Автор книги: Антология
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]
Каурый каләм
Шәҗәрәләр әле барланмаган,
Кулъязмалар илгә кайтмаган.
Ил тарихын һаман яздырабыз
Әтрәк-әләм – җиде ятлардан…
Өзәңгеләр ләкин тутыкмаган;
Тулпар атлар кешни утарда…
Булат кылыч чыңы кайтавазы
Тынычлык бирмәс безгә йокларга!..
Өеп ягар чаклар җитәр әле
Чытырмандай дошман байракларын.
Тамырларда тибәр яугир каны, —
Күтәрелер татар җайдаклары!..
Дала җиле тәнгә ятмыни соң,
Дөрләгәндә көрәш учаклары?!
Караңгылык янә артта калыр,
Таң нурлары бизәр офыкларны.
«Чәчәкләргә манып кылкаләмен…»
Мин үрелдем тагын аңа,
Бүген күңелем тулып.
Ак кәгазьгә тамды йөрәк хисе,
Каурый эзе булып.
И сердәшем, коткар, дидем,
Тирән сагышлардан.
Тавышлардан-гаугалардан,
Яра-ялгышлардан.
Саркыды уй үткәннәрдән,
Саф чишмәдәй ургып.
Бүгенгедән киләчәккә
Йөзәм каурый булып.
Бөтерә-бөтерә алып китте
Мине ярсу ташкын.
Хыял канатларын җилпеп,
Гарешләргә аштым.
Юк шул, юк шул… Шау-шу тулы
Урамнарда иман гаме.
Салкын карашларда чагыла бары
Ымсындыргыч дөнья яме.
«Сирәк кенә җемелдәгән утлар…»
Чәчәкләргә манып кылкаләмен,
Яз яңарта җиһан сурәтен.
Син бит мине үткәннәрдә калган
Язда яши-яши яши өйрәттең.
Андый язлар инде бүтән килмәс,
Чәчәк атмас инде күңелем.
Аҗагандай гына күренеп, син
Йөрәгемә нигә үрелдең?!
Мигъраҗ киче түгел иде бит ул, —
Ачылмады күкләр капусы.
Язмышларны бозып яза икән
Аҗагандай сөю яктысы.
Йолдызларга басып чәчәк җыйдым,
Айга элеп хыял кәрзинен.
Син бит минем шигъри йөрәгемә
Аҗаганлап килгән яз идең.
«Август төне – иң матур чак…»
Сирәк кенә җемелдәгән утлар
Сагыш булып күчә күңелгә.
Кайттым әле тагын ераклардан,
Авылым урамнарын күрергә.
Эңгер төшкән авыл урамнары
Сыкрап сызлый хәтер җиленнән.
Карт наратлык кына һаман яшел,
Күпме язмыш анда күмелгән…
Бергә кайткан сагышларым белән
Авылымдагы сагыш, кушылып,
Елга өстендәге аксыл томаннарга
Күтәрелде, талгын моң булып.
Табылмады җырга кушылучы,
Ишетелмәде хәтта кайтаваз.
Тик без генә һаман, кайтаваздай,
Туган туфракларга кайтабыз.
Август төне – иң матур чак,
Фасылларның асыл чагы.
Төнге күктә йолдызларның
Шаулап чәчәк аткан чагы…
Хуш ис бөрки төнге һава,
Йолдыз исе – томаннарда.
Мин мәңгегә гашыйк булдым
Шул йолдызлы болыннарга.
Йолдызлардан чатыр кордым,
Уртасына элдем айны.
Галәм кунагы булдым мин, —
Онытылды җир һәм кайгы.
Кирәк түгел гарешләре,
Йолдызларым балкыганда.
Киек Каз Юлларын күреп,
Өмет күгем яктырганда…
Калыр идем бу чатырда,
Чакырмаса таң нурлары.
Хыял – бары татлы мизгел,
Ә без исә – Җир уллары…
Резеда Гобәева
Резеда Гобәева 1988 елның 7 августында Татарстанның Балтач районы Арбор авылында туа. Арбор урта мәктәбенең «Алтын каләм» тугәрәгендә шигырь язу серләренә төшенә.
2011 елны «Филолог, тәнкыйтьче» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының татар филологиясы һәм тарихы факультетын тәмамлый. 2011 елдан Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында администратор һәм тәрҗемәче булып эшли.
XI «Алтын каләм» яшь журналистларның республика фестивалендә Тукай һәм Муса Җәлил иҗатларына багышланган хезмәте белән беренче урынга лаек була (2006 ел). Шулай ук «Шигъри сабантуй» (2010) бәйгесе җиңүчесе. Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия стипендиаты (2009, 2010), ТАССРның 100 еллыгына багышлап әдәбият һәм сәнгать әсәрләре иҗат итү өчен бирелгән Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты иясе (2019).
Бүгенге көндә актив рәвештә тәрҗемәчелек эше белән шөгыльләнә. Ул тәрҗемә иткән драма әсәрләре Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Татарстанның һәм Татарстаннан читтә татар театрларында куела.
Р.Гобәева – кырыктан артык җырлар авторы. Аның әсәрләре «Гади була алмый ярату» (2007) шигырьләр китабына, «Ак юл» яшь язучылар җыентыгына кергән (2012).
ТөнМоң
Өзлексез яңгырга юанып,
Тәрәзәм артында төн тына…
Ә йөрәк,
Кылт иткән һәр хискә уянып,
Бер яна, бер туңа…
Тынлыклар
Тын гына калкына,
Галәмдә төн инде —
Бер тула…
Сулышым өрәм дә тәрәзгә,
Үзем дә
Тораташ тынлыкка әйләнәм…
Ә уйлар, куыша-куыша,
Бербөтен бушлыкка бәйләнә…
Колакта гел бер көй, —
Хисләрдән узган ул,
Тик барыбер
Әйләнә, әйләнә…
Ялгызлык гадәте
Гел шулай
Җырлардан юаныч
Эзләүдән башлана;
Үткәнгә кайтудан,
Һәр хыял – өметкә
Ясаудан ташлама…
Сабырлык барлаудан,
Чарлаудан сүзләрне…
Кадерле буладыр хисләрнең
Киштәгә тезгәне…
Ә сүзләр…
Ә сүзләр бу төндә
Кадерен югалтыр…
Һәм иртән
Җан тулы бушлыкта
Тәрәзәм артында
Тын гына таң атар…
Балам
Мин сине бер көйгә салдым да
Җыр итеп тудырдым:
Агыла-агыла
Моң булып,
Сүз булып,
Эз булып…
Көйләдем, ятладым сүзләрен —
Җыр итеп яздым да
Шул җырдан,
Тилереп, мин сине
Эзләдем…
Тамчылап учыма җыйдым да
Хис итеп тудырдым
Мин сине…
Җылыта,
Куркыта,
Сулкыта
Исемең…
Учымны ачтым да
Очырдым
Гел син дип шашынган
Хисемне…
Тик саклыйм исеңне,
Төсеңне…
Сүзләрдән мин бәхет үрдем дә
Бер хыял булдырдым
Үземә…
Ашкына,
Талпына
Һәм тына —
Күнегә…
Син диеп тудырган хыялдан
Моң тамар мизгелдә,
Кан кылы киселә,
Өзелә – түз генә, түз генә…
Серле казан
Мин бәхетнең күзләренә багам,
Кочагыма алам, иркәлим…
Бу дөньяның бөтен яме, гаме —
Синдә, балам, синдә икән бит!
Зур күзләрен ачып елмая ул,
Бар да әле аңа өр-яңа!
Үз-үзеңә бүләк ясыйм дисәң,
Бала тудыр икән дөньяга!
Әниләрне чынлап аңлыйм, дисәң,
Ана булып кара икән ул —
Балаң өчен борчылулар гына
Тирән утка сала икән ул…
Бу дөньядан хаклык эзлим, дисәң,
Дөреслекне үзең тудыр икән…
Синнән дә саф хаклык бармы җирдә?! —
Күзләреңнән фәрештәләр үпкән…
Мин бәхетне кочагымда тоям,
Җавап итеп берни эзләмим…
Бу дөньяда синсез күпме гомер
Ничек кенә, ничек түзгәнмен?!.
Сагынам…
Бу биек йортларың артында
Ни серләр саклыйсың син, Казан?!
Даһиларың сиңа – данлы җырлар,
Шагыйрьләрең күпме юллар язган!
Мондый якты гүзәллектән җаннар,
Мең сөенеп, горурлыктан таша.
Татар илен сөю хисе бездә,
И Казаным, бары синең аша!
Урамнарың урап бетергесез,
Килә адашасы аларда…
Үзәгеңә каян баксаң да, гел
Калкып тора горур манара.
Бетмәс серләр саклый Кабан күле,
Күпме җиңү тарихыңда, күпме газап…
Син – чорларны уяу үтә белгән,
Мең сынауны җиңгән, и Казан!
Көтәм сине…
Еллар үткән саен туган якның
Таңнарына ныграк табынам!
Юлга таңда кузгалганга микән,
Шул таңнарны өзелеп сагынам…
Китәр юллар ашкындырган саен,
Хыял булып таңнар сызыла…
Сүнмәс утлар балкый офыкларда,
Кайтыр юллар һаман сузыла…
Бәхетләргә илтер юллар озын,
Ә хыяллар – челләдәге рәшә…
Киләчәккә чакыргандай итеп,
Үткәннәрдән сине кемдер дәшә…
Кемдер көтә гүя, кемдер эзли,
Таң чыгына манып күзләрен…
Бүгенгедән ерагайган саен
Кадерләре арта сүзләрнең…
Кадерләре арта кешеләрнең,
Үткәннәрдә калган көннәрнең…
Кайтмас язлар булып ярсый күңел,
Иңнәренә ятып көзләрнең…
Офыкларга таң шәүләсе төшсә,
Талпынам да янә кабынам!
Юллар таңга тоташканга микән, —
Туган якның таңын сагынам!
«Җир шарын икегә ярам да…»
Көтәм сине, карашымны күккә төбәп…
Карыныма иңәр җанны көтәм шулай…
И бәхетем, күзкәйләрең нинди төстә?! —
Зәңгәр күкме, әллә инде яшел тугай?
Көтәм сине, уралам да өметемә,
Канатланып очар булам бәхетемә…
Көтүләрем газаплы да, һәм татлы да,
Шул газапның тәмен бары көткән белә…
Мин хисләрдән таган үрәм сагынганда, —
Тирбәләм дә якынайтам араларны…
Очрашуны син дә шулай көтәсеңме?
Бу күрешү дәвалармы яраларны?
Кешеләрдән аңлау көтәм һәм сабырлык,
Ә дөньядан мин тынычлык өмет итәм…
Күзләремне зәңгәр күккә төбәгәндә,
Өметләрнең аклануын гына көтәм!..
«Син хыял дип йөргән киңлекләр…»
Җир шарын икегә ярам да
Бер ягын кесәмә яшерәм, —
Иң садә чагымны дәлилләп,
Һәрдаим исемә төшерер…
Хисләрне бүләм дә икегә,
Яшерәм күңелем читенә…
Дисбегә тезелгән сәйләндәй,
Яшерен хатирә сүтелә…
Гомерне икегә бүләм дә
Тауларга яшерәм яшьлекне…
Без инде яшьлектән үткәндер —
Күзләрдә әрнүле яшь кипте…
Икегә бүленгән дөньяның
Үткәндә калганы кадерле…
Әйләнеп-бәйләнеп кайтырлык
Сагыну өзгәли бәгырьне…
«Рәхмәт сиңа, тормыш! Яңа көнең…»
Син хыял дип йөргән киңлекләр,
Какканда этәреп, кул селтәп,
Җыясың хатирә җепләрен,
Җыясың сак кына, бөртекләп…
Ә җепләр очында – зур төен,
Сапланмый энәләр төеннән,
Ямалмый яралар… Ә, бәлкем,
Ул шулай яхшыдыр, кем белгән?!
Зур киңлек сулышны буганда,
Хәтирә капчыгы – хуш кына —
Ишелеп төшкәндә хыялы,
Кешеләр үткәнгә ашкына…
Биклисең җаныңны зинданга.
Бер рәхәт – упкынга омтылу,
Газапның була үз ләззәте…
Юк чыгу, зинданнан котылу…
Юк дәва – сагыну зарыннан,
Сәгатьнең комында эре таш…
Борылма икән ул кирегә,
Борылма, инде бер оныткач…
Егетләр!
Рәхмәт сиңа, тормыш! Яңа көнең,
Айлы төнең, татлы серең өчен…
Кырда шаулап үскән икмәкләрең,
Безне кеше иткән хикмәтләрең,
Маяк булып янар җырың өчен!..
Ташып торган сүнмәс яшәү көчем,
Таулар яулый алыр дәртле хисем,
Җанга якын газиз кешем өчен!..
Сикәлтәле озын юлларымны
Сынауларга төреп җәйгән чакта,
Шул сынауны җиңәр сабырлыкны
Иңдергәнең өчен, безнең хакка…
Рәхмәт сиңа, тормыш! Шатлыкларың,
Табышларың, сагышларың өчен!
Без утырган көймәләрне саклап кына
Чайкалдырган агышларың өчен!..
Язлар булып килгән Аккошларың,
Ак кышларың, алкышларың өчен!
Матур синең, матур һәрбер төсең!
Рәхмәт сиңа, тормыш, барсы өчен!
«Ә бу язда күңел ярларыма…»
Сезнең кулда – Ватан, ирлек, хөрлек,
Батырлык һәм рухи азатлык!
Сезнең иңдә – сүнмәс яшәү көче,
Таулар сыман чиксез җаваплылык!
Сезнең күздә – дәртле, якты очкын,
Яшәү өчен көрәш, сыналу!
Сезнең янда шундый рәхәт безгә,
Сезнең янда рәхәт тын алу!
Сезнең сүздә – яшәү көче, хисе,
Бу дөньяның бөтен матур төсе!
Сездән башка дөнья сүнәр кебек,
Сездән башка яшәү булмас төсле…
Сезнең җанда – мәңге сүнмәс ялкын,
Сездән башка безгә шундый салкын!
Сез түлисез гомерегез белән,
Илебезнең тыныч яшәү хакын!
Рәхмәт сезгә, көчле куллар өчен,
Сездән үрнәк алыр уллар өчен!
Рәхмәт сезгә, җирдә булган өчен!
Яшәү дәрте булып туган өчен!
Игенче
Ә бу язда күңел ярларыма
Аккошларым инде кайтмады…
Язны көтеп бәргәләнгән көйләр
Мең тапталган җырны ятлады…
Чагылмады яз кояшы күздә,
Буядылар бары төче сүзләр…
Талпыныр да күңел очар кебек,
Кайтмый калган аккошларын эзләп…
Бу язларым артык соңладылар,
Ярларыннан ташымады сулар…
Көзләр булып бәргәләнгән җаным
Җилләр булып ашкыныр да – тынар…
Мин «Юк!» диям сугышка!
Таңнар тоташканда айлы төнгә,
Күңелендә һаман бер үк уйлар:
Иген кыры, басу, уңыш, икмәк,
Иртәгесе таңнар ничек икән?!
Көзе нинди булыр, җәе, кышы,
Ачылырмы язда җир сулышы?
Төгәл чәчелерме һәр бөртеге,
Җыеп алынырмы уңышы?..
Карлар яуса, карга сөенә ул,
Яңгыр яуса, ихлас кинәнә!
Ел буена кайгыртканда гына,
Уңдырышлы туфрак көйләнә.
Һәр тамчы тир – йөрәк җылысыдыр,
Җиргә булган чиксез мәхәббәте!
Таңнан төнгә кадәр басуларда, —
Санаулы шул эшнең һәр сәгате!
Ындырларга икмәк тулгач кына,
Бушап калгач басу-кырлары,
Җир-анага чиксез рәхмәт белән
Ургый җаннан шатлык җырлары!
«Мин риза…»
Тыныч кына сызлып таңнар ата,
Имин көннәр юрап дөньяга!
Яралар да төзәлделәр кебек…
Язлар булып кояш елмая!
Тик хәтер бар, хәтер ул мәңгелек —
Яшәү дә ул хәтер, сулыш та…
Кулларымны йөрәгемә куеп,
Мин: «Юк!» – диям канлы сугышка!
Бомба тавышлары ишеткән юк,
Бәйрәм саен ата салютлар…
Атышлар да безне урап узды,
Паркларда гына танклар…
Ә хәтер бар, хәтер – тере һәйкәл!
Онытмабыз аны ялгыш та…
Хәтеремне сүнмәс маяк итеп,
Мин: «Юк!» – диям бүген сугышка!
Илебездә гел тынычлык булсын!
Урап узсын афәт-кайгылар!
Әтиләрсез ятим үсмәсеннәр,
Тик бәхетле булсын сабыйлар!
Сугыш калсын хәтерләрдә генә!
Коелмасын каннар ялгыш та…
Кайтмый калганнарга дога итеп,
Мин: «Юк!» – диям көн дә сугышка!
Мин: «Юк!» – диям канлы сугышка!!!
Елмай, әнкәй!
Мин риза…
Җыр булып салынган авазның,
Җан булып кайтуы хакына.
Шул җырга ымсынып, йолдызлар
Йөзәрләп, меңәрләп атыла…
Әрнетә күңелне
Өзлексез,
Җырланмый калганы җан тырнап…
Атылган йолдызлар хакы бар. —
Янып та куярсың ялкынлап…
Китмәскә сүз куеп,
Ашкыну
Алдапмы йөдәткән чагында,
Уеннар чын булып әйләнсә,
Хаклыкның йөзенә чалынма…
Көтәсе юлларда —
Үгетләү,
Үкенү, тәүбәләр, вәгъдәләр…
Ут бармы тәрәзә артында? —
Карадан тегелгән пәрдәләр…
Китәргә ашыкма.
Таңнарда
Бер җырга сыеша бар галәм,
Җилләрдә тирбәлә моң булып:
«Син минем бергенәм, бергенәм…»
«Таш дөньядан бер кайтаваз…»
Син шундый яшь әле, шундый чибәр,
Көннәр үтсен, ашкынсыннар еллар…
Күңелеңнен яшь икәнен күреп,
Җиңелүен тоеп, вакыт елар.
Ни ураулар үткән гомер синдә,
Сагышына, бәхетенә, түзеп безгә.
Бала күңеле дала дигәннәре… —
Без әниләр хәзер үзебез дә.
Мең ялгышлар булган, мең табышлар,
Яшәү кызык сынаулары белән.
Синең җаның һәрбер сынавына,
Сынмый калыр юллар таба белгән!
Гомер көзе диләр… Уңыш бирер
Гамьле чагы бар бит көзләрнең.
Елмай әле, әнкәй! Син елмайсаң,
Мең җылылык бөрки күзләрең.
Авылыма
Таш дөньядан бер кайтаваз —
Җирләр тетри бу аваздан:
«Сөям!» – диеп яра тавыш,
Ә мин куркам синең наздан…
Ә мин куркам синле яздан,
Хисләремдә адашудан.
Җанга үтеп уелырлык,
Алданудан, алдашудан…
Бәхет булып иңәр көндә,
Синсез калып саташудан…
Килереңнән куркам синең,
Биреләчәк вәгъдә сүздән.
Саклый алмасымнан сине
Гайбәтләрдән, яман күздән.
Тар дөньяма синең тавыш,
Таш күкләрне бәреп керә:
Яшик диме, әйдә, икәү,
Кадерләрне белеп кенә!..
Ә мин куркам бергәлектән,
Үз-үземнән синең янда.
Куркам, ләкин юрыйм бары,
Синле бәхет килер язга!
Үрләреңә баскыч кирәк түгел,
Тын беткәнче йөгерердәй генә!
Шарлавыклар булып агар сулар
Ашкынгандай килер җәенә.
Һәр күңелгә шулай якын микән
Туган якның кыры, үзәне?!
Киңлекләрне ашкынудан кочкан,
Җаннар сагынуга түзәме?!
Сиңа кайткач, ярсу күңелләрнең,
Тынып калган гаме сизелә.
Һәр үләнең колак салган кебек
Әрнү җанның һәрбер сүзенә.
Җил-давылдан саклап торган үрләр
Серләр белән тулы әйтерсең.
Гасырларны бәйләп гасырларга,
Бабалардан тере хәтер син!
Үрләреңә баскыч кирәк түгел,
Кирәк түгел күпер инешкә.
Бер мизгелдә барысын урый күңел,
Хыялларда очкан килеш тә…
Алсу Сәлахова
Алсу Рәмис кызы Сәлахова 1996 елның 23 июлендә Татарстанның Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы авылында туа. 2014 елда туган авылында урта мәктәп тәмамлаганнан соң, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга керә. Бакалавр баскычын кызыл дипломга тәмамлый. Хәзер шул ук институтның «Мәдәниятара багланышларда төрки телләр белеме» белгечлегендә магистратураның икенче курсында белем ала. 2016 елда Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендиягә лаек дип табыла.
7 нче сыйныфта укыганда шигырьләр яза башлый. Мәктәп һәм институт чорында бик күп конкурсларда катнаша, җиңүләр яулый. Мәктәп елларыннан ук вакытлы матбугатта шигырьләре даими басылып тора. «Идел» яшьләр үзәге уздыра торган «Иделем акчарлагы-2018» республика бәйгесендә, «Сәләткә нур булган йолдызлар» (2019) конкурсында беренче урыннар яулый. Яңа Чишмә районында басылып чыккан җыентыкларга, шулай ук «Калеб» яшь буын җыены кысаларында 2019 елда аудиокитап булып чыккан «XXI гасыр тавышы» тупланмасына шигырьләре кергән.
«Сәер сүзләр сөйли миңа диңгез…»«Тылсымга ышансаң, мине коч…»
Сәер сүзләр сөйли миңа диңгез:
Ымсындыра, тарта, чакыра.
Дулкын белән кыя – ике игез —
Көйли яңа һәм таныш мантра.
Кыя сулышын тойган аякларым
Диңгез карашыннан йомшара.
Мең көй йөрткән кыя ташларында
Минем сүздән калыр буш ара…
Тарта диңгез, мин иң биек ярда.
Тулып булмый, булмый бушап та.
Ташланасы килә,
Ташланырга телим,
Ташланасы иде…
Кочакка.
«Хуш дидең дә, ишеп карлар яуды…»
Тылсымга ышансаң, мине коч,
Тынычлыгым алырсың җаныңа.
Мин сине сүтәрмен төнемнән,
Мин сине үрермен таңыма.
Таныма мине ятларда.
Истә калдыр, зинһар, мин – берәү.
Мин көзен тәүге кар булырмын,
Кышларын булырмын тәү күкрәү.
Мин сине сорадым ак кардан
Юк-барга бәрелмәм җаныңа!
Кочагыңа керт, мин сине
Ышандырырмын тылсымыма.
«Океан» тукталышы
Хуш дидең дә, ишеп карлар яуды,
Буран купты, купты зилзилә.
Исемеңне ике кабатладым,
Тик ишетте аны җил генә.
Ә кем белә,
Тагын кайчан юллар
Нечкә атлас булып бәйләнер?
Сүтелгән урында бөгәрләнү кала,
Ялгыш уйлар кала керләнеп.
Хуш дидең дә,
Ишеп карлар яуды,
Буран купты, купты зилзилә.
Һәм шаулады дөнья
Шул вакытта,
Ишетмәдем моны мин генә…
«Көзләремнең сөземтәсе булып…»
Зәңгәр күзләреңнең уйчан дулкыннары
Йөрәгемә бәрелә. Мин – кыя.
Мин кералмыйм синең кочагыңа,
Гәрчә анда зур көймәләр сыя.
Син шаулыйсың, синең көйләреңә
Диңгез атлары бию башкара.
Син бик тозлы, син әрнетәсең,
Ә мин үзем бер зур гына яра.
Сиңа керсәм, авыртудан шартлап,
Исәрләнеп котырыр тын алышы.
…Ярый, сау бул, син төшәсең инде.
Килеп җиттең. «Океан» тукталышы.
«мин төнгә уралам, ахры…»
Көзләремнең сөземтәсе булып
Ике исем калыр: Мин һәм Син.
Кичләремнең шәмәхә яктысы
Бар җиһанга укырлар әфсен.
Һәм шуннан соң…
Йолдызлар бәрелер һавага
Ай парын очратыр, ниһаять.
Тик шул көздә аңыңа килерсең:
Бары тик мин синең саф хәят.
Бары мин төшләрең бутаучы,
Кыргыйлыгым белән мин сиңа якын.
Иң табигый хисләр уятучы:
Мин – дулкын, мин – тылсым, мин – ташкын.
Син шуны аңларсың тиздән,
Син шуңа тиздән килерсең.
Ә мин йолдызлы күк белән
Көзләремнең ясыйм сөземтәсен.
«үбешүләр калсын учымда…»
мин төнгә уралам, ахры,
син мине сүтәсең карышлап,
без шундый ят хәзер, чит хәзер
пышылдап та булмый сагышлап.
без шундый зар хәзер, шундый тол, —
әрнүгә әрнүем бәйләнә.
син мине сүтмәкче буласың,
мин үзем дә төнгә әйләнәм.
учыңнан шундый боз бәрә, шундый кар
чәнчи бөтен зәгыйфь тәнемне
син мине төнгә урагансың,
«көт, дия-дия, сүткәнемне».
«чәчләреңне, әйдә, үзем үрим…»
үбешүләр калсын учымда,
син бит миннән тик бер кочымга
ераклаштың.
бу галәмне яулау төп максатың икән,
мин бит иптәш кенә,
юлдаш,
җилкәң.
иркәң булу минем хыялга да,
төшемә дә хәтта кермәде,
(мин ник алдыйм?)
әйдә, минем алоэлар гына
бизәсеннәр безнең бүлмәне…
ә космоска өлгерерсең әле!
«һава – май, үпкәгә ягыла…»
чәчләреңне, әйдә, үзем үрим,
теләкләрем сиңа җыелды.
чәчләреңне, уйларыңны тарап,
мең әйтелгән догам кылынды.
мин бит күреп-сизеп торам, кызым,
карашларың бигрәк моңсулы.
чәчең бүләм бармакларым белән,
чигәң чокырында уй тулы.
һәр үремем саен бәхет телим,
юлын телим мин сагышсызын.
күпме серең эчтә сакланса да,
мин барысын беләм бит, кызым.
чәчең үрәм, уең тәртипләнсен,
яшәү җиңел, җаен аңласаң,
изге теләк һәрчак чынга аша:
бәхет кенә телим ләбаса.
«Яктылык аша сөйләшәбез…»
һава – май, үпкәгә ягыла.
мин әллә ни эшлим, уалам…
бәллүрдәй йөрәккә кайнар ут, —
теләсәң, бүген үк югалам.
теләсәң, миннән ялгыш ым да,
ялгыш сүз дә һич ишетмәссең.
уала йөрәгем, шытырдатып
таратам кургаш эретмәсен.
теләсәң, таңыңа таралам,
калмас җаным, калмас минем сын.
уалып бетсен дә йөрәгем,
син башка мине табалмассың.
«һәр сүзеңне кочам…»
Яктылык аша сөйләшәбез:
Бер нур сиңа, ике нур миңа.
Аңлаган өчен – иске бу әлифба,
Аңламаган өчен – өр-яңа.
Җөмләңдә өтерләр җитешми,
Нокталарны куясың мулдан.
Син искегә һәрчак тартыласың,
Мин исә гел башлыйм яңадан.
Бер нур сиңа, ике нур миңа:
Мин янам, ахрысы, кадерлем.
Утны сүндер, пәрдәләреңне кор,
Калганын иртәгә сөйләрмен.
«мин имәнеп киттем…»
һәр сүзеңне кочам,
һәр сүзеңне.
син шундый үз миңа,
шундый чын.
әгәр дөнья
тоташ ялган икән,
син соң монда
ничек
адаштың?
әгәр тормыш
тоташ сынау икән,
ни кыеннан
мондый әҗерем?
синең белән көнем
мизгел генә,
җитми кала
тулы гомерем.
сүзең кочам, —
шулдыр минем дәвам.
артыгына ничек кызыгыйм?
тик сүзеңнән генә
мәхрүм итмә.
синең сүзең —
рухи азыгым…
«Без, бәлки, башка гасырдандыр…»
мин имәнеп киттем:
булмагансың
беркайчан да икән,
беркайчан.
төшләнүем генә,
төшләнүем,
төнен синең белән
саташам…
мин имәнеп киттем:
канатланам, диеп,
үз канатым үзем кискәнмен.
яңгыр булам, диеп
карланганмын,
буранламый гына
искәнмен.
саташуым,
саташуымдыр син.
шулай уйлау миңа җиңелрәк,
мин имгәнеп калдым:
бушлык икән
мин эзләгән
таяныч-терәк.
«ак кышларың мин булмамын, ахры…»
Без, бәлки, башка гасырдандыр,
сөюне дә күптән эзләдек
мең көймәгә бәрелгән миллион дулкын —
икесе шуның, шиксез, без идек.
Безне, бәлки, сугыш аергандыр,
бәлки, репрессия, кем белсен!
минем көлү сиңа ишетелсен иде,
яшем дә тик сиңа түгелсен.
Безнең хатлар, бәлки, адашкандыр,
сине күргәнмендер бер тапкыр гына.
Тик әгәр син бу гасырда икән,
күрешәсе иде…
яз миңа.
«бар да юкка чыга…»
ак кышларың мин булмамын, ахры,
мин булмамын, ахры, чал көзләрең.
сагыш кына җыйган урамнардан
мине түгел, кемне эзләдең?
һәм таптыңмы шушы гүзәл кызны?
кайсы дию аны урлаган?
карашыңа табу шатлыгымы,
югалту ачысымы уралган?
ак көзләрең мин булмамын, ахры,
мин булмамын, ахры, чал кышларың.
урамнары нигә салкын, димә,
бизи аны минем сагышларым…
«балкашыклап кимим карашыңнан…»
бар да юкка чыга.
үлеп сөйгәннәрнең
ирененә таҗлар коелыр.
ялгыш кагылсам дулкын беләгеңә,
җилләр генә кебек тоелыр.
гөлләр искән кебек, җиңел генә
кочарсың да, сиңа сеңәрмен.
таҗ диярсең,
ләкин үбәр сине
минем алсу-алсу иреннәрем.
кач диярсең, бар да үтә бит,
мин дә югалырмын, диярсең.
тик миннән соң,
уртак үбүдән соң,
ничек өнләрсең син,
төшләрсең?
беләсеңме, бар да үтә икән,
борылма син искән җилләргә.
беренче үбешү кабатланмагандай,
таҗлар кайтмый кире гөлләргә.
балкашыклап кимим карашыңнан,
биткә сатлык – кызыл йөгерә.
көрмәкләнми бары телем генә:
исемең – кабатланган сүрә.
һәм мин тагын шушы исемеңә,
бәхет телим, горурлык атлап,
карашыңнан җиргә сеңеп бетәм,
ләкин армам, исем кабатлап.
син бик тансык миңа, газап аша
җәзам булып килгән ярым син,
карашыңнан башым күтәралмыйм,
күзең белән укыйсың әфсен.
түземлегем чиген узып чыктым,
мине берни җиңалмас хәзер,
сиңа таба тагын адым атлыйм,
мин сынауны үттем.
мин әзер.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?