Электронная библиотека » Галимҗан Гыйльманов » » онлайн чтение - страница 10

Текст книги "Ходай бүләге"


  • Текст добавлен: 29 апреля 2019, 11:40


Автор книги: Галимҗан Гыйльманов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 37 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Барысы да чыгып киткәч, ялгызына озак ятарга туры килмәде, күршедәге Рөстәм керде. Кулында – камчы.

– Якын бабай, авылыйсыңмы әллә?

– Юк, олан. Хәлем генә авыраеп тора.

– Авылмагач, әйдә. Минем ничек атта чапканны калалсың…

– Бүген атта чабасыңмыни, Рөстәм балам?

– Әйе, Шакил бабай үз атына утылта.

– «Балык»та чабасыңмы?

– Әйе. Исеме матул, әйеме? Чапканда балыкка охшый ул. Шуңа шулай кушканнал…

– Кызык икән… Канатлары бар инде, алайса?

– Бал. Үземнең күлгәнем юк. Кешеләл бал диләл…

– Беренче булып кил, яме.

– Беленче киләсе килә анысы… Беленче килсәм, нәлсә биләсең, Якын бабай?

– Иң әйбәт кармагымны бирермен.

– Юк, калмак киләкми миңа. Мин моннан соң балык тотмаячакмын. Алал… Алал кешеләл кебек… Жәл…

– Алайса, нәрсә бирим соң?

– Миңа белнәлсә дә киләк түгел. Үлмә генә, Якын бабай. Үлмәссең бит? Үлмәсәң генә беленче улынны алам…

– Ярар, алайса, үлмәм…

Малай чыгып киткәч, Газиз карт үзалдына елмаеп куйды. Бу сабый акыллы бала белән шаяртып сөйләшеп алу хәл кертеп җибәргәндәй булды. Тәне изрәп, җанын йокы баса башлады. Күз кабакларын төшереп, черем итеп алырга гына уйлаган иде, ишек катыннан Зәйтүнә кортканың карлыккан тавышы ишетелде.

– Хәлең ничек, Газизҗан балам?

– Әйбәт түгел шул, күрше. Нишләптер буыннар йомшап китте әле.

– Мәйданга чыкмыйсың инде, алайса?

– Чыкмыйм.

– Балык шулпасыннан да авыз итмисеңме?

– Безнекләр алып кайтыр әле. Бу хәлдә үзем барып йөри алмам, күрше… Менә син дә бармагансың бит әле…

– Балалар кайтмады… Алар булмагач, бер бәйрәмнең кызыгы да юк… Ярар, чыгыйм әле, әллә кайтып та килерләр… Терел, яме. Җанбалык турында уйлама. Язмышыңа язылганы булыр…

– Туктәле, Зәйтүнә күрше, каян син Җанбалыкны искә алдың әле?

– Алмыйча ни. Торна Хәйри бөтен Күәш күлен аркылыга-буйга сөзеп бетергән, ди. Бик күп балык эләккән, ди. Шулпа пешереп, балык ите белән бөтен авылны сыйламакчы була, ди… Аракысыннан гына өлеш чыгар…

– Шулай икән…

– Сау бул, Газизҗан…

– Сау бул, күрше…

Газиз картның Зәйтүнә кортка белән мәңгелеккә саубуллашуы иде бу. Бу минутта аның күңелендә бер генә түгел, мең кыл өзгәләнеп ята иде.

Ялгыз калгач, күңел авыртуы көчәйде, озакламый бу авырту тән газабына күчеп, аның бөтен җире кызыша башлады… Бу хаста хәлдән котылу өчен, нинди дә булса рухи таяныч, рухи көч эзләп җәфаланды карт. Хәтерендә бер хәдис яңарды: «…Аллаһны искә алучы һәм Аллаһны искә алмаучы тере һәм үле кешеләргә тиң…»

Газиз карт та бу авыр минутларда Ходай Тәгалә хакында уйлады. Аның мәрхәмәтлелеге хакында… Миһербанлылыгы, шәфкатьлелеге хакында… Ул белгән бөтен догаларын укып чыкты. Ялварды. Нидер таләп итте. Теләкләр теләде. Бәхиллек сорады…

Хәле яхшырмады. Ниһаять, Газиз карт төшенеп җитте: ул үләчәк. Ләкин үлгәнче әле күп уйланачак… Үләр алдыннан бик күп уйларга кирәк икәнен белә ул. Уй үлемне җиңеләйтә, үлемгә алып баручы юлны озайта…

«Их, Җанбалык! Җанбалык… Син дә коткарып кала алмадың бу үлемнән… Үлем каршында кеше генә түгел, җан да, рух та көчсез шул. Ләкин сиңа бер үпкәм дә юк. Син минем гомеремне озайтырга тырыштың. Бу елымны син бүләк иткән гомер белән яшәдем. Рәхмәт…

Әй, Җанбалык! Минем хәлләр шулайрак. Синең хәлләр ничектер инде… Кайсы гына сөзгечтә ятасың икән? Кайсы гына кармакка барып каптың икән? Хәлеңне аңлыйм… Үзем дә шул чамадарак…

Әй, Җанбалык! Ишетәсеңме мине? Син миңа ачуланасыңдыр инде… Ачуланма, Җанбалык. Күлеңә кабаттан изге ният белән җибәрдем бит мин сине. Үз суында яшәсен, нәселен озайтсын дидем…

Нәсел хисе, нәсел көче – кешедәге иң зур хис, иң зур көч бит ул. Минем дә оныгым үсә. Ул минем нәселемне дәвам итәчәк… Сине күлгә җибәргәндә мин шул хакта уйладым… Ә менә ничек килеп чыкты. Рәнҗемә миңа, Җанбалык.

Әй, Җанбалык! Күңелем сизә, син барыбер исән калырсың. Җан үлми бит ул. Җан бер рәвешеннән икенче рәвешенә күчә генә. Мин үләрмен, җасәдемне салкын җир куенына урнаштырырлар, ә син мәңгелектә калырсың. Аерма бар шул: мин мәңгелеккә калам, ә син – мәңгелектә… Кайда, кем булып калырсың? Анысын син үзең дә белмисеңдер… Аны бер Ходай гына беләдер…

Әй, Җанбалык! Мине онытма, яме, җан иясен онытырга тиеш түгел. Син дә ияңне онытма. Без синең белән соң очраштык, ләкин бик иртә аерылышабыз… Мин синең белән яшәгән бер мизгелем өчен дә үкенмим, кылган бер гамәлем өчен дә оялмыйм…

Әй, Җанбалык! Минем бер өлешем, кадерле өлешем якты дөньяда яшәп кала. Син аңа игътибарлы бул, мәрхәмәтле бул, игелекле бул. Ул минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем иде. Баламның газиз анасы, оныгымның дәү әнисе ул минем Фатыймам. Исеңдә тот…

Әй, Җанбалык! Яшисе иде дә бит… Ачлык та юк, сугыш та юк… Дөньялар тынычлангач, яхшыргач кына китәргә туры килә. «Дәү әти» булып, «Якын бабай» булып яшисе дә яшисе иде әле… Шул балаларны ияртеп, балыкка йөрисе дә йөрисе иде…

Әй, Җанбалык! Беләсеңме күпме балык тоттым мин үз гомеремдә? Әллә… Әллә шуның белән үземә гөнаһ алдым микән? Балык бит ул гади җан иясе генә түгел. Балык ул – җан үзе! Күпме җан кыйганмын бит мин, күпме гомер өзгәнмен… Ходай Тәгалә өлешенә кергәнмен…

Әй, Җанбалык! Әйт әле, бармы ул теге дөнья? Мәңгелек дөньясы. Беләм, бу хакта әйтергә ярамый. Син дә әйтмә. Мин барыбер сизәм, хәтта беләм: бар ул, бар… Мәңгелек иленә китеп барсам, син минекеләрне онытма. Миңа алар хакында хәбәр итеп тор. Ә аларга – минем хакта…

Әй, Җанбалык! Ходай каршында, Язмыш каршында да, синең каршыңда да күңелем, намусым чиста минем. Шулай да синең алда гаебем бар: саклап кала алмадым… Рәнҗемә миңа, Җанбалык…»

Сабантуйдан кайтып кергән Фатыйма карчык, түшәгендә саташып, ниндидер балык белән сөйләшеп ятучы картына тап булды. Шундук, ах-вах килеп, аның тирәсендә бөтерелә дә башлады.

– И-и, картлач, «бар-бар» дигән була бит әле. Тагын нәрсә генә булды икән үзенә? Нинди әшәке җил кагылып үтте икән? Суык җил генә булса ярар иде, анысыннан терелеп була, зәхмәт җиле булмасын берүк…

Өй бетереп, ялгызы үзалдына сөйләнеп йөрүче карчыкны Газиз картның иңрәүле авазы сискәндерде.

– Җанбалык… Рәнҗемә миңа… Саклап кала алмадым…

Әһә! Менә нәрсәдә икән хикмәт! Җанбалыкта! Аларның өенә шомлы сер яисә серле шом булып кергән күл балыгында!

Фатыйма карчык, көтелмәгән ачышыннан буынсыз калып, ишек тупсасына утырды. Аның йөрәгендә ниндидер тонык сызлавык барлыкка килде. Юк, бирешергә тиеш түгел ул. Ул да бирешсә, картын кем карар, кунакларны кем тәрбияләр?

Ай Җанбалык, Җанбалык… Тотылган, хараплар гына булган икән… Ай-яй-яй, нинди олы бәла килде аларга, нинди кайгы килде…

Ичмасам, бу балалары да каядыр китеп югалды. Чакыртып алырга иде дә… Кирәк чакта җибәрергә кешесе дә юк бит аның!.. Башка вакытта гел шушында бутала иде – Рөстәме әллә кая олакты! Кайда булсын, Сабан туендадыр… Әнә бит бөтен авылга таныш ис таралды – учак исе, пешкән балык исе, Сабантуй исе… Халык яланда табын кора башлаган икән инде…

Шулвакыт Газиз картка хәл кергәндәй, юк-юк, җан кергәндәй булды. Ул бермәл, күз кабакларын тетрәндереп, беренче мәртәбә күргәндәй, өй эчен җентекләп, бөртекләп карап чыкты. Карашлары идән уртасында басып торган Фатыймасының гаҗәпләнү катыш куркулы карашы белән очрашкач кына сискәнеп туктап калды. Аннары, бөтен булган хәлен җыеп:

– Фатыйма… Җанбалыкны күлгә җибәрегез, – диде дә, керфекләрен тибрәндереп, күзләрен йомды.

Фатыйма карчык берни дә аңламады. Әмма картының әйткәннәрен ипләп, пөхтәләп хәтер төбенә салып куйды.

Шулай авырлык белән көн үтте. Улы белән килене көлешеп кайтып кергәндә, Газиз карт һаман уяулы-йокылы ята иде. Фәһимнең билендә – затлы сөлге, кулында – заманча тузан суырткыч, Гүзәл исә кулына коштабак тоткан. Куанычлары эчләренә сыймый – Фәһим, көрәшеп, икенче урынны алган, Гүзәлгә Сабантуй күчтәнәче – бөтен килеш шулпада пешерелгән кәрәкә балыгы тәтегән…

– Әнкәй, алып куй әле шушы балыкны. Теге сәрхуш Хәйри бар бит. «Торна» дип тә йөртәләр. Шул бирде. «Атагызга алып кайтып ашатыгыз, теге вакыттагы хәлләр өчен ачу сакламасын», – диде. Аракы да сорамады хәтта. Ул бәндәгә дә акыл керсә керер икән…

– И-и, кирәкмәс иде, балалар. Шул Хәйри кулыннан бер тәгам ризык алмам дигән сүзем бар иде. Әле ярый әткәгез белми ята. Белсә, балыгыгыз-ниегез белән куып чыгарыр иде, билләһи. Атагызның җанына күп тоз салды ул юньсез…

– Кеше биргәч, йөзенә бәреп булмый бит, әнкәй. – Гүзәл, киеренкелекне йомшартырга теләп, җайлы сүзләр эзләде. – Уянгач, әткәй рәхмәт әйтә-әйтә ашар әле, менә күрерсең. Кем биргәнен без аңа әйтеп тә тормабыз, шулаймы, әнкәй?..

– Шулай дисәң генә инде…

Сәер тынлык урнашты. Бераздан Фатыйма карчык, әйтергәме-юкмы дигән кебек, уйланыбрак торды да, тәвәккәлләп, сүзен дәвам итте:

– Әткәгез бик нык авырып китте бит әле, балалар.

– Нәрсә булды, әнкәй? – Фәһимнең тавышында шомлы әһәңнәр яңгырап китте.

– Белмим… Белмим…

– Берәр сүз әйткәндер бит?

– Әйтте-әйтте…

– Нәрсә диде?

– «Җанбалыкны күлгә җибәрегез» диде.

Фатыйма карчык коштабакны тутырып ятучы балыкны түр өстәл башына илтеп куйды да, алъяпкыч итәге белән күзләрен сөртә-сөртә, мич арасына кереп китте.

Берни дә аңламыйбыз дигән кебек, бер-берсенә карашып торган Фәһим белән Гүзәлне урамнан кереп килүче балалар тавышы айнытып җибәрде.

Ишектә иң беренче Рөстәм пәйда булды. Менә ул килеп тә керде, ук кебек атылып, түр караватка барып та капланды:

– Якын бабай, Якын бабай, мин беленче килдем! Уян инде, мин җиңдем бит. Ник калалга килмәдең?

Бу шау-шуга йөгереп килеп җиткән Фатыйма карчык малайның авызын тиз япты:

– Тавышланма, чукынчык малай! Авырып китте әле Якын бабаң. Чәпчеп йөрмә. Синең кайгың юк аңарда…

Кәефе китсә дә, Рөстәм сер бирмәде, берничә адым артка чигеп, өстәл башында туктап, шым булды. Шунда ул пешкән балык салынган коштабакны күреп алды. Бала бала инде. Бу юлы да түзеп кала алмады.

– Ә бу балык каян? Якын бабайгамы?

– Әйе, Якын бабаңа җибәргәннәр. Ашыйсың килсә кабып кара.

– Ялыймы?

– Ярый-ярый, Якын бабаңа калдырырга онытма.

– Абау! Теле балык бит бу! Әнә теп-теле күзләле белән калап тола!..

– Ни сөйлисең син, Рөстәм балам. – Бу юлы да, өтәләнеп, Фатыйма карчык килеп җитте.

Рөстәмнең сәер сүзе башкаларның зиһененә дә барып иреште, ахры. Фәһим белән Гүзәл, алар артыннан Марат та, сүз куешкан кебек, пешкән балык торган өстәлгә барып ябырылдылар…

Ә бит чынлап та шулай! Торна Хәйри биреп җибәргән бу балык, җан балкытып торган тере күзләрен шар итеп, якты дөньяга багып ята!

Беренче булып Фәһим исенә килде:

– Карале! Җанбалык бит бу! Әткәйнең балыгы!

– Шул балыкмы? – Сүзгә дәртләнеп Гүзәл кушылып китте. – Әнкәй җаным, шәһәргә кайткач та тынгылык бирмәде синең малаең… Төнлә уятып та шул балык хакында сөйли иде…

Фәһим хатынына җәелеп китәргә ирек бирмәде. Хәл бик җитди иде шул.

– Әнкәй, әткәй нәрсә диде әле?

– «Җанбалыкны күлгә җибәрегез» диде.

– Әнкәй! Әнкәем! Шушы балык хакында әйткән бит ул! Әнкәй! Аны тизрәк күлгә илтергә кирәк. Әнә бит, күзләрендә җаны бар әле аның… Бу күзләр исән булганда әткәй дә үлмәячәк… Әнкәй! Гүзәл! Аңлыйсызмы? Төрергә берәр нәрсә бирегез әле… Тиз булыгыз!

Фәһим өстәлдәге балыкны кулына эләккән беренче чүпрәккә төрде дә, сак кына күкрәгенә кысып, чыгып йөгерде. Аңа Рөстәм белән Марат иярделәр. Иң ахырдан Гүзәл чыгып чапты…

Фатыйма карчык өй уртасында ялгызы басты да калды. Аның зиһене бу вакыйгаларны һич кенә дә кабул итәргә теләми иде. Гүя бу өйдә ниндидер моңсу әкият бара… Яисә төш… Бер дә чынлыкка охшамаган бу тормыш. Ниндидер балык… Җанбалык… Аның серле күзләре… Тик торганнан гына, кайдадыр ниндидер балыкны тотканга гына авырып киткән карты…

Ә авыруы чын… Әнә бит, йөзләренә бөрчек-бөрчек тир бәреп чыккан. Күз төпләренә караңгы боҗралар яткан… Битендәге җыерчыклары тирәнәйгән, йөз-чырае тагын да ябыгып калган…

Фатыйма карчык:

– Карт, хәлләрең ничек? – дип, үрелеп сорап куйды.

Газиз карт дәшмәде.

– Атасы, берәр нәрсә кирәк түгелме?

Газиз карт дәшмәде.

– Газизҗан, ник дәшмисең инде?.. – Фатыйма карчык, карты өстенә капланып, үксеп елап җибәрде. Бушанып, туарылып елады. Юк, кычкырып еламады ул, басылып кына, кысылып кына яшь түкте… Пәйгамбәребез: «Елау – киң күңеллелектән, ә кычкырып елау – шайтаннан», – дигән бит. Фатыйма карчык бу хәдисне белми. Аңа моны белү кирәк тә түгел. Ул болай да изге, киң күңелле кеше. Аның бу күңеленә дөньяның шатлыгы да, кайгысы да сыйган, менә картының авыруы да бөтенләе белән кереп беткән аңа. – Атасы, дим, ташлама мине… Ташласаң, синсез ничек яшәрмен мин?!

Шулвакыт Газиз картның йөз җыерчыклары калтыранып куйгандай булды. Карчыгының күзләреннән тамган кайнар яшьләр уятып җибәрде бугай аларны. Җыерчыклар артыннан ук күз кабакларына, аннары картның иреннәренә җан керде:

– Бәхил бул, карчык… Озак яшә… Тыныч күңел белән китәм… Чөнки… синнән алдарак китәм… Бәхетле яшәгез…

Газиз картның йөзе, кашлары калтыранып куйгандай булды. Ул тагын бер мәртәбә авыр сулап алды да аһылдап җан тәслим кылды…

Фатыйма карчык, картының тәненнән очып чыгып баручы җан кошын тотып калырга теләгәндәй, кочагын җәеп, түшәк өстенә капланды…

Бу вакытта Фәһим күлгә якынлашып килә иде инде. Малайлар да, Гүзәл дә шактый артта калдылар. Сабантуй яланыннан балык шулпасы ашап кайтып килүче кешеләр аларга сәрсенеп карап калалар, әмма туктатып сорарга кыймыйлар.

Фәһим бөтен көченә йөгерә. Менә аның буыннары катып, аягы тыңламый башлады, тыны-сулышы кысылды, әмма ул йөгерүеннән туктамады. Бөтен уе куенындагы балыкта иде. «Ничек тә өлгерергә, өлгерергә, өлгерергә, өлгерергә… Җаны бар чагында күлгә илтеп җиткерергә, үз дөньясына чумдырып җибәрергә, җибәрергә, җибәрергә, җибәрергә…»

Фәһим белми, Җанбалык үлгән инде. Үлеп, гап-гади балыкка әверелгән. Күзләрендәге илаһи нур сүнгән. Җаны да каядыр күчеп киткән яисә бөтенләй күк катына ашкан…

Ул йөгерә дә йөгерә… Кайгыдан качкан кеше кебек йөгерә. Кайгыдан йөгереп кенә качып булса икән! Ләкин йөгергән чакта өмет кала әле. Фәһим шулай йөгергән килеш калсын, ә мин үз юлым белән китәм. Карты гәүдәсе өстендә зар елаучы Фатыйма карчык янына да кереп тормыйм. Яланда, аракы чөмереп, уха ашап акырып-бакырып утыручы Торна Хәйриләрне дә урап узам. Бу авылдан тизрәк чыгып китәсе килә! Кемгәдер, нәрсәгәдер ачу чыга… Тик мин беркемне дә бернәрсә өчен дә ачулана алмыйм. Хакым да юк. Пәйгамбәребез әйткән бит: «Ачу килерлек урында да тыелып калган кешенең күңеленә тынычлык һәм ышаныч тулыр…» – дигән.

2002

Язмышның туган көне

1. Зөһрә

Зөһрәнең әтисе юк. Әнисе белән генә яши ул. Авылда әбисе, бабасы бар. Туганнары, дуслары да күп аларның. Ә менә әтисе юк. Зөһрә белә: әтисез кеше булмый. Аның да әтисе бар. Әмма ул аларга бервакытта да килми. Зөһрәнең барлыгын белмидер дә әле. Белсә килер иде… Әнисеннән әтисе хакында берничә мәртәбә сорап та караган иде, әмма әнисе бу хакта сөйләргә яратмый. «Ул бүтән тормыш белән яши», – ди. Зөһрә аңлый: әтисенең кайдадыр үз гаиләсе, балалары бар. Әмма аның барыбер әтиле буласы килә.

Әнисе бик әйбәт аның. Бервакытта да тиргәми. Хәтта ялгышып та усал карамый. Әтисе дә юк, үпкәләтмим үзен ди торгандыр инде. Зөһрә үзе дә әнисен рәнҗетмәскә, үпкәләтмәскә тырыша. Чөнки әнисенә болай да кыен. Ул бит кызын үзе генә, ялгызы гына үстерә. Эшеннән арып кайта. Өйдә тагын әллә күпме эш көтә. Әле ярый Зөһрә быел укырга керде. Иртән бакчага илтеп, кичен барып аласы юк… Хәзер ул мәктәпкә үзе бара, дәресләр беткәч, үзе кайта. Кайчакта гына, соңгарак калса, әнисе килеп ала. Ә мәктәп якын. Аның бер почмагы кухня тәрәзәсеннән дә күренеп тора. Җәяү бара, җәяү кайта Зөһрә. Кайчакта аңа күрше кызлары – Алсу белән Гөлинә иярәләр. Аларның сыйныфында шундый гадәт бар: дәресләр беткәч, укытучы Гөлсинә апалары үзенең беренчеләрен ишек төбенә кадәр озата чыга. Үз йортларына барып җиткәнче, һәр баланы күзәтеп тора. Зөһрәнең кайтып җиткәнен дә күрәдер әле ул. Күрәдер… Бик әйбәт күрә аларның Гөлсинә апалары. Дәрестә тәртип бозган малайларны шундук күреп ала. Беренче «Б» сыйныфында егерме дүрт бала укый. Ун малай, ундүрт кыз. Менә шуларның һәркайсына күз-колак булып тора ул.

Беренче сентябрь көнне Зөһрәне мәктәпкә әнисе илтте. Кайбер балалар әтиләре белән дә, әниләре белән дә килгәннәр. Әтилеләр генә дә, әнилеләр генә дә бар. Шулай да әниле балалар күбрәк. Зөһрә санап карады, сыйныфтагы егерме дүрт баланың унбере – әтисез. Шуңа күрә Зөһрәне әллә ни кимсетүче, кыерсытучы юк. Беркөнне әтиле-әниле Рөстәм генә: «Әтиең күршегездә торамы?» – дип көлмәкче булган иде, өч әтисез кыз – Алсу белән Гөлинә дә аңа кушылдылар – теге малайны әйбәтләп кенә тәпәләп аттылар. Рөстәм, башын учлары белән каплап: «Әтигә әйтә-ә-әм!» – дип, чак-чак кына чыгып ычкынды. Күп теленә салынса, ныграк та эләгер әле…

Әтисез булуына Зөһрәнең бер гаебе дә юк. Әнисенең гаебе юк та юк. Әтисенең дә әллә ни гаебе юктыр… Өлкәннәрнең бөтен нәрсәне дә аңлата торган бер сүзе бар. «Язмыш» дигән сүз ул. Күршедәге Сәлисә әби дә: «Язмыштан узмыш юк», – ди. Бөтенесенә дә шул Язмыш гаепле, ахры. Үзләреннән башка гына кешеләрнең яшәвен, тормышын, бәхетен-бәхетсезлеген хәл итә торган бер көч бугай ул. Менә шул көч белән дуслашсаң иде дә… Гел ярдәм итеп торыр иде ул. Әйбәт укыр иде Зөһрә. Сыйныфларындагы бөтен малайлар-кызлар аны дус күрерләр иде. Гөлсинә апалары да гел Зөһрәдән сорар иде. Ә Зөһрә дәресен гел укып, өйрәнеп килә. Күбрәк сораса, күбрәк «бишле» эләгер иде. Күбрәк «бишле» эләксә, әнисе сөенер иде. Әнисе сөенсә, ул үзе дә сөенер иде, бәхетлерәк булыр иде… Их, дуслашырга иде шул Язмыш белән! Ул вакытта, бәлки, әти кеше кирәк тә булмас иде…

Әтисез яшәп булса да, әнисез яшәү кыендыр ул. Әнисез бөтенләй дә яшәп булмыйдыр… Зөһрә моны төгәл генә белми, әмма бөтен җан-күңеле белән тоя… Әни кеше – бу дөньяда иң мөһиме, иң кирәге, иң изгесе!

Беренче «бишле»сен дә әнисе хакындагы сорауга җавап биреп алды ул. Дөресен генә әйткәндә, иң җиңел сорау эләкте аңа бу көнне.

– Әниеңне яратасыңмы? – дип сорады аңардан Гөлсинә апасы.

Беренче сыйныфта гына укыса да, Зөһрә укытучы биргән сорауга дөрес һәм төгәл итеп җавап бирергә кирәклеген белә. Шуңа күрә ул Гөлсинә апасының соравына тырышып җавап бирде:

– Яратам.

– Ни өчен яратасың?

Зөһрә бу юлы ашыгып җавап бирмәде. Җавап бирә алмаганнан түгел. Килешми. Авыр сорауга ашыгып җавап бирергә ярамый.

Зөһрә бераз уйланып торды. Әмма озак эндәшми торырга да ярамый. Җавап бирә алмый дип уйлаулары бар.

– Мин әниемне бик яратам, чөнки ул үзе дә мине бик-бик ярата!..

Шушы җавабы өчен Гөлсинә апасы Зөһрәгә олы «бишле» куйды.

2. Зөһрәнең иң яраткан әйбере

Зөһрәнең әнисе кебек әни беркемдә юк. Ул аны бүтән бернинди әнигә дә алыштырмаячак. Белә-белгәннән бирле бергә яшәсәләр дә, Зөһрәне һич ялыктырмый ул. Чөнки нык әйбәт, әйбәт кенә түгел, бик чибәр аның әнисе. Исеме дә матур – Гүзәлия. Гүзәллеккә ия дигән сүз. Ничек инде яратмыйсың андый әнине?!

Әйбәт, чибәр булса да, бик үк бәхетле түгел, ахры… Кайбер төннәрдә мендәренә капланып елый ул. Әллә инде эшеннән нык арып кайта, әллә берәр җире авырта, әллә… Әнисенең нигә елаганын белми Зөһрә. Әмма сорарга кыенсына. Кеше елаганда борчырга ярамаганны гына белә ул. Зөһрә үзе дә сирәк кенә елаштыра. Елаган вакытында кемдер килеп сораша башласа, юата башласа, аның җен ачулары чыга, җаны үртәлә, хәтта ныграк та елыйсы килә башлый… Теләмәсә дә, ныграк еларга туры килә… Әйе шул, кеше үзалдына гына еларга тиеш. Шуңа күрә Зөһрә, әнисе елаганда, аның янына бармый, дәшми-нитми генә үз түшәгендә йоклаган булып ята. Әнисе елап бетергәч, тынычлангач, кинәт уянган булып, аның караваты янына бара. Юрганы астына үрмәләп кереп, әнисенең җылы куенына чума… Икесенә дә рәхәт булып китә. Әнисе дә шундук кызын кысып кочаклап ала, бүтән бервакытта да үзе яныннан җибәрмәскә теләгәндәй, бик озак җылы куенында тота…

Зөһрә бүген бик иртә уянды. Ял көннәрендә гел шулай иртәрәк уяна ул. Нигә алайдыр – дәрескә барасы көннәрдә йокы килеп җафалый, ял көннәрендә йокы килми интектерә. Әнисе дә торган, әнә кухняда коймак пешереп йөри…

Янында яткан курчагы да уянды Зөһрәнең. Ул әле сөйләшә белми. Курчаклар сөйләшми дисезме? Ялгышасыз. Курчаклар да сөйләшә. Аның Лилия исемле курчагы сөйләшә белә иде. Шундый моңлы иде Лилиянең тавышы!.. Аның бит әнисе бөтенләй булмаган. Әнисе урынына Зөһрә иде. Ул, курчагын куенына алып, бала көйләгәндәге кебек тирбәтеп, бишек җыры җырлый иде:

 
Әй курчагым, курчагым,
И синең матур чагың…
 

– Иң яраткан әйберем минем! – дип, Зөһрә, үз янында яткан, әлегә сөйләшә белми торган курчагын күкрәгенә кысты.

Зөһрә, берәр нәрсә бик ошаса, гел шулай: «Иң яраткан әйберем минем!» – дип әйтеп куя. Шулай көнгә әллә күпме «иң яраткан әйбере» барлыкка килә аның…

Тәрәзәдән кояш көлеп карады. Зөһрә курчагын ипләп кенә мендәр читенә яткырды да идәнгә шуып төште, тәрәзә янына барды, аннары, күк читеннән балкып килеп чыккан көзге кояшка карап:

– Кояш! Син – иң яраткан әйберем минем! – диде, кулларын өскә сузып, кояшны сәламләде…

Кояшны тәрәзә төбендәге матур гөл дә сәламләде, – тыйнак кына селкенеп, яфраклары белән кагынып куйды. Кояш ягына очып китәргә теләде, ахры, ул. Зөһрә гөлнең киң итеп ачылган таҗларына игътибар итте. Үзе дә сизмәстән, нәни учы белән бу матур гөл чәчәгенең алсу керфекләрен иркәләп, сыйпап куйды.

– И-и, иң яраткан әйберем минем! – дип әйтергә дә онытмады.

Шулвакыт күрше бүлмәдән әнисе килеп чыкты. Зөһрәнең бүлмәсендә тагы бер кояш пәйда булды. Өй кояшы. Күңел кояшы. Бүлмәләр, күңелләр балкып китте. Зөһрә бу минутта курчагы хакында да, тәрәзә төбендәге алсу гөл хакында да онытты.

– Кызым торган икән… – Әнисе, кулларын сузып килеп, кызын яратып кочаклап алды; аның җылы, йомшак сулышыннан Зөһрәнең колак очлары кытыкланып китте…

– Әнием…

Ниндидер серле, илаһи бер сулышта бер-берсенә бик тә газиз ике җан, ике йөрәк бер булып тибә башладылар. Бу тибешкә, бу бәхеткә Зөһрәнең иң яраткан әйберләре – әлегә сөйләшә белми торган курчагы, алсу гөле, иртәнге кояш шаһит иде.

– Әнием, нәрсә пешерәсең? – Нәрсә пешергәнен белсә дә, сорарга булды Зөһрә. Әни кешегә кызының соравына җавап бирү күңелледер ул. Җавап бирү кыен булса гына күңелсез булыр иде. Әнисе пешергән бит инде ул тәмле коймакларны. Шуңа күрә рәхәтләнеп җавап бирәчәк…

– Коймак пешердем, кызым, син яратканча пешердем, әйдә, юын, киен, чәчләреңне тара да чәй эчәргә чык…

Әнисе чыгып киткәч тә бераз уйланып торды Зөһрә. Курчагыннан, кояштан, гөлләрдән, тагын бик күп нәрсәләрдән дә яратканрак, хәтта иң-иң яраткан әйбере бар бит аның – әнисе бар! Их, үзенә генә әйтә алмады бу хакта. Ә әйтергә кирәк. Ул моны белергә тиеш!

Зөһрә, ике дә уйламыйча, үзе генә уйлап тапкан изге сүзләрне әйтү өчен, йөгереп кухняга чыкты.

– Әнием! Син минем иң-иң яраткан әйберем!..

3. Чит кеше

Зөһрә әнисендәге үзгәрешне шундук сизде. Менә берничә көн инде ул атлап түгел, очып йөри. Йөзе кояш кебек яктырып китте, күзләренә – нур, иреннәренә бәхетле елмаю кунды. Үткән-сүткәндә дә кызы белән шаярып, уйнап китә, бертуктаусыз сөйләнә, рәхәтләнеп, башын артка ташлап көлә… Яисә, капыл гына килеп, Зөһрәне кочаклап ала, бүлмә уртасында зырылдатып әйләндерә-әйләндерә дә, кинәт туктап, кызының йөзеннән, күзеннән, маңгаеннан шашып үбә башлый…

Әнисендәге бу сәер үзгәрешне Зөһрә нәрсәгә юрарга да белмәде. Сорамакчы булган иде дә, батырчылык итмәде. Матур якка үзгәрде бит, нигә сорап торырга? Кәефсез якка үзгәрсә, сорашыр җаен табар иде әле. Бу юлы сорап тормады. Сөенде генә. Әнисендәге шатлык, куаныч тиздән Зөһрәгә дә күчте. Аңа да бик күңелле, рәхәт иде. Гомерендә беренче мәртәбә: «Бәхет шушы микән әллә?»– дип уйлады. Язмыш хакында уе да кабат баш калкытып куйды. «Әллә теге Язмыш дигәннәре әниемә мәрхәмәтен күрсәттеме?» Әллә кызгандымы? Зөһрәнең сүзләрен ишеттеме? Һәр кичне, йокларга ятар алдыннан: «Әнием бүтән еламасын иде, гел көлеп-елмаеп кына торсын иде, бәхетле булсын иде, мине яратсын иде, мине генә яратсын иде!..»– дип теләкләр тели бит ул.

Ниһаять, өйдәге серле үзгәрешнең сәбәбе ачыкланды. Беркөнне аның әнисе эштән иртәрәк кайтты. Бик күп тәмле әйберләр алып кайткан. Кайту белән пешеренергә кереште, бүлмәләрне җыештырып куйды, матур күлмәген киеп, көзге каршында боргалана башлады. Кемнедер каршы алырга җыена иде ул. Зөһрә моны шундук аңлап-төшенеп алды. Ләкин сорарга кыюлыгы җитмәде. Гомумән, әнисенең эшләренә бик тыкшынырга яратмый ул. Бәлки, Казанның аргы башында яшәүче Хәлим абыйлары кунакка киләдер, әллә әби-бабалары яшәгән авылдан берәр кеше киләме? Юк ла, алар килсә, әнисе Зөһрәнең колак итен тукып бетергән булыр иде инде. Бүген аларга бөтенләй башка кеше киләчәк. Бөтенләй чит кеше. Әнә бит, әнисе дә бераз каушап, хәтта Зөһрәдән кыенсынып йөри. Көлеп-шаярып сөйләшкән була да тагын моңсулана, йөзенә сагышлы нурлар төшә; күз карашларын каядыр читкә, урамнардан, йортлардан, хәтта Казанның үзеннән дә ераккарак төбәп, тирән уйга кала…

Зөһрә дәрес хәзерләгән булып утыра. Ул инде күптән өйгә бирелгән эшләрен эшләп бетерде. Астан гына әнисен күзәтә. Ул белә: барыбер бервакыт аның янына киләчәк һәм, «Кызы-ы-ым» дип, ягымлы тавышы белән назлап эндәшәчәк. Аннары бүген кич кем киләсен әйтәчәк, кунак янында тәртипле, тәүфыйклы булырга, ашаганда кашыкны уң кулга тотып ашарга, капкан ризыкны иреннәрне чапылдатмыйча чәйнәргә, өстәл артында олылар сүзенә кысылмый утырырга, соңыннан, икенче бүлмәгә чыгып, уенчыклар белән уйнарга, комачаулап йөрмәскә кушачак…

– Кызы-ы-ым…

Әнисе, сак кына килеп, кызын кочаклап алды. Иң элек баш түбәсеннән, аннары маңгаеннан, аннары борын очыннан, аннары иреннәреннән үбеп чакты. Зөһрә бу назга ышанып бетмәде. Әнисенең ялагайланып, кызына ярарга тырышып назлавы көн кебек ачык иде.

– Кызым, бүген безгә бер кунак абый киләчәк. Әйбәт тот үзеңне, яме…

– Нинди абый?

Зөһрә бу юлы сорамый кала алмады. Чөнки моңа кадәр аларга кунак абыйларның килгәне юк иде. Хәлим абыйларын исәпкә алмаганда. Ләкин ул бит кунак абый түгел, туган абый.

– Син аны белмисең, кызым. Ул беренче мәртәбә генә килә әле. Әйбәт абый ул, балаларны бик ярата, сине дә яратыр…

Анысын бераз арттыра әнисе. Алай ук түгелдер әле. Балаларны яратса, балаларга барыр иде. Әнә бит әнисе янына килә…

– Нигә килә соң ул безгә?

– Нигә дип… Минем янга килә. Синең янга да килә. Мин аны әйбәт беләм. Ә син әле белмисең. Бүген таныштырырмын…

– Сез дуслармы?

– Безме? Без – дуслар…

– Алайса, килсен. Үземне әйбәт тотармын.

– Рәхмәт, кызым.

Зөһрәгә «рәхмәт» кирәкми. «Үземне әйбәт тотармын» дип болай гына әйтте ул. Әнисенең кәефе китмәсен дип. Нинди кунак абыйдыр бит әле. Дөресен генә әйткәндә, Зөһрә хәзер үк аны яратмый инде… Бу абый кеше нишләп аларга килә әле? Нәрсә кирәк аңа? Кем кирәк?

Ниһаять, көткән кеше килде. Матур бер абый кыенсынып кына ишектән керде. Кулындагы чәчәк бәйләмен хуҗабикәгә тапшыргач, Зөһрәгә төбәп карап:

– Исәнме, – диде, хатын-кызларныкы кебек матур, ак, юка кулын сузды.

Зөһрә дә теләмичә генә нәни учларын бирде.

Кунак абый баштарак ошады Зөһрәгә. Елмаеп кына тора, матур итеп сөйләшә, әнисеннән күзләрен дә алмый… Көлгәндә ул тагын да матуррак. Мыеклары да килешә, чәче дә җыйнак итеп таралган, киемнәре дә пөхтә, матур, килешле, хәттә ыспай…

Чит кеше, көзге каршында чәч сыпырып алгач, Зөһрә каршына чүгәләп, таныша башлады:

– Әйдә танышабыз. Минем исемем – Ясир. «Ясир абый» диләр мине. Ә син кем?

– Зөһрә…

– Зөһрә? Нинди матур исем! Венера буласың, алайса?..

– Юк, Зөһрә…

– Ярый, Зөһрә булсын… Татарча булсын…

Әнисе кунак абыйны өстәл артына чакырды. Кызын атап чакырмаса да, Зөһрә иң беренче барып утырды. Ул да хуҗа бит әле монда. Ә Ясир абыйсы кунак кына…

Өстәл артында әнисе белән кунак абыйның сүзе ябышмады. Алар, Зөһрәдән кыенсыныпмы, иркенләп сөйләшеп китә алмыйлар. Зөһрә дә чит абыйга тиз генә ачылмады, аннары… әнисе дә, олылар сүзенә кысылма, дип кисәтеп куйган иде. Әмма ул шуны да сизеп, күреп торды: әнисе дә, Ясир абыйсы да, бик тә серле итеп, күзләре-карашлары белән сөйләшеп утыралар. Алар бер-берсенә бик тә ошыйлар бугай. Әнә бит, Зөһрәнең барлыгын да оныттылар… Үзләре балаларга бик үк аңлашылып бетми торган сүзләр сөйләшәләр. Кайберләрен телевизор аша күрсәтелә торган сериалларда ишеткәне бар барын… Бигрәк тә Язмыш хакындагы сүзләргә игътибар итте Зөһрә.

– Язмыш очраштырды безне, Гүзәлия. Син минем Язмышым бүләге.

– Ә Зөһрә? Зөһрә кем бүләге?

– Зөһрәме? Зөһрә – синең бүләгең…

– Язмыш ялгыштырмасмы соң, Ясир?

– Мин йөрәгем белән тоям – ул алдамый мине.

– Бергә булу өчен, Язмышны син генә түгел, мин дә, ул да тоярга тиеш, Ясир. Син беләсеңме шуны?!

– Мин аңлыйм, барысын да аңлыйм…

– Аңлагач… Безнең Язмыш аның кулында, Ясир…

– Шуңа күрә дә ашыктырам, Гүзәлия. Тизрәк бергә булсак, мин аның күңелен яулау өчен барысын да эшләячәкмен…

– Юк, Ясир. Иң элек яулап ал син аны, үзеңнеке ит. Ничек икәнен әйтә алмыйм, белмим… Әмма ул сине Язмыш бүләге итеп, хәтта Язмышның үзе итеп кабул итәргә тиеш. Язмыштан ул сине көтеп, сорап алсын иде!..

– Бу мөмкинме соң?

– Их, белсәм иде… Икебезгә дә кыен булачак, Ясир…

– Ә мин Язмышка ышанам, Гүзәлия, ышанам…

Мондый аңлаешсыз, күңелсез сүзләрне башкача тыңлап тора алмый иде Зөһрә, алдындагы сөлгесенә ашык-пошык кына авыз-иреннәрен сөртте дә күрше бүлмәгә – үзенең курчаклары, китаплары янына кереп китте. Гомердә булмаган хәл, «рәхмәт»ен дә теләмичә генә, пышылдап кына әйтте. Шул керүеннән кабат залга – әнисе белән кунак абыйсы янына чыкмады. Бераз уенчыклары белән уйнап алганнан соң, курчакларын барлап, аларны үзе ятасы түшәк читенә тезеп куйды. Тагын нишләргә? Дәрестә бирелгән өй эшләрен эшләсәң ярый да… Әй, соң инде… Аннары… Иртәгә ял көне бит, өлгерер әле.

Зөһрә, нишләргә белмичә, бераз бүлмә уртасында басып торды. Күзе берничә көн элек кенә әнисе алып элгән китап шүрлегенә төште. Анда әле бер мәртәбә дә актарылып каралмаган китаплар бар иде. Зөһрә, әле бер китапны, әле икенчесен алып, укымыйча гына актарган булды, ә рәсемнәр бик аз иде… Ул, китапларны кире урынына куеп, йокы бүлмәсендә торган кечкенә телевизорны кабызып җибәрде, түшәгенә ятып, экрандагы шау-шуга төбәлде.

Әнисе кызын бөтенләй дә исеннән чыгарды, ахры. Кунак абый дигәч тә… Әле ул беренче мәртәбә генә килгән, инде әнисе Зөһрә хакында онытты да… Ә көн саен килеп йөри башласа? Зөһрә бу хакта уйларга да курыкты. Ул, үзе дә сизмәстән, чытырдатып күзләрен йомды, аннары, сабый күңеленә төшкән авыр хисләрдән арып-талчыгып, тирән йокыга китте…

Берничә көннән Ясир абыйсы тагын килде. Бу юлы да кулына чәчәк бәйләме тоткан. Әнисе яраткан розалар… Зөһрәгә дә бүләк бар иде – чып-чын кул сәгате! Кунак абый, чәчәк бәйләмен тоттыргач, Зөһрәнең әнисен үбеп алды. Ул моны бик матур итеп, кинолардагы кебек эшләде. Әмма Зөһрәгә бу ошап бетмәде. Ул бит әнисенең ире түгел. Зөһрәнең әтисе түгел…

– Туган көнең белән! – диде аңа Ясир абыйсы.

– Минем туган көн мартта ук булды инде, – дип җавап бирде Зөһрә.

– Мин юк идем бит ул вакытта. Менә бүләгемне хәзер генә бирәм… Котлы булсын!

– Рәхмәт!

– Зур үс, яме!..

Бүген Зөһрәгә Ясир абыйсы тагын да матуррак булып күренде. Әллә бүләк алып килгәнгә инде… Әмма бераздан әнисенең бу яңа танышы аңа ошамый башлады, чөнки тагын шул хәл кабатланды: баштарак табын артында юк-бар сөйләшеп утырдылар. Яннарындагы Зөһрә хакында да онытып, бер-берсенә серле, сәер карашалар… Икесе генә диярсең… Алар хәтта Зөһрәнең үз бүлмәсенә кереп китүен дә сизмәделәр…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 5 Оценок: 1

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации