Текст книги "Дөнья шигырь яздыра = Жизнь рождает стихи"
Автор книги: Байрамова Гульзада
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 1 (всего у книги 3 страниц) [доступный отрывок для чтения: 1 страниц]
Гөлзадә Бәйрәмова
Дөнья шигырь яздыра. Шигырьләр
Гөлзадәнең серле дөньясы
Гөлзадә Бәйрәмованы мин үтә дә кызыклы шәхес дияр идем. Беренче карашка ул бернинди авырлыклар алдында да югалып калмаучы, һәр каршылыкны «ә» дигәнче атлап уза алырдай батыр холыклы кеше булып тоела. Сүзгә кесәгә керми, нинди генә очракта да теләсә кемне телсез калдырырлык җаваплар таба. Икенче яктан карасаң, гомер буе язучылар-шагыйрьләр арасында яшәп-эшләп, әдәбият дөньясында кайнаса да, әллә шунда кайнаганга күрәме – иҗатында тыйнак калып, язган әсәрләре белән чәчрәп чыгарга тартынып-кыенсынып яшәүче шагыйрә ул. Монысы янәшәсендәге башка язучыларны зуррак күрүдән, иҗатларын олылаудан киләдер, күрәсең.
Гөлзадә Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган. Әдәбият белән журналистика бер-берсенә тәңгәл үк булмаса да, һәрвакыт янәшә бара. Ә инде күңел дигәнең Гөлзадәнеке кебек шигърият белән мөлдерәмә тулы булса, иҗатның бу ике өлкәсе бөтенләй үк игезәккә әверелә. «Казан утлары» журналында Гөлзадәнең үткен каләме белән язылган эчтәлекле мәкалә-рецензияләр дә чыга тора, кайчагында мавыктыргыч гыйбрәтле хикәяләр дә дөньяга килә. Шул ук вакытта йөрәк түреннән ташыган иң кадерле хисләр шигырь юллары булып тезелә. Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татнефть»нең Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиясенең кызыксындыру бүләгенә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булу әлеге иҗади хезмәтләрнең нәтиҗәсе.
Кулыгызда шигырь түгел, йөрәк –
Саксыз кагылмагыз аңарга, –
дип яза ул әнә үзе дә.
Гөлзадә шигырь аша яшәешнең асыл мәгънәсен эзли, үз тормышын кат-кат җиз иләк аша үткәрә, борчыла, уйлана, нәтиҗәләр ясый. Ләкин шул ук вакытта үткәннәренә үкенми дә, хаталарын киләчәк өчен сабак дип кабул итә:
Абындым да… тагын алга киттем.
Ялгышлардан, ахры, көч алдым!
Китап «Ил кадерен белер илсез калган» циклы белән ачыла. Автор аны әтисенә багышлап язса да, анда ил язмышы, туган җир, туган нигез язмышы, үткәннәрне искә алу белән беррәттән, киләчәк турында борчылып уйлану ята.
Яши-яши ясаган нәтиҗәләре Гөлзадәне дин юлына алып килә, хакыйкатьне ул шунда таба һәм кыен чакта ярдәм сорап бер Аллаһыга гына ялвара башлый:
Үзеңне сөйгәннәргә Син
Һәрчак рәхмәт-рәхимле.
Синнән генә ярдәм сорыйм,
Тибәрмә читкә мине!
Шул ук вакытта Гөлзадә дөньядан аерылган хыялый фанат та түгел. Адәм баласының Җир йөзендә бер гөнаһсыз-ялгышсыз яши алмавын да яхшы аңлый, шигырьләрендә үз-үзен генә түгел, гомумән, барлык кешеләрне акларга-кичерергә омтыла:
Яшәешнең, әйе, үз кануны,
Әйтми дөнья кая барасын…
Үткән кеше бармы ялгышларсыз
Яшәү белән үлем арасын?
Шагыйрәнең мәхәббәт шигырьләре күңелгә тирән уелып керә. Аларда күккә ашкан хыялый ярату түгел, әрнеп торган яралы, сыкраулы, моңлы-сагынулы хисләр. Лирик герой хисләрен акылга буйсындырырга тели, аларны фәлсәфи фикер сөреше белән чикли. Ләкин мәхәббәт барыбер өстен чыга. Юкса каләме (әллә хуҗасын да тыңламыйчамы?) мондый юллар тезмәс иде:
Аһ, бу йөрәк, бу йөрәк…
(Бу йөрәк – сәер йөрәк!)
Азмы янды, ник соң аңа
Һаман да яну кирәк?
Шигырьдә – ул нинди генә эчтәлектә булмасын, шагыйрьнең эчке дөньясы, күңел халәте чагыла. Алай гына да түгел, үзенең лирик «мин»е аша шагыйрь үзенә килер язмышын да юрап куя. Тик Гөлзадә монысына ук ышанып та бетми. Чөнки аның язмышы күкләрдә юралган, язылган икән инде. Әнә бит, «Язмыш» дигән шигырендә ул:
Каләм яза, кәгазь түзә, диләр,
Бәндә юрар, тәкъдир, әй, көләр… –
дип, шул фикерен раслый.
Ләкин, бер үк вакытта үз-үзенә каршы килеп, үрсәләнә, язылганны үзгәртергә дә омтыла. Югыйсә нигә кирәк бу яшәү, иҗат утында яну:
Үзгәртергә теләп, мең талпындым,
«Минем язмыш мондый булалмый!» –
ди ул.
Әмма шагыйрә, берара тынычланып, тәкъдиренә буйсына да, салмакланып кала, бер нәрсәгә исе китмәгәндәй талгын халәткә күчә:
Шатлыгына – шикләнелә.
(Миңамы бу шатлык килә?!)
Кайгысына күнегелә –
Беренчесе бит түгел лә!
Дөресен әйткәндә, мондый халәткә күчеп алу – табигый дә. Адәм баласына, шагыйрәгә, аның ташып торган хисләренә беркадәр ял да, гамәлләрен аек акыл белән бәяләп, алга омтылу өчен көч туплап алырга да кирәктер. Аннары кабат иҗат – шикләнеп тә, өметләнеп тә, ышанып та каләмеңне йөрәк каныңа манчып, ак кәгазеңә иелү:
Язылып бетмәгән шигырьләр…
Җан өрү кирәкме сезләргә?
Аңлаучы булырмы сезләрне
Минем күк бәгыре өзелеп?
Яки:
Ә шулай да йөгерер идем
Чыклар төшкән үләннәрдән,
Яшьлекнең яшел күлмәген
Кияр булсам берәр көнгә…
Кыскасы, Гөлзадә Бәйрәмованың бу китабы шигърият сөючеләрнең киштәсендә лаеклы урынын табар, исләренә төшкән саен, кабат-кабат ачып укылыр дип ышанам мин.
Фәйрүзә Мөслимова,шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Яшәешнең аның үз кануны
Ил кадерен белер илсез калган
Әтиемә һәм туган авылыма багышлыйм
I
Татар авылының тамыры корый,
Гореф-гадәтләре югала.
Яңа буын!
Нигә битараф сез барчасына –
Ә сездән соң җирдә ни кала?
Оптимизация, имеш, глобальләшү –
Сүзләре үк ят бит безләргә.
Милләт булып җирдә яшим дисәң,
Үз юлыңны кирәк эзләргә.
Туры сүзен әйтә белсен икән
Түрәләргә гади халык та.
Иманаңны тартып алалмаслар –
Иман сатма олигархка!
Бер кап чәйгә, онга һәм ярмага
Алдадылар әүвәл халыкны.
Кибет киштәләрен бушаттылар,
Алып атып бәя-ярлыкны.
Кайгыртучан ата булып шулай
Уйнадылар хаким-түрәләр.
«Җир – халыкка!» шигарен дә әнә
Кире яктан хәзер эләләр.
Инвесторлар, әти, каты куллы,
Сезнең ише генә түгелләр.
Сез халыкка диеп тырышкансыз,
Алар исә
Кесә ягын каера беләләр.
Татар булса икән инвесторы,
Урыс, диләр, Мәскәү токымы.
Кабатлана икән җирдә тарих –
Алпавытлар торып утырды.
Мәскәүдәге хуҗаларга нигә
Синең авылыңның тарихы?
Корал белән түгел, акча белән
Буйсындырды алар халыкны.
II
Дөнья шулай татлысыннан бигрәк
Ачыларын күбрәк ашата.
Падишаһ та ясый, мәхбүс-кол да,
Зинданнарга салып таптата.
…Ул елны да көннәр матур килә,
Күкрәп үсә ашлык-игеннәр.
Иген генәме соң! Муллык һәм бәрәкәт –
Уңышлардан башлар әйләнер!
Бизмән-үлчәүләрне көйләгәндә,
Онытылыпмы әллә үткәнсең,
Бер уч ашлык җиткән синең башка –
Төрмә кошы булып киткәнсең.
Берәү сөенгәндә мул уңышка,
Берәү донос язган төн буе:
Симәнәгә, имеш, бик аз калган,
Ни чәчәрбез, диеп, бу елны?..
Илдә сугыш бара. Аның әле
Яше җитми, бераз кечерәк…
Донос язар өчен яшь кирәкми,
Җитә икән бары көнчелек.
Картлыгында ул да михнәт күрде,
Килә җәза – күпме илермә.
Бакыйлыкта очрашсагыз, әти,
Үтенеп сорыйм, зинһар, кул бирмә!
Юк, юк, әти, дөрес әйтмим бугай,
Кичерә алсаң кичер, вакландым.
Тигезләде дөнья һәммәсен дә,
Синең исем күптән акланды.
Ә бит мине «сиңа охшаган» диләр,
Туры сүзле, ялган-риясыз…
Гадел булу сине мәхбүс итсә,
Ә мин калдым нигез-оясыз.
…Бер төш сөйлим әле, әти, сиңа:
Яна икән нигез-курабыз!..
Беркем килми ярдәм итешергә,
Тик икебез генә
Бер-беребезгә карап торабыз.
Арлы-бирле чабам, оран салам:
«Эчегездә юктыр җаныгыз!»
…Озак тормый яман хәбәр килде:
«Өегезне сүтеп атыгыз!»
Инвесторга, имеш, төзек авыл кирәк –
Чүп-чарларсыз, ватык-җимерексез.
Шаһгалиләр табылыр һәр заманда,
Үз туганың булса игелексез.
III
«Туган якның җилләре дә назлы…»
Әллә үзем әйттем, әллә ишеттем.
Басып торам урам уртасында,
Кагарга, дип, кайсы ишекне.
Үз телемдә әгәр сәлам бирсәм,
Нинди телдә булыр җавабы?
Оныклары инде танымаслар,
Таныганнар – кая алары?
Чит кавемнәр хуҗа булып йөри
Татар авылының түрендә.
Әрмән дә бар, диләр, үзбәк, таҗигы да,
Чегәне дә хәтта күренә.
Киереп ачып читән-капкаларны,
Мал кумыйлар хәзер көтүгә.
Шәһәр дисәң шәһәр түгел үзе,
Авыл дисәң – бара бетүгә.
Җәйге матурлыкка хозурланып,
Кармак салып елга-күлләрдә
Утырулар бүген чикләнелгән,
Һәр рәхәткә кирәк түләргә.
И табигать!
Аллаһ биргән байлык –
Суың-җирең, урман-кырларың.
Үзләштерер өчен сине адәм
Нинди хилафлыклар кылмады!
Буе җитсә күкнең катларына,
Хуҗа булыр иде анда да.
Җылы, яктылыгы, нуры өчен
Салым салыр иде
Кояшына, хәтта Айга да!
IV
…Ялгыз бер йорт тора чат башында,
Тәрәзләргә пәрдә тартмаган.
Капка келәләре төшерелгән,
Монда күптән беркем кайтмаган…
Керү сукмакларын әрем баскан,
Аралыймын аны як-якка.
Тигәнәге сарыла бәгыремә,
Әрем исе әрни йөрәктә.
«Иле кайда – иблис шунда» сүзе
Берәүне дә читләп үтмәгән.
Кемдер – корсак колы, ә кемнәрдер
Матди байлык белән җенләнгән.
Татар авылы. Тагын бер нигезнең
Тамырына балта чабылды.
Капка-коймаларын җимереп атар
Бәндәсе дә шундук табылды.
Һәр нәселнең була дәвамчысы
Ышанычын аклый алырлык.
Нигезләрен саклый алмаганнар
Идел-йортны яклый алырмы?!
V
«Урманнарга керсәң, сызгырып кер,
Уянмаган кошлар калмасын…»
– Сызгыр әле, кызым, яңгыратып бер,
Их, малай булып калган туасың! –
Дия идең миңа һәрчак шулай,
Урманнарда печән чапканда;
Йөк өстенә йөгереп менеп китеп,
Бастырыкка аркан такканда…
Сыңар куллы әти, мин үсмер кыз
Сабыйлыгы чыгып бетмәгән.
Сәнәк-тырмаларым онытыла,
Җир җиләге күренеп киткәндә.
Туры да гына атны туры тотып,
Дилбегәне урап кулыңа,
Тормыш йөген салып иңнәреңә,
Алып чыктың безне хак юлга.
Ата кадерен ата булган белер,
Йорт кадерен белер йорт корган,
Ил кадерен белер илсез калган,
Җир кадерен белер җирсегән.
Тел кадерен белер Ватаныннан
Кимсетелеп читкә этелгән.
Сүзем дога булсын,
Туган туфрак өчен
Шәһит киткән газиз әтиләр…
Тибәрмә читкә мине
Тел тибрәтеп сүз әйтергә
Куркамын, газиз Аллам!
Ник миңа соң авырлыкны
Бирәсең һаман-һаман?
Яраткан бәндәләремне
Сыныйм дипме хәсрәттә,
Сөйгәннәр дә безне шулай
Сынады хыянәттә.
Инде соң кемгә сыеныйм,
Син дә баш тартсаң миннән?
Колың булыйм, ярлыкагыл,
Гөнаһлымын мин бәндәң.
Үзеңне сөйгәннәргә син
Һәрчак рәхмәт-рәхимле.
Синнән генә ярдәм сорыйм,
Тибәрмә читкә мине!
Язмыш
«Әүвәл җирдә сүз яралган» диләр.
«Бул!» дигәннән адәм бар булган.
Каләм биргән аннан бәндәсенә,
Күк катыннан җиргә сузылган.
«Каләм яза, кәгазь түзә» диләр.
Бәндә юрар, тәкъдир, әй, көләр.
«Мин – бәхетле!» диеп шар ярганда,
Ниләр язылганын кем белгән!
Ихтыярсыз җиргә туа кеше,
Ихтыярсыз китә дөньядан.
Үз язмышым үзем яздым мәллә,
Тайпылдыммы Ходай язганнан?!
Үзгәртергә теләп мең талпындым,
«Минем язмыш мондый булалмый!»
Мин «ак» дисәм, ул гел «кара» диде,
Мин еладым, ул кычкырып көлде,
Камчылары ялык-йолык килде,
Уңнан-суңнан сукты аямый!
…Минем язмыш мондый булалмый!
Сугыш
«Шәһитләрнең күз яшьләре төшәр,
Тел тидермә Җиңү көненә!» –
Әйтте бер карт җан ачысы белән
Яшь егетнең төртмә сүзенә.
«Хәрби хезмәт күрмәгәнсең бугай,
Әйтеп тора килеш-килбәтең.
Атаң-анаң жәлләгәндер сине,
Хәл иткәндер алар ришвәте.
«Иң курыкканың нәрсә иде?» дисең,
Үлем түгел, юк, син уйлама.
«Сатлык» диеп ялган атың чыгу,
Яманатың чыгу дөньяга.
Берни тормый хәзер сатылулар –
«Ак билетлар» урам чатында.
Бер горурлык белән сөйли ата
Сатып алган билет хакында.
Тик бер сәгать ут астында булсаң,
Узар идең иеп башыңны.
Дөнья гиздем, дөнья күрдем, дисең,
Ә без исә күкрәк белән ятып,
Берлинга ук бардык шуышып.
Син дөньяны бары сәяхәттә
Күрәм диеп, олан, ялгышма.
Дөнья күрү – илгә терәк булып
Иңне кую канлы орышта.
Түрәләрнең хисабын күргәч
Байлар-байлар бал эчә.
Урта байлар сыра эчә.
Ярлы мескен ни эшләсен,
Ярдан ятып су эчә.
Илдә кризис, диләр,
Имеш,
Ил төшкән бөлгенлеккә.
Керемнәрен күреп түрәләрнең,
Валлаһи, исең китәр!
Берәү булган миллионер,
Икенчесе – миллиардер!
Нефть яңгыры астында
Коенган диярсең бер.
Кеше акчасын санау
Әдәпсезлек, диләр дә…
Нигәдер «кризис» дигәне
Кагылмый түрәләргә.
Ил ничек мантый алсын соң,
Булмагач дөнья тигез.
Сүт тә җимер, сат та җибәр,
Менә булыр кризис!
…Байлар-байлар бал эчә,
Миллиардерлар ни эчә?
Ярлы мескен ни эшләсен,
Тиененнән бау ишә!
Хисап бирә һәр ел түрә
Халыкка байлыгыннан.
Тик нигәдер «оныта» гына
Зәкят түләргә аннан.
Яшел төс – яшәү төсе
Аллы-гөлле төсләр арасыннан
Яшел төскә күбрәк күз төшә.
Яшел төсне «яшәү төсе» диләр,
Яшьлек төсе дә ул югыйсә.
Тугангамы әллә бу дөньяга
Кышлар китеп, язлар килгәндә.
Кыш аклыгы күңелемә күчкән,
Язлар яшеллеге – күзләргә.
«Дөнья буйлап җәяү китеп барам…»
Дөнья буйлап җәяү китеп барам,
Хәерлегә, әллә хәерсезгә.
Дөнья тулы кеше арасында
Әверелеп була кадерсезгә.
Ф. Мөслимова
Урам тулы кеше.
Кемнең кемдә эше.
Кемдә бүре караш,
Кемдә угры күзе.
Кемдә битарафлык,
Кемдә тар карашлык,
Җаен тапкан әнә,
Сөзеп карый астан.
Гүя алтын балык
Капкан җәтмәсенә,
Шат елмаю җәйгән
Гамьсез чыраена.
Синең кайгың гына
Кайгы булмас аңа.
…Урам тулы кеше…
Кемнең кемдә эше?!
Табарсыңмы берәр
Башкаеңны куяр
Иңнәренә кеше?
Сәяхәт
Мин Болгарда йөрим
Сәяхәттә.
Үз җиремдә бүген мин сәях.
Ислам килгән монда,
Мөселманлык,
Ибн Фадлан кылган сәяхәт.
Юлъязмасын язып калдырган ул
Килер буыннарга берочтан.
Зирәкләре ханның дин үткәрер,
Тик үткәрмәс халкын кылычтан.
Җимерелгән Болгар,
Алтын Урда,
Казан ханлыклары – аяныч.
Ханлыксыз да, дәүләтсез дә халык
Диндә тапкан бераз юаныч.
…Яңа буын яңа Болгар төзи,
Яңа солых кора – шартнамә.
Милләт кенә никтер берләшалмый,
Милләт кенә һаман таркала.
Безнең заман
Әбкәм кочагында үсмәгәнгә,
Тыңламадым әкият төннәрен.
Без китаптан укып-танып белдек
Тукай бабай Шүрәлеләрен.
Без китаптан укып белә идек
Илдә, җирдә ниләр булганын.
Тәлинкәдән генә тыңлап үстек
Халкыбызның моңлы җырларын.
Язу карасында чын төс иде,
Чын төс иде күктә, җирдә дә.
Мәхәббәтне еллар саклый иде,
Тугры сымак иде ирләр дә.
Бер-беренә ярдәмләште кеше,
Бер-беренә терәк булалды.
Китаплардан укып түгел, моны
Күңелебез белән тоялдык.
Безнең заман шундый гади иде,
Гадилеге белән гали иде.
«Шатлыгына шикләнелә…»
Шатлыгына шикләнелә
(Миңамы бу шатлык килә?!);
Кайгысына күнегелә:
Беренчесе бит түгел лә!
Яши-яши һәммәсе дә –
Шатлыгы да, сагышы да,
Үлеме дә, китеме дә,
Кайгысы да, хәсрәте дә
Бер гадәти төсмер ала,
Килешмичә юк бер чараң,
Яшәү диеп шул атала.
Язылып бетмәгән шигырьләр
Язылып бетмәгән шигырьләр…
Һаман да күңелдә йөриләр.
Кәгазьгә төшкәннәр югыйсә
Хисләргә салынган ул көйләр.
Юл ала агымсу шикелле,
Һәр сүзнең үз моңы, үз көе.
Кемнәрдер яратыр үз күреп,
Кырыйга тибәрер кайбере…
Язылып бетмәгән шигырьләр…
Җан өрү кирәкме сезләргә?!
Аңлаучы булырмы сезләрне
Минем күк бәгыре өзелеп.
Уйларым – пәрәвез ятьмәсе,
Мин әсир, колымын аларның.
Өстәлдә яталар күч булып
Буталган, чәчелгән уйларым –
Яшәлгән гомерем еллары,
Узылган гомерем юллары…
«Коя яңгыр. Күкри күкләр…»
Коя яңгыр. Күкри күкләр.
Котырына җил-давыл!
Йөзьяшәр имәннәрне дә
Берни түгел аудару.
Тәрәзәмә ышыкланып
Күзәтәмен дөньяны.
Сабый чакта, яшен күрсәм,
Яба идем юрганны.
Куркынып сыена идем
Әнкәмнең кочагына…
Бүген никтер күзем теким
Яшеннең учагына.
Шул яшеннең бер чаткысы
Төшсен димме күңелгә.
Кара күмер, әллә күңел –
Сүнми дә, дөрләми дә.
Гаепләүчеләргә
Булсын! Тимә!
Ул – минем тормыш.
Анда бар төсләрнең
Агы да, карасы да.
Сүтелеп киткән җиреннән
Бар әле ямыйсы да!
Ул миңа шундый кадерле,
Алыштыргысыз, якын.
Анда самими яшьлегем
Һәм беркатлы ярату.
Булсын! Тимә!
Гаепләмә!
Син бит хөкемдар түгел.
Җавабын үзем бирермен,
Вакыты җитәр беркөн.
«Гомер узган саен, бер уй килә…»
Гомер узган саен, бер уй килә:
Кайтарырга иде яртысын.
Башлап булса әгәр яңабаштан,
Кайсы елдан башлап карыйсы?
Тәпи киткән еллар? Мөмкин түгел,
Бик еракта, томан артында.
Соңгы сыйныф укучысы булып
Басып карыйм парта артына…
Студент чор. Иләс-миләс чаклар…
Хата ни дә сиңа, ялгышлар…
Үгетләүләр әле үтәмени
Гел хыялдан торган ул башка.
Туй күлмәген кияргә дип йөргән
Чакларга соң кире кайтыйммы?
Атсыз бармагымны атлы иткән
Туй балдагын суга атыйммы?
Һәрбер елдан җуелмас эз кала,
Тирән булып сызылып-уелып.
Нәселләрне тоташтырган җепләр
Бик еракка китә сузылып.
Һәйкәл салам
Рәссам түгелмен мин,
Ә шулай да
Килә кайчак сурәт уясым.
Балачакның гүзәл мизгеленә
Күңелемдә һәйкәл куясым.
Көзге муллык. Өем-өем ашлык
Таратканбыз чирәм өстенә.
Чүп-чарыннан аны аралыйбыз,
Мондый эшләр безгә төс кенә.
Яны белән әни җилгә баскан,
Ашлык тулы чиләк кулында,
Шатлык нуры балкый йөзләрендә,
Уйлый булыр безнең турыда…
Мич каршында әни бөтерелә,
Табагачын тотып кулына.
Кайсы кала, кайсы китә бүген,
Өлгертергә кирәк юлына…
Кичке якта кулына орчык алып
Утырыр ул каба янына.
Ул эрләгән җепләр озынлыгы
Җитәр иде
Бар галәмне урап алырга!
…Күз алдымда тора моңсу йөзе,
Озатканда капка төбендә.
Рәссам түгелмен мин,
Шулай да Аңа
Һәйкәл салам күңелем түрендә.
«Яшәешнең аның үз кануны…»
Яшәешнең аның үз кануны:
Без дигәнчә генә баралмый.
Сөеп яшим, дисең, тормыш исә
Ваклыклары белән яралый…
Вагаясың акча җитмәгәнгә,
Имеш-мимеш, гайбәт сүзләргә.
Акыл туплап, хисләр сүнә төшкәч,
Инде килеп җитә көзләр дә…
Яшәешнең, әйе, үз кануны:
Әйтми дөнья кая барасын…
Үткән кеше бармы ялгышларсыз
Яшәү белән Үлем арасын?!
«Үз өемдә тоткын булып…»
Үз өемдә тоткын булып,
Ишек какканга да куркып
Утырамын ут йотып.
«Яшим!» диеп яшәлмәде,
Әллә артык яшьнәлмәде,
Кипте инде яшьләрем.
Кабык бишек төпләрендә
Биләүләрдә яткан чагым,
Кайда син, кайда икән?
Әнкәемнең күкрәк сөте
Бәхет тамчылары булып
Кайларга тамды икән?..
…Чистарынып бер, сафланып
Багар идем, әй, хисләнеп,
Сабый чакның садәлеген,
Офыкларда күрер булсам.
Ап-ак томан-рәшәләрдә
Пәйда була гел бер сурәт,
Якынаймый-ерагаймый,
Әллә йөри юри үртәп.
Пәйда була бер моң булып
Ятларга пар булган ярлар.
Хыялларда калган сабый
Тора сыман кулын изәп.
Төн. Тынлык
Тынлыктан мин курыкмаска тиеш,
Качмаска да тиеш аңардан:
Кемнәргәдер ошамадым, диеп
Туа алмам җиргә яңадан.
Төшенкелек миңа юлдаш булмас:
Ялгызлыктан күрмим фаҗига,
Кемгәдер ул, бәлки, элмәк булса,
Миңа исә
Уйланырга форсат, җай гына…
Югалтулар, үлемнәрне күргән
Гомеремнең инде уртасы.
Күңел дөньямның да кыл уртасы,
«Яшим!» диеп яшьнәп торасы.
Ялгызың да тыңлап, аңлап була
Сандугачның өзелеп сайравын…
Парлы гына бәхетле дип җирдә
Чыгаралмас беркем бер канун.
«Кояшның да үз холкы…»
Кояшның да үз холкы:
«Чыгаргамы соң, юкмы?»
Уйлагач әллә ничә,
Көйләнде киресенчә.
Кемгә бүген эссерәк,
Кемгәдер җиләсрәк,
Кемгә кирәк салкынча…
Түзимме азаккача?
Төшкә кадәр уйлангач,
Түбән карап моңайгач.
Жәлләде сабыйларны,
Гөнаһсыз наныйларны.
«Эт кояшы» исемен әллә
Күтәрүе рәхәтме?
Гомер буе балкыткач
Алтынланган тәхетне!
«Бәхет, бәхет…»
Бәхет, бәхет!
Нинди төстә соң син,
Кайдан сине эзләп табасы,
Нинди кануннарга каршы килеп,
Кайсы юлдан сиңа барасы?
Йөгерепләр узасыңмы әллә
Сиздермичә яннан, хәйләләп?
Югыйсә бит сиңа таба бара
Гомер буе балаң җәяүләп.
Күбәләк
Кулымда кипкән күбәләк
Көндәлек дәфтәремнән
И бу күңел! Ник ашкынган
Шатлык дип хәсрәтенә…
Җәй башында ак күбәләк –
Юраулары юш килсен,
Җәйләр матур уза, диләр,
Әгәр дә аны күрсәң.
Сарысы, имеш, сагышка
(Син күрмәмешкә салыш)…
Җәйләрдә сарыга сабышып,
Көзләргә кереп барыш.
Минем дөнья
Минем дөнья хәзер үзгә дөнья,
Үзгәрешләр килде ерактан.
Урын даулап анда узып булмый,
Ярлыкаулар, гафу сорап та.
Дусларның тик сыналганы анда –
Минем төсле уйлый белгәне.
Авыз ерып сорау бирмәс алар:
«Әллә син дә яулык бәйләдең?»
Бутамаслар хәләл вә хәрәмне,
Изгелектә булыр уйлары.
Сайлап алып булмый туганнарны,
Булмый сайлап ата-ананы.
Алар әйтмәс: «Дин кушканча яшәү…
Түгелме соң әле иртәрәк?»
Мәҗлестәшләр, гафу, сездән исә
Мин беркадәр киттем читкәрәк.
Адаштырып йөртте «җан сөйгәннәр»,
Табынмастайларга табындык!
Ялгышларны хакка юрадык та
Гел яшьлеккә сылтап юандык.
Дөнья бер ул, ләкин гамәл башка,
Һәркем яши үзе белгәнчә.
Кыйбла җилләренә йөзем куям,
Иркәләрләр мине гүргәчә.
Бер җыеннан кайткач
Яңалары әле таныш түгел,
Иске дуслар инде искергән.
Тумас борын әллә картаелган:
Ни кызык, дим, сезнең фикердән.
Кем күрсәтә үзен бик акыллы,
Кемгә кирәк «бөек» титулы…
Сәрхушләрсез җыен буламыни,
Бер сәрхуш тә килеп утырды.
Күз алдыма килә бер манзара:
Болын тулы казлар көтүе.
Мин ялгыз каз гүя бу җыенда,
Оя-оя казлар төркеме.
«Шыбыр… Шыбыр…»
Шыбыр… Шыбыр…
Яңгыр шулай
Тәрәзәмә бәреп ява.
Йоклый алмыйм:
Әрнеп-әрнеп,
Гомеремнең шәме яна!
Хатирәләр,
Савылып-савылып,
Күңелемнән сызылып бара…
Үкенечләр йөген төяп,
Гомер-кораб узып бара…
«– Җилләр белән сөйләш…»
(Рәссам Әхсән Фәтхетдинов белән сөйләшүдән)
– Җилләр белән сөйләш, – дисең, –
Табигать бит каралтмый.
Серләреңне җилгә сөйлә,
Җилләр гайбәт таратмый…
– Агач белән серләш, – дисең, –
Сыен син кочагына,
Ныклыгыннан көч алырсың
Хәлсезләнгән чагыңда.
Агымсулар алып китәр,
Кайгылар агар судай…
Хатын-кызны кайгыда һәм…
Сөюдә сыный Ходай.
Улым «өйләнәм» дигәч…
Аһ, мәхәббәт! Син янәдән
Керәсең безнең өйгә.
Ишек ачмый мөмкин түгел,
Улым өлгереп килә.
Бар сөйләшү шул турыда –
Кем кайчан, ничек сөйгән?
Әтисе булган кешене
Мин кайда, ничек күргән?..
Кайчан мәхәббәт аңлаткан,
Кайчан «өйләнәм» дигән.
Ялындырып торганмынмы,
Җавапка нәрсә дигән?..
Яшь аралаш сөйлим аңа,
Кайчакта куям көлеп.
Шигъри сүзләр дә китерәм,
Бик урынлы, бик белеп;
«Хатирәләр бәгыремне
Алалар телеп-телеп».
Үзеңнеке үзәктә лә,
Балаңныкы – йөрәктә…
И мәхәббәт! Бу юлысы
Куркытасың бигрәк тә.
Үз бәхетем – ярты бәхет,
Тулысын бир балама.
Ялгышымны кабатлатма,
Рәхимле бул аңарга!
Халәт
Ни дә булса уйлар хәлдә түгел,
Бар яшәеш гүя тукталган.
Җаным гына бары дөрләп яна –
Бу җанымны әллә ут алган?
Бәгырьләрне кисеп-кисеп ала
«Билгесезлек» дигән бер халәт.
«Дөньясына нигә тудым», – дисең,
Янәшәңдә булса һәлакәт.
…Ни дә булса уйлар хәлдә түгел,
Хәтта килми керфек кагасы.
Язмыш юлы бер кирегә китсә,
Язылмыйдыр, ахры, яңасы.
Сукбай зары
«Кыйнадың, тормыш, кыйнадың,
Көчсез, сынар, диеп тормадың.
Чиктән чиккә аттың, тынмадың,
Хәсрәтләрдә мең кат сынадың.
Кайчак кәнфит бирдең алдалап,
Кире алдың шундук юмалап.
Имеш, миңа түгел баллысы,
Бу дөньяның барлык татлысы,
Ачы гына булган язмышка
Артык булыр, дидең, ахрысы.
…Күзем төбим түшәм-күкләргә,
Мондый язмыш язган күпләргә.
«Сөям!» дидем мин дә кайчандыр,
Ишетүчесе әле исәндер!
Бакмадым мин бала кичләрен,
Тоя алмадым аның исләрен.
Уйламадым картлык киләсен,
Картлык көндә ялгыз нишләсем…
Бүген хәлем яман-яманнан:
Адресым – кыр,
Йортым – урам.
Балам уза урамымнан:
Җәяү түгел, машинада,
Тәрәзәсе кара томан.
Тик чыгалмыйм каршысына,
Аның өчен
Мин бит инде
күптән үлгән…»
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?