Электронная библиотека » Галимҗан Гыйльманов » » онлайн чтение - страница 9

Текст книги "Ходай бүләге"


  • Текст добавлен: 29 апреля 2019, 11:40


Автор книги: Галимҗан Гыйльманов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 37 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Балалар акылы керде микәнни үзенә? Газизҗанга, дим… Балык дип инде…

– Юк-юк, дөрес акылында ул. Шул балыкны тотып кайтканнан бирле авырганы юк. Сихер бар кебек, адәм җаннары бар кебек аңарда. Бу җан Газизнең җанына кардәш җан кебек, билләһи! Аның гомерен озайтып тора сыман, чын менә…

– Әстәгъфирулла… Нинди көфер сүзләр сөйлисең син, Фатыйма?

– Бер дә көфер түгел, Зәйтүнәттәй… Әнә бит, теге хөрәсән шул балыкны алып чыгып киткәч, ничек өзгәләнде мескенем, түшәккә калды, җаны җәфаланып, гомере өзеләм-өзеләм дип торды. Ә балык табылгач, хәле тагын яхшырып китте…

– Әттәгенәсе!.. Шулай булды шу-у-ул… Туктале, кызым, тыңлале. Шайтан эше булмагае бу. Күлдән тоттык, дисезме әле? «Тымык күлдә шайтан уйный» дигән сүз бар бит… Шайтан шулай кеше бутап, җан ирештереп йөри, ди… Ышанып бетмәгез әле бу хәлгә. Догаларыгызны укып торыгыз…

– Укымаган кая инде. Гел укып, Ходайдан бәхиллек сорап кына торабыз. Намаздан да калдырмыйбыз. Ходайның үзе белән, фәрештәләр, изге рухлар белән бәйләнмәгән микән ул балык дип уйлыйм, аптырагач…

– Шулай гына була күрсен берүк. Изгелек теләсә нинди җан бөртеге булып килә ала, ди бит… Барыбер сакланыгыз. Изгелеккә явызлык ияләшүчән…

– Куркытмале, Зәйтүнәттәй…

– Тәүбә, тәүбә, Ходай күрсәтмәсен, исән-имин яшәгез берүк. Ярый, мин чыгыйм әле, болай да сездә ярты көнем узды…

Зәйтүнә карчык чыгып китте, ә аның авыр уйлары торып калды. Фатыйма карчык алар белән нишләргә дә белмәде, тегендә сугылды, монда бәрелде, әмма күңеленә кереп оялаган шомнан котыла алмады: «Бу балык кем, нәрсә – изге фалмы, әллә берәр бәла иясеме?»

5

Уянгач, Газиз картның күңеленә килгән беренче уй үлем хакында иде. «Үлем котылгысыз…» Ләкин аның күңелендә бер тамчы курку юк. Уйның очы юк, диләр. Бая уйлый башлаган уйның да дәвамы бар икән: «Үлем котылгысыз, шуңа күрә аннан куркырга ярамый…» Ахыр чиктә үлү дә яшәү мизгеле бит.

Газиз карт кичә булган хәлләрне күңеленнән кичерергә тырышып карады. Кинәт егылды ул… Нәрсәдер булды аңа… Нәрсә икәнен анык кына әйтә алмый, әмма ул «нәрсә» дигәннең балык белән, дөресрәге, Җанбалык белән бәйләнгән булуын төгәл белә…

Газиз карт, авырлык белән генә торып, мичкә табан китте. Ишек яңагына тотынып хәл алды, аннары ышанычлы, нык адымнар белән мич артына юнәлде.

Балык үз табагында тыныч кына йөзеп йөри иде. Газиз карт пәйда булуга, ниндидер якын, газиз туганын сизенгән кебек, койрыгын чәпелдәтеп, боргаланып-уйнап алды.

– Исәнме-саумы, Җанбалык…

– Исәнме, Газизҗан…

Карт сискәнеп китте. Нинди тавыш бу? Нинди серле аһәң? Җанбалык исәнләшәме шулай? Юк, бу тавыш каяндыр өстән, күктән килә… Ходай катыннан… Авыру галәмәтедер инде. Бөтен дөньясы авырудан котылып килгән чак бит. Ни булмас… Ни ишетелмәс…

– Менә авырып киттем бит әле, Җанбалык… Үлә яздым…

– Үлә яздык…

– Бәй-бәй, бу син сөйләшәсеңмени?

– Мин сөйләшәм…

– Балыклар да сөйләшәмени?

– Юк, балыклар сөйләшми…

– Ә син ник сөйләшәсең?

– Мин бит балык түгел, мин – Җанбалык…

– Анысын беләм, Җанбалык…

Газиз карт сөялгә каткан учларын суга төшерде. Җанбалык шундук йөзеп килеп җитте. Менә ул, картның бармакларына ышкыла-ышкыла, алтынсу тәңкәләрен елкылдатып, әйләнә-тулгана башлады. Ниндидер серле-сихерле йола биюе башкара иде ул. Учында иркәләнеп, йөзеп йөргән балыкны тою Газиз картның үзенә дә рәхәт иде.

– Син мине ташламассыңмы, Җанбалык?

– Ә син мине, Газизҗан?

– Мин ташламам. Үзем исән чагында сине беркемнән дә рәнҗеттермәм, әй, Җанбалык! Ышанасыңмы миңа?

– Ышанам… Тик син шундый көчсез! Син бит кеше. Сез, кешеләр, бөтен нәрсәдән куркып яшисез. Һәр яшәү мизгелегезгә курку, шом сеңгән. Ә менә Ходайдан курыкмыйсыз… Ходайдан куркырга кирәк… Сез барыгыз да аның катына барачаксыз…

– Җанбалык, мин Ходайдан куркам. Мин кеше түгелмени?

– Юк, син Ходайдан курыкмыйсың, син үлемнән куркасың. Болар бер үк түгел…

– Җанбалык, әйт әле, теге дөнья бармы?

Балык бу юлы дәшмәде. Койрыгын салмак кына боргалап йөзеп китте.

– Ник дәшмисең, Җанбалык?

– Мин… ни дияргә дә белмим.

– Ник? Ни өчен? Бармы соң ул ахирәт дөньясы?

– Белмим…

– Беләсең син, Җанбалык. Әйтергә генә теләмисең. Димәк, юк?..

– Мин сиңа «юк» димәдем. «Бар» да димим. Кеше бу хакта төгәл белергә тиеш түгел. Кешегә бу хакта төгәл белергә кирәк булса, Ходай Тәгалә аңа ул дөньяны бер күрсәтеп алган булыр иде. Кешеләрнең рухы тотанаклы түгел, күңелләре зәгыйфь. Ахирәт дөньясын күргән кеше өчен бу дөньяның кадере бетәчәк, яшәүнең мәгънәсе югалачак. Шуңа күрә Ходай Тәгалә бу хакта ым-ишарә бирә, әмма төртеп күрсәтми… Шуны гына әйтәм: кеше ул дөньяга әзерләнергә тиеш. Үлемгә түгел, Ходай катына, ахирәт җәннәтенә барырга әзер булырга тиеш.

– Рәхмәт, Җанбалык.

– Рәхмәт? Ни өчен?

– Син минем сорауга җавап бирдең.

– Ә син – минем сорауга…

Шапылдап ишек ябылды. Газиз, сискәнеп, айнып киткәндәй булды. Ләкин кулларын табактан тартып алмады.

– Мин китим инде, Җанбалык. Әллә ничек, буыннар йомшарып тора. Сау булып тор! – Газиз карт табак өстенә уң колагын куеп тыңлагандай итте. Бернинди тавыш та ишетелмәгәч, сорап куйды: – Ник дәшмисең, Җанбалык?

– Кем белән сөйләшәсең син, ка-а-арт? Ни булды сиңа-а-а? Әллә саташасың инде?

– Юк, болай гына, карчык. Үз-үзем белән сөйләшеп торам. Үз-үземне сүгәм. Бигрәк тиз бирешә башладым әле бу чиргә…

– Үз-үзең белән сөйләшү кирәк, бик кирәк, карт. Шик-шөбһәләрдән котылу өчен кирәк ул. Анысы ярый. Ату курыктым. Мәйтәм, авыру зәхмәт булып килдеме әллә дим…

– Дөресен генә әйткәндә, шушы балык кисәге белән сөйләшеп тордым. Ниндидер серле мәгънә бар бу җан иясендә. Искәргәнең юкмы?

– Бар, ник булмасын?! Теге исерек Торна алып чыгып киткәч түшәккә егылдың бит, хәтерләмисеңмени?

– Шулаймы, карчык?

– И-и, үзең дә инде!.. Шул балыкны эзләп, ике сәгать буе урам таптадым, өстемдә чыланмаган җеп калмады. Чәбәләнеп, үзенең кайда икәнен күрсәтмәсә, мәңге табарлык түгел иде…

– Язмышы шул булыр иде…

– Нинди язмыш хакында сөйлисең син, карт? Ул харап булса, син дә мантымас идең… Һаман аңламыйсыңмыни шуны?

– Юк, аңламыйм.

– Синең сәламәтлегең, гомерең шушы балыктан тора хәзер, белдеңме?!

– Ничек инде?

– Үзең шулай дидең бит. Түшәккә егылгач, «Җанбалыкны карагыз» дидең. Син бит моны «Минем авыру шул балык белән бәйле» дип әйткән кебек әйттең. Исеңдә юкмы?

– Юк… Бу ни дигән сүз инде, карчык?

– Бумы? Бу… Бу балык – синең җаның дигән сүз…

– Ә?..

6

Салкыннар башланды. Әле кышның ныклап килеп җиткәне юк, ә көз инде китеп бара. Табигатьнең йокымсырый башлаган мәле. Иртәләрен күлләр, сулыклар юка гына элпә белән капланса да, төшкелеккә көзнең тыйнак кояшы әлеге серле җәймәне шундук ялап та ала…

Газиз картларда яшәүче кәрәкә балыгы да тынгысызлана башлады. Йокы шаукымы шулай тынгысызлый, ахры, аны. Әнә бит, табакның төбенә төшеп яткан була да, эзләгән ләмен таба алмагач, өскә атылып чыга, табактагы суны бөтен идәнгә чәчрәтеп бетерә…

Әйе шул, кәрәкәгә ләм кирәк. Кышка ул ләмгә күмелеп ята, берничә айга йокыга тала, язын су өстеннән бозлар арчылгач кына кабат тормышка кайта. Газиз карт моны гына аңлый, әлбәттә. Тик берни дә эшли алмый…

Балаларда пәйгамбәр акыллары бар, диләр бит. Балыкны нишләтергә икәнен күрше малае Рөстәм әйтте.

– Киле күленә илтелгә киләк аны, – диде ул, – әнә бит ничек бәлгәләнә…

Газиз карт малайдан оялып, кыенсынып куйды. Ә бит бу аның башына да килмәгән иде. Үзе якын-тирәдә хөрмәтле кеше булган булып, Якын бабай булып йөри…

Рөстәмнең күптән кергәне юк иде. Сагынган. Якын бабасын да, Якын әбисен дә сагынган. Җанбалыкны да сагынган. Шунда ук аның белән уйнарга кереште. Тегесе генә бик шаярырга, уйнарга теләмәде. Рөстәм аңа күмәч сыныклары да, балыклар өчен махсус сатыла торган җимнәр дә биреп карады. Кәрәкә балыгы төпкә үк төшеп ятты да, бер тамчы да кузгалмыйча, моңсу күзләрен мөлдерәмә тутырып, өстәге адәм балаларына карап торуында булды.

Балыкны, кайнар чәй эчеп, «эчтән киенеп алгач» илтергә булдылар. Рөстәмнең әнисе шулай ди. «Эчтән киенеп йөр», – ди. Урамга кайнар ризык ашап чык, дигәне аның. Хәзер каникуллар бит, кайтып кергәне дә юк. Эчтән киенмәсәң… хәзер мышкылдап чыгасың…

Өстәл артында әллә-ни сөйләшмәделәр. Һәркемнең үз уе. Ләкин бу уй өчесендә дә бер үк иде: «Дөрес эшлиләрме алар?»

Моңсу, бик моңсу, хәтта ямансу иде күңелләренә. Балык хакында сөйләшмәделәр. Мич ягына ялгыш күз ташламаска тырыштылар. Бик сәер күренеш бу. Гаепле кешеләр кебек, борын асларына гына карап чәй чөмергән бу өч җан дүртенче бер җанның язмышын хәл итәргә тиеш иде. Ә бәлки… киресенчәдер? Күлгә күчүе белән Җанбалык бу Хода бәндәләренең хәләл язмышларын хәл итәдер? Гомерләрен озайтадыр? Яисә кыскартадыр?

Балыкны икәүләп илттеләр. Газиз картка иптәшкә Рөстәм иярде. Саз ерып барасы юк – җир туңып өлгергән. Әмма каты, тайгак сукмактан бару рәхәт түгел. Картның аяк буыннары арыгач, балыклы чиләк Рөстәм кулына күчте. Малай аны үтә бер горурлык белән күтәреп барды. Бик мөһим эш эшләгән кеше кебек, олы-олы атлап, алданрак барды, күлгә килеп җитәрәк, җитди кыяфәт чыгарып, Якын бабасын туктап көтеп алды.

Бу мөһим йоланы Газиз карт үзе башкарырга тиеш иде. Рөстәм моны гына аңлый. Шуңа да дәшми, сорашып, төпченеп, Якын бабасын җәфаламый. Читтән карап кына тора.

Газиз карт, балыкны күл читенә төшереп җибәргәнче, аңа бик озак карап торды. Эченнән генә дога укырга кереште. «Әгузү-бисмилла…»дан башлап киткән иде, әллә нинди әфсеннәргә барып чыкты, шулай да күңелендәге ихлас теләкләрен, чын мөэмин-мөселманнарча, Коръән догасы белән очлап куйды.

Кәрәкә балыгын боз элпәсе белән каплана башлаган күл читенә куйгач та тынычланмады Газиз карт. Җанын өзеп калдырган кеше кебек кыланды:

– Ишетәсеңме мине, Җанбалык? Ачуланма, яме? Мин сине үз кулларым белән салкын суга салдым. Салмас та идем, шулай кирәк. Син бит табигать баласы, синең гомер бишегең, туган илең шушы күл. Синең белән бергә мин үземнең дә бер газиз өлешемне салам, шуңа күрә син ялгыз түгел. Синең дә бер өлешең миндә кала. Мин моны сизәм, тоям, беләм. Исән-сау тор, син исән булсаң, мин дә исән булырмын. Язын тагын очрашырбыз. Сөйләшербез… Йә, хуш, Җанбалык…

Балык һаман шул бер урында торды. Нишләптер күл төбенә төшеп китәсе килмәде аның. Газиз карт моны нәрсәгә юрарга да белмәде. Ләкин үрелеп кире алмады. Балыкка карап, тагын бер мәртәбә башын иде дә, Рөстәмне җитәкләп, кайту сукмагына чыкты.

Җанбалыкны күлдә калдырып кайткач, Газиз карт тиз генә өйгә кермәде әле. Юк эшне бар итеп ишегалдында йөрде, абзар-кураларны, амбар-келәтләрне барлап чыкты, бакчага кереп утырды. Барыбер тынычлана алмады. Шул тынгысыз хәлендә Фатыймасы янына керергә туры киләчәк аңа. Бәлки… бергә гомер иткән карчыгы янында тынычланыр аның ярсынган күңеле?

Юк, тынычланмады. Җан-рухыннан мәхрүм калган кеше кебек, тавышсыз-өнсез генә өйгә керде дә, башын күтәреп тә карамыйча, мыштым гына өстәл артына барып утырды.

– Чәй ясап биримме, атасы? – дип, өтәләнеп мич артыннан килеп чыккан Фатыйма карчык аны танымады. «Атасы» дип, үтә дә ягымлы чагында, картның күңелен күрәсе килгәндә генә әйтә ул. Әмма бу юлы Газиз картка шушы мөлаем сүз дә тәэсир итә алмады.

Фатыйма карчык аны борчымаска булды. Янәшә намазга басканда да дәшмәде, соңыннан намазлыкларын төреп, шүрлеккә алып куйгач та сөйләшмәде. Күзлеген киеп, «Мөселман календаре» карарга тотынган карты аңа бик тә кызганыч булып күренде. Йөзе агарыбрак киткән, күзләре эчкә баткан, бу күзләрдәге нур балкышы да җуелган кебек тоелды. Өши, ахры, ул. Әнә бит сырма камзулына кадәр киеп куйган, аның өстеннән иске шәл бөркәнгән. Югыйсә өй дә җылы бит…

Газиз карт, чынлап та, гомердә булмаганча, өшеп-туңып утыра иде. Мал карап кергән Фатыйма карчык:

– Суытып җибәрде бит әле, әнә чиләктәге сулар туңган, сыер асты да шакыраеп каткан, ай-һай иртәләде бу кыш, – дип, түшәк читендә бөркәнеп, ябынып утырган картының хәленә кермәкче булды.

Карт дәшмәде.

Фатыйма карчыкның кайнар чәе дә ярдәм итмәде. Аптырагач, градусник куеп карадылар. Юк, температура тәртиптә. Шулай да Газиз карт ничек киенгән шул килеш, өстенә тагын ике кат юрган ябынып ятарга булды.

Суык китмәде. Тәненә җылы үтмәде. Җанында да бер тамчы җылы юк иде. Гүя бу җан урынында ниндидер ачыклык, бушлык ыржаеп калган, шул бушлык аша салкын җил ыжгырып тора…

Газиз карт та, Фатыйма карчык та бик яхшы аңлыйлар: бу авыру түгел, бу – суык, бу – күңелдәге бушлык, бу – югалту, бу – билгесезлек… Моннан соң кыен булачак, хәтта бик кыен булачак. Һәм бу кыенлыкны Газиз карт үзе сорап алгандай алды…

Төне буе йоклап булмады. Газиз карт туңып-калтыранып чыкты, Фатыйма карчык та керфек какмады. Иртәнге якта гына икесе бер-берсенә сыенып йокыга киттеләр.

Таң атып, көн ачылгач, чылтырап капка келәсе күтәрелде, шыгырдап өйалды ишеге ачылды, бу тавышлардан соң, озак көттермичә, суык болыты ияртеп, ишектән әлеге дә баягы Рөстәм килеп керде. Кулында – чиләк. Чиләк эчендә – бозлы су… Үзе еламый гына:

– Якын әби! Якын бабай! Җанбалык өшегән!.. Боз булган… Нишлибез инде?.. Ничек терелтәбез?.. Без кичә калдырып киткән урында торган да торган, шуңа туңган ул… Менә алып кайттым…

Рөстәм чиләк эченнән яртылаш бозга каткан балык гәүдәсен тартып чыгарды. «Ай-вай» килеп, Фатыйма карчык мич артыннан таныш табакны алып чыкты. Балыкны җылымса суга җибәрделәр. Боз калын түгел иде, тиз эреп бетте. Җанбалык берәр сәгатьләп хәрәкәтсез ятты да, судагы боз кисәкләрен аралый-аралый, салмак кына йөзеп китте. Иң сөенгәне Рөстәм булгандыр. Газиз карт дәшмәде, аптыраган кыяфәттә башын кагып тик торды. Ә менә Фатыйма карчык бу вакыйгадан олы мәгънә чыгарды.

– Менә ни өчен өшегәнсең син…

7

Тагын өчәүләп яшәп киттеләр. Рөстәм күл төбеннән ләм казып алып кайтты. Бу ләмне табак төбенә җәеп, аны камыш кыяклары белән бастырып куйдылар. Су тынчымасын өчен көмеш кирәк иде. Мәңге исерек Торнадан теге тәңкәләрне кире кайтарып ала алмадылар. Күрше Зәйтүнә кортка ярдәмгә килде, яшьлегендә чәченә тагып йөрткән көмеш чулпыларын кертте. Юк, сорамадылар да. Үзе кертте. «Көмеш-көмеш» дип өзгәләнүләрен ишетеп калгандыр инде.

Җанбалык җаен тапты. Алып кайтканның икенче көнендә үк камыш кыякларын аралап керде дә, сыртына ятып, ләмне кыйный башлады. Табакта кечкенә давыл-гарасат купты. Ләм су төбенә утырганда балык ләм астында калып, күренмәслек булган иде инде. Ул шулай, бөтен кеше күз алдында кышкы йокысына китеп барды, ә Газиз карт белән Фатыйма карчык бераз тынычланып калгандай булдылар. Әмма чоланның караңгы почмагында торган балык хакында онытмыйлар: көненә йөз мәртәбә чыгып карыйлар. Чоланда су туңмый, гел генә йөреп торылгач, өйдән ургылып чыккан җылы һава салкынны өркетебрәк тора. Балык яткан табак суын юка гына элпә каплап куйды, ул калыная башласа, шундук ватып алалар. Суыклар булмады түгел, булды. Мәсәлән, Яңа ел алдыннан каты салкыннар башлангач, Фатыйма карчык белән Газиз карт, сак кына кыланып, табакны өйгә кертеп тордылар.

Тормыш дәвам итте. Балык мәшәкате белән үзенең авыруын да, башка аһ-зарларын да тиз онытты Газиз карт. Фатыйма карчык кына тынычланып бетә алмады. Балык өчен ул аеруча нык өтәләнде. Чөнки картның гомере шушы су асты кошы белән бәйләнгән булуын ул Газиз картның үзенә караганда да ныграк төшенгән иде.

Шулай дип уйлавы белән Фатыйма карчык нык ялгышты. Кеше-кара күрмәгәндә, Газиз карт, чоланга чыгып, үзенең Җанбалыгы белән сөйләшеп йөри башлады. Әйтүемчә, бу хакта хәтта аның үз карчыгы да озак вакытлар белми яшәде. Ә беркөнне түбән оч Сәвияләргә кич утырырга дип чыгып киткәч, онытып калдырган кул эшләрен алыр өчен өйгә кергәндә, чоланда ут күреп, коты ботына төште. Җаны чыга дип тора! Ә анда!.. Карты теге балык белән сөйләшеп тора!

– Минем яшисем килә, Җанбалык… Юк, артыгын сорамыйм. Кеше өлеше кирәк түгел миңа. Үземә тигәне дә җитә. Беләм, миндә бик каты авыру бар… Син булмасаң, күптән үлгән дә булыр идем инде… Тагын бераз яшисем килә, Җанбалык… Бер ай, ике ай, ярты ел гына гомер бир миңа, ялварып сорыйм… Әй, ишетәсеңме, Җанбалык?

– Ишетә-ә-әм… Яшә, Газизҗа-а-ан…

Әллә каян, дөнья төпкеленнән ишетелгән тонык аваз Фатыйма карчыкны артына утырта язды. Ул ишек яңагына сарылып, сулыш алырга да куркып, баскан урынында катып тора бирде.

Газиз карт сүзен дәвам итте:

– Гөнаһларым да бар минем, беләм. Ләкин мин һәрвакыт биргән сүземә тугры калдым. Кешегә зыян салмадым, алдамадым, хыянәт итмәдем, иман алыштырмадым, догадан ваз кичмәдем…

Тик… мин… утыз сигезенче елда, колхоз басуыннан бер капчык бодай урлап, туганнарымны үлемнән саклап калдым… Кырык икенче елда, атакага барганда, дошман пулясыннан читкә тайпылып исән калдым; ул пуля янәшә барган Хәбибрахманның җанын кыйды… Илле җиденче елда элеккеге мәчет бинасыннан дуңгыз абзары ясадым… Алтмыш биштә, ураза вакытында, исерек Торна коткысына ияреп, авызыма хәмер каптым… Җитмеш тугызда, Сабантуйдан кайтканда, Фатыймага авыр сүз әйттем… Арба күчәре сынуда аның бернинди гаебе дә юк иде бит… Беләм анысын, Ходай Тәгалә җәза бирми, ул бәндәләрен куркыта гына… Шул куркуымның бер өлешен генә булса да үзеңә алсаң иде, Җанбалык… Курку гомерне кыскарта бит…

Ишек катында сөялеп торган Фатыйма карчык түзмәде, сулкылдап елап җибәрде. Юк, күзеннән бер бөртек яшь тә чыкмады аның, ул күзләре белән еламады, күңеле белән елады. Аның мышкылдавын Газиз карт та ишетте, ахры, тиз-тиз генә җыенып, ишеккә табан килә башлады.

– Карчык, синме бу?

Фатыйма дәшәрлек хәлдә түгел иде. Ул күз төпләреннән булмаган яшен сыпырып булашты да, эш кырган кеше шикелле, ян сәкедә торган сөт чиләгенә барып ябышты.

Газиз карт барыбер нидер сизенә иде. Шуңа күрә тагын сорады:

– Бер-бер хәл булмагандыр бит, карчык? Әллә елыйсың инде?

– Юк-юк, әтисе… Менә сөт аертасы бар икәне искә төште дә, кире кайттым әле. Кергәндә, гөнаһ шомлыгы, ишеккә кулым кысылып китте… Шул авыртуга күңелем җебеп алды… Ә болай барысы да әйбәт, әтисе. Әйдә инде, керик… Хәзер чәй куеп җибәрәм…

8

Яз иртә килде. Быел яз белән җәй бергә килделәр. Март аенда ук җир арчылып, апрельдә, офыктан офыккача, бөтен дөньяны яшеллек каплады. Табигать уянды, кошларга, җәнлек-җанварларга, бөтен җан ияләренә җан керде. Чынлап та, «җанвар» дигәндә «җан бар» дигән мәгънә бар бит, «җәнлек» сүзе дә баштарак «җанлык», ягъни «җан урыны» булып йөргәндер. Ә «җан иясе» сүзеннән мәгънә эзләп торасы да юк. Үзе үк кычкырып әйтеп тора.

Ә күлләрдәге, сулыклардагы балыклар? Язгы кояш җылысын тоеп, алар уянмыймыни? «Балык» сүзе дә шулай ук нур, балкыш белән бәйләнгән. Борынгылар нурны, балкышны гади генә «балык» дип йөрткәннәр. Шул ук борынгылар өчен «нур» – «җан» дигән сүз. Нур җанның күзәнәге, асылы бит. Димәк «балк» һәм «балык»сүзләрендә дә «җан» мәгънәсе бар. Шуңа күрә балыклар уяну – сулыклардагы җаннарның, җан ияләренең уянуы дигән сүз…

Газиз картларда яшәүче кәрәкә балыгы да, үз вакытын белеп, кояшлы, нурлы дөнья барлыгын исенә төшерде һәм, ләмле суны болгатып, өскә калыкты. Ә өстә аны бу дөньяның ике өлкән кешесе зарыгып көтеп тора иде. Яннарында бер малай да бар. Менә шул өчәү Җанбалык су өстендә күренүгә шундый куандылар, хәтта елмаеп, көлеп җибәрделәр. Балык та елмайган кебек булды. Әмма аның кешенеке кебек матур күзләрендә ниндидер моң-сагыш бар иде. Бала баккан ана шикелле, Фатыйма карчык, авызын бөрештереп, сөйләнә башлады:

– И-и, җанкисәгем минем, тордыңмы, уяндыңмы? Тамагың ачкандыр, якты дөньяны сагынгансыңдыр… Әйдүк, төкле аягың белән рәхим ит безнең арага…

Шунда Рөстәм әйтеп куйды:

– Балыкның аягы була димени, Якын әби?

– Була, ник булмасын. Аның аягы – канатлары.

– Алайса, безнең кул-аяклар канат буламы?

– Артык күп сорау бирәсең син, балакай. Күп сорау могҗизаны үтерә ул. Үскәч, барысын да белерсең әле, ә хәзер балыкны карарга, ашатырга кирәк… Каяле, китеп тор…

– Җанбалыкны… – Газиз карт карчыгын төзәтеп куйды.

Фатыйма сискәнеп китте, шундук картына күтәрелеп карады. Газиз картның күзләрендә ниндидер билгесез моң, гамь бар иде. Бу гамьле караш балык күзләрендәге моңсу карашка бик тә, бик тә охшаган иде.

Җанбалыкның суын алыштырдылар, күп итеп ризык бирделәр, Рөстәм суда үсә торган үләннәр табып алып кайтты. Табакны тәрәзә каршына, кояш нуры төшә торган урынга куйдылар. Аңа шул гына кирәк булган да. Тәрәзәдән балкып кояш күренә башлауга, табак читенә йөзеп килә дә, авыз-борынын өскә чыгарып, нидер әйтмәкче була, шулай кояшны, көнне сәламли кебек ул.

Яшәү күңеллеләнде. Газиз карт белән Фатыйма карчык тормышында ниндидер яңа мәгънә барлыкка килде. Бу балыкның язмышы аларның язмышына ныклап бәйләнеп өлгергән иде инде. Аларга гына түгел, Зәйтүнә кортка белән күрше малае Рөстәм язмышында да бар бу балык. Дөресрәге, Җанбалык!

Бердән бер көнне бу Хода бәндәләренең язмыш сукмаклары бөтенләй башка якка борылып кереп китте. Бөтенесенә дә Зәйтүнә карчык сәбәпче булды. Көтү кугач, Фатыйма карчык янына сугылып чыга торган гадәте бар аның. Бу юлы кергәч, табактагы балыкка озак кына карап торды ул. Аннары бөтен яшәешнең асыл мәгънәсен ачып бирә торган сүзне әйтте:

– Балыкларның хәзер нәсел арттыра торган вакытлары…

Барысы бердәм бер-берсенә карашып алдылар. Ләкин Газиз карт та, Фатыйма карчык та, хәтта Зәйтүнә кортка да балыкларның ничек парлануын, ничек кавышуын, кайчан уылдык чәчеп, ничек гаилә коруын белмиләр иде. Шуны гына беләләр: һәр табигать баласы кебек үк, балыклар да язын нәсел калдыралар, язын тормыш коралар, гомерләрен озайталар.

Шулай итеп, Җанбалык, чоланнан өйгә кергәч, берничә атна гына яшәп калды. Бу юлы да аны күлгә Газиз карт белән Рөстәм илттеләр. Суга төшерер алдыннан Газиз карт балыкка багышлап дога укыды, аны судагы тормышына бәхилләде!

Җанбалык, карт әйткәннәрне аңлаган кебек, койрыгын болгап, канатларын уйнатып, кагып торды. Табактан күлгә күчергәч тә шушы сәер йоланы башкаруын дәвам итте ул. Әмма, көзге көндәге кебек, яр буенда озак юанмады, адәм балалары ягына тагын бер мәртәбә карап алды да, ук кебек атылып, төпкә төшеп китте. Аның шул китүе белән Газиз карт күңелендә ниндидер бер мөһим кыл өзелгәндәй булды… Ул, янында басып торган Рөстәмнән дә кыенсынмыйча, балык киткән якка кул болгады:

– Сау бул, Җанбалык… Озак гомер яшә…

Шулвакыт күлдән ниндидер серле, иңрәүле, әмма ап-ачык тавыш ишетелде:

– Сау бул, Газизҗан… Озак гомер яшә…

Рөстәм дә ишеткән бу тавышны.

– Нәлсә бу, Якын бабай? Нинди тавыш бу?

– Бу – Җанбалык шулай безнең белән саубуллаша.

– Балыклар сөйләшми бит, Якын бабай!

– Балыклар сөйләшми, ә җаннар сөйләшә.

– Ә синең җанналны күлгәнең балмы, Якын бабай?

– Бу хакта сорарга ярамый, олан. Син дә сорама. Хәтта сөйләшергә ярамый. Җанны Ходай Тәгалә бирә, Ходай Тәгалә ала… Шуңа күрә җаннар – аның карамагында гына…

– Минем бит шуны гына беләсем килә: кешеләл җан балык булып яши ала микән? Яисә кош булып? Яисә беләл җәнлек, хайван булып?

– Белмим, олан. Шуны гына әйтә алам: дөньядагы тереклек белән кеше арасында җан багланышы бар. Шул җан кешенең асылын, тәртибен билгели. Ул зәгыйфьләнсә, кеше дә гарипләнә, хәтта кешелеген югалта… Мин шуны гына әйтә алам… Сиңа бу хакта белергә иртәрәк әле, олан. Әйдә, кайтыйк инде. Фатыйма әбиең югалткандыр…

– Якын әби…

– Нәрсә-нәрсә?

– Якын әби ул миңа, Фатыйма әби түгел…

– Һе, якын дисең инде, алайса?

– Якын шул. Сез миңа ошыйсыз…

– Син дә миңа бик ошыйсың, Рөстәм балам. Игелекле, иманлы бала булып үс. Син бездән соң да каласы кеше. Якын бабаң белән Якын әбиеңне онытма, яме. Безнең белән сөйләшеп тор…

– Үлгән кеше белән сөйләшеп буламыни?

– Була, балам, була. Аларның җаннары кала бит…

– Җан үлмимени, Якын бабай?

– Юк, җан мәңгелек ул. Чөнки ул Ходай Тәгалә ихтыярында…

– Ә синең җан кайда булыл соң, Якын бабай?

Газиз карт, күлгә карап, бераз уйланып торды. Аннары, Рөстәмгә борылып карамыйча, моңсу гына әйтеп куйды:

– Шушы урында булыр…

– Шушындамы? Әллә?.. Әллә… Җанбалык синең җанмы, ә, Якын бабай?

Газиз карт бу юлы җавап бирмәде, авыр сулап куйды да кайту ягына кузгалды. Кулындагы чиләген шылтырата-шылтырата, Рөстәм аның артыннан иярде.

9

Сабантуйлар җитте. Авыл күзгә күренеп ишәя башлады. Газиз картның да улы кайтып төште. Марат дәү әтисен бик сагынган. Ләкин үпкәсе дә бар: «Нигә дип инде теге балыкны кире җибәргәннәр? Өйдә бернинди кызык калмаган…» Рөстәмне күргәч кенә тынычланды. Рөстәм аңа Җанбалык белән бәйле бөтен тарихны сөйләп бирде… Сөйләп бетергәч, Маратның колагына борынын төртеп: «Ул балык – Якын бабайның җаны, белдеңме?» – дип пышылдады.

Тегесе аңлап бетермәде бугай, шәһәрдән алып кайткан машинасы белән уйнарга кереште. Рөстәм Җанбалыкка караганда уенчык машинасын өстенрәк күргән бу шәһәр баласына бераз сәерсенеп карап торды да, ярар, синеңчә булсын, алайса, дигән кебек, өйләренә үз уенчыкларын алырга йөгерде.

Балыкның юклыгын белгәч, Фәһим дә, Гүзәл дә, нәрсәгәдер риза булмаган кебек, кашларын чөеп, борыннарын җыерып куйдылар. Аларның да бик күрәсе килгән икән Җанбалыкны. Соңыннан Фәһим басынкы гына тавыш белән:

– Һәр җан иясенең үз дөньясы, үз иле, үз тормышы булырга тиеш. Дөрес эшләгәнсең, әткәй, – дип әйтеп куйды.

Яулык очларын бөтереп, күзләрен сөртеп торучы Фатыйма карчыкны киленнәре Гүзәл кочаклап ук алды:

– Әнкәй, әллә елыйсың инде? Шул балык өченме?

– Балык кына түгел иде ул, кызым… Кеше карашлары, кеше акыллары бар иде аңарда. Шуңа да бик жәл. Нык ияләнгән идек… Бала караган кебек карадым мин аны… Нигә еламаска?! Елыйм, балам. Ул да җан бит. Җанбалык…

Газиз карт сүзгә кушылмады. Ул эченнән елый иде. Күңелендәге бетмәс сызлавык, тамак төбендәге үтмәс төер аңа бушанып, ачылып китәргә һич ирек бирми торалар иде…

Картның хәлен сизгән кебек, тәмле телле Гүзәл сорап куйды:

– Безнең әткәйдән дә матур кеше юк, әйеме, әнкәй? Әнә ул ничек түгәрәкләнеп, шомарып киткән безнең! Аллага шөкер, авыруы да үткән… Бүтән авырмыйсыңмы инде, әткәй?

Газиз карт елмаеп җибәрде. Тамагындагы теге төер эреп юкка чыкты. Күңелендәге сызлавык та басылгандай булды.

– И-и, кызым, бер дә авырмас идем, хәлемнән килсә… Бу арада бик әйбәт торам әле, сөбханалла, иншалла…

– Балыгы шулай терелтеп китте аны. Бу сихергә ышанмас җиреңнән ышанырсың, билләһи!

Барысы берьюлы ишек катына, дөресрәге, шул яктан килүче тавышка борылып карадылар. Анда, кулларына бер өем коймак күтәреп, Зәйтүнә кортка басып тора иде.

– Менә, кунаклар кайтуын ишеттем дә, бәйрәм ризыгы алып кердем әле. Авыл коймагыннан авыз итегез, балалар… Быел минем Хәлим берничек тә кайта алмый. Шуңа күрә аның өлеше сезгә тия…

Барысы бергә җыелып чәй эчтеләр. Күчтәнәч коймактан авыз иттеләр. Менә хәзер иң мөһим сүз башланырга тиеш. Һәркем шул сүзне көтә. Ул сүз быел аеруча авыр булачак…

Бу төбәкләрдә Сабантуйлар бик җанлы, күңелле үтә. Аның башка авылларда булмаган кызык яклары бар. Бәйрәм буласы көнне бөтен ир-ат, ачы таң белән торып, Күәш күленә, аның тирәсендәге инешләргә балык тотарга төшә. Сабантуйдан соң офыкка кичке эңгер-меңгер эленә башлагач, берничә урында олы казан асыла, анда балык шулпасы пешә… Авыл халкы, нәселләп тә, урамлап та әнә шул казаннар тирәсенә җыелалар, табын җәяләр, «бер утырудан бер гомер» ясыйлар…

Балык Газиз дә гомере буе үз урамнарын балыкка кинәндереп яшәде. Сабантуй көннәрендә бигрәк тә. Соңгы берничә елда гына, авырып, балыкка йөри алмый башлагач, урам халкы аның сыеннан авыз итә алмады. Газиз урынына улы Фәһим төште. Кеченәдән әтисе янында йөреп, балык тотуның бөтен серен белә ул.

– Әткәй, иртәгә дүртләрдә кузгалабызмы?

Балык тоту хакында бер сүз әйтелмәсә дә, нәрсә турында сүз барганын һәркем төшенеп алган иде. Барысы да дәррәү Газиз картка күтәрелеп карадылар.

– Дәү әти, мине дә ал әле!..

Маратны беркем дә ишетмәде. Газиз карт, карашларын чынаягыннан алмыйча гына, чәй эчүендә булды.

Фәһим түземсез иде. Балык мәсьәләсенә ул башка яклап килергә булды:

– Мин яңа кармаклар алып кайттым…

– Юк!

Газиз карт гомердә булмаганча кычкырып җибәрде. Барысы да шым булды. Ни уйларга да белмәделәр. Чөнки әле берни дә әйтелмәгән иде. «Юк…» Нәрсә «юк»? Яңа кармаклармы?

– Юк, беркая да бармыйбыз. Сез дә беркая бармыйсыз! Балык тоту бетте. Күәшкә юл ябылды…

Барысы да аңлашылды… Бөтенесенә дә Күәштә йөзеп йөргән Җанбалык «гаепле» иде. Газиз карт шул балыкның харап булуыннан курка. Ул харап булса, үзенә дә кыенлык киләчәк бит… Менә кайда ул хикмәт! Менә кайда ул гөнаһ шомлыгы!

– Ярар, балалар, мин чыгыйм әле, – дип, тиз-тиз генә амин тотты да Зәйтүнә кортка чыгып шылды.

Аңа рәхәт, чыга да котыла. Ә менә өйдәгеләргә нишләргә? Ничек чыгарга бу кыен хәлдән?

Бу кыен хәлдән коткарса да, ана кеше генә коткарырга мөмкин иде. Фәһим дә, Гүзәл дә әнкәләреннән акыллы сүз көттеләр.

– Атасы, бүтәннәр тотмас дисеңме?

– Бүтәннәр тотсын, аларга сүзем юк. Ә без тотмыйбыз. Безнең… Хакыбыз юк…

– Атасы, Сабантуй балыксыз булмый бит инде. Гомер булмаганны…

– Башкалар янына сыенырсыз… Ләкин күлгә үзегез төшмисез. Бу – минем соңгы сүзем.

– Ярар, әткәй, төшмәбез. Мин шулай уйлыйм. Гомер буе кешегә балык ашаттык, быел гына безне карарлар әле…

Ана кеше соңгы ноктаны куйды:

– Ярар, балалар, хуш иттек. Иртәгә ял түгел, иртәгә бәйрәм. Әзерләнә башларга кирәк.

Шуның белән сүз бетте. Һәркем, тынычланып, күңеленнән инанып калды: бәла урап узар әле, иншалла…

10

Бәла урап узмады.

Газиз карт аңардан ничек кенә тайпылып калырга тырышса да, булмады. Булмады!..

Бәла әйбәт кеше белән начар кешене аермый шул. Бу мөхтәрәм карт та, авылларындагы Сабантуй көнне, бөтен кеше бәйрәм иткәндә, авыр сынауларга дучар иде.

Ходай Тәгалә белән аралашкан вакытында, намазга баскач башланып китте ул. Газиз карт аның төгәл вакытын да чамалап калды. Беренче рәкәгатьнең икенче сәҗдәсеннән соң күкрәк чәнчеп-чеметеп алган кебек булды. Ләкин бик тиз үтеп китте бу авырту. Икенче рәкәгать тыныч кына узды. Икенче сәҗдәне кылгач, Газиз карт, утырып, «әттәхият» укыды, аннан соң «салават» укыды, аннан соң як-якка карап: «Әссәламүгаләйкүм үә рәхмәтуллаһ, – диде. – Аллаһы Тәгаләнең сәламе вә рәхмәте булсын», – дип, үзебезчә дә әйтеп куйды.

Ләкин намаз да, догалар да Газиз картны тынычландыра алмады, теге бәла дигәннәре баштарак шом булып, аннары хәлсезлек, ару булып бәгыренә төште…

Ул, карчыгын чакырып, таянып тору өчен урын-җир әзерләргә кушты. Сабантуйга чыгу өчен күлмәк сайлап йөрүче Фатыйма карчык туктап, сагаеп калды. Шундук, караваттагы җәймәне ачып, мендәр йомшартырга кереште.

Нәрсә булды соң? Нигә шулай кинәт буыннары йомшап китте соң әле? Хәле бетте, сулышы кысылды… Каян килеп керде бу афәт? Нигә бүген килде? Нәкъ менә бүген…

Белә… Белмиме соң?! Газиз карт барысын да аңлап алган иде инде. Җанбалыкка нидер булды… Җанбалык ниндидер бәлагә очрады… Шуны тоя ул… Җанбалыкның зар елаганын тоя…

Ап-ак түшәктә чумып, күмелеп яткан Газиз карт карчыгын, балаларын янына җыйды. Ягымлы гына елмаеп сүз башлады:

– Барыгыз, мәйданда йөреп керегез. Минем өчен бер дә борчылмагыз, кичкә үтә ул. Дулкынланыбрак киттем бераз, йөрәк җилкенеп алды… Барыгыз. Миңа да балык ашы алып кайтыгыз. Яме, Марат?

– Карт, әллә калыйммы? – дип, Фатыйма кат-кат әйтеп караса да, Газиз карт аны куып чыгарган кебек чыгарып җибәрде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 5 Оценок: 1

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации