Электронная библиотека » Айсылу Имамиева » » онлайн чтение - страница 2


  • Текст добавлен: 20 августа 2018, 15:40


Автор книги: Айсылу Имамиева


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 7 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Ярату хакына

Зур мәхәббәт тарихларын күп ишеткәнсездер. Һәр кешедә үзенчәлекле алар. Үзенчә барлыкка киләләр, үзенчә яшиләр. Тик кешеләр кебек үк, алар да бер-берсенә охшаш булалар һәм, кешеләр кебек үк, бер-берсен кабатламыйлар. Бу тарих та башкалардан әллә ни аерылып тормый, бу тарих та башкаларга охшаш. Шулай да ул кабатланмас…

Таң әле беленер-беленмәс кенә иде. Ә ул  инде уянды. Тәрәзә аркылы беренче трамвайларның йокылы-уяулы тавышлары ишетелә. Дүрт тулып киткән. Ә ай һаман күк катында алтын тәңкә төсле ялтырап утыра. Нәрсә дип кузгалмаган була инде? Барыбер таң ата башлаган бит. Ул да шул таң ата башлаганга уянды. Һәрхәлдә, шулай дип уйларга теләде. Юк, юк инде, артык борчылудан да, нидер сизенүдән, тынычсызланудан да түгел иде бу уяну. Таң әле беленер-беленмәс кенә, менә шуңа уянды.

Ә ул иртәгә кияүгә чыга.

Әйе, кияүгә чыга.

Яшьлек, син шундый кыска тоелдың…

Бер шагыйрь шулай дип әйткәнме әле?

Шулай шул…

Җүләрләнә инде әллә? Кияүгә чыккач, яшьлек бетә димени? Яшь гаилә генә барлыкка килә ич. Тик ник яшьләнә соң бу күзләр? Чүп кергәнме соң әллә?

…Алар – шат күңелле ике яшь кеше, ә егетне юллама белән чит җиргә эшкә җибәрәләр. Туган җирләреннән бик еракка. Ә кыз монда калачак. Бу аерылышуга ничек түзәрләр икән? Алар бер-берсен чиксез яраталар  шул.

Менә бергә саф һавада йөрергә чыктылар. Кояш шундый матур итеп байый. Алар бер-берсенең сулышын ишетеп, ничек тә аякларын бергә туры китерергә тырышып атлыйлар. Һавада бөтерелгән ике күбәләк тә нәкъ алар төсле, канатларын бергә туры китерергә тырышып җилпи. Табигатьнең төгәллеге сокландыргыч… Күбәләкләр яз башы дип тормаганнар, очарга чыкканнар. Әле яз җепшеклеге кибеп бетәргә өлгермәгән сукмак буйлап берсен берсе меңнәр арасыннан тапкан ике яшь җан атлый.

– Миңа кияүгә чык әле! Ризамы?

Кызның өстенә бер чиләк кайнар су койдылармыни! Шундый сәер сүзләр. Әле алар яңгыраганнан соң үз-үзен күпме үчекләп йөрде бит ул. Көзгегә карыйсың да: «Әйдә, кияүгә чык», – дисең, шул чакны бигрәк сәер булып китә дә куя.

Күп көннәр узды, күп мәшәкатьләр артта калды. Ул кияүгә чыга. Чиксез ихлас бәхет. Тик алар бергәләп чит җиргә китәчәкләр. Яратуы хакына ул туган җиреннән аерылырга риза. Үз җанының аның җанын тоеп, сөйгән яры белән бергә матур гаилә булып яшәве бар дөньясыннан да кадерле…

Ишек

Университеттагы дәресләр соң гына бетте.

Кайтканда ук ашыйсы килгәнемне сиздем. Тик безнең бүлмәдәгеләрнең әле берсе дә күренми. Болай булгач, ашарга пешерү үземә  генә кала инде. Кухняда хәзер час пик. Студентлар гөж килә! Мин тиз-тиз генә бәрәңге әрчи башладым. Ә күрше Гөлнара ашы җылынганын көтеп утыра. Зәңгәр халаты өстеннән чәчләрен таратып салган, тәрәзә төбенә кунаклаган да аякларын болгый. Кем ризык янында шулай эшли инде, йә? Ачуым килә шуңа. Сагызын чыртлатып утырды-утырды да, уфылдап, миңа эндәшәсе итте:

– Икенче як күршегез Фәрдиләнең нишләп йөргәнен син дә беләсеңме соң?

– Юк, ә нәрсә? – дип соравына сорау белән җавап кайтардым.

– Җанашым, әйтергә кирәк аңа, туры юлга кайтсын, – дип, тәрәзә төбеннән шуып кына төште дә, җылынган ашын тотып, ишеккә юнәлде Гөлнара. – Сез бит дуслар, карап торып юкка чыкмасын дигән идем инде, – дип тә куйды.

Аптыраудан бәрәңгенең әрчелгән кадәресен генә газга утырттым да, туры Фәрдилә янына керергә булдым. Әллә ни күптәнге дуслар булмасак та, серләребез туры килә иде безнең.Тик көн дә безгә кереп чыгарга гадәтләнгән Фәрдиләнең инде берәр айлап күренгәне юклыгын уйлап куйдым. Төрле факультетларда укыгач, мин моңа артык сәерсенмәгән идем. Практика үтәргә берәр кая җибәргәннәрдер дидем дә әллә ни баш ватмадым. Гөлнараның бу мәгънәсез гайбәте генә айнытып җибәргәндәй итте.

«Шак-шок, шак-шок» дип җавап кайтара ишек, мин шакылдаткан саен. Ниһаять, ул ачыласы итте. Бу минутта үз күзләремә үзем ышанырга теләмәдем. Бүлмә эченнән әллә нинди ямьсез Фәрдилә карап тора иде. Күз төпләре шешенгән, чәчләре тузган, күзләре туры карамый. Хайваннар дөньясында күзгә туры карау һөҗүмгә җыенуны белдерсә дә, кешеләрдә ихласлылыкны аңлата бит. Шуңа да мин күзгә туры карап сөйләшкәннәрен яратам. Ә Фәрдилә карашын читкә бора, үзе әле бу сүзгә, әле теге сүзгә тотынып сүз башламакчы була.

– Сәлам, керсәм буламы? – дидем.

Кызыксынулы карашымны тойды булса кирәк, тупас кына җавап кайтарды:

– Нәрсә иде?

– Хәлеңне белмәкче идем, күптән сөйләшкән юк.

– Әле вакыт юк…

Авыз ачып башка сүз әйтергә өлгермәдем, ишек шапылдап куйды.

Инде нәрсә уйларга да белми гаҗизләнеп калдым. Ни булыр бу? Дөньяны яңгыратып көлә, һаман шаян сүзләр кушып сөйләшә, тырышып укый торган бу кызны җеннәр алыштырып куйды микән әллә? Гөлнараның гайбәте гайбәт кенә булып калмыйча, чын дөреслеккә туры килә түгелме соң? Юкка чыгу шулай була микәнни?

Инде кызлар кайтып, тәмләп ашагач та, күңелем тынычлану тапмады. Бер карасаң, кем инде ул миңа Фәрдилә? Туган түгел, артык якын дустым да түгел. Тик шулай да тынычсызланам. Дорфа дәшүенә ачуым килүдән түгел бу. Яңадан шул элеккеге кебек шат күңелле кызны күрәсем килүдән,  ахрысы.

Тулай торакта шулай бит инде ул, бар тормышың башкаларның күз алдында. Син монда аерым шәхес түгел, ә үзенчәлекле бер җәмгыятьнең вәкиле. Шушы кечкенә җәмгыятьтә яшәүчеләрне бер әйбер берләштерә: тулай торактагы һәркем шәһәр өчен читрәк булып кала. Монда яшәү – читтән килгән булуыңның төп күрсәткече. Шәһәр өчен чит булган кешеләр бер-берсенә үз була башлый. Алар күз уңыннан, гадәттә, бер вакыйга да әйләнеп үтә алмый. Һәркем тулай торакта яшәүче баш-каларның тормышы белән кызыксына. Шуңа да кешеләр үз серләрен генә сөйләрлек дуслар булдыралар. Һәм, очрашкач, инде билгеле хәлләрне дә яңадан сөйләп чыгып, нәтиҗәләр ясап, күңелләренә тынычлану табалар.

Шуңа да Фәрдилә белән дуслашып китүемне бик тә гадәти бер хәл итеп кабул иттем. Чыннан да, нәрсәсенә сәерсенәсең инде аның, икебез дә тел бистәсе, көн буена сөйләшәсе сүзләр дә күп җыелып өлгерә. Ул безгә кереп кич утырырга гадәтләнгән иде. Бүлмәдәге кызлар да яратты Фәрдиләне. «Артистка» дип кушамат та тагып куйдылар. Сөйләшкәндә күз уйната торган гадәте барлыгын күреп, шулай дип атадылар.

Ә бүген аны чыннан да алыштырып куйганнар кебек.

Йокларга ятканчы тагын килеп, аларның бүлмәсенең ишеген шакыдым. Бу юлы бүлмәдәше ачты.

– Фәрдиләне чакыр әле! – дидем.

– Ул хәзер бүлмәдә бик сирәк куна, – дип, бүлмәдәше дә ишек артында югалды.

– Ничек? – дип, ишеккә карадым. Тик ишек – телсез, җавап бирмәде.

Кызык, нәрсә була инде бу? Вәт табышмак! Бүлмә түшәменә карап, озак кына уйланып яттым. Тәрәзә артындагы машиналар гөрелтесе тынгач кына, хәтерем ике ай элек булган бер сөйләшүебезне искә төшерде.

Ул көнне бүлмәгә барыбыз да соң гына кайттык. Спектакль хакында сөйләшеп утырганда, Фәрдилә килеп керде. Тик һәр көндәгечә шат түгел, ә бик күңелсез күренә иде ул.

– Ни булды? – дип сорадым.

– Әй, беләсеңме, туйдым мин…

– Нәрсәдән? Җүләр кеше кебек сөйләшәсең.

Тик ул, чыннан да җүләрләнгән кеше сыман, чәч очларын бармакларына чорный-чорный елап ук җибәрде.

– Ни булды соң? Әллә берәр авыр сүз әйттеләрме?

– Юк. Сәбәп башкада… Дөньям кызык түгел. Трамвай, уку, тулай торак, кысан бүлмә… Һәм яңабаштан… Ә минем эчке дөньям иркенлекне ярата. Башкача яшәү кызыксыз. Авылда шундый рәхәт. Күңелең тула икән, чык та йөреп кайт урманда, киң кырларда йә су буена төш. Ә монда нәрсә бар?.. Миңа үзгәрергә кирәк. Бу чит дөньяны аңлый башлар өчен. Әнә Гөлнара беркөнне чәчемнән дә көлде хәтта. Төссез, ди.

– Җүләр сүз сөйләмә, тиле! Чәчләрең бик матур!

Фәрдиләнең бу сүзеннән аптырап калган бүлмәдәшләремнең сөйләшү ахырын тыңлап бетерергә түземнәре калмады. Өчесе дә, берәр сәбәп табып, Тукай әкиятендәге бүреләр кебек чыгып тайдылар. Мин дә бик аптырап калган идем шул вакытта.

– Юк, алар миңа ошамый, алар минеке кебек түгел! Минем чәчләр башка булырга тиеш. Чәчне башка төскә буярлык та көч юк миндә.

– Чәч буяу ул көчлелек билгесе түгел, – дидем, ачулана башлап.

– Син дә минем кебегрәк арттарак калган инде…

– Кемнән?

Тик бу ачулы соравыма җавап ишетә алмадым, Фәрдилә үз сүзен сөйләп китте:

– Җитте! Минем тормышым йөз сиксән градуска үзгәрергә тиеш. Менә күрерсең: минем кулымнан киләчәк ул.

– Нәрсәгә? Син болай да бик әйбәт кеше. Киресенчә, шушы дөньяда үз-үзеңне саклап калу зур әйбер.

Җавап дорфарак яңгырады:

– Бу – син уйлап чыгарган әкият кенә!

– Алай да, синеңчә үзгәрү нәрсә соң ул? Чәч буяумы?

– Юк, ул гына түгел. Вакыт күрсәтер, белерсең… – Фәрдилә ишекне ябып та бетермичә чыгып китте.

Сәерсенеп калдым. Тик Фәрдиләнең ул вакыттагы үзгәрүе чәчен кара төскә буяудан артмады. Һаман шулай шат, шаян, җор телле кыз булып кала бирде ул. Теге елап утыруын күңел төшенкелеге, депрессия дип кенә кабул иткән идем.

Менә хәзер ике ай артта калган. Дустымның тормышы, чыннан да, йөз сиксән градуска борылган түгелме соң? Әйе, борылган. Сизелмичә дә…

Инде ни әйтергә? Бүген ишеген бигрәк каты шапылдатып япты. Әйтерсең мин бер буш урын. Ә теге вакытта, ике ай элек, ишекне ябып та бетермичә калдырган иде. Эх, шул чакта, артыннан чыгып, «Буяма чәчеңне!» дип кычкырасым калган…

Качтым

– Ярату, ярату, дисең син. Беләсеңме, баламны бик яратам, ә менә иремне…

– Син әллә аңа яратмыйча гына кияүгә чыктыңмы?

– Нишләп, яраттым мин аны.

– Алдама, күзеңнән күренеп тора. Яратмыйча нәрсә дип шундый адымга бардың инде?

– Ул – әйбәт кеше, бик әйбәт тормыш итәбез. Менә озакламый өй сала башларга уйлыйбыз, балабыз да Аллага шөкер.

– Аның бер генә тискәре сыйфаты да юкмыни соң?

– Бар инде ул, ансыз булмый, шулай да алар артык күзгә бәрелеп тормый.

– Кыскасы, тормышың килгән, күңелең тыныч инде, алайса.

– Тыныч кебек, мин бит шулай буласын белеп, шулай булырга тиеш дип кияүгә чыктым.

– Кызык, япь-яшь кешегә каян шулкадәр акыл килә икән ул? Менә шулай булырга тиеш дип анализлау сәләте. Минемчә, яшьлек ул бу дөньяны бары тик хисләр аркылы гына кабул итү өчен, хисләр белән генә яшәү өчен бирелә. Тик, чыннан да, алай яшәү бигүк дөрес түгел бугай шул. Шуңа да соңыннан терсәкләре бик якын булып та, аны тешли алмауларына үкенеп яшиләр. Эх, яшьлектә җүләр булганмын, уйлап бетермәгәнмен, башым кайда булган, дип көрсенүчеләр дә шактый. Ә шулай да үкенмисеңме, эх, яшьлегем бигрәк коры булган, чын күңелдән яратмаганмын да дип?

– Юк, минем бит һинд киноларында күрсәтерлек мәхәббәтем булды! Мин бит унбиш яшеннән бар дөньясын онытып мәхәббәт дәрьясына чумган кеше.

– Ничек инде? Ә ул мәхәббәтең хәзер кайда?

– Монда – Казанда. Аның үз гаиләсе бар, балалары.

– Сөйлә әле шул мәхәббәтең турында.

– Без аның белән сабый вакыттан ук бер-беребезне беләбез. Ә хисләребез ул – унынчыда, мин сигезенчедә укыганда кабынды. Уйламаганда, көтмәгәндә кинәт кабынды ул хис. Мин иртән торуга ук аның белән очрашу турында уйлый башлыйм, шимбә клубка чыгу бер зур бәхеткә тиң. Ул да шулай дип әйтә иде. Мәктәпне тәмамлагач та өйләнешик дип тәкъдим ясады. Шул чакта бераз сагая калдым. Әле без бик яшь, бераз белем алыйк, үзебез эшли башлыйк, дидем. Ул да ризалашкандай итте. Икебез дә Казанның ике институтында студентлар булдык. Авылга кайтканчы да, авылда да очраша идек. Аның белән табигать кочагына чыгулар, аның матур итеп җырлый белүе, биргән бүләкләре күңел түрендә иң истә калган якты хатирә булып саклана. Менә, беренче сессияне тапшыргач, авылыбызга бергәләп кайттык. Юл буе миннән башка яши алмавы, мине яратуы турында сөйләп кайтты. Эх, дидем шул чакта аңа. Хәзерге егетләр бигрәк нечкә күңелле инде. Менә минем бабам алай җебеп йөрмәгән, тоткан да әбиемне урлап үзләренә алып кайткан, дип шаярттым әле. Янәсе, хәзер андый егетләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың. Бу шунда елмаеп тыңлап барды, җавап итеп бер сүз дә эндәшмәде. Кич белән, гадәттәгечә, клубка юл алдым. Күз ачкысыз буран чыккан. Дөньяның асты өскә килгән диярсең, бер адым алга атласаң, ике адым артка алып ата. Әллә кире борылып өйгә кайтыйммы, дип тә уйладым. Тик аны яратуым шулкадәр көчле, хәтта урамдагы буранны да җиңәрлек көч бирә. Әмма клубка кадәр барып җитү насыйп булмаган икән. Минем яныма ук килеп туктаган тракторга бер сәерсенеп карасам, аннан төшкән ике кешегә бөтенләй үк гаҗәпләнеп калдым, катлы-катлы итеп киенгән иде алар, йөзләрен дә күреп булмый. Шуннан болар мине күтәреп трактор кабинасына алып кермәсеннәрме?! Кычкырырга да өлгерми калдым, кыр машинасы кузгалып та китте. Барабыз, мин селкенергә дә куркып утырам. Шунда янымда баручы егет битен ачып миңа карап елмайды. Инде аңлагансыңдыр, бу ул иде. «Мин дә җебегән түгел, бәхетем минем, хәзер безгә кайтабыз, иртәгә туй ясарбыз», – диде. Әй тузынганымны күрсәң, ахырдан көчкә ризалаштым. Алар әнисе белән икесе генә яшиләр иде. Әнисе безне елмаеп каршы алды. Миңа аерым бүлмәгә урын җәйгәннәр. Мәхәббәтемнең күзендәге бәхетне күрсәң! Шулай да күңелемдәге тынычлык югалган иде инде. Төне буе күзгә йокы кермәде. Шул була ул телеңне тыя алмый артыгын сөйләп йөрсәң, нәрсә була иде урлау турында сөйләп шаяртмасаң. Әмма яшермим, мин бик бәхетле идем. Ниһаять, хәзер һәр көн аның белән күзгә-күз карап яшәячәкмен дип куанып туя алмадым. Шуңа, борчылырга кирәкми дип, үземне тынычландырдым. Таң алдыннан гына йоклап киткәнмен.

– Шуннан нәрсә булды соң, ни өчен мәхәббәтең белән аерылыштыгыз?

– Аерылыштыгыз дип, без аның белән кушылырга да өлгерми калдык. Иртән мин кемнеңдер утын ярган тавышына уянып киттем. Тиз генә киенеп ишегалдына чыксам, анда сөеклемнең әнисе утын яра. Кичәге буран өйгән көртне дә көрәгән, ишегалды ялт иткән. Тирләп-пешеп утын ярган бу хатынга шундый кызганып карадым, тизрәк барып аңа ярдәм итәсем килде. Ә ул көлеп баш тартты. Хәзер миңа унбиш минут вакыт җитә иде. Эчемә ут каптымыни, мин йөгереп өйгә кердем һәм ярым ачык каршы бүлмә ишегеннән мәхәббәтемнең әле дә булса рәхәтләнеп сузылып йоклап ятуын күрдем. «Болай булгач булмый инде бу» дигән уй минем башымны телеп үтте. Тиз-тиз хат яздым, минем аны яратып йөрүем чын булмаган икән, мин бик ялгышканмын, аңлату сорап артымнан килмәвен үтендем. Шуннан чыгып әнисе белән саубуллаштым да, гафу үтенеп, өйгә кайтып киттем. Качтым! Беркемне гаеплисем дә, аклыйсым да килмәде ул чакта. Үксеп-үксеп еладым да еладым. Үз әти-әнием гаҗәпкә калды. Әмма бу турыда мин беркемгә дә ачылып сөйләмәдем, син – беренче кеше. Менә шул…

– Кызык, бик тә кызык булып китте әле… Шулай да күзләреңнән күренеп тора: күңелеңдә тынычлык юк синең.

– Кемнең күңелендә генә бар икән ул тынычлык? Үкендем дип тә, үкенмәдем дип тә әйтә алмыйм… Тик шулай да мәхәббәтсез тормыш мәхәббәтсез тормыш инде ул…

Хәбиб бабай хатирәсе

Тарих бездән бик ерак. Бер гасыр элек кенә булып узган вакыйгаларны уйласаң да шаккатарлык. Әйтерсең, бернәрсә дә булмаган, ә уйлап чыгарылган бер әкият кенә телдән телләргә күчеп, тонык хәтер дулкыннарына тынгылык бирми. Мин үткәндә булган сугышлар турында уйларга яратмыйм. Уйланганда, укыганда, кинолар караганда үзем дә аңламастан курка башлыйм… Колак төбендә әче итеп сызгырып утлы ядрәләр очканын тоям, дары, ялкын исе борыныма килеп бәрелә, сугыш тавышы ишетелә… Бүлмә кечерәя, бөтен яклап аңлата алмаслык гаҗизлек, бернәрсә дә үзгәртә алмаганыңны аңлау йөрәкне кыса…

1916 ел, ноябрь. Беренче бөтендөнья сугышы.

Хәбиб белән Зәйнинең дуслыклары яланаяк килеш хәтфә чирәм өстеннән йөгергән, тирән сулы авыл күлендә коенып үскән балачакларыннан ук башланды. Җәйге Сабан туйлары, кышкы бураннары белән бигрәк тиз үтеп китә шул балачак. Әти-әни корган җылы ояда никадәрле генә рәхәт булмасын, яшәеш кешеләрне җитәкли дә үз сукмагына алып кереп китә… Алар да үсеп җиттеләр, юеш борынлы малайлардан калын тавышлы, борын төпләре һәм яңакларына чыккан йомшак кына сакал-мыеклы сөлектәй егетләргә әйләнделәр. Әмма… Яшьлекләренең бөтен матурлыгы тиз арада үзгәрде. Берничә атна эчендә шаян яшьлекләрен җитди карашлы урта яшьлек ир-ат кыяфәтенә алыштырды алар. Үзләре дә сизмәстән.

Хәбиб белән Зәйни бер үк елны патша гаскәренә хезмәткә алындылар, һәм озак та үтмәде, зур сугыш башланды. Авылларыннан беркая да чыкмаган ике егет Беренче бөтендөнья сугышының Төрек фронтына җибәрелүләрен, авыр шинель киеп, коточкыч сугышта катнаша башлауларын начар төш кенә итеп кабул иттеләр. Бу хәлләр чынлыкта була алмыйдыр кебек иде аларга. Әле яңа гына елмаеп, матур гына сөйләшә-сөйләшә, янәшәңдә җилкәсен терәп ашап утырган дустың, мизгел үтүгә, күз алдыңда ядрә томаны эчендә эреп юкка чыга. Окоплар кан белән тула, күзне төтен әрнетә, тамак төбенә әллә нинди авыр һава утыра, колаклар ишетмәс була. Командирлары, мондый чакта кияр өчен, пыяла күзле, каты җилемнән ясалган авыр баш киеме өләште. Исеме бик сәер – противогаз. Юк-юк, бу хәлләрне чын дип кабул итә башласаң, ике сәгать тә чыдый алмаячаксың. Башың кузгалып, акылдан язуыңны көт тә тор. Шуңа үзеңне ниндидер кысаларга кертеп, чынбарлыктан аерып куярга тырышасың. Бердәнбер чынбарлык Хәбиб өчен – Зәйни, Зәйни өчен Хәбиб иде. Алар бер-берсенә – тыныч тормышның тере истәлекләре. Шуңадырмы, ике дус, ике авылдаш бер-берсеннән ярты адым да читләшмәделәр. Әгәр бер-берсеннән ераккарак китсәләр, нәрсәдер югалыр, төзәтеп булмаслык ниндидер куркыныч хәл булыр төсле. Ник алай? Сугышта нәрсәнедер аңлап, нәрсәнедер аңлатып та булмый. Монда аклануга да урын юк. Иң мәгънәсез, иң куркыныч хәл – сугыш. Чынбарлык белән уйдырма, төш белән өн шулкадәр буталып укмаша, барлык чикләр дә юкка чыга. Сугыш дөньяны урый, күзәнәкләргә үтә, куркыта, өшетә, үтерә, юкка чыгара. Ә үләсе килми. Менә шуңа үзеңне камаган шушы кысадан чыкмаска кирәк. Юкса чиге булмаган сугыш үзенә йолып алачак та кызганмыйча салкын утында эретәчәк.

Тормыш чынбарлыгы бик куркыныч яктан ачылды егетләр алдында. Туган җирне яклыйсы, дөньяны бу кирәкмәгән куркыныч уеннан арындырасы килә. Һәр күзәнәгеңә төшеп курыксаң да, мылтыгыңны тотып яуга барасың. Тамырларында бер үк төрле кан аккан адәм балалары, бер-берсенә ут атып, мәгънәсез сугыш уенын уйный. Ни өчен? Ник шундый хаксызлыкка күнгәннәр алар? Кешеләр ни өчен бу рәхимсез адымга бара соң? Сорауларга җавапны тиз генә табам димә. Тарих катлаулы, бик катлаулы… Тарих ул саф сулы чишмә түгел, ә төпсез, болганчык, тирән дәрья…

– Зәйни, без бу сугыштан исән-сау килеш туган якка әйләнеп кайтырбызмы икән? – дип, янәшә атлаучы дустына карады Хәбиб.

– Кайтырбыз…

– Туйдым…

– Туйдым дип әйтү генә аз, Хәбиб, беләсеңме, Көмешбикәне бик сагындым. Хәзер туйны гөрләтеп, матур итеп яши башлар идек. Шуның урынына тешне кысып, ярсу йөрәк тибешен учка җыеп, сугышта катнашырга, катнашырга гына түгел, гомеребез белән уен уйнарга кирәк!

– Үзең әйтмешли, куркыныч артта сыман. Егет булыйк, Зәйни, җебеп төшмик. Син дә, мин дә туган нигез бусагасын атлап керербез әле. Менә бу аягыңдагы яра күбрәк борчый, ядрәсе әз генә тисә дә, аксатты сине. Ярар, «батыр ярасыз йөрми» диләр, үзебезнекеләр янына җитәргә дә күп калмады. Әкрен барсак та, юлның күп өлешен уздык.

– Ярада түгел хикмәт, күңел тыныч түгел минем. Әллә ничек кенә шунда…

Чыннан да, Зәйнинең аягы сызлаганга түгел, күңеле урынында булмаганга кычкырып-кычкырып елыйсы килә иде. Сабый бала кебек бик каты итеп бер еласа, күңеле бушаныр, түшне басып торган авыр кургашын уйлары таралып юкка чыгар төсле.

– Тукта, туктап торыйк әле, Зәйни… – Якында гына ишетелгән кыштырдау тавышыннан Хәбибнең тез буыннары йомшап төште, авызы кипте.

Ике егет, бер-берсенә сыенып, тирә-юньне күзәтә башладылар. Бу мизгелдә кайсы нәрсә турында уйлагандыр, әйтүе кыен. Шунда Хәбиб уң яктагы куаклар арасыннан аларга үтәли тишәрдәй акаеп карап торган чем-кара ике күзне күрде һәм, терсәге белән Зәйнигә төртеп, шул якка таба ымлады. Дусты, хәлнең киеренкелеген аңлап, ым белән генә ике яктан әлеге куакка таба якынлашырга кирәклеген аңлатты. Тик куаклардан карап торган ике күз телгә килде һәм, мылтыктан аткандай, бертуктаусыз төрекчә нәрсәдер сөйләргә кереште. Әллә үз телендә Аллаһка мөрәҗәгать итеп дога укый, әллә ике егеттән нәрсәдер сорый иде – аермачык кына аңлап булмады. Шулай да бераздан күзләр әзрәк тынычланды, һәм аларның нәрсә сөйләве аңлашыла башлады. Татар һәм төрек телләренең уртак төрки тамырга тоташуы һәм бер елга якын төрек мохитендә яшәү үзенекен итте, егетләр төрекнең аларны үз янына чакыруын аңлады. Алар, аны-моны уйламаска тырышып, туп-туры кара күзләргә таба атладылар. Күз алларында ачылган күренеш бөтенләй хиссез кешене дә телдән яздырырлык иде. Урта яшьләрдәге төрекнең аяклары бик каты яраланган, һәм алардан кан саркый, ә битендәге тирән яралар аңа бөтенләй дә түзеп булмаслык сызлану китерә, шуңа да төрек ара-тирә тешләрен кысып, күзләрен чытырдатып йома һәм калтыранып куя. Ул үзе янына кеше килүенә шулхәтле сөенгән, тиз-тиз сөйләп нәрсәләрдер аңлатырга теләве дә шуннан иде булса кирәк. Әмма егетләр аның куанычын бүлешергә теләмәде… Бу шыксыз кышкы төрек урманында очраган әлеге бәндә алардан үзен атып үтерүләрен сорап мылтыгын сузган һәм бу акылсыз уена куанып туя алмый иде.

– Егетләр, сезне күреп алуым күктән төшкән бәхет булды. Ниһаять, мин бу газапларымнан котылачакмын, һәм җаным мәңгелеккә иреккә чыгачак! Атып үтерегез мине тизрәк, зинһарлап сорыйм!

 Мондый үтенеч белән берәр кайчан кем дә булса үзләренә эндәшер дип Хәбибнең дә, Зәйнинең дә башына килгәне юк иде. Тумыштан ук тормышны яраткан кешеләр арасында үскәннәр өчен бу үтенечтән дә мәгънәсезрәк нәрсә бармы икән?! Үзенә карап торган бу егетләрнең берьюлы «юк» сүзен белдереп баш селкүен күргәч, төрек елап ук җибәрде.

– Дин буенча үз-үзеңне үтерергә ярамый. Мин үзем дә андый әйбергә каршы. Әмма яшисем дә килми. Хәзер минем аякларым бик каты авырта, битемдәге яраларга исә чыдарлык хәлем юк. Белмим, нинди гөнаһларым өчен шундый җәзалар бирелгәндер, әмма… Булышыгыз инде миңа! Сез бит татарлар, мөселманнар, без – бер тамыр кешеләре, бер-беребезгә ярдәм итәргә тиеш! – дип, төрек тагын күзләрен йомып калтырана башлады.

– Хәбиб, бу сугышка килеп кушылганнан бирле әлегә бер кешене дә күзләренә карап үтергәнем булмады, синең дә шулай ук. Хәзер тик торганнан шулай яраланып яткан кешене ничек атыйк инде? Ул бит сугым малы түгел… – диде дә Зәйни Хәбиб ягына карады.

– Юк, аны үтерә алмыйбыз, аннары гомер буе үкенергәме? Ник башка сукмактан китмәдек икән? – Хәбиб, нишләргә белми гаҗиз булып, як-ягына каранды. Урман битараф иде, ул аларны коткарырга, яшерергә теләми, анысы хак. Менә бит каршыларына нинди зур сынау чыгарып куйды.

– Язганы шулдыр… Хәзер, Хәбиб, мин аның белән сөйләшеп карыйм, – Зәйни, тезләнеп, төрек кешесен иңбашларыннан тотты һәм сак кына агачка терәтеп утыртты, авызына су салды.

– Тынычланыгыз, абзый. Сезне хәзер үзегезнекеләр табып алыр, терелерсез. Без сезне үтерә алмыйбыз. Уйлап карагыз әле, ничек итеп үтерү ярдәм була алсын? Дөрес әйттегез, без дә бит мөселманнар, ә ислам динендә кеше үтерү – иң зур гөнаһ. Тормышны Аллаһ бирә, аны саклагыз.

– Әйе, без кеше үтерүчеләр түгел. – Хәбиб тә сүзгә кушылды.

Әмма төрек тынычланырга теләмәде, егетләрнең бу сүзләре исә аны чыгырыннан чыгарды.

– Ярдәм, алдамыйм, миңа зур ярдәм булачак бу! Атыгыз!!! Бу сугышта инде бер генә кеше үтермәгәнсездер. Ә хәзер мин үзем сорыйм, а-ты-гыз! – дип, калтыранган куллары белән үзенең утлы коралын аларга сузды.

– Хәзер сезнекеләр килер, дибез, сабыррак булыгыз инде, – дип, Зәйни Хәбибкә китәргә кирәклеген белдереп ым какты.

Хәбиб тә шуны гына көтә иде, дустын ярым сүздән дә аңлап, төрек белән саубуллашты. Шуннан алар, авыр көрсенеп, урыннарыннан кузгалдылар. Тизрәк, тизрәк китәргә кирәк. Бу адәм янында басып тору да бер газап. Авыр адымнар белән атлады егетләр. Бу араны үтсәләр, тирән булмаган бер уйсулык, аннары киң сукмак башлана, үзләренекеләр янына җитәргә күп калмаячак.

Әмма ун-унбиш адым атларга да өлгермәделәр, тирә-якны яңгыратып, атылган ядрә тавышы ишетелде… Салкын ядрә япь-яшь Зәй-нинең йөрәген, йөзгә телгәләп, тибүдән туктатты. Уксын кебек татар егете, җансыз калып, җиргә егылды. Хәбиб өннән качып артына борылып карады. Әле яңа гына үзен атып үтерүләрен сорап ялварган төрек кешесе ямьсез тавыш чыгарып үкерә иде. Хәбиб бу хәзер мине дә ата дип уйларга да өлгермәде, тагын бер ату тавышы яңгырады. Әмма бу юлы корал көпшәсе татар егете тарафына төбәлмәгән иде. Чигәсеннән кан агып төшкән төрек сугышчысы үзен Зәйни терәтеп утырткан агач төбенә ауды. Берьюлы кичерелмәслек ике гөнаһ кылып бакыйлыкка күчкән төрекнең һәм җан дусты Зәйнинең тынсыз калган гәүдәләренә тораташ килеш озак кына карап торды Хәбиб. Шуннан соң гына ул дустын кочаклап елап җибәрде.

– Нишләп, нишләп, нишләп?! Әллә үзебезгә генә аны атасы калганмы?! – дип, җавапсыз сораулары белән күккә төбәлде. Бу вакытта аның янәшәсендә җавап бирерлек бер генә тере җан иясе дә юк иде шул… Күк йөзе дә, бу мәхшәрләрне күрмәскә теләгәндәй, тагын да ерагайган һәм төссезләнгән иде…


Россия империясендә Кызыл революция башланганнан соң, Беренче бөтендөнья сугышыннан ул үз теләге белән аерылып чыга. Шуңа да минем бабам Хәбиб исән-сау килеш туган якка әйләнеп кайта. Шуңа да дип язуым очраклы түгел. Әгәр дә Россия бу сугыштан алданрак чыга алмаса, анда, мөгаен, исән сугышчыларыбыз бик аз калыр иде. Көчләр тигезсез була… Еллар узып, Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, сугышка җыенган ике улын ике ягына, кечерәк өч баласын каршына утыртып, Хәбиб бабам бу вакыйганы аларга сөйли. Төрекне акламый да, хурламый да. «Сугышта төрле хәлләр була. Һавада дары исе килмәгәндә дә анда адым саен куркыныч сагалый», – дип әйтә бабам балаларына. Әмма аның яшь улларына исән-сау әйләнеп кайтулар насыйп булмый. Хәмит белән Мөсәгыйтьнең язмыш сукмакларына яңгырның тагын да әчесе явып үтә.

Тарих бездән шулкадәрле ерак… Әйтерсең бер гасыр элек кенә булып узган вакыйгалар бөтенләй дә булмаган, ә уйлап чыгарылган бер әкияти ялган гына. Тарих турында, кешелек үткән юл турында уйлап карасаң, безнең әби-бабаларыбыз яшәп узган елларда күпме сугышлар булган. Аңлаешсыз, җансыз, канлы уеннар… Кешелек бертуктамый дөнья бүлгән дә дөнья бүлгән. Монда инде акыл эзләрен эзләп табу да, дөнья бүлүчеләрне, сугыш башлаучыларны аклау да мөмкин түгел.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации