Электронная библиотека » Альберт Гаделшин » » онлайн чтение - страница 5

Текст книги "Кырлай кызы Айсылу"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:40


Автор книги: Альберт Гаделшин


Жанр: Драматургия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 19 страниц) [доступный отрывок для чтения: 6 страниц]

Шрифт:
- 100% +
БЕЗНЕҢ АВЫЛ НАПОЛЕОНЫ
Музыкаль комедия ике пәрдәдә
Катнашалар:

Эльвира – Наполеон, авыл Советы рәисе.

Мөршидә – клуб мөдире.

Әкълимә әби – авыл карчыгы.

Мөкатдәс – авыл механигы.

Идрис, Ибрис} авыл эшсезләре, хәмер корбаннары.

Фердинанд – «яңа татар», коттедж хуҗасы.

БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Авыл күренеше. Лейтмотив «авыл көе» яңгырый. Еракта әтәч кычкырганы, этләр өргәне ишетелә. Авыл уртасында буа, ул зур күл булып җәелгән. Төрле муллыкта, бигрәк тә шәһәр байларының ике катлы йортлары күзгә ташлана. Клуб ишегалды. Тәртипсез тезелгән урындык, эскәмияләр әле генә узган җыелышны хәтерләтә. Урындыкта клуб мөдире Мөршидә җырлап (шыңшып) утыра. Кулында гипс, егылып кулын имгәткән.

Мөршидә (җырлый).

 
Аклы ситса күлмәгемне
Ал итәрмен дисеңме?
Элек сөеп, хәзер ташлап
Хур итәрмен дисеңме?!
 

(Урыныннан торып). Исәнмесез! Мин Салмыш авылының клуб мөдире Мөршидә. Әле генә шушы клуб ишегалдында авыл җыелышы булып узды. Клубның сәхнәсе дә җимерек хәлдә булгач, Салмыш авыл җирле үзидарә рәисе Шәүкәт Рәисович ишегалдында гына узгарабыз диде. Җыелыш бик шау-шулы булды. Авыл Советы рәисен сайладык. Аягы җиңел булсын, әнә үзе дә килә.

Гәүдәгә җыйнак кына яңа сайланган авыл Советы рәисе

Эльвира керә.

Эльвира. Балтасы суга төшкән кеше кебек нишләп моңаеп утырасың? Бу эскәмияләрне клубка кертергә кирәктер бит?!

Мөршидә. Кирәген кирәк тә, күрәсең бит кул гипста. Узып баручы берәр малай-шалай булмасмы дип утырам.

Эльвира узып баручы Идрис белән Ибрисне күрә.

Эльвира. Әй-й-й егетләр! Идрис, Ибрис, килегез әле, сезгә йомышыбыз бар иде.

Сәхнә артыннан ирләр тавышы.

Тавыш. Вакыт юк, ашыгабыз…

Эльвира. Егетләр, бер генә минутка кереп чыгыгыз инде, сезне кызлар чакыра бит!

Галстук таккан Идрис, аның дусты Ибрис керә.

Идрис (як-ягына каранып). Кая безне чакырган кызлар, что-то күренмиләр?

Ибрис (эскәмия асларына карап). Кая кызларыгыз, җә, күрсәтегез әле! Күптән өйләнәсе килеп йөри, ха-ха-ха…

Эльвира. Егетләр, шушы эскәмияләрне клубка кертергә ярдәм итегез әле!

Ибрис. Безнең вакыт юк, кибет ачылганга ун минут булды инде, без ашыгабыз… әнә завклуб үзе кертсен. Ахири, әйдә, соңга калабыз.

Эльвира. Егетләр, сезнең оятыгыз бармы, юкмы? Күрәсез бит, Мөршидәнең кулында гипс.

Ибрис (Мөршидәнең кулына карап). Ай-яй-яй… Мөршидә, нәрсә булды? Күрми дә торам. Теге Казан җегете кыерсытмагандыр бит? Мин аңа күрмәгәнен күрсәтәм… (Җиңен сызгана, һаваланып йөри.)

Эльвира. Ибрис, син башта эскәмияләрне клубка кертеп егетлек эшлә, соңынтын күз күрер.

Идрис (галстугын төзәтеп). Әйдә, бездән булсын изгелек.

Эскәмияләрне клубка кертә башлыйлар.

Эльвира. Кайчан инде гипсыңны алалар?

Мөршидә. Шушы атнада диделәр.

Эльвира. Бармакларың хәрәкәтләнәме соң?

Мөршидә. Хәрәкәтләнә, тик беләк бик кычыта.

Эльвира. Алайса, кулың төзәлеп бетә инде.

Идрис белән Ибрис эшләрен бетерәләр.

Идрис. Эльвира ханым, үтенечегез үтәлде, эшне кабул итегез!

Эльвира. Сүз тыңлавыгыз өчен рәхмәт, егетләр!

Ибрис (китеп барышлый). Рәхмәткә илле грамм да салмыйлар. (Идрискә.) Әйдә инде, кибет ачылганга ярты сәгать була бит, без килгәнне Сәрия зарыгып көтәдер…

Ашыгып чыгып китәләр.

Мөршидә. Бу ике сәрхуштан туеп беттем инде. Дискотекага киләләр дә яшьләргә бәйләнеп йөриләр.

Эльвира. Ибрисе шалапайның шалапае инде. Тегесе, Идрисе, – техникум бетергән кеше бит, зоотехник.

Мөршидә. Авылда эш юк, эшсезлектән эчә башлыйлар.

Эльвира. Анысы сылтау гына инде. Теләгән кеше эшен дә таба, ашын да. Теләк кирәк, әбиләр әйтмешли, горнадир кебек ир-егетләр әниләренең пенсияләренә карап яталар. Мөршидә, менә нәрсә, иртәгә авыл Советы утырышы була, әзерләнеп кил!

Эльвира чыгып китә, Мөршидә әрле-бирле йөренә.

Мөршидә. Авылыбыз нинди матур җиргә урнашкан, шуның кадерен белеп кенә яшәргә дә яшәргә бит югыйсә… Әй-й-й, авылда рәтле ирләр дә калмады шул. Азрак кыл кыймылдатканнары шәһәргә киттеләр. Калганнары ярым исерек, ярым шабашник. Әнә нинди матур мәчет салдык, рәхмәт инде район җитәкчеләренә, мәчеткә йөрер кешесе генә юк. Җитмәсә, югары белемле мулла да килде бит… Үзидарә рәисе Шәүкәт булып Шәүкәт авылны аякка бастыра алмаганны… Мескен, хатын-кыз башы белән бу Эльвира ни кыра алыр инде?

Клуб ишеген бикләп кайтып китә. Идрис белән Ибрис, кибеттән кайтышлый, клуб ишегалдына керәләр, кулларында пакетка салган аракы шешәсе, вак-төяк кабымлыклар, икесе дә кызмача.

Ибрис. Ахири, әйдә, шушы чирәмгә утырып, калганын димләп бетерик, әчемәсен.

Пакеттан аракы шешәсе, пластмасс стаканнар чыгара. Пакетын ашъяулык итеп җәя.

Ахири, шешәнең төбендә генә калган бит, нишлибез?

Идрис. Нишлибез дисеңме? Хәзер без аны димлибез.

Стаканнарга салып, тамашачыларга артлары белән басып (янәсе, әдәплелек саклап) эчәләр, ләззәтләнеп, кабымлыкларын кабалар. Чирәмгә сузылып ятып, күңелләре күтәрелеп җырлыйлар.

 
Әй, эчәбез, эчәбез лә,
Бушый бара шешәбез.
Акча бетсә, җаен табып,
Тагын алып эчәбез.
 
 
Әй зимагур, әйттер, типтер
Сыер саткан акчаңны.
Сыер саткан акчаң беткәч,
Сат бәрәңге бакчаңны.
 
 
Атның аласы була ла,
Җем-җем карасы була.
Хатын алсаң, бала була,
Бала карасы була.
 

Идрис. Карале, Ибрис, син дөрес җырлыйсың. Хатын алсаң, өйләнсәң, бала була, аны карыйсы була, мәктәптә укытасы була… Мәшәкать, проблема…

Ибрис. Мин дә шулай дим бит. Ни пычагыма кирәк ул мәшәкать-проблема. Кем бала үстереп изгелек күргәне бар? Менә синнән, миннән әниләр нинди изгелек күрәләр, ә?

Идрис. Син исерек булсаң да дөрес сөйлисең. Карале, менә бүген Эльвираны авыл Советы персидәтеле итеп сайладык. Ну, әйт, ни пычагымны кыра ала инде ул, ә?..

Ибрис. Мескен, мин аның ирен, Зәкиулланы жәллим. Элек тә итәк астында иде, хәзер үкчә астына ук төшәр инде…

Еракта азан әйтәләр.

Идрис. Жалкы мужика…

Ибрис. Ахири, әнә яшь мулла намазга чакыра, әллә барабызмы?

Идрис. Син нәрсә-ә, мәчеткә хәмер эчеп түгел, хәтта тәһарәтсез дә керергә ярамаганны белмисеңмени? Син, ахири, дин белән шаярма!

Ибрис. Идрис кордаш, менә син миңа караганда укымышлырак кеше, теге кем… философ диләрме әле… Шуны әйт! Нишләп сине дә, мине дә Эльвира яратып бетерми икән, ә?

Идрис (бераз уйланып, буш стаканын дикъкать белән карап, кулында бераз әйләндереп). Нишләп яратып бетерми дисеңме?

Ибрис. Әйе, әйе…

Идрис. Минемчә, потому что, Эльвира үзеннән дә акыллырак кешеләрне яратмый.

Ибрис. Син нәрә-ә, без Эльвирадан да акыллыракмыни?

Идрис (һаваланып). Вот так и получается, брат.

Ашыгып, Мөршидә клубка таба узып китә. Егетләр аңа кызыксынып карап калалар. Мөршидә озакламый кире борылып чыга.

Идрис. Мөршидә, нәрсә булды?

Мөршидә. Ничектер, күңелемдә шик туды, клубны бикләми киткәндәй булдым.

Ибрис. Бикләнгәнме соң?

Мөршидә. Бикләнгән, бикләнгән.

Ибрис (аягүрә басып, акыллы, матур булып күренергә теләп). Мөршидә, беләсеңме нәрсә, син безнең Салмышның иң чибәре… (Пауза.) Әгәр сине очратасымны белгән булсам, бу дөньяга тагы да матуррак булып туган булыр идем… (Тирән сулыш алып.) Чык миңа кияүгә.

Мөршидә (Ибриснең кыяфәтеннән кызык табып көлә). Ибрис, авылда яшь кызлар да бар бит. Мин карт кыз бит инде. Син яшьләрне эзлә!

Көлә-көлә чыгып китә. Ибрис, уңайсызланып, арлы-бирле йөри.

Идрис. Син, ахири, кыска уңышсызлыкка уфтанма, кыска уңышсызлык яхшырак була, кыска уңышка караганда, ди философ Пифагор.

Ибрис. Әй-й, синең фәлсәфәңне әйтер идем, бер сүзеңне аңлап булмый.

Идрис. Менә син шуны әйт! Акылсыз җан ияләреннән иң матуры, иң сылуы нинди җан иясе?

Ибрис. Аңламадым, кабатла!

Идрис. Аңламаганнар өчен тагын бер кабатлыйм, тыңла! Акылсыз җан ияләреннән иң матуры, иң чибәре, иң сылуы нинди җан иясе була?

Ибрис (уйланып). Нәрсә, әллә маймылмы?

Идрис (ләззәтләнеп көлеп). Синеңчә, маймыл иң чибәр, иң сылу җан иясеме?

Ибрис. Җә, урыслар әйтмешли, не томи, әйт!

Идрис. Хатын-кызны үпкәләтәсем килми, әйтмим…

Ибрис. Аңлап бетермәсәм дә кызык, ха-ха-ха… (Көлә.) Ахири, мин синең белән горурланам. Син почти-что даһи кеше, депутат кына түгел, президент булырлык шәхес.

Идрис (һаваланып). Рәхмәт, ахири, син мактамасаң мине бүтән мактар кеше юк.

Икесе дә көлешәләр, аларга кушылып, күңелле лейтмотив музыка яңгырый.

ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Авыл күренеше фонында, авыл Советы кәнсәләре. Өстәл, телефон, урындыклар куелган. Стенада Татарстан Президенты сурәте эленгән. «Правление» әгьзалары утырышка җыелалар. Өстәл артында Эльвира, ул төрле кәгазь-папкаларны барлый. Авыл Советы идарәсе әгъзалары, Мөршидә, Мөкатдәс һәм массовка җыелып бетәләр.

Эльвира. Җәмәгать, идарә әгъзалары! Утырышны башлыйбыз, көн тәртибе шул. Авылны суга тәэмин итеп торучы водокачканы тиз көндә төзәтергә. Авыл урамына асфальт җәйдерергә.

Мөршидә. Эльвира, клубның сәхнәсе җимерек хәлдә, менә бит кулны да шунда имгәттем.

Эльвира. Көзгә кадәр клубны аякка бастырырга кирәк. Мөкатдәс абый, син авылның механигы, кайчан халыкка су бирәсең?

Мөкатдәс. Акча булу белән, Эльвира сеңлем, акча булу белән. Водокачканың ике моторы да янып чыкты, шунсыз су юк.

Эльвира. Күпме тора ул су суырткыч моторлар?

Мөкатдәс. Хәзер генә әйтә алмыйм. Ай саен товар бәяләре күтәрелеп тора бит, инфляция…

Эльвира. Мөкатдәс абый, бүген үк район үзәгенә барып белешеп кайт!

Мөкатдәс. Акча каян алабыз?

Эльвира. Кем су эчә, шул түли.

Мөкатдәс. Ни-и, Эльвира, урамга асфальт җәябез дисең… әле су моторы алырга да акчабыз юк.

Эльвира. Спонсорлар табабыз.

Мөкатдәс. Спонсорлар? Безнең авылга каян килсен ул спонсорлар?

Эльвира. Җәмәгать, безнең авылда ничә коттедж йорт бар?

Мөршидә. Унынчысын салып яталар.

Эльвира. Менә шул коттедж хуҗалары, төзү материаллары ташып, авыл урамын сазлыкка әйләндереп бетерделәр дә инде. Алар түләрләр.

Мөкатдәс. Һе-е, тот капчыгыңны самурай дигәндәй, алырсың ул сараннардан.

Мөршидә. Менә бу – яхшы фикер. Авылга кем хуҗа, алармы, безме? Юлны төзетсеннәр, суга да акчаларын жәлләмәсеннәр, алар да шул суны эчәләр.

Эльвира. Башта без, менә Мөршидә, син Мөкатдәс абый, алар белән яхшылап сөйләшеп чыгабыз. Аннан соң күз күрер.

Шау-шу килеп, Идрис белән Ибрис керәләр.

Бераз кызмачалар.

Идрис. Безне чакырттыгызмы? Ни йомыш?

Идарә әгъзалары аптырап, гаҗәпләнеп карыйлар.

Ибрис. Мәхмүт абый сручны авыл Советына барыгыз, сезне көтәләр дип җибәрде. Әллә премия бирәсезме? Ха-ха-ха… (Көлә.)

Эльвира. Соңга калдыгыз, премияне бүлешеп бетердек. Үзегез килеп яхшы иттегез әле. (Пауза.) Егетләр, менә нәрсә, эчүчелектән туктарга вакыт җитте. Авылда болай да ирләр аз. Икегезне дә өйләндерәбез, иртәгә үк эшкә чыгасыз.

Ибрис. Кемгә өйләндерәсез? Мин риза, күптән инде өйләнәсе килеп йөри. Бичә кая, бичәсе кем була? Мөршидә булса, мин риза.

Эльвира. Авылда уннан артык тол-ялгыз хатын бар. Менә шулар арасыннан сайлагыз! Әгәр үзегез теләп өйләнмәсәгез, көчләп өйләндерәбез. Көчләп тә өйләнмәсәгез, стерилизовать иттерәбез.

Идрис. Безнең авылга каян килсен ул ун хатын? Җитмәсә, сайлап алырга ди…

Мөршидә. Югары очтан санасак, Әкълимә әби, Маһинур апа, әле быел гына үзенә җитмеш тулды. Гөлчирә апа илле биштә генә, яшь кызлар кебек йөгереп йөри…

Ибрис (гаҗәпләнеп). Ахири, теге стирилизовы-вы-вать итүе нәрсә була?

Идрис. Нәрсә була, нәрсә була… кастрировать итәләр, печәләр, менә шул.

Ибрис (кызып китеп). Не имеете право. Бу сезгә хан заманасы түгел. Ачуны китерсәгез, бүген үк авылдан качып китәбез. Янәсе, власть захватили…

Эльвира. Качып кая барасың? Апаска да барып җитмисез, куып җитеп, аяк-кулларыгызны бәйләп кайтарабыз.

Идрис. Эльвира, син нәрсә, власть алдым дигәч тә… теге, ни… француз патшасы Наполеон кебек кыланасың…

Эльвира (өстәлгә сугып). Җитәр сезгә авыл көлкесе булып йөрергә, әниләрегезнең теңкәсенә тияргә. Марш өйләрегезгә! Иртәгә аек килеш мәктәп төзелешенә киләсез. Әнә клубны ремонтлыйсыгыз бар.

Идрис белән Ибрис борын астыннан сөйләнә-сөйләнә чыгып китәләр. Идарә әгъзалары көлешәләр.

Мөкатдәс. Ну сеңлем Эльвира, якаларыннан алдың үзләренең. Печтерәбез дигәч (көлеп) һуштан яздылар.

Сәхнә караңгылана төшә, лейтмотив музыка яңгырый.

ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Шул ук авыл Советы кәнсәләре. Эльвира кемгәдер эш буенча хат язып утыра. Мөршидә борчулы, әрле-бирле йөренә.

Мөршидә (тамашачыларга). Өч көн буена авыл килмешәге байларына бил бөгеп, кул сузып йөрдек. Берсенең дә «мә» дип торасы килми. Эчкән суларына да акчаны тиенләп саныйлар. Ә урамга асфальт җәю турында әйткәч, хушларыннан язардай булдылар.

Мөкатдәс керә, борчулы.

Мөкатдәс. Исәнмесез, кызлар!

Эльвира, Мөршидә } (бергә). Исәнме, Мөкатдәс абый!

Мөкатдәс. Нинди яңалыклар бар?

Мөршидә. Бөтен яңалыклар да, Мөкатдәс абый, искечә.

Мөкатдәс. Шәүкәт нәрсә, ди?

Эльвира. Нәрсә дисен, акча юк, ди. Юл төзәткәнче трактор алыр идем әле, ди.

Мөкатдәс. Анысы шулай, бер генә булса да яңа трактор кирәк.

Эльвира. Мөкатдәс абый, су моторлары ничек?

Мөкатдәс. Иске моторларны районда ремонтлатып кайтардык, төштән соң эшләтеп карыйбыз.

Эльвира. Мөкатдәс абый, авылда эшләп торган ничә трактор бар.

Мөкатдәс. Хәзер әйтәм, хәзер… ни-ни-ни, ике «Беларусь», бер гусеничный ДТ.

Эльвира. Мөкатдәс абый, миндә бер фикер бар, шул «ДТ» тракторын авыл Советы янына алып кил әле!

Мөкатдәс. Сука эшләре бетте дип, вак-төяк ремонт эшләре бар иде. Болай трактор на ходу… Нигә кирәге бар, бакча сукалатасың юктыр бит?

Эльвира. Мөкатдәс абый, бакча түгел, авыл урамын сукалатасы бар.

Мөршидә белән Мөкатдәс аптырашып аңа карыйлар.

Мөкатдәс. Сеңлем, син нәрсә? Под суд китәрсең…

Эльвира. Мөкатдәс абый, бер бик четерекле фикер туды…

Өчесе дә өстәл янына җыелышып киңәшләшәләр… Шулвакытта Идрис белән Ибрис клуб ишегалдына «ял» итәргә керәләр, чирәмгә гәҗит җәеп, аракы шешәсе, стаканнар, кабымлыклар куялар. Утырышып ашый-эчә башлыйлар. Бераздан кәефләре күтәрелеп җырлыйлар.

Ибрис, Идрис } (бергә).

 
Атның аласы була ла,
Җем-җем карасы була.
Хатын алсаң, бала була,
Бала карасы була.
 

Мөршидә (җыр ишетеп). Тәмуг хоры егетләре тагын килгәннәр бит. Клубны ремонтларга да, мәктәп төзелешенә дә килмәделәр.

Эльвира. Юк-юк, бу тәмуг кисәүләре үгет-нәсыйхәтне аңлый торганнардан булмадылар, нәрсә булса булыр, бисмилла-а-а!

Эльвира, җиңнәрен сызганып, клуб ишегалдында җырлап утыручы сәрхушлар янына килә. Килгән уңайга җәйгән газеталарын, шешәләрен тибеп очыра. Идрис белән Ибриснең колакларыннан тартып торгыза.

Әгәр тыпырчынсагыз икегезнең дә колаклары минем кулда калачак. (Ике сәрхушны да сөйрәп, буа ягына таба алып китә.)

Мөршидә. Мөкатдәс абый, әйдә, күз-колак булыйк, ул-бу була күрмәсен.

Мөкатдәс белән Мөршидә алар артыннан чыгып китәләр. Сәхнә караңгылана. Лейтмотив музыка яңгырый.

ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Клуб ишегалды. Клуб эчендә төзекләндерү эшләре бара, балта, чүкеч сугып эшләгәндәге тавышлар ишетелә, Мөршидә кулыннан гипсын алдырган, күтәренке күңелдә клубтан чыга. Авыл урамында трактор тавышы гөрли.

Мөршидә (тамашачыга). Аллага шөкер, бүген клубта төзекләндерү эшләре башланды. Идрис белән Ибрис сәхнә идәнен тигезләп җәяләр. Шул уңайдан, бәлкем, урындыкларны да төзәтерләр. Ә авыл урамын трактор сукалый… Теге көнне нәрсә булды дисезме? (Як-ягына карана.) Эльвира теге ике җырчыны колакларыннан чытырдатып тотты да әнә шул казлар коена торган буага алып барып чумдырды… Бу хәлне карап торган кешеләр, бигрәк тә авылның шамакае Мәхмүт абый да күреп, Эльвира Идрис белән Ибрисне авылның казлар күлендә чукындырган дигән, тфү-тфү, Аллам сакласын, гайбәт тараткан. Хәзер бөтен авыл халкы үзләреннән көлә.

Клубтан Идрис белән Ибрис чыгалар.

Ибрис. Ахири, кая бер көйрәтеп алыйк әле, перекур.

Идрис (кесәләрен капшаган була, буш сигарет кабын чыгарып). Монда малай, сиңа түгел үземә дә калмаган. (Буш капны, һаваланып, читкә ташлый.)

Мөршидә. Ишегалдын чүпләмәгез, бездә дворник юк!

Идрис. Гафу, гафу, Мөршидә туташ, бүтән андый хәл булмас. (Трактор тавышына игътибар итә.) Мөршидә, ул трактор нәрсә эшли?

Мөршидә. Әллә белмисезме? Урамны сукалап чөгендер утырталар.

Ибрис. Чөгендер? Нәрсә, басуда чәчүлек калмаганмыни? Бу персидәтел Эльвира акылдан язгандыр, урамны сукалата… Син, ахири, сәхнә идәненең такталарын каера тор, мин тиз генә кибеткә барып тартырга алып килим. (Акчасын барлый.) Ни, ахири, өстә, монда җитми.

Идрис, Мөршидәгә арты белән борылып, кесәсеннән акча алып, Идриснең учына сала. Мөршидә, син, ни, борчылма! Сәхнәң ялт итәр.

Мөршидә. Клубта тәмәке тартмагыз! Участковый килеп чыкса, штраф түләргә әниләрегезнең пенсиясе дә җитмәс.

Ибрис. Юк инде, юк, Мөршидә. Син нәрсә, обижаешь, менә бит, менә тәмәке тартырга дип, урамга чыктык. Ярый, мин киттем.

Ашыгып чыгып китә.

Идрис. Ярый, мин дә үз эшемдә булыйм.

Клубка кереп китә. Балта, чүкеч тавышлары ишетелә.

Мөршидә. Йа Ходаем, сәхнә идәнен генә яхшылап җәйсәләр иде. Казан артистлары килгәч, идәнне күреп аптырап калалар. Җырчы кызның туфли үкчәсе ярыкка кысылды. Ә биюче егет абынып ук егылды. Ояты бит аның миңа… Эльвирага рәхмәт инде, тырыша. Менә урамны сукалатып кына нишләр инде?..

Ишегалдында яткан бүкәнгә утыра, хискә бирелеп җырлый.

 
Агыйделгә төшә яздым,
Тотмадың беләгемнән;
Тамыр җәйгән гөлләр кебек
Китмисең йөрәгемнән.
 
 
Агыйделдә алма юдым,
Суы калды ал булып;
Без дә йөрибез яр булып,
Бер күрергә зар булып.
 

Эх, Рөстәм, Рөстәм. Бер атнадан килеп җитәм дигән идең… менә бер ай була инде. Казан егетләре бик мут булалар шул. Әбисе, Мәрзия апа да көн саен көтә. Йөрәгемә тоз салып, Рөстәмем кайчан авылга кайта инде дип, миннән сораган була.

Мөршидә моңсуланып утырганда, Ибрис кибеттән кайта. Күлмәге эченә бер шешә аракы яшергән. Ул, аяк очларына гына басып, клуб эченә кереп китә… Балта, чүкеч тавышлары басыла…

(Мөршидә урыныннан торып.) Почтага барып килим әле, бәлкем, хаты килгәндер. Безнең авылда кесә телефоны да тотмый бит, әллә кая, тау башына менәргә кирәк.

Чыгып китә. Кошлар сайравын трактор гөрләве басып уза… Кәефләре күтәрелгән Идрис белән Ибрис клубтан чыгалар. Ибрис, кесәсеннән сигарет кабы чыгарып, ләззәтләнеп, бер сигаретны авызына ала, кабын Идрискә бирә. Ул да авызына сигарет каба.

Идрис. Әйдә, кабыз!

Ибрис кесәсен капшый, шырпы тапмый.

Ибрис. Ахири, шырпы беткән, ә зажигалканың булганы да юк.

Идрис. Ничек юк? Шырпы аласың калган.

Ибрис. Шырпылык та калмады, бар да кереп бетте шул.

Идрис. Ярар, алайса, берәр шырпылысы табылыр әле. (Җырлый.)

 
Зимагурлар талчукта,
Кайгырмыйлар мал юкка;
Кайгырсалар кайгыралар
Тәмәкеләре юкка.
 

Ибрис.

 
Зимагурны шуннан таныйм,
Ямау салган кесәсе;
Ямау салган кесәсеннән
Күренеп тора шешәсе.
 

Идрис. Шешә дигәннән, яшердеңме?

Ибрис. Гәҗиткә төреп, сәхнә астына тыктым. (Аларга таба килгән ирне күреп.) Ахири, ахири, әнә зажигалка килә…

Алар янына шорта, модалы футболка кигән кара күзлекле яшь ир керә. Ул Салмыш авылы килмешәге – Фердинанд, «яңа татар» бае, бизнесмен, буйдак.

Фердинанд. Слышь, чуваки, крестьяне в чём дело, урамны сукалыйлар? Машина белән коттеджга кереп булмый. Что за дурость?

Идрис тә, сер бирмичә, жаргон белән сөйләшә.

Идрис. Слышь, братан, дай прикурить!

Фердинанд. Некурящий, здоровый образ жизни веду.

Ибрис (бик гаҗәпләнеп). Нәрсә-ә, әллә эчмисеңдәме?

Фердинанд. Юк, юк дим, мин сезгә. Что за дурак авыл урамын пашет?

Ибрис (исерә үк төшеп). Исемең ничек?

Фердинанд. Фердинанд… ә нигә ул сиңа?

Ибрис. Нигә дип… син бит хәзер безнең авыл кешесе буласың инде. (Кулын сузып.) Ибрис!

Фердинанд аның кулларына карагач, җирәнеп, үз кулларын кесәсенә тыга.

Идрис. Фер-р-р-над, мин авылның зоотехнигы буларак шуны әйтәм: урамны сукалатып, чөгендер чәчәбез… менә шул.

Фердинанд (ачуы чыгып). Что за дикость? Абсурд?!

Ибрис аларга таба килүче Эльвираны ерактан күреп ала. Эльвираның башында Наполеонның хәрби эшләпәсе, кулында озын җиңле перчатка (краги) кигән, юбка өстеннән каеш буып, биленә кылыч таккан…

Ибрис. Ә-ә-н-ә-ә, Наполеон килә, шуннан сора!

Идрис белән Ибрис көчкә рәшәткәгә тотынып басып торалар. Аларның күзләренә Эльвира Наполеон булып күренә. Эльвира эре генә кыяфәттә, төштәге кебек салмак кына атлап, алар яныннан узып, клубка кереп китә. Сәер музыка, какофония яңгырый, Идрис белән Ибрис башлары авыртуга түзми җиргә утыралар.

Фердинанд. Слышь, крестьяне, это что за чувиха?

Ибрис (көчкә). Күрмисеңмени, Наполеон, француз патшасы…

Фердинанд. Нәрсә, бу Салмыш авылында барысы да чокнутые что-ли?.. Авыл урамын сукалап чөгендер утыртабыз диләр… дикость, абсурд. Хәзер ничек фазендага керергә инде?

Ибрис. Әнә Наполеоннан сора!

Эльвира көндәлек үз киемендә клубтан чыга.

Эльвира. Егетләр, көне буена эшләгән эшегез шулмы?

Идрис белән Ибрис сүзсез, авыз кырыйларына сигарет кабып, җиргә карап утыралар.

Фердинанд. Сез кем буласыз?

Эльвира. Ә үзегез кем буласыз?

Фердинанд. Минем сезнең авылда фазенда бар, шуның хуҗасы Фердинанд Салихов. Бывший депутат Госсовета.

Эльвира. Ә мин Эльвира Гаделева, авыл Советы рәисе.

Фердинанд. Тогда я по адресу, к вам.

Эльвира. Тыңлыйм.

Фердинанд. Нишләп урамны сукалыйсыз? Машина белән фазендага кереп булмый. Юл кагыйдәләренең законын бозасыз, ущемляете мои права.

Эльвира. Ә сезнең нинди правагыз бар соң? Күрсәтегез!

Фердинанд. Это уже слишком ценично…

Эльвира. Менә сезнең кебек ун фазенда хуҗасы авыл урамын сазлыкка әверелдереп бетерде дә инде. Көне-төне стройматериаллар ташыдыгыз, урамны ватып-җимереп бетердегез.

Фердинанд. Урам это общественное имущество, колхозның чөгендер басуы түгел.

Эльвира. Вот, вот, дөрес әйтәсез, бывший депутат, общее имущество булгач, һәркайсыгыз үзенең фазендасына кадәр асфальт салдырырга хокукы бар. Как бывший депутат, займитесь делом! Әгәр ун көндә асфальт җәймәсәгез, урамда чөгендер, кәбестә үстерә башлыйбыз.

Фердинанд (ачуыннан тыны кысылып). Мин, мин сине малявка в порошок сотру. С кем ты связалась, скоро узнаешь…

Ибрис (айнып китеп, бармакларын җәеп). Слушай, братан, кем, ни, Фер-Фер-р-р-над, син аңа бәйләнмә! Беләсеңме ул кем? Ул – безнең авыл килене, Лаеш детдомында үскән кыз. Аның ачуын китерсәң, ул синең колагыңнан менә шулай чытырдатып тота да әнә-ә теге казлар күленә илтеп чумдыра. (Шыпырт кына.) Миңа ышан, үземнең баштан узды… Ахири, илле тәңкә бурычка биреп тор әле, пенсия алгач та түлим.

Фердинанд, шушындый дорфалыктан көчкә түзеп, кесәсеннән илле тәңкә акча алып, Ибрискә бирә.

Фердинанд. Мә, нахалюга (читкә карап), подавись…

Ибрис акчаны тиз генә кесәсенә сала.

Ибрис. Фер-р-р-над, мин сиңа дусларча шуны әйтәм: өеңә кадәр асфальт җәйдер, аннан соң безнең кебек авылда күкрәк киереп, хуҗа булып йөрерсең.

Идрис. Әйе, әйе, ахири сиңа яхшы киңәш бирә.

Фердинандның түземлеге бетеп, җиргә төкереп китә.

Эльвира. Ә сез, ике адәм көеге, марш өйләрегезгә. Иртәгә сәгать сигездә клубта буласыз. Кичкә идән җәелеп бетәргә тиеш. Иначе тагын казлар күленә чумасыз, исемем Эльвира булмасын.

Идрис, Ибрис} (бергә). Булды, булды аңладык, Эльвира, тәртип «биш»ле булачак…

Сәхнә караңгылана. Лейтмотив музыка яңгырый.

БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Шул ук клуб ишегалды. Клубта төзәтү эшләре бара. Мөршидә шатланып йөри.

Мөршидә (залга). Идрис белән Ибрис иртәнге сигездән үк эшли башладылар. Бүген кичкә идән җәелеп бетәчәк дип мактанып та алдылар. Шуны әйтергә онытканмын: безнең авылга яшь мулла килде. Казанда югары дин институтын тәмамлаган, диләр. Карап торырга үзе бик ягымлы күренә…

Кулына сумка тотып, Әкълимә әби керә. Колакка катырак булгач, кычкырып сөйләшә.

Исәнме, Әкълимә әби!

Әкълимә. Нәрсә дисең, кызым?

Мөршидә. Исәнме, Әкълимә әби, дим.

Әкълимә. Аллага шөкер, исән әле, исән. Үзең ни хәлләрдә?

Мөршидә. Яхшы гына, Әкълимә әби. Менә клубны төзәтәбез, Сабантуйга әзерләнәбез.

Әкълимә. Туйга әзерләнәбез дидеңме? Кияүгә чыгасыңмыни?

Мөршидә. Сабантуйга дим, Сабантуйга…

Әкълимә. Ә-ә-ә, бик яхшы, бик яхшы. Әле кияүгә чыкмадыңмы?

Мөршидә. Юк әле, юк, Әкълимә әби, алучы юк бит.

Әкълимә. Теләгең булса, алучысы табылыр.

Мөршидә. Әкълимә әби, авылда яшьләр дә калмады бит. Булганнары исерек.

Әкълимә. Шулай шул. Яшьләр шәһәргә китеп беттеләр. Алланың рәхмәте белән бәхетең аяк астында гынадыр әле. Менә бит авылыбызга өйләнмәгән, яшь мулла килде…

Мөршидә. Ишетүем буенча, ул сиңа фатирга кергән икән.

Әкълимә. Нәрсә дисең?

Мөршидә (кычкырыбрак). Яшь мулла сездә тора дип ишеттем.

Әкълимә. Әйе, әйе, миндә тора. Әнисе ягыннан миңа туган була бит. Ничек инде үз туганыңны чит кагасың?

Мөршидә. Бик дөрес, Әкълимә әби. Берүзеңә генә яшәве дә күңелсездер.

Әкълимә. Ни-и, кызым, болай күзгә-башка күренеп йөргән кешең бармы соң?

Мөршидә. Күзгә күренгәннәре күп тә, берсенә дә күңелем төшми…

Әкълимә (шатланып). Күңел төшми дисеңме… Һии-и-и, кызым Мөршидә, менә күңел төшәрлеге, иң тәүфыйклысы бездә инде.

Мөршидә. Әкълимә әби, тел төбеңне аңлап бетермим.

Әкълимә (як-ягына каранып, серле итеп). Кызым, сине сабый чагыңнан ук беләм, бик тәүфыйклы бала булып үстең… Менә димче булып килдем. Без яшь чакта димчеләр җырлап кызны димлиләр иде. Менә шул заманнар искә төште әле. (Җырлый.)

 
Имән сайгаклары җимерек,
Юкә сайгаклары җимерек;
Кыңгыраулар тагып, айгыр җигеп,
Кыз димләргә килдек җимереп.
Җырларга кушсаң җырлармын,
Гөрләргә кушсаң гөрләрмен;
Яшь киленнәр хакы өчен
Җырлау түгел, сикереп биермен.
 

Мөршидә (аптырап, гаҗәпләнеп). Димче?

Әкълимә. Әйе, кызым, димче, димче. Үзебезнең яшь мулла Галимҗан хәзрәткә димлим.

Мөршидә (көлеп). Әй Әкълимә әби, Әкълимә әби, миннән нинди абыстай булсын. Бисмилладан башка бер изге сүз дә белмим.

Әкълимә. Буласы киявең күңелеңә хуш килсә, догаларын гына өйрәнерсең, Алла боерса. Ул өйрәтер.

Мөршидә (рәхәтләнеп көлә). Әкълимә әби, көтмәгәндә бик кызык булып китте бит әле… (Җырлый.)

 
Каен утыннарын кистем,
Төшәр микән күмере;
Чәчәк аткан гөлләр кебек,
Кыз баланың гомере.
 

Әкълимә.

 
Агыйделгә сал килгән,
Чыгар җире тар икән;
Юк Салмышта, юк Казанда
Сезнең кебек пар килгән.
 

Бер дә ашыктырмыйм. Уйла, үлчә, аннан соң гына… Җиде кат үлчә, бер кат кис, дигәндәй… Әти-әниең дә каршы килмәс дип уйлыйм?.. Карале, кызым, ул урамны нигә сукалыйлар?

Мөршидә. Яңа авыл Советы рәисе Эльвира авыл урамына асфальт җәйдерә.

Әкълимә. И-и-и, Алланың рәхмәте, матур юллардан да йөрисе көннәр булыр икән.

Мөршидә. Исән булсак, булыр, булыр, Әкълимә әби.

Әкълимә. Ну-у-у, ничек, ризамы?

Мөршидә. Нәрсәгә, Әкълимә әби?

Әкълимә. Соң, димчегә ниндидер җавап бир инде!

Мөршидә. Әкълимә әби, үзе белән күрешеп сөйләшергә кирәк. Тормыш кору – бик җаваплы вазифа бит.

Әкълимә. Дөрес, бик дөрес, кызым. Җиде кат үлчә, бер кат кис дигәннәр борынгылар. Кибеткә барасым бар иде, намаз вакыты да якынлаша… Ярар, хуш, кызым, хуш… (Чыгып китә.)

Мөршидә (озатып). Хуш, хуш, Әкълимә әби, сау-сәламәт йөр! Менә сиңа көтмәгәндә яңалык… (Пауза.) Рөстәмнән дә бернинди хәбәр юк. Шәһәр егете авыл кызына карыймы соң? Вакыт уздырырга дип кенә йөргәндер. (Җырлый.)

 
Агыйделгә төшкән идем,
Су алыр өчен генә;
Ярны сөйсәң сөймә икән
Юаныр өчен генә.
 

Эльвира керә. Кәефе күтәренке.

Эльвира. Ну-у-у, ничек? Эшлиләрме?

Мөршидә. Эшлиләр. Кичкә идәнне җәеп бетерәбез, диләр.

Эльвира. Урындыкларны да төзәтсеннәр.

Мөршидә. Төзәтәбез диделәр.

Эльвира. Яннарыннан китмә, гел күз-колак булып тор!

Мөршидә. Көләсең киләме? Бер кызык сөйлимме?

Эльвира. Монда кызык кайгысы юк әле. Урамга таш җәеп бетерәләр. Таш җәелеп бетү белән, асфальтка тотыналар.

Мөршидә. Шулай булгач шатланырга кирәк. Нигә борчыласың?

Эльвира. Ярар, әйдә, сөйлә кызыгыңны!

Мөршидә. Димче килде, яшь мулла Галимҗанга димли.

Эльвира. Чынлап та кызык… (Уйланып.) Син мулла хатыны булсаң, автоматический абыстайга әвереләсең. Абыстайлар клубта эшләми, өйдә намаз гына укып утыралар. (Пауза.) Ә син намаз укый беләсеңме соң, комсомолка Гөлсара?

Мөршидә (шаяртып). Бисмилла әйтеп, Аллаһе әкбәр ди беләм.

Икесе дә көлешәләр.

Эльвира. Юк, муллага кияүгә чыкмыйсың.

Мөршидә (гаҗәпләнеп). Нишләп?

Эльвира. Клубта эшләргә кеше калмый. Теге Казан егетенә дә чыкмыйсың!

Мөршидә. Ни өчен?

Эльвира. Аңа кияүгә чыксаң, авылны ташлап, Казанга китәсең.

Мөршидә. Болай да карт кыз дип үземнән көләләр. Әле беркөнне генә Ибрис үземә кияүгә чык дип бәйләнде.

Эльвира (көлеп). Әйе, шул гына җитми. Лутче муллага чык, авылда калырсың, балалар үстерерсең. Авыл халкы үрчер, налог түләүчеләр артыр.

Көлешәләр. Култык астына папка кыстырган Мөкатдәс керә, күңеле күтәренке.

Мөкатдәс. Исәнмесез, кызлар!

Эльвира, Мөршидә} (бергә). Исәнме, Мөкатдәс абый.

Мөкатдәс. Ну-у-у, Эльвира сеңлем, сиңа чын күңелемнән сокланам. Орчык кадәр генә кыз «яңа татар» байларын пыр туздырдың… Аллага шөкер, водокачка яхшы гына эшли башлады. Юл төзүчеләр түбән очтан асфальт җәя башлыйлар, яңалык менә шул.

Мөршидә (шатланып). Ура-а-а! Сабантуйга асфальт җәелә, клуб ремонтлана.

Эльвира. Ура-а-сы ура, тик бәйрәмне яхшылап уздырырга кирәк. Сабантуйга чит төбәкләрдә яшәүче якташлар да кайта бит.

Мөкатдәс. Бәйрәмгә кайтучылар күп. Мәчет төзегәндә дә матди ярдәмнәре тиде, анысы өчен аларга зур рәхмәт! Ни-и-и, мин клубны карап чыгыйм әле, анда эшләр ничек бара икән.

Мөршидә. Бар, бар, Мөкатдәс абый, азрак үзләрен мактаган бул, күңелләре күтәрелер.

Мөкатдәс клубка кереп китә.

Эльвира. Үзешчәннәр ничек соң?

Мөршидә. Бөтен өмет югары сыйныфта укучы балаларда һәм берничә укытучы кызда инде.

Эльвира. Мөршидә, тыңла! Бик мөһим киңәш бирәм.

Мөршидә (кызыксынып). Нинди киңәш?

Эльвира (тавышын түбәнәйтеп, клубка таба ишарәләп). Син теге ике останы да эшкә җик.

Мөршидә. Нәрсә, клоуннар итепме?

Эльвира. Ибриснең биергә сәләте бар. Бәлкем, берәр шаян бию куярсың. Син бит үзең дә оста биюче. Ә Идрисе бераз җырлый белә. Җырлат үзен!

Мөршидә (уйланып). Менә бу – яхшы фикер.

Клубтан, көлешә-көлешә, Мөкатдәскә ияреп, Идрис белән Ибрис чыгалар.

Мөкатдәс. Молодцы, егетләр, тырышып эшләгәнсез. Кулыгыздан эш килә икән.

Эльвира. Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз була. Клубта эшегез бетү белән, мәктәп төзелешенә барасыз.

Ибрис. Эльвира, мин иртәгә Кызыл Тау авылына Сабантуйга, кунакка барам.

Эльвира. Үзебездә дә тиздән Сабантуй, барып йөрисе дә юк.

Ибрис. Анда күп кенә кунак кызлары кайта икән.

Эльвира. Быел безнең авылга да егермеләп кунак кызы килергә тиеш.

Ибрис. Каян беләсең?

Эльвира. Авыл Советы рәисе барысын да белеп торырга тиеш. Менә син Ибрис, Идрис белән Сабантуйда чыгыш ясарга әзерләнсәгез әйбәт булыр иде.

Мөкатдәс (шаяртып). Бәлкем, көрәшерсез, агач атка атланып, капчык сугышы уйнарсыз, ә? (Көлә.) Сез бит авылның йөзек кашлары.

Барысы да көлешәләр.

Ибрис. Нәрсә, бик ачуны китерсәгез, капчык белән дә сугышырбыз… Ә, кордаш?

Идрис (җитдиләнеп). Син, Мөкатдәс абый, йөзек кашы дип, өстенә бастың. Әле безнең Салмышта Ибрис кебек биюче бармы, ә? (Пауза.) То-то-о, юк. Сөлек кебек егет.

Мөкатдәс. Мин дә шулай дим бит, Идрис энем, нигә аңа үпкәләргә?

Идрис. Ю-юк, мин үпкәләмим.

Эльвира. Ярый, егетләр, эшләрегезне тәмамлагыз. Без Мөршидә белән юл төзелешен карап килик әле.

Эльвира белән Мөршидә чыгып китәләр.

Ибрис. Мөкатдәс абый, ә менә мине үпкәләтәсең килмәсә, йөз тәңкә биреп тор әле. Беренче пенсияне алгач та түләрмен.

Мөкатдәс (уйланып). Һи-и-и, энем, кем, Ибрис, шундый кечкенә бүләк бирүдән чынлап торып түбәнсенәм, валлаһи түбәнсенәм.

Ибрис (шатланып). Мөкатдәс абый, алайса, мең тәңкә итеп бир инде!

Мөкатдәс (гаҗәпләнеп). И-и-и Ибрис, Ибрис, мин бит сине бик абруйлы кешегә санап йөри идем, сиңа шундый комсызлык килешми, килешми… валлаһи менә килешми…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации