Электронная библиотека » Адлер Тимергалин » » онлайн чтение - страница 3


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:40


Автор книги: Адлер Тимергалин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 38 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Совет чорында андый провокаторларны «сексот»лар дип атый башлаганнар («секретный сотрудник»). Шунысы кызык: сексотлар ятьмәсе, мәсәлән, партшколларда да булган, ягъни большевиклар үз сафларының «чисталыгына» зур әһәмият биргәннәр – шымчы шымчыны күзәткән һәм кирәге булса сатып та җибәргән. Болары инде үзенә күрә суперсексотлар була торгандыр.

Кичә белән бүген арасындагы тагын бер аерма. Заманында Такташ патша охранкасы шымчысы турында «Провокатор» дигән көчле шигырь язган иде. Ә бүген кайсы шагыйрь тормышыбызны агулаган берәр совет сексотына карата нәфрәт уятырлык шигырь язды икән?

Совет сексотларының икътисади тормышыбызга зыянын без бүген дә тоеп яшибез. Элекке сексотлар хәзер төрле привилегияләрдән файдаланып гомер кичерәләр. Урыс әйтмешли, «уважаемые люди» алар. Мамлиевлар нәселе корымый, корымаска охшаган. Аларга билгеләнгән артык пенсияне калган унбиш-егерме миллион юксылга өләшергә иде дә бит – мөмкин түгел. Элекке сексотлар һәм партия ликбезын (партшкол) тәмамлаган ялчылар ничәмә-ничә төмәнлек армия тәшкил итәләр бит. Бу хәшәрәтләр гаскәре көчле һәм бердәм. Аларның коточкыч озын исемлеген Россиядә игълан итәргә курыктылар. Юкса ата белән ул, ир белән хатын сугышырга тиеш булыр иде… Ләкин яшерен хезмәткәрләрнең кайберләрен халык конкрет белә һәм аларга ләгънәт укый.

Әйткәнемчә, Мамлиев Г. Ибраһимов турында башта патша охранкасына, аннары ГПУга мәгълүмат биреп барган.

Ә Галимҗан Ибраһимов?

Совет һәм партия органнары бөек әдипнең үзен дә кармакка каптырганнар.

1925 елда мөфти Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтне СССР Фәннәр академиясенең 200 еллык юбилей тантанасына Ленинградка чакыралар. Биредә ул академик Крачковский кебек күренекле галимнәр белән очраша. Монда Татарстаннан чыкырылган кунаклар да булгандыр, бәлки. Ләкин алары миңа намәгълүм. Һәрхәлдә, гыйльми үзәк рәисе Галимҗан Ибраһимов бу вакытта Казанда калган дип беләбез.

1925 елның февралендә Уфадагы Диния нәзарәте казые Кәшшафетдин Тәрҗемани белән Мәскәүгә барышлый, мөфти хәзрәтләре Казанда туктала һәм биредә, Г. Ибраһимов белән ике тапкыр очрашып, рәсми сөйләшүләр алып бара. Бу сөйләшүләр турында Г. Ибраһимов РКП(б) өлкә комитеты секретариатына бик тәфсилле «хисапнамә» язып тапшырган (1925 ел, 27 февраль). Хисапнамәдән күренгәнчә, казый Кәшшафетдин Тәрҗемани мөфтият исеменнән үтенечләрен берәмтекләп аңлатып биргән. «Үтенечләрнең төп моментлары түбәндәгедән гыйбарәт:

1) Мәгариф Халык Комиссариатының дини мәктәпләр турындагы инструкциясенә үзгәрешләр кертү. Бу үзгәреш нинди балаларга дин сабагы укытылырга мөмкин дигән пунктка карый. Ул пунктны алар болай үзгәртүне таләп иттеләр: 14 яшькә җиткән яисә беренче баскыч совет мәктәбен тәмамлаган балалар дин сабагын укырга мөмкин. Безнең инструкциядә исә 14 яшькә җиткән һәм беренче баскыч совет мәктәбен тәмамлаган балаларга гына дин сабагы укытылырга мөмкин диелгән.

2) Безнең инструкциядә балаларга дин сабагын фәкать муллалар гына укыта ала диелә. Бу пунктны алар, муллалар гына түгел, бәлки үзенең белеме һәм мәсләге буенча бу эшне башкарырлык булган һәркем укытырга мөмкин, дип үзгәртүне сорадылар.

3) Муллаларга салына торган налогның күләмен рус попларыныкына караганда кыскартуны таләп иттеләр. Бу таләпне алар рус попларының, татар муллалары белән чагыштырганда, күпкә баерак булуы белән дәлиллиләр.

4) Мәчетләрне, хәзерге белән чагыштырганда, азрак суммага страховать итәргә мөмкинлек бирелсен.

5) Муллалар әзерли торган курслар ачарга рөхсәт ителсен.

6) Совет мәктәпләренә мулла балалары да кабул ителсен.

7) Дини китапларның сакланышы тәэмин ителсен, һәрхәлдә, иске дини китаплар конфискацияләнмәсен». (Доку-мент русча төзелгән, биредә аның әдәбият белгече Ф.Ибраһимова тарафыннан эшләнгән тәрҗемәсе китерелде.)

Мөфти хәзрәтләре икенче тапкырында Г. Ибраһимов белән аның фатирында очраша, Ибраһимовның «хисапнамә»сендә бу вакыттагы әңгәмәнең дә тулы эчтәлеге бирелгән. Мәсәлән, ул мөфтинең хәзер Берлинда яшәүче контр басмачы, тарихчы З. Вәлиди белән элемтәсе булуы, ягъни аның белән китаплар алмашып торуы турында хәбәр итә.

Язмасының ахырында Г. Ибраһимов түбәндәге нәтиҗәне ясый: «…мөселман руханилары артык комсызлана. Алар Совет властеның, рус руханилары белән беррәттән, үзләренә бирелгән мөмкинлекләре белән генә канәгатьләнмиләр. Асылда, идеология фронтының хуҗалары булырга, мөселман татар массасының акылы өстеннән үз хакимлекләрен урнаштырырга телиләр. Үзләре бу турыда ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә, һәр сүзләреннән шул сизелеп тора. Һәм шунлыктан минем фикерем: бу мәсьәлә белән җитди шөгыльләнергә, аларның дәгъваларына карата һичнинди йомшаклык күрсәтмәскә кирәк».

Мәшһүр әдипнең бу язмасы партия өлкә комитеты хезмәткәрләре исеменә адресланган булса да, ул, әлбәттә, Черек күл әһелләренә дә барып җиткән дип уйларга кирәк, чөнки өлкә комитеты шулай ук даими күзәтү астында торган. Шуңа күрә Г. Ибраһимовның бу «хисапнамәсе» мөселман күңелендә бик авыр тәэсир калдыра…

Татар фразеологиясенең атасы булып җитлеккән һәм өч томлы «Татар халык мәкальләре» өчен Тукай бүләгенә лаек булган Нәкый ага Исәнбәтнең 1931 елның март ахырында татар язучыларына язма рәвештә биргән һәм Татарстан АССР Эчке эшләр комиссариаты архивында сакланган характеристикасын («Характеристика некоторых из наших»), чыннан да, донос дип кенә бәяләргә мөмкин. Бу «тәфсилле һәм җентекле» характеристика «Гасырлар авазы» журналының 1997 ел 3–4 саннарында басылды (рус телендә).

Болар өчен Галимҗан Ибраһимовны да, Нәкый Исәнбәтне дә гафу итү кыен. Аларны тарих мәхкәмәсеннән бөек хезмәтләре генә коткара. Кем белә, бәлки, алар гомерләре буе күңелләрендә менә шушы (ихтимал, бердәнбердер) кара эшләре өчен үкенеп, гаепләрен тоеп яшәгәннәрдер, вөҗданнары гел бимазалап торгандыр… Кем белә, бәлки, алар бөек хезмәтләре белән акланырга омтылганнардыр?

Без боларны белмибез.

«Инкыйраз»да, билгеле булганча, татар әлифбасын (хоруфатын) алмаштыру мәсьәләсе телгә алынмый. Бу мәсьәлә күптән халыкның үзе тарафыннан хәл ителгән дип уйлый Исхакый. Пәйгамбәр ялгыша. Һәм үз гомерендә аңа татарның мәсхәрәле фаҗигасен – ике тапкыр хәреф алмаштырып, башта «яңалиф»кә, аннары «кириллица»га күчкәнен күрергә туры килгән. Бу хакта, әлбәттә, аның фикерләре булгандыр һәм, бирган булса, Исхакыйның күп томлыгында аларын да күрербез әле.

Күптән түгел Дәүләт Думасы Россиядә яшәүче халыкларның алфавиты рус графикасына нигезләнгән булырга тиеш дигән канун кабул итте, һәм без тегеннән-моннан урланган һәм Пётр патша кебек залим тарафыннан «төзәтелгән» рус язуын кулланырга мәҗбүрбез.

Үзебез гаепле. Без «латиница»ның беренче вариантын моннан 6–7 ел элек, урыс-улак аңышып өлгергәнче кабул иткән булсак, бүген аны камилләштереп җиткергән булыр идек инде. Суздык. Пошмадык. Бердәмлек җитмәде. Нәрсәдер көттек. Форсаттан файдаланмый калдык. Киләчәк өчен әйтәм: рус графикасының кимчелекләре җитәрлек, шуңа күрә 50 нче еллар азагында аларда да латин язуына күчәргә кирәклеге турында җитди сүз кузгалган иде. Сүз дә юк, киләчәк – латин графикасыныкы. Шуңа инанган хәлдә, русларның хәтерен яңартырга кирәк дип уйлыйм. Татар галимнәре һөҗүмгә күчсеннәр иде. Рус Думасына «Латинча графикага сез дә пожалте, господа!» дип дәлилле һәм үткәзешле итеп әйтергә кирәк.

Шуны онытмыйк: латиница – суверенитетның үзе булмаса да, аның бер сыйфаты, бер элементы. Күренекле татар галиме һәм сәясәтчесе Садри Максудиның кызы Адилә Айда (Төркия) фикеренчә, борынгы этруск халкы әлифбасын турсакалар яки пеласклар (этрускларның элгәрләре) Урта Азиядән Италиягә алып килгәннәр. Шушы иске төрки әлифба әкренләп латин әлифбасы булып үзгәргән. Әгәр дә галимәнең фаразлары дөрескә чыкса, төркиләрнең латин әлифбасына кайтуы асылына кайту шикелле вакыйга булачак. Шовинист думачылар монысын ук белеп бетермиләр, әлбәттә, ләкин зоологик сизгерлекләре аларга сак булырга куша.

Башкалар ничектер, белмим, ләкин алфавит турындагы мәсьәлә кузгалу белән, минем күз алдыма Галимҗан Ибраһимовның мәһабәт күләгәсе килеп баса. Ул әле генә ниндидер югары органнарда булган катгый сөйләшүдән соң өенә кайтып кергән дә аркасын җылы мичкә терәп басып тора… Аулак һәм, хәзергечә әйтсәк, престижлы урамда салынган бу җыйнак, күркәм өйне Татарстан хөкүмәте могтәбәр әдипкә бүләк итеп биргән. Ләкин әдипнең күшеккән кулларын мичнең чынаяк кирпечләре генә җылыта алмый бүген. Чөнки әдипнең кальбен өшетеп җибәргәннәр. Боздай салкын аның хисчән йөрәге. Әле күптән дә түгел, Бакуда төрки халыкларның орфографиясен гарәп хоруфатыннан латинга күчерү турында зур киңәшмә булган иде. Анда Галимҗан Ибраһимов, гарәп алфавитының өстенлекләре турында сөйләп, саллы дәлилләр китергәч, ахырда йөрәге түзмичә: «Әгәр бүген латинга күчәбез икән, тагын күп булса ун елдан соң бездән урысчага күчүебезне таләп итәчәкләр!» – дип ычкындырган иде. Менә бүгенге «келәмдә» сөйләшү вакытында күренекле әдип, кичәге принципларыннан ваз кичеп, латинчага күчүнең зарурилыгын таныган, моңа мәҗбүр ителгән иде…

Ниләр уйлады икән әдип бу минутларда? Күкләрдә Кремль йолдызларыннан югарырак чын мәхкәмә барлыгы турында уй чагылып китмәдеме икән аның дәһри күңелендә? Үзенең ялгышларын аңлый башламадымы икән? Кем белә?..

Аңлагандыр да, элекке ялгышлары өчен үкенгәндер дә дип уйлыйм. ОГПУга бирелгән бер белешмәдә (1927 ел) Галимҗан Ибраһимовның Казан театрында суфлёр булып эшләүче Хәсән Исхаковка (Гаяз Исхакыйның туганы) матди ярдәм итүе гаеп эш итеп күрсәтелә. Психология күзлегеннән караганда, монда Ибраһимовның үзен Исхакый каршында гөнаһлы итеп сизүе чагыла, минемчә.

Йөрәгенә кадалган боз кыйпылчыгын Кырым кояшы да җебетә алмый әдипнең. Моның өчен НКВДның дары төтәсләгән кайнар пулясы кирәк булачак әле.

Әхмәт Сәхапов: «Галимҗан Ибраһимов шәхес буларак шактый катлаулы һәм каршылыклы кеше булган», – дип яза. Әйе, күренекле әдибебез болгавыр елларда хаталар да җибәргәли, абына, сөртенгәли… Аңа ялгышлары өчен артыгы белән түләргә туры килгән. Һәм Ибраһимов кебек монументаль фигурага бәя биргәндә, боларның барысын да исәпкә алырга кирәк. Һәм Әхмәт Сәхапов, Галимҗан Ибраһимовны акламаса да, аның иң күренекле шәхесләребездән булуын раслый торган сүзләр таба. Сәхапов болай дип яза: «Әмма шунысы бәхәссез: ул милләтен үзенчә, Гаяз Исхакый кебек милләтпәвәрләрдән аермалы рәвештә сөйгән, яраткан. Шул олы хис аны революция дулкыннарына китереп ташлаган, романтик табигате һәм садә рухы исә, күрәсең, большевикларның ике төпле, астыртын сәясәтен тиз генә аңларга комачаулагандыр… Ләкин шулай булса да, түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелеп, үзенең халык биргән зирәк акылына һәм ачы тормыш тәҗрибәсенә таянып, олуг шәхес һәм зур әдип булып җитлеккән Галимҗан Ибраһимов иҗатында гел коммунистик тәгълимат тарафдары гына булып калмый. Ул шулвакытта ук аның каршылыклы, кеше табигатенә, рухи яшәешкә чит булган эклектик асылын дөрес тоеп, сиземләп ала һәм, табигать белән кешелек җәмгыятенең эчке үсеш закончалыкларына таянып, адәм баласының күңел дөньясына үтеп керә».

Аннары галим мондый нәтиҗә ясый: «1917 елгы вакыйгалар китереп чыгарган бу җимергеч процессларны күреп, аңлап һәм тоеп яшәгән Галимҗан Ибраһимовның нинди авыр җан газаплары кичерүен без төрмә архивларында сакланып калган өтек-төтек мәгълүматлар аша гына беләбез. Гомеренең соңгы елларында үзенең алдануын, җәберләнүен тәмам аңлаган бу олуг әдипнең ачы һәм гыйбрәтле язмышы үзенең фаҗигале асылы белән чит илдә дә азатлык коралы булган үткен каләмен кулыннан төшермәгән Гаяз Исхакыйның әрнү-газапларына тиң. Татар әдәбиятының язмышлары да, иҗатлары да, нигездә, охшаш булган бу ике алтын баганасы безнең көннәрдә, ниһаять, бергә янәшә бастырылды һәм олуг әдипләрнең бай әдәби мираслары бердәм рухи мирасыбызга кушылды, милләтебезгә гадел хезмәт итә башлады».

Әхмәт Сәхаповның ХХ гасыр татар әдәбияты турындагы фикерләре Аяз Гыйләҗев кебек зур әдипнең фикерләренә тәңгәл диярлек.

1993 елның 26 декабрендә галим М. Әмирханов үзенең Аяз Гыйләҗев белән әңгәмәсен магнитофонга язып алган. «Сөембикә» журналының 2002 ел, 4 нче саныннан шул әңгәмәнең бер өлешен тыңлап карыйк (М. Әмирханов публикациясе):

Марат Әмирханов. Гаяз Исхакый турында ни әйтәсез?

Аяз Гыйләҗев. Гаяз Исхакый – мине бик сөендерә торган фактлар җыелмасы. Татар педагогикасының үзгәрешләренә нигез салган Альберт Яхин беркөнне миңа әйтә: «Аяз, менә мин дәреслекләргә программалар төзим һәм Гаяз Исхакыйны берничек тә сыйдырып булмый», – ди. Мин көлеп җибәрдем, кочаклап алдым. «Ниһаять, сез тәкъдим иткән программаларга сыймый торган татар әдибе дә килеп чыккан икән. Чөнки сез, тырышып-тырмашып, Шамил Рәкыйповны, Фәрит Яруллинны, Кави Латыйповны, фәләннәрне, Мөсәгыйт Хәбибуллинны программаларга кертәсез. Аларны бит аңлату бик җиңел. Совет власте өчен көрәшкәннәр, нидер эшләгәннәр». Ә Гаяз Исхакыйны аңлау һәм аңлату һәм, дөресен әйткән вакытта, безнең татар тормышының үзәгенә кертеп җибәрү җиңел түгел. Ул – катлаулы язучы. Мин сөенәм, аның хикәяләре Бунин хикәяләреннән берничек тә ким түгел. Гаяз Исхакый, – чын күңелдән әйткән вакытта, Бунинның шәкерте.

Аяз Гыйләҗев. Татар язучылары революциядән соң сыныш кичерәләр. Сыныш.

Аяз Гыйләҗев. Әгәр ул (Хәсән Туфан. – А.Т.) төрмәгә кереп, әзгә генә язмыш тарафыннан акылга утыртылмаган булса, һәм шул лагерь чорыннан шигырьләр язмаган булса, Хәсән Туфан Галимҗан Латыйп, Нәби Дәүли, Мәхмүт Хөсәен кебек уртакул, төссез һәм нигезсез шигырьләрнең авторы буларак калыр иде. Ходага рәхмәт укысыннар, әле ярый Хәсәнне чекистлар утырткан, әле ярый Мусаны төрмәгә тыкканнар. Алар бит икесе дә кызыл авыз иде. Кызыл авыз. Алыйк Фатих Кәримне! Ул бит Мусага караганда мең мәртәбә бөегрәк.

Аяз Гыйләҗев бәяләмәсе белән тулаем ук килешеп бетмәскә дә мөмкин. Ләкин шунысы хак: бу очракта тарих шәхесләрне эре иләктән или. Тузан кебек вак шәхесләр коелып калалар да онытылалар. Чуер кебек эреләре һәм ныклары мәңгелеккә ирешә.


Сөембикә манарасы һәм, гомумән, Сөембикә исеме Исхакыйда символ дәрәҗәсенә күтәрелгән. Хәтерлисезме, антиутопиянең ахырында Җәгъфәр төш күрә. Болар Казанга килеп чыкканнар, имеш тә, Казанда кояш тотыла, имеш. Шулвакытта Сөембикә манарасы селкенә, имеш. Менә ул авып та төшә… Казанга күзгә төртсәң күренмәслек караңгылык иңә…

Барысы да раска чыга. Икенче көнне Җәгъфәрнең сөекле хатыны Сөембикә вафат була… Сөембикә манарасы да ишелеп төшә… Ахырда каһарманыбыз Болгар шәһәренә юл тота, андагы Олы манара башына менә. Бу манара да җимерелә, һәм Җәгъфәр шуның ташлары астында җан бирә. «Актык болгар да үлде», – ди Гаяз Исхакый.

Билгеле булганча, Олы манара милади белән 1844 елда ук җимерелгән, һәм бу факт Спас өязе Олы Чаллы авылы кешесе Фазлулла Бохараи язмаларында теркәлеп калган. Хәзерге вакытта манараны торгызу эшенә керешелде дип беләм. Беләсезме, киләчәктә мин аны «Җәгъфәр манарасы» дип атар идем.

Ә дөнья күләмендә иң авынкы манаралардан исәпләнүче Сөембикә манарасының авышуы 1990 еллар башында реставрация эшләреннән соң тукталды кебек. Сөембикә исеме белән бәйле корылманы авып төшүдән саклау аны инкыйраздан саклау икәнен аңлаган хәлдә, без тынычланмаска, кул кушырып көтеп ятмаска, хәзерге заман техникасын эшкә җигеп, манараны турайту турында да уйларга тиешбез.


Милли-азатлык хәрәкәтенә килгәндә, «Инкыйраз» мондый идеяне, гомумән, инкяр итә (һәрхәлдә, болгарларга, ягъни татарларга карата). Гаяз Исхакый аларның киләчәген фәкать Русия составында гына күз алдына китерә. Аның бу фикере Тукайның «Рус белән тормыш кичердек без сайрашып» дигән сүзләре (1913) белән аваздаш булуына игътибар итегез. Бу ике бөек затны русофилиядә гаепләү мөмкин түгел.

Пәйгамбәрлек мөһере сугылган бу затлар хаклы дип уйлыйм. XXI гасыр сәясәтендә милли-азатлык мәсьәләсен алдагы гасырлардагыча хәл итү мөмкин түгел. Хәзерге коммуникация һәм аралашу шартларында бер генә ил, бер генә дәүләт тә (ул нинди зур һәм бөек булмасын) урта гасырлардагы кебек аерым яши алмый. Изоляциядә яшәсә, беренче нәүбәттә аны биологик инкыйраз көтеп тора. Берләшкән Милләтләр Оешмасын Гомумпланетар хөкүмәтнең башлангычы дип карарга кирәк. Киләчәк залим ханнарныкы, шаһиншаһларныкы, диктатор режимнарыныкы түгел. «Төрекмән башы», «Башкорт башы», «Кытай башы» кебек шәхесләр егерме икенчебездә кабатланмаячак. Киләчәктә ниндидер өстен сыйныфлар да, өстенлектән файдаланучы халыклар да калмас, – менә шул тигезлек заманын якынайту өчен көрәшергә кирәк дип ышанам мин. Һәркем, һәр милләт, һәр ил үзләрен бербөтеннең аерылгысыз өлеше итеп тоя башлагач, тар милли горурлык урынына үзеңнең уртак Ватанныкы – Җир улы булуың белән горурлану тойгысы килер. Ә ерак киләчәктә адәмнәр үзләрен бүгенгә фантастлар гына күз алдына китерә торган «Бөек Боҗра» вәкилләре итеп саный башларлар. Иң мөһиме шул: ул вакытларга фәлсәфәдә «материалистлар» һәм «идеалистлар» дигән капма-каршы төшенчәләр калмаячак. Чөнки материализм белән идеализм – бер үк чынбарлыкның төрле яклары гына. Диннәр исә беренче нәүбәттә уртак идеяләргә таяначак.

Бүген, илебездә тигезсезлек, кыргый капитализм хөкем сөргән көннәрдә, бу фикерләрнең никадәр хыялый булып тоелачагын мин яхшы аңлыйм. Ләкин кыргый капитализм демократик капитализм белән алмашыначак. Хәер, ул капитализм дип тә аталмас инде. Ә криминал, җинаятьчелек диярләр. Кешелек дөньясы котылгысыз вирус авыруларын мәгълүм бер чикләргә куып керткән кебек, криминалны да мәгълүм кысаларда тотарга өйрәнер. Чөнки тегесе дә, бусы да хасталыктан башка нәрсә түгел. Әгәр менә шушыңа ышанмыйсың икән, син киләчәккә һәм гакыл көченә, гомумән, ышанмыйсың дигән сүз. Гакыл көченә ышаныйк, гакылга табыныйк, чөнки гакыл – Илаһилыкның бер кыйпылчыгы, мазһары22
  Мазһар – гәүдәләндерүче, күрсәтеп бирүче; чагылыш, күренеш, аспект.


[Закрыть]
ул.

Татар әдәбият белемендә «Инкыйраз»ның жанры төгәл билгеләнмәгән дигән идем. Ул нәрсә: хыялый хикәяме, антиутопияме? Әллә сәяси мәкалә генәме? Иң соңгы публикациясендә ул «Публицистик-фантастик повесть» дип тәкъдим ителә. Монысы инде аптыраганнан гына шулай эшләнгән булса кирәк.

Бу хакта мин дә уйланып карадым, ләкин, дөресен әйткәндә, төпле бер фикергә килмәдем. Фантастикасын фантастика, ләкин монда антиутопия термины кулайрак шикелле.

Көнбатыш әдәбият белемендә «Роман с тезисом» – «Тезислы роман» дигән термин бар. Инглизчәсе – novel with a thesis, французчасы – roman a these, немецчасы – Thesenroman. Мондый роман иҗтимагый һәм сәяси мәсьәләләр буенча билгеле бер тезисны алга сөрә, аның каһарманнары, бөтен сюжет борылышлары шул тезисны исбатлау һәм раслау өчен хезмәт итәләр. Моның безгә бик таныш мисаллары бар: әллә нигә бер саташып алган Максим Горькийның «Ана» романы, Николай Островскийның «Корыч ничек чыныкты»сы, Александр Фадеевның «Яшь гвардия»се, «Язгы җилләр» кебек әсәрләр һ. б. «Тезислы пьеса» дигән термин да билгеле («Ике фикер», «Ташкыннар», «Мылтыклы кеше» һ. б.). Фактта социалистик реализм әсәрләре барысы да бердәнбер идеяне пропагандалый торган «тезислы сәнгать» төренә карыйлар дип әйтергә мөмкин. Кыскасы, соцреалистлар, төптән карасаң, иҗатта күптән билгеле булган алым кулланалар, фәкать, Мольерның мещаны шикелле, гомерләре буе проза телендә сөйләшкәннәрен белмиләр генә. Мәшһүр «пролетар язучысы» Максим Горький уйлап чыгарган «социалистик реализм» дигән темага күпме кеше диссертация яклап, гыйльми дәрәҗәләр алынган икән? Ничәмә-ничә ялган галимнәр, асылда, шайтан таягы кебек чүп үләннәр үсеп чыккан һәм урман-чытырманга әйләнгән. Уйлабрак караганда, илаһи сәнгать иясе соцреализм ачкычы белән дә шәп әсәр иҗат итә аладыр, бәлки. Әмма китап киштәсендә янәшәдә башка реализмнарга да урын булсын.

«Инкыйраз», – әлбәттә, тезислы антиутопия. Ә бәлки, бу хакта баш ватасы да түгелдер? Борынгы классификациядә «кәшиф» («откровение») дигән термин бар. Минемчә, пәйгамбәр Гаяз Исхакыйның бу әсәре кәшифнең үзе инде.

«Инкыйраз»ның композициясе төзек түгел, сюжеты ныклап эшләнмәгән, таркау (автор әле әдәби осталык серләрен үзләштереп бетермәгән) диярләр. Мондый әсәр укучыны ялыктыра, һәрхәлдә, ул аның игътибарын тотып тора алмаска тиеш… Ләкин «Инкыйраз» тота һәм җитди укучыны кайта-кайта укырга мәҗбүр итә. Ни өчен дисезме? Эченә салынган мәгънәсе белән тарта ул. Милләт өчен һәм, гомумән, инсаният өчен әрнү-сызлануы белән. Эчкерсезлеге белән. Әлбәттә, дөнья әдәбиятында киләчәк турында язылган әсәрләр байтак, аларның кайберләре, һичшиксез, Исхакый каләменә дә йогынты ясаган. Ләкин Исхакыйның антиутопиясе дә бөтендөнья әдәбиятында үзенә лаек урынны алып тора, ә төрки әдәбиятта ул – әйдәп баручы. Ул мәктәп программаларына кертелергә һәм Көнбатыш галимнәренә дә билгеле булырга тиеш.

Мин алдарак Гаяз Исхакыйны тәмам оныттырдылар дигән идем.

Ләкин тормыш без уйлаганнан, без көткәннән катлаулырак. Кайчак тормышта адәм ышанмаслык хәлләр дә килеп чыккалый. Трагикомедияләр.

Мәрхүм Тәүфикъ Әйди сөйләгән иде. Кайдадыр Урал якларындамы, Себердәме, Архангелда укмы – татар җыелыбрак яши торган бер җирдә – һәвәскәр артистлар әле егерменче гасыр урталарында да Исхакыйның бер пьесасын сәхнәгә куеп маташканнар. Күрәсең, бу караңгы якларда Гаяз Исхакыйның фаҗигасеннән хәбәрдар булмаганнар. Әлбәттә, пьесаны сәхнәләштерү өчен, һәвәскәр артистларга җирле хакимиятләрдән (райкомнан дип исемдә калган) рөхсәт язуы алырга кирәк булган. Биргәннәр болар рөхсәтне, чөнки Гаяз Исхакыйның «фашист агенты Шольц» икәнен Каф тау артындагы урыс райкомы каян белсен? Шулай итеп, СССРның дөм караңгы бер почмагында «ата дошман» Исхакыйның пьесасын карап ләззәт тә алганнар икән!

«Инкыйраз»ның киләчәге турында бер-ике сүз.

Академик Миркасыйм Госманов «Инкыйраз»ның бүгенге әдәби телгә күчермәсен яки күчермәләрен эшләү кирәклеге турында язып чыккан иде. Мин аның фикеренә тулысынча кушылам. Чыннан да, программ ядкяр буларак, «Инкыйраз» безнең өчен, әйтик, русларның «Слово о полку Игореве»лары (Шәйхи Маннур тәрҗемәсендә татарчасы да бар) кебек үк мөһим, ә аның дистәләгән тәрҗемәләре һәм шигъри күчермәләре яши, һәм рус укучысы, гадәттә, төп информацияне шулардан ала. Бу эшкә бездә дә шагыйрьләр тотынса әйбәт булыр иде, чөнки «Инкыйраз» текстындагы «томанлы» урыннарны һәм патша цензурасы ясаган бушлыкларны шагыйрь үзенең интуициясе ярдәмендә тутыра ала.

Ихтимал, «Инкыйраз»ның берничә версиясен (чәчмә, шигъри, балалар өчен версияләр, адаптацияләнгән текстлар) эшләтеп булыр иде.


Бер русча гәзиттә Р.Батулланың сызланып язган «Почему исчезают татары?» дигән сүзләрен укыгач, мөлаем гына бер рус карчыгының: «Горе-то какое!» дип ычкындырганын хәтерлим. «Кысыр хәсрәт» димәкче инде. Шуңа күрә мин гәзит мәкаләләренә мондый спекулятив исемнәр бирмәү яклы. Дусың көенмәсен, урысың сөенмәсен. Йөгенмә! Шигыйларның гашүрә көнендә күкрәкләрен таш белән төеп җәрәхәтләүче актёрлары (синкзаннар) кебек кылану да килешми. Без – сөнниләр, һәм бездә шәхсәй-вәхсәйлеккә урын юк.

Әлеге мәкаләсендә Р.Батулла «су күршеләребез» чувашларның берсе өстеннән берсе донос-әләк язмауларын, чит телләрдә чуваш поэзиясе антологиясе чыгаруларын, гомуми чуваш тарихы өстендә эшләүләрен, музыка өлкәсендә халыкара аренага чыгуларын мактап телгә ала. Белмим, бу очракта чуваш тавыгы күркә булып кына күренмиме икән? Безнең дә тарихчыларыбыз тик ятмыйлар, ә тарихыбызны «гомумиләштерә» башласаңмы?! Чит илдә эшләүче мәшһүр композиторларыбыз Софья Гобәйдуллина һәм Мәсгудә Шәмсетдиноваларны, татар поэзиясен инглиз телендә яңгыраткан Равил Бохараевны, балет остасы Рудольф Нуриевны, атаклы физигыбыз Роальд Сәгъдиевне онытмыйк… Аннары бөтен Рәсәйне колачлаган һәм кимендә ун миллион кешелек ихтыяри-мәҗбүри сексотлар ятьмәсеннән чуваш кавеме генә хали булмагандыр. Бу нисбәттән чуваш психологиясе татарныкыннан да, русларныкыннан һәм, әйтик, башкортныкыннан да аерылмый кебек. Ә менә иман мәсьәләсендәге ныклыгыбыз ягыннан без чувашлар каршында мактана да алабыздыр әле.

Р. Батулла яза: «Тиздән чуваш халкы милләт булып әвереләчәк: чуваш яңарышы дәверенең якынлашып килүе ишетелә инде. Ә татарлар ярык тагарак янында утырып калырлар». Гипербола инде бусы. Чуваш яңарганда, без дә тик ятмабыз, бирган булса. Аннары мәкаләнең авторы чувашның инде күптән милләт булып җитешкәнлеген онытып җибәрә. Русча язылган мәкаләне укый калсалар, чуваш дуслар рәнҗер бит бу сүзләргә. Чөнки мактау урынына түбәнсетү килеп чыккан.

Татар ялган пәйгамбәрләргә һәм потларга табынмасын. Урам исемнәренә генә карагыз. Бауман, Куйбышев, Фрунзе, Дзержинский, Сакко һәм Ванцетти урамнары… Ә «Латыш укчылары» урамы? Ташкентта яисә Алматыда азатлык сөюче «басмачылар»ны бастырып йөргән татар бригадасы укчылары исеме белән аталган урамны күз алдына да китереп булмый. Анда татарны шуның өчен күралмыйлар. Ә без 1918 елның август-сентябрь айларында Татарстанда башкарган золым эшләре өчен Казан урамына «Латыш укчылары» исемен бирәбез. Хәтерсезләр без!

Моннан байтак еллар элек, Татарстан идарәчеләре Үзбәкстанда татар культурасы декадасы үткәрү турында сүз кузгаткач, Үзбәкстан ССР җитәкчеләре борыннарын гына җыерганнар: «Татарлар автономияле республика гына, ә безнең дәрәҗәбез зуррак, бик телиләр икән, декадаларын Үзбәкстан составындагы Каракалпак АССР да, Нукус шәһәрендә үткәрсеннәр», – дигәннәр болар. Нишләмәк кирәк, юлга чыгарга әзерләгән җигүле арбабызны тугарып тормадык, киттек Нукус шәһәренә… Югыйсә ул вакытларда Ташкентның үзендә генә дә күп санлы татар диаспорасы яши, һәм алар безне куанып каршы алачаклар иде. 20 нче елларда Урта Азиядә милли азатлык хәрәкәтен бастыруда катнашуыбызны җирле халык беркайчан да онытмас, ахры…

Казан шәһәрендә Ульянов-Ленинга куелган һәйкәлләр ничәү? Ә бит Казан – Владимир Ульянов гомере буе өнәмәгән өч шәһәрнең берсе (Надежда Крупская сүзләренә караганда, калган икесе – Париж белән Тифлис).

Без бүген криминаллашкан һәм мафияләшкән җәмгыятьтә яшибез. Һәм бу җәмгыять кайсыдыр бер пычрак авызлы пенсионер-коммунист әйткән «дерьмократ» Гайдарлар тудырган нәрсә түгел, алар, шәхсән Егор Тимурович Гайдар үзе дә, җәмгыятебезне мондый афәттән йолып калырга тырыштылар. Бу чорның төп сәбәпләрен һәм аның яралгыларын 70 ел буена коммунистлар хакимлек иткән дәвердән эзләргә кирәк. Әгәр Гайдар безнең буынны череп таркалудан саклап кала алмаган икән, моңа да әлеге дә баягы коммунистлар һәм без Думага сайлап куйган «акыллыбашлар» гаепле. Нәкъ менә алар Гайдарларның кул-аякларын бәйләп ташладылар… Димәк, кордашлар, гаеп безнең үзебездә. Әгәр без, демократларга каршы тавыш биреп, гайдарчыларны Думага кертми калдырганбыз икән, чыннан да, башка кем гаепле булсын? Ельцин, ашыга-кабалана үзенә варис эзләп аптырагач, көч министрлыкларына мөрәҗәгать иткән икән, димәк, дим мин, шулай кирәк булган, димәк, кичәге коммунистларны һәм бүгенге җинаятьчеләрне авызлыклау өчен, бүтән чара калмаган. Демократиянең кулы йомшак булса да, кесәсендә ул «керпе бияләй» тотарга тиеш, чөнки кирәге чыга!

90 нчы еллар башында илгә Ельцин ишеләр түгел, чех Гавел кебекләр кирәк булган. Ә без андыйларны адәми затка ярлыланган хәерче Рәсәйдә каян табыйк? Бар идеме соң алар? Бар иде, бар! Аларның исемнәре беренче демократик сайлау вакытында да күренде, тик «кара сайлаучы» чын интеллигентларны санга сукмады, гаделлек өлгесе булырлык Гайдар исемен пычракка салып таптадылыр, Собчак һәм Галина Старовойтоваларның башларын ашадылар… Менә хәзер интексен инде гавам. Ихтимал, шушы интегүләр аша гына акылга утырырбыздыр.

Әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы да инкыйразга турыдан-туры бәйләнгән.

СССР җитәкчеләре бөтен илне чүплек башына әйләндерделәр. Радиоактив матдәләрнең кайларга күмелгәнен хәзер белеп тә бетермиләр инде. Бер кеше гомере эчендә Арал диңгезен, Кара-Бугаз Голны харап иттек, Каспийны агулыйбыз, Кара диңгезне, Балтыйк диңгезен, Баренц диңгезен, Яңа Җирне, Ерак Көнчыгыш ярларын… Иң начары шул: бөтенесе яшерен рәвештә эшләнә. «Чирен яшергән – үлгән» дигән сүз дә бар югыйсә. Менә кайда ул һәлакәт, менә кайда ул инкыйраз. Совет тоталитаризмы тагын илле ел яшәгән булса, бөтен илне Урта Азия халкы «Барса килмәс» дип атый торган үле чүлгә әйләндереп бетергән булыр иде.

Менә хәзер Татарстанда атом электр станциясе төзелеше кабат яңартылды. Казанга Америкадан җәмәгате белән кунакка кайткан могтәбәр Роальд Сәгъдиев тә «атом электр станциясенә альтернатива юк» дигән катгый фикерен әйтте. Ул безгә куркынычсызлык техникасыннан тайпылмаска гына киңәш итә… «Их, туган… – диясе килә аңа. – Их, туган… Рәсәйдә ана күкрәге дә куркынычсыз түгел бит хәзер, күкрәк сөте дә… Җир-ана рәнҗи шикелле безгә…»

Чыннан да, гөнаһларыбыз зур шул.

Байтак вакытлар исеме телдән төшеп торган һәм, имештер, ватанын саткан Муса Җәлил исеменең әдәбиятыбызга яңадан кайткан вакытлары искә төшә. Аннары аңа герой-шагыйрь исеме бирелде, һәм бу хәл барыбыз өчен дә куанычлы булды. Аның «Моабит дәфтәре» чын шигърияткә ия иде.

Аннары Галимҗан Ибраһимов, Туфан, Тинчурин, Бурнашлардан һәм тагын дистәләрчә күренекле әдипләребездән «халык дошманы» дигән кушамат алып ташланды, бөтен Рәсәй күләмендә, җәмәгатьчелек белән бергә, әдәбият һәм сәнгать бер катка иркен сулап җибәрде.

Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнеп, әдипнең исемен ватанга кайтару буенча башлап йөргән кеше Ибраһим Нуруллин иде. Аңа әлеге антиисхакыйчыларга каршы көрәшү җиңел булмады. Шуңа күрә ул хакыйкатьне белсә дә, кайбер нәрсәләр турында ачыласы итмәде шикелле. Вакыты җитмәгән иде әле…

Аяз Гыйләҗевнең Ибраһим Нуруллинга мөнәсәбәте тискәрерәк булганын беләбез. Хәзер мәгълүм булганча: «Ә сез үзегезнең яңа романыгызда Ибраһим Нуруллинның Гаяз Исхакый иҗатына карата булган мөнәсәбәте турында әйтәсез. Һәм аны бу Нуруллин эше түгел, бу яшь буыннар эше дип әйтәсез. Моңа аңлатма кирәк сыман», – дигән сорауга ул болай дип җавап биргән:

– Аңлатам. Мәктәп программалары белән тәрбияләнгән менә шушы буын укытучылары алар, нигездә, Ибраһим Нуруллин һәм аның яраннарының шәкерте бит! Ибраһим Нуруллин Гаяз Исхакыйның бөек иҗатын марксизм-ленинизм кысасына сыйдырып аңлатырга тырыша. Аның төп хатасы шунда: ул болай ди: «Менә Гаяз Исхакыйның революциягә кадәрге иҗаты – безнең өчен кызыклы иҗат, ә аннан соңгы иҗатын иләктән иләргә кирәк». Бу бит – ахмаклыкның соңгы чиге.

Аннан соң Аяз Гыйләҗев болай дип өсти: «Имеш, революциягә кадәр Гаяз Исхакый бер булган, революциядән соң Гаяз Исхакый икенче булган. Ә кеше буларак, гражданин буларак, Гаяз Исхакыйның революциядән соңгы иҗаты аерата зур бәягә, зур хакыйкый дәрәҗәгә ия. Ул чор хакында Исхакый кебек дөрес сүзне әйтә алган кеше юк».

Болар бәхәссез.

Инкыйразга каршы көрәштә безгә тагы ниләр кирәк, ниләр, кемнәр җитми безгә?

«Халыкчанлык» дия-дия без бөтен әдәбият һәм сәнгатебезне «кара халыкчан»га әйләндереп бетерә яздык. Менә бүген безгә рухи аристократизм һәм интеллигентлык дигән нәрсәләр җитми.

Рус философы Н.Бердяев «Тигезсезлек философиясе» (М., 1990) дигән китабында аристократия турында түбәндәге фикерләрен әйтә.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации