Электронная библиотека » Адлер Тимергалин » » онлайн чтение - страница 12


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:40


Автор книги: Адлер Тимергалин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 12 (всего у книги 38 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Пулатның ишеге төньякка караган, ишек янында астан өскә киткән тишекләр бар. Ул тишекләр турында да төпле фикер юк. Фараз тәртибендә, алар түбәдәге үзәк тишем каплавычын тартып ача һәм яба торган бауларга канал булып хезмәт итмәделәр микән дигән сорауны куярга мөмкин шикелле.

Гомумән, бу корылманы, аның тирә-юнен, янкорма нигезләрен яңадан һәм яңа күз белән өйрәнү нәтиҗәле булыр иде. Әгәр нигез калдыклары гадәттәгечә дүртпочмаклык рәвешендә булмыйча, әйтик, «Т» хәрефе рәвешендә булсалар, бу аларның астрономик максатларга хезмәт иткән корылманыкы булуы турында сөйләргә мөмкин.

«Кара пулат» бер үк вакытта дини мәрасимнәр үтәү һәм астрономик күзәтүләр башкару өчен хезмәт иткән булса, астрономнарның шул ук дин әһелләре булу ихтималы зур. Төнге күзәтүләр, әлбәттә, мәзиннәргә уңайлырак булган. Мәзиннең вазифасы – көнгә биш тапкыр мөселманнарны намазга чакыру булса да, VII гасыр ахырыннан, әйтик, Мисырда мәзингә төнлә өстәмә догалар уку да йөкләнгән булуы билгеле. Моңардан тыш, IХ гасырның икенче яртысыннан мәзиннәр махсус бүлмәдә төнлә дини китаплар укырга тиеш булганнар, бу исә күк йөзен, йолдызларның хәрәкәтен өйрәнү өчен зур мөмкинлекләр тудырган.

Иске һәм борынгы татар язма әдәбиятын күзәтүләр безнең телебездә астрономиягә турыдан-туры кагылышлы сүзләрнең, атамаларның, терминнарның гадәттән тыш мул булуын күрсәтә. Аларның күбесе, башка телләрдәге кебек үк, гарәп теленнән килеп кергән, ләкин тагын да борынгырак чорларга карый торган халыкара багланышларга ишарәләүче эзләр дә байтак. Борынгы төрки тел сүзлегенә таянып, без мондый элемтәләр санскрит телле төбәкләр белән аеруча тыгыз булган дип әйтә алабыз.

Чыннан да, төрки халыкларда астрономик белемнәрнең үсешен гарәпләр һәм ислам йогынтысына гына кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Төрки-монгол чыгышлы уникееллык хайван календареның («Хәмәл хисабы»ның) татар телендә һәм тарихи документларыбызда сакланып калган эзләре буенча фикер йөрткәндә, борынгы төрки бабаларыбызның (мәсәлән, Алтай төркиләренең) галәм турындагы белемнәре гарәпләргә караганда күпкә элгәре барлыкка килгәнгә охшый.

1929 елның җәендә Байкал буендагы Мальта авылында археологлар гадәттән тыш ачыш ясадылар: җир астында борынгы таш гасыры кешеләренең торак калдыклары арасында моннан 24 мең еллар элек мамонт сөягеннән 7х12 см чамасы дүртпочмаклык итеп ясалган, бер ягы кабарынкы, икенче ягы батынкы пластинка таптылар.

Урта бер җирендә тишек уелган бу пластинканың калку ягында вак-вак чокырлардан торган бөтәркәләр (спиральләр), елан кебек бөгелгән бизәкләр (барысы 7), ә батынкы ягында кобра (күзлекле елан) рәвешендә тырнап ясалган сурәтләр (барысы 3) була.

Германия сәнгатькяре һәм борынгы риваятьләр белгече Карл Хентце Мальта пластинкасындагы елансыман спиральләрдә Ай фазаларының үзгәрү символларын күрә.

Җентекле тикшеренүләр һәм хисаплаулар пластинкадагы бизәкләрнең чын мәгънәсендә мәңгелек календарь булуын, анда Ай һәм Кояш хәрәкәтләре генә түгел, бәлки Меркурий (Су йолдыз, Кече Чулпан, Готарид яки Гыйтар), Венера (Зөһрә, Чулпан, Чабан йолдызы, Эңгер йолдызы, Кәрван кыйран), Марс (Мәрих, Кызыл яки Бакыр йолдыз, Бәһрам), Юпитер (Мөштәри) һәм Сатурнның (Зөхәл, Туфрак йолдыз) хәрәкәтләре дә исәпкә алынуын күрсәттеләр. Ягъни бу «календарь»да оптик кораллардан башка гына, гади күз белән күзәтеп була торган барлык сәйяр күк җисемнәренең йөреше исәпкә алынган икән. Фактта бу пластинкадагы мәгълүмат төрки-монгол календареның барлык элементларын колачлый.

Оптик кораллар дигәннән. Мәгълүм булганча, күкне күзәтү өчен яраклы беренче телескопларны Галилей белән Кеплер ясаган. Телескобын күккә төбәү белән үк Галилей Юпитер планетасы тирәли әйләнеп йөргән дүрт «нәни» йолдызны – Юпитерның иярченнәрен күреп ала, Венера планетасының да Ай шикелле фазалары булып, аның кайчак урак рәвешендә күренүен ача. Шунысы мөһим: бу фактлар кешеләргә элек тә билгеле булганнар. Мәсәлән, Кеплер ничектер бервакыт әнисенә, телескоп тоттырып, Венераны күрсәтә. Әнисенең бер дә исе китми: «Ә нигә аның урагы кире әйләнеп күренә?» – дип кенә сорый ул, чөнки аның үткер күзләре Венераның урагын болай да ачык күрәләр икән. Юпитерның иярченнәренә килгәндә, нәкъ менә Себер якларында бер якут кешесенең күк төстәге зур йолдызның (Юпитерның) икенче кечерәк йолдызларны «йотуын», аннары кире «төкерүен», ягъни Юпитер иярченнәренең аның артына кереп күмелүен (тотылуын) гади күз белән дә күргәнлеге хакында ХIХ гасыр башларында мәшһүр сәяхәтче Ф. П. Врангель язган иде (хәзер без бу иярченнәрне Ио, Европа, Ганимед һәм Каллисто дип атап йөртәбез). Кыскасы, безгә караганда очлырак күзле элгәрләребез оптик коралсыз гына да астрономик күзәтүләрендә дөрес нәтиҗәләргә килә алганнар икән.

Менә шушында ике уч төбе хәтле Себер пластинкасын Британия утрауларында моннан 4000 еллар элек күп тонналы ташлардан төзелгән гаять зур Стоунхендж (I) корылмасы белән чагыштырмыйча мөмкин түгел. Тикшеренүчеләр ул корылманың да астрономик обсерватория булып хезмәт иткәнлеген ачыкладылар. Аның ярдәмендә, мәсәлән, Ай тотылу мизгелләрен билгеләргә мөмкин булган. Байкал буенда яшәгән борынгы элгәрләребез исә, мондый мәсьәләләрне чишү өчен, гадәттән тыш кечкенә «компьютер» уйлап тапканнар.

Кайбер галимнәр Мальта пластинкасы бөтен Галәмнең моделен сурәтли дип уйлыйлар.

Бик ихтимал, пластинка чынлыкта гномон (микъяс) булып та хезмәт иткәндер, ә гномонның таягы (кендеге) пластинканың үтәли тишегенә беркетелгән булгандыр. Ул чагында пластинкадагы сурәтләр вакыт үлчәү өчен циферблат булырга да мөмкин. Гномонның күләгәсе теге яки бу төртке-чокырга орыну исә күзәтү сәгатен дә, ел әйләнәсендә аның кайсы көнне булуын да билгеләргә мөмкинлек биргән.

Кыскасы, Мальта пластинкасы кешелек дөньясының мәдәният тарихында беренче универсаль астрономик корал яки әсбап булганга охшый. Вәхшилек чоры дип исәпләп йөртелә торган таш гасыры кешесе, бу әсбаптан файдаланып, вакыт агышын, күк яктырткычларының хәрәкәтен күзәтә, Кояш һәм Ай тотылуларны алдан күрә алган. Борынгы Себер астрономы күктәге зодиак йолдызлыкларын яхшы өйрәнгән булырга тиеш.

1979 елда Кузнецкий Алатауның көнчыгыш тармакларында, кадими Кече Сыя торакларын казып тикшергән вакытта, археологлар борынгы Себер халкының астрономия белән турыдан-туры кызыксынганлыгын раслый торган тагы бер мөһим дәлилгә юлыкканнар. Монысы – күк йөзенең йолдызлы картасы. Аны моннан 30 мең еллар элек таштан ясаганнар. Скульптур ташбаканың калканы өстендә чокып билгеләнгән йолдызларны кызыл һәм чия төсләрендәге буяуга буяганнар. Шул йолдызларны күңелдән генә бер-берсе белән тоташтырсаң, Зур Җидегәннең чүмече килеп чыга. Ташбаканың башында, Зур Җидегән чүмеченең Дубхе исемле йолдызыннан югарырак Тимерказык йолдызы күрсәтелгән. Аның тирәсендә урнашкан йолдыз чокырчалары исә урындык рәвешендәге Кассиопея йолдызлыгын сурәтлиләр. Шунысы кызык: Җидегән чүмеченең сабында урнашкан йолдызлар хәзерге замандагыга туры килеп бетми, андагы йолдызлар түбәнрәк төшерелгән. Ләкин галимнәр моны ялгыш түгел дип уйлыйлар. Чыннан да, моннан 300 гасырлар элек Җидегән йолдызлары шулай урнашкан булганнар. «Таш карта»ның тагын бер табышмагы бар әле. Анда ике билгесез йолдыз да сурәтләнгән. Ихтимал, болары – сүнгән йолдызлардыр.

Кызганыч, безгә әлеге ташбака сынының конкрет нинди шартларда һәм нинди мохиттә табылуы мәгълүм түгел. Ләкин, Р. Әхмәтьянов язганча, мондый ташбакаларны борынгылар, мәңгелек символы итеп, кабер өстенә куя торган булганнар. Шуңа күрә Себердә яшәгән кадими элгәрләребезнең ташбака сыны өстенә мәңгелек күк йөзе картасын ясап куюлары гаҗәп тоелмый.

Борынгыларның шушындый зур ачышлары һәм белемнәре ничек югалган соң дип сорау бик табигый. Монда Атлантиданы харап иткән бер көнлек һәлакәткә мөрәҗәгать итүнең кирәге юк. Мальта пластинкасы белән безнең арада олы бозланыш чоры ята, һәм Себердә чәчәк аткан мәдәниятнең артка китү сәбәпләрен шуннан гына эзләргә кирәк. Йөнтәс мамонтлар белән бергә, борынгы Себер астрономнары да тарих сәхнәсеннән төшкәннәр… Ләкин шулай да бу мәдәниятнең казанышлары эзсез-нисез югалмаган, ул замандагы белемнәр күпмедер дәрәҗәдә, мәсәлән, төрки халыкларда сакланып калганнар, Ай, Кояш, Юпитер һәм Сатурн хәрәкәтләренә нигезләнгән уникееллык хайван календарьлары рәвешендә безнең көннәргәчә килеп җиткәннәр. Бүгенге Себер халыкларының – хакаслар, алтайлылар, тувалылар, бурятлар һәм кетларның – астрономик күзаллауларында борынгы ата-бабаларының белемнәре чагыла.

Җыйнап кына әйткәндә, Шумер, Борынгы Кытай, Һиндстан, Мисыр, Борынгы Греция һәм Рим мәдәниятенең элгәрләре таш гасыры чорында Себердә яшәгәннәр дип әйтергә була. (Бу мәсьәлә белән кызыксынучыларга түбәндәге китапны укырга тәкъдим итәбез: В. Е. Ларичев. Мудрость змеи. Новосибирск, Наука, 1989.)

Шул рәвешле, төрки халыклар ватаны исәпләнгән төбәкнең тарихы безгә һич тә көтелмәгән бүләкләр әзерләгән.

Идел буе Болгар илендә яшәгән астрономнар гарәп телендәге чыганаклар аша алдынгы фәнни казанышлар белән таныша алганнар. Билгеле булганча, мәшһүр Птолемейның (гарәпләрдә Батилмуис, II гасыр) энциклопедик хезмәте «Альмагест» («әл-Мәҗистый») грек теленнән гарәпчәгә IХ йөз башларында ук тәрҗемә ителә һәм соңыннан гарәп галимнәре Әл-Баттани (850–929), Әл-Фараби (870 ел тирәсе – 950), Әбү-Вафа (940–998), Әл-Бирүни (973 – 1050) һ. б. тарафыннан тулыландырыла, аңа күп санлы комментарийлар (шәрехләр) языла. Бу китабында Птолемей планеталарның хәрәкәтсез Җир тирәсендә әйләнеп йөрүе турындагы тәгълиматын бәян итә.

Бу хезмәтнең төп өлеше Megale Sintaxis («Зур төзелеш») исемендә булып, гарәпләр аны тәрҗемә иткәндә «megale» (зур) сүзен, – ялгышыпмы, әллә ихтирам йөзеннәнме, – «megiste» (олуг, бөек) сүзенә әйләндергәннәр. 1175 елда Птолемейның трактаты («әл-Мәҗистый») гарәпчәдән кире латин теленә тәрҗемә ителә һәм аның исеме Көнбатышта да «Альмагест» булып китә. Шәрыкта календарьлар төзергә, астрономия әсбаплары ясарга өйрәнеп кайткан укымышлы болгар-татар муллалары беренче нәүбәттә Птолемей китабы белән танышкан булырга тиешләр.

Заһир Бигиев сүзләре белән әйткәндә, «төрек улы төрек» Әл-Фарабиның «Альмагест»ка комментарийлар китабы бу яктан аеруча игътибарга лаек. Аның китабында, мәсәлән, иң гади гномоннарны куллану, котып биеклеген үлчәү ысуллары, күк яктырткычларының торышын үлчәү өчен «армилляр сфера» дигән коралны ничек ясарга икәнлеге тәфсилләп аңлатыла, һәм Шәрык астрономнары өчен ул беренче гамәли кулланма булып хезмәт иткән булырга тиешле. Биредә көн-төн озынлыгы мәсьәләләре теоретик яктан ныклап тикшерелә. Мәсәлән, 55 градус киңлектәге төбәкләрдә, ягъни безнең тирәләрдә, иң озын төннең 17:15 сәгать булырга тиешлеге хисаплап бирелә. Авторга көн яки төн 24 сәгатькә сузыла торган киңлекләр дә мәгълүм, ул котыпта көн белән төннең 6 шар ай дәвам итәргә тиешлеген дә белә. Дөрес, Шәрык авторлары боларны фәкать теориядә генә беләләр, аларның «ак төннәр»не дә, котып балкышларын да күзәткәннәре булмый, ә менә Идел буе Болгар иле астрономнары бу мәсьәләләрне күзәтү юлы белән ачыклый алганнар һәм, инде әйтеп кителгәнчә, моны эшләгәннәр дә.

Милади 922 елның маенда Идел буе Болгарстанына Багдад хәлифәсе Моктәдирнең илчелеге килә. Илчелекнең сәркатибе сыйфатында эш иткән Ибне Фазлан – безгә байтактан таныш шәхес. Ризаэтдин бине Фәхретдин язганча, аның исеме Әхмәд булып, атасы – Фазлан, Фазланның атасы – Габбас, Габбасның атасы – Рәшид вә Рәшиднең атасы Хаммад булган. Сәркатипнең сәяхәтнамәсе, Болгар иленең һәм күрше халыкларның тарихын өйрәнү өчен, кыйммәтле чыганак булып тора. Сәяхәтнамәнең кулъязмасы 1922 елда Көнчыгыш Иранның Мәшһәд китапханәсендә табылган. Бу кулъязма 1656–1957 елларда Ибне Хатун атлы кеше тарафыннан Мәшһәд китапханәсенә тапшырылган була. Ибне Хатунның ерак бабаларыннан берсе Мәрв китапханәсенең хуҗасы булган. Заманында Якут әр-Руми әл-Хәмави (1119–1229) шушы китапханәдәге кулъязмадан файдаланган һәм үзенең «Географик сүзлеге»ндә Ибне Фазлан сәяхәтнамәсеннән өзек урнаштырган.

Сәяхәтнамәдән өзекләр Казанда, гарәпчәдән татарчага тәрҗемә ителеп, 1907 елда ук басылып чыга. Европа фәне исә Ибне Фазлан язмалары белән, нигездә, Мәшһәдтә сәяхәтнамәнең борынгы тулырак кулъязмасы табылганнан соң кызыксына башлый.

1924 елда Маркварт дигән галим, астрономик фактларга таянып, Ибне Фазланның Идел буена сәяхәт итүен шик астына куя, ул фәкать кешедән ишеткәнне генә язган дип раслауга тикле барып җитә. Миңа, мәсәлән, Марквартның үзеннән дә уздырып җибәреп, Ибне Фазланның реаль зат булуын инкяр итүчене үзебезнең татар җирлегендә дә очратырга туры килде, чөнки ул Европа һәм рус чыганакларында гына тәрбияләнгән, татарда чын фән гомердә булмаган, юк һәм, күрәсең, була да алмый дип исәпли… Ә бит, баксаң, татар кешесе Әхмәд Ибне Фазланны «җиде бабасына тикле» белгән!

Язмаларына караганда, бик күзәтүчән һәм төпченүчән, вак-төякләрне дә кәгазьгә төшергән сәркатипнең нинди сүзләре шик уята, скептиклар аның нинди хәбәрләре һәм фикерләре белән килешмиләр соң?

Беренче нәүбәттә бу – Ибне Фазланның Болгар илендә җәйге төннәрнең ифрат кыска булуы, кичке шәфәкътән соң таң сызылганга кадәр аскан казанның кайнап чыгарга да өлгермәве (ихтимал, итнең пешеп өлгермәве күздә тотыладыр) турындагы сүзләре. Сәяхәтче язганча, мондагы мәзин, тәмам буталып, төнге һәм иртәнге азанны бергә әйтергә мәҗбүр була, чөнки төннең кыскалыгы аркасында, йокы күрмичә, иртәнге намазны калдырып казалы булудан курка: «…төн шулкадәр якты, кешене ук атымыннан да ерак арадан күреп була», – дип яза Ибне Фазлан.

Илчелек килгән көннәрне төннең әле иң кыска вакыты җитмәгән, анысы 22 июньгә туры килә һәм, без яшәгән географик киңлекләрдә чын мәгънәсендә «ак төннәр» күзәтелмәсә дә, берничә төн гадәттән тыш якты була. Астрономик календарьда төрле киңлекләрдә эңгер-меңгер вакытның дәвамлылыгын күрсәткән җәдвәлгә күз салсак, июнь башларында көнкүреш («гражданнар») эңгер-меңгере 50 минут чамасы дәвам итүен күрәбез. Төн озынлыгы исә 7 сәгать чамасы булганлыктан, кичке һәм иртәнге эңгер-меңгер вакытны чигергәч, караңгы чорга 5 сәгатьләр кала, ә казанда ит пешсен өчен бу инде артыгы белән җиткән.

Кыскасы, Маркварт һәм аның бүгенге тарафдарлары үзләренең тәнкыйди карашларында хаклы да кебек.

Ләкин гадәттән тыш якты төннәрнең бөтенләй башка сәбәпкә бәйле рәвештә күзәтелүе мөмкин.

1908 елның 30 июнь иртәсендә, Үзәк Себердә тунгус метеориты төшкәннән соң, бөтен Европада беренче төн үк гадәттән тыш якты була. Җиргә караңгылык иңми, күз бәйләнми һәм төн уртасында, хәтта Кавказда да, бернинди лампасыз-нисез иркенләп гәзит укышлы була. Ташкент астрономия обсерваториясендә бу төнне чираттагы фәнни күзәтү эшенә керешә алмыйлар, чөнки караңгы төшми…

Якты төннәр берничә атна дәвам итә, һәм шул ук вакытта күктә яп-якты көмешсыман болытлар күзәтелә. Хәзерге карашлар буенча, мондый болыт үтә вак боз кристалларыннан тора һәм стратосферада 80 километр чамасы биеклектә барлыкка килә. Төн карасын әнә шул болытлар агарта икән, чөнки алар офык астындагы Кояш нурларын кире Җир өстенә чагылдыралар.

Чыннан да, хәзерге вакытта күпчелек галимнәр тунгус метеориты комета булган һәм, нигездә, боздан һәм аңа катышкан никельле тимер белән силикатлардан торган дип исәплиләр.

Җир атмосферасына комета матдәсе эләксен өчен, принципта комета «башының» җиргә төшеп бәрелүе һәм шартлавы мәҗбүри түгел. Аның кыйгачлап атмосфераны «тишеп» үтүе яки хәтта Җирнең комета койрыгына килеп керүе дә җитә калырга мөмкин. Бу очракта, әлбәттә, бернинди шартлау булмый, факт халык һәм тарих хәтерендә теркәлмичә кала, ләкин мәзин халкын саташтыра торган якты төннәр күзәтелә…

Монда атаклы Галлей кометасының катнашлыгы юкмы икән? Бу комета якынча 76 ел саен Кояш тирәсенә әйләнеп кайта. 837 елда Галлей кометасы белән Җир арасы 6 млн км гына булган, ә 912 елда ул Җиргә кабат якынайган. Комета траекториясе буенча тузан матдәсе таралып урнашуын, 922 елның апрелендә планетабызның шушы тузан болытын кисеп үткәнлеген искә алсак, бу чорда күктә йолдыз яңгыры (күк капусы ачылуы) күзәтелсә дә гаҗәп түгел.

Билгеле булганча, дини чыганаклар таң атуны «ялганчы таң» һәм «рас», «хакыйкый» (дөрес) таңнарга бүлеп карыйлар. «Ялганчы таң» атканда, күкнең уртасына таба яктылык күтәрелеп, аның артыннан Җир йөзенә караңгылык иңә. Бу вакытта сәхәр ашау һәм ястү намазын уку ярый, ләкин иртәнге намаз уку дөрес саналмый. Хакыйкый таң исә яктылык күк читеннән таралып җәелә башлагач була. Бу мизгелдә инде сәхәр ашарга ярамый, иртәнге намаз вакыты җиткән була.

Менә шушында татар телендә йөри торган бер-ике сүзне искә төшерү урынлы булыр. Телебездә әлеге «ялганчы таң» сүзенә тәңгәл «шайтан таңы» дигән төшенчә бар. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә ул «таң алдыннан күк йөзендә сыек яктылык нурларының уйнап алуы» дип аңлатыла. Мисал итеп, Ш. Усмановтан китерелгән өзек тә бик кызыклы: «Мәзинне алдар өчен, аны таң алдыннан шайтан сыза, диләр». Гомумән, Каф тавы артындагы шайтаннар, адәм балалары алдансыннар вә сәхәр ашамый калсыннар өчен, яктысы бөтен Җир йөзенә төшәрлек итеп ут яндырып яталар, имеш.

Халыкта тагы «таң алды караңгылыгы» дигән сүз дә билгеле. Һәм монда төн уртасындагы караңгылык күздә тотылмый (анысы аңлашыла), таң яктысы сызылыр алдыннан иңгән караңгы мизгел турында сүз бара. Әгәр татар халкының, ихтимал нәкъ менә мәзиннәрнең, күзәтүе хак булып чыкса, әлеге ике күренешне берләштереп, инде яктыра башлаган күк бер мәлгә яңадан караңгыланып ала икән дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.

Хәер, «таң алдыннан караңгылык куера» дигән әйтем инглиз телендә дә бар. Метеорлар өйрәнү буенча мәшһүр белгеч Деннинг әлеге әйтемнең дөреслегенә тулысынча ышана. Инглиз язучысы Вальтер Скотт таң алды караңгылыгын йолдызларның сүнә башлавы, ә таң нурларының бу югалган яктылыкны кайтара алмаулары белән аңлатмакчы. Мәшһүр романист ялгыша, әлбәттә. Чөнки йолдызлар яктысы югалмый, йолдызлар сүнми, фәкать таң нурлары аларны «күмеп» кенә китә (пыскыш лампа яктысын күзләрне чагылдыра торган электр лампасы яктылыгы күмеп киткән шикелле).

Галимҗан Ибраһимовта да «Таң алдыннан Чулпан күренә. Чулпан белән бер вакытта Җир йөзе тагы ныграк караңгылана» дигән сүзләрне очратабыз. Ихтимал, бу сүз шигъри чагыштыру гына түгелдер яки контраст аркасында гади күз алдануына гына нигезләнмәгәндер, монда да чын физик күренеш чагылыш тапкандыр дип уйлыйм.

«Таң алды караңгылыгы» дигән нәрсә минем күңелдә мәктәп елларыннан ук олы бер сорау булып калган иде. Менә хәзер табышмакны аңларга ярдәм итәрдәй бер фаразымны тәкъдим итәм. Әле генә телгә алынган «көмешсыман болытлар» аеруча нәзек боз «энәләреннән» (кристаллардан) торган очракта, офык астындагы Кояш яктысы төшкәч (ә ул иң элек аларга төшә), баштарак күкне яктыртып җибәрсәләр дә, бераздан, яктылык басымы нәтиҗәсендә, флюгер яки елгада агызылган бүрәнәләр шикелле «агым уңаена» борылып, Кояш яктысын түбәнгә, Җир өстенә чагылдырудан туктыйлар һәм, ихтимал, бик тиз парга әйләнәләр булыр. Менә шушы борылу яки эреп югалу мизгеленнән соң яктылыкның һавада гадәти чәчелүе аркасында, офык чынлап агара башлаганчы үткән арада әлеге сәер караңгылану эффекты күзәтелергә мөмкин. Монда, әлбәттә, боз кристалларының массасы, формасы һәм алар йөзеп йөргән биеклек әһәмиятле. Әгәр кристаллар озынча түгел, бәлки симметрияле булсалар, күрәсең, яктылык басымы аларны бора да алмый, һәм алар яктылык чагылдыруларын әүвәлгечә дәвам итәргә тиеш. Ул чагында «ялганчы таң» «хакыйкый таң»га тоташып китәр иде.

Атмосфера физикасында Кояш баегач һәм таң алдыннан күк йөзенең төсе ничек үзгәрүе шактый җентекләп тикшерелгән. Ләкин «таң алды караңгылыгы» дигән нәрсә атмосфера физикасына мәгълүм түгел. Тик шулай да әлеге сәер төшенчәләрнең телдә йөрүе халыкның күзәтүчәнлеген күрсәтә, минемчә. Гомумән, Кояшка, Айга һәм башка күк яктырткычларына игътибарлы күз белән карау мөселманның канында бар. Алтын Урда шагыйре Сәйф Сараи үзенең «Харәзми әйтер, рәхимәһү Аллаһу» дигән баш куелган шигырендә таңгы күк йөзенең ничек үзгәрүен, анда төсләрнең ничек алмашынуын шәрыкча мул буяулар белән сурәтли. Без шигырьдә төрки Көнчыгышының битеннән пәрдәсен (чәһрәсен) салуын һәм җиһан йөзенең көзгедәй балкып китүен, кара тәнле хәбәш гаскәренең күзгә күренмәс кальгасына таба качуын, офык кынысыннан таң хәнҗәре сызылып чыгуын, әкияти ганка кошы күк капусының икенче канатын ачуын, сәдәфтәй айның дәрьяга чүгүен үз күзләребез белән күргәндәй булабыз. Сәйф Сараи инде үз исеменнән дәвам иткән тасвирда, таң ништәре (шул ук хәнҗәр) төннең йөрәк тамырын ачып, күк тасына кызыл кан агыза…

Тукайның «Җәйге таң» шигырен хәтерлисезме:

 
Галибанә яктырып әкрен генә ал таң ата.
Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата.
 

Кояшның һәм Айның чыгу (калку) һәм бату мизгелләрен карап торганда, мин Габдулла Тукайның бу юлларын һәрчак искә төшерәм. Инде «куянга атланган» Кояшның җанлы хәрәкәтен күреп, сизеп торасың, ә менә Ай алай түгел. Аның хәрәкәте салмак, ул батасы килмәгән шикелле карыша, тартыша… Хәер, калыккан чакта да, ул ашыкмый. Сәбәбе бик гади. Айның Җир тирәли үз хәрәкәте бар, һәм бу хәрәкәт Җирнең тәүлеклек әйләнеше нәтиҗәсендә туган күренмә хәрәкәткә каршы. Ягъни Ай, шагыйрь әйткәнчә, чыннан да, ялкау, әкертенрәк. Тулган Айның көн акшарлаган йөзе моңлы да, хәсрәтле дә сыман…

Югарыдагы «ак төннәр гипотезасы» файдасына сөйли торган өстәмә дәлилләрне мин «Ибне Фазлан борынгы Болгар җирендә төньяк балкышы күзәткәнме?» дигән мәкаләмдә китергән идем. Мәкаләнең кыскартылган варианты 1996 елгы «Милләт календаре»нда дөнья күрде. Анда мин Ибне Фазлан тасвир иткән «тамашаның» котып балкышы була алмавын яңа дәлилләр белән исбатларга тырыштым. Дәлилләр арасында Ибне Фазлан сәяхәт иткән чорда (922) Амудәрья елгасының кышын калын боз белән каплану факты да бар. Климатның салкынаюы моннан соң да дәвам иткәнгә ошый. 926 елның кышында Тигр елгасы Мосул янында бозланып каткан, хәтта боз өстеннән ат менеп барырга да мөмкин булган. Бу вакыйга онытылмасын өчен, әбү Зикра елга уртасына кереп утырган, аны мөритләре урап алганнар һәм сөйләгән сүзләрен язып барганнар. Климатның мондый дәвамлы салкынаюы Җир атмосферасының үтәкүренмәлелеге кимү аркасында булган дип фараз итеп, аның сәбәбен ун ел элек кенә Галлей кометасының җиргә якынаюыннан һәм планетабызның, комета койрыгы аша үтеп, атмосферасы бик күп тузан иярткән булу ихтималыннан эзләргә мөмкин шикелле.

Җәйге кыска төннәрдә, шәфәкъ батмаган вакытта, ястү намазын уку дөресме-түгелме дигән мәсьәлә болгар-татар галимнәрен IХ–Х гасырлардан ук кызыксындыра. Ул ХVIII гасыр ахырында – ХIХ гасыр башында кабат калкып чыккан. Мәсәлән, безнең дин галимебез һәм суфи шагыйребез Утыз Имәни мондый вакытта шәфәкъ батмаганлыктан ястү намазын уку фарыз түгел дип санаган һәм бу турыда «Рисаләи шәфәкыйә» дигән әсәр дә язган (гарәп телендә). Ләкин икенче бер күренекле шәхесебез Габденнасыйр Курсави Шәригать хөкемен бозарга ярамый, шәфәкъ батмаса да, ястү намазы укылырга тиеш дигән фикерне яклый. Аның да бу турыда әсәре бар («Әл-иршад ли-л-гыйбад» – «Туры юлга өндәү»). ХIХ гасырның икенче яртысында күренекле татар галиме мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗани дә шушы темага үзенең «Назурәтел-хак» исемле хезмәтен бастыра.

Бу мәсьәлә шушындый кыска һәм якты төннәр булган төбәкләрдә ураза тоту мәсьәләсенә килеп тоташа. Муса Бигиев «Озын көннәрдә рузә» дигән күләмле хезмәтендә әнә шундый мәсьәләне тикшерә. Көн белән төн озынлыгы арасында әллә ни аерма сизелми торган көньяк географик киңлекләрдә – мәсәлән Төркиядә, Бигиевнең әсәрен бидгать (ересь) дип игълан ителгәнлеген дә әйтеп китик.

Гарәп астрономиясенең казанышлары якын-тирә илләрдәге һәм хәтта ерак Көнбатыш Европадагы фән үсешенә дә көчле йогынты ясый. Моны дәлилләү өчен, бүгенге астрономиядә йөзләрчә термин һәм атамаларның гарәпчәдән алынганлыгын әйтү дә җитә (азимут, Алголь, альмукантарат, Альтаир, Бетельгейзе, Вега, зенит – монысы «самт» сүзен Көнбатыш Европада ялгыш күчереп язулары аркасында «туган» атама, надир һ. б. бик күп сүзләр).

Алтын Урда ханы Бәркә (идарә итүе 1256–1267 елларда), башка бик күп галимнәр белән беррәттән, үзендә астроном Камалетдин Төркмәни дигән затны тота. Камалетдиннең кулъязма хезмәтләре сакланган (Фәннәр академиясенең мирасханәсендә дә бар).

Тимерләнкнең (Аксак Тимер) оныгы – мәшһүр Олугбәк Мөхәммәд Тарагай – Сәмәрканд янында 1428–1449 елларда үзе төзеткән обсерваториядә гаять зур фәнни уңышлар казана. Аның обсерваториясе, өч катлы түгәрәк бина рәвешендә төзелеп, 42,9 м радиуслы алыптай секстант, горизонталь түгәрәк һ. б. әсбаплар белән җиһазланган була. Олугбәк монда 1018 йолдызның гаҗәеп төгәл каталогын төзи. Аның мәшһүр каталогы («Зиҗ-е җәдиди горрәгани» – «Яңа астрономик таблицалар») 1665 елда Оксфорд шәһәрендә басылып чыккан.

Болгарларга, гарәп чыганакларыннан тыш, Йосыф Баласагуниның төрки телдәге «Котадгу белек» исемле поэмасы (ХI гасырның икенче яртысы) мәгълүм булган дип уйларга кирәк. Бу поэмада, башка белемнәр белән беррәттән, җиде планета (Кояш һәм Айны да кертеп) һәм унике зодиак йолдызлыгы телгә алына, ягъни астрономик мәгълүматлар дөньяви әдәбиятка да үтеп кергән була. «Кутадгу билиг»тә бу йолдызлыклар түбәндәгечә бирелгән: хәзерге Кучкар – Козы, Үгезбозау – Уд, Игезәкләр – Ерентуз, Кысла – Кучык, Арыслан – Арыслан, Кыз – Богдай башы (башагы), Үлчәү – Үлгү (Өлге), Чаян – Чадан, Укчы – Йа (Җәя), Кәҗәмөгез – Оглак, Сукояр – Күнәк (Күн чиләк), Балыклар – Балык.

Әлбәттә, болгар-татарларда параллель рәвештә бу йолдызлыкларның гарәпчә атамалары да кулланылган булырга тиеш: Хәмәл (Кучкар, Кузы, Кәҗә, Козгын), Сәвер (Үгезбозау), Җәүза (Игезәкләр), Сәратан (Кысла), Әсәд (Арыслан), Сөмбелә (Кыз), Мизан (Үлчәү), Гакрәб (Чаян), Кавәс (Укчы), Җәди (Кәҗәмөгез), Дәлү (Сукояр), Хут (Балык). Гарәпчә атамаларны куллану соңгы гасырларгача дәвам иткән.

Җамалетдин Ибн Мөханнә сүзлегендә (ХIV гасыр) зодиак йолдызлыклары түбәндәгечә бирелгән (В.М.Беркутов буенча):

Козгын – хәзерге Кучкар йолдызлыгы,

Үгез – хәзерге Үгезбозау йолдызлыгы,

Ләнкәч – хәзерге Кысла йолдызлыгы,

Арыслан – хәзер дә Арыслан йолдызлыгы,

Тәразы – хәзерге Үлчәү йолдызлыгы,

Чаян – хәзер дә Чаян йолдызлыгы,

Йәя/Җәя – хәзерге Укчы йолдызлыгы,

Оглаг – хәзерге Кәҗәмөгез йолдызлыгы (Нәкый Исәнбәттә: Ылак),

Балыг – хәзерге Балыклар йолдызлыгы.

Шушы ук сүзлектә Иләк яки Өлкәр йолдызлар төркеме Үлгәр дип, Киек Каз юлы Гуг юлы дип теркәлгән.

Күренекле төрки-татар шагыйре Сәйф Сараиның (1321 ел тирәсе – 1396) дөнья үзәгенә Кояшны куя торган гелиоцентризм тәгълиматыннан хәбәрдар булуы мәгълүм. Гелиоцентризм идеяләре белән ул гарәп әдәбияты аркылы таныша алган, ә гарәпләргә алар борынгы греклардан үтеп кергән. Билгеле булганча, Көнбатыш Европада гелиоцентризм тәгълиматы шактый соң таралыш ала (Николай Коперник, Джордано Бруно, Галилео Галилей хезмәтләре). Кояш системасының төзелеше турындагы аек фикерләрне Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Ш. Күлтәси хезмәтләрендә очратабыз. Бу мәсьәләне, Галилейдан 250 еллар соң булса да, мөселман татарлар арасында беренче тапкыр Мәрҗани күтәреп чыга. Шуның өчен аны Икенче Галилей, Татар Галилее дип тә йөрткәннәр (Х. Хисмәтуллин).

Кайбер астрономик белемнәрне мөселман кешесе Коръәннең үзеннән алган. Мәсәлән, «әр-Рәхман» сүрәсенең 17 нче аятендә: «Аллаһ – ике мәшрикънең һәм ике мәгърибнең Раббысыдыр», – диелә. «Дәрәҗә» сүрәсендә дә «мәшрикълар» һәм «мәгърибләр» төшенчәсе бар (70:40). Моны җәйге кояш торгынлыгы һәм кышкы кояш торгынлыгы көннәрендә кояшның чыгу һәм бату нокталары дип аңларга кирәк (барысы – дүртәү). «Чорналу» сүрәсенең 15–16 нчы аятьләрендә кирегә хәрәкәт итүче, «килеп-китеп, күренеп һәм күренмичә йөрүче» йолдызлар, ягъни планеталар (ул заманнарда – Меркурий, Венера, Марс, Юпитер, Сатурн) һәм кометалар телгә алына. Шунысын да әйтик: Коръәндә тагы да тирәнрәк астрономик белемнәргә ишарәли торган мәгънәләр табучы галимнәр дә бар. Әйтик, Фәтхулла Гүлен (Эрзерум шәһәрендә 1938 елда туган) үзенең «Коръән-Кәрим фән һәм техниканың хәзерге казанышлары яктылыгында» дигән мәкаләсендә «Суыргучы» сүрәсен (79) түбәндәгечә тәрҗемә итә: «…һәм Ул җиргә йомырка шәкеле бирде, аңардан сулар һәм көтүлекләр һәм таулар чыгарды – аларны нык итеп беркетте». Хәлбуки Коръән тәфсирләрендә җирнең йомырка рәвешле булуы әйтелми (ә ул чынлап та түм-түгәрәк шарны түгел, бәлки йомырканы хәтерләтә). Фәтхулла Гүлен фикеренчә, элекке тәфсирчеләр Коръән текстындагы «daha» сүзен төшереп калдырганнар, ә ул «йомырка шәкеле бирү» мәгънәсендә дип исәпли.

Кыскасы, Шиһабетдин Мәрҗани язганча, гыйлемле татар муллаларының календарьлар төзүе, Кояш һәм Ай тотылуларын алдан хәбәр итүе, үз куллары белән астролябия (әстерлаб) кебек әсбаплар ясавы кинәт кенә барлыкка килгән белемнәр түгел дип ышанып әйтергә була. Барлык бу белемнәр болгар бабаларыбызга кулъязма китаплар аша мәгълүм булган инде.

Татар елъязмаларында «һава йөзендә» койрыклы йолдыз күзәтелү фактлары теркәлгән. Хәсән Туфан үзенең тәрҗемәи хәлендә 1910 елда Галлей кометасын күзәтүе турында яза һәм, койрыклы йолдыз күренүен көтеп йөргәндә, туган авылы Кирәмәт (Казан губернасы Аксубай волостена кергән) мулласы Хәсәнҗан хәзрәтнең аңа Кояш системасының төзелеше турында мәгълүмат бирүен искә ала.

Вакытны әйберләрнең күләгәсенә карап исәпләүнең эзләре дини күрсәтмәләрдә безнең көннәргәчә килеп җиткәнлеген дә әйтеп китик. Мәсәлән, дин китапларында «икенде вакыты – һәрнәрсәнең күләгәсе, төш вакытындагы күләгәсеннән башка, үз озынлыгы кадәр ике өлеш озайганнан башлап Кояш тәмам баеп беткәнгә кадәр» дип күрсәтелә. Монда инде без бабаларыбызның иң гади микийас1313
  Микийас – үлчәү, үлчи торган әсбап; масштаб; критерий.


[Закрыть]
белән эш иткәнлекләрен күрәбез.

Әйтик, кушлык намазы, Кояш бер сөңге буе күтәрелгәннән башлап, өйлә намазына ярты сәгать калганчы укыла дигән күрсәтмә билгеле. Биредә, бик үк анык булмаса да, кояшның офык өстеннән биеклеге күздә тотыла.

Әлбәттә, вакытны төгәл үлчәү зарурлыгын дини мәрасимнәрне катгый үтәү ихтыяҗы гына китереп чыгармаган. Монда ел фасылларына бәйле хуҗалык эшләрен дөрес алып бару зарурлыгы, икътисад төп урынны тоткан булырга тиеш. Икътисадны дөрес оештыру, бюджетны дөрес бүлү өчен, табигый ел фасыллары алмашынуга нигезләнгән календарь да кирәк булган. Төркиядә, мәсәлән, андый календарьны сәнәи малияләре хисабы (бюджет елы хисабы) дип атаганнар.

Төркиләрдә катлаулырак ел хисабы да яшәп килгән.

Борынгы төркиләрдәге унике еллык хайван циклларыннан (шәлкемнәреннән) торган һәм 60 еллык циклга нигезләнгән календарьның килеп чыгуы турында ХI гасыр галиме Мәхмүт Кашгариның «Диване лөгатет-төрк» китабында түбәндәгеләр сөйләнелә.

Төрек каханы ауга чыккач, киекләрне зур бер елгага таба куарга кушкан. Хезмәтчеләре хайваннарны суга таба куа башлаганнар, шунда унике хайван суны кичеп чыккан. Менә шушы хәлдән соң кахан унике елны әлеге хайваннар исеме белән атарга боерган. Иң әүвәл суны кичеп чыккан хайван тычкан булганга, еллар исәбен шуның исеменнән башлаганнар. Аннан соң елга аша хайваннар мондый тәртиптә үткәннәр: уд (сыер), барс, тавышган (куян), нек (крокодил, аждаһа), елан, йунд (елкы, ат), куй (сарык), бичин (яки бешин – маймыл), такагу (тавык), эт һәм тонгуз (дуңгыз). Шул рәвешле, еллар хайван исемнәре белән аталып, унике ел саен кабатланып барган. Шуны да әйтеп китик: аждаһа яки крокодил урынына балык яки кәлтә, маймыл урынына керпе алынган исемлек тә бар.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации