Электронная библиотека » Адлер Тимергалин » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:40


Автор книги: Адлер Тимергалин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 38 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Чуваш телендә: «Чун çуратакан турә» – җаннарны яратучы, җан яраткучы (Алла).

Башлыгында йаратылмакның йаратты Тәңре ол кекләрне даһа ол йерне… (Караим телендәге Библиядән).

«Йәратыгы аның топрак әрди» – ул туфрактан яратылган иде. (Кызганыч, бусының чыганагын теркәп куймаганмын икән.)

Башкортта «яратыу» сүзенең мәгънәләре нәкъ бездәгечә, нәкъ! Әлбәттә, аларда «яралыу» һәм «яралгы» сүзләре дә бар. Миңа мәгълүм булганча, башкортлар әлегә «яралтыу» кебек сүз ясауга тикле барып җитмәгәннәр. Табигыйрәк итеп яратылган халык шул алар, кырагайрак. Бу очракта башкортка: «Маладис! Туры юлдан барасың, ибдәш!» – диясе килә.

Үзбәккә яраган безгә ник ярамый? Тукайга яраганны нигә читкә тибәрергә? Нигә телне гарипләргә? Төркилектән нигә ерагаерга? Әле моңа кадәр берәр җирдә, берәр татар кешесенең «ярату» («бар итү») сүзе белән, әйтик, «сөю» сүзен бутап аптырашта калганы булдымы? Андый-мондый фаҗига булдымы әллә?

Озын сүзнең кыскасы, җанлы татар телен яратып, тоеп бетермәү аркасында туган гарип сүз ул «яралту». Алла яраткан сүз түгел ул.

«Яралту»лар, төрле «җүштаннар», «үзургайлар», «әбүкөзгеләр», янә «малагылар», «күмхуҗлар», «имезүчеләр сыйныфы» һәм бөек В. Даль тәкъдим иткән «мокроступ» ише сүзләр бер төрбәдә, мәрткә китеп, тыныч кына ятарга тиеш. Әмма алар безгә барыбер, кемнең кем икәнен белү өчен, үзенә бертөрле «лакмус кәгазьләре» булып хезмәт итәр әле.


Мәкаләсенең ахырында Р. Батулла укучыларга мөрәҗәгать итеп: «Терминнар табу, сүзләр ясау эшендә үҗәт рәвештә (!) катнашырсыз, дип ышанам», – дип яза…

Рабит Батулла шаяртмый. Тел мәсьәләсендә аның иманы, кредосы шул. Ихтимал, кайберәүләрдә мондый карашлар узган гасырның 20–30 елларында Төркиядә булган «тел революциясе» йогынтысында барлыкка килгәндер. Анда да бит ата – улны, ана кызны аңламый башлагач, «Төрекчә-төрекчә» сүзлекләр чыгарырга туры килгән. «Эт баш, сыер аяк» шушы инде ул. Урта гасырларга хас золымнан соң, гомуми инкыйлаб, үзгәреш вә түнкәрешләр кичергән Төркия шартларында, Шәрык белән Гареб арасында кысылып артта калган, ләкин мөстәкыйльлеген саклаган бер илдә бу реформа хакимиятләр (башлыча Ататөрек – Мостафа Кемаль Паша) тарафыннан мәҗбүри рәвештә, диктаторларча ирексезләү юлы белән үткәрелә. Бездә бүген андый шартлар да, гайрәт ияләре дә юк дип әйтүем. Аннары китереп, әгәр дә без госманлы төрек теленең фәнни терминологиясен нечкәләп тикшерә башласак, фән эченә керә барган саен, гомуминтернациональ сүзләрнең муллыгын да күрербез. Үрнәк алганда монысын да истә тотарга кирәк. Сукыр рәвештә иярү, мәймүннәрчә тәкълидчелек дөньякүләм танылган, җитлеккән татар теленә килешми. Төрек дусларыбыз үзләре татар теленнән үрнәк алсын, чөнки алар, тел белән шаяра торгач, төрки нигездән шактый ераклашканнар. Мәгълүм булганча, барлык төрки телләр арасында борынгы тамырларны нәкъ менә татар теле күбрәк саклаган, татар телебез!

Әйе, татар терминологиясендә «бушлыклар» нык сиздерә. Массакүләм матбугатта беренче нәүбәттә шул бушлыкларны тутыру, «ак тапларны» бетерү турында сүз алып барылса файдалырак булыр иде. Андый бушлыкларны теоретиклар (тел белгечләре) белән практиклар (талантлы һәм яңа фикерле журналистлар, шәрык һәм гареб телләреннән хәбәрдар тәрҗемәчеләр) ярдәмендә тутырып булачак. Иң әүвәле мондый кимчелекләрнең исемлеген булдыру зарур. Әйтик, безгә «гражданин» һәм «подданый» сүзләренә татарча тәңгәл кирәкме? «Выселок», «починок» кебекләргә? «Заговор», «кислота», «гусеница», «лишайник», «состав», «рычаг», «гравировка», «мех», «музыкальный слух», «абсолютный слух» кебекләргә? Галәмгә карата «бесконечность» нәрсә дә, «безграничность» нәрсә? Боларны белдерерлек татарча сүз эзләргә кирәкме?

Җитди фәнни мәкаләләрен рус телендә генә язучы кавемдәшләремә каршы килеп әйтәм: «Кирәк, бик кирәк!» – дим. Ә менә татар телендә үзләшеп беткән, сабый чактан ук таныш, ләкин серле «магнит» сүзенә кагылмау хәерле. Шундый ук сирриятле «компьютер»га да тияргә кирәкмәс. Татар дигән Алла бәндәсе мондый гамәлләрне, гадәттәгечә тупасрак итеп инде, «кычытмаган җирне кашу» дип атый. «Магнит» төшенчәсе катнашкан дистәләрчә терминнарны «сурал-тартал» ярдәмендә ясап карагыз! Никадәр генә тартсагыз-сузсагыз да барып чыкмас, электромагнит җиңәр.

Авырткан, сызлаган җирләргә күбрәк игътибар бирелергә тиеш.

Әлбәттә, мин Рабит Батулла исемлекләрендә очрый торган табышларны һәм рациональ тәкъдимнәрне дә күргәләдем (астарлы сүз, кояш күбәләкләре – солнечные зайчики, җанатар – болельщик, кешән – колода, йокымсар – ленивец кебек сүзләр). Турысын әйтим: мәкаләнең күләме белән чагыштырганда әз алар. Ләкин шунысы да хак: әгәр Рабит Батулла үз исеменнән тәкъдим иткән 15–20 сүз татар теле тезаурусына (алтын хәзинәсенә) кереп китә икән, авторның исемен мәңгеләштерү өчен шул җитәчәк. «Мәрхәбә! Хуш киләсез!» – диячәк татар ул сүзләргә.

Тел җанлы организм кебек. Аның җанына тияргә, рәнҗетергә ярамый. Аның тамырына зыян салма! Кичәге терминологларыбыз – рәхмәт төшкереләр! – безгә бай мирас калдырганнар. Аларның нибары илле-алтмыш ел эчендә тапкан табышларын, казанышларын, әйтик, башкорт дусларыбыз йотып кына барган. Дөрес, тоталь мәҗбүрият шартларында үткән караңгы совет еллары элгәрләребезгә бик озын да булып тоелгандыр. Алардан калган байлыкны әрәм-шәрәм итү, читкә тибәрү гөнаһ. Менә бу яктан караганда, мәктәп дәреслекләре («Мәгариф» нәшрияты) һәм Татар энциклопедиясе институты дөрес юнәлеш тоталар дияр идем. Шулар белән бер сафта бару кирәк. Бу юлда да сикәлтәләр, чалулар булмый калмас, ләкин кискен, дуамал борылышлардан Алла сакласын. Бу юлда, күмәк милли тырышлык куйганда, безне күмәк милли аңыбыз һәм вөҗданыбыз җитәкләр.

Юк! Без нәфис ана телебезне ниндидер бер сонгый, үтмәс балта белән юнып ясаган «воляпук»ка алмаштыра алмыйбыз!

Оныкларыбыз воляпук телендә сөйләшмәячәк.

МАРСЕЛЬЕЗАЛЫ СӘХИФӘЛӘР

Татар… Бу исемдә – йодрыкланган яшен йомгагы.

Марсель Галиев


 
Әй татар, татар гынам,
Татар гынам, тар гынам…
 
Гәрәй Рәхим

Асылда, берсе белән берсе сыешмый торган менә шушы хиссиятле сүзләрне мәкаләнең эпиграфы итеп алуымның сәбәбе – чорыбызның һәм кулыбыздагы китапта сурәтләнгән шәхесләрнең – «замандашларның, каләмдәшләрнең, көндәшләрнең һәм аркадашларның», шулай ук остазларның чынлап та каршылыклы, катлаулы булуында. Фикерләрем дә каршылыклы булыр төсле.

Марсель Галиев еллар буе иҗат иткән һәм Татарстан китап нәшрияты 2005 елда бастырып чыгарган бу затлы китап «Рух» дип атала. Аның титул битендә «Фәлсәфи язмалар, әдәби портретлар» дигән өстәмә аңлатмасы да бар. Аерым якутлардан, ләгыльләрдән88
  Ләгыль – ал, кызыл төстәге асылташ – лал, шпинель.


[Закрыть]
, энҗеләрдән искиткеч бер бәллүр булып оешкан китап бу.

Әдипләребезнең юбилейлары уңаеннан гәзит-журналларда басыла торган сыек, хәтта буп-буш, инде искелек исе кергән дежур мәкаләләр тешкә тия башлагач, мондый тулы канлы гүзәл язмаларны укып җанга шифалы, истирахәтле ял аласың…

Китап «Сүзгә сусау» бүлеге белән ачыла, «Сүз рухы» белән башлана. Аннары «Ана теле»…

Китапның эчтәлегенә, фәлсәфәсенә тональлек биргән шигырь юллары шушы бүлектә:

 
Минем өчен шушы телдә –
кояш чыга, җир әйләнә, йолдыз калка.
Минем өчен шушы телдә –
кошлар сайрый, җилләр исә, дөнья гүли.
Минем өчен шушы телдә –
Идел ага, иген үсә, илем ныгый.
Минем өчен шушы телдә –
тормыш гаме, бәхет тәме, дөнья яме.
 

Мәктәп дәреслегенә Тукай белән янәшә кереп урнашырлык бу шигырьдән соң «Ат рухы», «Җир рухы», «Дала рухы», «Атилла рухы», «Милләт рухы», «Китап рухы» кебек бүлекләрне сез үзегез теләгән тәртиптә укый аласыз.

Укучы шулай шанлы исемгә ия татарның рухият дөньясына керә… Автор инде аны ычкындырмый, үзе теләгән тарафларда ияртеп, кайчагында җитәкләп, ә кайчагында якасыннан тотып, мәҗбүриләп, җилтерәтеп йөртә… Хәер, укучы да каршылык-мазар күрсәтми, укуыннан ул чын ләззәт ала башлый.

Китапта «Марсельеза рухы» дигән бүлекне мин, әлбәттә, тапмадым, чөнки кинәт кенә башыма килгән бу сүз минем өчен китапның коды, ачкычы булып чыкты…


1991 елның май ае.

Казан.

Ирек мәйданы.

Мәйданның үзәгендә үзенә табынучы яки табынган булып кыланучы гавами демонстрацияләргә җитмеш ел буена күнегеп беткән Владимир Ульяновның алагаем авыр һәйкәле басып тора. Аның үзеннән дә зуррак һәм карарак күләгәсе мәйданга түшәлгән һәм эсседән йомшаган асфальтны изәдер кебек.

Ләкин бүген биредәге халык пролетариат юлбашчысына салют бирергә дип җыелмаган.

«Бер төркем язучылар, сәясәтчеләр, ачлык игълан итеп, Ирек мәйданында урын биләп алдылар», – дип яза Марсель Галиев. Меңнәр күңелен бер итүче Фәүзия Бәйрәмова да шунда, шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов белән Зәки Зәйнуллин да… Алар мөстәкыйль Татарстан Россия президентын сайлауда катнашырга тиеш түгел! дип дәгъва итәләр.

Шул ук елның 30 августында, мөстәкыйльлек турында декларация кабул ителәсе көндә, Ирек мәйданында гомер булмагандай халык диңгезе шаулый… дулкынлана… дауга әзерләнә… «Камыр булма, Минтимер!» дигән плакатлар чайкала, «Азатлык» дип язылган шигарәләр… Ир-улак кына түгел монда, апалар һәм әбиләрнең күплеге исеңне китәрә. Халык ташкынын тыяр өчен, катлы-катлы милиция чылбыры тезгәннәр… «Мәйданда – дагалы итекләр – таптарга әзерләр. Мәйданда – догалы читекләр – тапталырга әзерләр… иде».

Бу истәлекле көнне, ниһаять, Декларация кабул ителде. Марсельезалы Мәйдан җиңде, бердәм татар җәмәгате җиңде.

Азатлык, Ирек, Хөррият рухы, Мөстәкыйльлек рухы иңде… Татарның сүнеп барган күзендә өмет нуры кабынды…

Укучым, әгәр якын тарихыбызда бу даулы көн булмаса, Мәскәү Кремле җитәкчеләре, Татар мәркәзенә килгәләп, Сабантуйларында чүлмәк ватып, катыкка чумып йөрерләр идеме икән? Ай-һай…

Вакыты җитәр, ул шанлы көннәр истәлеге мәйданга дәһшәт шәүләсе төшереп торган диктатор сыны урынына куелачак мәрмәр стелага милли хәрефләр белән уеп язылыр әле.

Рәшит Әхмәтҗановның «Ачлык мәйданы» дип аталган шигырьләр бәйләме бар. Тарих бу шигырьләрнең авторын милли рухыбыз хакына шәһит китүче буларак Мәңгелек дәфтәренә теркәп куйды.

«Рух» китабын укыганда, мин еш кына үземнең дә электә шул ук тарихи һәм фәлсәфи сукмакларда йөргәнлегемне искә төшердем. Марсель Галиевне кайчандыр безне борчыган сораулар бимазалаган икән. Сталин золымыннан котылган заман иркенрәк булганга, ул бу сорауларга тизрәк җавап тапкан, төплерәк җаваплар… Менә шул җаваплардан «Рух» китабы шытып чыккан һәм камил булып җитлеккән. Автор берәүне дә сатмаган, берәүгә дә сатылмаган. Менә шуның өчен без аңа «Афәрин!» дибез.


Марсель Галиевне беркем дә басынкы, йомшак димәс. Мирсәй Әмир әйткән «мокытлык дәрәҗәсендәге тыйнаклык» хас түгел аңа. Мәскәү яһүдләре әйтмешли, мондый тыйнаклыкның билгесезлеккә һәм онытылуга алып барачагын яхшы белә ул. Ә аңа танылу, исемле-атлы, шанлы-данлы булу кирәк. Аның табигате шундый. Әлмисактан шундый.

«Рух» китабы, әкияти көзге кебек, авторның рухи үсеш баскычларын, үткән юлларын чагылдыра. Без күп нәрсәдән бихәбәр һәм наив авыл малаеның тормыш сабаклары (кайчагында тукмаклары) ала-ала, фәлсәфи тәҗрибә туплый-туплый, ничек шагыйрь һәм мосаувир99
  Мосаувир – рәссам, сурәт төшерүче; фотограф.


[Закрыть]
булып җитлегүен күрәбез.

Марсель Галиевнең тәрәккыят баскычлары бу китапта сурәтләнгән кешеләргә мөнәсәбәтендә, ул мөнәсәбәтләрнең үсеш-үзгәрешендә яки тотрыклы даимилегендә дә ачык чагыла. Әйтик, студент Марсель Галиев шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең «Сонетлар» китабына үтә тиcкәре рецензия яза (ул рецензия Казан университеты гәзитендә басылып чыккан), ләкин тормышта һәм татар әдәбиятын пропагандалау эшендә ул Мәхмүт Хөсәен белән уртак тел табарга өйрәнә, аның белән хезмәттәшлек итә. Ләкин бу һич тә җайлашу, аумакайлык, яшьлекнең гадел позицияләреннән чигенү түгел, чөнки аның әлеге сонетларга биргән бәясе еллар үткәч тә үзгәрми кала…

«Иң беренче нәүбәттә кешенең кара ягын күрергә тырышсаң, үзеңә дә корымы йогар, иң башта якты ягын күрә бел – үзеңә дә яктысы төшәр», – ди бүгенге җитлеккән Марсель Галиев һәм китабында шушы фәлсәфи-психологик принципка таянырга тырыша.

Хуш.

Олылар, олпатлар белән аяк очына басмыйча гына сөйләшә белгәнгә, Марсель Галиевне өлкәннәрне санламауда, ихтирамсыз булуда да гаепләп маташтылар бугай. Дөрес, кичәге өлкән әдипләребезнең кайсыберләре Марсель Галиевкә рәнҗебрәк тә калганнар, егетнең каләмен «яшьлек мин-минлеге» генә йөртә дип уйлаганнар булыр. Бүгенге буын боларны аңлар, шәт. Моны аңлагач, әдипләребез үзләрен дә аңлый төшәрләр һәм кечене кече итеп кабул кылырга, илаһи гафурлыкка өйрәнерләр иде.

Марсель Галиев «Рух» китабында күренекле татар язучыларының асылын аңлап, кемнең кем булуын күрсәтә алды дисәм, зурдан кубу, аңа дифирамб җырлау булмасмы? Юк, булмас. Моңарчы мондый күркәм әдәби портретлар галереясын тудырырлык, аларга җан (рух!) өрерлек кешебез булмаган, бүген-иртәгә дә яңа каләм остасы күренми әле. Бу хакыйкатьне танырга туры килә. Бик ярлыланды безнең халык.

Китап чын шәхесләр турында.

Пар Туфаннар, Сибгат ага, Наҗар Нәҗми, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, Хәсән Сарьян, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Гамил Афзал, Мөдәррис Әгъләмов, Рәдиф Гаташ, Рәшит Әхмәтҗан, Роберт Әхмәтҗанов… Илһам Шакиров, Рудольф Нуриевлар… аннары тагы гаиб ирәннәр… Бу җанлы портретлар арасында авторның якташы самими Нургали абзыйга да, көтмәгәндә гадилек сарафаны кигән көяз Раиса Горбачёвага да матур гына почмак табылган.

Автор үз каһарманнары итеп сайлап алган шәхесләрнең фазыйләтләрен генә түгел, йомшак якларын да, хасталарын һәм хаталарын да күрә, шуларны сак кына ача белә, ә монысы – үзе бер осталык. Кем ничектер, бу китапта мин замандашларым турында үзем өчен байтак яңалык таптым. Бәяләремне һәм кайбер приоритетларны да беркадәр үзгәртергә туры килде, чөнки аерым фактларны белмичәрәк йөргәнбез икән…

Билгеле, Марсель Галиев язган шәхесләр барысы да бер «калибрлы» түгел, кайберләре татар әдәбияты тарихында гына калырлык. Әмма бүгенге укучылар өчен алары да газиз.

Әлеге шәхесләр арасында дөньякүләм аренада да күркәм урын алып торучылар бар (шул ук Рудольф Нуриев, мәсәлән). Ә кайберләренә Марсель Галиевнең шушы китабы бөтендөнья мәйданына чыгарга ярдәм итсә иде дип уйлыйсың…

Марсель Галиевнең Нурихан Фәттах белән аралашмавы гына кызганыч. Бу күренекле фикер иясе нәкъ менә Марсель Галиев каләме белән тасвирлануга мохтаҗ иде. Олы әдипнең уңышлары да, ялгышлары да олы булучан, ә моны органик бердәмлектә күрсәтү осталыгы Марсель Галиевкә генә бирелгән, ахрысы. Нурихан Фәттах шәхесе һәм иҗаты, бигрәк тә аның тарихи романнары турында төпле, әсасый һәм чын милли рухиятле мәкалә булса, бик ихтимал, бүгенге бурзай каләмле романистлар әдәбиятта өлгерлекнең һич тә уңай сыйфат түгеллеген аңлый төшәрләр иде. Әйе, әдәби иҗатта да ашыгу – шайтан фигыле, ягъни иң явыз дошман.

Китап каһарманнарының могтәбәре, әлбәттә, Әмирхан Еники булыр. Автор бу олпат шәхесне табыну дәрәҗәсендә хөрмәт итә.

Марсель Галиев Әмирхан аганың тышкы кыяфәтен яһүдкә охшата: «Хәзәр дәүләте таркалгач, төркиләшеп киткән яһүдләрнең дәвамы кайбер татарларда чагылырга мөмкин», – дип гөманлый ул.

Аның гөманын төпле дәлилләр белән нигезләргә мөмкин.

Марсель Галиевнең үткен күзләре Малеевка иҗат йортында бергәләп ял иткән яһүд милләтле язучыларның да, табигатьне сәйран кылып йөргән вакытта, Әмирхан Еникине күрүгә, аны үз кавемнәреннән дип уйлап, татар язучылары янында туктап калулары, аннары «Үзе – яһүд, теле бүтән» дигән кебек, баш чайкый-чайкый, ачыкларга кирәк моны дигәндәй аптырап» китеп барулары турында тәфсилләп яза.

Моны безгә дә аныклау файдага булыр иде.

Доктор Р. Әхмәтьянов Кырым яһүди караимнары (үзатамалары – карайлар) белән мишәр телләре арасындагы уртаклыклардан чыгып, аларның ерак бабалары хәзәр кавеменнән булырга тиеш дип фараз кыла. Ә хәзәрләрнең заманында мөселман динен тотып, аннары яһүдилеккә дүнеп, аннан соң янә исламга кайта-кайта буталып, кан катнаштырып беткән халык икәнен беләбез. Хәзәр патшасы Иосиф/Йосыф бермәлне Идел буе болгарларын да буйсындырып тоткан, затлы кәнизәкне биредән алган…

Мишәрләребезнең шушы борынгы хәзәрләр белән генетик багланышы бәхәссез… Телисеңме, теләмисеңме, шулай инде бу. Ләкин мин монда мәсьәләне бик куертмый торырга кирәк саныйм. Югыйсә «Мишәр – ул сыйфат мөһере сугылган татарның үзе инде» дигән элекке обком сәркатибе, кытыгына тигәч – рәнҗемәгәе. «Мишәр үткән җирдә яһүд мантымас» дигән сүз дә бар, анысын, күрәсең, сәркатип белмәгәндер.

Ә менә Әмирхан ага болар хакында үзе ни уйлады икән дигән сорау күңелне гел кытыклап тора торуын… Бәлки, архивында җавап табарбыз?

Морзалар нәселеннән булган Әмирхан Еникинең җентекле нәсел шәҗәрәсе бар (аны заманында Пенза архивыннан доктор Искәндәр Абдуллин табып алып кайткан иде). Шул ук вакытта әлеге нәсел агачының бер ботагы булган мәшһүр рус язучысы Ал. Купринның да чыгышын әйбәтләп тикшерергә булыр иде.

«Рух» китабында «яһүдләрнең дә үз мишәре була» дигән сүзләрне укыгач, кайтавазымны ишеткәндәй сискәнеп куйдым.


Сурәтләү чаралары палитрасы искиткеч бай Марсель Галиевнең.

«Шотланд кыяфәтле Әбрар Кәримуллин…» (Шотланд юбкасы кигән зәңгәр күзле Әбрарны күз алдына китерү кыен инде кыенын…)

«Ташбака кебек авыр кул» – монысы Нәби Дәүлидә.

«Биниһая гәүдә» – бусы Мәхмүт Хәсәнов булыр.

«Тукай буйлык гәүдә».

«Еламас өчен көлә торган Гәрәй Рәхим».

Мөхәммәт Мәһдиевкә «арчаи үҗәтлек» хас булган икән. Марсель Галиев шулай гарәп калыбы белән сыйфат-аергычлар «сугып» ясарга ярата. Мәсәлән, «патшави кул»… «Патшави кул» дип язганда, Марсель Галиев КПСС өлкә комитетының беренче сәркатибе Гомәр Усмановның кулын күздә тота. Кайсыдыр җыелышта Туфан Миңнуллинга бармагын төзәп: «Вот он!» – дип күрсәткән, аннары, халык фикерен чамалап алгач, Туфанны аерата хөрмәт итә башлаган Гомәр Исмәгыйлевич Усманов кулын… Беренче карашка, яңа сүз ясап, Марсель Галиев мавыгып китә сыман. «Патша кулы» дисә җитмәгәнмени дип уйлыйсың. Юк шул, җитмәгән. Чөнки автор, русчалап әйтсәк, «царская рука» дип түгел, бәлки «царственная рука» дип әйтергә тели һәм аның неологизмы аклана.

Дөрес, КПССның Горбачёв җитәкләгән конференциясендә бугай (тәнәфестән соң!), Гомәр Усмановның падишаһидан бигрәк куштани кулларын югары күтәреп, җил тегермәне канатлары кебек болгый-болгый, бунтарь Ельцинга каршы, Горбачёвны яклап, димәк, артистларча кызып-кызып сөйләгәнен яхшы хәтерлим әле мин…

Күзәтчән, очлы күзле Марсель Галиев. Ул замандашларының берәвесе кыскарак аяклы булуын да, кемнең кулы саллы, бармаклары юантык икәнен дә күңеленә бикләп, кәгазьгә теркәп куйган. Әлбәттә, ул, табигый күзәтүчәнлегеннән гайре, профессиональ күзәтү һәм өйрәнү мәктәбен дә үткән. Ләкин моны автор сиздермәскә тырыша һәм без, китаптагы сурәтләргә Марсель Галиев күзе белән каравыбызны онытып, әйләнә-тирәбезне үз күзләребез белән йотлыгып күзәтәбез шикелле.

Миргазиян Юнысны Марсель Галиев болай тасвирлый: «Әнә шулай үз-үзенә каршылык-мәшәкать китереп чыгарып һәм аны җиңәргә омтылып яшәү рәвеше аңа сагындырган диңгез штормнарын, тугыз баллы дулкын-давыллар кичүне алмаштыра…»

«Балтырында чабата киндерәсе эзе бетмәгән әдипләрдән туйган чакта, аның әсәрләре белән мин офыгымны киңәйтәм», – дип яза авыл малае Марсель Галиев.

Усаллыгы җитәрлек.

Заманында вузда КПСС тарихы укытып йөргән берәүнең соңрак «Алтын Урдага багышланган конференциядә ун яшьлек бала дәрәҗәсендәге чыгышлар ясавын» искәртә дә… «Бер дә кыенсынмыйча» дигән сүзләрен һәм бик мәгънәле өч ноктаны өстәп куя.

Китаптагы шәхесләр калейдоскобында «тәнкыйтьче» Мөсәгыйть һәм Шамкин кебек антикаһарманнар берәү-икәү генә атап күрсәтелгән. Болары җәмгыятебезне борча шикелле бимазалап йончытучылар инде, алар турында язып тел әрәм итеп торасы да килми килүен. Ләкин укучыны кисәтеп куйыйк: Шамкиннарның орлыгы бетмәгән, Ялаяповлар хәзер дә бар, иртәгә дә булачак. Аларны Аллаһ безгә уяу булдыгыбыз өчен җибәрә торгандыр.

Шамкин дигәннән, бер әйтәсе сүзем калган икән. Бәлки, Марсель Галиевнең үзе өчен дә кызык тоелыр. Моннан егерме биш еллар элек «Букинист» кибетеннән 1941 елны чыккан «Татар теленең орфографик сүзлеге»н сатып алган булганмын. Аны төзүдә Х. Шамкин да катнашкан. Китапның форзацларындагы язуларга караганда, аның «теге» Шамкинныкы булу ихтималы бар… Ахырына кемдер карандаш белән «Кабер ташыма» дип шигырь юллары да язып калдырган: «Җирдә гиздем, җирне сөйдем, Җир биләде бар «ми»не. Җир җавап бирде үзенчә, Күр, ничек кочты мине…» Автор «шигырьдәге» сүзләрнең иҗекләрен шәкертләрчә санап, өсләренә цифрлар төртеп куйган. Сүзлектә кайсы хәрефкә ничә сүз кергәнлеге дә исәпкә алынып, шәмәхә кара белән исемлеге төзелгән (анысы яшьрәк кул белән). Кыскасы, мондый вак хисапчылык Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» дигән повестенда 199 урында өтернең, имештер, дөрес куелмавын санап чыгарган һәм, элекке батыр партизан Зәки Нури җитәкләгән «Казан утлары» редакциясен аякка бастырып, баш редактор урынбасары Әхсән Баянов белән Марсель Галиевкә шелтә бирдерткән, өстәвенә болар өчен гонорар да алып ипиенә май ягып ашаган Шамкин әфәндене хәтерләтә… Авыр туфрагы җиңел булсын.


Татар әдәбиятына аристократизм җитми, гомумән, татар дөньясында Еникиләргә кытлык бүген.

Бүгенге чынбарлык күпчелек милләтләр каршына альтернатива куя: йә каласыз, йә инкыйраз…

Зыялы милләтләр яшәп калачак.

Зыялы әдәбият гомерле булачак.

Телен җуйган, ләкин тарихи хәтер төпкелендә аны онытмаган, хәтта яңарткан, реконструкцияләгән халык – яһүдләр мисалында без зыялы булуның никадәр әһәмиятле икәнен күреп торабыз.

«Аристократ-сорыкортлар» дигән Тукай бит – үзе үк рухи аристократ. Соңгы вакытларда Габдулла Тукайның шәхси тормышында булган күләгәле сәхифәләрне телевизор экранында кат-кат актарып, шуннан тәм табып, ләчтит сатып маташучыларны күзәтергә туры килә. Әлбәттә, бу «үтә белдекле» әфәнделәр Тукайның шагыйрьлеген шик астына алмыйлар. Юк, алар гали кешеләрдә дә очраган тискәре сыйфатларның ни дәрәҗәдә бөеклеккә зыян китерүен «ким аршын»нары белән үлчәп, үзләре дә төшеп калганнардан түгел дип расламак булалар. Юк инде, әфәнделәр, Тукай – рухи аристократ ул, ә сез – көнчел коллар гына. Тукайның шәхесенә замандашлары, «кара халык» аны соңгы юлга озатканда биргән олуг бәя безнең өчен изге, күпме генә сүз куертсагыз да, ул прейскурантны без үзгәртмәячәкбез.

Тукайның сатирик каләменә лаек романнарны бүген үтереп мактыйлар. Тиешле программа белән тәэмин ителгән компьютер бүген булмаса иртәгә «төзеп» бирә алачак сонгый шигырь-поэмалар белән сокланабыз (дөрес, авторның табындаш әшнәләре, яллы рецензентлар гына ялагайлана). Марсель Галиев болар турында: «Җиңел генә классика киштәсенә куелган күпме әсәрләрнең, төшенчәләр үзгәреп заман тетрәнгәндә, комы коелуын күрәбез», – ди.

Вакландык. Керләнеп беттек. Җаннарыбызны чайкый торган Тәүбә, Тәүбә тагарагын оныттык!

Әнә күпме еллар Мәскәүдә татарның әдәбият илчесе булып эшләгән Гәрәй Рәхим дә: «Руслар каршында читен… «Их, сез, татарлар… Шулкадәр ваклык… шулкадәр мескенлек… Бөтен кенәз-морзаларыгызны безгә биреп бетердегезмени соң, үзегезгә калмадымыни дип, бездән көләләр бит?», – дигән икән…

Татар зыялылары Марсель Галиевне рәссам буларак та белә. Шуңа күрә авторның Казан архитектурасы, рәсем-иллюстрацияләр турындагы төпле фикерләренә, әлбәттә, колак салырга кирәк. Башкалабыз төзелешендәге кайбер уңай якка үзгәрешләр җирле архитекторларның Марсель Галиев тәнкыйте белән танышлыгын күрсәтәләр.

Аның төрле басмаларда массакүләм тираж кылынган Кол Гали портреты турындагы тәнкыйди фикерләре белән килешми мөмкин түгел. Татар рәссамнары тормыш чынлыгын һәм гомуми тарихны белеп җиткермиләр. Мәсәлән, абруйлы гына бер басмада төсле иллюстрацияләр арасында Казан ханы Ибраһимның «подзор труба» тотып көймәдә басып торуы сурәтләнгән. Хәлбуки Ибраһим хан заманнарында (вафаты 1479 елда) телескоп, бинокль, назура, дурбин кебек оптик кораллар уйлап табылмаган әле, фәкать примитив күзлекләр, зурайтып яки кечерәйтеп күрсәтә торган пыялалар гына булган. Димәк, безнең могтәбәр рәссамыбыз күрексез генә Казан ханын шундый зурайткыч пыяла аша карап «олылаган» дип әйтә алабыз. Тарихка хилафлык килеп чыккан.

Берәү дә тарихтан олы түгел.

Гомумән, кул астында тиешле тарихи материал булмаганда, борынгыларның портретын «тудыручы» рәссамга җитди әзерлекле булу зарур. Бүген бик нык камилләшкән Герасимов ысулы белән, баш сөягенә карап скульптур портрет ясау тәҗрибәсен һәм техникасын үзләштергән очракта, без берничә тарихи шәхесебезнең (Сөембикәнең дә) «ихтимали» портретын күрү бәхетенә ирешер идек. Герасимов ысулын кулланучы реставраторлар баш сөяге белән генә чикләнәләр, ләкин тарих өчен бөтен скелетны өйрәнү шарт. Балтыр, бот, беләк сөякләренә «ит кундырып», теге яки бу шәхеснең кул-аяк формасын күз алдына китереп булачак һ. б. Портрет өчен болар мөһим бит!


Тагын бүгенге көнгә кайтыйк әле.

Марсель Галиев туган төбәгендәге Чатыр, Суер, Мөкәтә тауларыннан башланган ватанын чиксез сөю белән сөя дисәк, штамп кебек килеп чыгар инде…

Юк, ул Ватан-ананы Мамай курганындагы биниһая авыр кылыч күтәргән итеп күз алдына китерми. Безнең Ватан-ананы «дәһшәтле, гарасатлы, яшен утлы күк катларыннан халыкка моң-юату, моң-ихтыяр, моң-рух алып килүче тыйнак мәрхәмәт иясе – Ак Ана» рәвешендә күзаллый.

Авыл… Авылкай… «О Авыл!» (монысы Һорацийныкы). «Матур минем туган авыл – «Аланлык» дигән авыл. Күрше авыл да бик матур «Баланлык» дигән авыл…» (Киң күңелле юмарт Гәрәй Рәхим – рәхмәт төшкере – барча татар авылларын атап, мактап чыга.)

Марсель Галиевнең «каенлы урманнарга, колынлы болыннарга» гашыйк булуы табигый инде. Ул аларны мәңге оныта алмаячак. «Покосларга кырынайган печәнчеләр җиләкле төш күргән» чакларын сагына ул. Әгәр онытса, аңа туган ягы, Чатыр таулары рәнҗер иде…

Яки менә тагын авыл «картиналары».

«Койрык очын тешләп кабам диеп, үз «күчәре» тирәсендә бөтерелгән көчекнең самими алдануы – кызыктыра».

«Песи, йоклаганда да, үз гәүдәсенең ыспайлыгы турында онытмый».

Янә: «Авыл малаеның хыялы түшәмдәге ботак эзләреннән шыта башлый». («Сүзләрдән – сәйләннәр» бүлегеннән.)

«Шәфәкъ кызыллыгын чагылдырган чөгендер катыгы…»

«Түбәдән кар ишелеп төшкән кебек итеп, гөмбердәтеп…»

«Төтенсу йолдызлар сибелгән» Киек Каз Юлы… Аны Марсель Галиев «Күк такыясы» дип тә атый. Киек Каз Юлын шәһәрдә яшәп бик күзәтә алмыйсың.

«Түбәтәй кебек түгәрәк ай…»

«Гәрәбә көз ае» (сентябрьне әйтә, таушалып беткән «алтын көз» дими).

«Анадан тума чишенгән эвкалиптлар…»

«Күмер күзле малайлар…»

«Яфрак-яфрак тәпиләр» (казларда!).

«Акчарлаклар алкышы» дигән сүзләрне күрү белән, укучының күз алдына дәрья дулкыннары өстендә ачыргаланып кычкырган җитез канатлы акчарлаклар килә түгелме?

«Яфрак асты кафесы…» Монысы, «Мәкәрҗә ярминкә»сен искә төшереп, ирексездән елмаерга мәҗбүр итә.

«Яшел төстәге аңгыра шешә…» Бусы инде бездәге «иң абруйлы» ак эчемлек шешәсе (и мескен шешә!).

Шулай да бүген «мәжиклек» белән авыл үкенечәсеннән ары китә алмыйсың. Авыл матур, авыл гүзәл, авыл безнең кавемебезне һәм аслыбызны, телебезне саклаган, ләкин бүгенге глобализация шартларына авыл җайлаша алырмы? Инде бүген үк авыл халкы телендә әдәби урталыкка якынаю сизелә. Кемгә ничектер, ләкин «авыл теле», шомара барган саен, үзенең үзенчәлекле төсен, тәмен, яңгырашын җуя дип уйлыйм.

Шуңа күрә сүзнең яңгырашына, әһаңенә сизгер Марсель Галиевләр – тел сакчылары кирәк безгә.

«Сүз рухы»… Колакны иркәли торган мәгънәле авазлар рухы…

Испаниядә Гвадалквивир елгасы бар. Аның атамасындагы авазлар аккордына заманында Александр Пушкин да игътибар иткән. «Төнге зефир Чәчә эфир. Шаулап Ага Гвадалквивир…» – дип яза ул (Әхмәт Ерикәй тәрҗемәсендә). Бу елгага – аның исеменә, әлбәттә! – Марсель Галиев тә битараф калмый. Дөрес, гарәпчәдән кергән бу сүзнең аңлатмасын сүзлекләрдә ул таба алмый, чөнки испан телендә атама танымаслык булып үзгәргән (вади – елга һәм әл-кәбир – «бөек, олы» сүзләреннән оешкан). Русия чикләрен беркайчан да атлап чыкмаган Пушкинда бу елга шаулап ага, ләкин Гвадалквивирга карап моңаеп басып торган бүгенге Марсель Галиев аның салмак кына, җай гына агып ятуын күргән…

Шулай да… Баскын гарәпләрне Испаниядән куып җибәргәнгә дә инде күпме Гвадалквивир сулары аккан, ә җиде ят сүз испан телендә сакланып калган. Һәм сакланачак та. Ничек?

Чөнки Испания конституциясенең 3 нче маддәсендә үк:

«…Испаниядә төрле төсмердәге тел-шивәләр байлыгы мәдәни кыйммәткә ия, ул аерым ихтирамнан файдалана һәм кадерләп саклана» диелгән.

Әгәр «бөек СССР» һәм бүгенге «бүленмәс Русия» конституциясендә шушындый «бәләкәй» генә маддә булган булса, безнең ана телебезне, аның нигезен – әлифбасын – бу кадәр рәнҗетә алмаслар иде. Мәләкәс, Писмән, Чаллыларга кагылучы булмас иде…

«Севилья – тәмле авазларның төсле яңгырашы», – дип яза Марсель Галиев, испан шәһәренең исеменә үк гашыйк булып. Чөнки ул сүзнең тәмен дә белә, авазларда да, фамилиядәше академик Булат Галиев шикелле, салават күпере төсләре уйнаклавын күрә, хәтта ачы-төче-татлы тәмнәрен тоя…

Үзе әйтмешли, «олтани сүзне солтани сүз итә» белгән тел остасы ул. Марсель Галиев галилек белән гадилекне берләштергән.

Автор бәхетле: табигать аңа абсолют зәвык бүләк иткән, тел ачкычларын ул Ходайдан алган.

Ана теле – аның туган стихиясе. Ул, иксез-чиксез тел диңгезендә кинәнеп, без телевизор әрҗәсендә генә күргән алымнар кулланып йөзепме-йөзә, энҗе-сүзләр чәчрәтеп, кояш яктысында аллы-гөлле «салават көянтәсе» ясап уйный, тирәнгә үк чума да, кинәт калкып, шушы җылы диңгез дулкыннарына каршы тагы йөзеп китә, тыныч кына чалкан ятып хәл җыя, күктә йөзгән болытларны күзәтә. Китабын укыганда, игътибар иттегезме икән: менә ул, «тау иңенә чалкан төшеп, туарылып аккан болытларга карап» ята… «Мин йөзәмме, болытлармы…» Болытлардан көнләшкәндер бәләкәй Марсель, чөнки аның югары менәсе, йолдызлар белән ярыша-ярыша җемелдисе килә. Ул үзенең йолдыз булачагын белә, яшьтән үк ул үзен йолдызлыкка әзерләгән. Юк, бер мизгеллек эз калдырып атылган шиһаб-йолдыз буласы килми аның, максуды – гөмбәзенә Тимерказык кебек нык береккән йолдыз булу.

Нәфислек үрнәкләрен мул чәчә Марсель Галиев, бүтән чакта кирәге чыгар әле бусының дип кызганып тормый, чөнки башка вакытта аңа тәңри зәңгәрлектән өр-яңа җәүһәрләр иңәчәк…

Марсель Галиев сүз кытлыгы кичермичә, бер дә интекми генә яза шикелле, чөнки аның сүз хәяты халыкның тел хәзинәсенә туры канал белән тоташкан. Өстәвенә ул мәгълүматны каян эзләргә һәм каян табарга икәнен белә. Бусы инде – эрудиция, ул аны табигатьтән алмаган, үзе казанган белем.

Хәер, мин Марсель Галиев бик җиңел язадыр дип тә уйламыйм. Меңләгән сүзләр арасыннан бердәнберен – иң кирәклесен, иң турысын, иң иплесен табу өчен дә байтак төпченергә кирәк. Кайчагында автор үз язганына кайта-кайта эшли һәм текстын Әмирхан Еникичә җентекләп эшкәртәдер, мәдәниләштерәдер дип уйлыйм.

Кайчагында Марсель Галиев цирк виртуозлары шикелле сүзләрне чөеп уйнарга тотына: канатлы сүзләренә күз иярми башлагач кына, аларны, кабат җыеп, кесәсенә тутырып бетерә. Кесә генәме соң! Марсель Галиевнең сүз капчыгы шулкадәр тирән, аңа Сөембикә манарасы да сыймый микән әле? Хәер, ул үзе «тел коесы» дип яза шикелле. Әйе, «кое» сүзе, чыннан да, шәбрәк.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации