Электронная библиотека » Җәвад Тәрҗеманов » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 15 сентября 2021, 09:21


Автор книги: Җәвад Тәрҗеманов


Жанр: Литература 20 века, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 30 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Попечитель Коляның аркасыннан сөйде һәм ишеккә табан атлады. Ишек төбендә ул ымлап кына Яковкинны үз янына чакырып китерде дә, Коляны күрсәтеп:

– Директор әфәнде, сез бу укучыны яхшы беләсезме? – дип сорады.

– Ничек белмәскә, галиҗәнап, – диде Яковкин, кабалана-кабалана. – Николай Лобачевский иң тискәре…

– Мин сездән ул хакта сорамыйм, – дип, ачуланып аның сүзен бүлде Румовский һәм, камзулының эчке кесәсеннән күн тышлы кенәгә алып, буяу карандашы белән: «Гимназист Николай Лобачевскийның чын математик булуына өмет бар», – дип язып куйды. Язуны директорга күрсәтеп:

– Шушы гимназистның язмышы өчен Ватан каршында җавап бирәсез. Төшендегезме? – диде.

Директорның җавабын да көтеп тормыйча, сөйләшүнең тәмам икәнен күрсәтеп, Румовский бүлмәдән чыкты. Башкалар аңа иярде. Аптыраган Яковкин артка калды. Озын коридорның икенче башына җиткәндә генә, ул үзен кулга алган сыман булды һәм, башкалардан алгарак чыгып, академик артыннан юргалый башлады. Корташевский һәм Запольский бер-берсенә мәгънәле генә карашып алдылар.

…Гимназиянең ашханә залында көндезге ашны ашаганнан соң, Румовский, ял итү исәбе белән, аскы катка – кунак бүлмәсенә юнәлде. Ләкин йоклап-ял итеп алу мөмкин булмады. Аның күзе язу өстәлендә яткан, әле язылып бетмәгән хатка төште. Бу хат граф Завадовскийга җибәрелергә тиеш иде. Чөнки министр аңа, юлга чыгар алдыннан, «Казан университетының тышкы күренеше нинди булачак, аны нинди урында нигезләргә мөмкин, моның өчен нәрсәләр эшләү таләп ителә – шуларның барысын да Казанның үзендә билгеләп, белеп кайту» бурычын йөкләгән иде.

Румовский үзенең камердинерын дәшеп алды да Яковкинны чакырырга һәм карета бирергә кушты.

Әйе, министр да, ул үзе дә университет бинасының нинди булачагын аз гына да күз алдына китерә алмыйлар әле. Шуңа күрә аңа урындагы шартлар белән якыннан танышырга кирәк иде.

Румовский белән Яковкин каретага кереп утыруга, кучер кузлага сикереп менде дә дилбегәне какты, һәм елгыр атлар шундук кузгалып киттеләр. Башта алар Воскресенский урамы буйлап Кремль ягына таба бардылар, аннан Черноозерскийга[15]15
  Хәзерге Миславский урамы.


[Закрыть]
төшеп, Лядской һәм Арча кыры аркылы Грузинский урамына борылдылар. Ара-тирә зуррак бина очраганда, Румовский каретадан төшә һәм, дикъкать белән карый-карый, хыялындагы яңартылган бинаны күз алдына китерергә тырыша, ләкин бераздан аның яңадан риза түгеллеге йөзенә чыга иде. Шулай итеп, кичкә таба карета Рыбнорядский[16]16
  Хәзерге Пушкин урамы.


[Закрыть]
урамына төште һәм аннан, борылып, яңадан Воскресенскийга таба күтәрелә башлады. Шулчак каршында гимназия йорты – үзенең зур ак колонналары, глобус һәм математик фигуралар төшерелгән өчпочмаклы фронтоны белән һәммә ташпулатлардан аерылып торган мәһабәт бина күренде.

«Әйе, Казанда башка андый юк. Иң биек урынга салынганга күрә, бөтен шәһәрдән өстен булып тора!» – дип уйлады Румовский. Ләкин моннан биш ел элек кенә губернатор өчен дип төзелгән һәм соңыннан гимназиягә бирелгән бу бина, әлбәттә, университет өчен кечерәк, киңәйтелүне, яңадан зурайтып салуны сорый иде.

Попечитель, Яковкин белән киңәшкәч, хәзер үк губерния архитекторы Шелковниковны чакырырга һәм аның белән бергәләп гимназия күршесендәге урыннарны яңадан карап чыгарга кирәк дигән карарга килде.

Гимназиягә килеп җитәрәк, Румовский атларны туктатырга кушты һәм, оеган аякларын көчкә-көчкә өстерәп, каретадан төште.

Гимназия белән янәшә генә губернатор Мансуров яши торган «Тенишев йорты» урнашкан иде. Шелковников килү белән, Румовский һәм Яковкин өчәүләп беренче чиратта шул таш бинаны карарга булдылар.

Попечительгә дә, Яковкинга да «Тенишев йорты» гимназиянекенә караганда да уңайлырак күренде. Аның югары һәм аскы катларында да коридорлары бар, алардан һәр бүлмәгә аерым ишек ясалган; ә гимназия бинасында исә барлык бүлмәләр аркылы үтелмәле, бу төрле классларда укулар алып баруда зур җайсызлыклар тудыра иде. Губернатор йорты аларга йортның элекке хуҗасы Тенишев вакытында ук утыртылган яхшы җиләк-җимеш бакчасы булу белән дә бик ошады.

Губернатор йортына янәшә төзелә торган, ләкин әле салынып бетмәгән ике катлы, балконлы ташпулат та бар иде. Бу йортның хуҗасы – шәһәр коменданты генерал-майор Кастелли. Ниһаять, нәкъ почмакта, Воскресенский чиркәвенә каршы чатта, инженер подпоручик Спижарныйның да йорты бар.

Шулай итеп, бу дүрт йорт шактый зур бер кварталны – сөзәк тау бите буйлап түбәнгә, шәһәрнең үзәге Проломная урамына кадәр сузылган территорияне биләп тора иде.

Румовский, архитекторга шушы кварталның планын ясауны тапшырып, гимназиягә янәшә губернатор йортын һәм күршедәге калган ике ташпулатны сатып алу турында уку йортлары баш идарәсенә тәкъдим кертергә булды. Аның теләге – шушы дүрт йорттан файдаланып, бөтен бер университет кварталын оештыру иде. Тик шунысы читен: мәсьәләнең финанс ягын җайларга, моның өчен патшаның ризалыгын алуга ирешү кирәк. Өстәвенә гимназия өчен яңа бина табу, аны анда күчерү мәсьәләсе дә җиңел булмаячак иде.

«Гимназия, үзенең иң яхшы укытучыларын һәм бинасын биреп торып, яңа университетка ярдәмгә килде инде, ихтимал, киләчәктә дә файдасы тияр», – дип, Румовский үз-үзен бераз тынычландырырга тырышты.

Икенче көнне иртәдән үк, попечительнең күрсәтмәләре буенча, гимназиядә мәшәкатьле эшләр башланды. Югары класслардагы яхшы укучыларны студент итеп «билгеләргә», моның өчен аларның ата-аналарыннан ризалыгын алырга, ул студентларны аерым класска, аерым йокы бүлмәләренә урнаштырырга кирәк иде. Алар өчен, кечкенәрәк булса да, аерым ашханә залы да табарга кирәк булды. Иң кыены – яңа сайланган студентларга университет лекцияләрен башлап җибәрү иде. Бу кызу оештыру эшләре нәкъ бер атна буенча дәвам итте.

Ниһаять, 22 февраль килеп җитте. Бу көнне студент итеп билгеләнгәннәрнең исемнәре игълан ителәчәк иде. Шундый зур тантананы актлар залында билгеләп үттеләр. Мундирлар кигән, постау галстуклар таккан гимназистларны, уртага каратып, сул якка сафка тезделәр. Университетта укыячак малайлар, исемнәре әйтелүгә, уң якка чыгарга тиеш иделәр.

Миләүшә төсендәге постау ябылган өстәл тирәсенә тантаналы төстә университетның профессорлары һәм адъюнктлары утырган. Председатель креслосында – Румовский. Аның алдында – исемлек. Шул исемлектә фамилияләре күрсәтелгән гимназистлар тагын берничә минуттан студент булу бәхетенә ирешәчәкләр. Укучыларның сафка тезелгәч кыймылдау яки пышылдашу түгел, тын алырга да куркып торуларын күреп, Яковкин кадәр Яковкин гаҗәпләнде: һәркемнең күзе председатель кулларына төбәлгән иде.

Ниһаять, ул куллар кыймылдап куйды, һәм картларга хас калтыравык тавыш, тынлыкны ярып, аермачык ишетелде:

– Аксаков Сергей!

Гимназистлар сафы дерт итеп куйды, ә Серёжа баскан урынында тик тора. Кузгалырга аның көче юк. Ул иптәшләренең: «Нәрсә торасың, чык инде!» – дигәннәрен ишетеп алды һәм, кып-кызыл кызарып, сафтан чыкты.

Попечительгә һәм укытучыларга чак кына башын иеп алгач, ул, маршка атлаган төсле нык басып, залның икенче ягына барып басты. Буш стена янында ундүрт яшьлек студентның гәүдәсе тагын да кечерәя төшкән сыман күренә иде. Карт академик, урыныннан торып, кул чабып алды, аннан күзләрен сөртте.

Серёжа артыннан уң якка әле күптән түгел генә гимназиядә купкан бунт нәтиҗәсендә бер атна карцерда утырып чыккан Балясников Пётр күчте. Аның артыннан уң якка күчкән 38 гимназист арасында киләчәктә Казан уку-укыту округының попечителе булачак Еварист Грубер, финанс министры булачак Александр Княжевич, Александр Лобачевский, булачак язучылар – бертуган Панаевлар, булачак академиклар – бертуган Перевощиковлар һәм башкалар бар иде. Ләкин хәзергә әле алар һәммәсе дә бертигез – йөзләрендә шатлык балкыган, дулкынланган яшүсмерләр иде.

Урта класста гына укыганга, Коля үзенең исеме чыкмаячагын тәгаен белә. Ләкин шулай да абыйсы өчен, иптәшләре өчен шатлануына карап, бу малай да бүгеннән студент булу бәхетенә ирешә икән дип уйларга мөмкин иде. Коля икенче рәткә баскан һәм Румовскийга күренми, шулай да академик исемлектәге соңгы фамилияләрне атаган чагында аның турында уйлыйдыр сыман, күзләре белән аны эзлидер төсле тоелды, һәм Коляның тыны кысылды, йөрәге өзелеп төшәргә җитешеп типте…

Рәсми бүлекнең азагында попечитель речь белән чыкты. Студентлар һәм гимназистлар яңадан бергә кушылды, тик инде моңа кадәр булган якынлык һәм тигезлек бетеп, алар арасында күзгә күренмәгән киртә хасил булган иде.

Профессорлар һәм адъюнктлар өстәл яныннан алгы рәттәге креслоларга күчеп утырдылар. Студентлардан Пётр Кондырев, Александр Панаев һәм Василий Перевощиков университет ачылу тантанасына багышлап язган шигырьләрен укыдылар, ә Павел Попов исә попечительгә сөяктән үзе чокып ясаган сыннар бүләк итте. Карт академик сокланып туя алмады.

Ике көннән гимназия бинасының университетка бирелгән бүлмәләрендә студентларга беренче лекцияләр укыла башлады.

25 февральдә Румовский Санкт-Петербургка кайтып китте. Бу – аның сигез еллык попечительлек эшчәнлегендә Казанга беренче һәм соңгы мәртәбә килүе булды.

Попечитель киткәннән соң, Яковкин, студентлар инспекторы, гимназиянең баш надзирателе һәм директоры буларак, рәсми рәвештә булмаса да, ректорлык вазифасын да үзләштереп өлгерде, үзен тулысынча хуҗа итеп тота башлады. Университетның бөтен профессорлары һәм адъюнктлары гимназия советында член булып торалар, ә ул – председатель иде. Аның боерыгы белән «Студентларның әхлак дәфтәре» булдырылды. Ул кенәгәгә беренче булып «башбаштаклык кылганы вә өлкәннәргә буйсынмаганы өчен», Пётр Балясников эләкте. Күзәтү алып бару һәм эзәрлекләү көчәйтелде. Йокы бүлмәләрендә, «начальствоның күзләре һәм колаклары» итеп, өлкән студентлар билгеләнде, алардан иптәшләренең үз-үзләрен ничек тотуларын өзлексез рәвештә күзәтеп торуны һәм килеп хәбәр итүне таләп иттеләр. Иң ялагай студент Пётр Кондырев тора-бара инспектор Яковкинның якын ярдәмчесе булып китте.

Университетта уку-укыту эшләре ничек туры килсә, шулай алып барылды. Лекцияләрнең бертөрле эзлеклелеге дә, шулай ук факультетларга бүленеш тә юк иде әле. Башта һәммәсенә бергә әдәбиятны, математиканы, борынгы телләрне һәм ботаниканы өйрәтү белән чикләнделәр. «Койрыклары» булган студентлар өстәмә рәвештә гимназия дәресләренә дә йөрде. Рус профессорлары җитешми, шуңа күрә лекцияләрнең күпчелеге латин, немец һәм француз телләрендә укытыла иде. Ул лекцияләрне аңлар өчен, студентларга башта чит телләрне яхшылап өйрәнергә туры килде.

Мондый авыр шартларда университет әле кәгазьдә генә яшәп килә дияргә мөмкин иде. Ләкин аның шулай яшәве дә күпләр өчен сөенеч иде.

6

Макарьевта Лобачевскаяның кечкенә өендә ул кичне бик озак ут сүнмәде. Өстәл өстендә – кара савыты, каурый каләм, бер табак кәгазь. Прасковья Александровна кулындагы зәңгәрсу калын кәгазьгә язылган хатны укый-укый ятлап бетерде диярлек. Университет печате сугылып, Яковкин имзасы куелган ул хатның әһәмияте бик зур иде шул. Хатта болай диелгән иде:

«Сез үзегезнең балаларыгызны, гимназия курсын тәмам иткәннән соң, яңа ачылган университетка кертергә ризамы? Әгәр алар казна хисабына укысалар, соңыннан университет карамагында алты елга укытучылык яки башка эшкә барырга тиеш булырлар».

«Ризалык бирергә?! Укытучылыктан да затлырак һөнәр бармыни ул? – дип уйлана Прасковья Александровна. – Кешеләргә белем бирү – иң мактаулы хезмәт».

Ананың йөзе балкып һәм нурланып китә. Ул, каләмен карага манып, кәгазьгә иелә. Әмма нык уйлап язарга, төпле итеп җавап бирергә кирәк. Ана уйлана, уйлана…

Моңа кадәр әле ул хатны улларына гына яза торган иде. Күңелендәгене яза да куя – һич баш ватып тормый. Ә бу очракта һәр сүзне үлчәп язарга кирәк. Вакыт та кыса: олы улы Сашаны студент итеп күтәргәннәр. Соңга калып куюы ихтимал. Болай да әле, авырып китеп, университеттан килгән беренче хатка җавап яза алмады, инде икенчене җибәргәннәр. Авырганын улларына да язмады: борчыйсы килмәде.

Прасковья Александровна, яңа очлаган каләмен кысып тоткан килеш, һәр сүзне ашыкмыйча матур итеп язды. Язып бетергәч, бик җентекләп укып чыкты, аннары дүрткә бөкләде дә кулына сургуч[17]17
  Элек хатларга, пакетларга, бандерольләргә печать сугу өчен кулланылган төрле төстәге сумаласыман катнашма.


[Закрыть]
кисәге һәм мөһерле алтын йөзеген – Сергей Степанович төсе итеп саклаган йөзекне алды. Хатның почмакларын ябыштырып, мөһерен басты.


Бертуган Лобачевскийлар ул хатны түземсезлек белән көтә иделәр. Җавап килмәүне сылтау итеп, Сашаны университеттан кусалар? Өчесе дә шул турыда уйлый, тик андый сүзне бер-берсенә кычкырып әйтергә йөрәкләре җитми. Нәрсә хакында гына сөйләшмәсеннәр, сүзнең очы шуңа килеп терәлә, һәм арадан берсе, «бүген килмәдеме икән?» дип, университет конторасына чаба. Ишектән кергәч тә, йомышын әйтергә кыймыйча, бер урында таптана.

Коллежский регистратор Пётр Курбатовның кайчан керсәң дә эше тыгыз: читтән килгән кәгазьләрне калын җеп белән папкага тегеп маташа. Бусага төбен таптаучы малайны күреп алгач, эчкерсез генә сөйләнеп куя:

– Тагын хат белешергә кердеңме? – ди. – Сезнең хатларыгызны истә тотмасам, башка эшем юк инде минем. Әнә папканы ал да үзең кара. Белмәссең, бәлки, мин аны тегеп тә куйганмын…

Табаклы кәгазьләр дә, кош теле кебекләре дә тегеп куелган ул папкага. Лобачевскийлар өчәүләшеп актарырга керешәләр. Һәр кәгазьне күздән кичерәләр. Менә Ляпунов әнисеннән килгән хат. Бәхетле кешегә килә шул. Малайлар хатны игътибар белән укып чыгалар.

– Карагыз әле, карагыз, – ди Коля, пышылдап кына. – «Үзе яза белмәгәнгә, аның кушуы буенча улы Яков Ляпунов кул куйды». Безнең әнкәй һәр хатын үз кулы белән яза…

– Монысын күрегезче, – дип пышылдый Алёша. – Княгиня Чхеидзе, Алексей әнисе. Аның өчен дә икенче берәү кул куйган… Княгиня, имеш, инде…

– Башка берәү кул куйса да, тизрәк хаты килсен иде аның. Яковкин җенләнеп сызып ташласа, кая барырмын? Яңадан сезнең янга гимназиягә кайтырмынмы?..

Коллежский регистратор, бу хәлне күреп, ачусыз гына сөйләнеп куя:

– Җитәр, егетләр, – ди. – Үзегезнекен тапмагансыз икән, кешенекен төпченмәгез. Иртәгә әйләнерсез…

Көтә торгач, андый бәхетле көн дә килде.

Ул көнне дә тәнәфестә малайлар өчесе бергә конторага юнәлделәр. Хат килмәгән булса, өчәү бергә күңелсез хәбәрне күтәрүе җиңелрәк. Тик алар бусагада күренергә дә өлгермәделәр, Курбатов аларны үзе каршы алды:

– Көтә-көтә көтек булдыгыз инде, егетләр! Мәгез, укыгыз! Җайланды хәзер сезнең эшләр.

Өчесенең дә башы соры кәгазьгә иелде. Шулчаклы матур, шулчаклы күңелгә якын хат булыр икән! Сүзләрен каян тапкан бит, сүзләрен!

«Галиҗәнап Илья Фёдорович!

Гимназия советыннан Сез кул куеп җибәргән ике хатны да алу бәхетенә ирештем. Авыру сәбәпле, җавапны тиз арада гына яза алмадым – гафу кылыгыз. Балаларым укучылык вә студентлык курсын тәмамлаганнан соң, алты ел дәверендә укытучы булып эшләү шарты белән, аларның киләчәктә дә казна исәбенә укуларына минем ризалыгымны сорагансыз. Мин бу эшкә бик теләп ризалык бирәм. Галиҗәнапның без фәкыйрьләргә кылган изгелеге бәрабәренә балаларымның мөмкин кадәр тырышып укуларын телим. Сезгә ихтирамымны белдереп калам, Мөхтәрәм Галиҗәнап! Сезнең фәкыйрегез Прасковья Лобачевская».

1805 ел, 19 март

– Әнкәй авырый булып чыгамыни?! – Малайлар, котлары алынып, бер-берсенә караштылар.

– Бер дә уфтанмагыз, егетләр, – дип юатты аларны регистратор. – Әнкәгез сәламәтләнгән икәнне күреп торасыз лабаса. Үз кулы белән хат язып җибәргән, кайберәүләр кебек итмәгән.

Шул сүзләрне ишеткәч, малайлар тынычланган кебек булдылар һәм өчесе бергә, куанычларын кая куярга белмичә, классларына йөгерделәр.

Алтын өчпочмак

1

– Коляны күрмәдегезме?

Геометрия бүлмәсенең ишеге чак кына ачылып китеп, аннан Панкратовның ак башы күренде.

Класста Николайлар җидәү: Афанасьев, Балясников, Зыков, Корсаков, Княжевич, Лобачевский һәм Упадышевский. Шуңа күрә аларны, исемнәре белән атамыйча, кушаматлары белән атап йөртәләр. Упадышевскийның абыйсы да Николай булганга, анысына «Николай икенче» диләр[18]18
  Ул заманда гимназиягә бер гаиләдән берьюлы берничә баланы укырга биргәннәр. Лобачевскийлар өчәү булган кебек, Балясниковлар һәм Перевощиковлар – икәү, Княжевичлар һәм Манассиннар – өчәү, Панаевлар – дүртәү. Ул малайларны «олысы, уртанчысы, кечесе» дип йөрткән шикелле, «беренчесе, икенчесе, өченчесе» дип тә атаганнар.


[Закрыть]
.

Панкратов:

– Күрмәдегезме? – дип, яңадан кабатласа да, һәркем эш белән мәшгуль булганга, җавап бирүче табылмады.

Менә-менә беренче звонок булырга тора, Ибраһимов бүген өчпочмакларның яңа геометрик үзенчәлекләрен сөйләргә вәгъдә иткән иде, үткәннәрне кабатлап куймыйча ярамый. Кайбер тырыш укучылар төрле төстәге кәгазьләрдән, картоннан өчпочмаклар эшләп, өстәлләренә чыгарып куйганнар. Өчпочмакларның юка тар такталардан, вак кадаклар кагып ясалганнары да бар.

Җавап ала алмагач, Панкратов класска атылып керде һәм якындагы бер малайны, иңбашыннан тотып, бик нык селекте:

– Чукраклармы әллә сез? Коля кайда, диләр сезгә!

– Кайсы Коля? – диде теге малай, эшеннән аерганга ризасызлык күрсәтеп, тупас кына тавыш белән.

– Математик.

– Кит әле! Мин каян белим! – диде төксе кыяфәтле малай һәм шунда ук үз эшен дәвам итәргә кереште: «АВС өчпочмагын АВС өчпочмагы өстенә салабыз»…

Панкратов гайрәтләнеп кулын селтәде һәм класстан атылып чыгып китте.

«Математик» – Коля Лобачевскийның кушаматы. Коляга аны Румовский белән сөйләшкәннән соң тактылар. Малайның үзен бу һич тә кимсетми, киресенчә, хәтта әле горурлык хисе дә өсти. Математиканы үзләштерүдә ул, чыннан да, иптәшләрен бик артта калдырды: гимназия китапханәсеннән алып, рус, француз, немец һәм латин телләрендә язылган зур-зур хезмәтләрне укып чыкты[19]19
  Ул китаплар арасында Безуның «Математика курсы», Лежандрның «Геометриянең нигезләре», Котельниковның «Математика фәннәренең тәүге нигез ташы», Крафтның «Теоретик геометриягә кыскача кулланма» дигән хезмәтләре һ. б. бар. Ул китапларда гимназия программасына кермәгән зур фәнни мәгълүматлар тупланган иде.


[Закрыть]
. Директорга сиздермичә генә, Корташевскийның университетта укыган лекцияләренә йөрде.

Григорий Иванович яңа уку елы башыннан, гимназистларга дәрес бирүен ташлап, фәкать студентларга гына лекцияләр укыды. Аның урынына Ибраһимов керәчәген ишетеп, гимназистлар гаҗәпкә калдылар. Ул бит малайларның иң яраткан әдәбият укытучысы. Әдәбиятчы геометр да була ала микәнни?

Бу хәбәрне беренче булып ишетеп кергән Гаврило Панкратов тәмам кайгыга сабышты:

– Университетка имтихан тотасы бар, күпме генә вакыт калды, – дип сөйләнде ул. – Уен эшмени…

– Корташевский безгә җил-яңгыр тидерми иде шул, – дип сүзгә катнашты гимназиянең иң яхшы укучыларыннан саналган Павел Петров. – Һәммәсен аңлатып, төшендереп бирер иде. Монысы ничек булыр икән, ә, Математик?

Коля аңа тыныч кына карап куйды.

– Ибраһимов сөйләгәнне бик аңлап җиткермәсәң, китаплардан укып үзләштерерсең.

– Сиңа ансат ул алай сөйләшү, чит телләр белгәч, – диде шунда кемдер.

Коля иңнәрен генә биетеп алды, җавап кайтармады, чөнки юктан гына сүзгә килергә теләми иде.


…Менә хәзер дә, иптәшләре һәммәсе класста хәзерләнеп утырганда, ул ишегалдындагы биек итеп эшләнгән трапециядә таган атына. Панкратов аны шуннан эзләп тапты һәм:

– Ташла шаяруыңны, класска керергә вакыт! – дип кычкырды.

Карап торучы студентлар арасыннан берсе аңа:

– Комачаулама, – диде дә эшнең нәрсәдә икәнлеген төшендереп бирде: – Алар Овчинников белән бәхәсләштеләр. Кызу атынган шәпкә баштүбән әйләнергә тиеш. Аннары Овчинниковның маңгаена йөз тапкыр чиертә.

– Элек баштүбән торып күрсәтсен әле менә, – диде тегесе сүлпән генә. Геометрия классында инде Овчинников ике ел утыра, өченчегә калдырсалар да, бик алай кайгырыр төсле күренми.

Панкратов исә, иптәшенең егылып төшүеннән куркып:

– Математик, шаярма! – дип кычкырды.

Ләкин ул арада Коля көчле талпыну белән гәүдәсен артка ташлап өлгерде һәм, бауны тез астында калдырып, баштүбән торган килеш атынуын дәвам иттерде. Бераз шулай атынгач, кыю гына итеп җиргә сикерде. Овчинниковның исә йөзе ап-ак булды. Студентлар, чыр-чу килеп, сырып алдылар. Арадан берсе:

– Башла әйдә! – дип куйды.

Коля үзенең корбанына якынрак килде, уң кулын югары күтәрде, тик чиертмәде.

– Ярар инде, бәхиллим, – диде. – Икенче кирәкмәгәнгә сүз көрәштермә! – дип өстәде һәм Панкратов белән бергә классына йөгерде.

Овчинников, болай җиңел котылуына ышанырга да, ышанмаска да белмичә, акрын гына алар артыннан китте. Студентлар, көлешә-көлешә, кайсы кая таралдылар.

Малайлар, соңгы звонок булганда, класска атылып килеп керделәр дә тиз генә урыннарына барып утырдылар.

Күппочмак моделе, аршын һәм зур циркуль күтәреп, Ибраһимов керде. Ул, гадәттәгечә, кемнәр барын, кемнәр югын да тикшереп тормыйча:

– Такта янына чыгыгыз әле икегез дә! – дип куйды.

Һәммәсе дә укытучы караган якка борылдылар. Уң яктагы икенче партада Лобачевский төрле төсләргә буялган саламнар ярдәмендә күршесе Панкратовка нәрсәдер аңлатып утыра иде. Үз эшләре белән мавыгып китеп, укытучы сүзен ишетми калдылар. Аркасына төрткәч кенә, Коля, башын күтәреп, укытучыга карады һәм торып басты. Аның артыннан Панкратов торды. Егерме сигез малай, аларга текәлеп, нәрсә булыр икән дип көтте.

– Минме? – диделәр Коля белән Гаврило икесе бертавыштан.

– Әйе, әйе, икегез дә, – дип кабатлады Ибраһимов. – Өчпочмаклар тигезлегенең өченче билгесен ничек үзләштердегез икән.

Гимназистлар сагая калдылар. Бер үк әйберне икәү бер вакытта ничек сөйләрләр инде?

Ә тегеләр, кыюсыз гына атлап, класс тактасы янына килделәр, икесе ике якка бастылар. Коля акбурны урталай сындырды да яртысын иптәшенә сузды. Шуннан:

– Укытучы әфәнде, икәү бер теореманы исбатлаганчы, үзем генә исбат итеп бирим, – диде.

Ибраһимов сизелер-сизелмәс кенә кашын җыерды.

– Тактаны акбур белән икегә бүлегез дә нәрсә эшләргә кирәклеген языгыз. Булдымы? Ә хәзер шул теореманы һәркайсыгыз үзенчә исбатлап бирсен. Ләкин өчпочмаклар сызганда да, шулай ук исбатлаганда да уйлап эш итәргә тиешсез.

Класс шаккатты. Дәреслектә күрсәтелгән ысулдан башкача исбатлау мөмкиндер дип, моңа кадәр беркем уйламаган иде. Ә укытучы әнә елмаеп тик тора.

Панкратов, бераз вакыт уйлап торгач, тирән итеп көрсенеп куйды һәм, кыюланып китеп, акбуры белән шак-шок бәргәли башлады. Нәкъ дәреслектәге өчпочмаклар тактага төште, дәреслектәге хәрефләр язылды…

Коля читкә карап тора бирде. Аның кулында ялгыш алып чыккан салам кисәкләре иде.

– Ни өчен исбатларга керешмисез, Лобачевский? – диде укытучы, аңарга шактый вакыт карап торгач. – Әллә белмисезме?

– Беләм, – диде Коля, шикләнергә урын калдырмыйча.

– Ни өчен сызым сызмыйсыз, белгәч?

– Миңа сызымның кирәге юк. Бер өчпочмакның өч ягы икенче өчпочмакның өч ягына тиңдәшле рәвештә тигез булса, андый өчпочмаклар үзара тигез икәнен мин сызымсыз да исбатлый алам. Аның өчен сөйләп тә торасы юк.

Бөтен класс гаҗәпләнеп тынып калды. Ибраһимовның күзләре очкынланды.

– Исбатлагыз, – диде ул, кырт кисеп.

Чынлап та, сөйләми генә исбатларга җыенуын күрсәткән шикелле, Коля авызын бөреп куйды. Өч кызыл саламны урталай бөкләде һәм аларны бер-берсенә тоташтырып, өчпочмак ясады. Буялмаган саламнардан шундый ук өчпочмак ясады һәм, салам кисәкләрен тарткалый-төрткәли, ул өчпочмакларның кырларын берәм-берәм тигезләп чыкты. Аннары кулларын югары күтәрде һәм ул өчпочмакларны берсе өстенә икенчесен каплады. Аларның тәңгәл килүен һәркем күреп торды. Укытучы нәрсә әйтер икән дип көттеләр.

– Афәрин, афәрин! – диде Ибраһимов, башын иеп, елмаеп. – Өчмочмакларны сез үзегезчә төзедегез, теореманы ышандырырлык итеп исбатлый алдыгыз. Евклид та фигураларның тигезлеген нәкъ әнә шулай билгеләгән. Әйбәт ысул. Утырыгыз.

Коля, бик канәгатьләнеп, урынына барып утырды.

Ә Ибраһимов бөтен класска мөрәҗәгать итеп сөйләвен дәвам итте:

– Әмма бу ысулны һәммә очракта да кулланып булмый. Мәсәлән, җир үлчәгәндә яки йортлар төзегәндә, бу ысул белән эш итеп булмый. Шуңа күрә өчпочмакларның тигезлеген башка юллар, башка ысуллар белән исбатларга туры килә. Панкратовның исбатлавын тыңлап карыйк.

Көтә-көтә ялыгып беткән Панкратов ялт итеп тактага таба борылды.

– ABC өчпочмагының… – дип, бик кыю сөйли башлады ул һәм бер тотлыкмыйча исбатлап бирде.

– Яхшы, – диде аңа Ибраһимов. – Ләкин сез моны, дәреслектәгечә, күңелдән ятлагансыз. Тагын ничек итеп исбатларга мөмкин булыр икән? Менә шул турыда уйламадыгызмы? Бәлки, берәрегез үзенчә исбат итәргә телидер?

Гимназистлар аптырап бер-берсенә карадылар.

– Өченче юлы да бармы әллә? – дип сорады арадан берсе.

– Бар шул, – диде Ибраһимов. – Мәсәлән, Румовский үзенең дәреслегендә китергән ысул гадирәк тә, җыйнаграк та. Башыгызны эшләтеп карасагыз, яңа ысуллар да табар идегез. Дәреслектән өйрәнү, әлбәттә, җиңелрәк. Такыр юлдан барганда, көтелмәгән рәвештә каршылыклар кичәргә туры килми. Ләкин бит ачышлар ясавы күп мәртәбә кызыклырак һәм файдалырак. Кечкенә ачышлардан сез киләчәктә зур ачышлар ясарга өйрәнерсез.

Игътибар биреп тыңлап утыручы Коля берничә мәртәбә кулын күтәрмәкче булып талпынып карады. Ибраһимов, моны сизеп:

– Лобачевский, сез нәрсәдер әйтергә телисезме әллә? – дип сорады.

Алтынсу-сары һәм кызыл төстәге өчпочмакларын кулына тоткан килеш, Коля торып басты.

– Укытучы әфәнде, сез, исбатлау өчен яңа юллар эзләргә кирәк, дисез. Нигә кирәк соң аны эзләү, ни өчен? Безнең теореманың дөреслеге бер карауда күренә бит, аны, гомумән, исбатлап торуның кирәге юк.

Тагын берәр укучы кул күтәрмәсме дип көтеп, укытучы класс буйлап йөренде. Ләкин бүтән кул күтәрүче күренмәде.

– Сезне, Лобачевский, тиз генә җиңү мөмкин түгел. Геометрик фигураларның сызымына яки моделенә карагач, дөрестән дә, аларның кайбер үзенчәлекләрен күрәбез. Борынгы Мисырда геометрия әнә шулай күрүгә нигезләнгән була, һәм аны практик тормышта гына кулланалар. Моның ачык мисалын салам өчпочмакларыгыз белән сез бик оста күрсәттегез. Утырыгыз, утыр! – диде кинәт Ибраһимов, сүзен бүлеп. – Ләкин табигатьтәге материаль җисемнәрнең катлаулырак геометрик үзенчәлекләрен билгеләү өчен, ул гына җитми. Күрәм, хәзергә сез ышанып бетмисез. Исбатлау дәверендә ышандырырга тырышырмын…

Дәреснең мавыктыргыч әңгәмәгә әйләнеп баруын күргәч, малайларның йөзләрендә җанлану сизелде.

– Без бүген өчпочмакның эчке почмаклары суммасының ике туры почмакка тигез булуы турындагы теореманы тикшерәчәкбез, – диде Ибраһимов, сүзен дәвам итеп. – Моны исбатлау өчен… – укытучының күзе уң як рәттәге икенче партага төште. Анда утыручы Коля тагын кулын күтәреп өлгергән. – Әйтеп бирегез, Лобачевский.

– Укытучы әфәнде, бу очракта да исбатлау урынына «Карагыз!» дип бер генә сүз әйтү дә җитә.

Бәхәсләшеп укытучыны җиңә алырмы-юкмы дип, класс тынып калды.

Ибраһимов исә тыныч кына:

– Чыгып исбатлагыз, – диде.

Коля такта янына бер укучының калын кәгазьдән ясаган өчпочмагын эләктереп чыкты. Ул өчпочмакның ике почмагын өзеп алып, «исән» калганына ике яктан китереп ялгады. Нәтиҗәдә, почмаклар өчесе бергә янәшә куелгач, җәенке почмак хасил булды.

– Карагыз! – дип кычкырып җибәрде Коля, кәгазь корамасын баш өстенә күтәреп. Ләкин үзе шунда ук уңайсызланып китте һәм кулларын түбән төшерде.

– Күтәрегез, күтәр! – диде Ибраһимов. – Һәркем күрергә тиеш. Аңлашыламы?

Гимназистлар, берсен берсе бүлеп, кычкырып сөйләшергә тотындылар:

– Аңлашыла!

– Менә ничек итте!

– Исбатлады бит тәки!

Ибраһимов кулын күтәрде:

– Акрын, әфәнделәр, акрын. Сез дәрестә утырасыз. Лобачевский, урыныгызга барыгыз… Димәк, бу теореманы исбатлап торырга да кирәкми? Исбат итмичә дә аңлашыла?

– Әйе, – дип җавап бирде Коля, тик аның тавышында элеккеге ышану һәм үзсүзлелек юк иде инде. Ул укытучыга төбәп карады һәм Ибраһимовның көлемсерәп куюыннан үзенең хаталануын аңлады.

– Мәсьәлә болай тора, әфәнделәр, – дип, җитди итеп сөйләп китте Ибраһимов. – Борын заманда һинд математиклары нәкъ әнә шулай, исбатлап торуны артык санаганнар. Алар, ачык аңлаешлы сызымнар сызып, шул сызымнар астына Лобачевский әле генә безнең алда әйткән «Кара!» дигән сүзне язып куя торган булганнар. Уникенче йөздә яшәгән индус математигы Бехаскера Чарж үзенең «Лилавати[20]20
  Лилавати (һинд.) – гүзәл, сылу.


[Закрыть]
» дип аталган мәшһүр китабында, Пифагор теоремасын исбатлау өчен, фәкать ике сызым гына китергән. Шуннан артык берни кирәк түгел, дигән ул галим.

Ибраһимов тынып калды, укучыларына әле генә әйткән фикерне үзләштерергә мөмкинлек биргән төсле, ашыкмыйча гына класс буйлап йөренеп алды. Аннары гимназистларга сорау рәвешендә сүз башлады:

– Исбатлауның тоткан урынына тиешле бәя бирер өчен, аның мәгънәсенә чынлап торып төшенергә кирәк. Шунсыз аны тулысынча инкяр итү килешеп бетми. Көндәлек тормышка күчергәндә, бу хәл ят бер тәмле ашамлыктан моңа кадәр авыз итеп карамаганга күрә генә баш тарту кебегрәк килеп чыга.

Класс яңадан җанланып алды.

– Безнең эрага кадәр дүртенче гасырда, – дип, сүзен дәвам итте Ибраһимов, балалар тынычланып җиткәч, – Аристотель ул заман өчен гаҗәеп кыю фикер әйткән. Беләсездер, дигән ул, Ай тотылган вакытта, Җирдән аңа һәрвакыт түгәрәк күләгә төшә. Ә бит андый күләгәне фәкать шар формасындагы җисемнәр генә бирә ала. Димәк, Җир – шар формасында. Шулай итеп, Аристотель, һәркем ышанган ике фикергә таянып, үзенең зур ачышын раслый алуга, исбатлауга ирешкән. Логик фикер йөртүнең кыйммәте чиксез зур.

Укытучы сөйләгәндә, геометрия фәне гимназистларның күз алдына бик нык уйланылган, логик эзлеклелек дәрәҗәсенә җиткерелгән, сокланып карарлык бер бина кебек булып гәүдәләнде. Исбатлау дигән нәрсә дә кызыксыну уятты. Укучыларындагы бу үзгәрешне, әлбәттә, Ибраһимов та сизми калмады.

– Хәзер индусларга һәм Лобачевскийның үзенчәлекле күрсәтмәсенә мөрәҗәгать итик, – диде ул, тагын да ныграк әсәрләнә төшеп. – Лобачевский безне бер сүз белән генә, «Карагыз!» дип кенә ышандырырга теләде. Ләкин бу очракта исбатлау булмады дисәк, ялгышмабызмы? Әлбәттә, ялгышырбыз. Бертөрле дә фикер йөртмичә, янәшә куелган ул почмакларга карап кына торсак, без бернинди нәтиҗә ясый алмас идек. Ә без уйладык, җәелгән почмакның ике туры почмакка тигез булуын исебезгә төшердек. Аннан без ул фигураның җәенке почмак икәнлегенә төшендек. Шуннан соң гына, өчпочмакның эчке почмаклары суммасы ике туры почмакка тигез була икән, дигән нәтиҗә ясадык. Димәк, гади күзәтү белән генә чикләнмәдек, бер үк вакытта фикер дә йөрттек.

Ибраһимов һәр сүзне йотлыгып тыңлап утыручы Коля Лобачевский өстәле янына барып туктады һәм:

– Әфәнделәр, бер әйбергә игътибар бирегез әле, – диде, хәйләкәр елмаеп. – Лобачевскийның сөйләмичә генә исбатлавы, гәрчә эффект тудырса да, һаман бәхәсле булып кала.

Укучылар, гаҗәпләнеп, шаулашып алдылар.

– Үзегез уйлап карагыз: өчпочмакның почмакларын кушканнан соң, аларның кырый сызыклары бергә туры килеп, җәенке почмак хасил итүенә без ни өчен ышанырга тиеш әле? – дип, укытучы класс алдына сорау куйды.

– Күренеп тора ич инде!

– Ул бәхәс уятмый ла!

– Ышанмый чараң юк! – диештеләр укучылар.

– Ә бит аксиома булмаган һәрбер геометрик раслау исбатланырга тиеш. Хәтта аның шулай булуы күренеп торса да, исбат ителергә тиеш, – дип кисәтеп куйды Ибраһимов. – Фәндә, гомумән, күз күргәнгә генә бик үк ышанып җитмиләр. Хәтерегездәдер, кешеләр озак вакытларча Кояшны Җир тирәли әйләнә дип йөргәннәр. Һәркем үз күзләре белән күреп торган. Ләкин фән моның киресен исбат иткән. Димәк, өчпочмакның почмаклар суммасы да исбатлауга мохтаҗ. – Соңгы сүзләрен укытучы басым ясап, иҗекләп әйтте.

– Транспортир белән почмакларны үлчибез дә – эше бетте! – дип, утырган җиреннән әйтә куйды Лобачевский.

– Яхшы! – диде Ибраһимов, елмаеп. – Һәркем үзе сызган өчпочмакның почмакларын үлчәп бергә кушсын да безгә җавабын әйтсен. Лобачевский, сез тактага чыгыгыз. Язып барырсыз.

Гимназистларның дәртләнеп эшкә тотынуларын күргәч, Ибраһимов, аларны үз ирекләренә куеп, кафедрадагы урындыкка барып утырды.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации