Электронная библиотека » Адлер Тимергалин » » онлайн чтение - страница 11


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:40


Автор книги: Адлер Тимергалин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 11 (всего у книги 38 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]

Шрифт:
- 100% +

«Телеңнән куан, улым!» – дигән икән аңа кайчандыр бер апа. Апакайның ак теләге кабул булган…

Заманында бер өлкәнебез әле яшь Аяз Гыйләҗевнең теленә шайтан төкергән дип мактаган сыман әйткән иде. Марсель Галиевнең иреннәренә шайтан төкереге түгел, Сөләйман Бакырганига үлемсез шигырьләр иҗат итү сәләте биргән Хозыр-Ильясның терек суы чәчрәгән, ахрысы. «Ялкау әдәбиятны шигырь баса» дигән күңелсез хакыйкатьне аның колагына шагыйрь Бакыргани үзе пышылдамады микән?

Марсель Галиев текстларында алынма сүзләрне куллануда төгәлсезлек юк чамасында. Шулай да бер кытыршылыкны күрсәтеп үтәсе килә. Тик башта ук әйтеп куйыйм: монда автор фәкать чыганаклардагы кимчелекне кабатлый гына.

«Бөек кодрәт иясе – Каһһар тарафыннан Җир йөзендәге һәммә тереклек чыганагы, нәфис-төгәл нәкышләр белән, сәнгатьле итеп, искиткеч төрлелектә, илһамланып, соклану-хозурлык тәмен тоеп, сәламәт сайланыш, яшәү өчен көрәш, үрчү кайнарлыгы биреп иҗат ителгән». Монда автор «каһһар» сүзен конкрет шушы урында, гомумән, Аллаһ мәгънәсендә кулланмаска тиеш иде, чөнки бу сүзнең бүгенге төп мәгънәсе – каһәрләүче бит.

Алланың сыйфат-атрибутларына кагылышлы түбәндәге очракта исә Марсель Галиевнең тәнкыйди күзләренә мәктәптә үк кидерелгән материалистик күзәлдерек комачаулый:

«Әмма Раббының җирдә тереклек ритмына үзгәреш-төзәтмә кертүе… мөмкин хәл түгелдер», – дип яза ул.

Бу бит Аллаһның кодрәтен чикләү була. Яки Галәмнең сәгать механизмын бер борып, кузгатып җибәргәч, табигый процесска бүтән тыкшынмый торган һәм Көнбатыш философиясендә «Үле алла» дип аталган феноменны хәтерләтә. Ислам мондый фикерне катгый төстә кире кага. Югыйсә гыйбадәт-догаларның да, мөнәҗәтләрнең дә мәгънәсе калмас иде. Безнеңчә, Аллаһ олыгаю, картаю, искерү кебек сыйфатлардан хали, Аның өчен вакыт дигән нәрсә юк, кичәге, бүгенге һәм иртәгесе көннәр Аңарда бер мизгел булып бергә оешып яшиләр. Мәгълүм бер мәгънәдә, Аллаһ – мәңге яшь ул. Ә Җир тереклегенең эзлекле һәм акылга муафыйк эволюциясендә борылыш нокталары, мутацияләр – барысы да Аңардан. Мутацион үзгәрешләрнең очраклы хәл түгеллеген математика исбат итә.

Наҗар Нәҗми: «Марсель Галиевнең әсәрендә «яшьлек очкыны чәчрәп тора», – дип язган. Ни гаҗәп: аның соңгырак, инде олыгая төшкән каләм белән иҗат иткән әсәрләрендә дә сагындыргыч яшьлек яшьни.

Шик тә юк, Марсель Галиев үзенә гашыйк итәргә ярата. Мин моның психологик сәбәпләрен тикшереп тормыйм, алар аның бала чагына ук илтәләр шикелле. Ләкин шунысы мөһим: укучы Марсель Галиев шәхесенә генә түгел, милли Китабына, Миллият Рухына гашыйк була бит. Шуннан соң авторны нарцисс/нәркизлектә, мин-минлектә гаепләп буламыни?

Марсель Галиевтә очраган каршылыклар да уйландыра һәм сискәндерә. Әйтик, «Рух» китабында бер җирдә ул 50 нче елларда күгәрчен темасының бездә тәмам куертылып, Мәскәүдәге Кызыл мәйданны меңләгән күгәрченнәр белән тутырулары турында яза. Аларны – «тынычлык күгәрченнәрен» – киножурналларда еш күрсәтә торганнар иде. Аннары… болар «архитектура җәүһәрләрен танымаслык итеп хәкарә итә» башлагач, Мәскәүдә Кремль күгәрченнәрен көчле насослар белән суыртып алып юк итәргә тотыналар. Шуннан соң «поэзиядә бу темага вето салына». Кремльдә хәзер ерткыч лачыннар да асрыйлар дип беләм. Совет сатанизмы, үзебезчәрәк итеп әйтсәк, «шураи шайтанчылык» шушы инде.

Ә башка бер җирдә Марсель Галиев Испаниядәге Севилья шәһәренең үзәгендә урнашкан күгәрчен паркына карап соклана. Шунда ук кошларга сыйланырга җим дә сибәләр икән.

Соң, Испания күгәрченнәре андагы искитмәле архитектура һәм сынлы сәнгать ядкярләрен пычратмыйлар, бозмыйлар микәнни? Бәлки, испан кошлары акыллырактыр? Әллә соң ислам рухын да иснәгән испаннар һич тә сантый түгел, бәлки безләрдән аңлы, төпле, гуманлырак халык микән?

Марсель Галиев бу хакта сүз кузгатмый. Укучыга уйларга җай калдыра.

Авторның Көнбатыш философларына карашы тискәрерәк. «Аларның «шәм яктысында дөнья гел шулай барыр, вакыт динозавр кебек әкрен кыймылдар, дип язылган бу хезмәтләрен укырга инде бүгенге кешенең түземе җитмәс», – дип яза Марсель Галиев, бер кызган шәпкә. Бу очракта аның белән килешеп булмый. Беренчедән, түземле кемсәләр дә табыла, ә инде икенчедән, кем белә, бәлки киләчәктә Гегель хезмәтләрен, түкми-чәчми генә, кеше миенә тутырырга да өйрәнерләр. Кеше мие, компьютер винчестеры шикелле, Шәрык философиясен дә, Гаребнекен дә сыйдырырга сәләтле һәм тиеш. Шул тыныч синтезда олуг хакыйкать яралыр.


Укучым, акыллы сатирага, һөҗүнамәгә1010
  Һөҗүмнамә – сатирик әсәр.


[Закрыть]
сусаган булсагыз, «Рух» китабының Азнакайда Никита Хрущёвны ничек каршы алулары турындагы сәхифәләрен укыгыз. Валлаһи… таллаһи… «Ревизор»ларың бер якта торсын. Бүген дә андагыдай ялагайлык, холуйлык, «кышлак куштанлыгы» җитәрлек бит, хәтта артык та әле. Их, театр, театр, адәмнәрне эчләре катканчы көлдерәсең дә чаршавыңны капыл төшереп куясың… Ә бәндәләр тамашаңнан сабак алмыйлар, бернигә дә өйрәнмиләр, ахрысы. Театр бусагасын атлап чыгу белән, әле генә сәхнәдә күргән кәмит сериалын үзләре чынлыклап дәвам иттерәләр…

Алдакны, фальшьны, ялган каһарманнарны өнәми Марсель Галиев.

Һәм:

«Еллар узгач, медальләрнең йөзен яшел төкерек каплый». Ялгышмасам, Евтушенко да ялган геройларның түшендәге калай медальләрне «плевок» белән чагыштырган иде…

Калай әтәчләргә – калай медальләр. Камыр батырларга – кабык орденнар. «Безнең заман геройлары» шундый. Заманабызга хурлык нишаны тагылган! «Сәләтлеләрне күтәрә алмаган илне сәләтсезләр күтәрәмгә калдырыр».

Бүгенге укучы Марсель Галиевнең позициясен дә, позасын да ачык күрә. Ул алар белән килешергә яки ошатмыйча кабул итмәскә мөмкин. Бүгенге низаглардан һәм хөсетлектән хали иртәгәге укучы исә авторны тулаем кабул кылыр.

Марсель Галиев – адәми заттан. Кешегә хас барлык сыйфатлар да бар аңарда. Бер сыйфат аңа мул бирелгән, берләре – саран (тискәрерәк сыйфатларны күздә тотып әйтүем). Марсель Галиев әүлия да, фәрештә дә түгел, ул безнең кебек үк фани материалдан яратылган («яралтылган» түгел!). Менә шуңа күрә без, Алла бәндәләре, авторны үз итәбез дә. Әгәр дә ул күтәрелеп караган чагыңда бүркең төшеп китәрлек фәрештә-мазар булса, тәңри биеклектән вәгазь сөйләсә, мин бу язмаларыма тотынып та тормас идем.

Әти-әнисе биргән атына килгәндә, мәшһүр «Марсель» исеме аның аңын һәм, гомумән, шәхесен формалаштыруда зур роль уйнаган булыр. Драматург Туфан да юкка гына туфан дулкыныдай ташып күтәрелмәгән бит. Көнбатыштан килгән Марсель исеме горур яңгырый. Әйтик, шәркый Мирсәяфтән ким түгел.

Әлбәттә, Шәрык – нечкә шәйдер. Шигъри нәфислекнең дә ватаны шунда бит. Гыйсъянчы математик Гомәр Хәйямның фәлсәфи робагыйлары да Шәрыкта туып, Гаребне мәңгегә әсир иткәннәр…

Их, дисең, Марсель Галиев Шәрыкта йөреп кайтса иде! Югыйсә хаҗ сәфәреннән кайтканнарның юлъязмасын укыйсың да шушы эссе яклар турында шушылай салкын итеп язарга ничек баздылар икән болар дип рәнҗисең. Иманлыларның кайнар ирененнән җылы алган бәллүрдәй Кәгъбә дә аларның тасвирында айсберг бозыннан кисеп ясалган геометрик шакмак шикелле. Барчы, барчы шул якларга, мосаувир! Төркиядә булу гына аз, кара катыш канлы Төркия – ул Шәрыкның уртакуллыкта картайган пишкадәме генә, җитмәсә, бүген Европага иярчен булып тагылырга чамалый…

Киләчәктә Марсель Галиевнең мөстәкыйль сәяхәте Мәккә белән Марсель шәһәрләренә булса, мин бер дә гаҗәпләнмәс идем. Бирган булса диик, киләчәктә без Шәрыктагы гүзәл гыймраннарның рәссам пумаласы һәм шагыйрь каләме сурәтләгән тасвирны күрербез әле. Мин Марсель Галиевне Мәккә янындагы Мөздәлифә үзәнендә, Ибраһим пәйгамбәр шайтанны таш атып куган җирдә, җәмра-баганаларга таш ыргытып торган кыяфәттә күз алдыма китерергә тырышам. Килә. Шунда ул, елмаер-елмаймас кына, бер ташны изар-өреткеченә кыстырып та куя әле… Алып кайтсын. Бу таш үзебездәге Иблис-Иблисәләрне өркетер өчен булганга, сәфәрченең гөнаһын, җыйнаулашып, үз җилкәбезгә күтәрер идек. Гафур бөек!

Хаҗи Марсель Галиев, Казанга әйләнеп кайткач, Коръән-Кәримнең ана телебезгә шигъри тәрҗемәсен эшләүгә кабат керешер иде дигән өметебез бар. Ул эшләмәсә, моңа алынырлык батыр йөрәкле һәм, иң мөһиме, зыялы бүтән шагыйрь күренми. Коръән-Кәрим өчен өлгереп җитеште ул.

Барыннан да бигрәк, сәфәрче Марсель Галиевнең һәм аның белән бергә замандашларының да фикер офыклары бермә-бер киңәер иде.

Көнчыгышка (Шәрыкка) һәм Көнбатышка (Гаребкә) ике төрле стандарт белән якын килү Марсель Галиевтә дә сиздерә.

Заманында ислам дине яктысында кинәт күтәрелеп киткән Шәрыкны үзенә бертөрле эталон, үрнәк итеп алалар… Шәрыкның Европага биргән ачыш-казанышларын санап китәләр дә, Европа бик мескен һәм фәкыйрь хәлдә кала. Әйе, башта бу шулай булган. Ләкин мең ел да үтми, Көнбатыш фәне, өйрәнчек шәкертлек баскычын узып, Шәрык өчен остазга әйләнә бит. Техник һәм гамәли фән кояшы Көнбатыштан чыга башлый. Шунысы аяныч: Шәрык борынгы казанышлары белән горурланып, ирәеп, үсештә туктап артта калган, һәм бүген без шул артталыкның нәтиҗәләрен күреп ачынабыз. Һәр яңалыкка бидгать эш дип карап, аяк терәп каршы торган Шәрыгыбызны көнаралаш тотып тукмыйлар… Җиренең җелеген суыртып нефть төтене итеп очыргач, Зәмзәм суларын агулап бетергәч, Гарәбстан ташландык мазарстанга, Үле диңгез миражлары гына рәшәләнеп, тирбәнеп торган тоташ чүлгә әверелмәс дип кем ышанып әйтә ала? Ул чүлнең күчмә комнарында дөя сөякләре урынына чаяннар оялаган тутык автомобиль кабыргалары аунап ятар…

Бүген голәмә халкы Якын Шәрык гарасат үзәгенә әйләнмәгәе дип курка… «өченче номерлы» атом бомбасының шунда шартлавы бар. Җитмәсә, «Библия коды» дип аталган бер сенсацион гипотеза, без яңа меңьеллыкны ваклый башланганчы ук, 2006 ел аеруча хәтәр булырга мөмкин дигән нәтиҗә чыгарган иде. Библия текстындагы кисәтүләр әкияти имеш-мимешләргә түгел, бәлки математик ихтималлыкка («статистик көтем»гә) нигезләнгән булгач, бу гипотеза белән бәхәсләшү кыен, хак сүздер. Мәрхүм Ясир Арафат/Гарәфәт белән Израиль премьер-министры Ариэль Шарон (ул да яшәү белән үлем арасында, комада ята шикелле) «Библия коды» прогнозларыннан хәбәрдар булганнар булуын, әмма солых файдасына бер эш тә майтара алмаганнар. 2001 елда Нью-Йорктагы Бабил манарасыдай биек ике бинаның террористлар тарафыннан тулысынча, ә АКШның хәрби мәркәзе Пентагон бинасының өлешчә җимертелүеннән соң, Вашингтон әһелләре әлеге гипотезага саграк, игътибарлырак карый башладылар шикелле, чөнки «Библия коды» бу фаҗиганең дә буласын алдан ук аермачык кисәтеп куйган иде. Тик Вашингтондагы «Ак йортныкылар» бүген моннан да сугыш сере ясап маташканга охшый. Сталинчыл «тарихи материализм» кануннарыннан әллә ни ерак мүкәләп китмәгән матдиун1111
  Матдиун – материалистлар.


[Закрыть]
сәясәтчеләр – Мәскәү «Ак йортыныкылар» исә ул прогнозларны, әллә хорафатчыл хыял җимешенә, әллә инде тилебәрән орлыгына санап, күрмәмешкә салыналар, борыннарын гына җыералар. Тәвә кошының башын комга тыгуымы бу? Әллә соң иблиси уен кагыйдәсе шундый мәкерле микән?

Күреп торабыз: Якын Шәрыкта Бөтендөнья империясе корырга хыялланган бәндәләр – финанс шакаллары эш йөртә. Ул Иблис токымын ничек авызлыкларга? Паразит рибачылыкны тыя торган Иманыбызның пакьлеген ничек саклап калырга?

Ирексездән «Сион хәкимнәренең протоколлары» дигән каһәр уйдырма искә төшә. Бөтен дөньяны чолгап алган ябышкак пәрәвез…

Мескенлектән чыгу өчен, безгә хөр фикер ияләре – марсельезалы Туфаннар һәм туфанлы Марсельләр кирәк өстенә кирәк булачак.

Менә авторыбызның тагын бер көтелмәгәнрәк фикерен укыгыз әле:

«Тарихны Бонапартлар, Пушкиннар, Тукайлар, Мөдәррис Әгъләмов кебек җиңел-курач гәүдәлеләр хәрәкәткә китерә».

Әмма ләкин…

Әзмәверләр, алыплар, алаңгасарлар нишли торгандыр?.. Нишләгәннәрдер? Хәер, юкка бәхәсләшмик, чөнки монда инде саф психология, Фрейд башлана.

Фикер ияләре дигәндә, минем күз алдыма Марсель Галиев белән бергә Айдар Хәлим дә килеп баса, һәм мин аларны чагыштыра башлыйм. Айдар өчен фикер алгы планда тора, ул мөһимрәк. Аңа чуклы стиль хас түгел, ул аңа макияж диебрәк карый, шәрә фактлар белән эш итәргә ярата. Синтезатор Марсель исә фикер белән өслүпне, шулай ук телбизәкләрне тигез хокуклы дип саный һәм һәркайсыннан бердәй ләззәт табып иҗат итә…

Татар Яңарышының хәбәрчеләре, арадашчылары бар, бар аның якты көзгеләре. Айдар Хәлим һәм Фәүзия Бәйрәмова – болар хәбәрчеләр, «кара яшен» кебек яшьнәр альбатрослар. Марсель Галиев безнең Яңарышның көзгесе, елъязмачысы, мосаувире дияр идем. Барысы бергә алар – Яңарышның тәүге карлыгачлары. Һәрхәлдә, мин аларны җилдәй сызгырып оча торган җитез кошлар сурәтендә күзаллыйм.


Мәкаләмне инде язып бетерәм дигәндә шуны шәйләп алдым: бәй, бу бит рецензия түгел… Мин Марсель Галиев текстын шөребен-шөрепкә таркатып, канатлы сүзләрен, юмарт хикмәтләрен чүпләп, гали фикерләрен бүсеп, анализлап утырмадым… Марсель Галиевнең әдәби табышларын санап чыгу өчен, миндә бөек хисапчы Шамкин үҗәтлеге («шам-кин-чылык»!) җитми.

Күз уңымда бүгенге көн гаме булды шикелле, кайчагында иртәгеге перспективаны күрергә ул да комачаулый.

Ярар. Кем әйтмешли, бар булганы шушы хәзергә. Калганы – киләчәк эше.

Гыйльми дәрәҗә тәхетеннән торып язылган җансыз мәкаләләр чыкмый калмас әле. Тик без аларны укырбызмы икән? Укысак, колагыбызда чыңлаган рухи марсельеза көен югалтмагаек.

Йа Раббым! диик. Йа Раббым, симез яки, киресенчә, сөякчел шүрәле бармаклары белән фәрештәсез каләмгә тотынган рәсми мөнтәкыйтьләр1212
  Мөнтәкыйть – тәнкыйтьче.


[Закрыть]
«Рух» китабы турында фәнни фикер язарга алына гына күрмәсен! Мондый тәнкыйтьчеләрнең әзер өлгеләрдән торган үле сыздыйн-быздыйннарын, тегеннән-моннан чәлгән хәерче кырык-корамаларын укып гарык булдык инде. Язсыннар әнә төрекмәнбашы Сәпәрморат Ниязовның «Рухнамә»се турында берәр нәрсәкәй! Безнең «Рух» китабына кул якмасыннар!

Нокта куйыйк. Күп нокталар куйыйк…

Кальбендә татарлыгы булган кеше бүген: «Менә бездә «Рух» китабы бар!» – дип, синәзаннар кебек күкрәк төеп әйтә ала. Юк, үлмәгән – яши бирә «Татар идеясе»! «Укыгыз, көнләшегез!»

Йодрыклар кесәдә тутыгып ятмасын!

Йодрыгыңны сугар орышта!

Бирган булса, бу мәгърур китап безгә корал һәм калкан булып хезмәт итәчәк. Ихтимал, аңа рецензияләр генә түгел, комментарлар, аңлатма-тәфсирләр кирәк булыр.

Беләсезме икән, «әл-Рух» – адәмнәргә иман нуры иңдерүче Җәбраил фәрештәнең кушым аты бит. Аның «Намусы-әкбәр» дигән исеме дә бар.

Төпсез тәңри биеклектән гөнаһлы җиребезне күзләп, бичара бәндәләрнең хәл эчендә тыпырчынуын күргәндә, нарасыен җуйган Шәрык аналарының бәргәләнә-бәргәләнә, өзгәләнеп SOS өне салуларын, ялваруларын ишетеп җылыймсың, Намус иясе?

Коргаксыган җир өстенә җылы нисан яңгырлар кой, язгы тургайларның көмеш аһәң тамчыларын чәч, шифалы бәлзәмдәй сүзеңне иңдереп юатчы, юатчы ничәмә гасырлар гаделгә сусаган күңелебезне.

БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘРДӘ ҺӘМ БОЛГАР-ТАТАРДА АСТРОНОМИЯ ТӨШЕНЧӘЛӘРЕ
(Татар күге)

Көнчыгыш Европада беренчеләрдән булып тимер эретеп коярга өйрәнгән һәм үз акчасын суга башлаган, салкын климат шартларында торак йортларны идән астыннан һава белән җылыту системасы кулланган, суны чүлмәк торбалар буенча китергән, шахмат уйнаган, сабын кайнаткан һәм, иң мөһиме, вәхшилеккә, мәҗүсилеккә, потпәрәстлеккә чик куеп, бер Аллага иман китергән халыкта төрле фән белгечләре, галимнәр һәм хәкимнәр дә була, әлбәттә. Идел буе Болгар йортында 922 елда ислам дине тәмам рәсмиләштерелгәннән соң, төгәл фәннәргә, шул исәптән һәйәт гыйльменә яки голүме нөҗүмгә – астрономиягә ихтыяҗ арткан. Мәчет михрабын Мәккәгә таба юнәлтү, уразага керү һәм чыгу вакытын төгәл билгеләү һәм моның өчен яңа ай туган мизгелне (рөэять яки неоменияне) аныклау, көн-төн озынлыгын исәпләү, мөселман бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен һәм кичәләрен бутамау өчен, ышанычлы календарь төзү кебек белемнәр аеруча кирәк була башлаган.

Безнең бабаларыбыз күк гөмбәзендә күзгә ташланып торган йолдызларга һәм йолдыз төркемнәренә беренче нәүбәттә исем биргәннәр. Киек Каз Юлы (Кәһкәшан), Җидегән йолдыз яки Зур Җидегән, Чүмеч йолдыз (Алтай төркиләрендә Җиде хан йолдызлыгы) – Кече Җидегән, Акбүзат белән Күкбүзат (Кече Җидегәннең Тимерказык белән янәшә йолдызы һәм Кече Җидегәннең Тимерказыктан исәпләгәндә өченче йолдызы. Төрки халыкларда Акбүзат белән Күкбүзат Тимерказыкка бәйләп куелганнар һәм аның тирәсендә әйләнеп йөриләр дигән күзаллау булган), Көянтә, Өч архар, Җәббар – Орион, Елдырык – Зур Эт (йолдызлык), Өлкәр яки Иләк йолдыз, Чулпан йолдыз, Чабан йолдызы, Көтүче йолдызы, Зөһрә – Венера, Кече Чулпан – Меркурий, Тимерказык (Алтай төркиләрендә Алтын Казык) – Котып йолдызы, Каракош – Юпитер (хәзерге терминологиядә Каракош йолдызлыгы бөтенләй башка), Кызыл яки Бакыр йолдыз – Марс, Ачык йолдыз яки Айгыр – Сириус, шиһаб – метеор, койрыклы йолдыз, күк капусы ачылу, күк гөмбәзе, күк чыгыры һ. б. сүзләр һәм төшенчәләр борынгыдан ук килә. Ә төрки әдәбиятка күз салсак, без анда, әйтик, борынгы рус әдәбияты белән чагыштырганда, шактый югарырак баскычка күтәрелгән астрономик терминология системасын күрәбез.

Сүз уңаеннан шуны әйтеп китик: бүгенге кайбер чыганакларда Көянтә йолдызлыгы дип зодиактагы Үлчәү яки Бизмән йолдызлыгын күрсәтү очрый, ләкин бу – хата фикер. Үлчәү йолдызлыгы күзгә ташлана торган йолдызлыклардан түгел, һәм халык аны аерып атап йөртмәгән дип уйларга кирәк. Көянтә һәм Өлкәр йолдызлар турындагы халык табышмагы безгә бу турыда шактый мәгълүмат бирә.

 
Алты кыз һәр көн саен көянтәләп су китерә;
Унбер егет, бергә җыелып, читтән күзләп төн кичерә.
 

Моннан күренгәнчә, халык Орион – Көянтә йолдызлыгында алты йолдызны аерып йөрткән, ә аңардан ерак та түгел урнашкан Өлкәр – Иләк йолдызда (бүгенге астрономиядә ул йолдызлык түгел, бәлки Үгезбозау йолдызлыгындагы йолдызлар төркеме дип йөртелә) унбер йолдыз санаган икән. Гарәп астрономнары Көянтә йолдызлыгында җиде йолдызга махсус исемнәр биргәннәр, болар: Әлнилам, Әлнитак, Беллатрикс (яңа исеме – латинчадан), Бетельгейзе, Минтака, Ригель һәм Хека. Чыннан да, иләкне хәтерләткән Өлкәрдә исә гади күз белән җиде йолдыз күренә дип исәплиләр, ләкин үткер күз, әлбәттә, аларны күбрәк тә аера. Шушы ук йолдызлыклар турындагы икенче бер табышмакта бу фактка басым ясап әйтелгән:

 
Һәр кичне унбер туган сахра гизәр,
Алты чибәр сул яны белән үтәр,
Һичвакыт ерак булмас ул алтысы,
Аерылмас унбереннән бу яртысы.
 

Нәкый Исәнбәт үзенең «Татар халык мәкальләре» дигән китабында (1 том) 1950 номер белән түбәндәге мәкальне урнаштыра (дөрес, аның мәкаль булуы бәхәсле, ул табышмакка тартым):

 
Җидегәндә җиде кыз,
Ай янында Зөһрә кыз,
Таң янында Чулпан кыз,
Унике йолдыз – унике кыз,
Тимерказык бер ялгыз.
 

Монда нинди унике йолдыз турында сүз барырга мөмкин? Безнеңчә, боларның җидесе – Зур Җидегәннекеләр, ә бишесе латинча W хәрефенә охшашлы Кассиопея йолдызлыгына карый. Алар да, Тимерказыкны читтән генә күзләгән шикелле, аның тирәсендә әйләнеп йөриләр.

Борынгыдан килгән халык календаренда Маймыл – Мачин елы бар. Бу елны корылык килә, зәһәр суыклар була, мал-туар кырыла, имеш. Боларның барысына да Мачин дигән явыз рух сәбәпче икән. Шуңа күрә терлекләр дә аны яратмаганнар һәм бервакыт йоклап яткан Мачинны таптап измәкче булганнар, ди. Әмма Мачин бик җитез булып чыккан һәм, алты кисәккә таралып, күккә ашкан. Шул кисәкләрдән Өлкәр йолдыз барлыкка килгән, имеш. Икенче бер мифка караганда, баштарак бу Өлкәр йолдызлыгында җиде йолдыз булып, алар җиргә бик күп суыклар җибәреп торганнар. Шуннан соң җирдәге җан ияләре Өлкәрнең бер йолдызын урлаганнар, һәм суыклар кими төшкән. Моннан күренгәнчә, Өлкәрдәге йолдызлар саны халык күзаллавында тотрыклы булмаган икән. Шуны да әйтеп китик: оптик кораллар аша караганда, бу төркемдә 250 чамасы йолдыз санап була.

Чыганакларда очрый торган тагын бер ялгышны төзәтеп үтик.

«Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге»ндә Сөрәйя «Җидегән йолдыз» («Созвездие Большой Медведицы») дип күрсәтелгән. Ләкин диңгезчелек буенча күп томлы энциклопедия язган Әхмәд ибне Мәҗид хезмәтенә караганда, Сөрәйя дип Иләк йолдызны (Өлкәрне) атаганнар. Әле генә әйтелгәнчә, гади күз бу йолдызлар төркемендә җиде йолдыз күрә, аларның алтысы бер үзәк йолдыз тирәли урнашканнар. Шуңа күрә гарәпләр аны «Люстра» – Сөрәйя дип атаганнар.

Татарда «Җидегәнне җиде кайтара, санасаң, сигез булыр» дигән мәкаль бар. Дөрес тә, чөнки Зур Җидегән чүмеченең сабындагы икенче йолдыз (Зур Җидегәннең дзетасы, ул Мицар дип атала) – куш йолдыз һәм, текәлеп караганда, аларны аерып күреп була. Димәк, барлыгы сигез йолдыз килеп чыга. Электә кешенең шушы Мицарның куш йолдыз икәнлеген күрә алу-алмавын тикшереп, аның күз үткерлеген сынаганнар.

Күктәге йолдызларның гомуми санына килгәндә, борынгы бабаларыбыз аларны «сиксән мең» дип әйткәннәр. Ләкин бу «сиксән мең», асылда, «бик күп» мәгънәсен генә бирә. Зодиак йолдызлыкларының төрки телләрдә ешрак кулланылган һәм татар телендә хәзер дә кулланыла торган исемнәре түбәндәгечә:

1. Кучкар, Кәҗә, Хәмәл, Кузы, Козгын – хәзер татарча астрономия терминологиясендә Кучкар (борынгы төрки телдәге кочкар – «тәкә» сүзеннән) атамасы кулланыла, ләкин озак вакытлар буе мәктәп дәреслекләрендә русча «Овен» сүзе алына иде, без «Русча-татарча астрономия терминнары сүзлеге»ндә Кучкар атамасын тәкъдим иткәч тә әле аңа тиз генә күчелмәде.

Кучкар йолдызлыгы эклиптикада 0–30 градусларны били, төп йолдызы – Хәмәл юл күрсәткеч (навигация йолдызы) булып хезмәт иткән. Моннан 2200 еллар элек Кояш бу йолдызлыкка язгы көн-төн тигезлеге көнендә керә торган булган, хәзер исә бу көнне Кояш Кучкар йолдызлыгында түгел, бәлки Балыклар йолдызлыгында була. Кучкар йолдызлыгында исә Кояш апрельдә була.

2. Уд, Үгез – татар телендә: Үгезбозау (русча «Телец» сүзенең нокта бәнокта тәрҗемәсе). Эклиптиканың 30–60 градусларын били. Беренче дәрәҗәле Альдебаран навигация йолдызы булып хезмәт иткән. Альдебаран йолдызыннан уңдарак һәм өстәрәк – Иләк йолдыз (Өлкәр). Үгезбозау йолдызлыгында Кояш май аенда була.

3. Ерентүз, Җәүза – татар телендә: Игезәкләр. Эклиптиканың 60–90 градуслары. Төп йолдызлары – Кастор һәм Поллукс (икенче һәм беренче дәрәҗәле йолдызлар). Игезәкләр йолдызлыгында Кояш июньдә була.

4. Сәратан, Ләнкәч – татар телендә: Кысла. Эклиптиканың 90–120 градусларында. Символында кысла сурәтләнгән. Төп йолдызы Акубенс, ләкин ул да дүртенче дәрәҗәле генә. 2200 еллар элек җәйге Кояш торгынлыгы көне шушы йолдызлыкка туры килгән. Кысла йолдызлыгында Кояш июльдә була.

5. Арыслан, Әсәд – татар телендә: Арыслан. Эклиптиканың 120–150 градуслары. Иероглифта Арыслан рәвешендә сурәтләнгән. Беренче дәрәҗәле йолдызы Регул (Арысланның йөрәге) навигация йолдызы булып хезмәт итә. Арысланның койрыгында икенче дәрәҗәле Денебола йолдызы урнашкан. Арыслан йолдызлыгында Кояш августта була.

6. Богдай башы (башагы), Сөнбелә – татар телендә: Кыз. Керәшеннәрдә – Сөнбел чәчле кыз. Эклиптиканың 150–180 градуслары. Иероглифта бодай башагы тоткан кыз рәвешендә сурәтләнә. Беренче дәрәҗәле Спика навигация йолдызы булып хезмәт итә. Хәзерге вакытта көзге көн-төн тигезлеге ноктасы шушы йолдызлыкта урнашкан. Кыз йолдызлыгында Кояш сентябрьдә була.

7. Өлге, Мизан – татар телендә: Үлчәү. Эклиптиканың 180–210 градуслары. Керәшеннәрдә – Бизмән (М. С. Глухов буенча). В. М. Беркутовта аның татарча Көянтә исеме дә телгә алынган, әмма халык телендә Көянтә күркәмлеге белән күзгә ташлана торган Орион йолдызлыгын белдерә. Үлчәү – куш йолдыз, гарәпләр аны Зубен әл-җәнүби һәм Зубен әл-шимали дип атаганнар (Көньяк үлчәве һәм Төньяк үлчәве). Иероглифта көянтәле үлчәү рәвешендә сурәтләнә. 2200 еллар элек Кояш көзге көн-төн тигезлеге көнендә шушы йолдызлыкта булган, көнне төн белән, хезмәтне ял белән тигезли торган символ шуңардан килеп чыккан. Хәзер исә Үлчәү йолдызлыгында Кояш октябрьдә була.

8. Чаян, Гакрәб – татар телендә: Чаян. Эклиптиканың 210–240 градуслары. Бик матур йолдызлардан торган зур йолдызлык. Чаянның йөрәге – Антарес кызгылт-сары төстәге беренче дәрәҗәле йолдыз. Навигация өчен хезмәт иткән. Чаян йолдызлыгында Кояш ноябрьдә була.

9. Җәя, Кавәс – татар телендә: Укчы. Эклиптиканың 240–270 градуслары. Төп йолдызы Әлрами исемен йөртә. Хәзерге вакытта кышкы Кояш торгынлыгы ноктасы шушы йолдызлыкта урнашкан. Җәя тоткан укчы рәвешендә сурәтләнә. Җәя йолдызлыгында Кояш декабрьдә була.

10. Оглак (Ылак), Җәди – татар терминологиясендә: Кәҗәмөгез, Нәкый Исәнбәттә: Ылак (керәшеннәрдә дә шулай). Эклиптиканың 270–300 градуслары. Кәҗәмөгез тропигы дигән термин шушы йолдызлык исеменә бәйле. Символында кәҗә сурәтләнә. Кәҗәмөгез йолдызлыгында Кояш гыйнварда була.

11. Күнәк (борынгы төрки телдә күн капчык, күн чиләк) – бүгенге татарча терминологиядә русча «Водолей» сүзенең калькасы кулланыла: Сукояр, Дәлү һәм Чиләк (керәшеннәрдә) дигән атамалары да билгеле. Эклиптиканың 300–330 градуслары. Бөтенләе белән диярлек көньяк ярымшарда урнашкан. Рәсемдә күнәктән яки кувшиннан су коючы рәвешендә сурәтләнә. Сукояр йолдызлыгында Кояш февральдә була.

12. Балык, Хут – татар телендә: Балыклар. Эклиптиканың 330–360 градуслары. Бөтенләе белән диярлек төньяк ярымшарда. Төп йолдызы – Әлриша (куш йолдыз). Хәзерге вакытта язгы көн-төн тигезлеге ноктасы шушы йолдызлыкта урнашкан. Ике (пар) балык рәвешендә сурәтләнә. Төп йолдызының исеме гарәпчә «бау, аркан» мәгънәсендәге сүздән, чөнки йолдызлык рәсемендәге балыклар койрыкларыннан тасма яки бау белән бергә бәйләп күрсәтелгән. Балыклар йолдызлыгында Кояш март аенда була.

Күрәбез ки, бүгенге фәнни номенклатурабызда Сөнбелә, Җәя, Күнәк кебек матур-матур сүзләребез төшеп калган икән, Зодиак йолдызлыкларының атамалары, гадәттә, Көнбатыш телләреннән рус теленә үтеп кергән сүзләрнең коры һәм ясалма тәрҗемәсе белән алмаштырылган икән.

Татардагы «Без, без, без идек, Без унике кыз идек. Бер тактага тезелдек, Таң атканчы юк булдык» дигән табышмакта нәкъ менә зодиак йолдызлыклары күздә тотыла. Борынгы риваятькә караганда, унике татар кызы, күккә ашып, унике йолдыз булып киткәннәр, аларга мәңге яшәү көче бирелгән, имеш.

Борынгы төркиләр дә зодиак йолдызлыкларын табигый рәвештә язгы, җәйге, көзге, кышкы йолдызлыкларга бүлеп йөрткәннәр. Мәсәлән, «Котадгу белек»тә «Козы – язкы йулдуз» («Кучкар – язгы йолдызлык») дигән күрсәтмәгә тап булабыз.

Киек Каз Юлы атамасының ничек барлыкка килүе турында мондый миф бар. Киек каз күптәннән Кояш иленә кызыгып яши икән. Көннәрдән бер көнне ул, кояш утында көймәс өчен, күлдә коенып алган да Күк катына менеп киткән. Бер көн, бер төн менгән, әмма һаман менеп җитә алмый икән. Кыр казының канатлары талган, канат төпләреннән кан тама башлаган. Шул кан тамчылары, кояш яктысында балкып, үтәли күренәләр икән. Күкне кап урталай ярган аксыл пута менә шул тамчылардан тора, имеш.

XIII гасырда Шәһри Болгарда яшәгән мөнәҗҗим (астроном) Мәгъсуд әл-Болгариның намаз вакытларын билгеләгәндә нинди астрономия коралларыннан һәм әсбапларыннан файдаланган булуын анык белмәсәк тә, без шул чордагы гарәби әдәбият буенча аларны яхшы күз алдына китерә алабыз. Болгар астрономнарына иң гади гномон (микийас), армилляр сфера (зат әлхалак), магнитлы компас (кыйбланамә) яхшы билгеле булган дип уйларга кирәк.

Болгар астрономнары географик киңлекләрне Тимер-казык биеклегенә карап чагыштыру, көн-төн озынлыгы үзгәрешен ачыклау һәм, бик ихтимал, үзләренең остазлары – гарәпләргә дә мәгълүм булмаган ак төннәр белән якыннан танышу, кышкы төннәрдә, котып балкышын күзәтү һәм тасвирлау өчен, төньякка 700 чакрымга сәяхәт иткәннәр (1135 елда Болгарга килгән Әбү-Хәмид әл-Әндәлүси хәбәре). ХVII гасыр төрек библиографы Хаҗи Хәлиф тә ниндидер бер болгар галименең Болгардан 700 чакрым төньякта урнашкан җирдә астрономик күзәтүләр үткәргәнлеген яза. Фикер йөртеп карасаң, аларның мондый ерак сәяхәте югарыда әйтелгән яңалыклар белән генә акланырлык. Бик ихтимал, ул заманнарда күк капусы ачылу дип нәкъ менә төньяк яки котып балкышы аталгандыр (хәзерге терминологиядә ул «йолдыз» яки «метеор» яңгыры мәгънәсендә).

Ихтимал, Болгар галимнәре хәзерге Удмуртия җирендә Вятка суының кушылдыгы Чүпче (Чепца) елгасы бассейнында яшәүче, килеп чыгышлары, телләре үк серле бисермәннәр төбәгенә сәяхәт иткәннәрдер. Бер татар шәҗәрәсендә Калталы Иванның (Мәскәү кенәзе Иван Калитаның) Кара бәк дигән кешегә Чүпче буйларын субашыннан алып тамагына кадәр биргәнлеге турында әйтелә. Нәкъ менә шушы төбәктә 1323 елга нисбәтле болгар каберташы табылган. Н. Маторинның «Религия у народов волжско-камского края прежде и теперь» китабындагы мәгълүматларга караганда, бу ташта биредә Болгар кешесе «Дземирхан» (Тимерхан?) җирләнгән дигән язу бар. Таш берничә кисәккә ватылган хәлдә бер удмуртта (вотякта) сакланган, аннары мөселманнар ул кисәкләрне, тоташтырып, мәчет янында калку җиргә, чишмә буена куйганнар. Телләрендә төрки-татар архаизмнары сакланып калган бүгенге бисермәннәрнең, Болгар дәүләте җимерелгәннән соң, мәркәздән аерылган хәлдә яши башлаган һәм, җирле халык вәкилләре белән гаилә корып, әкренләп телләрен җуя, тарихларын оныта барган кардәшләребез булуы мөмкин. Гомумән, хәзерге вакытта әлеге төбәктә бисермән авыллары янында һәрвакыт татар авылы да була (Россия. Полное географическое описание нашего отечества. Том пятый. Урал и Приуралье. С.-Петербург, Издание А. Ф. Девриена, 1914). Диннәре буенча христиан булсалар да, якыннары вафат булганда, бисермәннәр яшереп кенә мулла чакырганнар. Алар ат ите ашыйлар, дуңгыз итеннән җирәнәләр. Бу инде бисермәннәрнең көчләп чукындырылган булуы турында сөйли. Алар үзләрен, монгол-татарлар явы килгәч, Арча якларыннан күченеп киткән кенәзләр нәселеннән дип саныйлар, ягъни Борынгы Болгар йорты белән бәйләнешләрен онытып бетермәгәннәр (шул ук чыганак буенча). Чүпче бисермәннәрен чуваш галимнәренең күптән инде чуваш дип саный башлаганлыгын искәртик. Соңгы вакытларда аларны керәшеннәр белән якынайтырга тырышу да күзәтелә. Шуны да әйтергә кирәк: югарыда телгә алынган мәчетнең кыйбла юнәлешен билгеләү безгә мөселман төзүчеләренең белем дәрәҗәсен ачыкларга ярдәм итәр иде, чөнки михрабны дөрес чыгару өчен, астрономик күзәтүләр һәм белемнәр дә кирәк.

Болгар астрономнарының, күкне, күктәге төрле объектларны күзәтү өчен, махсус җиһазланган биналары – обсерваторияләре (рәсәдханә) дә булган дип уйлау табигый. Бүгенге көндә Болгар шәһәрлегендәге 80 нән артык хәрабә арасыннан фәкать «Кара пулат» дип аталганы гына үзенең төзелеше ягыннан астрономик күзәтүләр өчен кулай. Беренче карашка, ул борынгы зиккуратларны – дини йола-мәрасимнәрне үтәү белән бер үк вакытта астрономик күзәтүләр өчен дә хезмәт иткән корылмаларны хәтерләтә.

Ни археологлар, ни архитекторлар бу Кара пулатның нәрсә өчен төзелгәнлеген тәгаен генә әйтә алмыйлар. Мәчет яки мәдрәсә булу өчен ул артык кечкенә, нигез мәйданы буенча гадәти торак йорттан чак кына зуррак. Аның михрабы да юк. Икенче катындагы әйләнмә галереяның, – төрле яклардагы өч ишектән чыгып, дөньяның барлык якларына күз салырга мөмкинлек бирә торган мәйданның – вазифасын астрономия ихтыяҗларыннан тыш аңлату кыен, чөнки тирә-юньне күзәтү өчен хезмәт итә торган каравыл манарасы булырга ул артык тәбәнәк. Аннан соң икенче кат галереясына беренче кат аша үтеп тормыйча, турыдан-туры төп (!) ишектән кереп баскычтан күтәреләсе. Пулат гөмбәзенең уртасындагы тишек гадәти ишелү-җимерелү нәтиҗәсе генәме, әллә ул башта ук өстәмә яктылык бирүче тәрәзә яки зениттан үтүче йолдызларны күзәтү максатларын күздә тотып уелган «төнлек» булганмы дигән күптәнге, ләкин соңгы вакытларда күздән ычкынган сорауны да кабат искә төшерергә кирәктер. Ризаэтдин Фәхретдин бу бина турында: «Өстендә купол бар, аның уртасы тишекле», – дип яза, ягъни аны бу тишек махсус уелган дигән фикердә тора дип аңларга була. Бәс, әгәр дә ул махсус уелган (ясап калдырылган) булса, аны вентиляция тишеге яисә төтен юллыгы дип кенә уйлау беркатлылык булыр иде. Шик тә юк, бездәге климат шартларында мондый тишемнең каплавычы да ясалган булырга тиеш. Билгеле булганча, болгарлар җәйләүдә киез тирмәләрдә яшәгәннәр, һәм бу тирмәләрнең түбәсендә киез белән ачылмалы-ябылмалы түгәрәк тишекләр булган. Нәкый Исәнбәт сүзләренә караганда, ул тишекне чыңрак яки чагарак дип атаганнар.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации