Электронная библиотека » Антология » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 12:00


Автор книги: Антология


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Алмаз Мансуров

Алмаз Илдар улы Мансуров 1991 елның 24 маенда Казан шәһәрендә туа. Беренче дүртьюллыкларын 10 яшендә яза, 9 нчы сыйныфтан башлап даими иҗат итә. Казан (Идел буе) федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлый. Күпсанлы шигырьләр, хикәяләр авторы. «Таян Аллага», «Иделем акчарлагы» бәйгеләренең Гран-при иясе. Талантлы яшьләрне үстерүдә ярдәм йөзеннән бирелә торган Рәсәй Федерациясе Президенты премиясе лауреты. «Мәхәббәт әкияте» китабы авторы.

2015 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Язны эзләмә
 
Яз ютәлли бүген, салкын алган.
Җанга күчә аның бу чире.
Мин тик томан, эреп югаламын
Әйттең миңа: зинһар, кайт кире.
 
 
Мин тик томан! Салкынлыгым белән
Җылылыкка керәм…
Өермә!
Өметләнмә, бу кайтуым түгел,
Йөрәгемне таптап син йөрмә.
 
 
Яз ютәлли бүген,
Без бик төрле…
Шуңа миннән язны эзләмә.
Язга диеп чыгып киткән идең,
Басып уздың кышкы эзләргә.
 
Нәкъ вакыты…
 
Нәкъ вакыты!
Тәрәзәне ачып,
Бушатырга ният бөтен хисне.
Тавышымның кайтавазын юып,
Җүләрләнеп, дулап,
Җилләр исте.
 
 
Нәкъ вакыты!
Дуамал күңелне
Салкын суга салып чайкарга.
Тупаслыгың яшерермен димә,
Ай яктысы суда чайкала.
 
 
Вакыт ла бит,
Йөгән салып куеп,
Тыелырга!
Хисне ташларга!
Нәкъ вакыты!
Йөрәк кенә, ләкин
Һаман саен утка ташлана.
 
Мин – киләчәк!
 
Яланбаш!
Капюшон, колакчын…
Яңгырый
Элвин Грей көйләре!
Apple Pay!
«Әстәгъфируллаһ!» —
Бер әби куркынып
Сөйләнде.
 
 
Бер әби —
Зур күзләр каршымда —
Аптырый төймәсез бишмәткә.
Җентекләп күзәтә-күзәтә
Торадыр киткәндәй ул мәрткә.
Ул әби,
Борчылып, кабатлый:
«Адәмне нишләтә күрәчәк!»
Үзе ул – үткәннең сулышы,
Каршында торам мин! —
Киләчәк!
 
Соң минутта
 
Нечкә кылдай, соңгы тапкыр чыңлап,
Өзелеп китсә язмыш кинәттән,
Тик йомарга язсын күзләреңне,
Хуш ис тоеп ерак җәннәттән.
 
 
Үкенечкә калмасыннар юллар,
Фани дөнья буйлап чуалган.
Һәр адымым изгелеккә таба,
Һәр адымым сиңа, бер Аллам!
 
 
Изгелекләр күбрәк кылу кирәк,
Берәүне дә алдап булмас анда.
«Лә иләһе илла Аллаһы» сүзе
Соң минутта булса иде җанда.
 
Җылылык
 
Яз кояшка сәҗдә кыла бүген,
Эреп төште күңел дигәннәре.
Гел яхшыга таба көннәре дә
Якты сорап башын игәннәрнең.
 
 
Җир өстенең пычрак суларын да
Киптерергә җитәр җылылык.
Күңелең дә кинәт чистарыныр,
Беткәнче үк дога кылынып.
 
 
Сынау арты сынау килеп тора,
Яңгыры да була, бураны.
Авырлыкны җиңәр көч һәм дәртне
Йөрәгеңә кояш урады.
 
 
Тормышыңны шиккә сала күрмә,
Күңелеңә кертмә буш ырым.
Кайтыр юлларыңны онытмаска,
Табигатьттән булма аерым.
 
Якынаю
 
Шәмнәр яктысында синең сының
Эңгер-меңгер белән урала.
Телим күзеңдәге бер очкынны
Караңгылык аша урларга.
 
 
Көн яктысы хисне үги итә…
Ихласлылык битлек астында.
Мин сөяргә әзер, яшеренеп,
Сине караңгылык артында.
 
 
Талпыныплар куйды сокланудан,
Шәмнең уты кызыгып карады.
Кинәт кенә ут бетүе өйдә
Шулай якынайтты араны.
 
Шәһәр кочагында югалдым…
 
Урамнарда бушлык,
Мин хис эзлим!
Елмаюым – моңсу бер халәт.
Шәһәр кочагына ташлануым —
Элеккедән калган бер гадәт.
 
 
Әйләнәмен,
Адымнарым салмак,
Скрипка тавышына буйсына.
Бер кыз!
Скрипка!
Икесе дә матур! —
Карыйм икән, белмим, кайсына?
 
 
Мин хис эзлим!
Кабатланмый торган!
Үзгәрмидер адым,
Юлларым!
Шәһәр кочагына ташландым да,
Шәһәр кочагында югалдым!
 
Минеке – чынбарлык
 
Яратмыйм,
Хисләрем юк, дисең!
Икеле,
Булмабыз без бергә!
Ә минем йөрәктә ярату
Җитәрлек
Икегә бүлергә!
 
 
Син – кире!
Могҗиза көтәсең,
Көтәсең чын сөю килгәнен,
Белмисең җирдәге соң тамчы
Сөюнең тик миндә икәнен!
 
 
Белимисең,
Бу хисләр күпләрнең
Хыялда…
Минеке – чынбарлык!
Сиңа да, миңа да көч кирәк,
Әлеге сөюгә чыдарлык!
 
 
Йөрәктән ташыган сөюне
Тик синең белән мин бүлештем…
Башканы яраттың, башкага
Шул хисне берәмләп өләштең…
 
Соңгы тапкыр яшәгәндәй
 
Бу тормышта бар нәрсәне эшләү
Кирәк икән, соңгы тапкыр кебек…
Бары бер минуттан ни көтәсен
Беркайчан да булмый икән белеп.
 
 
Соңгы тапкыр кебек елмаерга,
Һәм еларга кирәк, күңел тулса.
Салкынга да ихлас шатлана бел,
Сөенә бел, көннәр җылы торса.
 
 
Якыныңны кочагыңа алып,
Хәлен сора, бу эш бик җиңел.
Иреннәрдә назның сусыл тәме,
Якыная шуннан пар күңел.
 
 
Соңгы тапкыр кебек ярат җирне,
Кешеләрне, аткан һәр таңны.
Соңгы көнне бүген яшәгәндәй,
Син әзерлә киләчәккә җанны.
 
 
Һәр эшеңне, һәрбер гамәлеңне,
Соңгысыдай кирәк эшләргә.
Туры килә безгә, тик бер туып,
Соңгы тапкыр җирдә яшәргә.
 
Шигырь туа…
 
Шигырь туа,
Йөрәк кабат
Үлеп бетә, терелә!
Тын өзелгән шул мизгелгә
Төн шаһиттыр, —
Төн белә!
Каләмне дә, кат-кат ныклап,
Йөрәк канына манып,
Ак кәгазьгә шигырь тырныйм,
Хисне өзгәләп салып.
Кәгазь генә түгел, күңел —
Ул да бетә тырналып,
Шигырь язганымны көтә,
Бар дөньясы, тын калып.
 
 
Шигырь уку сезгә рәхәт,
Шигырь уку – бик җиңел!
Миңа гына бераз кыен,
Шәрә кала бит күңел.
 
Гап-гади карандаш
 
Күзләрне яктыдан яшерү
Бик рәхәт! —
Күзлекнең карасы.
Бушлыкны тутыра алырдай
Төсләрне кайлардан табасы?!
 
 
Карандаш тел очын
Каралтыр, —
Дәфтәрдә кап-кара юеш эз…
Язмышлар китабын сорыга,
Сорыга табынып яздык без!
 
 
Күзләрне яктыдан яшерү —
Зур хата!
Барлыгың – шуларда!
Сурәтнең төсләре үзгәрә,
Күңелең яктыга тула да.
 
 
Гап-гади карандаш!
Рәсемнәр!
Төссезлек! Сорыга туладыр…
Күзлегең сал тизрәк!
Теләсәң,
Төсләрне күрергә буладыр.
 
Йөрәгемне куйдым таплап
 
Өстәлемдә – тузан!
Кәгазь ыңгыраша,
Таплы ул да…
Кара кипкән!
Каләм телсез! —
Елый алмый ята кулда!
 
 
Бар көчемә кысам аны,
Эзсез калмас бу тилмерү…
Каләм телсез!
Буш җанымда,
Кайтаваздай, мең илерү.
 
 
Бер бит кәгазь!
Вак-вак турап,
Ачуымны читкә атам…
Тузанга да, бер-бер артлы,
Кат-кат булып йодрык ята.
 
 
Сиңа булган хисем генә
Чиста калыр, тотам саклап.
Сине керләндермим диеп,
Йөрәгемне куйдым таплап.
 
Китеп барам…
 
Сүзләр артык,
Моңсу бу халәттән
Чыгу юлы, ахры…
Юк, булмас.
Җылы караш…
Тырышып та торма!
Дәваламас, хәтта,
Сөю, наз!
 
 
Китеп барам…
Үзем белгән юлдан!
Мизгелләрнең тәме җуела!
Үз максатым, үз хыялым белән,
Мин ялгызым калам бу юлда.
 
 
Язмышларны җимерүе җиңел,
Салкын томан кертү арага.
Җиңелрәк тә булыр иде, бәлки,
Өреп булса җанга, ярага!
 
Син әйт кенә…
 
Син әйт кенә…
Шушы соры көн дә,
Дәлиллим мин,
Була ала матур!
Минем хисем, серле бизәк булып,
Йөрәгеңә кабат-кабат ятар…
 
 
Син әйт кенә!
Ертып үткәннәрне,
Киләчәкне башлыйм яңа биттән!
Утлы караш көйдерде дә сине,
Йөрәгеңдә канлы яра кипкән!
 
 
Син әйт кенә…
Өйрәтермен сине
Яратырга,
Бар көчемне куеп,
Әйләнербез сөю юлларыннан,
Бар хисләрне сукмакларга уеп…
 
 
Син әйт кенә…
Үз-үземнән хәтта
Ваз кичәрмен сөю хакына.
Синең хисең, синең хыялларың
Минем йөрәгемдә талпына.
 
Мин каһвәгә гашыйк идем…
 
Мин каһвәгә гашыйк идем…
Сиздең!
Өеңдә гел каһвә исе хәзер.
Шалтыратып усал пышылдыйсың:
– Син кайларда?
Эчемлегең әзер!
 
 
Хуш исле кич!
Каһвә кайнарлыгы
Күзләреңдә,
Җылы әңгәмә!
Сиңа карап, онытылам бугай!
– Тыңламыйсың! – диеп әрләмә!
 
 
Арабызны безнең якынайтты,
Йөрәктәге каһвә әчесе!
Төренәсе килә хуш исенә
Һәм йотымлап аны эчәсе!
 
 
Иреннәргә тигән кайнарлыктан
Эреде дә китте йөрәк хисе.
Язмышларны безнең бәйләп куйды
Чәчләреңә сеңгән каһвә исе.
 
Күлләвекләр буйлап
 
Күлләвекләр күрәм…
Күрмим,
Тоям бугай…
Синең күңел —
Тула барган
Тугай!
Уйлануны,
Моңсулыкны
Сөйли алар.
Һәркем
Үз кирәген,
Бик теләсә,
Шуннан табар.
 
 
Күлләвекләр —
Синең белән
Барыр юлым.
Күлләвеккә тезләнәмен,
Сузам кулым.
Күз яшьләрең
Тәгәрәде,
Нидер уйлап,
Һәм йөгердең
Яланаяк
Шул күлләвек буйлап.
 
Унсигез яшем түгел
 
Шаярыпмы,
Әллә чынлап?
Киткәндә бераз арып.
Үземнең гамәлләремне
Акларга сәбәп табып.
Кәефем төшкән чагында,
Эшкә ятмаса күңел!
Әйтеп куям:
«Ашыктырма! —
Унсигез яшем түгел!»
 
 
Ә өлкәннәр карап тора…
«Эх, җүләрнең җүләре!
Ярты гасыр гомер узды,
Безгә унсигез әле!»
 
Кино тәмам!
 
Кино тәмам!
Соңгы титрларда,
Яндырыгыз утны,
Бик читен
Роль уйналды,
Бәхәсләр дә тәмам,
Чуарладык
Бүгенгенең битен.
 
 
Елмаюны рәсем итеп ясап,
Сызып аттык йөрәк авыруын.
Ихласлылык аста аунап ята,
Табылмады аңа башка урын.
 
 
Хисләремне кат-кат аралыймын,
Күңелемнән түбән йөгерәм!
Коткарасы килә,
Яшәтәсе,
Йолкып алып чоңгыл төбеннән!
 
Үтәли җил
 
Үтәли җил йөргән күңелләрнең
Басыйк икән ничек ютәлен?!
Хисем белән, бик сак кына атлап,
Йөрәгеңә таба үтәмен.
 
 
Урамда кыш! Тәрәзәгә салып,
Кулын җылытадыр салкынлык!
Бизәк булып, аның кайнар хисе
Тәрәзәгә калды сарылып.
 
 
Учларыңны йөрәгемә сузып
Эретергә иде исәбең.
Ә мин, кыргый, үтәли җил булып,
Йөрәгеңә таба исәмен.
 
 
Үтәли җил – мәҗнүн! Йөри торгач,
Берәр җирдә эзен калдыра.
Ялгыш атылган бер очкыныннан
Күңелләрдә учак яндыра.
 
Людмила Аланлы

Людмила Николай кызы Аланлы (Янеева) 1981 елның 6 июнендә Татарстанның Лениногорск районы Федотовка (Аланлык) авылында туа. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Лениногорск педагогия училищесында укый. Казан дәүләт гуманитар, педагогия университетының музыка факультетын тәмамлый.

Әлмәт шәһәрендә 2005 елдан бирле яши һәм иҗат итә. 2005–2009 елларда район мәдәният йортында эшли, 2009–2012 елларда – «Нефтьче» мәдәният сараенда сәнгать җитәкчесе.

2000 елда Лениногорск шәһәре типографиясендә «Беренче кар» исемле тәүге шигырьләр җыентыгы басылып чыга. 2009 елда «Рухият» рухи яңарыш фонды ярдәме белән «Бәхет телим сиңа» исемле китабы дөнья күрә.

2017 елда Татарстан китап нәшриятында «Күңелемә Кояш элдем» исемле китабы басыла.

Җырлар авторы буларак, «Болгар радиосы» милли музыка премиясе лауреаты (2014). Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе (2016, Әлмәт шәһәре).

2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Күңелемә кояш элдем…
 
Күңелемә Кояш элдем әле!..
Яктыртсын ла җанны, дидем әле;
Башкалар да аны күрсен әле,
Елмаеп ла көлеп йөрсен әле!
 
 
Күңлемдәге якты, нурлы Кояш
Иманлыга булыр әле юлдаш;
Саф, пакь җаннар аны итәр юлдаш,
Шулай таралыр ул – серле Кояш…
Күңелемә Кояш элдем әле,
Менә нинди хәлләр күрдем әле:
Карашлардан нурлар сибелгәнен,
Җаннар яктылыкка төренгәнен,
Күңелдәге нәни кояшлардан
Бар дөньяның нурга күмелгәнен…
 
Көтәр кешең барда
 
Бәлки, кемнедер көтәдер,
Карый-карый офыкка.
Бәлки, уфтанып торадыр,
Көтәр кешесе юкка…
Рәмзия Габделхакова
 
 
Көтәр кешең барда —
Нинди рәхәт җанга!
Сусаган гөлләргә
Гүя яңгыр ява.
 
 
Көтәр кешең барда —
Кайт, көттермә, бала!
Өзгәләнгән җанга
Бармы башка дәва?!
 
 
Көтәр кешең барда —
Йөрәк сезнең янда;
Чакрымнар арасы
Бер сизелми кала.
 
 
Көтәр кешең барда —
Түм-түгәрәк дөнья;
Җиһан нуры сыйган
Шул кадерле җанга.
 
Без – төрки халыклар
 
Борынгы бабаларыбыз
Батыр булган, нык булган.
Алар данын мирас итеп
Атлыйбыз туры юлдан.
 
 
Телебез төрле булса да,
Җаныбыз белән бердәм.
Бер-беребезне таныйбыз
Бер караштан, бер йөздән.
 
 
Буын чылбырын өзмичә,
Җан-рух ныклыгын саклап
Яшибез, һәр көнебезне
Изге эш белән аклап.
 
 
Һәр милләткә хөрмәтле без,
Без бит төрки халыклар!
Үз рухыбыз, үз дөньябыз,
Сүзебездә хаклык бар!
 
Без эзләгән бәхет
 
Без эзләгән Бәхет ерак микән,
Озак еллар микән үтәсе?
Барыр юлыбызның таңнарында
Күпме икән сынау-киртәсе?
 
 
Без эзләгән Бәхет нинди икән,
Безгә дигән Бәхет ни икән?
Ак болытлар төсле куе микән,
Галәм кебек гаҗәп киң микән?
 
 
Без эзләгән Бәхет кайда икән,
Күк йөзендә микән, җирдәме?
Без эзләгән Бәхет шушы мәллә —
Иреннәрдә сусыл… җыр тәме.
 
Бәхет күлләре
 
Бәхетнең күлләре тирәндер,
Серләрен кем генә беләдер?..
Бу җирдә һәркемнең
һәрвакыт
Бәхетле буласы киләдер…
 
 
Бәхетле офыклар еракта —
Сере дә яшерен йозакта;
Күңелләр талпына,
ашкына
Кояшлы, чәчәкле шул якка…
 
 
Бәхетнең күлләре тирәндер,
Кадерле ул шуңа күрәдер;
Ялтырап төшләргә керәдер,
Һәркемнең өлешенә тиядер…
 
 
Тирәндер Бәхетнең күлләре,
Серләрен чишәдер һәр кеше…
Гомернең һәр көне, мизгеле —
Бәхетнең нәкъ үзе,
нәкъ үзе!..
 
Яңа елда
 
Яңа елда күктә йолдызлар да
Гел яктырак яна икән, дуслар!
Бәхет, шатлык керсен һәрбер өйгә,
Аклык кына алып килсен кышлар.
Яңа елда яуган ап-ак карлар
Тылсымлы да, серле икән, дуслар!
Оча күңел чыршы бәйрәменә —
Анда туганнарым, якын дуслар…
Яңа елда гөрли ямьле туйлар!
Киләчәккә илтә яңа юллар.
Яңа елда шул ук изге уйлар:
Имин булсын иде килер еллар.
 
Карлар ява
 
Ап-ак карлар ява,
Ап-ак карлар
Иңнәремә төшеп сарыла.
Табигатьнең кышкы матурлыгы
Ак юргандай җиргә ябыла…
 
 
Ап-ак карлар ява,
Ап-ак карлар,
Нинди рәхәт була шул чакта!
Үз яктысын өсти яңа карлар
Күңелләрдә янган учакка.
 
 
Ап-ак карлар ява,
Ап-ак карлар
Учларымда эреп югала,
Җир өстенә төшкән ябалак кар
Киләчәккә якты юл сала…
 
Яңа көнем, сиңа сәламнәрем!
 
Өметләнеп, кояш кебек балкып,
Каршы алам һәрбер көнемне.
Зинаида Захарова
 
 
Яңа көнем, сиңа сәламнәрем!
Изге булып җиргә килсәңче.
Һәр мизгелнең зифа толымнарын
Шатлыкларың белән үрсәңче!
Яңа көнем, сиңа сәламнәрем!
Ничек көттем сине, белсәң иде!
Изге хәбәрләрең белән генә
Бусагамны атлап керсәң иде!..
 
 
Яңа көнем, сиңа сәламнәрем!
Ак нур булып җанда калсаң икән.
Шатлык-куанычлар алып килеп,
Яңа хисләр җанга салсаң икән!..
Яңа көнем, сиңа сәламнәрем!
 
Бала чагым
 
Бала чагым!..
Сиңа самими хис,
саф хыяллар,
шатлык сарылган…
Синең белән
тормыш кырыслыгы
арасына
пәрдә корылган…
 
 
Һәр көн үзе бәйрәм булган,
бер ваемсыз
яшәгәнбез бәхет илендә…
Мөмкин булса,
нәни кызчык булып
кайтыр идем шушы илемә…
 
 
Акыл үзгәрсә дә,
буй үссә дә,
күңел белән һаман бала без.
Гомер юлларында
үргә омтылсак та, —
без барыбер синдә калабыз…
… Бала чагым!..
 
Гомеремнең көзе ерак әле
 
Гомеремнең көзе ерак әле —
Яшисе бар әле, яшисе!
Якты нурлар сибеп туган җиргә,
Язгы яшен булып яшьнисе!
 
 
Ал таңымның әле туасы бар,
Сайрар кошларымның очасы.
Язлар гөле булып үсәсем бар,
Йолдызларның нурын кочасы!..
 
 
Сөюемнең әле дөрлисе бар
Бу тормышның кырыс ярында,
Йөрәгемне әле ачасым бар
Мине эзләп килгән ярыма.
 
«Алтын йозакларга…»
 
Алтын йозакларга
бикләп куеп хисләремне,
Йөгәнләгән чагым тойгыларым,
серләремне…
Синең алда кырыс булып
тоелсам да,
Яшерә алмам, ахры, сине сөйгәнемне…
 
 
Алтын йозакларга
бикләп куйсам тойгыларны,
Синең алда буш җан булып тоелмаммы?
Тырышсам да калырга
битараф булып,
Сизәрсең күк сөю ташкан чын дөньямны…
 
 
Тормыш шундый —
Үзе корган кысаларга куып кертә.
Чын хисләрне яшерергә мәҗбүр итә.
Ләкин…
йөрәк түрләреннән ургып,
шашып чыккан
Ихлас,
садә,
саф хисләргә ниләр җитә!..
 
Туган өем
 
Балачак иле – туган өй!
Юллар гел сиңа илтә.
Һәр минутын саный-саный,
Туган йорт безне көтә.
 
 
Безне күргәч, тәрәзәләр
Елмаеп тора сыман.
Туган өйнең нигезенә
Күпме җылы, наз сыйган!
 
 
Тәпи узган шул ук сукмак,
Шул ук гөлләр үсәләр…
Алма исе сеңгән җилләр:
«Кайт, кайт!» – диеп исәләр.
 
 
Туган йортым, туган өем,
Гел имин булсаң иде.
Һәрчак шатланып каршылап,
Елмаеп торсаң иде,
Гел имин булсаң иде.
 
«Бу дөньяда бар нәрсә дә…»
 
Бу дөньяда бар нәрсә дә
Үз вакыты белән килә:
Җиргә төшә сары яфрак
Үз урынын белеп кенә;
Карлар ява – һәр бөртеге
Җирнең битен үбеп кенә;
Кышлардан соң язлар килә —
Өмет гөлен үреп кенә;
Сулар ага – иркен итеп,
Булса гына үзенең яры;
Сусыл булып җиләк пешә
Үз тавында гына бары;
Үз талында гына кошлар
Рәхәтләнеп сайрый ала…
Ямьләп Җирне туа Бала —
Үз илендә бәхетен таба.
Шатлык, куанычлар килә
Үз вакыты җитеп кенә.
Әй син, Кеше!
Бәхетеңнең кадерен бел дә,
Саклап гомер ит кенә!
 
Җылы сүзләр көтәм
 
Синең газиз башкаеңда
Нинди фикер туса да,
Һәрбер сүзеңне уйлап әйт,
Бераз читен булса да.
 
 
Ярсып-ярсып әйтеп ташлап
Чәнечкеле сүзләрне,
Күрерсең син яшькә чумган,
Үзең сөйгән күзләрне…
 
 
Бер дорфа сүзең күңелнең
Гөлбакчасын көл итә.
Йөрәккә дәва булырга
Бер ягымлы сүз җитә.
 
 
Якты хисләр эзли җаным,
Ә йөрәк әле көтә —
Яраткан кешеләреннән
Җылы сүз өмет итә…
 
«…Ничәмә ел узган…»
 
…Ничәмә ел узган,
Яңа хисләр сызган…
Хәзер килеп:
«Кичер», – дисеңме?
Мәхәббәтең белән
Күңелем төрмәгәнсең,
Йөрәк җуйган синең исемне…
 
 
Җәрәхәтләремә
Кемдер,
шифа булып,
Назлар булып җылы тын өргән.
Сөю ишекләрен
Йөрәк сиңа
мәңге
Ачмаска дип ябып өлгергән…
 
Язлар…[12]12
  Илнат Фәрхуллин көе.


[Закрыть]
 
Язлар… Язлар…
Алып килә назлар,
Сихри нурлар сибә дөньяга.
Шатлык булып,
Илһам булып килә,
Бу җанымнан шигъри моң ага.
 
 
Язлар… Язлар…
Йөрәк җилкенүдән
Хисләр сыймый күңел ярына!
Язлар – ташкын!
 
 
Аның кочагында
Барам тәүге сөю ягына…
 
 
Язлар… Язлар…
Саф мәхәббәт килер,
Җанга шатлык нуры таратыр.
Сөю-назга,
Бәхетләргә төргән
Бу язларны һәркем яратыр.
 
Баллы сөю[13]13
  Хәмид Маткәримов көе


[Закрыть]
 
Бал кортлары бал җыя,
Кәрәзләргә коела.
Чын күңелдән әйткән сүзең
Балдан татлы тоела.
 

Кушымта:

 
Татлыдан татлы балым син,
Йомшаккаем, назым син.
 
 
Күреп тә, сөеп тә туймас
Җанга якын ярым син.
 
 
Бал кортлары уңганлыгын
Алдың мәллә үзеңә?
Татлы сөю кәрәзенә
Эләктең бит, түз генә!
 

Кушымта:

 
Бердәнберем – син, диеп әйт,
Яшермичә сүзеңне.
Тиңем итеп сайлаганга
Яратам ич үзеңне!
 

Кушымта:

Моңнар ява[14]14
  Гөлгенә Кәлимуллина көе.


[Закрыть]

Күбәләктәй карлар ява

Талгын гына, тын гына.

Күңелемнән хисләр тама,

Ә ул карлар – моң гына.


Моңнар, тәңкә карлар төсле,

Куналар иңнәремә.

Җырлар булып кердең инде

Сагышлы йөрәгемә.


Яңа елны моңга күмә

Тын яуган карлар гына.

Җаныма бәхет яудыра

Тик сөйгән ярлар гына.

Чәчәкле капка

(Керәшеннәрнең 12 июльдә үткәрелә торган Питрау бәйрәменә багышлана.)

 
Июль уникеләрендә
Чәчәк бәйрәме җитә.
Ул бәйрәмне, бик зарыгып,
Яшь җилкенчәкләр көтә.
 

Кушымта:

 
Сөю утларында янам,
Син сизәрсеңме?
Капкабызны чәчәк белән
Син бизәрсеңме?
 
 
Капкалар яшәреп китә
Кыр чәчәкләре белән.
Миңа булган хисләреңне
Чәчкәләр сөйләр, беләм.
 

Кушымта:

 
Сөйкемле карашың белән
Яныма килдең.
Авылыбызның иң-иң гүзәл
Чәчәге, дидең.
 
 
Чәчәкле капкабыз шаһит
Безнең сөюебезгә.
Авылыбызда гөрләтеп,
Туйлар ясадык көздә.
 

Кушымта:

 
Синең кочагыңда балкыйм,
Гөлләрең булып.
Бәхеткә, нурга күмелгән
Көннәрең булып.
 
Ләйлә Хәбибуллина

Ләйлә Фаяз кызы Хәбибуллина 1993 елның 8 гыйнварында Татарстанның Буа районы Бик-Үти авылында туа. 2009 елда Бик-Үти төп гомуми белем бирү мәктәбен, 2011 елда Яңа Чәчкап урта мәктәбен тәмамлый. 2011–2016 елларда Казан (Идел буе) федераль университетында татар теле, әдәбият һәм инглиз теле укытучысы белгечлегенә укый. 2016 елда Казан шәһәренең 19 нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбият укытучысы булып эшли башлый. 2016–2018 елларда Казан (Идел буе) федераль университетында төрки телләр белгечлеге буенча магистратура тәмамлый. Университетта уку дәверендә «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенә йөри. «Шигъри Сабантуй», «Сәләткә нур булган йолдызлар», «Бикафест» иҗади бәйгеләре җиңүчесе. «Иделем Акчарлагы-2018» яшь язучылар бәйгесенең Гран-при иясе. 2019 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспиранты.

«Мин сине күрмәдем, сизмәдем карашың…»
 
Мин сине күрмәдем, сизмәдем карашың —
Минем бит яныңнан тик үтеп барышым.
Текәмә күзләрең, ялварып сорама.
Тимәче яңадан ачылган ярама.
Эзләмә җаваплар, нур сүнгән күзләрдә.
Ничәмә кар яткан без салган эзләргә.
Язмачы хатларың – укымыйм аларны.
Кайтарма үткәнне. Мин бары яраттым…
Яратсам?! Бу сөю – язмышның каргышы.
Шуңадыр, яныңнан тик үтеп барышым…
 
«Төннәреңдә…»
 
Төннәреңдә
ниләр борчый,
ни өркетә йөрәгеңне?
Күлмәгеңне
син үзеңме,
башка берәү төймәлиме?
 
 
Кем күзләре
чагылышын
эзлисеңдер көзгеләрдә?
Нинди көйләр
сузасыңдыр
үзәкләрең өзелгәндә?
 
 
Тәрәзәңә
каккан чакта
иртә белән салкын яңгыр,
бәлки, синдә
үткәннәрең,
үкенүләр кабынадыр?
 
 
Күлмәгеңне
һәр иртәдә
син үзеңме төймәлисең?
Йокламаган
күңелеңә
ник юату көйләмисең?
 
 
Төннәреңдә
ниләр борчый,
ни өркетә йөрәгеңне?
Синең өчен
җан атучы
бар икәнен белмәдеңме?
 
«Туктап калдым…»
 
Туктап калдым
йөгереп барган җирдән.
Үткәнемә бактым каерылып.
Хатирәләр
анда җәелеп ята,
ялгышларым калган аерылып.
 
 
Иярдемме
ялгыш хыялларга.
Кыялардай горур булдыммы?!
Йа Ходаем,
шушы җиһаныңа
ялгыз булыр өчен тудыммы?..
 
 
Авырттыра икән,
авырттыра,
үкенүләр буса күңелең.
Ялгыш сүзләр
саксыз кагылуга,
мөлдерәмә тулып түгелдем.
 
 
Һәм мин никтер
синең күзләреңдә
гел ят берәү төсле күренәм.
Үкенүләр
давылында калып,
өметемә кат-кат төренәм.
 
 
Салкын никтер.
Күңелемне өтеп,
кышкы җилләр кыса кочакка.
Өем-өем
хатирәләр яктым,
җылынырмын, диеп, учакта.
 
 
Йөгереп кергән
булам бәхетемә.
Ә чынлыкта, салкын буранга.
Адаштырма,
берүк, каршыма чык.
Җылы хисләреңә уран да.
 
«Агылалар…»
 
Агылалар
шаулы урамнардан
тимер атлар, төсле утлар,
читләр, ятлар.
Һәр көн үткән
киң юлларны күптән ятлап,
вак-вак атлап
йә йөгереп,
мең егылып, күтәрелеп,
җилкәләргә мең бәрелеп,
йэ эләгеп карашларга,
әллә нинди тарафларда
адашкалап
барам.
Һаман күзләп.
Чит карашлар арасыннан
бердәнберен,
бер синекен
эзләп.
Барам.
Син калдырган эздән.
Туң карларны
ера-ера тездән.
Язам тиздән
йә шигырьләр, йә акылдан (!).
Ә ахырдан…
Төнге күккә
якты яккан тәрәзәләр,
төне буе
дивар каккан ут күршеләр…
Һәм кешеләр,
чит кешеләр,
ят кешеләр
агылалар.
 
«Хуш, калам!..»
 
Хуш, калам!
Бу таңда
мин ирек ягына юл алам.
Син үзең беләсең —
мин синдә
бер тонык тавыштай югалам.
Мин синдә
табылып талчыккан
бер бәллүр валчыктай
уалам.
Син үзең беләсең —
чарасыз,
күпме моң,
күпме яшь түгелгән.
Түзелгән.
Көчектәй, суыктан өтелеп,
шау-шуың сүгелгән.
Хыяллар җирләнгән,
ышану күмелгән.
Мең кабат үленгән.
Сап-салкын күмердән
өметләр калдыгы эзләнгән.
Тезләнгән
чит-ятлар алдына…
Ул теләп алдана!
Кабаттан алдана.
Син үзең беләсең —
ничек лә
зарыгып көтелә ал таңнар,
салына олтаннар
зур бушлык чокылган йөрәккә.
Мин монда өрәккә…
Мин монда «кирәк» кә.
Киленгән.
Иң матур киемнән.
Иң якты өметтә (!).
Син мине чемет тә
чәрдәклә хыяллар пыяласын.
Кесәгә сыярлык күңелнең
бар җиһан сыярлык ярасын
кап-кара төннәрең яласын.
Суырып аласың
җелегем.
Мин әллә нишләдем…
Җебедем.
Шавыңа күмелә
йөрәгем тибеше.
Кирегә чигешем.
Хуш, калам!
Бу таңда
мин ирек ягына юл алам.
… Юк! Калам!
 
«чәчләрем…»
 
чәчләрем
толымга үр әле.
күр әле —
күзләрем дымланган.
ахрысы, адаштым.
берүзем
бу куе томаннан
чыгалмам.
 
 
чыдамам салкынына
кышларның.
кошларның сайравын
ишетмәм.
ялгыш та
аермам карашым
син киткән
шул… (каһәр!)
ишектән.
 
 
тынлыктан
чуала уйларым
(югыйсә
тарадым үзләрен).
чәчләрем
толымга үр әле.
күр әле —
дымланган күзләрем.
 

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации