Электронная библиотека » Адлер Тимергалин » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:40


Автор книги: Адлер Тимергалин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Мин Азатны Тукай клубындагы «Әдәби ел йомгаклары» җыелышына алып баргач, ул президиумда утырган бер чиновник шагыйрьнең тәнәфес вакытында арткы бүлмәдә нәкъ театраль Ленин позасына басып, бер кулын кесәсенә тыгып торганын күргән. Тройкадан (ягъни костюм эченнән жилет кигән), сакалы белән кепкасы гына җитми… Аннары броневигы… Шуннан соң Азат киләчәктә барыбер лауреат булачак бу шагыйрьнең иҗат җимешләрен караштырып чыккан иде.

«Жан Кокто: «Шагыйрьнең тормышы вафатыннан соң башлана».

«Гаҗәп, «халыкчанлык, халыкчанлык» дип авыз суы корыталар, чынлыкта исә әдәбиятка кара халыкчанлык түгел (анысы артыгы белән җиткән), бәлки аристократизм җитми. Бу юнәлеш Фатих Әмирханда булган, Гаяз Исхакыйда да булган, Дәрдемәндтә булган. Аристократизмның соңгы чаткыларын без яшь Шәриф Камалда, хәтта яшь Ибраhимовта күрәбез. Ул беркадәр Әмирхан Еникидә дәвам итә кебек…»

«Картаймыш көнендә кешенең сәнгатьчә фикерләве йомшый, зәгыйфьләнә. Лев Толстой гомере кичендә: «Әдәби әйберне булдыра алмыйм, уенчык белән уйный алмаган шикелле», – дигән. Шундый ук фикерне Чарлз Дарвинда да очратабыз. Ә бит алар – фикер гигантлары!»

«Сүзлек актарып утырам. Чыпчык, чәүкә, күгәрчен, карлыгач, карга, кәккүк, керәшә, сыерчык, акчарлак, карчыга, лачын, сандугач, челән, чомга, чумгалак, чүрәкәй, каз, үрдәк, тавык, чәберчек, чукыр, чуллык, козгын, шоңкар, ябалак, саескан, тукран, аккош, каракош… – болар барысы да гадәти кош исемнәре. Аларда «ч» һәм «к» авазлары артык еш очрый сыман тоелды миңа. Беләсе иде, тел тарихчылары бу хакта ни уйлый икән? Бу атамаларда «очу» сүзенең «ч» авазы эләгеп калмадымы икән? Ә «к» авазында?»

«Боларны Нурихан Фәттахка әйтәсе булыр, үзенең йөгәнсез хыял тулпарын чыбыркылап, чыгарсын бер-бер нәтиҗә» дип уйлап куйдым. Гомумән, татарда да, Велемир Хлебников кебек, сүзне һәм авазларны хисаби яктан үлчи ала торган хыялый бер даһи туса иде! Ә бәлки, без шундый хыялый даһиебызны күрми калганбыздыр? Сигизмунд Кржижановскийны хәзер кем белә? Ә бит чын әдәбиятчылар аны «прозеванный гений» диләр. Азат Сәйдәшевләр шундый генийлар токымыннан дим мин.

«Социалистик реализмның бишек җырына каршы реаль социализм казыган бихисап исемсез каберләрдән ку сөякләр: «Долой!» – дип пышылдыйлар. Ишетмисезмени?»

«А. И. Герцен: «…һәм социализм, үзенең барлык фазаларында хәттин ашып, адәм көлкесе булганчы тәрәккый итәчәк тә, шулчагында аз санлы баһадирлар янә: «Долой!» – дип сөрән салачаклар».

«М. А. Бакунин: «Кичәге көрәшчеләр, хакимиятне үз кулларына алгач, максудларын түгел, уртак эшләрен дә түгел, бәлки үзләренең төшемле урыннарын саклый башлаячаклар».

«Н. П. Огарев: «Җәмгыятькә карата шәхеснең тоткан урынын билгеләүгә без нинди юл белән ирешербез соң? Ә моңардан башка безгә алга бару бик кыен булачак, моңардан башка безнең буталып калып, хөррият дигән нәрсәне җуеп, шәхесне җәмгыятьтә, коллективта (моны социализм дип атасак та була) харап итүебез һәм уенчык парламентларга, сайлау хокукларына төренгән әлеге дә баягы золымга кире кайтып, яңадан кадими тәртипләрне кабатлый башлавыбыз мөмкин».

«Социализм таңында ук фикер ияләре кисәткән нәрсәләр СССРда бөтен тулылыгы белән тормышка ашкан. Мин шәһәр китапханәсендә Герценның утыз томлыгыннан (әсәрләренең тулы җыелмасы!) күпме эзләсәм дә, әлеге сүзләрен таба алмадым, чөнки аларны кыскартып басканнар».

«Завод-фабрика хуҗаларын һәм эре җирбиләүчеләрне экспроприацияләгәч, аннары гади халыкны, крестьянны, мәчет-чиркәүләрне, музейларны талаганнан соң, совет системасы табигатьне талау һәм агулау хисабына, ягъни киләчәк буыннар өлешенә кереп яшәгән булып чыкты».

«Сталин алты-җиде тапкыр сөргеннән качкан, һәм һәр-вакыт сәфәре ифрат уңышлы чыккан. Бу качышлы уенны патша охранкасы үзе оештырган дигән фикер дә бар, дөрес, моны расларлык документлар табылмаган. Иосиф Джугашвили үзенә әзме-күпме кагылышы булган барлык материалларны, архив-музейлардан чүпләтеп, ахырда юк иткән, эзен яшергән, диләр. Германиядән Франциягә товар ташыганда, мин машинама өлкән яшьтәге бер туристны утырткан идем. Ул Россиядән киткән беренче эмиграция вәкиле булып чыкты. Сөйләшә торгач, яңа танышым Сталинның «психологик портреты» на нисбәтән үз версиясен тәкъдим итте. Тайга аша берьялгызың үтү мөмкин түгел. Димәк, революционер «Кобо» берүзе генә качмаган, берәр кулдаш ияртеп кача торган булган. Аның юлдашы революционер булган булса, бу хакта бер-бер истәлек калыр иде, хәлбуки истәлекләр юк. Димәк, ул үзенә ярдәмчеләрне шундагы криминаль мохиттән, уголовниклар арасыннан эзләгән. Билгеле булганча, тайга аша үткәндә, ачтан үлмәс өчен, тәҗрибәле бандит үзе белән «тере» консерва яки, үзләре әйткәнчә, «бозау» ияртә торган булган. Ул беркатлы, наданрак һәм күндәм кешене эзләгән, төрле хәйләләр белән аны котыртып, бергәләп качарга күндергән… Хәстәрләгән ризыклары беткәч, ул үзенең юлдашын үтергән… Без бүген Иосиф Сталинның коточкыч кешелексезлеген, аяусызлыгын, кансызлыгын беләбез. Әлеге танышым фикеренчә, Сталин соңгы кешелек сыйфатларын менә шушы вакытларда ук җуйган булырга тиеш. Чөнки адәм итеннән авыз итүче инде беркайчан да кеше була алмый… Соңыннан, күп еллар үтеп генсек булып алгач, исерек вакытында ул моны хатыны Аллилуевага ычкындырган булырга мөмкин. Аллилуеваның үз-үзен үтерүендә төп сәбәп, бәлкем, шушы булгандыр, диде танышым. Ә бәлки, ире соңгы шаһитны үз кулы белән юк иткәндер…

Әлбәттә, болар коры фараз гына, ләкин психологик яктан ул күп нәрсәне аңлатып бирә».


«Большевик җитәкчеләргә дә фиргавеннәр чире йоккан – Кызыл мәйданны, Мисыр пирамидалары янындагы кебек, мәетләр шәһәренә әйләндереп бетергәннәр. 7 ноябрь көнне хәрби парад алдыннан маршал Леонид Брежнев мавзолей трибунасыннан нотык тотты. Көн салкынча, җил иде. Шул кыска гына нотыкны да аңа берничә кәгазь битенә эре хәрефләр белән басып биргәннәр, күрәсең. Икенче битне ачкан чагында, генсекның бармагын ялап төкрекләп алуын күрдем дә ихтыярсыздан көлеп җибәрдем. Аннары үз-үземнән оялдым».


«Бөтен ил күләмендә политинформация сабаклары бирелә торган бердәм «политкөн», бөтен ил табынына килька белән хек куела торган бердәм «балык көне» – үсеп җиткән социализм казанышлары микәнни? Ә социализмның аръягында халыкны нинди көн көтә?»


«Иртән электричка белән Казанга килеп төшкән чагымда, станциягә Сәйдәш маршы аһәңнәре астында «Татарстан» поезды Мәскәүдән кайтты. Аннан төшүче пассажирларның һәркайсында дүртәр-бишәр сумка, бәләкәй арба. «Авоська» дип атала торган ятьмәләрендә алтын сары әфлисуннар, куертылган сөт банкалары, колбаса… Сәфәрчеләрне каршы алырга тагын да күбрәк халык килгән. Мәхшәр… Мәскәүдә бу поездларны «казылык поездлары» дип атыйлар икән, чөнки ярлы провинция көне-төне азык-төлекне башкаладан ташырга мәҗбүр. Кыскасы, Мәскәү коточкыч спрутка әйләнгән дә бөтен илнең җелеген суырып ята, күрәсең».

«Мәшһүр стеналар: Бөек Кытай стенасы, Берлин стенасы, Туры стена (Айдагы тау)».

«Өлкә комитеты секретаре үзенең бер чыгышында: «Республикабызда кимчелекле балалар күп туа, алар өчен махсус интернатлар төзеп өлгерә алмыйбыз», – дигән».

«Аллаһы Тәгалә кызларга гыйффәт пәрдәсе биргәндә нәрсәнедер күздә тоткандыр бит?»

«Мин үземнең Илһам Шакировны ни өчен яратканымны аңлап та, аңлатып та бетерә алмамдыр. Аның сүзләре һәм фигыльләре Рудольф Нуриевныкы кебек бераз сагайта да, ләкин шушы бер җырчының самими нечкәлеге хакына татар эстрадасының барча кимчелекләрен гафу итәсең. Илһам белән Рудольф күктән иңгән илаһи аһәңнәрне һәм канатлы хәрәкәтләрне, үзләреннән гүзәллек өстәп, Тәңре хозурына кире кайтаралар сыман…»

Блокнотындагы язмага караганда, соңгы көннәрдә Азат Достоевскийның «Идиот» ын, аннары Хаузерның «Гаспар из тьмы» («Караңгыдан килгән Гаспар») дигән китабын укыган. Икесе дә – авыр китаплар. Һәлакәтле китаплар… Аларны берочтан уку хәерлегә түгел.

Икесе дә тәҗрибәсез сабыйлыктан аяусыз чынбарлыкка кайтып төшкән, юк, кайта алмаган бәхетсез шәхесләр турында. Кыскасы, Азат үзенең күңел төпкелендә нинди көрәш барганлыгын яхшы аңлаган, миңа сиздермәскә тырышкан гына. Мин бит сизә идем, аны ярты сүзеннән аңлый идем. Фаҗига әкрен-әкрен генә өлгерә килгән…


«Ураза бәйрәме көнне Казанга ук барып гает намазы укып кайтучы бер карт белән таныштым. Аның тормыш фәлсәфәсе гадәттән тыш тыныч: «Үлем дә хәят кебек бер нигъмәт итеп яратылган», – диде ул».


«П.Буль («Квай елгасы аша күпер»): «Әгәр дә кешене вакытында чын эшкә җикмәсәң, ул пыскып янып әрәм була».

«Самуэль Джонсон: «Адәмнәрнең барча өметләре юкка гына… Китапханә безне шуңа ышандыра».


«Торгынлык. Җил дә исми. Рәсәй үлем исереклеге белән йоклый. «Мерзость запустения», усал Салтыков-Щедрин әйтмешли. Бу торгынлык идарә итүче фирканең ялгышларыннан гына килеп чыгамы икән? Сәбәп совет халкының, беренче нәүбәттә рус милләтенең картаюында түгелме? Андый теорияләр дә бар. Әгәр, чыннан да, сәбәпнең табигате, нигездә, биологик тамырлы булса, Ватаныбызның перспективасы юк. Ә яңарыш тыныч юл белән килми».

«Мин бу дөньяга кирәк түгел. Универсум миннән башка да яши ала».


Мин боларны Азатның үз сүзләре дип кабул иттем.

– Юк, синсез галәмнең бер почмагы китек, Азат! – дип кычкырам мин бүген.

Әйе, Азат барыбер кирәк бу дөньяга. Азат безнең хәтеребездә яшәгәндә, шайтани шәхесләр хакимият башына менә алмаслар, бәлки. Cез безне пакьлисез, шәһит китүчеләр. Алла безне сезнең кебекләр аркасында гына ярлыкаса ярлыкар!


Дәфтәренең соңгы битләреннән берсенә Азат: «Без әүвәлге тормышыбызда Илдар белән игезәк балалар булмаган идек микән?» — дип тә язып куйган. – «Игезәкләр дә бер-берсеннән аерылуны бик авыр кичерәләр, имеш. Сабый чакларында ук аерылып һичбер элемтәсез төрле гаиләләрдә тәрбияләнгән игезәкләр арасында аңлаешсыз психофизиологик багланыш гомер буена саклана, алар бер үк вакытта, бер үк авырулар белән авырыйлар, охшаш профессия сайлыйлар, бер үк вакытта өйләнәләр, хәтта еш кына сайлаган җефетләренең исемнәре дә бер булып чыга икән. Кыскасы, алар Сиам игезәкләре кебек бер-берсенә бәйләнгән булалар.

Галәмнәр белән бергә адәмнәр дә бер-берсеннән ераклашамы? Шулай да булсын, ди доктор Клейн. Ләкин игезәкләр бу канунга буйсынмый. Игезәкләрне ерак аралар да, ерак дәверләр дә аера алмый. Игезәкләр бер-берсеннән киселмиләр».


Блокнотны актарган чагымда, мин Ишембаевлар Азатны юкка гына күзәтмәгән дип тә уйладым. Демократиядән авыз иткән кешенең реаль социализм шартларына күнегә һәм җайлаша алуына алар ышанмаганнар һәм беркайчан да ышанмаячаклар. Асылда, алар хөр фикерле бер генә кешегә дә ышанмыйлар. Алар – Сталин шәкертләре. Алар – Иблис куштаннары. Дәүләт дигән ирексезләү коралы – алар өчен иң югары хакыйкать һәм шул ук дәүләт дигән нәрсә аларга савым сыеры булып хезмәт итә. Дәүләт аппараты булмаганда, алар чарасызлар, ягъни бернигә сәләтсез бичаралар.


Их, Азат, Азатым… Балачак дустым, Сәйдәшем… Нинди авыр йөк, моң һәм сагыш йөкләп киттең син миңа, Азат Сәйдәшев. Бу йөкне ничек күтәрим дә кайда илтеп бушатыйм күңелемне? Мине аңлар игезәкләрем кайда?

* * *

Автобазаның кадрлар бүлеге мөдире Бикбау, чыннан да, уңай кеше булып чыкты. Артык сораулар яудырып маташмады, һәм без бик тиз уртак тел таптык. Азат Сәйдәшев каберенә чардуган һәм таш кую турында монда да уйлашканнар. Бу эшне бухгалтер ярдәмчесе булып эшләүче Галия ханымга тапшырганнар, чөнки ул де-юре булмаса да, де-факто һәм, һич югында, биредәгеләр өчен Азатның җефете булып исәпләнә икән. Бикбауның тел төбеннән аңлашылганча, администрация Азатның фатирын Галия ханымга алып бирү турында да эш йөртә башлаган, дөрес, бу хакта ханым үзе белми дә булыр.

Бикбау мине бухгалтер ханым белән таныштырырга дип урыныннан кузгалса да, мин аны туктаттым:

– Хәзергә кирәкми, – дидем, чөнки, турысын әйткәндә, моңа мин гомумән әзер түгел идем. Мин Азат Сәйдәшевне башка беркем белән дә бүлешә алмый идем…

Бикбау ага миңа бик игътибар белән карап куйды да:

– Ихтыярыгыз… – диде. – Алайса, болай итик. Бер айдан сез туры миңа шалтыратыгыз, сез әйткән вакытка һәм тиешле урынга йөк машинасы җибәрербез, бөтенесен бер көн эчендә хәл итәрбез… Үзегезнең координатларыгызны калдырсагыз да әйбәт булыр, каршы түгелсездер бит?

Мин каршы түгел идем. Телефонны да бирдем.

Автобаза идарәсеннән чыккач, ишегалдындагы Почёт тактасына игътибар иттем. Аннан кемнеңдер беренче рәттәге фоторәсемен куптарып алганнар да, урыны хәзергә бушап калган иде. «Акуловныкыдыр» дип уйладым мин битараф кына.

Капка төбендә җимерек автобус та күренмәде. Ихтимал, аны кабат ремонтлый торганнардыр.

Азатның каберен зират кылырга кердем. Анда яңа чәчәкләр күргәч, мине ниндидер каршылыклы, көнчел һәм бик үк гадел булмаган хисләр биләп алды.


Азат ышанып тапшырган кассеталарны эшкәртеп, негативларын алуга, үземнең хан заманасыннан калган фотозурайткычым ярдәмендә дустымның игътибарын җәлеп иткән һәр кадрны күздән үткәреп, язмалары буенча фотосурәт алынган урынны һәм көнне билгеләүгә атнадан артык вакытым китте. Бу эшне бик җентекләп башкардым, чөнки фоторәсемнәр миндә туган кайбер сорауларга җавап та бирделәр.

Азат Раифа тыюлыгындагы ярым тайгада, Идел һәм Зөя буйларында, Ослан тавында булган, хәтта Кама Тамагына да барып чыккан иде. Һәркайда ул табигатьнең гүзәл бер почмагын, нәфислеген тапкан, шундагы кыргыйрак аланны, онытылган чишмәне, сөрелгән басу уртасында калган ялгыз наратны чын сәнгатькяр генә белгән алымнар кулланып сурәтләүгә ирешкән…

Азат табигатьнең җанлы өлешен төшерү белән мавыкмаган. Шулай да күзенә чалынган поши һәм тиеннәр игътибардан читтә калмаганнар, ә бер рәсемендә агач төбендә саескан каурыйлары тузгып ята иде. Ишеткәнем бар: картаймыш көнендә әҗәле җиткәч, саескан агач ботагына менеп кунаклый, ә ач күзле кардәшләре аның егылып төшкәнен шул тирәдә түземсезләнеп көтеп утыралар икән… Хәер, кем белә, бәлки, каннибализм аларда үзенә бертөрле ритуал, йоладыр?

Аклы-каралы рәсемнәрнең соңгы икесендә су уртасында утырган почык пирамида – Казанны яулап алучылар истәлегенә корылган һәйкәл һәм тау башында көнбатыш авыннан ычкынырга омтылган мәхбүс Җәлил фигурасы. Аерым-аерым килеш уртакулдан узмаган иҗат җимешләре. Икесе янәшә килгәндә, бу сурәтләр татар кешесен ыңгырашырга мәҗбүр итәләр.

Мин фотолар арасында Галия ханымның рәсеме дә очрар дип көткәнмен икән. Юк, Азат аны фотога төшермәгән. Мин бу ханымны күз алдыма китерергә тырышып карадым, ләкин күңел көзгем буш иде.


Өйдә Сәйдәшевләр сәгате суккан саен сискәнеп китә идем, тора-бара әллә күнектем, әллә, үз-үземне җиңеп, сәгать тавышында тормышчан аһәңнәр дә таба алдыммы – ул сукканда, күңелемә җылы хатирәләр ташкын булып иңә, өмет уята, җилкендерә…

Азат рәсемнәреннән фотоальбом төзеп утыруымда бер-бер мәгънә бар идеме соң? Бу эшнең кирәге чыгармы? Файдасы? Үземә мондый сорау биреп маташмадым. Күңел төбемдәге ниндидер бер могҗизага ышана идем. Ничә еллар үткәч Азатны табып кабат югалтканнан соң, әзрәк хорафатка да бирелеп, үземнең күргән төшләремә дә игътибар итә башладым бугай.


Бер айдан Азат каберенә таш куйдык. Автобазага аеруча күңелем булды: транспорт белән дә, кешеләр белән дә тәэмин итте.

Ташны урнаштырып, җил-яңгырдан төсләре киткән венокларын әйбәтләп сөяп куйгач, ярдәм итешүчеләргә рәхмәт белдереп, өлкәнрәгенә акча суздым. Ул:

– Без, абый кеше, акча өчен дип килмәдек килүен… – дисә дә, хәердән булганга күрә, бишлекләрдән баш тартмады.

Мин, егетләргә тагын рәхмәтләр яудырып, рәхмәтемне автобаза администрациясенә дә тапшыруларын үтендем.

Зират капкасы янында саубуллашкан вакытта, егетләрдән берсе:

– Сез Сәйдәшевнең кеме буласыз, туганымы? – дип кызыксынды.

Мин:

– Азат Сәйдәшев – минем балачактагы күршем, классташым һәм дустым, – дип тутырып җавап бирдем.

– Алайса, сезнең үзегезгә рәхмәт! Мин, бирган булса, Сәйдәшевкә дигән яңа автобусны йөртәчәкмен. Яшел Үзәнгә юлыгыз төшсә, рәхим итегез!

– Рәхмәт! – дидем мин бу игелекле җанга. – Рәхмәт… Кем белә, бәлки, утырырга да туры килер… Һәрхәлдә, мин бу зиратка килеп йөриячәкмен.

– Изге кеше иде, мәрхүм, – диде берсе, уйчанланып. – Утны-суны кичкән һәм кешелеген саклап калган, дип сөйлиләр. Шуңа дуслары да онытмый торгандыр…

Азатның хезмәттәшләре кафега сугылырга кыстап караганнар иде, гафу үтенеп, баш тарттым. Минем Азат Сәйдәшев белән генә каласым килә иде.

* * *

Өч ел узды. Табигать кушканча, өч елга олыгайдым, әмма хәзер үземне элеккедән сәламәтрәк хис итәм сыман. Чөнки мин бүген Азат өчен дә, бу дөньяда Сәйдәшевләрнең вәкиле буларак та яшәргә тиеш идем.

Ашыкмыйча гына Сәйдәшев турындагы истәлекләремне тәртипкә китереп, аларны кәгазьгә төшергәли башладым. Каләмем килеп төртелгән чакларда мин, иелеп, аяк астында уралып йөргән Музгарканы сыйпап алам да, маэмайның тугрылыклы күзләренә карап:

– Ничава, бәләкәч, – дим. – Без җиңалмаган дошман тумаган!

Ул минем белән килешә.

Атна урта мәктәбе укытучысы Маликов белән башта хат аркылы танышып, соңра күрешеп сөйләшә башладык. Мин аңа Атна авылына нисбәтле кайбер фактларны табыштым һәм тора-бара авылның тарихы һәм аның эз калдырган кешеләре белән тәмам кызыксынып киттем. Ике тапкыр Атнада булып, кешеләре белән очрашып, балачактан калган тәэсирләремне яңарткач, шуңа ышандым: бу авыл мине үгисетми, «улым» дип әйтеп, кочагына алырга әзер… Шул рәвешле, мәрхүм Азат миңа нигеземне, туфрагымны табарга булышты.

Тарих белән шөгыльләнә башлагач, университет обсерваториясенә каршы почмакта урнашкан букинист кибетенә ешрак сугылгалый торган булдым. Анда мине күптән беләләр, ишектән керүемә үк ачык чырай белән каршы алалар иде. Кибет бинасы бик иске, кысан, тәбәнәк, яртылаш җиргә сеңгән, хәтта уртасына тимер багана куярга мәҗбүр булганнар. Аның каравы биредә, башка кибетләр белән чагыштырганда, демократия күбрәк, «блат» азрак (барын бар инде!). Кайчагында чын мәгънәсендә уникаль басмаларны шушында очратасың һәм чиратсыз аласың.

Ялгышмасам, нэп елларында бу тирәдә ниндидер бер яһүд карты харчевня кебегрәк нәрсә тоткан. Такташлар аны «Теремок» дип атап йөрткәннәр, еш кына шунда тамак ялгап чыкканнар. Өстәвенә яһүд эшмәкәре татар сәнгатькярләрен, кесәләрендә җил уйнаган чакта, көтәчәккә ашаткан да бугай. Йорт номерлары туры килмәсә дә (берсе – так, берсе – җөп), мин нигәдер «Теремок» шушы бәләкәй кибет урынында булгандыр дип күз алдыма китерә идем. Менә бүген дә букинист кибетенә килеп кергәч, үземнән яшьрәк Такташ очрар сыман тоелды. Әкәмәт, мин аңа кем дип эндәшергә тиеш булыр идем? Һади дип кенәме? Юк, телем бармас иде. Такташ үзе дә, тишек ботинкасына карап: «Син, брамат, аптырама. Фәкыйрьлек сәнгать әһелен түшәмгә төкереп ятмаска өйрәтә, һич югында, гөнаһлы җир улларына якынайта. Гомер бакыйга шулай булган һәм шулай була бирсен. Ярлылык – сәнгатьнең анасы, ә атасын шайтан да белми…» – дияр иде.

Букинистлар белән сөйләшенеп, татар тарихына караган искерәк китапларны минем өчен калдырып торырга дигән килешүебез бар иде. Нәкъ шушы елда кибетчеләргә халыктан гарәпчә язулы һәм дини китапларны да комиссиягә алырга рөхсәт иттеләр. Итүен иттеләр, әмма бик тиз тыйдылар да. Чөнки андый китаплар белән кызыксынучылар һич тә көтмәгәндә артык күп булып чыкты. Халык чын дөреслеккә, иманга сусаган, тынчу һәм әхлаксыз торгынлыктан туйган иде… Ләкин, кем әйтмешли, чүлмәктән бер иреккә чыккан гыйфритне кире куып кертеп кара ди син! Букинист Валентина Андреевна, төрле сылтаулар табып, татарча иске китапларны да өстәле астында тотып тора һәм, квитанция тутырганда, аларны «Төрле китаплар» дигән гомуми юлга уптым илаһи гына кертә торган иде.

Китап кабул итә торган почмак сату залыннан шкаф белән генә аерылганга, андагы сөйләшүләр аермачык ишетелеп тора.

Шкафның пыяла ишеген ачканчы ук, утызынчы елларда Мәскәүдә нәшер ителгән «Әдәби энциклопедия» нең баштагы өч томына күзем төште. Китап сөючеләргә хас дулкынлануым юкка гына булмаган икән. Бу томнар кайчандыр Такташ сатып алган китаплар булып чыкты. Икенче томының титул битендә өске сул як почмакка, латин хәрефләре белән кыеклап, «Такташ» дип язылган, ә көрән төстәге форзацында гарәп хоруфатында Такташның икенче хатыны Гөлчәһрә ханымның шулай ук кызыл кара белән хисләнеп язган язуы бар иде. Анысы 1932 елның 19 гыйнварына карый. Гөлчәһрә ханым, зәңгәр күзле Һадиеның вафатына бер ел тулгач, улы Аванны тезенә утыртып язган татлы да, сагышлы да сүзләр… Бу мизгелдә Такташның беренче хатыны Хәмзина Гөлчәһрә һәм Такташ үлеп яраткан уллары Рафаил кайда иделәр икән? Пырдымсыз Хәмзина Һадины никадәр рәнҗеткәнен аңлаган идеме икән әле? Һади, ике Гөлчәһрә, ике угыл… Бер төенгә төйнәлгән биш язмыш… Бу төен мәңгелек, аны Такташның үлеме дә чишә алмаган.

Энциклопедия томнарының кибет киштәсенә ничек кабат килеп эләгүе турында сөйләп тормамдыр, ләкин Валентина Андреевнадан сорашып, мин бу мәсьәләне ачыкладым, әлбәттә.

Күп уйлап тормастан, аксыл металлдан сырлап эшләнгән борынгы матур касса аппараты янына акча түләргә килдем. Куанычым йөземә чыккандыр, күрәсең, кассир кыз:

– Әйбәт китапка юлыктыгыз, ахры?! – дип елмайды.

– Әйе, бик һәйбәт китаплар таптым, – дидем һәм ирексездән авыр сулап куйдым.

Шулчагында китап кабул итү бүлмәсеннән спортчы кыяфәтендәге берәү чыкты. Әле генә Валентина Андреевна белән шыпыртын, юмакайланып сөйләшкән кеше. Мин хисләремне яшерә белмим, күз карашым аны өтеп алды булса кирәк, ул авызын ачып япты да бер мизгелдә мәгърур төсен җуйды.

Ишембаев иде ул.

Пәрәвез җепләре монда да килеп җиткән.

Ишембай китаплар актарып маташмады, бәладән башаяк дип, ахры, кисәк кенә кул сәгатенә карап алган булды да пыяла ишеккә борылды.

Букинист ханым белән аның ни йомыш йомышлап йөрүе турында сүз куертмаска, төпченмәскә булдым. Шайтан белсен, бәлки, чыннан да, китапка гашыйктыр, библиофилдыр? Мәхәббәт берәүне дә аямый бит. «Шикләнәсең икән – төпченмә» дигән, ди, пәйгамбәр.

Миңа танышлык буенча тагын бер кыйммәтле китап – татарның иң асыл заты Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына йөз ел тулу уңае белән 1915 елда Казанда басылган хатирәләр мәҗмугасы калдырылган иде. Монысы өчен мин аеруча сөендем, хәтта Ишембаевның алтын тешен күргәч купкан ачуларым таралып китте.

Шулай итеп, мин бүген Такташның үзе белән, аннары Мәрҗани хәзрәтләре белән очраштым дияргә була. Бер-берсенә капма-каршы кебек булсалар да, калебләре затлы һәм саф матдәдән яратылганга, мин аларны күңелемдә дошманлаштырырга тырышмыйм.

Өйгә кайтышлый, трамвайга утырып, Ирек мәйданыннан үттем. Миннән арттагы утыргычта ике татар хатыны, әйләнә-тирә дөньяның колагы бар икәнен онытып, быдыр-быдыр сөйләшеп бардылар. Башка чарам булмагач, аларга ияреп, чирек сәгать эчендә бөтен шәһәрне айкап чыктым. Ул вакытта бик дефицит исәпләнгән келәм һәм хрусталь бәяләрен белдем, аннары импортный кара ванна турында гәп куерттык. Фәләннәр тагын яңа фатирга күчкәннәр, ә фәләннәрнең улы наркоман икән… Теге «Победа» кинотеатрына каршы яшелчә кибетенең директрисасы асылынып үлгән икән. Өендә стенасына унар кат ковёр элгән булган, ышансаң ышан, ышанмасаң – юк. Фәләнгә операция ясаганнар, уңышсыз чыккан, өмет юк, дигәннәр…

Колагыма таныш сыман фамилия чалынгач, күчеп утыру уеннан кире кайттым. Байчурин… Әйе, Сәйдәшевләрне Сталин җәһәннәменә озатышкан бәндәнең фамилиясе сагайтты мине. Байчурин дигән берәү, картаймыш көнендә карчыгын өеннән куып чыгарып, Ирек мәйданы тирәсендәге «сталинка» йортында ике бүлмәле фатирында ялгыз гына калган. Алланың фәрманы кыска – төнлә паралич сугып, ун көнләп урын өстендә берүзе яткан бу, күршеләре дә абайламаган… Персональный пенсиясен китергәч кенә шау-шу кубарып, ишеген ватып керсәләр, җан тәслим кылган була инде бичара. «Бичарасын бичара, ләкин карчыгына 1937 елда үз кулы белән унтугыз кешене атып үтерүе турында ычкындырган булган, низаглары да шуннан чыккан, имеш…» – дип сөйләде әлеге хатыннарның берсе, аеруча хәбәрдары.

Өйдә мине, гадәттәгечә, биниһая куанган Музгарка каршылады. Көн эссе булганга, бер туңдырма алган идем. Үзем өчен түгел, чөнки мин ангинадан интегәм. Имештер, Искәндәр Зөлкарнәйн уйлап тапкан бу ризыкны Музгарка ашыкмыйча, ләззәтен сузып кына, телен салкын куырып алганга ял итә-итә ялап бетерде. Акылы бар, артыгын сорамый ул. Биргәненә канәгать.

Яңа китапларымны актарып, ялгыш бөкләнеп калган битләрен тырнак белән ышкып тигезләп чыккач һәм сөеп-сыйпап туйгач, аларны киштәдәге дәрәҗәле урынга, үз ишләре янына куйдым.

«Густав Беккер» моңлы тавышы белән өчне сукканда, телефон шалтырады. Музгаркам да, аларга кушылып, мине ашыктыргандай, түземсез өн биреп куйды.

Бүгенге көн тагын бер сюрприз әзерләгән икән.

Миңа Яшел Үзәннән Бикбау шалтыратты.

Башта җайлап кына исәнләште, хәл-әхвәлләрне сорашты, иҗат уңышларым турында белешергә дә онытмады. Әдәби журналда «Күрешү» дигән хикәямне укыган икән, аны да телгә алды. Аннары гына:

– Минем бит сезгә бер үтенечем бар, Илдар Хәлилович, – диде. – Шәхси үтенеч… Хәер, шәхси генә дә түгел, күмәк үтенечебез…

– Тыңлыйм, Мирсәет ага.

– Хәтерлисез микән, Сәйдәшев вафат булгач, аның… җәмәгате Галия ханым турында сүз булган иде.

– Әйе.

– Бүгенгесе көндә Галия ханымның ике яшь ярымлык кызы бар. Искиткеч матур, чая бала… Галия бер ел чамасы аны карап өендә утырды. Хәзер кызы бакчага йөри, әнисе байтактан эшкә чыкты инде… Тыңлыйсызмы?

– Тыңлыйм. Бик игътибар белән тыңлыйм…

– Бала тирә-юнь белән кызыксына башлаган, инде хәреф танып маташа… Галия ханым кызын әтисе Азат Сәйдәшевнең зиратына алып баргалый икән. Алар анда ике букет чәчәк куеп кайталар.

– Әйе, ул чәчәкләрне күрәм мин… – Тамагым карлыкканга, сүздән туктап тордым. Ниһаять: – Баланың исеме Ганҗә түгелме? – дип сорый алдым.

– Ганҗә? Юк, Ганҗә түгел. Чәчкә.

– Чәчкә? Әлбәттә, Чәчкә! Ганҗә бөресе, ачылып, чәчкә була… Мин сезне тыңлыйм, Мирсәет ага, бүлдергәнем өчен гафу итегез, зинһар.

– Озын сүзнең кыскасы, мәсьәлә шунда: Чәчкә, әтием кем иде, туганнары һәм дуслары кайда, дип сораша башлаган… Хәзерге бакча балалары бик тиз өлгерәләр бит… Галия ханым, аптырагач, Казанда әтиеңнең бик якын дусты яши, дип әйтеп ташлаган, ә бала моны күңел төбенә салып куйган. Аңлыйсызмы?.. – Кадрлар бүлеге мөдире, минем ни әйткәнемне көтеп тормыйча, сүзен дәвам итте: – Безнең бухгалтерия хатыннары бу хакта олы бер «киңәшмә» оештырганнар. Ышанасызмы, берсе мондый хыялый тәкъдим керткән: «Әйдәгез, берәр оста артист белән сөйләшик тә, ул Азат Сәйдәшевнең дусты ролен менә дигән итеп башкарыр, – дигән. – Киләчәктә барысы да ачылыр, әлбәттә, ләкин ул вакытка бала үсә төшә, аңласа да, фаҗига булмас», – дип, фикерен дәлилләп маташкан…

– Юк! – дидем мин кинәт. – Юк, ничек инде мин үз ролемне ниндидер артистка ышанып тапшырыйм? Шаяртып әйтүем түгел. Азат Сәйдәшевнең дусты берәү генә. Сез бит моны бик яхшы беләсез, Мирсәет ага!

– Беләм. Шуңа шалтыратам да.

Калганнары турында без тиз килештек. Ул Галия ханым белән сөйләшә дә, алар минем «визит» көне турында уйлашалар. Бикбау моңа алдагы якшәмбене билгеләргә киңәш итте. Бу көнне без аның белән икәүләп Чәчкә Сәйдәшеваны күрергә барачакбыз. Аннары инде ни язган булса – шул.

Һәрхәлдә, «Густав Беккер» га да, Азатның блокнотына, эскизлары һәм фоторәсемнәренә дә табигый варис, чын хуҗа үсә дип куандым мин. Кем белә, бәлки, Чәчкә, әтисе эзеннән барып, миңа билгесез булып калган нәрсәләрне дә эзләп табар әле…

Мин генә түгел, ни тыйнак Музгарка да, үзенә яңа дуслар буласын сизгәндәй, дөнья бетереп чабып йөрде. Әлбәттә, монда бернинди мистика юк – Музгарка минем күңелемдәгене сизә ул.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации