Электронная библиотека » Альберт Гаделшин » » онлайн чтение - страница 6

Текст книги "Кырлай кызы Айсылу"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:40


Автор книги: Альберт Гаделшин


Жанр: Драматургия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 19 страниц) [доступный отрывок для чтения: 6 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Идрис (мескенләнеп). Мөкатдәс абый, Сабантуйга зарплата яздыр инде, бәйрәм бит, үзең беләсең…

Мөкатдәс. Егетләр, эшләгән эшегез түләнмичә калмас, борчылмагыз!

Ибрис. Ахири, әйдә, күп сүз – чүп сүз дигәндәй, эшне бетерик тә, клубны бикләргә Наполеон белән Мөршидә килеп җитәрләр.

Мөкатдәс. Ярар, егетләр, эшегездә булыгыз, мин киттем.

Мөкатдәс чыгып китә.

Ибрис (Мөкатдәс артыннан). Карун. Бер тиен өчен чукыныр дисәм, гөнаһы булыр. Тфү-тфү, әйттем дисәм кайттым.

Идрис (гаҗәпләнеп). Кара-кара, син әллә нинди ырымнар да беләсең икән.

Ибрис (горурланып). Ә кәкже… (Аларга таба килүче Фердинандны күрә.) Ахири, кара кем килә, зажигалка – депутат.

Фердинанд керә. Модалы киенгән. Бармагында машинасының ачкычын әйләндереп тора.

Фердинанд. Здорова крестьяне! Как живёте можете?

Ибрис, Идрис } (бергә). Здорова, здорова, депутат. Нәрсә булды?

Фердинанд. Миңа Наполеоныгыз кирәк.

Ибрис. Әллә судка бирәсезме?

Фердинанд. Ты чо-о-о, мине кемгә саныйсың? Без андыйлардан түгел. Кирәк булса, мин үзем судья.

Ибрис. Нәрсә, депутат та, судья дамыни?

Фердинанд. Кирәк булса, адвокат та. Менә нәрсә, крестьяне, без монда, яңа авыл кешеләре…

Идрис (сүзен бүлеп). Фер-р-р-над, син әйтмәкче буласың инде, янәсе, сез яңа татарлар… ну, шуннан?

Фердинанд. Бүлдермә! Сабантуйга бүләккә илле мең акча җыйдык. Шул акчаны Наполеон ханымга бирергә кирәк иде.

Идрис. Менә бу егетлек. Элек заманда татар байлары, Сабантуйга дип, күп кенә бүләкләр бирә торган булганнар.

Фердинанд. Ни-и-и, абзыйлар, минем вакыт юк. Председательне каян табарга?

Ибрис (шаяртып). Наполеон бичәнеме? Ишетүем буенча, ул районга семинарга киткән.

Идрис. Мин дә шулай дип ишеттем.

Фердинанд. Ә кайчан кайтыр икән?

Ибрис. Соң, император кеше кайчан тели шунда кайта инде. Әгәр бик ашыксаң, акчаңны миңа калдыр, үзем тапшырырмын. (Кулын суза.)

Фердинанд (гаҗәпләнеп). Сиңа-а? Сиңа мин бүтән илле тиен дә бирмим.

Ибрис. Менә монысы зрә, зрә, брат, обижаешь… (Рэп җырлый.)

 
Зәй суында ак балык,
Без үзебез вак халык;
Вак халык булсак та әле,
Хурламый безне халык.
 

Фердинанд.

 
Хурламыйлар, мактамыйлар
Сине авылдашларың;
Кәсеп ясап, мине алдап,
Бизнес ясап ятасың.
 

Идрис.

 
Абзый сине бай диләр,
Коттедж йорты бар диләр;
Байлык белән мактанма,
Кесә ягың сай диләр.
 

Фердинанд.

 
Ике сыер чабып килә,
Авыл урамын туздырып;
Алыгыз кредит, төзегез ферма,
Йөрмәгез гомер уздырып!
 

Ибрис. Чынлап та. Карале, Фер-р-р-над, әгәр алсак, безгә кредит бирерләрме икән?

Фердинанд. Бирерләр, ник бирмәсеннәр. Әгәр поручителегез булса?

Идрис (башын кашып, бик җитди булып). Менә бу яхшы фикер. Фер-р-р-над, менә син поручитель була аласыңмы?

Фердинанд. Нинди бизнес ачарга уйлыйсыз?

Идрис (уйланып). Мин, ни, балачактан ук хыяллана идем, куяннар үрчетергә, звероферма салырга, бик керемле бизнес диләр.

Ибрис. Ә мин брат, Фер-р-р-над, умарта үрчетәсем килә, умарта, туйганчы бал ашыйсым килә, кәрәзе белән.

Фердинанд. Юк, крестьяне, булдыра алмыйм.

Идрис. Ник? Нәрсә, шикләнәсеңме?

Фердинанд. Менә нәрсә, братва… Синең (Идрискә) куяннарың йә ачка үлеп бетә, йә урманга качалар. Ә синең умарталарың салмыш килеш яннарына барсаң, үзеңне чагып үтерәчәкләр. Шуңа күрә поручитель була алмыйм, бүтән бизнес эзләгез!

Ибрис (уйланып). Ни-и-и, кара әле, Фер-р-р-над, депутат булу өчен ни кирәк?

Фердинанд. Ни кирәк дисеңме? Беренчедән, программаң булсын…

Ибрис. Икенчедән нәрсә?

Фердинанд. Икенчедән, сине сайларга, сиңа ышанган сайлаучылар кирәк. Нәрсә, әллә депутатлыкка үз кандидатураңны куясыңмы?

Ибрис. Ю-юк, ахири Идрисне сайларга дим. Ә мин аның ярдәмчесе булам.

Идрис (тирән уйга чумып). Юк, юк, братва, мин булдыра алмыйм. Әле шушы иркенлектән мәхрүм буласым килми. Аларның җыелышында йоклап утырыргамы, ю-юк, кирәкми…

Ибрис. Э-эх, ахири, эшләмичә генә, акча алып ятасың килмимени?

Идрис. Акчасы кирәк, ә депутаты…

Фердинанд (җырлый).

 
Депутат булсаң эшең уңа,
Ни теләсәң шунсы була.
Рәхәтләнеп яшисең,
Гомер узганны сизмисең.
 
 
Уң яктан сиңа тама,
Сул яктан сиңа керә.
Бераз гына керми торса,
Йөрәк шартлар чиккә җитә.
 
 
Кайчакта тама мондые,
Ычкына менә шундые.
Ике күзең ут була,
Бөтен дөнья онытыла.
Янә уңнан чиертә,
Янә сулдан чиертә.
Зуры чирткән кебек итә,
Йөрәк шартлар чиккә җитә.
 
 
Утырасың өмет итеп,
Керем йөри мыскыл итеп,
Шәп чирткәне ташлап китә,
Полиция килеп җитә.
 

Идрис. Юк, юк, алай ук булгач, кирәкми. Депутаты да, акчасы да…

Ибрис. Фер-р-р-над, без закун бозмыйбыз.

Идрис. Шуңа күрә депутат та булмыйбыз.

Фердинанд (һаваланып). Крестьяне, аңлагыз! Ул законны, бозмыйча гына, үз ягыңа борырга кирәк. Законның муены кыл кебек, кая теләсәң, шунда борыла. Ә аның өчен баш кирәк! Аңладыгызмы?

Ибрис. Мин аңладым да, аңламадым да. Анысы, бездә башы бар инде, ә менә зиһене генә чамалы…

Мөкатдәс керә.

Мөкатдәс. Нәрсә, егетләр, әллә Сабантуйга әзерләнәсезме? Җырлаганыгыз түбән очка ишетелә.

Ибрис. Нәкь өстенә бастың, Мөкатдәс абый. Сабантуйга әзерләнәбез. (Җырлый.)

 
Җырлый-җырлый, гөрли-гөрли,
Сабантуйны көтәбез.
Сабантуйга бүләк итеп,
Йөз тәңкәңне сал, абзый.
(Бии-бии ике учын суза.)
 

Мөкатдәс. Кирәк булса, йөзен дә салырбыз. (Буш кесәләрен капшап, әйләндереп чыгара, җырлый.)

 
Без алай да итмәдек,
Без болай да итмәдек;
Кирәк булса йөзен түгел,
Меңен дә салып китәйдек.
 
 
Без андый малай түгел,
Без мондый абзый түгел;
Кая куйсаң да ярарлык
Күгәргән калай түгел.
 

Так что, егетләр, безнең авыл Сабан туе район күләмендә үрнәк булырга тиеш.

Ибрис. Нәрсә, әллә Наполеон да шулай диме?

Мөкатдәс. Ул да шулай ди. Фердинанд туган, рәхмәт сиңа, башкаларга да үрнәк күрсәтеп, урамга асфальт җәяргә өлеш керттең. (Кулын кыса.)

Фердинанд (эре генә). Незашто, общее дело ведь, понимаю.

Ибрис. Ничек инде, депутат та булсын, понимать та итмәсен…

Еракта гармун, ат дугасына таккан кыңгырау тавышы, шау-шулы яшьләрнең җыры, Сабан туена бүләк сорап кычкырган тавышлар ишетелә.

Егетләр тавышы. Җәмәгать, җәмәгать, иртәгә бәйрәм, иң зур бәйрәм Сабантуй… Сабантуйга дигән бүләкләрегезне чыгарыгыз! Тыр-р-р, тыр-р, малкай! Менә бу бүләк… бүләкләрнең дә бүләге… Рәхмәт, рәхмәт! Сабира әби Сабантуйга бер дистә тавык йомыркасы бүләк итте… Егетләр, йомыркаларны вата күрмәгез, кәрҗингә, кәрҗингә дим салыгыз!

Музыка, тавышлар ерагая…

Эльвира белән Мөршидә керә, исәнләшәләр.

Эльвира, Мөршидә } (бергә). Исәнмесез, егетләр!

Егетләр исәнләшәләр.

Фердинанд. Иптәш, глава администрация Салмышского сельсовета, Эльвира ханум! Менә без, сезнең яңа авылдашлар-килмешәкләр, Сабантуйга бүләкләр алырга дип, илле мең акча җыйдык, кабул итеп алыгыз!

Газетага төргән акчаны Эльвирага бирә.

Эльвира. Менә бу егетлек, рәхмәт, рәхмәт! Мөршидә, яшьләр белән район үзәгенә барып, супермаркеттан Сабантуйга бүләкләр алып кайтыгыз! Товар чекларын Фердинанд әфәндегә бирегез, тиене-тиенгә туры килсен!

Фердинанд. Что сез, кирәкми, кирәкми. Мин Мөршидәгә ышанам. (Пауза.) Шушы случайдан файдаланып, Эльвира ханым, Мөршидәнең кулын сорыйм.

Эльвира. Фердинанд әфәнде, миннән түгел, үзеннән сорагыз! Нәрсә, әллә икенче хатын итеп алыргамы?

Фердинанд. В данный момент, свободная вакансия, холостой, молодой, незарегистрированный…

Эльвира. Мөршидә, ну, нәрсә дисең?

Мөршидә. Әйтер сүзем юк, только эмоция диләрме әле.

Үз-үзенә сөйләнеп, Әкълимә әби керә.

Әкълимә. Менә бит, Алланың рәхмәте төшкере, түбән очтан әсфәлт җәя башладылар. Мәчет турысына җитәләр инде. Чиста урамнардан да йөрер көннәр булыр икән. Исәнмесез, балалар!

Барысы да исәнләшәләр.

Мөршидә, кил әле, әйтер сүзем барие…

Мөршидәне читкәрәк алып китә. Кинәт Мөршидәнең кесә телефоны шалтырый, анда смс хәбәр килгән, укыганда, йөз карашы үзгәрә бара…

Кызым, нәрсә булды? Йөзең танымаслык булып үзгәрде…

Мөршидә. Юк, болай гына, Әкълимә әби…

Әкълимә. Болай гына булса ярар. Ни, кызым Мөршидә, бүген кичке намаздан соң Галимҗан хәзрәт кулыңны сорарга килә. Өйдә бул, әти-әниеңнең рөхсәте кирәк бит…

Эльвира. Әй сез! Нәрсә анда пышылдашасыз? Әкълимә апа, нәрсә булды?

Әкълимә. Аллага шөкер, әле ул-бу хәлнең булганы юк. Менә Сабантуйга әзерләнәсез икән. Сабантуйда ел саен җырлый торган идем, быел да онытмагыз дим.

Эльвира. Онытмабыз, онытмабыз, Әкълимә апа. Әле туйда җырлап кына калмассың, биерсең дә.

Әкълимә. И-и-и кызым Әлбирә, синнән сер яшереп булмый икән… Ни-и-и, яшь мулла Галимҗан хәзрәт Сабантуйга никахлашырга ниятли иде.

Эльвира. Никахлашсын, без каршы түгел. Буласы килен кем соң?

Әкълимә. Кем дип, менә алма кебек кызыбыз, Мөршидә инде.

Эльвира. Мөршидә-ә-ә?

Әкълимә. Алла боерса, шулай дип торабыз.

Эльвира. Әкълимә апа, монда конкуренция бит әле. Менә каршыңда ике егет басып тора, Ибрис, икенчесе – депутат булган кеше Фердинанд әфәнде. Өченчесе – Казан егете, Мәрзия апаның оныгы Рөстәм. Алар да Мөршидәнең кулын сорыйлар…

Мөршидә кесә телефонын Эльвирага бирә, смсны күрсәтә. Эльвира, читкәрәк китеп, телефонга язылганны укый: «Милая Марочка, извини, предки меня женили. Прости! Будем друзьями. Рустик».

Әкълимә. Әлбирә кызым, нәрсә булды? Әллә Сабантуйны кичектерәләрме?

Эльвира. Алай ук түгел… Мөршидәне Сабантуй бәйрәме белән котлыйлар…

Әкълимә. Котлагач, бик яхшы. Кызым Мөршидә (читкәрәк алып китә), акылыңда бул! Шушы зимагурларга Галимҗан хәзрәтне алыштырма!

Эльвира (серләшүчеләргә колак салып). Әкълимә әби, Сабантуй узмыйча, бернинди дә туй да, никахлашу да булмый. Мөршидә бик җаваплы эштә, Сабантуй узгарасы бар. Бәйрәмнән соң авыл Советы утырышында бу эшне хәл итәрбез, кияүне дә шунда сайларбыз.

Ибрис (кызып китеп). Кара-кара син аны… гел Наполеон булып бетте, узурбатыр. Аның рөхсәте белән генә, янәсе, өйләнергә, кияүгә чыгарга, күрше авылга кунакка барырга… Бу, бу беззаконие… шулай бит, Идрис?

Идрис. Шулаен шулай да, шул ук вакытта шулай да түгел. (Ибрис гаҗәпләнеп карап тора.) Сабантуйны оештырырга кирәкме? Кирәк! Ә менә мин аны булдыра алмыйм, син дә шулай… Ә ул булдыра. Шулай булгач, кияүгә чыгу, никахлашу мәсьәләсе берничә тәүлеккә кичерелә, шулай бит, иптәш персидәтел?!

Эльвира. Дөрес, бик дөрес әйттең зоотехник. Сез ике буйдак та өйләнми торасыз! Сабантуйда актив катнашып чыгыш ясыйсыз. Биегез, җырлагыз, хоть вверх ногами ходите!.. Ну-у-у, безнең авыл Сабан туе бөтен Татарстанга дан булсын!

Сыек кына кул чабалар.

Ибрис. Дан булсын, дан булсын… Ул данны төрлечә чыгарып була. (Җырлый.)

 
Тау башына тары сиптем,
Чыпчык чүпләп бетерде;
Кечкенә генә хатын алдым,
Кәҗә сөзеп үтерде, ха-ха-ха.
 

Эльвира.

 
Аклы ситса күлмәгемнең
Бәбәй итәге өч кенә,
Бәләкәй дип хурламагыз,
Сандугач та кечкенә.
 

(Фердинандка атап җырлый.)

 
Әй абзыкай, егет син,
Суда йөзгән сөлек син;
Суда йөзеп, дөнья күреп,
Күп кызларны сөйдең син.
 

Мөкатдәс (Фердинандны мактап җырлый).

 
Ай-һай егет, машинаң,
Бигрәк көчле моторың;
Бәхетең бар, дәүләтең бар,
Типтереп яшәр чакларың.
 

Фердинанд.

 
Үтте гомрем, үтте гомрем,
Үтте гомерем яртысы;
Үтте гомремнең яртысы
Күрми гаилә шатлыгы.
 
 
Алай итеп, болай итеп
Үтәр, ахры, гомерләр;
Кая барсак, нишләсәк тә
Күтәрелми күңелләр.
 

Әкълимә.

 
Яшь гомерләр ике килми,
Яшь гомердән туймагыз;
Вакыт җитми яшь гомернең
Чәчәкләрен коймагыз!
 

Мөкатдәс.

 
Машиналарга утырып
Кайтамын Казаннардан;
Яшь гомерне сатып алып
Булмый бит базарлардан.
 

Ритмлы җырлар тәмамлануга, Идрис, бәеткә охшатып, үз зарын җырлый.

Идрис.

 
Нәкъ авылыбыз уртасында-а-а
Бар бер буа, ул каз күле-е-е.
Гәрчә шунда туып-үсеп,
Җирне аз-маз тырмалап
Чәчкән идем, урган идем
Зоотехник булара-а-ак.
 
 
Үтә гомер акча юк дип,
Кызлар көлә иш түгел дип.
Инде хәзер нишләргә соң,
Дәрәҗә бетте, ишләрем ю-ю-юк…
 

Эльвира.

 
Егет булса, мут булсын,
Ике күзе ут булсын.
Ике күзе ут булмаса,
Бар булганчы, юк булсын.
 

(Залга.) Җәмәгать, иртәгә түбән болында, куяннар әрәмәсендә, Салмыш авылы Сабан туе. Бөтен авыл халкын бәйрәмгә чакырабыз! (Сәхнәдәгеләргә.) Ә сез, клубка, репетициягә марш!

Күңелле музыка яңгырый.

Пәрдә
2013
КИЯҮЛӘРГӘ КЫТЛЫК ЮК
Иллюзион-музыкаль гротекс комедия ике бүлектә
Катнашалар:

Габдерахман бай – сәүдәгәр, 50–60 яшьләрдә.

Гөлгенә, Гөлчәчәк, Алчәчәк } бай кызлары.

Гыйлемсафа, Мөхәммәдсафа, Мәхмүтсафа } приказчик егетләр.

Суфия – асрау кыз.

Маскалы кыз (убыр кызын хәтерләтә, кечкенә буйлы).

Җәмилә – димче.

Гөлзифа – димче.

Солтангәрәй – 30 яшьтә, сәүдәгәр малае.

Таһирҗан – 30–35 яшьләрдә, полиция офицеры.

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Иске Казан шәһәре, Яңа Бистә урамы. Бер мең тугыз йөзенче еллар башы. Урам чаты. Күңелле музыка яңгырый. Ыспай гына киенгән егет Гыйлемсафа, чыгып, тамашачыларга сүз ката.

Гыйлемсафа. Әссәламегаләйкем, мөхтәрәм тамашачылар! Бу хәл күптән булды, әле ул вакытта үзгәртеп кору да, коммунизм-социализм төзү дә юк, бары тик череп баеган капитализм гына иде. Шулай булса да халык бик күңелле яшәде, кемнәрдер зур чыгымнар чыгарып өйләнде, кемнәрдер, зур бирнәләр салып, кызларын кияүгә бирде. (Кулындагы гәҗитне күрсәтә.) Менә әле шушы гәҗиттә дә бер кызыклы хәбәр язганнар…

Ул укырга җыенганда, аның дус егетләре – Мөхәммәдсафа белән Мәхмүтсафа килеп чыгалар.

Егетләр (беравыздан). Әссәламегаләйкем, Гыйлемсафа кордаш!

Гыйлемсафа (куркып китә, дусларын күреп тынычлана). Вәгаләйкемәссәлам! Әле сез икәнсез…

Мәхмүтсафа (иң кагып). Кордаш, ни эшләр бетереп йөрисең?

Гыйлемсафа. Приказчик-эшкуарның кайчан эше бетсен. Менә, узып барышлый, чатта гәҗит сатып алдым да бер бик кызыклы игъланга күзем төште. Гаделҗан исемле хәбәрче бер кызыклы хәбәр яза: Габдерахман ибне Болгари атлы Уфа, Казан, Парижларның атаклы сәүдәгәре олы кызын кияүгә бирә, ә кыз бирнәсе бер сандык зиннәтләрдән тора, дигән… һәм башкалар, һәм башкалар…

Мөхәммәдсафа. Безнең ише ярлы приказчикларга Габдерахман бай кызы тәтемәс. Байлар алар үз тиңнәрен эзлиләр.

Мәхмүтсафа. Габдерахман бай да заманында приказчик булгандыр. Аңа да байлык күктән төшмәгәндер.

Гыйлемсафа. Дуслар, сүзләрегезнең дөреслегенә шикләнмим. Ә нигә безгә дә бәхет сынап карамаска, ә? Олы кызын кияүгә бирә дигән бит. Шулай булгач, аның тагын бер кызы бар. Әле миңа бик матур уй килде… (Җитди генә кыланып.) Мәхмүтсафа, кордаш, син телгә оста, сүзгә кесәгә кермисең, тапкыр сүзле, мин сине Габдерахман байга яучы итеп җибәрәм.

Мәхмүтсафа. Анысы кордаш, синең дә тел үз урынында, иске кәвешне өр-яңадан «яңа» дип сатып җибәрә беләсең… Ха-ха-ха. Кемгә яучы кирәк?

Мөхәммәдсафа. Тел төбен сизмисеңмени, үзенә инде.

Гыйлемсафа (тәкәбберләнеп). Аллага тапшырып, үземә.

Мөхәммәдсафа. Дуслар, туктагыз әле, бу шаяру гына түгелме икән? Мин малай чакта ук байларда ялчы булып эшләп үстем, бер дә Габдерахман ибне Болгари дигән байны Казанда очратканым булмады. Андый байның кибетен дә, исемен дә ишеткәнем юк.

Гыйлемсафа (гәҗиткә күрсәтеп). Гәҗиттә язганнар, Уфада, Казанда, Мәскәүдә танылган бай диеп. Гәҗиткә ялганлап язмаслар. Ә менә бер сандык тулы зиннәтле әйберләр нәрсәдер, анысы томанлы…

Мәхмүтсафа. Бер сандык тәһарәт сөлгеләре булса. Ха-ха-ха…

Егетләр аңа кушылып көлешәләр.

Мөхәммәдсафа. Ул инде бик зур бирнә-байлык була. (Көлешәләр.)

Шаян музыка яңгырый. Урамда, пөхтә киенгән, алтын-көмешләп бизәлгән таякка таянып, тәкәббер кеше күренә. Ул – Габдерахман бай. Аның артыннан, тезелешеп, берсеннән-берсе затлы киемнәрдә өч хатын-кыз киләләр. Алар – Габдерахман бай кызлары. Кызлар, егетләр яныннан узганда, битләрен яшерсәләр дә, шулай да егетләргә күз салмый китмиләр. Егетләр шундый зифа кызларны күреп телсез калалар.

Мәхмүтсафа. Егетләр, муеннарыгыз кәкрәеп калмасын, авызларыгызны йомыгыз, бу тирәдә каргалар күп оча. Ха-ха-ха…

Мөхәммәдсафа. Исемем Мөхәммәдсафа булмасын, әгәр дә шушы узып киткән абзый Габдерахман бай булмаса. Казанда мондый чибәр кызларны әле күргәнем юк иде. Киемнәре дә бит чит илдәгечә, мутлы.

Гыйлемсафа. Синең сүз, кордаш, һәрчак рас була. Ходай кушып, шушы абзый Габдерахман бай булса иде. Өч кызы да бар бит, өч кыз бит, егетләр…

Музыка яңгырый, егетләр җырлыйлар.

 
Казан урамнарын бизәп,
Өч кыз килә, вак-вак атлап,
Язгы нурларга күмелеп, ләп-ләп атлап,
Вак-вак атлап.
Без өч буйдак, өч приказчик,
Без өч буйдак хәйран калдык,
Чибәр кызларны күреп.
Йөрәкләр тибә, дөп-дөп итеп,
Чәчрәп шартлардай булып.
 
 
Түз, йөрәгем, түз, йөрәгем,
Зиһеннәр таралмасын.
Ничек булса да сәбәп табып
Очырашырга язсын.
 

Мәхмүтсафа. Нигә соң безгә икеләнеп-микеләнеп торырга. Әкрен генә артларыннан күзәтә барыйк, кайсы урамга барырлар да, кайсы йортка керерләр?!

Мөхәммәдсафа. Акыллы киңәш, әйдәгез, күздән югалганчы артларыннан барыйк!

Гыйлемсафа. Егетләр, бер-беребездән читләтебрәк барыйк. Кызлары сизмәсен, әтиләренә әйтсәләр, таларга җыеналар, ахрысы, дип полиция чакыртырлар. Димлисе урында полиция участогында утырырсың. Мөхәммәдсафа, син урамның теге ягына чык, ә син, Мәхмүтсафа, илле-алтмыш сажинга миннән арткарак калып барырсың. Йә тапшырдык бер Ходайның үзенә!

Берәмләшеп таралышалар, сәхнә караңгылана, музыка көчәя.

Пәрдә
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Габдерахман бай йорты, күңелле музыка ишетелә. Түр стенага зур матур келәм эленгән. Ике як кулисаларда, матур орнаментлар белән бизәлгән ширмалар һәм Мисырдан кайтартылган өч сандык. Алар да бизәлгәннәр, гарәп орнаментлары һәм пирамидалар сурәте сандыкларга сихри бер сер биреп тора. Сандыкларның берсе түрдә, зур келәм астында, ә калган икесе уң һәм сул яктагы ширмалар алдында. Һәр өч сандыкның арты келәм һәм ширмаларга каплана. Аларның шулай булуы шарт, чөнки иллюзия ясаганда, иң кирәкле элемент булачаклар. Өч кеше утырырлык диван-кәнәфи, аңа каршы хуҗа утыра торган бер кешелек кәнәфи һәм шәрык өстәленә куелган матур кувшин бүлмәне бизиләр. Йорт караучы асрама Суфия, җырлый-җырлый, өй җыештырып йөри.

Суфия.

 
Ишеккәйләр ачтым, ай, нур күрдем,
Сандыккайлар ачтым, мал күрдем.
Рәхмәтләр төшсен Гаптери байга,
Аның аркасында көн күрдем.
Алтын-көмеш кыйбат үлчәп алгачтын,
Кеше кадерләре кыйбат исәнтен.
Кеше кадерләре кыйбат исәнтен шул,
Кеше кадерләре кыйбат исәнтен.
 

Кулында каз йоныннан эшләнгән (кызыл, яшел төстә) тузан сөртә торган «француз» пумаласы. Йорт җиһазлары бай, мул тормышны тасвирлый. Суфия арып ял итәргә утыра.

Суфия. Әй, бу байларны әйтәм, нәрсәләр генә уйлап чыгармыйлар… Габдерахман абзый кебек акыллы, инсафлы бай, – Уфа белән Казанда гына түгел, Мәскәүдә дә бер генәдер. Әле бит Петроградта да бик бай итеп җиһазландырылган биш бүлмәле фатирлары, ә Мәскәүдә өч катлы ташпулатлары, Уфада икеме, өчме фабрикалары да бар икән. Җитмәсә, хуҗа абзый гарәп илләре белән дә сәүдә итә икән. Әле бит менә Мисыр тикле җирдән шушы өч сандыкны төрле зиннәтләр белән шыплап тутырып кайтартты. Әллә нинди кара кешеләр шушы сандыкларны көчкә күтәреп китерделәр. Габдерахман абзый алар белән гарәпчә генә сөйләште. (Һәр сандыкны барлап, сыпырып чыга.) И-и-и Ходаем, белсәң иде шушы сандыкларның эчендә нинди зиннәтләр, нинди байлыклар бар икәнен. (Як-ягына каранып, кеше юклыгына ышанып, бисмилла әйтеп, бер сандыкны ачарга тели, ача алмый.) Шул тикле җирдән килсен дә ачык та булсын, имеш, тот капчыгыңны. Хуҗабикәләрне әйтәм, бигрәк тәртиплеләр инде, кешеләргә карата үтә ихтирамлылар. Алар өчен мин кем инде, Казанның бер җәтиме, ә туташлар миңа, Суфия туташ, Суфия апай, дип өзелеп торалар. Бигрәк тә кече туташ Алчәчәк бик ихтирамлы, тәмле телле бала. (Сандыкны тагын ачарга тели.) Әй, белсәң иде шушы сандыклар эчендә нәрсәләр бар икәнен. (Бер сандыкны күтәрмәкче булып, бер як сабына тотына, кинәт кемдер кыңгырау шалтырата, ишек шакый. Суфия, куркып, каушавыннан егыла язып, сандыкка утыра, хәл ала. Кыңгырау тавышы кабатлана.) Кем бар анда, хәзер, хәзер ачам.

Барып, ишекне ача, хуҗа, туташлар шаулашып, көлешеп керәләр, ә алар артыннан әтиләре Габдерахман керә һәм түр бүлмәгә уза.

Алчәчәк. Суфия апа, берүзеңә генә күңелсез булмадымы?

Суфия. И-и-и Алчәчәк туташ, йорт эшләре белән күңелсезләнергә түгел, утырып сулыш алырга да вакыт булмады. Сез әйләнеп кайтканчы дип бик ашыктым.

Гөлчәчәк. Суфия апа, бүген урамда искитмәле күңелле, яз исе башларны әйләндерә, борыннарны кытыклый. Яз кояшы шулкадәр җылыта, урамда инде карлар эреп тә бетә язган.

Суфия. Әйе-әйе, Гөлчәчәк туташ, быел яз аерата иртә килде, кара инде, апрельнең урталары булса да, җир кибеп тә өлгерде. Казаныбыз тагы да матурая төшкән кебек, сез кайткан хөрмәткә инде ул.

Гөлгенә. Чынлап та, Суфия апа, быел Казан тагын да матурлана төшкән кебек. Петроград, Мәскәү, Парижлар белән чагыштырырлык ук булмаса да, үзенчә матур. Әллә инде әби-бабайларның туган җире булганга, күңелгә Казанның агач йортлары да бик хуш. Кешеләре дә нинди бит, үзебезчә, татарча матур итеп сөйләшәләр, колакка шулкадәр ягымлы яңгырый.

Суфия. Соң, Гөлгенә туташ, татар татарча сөйләшми инглизчә сөйләшмәс инде. Аннан соң ул телне белү түгел ишеткәнебез дә юк. Базар тирәсендә татар абзыйлары вата-җимерә булса да урысча буталыйлар шунда, үз кирәкләренә.

Алчәчәк. Суфия апа, ә менә Гөлгенә апам французча да, урысча да, татарча да бик яхшы сөйләшә. Гөлчәчәк апам төрек, гарәп телләрен өйрәнә. Ә мин – инглиз телен.

Суфия. Тел белү – бик әйбәт инде ул, кызлар. Тик менә кияүгә чыксагыз, кияүләрегез Казан татар егетләре булса, чит ил теле белү кирәк тә булмас.

Алчәчәк. Суфия апа, әткәй әйтте, кызларымны фәкать татар егетләренә генә кияүгә бирәм, ди.

Суфия. Шулай булгач, башларыгызны юкка катырмагыз, кызлар.

Гөлгенә. Суфия апа, һәр укымышлы кеше бер чит ил теле белергә тиеш. Ике тел белгән – ике кеше, өч тел белгән – өч кеше, диләр.

Суфия. Анысы шулай инде, кызлар, укымышлы кеше – укымышлы инде ул. Кияүгә чыксаң да, укымышлы булу кирәк. Балалар үстергәндә, белем бик кирәк.

Алчәчәк тәрәзә аша урамны күзәтә һәм өч егетне абайлап ала.

Алчәчәк. Гөлчәчәк апа, Гөлгенә апам, карагыз әле, карагыз урамга!

Барысы да тәрәзәгә карыйлар, бер-беренә серле карашып көлешәләр. Суфия да кызыксынып карый.

Суфия. Һи-и-и, кызлар, бу – приказчик егетләр бит. Мин аларны беләм. Әнә тегесе, гәҗит тотканы, кара мыеклысы, сәүдәгәр – Садриҗиһанда, ә тегесе, ыспай гына киенгәне, әнә-әнә кулын ишарәли сөйләшкәне Алафузовларда приказчик булып эшлиләр.

Алчәчәк. Әнә тегесе, өченчесе, безгә арты белә торганы, кем була?

Суфия. Артыннан танып булмый шул. Дус-ишләредер инде. (Эше белән мәшгуль булып, тәрәзәдән читләшә.)

Алчәчәк. Суфия апа, Суфия апа, дим, китмәгез әле… Әнә, әнә теге егет безгә яны белән борылды. Хәзер күрәсезме?

Суфия ике кулын куеп, бинокльдән караган кебек, тәрәзәгә карый.

Суфия. Ю-юк, кызлар, мин бу егетне танымыйм. Кайдадыр күргәнем бар кебек… хәтерләмим.

Шаян музыка яңгырый, Суфия кызларга багышлап җырлый.

 
Сатин күлмәк киң кирәк,
Сөйгән ярың тиң кирәк.
Сөйгән ярың тиң булса,
Бу дөньяда ни кирәк?
 

Кызлар (җырлый).

 
Егет булса, шундый булсын,
Ике күзе ут булсын.
Ике күзе ут булмаса,
Бар булганчы, юк булсын.
 

Көтмәгәндә түр бүлмәдән Габдерахман әфәнде керә. Кызлар җырлаудан туктап, каушап калалар. Ул да кызыксынып тәрәзәгә күз сала һәм кычкырып көлеп җибәрә.

Габдерахман (көлә-көлә). Ну бу Казан егетләрен әйтәм, гәҗиттә хәбәр басылып чыгарга өлгермәде, алар инде ишек төбендә. Адресны кайдан белгәннәр диген, ә? Әй җитезләр, әй булганнар үзләре.

Гөлчәчәк. Әтием, әллә Казанда да кибетләр ачарга җыенасыңмы?

Габдерахман. Каян чыкты әле андый яңалык?

Гөлчәчәк. Соң, әтием, үзең гәҗиткә хәбәр бирдем дисең бит, бәлкем, приказчиклар чакыргансыңдыр?

Габдерахман (көлеп). Ю-юк, ю-юк, кызларым, приказчикларга түгел, ә кияүләргә ярыш ясыйм дип игълан тараттым.

Алчәчәк. Әти, кем кияүгә чыга?

Габдерахман (шаяртып). Кайсыгыз тели, шул чыга… Минем гаиләдә үз баласын көчләп кияүгә бирү булмаячак. Балаларым, күз нурларым, әниегез вафат булыр алдыннан, аңа сүз биргән идем. Һәр кызым да үзенә кияүне, патша кызы кебек, үзе сайлап алыр, дип. Белгәнегезчә, бу сандыкларны сезнең өчен ерак Мисырдан кайтарттым. Аның эчендә нәрсә икәнлеге хәзергә сер. Вакыты җиткәч белерсез. Өчегезгә өч сандык, өчесендә дә тигез бүләкләр. (Сагышланып җырлый.)


Пәрдә
ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Күңелле музыка. Сәхнә алды. (Авансцена.) Ашыга-ашыга, таякка таянган, пөхтә киенгән бер карчык сәхнә аша чыгып китә. Аның артыннан өч приказчик егет килеп керә.

Мәхмүтсафа. Таныдыгызмы, таныдыгызмы, дим, ул карчыкны?

Гыйлемсафа. Минемчә, ул – Яңа Бистәнең атаклы димчесе Җәмилә абыстай.

Мәхмүтсафа. Миңа да Җәмилә абыстай кебек тоелды.

Мөхәммәдсафа. Алайса, аны куып җитәргә кирәк, әле ул ерак китмәде.

Ашыгып, юлларын дәвам итәләр, ләкин аларга каршы Мортаза бай малае Солтангәрәй керә. Егетләр аңа иңнәре белән кагылып, чак кына екмыйча узып китәләр.

Солтангәрәй. Кара, кара син бу приказчикларны, күзләре-башлары тонган, кеше танымыйлар. Йомышлары чыгып, безнең кибеткә килгәч, төче телләнеп үзәккә үтәләр. Әллә үзләрен полиция эзлиме икән? Полиция эзләсә дә гаҗәпләнмим, мондый юха еланнардан әллә нинди этлекләр дә көтәргә була. Хуҗаларын алдалап, халык талап баеп яталар, зимагурлар.

Аңа каршы, вак-вак атлап, үзен горур тотып, Җәмилә абыстай керә. Солтангәрәй, аны күреп, бераз каушаса да, һушын җыеп туктата, сүз ката.

Әссәламегаләйкем, Җәмилә абыстай. Исәнлек-саулыкмы?!

Җәмилә. Әлһәмделиллаһ, Аллага шөкер, кем… Кем дип әйтим, улым, үзеңә?

Солтангәрәй. Җәмилә абыстай, танымыйсыңмыни, бу мин, сәүдәгәр Мортаза малае, Солтангәрәй булам.

Җәмилә. Әй Ходайның бирмеше, кем турында уйласаң, алдыңа шул килеп басар диләр, хак икән. Әле генә Солтангәрәй улым синең турыда уйлап килә идем. Узган атна, кич әҗәткә дип, үзеңнән ике кадак сарык ите алган идем бит, әле һаман әҗәтемне кертеп бирә алмыйм. Эре акчаны ваклап булмый, вакласаң, бик тиз таралып бетә, уч төбенә салган су кебек тамчылап-тамчылап булса да юкка чыга. Ә вак акча әле бу арада кулга керми, Алланың рәхмәте.

Солтангәрәй. Ә-ә-әй Җәмилә абыстай, чит кеше түгелсәнә, хисаплашырбыз. Мин дә үзеңне эзләп бара идем бит әле. Ходай Тәгалә яраткан колына чыгарып куяр, ди, юлына, диләр. Җәмилә абыстай, үзеңә бик зур үтенечем бар, җаның ни тели, шулай итеп бәхилләтермен.

Җәмилә. Тыңлыйм, тыңлыйм, Солтангәрәй улым. Шулай бай сәүдәгәрнең нинди йомышы булыр икән карт-корыда?!

Солтангәрәй (кесәсеннән гәҗит чыгарып). Җәмилә абыстай, Казанга теге атаклы бай, фабрикант Габдерахман ибне Болгари дигән әфәнде кайткан. Шул бай кызын бик тапкыр һәм бик зиһенле кешегә кияүгә бирә икән. Ә кызының бирнәсе Мисырдан кайткан бер сандык шыплап тутырган зиннәт, мал-мөлкәт ди. Җәмилә абыстай, быел бит миңа утыз тулды. Әткәй-әнкәй, өйлән дип, теңкәгә тияләр, үзең өйләнмәсәң, печән базары янында яшәүче тиле-миле Фатыйманы алып кайтабыз дип яныйлар.

Җәмилә. Кем, Солтангәрәй улым, теләгең бик изге икән. Алла боерса, яучы булып бик теләп, рәхәтләнеп барырмын. Синең кулың бик юмарт, үзең дә ачык күңелле, бәхилләтүеңә һич тә шикләнмим. Кем әле дидең кода буласы кешене?

Солтангәрәй. Габдерахман ибне Болгари дип йөртә үзен. Бик укымышлы, бик бай кеше диләр. Мисыр илләре белән сәүдә итә икән. Уфаларда, Мәскәүләрдә фабрикалары бар ди. Кыскасы, зур капиталист инде, Җәмилә абыстай.

Җәмилә. Бик зур кеше икән. И-и Ходай, әле безнең татарлар арасында да андый затлы кешеләр бар икән. Кайсы кунакханәгә туктаганнар?

Солтангәрәй. Әткәй әйтә, Габдерахман бай атасыннан калган төп йортларына, Яңа Бистәгә кайткан, ди.

Җәмилә. Яңа Бистәләрне яхшы беләм, эзләп табармын, Алла боерса, кем, Солтангәрәйкәем.

Солтангәрәй. Җәмилә абыстай, башта кара, кызы ниндирәк икән. Бик ямьсез түгелме икән?! Гәҗитләргә игълан биргәч, чибәрлегенә өметем юк. Чибәр кызларны пулат-пулат калым биреп алалар. Ә бу бай капиталист үзе зиннәтле бер сандык бирнә бирә, имеш. Шуңа күрә бик сак бул, Җәмилә абыстай, кәкре-бөкре гарип кызын сылап куймасын. Җәмилә абыстай, димчегә кияү бүләге зур булачак… Яшел бәрхеттән укалап теккән Бохара чапаны, Төркиядән кайтарткан ак шәлъяулык, Арчада теккән укалы читек һәм егерме биш тәңкә көмеш булачак, Алла боерса.

Җәмилә. Һи-и-и, Солтангәрәйкәем, шулкадәр зурлыйсың, рәхмәт инде. Иртәгә, кичкә таба, Алла боерса, көт, җавабын алып килермен.

Солтангәрәй (шатланып). Бик зур рәхмәт, рәхмәт, Җәмилә абыстай. Алла боерса, килүеңә самавыр кайнап, өчпочмаклар, кош телләре пешеп, өстәлдә көтеп торырлар. Ә хәзергә менә хәер-сәдака булыр… (Учына вак акча – тәңкәләр сала.)

Җәмилә. И-и-и, Алланың рәхмәте төшкере, би-ик зур рәхмәтләр инде сиңа Солтангәрәй. Бигрәк юмарт инде үзең. Ярар, хуш сау бул.

Солтангәрәй. Хуш, хуш, Җәмилә абыстай, Аллага тапшырдык инде.

Икесе ике якка чыгып китәләр. Ашыгып, приказчик егетләр керәләр.

Гыйлемсафа. Әле генә шушында иде бит, кая китеп югалды бу җитез карчык?

Мөхәммәдсафа. Минемчә, аны Мортаза бай малае Солтангәрәй, очратып, үз йомышын кушты.

Мәхмүтсафа. Нәрсә, димче итеп җибәрергәме?

Гыйлемсафа. Ул ит бүкәне, акча капчыгы, аны гына булдырыр. Утызга җиткән диләр бит.

Мәхмүтсафа. Солтангәрәйме? Һи-и-и, мин аны беләм, ул бит Бишбалта ягында яшәүче бер марҗа янына йөри. Шул марҗа янына кача-поса барганын әллә ничә мәртәбә күрдем.

Гыйлемсафа. Алайса, безгә икенче димче эзләргә кирәк. Җәмилә карчык эшне бозып куймасын.

Мөхәммәдсафа. Кияү бүләгең зур булса, аңа барыбер ич.

Еракта кичке намазга азан тавышы ишетелә.

Егетләр, соңладык, кичке намазга азан әйтәләр. Безгә язган мал булса, иртәгә дә соң булмас, Алла боерса.

Көтмәгәндә аларга каршы Җәмилә абыстай килеп чыга, ул бик ашыга, егетләр беразга аптырап калсалар да, Мәхмүтсафа, юлга аркылы төшеп, абыстайны туктата.

Мәхмүтсафа. Әссәламегаләйкем, Җәмилә абыстай! (Егетләр баш иеп исәнләшәләр.) Сиңа саулык-сәламәтлек телибез. Үзеңне эзләп йөри идем. Бик зур йомышым бар иде, Җәмилә абыстай.

Җәмилә. Аллага шөкер, оланнар, Аллага шөкер. Таныш түгел кешеләрнең йомышын йомышлап йөрергә вакытым юк, кичке намазга ашыгам. (Китәргә тели.)

Гыйлемсафа. Җәмилә абыстай, мине дә таныйсыңмы? Мин бит Алафузовлар приказчигы, Гыйлемсафа. Гел безнең кибеткә керәсең бит. Әле быел да үзеңә иң яхшы кәлүшне сайлап биргән идем.

Җәмилә. Кәлүшең әйбәт булды, инде тишелеп тә чыкты. Анысы өчен рәхмәт! (Бераз йомшара төшеп.) Ни йомыш иде соң?

Егетләр тамак кырышалар, сүз башларга кыенсыналар.

Мәхмүтсафа (батыраеп). Ни-и, Җәмилә абыстай, безгә димче кирәк иде.

Җәмилә. Өчегезгәдәме?

Егетләр (беравыздан). Әйе, Җәмилә абыстай, өчебезгә дә.

Җәмилә (егетләрне бәяләп, карап чыга). Һе-е-е, Габдерахман бай кызларын димләргәме?

Егетләр аптырап калалар, бер-беренә сораулы карыйлар.

Мәхмүтсафа. Җәмилә абыстай, каян белдең?

Җәмилә. Габдерахман бай кызын димләтеп, ярты Казан егетләре димчеләр җибәргән диләр, җитмәсә, барысы да бай малайлары, ди… Болай күзгә-башка өчегез дә бик күркәм күренәсез. Ә кияү бүләге нәрсә булыр?

Егетләр көтелмәгән сорауга җавапсыз калалар.

Гыйлемсафа. Җәмилә абыстай, әле ул кадәрен үк уйламаган идек, Алла боерса буш итмәбез, кулыбыздан килгәнчә инде…

Җәмилә. Һи-и-и, оланнар, ул «буш итмәмгә» йөреп, кәвеш туздыраммы соң. Хушыгыз, хуш, оланнар, ашыгам, кичке намазым кала.

Ашыгып чыгып китә.

Мәхмүтсафа. Егетләр, күңелләрегезне төшермәгез, Җәмилә карчык җир кендеге түгел лә. Минем шушы акыллы башка (башын күрсәтеп), бик акыллы уй килде. Киттек, юлда сөйләшербез.

Егетләр чыгып китәләр.

Пәрдә
ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Икенче күренеш декорациясе. Габдерахман бай йорты, кемдер кыңгырау шалтырата. Буш бүлмә. Бик ыспай киенгән карчык керә, ул – димче Җәмилә абыстай.

Җәмилә. Әссәламегаләйкем, исән-саулармы? (Җавап бирүче булмагач.) Өйдә кеше бармы, керергә рөхсәтме? (Як-ягына карана.) Һи-и-и, Алланың рәхмәте төшкере, бик бай яшиләр икән шул. Хуҗага тел катарга да уңайсызланырсың.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации