Электронная библиотека » Адлер Тимергалин » » онлайн чтение - страница 9


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:40


Автор книги: Адлер Тимергалин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Юл чаты

Мәгъмүр Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары бер дә булмаган төсле кырылдылар һәм беттеләр, эзләре дә калмады.

Г. Тукай

Казан журналистлары, тарихи Болгар хәрабәләрен күреп кайту өчен, оештырган күмәк экскурсиягә мин очраклы рәвештә генә килеп эләктем. Хәер, ул көнне булмаса, икенче якшәмбедә барыбер анда барып чыккан булыр идем чыгуын.

Шау-шулы журналист халкы да бу юлы мине артык борчымады, хәтта ирексезләп колакка кергән тәмле-тәмсез шаян сүзләре һәм яңа анекдотларны кул чабып хуплаулары елмайтты да бугай әле. Һәрхәлдә, шыгрым тулы «омик» ка билет алып биргән таныш фотохәбәрчегә рәхмәтлемен, югыйсә, кем белә, бәлки, әгәр шушы су трамваена утырылмаган булса, вакыйгалар агышы бөтенләй башка эздән китеп, мин хыялларымны тормышка ашыра да алмаган булыр идем.

Каләм әһелләре арасыннан күзгә ташланып торганы Зөлфия Бәйрәшева дигән бер яшь журналистка иде. Үтә чая, сүз эзләп кесә актармас, үзе уйлаганны яки шушы минутта үзе тойганны күзеңә карап, чатнатып, кирәк икән, усал итеп әйтер дә бирер. Теленә шайтан төкергән диясем килми, чөнки аның һәр сүзендә эчкерсез ачыну ишетелә иде. Моның өчен аңа эләккәли дә, әлбәттә. Яшь пионерлар арасында тәмәке тарту гына түгел, наркомания тарала башлавы турында сүз кузгатканы өчен, «фиркале кызыл авызлар», шау-шу кубарып, яшь буынга яла ягуда гаепләп, аны бер редакциядә эшеннән дә азат иттеләр кебек.

Өстәвенә Зөлфия милләтпәрвәр дә икән әле. Утызынчы елларда ук татар язма теленнән сөрелгән «урыс» дигән сүзне авыз тутырып әйтә һәм яза башлады ул. Ихтимал, «рус» димичә «урыс» дию милләтпәрвәрләрнең күңеленә хуш килә торгандыр. Тегеләрне, ничектер, кимсеткән шикелле була бит. Дөрес, «урыс» ның тиресе калын, мондый гына «чәнечкеләрне» бар дип тә белми. Әйе, бар дип тә белми – «такырбашлы» татар инде күптән җиңелгән һәм тез йөгенгән булганга, кайчандыр аларның телен махсус өйрәнгән һәм меңнәрчә сүзен үзләренеке иткән «росслар» заманнан артка калып барган телебезгә бүген төкереп кенә карыйлар. Хәер, болары сүз уңаеннан гына.

Болгар пристанена без сәгать уннарда килеп туктадык. Дүрт сәгатьтән безне кабат шушы ук «омик» Казанга алып кайтып китәчәк иде. Монда безне алтын күзлекле, инде олыгая башлаган ханым каршы алды. Биредәге тарихи ядкарьләр белән нәкъ менә ул таныштырып йөрергә тиеш икән.

Журналист иптәшләр экскурсия маршрутының иң тулысын сайладылар, чыннан да, бер килгәндә мөмкин кадәр күбрәк күреп, күбрәк мәгълүмат алып китү мәслихәт иде. Күбәүләр бирегә кабат беркайчан да әйләнеп кайтмаячак бит.

Көнчыгыш Европаның урта киңлекләрендә сакланып калган борынгы шәһәр хәрабәләрен күргәч, кайберәүләр аптырап китте. «Ничек? – диде алар. – Әле Көнбатыштагы фин һәм славян төбәкләрендә ярым вәхшилек хөкем сөргән бер заманда бирегә металл коючылар каян килгән? «Бишбармак принцибы» на нигезләнгән биш бүлмәле эсселе-суыклы мунчалар төзү, үзәктән ягып җылыту, шул мунчада хушланып чыккач, шахмат уйнап утырулар, сабын кайнату, акча сугу һ.б. – болар бит мәдәни халыкларга гына хас! Ә нишләп соң аларның – монда яшәгән халыкның – тарихта башка эзләре калмаган?»

Әйе, бар булганы шушы. Бүтән эзләр юк чамасында. Хәтта кабер ташларына уеп язылган язулар да бүгенге тикшеренүчегә әллә ни бирми. Өстәвенә яулап алучылар аларны вәхшиләрчә юк иткәннәр.

Экскурсиянең маршруты алдан билгеләнгән булса да, журналистлар сорагач, аңа үзгәреш кертелеп, кайбер урыннарда икешәр тапкыр булдык.

Болгар чоры төрбәсен үзгәртеп корып, Изге Николай чиркәве ясаганнар. Чиркәүнең нигезенә борынгы кабер ташлары куелган, ничә гасырлар җил-яңгырда торсалар да, язуларын укып була иде әле. Җирле музей экскурсоводы, безне монда тоткарламаска ниятләп, бинаның ремонтта булуын әйткән генә иде, Зөлфия Бәйрәшева шырпы кебек кабынды:

– Ашыктырмагыз әле! Әйтегез, ремонт вакытында нигездәге кабер ташлары кубарып алыначакмы-юкмы? Бу бит – безнең бабаларыбызны мәсхәрә итү! Сез үзегез кайсы милләттән?

Монысына туры җавап булмады. Шуннан соң Бәйрәшева халыкка, ягъни мәсәлән, безгә мөрәҗәгать итте:

– Бармы монда татар егетләре? Бармы монда чын шәхесләр? Кайсыгыз шушы изге ташларны кубарып ала? – дип ачынып сорады ул.

Андый шәхес табылмады, чөнки, бердән, заманы ул түгел иде, икенчедән, Зөлфия туташ кызыбрак киткән иде, минемчә.

Шулай да халык чиркәү нигезенә салынган гарәп язулы ташларны кат-кат фотога төшерде.

Күзлекле җитәкчебез, халык инде тынычлана төште бугай дипме, кабат кабер ташлары мәсьәләсен кузгатып маташты:

– Ниндидер бер гасаби архиерей Лука Канашевич кылган гөнаһ өчен бөтен рус халкын гаепләп булмый, – диде ул.

Бәйрәшевага шул җитә калды:

– Нишләп бер Каратун Лука Канашевич кына булсын? – дип, яңадан һөҗүмгә күчте. – Ә Казандагы Архиерей бакчасы нигезенә салынган татар кабер ташлары? Казан Кремлендәге Благовещение чиркәве нигезендәгеләре? Арбузов-Баран авылы чиркәвенә нигез салу өчен борынгы Биләр зиратыннан алып кителгән ташлар? Юк, бер Каратун гына түгел! Җиңелгән халыкны түбәнсетү урысның канында бар! Дошманның мәете өстендә биюче вәхшиләр кебек!

Сүзгә кушылып китсәм, Зөлфия туташ әйткәннәрне көчәйтә торган коточкыч фактларны мисалга китерә алган булыр идем. Ләкин миңа кеше игътибарын җәлеп итмәү тиеш иде. Ихтимал, җае чыккач, мин ул фактларны, «корал» итеп файдалансын өчен, Бәйрәшева кулына бирермен әле.

Ләкин экскурсия җитәкчесе болай да ник туганына үкенде шикелле. Киләчәктә ул мондый четерекле мәсьәләләрне бер чакрымнан әйләнеп узгандыр дип уйлыйм.

Башкалар ары киткәч тә, мин, аерылып калып, Кара пулат дип атала торган бина янында ялгызым гына шактый басып тордым, аннары тагын экскурсантлар төркеменә барып кушылдым. Шулвакытта үземне кемдер күзәткән шикелле тоелды да, каушавымны сиздермәскә тырышып, якын-тирәдәгеләргә каш астыннан гына күз төшердем. Юк, һәммәсе гид сөйләгәнне бирелеп тыңлый, миңа игътибар итүче күренми. Фәкать Зөлфия Бәйрәшева гына, кулындагы кечкенә китапка текәлгән көенчә, нигәдер көлемсери, иреннәре нидер пышылдый иде…

Ниһаять, без тыюлык-музей мәйданын йөреп чыктык. Кече манара, Җамигъ мәчет, Ак пулат, Хан төрбәсе янында кыска гына лекцияләр тыңладык.

Арыганлык та сиздерә башлады. Халык инде сүлпәнләнә төшкән, артык кычкырып та сөйләшми, уенчак сүзләр дә кимегән иде. Кулларда өйдән кыстырып килгән бутербродлар пәйда булды. Берничә кеше балаларын иярткән иде, алар: «Кайчан кайтабыз инде?» – дип, әти-әниләрен бимазалый башладылар.

Халык дебаркадерга төшеп киткәч, мин әкрен генә кире борылдым да туп-туры Кара пулатка таба атладым.

Бераздан «омик» сакаурак тавыш белән кычкыртып алды, ишкеч винт суны күптән чупырдата иде инде. Мин, артка әйләнеп карап, замандашларыма соңгы (?) тапкыр күз төшердем, «Хушыгыз, хуш!» дип пышылдадым бугай.

Хуш, бәләкәч «омик»!

Болай дияргә минем тулы хокукым булган, чөнки мондый су трамвайларын соңгы тапкыр күрдем. Мин Казанга кабат әйләнеп кайтканда, Идел киңлекләрен ракета һәм метеорлар ермачлый, алар кузгаткан ялмавыз дулкыннан ел саен ярлар ишелеп төшеп, табигать сөючеләрне һәм Иделгә терәлеп торган дача хуҗаларын хафага сала иде инде. Ә «омик» лар, куласалы пароходлар кебек үк, тарих «сәхнәсеннән» төшкәннәр…

Тыюлык мәйданы кабат «омик» килгәнче тынлыкка чумды. Якшәмбе булганга, бүген биредә ни реставраторлар, ни археологлар юк. Хәрабәләр тирәсендә җан иясе күренми. Экскурсоводыбыз да җир йоткандай юкка чыкты – авылдагы өенә ашыккандыр, билгеле. Ихтимал, мондый үле тынлык 1431 елда рус кенәзе Фёдор Пёстрый гаскәре Шәһри Болгарны тәмам тузгытып ташлагач хөкем сөрә башлагандыр, чөнки ул вакытта биредә, чыннан да, җан иясе калмый – кылычтан һәм уттан котылган бичара кешеләр, туган нигезләрен һәм ата-бабалары яткан изге зиратларны ташлап, кайсы кая таралышып бетәләр…


Кара пулатның аскы тәрәзәсен томалаган кәкре кыртыш такталарны дипломатымдагы келәшчә белән каеру әллә ни кыен булмады. Аннары өске кадакларында асылынып калган ике тактаны ике якка аерып эчкә үттем дә шактый биектән җир идәнгә сикереп төштем. Чак-чак егылмыйча калдым, чөнки аяк асты тайгак булып чыкты. Күрәсең, гөмбәз уртасындагы тишек томаланган булса да, яңгыр суы үтә торгандыр. Стена кырыйларында аксыл төстәге зәгыйфь үлән сабаклары күзгә чалына, черек гөмбә исе килә… Ярым караңгыга күз ияләнгәч, мин бер якта әрдәнәләп өйгән сайгаклык такталар, алар өстендә ниндидер каткан фуфайка, сыңарлы брезент бияләй һәм берничә бүрәнә күрдем. Стенага баскыч димәсәң хәтере калырлык бернәрсә сөяп куелган иде. Пулатны ремонтларга җыенсалар да, гадәттәгечә, финанс кыенлыклары аркасында эш тоткарланган булырга тиеш.

Бу әрдәнә булмаган булса, миңа, ятып тору өчен, тәрәзәләрне каплаган бер-ике тактаны кубарырга туры килер иде, мин бит шушы юеш һәм караңгы төрбәдә төн үткәрергә җыена идем.

Акылга сыймастай мондый хыялый уйга мин кайчан һәм ничек килдем соң?

Заманнар аша сәяхәт итүнең мөмкин нәрсә булуын һәм, дөресен әйткәндә, андый сәяхәтләрнең инде күптән, кимендә урта гасырлардан бирле тормышка ашырылып килүен мин моннан бер ел чамасы элек аңладым. Моңа беренчеләрдән булып шәрык философлары ирешкән, ә тарикать әһелләре – суфилар өчен гасырдан-гасырга күчеп йөрү гадәти бер хәл исәпләнгән. Суфилар, асылда, гыйбадәттә чакта, Аллаһ белән кушылу баскычында үз заманнарыннан аерылган булалар. Бу баскычта алар, гомумән, вакыт дигән нәрсә богавыннан ычкыналар һәм, әгәр теләсәләр, кичәге көнне, өченче көнне, былтыргыны үзләренең ихтыяр көче белән кайтара, ягъни шунда үзләре кайта алалар.

Чыннан да, моның өчен, мәшһүр фантаст Уэллсның каһарманы кебек, вакыт машинасы ясап азаплану кирәкмәс. Андый машина принципта мөмкин мөмкинен, әмма ул коточкыч күп киловаттлар түгүне сораячак. Хисаплаулар күрсәткәнчә, моңа бөтен планета җитештергән унъеллык энергия кирәк булыр иде.

Бүгенге физика вакыт агышының чагыштырма булуын ачык күрсәтә. Төрле исәп системаларында вакыт төрлечә ага, чөнки, асылда, ул – психологик категория, һәм «үткән заман», «хәзерге заман», «киләчәк заман» дигән төшенчәләр барысы бергә бер мизгелгә сыеп бетәләр. Ягъни «кичә», «бүген», «иртәгә» дигән төшенчәләр программа буларак бергә яшиләр… Игезәкләр парадоксын гына искә төшерегез. Игезәкләрнең җирдә калганы пенсия яшенә җиткәндә, аның космик сәяхәттәге туганы ир уртасы булып кайтып төшә. Әмма, әйткәнемчә, вакыт дигән нәрсә – психологик категория, димәк, аны психологик юл белән үзгәртү мөмкин. Суфилар моңа озын-озак гыйбадәт кылу юлы белән ирешкәннәр. Ә бүген аңа алмашка аутотренинг килде.

Аутотренинг «догасы» һәркем өчен үзгә булырга тиеш. Бу «доганы» ахыр чиктә бер үрнәк буенча һәркем үзе уйлап чыгара, шунсыз ул тиешле нәтиҗәне бирми, чөнки башка берәүдән откан «дога» кешенең шәхси үзенчәлекләрен һәм ихтыяҗларын искә алып бетерми.

Шушы ысул белән үз-үзеңне инандыру, аутогипноз алымнарын мин берничә ел буена өйрәндем. Әлбәттә, башта иң гади тәҗрибәләрдән тотынасың. Әйтик, кул температураңны төшерәсең. Яисә күтәрәсең. Кан басымыңны көйлисең. Йөрәк тибешен ешайтасың яки акрынайтасың. Бит алмаларын кызартасың яки агарынасың. Күзеңнән кайнар яшь чыгарасың… Әлбәттә, сәхнә әһелләре боларны аутотренинг төшенчәсен белмәгән көенчә дә эшләргә өйрәнә, ләкин тикшереп карасаң, алар һәрвакыт нәкъ менә аутотренинг алымнарына таянып эш итәләр… Аларның Станиславский дигән «аллалары» бу алымны беренче булып кулланган.

Гади тәҗрибәләрдән соң мин катлаулырак мәсьәләләргә күчтем. Мәсәлән, үзеңне киштәдәге китап итеп тою… Син янәшәңдәге китапларның үзеңә ничек елышканнарын, кысылганнарын тоясың. Шулкадәр тыгыз, хәтта кул-аякларыңны кымшата алмыйсың… Син уң ягыңдагы китапның сыкранганын ишетәсең, чөнки китап эчендә чәч кадавычы онытып калдырган булганнар да, хәзер ул китап битләрен сытып кергән. Син ул җәрәхәтле китапның сызлануын бөтен тәнең белән тоясың, зарлануын аңлыйсың.

Нәтиҗәсен алдан күреп бетерү мөмкин булмаганга, вакыт агышын үзгәртү тәҗрибәләрен бик сакланып эшләргә кирәк. Баштарак мин вакытны берәр минутка чигерү белән чикләндем. Әйтик, унике тулыр алдыннан, радионы тоташтырам да, каршыма өстәл сәгатен куеп, күзләремне йомам һәм бер минут элек кенә узып киткән реактив самолёт гөрелтесен хәтеремдә яңартам… Аутотренинг сүзләрен кабатлыйм… Шул мизгелдә сәгатькә күз салам – ул нәкъ бер минутка кире чигенгән була. Күземне кабат йомып ачуыма, вакыт инде гадәти агышына кайта. Ләкин мин ачык хәтерлим: «Маяк» радиостанциясе әле генә төгәл вакыт сигналын биргән иде, менә хәзер ул аны яңадан кабатлап маташа…

Монда асыл урынны, асыл сүзне һәм асыл тойгы-сурәтне дөрес табу мөһим. Шуңа күрә тәҗрибә күп тапкырлар уңышсызлыкка очрый, әмма бирешми, эзләнүчән һәм ихлас күңелле кеше барыбер ул урынны, ул сүзне һәм ул сурәтне табарга мөмкин… Дөрес, соңгы вакытларда бу мәсьәләгә шактый якын килгән Джон Финней мондый кешеләр миллионга бер генә очрый дип исәпли. Бәхетемә каршы, ә бәлки, бәхетсезлегемә каршыдыр, мин шундый сирәк очрый торган бәндәләрнең берсе булып чыктым. Һәм менә бу төрбә, – минем уйлавымча, эксперимент өчен иң кулай урын.

Төн җиткәнен көтеп тормадым, әлбәттә. Вакыт сикереше өчен тәүлекнең теләсә кайсы мизгеле ярый. Әрдәнәнең өске такталарын җайлабрак тезеп, эшсез яткан калын фуфайканы шунда җәйдем. Аның өстенә дипломатымнан алып метр ярым озынлыктагы целлофанны капладым, шуның белән минем ятагым әзер булды.

Чалкан ятып, кулларымны баш артыма куйдым. Ләкин тәрәзәне каплаган тактадагы бер ботак тишегеннән күзләремә кояш нуры төшкәнгә, торырга һәм ятагымны чак кына ишеккә таба күчерергә туры килде.

Менә хәзер әйбәт. Беркем комачауламый. Дөньядан тәмам аерылып, бөтен игътибарыңны ХIV гасыр башына тупларга мөмкин. Ә мондагы тынчу ис мине шул заманга якынайта гына кебек.

ХIV гасыр башлары… Болгар дәүләте, – монгол баскыннарыннан җиңелгәннән соң, кабат тернәкләнеп киткән чор. Күр, Җамигъ мәчетне зурайтканнар, Туйбикә абыстай мәдрәсәсенең даны тирә-юнь төбәкләргә дә таралган, гыйлем ияләре, төрле һөнәрчеләр – зәргәрләр[2]2
  Зәргәр – алтын-көмештән әйберләр ясаучы оста, ювелир.


[Закрыть]
, коралчы, чүлмәкче, сабынчылар үсеп чыккан… Йомшак һәм нәфис болгар күнен бөтен дөнья белгән. Ә затлы болгар тиреләре! Баксаң, бүгенге Казан күнчеләренең чишмә башы Болгарда бит.

Шушы минутта мин ята торган корылма бер үк вакытта астрономик рәсадханә[3]3
  Рәсадханә – обсерватория.


[Закрыть]
булып та хезмәт иткән дип ышанам. Мондый корылмалар күп илләрдә очрый, алар тарихка зиккурат исеме белән кереп калганнар. Югыйсә бу пулатның дөнья якларын күзәтергә мөмкинлек бирә торган әйләнмә галереясы ник кирәк? Һәрхәлдә, заман күчеше өчен урынны дөрес сайлау зарурлыгы турында әйткәндә, нәкъ менә шушы төрбә-рәсадханәне күздә тоттым. Мин бу хәрабәнең төзек чагын аермачык күз алдыма китерәм, хәтта биредә кемнәр, ничек, нинди әсбаплар белән эшләгәнне дә беләм төсле.

Беләм, чөнки мин үзем дә биредә эшлим (эшләячәкмен) бит.

Күчешнең күпме вакыт дәвам иткәнен әйтә алмыйм. Бер минутмы, әллә бер сәгатьме? Җиңелчә генә иңбашыма кагылганга айнып киттем.

– Мосафир әфәнде! Кояш инде бер сөңге буе күтәрелде, кушлык[4]4
  Кушлык – иртәнге як.


[Закрыть]
намазы укый торган чак җитте. Торыгыз! Тиздән мөнәҗҗим[5]5
  Мөнәҗҗим – астролог.


[Закрыть]
килеп җитәр, – диде миңа унбер-унике яшьлек кара-кучкыллы, яланбашлы, киндер ыштанлы, яланаяклы малай.

– Торам, хәзер торам, Җәгъфәр! – дидем мин аңа һәм барын да искә төшердем.

Мин, чыннан да, мосафир, Шәһри Болгарга кичә соң гына җәяүләп килеп җиттем. Учан дип атала торган зур көймәдә, ишкәкчеләрне исәпләмәгәндә, без унбиш сәүдәгәр идек. Новгород дигән рус шәһәреннән киләбез. Моннан бер көнлек юл. Төньяктарак давыллап яңгыр яуганда, дулкын көймәбезне каплап китте. Мин буш мичкәгә ябышып исән калдым, юлдашларым, күрәсең, һәлак булганнардыр. Көч-хәл белән ярга йөзеп чыгып, ярты көн хәл җыеп яттым. Аннары су юлы буйлатып, таякка таянып, аксый-туксый, шанлы Болгар шәһәрен эзләп киттем.

Шушында мин хикәямә ачыклык кертергә тиешмен. Югарыда әйтелгәннәр ялган да, хыял җимеше дә түгел. Мин үземне бер үк вакытта һәлакәткә очраган мосафир итеп тә тоя идем, һәм бу тойгы миңа каяндыр читтән бирелде… Мин үз-үземә контрольне бер генә минутка да югалтмадым һәм бер бик мөһим нәрсәне аңладым. Үткән заманга кайтып эшләгән гамәлләрем әйләнә-тирәгә, димәк, ул заманга ниндидер йогынты ясамыйча калмый. Ә бит кечкенә генә тәэсирнең дә киләчәктә бик зур нәтиҗәләргә китерүе мөмкин. Тауларда, мәсәлән, мылтык ату белән, карлар ишелеп, коточкыч күчкен барлыкка килгәли. Тарихта шундый лавина ташкыны кузгалмасын өчен, Табигатьтә саклык механизмы каралган булып чыкты. Заманга мин керткән үзгәрешләр шундук антиүзгәрешләр белән капланалар да, минем үз заманыма ясаячак йогынтым минимумга тикле кими, хәтта, гадәттә, сизелми дә кала икән. «Табигать» сүзен мин баш хәрефтән яздым, чөнки, асылда, ул – шул ук Аллаһ. Хәер, аны бөтенесен колачлаучы Компьютер дип тә атарга мөмкин. Кыскасы, бу Компьютер минем ялгыш адым ясавыма юл куймый, тиешле сукмактан барырга мәҗбүр итә шикелле. Һәрхәлдә, ят заманда Ул мине җитәкләп барган кебек иде.

Бу фикер мине шактый тынычландырды, һәм мин Шәһри Болгарда курыкмыйча гына гомер кичерә алырмындыр дип уйладым. Ләкин чынбарлык мин көткәннән катлаулырак булып чыкты.

Җәгъфәр рәсадханәдә хезмәтче малай булып исәпләнә. Торуы да шушында, ягъни ул төнге каравылчы хезмәтен дә башкара. Кичә адашып килеп чыккан мосафирга курыкмыйча ишек ачучы да шушы малай булды. Маҗараларымны сөйләп аңлаткач, Җәгъфәр мине кунарга калдырды, үзенең авызыннан өзеп, каты-коты белән булса да тамагымны туйдырды, һәм менә хәзер без иртәнге җиләк-чәйдән соң мөнәҗҗим Мәгъсүм бине Габдулла хәзрәтнең эшкә килгәнен көтеп утырабыз. Бу галим Бохара якларыннан килеп, шушында төпләнеп калган, шушында җефетле булган һәм җирле халык белән аралашып беткән олы яшьтәге кеше икән.

Элек мосафир кешегә узгынчы дип кенә карамаганнар. Мосафир – синең кунагың, чөнки иртәгә син үзең дә сәфәргә чыгып, ярдәмгә мохтаҗ булачаксың һәм үзеңә ярдәм кулы сузарлар дип өмет итүең бар. Шуңа күрә калаларда һәм олы юл буйларында, гадәттә, мосафирханәләр һәм кәрвансарайлар булган. Шәһре Болгарда да кәрвансарай бар, ләкин миңа аның кирәге чыкмады. Миңа, гомумән, артык күп кеше белән аралашмаска, үземнең кемлегемне фаш итмәскә тырышырга кирәк, ә мосафирханә, базар кебек үк, төрле имеш-мимеш һәм гайбәт сүз учагы булырга тиеш иде. Караңгыда рәсадханә ишеген килеп какканда, мин моны исәпкә алдым. «Сакланганны саклармын» дигән бит.

Мәгъсүм хәзрәт кәҗә сакаллы, бәләкәй генә гәүдәле, бик хәрәкәтчән, тере карт булып чыкты. Ят кешене төн кунарга керткәне өчен, хезмәтче малайга шелтә-мазар түгел, бернинди кыек сүз дә әйтмәде, хуплап ияген генә какты. Яңа кеше белән әңгәмә кору ул дәверләрдә, безнең замандагы кебек, почта килү яки, телевизор тоташтырып, соңгы хәбәрләрне тыңлау, «Киносәяхәтчеләр клубы» тапшыруын карау белән бер булган. Мин хәзрәтне хәл-әхвәлләрем һәм уңышсыз сәфәрем белән ныклабрак таныштырдым. Ярый әле, Новгород шәһәренең тарихыннан бераз хәбәрдар идем, югыйсә ул андагы халык, бигрәк тә сәнәгачеләр һәм гыйлем ияләре турында сорашты. Мин русларның җитен тукыманы агарту өчен болгар сабынын бик яратып кулланулары турында сөйләдем һәм, мөмкинлек булса, биредәге сабынчылар белән товар алмашу турында килешү төзеп китәргә җыенуымны әйттем.

Аннары Мәгъсүм хәзрәт, фәләкъ белгече, мөнәҗҗим буларак, Новгород якларында көн һәм төн озынлыклары белән кызыксынып:

– Җәен кичке шәфәкъ таң яктысына кушылып киткән кыска төннәр буламы? – дип сорады.

– Төннәр мондагыдан кыскарактыр, ләкин чын мәгънәсендә ак төннәр шималь тарафындарак була, – дип җавап бирдем, үз заманымның Петербург төннәрен искә төшереп.

Галим үзе өчен яңа тоелган «ак төн» дигән сүзне дәфтәренә төртеп куйды. Аннары ул котып балкышы белән кызыксынды. Мин үземнең андый балкышны бер генә тапкыр күзәткәнлегемне, анысының да төньяк төбәкләрдә еш булуын әйттем.

Аннары без дөнья хәлләренә күчтек. Минем ватанга әйләнеп кайтырлык акчам яки башка мөлкәтем юклыгын белгәч, Мәгъсүм хәзрәт миңа берәр ел Шәһре Болгарда эшләп калырга киңәш итте. Хисап фәннәреннән хәбәрдар булуымны ул бик тиз төшенеп алды һәм үзенең кул астында рәсадханәдә эшләргә тәкъдим итте. Соңгы вакытларда ул дини тәкъвим, ягъни барлык бәйрәм көннәре күрсәтелгән күпьеллык календарь төзү белән мәшгуль икән, шул эшнең минем өчен бик кулай булачагын әйтте.

Бу тәкъдим теләгемә бик хуш килгәнлектән, озак уйлап тормадым. Эш хакы турында әлегә сүз кузгатмадык, һәрхәлдә, ул миңа тамак туйдырырга җитәргә тиеш иде. Җәгъфәр исә, өйдәгеләре белән сөйләшеп, мине үзләренә фатирга кертү ягын кайгыртырга сүз бирде. Шул рәвешле, мин бүген мөмкин булганның барчасын эшләдем дип уйлыйм. Шул ук вакытта инде рольгә керә башладым, Җәгъфәр генә түгел, күпне күргән Мәгъсүм хәзрәт тә минем сүзләремнән шикләнмәде. Турысын әйтим: ХIV гасыр кешеләре миңа замандашларыма караганда самимирәк һәм вөҗданлырак булып тоелдылар. Монысы инде мәдәниятебезнең балалык чоры кичерүеннән киләдер. Әллә соң картлык чорынмы?

Җәгъфәрнең әти-әнисе – Хәйрулла агай һәм Алма абыстай – кәләпүшчеләр икән. Алар атна саен Болгарның атаклы Ага Базарына унлап түбәтәй, берничә кәләпүш, кайчагында алъяпкыч ише гадирәк нәрсә алып чыгып саталар һәм шуның белән көн күрәләр иде. Элегрәк Хәйрулла агай Бохара якларына да йөргән, кызыл мал белән сату иткән, хәтта бер тапкыр төньяк тарафтагы вису кабиләсе яшәгән төбәккә дә барып чыкканнар икән. Сәфәрдә йөри-йөри сәламәтлеге какшагач, ул өйдә эшләүгә күчәргә мәҗбүр булган. Менә хәзер иртә таңнан кич күз бәйләнгәнгә кадәр энә-җеп белән эш итәләр. Угыллары бер бөртек кенә булганга, тапканнары «ким-хур булмаенча гына» яшәргә җитә икән.

Алар миңа кече өйләреннән бер бүлмә бирделәр. Тәрәзәсе кечкенә булса да, бүлмә миңа ошады. Һәрхәлдә, җәйнең берничә аен монда тыныч кына үткәреп булачак иде.

Аннары Җәгъфәр мине мунчага алып китте, чөнки, турысын әйткәндә, миңа чын мәгънәсендә «гасырлар тузаны» кунган иде шикелле.

Җамигъ мәчеттән түбәнрәк җирдә яндырылган («пешкән») кызыл кирпечтән һәм ак таштан биш гөмбәзле итеп салынган мунча бинасы безнең гасырга таныш мунчаларга һәм юыну-савыктыру комплексларына һич тә охшамаган, ләкин аның шәрык корылмасы икәнлеге әллә кайлардан кычкырып тора. Бина алдында матур гына фонтанлы бакча, шунда ук зур сәке, берничә тәбәнәк өстәл. Сәкегә чәйханәче хуҗа. Аның җиз казан аскан учагы янәшәдә генә. Хезмәтче малай мунчадан чыккан кешеләргә хуш исле яшел чәй һәм кипкән җимеш өләшеп йөри. Бу вакытта әле самавыр-мазар юк, чәйне шул казанда кайнаталар һәм яшькелт пыяладан ясалган касәдән эчәләр. Дөрес, монда да сыйнфый аермалык гамәлдә булганын абайлап алдым: олпатрак, дәрәҗәле адәмнәргә чәйне Кытайдан ук кайткан фарфор чынаякларда бирәләр икән.

Без Җәгъфәр белән мунча хезмәткәренә ике пул акча тоттырдык та алгы чишенү бүлмәсенә үттек.

Әвернә рәвешендәге гомуми бүлмәнең уртасында кайнар сулы зур казан тора, ә салкын су стена буйларындагы дүрт чанга тутырылган иде. Унике таш эскәмиядә егермеләп ир кеше юына. Һавасы начар түгел, күрәсең, төнлә, гөмбәздәге төннекләрне ачып, мунчаны бик нык җилләтәләрдер.

Таш идәннәр яхшук эссе булганга, аяк басып йөрү өчен такталар сузганнар. Үзәк бүлмәнең дүрт почмагында авыл өе зурлыгындагы бүлемнәр булып, аларның такта ишекләре ябык иде. Бу бүлмәләр астан аеруча нык җылытыла, һәм алардагы температура берсеннән-берсе югарырак икән. Тирләргә яратучылар, башта артык эссе булмаган бүлмәдә мәрмәр сәкегә йөзтүбән ятып тирләгәч, икенче бүлмәгә, аннары өченчесенә һәм дүртенчесенә күчәләр икән. Хәер, дүртенче бүлмәгә кергән кешене мин күрмәдем дә. Дөрес булса, аның идәнендә ипи пешерергә мөмкин, имеш. Ишек тоткалары, әлбәттә, тимердән түгел, югыйсә аларга кагылып та булмас иде. Ишектәге тишеккә кыска гына бау кертеп, аның ике башын төйнәп куйганнар. Шул баудан тарттың исә, авыр ишек ачылып китә.

Без беренче эссе бүлмә белән чикләндек, аннары, кылдан үргән бияләйләр киеп, бер-беребезнең аркасын удык. Үзәк чан янында махсус таска яшькелтрәк төстәге ярым сыек болгар сабыны салынган иде. Һәркем мунчаласын яки бияләен шул хуш исле үлән катыштырылган сабынга манчып ала.

Без юынып-пакьләнеп беткәндә, өченче эссе бүлмәдән, ах-ух килеп, салынкы зур корсаклы һәм шундый ук салынкы борынлы берәү чыкты. Ул култык астына дәү генә каен себеркесе кыстырган иде.

– Борыны тамарга тора моның… – дип пышылдады Җәгъфәр.

– Кем соң ул? – дип сорадым мин.

– Бер шамакай… Үзе безнең динне тота, ләкин әрмәнчә сөйләшә.

Шулчакта мин Шәһре Болгарда әрмән колониясе яшәгәнлеген, аларның күбесе алыш-биреш белән шөгыльләнүен, ә Шәмәху шәһәреннән килгән кайберләренең, төрле хикмәтле фокуслар күрсәтеп, күз буучы булып танылганлыгын искә төшердем. Хәтта татар телендәге «шамакай» сүзе дә шушы Шәмәху якларыннан килгән цирк артистларына ябышып калган…

Болгар мунчасы һәм кыл бияләй белән болгар сабыны минем алҗыган тәнемне өр-яңадан ясап чыгарган кебек булды. Монда теләгән кешегә массаж ясаучы хадимнәр дә бар иде, кесә такыррак булганга, мин аларга мөрәҗәгать итмәдем.

Алгы бакчада без җимешләп берәр йомры чәй эчтек. Шулвакытны мунча ишегеннән бая мин игътибар иткән шамакай килеп чыкты. Чәй эчүнең рәтен дә, тәмен дә белми икән үзе. Бик нык сусаган, чынаяктагы чәен шупырдатып суырды да бетерде.

Аның каравы шамакайның башка һөнәре бар икән. Сусынын басканнан соң, ул алмагач төбендәге бер тәбәнәк өстәл янына килеп утырды. Күрәм: шундук халык моның тирәсенә җыела да башлады. Бер-бер һокус-покус күрсәтәдәр инде бу дип уйлаган идем, алай булып чыкмады. Мунча хадимнәреннән берсе өстәлгә шатранҗ[6]6
  Шатранҗ – шахмат.


[Закрыть]
тактасы китереп куеп, аңа фил сөягеннән эшләнгән аклы-каралы фигураларны тезеп чыкты. Мин шатранҗбазлар[7]7
  Шатранҗбаз – шахмат сөюче.


[Закрыть]
янына килдем, чөнки «үз тормышымда» бу гакыллы уен белән шактый мавыга идем, хәтта икенче категориягә ия булуымны раслаган, мәшһүр татар шахматчысы Нәҗметдинов үзе кул куйган таныклыгым да бар.

Шамакай әфәнде көн саен шушында Болгар шахматчылары белән көч сынаша икән. Кызык өчен генә түгел, әлбәттә. Һәвәскәрләр, уенга керешер алдыннан, шахмат тактасы астына бишәр пул акча куеп тотыналар. Оттыра икән, акча дәү борынлыныкы. Алай-болай бәхетең басып ота калсаң – үзеңнең пулларыңа ияртеп, тагын биш пулга хуҗа буласың. «Тик мондый бәхетлеләр сирәк була», – диде миңа Җәгъфәр энекәш һәм авыр сулап куйды, үзенең дә газиз тиеннәреннән колак каккалаганы булган, күрәсең.

Әрмән артиcтына каршы чыгарга җөрьәт иткән беренче «батырыбыз», җиденче йөрештә үк «сәнәк» кә эләгеп, филен бушлай бирде. Филе бер хәл, тагын өч йөрештән аның шаһы (ягъни короле) мат ятьмәсенә килеп капты… Киндермат шикеллерәк хурлык! Көлке дә, кызганыч та…

Бер сәгать арасында шамакай дистәләгән Болгар бәндәсенең кесәсен бушатты. Акчалары «кычытып» торган бүтән кеше табылмагач, өстәл янына мин килдем.

– Мин уйнар идем, әмма нократым юк. Бәлки, берәр кыйммәтле әйбер салып уйнарбыз? – дидем мин шахмат остасына.

Мине баштанаяк күздән кичерде бу, мондагыларга ят, хәтта сәер булган киемнәремә игътибар итте.

– Кыйммәтле әйбер дисеңме, урус кунагы? Яле, күрсәт.

Җәгъфәр минем җиңемнән тартты. Мине кызгануы, кисәтүе, маташма диюе.

Кесәмнән кечерәк кенә компас чыгарып өстәлгә салдым.

– Ни нәрсә? – дип сорады комарбаз.

– Безнең якларда «компас» дип атала, ә гарәпләр «кыйбланамә» диләр. Затлы нәрсә. Әмма, риза булсаң, бөтен откан акчаңны саласың.

Шахматчы компасны, кулына алып, төрлечә боргалап карады. Зәңгәр укның үҗәтләнеп һаман шимальгә борылганын күргәч, кулын селтәп:

– Хуп! – диде.

Соңгы вакытларда миндә уен практикасы юк чамасында булса да, җиңәчәгемә әллә ни шикләнмәдем. Бу комарбаз, пийадә[8]8
  Пийадә – пешка.


[Закрыть]
йөртергә өйрәнеп кенә килгән һәвәскәрләр белән уйнап, формасын саклый алмаска тиеш ич. Ә мин, ни дисәң дә, ХХ гасыр гәзитләрендә басылган шахмат мәсьәләләрен гел чишеп бара идем. Шулай да язмышка күбрәк ышандым шикелле.

Күңелем алдамаган икән. Берничә йөрештән соң ук мин уеныбызның әле күптән түгел генә (чынлыкта киләчәктә – биш йөз еллар үткәч кенә!) Нәҗметдиновның бер мактанчык гроссмейстерга каршы уйнаган партияне кабатлавын күрдем. Шамакай әфәнде вакыт-вакыт уйга кала башлады. Ләкин дөрес йөри, каһәр. Теге гроссмейстердан ким түгел. Яшермим, хәзер инде мине дә комар тойгысы биләп алды, йөрәгем җәһәтрәк тибәргә тотынды. Хәтта колак төбемдә генә Җәгъфәрнең ачу китергеч мышнавына, уфтануына да игътибар итмәдем.

Рәшит Нәҗметдиновның бу искиткеч партиясендә дошман як бердәнбер хата җибәрә. Шушы хатадан соң Рәшит ага… фирзинен[9]9
  Фирзин – ферзь.


[Закрыть]
корбан итә. Фирзиннән соң тагын бер җиңел фигурасын бушка бирә… Гроссмейстер аны-моны абайламый, чөнки халыкара мастерыбызның гаҗәеп комбинациясе унбер йөрешкә сузыла! Моны әле ул вакытларда бер генә компьютер да хисаплап күрсәтә алмый иде.

Шамакай әлеге хатаны җибәрерме-юкмы? Бу минутларда мине шул сорау гына борчыды. «Йа Раббым, бу комсыз комарбазны саташтыра күр, әгәр боерсаң, киләчәктә шахмат тактасына әйләнеп тә карамаска ант итәм», – дип пышылдадым мин.

Шамакай әфәнде гроссмейстерның ялгышын кабатлады. Мин калтыранган кулларым белән фирзинемне моның ертлач кулларына бирдем… Ул аны ашыга-кабалана алды да кесәсенә үк салып куйды. Аның юләрсу ерык авызын һәм эре саргылт тешләрен күргәч, мин дә елмаеп җибәрдем, ә тамашачылар дәррәү: «Их-ма!» – диделәр.

Ике йөрештән соң мин «кәррә шаһ» игълан иткәч тә, ул һаман елмаюында булды, чөнки Нәҗметдиновның башкатыргыч комбинациясе башлана гына иде әле.

Тиздән шатранбаз шабыр тиргә батты. Ул инде тактадагы шаһының мөшкел хәлгә төшкәнен сизенә иде. Чырае шартлар дәрәҗәгә җитеп бүртенде, чөгендер кебек кызарды.

Мин тантаналы төстә «Шаһ мәүт!», ягъни «Шаһ үлде!» дип игълан иткәнгә тикле уйнады бу үҗәт. Ниһаять, аның борыныннан шахмат тактасына тирме, усал күз яшеме тамып төште. Шуны гына әйтә алам: бу минутларда шамакай агай беренче тапкыр компьютердан оттырган Гарри Каспаров шикелле каушап, югалып калган, иреннәре калтырый иде…

Без, кесәне шактый калынайтып, урамга чыгып барганда, фонтанлы бассейн янында утырган сызылып киткән кара мыеклы яшь бер җырчының, сазын чиертә-чиертә:

 
Кызыл алма дүгелмедер, фәрәң кызы,
Шул килән йар дүгелмедер, – йандырма, кил!
Һай, бикләр йандым, бикләр йандым, бикләр дидем,
Тазә калдыр, йандырма, кил! —
 

дип, мәгъшукасына ялварып җырлаганы ишетелеп калды. Ләкин биредәге халыкның игътибары чибәр җырчының моңлы тавышында түгел, бәлки шатранҗ аждаһасын җиңгән мосафирда, ягъни миндә иде бугай.

Мунчадан соң Җәгъфәр мине Җамигъ мәчеткә алып барды. Биредә мин үземне мөселман дип белгертә алмый идем алуын, ләкин, мәчет әһелләре белән танышканда, әнкәмнең Болгар кызы булганлыгын искәрттем. Моны ишеткәч, имам хәзрәтнең мөнәсәбәте күзгә күренеп яхшырды, ә инде шамакайны отып алган пулларның яртысын сәдака итеп биргәч, ул «Новгород кунагы» ннан бик тә канәгать булып калды шикелле. Ул миңа иман шартын өйрәнергә һәм, тиз арада шәһадәт1 сүзләрен ятларга киңәш итеп:

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации