчкә айныдым.
 
 
Алачыкның яктым учагына,
Кочагына иңдем хәтернең.
Үткән белән киләчәктән торган
Күпер генә гомер әйтерсең.
 
 
Давылларның калдым уртасында,
Тупсасында тордым упкынның.
Шунда гына яшәү дигән илнең
Шатлык-кайгыларын юксындым.
 
БОСНИЯ
 
Босниядә кардәш бәҗәнәкләр,
Өбе-елга – Обька кайтыгыз.
Йә булмаса, Җаек, Агыйделнең
Суын эчсен җиккән атыгыз.
 
 
Босниядә кардәш бәҗәнәкләр…
Азатлыкка булган ихтыяр
Сарай-йорт дип кала нигезләп тә,
Тынгылыклар тапмас бер хыял.
 
 
Босниядә кардәш бәҗәнәкләр,
Сезнең җанда, минем җанымда
Чукынуга башым имим дигән
Тәкать яши әле бүген дә.
 
 
Боснияне баш ияме дисәң,
Дуамал кан даулый: исәпләш!
Зиннәт сарай Уфалардан ерак,
Рух, язмышлар уртак, милләттәш!
 
«Көзгесе белән кояшны…»
 
Көзгесе белән кояшны
Эзли бер кыз, күрсәнә.
Янәсе, күршесе бүтән
Текәлмәс тәрәзенә.
 
 
«Куян» чәченнән юргалый,
Иркәләп күзен ялый.
Кулын болгап чәбәләнә
Каршы йорттагы малай.
Әнә үзе, көзге алып,
Кызның сипкелен саный.
 
 
Өч кояш ду килеп уйный,
Икесе – көзгеләрдә.
…Минем көзге олыгайды,
Ярый ул, кәефне бозып,
Үзәкне өзгәләргә.
 
«Әнкәемнең кулы нык арыган…»
 
Әнкәемнең кулы нык арыган…
Каләм тоткан кулы, урак урган,
Ризык сузган,
Безне назлый торган
Бәп-бәләкәй кулы нык арыган –
Күкрәгенә шуңа ул сыенган.
 
 
Әнкәемнең күзе нык арыган…
Нур бөркегән күзе, гыйлем җыйган,
Шатлык күргән күзе,
Күп яшь койган,
Әнкәемнең күзе нык арыган –
Мәңгелеккә ялга йомдырылган.
 
 
Әнкәемнең аяклары талган,
Дөнья көтә торгач сызлау алган,
Бер ял итсен дипме сузып салган…
Әнкәемнең аяклары талган,
Читек, оеклары салдырылган.
 
 
Әнкәемнең җаны нык арыган…
Аяулардан безне, яратудан.
Куану һәм чиксез сагынудан
Әнкәемнең җаны нык арыган…
Көне бетте микән, җирдән узган…
 
«Качып киткән татлы йокыларым…»
 
Качып киткән татлы йокыларым,
Төн үткәрә кайсы куенда?
Кырык чишмә башын урап чыгам,
Җитмеш хәстәр минем уемда.
 
 
Бу җанымнан купкан тынгылыгым
Оялады кайсы күңелгә?
Күңелсез лә икән бу дөньялар,
Бәхетләрдән өмет өзелсә.
 
 
Канатлары туңган җилбәзәклек
Шыңшый микән берәр куышта?
Горур кебек иде үзе болай,
Чая иде карап торышка.
 
 
Уем минем яшәү турында бит,
Үлем хакында да уйланам.
Шуңа чумам төпсез дәрьяларга,
Ау-челтәргә тарып уралам.
 
 
Әй бу гомер, ник мәңгелек түгел,
Үтеп әрәм була алай да.
Сынауларны монда үткәннәрне
Тынгы көтсә күктә ярый ла.
 
БАШКОРТ БИЮЕ
 
Урал-тауның биле нишләр икән,
Шартлап сынар,
Әллә чыдармы?
Камчат бүрек кигән асыл ирләр
Әйләндерә сылу кызларны.
 
 
Зыңгылдата басып, очып-кунып,
Сахраларда бии башкортлар.
Бөркет мәллә теге егетләре,
Кызыкайлар гүя аккошлар.
 
 
Дала кебек сабыр
Кыялардан
Атылып төшәр шулчак шарлавык.
Чишмә кебек талгын…
Табигыйлек,
Камиллекнең үзе бу зәвык.
 
 
Мәскәү, Париж…
Җир шарының үзе
Сәхнә булыр, болар тотынгач.
Карашлар бит нинди,
Буй-сын нинди!
Дөнья сыйдырышлы киң колач!
 
 
Урал-тауның биле, һай, нык әле,
Сәхнәләре асыл – хәтфәдән.
Безнекеләр бит ул
Чакма чаккан,
Болытларга җитеп яшьнәгән.
 
ИР ГАЛӘМӘТЕ
I
 
Гөрелдеге чыгып хәбәр сөйли
Онык-ул гынаем Искәндәр.
Дәү әнисе генә аңлаганны
Төшенмәс тә, бәлки, бүтәннәр.
Тыпырдыгың чыгып талпын әйдә,
Җилдерчәле, улым, Искәндәр.
Дәү әнинең учы ияр булсын,
Йолдыз гына очсын үкчәңнән.
Тып-тын гына ятып дөнья күзли,
Җанына гамь төйни Искәндәр.
Йодрык кадәр генә ир кисәге,
Токымымның рухы, бәхет, моңы
Тамырына аның күчкәннәр.
 
II
 
Оныккаем гаҗәпсенеп кенә
Дөньяларга күзен төбәде.
Шушы инде, балам, торыр җирең,
Гомер итәр туган төбәгең.
Такыр башы ялтыраган булып,
Әй көчәнә буын ныгытып.
Чарасыз да сабый, килер бер көн,
Сеңереңә сеңәр җир коты.
Кирелеп тә дулап рәхәт чигә,
Анам кулы им, дип кинәнә.
Үзем генә куркам, кулыгызга
Алыгыз, дип елап инәлә.
Ул гынаем минем, тулган аем,
Гайрәт иңәр әле иңеңә.
Мин үземне әйтмимен дә инде,
Таяныч бул башкорт иленә.
Кул гынаен канат кебек җилпеп,
Тыпырчына уртак колынчак.
…Җитте дәме, итәк-җиңне җыеп,
Басынкы һәм сабыр булыр чак.
 
III
 
Булмышымны биләде бит минем,
Язмышка гамь бирде бер егет.
Аягүрә бастыра да әйди
Киткән җирләремнән сөрлегеп.
Кичләр җитәр-җитмәс кырык эшем
Ташлыймын да чабам янына.
Көне буе көтүләрен сөйли,
Хыянәтләр төшенә дә керми,
Чын йөрәктән ихлас сагына.
Алдаштыра мине,
Нык өшегән
Җан гынаем тула ләззәткә.
Ир-егет дип хушсыз атлыгулар
Сәер сыйфат минем гадәттә.
Язар-сызар эшләремне куеп,
Кочак җәеп каршы томрылдым.
Сүрелми дә торган мәхәббәтем,
Яшәвемне ямьләр җан рәхәтем –
Ир асылы газиз оныгым.
 
IV
 
Ә без сине шундый көттек, балам,
Тәкатебез корыр чиктә иде.
Гомер сорап сиңа аять чыккач,
Хак Тәгалә үзе сине бирде.
Хак Тәгалә үзе сине биреп,
Тоташтырды мине бакыйлыкка.
Әле без бар, тере тамырыбыз
Түлле мая олпат халыкка.
Ә син безгә шундый кирәк, балам,
Өлешебез, бәхет жирәбәбез.
Шөкер, димен, әле өзелмәгән
Нух дәвреннән килгән шәҗәрәбез.
Дисбе кебек тезелешкән затның
Җанны майлар тотка, түрәсе бар.
Күкрәгемнең ап-ак бәрәкәте,
Рух-бәхете, гаме –
Ир куәтле,
Ир кодрәтле өйнең терәге бар.
 
«Һавалардан сулыш иркенәеп…»
 
Һавалардан сулыш иркенәеп,
Дәвалаудан узган җан гынам
Язылып та ямьгә хозурлана,
Басыла сызлау эчтән әрнегән.
 
 
Офыкларны кисеп офык таптым,
Кабат ачтым дөнья серләрен.
Чымырдатып арка сөягемне
Җелегемә үтте гаҗәп тойгы –
Яратуым туган җирләрем.
 
 
Җелегемә үтте гаҗәп ачыш:
Халык тойгысыннан ваз кичмәм.
Биек үлчәм белән тирән үлчәм
Зурлык булулардан болайрак
Милләтемә минем тиң икән.
 
 
Сулышымны һәм дә булмышымны
Иркенәйткән халкым, җир генәм,
Җир өсләре тарайган чак була,
Сула яза тамыр, түл генәм.
 
 
Тик барыбер тылсым чишмәләрдән
Көч ала бит нәсел-токымым.
Бүген янә, башкорт мәртәбәсен
Югалтма да башкаларны кисәт,
Дип, үземә кат-кат тукыдым.
 
«Ачыла-ачыла инде асыл чәчкә…»
 
Ачыла-ачыла инде асыл чәчкә,
Түгелә-түгелә инде мөлдер чишмә,
Өзелә-өзелә генә бер сандугач –
Унсигезем тулган мәлләрем хас.
 
 
Алсу-зәңгәр генә күк төсләре,
Иләс-миләс кенә җил искәне,
Узыша-куыша вакыт колынчагы –
Бер егеткә үлеп гашыйк чагым.
 
 
Сак-сак кына болан тояклары,
Тәлгәш-тәлгәш миләш ботаклары,
Каерып-каерып чабар печән өсте –
Бала гына көткән мәлем төсле.
 
ЯҢА ЕЛ АЛДЫННАН
 
Йөз яшь миңа.
Шулай фараз итәм.
Йөрәгемнең талу, аруы
Күтәргесез.
Елның елларына
Язмыш йөкләп китеп баруым.
 
 
Яңа елмы?
Миңа йөзенче ул.
Йөз генәме?
Бәлки, җиде мең?
Заманым, мин синең ипсез балаң,
Тынгы тапмас үксез ятимең.
 
 
Мең тугыз йөз туксан дүртенче ел,
Басып торам синең тупсаңда.
Үз ит мине, тирбәт кочагыңда,
Уйсызларың мәйдан тотканда
Авызлык бир, чәйнәп өзмәслеген,
Бүтәннәргә булсын юртагың.
Минем кире китүләрдән алда
Үрә торып килә туктыйсым.
 
 
Борып алып кына авызлыклап,
Туктатам мин хәзер заманны.
Туктатам да уйландырам аны,
Аерсын бер яхшы яманны.
 
 
Йөз яшь миңа.
Йөз дә беренчегә
Күтәргәндә шушы шәрабны,
Әйтим әле:
Арыганчы җаным
Ак дөньяны барыбер яратты.
 
ТУГАН ҖИРЕМ
 
Шомыртларның сут төйнәгән мәле,
Имәнлекләр – серле күләгә.
Яшь каеннар –
Таулар билдәвендә.
Тоныкланып торган нурлар кебек
Җәй яңгыры биеп кинәнә.
 
 
Бит юам дип, җәйге тамчыларда
Мин җилдерәм җилләр ялында.
Яңгыр дигәннәрем –
Аяз дөнья,
Җилбәзәккәй сылу каеннар.
 
 
Әйтерсең лә аксыл күлмәкләрен
Тубыкларга кадәр күтәргән
Сылу кызлар яшел су коена,
Кояш күзләп тора күкләрдән.
 
 
Каенлыктан берәү җырлап килә,
Күзләрендә серле сабырлык.
Туган җирем!
Мәхәббәтем минем!
Моңнарыңны әйтмимен дә инде,
Куеннарың хуштан язарлык!
 
БАШКОРТ ҖЫРЫ
 
Бу нинди хәл?
Әллә күңелләрем
Яшәп-яшәп микән нечкәрә.
Башкорт җыры сузылып китү була,
Бер кизәнеп кенә түнтәрә.
 
 
Әнә мондый түбән биеклекләр,
Әнә мондый тирән киңлекләр
Астын өскә китерә бит җанны,
Сагышларың, халкым, нилектән?
 
 
Астын өскә китерә бит җанны,
Актара бит күңелем эчләрен.
Башкорт җаны гына шулай моңлы,
Уйлы әйтер тойгы-хисләрен.
 
 
Туздырдымы дөнья шулкадәр дә,
Ташый да бит чыга бу яшем.
Зарлы гына горур халкым минем,
Моңлылыкта юктыр тиңдәшең.
 
 
Күк кылганлы дала киңлегеннән
Атылып та менеп тауларга,
Болытлардан йолдызларга үрләп
Омтыла моң әллә кайларга.
 
 
Әй башкортның газиз озын көе,
Сихердер ул, кодрәт, җан кылым.
Моң уңае буйлап агып китсәм,
Бөеклекнең иң-иң төпләрендә
Бәгыремне телсен асылым.
 
СИРӘК
 
– Син роза-гөл…
Юк, гөлләмә…
– Алиһә син…
Әй син сукбай… –
Кемдер тиңли кычытканга,
Кем өчендер
Мин чүп бугай.
 
 
Ә мин бары дөньялыктан
Аңлау эзләр бер юламан.
Тылсым сүреп азапланам
Җир белән Күк офыгыннан.
 
 
– Газиз генәм! Һомай кошым…
– Абау, берәү… Горур чуртан…
Кемдә тагын нинди хөкем?
Эндәшмәгез!
Куркам,
Куркам.
 
 
Ә мин бары илгизәрмен,
Хаклык эзләү – сәяхәтем.
Катлы-катлы хасиятем –
Көч-дәрманым,
Һәлакәтем.
 
 
– Син бит кыя –
Җилдән саклар…
Дивар кальга, булат калкан…
– Күрче шуның кыланышын!
Гөнаһларга
Тездән баткан.
Минем бары үз-үземне
Тартышуым араларга:
Сокланудан,
Тукмалудан,
Тоз сибүдән яраларга.
 
 
Миңа бары бу гомерне
Белгәнемчә үтү кирәк.
Яраткан бар,
Күралмаган.
Күңелемне канатмаган –
Аяулылар гына сирәк.
 
БЕР СӘЛАМ ЮК
 
Ала карда арба эзе дә юк,
Ат менәргә дәрман чамалы.
Әй туган як!..
Сиңа җитим диеп,
Җәяүләргә итеп карадым.
 
 
Накас99
  Накас – шагыйрә авылындагы елга.


[Закрыть]
аша кем җитәкләп чыгар,
Кичүләрен инде оныттым.
Бер ризык җый иде әниемнең
Кулыннан, дип, хыял куерттым.
 
 
Бер табын кор иде,
Җиңгәләрем
Утырышсын иде, ичмасам.
Күңелләрем йомшара бит минем,
Сез яраткан көйне җырласам.
 
 
Зар-интизар булып хәлсезләндем
Сагынулар дигән чирләрдән.
Күчтәнәчләр көтмимен дә инде,
Бер сәлам юк туган җирләрдән.
 
ПАРИЖ
 
– Минем янә Парижны күрәсем килә…
– Күргәнең бармыни?
– Юк, хыялланганым бар…
 

I
 
Кемнең күңеленә канат куйдың,
Кем канатын икән сындырдың?
Ля амуре1010
  Ля амур (франц.) – мәхәббәт, ярату.


[Закрыть]
, Париж,
Ничә кабат
Барып кайтыйм диеп ымсындым.
 
 
Күкнең үзе белән сер сөйләшкән
Эйфель манарасын бер күрсәм,
Ля амуре, Париж,
Дөньяларга
Нигә килдем дип һич үкенмәм.
 
 
Сена елгасында ат сугарган
Башкортларны кемнәр хәтерли?
Ля амуре, Париж,
Үтә алмам,
Күрешмичә… йөрәк, һәй, дөрли…
 
 
Каһым түрә узаманнарының
Өздереп лә курай тартканын,
Ля амуре, Париж,
Оныттыңмы,
Хәтереңдә микән сакладың?
 
II
 
Кама бүрек, ук-садак1111
  Садак – ук һәм җәя тышчасы, савыты.


[Закрыть]
,
Күкрәктә көмеш көбә1212
  Көбә – вак металл боҗралардан эшләнгән борынгы сугыш киеме.


[Закрыть]
.
Сенаның ярлары буйлап.
Төньяк амурлар җилә
 
 
Мадемуазель, француз кызы,
Аһ, аяк басуларың!
Хәйран калып күзлисеңме
Башкортның асылларын?
 
 
Әйдә, сылу, курай тартам,
Утырып ияремә.
Килешер иде буй-сының
Уралым төбәгенә.
 
 
Алып кайтам,
Түздерми бит
Сөрмәле караш кынаң.
Кирәкми Париж,
Мин аны
Сөюгә алмаштырам.
 
III
 
Шушы манараның иң очыннан
Күренмәсме Урал?
Париж гаҗәп тә ул, әмма
Үземә газиз дөньям.
 
 
Өер-өер елкы көтүләре,
Ак кылганлы далам.
Шундый гади, сабыр кардәшләрем,
Сезне нык сагынам.
 
 
Ярты дөнья гизеп канәгать мин.
Калсын Парижлары.
Тарта мине курай моңы сеңгән
Башкорт авыллары.
 
«Урман уйчан. Имән кәүсәләре…»
 
Урман уйчан. Имән кәүсәләре
Көннең кызуыннан йончыган.
Иңенә хәсрәт яткан карурманның
Уфтануын тыңлап төн чыгам.
 
 
Моңаю бар күкнең үзендә дә,
Җир дымлана шомлы хәвефтә.
Әйләнә дә тирәм кисәтүме
Өмет тулы минем кәефкә.
 
 
Өметләнәм. Менә Алла бирсә,
Яхшырачак минем дөньялар.
Куйчы, сулма,
Дигән сулыш өреп,
Җан гынама тынгы оялар.
 
 
Карурманның тылсым чаршауларын
Көн кодрәте тартыр бик тиздән.
Керфек талдырыплар таңны көтәм,
Урман арыналмый елак көйдән,
Үрсәләнә.
Мин бит… мин бит түзәм…
 
ДӘШТЕ КЫПЧАК
 
Халкыма ат атасыдай газиз,
Жәл түгел һич ярты патшалык.
Бер теләктә янам:
Җирләр гиз иде ул
Яхшы атка гына атланып.
 
 
Бер теләктә янам:
Борынгы киң илне
Барлап чык иде, дим, сыбайлап1313
  Сыбай – җайдак; сыбайлап – атка атланып.


[Закрыть]
.
Тик китеп бар иде көнчыгыштан
Кояш баер якка уңайлап.
 
 
Ат тоягын ишеткән бер җирдә
Сискәнер дә минем кардәшләр,
«Токсаба!» дип оран салсам әгәр,
Хәтер терелеп, дертләр карашлар.
 
 
Яхшы атка алыштырыр идем
Якты күңелемнең яртысын.
Тергезергә юкмы бездә дәрман
Мәртәбәле Сынташ елкысын.
 
 
Бер теләктә янам:
Кулга алмый гына
Ук-садаккай дигән коралны,
Яхшы атта бер барларга иде
Җир шарының яртысы кадәрле
Дәште Кыпчак дигән дөньяны.
 
«Кайда, кызлар, безнең ак машина…»
 
Кайда, кызлар, безнең ак машина,
Тугры юлдашыбыз, елгыр дус.
Теңкәгә бит тиде ыгы-зыгы,
Җаныбызда сүнеп бара куз.
 
 
Җилдерик лә урман читендәге
Тирмә кебек берәр ханәгә.
Текә генә сыртын борган өчен
Үч итик лә шушы калага.
 
 
Кыздыр, әйдә, Гагик, шашлыгыңны,
Бәйрәм яса безгә әрмәнчә.
Сайланыр да идек, чарабыз юк
Күңел бушатырлык адәмчә.
 
 
Син пешергән ашны телибез бит,
Коргаксыган безнең эчебез.
Юк юл читләп ашханәләр корыр
Абдрахман дигән кешебез.
 
 
Мәскәү – Пекин юлы нинди такыр,
Яннан үтә вакыт, аралык.
Тузгыта бит хыял зиһен-уйны,
Канатларын күпме турадылар,
Үзебез дә тыеп карадык.
 
 
Кайда, кызлар, безнең ак машина,
Баш суынган инде, кан кызар.
Ипле булып игелек күралмадык,
Типтерепләр, бәлки, дан чыгар.
 
«Тәрәзәгә чикләвеген бәрә…»
 
Тәрәзәгә чикләвеген бәрә:
Чык яныма, диеп бер имән.
Куй, чакырма, мин бит үз-үземне
Ялгызлыкка бикләп кинәнәм.
 
 
Куй, чакырма, алҗыткыч бер хистән
Иссезләнеп беткән халәтем
Берәм-берәм үзен сүтә-сүтә
Сүрелдерә чиксез тәкатен.
 
 
Тәрәзәгә пәрдә корып куям,
Кабызам да күңел шәмемне.
Үзем генә җайлап төшенимче,
Сорамагыз әлегә хәлемне.
 
 
Ялгызлыкка түзми, имән иңри,
Шыгырдый шул кәүсә-муены.
…Төнне капшап мәхрүм өши микән
Бер-берәүнең минсез куены…
 
«Салмак кына сүлпән яңгыр ява…»
 
Салмак кына сүлпән яңгыр ява,
Хисле гайрәт аңкый имәннән.
Күңелем тыныч. Табигатьнең хәлен
Үземнеке диеп өйрәнгән.
 
 
Күңелем тыныч. Иң-иң тирәндәге
Өшүләрем эрер кебек тә
Әйләнермен төсле сыртын язып,
Кулга ияләшкән киеккә.
 
 
Тау битендә якты җәй дәрманы
Таң калдыра көнне камалап.
Уй-хисләрем бермәл җирдә ауный,
Офык иңли бермәл һавалап.
 
 
Кояш чыкты әнә. Күңелдәге
Боз эрер ул. Сабыр мин, көтәм.
Әй, бәндәгә күп кирәкми икән:
Табигыйлек, ихласлыклар белән
Кимсенүсез халәт –
Шул җиткән…
 
ЯНӘ ТУГАН ЯК ХАКЫНДА
 
Уйсуында уем уелып калды,
Чагылыңда1414
  Чагыл (башк.) – тау бите.


[Закрыть]
күңелем чагылды.
Түздермичә генә әсир итте
Яратуым туган ягымны.
 
 
Яшермим лә яшем узганны да,
Кыланулар монда ят кебек.
Чумар идем туган төбәгемә
Су төбенә төшкән таш булып.
 
 
Казарманы1515
  Казарма – авыл исеме.


[Закрыть]
әйләнепләр чыксам,
Тәрәз чиртер төсле бер туган:
«Яныбызда бары син җитмисең,
Касәләргә кымыз коелган».
 
 
Кадер күргән бар ул,
Тик шушында
Җәйлиселәр килә бу җәйне.
Онытканмы әллә туганнарым
Каршы чыгып атлар бәйләүне.
 
 
Үксезлектән җаным үксеп елый,
Мине болай ятим итмәгез.
Сез кешегә санамаудамыни,
Күңелемә якын һәммәгез.
 
 
Түбән очтан килгән энекәшнең,
Рәхмәт инде,
Йөзе яктыра:
«Нихәл, апа,
Баш авырта яман,
Күчтәнәчең юкмы чак кына?»
 
 
…Үзәгемә рухың уелган җир,
Озынайган урам,
Хыял – тар.
Үзгәрмәгән кебек бу мәлләр…
Суындыра никтер мәхрүм итеп
Күңел тартмый торган гамәлләр.
 
«Кырымдагы кымыз әйрән кебек…»
 
Кырымдагы кымыз әйрән кебек,
Кылган чемченми шул елкылар.
Бу якларда кыпчак кыяфәтле
Бия тоткан татар халкы бар.
 
 
«Даглар, даглар, гүзәлсеңез», – диеп,
Өзелеп җырлый берәү экранда.
Шөкер әле,
Күңелем, боларны күр,
Илең имин, бик үк сукранма.
 
 
Шөкер әле,
Башкорт моң тергезә,
Телем-илем дигән кагыйдә
Сырхавыннан арынып илне гизә
(Асылыннан теләп кем бизә?).
 
 
Җиргә табаннарын терәү белән
Карашына якты иңдергән
Сабый кебек күрәм төркиләрне…
Җир тәкъдире, Күкнең фәрманымы
Зәһәр язмыш сезгә күндергән.
 
 
Кырымдагы кыпчак җырындагы
Авазларда дала моңы бар.
Безгә булса, киң дә биек булсын,
Тугарылсын хәсрәт,
Сусын кайтыр
Заманнарның гына күңеле тар.
 
КЫРЫМДА ЙӨРИМ
 
Чаңгылдатып чиркәү чаңын суга,
Оеп тора мәчет Кырымда.
Ишетелсә берәр татар сүзе
Элек шау-гөр килгән урында.
 
 
Базарына төшәм.
Сәүдә дисәң,
Җанын фида кылыр татарлар
Кайда булгандыр ул?
Мәйдан тулы
Башка телле алыпсатарлар.
 
 
Эш кырам бит мин дә,
Кырымда йөрим,
Чит кеше мин монда,
Чит илдән.
Юк, «кыпчагым, бул кунагым» диеп,
Йөгәнемнән алып үтенгән.
 
 
Яр читендә чиркәү чаңын кага,
Тау башында мәчет,
Юк азан.
Диңгез кыйммәт монда,
Кояш кыйммәт.
Милләт кайгылары
Нык арзан.
 
«Кошлар сайрый каштан чукларында…»
 
Кошлар сайрый каштан чукларында,
Тукылдата тукран бер очта.
Скифлар да инде…
Җәннәтләрен
Калдырган да киткән урыска.
 
 
Ылыс катыш диңгез эче –
Сихәт,
Роза гөлләр үргән чатырын.
Дулкын җырын озын ак кышларның
Төннәрендә сагынып ятармын.
 
 
Кабырчыктан, таштан,
Су, һавадан
Мал савуга хәвәс кешеләр
Итагатьле атлый,
Бөгелеп-сыгылып
Хезмәт иткән лакей ишеләр.
 
 
Үзеңнеке үзәктә шул инде,
Ялыктырды ял да,
Күзләрем
Талчыкканчы берәр кардәш нәсел
Очрамасмы диеп эзләдем.
 
 
«Казахмы син?» – дидем бер егеткә,
Поднос тотып ярны буйлаган.
Кәсеп иткән пәхләвәсен бушлай
Биреп китте ногай Рамазан.
 
 
Ә наратлар тау үренә микән,
Диңгезгәме табан йөгерә?
Кавыша алмыйлар бугай…
Болыт-сагыш
Күккә үрли,
Җиргә түгелә.
 
 
Тәкатьсезләр генә иттең, диңгез,
Кара-чурный булып көйрәдем.
Болары да үтәр…
Хәтер – җептер…
Якты сәхифәләр төйнәдем.
 

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации